Za darmo

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Tekst
0
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa
2

Габдулла бу кечкенә кабык арбаны, әлбәттә, үзенең хыялында туган сәмрәү кошка җигеп җибәрә алмады. Киресенчә, аның үзенә җәй буе шул арбага җигелеп тартырга туры килде.

Урман янындагы җирне урып бетергәннән соң, Сәгъди абзыйлар Тыңламас алпавыты белән янәшә уйсулыкка күчтеләр һәм алпавыт белән уртак чәчкән җирне урырга керештеләр. Тирә-як крестьяннарның «Тыңламас алпавыты» дип йөрткән кешесе фон Глен дигән немец булып, ул үз җирен крестьяннардан эшләттерә һәм, хезмәт хакы итеп, җыеп алынган игеннең яртысын крестьянга бирә дә шул җиргә чәчелергә тиешле орлыкны чигереп алып кала иде.

Алпавыт җире Кырлайдан шактый ерак булганга, аннан соң бояр болыныннан бераз печән салып кайту нияте белән Сәгъди абзый монда ат җигеп килде. Кыр уртасында атны туарып, ул арбаның тәртәләрен бастырып куйды да арбадагы элен-салыннан әмәлләп, күләгә ясады. Габдулла белән Садрины шул күләгәдә калдырып, олылар урак урырга керештеләр.

Менә кайда Габдулла челләнең нәрсә икәнен тәмам төшенде.

Кояш кыздырганнан-кыздыра барды. Чикерткәләрнең черелдәүләре берән-сәрән генә ишетелә башлады. Тора-бара ул да тынды. Габдулла арба күләгәсенә елышты һәм тирә-якка колак салды. Тынлык… Тик иксез-чиксез басу кызу сулышы белән авыр гына тын алган төсле… Еракта, күк читендә, җемел-җемел килеп рәшә уйный. Тирә-якта бер җан иясе юк дияр идең, әнә бер ак сыртлы кызыл бозау, челләгә чыдаша алмый, койрыгын чәнчеп инеш ягына чаба…

Габдулланың исенә кылт итеп инеш буе килеп төшә: – Анда хәзер Әһлиләр су керәләрдер инде! Аның хәзер инешнең күпер төбендәге комлыгына барып чишенәсе һәм туйганчы суда йөзәсе килә. Ул ихтыярсыз үзенең күләгәсенә күз төшерә: күләгә әле бик-бик кыска. Габдулла белә: өйгә кайтканчы, аның күләгәсе ике, өч, биш, ун өлеш озынаерга, ниһаять, кичке эңгер күләгәсендә бөтенләй бер дә булмаган кебек юкка чыгарга тиеш, һи-и-и, әле аңарчы-ы-ы!

* * *

Габдулла бүген өенә кайтканда, аның башы әллә ничек диңкеп авыртырга тотынды. Ул моны берәүгә дә әйтмәде. Сәкедәге үз почмагына әкрен генә менеп ятты да уйларга тотынды: Сабира апаның да җенләнүе менә шулай башына эссе кабудан башланган бит. Аның кебек котырып китсә нишләр? Бервакыт әнисе иртүк әтисен: «Син, тор әле, Габдуллабыз вафат булды бит!» – дип уятса? Әти кинәт сикереп торса һәм: «И бичара, ятим бала, гомерле була алмады шул, мескен!» – дип, күзләрен сөртеп куйса? Аңа кушылып әни дә балавыз сыгып алса һәм күзләрен алъяпкычы белән сөртеп: «Юкка гына үзен кырга өстерәп йөрдек, былтыргы кебек өйдә генә калдырасы калган, тик уйнап йөрсен иде, бичара!» – дисә?

Әнисенең шушылай кызганып алу ихтималы Габдулланы кинәт рәхәт кенә юатып куя, әмма шунда ук бик ачы бер тойгы йөрәкне кисеп үтә: ул үлгән ләбаса инде. Әнисенең бу тикле үрсәләнүен ул барыбер күрми дә, ишетми дә бит инде. Аның керфекләре ихтыярсыз килеп тулган яшь бөртекләре белән дымлана, аннан соң кинәт аңарда үлемгә каршы ачу, нәфрәт, дошманлык тойгысы кузгала. Юк, юк! Аның үләсе килми, килми, килми! Ул иртәгә тагын әти-әнисе белән бергә торып, сау-сәламәт көе басуга китәргә, челләгә-нигә карамый, Садрины кабык арбасында тартып йөрергә риза, риза!

…Кичке шәфәкъ күк читендә һаман нечкәрә, нечкәрә, әмма ул өзелеп өлгерми, икенче яктан нәзек кенә булып җәйге таң шәфәгы сызыла башлый, һәм авыл тагын аякка баса.

