Za darmo

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Tekst
0
Recenzje
Oznacz jako przeczytane
Czcionka:Mniejsze АаWiększe Aa
11

Алар якынлашканда, мәйдан халык белән тулып килә, шау-шу, җыр, гармун тавышы белән гөрләп, кайнап тора, тик бер читтә хатын-кызлар гына, үз башларына бер чуар төркем булып, тын гына диярлек басып торалар иде.

Халык артындарак бер читтә Кырлайның үзеннән һәм күрше авыллардан арбалар, тарантаслар тезелгән, алар белән янәшә сәүдә рәте тезелеп киткән. Кырлайның үзенекеннән тыш, Арча һәм Ашыт сәүдәгәрләре арба өстендә яки җиргә чыпта җәеп, көнбагыш, чикләвек, кәнфит, прәннек, кипкән өрек, кәҗә мөгезе кебек әйберләрен күрсәтеп куйганнар, алар янында бик кызу сәүдә бара иде.

– Кемнәр күкәйгә йөгерә? – дип кычкырды шунда десятник Шәвәли.

Ике дистәгә якын малай аны шунда ук сырып алды. Габдулла белән Әһли дә шулар эчендә иде. Ләкин десятник аларны: «Сез әле кечкенә», – дип, аерып калдырды. Болар ризасызлык белдерү теләге белән авызларын ачканнар иде ачуын, әмма Шәвәли абзыйның йөзендәге гаять эшлекле җитдилекне һәм аяусызлыкны күреп, авызларын кире яптылар.

– Улым, Габдулла! – дип дәште Сәгъди абзый, Габдулланы табып, һәм аны сәүдә рәте буйлап алып китте. – Күрәсеңме? – диде ул, Габдулланың игътибарын сәүдә рәтенә юнәлдереп. – Нихәтле мал, диген! Әтнә базары хәтле бар бу. Акчаны җыеп алып китәләр инде болар…

Аның акчага кагылган соңгы сүзләре Габдуллага ни өчендер сыкранып чыккан сыман тоелды, һәм ул әтисенең Сабан туе күчтәнәче алып бирүеннән өметен үк өзеп куйды. Ләкин Сәгъди абзый табигате белән саран түгел, шуның өстенә ул бала җанлы иде. Тик азмы-күпме акча чыгар алдыннан бераз гына сыкранып алу аның икенче табигатеннән – крестьянлык табигатеннән килеп туган бер гадәт иде. Габдулланың шатлыгына каршы Сәгъди абзый шунда ук аңардан:

– Йә, нәрсә алып бирим үзеңә? – дип сорады, һәм бу юлы Габдулла аның тавышында үзенә карата иркәли торган җылылык сизде.

– Чуклы кәнфит, – диде Габдулла, күп уйлап тормастан. Бу аның Казанда Ташаяк ярминкәсендә күргән, ашый алмый калган кәнфите иде бит!

– Чуклы кәнфит, димсең? – дип кайтарып сорамый булдыра алмады Сәгъди абзый, чөнки, ни дисәң дә, кәнфитнең чуксызы яки кызыл билле прәннек тегеңәрдән арзанрак иде. Шулай да ул бер генә төймәсенә каптырылган тунын (бу аның бердәнбер яхшы киеме булганга, ул аны язгы һәм хәтта җәйге бәйрәмнәрдә дә кия торган иде) ычкындырып җибәрде дә муенына бөти шикелле итеп тагылган күк янчыгын изүеннән тартып чыгарды һәм ике ягын чукландырып укалы кәгазьгә төргән шәм сыман озынча кәнфитне, сатып алып, Габдуллага тоттырды. Аннан соң, булган булсын, дигәндер инде, ярты гөрәнкә эрбет чикләвеге төрдереп алды да шуннан бер учны Габдулланың түбәтәенә салды.

Кинәт төрле җирдә таркалышып торган кешеләр хәрәкәткә килделәр һәм мәйдан буласы урталыкка елыштылар. Анда көрәш башланган икән. Сәгъди абзый Габдулланы мәйдан янына алып килде дә аны өелешеп баскан кешеләр аша мәйдан эченә, балалар тезелешеп утырган җиргә кертеп җибәрде.

