Za darmo

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Tekst
0
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa
2

Фәттах мулла булып китте. Ләкин аның ничек мулла булып китүе, әлеге мужикларны каршы алу спектакленнән алып, Фәттахның исерек Шәпешне мәҗлестән җитәкләп алып кайтуына кадәр булган маҗара бөтен мәдрәсәгә билгеле булды. Габдуллалар төркеменә көләр өчен бу чүмереп бетергесез материал бирде. Ләкин яңа фикерле яшьләр көлү белән генә чикләнмәделәр. Искелеккә булган нәфрәт аларны кыю сөйләргә, кыю хәрәкәт итәргә дә өйрәтте. Башта бу тышкы үзгәрешләрдә күренде. Шәкертләр бер-бер артлы чәч җибәрергә тотындылар. Йосыф белән Вафа дигән шәкертләрнең чәчләре күпереп, артка ук ятып тора. Габдулланың чәче тегеләрнеке хәтле үк озын түгел, шуңа күрә артка ятып тормый, бәлки керпе энәләре сыман, тыңлаусыз тырпаеп торалар иде. Габдулла көн саен аларны су белән чылатты һәм, артка җибәрергә тырышып, каяндыр табып алган тарак кисәге белән әй тарады, әй тарады… Бер үзгәреш икенче үзгәрешне китереп чыгарды. Чәч җиткереп, яланбаш йөрүчегә инде читек белән кәвеш килешми иде хәзер. «Мотыйгия» дә беренче булып, Габдулла штиблет алып кияргә булды. Ләкин штиблет алып кию дигән сүз ул әйтергә генә ансат! Метрика язып, китап күчереп алган акча ачлы-туклы торырга гына җитә. Гомәр хәлфә сыйныфы өчен килеп торган сигез-ун сум айлык килер дә бетте. Нишләргә? Шулвакыт Габдулланың исенә Гурьевта кызыл мал белән сәүдә итүче кардәшләре килеп төште. Алар күптән түгел генә Гурьевта булган бер Җаек кешесе аша мәдрәсәдә гыйлем алып ятучы ятим туганнары Габдуллага ун сум акча җибәргәннәр иде. Габдулла шуларга озын гына итеп хат язды.

«…Хәзрәтеңезә мәгълүм булсын, Садыйк Әмиров исеменә җибәргән ун сум акчагызны 22 апрельдә ахшамнан соң йолып алдык. Безнең кеби ятим шәкерт нә кадәр шатланганы һәм нә кадәр сезгә рәхмәт укыганы сезләргә билгеледер.

…Шәһәремездәге дамелла, ахун, Мотыйгулла хәзрәт илә үземнең хәлфәм һәм Сибгатулла хәзрәт мәхдүмнәренең остазы Сираҗетдин хәлфәгә сезләрнең хәзер җибәргән ун рубляны күрсәткән идем, бу рәвешле кычкырып сезләргә хәер-дога кылдылар: «Ярабби Илаһи, шушы ятим шәкертнең хәленә мәрхәмәт кылып акча җибәргән Гурьев байларының күңелләрен һәрвакыт шат кыл…»

…Инде сездән үтенечем: бән бичараны үзегездән гайре адәмнең күзенә тилмертеп карата күрмәгез. Һәрвакыт Аллаһы Тәгалә хәзрәте күңелегезгә тәүфыйк нуры кертеп, изгелек кылмак, сәдака бирмәк ниятегез булса, мине дә исегезгә төшерегез. Мәкәрҗәгә барышлый безне зиярәт итәрсез[85] дип, апай белән икебез дә Гурьев тарафына дүрт күз белән карамактабыз.

…Даимән хәерле гомерләрегезне теләп язучы мелла Габдулла бине мелла Мөхәммәтгариф».

Хат җибәрелде, бай кардәшләрнең, һичшиксез, килеп чыгуын көтеп аласы гына калды. Инде Габдулла белеш-танышларыннан кайчан, нинди ярминкә буласын, Гурьев байларының Җаек аша кайчан үтәселәрен сораша һәм тикшеренә торды.

