Za darmo

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Tekst
0
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa

Дүртенче бүлек

1

Аннан соң Госманов өендә мирас бүлү, компаньоннар һәм кредиторлар белән исәп-хисапны өзү башланды. Әллә никадәр кеше килде, китте, әллә кемнәр белән югары өйдә каты-каты сөйләшүләр булып алды, ниләр сөйләшкәнне Габдулла гына түгел, бөтен җиргә борынын тыгарга ярата торган Галекәй дә белми калды. Габдулла өскә үзе менмәде, ә Галекәйне беркөн Зөһрә апа: «Йөрмәгез чуалып, монда сезнең бер эшегез дә юк», – дип, ишекне ачып чыгарып җибәрде. Кемнәрдер төен-төен әйберләр күтәреп килделәр. Кемнәрдер ниндидер төеннәрне күтәреп һәм атка, дөягә салып алып киттеләр. Моңа кадәр бу йортта күренмәгән, ләкин кардәш саналган агайлар, кырпу бәрән бүрекләрен маңгайларына басып кигән хәлдә, кулларын бишмәтләре астыннан артка кушырып, келәтләргә кереп, нидер карап йөрделәр. Алар балаларны юкка исәпләп, күрмичә уздылар, ләкин өйалдында яткан һәрнәрсәгә: аунап ята торган тәгәрмәчкә, камыт бавына, хәтта урталай сынып эшкә ярамый ята торган күчәргә ачуланган сыман чәнчеп карадылар. Аннан соң зур кенәгәләр һәм счётлар тоткан конторщиклар, күзлекле нотариуслар җәһәт-җәһәт хәрәкәтләр белән бер килеп, бер китеп йөрделәр. Габдулланың колагына бары өйдә сөйләнеп бетмәгән сүзләрнең койрыклары һәм аерым сүз кисәкләре генә килеп кергәләде:

– Анысын нотариус карар…

– Бездән эш тормас…

– Монда суд берни дә эшли алмый…

– Кредит…

– Гербовой акча…

Җизнәсеннән соң Габдулла бу йортта озак яшәмәде. Дәү апага иреннән соң бөтен хуҗалыкны үз җилкәсенә йөкләү авырга килде, ахры, ул үз туганының улы Габдуллага бөтенләй ят кешегә караган кебек карый, аны кыерсыта башлады. Әйтерсең Габдулланың туган кардәше дәү апасы түгел, бәлки җизнәсе булган! Элек-электән кырыс Зөһрә, әтисе үлгәч, бөтенләй чыгырыннан чыкты.

Беркөнне Габдулла, мәктәптән кайтып аскы өйгә кереп тормастан, ниндидер йомыш белән өскә менде. Шунда нәрсә өчендер дулап өйдән чыгып килүче Зөһрә аңа килеп бәрелде һәм аны этәреп җибәрде:

– Кит әле, юл өстендә торма! Бәрәкәтсез!

Бу сүзне Габдулла берьюлы төшенде. Әтисенең үлүен Зөһрә Габдулладан күрә – Габдулла килде дә өйдән бәрәкәт очты! Менә!

Габдулла, йомышын ук онытып, кире аскы өйгә төшеп китте. Ул кергәндә, Гыймади белән Гайниямал әйберләрен җыйнап һәм төйнәп торалар иде.

– Фатирдан күчәсезме әллә? – дип сорады гаҗәпләнеп Габдулла.

– Бикә безгә яңа урын табарга кушты, – дип җавап бирделәр аңар.

– Ә без?

– Ә сез?.. Сез бикәнең канат астында каласыз… – диде ике төрле мәгънә беләнрәк Гыймади.

Әйе, бу канат асты никадәр «җылы» булачагын Габдулла бик яхшы белә иде. Һәм ул Гыймадилар киткәннең икенче көнне үк китап һәм дәфтәрләрен үзенең кечкенә агач сандыгына тутырып алды да, култык астына өтек кенә мендәрен һәм өзгәләнеп беткән кечкенә юрганын кыстырып, мәдрәсәгә күчеп китте. Анда аны күптән иптәшләре чакыра һәм аның хәлен аңлап белә торган Гомәр хәлфә дә күптән күчеп килергә киңәш итә иде. Дәү апасы Габдулланың мәдрәсәгә күчүенә каршы килмәде, тик, чын күңеленнәнме, тыштан гынамы, аның артыннан:

– Габдулла, кайтып йөрерсең бит, безне онытып ташламассың бит? – дип калды.