– Бар, тик мине күздән югалтма, таптала-нитә күрмә! – дип калды ул аның артыннан.

Габдулла тезелешеп утырган балалар эченнән Әһли белән Гарифны күреп алды һәм алар янына барып чүгәләде. Түбәтәе белән чикләвекне уртага куеп, ул иптәшләрен сыйлады, әмма кәнфитне сүтмәде, аны матур итеп төргән укалы кәгазе белән тотып утырасы килде.

Мәйданда Габдулладан аз гына калку ике малай яулыклар белән бер-берсенең билләреннән алышканнар да олы кешеләр сыман ашыкмый гына йөрешәләр иде.

– Әхтәри белән Тимри бит, кара әле! – дип гаҗәпләнеп алды Габдулла.

– Әй, Әхтәри ул көрәшә дә белми! – дип, моңа бәя чыгарып куйды Әһли.

– Яулык өчен генә көрәшә ул! – дип өстәде Гариф.

Габдулланың бая Әхтәригә оттырган күкәе исенә килеп төште.

– Ул гел хәрәмләшә, – дип куйды ул.

Ул арада көрәшүче малайлар кызып киттеләр. Тирә-якта тавыш купты:

– Аяк чалма, аяк чалма!

– Хәрәмләшмә алай!

Кемдер акрынрак тавыш белән өстәп куйды:

– Би-и-ик! Староста малаемын дигәч тә…

Бу сүзләр Әхтәригә юнәлтелгән иде. Көрәшүчеләр кинәт икесе берьюлы егылдылар һәм, берсен берсе өстерәп, җирдә бер-ике тапкыр әйләнеп алдылар. Әхтәри белән көрәшүче ябык, әмма сыгылмалы Тимри тегене җирдә калдырып, үзе сикереп торды. Аның артыннан Әхтәри дә сикереп торды һәм тегенең өстенә яңадан ташланмакчы булган иде, тирә-яктан кычкыра башладылар:

– Бер егылгач җитте! Кая әтәчләнәсең?

– Екты, екты! Җаббар малае екты!

Бүләкләр биреп торучы колгадан кечкенә бер яулыкны алып, Тимригә сузды. Әмма Әхтәри, алдан өлгереп, кыргый бер сикереш белән яулыкны эләктереп өлгерде. Тагын тавыш купты:

– Нишли ул?

– Бир яулыкны!

– Ник бирдегез?

Бүләк бирүче Әхтәридән яулыкны ала алмады, шуңа күрә ул Тимригә аның анасыннан алган янчыкны чишеп алып бирде.

Тимри малайлар янына килеп утырды. Аның күлмәге шыбыр тиргә баткан, үзеннән җылы пар бәреп тора. Ул кулындагы янчыкны әйләндергәли, аның күзләре сөенеп карамыйлар, «безгә инде шушыннан артыгы тимәс…» дигән сыман үгәйсенеп карыйлар.

– Тимри, мә! – дип, үзенең чуклы кәнфитен сузуын Габдулла юньле-башлы искәрергә дә өлгермәде.

– Рәхмәт, кирәкми, – дип тартынды Тимри.

– Биргәч ал инде, – дип кыстадылар малайлар.

Тимри кыяр-кыймас кына кәнфитне сузылып алды. Габдуллага кәнфиттән аерылу кинәт бик кызганыч тоелды. Ни дисәң дә, бу ике-өч ел буе ашыйсы килеп, хыялланып йөргән әйбер иде бит! Ләкин Тимринең йөзендә балкыган балаларча шатлык Габдуллага да тәэсир итте. Шуның өстенә малайлар да хуплап тордылар:

– Кара, кызганмады, әй!

– Юмарт икән!..

Кәнфитне кызгану хисе бер дә булмагандай җуелды. Аның урынын Тимрине сөендерүдән туган шатлык хисе биләп алды.

12

Кемдер:

– Йөгерешчеләр килә! – дип кычкырды.