– Габдулла, тор, улым, соңга калабыз, – ди Зөһрә апа тавышы.

Габдулла уяна, аның башы авыртмый. Ул исән-сау. Яшәү шатлыгы аның йокысын җиңә. Габдулла сикереп тора.

Бүген кырда кабык арба тарткан тагын бер малай аңа иш була: Тимри. Аның атасы, Җаббар абзый, Иябашның Әсәт байга уракка ялланып, аның ура торган җире Сәгъди абзый эшләгән җир белән янәшә туры килә. Малайлар бергә калалар һәм узган елгы су керүләрне, чикләвеккә баруларны искә төшерәләр.

– Ә мин синнән шәбрәк йөзәм, – дип, Габдулла сүзне бәхәскә кертеп җибәрә, – исеңдәме, мин сине былтыр узып киттем…

– Уздың, ди, узмый тор, – дип каршы төшә Тимри. – Әхтәри су астыннан минем аякны тотып алмаган булса, мин…

– Ә мин иң биек нарат башына эһ тә итми менеп китәм, ә син…

– Мендең, ди, менми тор, ә менә мин…

Әңгәмә бәхәсле булган саен кызыграк. Бу аларның дуслыгына энә очы хәтле дә зыян китерми, тора-бара алар үзләре үк уртак фикергә киләләр һәм киләсе җәйне ничек уздыру турында сүз куешалар…

Ул арада, янып-пешеп, әниләре килеп җитә. Казып куйган чокырдан чүлмәкне алып, алар җиргә чүгәлиләр һәм, бисмиллаларын укып алганнан соң, чүлмәкне авызларына китереп, туймастай булып, әйрән эчәргә тотыналар. Йотлыгып-йотлыгып, күзләрен йомып, бөтен дөньяларын онытып эчәләр алар. Зөһрә апаның маңгае өстеннән чәч толымы төшеп, күзен каплый, әмма Зөһрә апа аны күтәреп куймый, аның кайгысымыни әле монда!

Эчеп бетергәч, алар, сусыннары басылуга ышанмаган сыман, чүлмәкләрен тоткан хәлдә бераз тынып калалар. Ниһаять, кузгалып, арбадагы балаларын кулларына алалар һәм аларны имезергә утыралар.

– Әни, әнә без теге уйсулыкка гына барып киликче! – дип сорый Тимри үзенең әнисеннән.

Аңа әнисе түгел, Зөһрә апа җавап бирә:

– Барыгыз, тик озак юанмагыз, без менә имезеп бетерәбез дә китәбез…

Шуны гына көтеп торган сыман, ике яшьтәш, дәррәү кузгалып, уйсулыкка таба чабалар. Аяклар күз иярмәслек кызу эшли. Үзләре ихтыярына бирелгән аз гына вакытны балаларның юлга әрәм итәселәре килми, күрәсең…

Уйсулык – бу кипкән инештән калган урын. Аның уртасында элекке инеш эзе чокыр булып сузылып ята. Аның сазлыклы төбендә бакалар яши. Ике кордаш аларны куркытырга тотыналар. Тирә-якта таш-мазар тапмагач, алар, җирне куптарып, чокыр төбенә каткан туфрак ыргыталар.

– Әнә сикерде, күрдеңме? – дип кычкыра Тимри.

– Күрми ни! Әнә таш өстенә менеп утырды, – ди Габдулла һәм кинәт серле тавыш белән әйтеп куя: – Әнә шул ташның асты казна бит…

Тимри Габдуллага күтәрелеп карый: «Уйнап әйтәме?» Юк, Габдулланың күзләре җитди. Шуннан соң Тимри үзе үк, ышанып:

– Бу бака түгел бит, иеме? – дип куя.

– Әйе, – ди Габдулла, мәсьәләне тәмам хәл итеп, һәм ике бала, үз хыялларына үзләре үк гаҗәпләнеп, бакага карап тынып торалар.

Габдулла, бакага ишеттермәскә тырышып, шыпырт кына:

– Бу бит безнең күзгә генә бака белән таш булып күренә. Аларны кемдер сихерләп киткән, – ди.

Тимри шулай ук шыпырт кына:

– Ә нәрсә соң ул? – дип сорый.

– Беләсеңме, – ди Габдулла, – таш ул патша сараеның капкасы бит. Син аны ача алмыйсың, бака капканың сакчысы булып тора… Аларны үз төсләренә кайтара торган әпсен[29] бар бит.

– Син беләсеңме?

– Тиле, аны безнең мулла абзый да белми. Ул әпсенне белер өчен, Әбүгалисина булырга кирәк.

