Za darmo

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Tekst
0
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa
10

Үзенең уйлап табу идеяләрен уртаклашучыны очраттымы, әллә, чынлап та, гыйлем ияләренә булган мәхәббәт көчле идеме, Мирхәйдәр абзый Габдулла белән берьюлы дуслашып китте. Ул аны ай-ваена куймый чәй эчәргә кыстап калдырды һәм үзенең уйлап тапкан яки табарга тырышкан әйберләрен сөйләп бирде. Аның үзе турындагы хикәясе, Габдулла берни әйтмәсә дә, һәрвакыт: «Әле син аны әйтәсең, менә мин сиңа күрсәтим әле», – дип, әле чормага менеп төшү, әле базга төшеп менүләр белән бүленә барды. Габдулланың алды әллә нинди аңлаешсыз гаҗәп корылышлы тартмалар, серле котыйчыклар белән тулды. Аларның кайсы кер юа торган аппарат, кайсы тәүлегенә ун күсе тота торган тәпе, кайсы берьюлы биш каеш телә торган ишле пычак һәм башкалар булып чыктылар.

Аннан соң Мирхәйдәр абзый, бик зур сер итеп, Габдуллага иске чүпрәкләргә төрелгән бер әйберне мич башыннан алып төшеп күрсәтте. Бу ул үзе ясаган ике көпшәле ау мылтыгы иде.

Ул, бәлки, Габдулланы караңгыга кадәр тоткан булыр иде, тик Габдулла аңа үзенең әле тагын берничә урынга барасын, бу әйберләр белән бик кызыксынуын һәм, әгәр мөмкин булса, тагын бер тапкыр килеп чыгарга теләге барлыгын әйткәч, аны тотмады.

– Ишегалдында байның эте бар, тешли күрмәсен, – дип, Мирхәйдәр абзый Габдулланы үзе озата чыкты һәм капкадан чыккач та әле чатка хәтле озата барды. Аерылганда, ул: – Син курыкма, хәлфә! Безнең урамда яши торган шәкертләреңнең һәммәсен без сиңа Рәүф белән икәүләп җыеп китерербез. Беркая да китмәсләр, нибучь! – диде һәм Габдулланы үзенә яңадан чакырып калды.

Габдулла үзе дә Мирхәйдәр абзыйдан бик канәгать булып аерылды. Аның белән сөйләшү буенча, ул инде бу урамдагы балалар янына кереп тормастан, Форштат урамына таба юнәлде. Ул тагын биш-алты йортта булды. Төрле йортта аны төрлечә кабул иттеләр.

– Шул синмени ул гәзитчә укыта торган хәлфә? – дип каршы алдылар аны бер өйдә. – Гәзиттә шулай дип басканнар бит югыйсә!.. Әрхәрәйләр безне чукындыра алмагач, инде сезне, тар балакларны җибәрделәрмени безне чукындырырга?

Габдулла аңа бер сүз дә төшендерә алмады, фанатик кызганнан-кыза барды. Эш таякка барып җиткән иде инде, әле дә ярый Габдулла тиз генә чыгып китеп өлгерде.

Ә бер өйдә аның үзенә «дәрес» бирергә керештеләр. Зур гәүдәле, калын тавышлы карт кына юан хатын, кулындагы дисбесен бармаклары белән аралаштыра-аралаштыра сөйләп китте:

– Син, хәлфә, җирне карбыз кебек була ул, дип сөйләгәнсең икән, әстәгъфирулла тәүбә! Каян алып әйттең ул тузга язмаган сүзне? Җиребез Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән үгез мөгезендә утыра, үгез балык мыегында басып тора! Китапта шулай язган, ата-бабадан риваять булып калган бу, беләсең килсә!..

Көләргә дә, еларга да мөмкин иде бу хәлләргә! Шундый чор иде.

Ләкин, бәхеткә каршы, бу гомуми хәл түгел иде инде. Семьяларның бик күбесе яңача укырга да, русча укырга да каршы түгелләр, ләкин аларны мәктәпкә йөртүдән тормышның авырлыгы туктатып, тыеп тора иде. Бер өйдә Габдулла укучының анасы авырып ятканны күрде. Авыр, бик авыр иде бу семьяның хәле. Ире күптән үлгән, хезмәт итә торган олы улын ни өчендер төрмәгә утыртканнар, хәзер өйдә бердәнбер сәламәт ир кеше булып шушы малай калган. Габдулла, әлбәттә, бу ярлылык һәм мохтаҗлык белән бәхәскә кермәде, хатынга тизрәк терелүен теләп чыгып китте…

Кайтышлый, ул үзенең учителенә керде. Бу аңа хәзер бик, бик кирәк иде.