Кешеләр аланлыкның читенә авыштылар. Габдулла шулай ук, әтисенең «мине күздән югалтма» дигән сүзен оныткан хәлдә, чикләвекле түбәтәен күтәреп, иптәшләре белән аланлыкка йөгерде.

Мәйданга иң элек «күкәйгә йөгергән» малайлар чабышып килеп керделәр. Габдулланың шатлыгына, узучыларның берсе аның өлкән иптәшләреннән Сафуш булды. Сафуш аңардан ике яшькә өлкән булуга карамастан, үз ишем түгел дими, аңа дуслык күрсәтә һәм тиешле очракта һәрвакыт аны яклап чыга иде. Бу юлы да үзенең җиңү шатлыгын аның иң элек Габдулла белән бүлешәсе килде. Өлкән йөгерешчеләр килгәнне көтмәстән, ул Габдулланы сәүдә рәтенә алып китте. Анда ул җиңеп алган бүләген көнбагышка алыштырып, аны түбәтәенә салдырып алды да яртысын иптәшенә тәкъдим итте. Әмма Габдулланың түбәтәендә әтисе биргән эрбет чикләвеге бетмәгән иде әле. Шуңа күрә ул чикләвекне иң элек көнбагышка кушарга, аннан бүлешергә киңәш итте, һәм бу шулай эшләнде дә…

Җиңү белән күңеле үсеп киткән Сафушның, һичшиксез, көрәшкә дә катнашып җиңәсе килде, һәм алар көрәш барган мәйданга юнәлделәр.

– Син ничек җиңәсең? Берәр догасын беләсең, иеме? – дип сорады Габдулла өлкән иптәшеннән.

Сафуш андый доганың барлыгын да белми, әмма сер бирәсе килмәү аркасында: «Беләм», – дип җавап кайтарды. Габдулла аңа ябышкак кебек ябышты:

– Миңа да өйрәт, миңа да!..

Ул Сафуштан бервакыт «эт куркыту» догасы өйрәнеп алган һәм шуннан соң, эт аның үзен инде берничә тапкыр куркыткан булуга карамастан, доганың файдасы булуына өметен өзмәгән иде әле. Аннан соң көчле булу аңа староста малае Әхтәрине егып салу өчен һәм аның хаксызлык белән алган яулыгын кире алып Тимригә бирү өчен кирәк – менә нинди уй белән янып, кабынып киткән иде Габдулла!

Ләкин Сафуш Габдуллага җиңү догасын өйрәтә алмады, шулай да, үзенең андый доганы белмәвен сиздермәс өчен, болай диде:

– Аны берәүгә дә әйтергә ярамый шул…

– Нигә?

– Ул күчеп йөри бит. Минем көч сиңа күчә дә үземдә калмый…

Бу бөтенесен җиңә торган әфсенле дога Габдулланы шулкадәр кызыктырды, ул, ничек кенә булмасын, аның серенә төшәргә булды. Казандагы Ибраһим бай бакчасында яшәүче «бәхет кошы» һәм аны бай малаеннан бер капчык алмага алышып алу планы аның исенә килеп төште.

– Сафуш, кара әле, – диде Габдулла, – миндә каладан алып кайткан пәке сабы бар, сөягендә шундый кызыллы-яшелле сәдәп, әй матур, күрсәң исең китәр, әйдә, алышабыз!

– Нәрсәгә?

– Мин сиңа шул пәке сабын бирәм, син миңа көчеңне…

– Юк, ярамый…

Әңгәмә ни белән очланган булыр иде, анысы билгеле түгел, әмма көрәш мәйданына җитеп, анда ике олы көрәшченең бик нык тотынышуын күреп алган ике дус шым булдылар һәм түгәрәк эченә кереп чүгәләделәр дә көрәшне күзәтергә тотындылар. Көрәшүчеләрнең берсе Хафиз йортында күргән әлеге кучер егет булуы Габдулланы бигрәк тә кызыксындырды.

Аларның урыннары хатын-кыз төркеме алдына туры килгәнгә, хатын-кызның тыйнак һәм шыпырт сөйләшүе аларга аермачык ишетелеп торды:

– Алла! Үтерде! Бигрәк югары күтәреп ыргытты!