– Каян беләсең?

– Сәхәби әйтә. Ул Казанда, Күл буе мәдрәсәсендә укый. Әпсенне белер өчен, Әбүгалисина кебек бер ел тау тишегенә бикләнеп укып ятарга кирәк.

– Шуннан.

– Шуннан, кем дә кем, шулай укып, әлеге әпсенне өйрәнеп чыкса, аның күзен берәү дә буа алмый. Мин ул әпсеннең бер-ике сүзен беләм…

– Йә, йә!

– Әпсен, төпсен, бүрәнә батсын, күзе чыксын, тончыксын!..

– Кара, кара, җир упсын, әй!

– Нәрсә?

– Син укыганда, бака селкенеп, сикереп куйды.

– Әйттем бит. Бу бит әле аның башы гына…

– Әйдә, төшеп, ташны күтәреп карыйбыз. Казна тапсак, уртак, яме?

– Йә!

– Син әпсенне укый-укый төш, әйдә!

– Әйдә! Әпсен, төпсен…

– Габдулла! – дип кычкыра ул арада арба ягыннан Зөһрә апа.

Балалар чокырга төшеп барган җирләреннән кире борылалар һәм арба ягына йөгерәләр. Алар янә кыр уртасында арба саклап икәүдән-икәү калалар.

3

Кояш баеганда, Сәгъди абзый хатыны белән бала-чагасын, атка утыртып, өйгә кайтарып җибәрде дә үзе Тыңламас алпавытының имениесенә, Александровкага юнәлде. Ни өчен? Олылар сөйләшкәндә ишетелеп калган бер-ике сүз генә Габдулланың аңына күп нәрсә бирми. Шулай да ул белә: бу яхшылыкка түгел…

Габдулла басудан ачыгып кайткан иде. Ул, утырып бер тамак ялгап алу булыр әле, дип көтте. Көтү бушка чыкты. Утырып тамак ялгап алу берәүнең дә башына килмәде. Әйтерсең һәммәсе ураза! Зөһрә апа Садрины йоклатып утырган җиреннән үзе дә оеп киттеме, әллә авыр уйга чумдымы, дәшми. Бибисаҗидә дә әллә ничек мыштым гына мич артына, үзенең йоклый торган урынына кереп тынды. Габдулла бүген, үзе барып, икмәк кисеп алырга базмады, аңа кемдер: «Бирәнең тыгылдымы?» – дип кычкырыр төсле тоелды. Садри туганнан соң, аның моны бер-ике тапкыр ишеткәне бар иде инде. Энесе туу Габдулланың бу өйдә, гомумән, кадерен киметте. Сәгъди абзыйның карашы элеккечә калса да, Зөһрә апаның алышынучан кәефе Габдуллага гел кырыс килеп торды, аның аналык җылысы үз баласыннан артмады. Бибисаҗидә, Садрины кулына алып сөйгәндә: «Садретдин җаным, үз энекәшем», – дип, «үз» дигән сүзгә басым ясап әйтте… Бик соң гына Сәгъди абзый кайтып керде. Зөһрә апаның, кинәт башын күтәреп: «Син, нәрсә булды?» – дип соравына ул, аякларын сала-сала, теләр-теләмәс: «Әй лә! – дип куйды һәм шуннан башка берни әйтмәде. Аннан соң: – Алла!» – дип, сыкрана-сыкрана, коры буыннарын шыртлатып, сәкегә менде һәм урынына сузылып ятты. Өй эчен тынлык басты…

* * *

Икенче көн, эшкә чыгар алдыннан, Сәгъди абзый җәһәт-җәһәт кенә күршеләргә кереп чыкты. Ул арада күршеләрдән бер-ике кеше үзләре Сәгъди абзыйны сорап керделәр. Ниһаять, алар, аны капка төбендә очратып, кызу-кызу сөйләшеп алдылар.

Бүген Сәгъди абзый уракка хатынын, бала-чагасын утыртып җибәрде дә үзе, мужиклар төркеменә кушылып, хуторга китте.

Эш шуннан гыйбарәт иде. Имение белән Иябаш чигендә, баганалы юл белән урман арасында, тар гына, ләкин тасма сыман озын җир бар. Шуның печәнен Иябаш һәм Кырлай крестьяннары элек-электән чабып килделәр. Алтмыш беренче елгы «мөнафис» тан[30] соң җир аерганда, алпавыт бөтен көче белән ул җирне үзендә калдырырга тырышты. Иябашлар белән Кырлайлар, борыннан казна крестьяннары булып, Тыңламас алпавытына баш имәгәнгә күрә, җир бүлгәндә, бик нык аяк терәп сөйләштеләр. Эш имениегә ут төртү белән янауга кадәр барып җитте. Шуннан соң дус землемерның киңәше белән бояр шундый хәйләле килешү ясауга иреште: болын белән община файдалана, ә кәгазьдә җир алпавытныкы булып кала. Старосталар да үз крестьяннарына: «Болыны булгач, безгә кәгазе нәрсәгә, әйдә, килешик, булмаса. Эш судка калса, бәлкем, анысы да эләкмәс», – дигәч, тегеләр риза булдылар.