– Өч кеше килер синең сыйныфка, ләкин син чигенмә, – диде, киңәш итеп, карт педагог. – Эшеңне дөрес башлагансың! Курыкмый дәвам иттер!

Ул Габдуллага Оренбургтан инде басылып кайткан үзенең «Төрки теле» дигән китабын бирде һәм аның белән ничек укытырга кирәклекне кыскача гына сөйләп чыкты. Аннан соң Габдулланың соравы буенча ул аңа иске кара тактаны бирергә һәм, кирәк булганда, ярымшарлар картасын биреп торырга вәгъдә итте…

Учителеннән чыгып мәдрәсәгә кайтканда, Габдулла кызык бернәрсә сизде. Учителенә ул арып, йончылып килеп кергән иде, ә хәзер җиңеләеп калды. Хәлфәсенең «эшеңне дөрес башлагансың» дигән сүзе аны бөтенләй канатландырды. Ул юл буе шуны гына уйлап кайтты.

Икенче көнне сыйныфка биш бала килде. Габдулла күңелен төшермәде. «Өч кеше килер синең сыйныфка, ләкин син чигенмә! Эшеңне дөрес башлагансың…» Бу сүзләр аның колагында һаман чыңлап торалар иде әле.

– Башка килүче булмас, хәлфә абзый! Укыйбызмы, әллә таралышабызмы? – дип куелган сорауга Габдулла:

– Укыйбыз, малайлар! – дип, үз иптәшләренә эндәшкән кебек эндәшүен сизми дә калды. Шулай ук үз кордашлары тарафыннан гына әйтелә торган бу эндәш малайларга шундук барып җитте. Бу беркөнге «әфәнделәр» түгел иде инде.

Малайлар, урыннарына утырып, китапларын тартып чыгардылар.

– Беләсезме, нәрсә? – диде Габдулла, ниндидер сер әйтергә җыенган кебек, һәм сыйныфта элек-электән яшәп килгән сәндерәләргә һәм шүрлекләргә күз йөртеп чыкты.

– Нәрсә, нәрсә ул, хәлфә абзый? – дип сорадылар кызыксынып балалар.

– Юк! – диде, нидер уйлап алып, Габдулла. – Анысын мин сезгә әйтми торам әле. Аның өчен биш кенә кеше аз. Менә бераз җыела төшик… Ә хәзер әйдәгез минем белән!..

Укучыларын ияртеп, ул Әхмәтша учитель школасына китте, һәм алар аннан кара такта белән җәгърафия харитасы (география картасын ул вакыт шулай атыйлар иде) алып кайттылар. Мәдрәсә укучылары бүген гомерләрендә беренче кат тактага чыгып, аңа акбур белән яздылар. Беренче кат алар төрле буяулар белән буялган, ниндидер серле сызыклар сызылган, нокталар төртелгән ярымшарлар картасын күрделәр һәм аның нәрсә икәнен аңладылар. Бу дәресне уздыруда Габдуллага, школада алган белеменнән тыш, Каюм Насыйриның «Җәгърафияи кәбир» («Зур география») дигән китабы ярдәм итте. Укучылар дәресне кызыксынып тыңладылар. Аннан сораулар булды. Башта алар бик беркатлы сораулар иде:

– Урал суы өстән аска агып менә. Анысын белдек. Ә менә бу су ничек астан өскә агып менә? Су өскә таба агамыни?

– Урал суы булгач, аның янында безнең мәдрәсә булырга тиеш бит, кайда ул?

– Бу сары белән буяганы сары туфрак, кызыл белән буяганы кызыл туфрак буламы инде?

– Җирнең орчыгы бар, дидең бит, хәлфә абзый. Ул нинди орчык, тимерме, агачмы?

