Za darmo

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Tekst
0
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте

1. БОЛАН КЫЗ

Борын-борын заманда Болгар дигән илдә аучылар ыруында Азат Мәргән дигән бер аучы яши иде. Йөрәге юлбасарныкыдай кыю, күзләре лачынныкыдай үткен, аяклары боланныкыдай йөгерек иде аның; тоткан җирдән сындыра, баскан җирдән ут чыгара иде ул. Аучылар ыруы башка ырулар алдында үзенең Азат Мәргәне белән горурландылар, егетләр аның кебек булырга тырыштылар, кызлар аңа атап җырлар чыгардылар. Менә нинди иде аучы Азат Мәргән!

Көннәрдән бер көн Мәргән, сукмаксыз җирдән сукмак ясап, бер кыядан икенче кыяга сикереп, тауга менеп китте. Шулвакыт ул ерак түгел генә бер кыя өстендә басып торучы бик матур бер боланны күрде. Мондый матур боланны Азат Мәргән гомерендә беренче тапкыр күрә иде. Аның матурлыгы белән сокланып, ул хәтта үзенең аучы икәнен дә онытты. Исенә килеп, иңсәсендәге җәя белән угына үрелгәнче, болан бер генә сикерде дә, кыя артына төшеп, юк булды.

– Юкка куркыттым мин моны, – дип уйлады Мәргән, ук белән җәясен бер куак төбенә яшерде дә үзе әле генә болан басып торган кыяга үрмәләп менеп китте. Кыяга менеп басты бу, тирә-якка каранды, әмма болан күренмәде… Күренмәсме, дип, бер сәгать торды, ике сәгать торды, күп сәгатьләр торды, кояш кичкә авыша башлады, Мәргәннең лачын күзе еракта очып йөри торган кыр үрдәкләреннән, тау астында чабып йөри торган кыр кәҗәләреннән башка берни дә күрмәде. Ул, борылып, таудан төште дә, әлеге куак төбеннән җәя белән угын алып, бер киек тә ауларга теләмичә, өенә кайтып китте.

Икенче көнне ул тагын әлеге кыя янына килде. Бу юлы ул җәя белән укларын өендә калдырды. Кыя алдындагы бер куаклык артына яшеренеп, боланны көтә башлады. Бер сәгать көтте, ике сәгать көтте, күп сәгатьләр көтте, кояш кичкә авыша башлады, болан кыя өстенә килмәде. Азат Мәргән, күңелсезләнеп, өенә кайтырга борылды һәм, тау сыртыннан төшеп җиткәч, яңадан кыяга әйләнеп карады. Караса, ни күзе белән күрсен: болан кыяда кичәгечә басып тора! Мәргән ихтыярсыз яңадан борылды һәм кыяга таба бер-ике адым гына ясавы булды, болан тагын күздән югалды. Мәргән өенә кайтты, ашамый-эчми, урынына ятты, күзенә йокы кермәде. Таң алдыннан гына ул йоклап китте.

Кояш чыгу белән үк, ул урыныннан сикереп торды да тагын кыяга юнәлде.

Бу юлы ул болай итте: кыяның алдыннан менмичә, арттан, болан килә торган юлдан менеп, яшеренеп ятты. Озак ятты Мәргән. Кояш кичкә авыша башлаганда гына, ул үз артында куаклар кыштырдавын ишетте. Йөрәге ашкынып типте, әмма кузгалмады. Болан, моның яныннан гына үтеп, кыяга менеп басты да кичә Мәргән басып торган якка карый башлады. Эш Мәргәндә калды. «Хәзер мин болан килгән сукмакка барып басам, – дип уйлады ул, – боланга кире качар юл бетә, болан минеке була!» Ләкин сукмакка бер-ике атлавы булды, шунда ук тукталып калды: сары-чуар бер яшь юлбарыс болан артыннан сагалап килә иде. Ул, шыпырт кына менеп, боланга ун таяк ара калу белән, кинәт җиргә ятты һәм болан өстенә сикерим генә дигән иде, өстенә авыр бер нәрсә килеп егылды. Бу Азат Мәргән иде. Ике арада аяусыз көрәш китте. Болан ары сикерде, бире сикерде, ахырда котылудан өмет өзеп катып калды. «Кайсы җиңәр, мин шуның корбаны булырмын инде, ахры», – дип, шомлы уйга чумды болан. Ләкин ул никтер бөтен йөрәге белән егетнең җиңүен теләде. Менә бервакыт Мәргән, тезенә басып, юлбарысның бугазыннан алды. Боланга җан керде. Ул беренче кат бер аягыннан икенче аягына авышып, кузгалып куйды.