Габдулла күчкәндә кыш уртасы булганга күрә, мәдрәсәдәге бөтен җир, хәтта җәмәгать сәкеләре һәм сәндерәләр аркылыга-буйга шәкертләр тарафыннан биләнеп беткән, бөгәрләнеп түгел, сузылып ятарлык та буш урын калмаган иде инде. Шуңа да карамастан ишле җәмгыять ябык кына гәүдәле кечкенә Габдулланы бик теләгәндә үз эченә сыйдыра ала иде. Ни әйтсәң дә, аларның һәркайсы уку шартларында Габдуллага теге яки бу кадәр йә иптәш, йә кардәш иде бит. Ләкин Габдулла култык астына әлеге мендәре белән юрганын, икенче кулына сандыгын тотып килеп кергәч, иптәшләр дә, кордашлар да, ниндидер эш тапкан булып, Габдулланы күрмәмешкә салыштылар, ә кайбере «эшем кешесе» кебек каядыр ашыгып чыгып та китте. Тик сәндерәдә озын аякларын салындырып утырган бер киң кара кашлы, ачулы зур күзле таза шәкерт кенә бу эшкә әһәмият бирде һәм калын тавыш белән:

– Вөҗдансызлар! Үз иптәшегезне сыйдырырлык инсаниятегез дә юк бит сезнең! – дип сүгенде.

Бу – Габдулла белән бергә Әхмәтша учительгә йөри торган Йосыф шәкерт иде. Учительдә ул үзенең русча белеме белән артык алдынгы исәпләнмәсә дә, мәдрәсә шәкертләре арасында ул русчаны иң шәп белүче санала, хәтта шуның өчен аны «Урыс Йосыф» дип йөртәләр иде. Ләкин Йосыф та сүгенү белән генә чикләнеп калды, Габдулланы үзенең янына сыйдыру аның уена да кермәде.

Идән уртасында басып торуның да бер чиге бар бит әле. Габдулла ул чикне узып, инде кире чыгып китү дәрәҗәсенә җиткән иде. Ләкин шулвакыт мич аралыгыннан нәзек кенә ирләр тавышы килде:

– Габдулла әфәнде, күзлеләр сиңа урын бирмиләр икән, әйдә, күзсез суфи абзаң янына кил…

…Һәм Габдулла тар гына аралыкта, Сәлүк суфи янында урнашып калды.

2

Аралык тар һәм мич башына ташланган киез итекләр, иске туннарның ачышкан исләре белән аңкып тора иде. Ләкин андамыни хикмәт? Габдулла өчен бәйсез, буйсынусыз яшәүнең тәүге һәм иң иркен көннәре иде бу! Күңелдә киңлек тантанасы булганда, урынның тар булуы берни түгел икән ул. Күңеле тар яки бәйле, буйсынучан кешеләр өчен иркен сарайлар да, зур шәһәрләр дә, хәтта киң дәүләтнең иркен чикләре дә тар.

– Хәзер самавы-ы-ыр куеп җибә-рербе-е-ез! Ләз-зәт-лә-ә-әп кенә бер чә-ә-әй эчеп алырбы-ы-ы-з! – диде кунакчыл тавышы белән сузып-сузып Сәлүк суфи һәм сәкедән шуышып килде дә аякларын идәнгә төшерде.

