Za darmo

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Tekst
0
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa
10

Габдулла мәдрәсәгә кайтып киенеп ала. Үлчәми алуның бәласе: штиблетлар шактый зур.

– Ну ничего, – дип уйлый Габдулла, – тора-бара минем аяк та үсә төшәр, штиблет та утырыр… Аның каравы пиджак шәп утыра бугай. Менәтерә үлчәп алгач!.. Ләкин пиджак та шәп утырмый. Аның җилкәсе Габдулла җилкәсеннән артып төшеп тора. Ләкин Габдулла, яңа кием шулай булырга тиеш инде ул, дип уйлый.

Инде акча яңа пиджак кесәсендә шытырдый.

Алып кайткан ак калач белән хәлвәне ул Сәлүк суфи алдына куя.

– Аша, суфи абзый, сыйлан, бүген дөнья безнеке, – ди ул.

– Габдулла, рәхмәт төшкере, – дип гаҗәпләнә суфи. – Каян килде бу дәүләт сиңа?

Габдулла бераз кызмача һәм аның күңеле күтәренке:

– Эчеп җибәр салганын, сорама каян алганын! Бер байлыкта, бер ярлылыкта, суфи абзый!

– Болай ярамый бит, Габдулла! Әйдә, чәй эчеп җибәрәбез, ай, рәхмәт төшкере!

– Юк, юк, суфи абзый, рәхмәт. Минем ашыйсым да, эчәсем дә килми. Егор хәлфә кибетендә сыра эчеп чыктым мин.

Ул моны мактанып һәм бераз горурланып әйтә. Суфи абзый, аптыравыннан сукыр күзенең аклары белән түшәмгә текәлеп:

– Син нәрсә сөйлисең, мелла Габдулла! – дип кычкыра.

– Шулай, шулай, суфи абзый! Мин сиңа бик табигый хәл турында сөйлим, – ди Габдулла һәм, кесәсеннән «Дюшес» коробкасын чыгарып, бер папирос ала да, авызына кабып, кабызып җибәрә.

Суфи борынын күтәреп иснәнә һәм, соң дәрәҗәдә гаҗәпсенүеннән тотлыга төшеп:

– Дө… дө… дөхан чигәсең түгелме? – дип сорый.

Габдулла яңа штиблетлар киеп алган аякларын аерыбрак куйган, кулларын чалбар кесәләренә тыккан килеш суфига караган да авызыннан төтен җибәрә-җибәрә елмаеп тора.

Суфи телсез кала…

* * *

Хәзер Габдулланың тамагы тук, өсте бөтен – менә хәзер ул кардәш-ыругына да, дус-ишләренә дә бик иркенләп барып чыга ала.

Ләкин мәсьәлә: бу яңа киемнәр белән урамга ничек чыгарга? Бу бит беренче тапкыр һәрбер таныш-белешнең күзенә ташланачак. Ә ул һәрбер кызыксынучан кешенең күзләре өчен мәрәй булуны яратмый. Ул болай итә: күчтәнәчле төргәкләрен алып капкадан чыгу белән, таныш-белешләр йөри торган мәдрәсә, мәчет һәм школа урамы белән китми, тиз генә шәһәр читендәге урамга тайпыла да «ындыр артыннан» Газизә апалары торган урамга барып чыга. Монда инде ул үзен тыныч хис итә.

Киенгән, ясанган Габдулла урам буйлап бара. Аның исенә Әптелбәр белән икәүләп, яңа читекләр киеп, Яңа бистә урамында йөрүе килеп төшә.

– Син чүгә төшеп бас! Шулай иткәч, үкчәсе тузмый аның, – ди Әптелбәр…

Яңа бистәдәге балалыгын сагыну аның йөрәген кысып ала.

– Бичара Әптелбәр!.. Кайда, нишли икән ул хәзер?..

Әптелбәр Талипны искә төшертә.

– Талип кайда икән? Ул киткән Каспий ягында бик яман шторм булган, Гурьевны җир йөзеннән себереп алып китә язган бит. Исән микән Талип?

