Za darmo

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Tekst
0
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa
2

– Әнә шәкертебез дә кайтты. Йә, ошадымы безнең мәдрәсә?

– Ошамыйча ни, монда мең чакрымнан килеп укучылар бар. Симидән, Сарытаудан, Гурьевтан… Казанның үзеннән килеп укучылар да бар монда.

– Сиңа нәрсә булды? Ник турсайдың? Малайлар кыйнап кайтардылармы әллә? Әллә хәлфә колагыңны бордымы?

Шундый сүзләр белән каршы алдылар өйдә Габдулланы.

Ул үзенең кичерешен берничек тә аңлата алмады һәм моңа үзе дә гаҗәпләнде: ничек аңлатасың? Аны малайлар кыйнамады, хәлфә кыерсытмады. Ләкин ул кайтып куанып сөйләрлек әйбер дә тапмады. Юк, Кырлай һәм Кушлавыч мәктәпләреннән артык җире юк иде бу мәдрәсәнең. Хәлфәсе белән дә, укыган дәресләре белән дә. Хәтта киресенчә: авыл мәктәпләренә ул ияләшкән, шәкертләре һәм хәлфәләре белән үзләшеп беткән иде. Монда бар да ят, салкын, тупас Шәпеш хәлфә үзе генә ни тора!

Икәү генә калгач, Газизә апасы энесенең хәлен төшенеп булса кирәк:

– Күнегерсең әле, күгәрченем, ияләшмәгәннеке ул, – дип, аның башыннан сыйпап куйды.

Дөрес, кеше вакыты белән бар нәрсәгә дә күнегә. Ләкин Габдулла өчен бу мәктәпкә ияләшү авыр булды. Шәпеш хәлфәгә ул бөтенләй ияләшә алмады. Эш Шәпеш хәлфәнең усаллыгында, аның балаларны суккан чагында өзеп ала торган, очына агач шакмак таккан камчысында да түгел иде. Әгәр бөтен дөнья хөкеме алдында Шәпеш хәлфә, чыгып: «Мин балаларга башка хәлфәләрдән артыграк кул якканым юк», – дип ант итсә, ул хаклы булыр иде. Шундый заман иде бу, кыйнамый укыту укытуга саналмый, аталар балаларын мәктәпкә: «Хәлфә, мә, ите сиңа, сөяге миңа!» – дип китереп тапшыралар иде.

Шәпеш хәлфә шәкертне, кыйнаудан битәр, кыйнамый гына үзәгенә үтә белә, һәм ул моның тиңе юк остасы иде.

– Якуб, Шакир, чыгып басыгыз, – дип, әкрен генә боерык бирә ул сабагын тыңлата алмаган шәкертләргә.

Ике шәкерт, чыгып, бер-берсенә каршы басалар – аларны ничек басарга өйрәтәсе юк, алар өйрәтелгәннәр.

– Якуб, ялтырат Шакирның яңагына берне! Күзләреннән утлар күренсен! Кызганып суктың! Шакир, яле, син ничек сугарга кирәклекне күрсәтеп бир! Менә шулай! Йомшак суккан өчен тагын берне! Якуб, белдеңме инде ничек сугарга кирәклекне? Яле, Шакирның үз яңагына! Киерелебрәк, киерелебрәк! Менә шулай! Менә шулай! Ай, рәхмәт! Якуб, хәзер син җавап бир! Җавабың сөаленнән[40] катырак булсын.

Менә шулай ясалма рәвештә ярсытылган ике шәкерт, ниһаять, йөрәкләренә тулышкан әрнүне кая куярга белми үкереп елап җибәрәләр. Хәлфә, аларның әрнүенә рәхәтләнеп, зур кулларын тезләренә ышкый-ышкый ләззәтләнгән хәлдә тамашаны карап тора. Әгәр дә ул, урта йөзләрдә туып, тәхеттә утыручы булган булса, үзенең колларын цирк мәйданына чыгарып, аларның бер-берсен канга батыруларыннан рәхәт табар иде.