3

Сорашыр өчен, беркөн ул дәү апаларына барып чыкты. Бу аның моннан күчеп киткәннән бирле монда икенчеме, өченчеме тапкыр гына килүе булып, соңгы килүеннән соң елга якын вакыт узып киткән иде инде. Картайган Акколак аны, карлыккан тавыш белән, ялкау гына өреп каршылады. Аннан ул аны хәтерләп танып алды, ләкин элекке кебек аның аякларына килеп сыенмады, «Әле син дә дөньяда бармыни?» дигән сыман, читтәнрәк карап калды.

Ишегалдындагы бөтен нәрсәдә, бер тупсасы каерылып төшкән һәм кыйшаеп торган келәт ишегендә, өске йортка менә торган баскычның какшап, шылтырап торган такталарында, ишегалдын басып, куе булып үскән песи борчагында – һәммәсендә Габдулла ниндидер картаю, зәгыйфьләнү билгеләре сизде. Эчке бүлмәдә, мамык шәл бөркәнеп, май аенда туңып утыра торган дәү апа Габдулланы әллә ничек таныр-танымас каршы алды һәм:

– Кем ул анда? Габдулла, бу синме? Тавышың бөтенләй үзеңнеке түгел ләбаса, танымый торам. Кай арада үсеп киттең болай? Илаһи гомер дип әйтебәйткән нәрсә! – дип, бертуганының улына карап, башын селкеп торды. Аннан ул Габдулланың килми йөрүенә үпкә тотып, яшь катыш тавыш белән зарланды.

Габдулла шунда Галекәйнең мәдрәсәне ташлагач, приказчик булып эшли башлавын, Фәйрүзәнең дәү апаларда калып, элек Гайниямал эшләгән өй эшләрен башкарып торуын белеп алды. Аннан соң ул, төп мәсьәләгә күчеп, Гурьевтан килгән-киткән кеше юкмы, дип сорашты. Апасы берәүнең дә килмәгәнен, әмма һәр ел ярминкәгә барышлый бай кардәшләре Әхмәдинең кереп чыга торган гадәте барлыгын әйтте.

– Килеп чыгарга тиеш инде, ярминкә вакыты килеп җитте. Ул сиңа ярдәм иткән икән, бик әйбәт, Алла разый булсын! Болай һиммәтчел кеше инде үзе. Тик менә син…

Ул Габдулланы кинәт күргән кебек гаҗәпсенеп, баштанаяк күз йөртеп чыкты һәм:

– Туктале, Габдулла, килеш-килбәтеңне нигә болай итеп йөртәсең? Чалбарыңны чыгарып салгансың, ә ул башыңдагы чәчеңне ник болай җибәрдең, поп чәче кебек ич! Илаһи! Бөтенләй шәкерт кыяфәтең калмаган лабаса. Син Әхмәдулла абзаңны сорыйсың, аның нинди диянәтле, тәкъва кеше икәнен белмисеңмени син? Юк, юк, болай ярамый. Кайт та чәчеңне алдырып ташла, шәкертләрчәрәк итеп киен. Әхмәдулла абзаң яратмас болай…

…Габдулла, дәү апасыннан чыгып, мәдрәсәгә кайтканда: «Чынлап та, дәү апа белеп әйтә. Мин бу кыяфәт белән Әхмәди абзыйга күренә алмыйм бит. Ничек ул минем баштан чыккан соң әле? Нишләргә? Билгеле инде, Әхмәди абзый өчен чәчне кырып ташламассың. Юк, чәчне кырыкмаска, аны кәләпүш һәм бүрек астына яшереп, абзыйны каршы алырга!»