Энесен яхшы киемнәрдә күрү Газизә өчен зур куаныч булды. Ә энесенең күчтәнәчләре бөтенләй аның күңелен йомшатып җибәрде.

Савраска Габдерахман каенишенең яхшы якка үзгәрешен күреп, аңа булган мөнәсәбәтен кинәт үзгәртте:

– Юк, юк, чәй эчерми җибәрү юк, – дип, ул Габдулланы кузгалган җиреннән кире утыртты.

Чәй янында ул Габдулланы бик сансынып, олы кешеләр белән сөйләшкән кебек сөйләште. Ләкин Габдулла аның әңгәмәсен өнәмәде, тыштан гына аның сүзләренә кул куеп утырса да, эчтән: «Син бит минем белән түгел, минем киемем белән сөйләшәсең», – дип уйлап утырды. Аннан соң ул, Газизә апасына яңадан кереп чыгарга вәгъдә итеп, дәү апаларына китте.

Дәү апаларының аскы ишекләре эчтән бикле булганга, аңа аны шакып ачтырырга туры килде. Ишекне Фәйрүзә чыгып ачты. Ул инде нәзек кенә булып буйга җиткән, зур соры күзләрендә инде балалык гамьсезлегеннән берни калмаган, аларда олы кешеләрдә генә була торган яшерен сагыш чагылып тора иде.

– Габдулла абый икән, – дип, ягымлы гына елмайды ул һәм, Габдулланың сузган кулын кысып, аңа баскычтан менеп китәргә юл бирде.

Дәү апа авырып ята иде.

– Күчтәнәчеңнән бигрәк искә төшереп килүең өчен рәхмәт, балам, – диде, күңеле йомшап, дәү апа, – шулай кергәләп йөр, дөньяныкын белмәссең, без бүген бар, иртәгә юк, тәкәббер булма, – диде.

Аның яныннан Габдулла шактый авыр тойгы белән чыкты. Мохтаҗлыкны моңарчы белми яшәгән дәү апа бүген байлыгыннан мәхрүм калган хәлдә, иң соңгы байлыгы булган саулыгы белән саубуллашып, әрнеп ята. Габдулла бераз уйланып калды. Бу бозылган кәеф белән аның мәдрәсәгә кайтып керәсе килмәде. Ул тотты да Мирхәйдәр абзыйларга китте.

Әлеге беренче тапкыр барудан соң Габдулла Мирхәйдәр абзыйларда тагын ике тапкыр булды. Соңгы баруында Мирхәйдәр абзый аны, хөрмәт итәсе килеп, «әче су» белән сыйлап җибәрде. Габдулла аны бик аз гына, Мирхәйдәр абзыйның күңеле булсын дип кенә авыз итте һәм яратмады. Аның соңыннан башны әйләндерүе дә, «Егор хәлфә» сырасы кебек, рәхәт булмады. Ләкин Мирхәйдәр абзый үзе ул «су» ны бик тәмләп, бик кадерләп, әз-әзләп кенә эчте һәм, эчкән саен, бераз чыраен сытып җиңен иснәп куя иде. Хәзер юлда барганда, Габдулланың исенә шул килеп төште һәм ул базар башындагы кәҗүнкәгә кереп, шул «су» ның зур гына бер шешәсен алып чыкты. «Инде карчыкка нәрсә алыйм икән?» – дип, бераз уйланып торганнан соң, Габдулла аның өчен җимеш рәтеннән бер кадак хөрмә сатып алды. «Ярар, хөрмәсен ашар, төшләрен дисбе итеп тезәр», – диде ул, эченнән генә елмаеп. Аның карчык белән мөгамәләсендә җылылык юк, аңа ул Сәрвинең анасы, Мирхәйдәр абзыйның хатыны итеп кенә тиешле хөрмәтне күрсәтә иде.

Эш Сәрвигә килеп җитте. Габдулла өчен бу бөтенләй башка мәсьәлә иде инде. Эче шуклык белән тулган, ләкин аны кеше алдында үлчәп кенә чыгара торган бу тыенкы туташ Габдулланың күңелендә һаман саен бер кылны әкрен генә чиртеп тора. Үткән баруында Габдулла Мирхәйдәр абзый күрсәткән машиналарның мае белән керләнгән кулларын юарга ишегалдына чыкты.