Сәлүкнең күрмәвеннән файдаланып, Габдулла елмаеп куйды. Мәдрәсәдәге бик күп мәзәкләрнең чыганагы иде бит бу самавыр. Бер карчыкның мирасы һәм гүр сәдакасы булып калган әйбер дип сөйлиләр иде аны. Имеш, яшьрәк чакта Сәлүк суфи Мәүгузә исемле бер тол карчык өенә еш кына килгәләгән. Карчыкка моның китап сүзләрен, ыспай иттереп, нәзек тавышы белән китапча сузып сөйләве бик ошый икән. Шуңа күрә ул килгән саен, карчык, аны сөйләтеп утырыр өчен, самавыр куеп чәй эчерми торып җибәрми икән. Бу идиллиягә суфи шулкадәр өйрәнеп, ияләшеп киткән, карчыктан бер ун яшькә яшьрәк булуына карамастан, тоткан да читләтебрәк үзенең өйләнергә теләге барлыгын әйтеп салган. Семья кору хыялларының чигеннән күптән узган карчык тегенең тәкъдимен шулай ук читләтебрәк кире каккан. Бу кире кагуны суфи үзенең гомерлек хыялы җимерелү итеп кабул иткән һәм шуның хафасыннан бер атна чамасы, беркая чыкмый, урын өстендә авырып яткан. «Рәнҗеттем, ахры, Алла юлындагы кешене», – дип борчылып, карчык моның янына килгән һәм болай дигән:

– Суфи, йөрәгеңә авыр алма, миңа дөнья рәхәте турында уйларга соң инде, намазлык өстенә утырып, дисбе тартып, ахирәт турында уйларга кирәк. Әмма бер үк күңелең миңа рәнҗемәсен. Үлеп-нитеп китсәм, самавырым сиңа калыр, шулай дип әйтеп куйдым. Фидиям да, гүр сәдакам да шул булыр. Минем өчен Коръән укырсың…

Аннан соң карчык үлеп киткән. Аның васыяте буенча самавырны суфига биргәннәр. Карчыкның үлеп китүе суфи өчен бик ямансу тоелса да, самавырлы булу куанычы аның кайгысын җиңгән. Мәдрәсәгә моңарчы ара-тирә генә кунарга кертелә торган суфины, самавырлы булып алгач, бөтенләйгә мәдрәсәдә яшәүче итеп кабул иткәннәр. Әлбәттә, монда да чарпылышсыз булмаган. Самавырлы шәкертләр, «болай да тыгыз» дип, суфины һаман да кертмәскә тырышканнар. Әмма самавырсыз шәкертләр үзләренең күпчелеге белән тегеләрне җиңгәннәр. Самавырны кочаклап килгән суфи тантаналы рәвештә менә шушы аралыкка мәдрәсәнең тулы хокуклы яшәүчесе булып кереп урнашкан. Ләкин, шул инде, суфиның гомер тарихында бәхет белән бәхетсезлек һәрвакыт кулга-кул җитәкләшеп йөргәннәр. Самавырсыз шәкертләр шунда ук суфиның мәдрәсәгә кереп урнашуын җыелышып, яңа самавырдан чәй эчү белән билгеләргә тиеш тапканнар. Арада самавырны «куя белүче» иң «маһир» кешеләр табылган. Киткән эш бүлешү:

– Син су китерәсең…

– Син чыра теләсең…

– Син күмер саласың…

Күз ачып йомганчы, һәммәсе эшләнгән. Су китерелгән, күмер тутырылган, чыра яндырып салынган, самавыр торбасы авызы белән мич юллыгына кертеп куелган. Дөрләп янып киткән чыра һәм күмернең чыжлап китү тавышы бөтенесенең һушына киткән. Шәкертләр, аның кайнап чыгуын көтеп, бүлмәләренә таралганнан соң, мәдрәсәгә зәңгәр төтен исе таралган, ниндидер үткер кызган ис чыга башлаган. Шәкертләрнең берсе, исенә килеп, кычкырып җибәргән:

– Әүхәди, ә син самавырга су салдыңмы?

– Нигә салыйм? Миңа бит су алып килү генә тапшырылган иде…

Самавыр янына йөгереп килгәндә, ул инде утырган җиреннән бер якка кыйшаеп төшкән, сары җиз ниндидер күкле-яшелле төскә кергән. Шунда ук күмерне бушатып, торбага су салу да файда итмәгән, самавырның аягы кубып төшкән. Бу хәбәрне суфига ниндидер эчке канәгатьләнү һәм ләззәт белән самавырлы шәкертләрнең берсе кереп әйткән. Шуннан суфи бер сәгать буе урыныннан кузгала алмый, телсез утырган. Шуннан соң гына ул:

– Гомер буе бәхетең шул төсле булгач, нишлисең инде, – дип, бик тирән бер көрсенеп куйган һәм бишмәт итәген кайтарып күзләрен сөртеп алган.