Һәм Шәпеш хәлфәнең бу – шәкерт җәзалап ләззәтләнүе һәр көн диярлек кабатлана бирә.

Соңгарак Габдулла мәдрәсәдәге биш хәлфәдән иң астыртыны һәм иң мәкерлесе, шәкертләр тарафыннан иң сөелмәгәне шушы Шәпеш хәлфә икәнен белде. Тора-бара ул, олыраклардан ишетеп, Шәпеш хәлфәнең барлык хәлфәләр арасында иң наданы икәнен дә белеп алды. Ләкин гаҗәп: мәдрәсә ачылганнан бирле монда никадәр мөгаллим килеп китте, китмәгәнен китәргә мәҗбүр иттеләр, бу кала бирде. Ничек? Мәсьәлә ачык: шәкертләрне укыта белүдән бигрәк, аларны каты кул астында тота белү монда әһәмиятлерәк санала, ә Шәпеш «тота белә» иде. Шуның өчен аның кай елларны байлар тарафыннан ялланып бәдәлче хаҗи булып Гарәбстанга китүен һәм мәдрәсәдә яртышар ел югалып торуын кичерәләр, белә торып, аның эчүен һәм әфьюн белән мавыгуын да сизмәмешкә салышалар иде.

Ләкин Габдулла өчен иң авыры бу түгел иде әле. Мәсьәлә шунда ки: үзенең мәдрәсәдә яшәве өчен кемгә, нинди байга һәм нинди көчле куллы кешегә бурычлы булса, Шәпеш моның рәхмәтен тегеләрнең балаларына мөнәсәбәте белән кайтара килде. Андый балаларның ул сабак белмәүләрен дә, шуклыкларын да сизмәмешкә салынды, аларга төшәргә тиеш җәза һәм шелтәне дә икенчеләргә күчерде. Галиәсгар бай Шәпешкә, бердән, кардәш, икенчедән, аның мәдрәсәдә яшәвенә иң нык таяныч булып килде. Ә Габдулла – Галиәсгар байның кардәше. Бу мәсьәләне хәл итте. Шәкертләрнең иң сөймәгән кешесе, аларның тән һәм җан палачы Шәпеш Габдулланы үз канаты астына алды.

Бу берьюлы шәкертләрнең күпчелеген Габдуллага каршы аякландырды, хәтта Талип – Шәпешнең үз улы – Габдулладан ераклашты. Ник дисәң, Талип үз әтисен яратмый иде. Башка балалар Шәпешнең шакмаклы камчысы һәм мыскыллауларыннан өйләренә кайтып котылалар, Талип аңардан өенә кайтып та котыла алмый иде бит!

Иптәшләренең, алар белән бергә Талипның (Габдулла аңа ияләшеп килә иде инде) кырыс мөнәсәбәте Габдулланы бөтенләй ялгыз калдырды. Бөтенесеннән авыррак кичерде ул моны. Бу борчылу, Кырлайны, Казанны сагыну тойгылары белән кушылып, Габдулланың күңелен әзме әрнетте һәм ачы яшь аның күзләрен әзме томалады! Нинди бәхетсез ул хәзер! Шәпеш аны яклап чыккан саен, Габдулланың аңа җен ачуы кузгалды, ул аңа һаман дошманлаша барды.

Кырлайның ябык кына чырайлы, бөкрәя төшкән, кәҗә кебек «кәһ-кәһ!» итеп тамак кыра торган Хәбри хәлфә, Габдулланың башлап телен ачкан яхшы күңелле хәлфә, кайда ул хәзер, кайда?! Ничек, ничек аны күрәсе килә хәзер Габдулланың! Нинди әйбәт хәлфә булган, ничек Кырлайда чагында аның кадерен белмәгән ул!