– Бар, шәкерт абзыеңның кулларына су сал, – диде әтисе кызына.

Сәрви җитез генә комганны алды да, Габдулла янына чыгып, аның кулларына су сала башлады. Габдулла сынап торды: Сәрви суны Габдулланың учына шундый туры китереп һәм төгәл иттереп коя. Габдулла ирексез: «Эшкә ябышып тора тагын үзенең кулы», – дип уйлый. Ләкин шунда ук көтелмәгән хәл булып ала. Су Габдулланың учыннан читкә түгелә башлый. Габдулла кулын су агымы астына күчерү белән, ул туктап кала. Габдулла, күзен күтәреп, кызга карый. Кыз иреннәрен кысып, елмаюын тыеп тора. Ә күзләре Габдулланың баш өстеннән каядыр еракка текәлгәннәр.

«Минем белән шаярамы бу, әллә аның уе кем булса да башка берәү белән мавыгып, мине онытканмы?» – дип уйлый Габдулла, һәм бу соңгы уй ни өчендер аның йөрәген чеметтереп куя. Аннан соң Мирхәйдәр абзыйлардан чыккач, юл буе һәм мәдрәсәгә кайткач, кичкә кадәр ул үзе дә сизмәстән:

 
Әйдә, җаный, суларга,
Су чәчрәтеп уйнарга, –
 

дигән җырны бертуктаусыз шыңшып йөри…

Дөрес, Габдулла ул кызны ут йотып сөйми әле, ләкин аңа булган мөнәсәбәте кояшның бик зур булып чыгар алдыннан, күк читендә нәзек кенә шәфәкъ уты булып, кабыныр-кабынмас тетрәнеп торуына охшый. Егет, йә син бу әлегә тетрәнеп кенә торган нәзек ут шәүләсеннән качып кит һәм аны онытып өлгер, йә син аның кабынып китүен көтеп ал да аның көйдергеч ялкыны эчендә көл булырга әзер тор! Габдулла әле бу хәлләрне төшенми, аның бит үз гомерендә бер кызны да сөйгәне юк әле…

Габдулла, Сәрви турында уйлый-уйлый, инде бер исле сабын, бер кызлар тарагы, бер кечкенә күбәләк итеп ясалган арзанлы брошка сатып алган һәм аларның берсеннән дә канәгать түгел. Аларның һәркайсы: «Юк, мин Сәрвине шатландырырлык әйбер түгел», – дигән сыман ничектер моңаеп торган төсле… Габдулла, моннан чыгып, зуррак кибеткә керә, һәм аның күзләре өстә эленеп торган озын муенсаларга төшә. Аларның берсе, борчактай вак кына ак төймәләр белән тезелгәне, чын сәдәф кебек елкылдап, Габдулланың күзләрен камаштыра. Ул аның бер сум булуына, бүтән күчтәнәчләрнең барысына караганда да кыйбат торуына карамастан сатып ала…

* * *

Габдулла, олы базардан чыгып, Урал буена таба атлый. Менә ул Мирхәйдәр абзыйлар тыкрыгына килеп керә. Урам буш, тын. Тик аргы очтан, көянтә башларына юылган керләр салынган кәрзиннәр элеп, бер кыз килә. Юеш кер авыр булырга кирәк, кызның нәзек кенә буе көянтә астында сыгыла төшкән, үзе, бу авыр йөкне җилкәсеннән тизрәк төшерер өчен, барасы җиренә җәһәт-җәһәт атлый.

Менә аларның аралары якынлашты.

«Бәй, бу Сәрви бит!» – дип, гаҗәпләнү катыш эченнән генә шатланып куя Габдулла һәм туктап кала. Кыз килеп җитү белән, ул әкрен генә:

– Сәрви! – ди.