Аннан самавырны Нугай базары янындагы чиркәскә алып киткәннәр. Калын җирән мыеклы, ябык кына кызыл чырайлы, зур усал күзле чиркәс, самавырны карагач, һәрбер сүзне сытып чыгаргандай чыкылдатып:

– Боббурая бббер манат, кургашын иккки манат! – дип, үзенең хөкемен чыгарган.

Шәкертләр, өч манат акча түләргә хәлләреннән килмәгәч, аякны утыртудан баш тартып, самавырның тишелеп чыга язган төбенә илле тиенлек кургаш ямау салдыру белән чикләнгәннәр.

Ләкин шуннан соң инде суфи самавырын берәүгә дә ышанмаган, кармалап, капшанып булса да, аны үзе куйган, үзе суын түгеп, көлен каккан, аны кирпеч вагы белән агарткан, борыны тыгылса, самавырның өстен сөлге белән урап, борыныннан үзе өргән.

Бу юлы да ул самавырны сәке астыннан үзе тартып чыгарды һәм, үзе ышанган кечкенә Каюм шәкертне ияртеп, самавырны ашханәгә алып чыгып китте. Габдулла да алар артыннан чыгуны һәм аларга булышуны тиеш тапты. Самавырның вакыйгасы никадәр кызыклы булса, менә хәзер аңарда су кайнату шулкадәр катлаулы булды. Утырта торган аягы булмаганга күрә, суфи самавырны шәкертләр ярдәме белән мич янындагы электән әзерләнеп куелган кирпечләр өстенә утыртты һәм аумасын өчен ике колагына бәйләнгән бауларны стенадан чыгып торган кадакларга тарттырып бәйләп куйды. Шуңа күрә монда бу самавырны «куйдым» дип әйтәсе урынга «астым» дип сөйлиләр һәм аны шаяртып «асылмалы самавыр» яки «кабул булмаган сәдака» дип йөртәләр иде.

 

Кайнап чыгу белән, самавырны, чишеп алып, мәдрәсә бүлмәсенә алып керделәр һәм, почмактагы тәбәнәк өстәл янына китереп, шулай ук колакларындагы җепләр белән стенадагы кадакларга асып куйдылар. Караңгы төшеп килә иде инде. Каюм тиз генә бишле лампаны рәтләп ут кабызып җибәрде һәм ватылып төшкән башына калай әйләндереп утырткан куыкны лампага кигезде. Суфи төрле җирдә аунап каралып беткән бер шакмак шикәр белән сәдакадан килгән ике арыш шишарасын өстәлгә чыгарып куйды. Каюмның куяр нәрсәсе юк иде. Ул үзенең калай кружкасы белән генә килеп утырды. Габдулла өйдән биш данә каты пешкән күкәй, зур гына таба күмәче, бераз юача, кәгазьгә төреп чирек кадак чамасы «лампачи» алып килгән иде. Ул аларның бөтенесен, сандыгыннан чыгарып, уртак табынга җәеп салды һәм ярлы суфи белән бернәрсәсе дә юк Каюмны сыйлау мөмкинлеге аның күңеленә рәхәт бирде.

Әй тәмләп эчтеләр алар шунда чәйне! Габдулла яхшы өйдә, яхшы зур самавырдан чын кытай чәен дә җизнәләрендә бу кадәр ләззәт белән эчкән чагын хәтерләми. «Такта чәем, якты чыраем» иде шул бу, тегендәге кебек «бөртек чәем, төртеп эчерәем» түгел иде!

3

Бирегә күчкәннән соң, Габдулланың мәдрәсәдә һәм школада укуы да әллә ничек күңеллерәк, дәртлерәк булып китте. Быел аның хәлфәсе дә Шәпеш түгел, әлеге «беләм мин сезне, наяннарны!» дигән кебек, хәйләкәр генә елмаеп йөри торган Сираҗи хәлфә иде. Дөрес, аның дәресләре һаман шул ук гарәп сарфы белән нәхүе һәм дини мәсьәләләр булды.