Кайсысы, чынлап та, беркатлы, ләкин кайсысы шаяртып бирелгән бу сорауларның барысына да Габдулла бик канәгатьләнеп җавап бирде. Чөнки бүген шаяртып бирелгән сораулар да өченче көнге кебек мыскыл итеп бирелгән сораулар түгел, күңел күтәренкелегеннән бирелгән дусларча сораулар иде.

Икенче көнне сыйныфта сигез бала, өченче көнне берьюлы унбиш бала булды.

– Габдулла абый, җыелып алгач, нидер эшлибез, дигән идең, – дип кызыксынды малайларның берсе, онытмаган, хәтеренә салып йөргән икән!

– Ие, менә хәзер аны эшләргә була! – диде Габдулла, дәртләнеп, һәм беркөнге шикелле сәндерәләргә һәм шүрлекләргә күз йөртеп чыкты.

Малайлар аның күзләренең ничектер комарланып елтыравын сизеп алдылар.

– Беләсезме, нәрсә? – дип сүз башлады Габдулла. – Без яңача укый башладык. Ә укый торган сыйныфыбыз һаман иске. Нигә кирәк безгә менә бу сәндерәләр? Нигә кирәк безгә менә бу шүрлекләр, чолгау киптерә торган аркылы колгалар? Нигә кирәк безгә кандала һәм борча оялары?

– Алып ташлыйбыз, Габдулла абый!

– Җимереп ыргытабыз, хәлфә абзый!

– Алып керегез өйалдыннан балта белән лом! – дип боерык бирде Габдулла.

Малайлар җәһәт кенә балта белән лом алып керделәр.

– Әйдә! – дип, команда бирде Габдулла һәм малайлар белән бергә үзе дә сәндерәләргә һөҗүмгә ташланды.

Бер минут эчендә сыйныф каерылган такталарның шыгырдавы һәм шакылдавы, кадакларның чытырдап суырылу тавышы белән тулды. Бүлмәдә тузан күтәрелде. Габдулла үзе почмактагы иң нык беркетелгән сәндерәгә тотынып, тешләрен шыгырдатып кыскан хәлдә, аны каерырга тотынды. Тактаны беркеткән кадаклар чыгыр-чыгыр килеп суырыла башладылар. Аның саен Габдулла үчегеп каерды һәм, тешләрен кысып:

– Әһә! Суырабызмы тешләреңне! Әле син бирешергә теләмисеңмени? Тукта, бирешерсең! – дип сөйләнде. Әйтерсең бу сәндерәләр түгел, ә гомумән, искелек, консерватизм үзе һәм бу чыгырдап суырылучы кадаклар түгел, бәлки искелекнең черегән һәм какшаган тешләре! Аеруча бер ләззәт бар иде бу вату, җимерү, суыруда!

Сәндерә, шүрлек һәм колгаларны җимереп, идәнгә өеп ташлаганнан соң, эшнең икенче өлеше башланды. Малайлар агач һәм такталарны тышка чыгарырга, идәнне себерергә, стеналардагы үрмәкүч ояларын сыпырып төшерергә тотындылар. Габдуллага боерып торасы да калмады, балалар бөтенесен үзләре белеп, үзләре кирәк табып эшләделәр һәм бу эштә үзләрен сыйныфның тулы хуҗасы итеп тойдылар.

Ул арада ашыгып, аһ-ваһ итеп, сыйныфка Хәмидулла абзый килеп керде һәм, гайрәтләнеп:

– Бу ни эш? Шәкертләр, Габдулла әфәнде, бу ни хәл?! – дип сорады.

– Бумы? Бу искелекнең тәхетләрен тар-мар итү! – дип, шатлыклы елмаю белән җавап кайтарды Габдулла.

Бу елмаю гайрәтләнеп кергән Хәмидулла абзыйны бөтенләй тугарып ташлады. Ул, берьюлы йомшап:

– Мөдәррискә ни дип җавап бирербез? – диде.

– Җавабын үзем бирермен, сез хафаланмагыз, әфәндем! – диде Габдулла.

Бүлмәнең иркенәеп һәм яктырып калуын күргән Хәмидулла абзый үзе дә бу эшне дөрес тапты, ләкин берьюлы тынычлана алмады:

– Ярый ла, нәтиҗәсез генә, шау-шусыз гына үтеп китсә! – диде ул.