Кырлайдан, Сәгъди абзыйлардан, Кушлавычтан, Гайшә апалардан, Яңа бистәдән, Вәли абзый белән Газизә ападан аерылып, мең бәлаләр белән Җаекка килү, күргән җәфалар, аерылу үкенечләре – һәммәсе, һәммәсе Габдуллага бушка бирелгән корбаннар булып күренделәр. Шулхәтле аның Кырлайдан китәсе, Казаннан аерыласы килмәгән иде бит! Ләкин Җаек һәм андагы зур мәктәпкә кереп уку хыялы барын да җиңде, һәм менәтерә сиңа нәрсә килеп чыкты?!

3

Ләкин шуңа да карамастан хәлфәнең «менә тушыннан тушында хәтле» дип биргән сабакларын Габдулла һәрвакыт төгәл әзерләп килде, чатнатып тыңлатты, ярты кыштан гына тотынуына карамастан, сыйныфта иң алдынгы шәкерт булып китте. Аермачык: эш хәлфәдә түгел иде, әлбәттә. Шәпеш дөньяда бер кешене дә белемле ясамады. Аңардан укыган шәкертләр үзе шикелле томана, дорфа булып чыктылар, адәм рәтле эшкә ярамадылар. Габдулланың үз тырышлыгы, укуга һәм китапка булган үз һәвәслеге тантана итте монда. Ләкин Габдулланы болай да үз канаты астына алган Шәпеш аның алдынгылыгы белән үсенеп китте. Урыны чыкса-чыкмаса, шәкертләр алдында да, хәлфәләр алдында да, үзе еш кына йөри торган аш мәҗлесләрендә дә ул Габдулла белән мактанырга тотынды. Галиәсгар, мәчеттәнме, берәр мәҗлестәнме кайтып керсә, каенише белән горурланды:

– Габдулланы хәлфәсе бик мактап торды әле. Имтиханга яңа казаки тектерми булмас үзенә.

Җизнәсенең аның белән горурлануы, ике апасының да моңа куанулары Габдуллага башта бик күңелле булды. Ләкин тора-бара бу хәл үзенең киресенә әйләнде.

Балалар ачуны озак саклап йөрми, балалык – балалык инде ул! Габдулланың да иптәшләре белән арасы төзәлеп килә, кайбере белән ул хәтта дуслашып та өлгергән иде инде. Шәпешнең мактавы, һичшиксез, аны тагы да иптәшләренә каршы куячак. Ни хакы, ни хакы бар аның Габдулла белән мактанырга?! Әйтерсең Габдулланы үзе тәрбияләп үстергән, үзе башлап телен ачкан, үзе аның күкрәген ачып, аңа үз гыйлемен тутырган! Юк, шатланмады Габдулла бу макталуларга, киресенчә, аны каты эч пошуы басты.

Беркөнне бөтен сыйныфтан ике шәкерт кенә сабакларын әйбәт тыңлатты: берсе – Габдулла, икенчесе – Әхмәдулла купец малае Яхъя.

– Басыгыз! – дип, хәлфә бөтен сыйныфны аякка бастырды.

Аннан соң ул Габдулла белән Яхъяны алар арасыннан аерып алды да аларга, саф саен йөреп, һәрбер баланың яңагына берәр тапкыр чабып чыгарга кушты. Габдулла аптырап калды. Утызлап баланың күзләре аңа һәм Яхъяга текәлделәр. Аларның һәркайсы белән диярлек Габдулланың көрмәкләшкәне, шаярып дөмбәсләшкәне бар. Ләкин менә монда сиңа каршы торырга мөмкинлеге булмаган иптәшнең бер дә юкка ничек итеп чынлап яңагына китереп сугарга мөмкин? Габдулланың күзе Талипка төште. Ул Габдуллага: «Яле, син минем яңакка ничегрәк китереп сугарсың икән?» – дигән сыман, мыскыллы караш ташлап, басып тора иде.

– Габдулла, йә! – дип ашыктырды Шәпеш.