Сәрви күзләрен күтәрә һәм, туктап, кәрзиннәрен җиргә куя. Очрашуның көтелмәгәндә кинәт булып куюы аны каушатып җибәрде, ахры, ул кызарып елмая.

– Безгә киләсеңме, Габдулла абый? – ди ул, гади генә иттереп йомшак кына тавыш белән.

Бик гади сүзләр бит инде болар. Әмма Сәрви авызыннан алар әллә ничек ягымлы тезелеп чыгалар да, бер җиргә түгелми-чәчелми, шып итеп йөрәккә кереп утыралар.

Бу кадәр ягымлы эндәшүгә каршы мөмкин хәтле ягымлырак җавап бирергә тырышып, Габдулла:

– Әйе, сезгә киләм, исәнме, Сәрви! – ди һәм аның үз тавышы үзенә ошамый, ул әллә ничек тупас, дорфа килеп чыккан төсле.

Алар күрешәләр. Габдулланың исенә муенса килеп төшә һәм ул кесәсенә тыгыла. Тик аның кулы ябышкан кебек кесәсендә торып кала. Ничек чыгарып бирәсең, нинди сәбәп белән? Тик торганнан әллә ничек уңайсыз килеп чыга лабаса бу…

Шулай уйланып ала Габдулла һәм кулын кесәсеннән чыгармый гына:

– Мирхәйдәр абзый өйдәме? – дип сорый.

– Өйдә. Кунаклар белән утыра.

– Нинди кунаклар?

– Җизни, аннан соң бер Казан кунагы, – ди Сәрви һәм, Габдулла йөзендәге аптырап калуны күреп: – Юк, юк, син бар… Әтигә күңелле булыр. Ул һаман-һаман сине «килмәдеме» дип сорашып тора…

Габдулланың аптыравына бөтенләй ул сәбәп түгел. Аның башында «муенсаны кесәдән чыгарыргамы-юкмы» дигән фикерләр бер-берсе белән тартыша. Чынлап та, ничек бирәләр кызларга бүләк? Нәрсә әйтәләр биргән чакта? Менә ул нәрсә генә әйтсә дә, әллә ничек тупас чыгар төсле… Һәм Габдулла, муенсаны кесәсендә калдырып, кулын чыгара да кәрзингә үрелә:

 

– Авыр түгелме, Сәрви? Бир, мин сиңа моны су буена хәтле күтәрешеп барыйм.

– Юк, юк! – ди куркып Сәрви, кәрзиннәренә тотына һәм аларны иңсәсендәге көянтәгә элә башлый.

– Авыр булыр бит, Сәрви?

– Юк, бөтенләй җиңел… – Һәм Сәрви әллә каян килгән җиңеллек белән кәрзиннәр тагылган көянтәне җилкәсенә күтәрә дә нәзек кенә гәүдәсе белән тураеп куя. – Бар инде, Габдулла абый, – ди ул, елмаеп, Габдуллага, – тик мин кайтканчы китмә!

Габдулланың йөрәге рәхәт кенә кысылып куйды: «Мин кайтканчы китмә!..» Кем әйтте бу сүзне? Шушы нәзек кенә зифа буйлы, елмаеп торган кыз әйтте бит? Шундый гади иттереп әйтте, аның чын күңелдән әйтелүенә энә очы хәтле генә дә шик тоту мөмкин түгел.

Кыз җиңел генә атлап китеп барды. Карале, нинди җиңел атлый ул, әйтерсең аның кәрзиннәрендә берни юк. Габдуллага очраудан элек авыр кәрзиннәр астында сыгыла төшкән гәүдә әллә кайда булган!

«Димәк, мин аңа ниндидер дәрәҗәдә кирәк?» Габдулла кесәсеннән муенсаны тартып чыгара һәм Сәрви артыннан йөгермәкче була. Ләкин кинәт бу бүләк муенса кызның «мин кайтканчы китмә» дигән сүзе алдында бөтенләй әһәмиятсез, төссез һәм бик арзанлы бер әйбер булып кала. «Ярый әле акылым җитте, чыгарып бирмәдем бит, нинди мәгънәсез булыр иде», – дип шатлана Габдулла. Кызның сүзенә җавап итеп аның артыннан кычкырасы килә: «Сәрви, Сәрви, мин синең капкаңа сөялеп, син кайтканны бер сәгать кенә түгел, бер көн, бер атна, бер ай, бер ел… гомер буе көтәргә риза!..»