 

«Суд» дисәң, бит крестьянның коты оча: аның аңардан бервакытта да игелек күргәне юк. Шуннан бирле иябашлар – үз өлешләрен, кырлайлар үзләренекен ел саен чабып, файдаланып килделәр. Инде кичә Кырлайныкылар шунда барып, «үз печәнебез» дип чалгы салулары була, алпавытның болын каравылчысы килеп чыга да боларны тота. Печәннәрен бушаттыра, исемнәрен штрафка язып ала.

Шулай итеп, моңарчы тын гына яткан әлеге кәгазь үзенең бөтен хөкем көче белән кузгалып килеп чыга.

Уракка барганда һәм межа буенда хатыннар шау килде:

– Ел саен шуннан үлән чабып ташыдык лабаса. Бояры да, эте дә сүз-кара әйтүче булмады.

– Этлеген итә, югыйсә син аны печәнгә мохтаҗлыгыннан шулай эшли дип беләсеңме! Өеп куйган богылларына күмелеп баралар бит үзләре, ун еллык печән өеп куйганнар бит, бирән булгырлары, аларга тагын ни кирәк?

– Син аны әйтәсең, безнең кәҗәләрне, казларны ызаннан тотып алып китәләр бит. Җирләренә кермәгән булса, юри куып кертеп алып китәләр, мур кыргырлары! Үләт тә тими үзләренә!

– Үз җирең өстендә йөргән үз терлегең өчен штраф түлә, имеш, бу кайда бар?

Сәгъди абзый имениедән кырга төш узгач кына әйләнеп кайтты. Хатынының соравына каршы аның саран гына бер-ике сүз белән биргән җавабыннан шул мәгълүм булды: кырлайларның хуторга барулары печән өчен штраф салу алпавытның үзеннәнме, әллә приказчигыннан гынамы, шуны белү, үзеннән булса, олы юл буендагы болынлыкның соңгы рәвез[31] буенча кемгә аерылуын, аның купчие[32] кем кулында икәнен сорау өчен иде. Алпавыт үзе өйдә булмады һәм көтеп-көтеп тә кайтмады. Крестьяннар приказчикка кычкырдылар, теге кыза-кыза боларга нидер аңлатты һәм ахырда кулындагы әлеге кәгазьне һавага күтәреп селтәнде:

– Менә закон! Аңардан югары сикерергә сезнең дә, минем дә хакым юк! – диде ул.

Тавыш басылмады, приказчик кулын селтәп китеп барды.

Дүртенче бүлек

2

Болын мәсьәләсе тагын кузгалды. Моның янына урман мәсьәләсе дә килеп кушылды. Урман буендагы болыннан чабылган печән өчен авылга волостьтан штраф килеп төште. Аннан соң, киселгән агачын арбасына салып, аны печән белән каплаштырып, Шәбәрде урманыннан чыгып килгән Фәхрине стрелок тотты. Крестьян тагын шаулап карады. Әмма бу, ерак күкрәү сыман, саңгырау гына күкрәп куйды да тынды. Крестьянның күбесе, ярлысы һәм урта хәллесе, теге йә бу рәвештә байга йомышлы һәм бурычлы булып өлгергән иде инде. Әүхәди, үтечкә дип, Әсәт байдан чәчү орлыгы алган; Рәҗәп абзый Учып белән уртак җир чәчкән; Сәгъди абзый Ишморатовның болыныннан заводына аты белән печән ташырга ялланган; Заһидулла тунын Хафизга илтеп заклад салган, тегесе тегеләй, бусы болай иткән… Байлар хезмәткә яллау, бурыч бирү, заклад алу юллары белән авыл кешеләрен акча пәрәвезенә эләктереп, чолгап бетергәннәр. Шуннан соң бар, җәдәчеңне киереп, кычкырып, даулашып кара!

Әсәт бай: «Габдерахман бай белән бергә без бу болынны сатып алдык. Менә купчий өстенә каракош сурәтле патша пичәте сугылган. Сез бу пичәткә каршы икән, моны волостька барып әйтегез, нигә миңа киләсез?» – диде. Староста да аны куәтләде: «Анысы шулай инде, сатып алган кешене гаепләп булмый», – дип, картлар бу хәлгә күнәргә өндәделәр.