Терәлеп торып булмый, бер карарга килергә кирәк иде. Һәм әллә каян үзлегеннән сүзләре табылды:

– Сабакка килгәндә, сала кешесенең чанасы чалулап китте дә иңбашыма китереп сукты. Өзелеп чыктымы дип торам, менә әле дә сөм тоймый, – дип, Габдулла уң кулын асылындырып, чайкап күрсәтте һәм ялганының мондый шома килеп чыгуына үзенең дә исе китте.

Хәлфә, аңа нәрсәдер әйтмәкче булып, ышаныр-ышанмас карап торды-торды да коры гына:

– Бар, алайса, урыныңа утыр, – диде.

Иптәшләре өстеннән палачлык хезмәтен Яхъяның берүзенә башкарырга туры килде.

Соңыннан иптәшләре дә Габдулланың бу хәйләсен яхшы таптылар. Ә башка көннәрне аңардан аерылып йөри торган Талип бүген мәктәптән Габдулла белән бергә кайтты.

– Син шәп уйлап таптың, әй! Ничек, ничек әле? Чалулап китте дә калак сөягемне сындырып ташлады, дидеңме?

Ул рәхәтләнеп көлде. Габдулланың да күңеле күтәрелеп китте. Алар юл буе һәр сүздән бер кызык табып, көлә-көлә, шаулашып кайттылар.

Шәпеш белән беренче алыш, шулай итеп, Габдулла файдасына хәл ителде һәм шактый шома гына үтеп китте.

Ләкин икенче алыш шактый җәнҗаллы булды, һәм Габдулла белән хәлфәсенең үзара мөнәсәбәтен бөтенләй өзеп ташлады.

4

Март урталарының язга караган кояшлы көннәреннән берсе иде. Мәктәптә балаларның һәммәсен бер сыйныфка җыйдылар. Мөдәррис[41] үзе керергә һәм имтиханнар алдыннан балаларның белемнәрен сынау булырга тиеш иде. Ул авырып киткән икән, аның урынына сыйныфка Сираҗетдин дигән карт хәлфә керде. Бөтен шәкерт дөр килеп аягүрә басты. Бу калын түгел, ләкин таза гәүдәле, кечкенә мыеклы, сакалын кырган, тулы битле, көләчрәк соры күзле кеше иде. Ул мәһабәт түгел, ләкин аның өстендәге казакие һәм кыска гына чәчен маңгай тиңентен каплап, тигез генә итеп кигән кара хәтфә кәләпүше аның кыяфәтенә ниндидер тулылык, ыспайлык биреп тора иде. Ул кулын күтәрер-күтәрмәс кыска гына хәрәкәт белән балаларга утырырга кушты. Үзе көрсиләр алдындагы өстәлнең бер башына шәкертләргә ян белән килеп утырды да, ашыкмый гына башын аларга таба борып, күзләрен кысыбрак елмаеп куйды. Балаларга бу: «Мин сез наяннарны беләм бит», – дигән сыман хәйләкәр, шуның белән бергә дусларча сердәшлекне белгертә торган караш иде. Балаларга бу ошады, ахры, алар бер-берсенә шыпырт кына нидер әйтешеп алдылар.

 

Шәпеш хәлфә, өстәл янына килеп, балаларга каршы утырды һәм Сираҗи хәлфәгә акрын тавыш белән нидер сөйләргә тотынды. Габдулла йотардай булып Сираҗи хәлфәне күзәтте. Шәпеш сөйләгән вакытта, Сираҗи яки аңа бөтенләй карамады, йә ышанмаган кеше сыман аңа күз төшергәләп кенә алды. Һәрхәлдә, бу Габдуллага шулай тоелды. Бу – кыяфәте белән үк акыллы, әйбәт кешенең Шәпешкә икенче төрле мөнәсәбәтен ул күз алдына да китерә алмады. Ә Сираҗи хәлфә бөтен сыйныф ишетерлек аермачык тавыш белән:

– Юк, туктагыз әле, Шәфигулла әфәнде, без аны калдырып торыйк! – дип, Шәпешнең ниндидер сүзен кире каккач, Габдулла бөтенләй рәхәтләнеп китте.