 
Зарабә – сукты бер ир үткән заманда.
Зараба – сукты ике ир үткән заманда,
Зарабу – суктылар күп ирләр үткән заманда…
 

Ниндидер ирләрне ниндидер үткән заманда сугыштыруның татар шәкерте өчен нинди әһәмияте барлыгын тикшереп тормастан, Габдулла аларны бүгенге көн өчен яраштырып алып китте. Сәлүк суфиның шешә тотып Гайнетдин кари кибетенә киткәнен күрсә, ул шундук шәкертләргә: «Зарабә, зараба, зарабу, кәрәчин алырга бара бу!» – дип хәбәр итте. Фәсен кыңгыр салып, хушбуй сөртеп, купшыланып чыгып баручы Фәттах шәкертне күргәч, ул: «Зарабә, зараба, зарабу, кызыйлар карарга бара бу!» – дип шәкертләрне көлдерде. Яшереп кенә эчеп йөрүче олы шәкерт мыек Вафаның чыгып китүен күргәч: «Зарабә, зараба, зарабу, базарга кабарга бара бу!» – дип, шәкертләр өчен күңелле минутлар тудырды. Аннан соң аның мәдрәсәдә олы шәкертләр укый торган китапка ияреп җырлаган:

 
Гыйльме мантыйкның мәүзугсы[43]
Мәкаләте санидыр,
Ашыйк, эчик, уйныйк, көлик,
Бу дөньялар фанидыр, –
 

дигән җыры инде мәдрәсәнең бөтен шәкертләре тарафыннан җырлана башлады. Гомумән, Габдулланың җырчылык даны тиз арада бөтен мәдрәсәгә таралып өлгерде. Атнакичләрне, дәрестән бушагач, шәкертләр, симәнкә, чикләвек сатып алып, әлеге почмак өстәл тирәсенә җыелдылар. Көйләп «Мөхәммәдия» укуларның, тышка ишеттермәскә тырышып «Тәфтиләү» яки «Зиләйлүк», «Ашказар» яки «Сакмар» көйләрен көйләп утыруларның уртасында һәрвакыт Габдулла булды.

Дөрес, Габдулладан тыш мәдрәсәдә тагын Самат атлы бер җырчы малай бар иде. Күп вакыт Габдулла белән Самат парлап та җырлап җибәрәләр. Саматның тавышы Габдулланыкыннан көчлерәк һәм яңгыравыклырак чыга. Ләкин тыңлаучылар Габдулланың тавышын ярата төшәләр, нигә дисәң, Саматта булмаган ниндидер эчке моң, йөрәктән эләктереп ала торган ниндидер көч ята иде аңарда.

Кайбер атнакичләрдә аны яшь хәлфәләр, үз бүлмәләренә чакырып, алдына төрле сый куеп, аның җырлавын үтенәләр. Габдулла кесәсеннән кечкенә дәфтәрен чыгарып, анда язып барган җырларына карап ала да, күзләрен йома төшеп:

 
Җилфер-җилфер дәгенәй, ай, йөргәндә,
Җил ачадыр минем куенымны;
Ябыгып, җитеп кенә, ай, йөргәндә,
Җыр ачадыр минем күңелемне, –
 

дип җырлап алып китә иде.

Озак та үтмәде, бу җыр кичәләренең даны бүтән мәдрәсәләргә барып җитте һәм андагы җыр сөючеләр атнакичләрне «Мотыйгия» гә берәм-берәм килеп чыккалап тордылар. Үзләре җырлаштылар. Бу кичәләр хәтта җырлый белми торган һәм, гомумән, музыкадан ерак кешеләрнең дә дәртен кузгатты. Хвалыннан килгән Шәймәрдән исемле мишәр шәкерте беркөнне:

– Кая мин дә бер җыр әйтеп бирим, – дип, «Шиновой калюса» дигән бер озын көйле җыр җырлап бирде:

 
Ши-и-и-нова-а-а-й, ой, ко-а-алю-ю-ю-са
Каты йө-ө-ө-ресә шипка-а-а аляна-а-а…
 

Габдулла аның җырыннан түгел, аның җырлау рәвешеннән бик зур ләззәт таба һәм, ул килгән саен:

– Шәймәрдән, җырла әле теге «Шиновой калюса» ны, ул синең бик шәп чыга! – дип үсендерә, тегесе, бу сүзне чынга алып, иренми, яңадан җырлап бирә иде.