Габдулла шундук төшенеп алды: «Ярый ла бу мәдрәсәнең хуҗасы Мортаза байга барып җитмәсә!» – дигән сүз иде.

– Шау-шусыз гына узгач, үзгәреш тә булмый ул, әфәндем! – дип җорланды Габдулла. Юк, ул үзе дә моның шау-шусыз бетмәячәген сизенә һәм борчыла, ләкин җимерү дәрте һәм яңалык өчен көрәш шатлыгы аның борчылуыннан көчлерәк иде.

11

Шау-шу, чынлап та, булды. Бу вакыйгадан соң ике көн узгач, сыйныфка дәрес вакытында мөдәррис белән бергә Мортаза бай килеп керде. Куркуыннан шәүлә булып калган бичара Хәмидулла абзый да аларга ияргән иде.

Мортаза бай калын җилкәсенә нык утыртылган башын бормый гына, күзен каш астыннан гына йөртеп, сыйныфны күзәтеп чыкты да, Габдуллага карап түгел, мөдәррискә карап:

– Шулай итик инде, алайса, без салдыра торыйк мәдрәсәне, сезнең хәлфәләрегез аны җимерә торсын! Алга китәрбез без шулай булгач! Милләтебез бик тәрәккый итәр! – диде.

 

Мөдәррис үзе бу сәндерәләрнең кирәксезлеген күптән сизсә дә, аларны алып ташлатыр өчен, бай белән киңәш итүнең уңаен таба алмый йөрде. Сәндерәләрнең алынып ташлануы өчен, ул үзе генә Габдуллага бер сүз дә әйтмәс иде бәлки, ләкин Мортаза байның шелтәсе аны:

– Мәслихәт кылышып эшләргә кирәк иде, әфәндем! – дип, Габдуллага кисәтү ясарга мәҗбүр итте.

Габдулла алдында бер сүз әйтмәсә дә, мәдрәсәдән чыккач, Мортаза бай мөдәрриснең колагына салды:

– Миңа ошамый сезнең бу шәкертегез. Бик үзбелдекле булып кылана. Ирек куйсаң, ул, Алла сакласын, әллә ниләргә барып җитәр. Мин үзем яңалыкка каршы түгел, үзегез беләсез. Әмма килеп, киңәш ит, сора! Ә бу нәрсә? Бунт?

Ул йонтач калын кашларын бер-берсенә кушып ачуланыпмы, уйланыпмы торды-торды да мөдәррискә әйтте:

– Ышанычлырак бер-ике шәкертне сайлап, бүген минем янга җибәрегез әле!..

…Һәм икенче көнне мәдрәсәдә олы шәкертләр арасында ниндидер ыгы-зыгы башланды. Алар яши торган зур почмак бүлмә ишеге һәм стенасы аша кызу-кызу сөйләшкән тавышлар ишетелде:

– Кара такталары-ниләре белән бергә чыгарып ыргытырга кирәк!

– Бу урыс зимназиясе[81] түгел! Бу – дини мәдрәсә!

Шунысы гаҗәп: бу тавышлар бары олы шәкертләр бүлмәсендә генә барды һәм шуннан читкә чыкмады. Габдулла һәм иптәшләре торган урта бүлмәдән узганда, бу шәкертләр, нигәдер үпкәләгән сыман, авызларына су капкандай, бер сүз дәшмәделәр.

Хәлне аңлап алган шадра Йосыф Габдуллага күз кысты һәм:

– Күрдеңме? Йодрыкларын кесәләренә тыгып узалар, – дип көлде.

Һәм, чынлап та, Фәттахларның Габдуллага каршы чыгулары стена аркылы шаулаудан һәм йодрыкны кесәгә тыгып йөрүдән ары узмады. Бердән, алар үзләренең азчылык булуларын сизделәр, икенчедән, Габдулланың теленнән курыктылар.

Габдулла һәм аның иптәшләре бу каршылыкның кем тарафыннан оештырылуын сизеп алу белән бигрәк тә үчектеләр. Алар бу шәкертләргә карата:

– Байгура шымчылары!

– Көзге чебеннәр!

– Пишкадәм җөбеннәр[82]! – дигән кушаматлар тактылар.