Менә кыз яр өстенә барып җитте һәм сукмак белән аска төшеп китте. Иң элек ул аяклары тиңентен, аннан бил тиңентен күмелде, аннары кәрзиннәре-ниләре белән бөтенләй юк булды. Ләкин ул күмелгән җирдә ниндидер яктылык Габдулланың күз алдында һаман җем-җем итеп торды. Аннан соң аның исенә әлеге җыр килеп төште:

 
Эх, җаный, су юлы,
Бик сагындым бу юлы…
 

Туктале, нигә китмәде соң ул аның белән су буена? Юк, ай-ваена карамый, көянтәне аның җилкәсеннән алырга һәм аны су буена илтеп куярга тиеш иде ул. Нинди шәп сылтауны кулдан ычкындырды бит! Ә су буенда алар нихәтле сүз сөйләшеп өлгерерләр иде. Юк, алай түгел: Сәрвинең нихәтле сүзен ишетер иде ул! Тукта, әле дә соң түгел бит. Артыннан йөгерергәме әллә. Килешми шул инде. Мөмкинлекне ычкындырдың, шәкерт! Эх!

Һәм Габдулла, борылып, әкрен генә Мирхәйдәр абзыйларга таба атлады…

11

Габдулла Мирхәйдәр абзыйларда гөр килеп торган мәҗлескә тап булды. Кечкенә генә өйдә стенага терәтеп куелган өстәл тирәсендә Мирхәйдәр абзый белән аның улы Тимершадан башка тагын ике кеше утыра. Аларның берсе, кара мыеклысы, гармунны тезенә куйган да, күзләрен түшәмнең почмагына текәп онытылган хәлдә, татарның моңлы гына бер көен уйный. Мирхәйдәр абзый скрипкасын күкрәгенә терәп, аны көянтәгә охшый төшкән смычок белән сыза, сары мыеклы берәү аларга кушылып җырлый иде.

Кечкенә өй шыгрым тулы. Ул инде шушыннан артык берәүне дә үзенә кабул итә алмый. Шулай булуга карамастан Габдулланың килүен бу өйдә чын шатлык белән каршы алалар. Уен, җыр тынып кала.

– Әйдүк, Габдулла ду-у-с! – дип, Мирхәйдәр абзый урыныннан кузгала һәм скрипкасын бер якка куя, – менә рәхмәт килеп чыгуыңа!

– Бөтенләй үк хурлап йөрмисез икән әле, хәлфә! – ди Миңниса җиңги. – Утыр, җылы бәрәңгедән авыз ит!

Өстәлдәге табакта кабыгы белән пешерелгән бәрәңге ярым-йорты гына ашалган көе суынып утыра. Табак белән рәттән бушап кала язган аракы шешәсе…

– Хурлап йөрми, дигәнең дөрес түгел, җиңги, – ди гармун тотып утыручы мыеклы егет. – Әнә шешә төбе күренгәч кенә килде бит!..

Өстәл тирәсендәгеләр елмаешалар. Габдулла, гармунчының өскәрәк бөтерелеп торган кара мыегына күз төшереп, уйлап ала:

– Хәерлегә түгел моның мыегы. Кызлар мондый мыекка үлеп китә…

Аның күз алдына тагын Сәрви килеп баса һәм көнләшүме, нәрсәдер аның эчен көйдереп ала.

– Хәлфә безне бервакытта да гаеп итеп йөрмәс! – ди Мирхәйдәр абзый һәм шешә төбендәге аракыны, чынаякка салып, Габдуллага суза, – менә! Үзенә язган ризык тартып китергән аны монда…

– Туктагыз әле, – ди Габдулла, бераз кызарына һәм елмая төшеп, – безнең кесәдә аның дәвамы бар иде… – Һәм ул кесәсеннән әлеге зур шешәне чыгарып өстәлгә утырта, мәҗлестә бу гадәттән тыш күтәренкелек тудыра.