Әхмәди белән Әүхәди абзыйларның ярминкәгә узу көннәре килеп җитте. Габдулланың чәчен кәләпүш кенә капларлык түгел иде. Шуңа күрә ул Вафаның кырпу бүреген сорап алды һәм чәчен шуның эченә яшереп, чалбарын читек эченә тыгып, өстенә үзенең иске шәкерт камзулын киеп йөри башлады. Ләкин тәгаен көннәр дә узып китте. Мәдрәсәгә аны эзләп килүче дә, сорашучы да булмады. Габдулла инде ярминкәнең ачылганын көтеп, китәсе һәм узасы сәүдәгәрләрнең анда китеп һәм узып беткәнен сорашып белде.

«Керми китте бит бу карун!» – дип уйлап алды Габдулла һәм, ачуланып, өстендәге шәкерт камзулын салып ыргытты, бүрекне Вафага кайтарып бирде һәм чалбарын яңадан читек өстенә чыгарып салды. Шул көнне кич ул мәдрәсәнең тәрәзәсе аша кемнеңдер тавышын ишетте.

– Габдулла дигән шәкерт монда торамы?

– Кайсы Габдулла ул? Габдуллалар бездә сиксән сигез, – дип җавап бирделәр аңа.

– Тукаев Габдулла, – диде әлеге кеше.

Тукаев дигән фамилияне шәкертләрдән берәү дә белмәде.

– Нинди Тукаев икән ул? – дип, Габдулла да кызыксынды һәм тиз генә ишегалдына, әлеге сорашып торучы кеше янына чыкты.

Ни күзе белән күрсен: аның алдында кыска муенлы, карсак кына юантык Әхмәдулла абзый үзе басып тора! Анысы нәрсә, Габдулла үзе тырпаеп торган чәчләре белән яланбаш көе Әхмәдулла абзыйсы алдында басып тора, һәм аңа инде кире әйләнеп мәдрәсәгә керүгә, кырпу бүрекне киеп алып, чалбарны куныч эченә тыгуга юл калмаган! Ул бер минутка каушап калды һәм башлап нәрсә әйтергә белми торды. Шуннан соң гына ул, абзыйсы янына килеп, ике кулын сузды һәм бу бик сәер чыкты. Бу очрашуның шаһиты булып тирә-якта карап торган шәкертләр бер-берсенә карап елмаештылар. Абзасы Габдулланың кыяфәтенә һәм кием-килбәтенә гаҗәпсенеп карап торды, ләкин үзенең гаҗәпсенүен нинди сүз белән аңлатырга белмәде, әйтте-салды:

– Хаҗәтханәгә дә комгансыз йөрисеңме?

– Комгансызмы? – дип кайтарып сорарга туры килде Габдуллага: җавап уйлап табар өчен, аңа бераз вакыт кирәк иде. – Юк, шәкертләр комган белән йөриләр…

Моны «Шәкертләр комган белән йөриләр, мин – шәкерт, мин дә комган белән йөрим» дип тә, шул ук вакыт «Мин йөрмим, шәкертләр йөриләр» дип тә аңларга мөмкин, һәм Әхмәди абзыйның моңа бәйләнергә хакы бар иде. Ләкин ул, моңа бәйләнеп тормастан, аның чәченә күз төшереп алды да:

– Чәчтараш белән дә дуслыгың юк, күрәсең, – дип куйды.

Габдулла моңа шәкертләр арасында аеруча таралган бер «фәтва» белән җавап бирде:

– Әбүгалисина энесе Әбелхарис белән ел ярым тау тишегендә гыйлем тәхсиль итеп ятканнар. Чәчләре җилкәләренә, сакаллары кендекләренә җиткән, тырнаклары җитеп, тәннәренә кисеп кергән. Рәсүлебез Мөхәммәднең чәчләре колак йомшагына кадәр төшеп торган.

– Шулайдыр инде, без кара халык күп нәрсәне белми торганбыздыр, – дип, чын күңеленнәнме, үпкәләү йөзеннәнме әйтеп куйды абзый кеше һәм, мәдрәсә ишеге янындагы аслы-өсле куелган таш өстенә утырып, кесәсен актара башлады.