Эш кушамат белән генә дә чикләнмәде. Алар үзләренең торыш-йөрешләрен юри тегеләргә каршы куйдылар. Бу иң элек бәдрәфкә комгансыз йөрүдән башланды. Ә шау-шу көнне кич белән мәдрәсә капкасы төбендә шадра Йосыфның берәүдән дә яшерми тәмәке тартып торуын күрделәр. Габдулла, мәдрәсә эчендә үзенең түбәтәен салып, яланбаш йөри башлады. Һәм чалбар балагын читек эченнән чыгарып, читек өстеннән салындырып куйды. Аңа тагын берничә шәкерт ияреп, яланбаш йөри башладылар һәм балакларын чыгарып салдылар.

Ләкин бу иреккә сусау, иреккә ашкынуны ялгыш аңлаулар да булды. Беркөн төнлә белән Вафа лаякыл исереп кайтты һәм мәдрәсә буйлап сүгенеп йөрде. Аннан ул, идән уртасына егылып, шунда төн буе ыңгырашып, косып, авырып чыкты.

– Егор хәлфәдән дәрес алып кайткан бу! – дип көлештеләр үзара шәкертләр.

«Егор хәлфә» дигәннәре Собор урамында эчемлекләр сата торган Егор дигән кешенең кибете булып, аннан мәдрәсәнең олырак шәкертләре һәм яшьрәк хәлфәләр шешә белән яшереп кенә сыра алып кайталар һәм яшереп кенә эчкәлиләр иде.

Сыйныфның бөтенесе җыелып, укулар тәмам эзгә төшкән, балалар моңарчы күрелмәгән бер дәрт белән бирелеп укый гына башлаганнар иде. Иң кызу дәрес вакытында беркөнне сыйныфка тыны-өне бетеп, агарынып, тагын Хәмидулла абзый килеп керде. Габдулла да, балалар да аптырап калдылар.

– Габдулла әфәнде, мәдрәсәне яптырасыз бит! Коточкыч эш эшләгәнсез бит! – дип ярсынды Хәмидулла абзый.

– Ни булды, әфәндем? – дип сорады Габдулла.

Җайланып килә торган эш белән канатланган укытучыны кинәт шикләнү, курку чолгап алды: «Әллә тагын җимереләме минем эш?!»

– Мине полицмейстер чакыртып алды, – дип дәвам итте Хәмидулла абзый, – мин әле генә шуннан киләм. Бик яман кисәтү ясадылар. Нигә кирәк иде сезгә, нигә кирәк иде балаларны налог белән куркытып җыярга?

– Нинди налог, әфәндем?! Мин берни төшенмим…

– Сез балаларны: «Әгәр дә укырга йөрмәсәгез, сезнең аталарыгызга налог салына», – дип куркытып җыйгансыз бит!

– Минем тарафтан андый эшнең булганы юк, әфәндем! Бу ниндидер аңлашылмау, – диде Габдулла һәм, балаларга әйләнеп, аларга мөрәҗәгать итте: – Балалар! Менә әйтегез торып! Кайсыгызны мин, налог түләттерәм, дип куркытып чакырдым?

Сыйныфны тынлык басты. Арттагы эскәмиядән бер бала, торып:

– Безне шулай дип кисәттеләр, – диде.

Габдулла гаҗәпләнеп балага карады. Бу – май заводында эшләүче кешенең улы Мөкәррәм иде.

– Минме сезне шулай кисәттем? – дип сорады Габдулла.

– Юк, Рәүфнең атасы, Мирхәйдәр абзый…

Мәсьәлә ачыла башлады.

– Тагын кемне шулай кисәттеләр? – дип сорады Габдулла.

Тагын шундый бер бала табылды. Калганнар һәммәсе бернинди кисәтүсез, үз ирекләре белән килгәнлекләрен әйттеләр. Тикшерә торгач, бар да билгеле булды.

Мирхәйдәр абзый, чынлап та, Габдулла алдында чын күңеленнән үз вәгъдәсендә торган. Ул үзенең улы Рәүф белән унлап семьяда булып, аларның балаларын мәктәпкә өндәгән. Әмма шулар арасында ике семья артык дәрәҗәдә фанатик һәм тискәре семьялар булып чыккан. Менә шунда Мирхәйдәр абзыйның ачуы килеп, ул «налог түләтәләр» дигән хәйлә кулланырга мәҗбүр булган. Монда, һичшиксез, аның өндәүчелек сәләтенә караганда уйлап табучылык сәләте өстенлек алган!..