Югыйсә, чынлап та, каракош сурәте төшерелгән патша пичәтенә каршы килеп карале син!

Болын хуҗасы Әсәт бай да, урман хуҗасы Учып та авылга «җиңеллек» ясадылар. Печән белән тотылган Сәгъди абзый, Җаббар, Гарәфи, агач белән тотылган Фәхри һәм башка крестьяннар штраф урынына болын һәм урман хуҗаларының күпмедер печәнен һәм утынын ташып бирергә тиеш булдылар. Моңа кайберәүләр бөтенләй каршы килмәделәр, хәтта штраф акчасының янга калуы аларны сөендереп тә алды. Әмма Гарәфиләр төркеме үзенекен ярып барды:

– Бу нәрсә бу? Алпавыт китте, инде үз кешеләребез алпавыт кебек өскә атлана башладылар! Үз җиребездән печән чабып алган өчен, байга барып битең белән җир сөр, имеш! Бусы булмас инде!

Староста аларга кычкырды:

– Йә, бугазыгызны киермәгез юкка! Алпавыт булса, юкә өздегез дип, каеш түләтер иде. Ярый әле штрафтан котылдык. Каян алып түләриең? Менә үз мөселманың булгач!

Ниһаять, мәсьәлә бәхәссез дә чишелде.

Инешнең теге ягында ут чыгып, алты йортны себереп алып китте… Башка йортларны көч-хәл белән саклап алып калдылар. Ут ярлысын да, хәллесен дә кызганмады һәм авыл өстенә зур гына афәт булып төште.

Янгын Гарәфи өеннән башланды. Бу башта Мәннән агай кебек хәллерәк крестьяннарның Гарәфигә каныгуына сәбәп булды:

– Гарәфи юри төрткән!

– Страховой алыр өчен эшләгән!

– Тиресенә сыеша алмый йөридер иде шул!

– Кайда үзе? Үрәтниккә тотып бирергә кирәк!

– Үзен тотып утка ыргытырга кирәк!

Мәннәннәр төркеменең бу котырынуы, бәлки, аянычлы нәтиҗәләргә сәбәп булган булыр иде. Әмма шунда ук Гарәфинең инде өч көн өйдә булмавы, Мәзекәү урманына Учыпка урман төпләргә китүе мәгълүм булды. Шунысы гаҗәп: Гарәфинең балалары да, ут чыкканда, инеш буенда су кергәннәр, әбиләре алар янында кер чайкау белән мәшгуль булган. Учакта да, мунчада да утның онытылып калу ихтималы булмаган. Шуннан соң Кырлай кешеләре арасында фикер бөтенләй киресенә үзгәреп, төрле сүзләр китте:

– Гарәфигә ут төрткәннәр…

– Дошманнары бар…

– Теле бик озын шул…

– Кем төрткән? Мәннәннәр төркеме дисәң, аның каенагасы да янды бит…

Тикшерә торгач, тагын мәгълүм булды: Гарәфи өе яна башлаганда, җил булмаган. Җил, янгын башлангач кына чыгып, утны авыл өстенә аудара башлаган. Димәк, ут төртүче өчен җил күтәрелү көтелмәгән хәл булып чыккан. Менә бит!

Ни генә булмасын, Гарәфи, Мәзекәүдән кайтып, үз өенең көлен генә тапты. Өендә калган карчыкны һәм балаларны Җаббар үзенең болай да тыгыз куышына алган икән. Гарәфи шунда килде һәм Җаббар белән әңгәмәсендә болай диде:

– Хәерле каза булсын! Чәчкән хәтле икмәгем белән ничек тә кыш чыгып, язын кала җиренә эш эзләп китәргә иде исәп. Болай булгач инде, язны көтеп булмас. Кемдер ашыктырды эшне. Әмма бер кайтмасак, бер кайтырбыз. Кайберәүләрнең исләренә төшерербез әле без моны!..

Аның кесәсендә урман төпләп алган аз-маз акчасы бар иде. Шуның өстенә ул, янгыннан котылып калган сарыгы белән кәҗәсен сатып, бераз акча ясады да, анасы карчыкны һәм ике баласын алып, Казанга китеп барды.

4

Көзге наборлар башлангач, җырчы Фазылның солдатка каралу хәбәрен Габдулла бөтенесеннән ныграк, әрнүлерәк тойгы белән каршы алды.