Аннан соң Сираҗи хәлфә шәкертләргә үтелгән дәресләре буенча сораулар бирде. Ара-тирә Шәпеш тә үзенең сорауларын кыстыргалады. Габдулла Сираҗи хәлфәнең аңардан соравын бик теләп көтеп утырды. Ләкин эш Габдуллага килеп җитәрәк, Шәпеш хәлфә аңа карап алды да, башка сыйныфның шәкертләренә төбәп:

– Сәдака бирү һәм алу фарызмы, сөннәтме? – дигән сорауны бирде.

Габдулланың хәтеренә килде: Җаекка килеп төшүнең беренче көнендә үк Шәпеш аңа шул сорауны бирде һәм чатнатып кайтарган җавабы өчен Габдулланы барысы да мактадылар.

Шәпешнең соравына әлеге шәкерт җавап бирә алмады, Шәпеш тагын Габдуллага күз төшереп алды һәм теге шәкерткә үзенең соравын кабатлады. Габдулла сорауның кабатлануын һәм Шәпешнең үзенә карап-карап куюын яхшыга юрамады. Шул сорауның ул хәзер үзенә биреләсен һәм Шәпешнең күрәләтә аның белән мактанырга җыенуын Габдулла сизеп алды, һәм бу нәкъ ул уйлаганча килеп чыкты да. Шәпеш мыскыллы тавыш белән:

– Җавап бирә алмадың, алайса, – диде һәм тантаналы рәвештә Габдуллага таба борылды.

Габдулланың эче жу итеп китте.

Әгәр дә ул хәзер үзе белгән җавапны кычкырып әйтеп бирсә, Шәпешнең Сираҗи алдында түбәсе түшәмгә тиячәк: әйтерсең бу белемне, Габдулланың күкрәген ярып, ул салып куйган! Әгәр дә инде Шәпеш хәлфәнең шәмкә чөен төшерер өчен «белмим» дип җавап бирсә, Сираҗи хәлфә алдында оят…

– Яле, Габдулла, бәлки, син белә торгансың? – дип, аңа мөрәҗәгать итте Шәпеш хәлфә һәм, Габдулланың һичшиксез җавап бирәчәгенә ышанган хәлдә, урындык аркасына ята биреп һәм елмаебрак күзләрен йомды. Габдулла башын түбән иде.

– Йә! – диде, күзләрен ачып, Шәпеш һәм борчылып бер кузгалып куйды.

Габдулла дәшмәде һәм маңгай астыннан гына хәлфәсенә карап алды.

– Телең йотмагансыңдыр бит? – диде кызыбрак хәлфә. – Йә, әйт, син аны беләсең бит!

– Белмим, – диде Габдулла акрын тавыш белән һәм Сираҗи хәлфәгә карап алды.

– Ишетмим, ни диде? – дип, түземсезләнеп кычкырды Шәпеш хәлфә.

Утызлап тавыш бик зур канәгатьлек белән Габдулланың җавабын кабатлады:

– «Белмим» диде? «Белмим» диде?

5

Габдулла аркасында бөтен мәдрәсә алдында оятлы булган Шәпеш хәлфә вакыйганы аның җизнәсенә кайтып сөйләде.

– Белә торып әйтмәде. Юри хәлфәсен оятка калдырыр өчен шулай итте ул, астыртынлык эшләде остазына карата, – дип әрнеде.

Бу дәү апасына һәм Зөһрә белән Фатыймага иреште. Габдуллага һәрберсеннән өлеш чыкты.

– Син нәрсә! – дип, җизнәсе мөмкин хәтле ачы итеп әйтергә тырышты. – Эшләмә дә, юньләп укыма да, син монда атаң малын ашап ятам дип белдеңме? Алай булса, әнә мичкә белән су ташы, югыйсә мин суны акча түләп ташытам.