Габдулла Хәмидулла абзый алдында әлеге куркытып китерелгән ике балага мөрәҗәгать итеп әйтте:

– Балалар, сезне бирегә «налог түләтәбез» дип куркытып китергәннәр икән, бу дөрес эш түгел. Бернинди налог түләтү юк. Укысагыз да, укымасагыз да сезнең үз ихтыярыгыз! Китапларыгызны җыегыз да, хәзер үк торып, өегезгә юнәлегез һәм моны ата-аналарыгызга кайтып әйтегез!

Берсе дә урыныннан кузгалмады.

– Ягез, сыйныф сезне көтеп тора алмый, безгә дәресне дәвам иттерергә кирәк! – дип, Габдулла яңадан теге ике малайга дәште.

Шулвакыт малайларның кайсыныңдыр борыны бушап китте, ул аны бер-ике рәт тартып алды да лышкылдап елап җибәрде. Бу мәсьәләгә бөтенләй икенче төс кертте. Малайлар икесе дә яшь аркылы:

– Безне берәү дә куркытмады. Без үзебез килдек. Инде нигә куасыз безне мәктәптән? – дип, сөрән салдылар.

Габдуллага балаларны тынычландырырга һәм, аларны кире утыртып, дәресне дәвам иттерергә туры килде.

Аннан соң Гомәр хәлфә хаҗдан кайтып керде. Балалар Габдуллага һәм аның укытуына шулхәтле күнегеп, ияләшеп алганнар иде, Гомәр хәлфәнең кайтып төшүе алар өчен көтелмәгән күңелсез хәлгә әверелеп китте. Гомәр хәлфә моны төшенеп алды һәм, Габдулла башлап җибәргән яңача укуны үзгәрешсез дәвам иттерергә вәгъдә итеп, сыйныфны тынычландырды. Габдулла үзе дә балаларга ияләшеп өлгергән иде. Ул да алар белән элемтәне өзмәскә вәгъдә итте.

Алтынчы бүлек

1

Ул арада Фәттах Уел ягына ниндидер бер башкорт авылына мулла булып китте. Моның өчен аңа бик күп көч куярга, бик зур сәләтлек күрсәтергә туры килде.

Бервакыт Җаекта мәдрәсәләр арасында хәбәр таралды: Уел ягында ниндидер бер бай гына авылның мулласы үлгән икән дә аның мужиклары Җаекка мулла алып китәргә килгәннәр икән. Дөресме, түгелме бу – тикшерелеп тә өлгермәде, хәбәр Җаекның өч мәдрәсәсен дә хәрәкәткә китерде. «Мотыйгия» дә, «Рәкыйбия» дә, «Гайния» дә үзләренең күзәтчеләрен һәм өндәүчеләрен шыпырт кына мәйданга чыгардылар. Хәбәр, чынлап та, дөрес булып чыкты, һәм мулла эзләүче мужикларны «аулау» башланды. Мужиклар иң әүвәле һәр мәдрәсәнең мөдәррисләре белән әңгәмәдә булдылар һәм ни өчендер «Мотыйгия» нең мөдәррисе аларның күңеленә ята төште. Ул аларга үз мәдрәсәсенең олы шәкертләреннән Фәттахны тәкъдим итте. Эш Фәттах шәкертнең үзен кереп күрүгә терәлеп калды.

Фәттахның ишләре аның уңышын шактый көнләп каршы алдылар. Ләкин шулай да алар үз мәдрәсәләренең патриотлары икәнлекләрен күрсәттеләр. Мужиклар килер көнне олы шәкертләр яшәгән дәрес бүлмәсе, ниндидер кунак көткән кебек, тантаналы төс алды. Мич алдына эленгән чолгаулар яшерелде. Керле мендәрләр өсте чигелгән намазлыклар белән капланды, шәкертләрнең тәбәнәк өстәлләренә мәдрәсәнең бөтен бүлмәләреннән җыйналып алынган китаплар өелде. Шәкертләр чапаннарын киеп алдылар һәм чалмаларын «мысырча» кыйгачлап урадылар. Фәттах үзе чапанның иң яшелен киеп алды, чалманы мөмкин хәтле күпертеп урады да, аның юри озын итеп калдырылган койрыгын арттан алып, җилкә аша алга чыгарып куйды. Дус шәкерте Вафа аның күзләренә сөрмә тартты, мыек белән сакалларына һәм түшенә гатырша мае сөртте.