– Ай-һай, көч үзендә!

– Быел каралырга керә диме үзе?

– Шулай ди, әнисе бик көеп тора иде.

– Әнисе бер хәл. Гөләнвәре ничек икән?

– Көзгә туйлары буласы, дигән сүз кызның аталары чыгарган имеш-мимеш кенә икән…

– Белмим тагы… Гөләнвәрдә моның каладан язган сәлам хатлары бар, ди, түгелме!

– Аны кем күргән дә кем укыган…

Бу сүзләр Габдулланың әлеге танышы, Хәдичә апаның олы улы Фазыл турында бара иде. Ул Казанда Сәгыйтовта кучер булып хезмәт итә, ел саен бер-ике көнгә Сабантуйларына кайта иде. Көрәшләрдә катнашып, бу авылда гына түгел, тирә-як авылларда да атаклы көрәшче булып танылган егет иде үзе. Ул хәзер дә менә таза-таза ике көрәшчене күтәреп алып салган инде, тыйнак кына елмаеп, үзенә каршы чыгучыны көтеп тора иде. Ул арада мәйданның бер ягында ниндидер ыгы-зыгы купты, һәм култыгына гармунын кыстырган бик таза бер егетне мәйдан уртасына этәреп чыгардылар. Хатын-кыз тагын чыш-пыш килде:

– Әсәт Галимҗанын чыгардылар…

– Көрәшәсе килми бит!

– Көрәшәсе килер иде, курка…

– Көрәштә ул Фазылдан кайтыш түгел инде югыйсә…

– Таза нәрсә инде… Коточкыч!..

Ул арада этәреп чыгарылган егет култыгындагы гармунын иптәшләренә тапшырды да өстендәге казакиен сала башлады.

 

– Чыга, билләһи, чыга!

– Чыкмас иде, Гөләнвәр чыгарта.

– Әйе, Фазыл белән шул турыда сүзгә килешкән ләбаса!

– Йә Гөләнвәр минеке була, йә исемем Әсәт бай малае Галимҗан булмасын! – дип әйткән, ди, бит…

13

Ике таза егет мәйдан уртасында әллә ничек ятсыныбрак, Фазыл тегеңә карап кыюсыз гына елмайган килеш, Галимҗан моңа хәтере калгандай турсаебрак очраштылар. Көрәшчеләр буй һәм сын ягыннан тигез түгел, Галимҗан Фазылга караганда киңрәк җилкәле һәм буйга да бер-ике илле артыграк иде. Сөлгеләр белән эләктерешеп алганнан соң, алар, бер-берсен сынашып, озак кына әйләнделәр. Тегесе дә, бусы да берәр тапкыр, бер-берсенең биленнән алырга теләп, сөлгене тартып куйды, әмма билләрнең берсе дә берьюлы гына бирешергә теләмәде.

Ниһаять, көрәш үзенең хәлиткеч минутларына килеп җитте. Галимҗан бу егетне гади генә рәвештә күтәреп алып салу мөмкин булмавын төшенгәч, эшне хәйләгә борды. Ул, Фазылны кысып алырга теләп, сөлгене тартты. Фазыл, сынын катырып, билен бирмәде. Ләкин куркыныч үтү белән, ул шунда ук сеңерләрен үз җаена куйды. Галимҗанга шул гына кирәк иде: ул көтелмәстән билне яңадан эләктереп алды һәм, аны кинәт тартып, Фазылны күкрәге өстенә күтәрде. Фазылның аяклары җирдән аерылдылар һәм шунда ук ул зур гәүдәле Галимҗан кулында үз ихтыярыннан мәхрүм көчсез бер әйбергә әверелде. Ләкин менә аны Галимҗан бөтен көче белән җиргә атып бәрде. Фазыл сөлгесен тегеңәрдән ычкындырмый, аны да үзе белән бергә ияртеп алып китте. Ике коточкыч таза гәүдә «гөрс!» итеп җиргә ауды һәм бер-ике тапкыр җир өстендә тәгәрәп алганнан соң, икесе дә берьюлы җиргә торып басты. Мәйдан, ике егетнең көченә һәм сәләтенә сокланып булса кирәк, бер күкрәктән ихтыярсыз: «Һай!» – дип куйды. Хатын-кыз үзенең нәтиҗәсен чыгарып өлгерде:

– Җан-тиргә төшсә төште, кызны тегеңә бирмәде!