Шул ук атнакичләрне шәкертләрнең кара-каршы җырлауларында да Габдулла алдынгылыкны бирмәде. Тик язга таба килеп чыккан бер Мирхәйдәр Чулпани дигән шагыйрь кеше үзенең олылыгы һәм тәҗрибәсе белән яшь шәкертне чигендерә төште. Бу кайчандыр шушы мәдрәсәдә укып киткән, аннан соң Бозаулык ягында мөдәррис булып торган, шунда патша хөкүмәтенә каршы ниндидер сүзе өчен төрмәдә утырып чыккан кырык-кырык биш яшьләр чамасындагы бер кеше иде. Ул элек тә мәдрәсәдә җыр чыгаруда, кара-каршы җырлауда алдынгы булып танылган, һәм Габдулла аның турында ишетеп белә иде. Сирәк кенә сакаллы, саргайган чандыр йөзле бу кешенең күзләре әле һаман ниндидер яшьлек уты белән очкынланып тора һәм аның үзен тоту, сөйләшү рәвешләре дә башкаларга охшамаган иде. Өч ел буе мәдрәсәдән аерылып торуына карамастан, ул бу юлы да, сәлам биреп-нитеп тормастан:

– Һәй, кайда яңа җырчыларыгыз, кем белән үләң[44] әйтешәбез? – дип килеп керде.

Мәдрәсәнең олы шәкертләре һәм хәлфәләр аны бик канәгатьләнеп, шаулашып каршы алдылар.

– Сиңа каршы куярдай җырчыбыз булса, менә Габдулла әфәнде инде! – диделәр аңа, һәм шул көнне кич карт шагыйрь белән яшь җырчының очрашуы булды.

 
Һәлак итте бези, һай, бу җәһаләт[45],
Кара шәм якты безгә бу сәфаләт,[46]
 

дип, «Мөхәммәдия» көенә көйләп алып китте Чулпани.

Габдулла да аңа каршы, «һәлак итте» дип елап утыруның мәгънәсезлеген һәм фәнгә омтылырга кирәклеген аңлатып, икеюллык үткер генә шигырь әйтте. Габдулла җавап бирә алырмы, бирсә, нәрсә әйтер, дип тынгысызланып утырган шәкертләр һәм яшь хәлфәләр:

– Һай, яхшы әйтте! – дип, иркен сулап куйдылар.

Чулпани тагын икешәр юллы берничә шигырь әйтте, Габдулла аңа шундый ук ике юллар белән җавап кайтара барды. Ләкин бу әле Чулпаниның яшь шәкертне сынап каравы гына икән, ул үзенең шигырьләрен гарәп һәм фарсы сүзләре белән авырайта, фикерләрен катлауландыра барды. Габдуллага җавап кайтару авырая төште, һәм, ниһаять, ул Чулпаниның бер шигыренә җавап бирә алмый тукталып калды. Чулпани җиңеп чыкты. Ләкин карт шагыйрь моның белән масаймады, киресенчә, Габдулланы мактарга тотынды:

– Бу яшендә шигырь әйтешә белгән шәкертне мин әле гомеремдә беренче тапкыр очратам, машалла! Йөрәгендә бик бай хәзинә ята бу әфәнденең. Тик аның ачкычын гына табарга кирәк. Аның ачкычы – гыйльме гаруз… – диде.