«Тагын бер ун сум гына булса да тамызмас микәнни бу карун?» – дип уйлап куйды Габдулла. Аның инде абзасыннан күп итеп акча алып калу өмете беткән иде. Чынлап та, абзый кесәсеннән акча түгел, баш яулыгы зурлыгы кулъяулыгы чыгарып, маңгаен, муеннарын сөртергә тотынды. «Ну, чёрт с тобой! Тавык симерсә, йомырка салудан туктый, дип, синең турыда әйтәләр бит», – дип уйлап алды Габдулла һәм бу эшкә артык исе китмәде. Ул үзен кызыктырган икенче мәсьәләгә күчте.

– Сез ниндидер Тукаевны сорадыгыз түгелме? – диде ул. – Нинди Тукаев ул?

– Кем булсын, син… Синең фамилияң атаң ягыннан Тукаев була бит инде.

– Тукаев?

– «Мохтасар» тышына синең атаң Мөхәммәтгариф шулай язып калдырган. Без үз фамилиябезне шулай йөртәбез…

Габдулла үзенең шәҗәрәсе белән кызыксынды. Әхмәди абзый аны ерак бабаларга китеп белмәсә дә, белгән хәтлесен санап бирде:

– Синең атаң Мөхәммәтгариф, аның атасы Мөхәммәтгалим, аның атасы Шәмсетдин, аның атасы Туптулы, аның атасы Туккай…

– Туккай?

– Әйе, Туккай. Ягъни атасы туп-тулы – буш түгел, улы туккай – ачкай түгел. Элекке заманда исемнәрне шулай тулылыкка, туклыкка юрап кушканнар лабаса…

…Әхмәдулла абзый, чынлап та, Габдуллага бер тиен дә бирмәде.

– Ярминкәдә табышлар булса, кайтышлый кереп чыгармын әле, бәлкем, – дип китеп барды.

Ләкин Габдулла аның бу вәгъдәсенә әһәмият бирмәде. Аның игътибарын Әхмәдулладан ишеткән шәҗәрәсе биләп алды.

 

Шушы көннән алып, ул, «Мөхәммәтгарифов» дигән фамилияне ташлап, үзен «Тукаев» дип йөртә башлады.

4

Яңа дәвер кешесенең ничек киенергә, үзен ничек тотарга, нәрсә сөйләргә тиешлеген мөдәрриснең улы Кәбир әфәнде кайтып күрсәтеп бирде. Зур галим булып кайту теләге белән әтисенең акчасына Мисырга киткән, анда «Җамигел-әзһәр» мәдрәсәсендә дәрес тыңлаган Кәбир әфәнде шул ук вакыт Россиядә татарлар арасында нинди җилләр искәнне, яшьләрнең нинди фикерләр белән кабынып йөрүен иленнән килгән хатлар аша белеп, танышып торды. Мисырдан кайтып төшкәннең икенче көнендә үк ул мәдрәсәгә килде һәм буй-сыны, кием-килбәте, үзен тотуы, сөйләшүе белән шәкертләр һәм хәлфәләрнең исен китәрде. Ул буйга мәһабәт булып җиткән, үзенең туры сынын кысып тора торган карлыгач койрыклы фрак өстеннән яшелле-кызыллы буй-буй ефәк чапанны җилбәгәйгә җибәреп киеп алган, ялт итеп тора торган американ күннән тегелгән штиблет өстеннән кара постау чалбарны чыгарып салган, фрак астындагы ак жилет өстеннән алтын сәгать чылбырын ике якка аерып элеп куйган, елтырап тора торган чем-кара озын чәчләре өстенә тәбәнәк кырлы куе кызыл фәс утыртылган. Куе кара кашлар зур үткер күзләрне күләгәләп, ә кылычаеп торган озын һәм матур борын егетнең йөзенә матур горурлык биреп торалар…

– Йа Хода, бар икән безнең мөселманнардан да шундый мәһабәт кешеләр! – дип ахылдыйлар шәкертләр, хәлфәләр һәм, аңа карап, көнләү катыш горурланып куялар.