Юлбарыс бирешергә теләмәде. Ул тыпырчына, арт аяклары белән җирне тырный, койрыгы белән Мәргәнгә китереп суга, ләкин үзе тыны бетеп гырылдый иде. Мәргән дә арыды. Аның тире, куе каны белән кушылып, шыбырдап ага иде. Менә бервакыт юлбарыс тын калды. Әмма беркатлы батыр Мәргән ерткычның хәйләсен аңламады, «үтердем» дип белде дә кулларын ычкындырды. Юлбарыс, кинәт кузгалып, хәле беткән Мәргән өстенә ташланды. Мәргән аста калды. Болан, үзе өчен куркуны бөтенләй онытып, инде Мәргән өчен куркырга, аның язмышы өчен борчылырга тотынды. Ләкин Мәргән, шунда ук исенә килеп, үзенең бугазына якынлашкан юлбарысның иягеннән тотып артка каерды һәм тешләрен ерткычның бугазына батырды… Юлбарыс тынсыз калды… Болан мондый вакыйганы үз гомерендә күрмәү генә түгел, ата-бабаларыннан да ишеткәне юк иде.

Мәргән бераз урыныннан кузгала алмый ятты. Хәл алу белән, ул тирә-ягына күз салды һәм тау өстендә үзенә текәлеп карап торган зифа боланны күрде, юлбарыс белән ни өчен, кем өчен көрәшкәне аның исенә төште. Ул торып басты да, боланга китәргә юл биреп, бер читкә авышты. Ләкин болан китмәде, аңа карап торуында дәвам итте.

– Йә, боланкай, курыкма, үз юлың белән китә бир, – диде, йомшак кына көлеп, Мәргән.

Болан кузгалды, ләкин юл белән төшеп китү урынына Мәргәнгә таба атлап куйды, һәм шулвакыт Мәргәннең колагына җиңел генә дулкынлы көлү тавышы ишетелеп китте.

– Кем көлде? – дип, Мәргән, аптырап, тирә-ягына карап алды.

Көлү кабатланды, һәм бу юлы Мәргән боланның көлү уңаена мөгезләре селкенгәнне күрде. Үз күзләренә үзе ышанмады Мәргән һәм ихтыярсыз рәвештә боланга таба атлады. Ул боланны элеккечә өркеп сикерер дә качар дип уйлаган иде. Алай булмады. Болан урынында басып калды. Мәргәнгә киек күзләренә охшамаган серле матур күзләр карап тора иде. Ул ихтыярсыз кулын сузды һәм чатланып үскән мөгезләрне тотып алды. Кинәт күз күрмәгән, колак ишетмәгән бер хәл булды. Мөгез боланнан җиңел генә аерылды да Мәргәннең кулында калды. Мәргән кулындагы мөгезгә карады, күзләрен яңадан боланга күтәрде. Ни күзләре белән күрсен: болан юк, аның урынында зифа буйлы, алтындай сары чәчле гүзәл бер кыз басып тора һәм әлеге сак кына ягымлы тавыш белән әкрен генә көлә иде.

– Нигә көләсең? – дип сорады аптырап Мәргән.

– Шатлыгымнан… – диде кыз әллә нинди серле, ягымлы тавыш белән.

– Нинди шатлыгың бар синең?

– Мин бала вакытта, явыз Хан-баскак илебезне басып алгач, урманга качып киттем. Менә ун ел инде урманда боланнар арасында йөреп, үзем боланга әйләндем. Мине алып кайтып дәвалап та, өшкереп тә карадылар, файдасы булмады. Тик илебезнең иң карт кешесе үләр алдыннан минем турыда шундый бер сүз әйтте: «Бу кыз бала яңадан адәм сыйфатына кайтсын өчен, аны үзе яраткан батыр бер егет үлемнән коткарырга тиеш». Бүген менә шул хәл булды…

– Димәк, ул егет – мин? Димәк, син мине яратасың?

– Әйе… – диде кыз, бит очлары кызарып янып китте, ул башын түбән иде.

Мәргән аңа якынайды да, аның башын күкрәгенә кысып, күзләреннән үпте:

– Безгә бу көннән алып аерылу юк, – диде ул.