– Егет икән!

Чынлап та, Фазылның йөзеннән шыбырдап тир ага, ул аны киндер күлмәгенең җиңнәре белән алмаш-тилмәш сөртә, әмма сөрткән саен, тир атылып чыга тора, егетнең күлмәк аркасы манма су! Ләкин ярсыган Галимҗан камзулын сала, ул Фазыл белән алышны дәвам иттерергә тели.

– Җитте, җитте! – дип кычкыралар кешеләр, – шәл Фазылга тиеш!..

Галимҗан, староста янына килеп, кулларын бутый-бутый, аңа нәрсәдер төшендерергә тырыша. Мәйдан читендә аның гармунын һәм киемнәрен тотып торган иптәшләре:

– Алышсын, алышсын!

– Ике якның берсе җиңсен!

– Малышту! – дип, аңа куәт биреп торалар.

Габдулланың Галимҗанга бер үче дә юк. Хәтта ул аның урамнан гармун уйнап узганын тыңлап калырга ярата. Ләкин шәлне аның Фазылга бирдерәсе килә. Шулай булмый ни, Фазыл көрәште-көрәште дә бүләксез калды, бу ничек? Бу нәкъ теге Тимринең, Әхтәрине егып, яулыксыз калуы төсле була түгелме?

Ул арада халык «гөж» килеп алды. Бер як, кулларын бутый-бутый, – көрәштермәүне, икенче як көрәштерүне куәтләде. Староста нидер ымлады, көрәшчеләр яңадан мәйдан уртасына атладылар.

Алыш яңадан башланды.

Галимҗан тагын әлеге билдән алу хәйләсен сынап карады, ләкин бу юлы Фазыл үзен алдатмады. Шактый гына әйләнеп йөргәннән соң, кинәт ике көрәшче арасында кискен-кискен генә хәрәкәтләр булып алды, һәм Фазыл, җиргә тезләнеп алганнан соң, чәчрәп сикереп торды. Мәйдан «гөж» килде:

– Галимҗан аяк чалды!

– Чалды!

– Чалмады!

– Яңадан!

– Җитте!

Тавышлар кинәт тынды. Фазыл әллә каян килгән көч һәм ярсу белән Галимҗанны эләктереп алды да ачу белән җиргә күтәреп бәрде. Галимҗан бөтен буена җиргә әйләнеп төште һәм тынсыз калды.

Бу шулкадәр көтелмәгәнчә килеп чыкты, тирә-яктагы халык моңа нинди бәя бирергә белми, аптырап, бераз тын калып торды.

Аннан кешеләр, килеп, җирдән Галимҗанны тартып торгыздылар һәм аны җитәкләп алып китмәкче булдылар. Ләкин ул җитәкләүчеләрне бер якка этеп җибәрде дә, аксый-аксый, берүзе китте.

Куштан Гыймади, старостадан алып, Фазылның башына зәңгәр шәлне китереп каплады. Мәйдан шау килде:

– Егет икән!

– Рәхмәт!

– Сынатмады!

Шыпырт кына сөйләштеләр:

– Акылга утыртты Әсәт бай малаен!

– Нибучь!

– Гөләнвәре күрми калды.

– Кайда ул?

– Күрше авылда, кунакта.

– Күрмәсә – ишетер!

– Галимҗанның деңгелдәп төшкәне күрше авылга гына түгел, Казанга ишетелгәндер!..

Фазылның җиңүе Габдулла өчен әйтеп бетергесез шатлык булды. Фазыл, бүләкне иңсәсенә салып, бөтен халыкның соклану карашлары астында мәйданнан чыгып китте. Шул ук вакыт аның масаюны белми торган простойлыгы Габдулланың күңелендә тыйнак батырлыкның соклангыч шәүләсе булып сеңеп калды.