«Хәзрәтнең улы чәч җиткергән, штиблет кигән» дип яманлап карау юк! Бөтенесен аның мәһабәте баскан. Ул үзендә кыяфәт ягыннан да, кием ягыннан да, белем ягыннан да өстенлек сизә булырга кирәк: танышлар белән дә, яңа кешеләр белән дә бер үк төсле, исе китми һәм курыкмый сөйләшә, куллары белән иркен хәрәкәтләр ясап куя һәм сүз уңаенда туктап, кычкырып бер көлеп ала.

– Безнең «Җамигел-әзһәр» дә, – ди ул, Мисырда үзе укыган мәдрәсәнең исемен еш кына телгә алып, – безнең «Җамигел-әзһәр» дә тәфсир һәм аның шәрехләре генә өч ел укыла. Әлбәттә, Бохараи шәриф бу мәсьәләдә бик нык артта кала. Бу мәсьәләдә «Җамигел-әзһәр» не автомобиль итеп алсак, Бохараи шәрифне, әлбәттә, ябага тай итеп аңларга кирәк, ха-ха-ха!

Габдулла аны Мисырга киткәнче күреп калган, Кәбир әфәнде дә Габдулланы үзенең атасына китаплар, метрикалар күчерүче шәкерт итеп танып белә иде. Шуңа күрә Габдулла аның янына килеп күрешүне тиеш тапты, ләкин аның мәһабәтлегеннән каушап, үзенең ярлы шәкерт кыяфәтеннән оялып, нишләргә белми аптырап калды. Шунда аны Кәбир әфәнде үзенең үткер күзе белән күреп алды да:

– Ә, Габдулла дус! Ха-ха-ха! Безнең Җаекның «Җамигел-әзһәр» ен тәмамлыйсызмы инде, ха-ха-ха! – дип, кулын сузып, аның белән күреште.

«Кара, кыяфәтенә караганда, бер дә мөтәкәббир түгел, бик ачык егет икән», – дип уйлап алды Габдулла. Аның бу киң күңелле, иркен карашлы кеше белән сөйләшәсе, үзенең серләрен аның белән бүлешәсе килде.

Шул көнне кич күчерелгән китапның бер өлешен Габдулла мөдәррисләргә илтә китте һәм анда Кәбир әфәнде белән очрашты.

– Ә, Габдулла әфәнде, ха-ха-ха! Әйдәгез, әйдә, мин юкта мәдрәсәдә ниләр булды, хисап бирегез, ха-ха-ха! – дип каршы алды ул аны.

Габдулла аңа үзенең укытуларын, шуның белән бәйләнгән күңелсезлекләрне һәм шатлыкларны сөйләп бирде. Аннан соң Йосыфның Казаннан алган хаты турында, хат итеп түгел, үзе ишеткән хәл итеп, «Мөхәммәдия» дә театр уйналуны дәртләнеп сөйләп бирде.

Бу Кәбир әфәндене гаҗәпләндермәде. Ул моны күптән билгеле булган мәсьәлә итеп кабул итте һәм:

– Нигә, без дә уйныйбыз! Ха-ха-ха! Без дә спектакль әзерләп куябыз, – диде.

– Аннан соң ниндидер җилем басмада «Иттифак» дигән гәзит бастырып, мәдрәсәләргә таратканнар…

– Штож! Без дә чыгарабыз гәзит, ха-ха-ха! Без дә бастырабыз җилем басмада…

Габдулла, үзенең фикерләренең мондый җиңел һәм тиз эләктереп алынуын күреп, шатлыгыннан нишләргә белмәде. «Әйе, әйе, Кәбир әфәнде кебек егетләр барда, без дә Казаннан калышмабыз», – дип уйлап куйды ул. Бигрәк тә аңа Кәбир әфәнденең авыр мәсьәләләр алдында каушап калмавы, аларны һичсүзсез тормышка ашырырга әзер торуы ошады.