– Менәтерә! – дип, Мирхәйдәр абзый ни әйтергә белми шешәгә карый.

– Хәлфә дигәнегез тиктәс кеше түгел икән. Без башлаган әлхәмнең сөбханәкәсен укып бирде бит! – дип, сары мыеклы, тере күзле кеше, үзе мыекларын бер якка кыйшайтып көлә.

– Юкка акча бетереп йөрисең, хәлфә! – ди битәрләп Миңниса җиңги. – Шул шайтан ачыткысына әрәм булган акчаны кешенеке булса да кызганам, илаһи!.. Гөнаһысы ничаклы тагы!..

Габдулла хөрмәле төргәкне, алып, Миңниса җиңгигә бирә. Миңниса җиңги төргәк эченә күз төшереп ала һәм рәхмәт укый:

– Алла разый булсын инде, бигрәк хөрмәтләдең!

– Менә син, каенигәч, хөрмә теләгән идең, хәлфә килеп сине хөрмәтләде, – ди әлеге сары кеше.

Бу сүз уйнатуга бар да елмаешып куя. Габдуллага бу тапкырлык аеруча ошый. Ул, сары кешенең янындагы буш урынга барып, аның белән янәшә утыра.

– Шулхәтле ачы нәстәне…

– Эх, җиңги, – дип сузып куйды гармунчы. – Менә мин сиңа карап торам әле… Нигә күзләрең кызарып, күз кабакларың шешенеп тора синең? Нигә синең кулларың менә болай яргаланып, бирчәеп беткән? Ә мин беләм нигә? Без эшләп чыгарган сабынның ачысы ашаган аны…

– Сөйләмә дә, кем, Сәфәргали! Шул сабын, сода ачысы белән кулсыз калырбыз инде, ахры, без…

– Ә нигә ачы ул сабын, беләсеңме шуны? Юк, белмисең син аны, Миңниса җиңги! Менә без, шул сабынны кайнатучылар – Крестовниковның мастеровойлары беләбез аны…

– Габдулла дус, бу сезнең якташ бит! Казан кунагы бу, – дип таныштырды аны Мирхәйдәр абзый.

Ләкин Казан кунагы моны ишетмәдеме, әллә моңа әһәмият бирмәдеме, бүленгән сүзен җиңгигә карап дәвам иттерде:

– Син аны, апай кеше, аның эченә салынган сода яисә поташ белән генә ачы дип беләсеңме? Юк! Безнең күпме ачы тир сыгылып салынган ул сабынга! Уйнап сөйли бу дип уйлый күрмә. Менә безне, унике кешене, заводтан куып чыгардылар. Ни өчен, дип сорарсың. Әйтеп бирим. Минем белән бергә шәм казанында эшләүче Ефим, минем иптәш, алты потлык сабын кисәген күтәреп илткән җиреннән сөртенеп егылды да сабын астында калып изелде.

– Абау, Илаһи! – дип, Миңниса җиңги куркынып, әрнеп куйды.

– Коточкыч таза кеше иде үзе, мин сиңайтим! Сал-сал кебек. Сабынны цехтан складка ташый иде. Кызганып карап торганым бар: маңгаеннан, яңакларыннан кара тир юл-юл булып ага иде бичараның. Шуның өчен хуҗа күпме түли иде диген: утыз биш тиен көмеш! Алты бала туйдыра иде шул акчага. Бар, хуҗага барып зарланып кара: пожалыста! Ул сине тотмый: риза түгел икәнсең, рашчот ал да чыгып кит заводтан. Синең урыныңа капка төбендә тилмереп эш көтеп торучы сала халкы бетәсе түгел!

– Соң, балалары кем кулына калды?

– Шул ук заводта эшләп имгәнгән, эшкә ярамый торган әнкәләре кулында.

– Ул нишли инде бичара шулхәтле бала белән?