15

Гадәттә, ут алмастан йокларга ята торган авылның тәрәзәләрендә бүген кичен озак кына утлар ялтырап торды. Егетләр урам буйлап гармун тартып уздылар. Һәр ел, Сабан туе кичләрендәге кебек, авылның өстендә яңадан Фазылның иркен күкрәктән чыккан көчле моңы яңгырап үтте:

 
Алты мыскал ефәк алдым
Ямауларымны җөйләргә;
Син җанкайга төшкән гыйшкымны
Мөмкин түгел сөйләргә.
Беләзекләрең бөгелмә,
Бөгелмәдән килгән түгелмә?
Сөямен, дип син әйтәсең,
Сөюләрең хәйлә түгелмә?
 

– Фазыл җырлый, – дип, авылның яше-карты тынып калды, җырланган җырлар тукталды, өйләрдәге хатын-кыз тәрәзәләргә колаклары белән яттылар.

Хуҗалар чит авылдан килгән кунакларга Фазылның нинди егет икәнлеген сөйләп, мактанып алдылар:

– Югары Орыдагы комач сугучы Шәйхаттар байда эшләгән җырчы Габдулланы ишетеп беләсеңме? Моның бабасы бит…

– Шулмыни у-ул? Әйтәм җирле! Җырчы Габдулланы Шәйхаттар бай моңы өчен генә үзеннән җибәрми асраган, ди, бит.

– Аның җырын ишетергә йөзәр чакрымнан килделәр, дип сөйли торган иде безнең бабай.

Хатын-кыз пышылдашып алды:

– Гөләнвәрен күрергә өзелеп кайткан инде, бичара…

– Кыз өйдә юк шул, менә нәрсәгә өзелә ул…

– Өзелде, ди, өзелми ни! Ул үзе әллә кемнәрнең үзәген өзәр әле…

Фазыллар төркеменең тавышы тыну белән, инеш буеннан икенче төркемнең җырлап килүе ишетелде:

 
Өй алдыма бөркет килгән,
Куркытадыр казларны;
Кызыл билле ак прәннек
Кызыктыра кызларны…
Сачеңне биштин үрмәсләр,
Сәни миңа бирмәсләр;
Бирмәсәләр дә бирмәсләр,
Сандыкка бикләмәсләр.
 

Боларга инде кешеләр колак салып тормадылар, тик ара-тирә генә шундый сүз булып алды:

– Иябашлар кайтып бара…

– Әсәтнекеләр эчеп йөри.

– Галимҗанның эче сыза бүген…

Бу вакыт Габдулла малайлар белән кулсыз Гайнулла өенең алдында тора һәм алар белән ачык тәрәзә аша өй эчендә сөйләшеп һәм җырлашып утыручыларны күзәтә иде. Малайларны монда мәҗлеснең бераз гадәтчә булмавы, татарча һәм русча сүзләрнең, шулай ук җырларның кызык аралашуы тарткан, алар, бер-берсенә төртешеп, шыпырт кына сөйләшәләр иде:

– Шабра килгән бит, әй!

– Шул инде. Ул Тыңламас алпавытында эшли бит.

– Беләм инде, алар кулсыз Гайнулла белән солдатта бергә йөргәннәр.

– Гайнулла шунда кулын өздереп кайткан бит. Сугышта.

– Өздермәгән шул, аның кулын пычкы белән кискәннәр.

– Мин дә, кискәннәр, дим бит. Югыйсә ул егерме биш ел хезмәт итәргә тиеш булган.

– Болай да ул егерме дүрт ел иткән, белмисең икән әле…

Кулсыз Гайнулланың кунагы, чынлап та, Кырлайдан дүрт чакрымдагы Тыңламас алпавыты җирендә торучы Ефим Кузьмич иде. Ул, җае чыккан арада, һәрвакыт шулай кулсыз Гайнуллага килеп чыга, ә кайчагында, менә бүгенге кебек, Гайнулла аны үзе чакырып ала иде. «Патша хезмәтендә» ул Гайнулла белән бергә булган һәм анда «мал докторы» булып торган. Хәзер дә аны тирә-як авыллардан мал авыруын карарга яки кешеләр үзләренә сөлек салдырырга чакырып алалар. Озын гына буйлы, чандыр гәүдәле, чал кергән җирән сакаллы, ягымлы соры күзле Ефим Кузьмич тирә-як татарлар арасында бөтенләй үз кеше булып беткән. Юлда күрсә дә, зур базарларның берсендә очраса да, ул үз янындагы авылларның татарларын һәммәсен диярлек танып белә һәм һәрвакыт аларга: «Нихәл, шабра!» – дип, бүреген салып ала. Шул сүзе өчен аның үзен татарлар, исеме белән атамый, «Шабра» дип атаганнар.