Озак та үтмәде, мәдрәсә стенасында Кәбир әфәнде белән Габдулла икәүләп язып элгән зур игъланны бөтен мәдрәсә җыйнаулап укыды. Анда болай дип язылган иде:

ИГЪЛАН

Озакламый Җаекның «Мотыйгия» мәдрәсәсе таләбәләре[86] тәшәббесе[87] илән

«МӘГАРИФ»

исемендә әдәби вә иҗтимагый җәридә[88] чыгарылачак. Шул җәридәгә хәзердән үк мәдрәсәбезнең мөхәррирләре, шагыйрьләре тарафыннан язылган мәкаләләр, шигырьләр, руман һәм театрга гаид әсәрләр кабул ителә. Аларны җәридәнең мөхәррире Әлхаҗелхәрәмәен мелла Кәбир Әлҗаикый Әләзһәригә вә яки җәридәнең сәркатибе Габдулла әфәнде Тукаевка тапшыру риҗа ителә[89].

Һәйәте тәхририя[90].

Ике-өч көн дә үтмәде, аның янына тагын бер игълан ябыштырылды. Анда:

Тиздән «Мотыйгия» таләбәләре тарафыннан гаять зур программа илән

ГЫЙЛЬМИ МӘҖЛЕС

уздырылачак. Милли җырлар һәм нотыклар белән катнашырга теләге улан кешеләр «Мәгариф» һәйәте тәхририясенә белдерсеннәр

дип язылган иде.

5

Һәм, чынлап та, Кәбир әфәнде бирелеп, җиң сызганып эшкә тотынды. Бу мәдрәсәдә мөдәррис атасының ярдәмчесе булып, аның шәкертләрен укытырга алынуына карамастан, шәкертләрнең яңалыкка булган омтылышларын яклаучы һәм үзе шул омтылышта катнашучы булып китте. «Мәгариф» газетасын төн йокламый язып утырган Габдулла белән бергә ул да язышты, мәкалә һәм шигырь араларына чәчәкләр, төрле бизәкләр төшерде һәм аларны Габдуллага күрсәтеп мактанды:

– Билләһи, шәп була бу, Габдулла дус, иеме? Казандагы гәзитне ничек дидең әле, «Иттифак» дидеңме? «Иттифак» ның борынына чиртә бу, ха-ха-ха!

Габдулла аңа сак кына каршы төште:

– Тышкы күренеше белән, бәлки, чиртер дә. Әмма эчке ягы, мөндәриҗәсе[91] белән эшләр сыек булмасмы?

– Мөндәриҗәсе белән дә безнеке шәп булыр! Менә бу сезнең Крыловтан икътибас иткән[92] мәсәлләр татар галәмендә беренче әле, Габдулла дус! Ә Ярулла Морадиның хикәясе! Ә минем «Мисырга сәяхәт, яки «Җамигел-әзһәр» кичәләре»? Ха-ха-ха! Әлбәттә, анда синең йөгерек каләм күп ярдәм итте. Синдә үткер каләм куәсе бар, әфәндем! Әйе, әйе… Сиңа руман язарга кирәк, һәм без киләсе номердан милли руман бирә башлыйбыз!

– Нинди милли руман?

– Мәхәббәт турында!

– Аны кем яза?

– Аны менә синең белән мин язам.

– Әфәндем, руман язар өчен, мәүзуг кирәк бит, аны каян аласың?

– Мин бирәм, иеме? Минем башта ун руманга җитәрлек мәүзуг. Но минем каләм синекенә караганда бераз… ягъни мин яза беләм, ләкин…

Һәм «Мәгариф» нең беренче номеры, язылып, стенага кадакланды. Дөрес, бу әле Казанның «Иттифак» ы кебек мәдрәсәләргә ислах таләп итеп чыкмый, бары гыйлемнең кирәклеге турында гомуми сүзләр генә яза иде. Ләкин аны шәкертләр өелешеп укыдылар һәм бик күңелле яңалык итеп кабул иттеләр. Бу яңалык белән хәтта хәлфәләр арасында да кызыксынучылар булды. Гомәр хәлфә алдагы номерга, газетаны котлап, мәкалә язып бирде һәм мәкаләсен «Афәрин безнең мәгариф юлында фидакярләрчә хезмәт күрсәтүче гайрәтле яшь каһарманнарыбызга!» дип төгәлләде.