– Нишлиме? Закон буенча, балаларны завод үз тәрбиясенә алырга тиеш иде. Нигә дисәң, ул аларның аталарын үтерде бит! Юк, Крестовников дурак түгел: фабричный инспекторны сатып алып, рабочий үзе гаепле, дигән решение чыгартты да хатынга баш-аягы утыз сум акча биреп, җаваптан котылды.

– Эт икән! – диде Мирхәйдәр абзый.

– Шул хатын кебек, бала тудырып, бала үстереп карасын иде ул мәлгунь! – дип ярсынды Миңниса апа.

– Аны әйтәсең син, Миңниса апай! Ирле-хатынлы Сарычевлар эшлиләр бездә. Шуның хатыны, шәм казаны янында егылып, эшләгән җирендә тапты үзенең баласын. Күтәрешеп, өенә алып кайтып куйдык. Баласы авыру туды бичараның. Авыру баласын калдырып, тагын казан янына килеп басты бу. Үзе дә терелеп җитмәгән бит әле. Соң, нишләсен? Килмәсә, тегендә капка төбендә кешеләр күп. Алалар да куялар моның урынына. Шуның баласы, анасының сөтенә тилмереп, ачтан үлде, бичара.

– Анасының сөте беткән идемени?

– Бетмәсә ни! Смотритель хатынны баласын имезергә кайтармады. Ничә тапкыр ялварып сорады хатын. Бер көтү эт асрый иде шул Барлов дигән канечкеч. Сарычева баласын имезеп килергә сорагач, бу: «Әнә минем өемдә өч этем мине көтеп тилмереп утыра, мин кайтмыйм бит!» – дип җавап биргән, явыз!..

Габдулла Сәфәрнең сөйләгәнен шулкадәр бирелеп, әсәрләнеп тыңлады, хәтта шул сүзне үзе үз колагы белән ишеткәндәй, кашларын җыерып куйды.

12

Сәфәр чыгып китү белән, мәҗлес айнып китте. Шешәдәге һәм чынаяклардагы аракының эчелеп бетмәвенә карамастан, берәү дә аңа сузылмады. Нәгыйм абзый бөтенләй урыныннан ук кузгалды. Аны кыстый башладылар:

– Кая кузгаласың, утыр әле, кияү!..

– Юк, рәхмәт. Балалар көтә торганнардыр. Ә Майсафа миннән башка бер минут яши алмый. Аллага шөкер, хатын бик ярата әле!..

Телгә тапкыр кияүне көлешә-көлешә озатып, бар да ишегалдына чыктылар. Габдулла да чыкты һәм шунда ук күзләре белән Сәрвине эзләргә тотынды. Аның күзе бауга керләр элеп торучы Миңниса апага төште. Сәрви кайда соң? Габдулла өй артына таба каерыла төште. Анда, яр өстендәге эскәмия янында, Тимерша Сәфәрнең башына чүмеч белән су коя, алар янында Сәрви ак сөлгене ике кулына элеп тоткан килеш басып тора иде. Бу торышы белән кыз Габдуллага бигрәк тә зифа күренде, һәм ул моны аның мыеклы егет алдында юри матур күренергә тырышып, купшыланып торуына сылтады. Менә кыз Сәфәргә сөлгене сузды һәм, елмаеп, нәрсәдер әйтте. Егет тә аңа елмаеп җавап бирде.

– Кара инде, – дип, эченнән генә сызып алды Габдулла, – үзе: «Габдулла абый, мин кайтканчы китмә!» – диде, инде хәзер икенче егет белән чытлыкланып тора. Менә син ул кыз халкына ышан!

Габдулла китәргә уйлагач та, аның йөрәгендә ике теләк үзара тартыша башлаганнар иде. Бер теләк: «Егет бул, шул кыз алдында сынатып торма, эре генә чык та кит, теге аптырап калсын!» – ди, ә икенче теләк: «И-и-их, хәзер менә шунда өермә чыксын иде дә Сәрви белән икебезне бергә кушып, өереп алып китсен иде, миңа инде аңардан башка яшәү юк!» – ди иде.