– Әмҗәкүн! – дип кычкырды ишектән агайларның килүен кисәтер өчен махсус куелган шәкерт. Бу «мужиклар» дигән сүзнең шәкертләр телендә мыскыллап әйтелә торган рәвеше иде.

Шунда ук Фәттах түргә аслы-өсле өелгән мендәрләр өстенә барып утырды һәм «Мишкать» нең[83] иң зур кулда калын итеп басылган китабын тезләренә ачып салды. Чалма, чапан кигән башка шәкертләр, шундый ук олы китапларны ачып, аның алдына киезгә тезләнделәр. Ишектән түгәрәк кызыл төймәле туннар кигән өч мужик белән Хәмидулла абзый килеп керде.

– Әссәламегаләйкем! – дип сәлам бирде мужикларның берсе, һәр хәрефне җиренә җиткереп, тавышны борынгарак җибәреп һәм сузып.

Булачак мулла сәламне кайтарды:

– Вәгаләйкемәссәля-я-о-ум!

Хәмидулла абзый шәкертләргә дәресне дәвам иттерергә кушты, үзе, мужикларга ишеккә табарак бер сандык өстеннән утырырга урын күрсәтеп, алар белән шыпырт кына нидер сөйләшергә тотынды.

Үзен кыз күзәтүче кияү кебек күзәтергә килгән мужикларга сынатмас өчен, Фәттах бөтен көчен куйды. Ул гарәпчә сүзләрнең тәмам үзәген чыгарып, шәкертләргә «Гакаид» тән төрле сораулар бирде. Тегеләр җавап кайтардылар. «Яшь мөдәррис» аларның җаваплары белән канәгатьләнмәде, кызып китте:

– Хәшәпләр, шуны да белмисезме? Шәригатебезнең әмре мәгърүф, нәһи мөнкәр булган шәйләреннән кайсын сәләф вә кирамән катибәйн инкяр кыла[84]?

Сорауның бернинди фикергә корылмаган, кара мужикларның күзләренә төтен җибәрер өчен генә кайнатылган сүз боткасы икәнен бер шәкерт төшенеп өлгермәде, ахры, каршы төште бит. Ул:

– Ла нөсәлләм! Әмре мәгърүф, нәһи мөнкәр булган эшләрне инкяр кылу… – дип кенә башлаган иде, «яшь мөдәррис», янындагы таякны алып, тегенең җилкәсенә берне «тамызып» алмасынмы?

– Кит, хәшәп, күземә күренмә! Шәригатебезнең әсасе гомумиясен аңламаган ишәк син, үзеңнең мәхәллә әһелләреңә моны ничек аңлатып бирерсең?

Шәкерт «ыэ-мыэ» итеп урынында утырып калмакчы иде, ләкин икенче тапкыр күтәрелә башлаган таяк аны тиз генә бүлмәне ташлап чыгып китәргә мәҗбүр итте.

Кергәннән бирле яшь мөдәрриснең «гыйлеме» нә исләре китеп, авызларын ачып утырган мужикларның бу вакыйгадан соң булачак мулланың зур гыйлем иясе икәнлегенә шикләре калмады. Гыйлеме булу өстенә күсәкне дә җиңел уйната белүе бай мужикларда:

– Мәхәллә кешеләрен тота белер бу! – дигән ышаныч калдырды. Алар булачак имамнарыннан бик канәгать булып чыгып киттеләр…

Алар чыгып, яңадан әйләнеп кермәслек дәрәҗәдә мәдрәсәдән ераклашу белән үк, шәкертләр берьюлы хәрәкәткә килделәр. Чапаннар, чалмалар салынып ташланды. Шау-шу, көлеш эчендә шәкертләр бу спектакльнең уңышлы чыгуыннан кинәнделәр. Чыгып киткән мужикларның ничек авызларын ачып карап утыруларын һәм күргән-ишеткәннәрен никадәр ышаныч белән кабул итүләрен сөйләп, алар булып кыланып күрсәттеләр.