– Атаң урынына калган җизнәңнең хәтерен калдырдың бит, – диде дәү апасы. – Имтиханга казаки белән чалбар тектерәм дип тора иде үзеңә, хәзер нишләр инде менә.

Ашарга утыргач, Зөһрә аның алдына кечкенә агач табак белән ботканы дык иттереп китереп утыртты һәм авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып алды. Башкалар ишетмәделәр, ләкин Габдулла аның «әрәмтамак» дигән сүзен аермачык ишетте. Ул табакны этәреп куйды да өстәл яныннан торып китте. Газизә аны, юатып, яңадан утыртырга теләп карады. Ләкин Габдулла тәмам үзсүзләнеп утырмады һәм коры гына:

– Әрәмтамак булса, боткасын үзе ашасын! – диде.

– Кара, мин сиңа «әрәмтамак» дидеммени, – дип, Зөһрә бераз куркынып, акланырга теләп карады.

Габдулла дәшмәде. Аннан соң ул Гыймадиларга төшеп китте.

Гайниямал өстәге хәлне, төшеп, Гыймадига сөйләп тора иде.

– Кит инде! – дип кычкырды Гыймади һәм, кереп килүче Габдулланы күрү белән: – Габдулла, карале, син хәлфәгә белә торып әйтмәдеңме, әллә чыннан да белмичәме? – дип сорады.

– Әйтәсем килмәде дә әйтмәдем, – диде Габдулла. – Мин әйткән белән мактана бит ул… Шәпеш!

Гыймади кычкырып көлде һәм, Габдулланың аркасыннан кагып:

– Афәрин, дус кеше! Биллаһи, дөрес эшләгәнсең! – дип куйды. Ул үзе, кайчандыр Шәпеш шәкерте булып, аның аркасында бөтен мәдрәсәсен нәләтләп чыккан кеше иде.

Газизә төште һәм, «дәү апа чакыра» дип, Габдулланы өскә дәште.

– Мин анда менмим, – дип кырт кисте Габдулла.

– Менми кая барасың, юләр! – дип, Газизә апасы йомшак кына шелтәләп куйды.

– Мин Гыймади абзый белән су ташыйм. Үзем эшләп ашыйм, – диде Габдулла.

Дәү апа, үзе төшеп, шактый вакыт юаткач һәм өндәгәч кенә, ул кире менәргә риза булды.

Бу кәҗәләнүе өчен Габдулла җизнәсенең тагын да тузынуын көткән иде. Ләкин җизнәсе дә, башкалар да бу турыда ләм-мим бер сүз катмадылар: әйтерсең берни дә булмаган. Үзләре чакырып алдырган ятимне ашавы белән битәрләүнең кызулык белән эшләнеп ташланган гаделсезлек икәнен үзләре дә сизделәр булса кирәк, һәммәсе эчләреннән тындылар.

Шәпеш хәлфәнең генә шәкертенә мөнәсәбәте тәмам бозылды. Бервакыт шаярып тәрәзә ваткан өчен, Шәпеш хәлфә гаеплене тотып бирүне таләп итте. Дәшүче булмады. Шуннан соң ул бөтен сыйныфны аякка бастырып, фәрраштан яңаклатты. Бу җәзадан Габдулла да читтә калмады. Гаҗәп: ул моны бик тыныч каршылады. Беренче тапкыр иптәшләре белән беррәттән җәзалануына ул хәтта куанып һәм горурланып йөрде. Ул инде иптәшләре арасында үз кеше, сердәш булып китте. Талип белән алар хәзер аерылмас дуслар булдылар.

Имтиханнар җитте. Габдулла сынауларны җиңел үтте. Шәпеш инде бу юлы Габдулладан ничек кенә булса да үч алырга тырышты. Арага Сираҗи хәлфә төште һәм Габдулланы кыерсытырга юл куймады.