Аннан соң шәкертләр Кәбир әфәнде кул астында гыйльми мәҗлескә әзерләнә башладылар. Зур бүлмәгә, тәбәнәк өстәлләрдән җыйнап биеклек ясадылар һәм аның алдына озын чаршау кордылар. «Мотыйгия» нең үз шәкертләре һәм «Гайния», «Рәкыйбия» мәдрәсәләреннән килгән кайбер кунак шәкертләр белән бүлмә шыгрым тулгач, Кәбир әфәнде мәҗлесне ачты. Берничә сүз белән мәҗлеснең теләген аңлатканнан соң, ул сәхнәнең уртасына намазлык җәеп утырды да, Мисыр мәкаме белән яңгыратып, Коръән укып җибәрде. Коръәнне укып бетерү белән сикереп торды да җыелганнарга мөрәҗәгать итте:

– Ягез, җәмәгать! Инде һәркем, шушы мөнбәргә менеп, үзенең йөрәгендә кайнаган фикерләрне әйтсен. Нотык сөйлим дигән кеше нотык сөйләсен, шигырь әйтим дигән кеше шигырь әйтсен, милләтебезне тәрәккый иттерү йөзеннән без бүген бөтен мөмкинлекләргә киң мәйдан ачтык…

Кәбир әфәнде артыннан сәхнәгә Ярулла Морадов менде һәм: «Безгә үзебезнең әдәбиятыбызны тудырырга кирәк; башка милләтләрдәге кебек, бездә дә үз мөхәррирләребезне, үз шагыйрьләребезне булдырырга вакыт», – дип, бик дулкынланып, нотык сөйләп төште. Аннан соң Кәбир әфәнде тарафыннан әзерләнгән ике шәкерт чыгып бастылар һәм Кәбир әфәнденең кулы белән ясаган ишарәсеннән соң мөнәҗәт көенә җырлап алып киттеләр:

 
Инсан улан өстенә тау
Төшсә дә хәүф итмәсен,
Батыйнан хәүф итсә дә ул,
Заһиран белгертмәсен…
 

Алар җырлап беткәч, Гомәр хәлфә һәм Ярулла Моради кебек берничә кабынып китүчән кеше: «Яшәгез! Күп яшәгез!» – дип кычкырдылар. Аннан соң казах шәкертләреннән Иргали белән Сөннәт кари, бер-бер артлы чыгып, казахча үләңнәр[93] әйттеләр. Тыңлаучылар аларны да бик яратып алкышладылар.

Ул арада чаршауның уң ягында өзек-өзек кенә җәһәт тавышлар ишетелде:

– Укы, укы!

– Юк, укымыйм…

– Ялындырма инде, Габдулла әфәнде!

– Ялындырмыйм да, укымыйм да.

– Нигә укымыйсың?

– Кеше көлдереп… Чын шигырь булса икән…

– Мортаза байдан курка ул.

– Минме? – диде Габдулла, – куркаммы?

– Курыкмасаң укы, – диде, аңа якынаеп һәм батырлык бирергә тырышып, Йосыф.

– Укыйм! – диде Габдулла.

Һәм кыстаучылар исләренә дә килеп өлгермәделәр. Габдулла биеклеккә чыгып басты да, кулындагы кәгазьгә күз төшереп алганнан соң, кычкырып укып китте. Бу – мәдрәсәне төзәттерүдә, аны җиһазландыруда күп хезмәт күрсәткән Хәмидулла абыйга багышланган, аны күкләргә күтәргән мәдхия шигыре иде. Ләкин шәкертләрнең аны укырга кыстаулары аның Хәмидулла абзыйга багышланган юллары өчен түгел, Мортаза байга килеп бәрелгән сүзләре өчен иде. Ул сүзләр тыңлаучыларда аеруча җанлылык тудырды, хәтта Йосыфның башлавы белән тыңлаучылар «Мотыйгия» дә беренче тапкыр укуны бүлеп кул чаптылар. Алкышларга сәбәп булган юллар менә болар иде:

 
Моннан әүвәл барча искеләр иде,
Халь тел илә мәдрәсә сөйләр иде,
Дияр иде: – Сез мине ник бакмыйсыз,
Ник карамыйсыз да ник чистартмыйсыз?
Аглар иде: – Банием үлдеме, – диеп, –
Яисә шартладымы, бөлдеме, – диеп.
Дияр иде: – Мортаза бай, Мортаза бай,
Син нигә бигрәк саран булдың болай?
Нигә алдың син мине, карамагач,
Үз малың үз файдаңа ярамагач?
Мортаза бай, син төзәтмәссең бугай;
Мин телимен Алладан икенче бай.
 

Иң көчле нәрсә – вакытында куелган нокта, диләр. Бу бик дөрес. Мәҗлес шушы күтәренкелек ноктасында бетәргә һәм кешеләр кичәдән алган шатлыклы тойгы белән таралышырга тиешләр иде. Ләкин көтелмәгәндә Кәбир әфәнде чыгып, игълан итте:

 

– Әфәнделәр, инде хәзер милли көрәш ачабыз, кем кемне җиңә?

Башта моны аңламый тордылар. Аңлаганнары:

– Ул нигә кирәк инде? – дип сорадылар.

Кәбир әфәнде, яңадан сүз алып, болай диде:

– Әфәнделәр! Монда милли көрәш ачуның нигә кирәге бар, диделәр. Мин моңа кушылмыйм. Мәдәни алга киткән милләтләрдә әдәбият, театр булганы кебек, спорт һәм цирк кебек сәнгатьләр дә бар. Ул бездә дә булырга тиеш һәм аның бернинди дә гөнаһысы юк. Рәсүлебез гарәпләр арасында мондый һөнәрләргә бик зур юл куйган.

Кәбир әфәнде көрәшчеләрне дә алдан әзерләп куйган икән, ике шәкерт, сөлгеләр тотып, сәхнәгә чыкты һәм көрәшергә тотынды. Ләкин урынның тарлыгы һәм өстәл аякларының зәгыйфьлеге бу тамашаны кызыксынып карарга мөмкинлек бирмәде. Көрәшчеләрнең берсе икенчесен күтәреп җиргә салуы белән, алар астындагы өстәл шытырдап җимерелде һәм көрәшчеләр икесе дә тамашачылар күз алдында каядыр аска төшеп киттеләр. Залда бик каты көлеш күтәрелде. Кәбир әфәнде чаршауны тартырга кушты, һәм шуның белән кичә тәмам булды.

Габдулла халыкка ошамас дип куркып кына чыгып сөйләгән шигыренең көтелмәгән уңышы белән дәртләнеп, канатланып китте һәм, йокларга теләмичә, Йосыф белән урамга чыкты.

Йосыф аңардан:

– Габдулла, син бу Кәбир әфәнде турында ни уйлыйсың? Минемчә, ул бераз, ничек дип әйтим…

Габдулланың бүген берәүгә дә ачуланасы килмәде, шуңа күрә ул Кәбир әфәндене яклый төште:

– Минемчә, Кәбир әфәнде бик энергичный егет. Дөрес, ул бөтен нәрсәгә берьюлы тотына, бөтен нәрсәне берьюлы эшләп ташларга тели, ләкин бу аның көче күплекне, аның ташып торуын күрсәтә. Һәрхәлдә, моның безгә файдадан башка бернәрсәсе дә юк, – диде.

85Зиярәт итү – хәл белү, күрешү.
86Таләбәләр – шәкертләр.
87Тәшәббес – башлау, инициатива.
88Җәридә – газета.
89Риҗа итү – үтенү.
90Һәйәте тәхририя – редколлегия.
91Мөндәриҗә – эчтәлек.
92Икътибас итү – файдалану; цитата китерү.
93Үләң – җыр.