Барысыннан бигрәк Фәттах бик канәгать иде. Ул алдагы атнакичне, крендель һәм чикләвек алып кайтып, иптәшләренә сый оештырырга вәгъдә итте.

Ләкин сый булмый калды. Аның урынына Фәттахка башка төрле «сый» турында уйлап, үрсәләнеп йөгереп йөрергә туры килде. Көтелмәгән җирдән килеп чыккан «көндәшлек» маҗаралары бөтен эшне җимереп ташлый язды. «Рәкыйбия» ләр Фәттахның мужикларга ошавын ишетү белән дер куптылар. Бигрәк тә теге кышны моназарәгә килеп кыйналып киткән Мулла Җәләлче кара шәкерт Фәттахның Мулла Җәләлне түгел, «Гакаид» не юньләп белмәвен әлеге мужикларга ишеттерде. Мужиклар бу икенең аермасын белмәсәләр дә, кара шәкертнең авызыннан сибелеп торган гарәп сүзләренең Фәттахныкына караганда күбрәк, тагы да аңлаешсызрак икәнен ишетеп, бөтенләй аптырашта калдылар. Кара шәкерт Фәттахны алар алдында моназарәгә чакыртып хур итәргә вәгъдә итте һәм аңа чакыру җибәрде. Фәттах бармады гына түгел, бәлки шәкерт словаренда булган бөтен хурлау сүзләре белән мыскыллап җавап язды. «Рәкыйбия» ләр моны мужикларга Фәттахның моназарәдән куркуы итеп аңлаттылар һәм, дөресен әйтергә кирәк, хакыйкатьтән ерак китмәделәр. Фәттахның эше бөтенләй сыекланды.

 

Менә шунда Шәпеш ярдәмгә килде.

Шәпеш Фәттахның беренче хәлфәсе булып, аңардан укыган чакта ук Фәттах хәлфәсенә юмакайлык күрсәтеп, ышаныч казанып өлгергән, аның иң якын шәкертенә әверелеп киткән иде. Шәпештә укуын тәмамлап, икенче хәлфәләргә күчү белән якынлык өзелмәде, бәлки ул зурлар арасында була торган әшнәлеккә, хәтта дуслыкка әверелде. Менә хәзер Фәттах аңа киңәш сорап барды. Шәпеш эшне җайларга алынды. Җаекның үзендә торучы бер олы шәкертнең өендә «бал мәҗлесе» оештырылды һәм Шәпеш:

– Бездә, Җаекта, мосафирларны хөрмәт күрсәтми җибәрү гадәте юк, – дип, әлеге мужикларны «сый» га чакырды.

Фәттах акчаны кызганмады. Балның эченә бер штоф акны алып кайтып кушты. Мәҗлес бик күңелле узды. Мужиклар тәмам ипкә килеп, шунда егылышып калдылар. Фәттах Шәпешне өенә хәтле озата барды. Аңа Шәпешне берничә тапкыр егылган җиреннән тартып торгызырга, култык астыннан тотып, өстерәп барырга туры килде. Ләкин ул моны авырсынмады. Ул үзенә шундый зур хезмәт күрсәткән «остаз» ын кулларына күтәреп әллә кайларга хәтле илтергә риза иде.

Ул төнне Җаекның бары кар яктысы белән генә агарып торган караңгы урамында шундый әңгәмәне ишетергә мөмкин иде:

– Их, Шәфигулла абзый, җаным, бәгърем син минем!..

– Оэ, ә-ә-ә, кко…

– Син бит, беләсеңме, минем өчен нинди зур хезмәт күрсәттең…

– Аккк… уккк… ххх…

– Синең аркада бит мин, беләсеңме, кем хәзер? Их, әүлия кеше бит син, Шәфигулла абзый! Борыннарына чирттек бит «Рәкыйбия» ләрнең! Онытмам мин моны, Шәфигулла абзый, аккошым, валлаһи онытмам!..

– Ккк… уррр… хххи…

81Зимназия – «гимназия» сүзен бозып әйтү.
82Җөбеннәр – куркаклар.
83Мишкать – шәкертләрнең зур күләмле дәрес китабы.
84Бу урында Фәттах, мужикларны шаккатырыр өчен, китап сүзләрен мәгънәсез рәвештә уйната.