Менә инде Фазыл китәр. Җәйге кичләрне яшьләр уенга җыела торган Какылы алан буеннан аның скрипкага кушылып җырлаган көчле моңы инде яңгырамас. Урамнарда очраганда, сиңа карап елмаеп үтүче, олыга, кечегә һаман бертөрле кече күңелле, җор сүзле Фазыл булмас… Ә алдагы язның Сабан туе Фазылсыз бик-бик күңелсез булыр. Алтмышар чакрымнан аның көрәшен карарга килүчеләр инде быел булмаслар. Кемнәрдер аны сагынып, көрсенеп куярлар… Аның исемен үзенең моңлы җырларына кушып тын гына җырлый торган Гөләнвәр нишләр инде, нишләр?..

Габдулланың күңелендәге ямансулыкка ярсу килеп кушыла. Беләсезме, каралып кайткан никрутлар ни сөйлиләр? Юк, моны Фазыл сөйләми, һәрвакыттагыча кызлар кебек тыйнак ул үзе, сыңар кулы белән сугып, таза атны аягыннан егарлык егет! Фазыл өчен әрнүчеләр сөйли моны:

– Гаделсезлек белән кырдылар Фазылны. Әсәт малае Галимҗаннар китәргә тиеш иде, юк, алар волость писаре белән чыш-пыш килеп, әллә кемнәргә акча төртеп, әллә кемнәрне эчереп, беләсеңме, нишләгәннәр? Алдан ук җиңнәренә әзер жирәбә яшереп кергәннәр. Менә бит явызлар! Менә бит акча нишләтә, ә? Көчле – көчле түгел, акчалы – көчле!

Димәк, Сабан туенда аяк чалуы – бер хәл, монда да Фазылга аяк чалган Әсәт бай малае! Габдулланың кечкенә йөрәгендә зуп-зур Галимҗанга каршы әйтеп бетергесез ачу кабына.

Әнә Галимҗан солдаттан калган башка егетләр белән Кырлай урамыннан гармун тартып узып бара. Уйнау һәм җырлавының рәвеше үк әйтеп тора: егетнең кәеф шәп, күңел күтәренке, ә тәкәббер тавышында ниндидер мактану, янәсе: «Күрдегезме, кемнәрнеңдер борынына чиерттекме?» Нигә үз авылында йөрми, нигә Кырлайга килеп урамга сыймый йөри ул? Билгеле, нигә: Гөләнвәр – Кырлай кызы бит!

Менә алар, зират урамыннан борылып, тыкрык белән уңга төшеп киттеләр. Анда Гөләнвәр тора. Галимҗанга, әлбәттә, аны күрү насыйп булмас (кыз аңа күренәме соң!), әмма ул, барыбер үзенең тавышын ишеттереп, кызның тәрәзәсе алдыннан гармун тартып узар!..

Гармун тавышы тынды. Ачуыннан тыны кысылып, аларның тизрәк узып китүен көтеп утырган Габдулла иркенләп сулыш алды. Гаҗәп: узган елны ул Галимҗанның гармун уйнаганын шундый ләззәт белән тыңлый иде. Шәп гармунчы бит ул үзе Галимҗан! Әмма менә быел, менә хәзер аның гармун тавышын ишетмәс өчен, Габдулла колакларын томаларга әзер. Шулкадәр ят, чит һәм хәтта чиркәнеч хәзер ул тавышлар!

Ниһаять, Фазылның авылдагы санаулы көннәре дә узып китте һәм китәр көннәр килеп җитте. Иртәгә китәбез дигән көнне ул иптәшләре белән, авылны бер итеп, гармун һәм скрипка белән җырлап әйләнде. Бер-берсенең җилкәләренә тотынышып ясалган ике тыгыз саф, бер-берсенә каршы баскан хәлдә, инешнең теге һәм бу як урамнарыннан җырлап үтте. Егетләрнең Гөләнвәр торган тыкрык күпереннән узмый, югары күпердән узулары Рәҗәп абзыйларның күршеләрен бераз гаҗәпләндерде:

– Әллә үпкәләштеләр микән?

– Булса да булыр, Галимҗан дошманлыктан берәр сүз чыгаргандыр.

– Аларның аралары Галимҗан бозарлык кына түгел шул…

Әмма Фазылның югары урамнан узганда авыл өстендә яңгырап үткән һәм бик күп йөрәкләрне иңрәтеп алган җыры күп нәрсәне әйтеп бирде. Болай дип җырлады ул:

 
Күгәвәй дә күлмәк, бурлат кештәк,
Ак укадан үргән бәйләвеч;
Урамнардан килсәм, кеше күрә,
Яр астыннан килсәм – әйләнеч.
Олы юлкайларның, ай, такыры,
Өзәңгекәйләрнең бакыры;
Аерылмабыз диеп йөргән идек,
Аерылабыз инде, ахыры…
 

– Егете лә егете! – дип әрнеп куйдылар аның җырын ишеткән кешеләр. Хатын-кыз, ир-аттан яшереп кенә, «балавыз сыгып» алды.