Гаруз – гарәпнең шигырь теориясе дигән сүз иде. Габдулла аны ишеткәне бар, ләкин өйрәтүчесен таба алганы юк иде әле. Аннан соң моңарчы ул: «Шагыйрь булырмын, шунда гаруз миңа кирәк булыр», – дип, башына да китермәде. Бу кара-каршы шигырь әйтешүне ул үзенең әле Кырлайдагы һәм Кушлавычтагы иптәшләре белән кара-каршы җыр әйтешүенең дәвамы итеп карады. Тик ул вакытны бу әйтеш урам такмакларыннан торган, ә хәзер ул, Габдулла – ни әйтсәң дә, гыйлем исе иснәгән, күп китаплар укыган шәкерт…

Чулпани белән очрашу Габдуллага бер нәрсәне аңлатты. Габдулла, бик теләсә, олы гына кешеләр белән дә шигырь әйтешә ала, ләкин, бу әйтешүләрдә җиңеп чыгар өчен, аңа бер нәрсә җитми икән: гаруз. Һәм ул Чулпани белән дуслашып китте, аңардан гаруз өйрәнергә тотынды. Чулпани мәдрәсәдә бер ай чамасы торды һәм бик зур теләк белән Габдуллага шигырь гыйлеменең серен үзе белгәнчә ачарга тырышты.

Татарның халык әдәбияты белән уртак бернәрсәсе булмаган гарәп шигырь теориясе Габдулланы ялгыш эз белән алып китте. Габдулланың үсеше өчен гаять зур роль уйнаган һәм уйнаячак халык әдәбияты, аның җыры һәм бәете кинәт кирәксез әйбер булып калдылар.

– Алай түгел, алай ярамый, бу шигырь теле түгел, бу урам теле! – дип, Чулпани Габдулланы һаман халык теленнән һәм аның әдәбиятыннан гарәп һәм фарсиның суфилык әдәбиятына, урта гасырга таба өстерәде.

Борынгы Көнчыгыш шигыренә ияреп язылган аерым әсәрләрдән тыш берни дә юк, татарның киң халык аңлый торган үз шигыре тумаган иде әле.

7

Туган семья җылылыгыннан мәхрүм диярлек үскән Габдулла иптәшләр семьясында сүнми торган, бер җирдә сүнсә, икенче урында кабынып, ялганып китә торган яктылык һәм җылылык тапты. Шадра Йосыф белән, Гурьевтан килгән Ярулла белән, үзенең чәйдәше Мостафа белән, аннан соң Гайнетдин казый мәдрәсәсеннән килеп йөри торган Миңлебай Хәйруллин атлы шәкерт белән ул аеруча дуслашып китте.

Казан ягыннан Мораса авылыннан килеп укып ятучы Миңлебай, үз авылында ук үтә зиһенле һәм кыйраәтле шәкерт булганга, Коръән ятларга утыртылган. Аның хәлфәсе:

– «Миңлебай» ул мужик исеме, син галим буласы кеше, исемеңне «Габдуллага» алыштырырга кирәк, – дигән тәкъдим ясаган.

Кешеләрне бу исемгә күнектерү өчен, Хафиз казый аңа шундый киңәш биргән:

– «Миңлебай» дип дәшсәләр, син әйләнеп карама, ишетмәгәнгә салыш. «Габдулла» дип дәшсәләр генә әйләнеп кара.

Миңлебай киңәшне тоткан һәм, чынлап та, өендәге семьясы да, урамдагы иптәшләре дә тиз арада аның яңа исеменә өйрәнеп киткәннәр.

Габдулла белән танышып алганнан соң, алар бер-берсен «адаш» дип йөри башладылар.

Бу иптәшләр күмәкчәсе Габдулланың гомер юлындагы яңа табышы булды. Ул аңа чытырдап ябышты. Бара-бара ул үзен аңардан башка күз алдына китерә алмас булды. Ләкин ул иптәшләрен төчелексез, беркатлы яратты. Ул чорны мәдрәсәдә хөкем сөргән төчелек һәм икейөзлелекне аның җене сөймәде. Хәтта аның чәнечкеле теленнән иң элек иптәшләре җәберсенделәр. Ләкин бу аларны Габдулладан ераклаштырмады. Габдулланың ачы теле төбендә иң элек дуслык тойгысы ятуын сизде алар.