– Егет, син минем сөйләп бетергәнне көт… Карт үләр алдыннан тагын шуны әйтте: «Ләкин аларның тормышы гаять мәшәкатьле булачак. Бу мәшәкатьләренең җимешен алар бик соң гына татыячаклар», – диде.

– Миндә бөтен авырлыкларны җиңәрлек көч тә, сәләт тә бар, боланым, син курыкма… Шуның өстенә син миңа үзем кебек батыр ул бүләк итәрсең… Өчәүләп без әллә нинди авырлыкларны да җиңәрбез.

– Ярый ла улың үзеңә охшап батыр булса, әгәр ул миңа охшап өркәк туса?

– Юк, өркәк тумас. Өркәк булса да, мин аны батыр итеп тәрбияли белермен…

– Артын уйлап сөйлә, егет! Соңыннан миңа үпкәләмәс һәм ниятеңә үкенмәс бул!

– Үпкәләмәм һәм үкенмәм! – дип, вәгъдә бирде Мәргән.

Шушы биек кыя өстендә алда булачак гаҗәп һәм катлаулы, шатлыклы һәм зарлы тормышның чәчәге бөреләнә башлады.

2. АККОШ КҮЛЕ

Берсеннән-берсе матур, мәхәббәтле көннәр, атналар, айлар узды. Болан кыз бик матур бер олан тапты. Аңа Данир дип исем бирделәр.

– Әйт, синең бу бүләгеңә каршы ни бүләк итим? – дип сорады Мәргән.

– Син бер бакча яса, Мәргәнем, – дип җавап бирде Алмас Иркә, – бакча уртасында аккош күле булсын. Анда аккошлар йөзсен… Бакчада боланнар, кыр кәҗәләре йөгереп йөрсен…

Тагын берсеннән-берсе мәхәббәтле көннәр, атналар, айлар, еллар узды… Азат Мәргәннең куе агачлы бакчасы һәм аның уртасындагы аккош күле тирә-якларда дан казанды… Күл уртасында, купшы муеннарын боргалап, аккошлар талгын гына йөзделәр… Бакча эчендә боланнар, кыр кәҗәләре кешеләрдән курыкмый йөгереп йөрделәр… Тирә-яктагы кешеләр бакчага сокланыр өчен киләләр, ял итәләр, юмарт Азат Мәргәннең кунаклары булалар иде.

Шулвакыт Данир бакчада юаш кыр киекләре белән бергә йөгереп уйнап йөрде; теле ачылды; Азат Мәргән аны күргән саен куанды, аңа әллә нинди кызыклар уйлап тапты, ук белән җәя ясап бирде…

– Улым, – диде Мәргән, – гомер мәңге түгел, көн килер, мин дә картаермын, кулларым җәя тарта алмас булыр… Шулвакыт җәяне син тартырсың…

Данир бик матур, бик зирәк, бик тапкыр бала булып үсте. Килгән кешеләр аның матурлыгына сокланалар, тапкырлыгына исләре китә иде. Ул һавада очкан кыр казлары көтүен күреп, санамый-нитми, аларның төгәл саннарын әйтеп бирә, сазлык өстеннән үткән киекнең эзенә карап, аның нинди киек, иркәкме-тешиме икәнен һәм яшен әйтеп бирә иде. Соңрак ул киекләрнең һәм кошларның телләрен аңлый торган булды һәм үзе алар белән сөйләшә башлады. Ул шундый гаҗәп такмаклар әйтеп бирә иде ки, соңыннан ул такмаклар телдән төшми, халык арасында йөри башлый иде. Күл читендәге куралардан иң яхшысын сайлап, ул үзенә курай ясады. Башта ул шушы курайда кош һәм җәнлек тавышлары гына чыгара белә иде, тора-бара, менә дигән итеп, төрле көйләр уйный белә башлады…

Ләкин аның иң яратканы аккош күле иде. Ул көннәр буе күл янында утыра, курай тарта, аның янына аккошлар җыела, ул җим ташлый һәм арадан иң яраткан таҗлы аккошны үз кулыннан туйдырырга ярата иде. Бүрекле аккош аңа бик тиз ияләшеп китте һәм, иртә белән бөтен аккоштан элек уянып, Данирның күл буена килүен көтә торган булды. Данир бөтен көнен аккошка багышлый башлады. Ул аның өчен урманнан төрле чикерткәләр, күбәләкләр тотып алып килә, аккош аларны ашый да, рәхмәт әйткән кебек, Данир янына килеп, башын аның кулларына салып тора иде. Данир шунда аккошка карап җырлар чыгарырга өйрәнеп китте. Менә аның җырларыннан берсе:

 
И аккошым, аккошым,
Күлдә йөзгән таң кошым,
Каурыйларың көмештән,
Канатларың килешкән,
Аякларың тибештән,
Йөзүеңә сокланам,
Күрми торсам уфтанам,
Син боексаң боегам,
Син шатлансаң кабынам,
Сине көн дә сагынам.
Аерылышсак нишләрмен,
Җиде дәрья кичәрмен.
Сине зарыгып эзләрмен.
Сине эзләп табудан
Өметемне өзмәмен.
 

Ләкин, аяз көн артыннан килгән болыт сыман, Азат Мәргәннең аяз, бәхетле тормышы өстенә күңелсезлек иңде. Күрер күзгә кечкенә бер вакыйга Азат Мәргәнне тетрәтте, шуның аркасында аның ачык чырае каралды, чигәсенә чал төште, маңгаенда җыерчыклар күренде…

 

Вакыйга болай булды.

Көннәрдән бер көнне Данир гадәтенчә, иртүк торып, аккош күле янына килде… Аны күрү белән, аккошлар күлнең икенче ягыннан моңа таба йөзеп килә башладылар… Данирның яраткан таҗлы аккошы, озын муенын купшы гына бер якка салып, аккошларның алдыннан килә иде. Менә алар күлнең уртасына җиттеләр. Шулвакыт биек агач башлары өстеннән зур каракош таш кебек атылып төште дә, күз ачып күз йомганчы, таҗлы аккошны үзенең тырнакларына эләктереп, һавага менеп китте. Данир нишләргә белми тәмам аптырап карап торган арада, урман эченнән атылган бер ук каракошның сул канаты төбенә килеп кадалды. Каракош уң канатын нык-нык суккалап караса да, очуын дәвам иттерә алмый, талгын гына агачлар арасына төшеп китте.

– Бар, тот каракошны, коткар тизрәк таҗлы аккошыңны! – дигән тавыш ишетте Данир.

Шуның артыннан ук күлнең аръягындагы куаклыктан, буш җәясен тотып, атасы Азат Мәргән килеп чыкты. Каракошны ул атып төшергән икән.

Данир каракош егылган туйралыкка йөгерде. Азат Мәргән, күлне урап, Данир артыннан килеп җитте дә туйралык эчендәге кечкенә ачыклыкта, нарат төбендә шуны күрде: каракош куш нарат өстенә егылган, әмма аккошны һаман тырнакларыннан ычкындырмыйча, уң канаты белән кагынып, кире һавага менеп китәргә тырыша. Ә Данир… ә Данир кошка ун адым килеп җитәрәк туктап калган да, каракошка кул сузып, кош телендә ялвара:

– Зинһар, җибәр минем аккошымны, зинһар, миңа кайтар җан дустымны! – ди, йөзләре бүз кебек ак, үзенең куркынган күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь ага…

– Данир, бу синме? Азат Мәргән улымы син? Дошманыңнан аяу сорап ялварасың? Ябырыл өстенә! Канатларын каерып ташла! Бугазына ябыш! – дип кычкырды атасы.

Данир каракошка бер-ике адым атлап куйды һәм, ары барырга кыймыйча, тагын туктап калды. Азат Мәргән түзмәде, каракош өстенә үзе ташланды. Каракош аңа канаты белән бик каты сукты, Мәргән егыла язып калды: каракош, чыннан да, бик көчле иде. Ләкин Азат Мәргән аның талпынган канатын үзенең көчле кулларына эләктереп алырга өлгерде һәм аны каерып ыргытты. Каракош авыртуына түзә алмый иңрәп куйды. Аның аккош тәненә батырылган тырнаклары кире язылдылар. Ул, хәлсезләнеп, башын җиргә куйды. Шунда гына Данир, якынлашып, ерткыч тырнагыннан котылган аккошны күтәреп алу өчен кулларын сузды. Ләкин атасы аны читкә тибәрде:

– Кит! Синең бу кошка тотынырга хакың юк. Алсаң, син аны дошман тырнагыннан коткарып кына ала аладыр идең, – диде һәм, аккошны күтәреп, күл янына китте.