Икенче көнне Зөһрә апа мич ягында камыр баса, Бибисаҗидә каба алдында, орчыгын шыңгыратып, җеп эрли, Габдулла бишек янында, Садрины тирбәтеп, әкрен генә эчке тавыш белән «әлли-бәлли» не көйләп утыра иде. Капка келәсе шалтырады. Йортта арба тәгәрмәчләрен майлап йөргән җиреннән Сәгъди абзый: «Әйдүк, Фазыл туган, хуш киләсең!» – дип, Фазылны каршы алды һәм аны өйгә алып керде.

– Бүгенме сәфәр? – дип сорады ул, алъяпкычы белән кулларын сөртә-сөртә.

– Бүген, Сәгъди абзый! Менә күрешеп чыгыйм дип кердем. Әйтеп калдырасы сүзләр дә бар иде…

– Рәхмәт инде, әйдә, чишен, түрдән уз!

Зөһрә апа да ягымлы гына итеп өстәп куйды:

– Утыр, Фазыл, әзер камырым бар, кабартма ясап бирим, абзыегыз белән чәй эчәрсез.

Бибисаҗидә, кабаларын бер почмакка этәреп, орчыктагы җебен йомгакка чорнарга тотынды.

Габдулланың үкенеченә каршы, Фазыл чишенмәде һәм иркенләп утырырга җыенмады.

– Рәхмәт, кодача апа, – диде. Ул хатын-кызның һәммәсенә дә, яшенә карап, йә кодача, йә кодача апа дип дәшә иде! – Озак утырып тора алмам, олау әзерли калдылар, әле тагын дәү апайлар белән күрешеп чыгасым бар…

– Алай килешми инде ул, – дип, аңа каршы төште Зөһрә апа. – Күрше була торып, болай да кайтканнан бирле бер кереп чыктың. Иркенләп, теш елтыратып, сөйләшеп тә булмады. Рәҗәп кодалар да, без дә очрашкан саен сине иң якын туганыбыз кебек күреп сөйлибез. Әле менә бөтенләй кардәш булырбыз дип тора идек…

 

– Анысы насыйп булмады, күрәсең, кодача апа!

– Ник алай дисең, Фазыл, кайтмаска китмисең бит. Ризыгың шушында булса, кайтмый кая барырсың?

– Кайтуын да кайтырсың, туфрагың тартып, әмма соң булыр…

– Бервакытта да соң булмас, юкны сөйләмә! Үзең генә анда, туган җирне, үз кешеләреңне онытып, читкә китеп барма. Рәҗәп кода да, кодагый да, Гөләнвәр үзе дә син дип өзелеп торалар, юкны сөйләмә!

– Агай-эне, дус-иш бар, кодача апа, әлхәмделилла, әмма дус игез, дошман сигез дигәндәй, Әсәт байныкылар әнә чебеш сагалаган тилгән кебек әйләнәләр бит!..

– Кайгырма, Гөләнвәр чебеш түгел, Рәҗәп абзый ачык авыз түгел, әле аның тирә-ягындагы кешеләр, менә без нихәтле!..

– Анысы дөрес, – дип сүзгә катышты Сәгъди абзый, – дошманнар да күп, әмма авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә, дигән сүз дә бар бит, Фазыл туган. Син борчылма, менә, Алла боерса, кайтып килерсең, дөбердәтеп туй ясап җибәрербез, менә булыр безнең урамда да бәйрәм!

Ул, үз сүзенә ышанган хәлдә, бик күңелле генә көлеп куйды. Аның өметле сүзләре Фазылга да йогынты ясады бугай, ул да, шатлыгын яшерә алмый, ихтыярсыз елмайды.

– Авызыңа бал да май, Сәгъди абзый, – диде ул, – сөенчесе туйда булыр! Кодача апа, шулай, күз-колак булып торсагыз ла!

Ул, кузгалып, өй эчендәге кешеләрнең барысы белән дә күрешеп чыкты. Габдуллага килеп җиткәч, аңа аеруча елмаеп дәште:

– Йә, хуш, Габдулла дус! Без синең белән кемнәр әле? Кирәкле кишер яфраклары бит, шулаймы? Онытма, хат яз!..

Һәм ул китте.