– Синең телеңә эләкмә инде, – диде бер рәнҗегән иптәш, – синең тел Сираҗетдин пәкесеннән ким түгел…

Габдулла аңа:

– Дөрес әйттең. Ләкин мин телне аның кебек чүпрәккә төреп, сандык төбенә салып йөртә алмыйм инде, – диде.

Ләкин менә укулар тукталды. Шәкертләр кайсы кая таралышып беттеләр. Баераклары туган якларына, үз семьяларына кайтып китте. Олырак шәкертләрнең бер төрлесе казах арасына «молдәкә» булып, балалар укытырга, кайбере Оренбург ягына йон юарга, кайбере ерак приискаларга, кайберләре Мәкәрҗә ягына официант булып эшләргә таралыштылар. Мич арасында яшәгән Сәлүк суфины, кая китәргә белми аптырап калган һәм әңгәмә сөйми торган бер авыру шәкертне исәпкә алмаганда, Габдулла буп-буш мәдрәсәдә берүзе калды. Күмәкчәдән башка яшәүнең читенлеген Габдулла менә шунда тагын да кискенрәк тойды. Дөрес, бу вакытлы хәл иде. Ләкин Габдулла моңа шактый вакыт күнегә алмый аптырап, ямансулап йөрде. Эч пошуын басар өчен, ул Сәлүк суфи белән берәр бәхәс тапты, һәм бу күп вакыт суфиның ачулануы белән бетте. Беркөн суфи намазлыгы өстендә дисбе тартып утырды-утырды да «Мөхәммәдия» дән шушы юлларны көйләп җибәрде:

 
 
Аны белмәди кем рахман,
Бирептер аңлара иман…
 

Габдуллага бәхәс кабызып җибәрергә җитә калды бу.

– Суфи абзый, кара инде, оҗмахта Адәм белән Һәва бодай җимешен урлап ашаганны Ходай Тәгалә белми калган! Һәрнәрсәне күреп торучы Ходайның тегеләрне сизми калуы ничек була инде ул?

– Тәүбә, әстәгъфирулла, диген, сафсата! – дип чәпчеп китте суфи, ләкин үзе Габдулланың соравына берничек тә җавап бирә алмады.

Габдулла аның саен бәйләнде:

– Менә шуны язган кеше тәүбә итсен, нигә мин итим! Ул бит Ходайны берни дә белми торган итеп чыгара. Нигә, шулай түгелмени?

– Китапта шундый сүзләр була, сафсата, ул бер төрле языла, икенче төрле аңларга кирәк аны…

– Ничек алай инде ул? Китапта Алланы бер вә бар, дип язалар. Мин аны ике яки бер дә юк дип аңларга тиеш буламмыни?

– Көфер сөйлисең, ләгыйнь, тәүбә, диген! Әйттем, кайттым, диген! Кире аңларга тиеш нәрсәнең лаземе була, лазем түгеле була, шуны да аңламыйсың!

– Аңламыйммы соң? Диндә, тәмәке тартмагыз, аракы эчмәгез, дигән сүз бар. Аны киресенчә аңларга кирәк, әлбәттә. Бу – лазем була. Инде менә, муллаларга гошер бирегез, дигән сүз бар. Моны да киресенчә аңларга кирәк. Аларга сукыр бер тиен дә бирергә ярамый…

– Тфү, билләһи! Авызыңа иблис төкергәндер синең, ләгыйнь, сафсата! Кит, тотынма тәһарәтсез кулың белән самавырга! Мин аны бисмилла әйтеп кенә тотам. Син дәһри белән моннан соң минем алыш-бирешем юк!

Габдулла бу мәзәк бәхәстә җиңеп чыгуы белән канәгатьләнеп көлә һәм тына. Сәлүк суфи, чынлап та, аңа үзенең төпсез самавырын бирмәс була. Ләкин, күп тә үтми, ул үзе үк ямансулый башлый һәм Габдулланы дәшеп ала:

– Ләгыйнь икәнсең, бар инде, алайса, куеп җибәр самавырны, бер ләззәтләнеп чәй эчеп алыйк, дамелла Габдулла!..

43Мәүзуг – тема, сюжет.
44Үләң – җыр (казах).
45Җәһаләт – наданлык.
46Сәфаләт – хурлык, түбәнлек.