6

Кар эреп, язгы гөрләвекләр китеп беткән булса да, җир әле кипмәгән, Җаекның урамнары тез тиңентен пычрак иде. Габдулла, сукмак төшмәгәнме әле дип (ул соңгы көннәрне һәр иртә шуны чыгып карый иде), оекчан гына болдырга йөгереп чыкты. Ул кулына ашап бетермәгән бәрәңге пәрәмәчен тоткан иде. Аның янына шунда ук, койрыгын болгый-болгый, Акколак килеп җитте. Габдулла пәрәмәчнең яртысын сындырып, аңа каптырды. Этнең дымлы авызына тигән кулын ул чалбарына сөртеп алды да пәрәмәчнең калганын, чеметеп-чеметеп, йорт уртасындагы күгәрченнәргә ыргыта башлады. Күгәрченнәр валчыклар төшкән җиргә килеп ябырылдылар. Габдулла аларга пәрәмәчен чеметкәләп ыргытып бетерде. Күгәрченнәр, күз ачып йомганчы, валчыкларны чүпләп бетерделәр дә, бөтерелешеп, һаман нәрсәдер эзләнделәр, нәрсәдер чукыдылар. Соңга калып кына лапас астыннан зур бер саргылт әтәч йөгереп килеп чыкты һәм күгәрченнәр уртасына атылып керде. Күгәрченнәр «пырх» итеп күтәрелеп киттеләр һәм лапас башына кундылар. Әтәч бөтеренгәләп тибенеп һәм чукыштыргалап алды, берни дә таба алмагач, гаҗәпләнгән сыман «кур, кур, кур!» дип куйды. Габдуллага бу «кара, кара, кара, миңа калдырмаганнар!» дип сукрану кебек тоелды, һәм ул моннан кызык табып елмаеп куйды. Әллә каян даладан яз җиле исеп китте һәм Габдулла, күзләрен чет-чет йомгалап, күккә карады. Анда сирәк-сирәк кенә ак болытлар якты зәңгәр күкне чуарлап, сирпелеп торалар, ә алар астында төркем-төркем булып чәүкәләрме, үзгә кошлармы очалар иде. Габдулла аларга:

– Һәй, һәй, һәй, һә-ә-ә-әй! – дип, йөрәгенә сыеша алмый кычкырып җибәрде. Аңа хәзер бик-бик рәхәт иде.

Аның тавышына җавап биргән сыман, кайдадыр әтәч кычкырды, сыермы, бозаумы мөгрәп куйды. Габдулла кинәт ямансулап китте.

Кырлайда хәзер терлекләр кырга чыккандыр инде. Ак алъяпкыч кигән әтисе, Сәгъди абзый, арбаны лапастан чыгарып, тәгәрмәчләр майлап йөридер. Сукага чыгарга вакыт инде. Сафуш белән Тимри нишлиләр икән хәзер? Гөләнвәр апа, яңа күлмәкләрен киеп, хат яздыра микән? Фазыл абзый үзе, әй, чынлап та, үзе кайтмады микән? Тиз генә очып Кырлайга кайтып килсәң икән! Нигә, Әбүгалисина күз ачып, күз йомганчы меңәр чакрымнарны гизеп, күреп өлгергән лә!

…Сукмаклар төшә башлаган иде инде, «Җаек кузгалган!» дигән хәбәр таралды. Талип Габдулланы үзе белән бергә боз карарга алып китте. Җаекның атаклы язгы пычраклары эченнән беләүләнеп төшкән сукмаклар күп урыннарда озын булып тоташ сузылып китә һәм урыны белән алар кибеп җитмәгән сыек сазлыкка һәм суларга очрап киселеп кала. Андый урыннарга үтеп йөрүчеләр тактамы, ташмы ыргыткан булалар, кешеләр, шуларга басып, туры килгәндә киң-киң сикергәләп, аркылы чыгалар һәм, тагын тапталган сукмакка төшеп, юлларын дәвам иттерәләр. Сукмак төшкән җирдә дә әле күп урыннар кибеп өлгермәгән йомшак балчык хәлендә булып, аларда Талип белән Габдулланыкы сыман яланаякларның эзләре аермачык ярылып ята.