Күлдәге аккошлар кире әйләнеп кайткан таҗлы аккош өчен шатланыпмы, аны коткарган Азат Мәргәнне алкышлапмы кыйгылдаштылар, бик озак канатларын кагындылар.

3. АЮЛАР

Бу төнне Азат Мәргән өендә берәү дә йокламады. Мәргән, өйгә кермәстән, бусага алдындагы юлбарыс тиресе өстендә тирән уйга батып дәшми утырды. Болан кыз, аңардан ерак түгел генә утырган килеш, иренең берәр сүз дәшүен көтә, аңа сиздермәскә тырышып, күзендәге яшен сөрткәләп ала иде. Өй эчендә бары Данир гына калган, ул зур аю тиресе өстендә, көндезге вакыйга белән бик нык борчылып, йоклый алмый ята иде. Ниһаять, ул анасының сүз башлавын ишетте. Анасы, атасына дәшеп, болай диде:

– Исеңдәме, Мәргәнем, теге кыя башында тәүге очрашуда мин сиңа бер сүз әйткән идем: «Ярый ла улың, сиңа охшап, батыр туса, әгәр дә ул, миңа охшап, болан күк өркәк туса?» – дигән идем…

– Әйе, әйе, исемдә… Монда синең бер гаебең дә юк, Болан сылуым! Монда мин үзем генә гаепле. Мин улымны батыр итеп үстерә белмәдем…

Алар тагын тын калдылар. Тау араларында аккан ерак шарлавыкның зарыктыргыч тавышы белән оеп, Данир йоклап китте.

Икенче көн Данирның йокыдан уянуына атасы өйдә юк иде инде. Ул иртүк өеннән чыгып киткән, йөрәгенә ял табар өчен даланы, урманны гизеп, шаулап ага торган зур елганың биек ярына, кыя өстенә килеп утырган иде. Аның чигә чәчләре тагын да агара төшкән, ике тәүлек йокы күрмәгән күзләре, коргаксып, эчкә батканнар…

Ул шушы хәлдә, бәлки, озак утырган булыр иде, ләкин каршы як ярдан ишетелгән куаклар кыштырдавы аны сискәндереп җибәрде. Ул күзләрен тавыш килгән якка текәде һәм анда куаклар арасыннан зур көрән аюның алпан-тилпән атлап чыгуын күрде. Аның артыннан, дүрт кечкенә аючыгын ияртеп, соры ана аю чыкты. Балалар аунаклый-аунаклый чабышалар һәм аналарының аякларына уралалар иде.

Аюлар, ярның сөзәгрәк урынын сайлап, ашыкмый гына аска, суга таба төшеп киттеләр.

Суга башлап ата аю керде, аңа ана аю иярде. Аючыклар башта, су читендә бераз алпан-тилпән килеп, басып калдылар. Алар суны иснәп карыйлар да кире борылалар, тагын исниләр, тагын борылалар, куркыпмы, чирканыпмы, суга турыдан-туры кереп китәргә базмыйлар… Ахырда аючыкларның кыюрагы, атасы белән анасыннан калышасы килми, «пырх-пырх!» итеп суга кереп китте. Аннан тагын ике аючык аларга иярде. Берсе, иң төпчеге булырга кирәк, һаман керергә базмыйча, су кырыенда калды.

Төпчекнең суга керергә базмый торуын күреп, ана аю яр читенә йөзеп килде дә үзенең башын берничә тапкыр суга чумырып алды. Бу аның: «Әйдә, чум, чум, курыкма, менә, берни дә юк», – дип, төпчеккә кыюлык бирергә тырышуы иде. Ләкин төпчек анасына карап тора бирде һәм суга таба атлап та карамады. Моны ата аю күреп алды. Ул, күп уйлап тормастан, яр буена чыкты да, төпчекнең җилкәсеннән тешләп күтәргән хәлдә, аны ярга алып менеп китте дә ярның иң биек, текә турысына килде. Ул да булмады, төпчекне бер тапкыр чайкап алды да аны суның иң тирән җиренә ыргытты. Төпчек «чалт!» итеп суга килеп төште. Ана аю нишләргә белмәстән, төпчек ягына ташланды. Ул йөзеп килеп җиткәндә, төпчек су өстендә юк, аның урынында тирә-якка җәелеп киткән су алкалары гына дулкынланып тора иде… Ана аю ары ташланды, бире ташланды һәм су астына чумып китте. Ул да булмады, ана аю чумган җирдән аз гына ары калкавыч сыман төпчек калкып чыкты. Ул, чәчәп, төчкеренеп, аючыклар янына йөзеп китте. Аннан соң су астыннан ана аю йөзеп чыкты да төпчек янына, яр кырыена йөзеп килде һәм, зур телен чыгарып, баласының колакларын ялый башлады. Бу вакыйганы башта күрмәмешкә салышкан ата аю да болар янына йөзеп килде. Ул да төпчекнең колак артын бер-ике тапкыр ялап куйды.