Олауны озатырга бөтен урам чыкты. Ирләр олауга якынлаштылар, хатын-кыз, яулыкларын тешләп, капка яннарында басып калды. Малайлар арбалар тирәсендә чәүкәләр күк кайнаштылар. Габдулланың кәефе иптәш малайларыныкыннан бөтенләй башка булганга күрә, ул, йөрәгенә якын кешене бимазаламыйм дипме, оялыпмы, тыйнак кына бер читтә басып торды.

Хәдичә апа, улы менеп утырган арбаның кузгалып китүеннән курыккан сыман, аның читенә тотыныр-тотынмас тора, үзе һаман улының йөзенә күреп бетерә алмастай булып карый. Бу һәрбер кечкенә тамырына хәтле үтә таныш, йөрәккә якын йөз һәм тыйнак кына матур күзләр хәзерге минутта дөнья бәясеннән кыйммәт. Менә хәзер арба кузгалыр да, бу йөз белән бу күзләр ераклашырлар һәм, ниһаять, бөтенләй күздән югалырлар. Кем белә, яңадан күрерме ул үзенең улын, әллә юкмы? Насыйп булып, бәлки, кайтып та килер улы, әмма менә үзе бик картайды бит, йөрәге начарайды, бәлки, бу аның улының күзләренә соңгы мәртәбә карап торуыдыр? Карчык еламый, әйтерсең ул үзен баскан гаять зур кайгыны оныткан, хәтта ул үзе юк, бәлки дөньяда аның бердәнбер улы гына…

– Улым, изүеңне каптыр, бүген бик яман кырау төшкән көн, бияләеңне ник салдың, карале! – ди карчык һәм улының оекларын, киндерә бәйләүләрен тагын бер кат кулы белән капшап, тикшереп чыга.

– Йә егетләр, кузгалдык, алайса, Аллага тапшырып, – диде юлаучыларча ак алъяпкыч бәйләп алган, кулына чыбыркы тоткан Рәҗәп абзый.

Атлар кузгалды. Алгы арбада Фазыл белән янәшә утырган иптәше Сәет гармун тартып җибәрде. Калган олаулардагы никрутлар аны җыр белән күтәреп алдылар.

Бу вакыт кече күпер тыкрыгында Рәҗәп абзыйлар болдырында Гөләнвәр басып тора иде. Ул, озатыр өчен, олы урамга менәргә кыймады. Аннан соң бу озату аның өчен бик авыр иде.

Күрмәсә дә, озатуны ишетеп, тыңлап каласы килеп, ул урамга чыкты. Никрутларны алып китәсе атлар, тыкрык белән менеп уңга борылгач та, каравыл өе янында иде. Шуңа күрә китүчеләр һәм озатучыларның тавышы Гөләнвәргә шактый ачык ишетелеп торды. Шулар арасында ул Фазылның тавышын аерырга тырышты. Бер генә һәм соңгы тапкыр Гөләнвәрнең аңа күзен тутырып карыйсы һәм җылы гына озату сүзе әйтәсе килде.

Тормышта бик аз очрашты бит алар! Быел, Фазыл кайтканнан соң, ике тапкыр гына күрештеләр. Берсе кырда – урак өстендә, икенчесе өмәдә… Анда да күзләр белән генә очраштылар һәм бер-ике сүз генә алышып өлгерделәр. «Нихәл, Гөләнвәр?» – «Бик күңелле, Фазыл абый, үзегез нихәл?» кебек гади генә, тыйнак кына әйтелгән сүзләр иде алар, ләкин, шулай булуга карамастан, ул сүзләр икесен дә ут кебек көйдереп алды!

Кыңгыраулар шылтырап, атлар кузгалуы Гөләнвәргә күп уйланып торырга ирек бирмәде. Йөрәгенең иң кыйммәт кисәген өзеп алып киткәндәй булды бу.

Гармун һәм җыр тавышы ераклашканнан-ераклашты. Гөләнвәр йөрәген буган кайгыны сулышы белән кысып чыгарасы, кайгысын һавага кычкырасы килде. Ләкин шунда ук үз-үзен тыеп, шәл чугын авызына капты һәм тешләрен кысты. Нинди авыр, нинди авыр икән бу яшьне эчкә йоту!

Малайлар, олау артыннан авылны чыгып, тегермәнгә хәтле бардылар. Габдулла бармады. Олау кузгалу белән, ул ни өчендер капка артына яшеренде һәм китүчеләрне койма ярыгыннан күзләре белән озатты. Олау күздән югалгач, дөнья аңа ничектер буш һәм төссез булып калды.

29Әпсен – әфсен, сихер.
30Мөнафис – манифест.
31Рәвез – ревизия; җир бүлү буенча крестьяннарның санын алу.
32Купчий – купчая крепость; җир алганны һәм сатканны беркетә торган документ.