Малайлар шактый урамнарны үтеп ярга җиткәндә, анда боз карарга килгән балалар, үсмерләр, зурлар төркем-төркем булып торалар иде инде.

Моңарчы ап-ак, тип-тигез, тып-тыныч киң тасма булып сузылып яткан Җаек, хәзер меңгә сынгаланып, кайнашып, тынгысыз яу булып, бер якка агыла, агыла…Эреле-ваклы ак һәм соры боз кисәкләре, бер-берсен куышып, каядыр алга, алга омтылалар, кайбер кечерәк, көчсезрәк бозчыклар зур бозлар арасыннан бөтерелеп килеп чыгалар да ярга елышып калырга тырышалар, кайберләре елышып калалар да. Ләкин көчле агым барыбер аларны кереп тукталган кечкенә култыклардан кагып чыгара һәм, теләсәләр-теләмәсәләр дә, зур бозлар эченә кертеп җибәрә.

– Әнә нинди зур боз, – дип күрсәтте Габдулла Талипка.

Елганың уртасыннан, чынлап та, зур боз кисәге сал шикелле булып җай гына агып килә иде. Аның бер очыннан икенче очына кыеклап атлы чана юлы сызылып үткән, һәм ул юлның чит-читендә чаналардан коелып калган салам һәм печән чәчелеп ята иде.

– Шул бозның өстенә эләгеп агып китсәңие, әй! – дип, Талип канатланып куйды.

Габдулла Талиптан мондый кыю фикерне көтмәгән иде, шуңа күрә ул сәерсенеп аңа карады.

– Нигә, – диде, аның гаҗәпләнүен күреп, Талип, – узган елны бер авыл кешесен аты-ние белән алып китте боз. Үзен коткардылар, аты белән чанасы су төбенә китте.

Аның «бозга эләгеп агып китсәңие» дигән сүзе тикмәгә түгел иде. Әтисенең шакмаклы камчысы да, өйдәге көн-төн булып тора торган ызгыш та аны тәмам биздергән иде инде. Беркөн Талип Габдуллага:

– Менә берничә елдан минем әти картая, аның көче бетә, ә мин үсеп, беләкләргә көч җыеп алам да, әти дулый башласа, әнинең кер элә торган бавы белән урап, бүлмә баганасына бәйләп куям, белдеңме? – диде. Шул ни өчендер Габдулланың хәтеренә әле килеп төште.

– Нигә син әтиеңне яратмыйсың, ярыймыни алай? – дип гаҗәпләнүен белдерде Габдулла.

– Ә нигә ул әнине кыйный? – дип, Талип сорауга каршы сорау белән җавап бирде.

Габдуллага бу шактый хаклы җавап булып күренде. Ләкин аның «әтине яратмаска ярыймыни» дигән сүзе Талипка ничектер тәэсир итте бугай, ул җирдән каты балчык алды да, селтәнеп, аны Җаекка таба, бозлар өстенә ыргытып җибәрде. Аннан бераз теш арасыннан сызгырынып торды-торды да:

– Юк, каян булса да итек кенә табып аласым бар, аннан мин диңгез буена качам… – диде.

– Кайда ул? – дип сорады Габдулла.

– Менә шушы Җаек белән түбән таба җиде көн барып, Гурьев дигән калага җиткәч…

– Анда нишлисең?

– Гурьевта минем әни белән бертуган абый тора. Балыкчы ул… Аның белән бергә көймәдә диңгезгә балык сөзәргә чыгам…

40Сөаль – сорау.
41Мөдәррис – дәрес бирүченең иң өлкәне, гадәттә, мулла.