Ата аю, шулай итеп, төпчекне судан курыкмаска өйрәтте. Бөтенесе судан ярга чыктылар, тик суның тәмен белеп алган төпчекнең генә чыгасы килми һаман чума, һаман йөзә иде. Аюлар ярның өстенә менеп җиткәнне күргәч кенә, төпчек теләр-теләмәс йөзеп чыкты да башкалар артыннан ярга менеп китте… Алар бер-бер артлы калын, караңгы имәнлеккә кереп югалдылар…

Азат Мәргән, ниндидер фикергә килеп, урыныннан торды да өенә кайтып китте.

4. БӨЕК СЫНАУ

Уйлаганын эшкә ашырыр өчен, Азат Мәргән иң караңгы, яшенле һәм күкрәүле төнне көтеп алды.

– Бүген төнлә без Данир белән ерак юлга чыгарбыз, – диде ул хатыны Алмас Иркәгә…

Алмас Иркә, күз яшьләрен тыя алмый һәм аны ире Азат Мәргәнгә күрсәтергә базмый, аларга юл кирәкләре әзерли башлады. Ул тире кабына күмердә куырылган ит, каклаган кура җиләге, җир җиләге, күп итеп әле яңа гына өзелгән алмалар салды. Ике бүлемле карындык капчыкның бер бүлеменә әйрән, бер бүлеменә кымыз тутырды. Аю тиресеннән эшләнгән итекләрен яңартырга кирәк булса дип, ике кисәк аю тиресе тыкты, улының кәмәренә сөяк саплы алмаз пычак асты.

Тышта, коточкыч караңгылыкны ярып, яшен яшьни, чатырдап күк күкри, бу күкрәү, тау араларында яңгырап, куркыныч гөрелтеләр тудыра иде.

– Саубуллаш әнкәң белән, – диде атасы улына.

Ана белән бала бер-берсенә үрмә гөл белән колмак шикелле сарылдылар… Аларны иң усал җил, иң яман давыл да аера алмас иде. Ләкин Азат Мәргәннең «Киттек!» дигән сүзе шунда ук аларны аерылырга мәҗбүр итте, чөнки Азат Мәргән бер боерыгын икенче кат тапкырлауны яратмый иде.

Ана, күз яшен чыгармас өчен, иреннәрен кан чыкканчы тешләде һәм, ишек тупсасына басып, улы белән ирен озатырга чыкты.

Азат Мәргән улы Данир белән өч көн, өч төн барды. Барган саен, юл текәләнде һәм читенләште. Алар зур бер тауның түбәсенә якынлашканда, караңгы төшеп, кич булган иде инде. Менә бервакыт тау араларында гына була торган көчле күкрәүләр, яшьнәүләр башланды. Тау артыннан шаулап бик көчле яңгыр килә иде.

Азат Мәргән юлны яшен яктысында күзе белән үлчәп, билгеләп ала да, улын җитәкләгән хәлдә, дөм караңгыда шул билгеләнгән ноктасына ялгышмый барып җитә һәм, яңа ноктаны билгеләр өчен, тагын яшен яктысын көтеп тора иде. Шулай итеп, алар төне буе бардылар. Күк күкрәү көчәйгәннән-көчәйде… Таулардан көчле шарлавыклар ага, юлчыларны җир өстеннән аска, төпсезлеккә алып төшеп китәргә тели. Берничә мәртәбә ул аларны аяктан ега. Юлчылар ташларга тотыналар, ләкин көчле тарлавык басымы астында зур-зур ташлар да урыннарыннан кузгала. Юлчылар агачка тотыналар, ләкин агачларны көчле җил тамырыннан куптара… Тирә-якта өннәре, оялары су белән актарылган киекләр җан ачысы белән үкерәләр…

Яңгыр акрынайды. Шарлавыкларның басымы йомшады. Карт Мәргән улы Данирның кулын ычкындырды. «Чыныксын, берүзе барырга өйрәнсен», – дип уйлады карт Мәргән. Алар янәшә киттеләр. Данир шарлавыкны берүзе ерып китте. Ләкин бу аның өчен авыр булды. Шуңа күрә ул артка кала башлады. Азат Мәргән, адымнарын сирәгәйтеп, улын көтеп-көтеп алды.