…Мирхәйдәр абзыйлардан ул Сәфәр белән бергә чыкты, һәм алар зур Собор мәйданында аерылыштылар. Башта Габдулланы яшьсенеп, аңа өстәнрәк карап сөйләшкән Сәфәр аерылышканда аның кулын дусларча кысып торды һәм киткәндә: «Кара, сер – сер көе калсын!» – дигән сыман, мәгънәле генә карап алды. Габдулланың күңелендә бу кара мыеклы таза егеткә карата читсенү тойгысының эзе дә калмады. Киресенчә, ул хәзер аңа карата күңелендә дуслык җылылыгы тойды, ә аның тормышта Габдулла белмәгән серләрне белүе аны бик зур хөрмәткә лаек югарылыкка күтәрде.

«Сәрвине аннан көнләдем, нинди юләрлек, мин дә, Сәрви дә аның алдында балалар гына бит әле!» – дип уйланды ул. Аннан соң аның киткән чакта Сәрви белән, сынатмаска тырышып, салкын гына саубуллашуы күз алдына килде. «Йә, балалык түгел диң инде! Сынатмый, имеш!» – дип, ул үзен үзе битәрләде, һәм Сәрви хәзер аның алдында бөтен шикләрдән әрчелгән, бары аны гына, аны гына балаларча ярата торган беркатлы кызга әверелде.

Чынлап та, кул биргәндә ул, Габдулланың күзләренә ниндидер сорау биргән кебек, кашларын почмакландыра төшеп карады. «Габдулла абый, инде китәсең дәме? Без синең белән бер авыз сүз дә сөйләшеп өлгермәдек бит әле…» дигән сүзне әйтте бу караш. Ләкин Габдулла инде үзенең ясалма бәйсез кыяфәтен үзгәртеп өлгерә алмады, салкын гына кул бирде дә китеп барды. Юләр! Аһ, ю-ләр!

Юк! Моның белән бар да бетмәде әле! Ул моны төзәтәчәк, һичшиксез. Ул монда яңадан килер. Яңадан Сәрвине күрер һәм яңадан аның алланып торган озынча тырнаклы шома гына бармакларын кулына алыр. Алар, гадәттәгечә, салкынча һәм бераз дымлы. Нигә дисәң, аның куллары гел суда: ул йә тагаракта кер юа, йә керне Җаекка илтеп чайкый… Озак, озак аның кулларын үз кулларында тотып җылытасы килә Габдулланың! Һәм шунда Сәфәрнең тәүге сүзләре аның исенә килеп төшә: «Миңниса апай, нигә синең кулларың болай яргаланып, бирчәеп беткән? Без кайнаткан сабынның ачысы ашаган аны…»

Миңниса апаның бармаклары Габдулланың күз алдына килә. Алар, чынлап та, яргаланып, бирчәеп беткәннәр. Чәнчә белән атсыз бармаклары бик ямьсез кәкрәеп, тырпаеп торалар, йомарланмыйлар да, тураймыйлар да…

Чынлаптамы, Сәрвинең дә бармаклары шулай булып калыр?!

Юк, юк! Габдулла моңа юл куймас! Ул, бөтен көчен куеп, аны кер юудан коткарыр. Ул үзе юар Сәрви юасы керне! Ә Сәрви тамбур энәсе белән яулык, сөлге чигеп, күп булса, күлмәк тегеп кенә утырыр. Ә Габдулла аңа бөтен кирәкне китереп кенә торыр. Ул аның ире булыр! Шундый кайгыртучан, шундый яхшы күңелле, ягымлы ир булыр ул аңа!

Дөнья эңгер-меңгергә күмелеп бара. Өйләрдә инде ут алынган. Габдулла юлның тигезен, чокырын исәпкә алмый бара бирә. Хәтта ул, дәртенә сыеша алмый, таурак урыннарга юри менеп китә. Аның башында чыгып җитмәгән махмыр шаулый. Колаклар гөж килеп чыңлый. Ләкин аңа рәхәт!

 

«Юк, яманга түгел, яхшыга чыңлыйлар, яхшыга!» – дип уйлый Габдулла…