Бу – ел саен җәйнең соңгы айларында үтә торган давыллы-күкрәүле яңгыр иде. Бу яңгырны алдан сизенеп, җәнлекләр өннәренә яшеренәләр, кошлар җәйләүләргә таба очалар, кешеләр, ишекләрен бикләп, өйләрдә утыралар иде. Мондый яңгыр ара-тирә беразга гына тынып тора да яңадан башлана, тагын тына һәм, көчәя барып, үзенең чыгып бетмәгән ачуларын чыгарып бетерергә тырышкан кебек, җирне дер селкетә иде.

Хәзер дә шулай булды.

Тау араларында куерып алган яңа болытлар эченнән баш очында гына утлы чаткылар чәчрәп китте, колак төбендә генә иләмсез каты шартлаулар яңгырады. Шартлаулар тавышы астында карт Мәргән артта калган улының «Әткәй!» дип кычкырган тавышын да ишетми калды. Давыллы яңгыр яңа көч белән җиргә китереп бәрде. Йомшаган шарлавыклар яңадан терелделәр. Карт Мәргән артына әйләнеп карады һәм яшен яктысында улы Данирның, шарлавыклар белән көрәшеп, өскә үрмәләвен күрде. Ул кинәт килеп туган шатлык һәм горурлык белән кычкырды:

– Бирешмә, бирешмә, улым! Менә шулай! Менә шулай! Тагын да бер-ике талпыну – һәм без җәйләүгә менеп җитәбез, аннан соң безгә бернинди шарлавык куркыныч түгел!

Ул арада кинәт бик каты яшен яшьнәп, күк күкрәп китте. Азат Мәргән, борылып: «Данир!» – дип кычкырды. Ләкин аның тавышы яңгыр гөрелтесендә йотылып калды. Ул, тиз-тиз атлап, Данир ягына ашыкты. Ләкин шашып ага торган суның тагын да ишлерәк булып аккан яңа дулкыннары Мәргәнне аяктан ектылар. Ул зур бер ташка ябышты, ләкин су, ташның астындагы комны юып, ташны үзе белән бөтереп алып китте һәм…

…Иртәнге кояш юмарт нурлары белән тирә-як тауларның сыртларын яктыртканда, инде давыллы яңгыр күптән тынган, таулардан аккан сирәк һәм кечкенә ерганаклар гына ара-тирә ялтырашып агалар иде. Яр кырыенда шарлавык сындырган калын гына имән агачының тамырларына тотынган бер кеше кузгалды, аягына басты, тирә-ягына каранды һәм:

– Данир! Улым! – дип кычкырды.

Аның тавышы тау араларыннан кабатлана-кабатлана яңгырап китте. Ул кычкыруын тагын һәм тагын кабатлады, кычкырган саен тынып тыңлап торды. Бу вакыт ул йөрәгенең аермачык һәм бик нык тибүен ишетте, әмма улының «эһ» дигән тавышын да ишетмәде. Ул ярдан ярга йөреп тау асларына, тирән төпсезлеккә күз ташлады. Анда таулардан шарлавык белән себерелеп төшкән зур-зур ташлар, калын-калын агачларның берсе өстенә берсе менеп актарылып ятуларын күрде. Ташлар арасында кысылып, изелеп калган кыр киекләре, кыр кошларының үлек гәүдәләре ята, берничә шакал аларны иснәштергәләп йөри иде. Азат Мәргән тетрәп китте… Ул инде кычкыруын кабатламады. Таш өстенә утырып, улының гәүдәсен йоткан төпсезлеккә карап тын калды. Аның яшь белми торган күзләреннән әкрен генә ике бөртек эре-эре яшь тамчылары тәгәрәп төште. Ул күзләрендәге яше кипкәнче шул кыяфәтендә утырып калды. Аннан соң өметсез рәвештә урыныннан торып, акрын гына үзенең бәхетсез өенә таба атлады.