Менә бүген ул дусты Гайнуллага Сабантуй мәҗлесенә килгән, һәм алар икәүләп үткәннәрне, Балкан сугышында ярты кадак сохари белән атналар буе Шипка карларын ерып йөрүләрен, төрекләргә каршы атакага баруларын, яралануларын искә төшерәләр… Икәү бергә очрашканда, аларның шаярып җырлый торган җырлары да бар. Менә әле дә алар берсе башлаганны икенчесе ялгап, җырлап утыралар:

 
Ай Дунай, вай Дунай!
Ташкент город веселай!
Шул Дунайның буйларында
Бер кулым калды бугай…
 

Габдулла Миркәйләр тыкрыгында иптәшләреннән аерылып, өйгә кайтып кергәндә, сәке өстенә табын әзерләнгән һәм җиделе лампа яктысында бик күңелле мәҗлес бара иде. Сәгъди абзый әлеге Сабан туенда аты алдан чыккан Сираҗи һәм түбән очның көмешчесе Рәҗәп абзый белән бал эчеп утыралар. Рәҗәп абзый кулына бал белән җамаякны тоткан килеш, дусларына карап, авызын кәгазь сыярлык кына ачып җырлый иде:

 
Басуларга җибәр акбүз атың,
Курпы башкайларын чүпләргә,
Дип әйт син аны, Сәгъди кода!
Дөньяларда булсын җан дусларың
Әйткән сүзләреңне җүпләргә,
Дип әйтеп куй, Сираҗи күрше!..
 

Бу көн Габдулланың күңелендә аеруча бер эз калдырды. Соңыннан ул үз гомерендә бик күп Сабантуйлары һәм җыеннар күрде. Бүгенгедән зурраклары һәм кызыграклары булды. Әмма бу гомерендә беренче тапкыр күргән Сабан туеның гади генә кызыклары кечкенә Апушның аңында әкияттәгечә бер үзенчәлек белән балкып, салават күпере сыман янып калдылар. Көрәшче Фазыл аның күңелендә тау хәтле Дию пәриен җиңгән Алып батыр булып, томырылып килүче чабышкы атлары канатлы делделләр[27] булып, аларның ялларына ябышып яткан малайлар искиткеч кыю һәм батыр егетләр булып гәүдәләнеп калдылар.

Өченче бүлек

1

Габдулла быелгы җәйне дә нәкъ үткән елгы кебек кызык итеп, алай гына да түгел, тагы да кызыграк итеп уздыру өмете белән алдан ук куанып йөрде.

Эш уйлаганча барып чыкмады.

Зөһрә апа быел уракка чыкканда, бала карарга дип, Габдулланы да алып китте.

Зурлар, уракларын тотып, урман кырыендагы җирнең башыннан төшеп ура башладылар. Габдулла урман читендәге бер агач күләгәсендә кечкенә кабык арба эченә салынган энесе Садретдинне карарга калды.

Башта бу Габдулла өчен бер дә ул хәтле авыр эш сыман тоелмады. Биек булып уңып күтәрелгән арышның талгын гына дулкынлануына сокланып, ул башакларның бер-берсенә иркә генә кагылуларыннан туган зыңлауга колак салып торды. Күкрәп үскән игеннең ашлы, туклыклы исе аның борынын кытыклады, сулышын рәхәтләндерде.

Әнисе үз кишәрлеген урып кереп киткән җиреннән бөтенләй арыш эченә күмелде. Әтисе белән апасы гына башта, көен таба алмагандай, эшләрен үрчетә алмый тордылар. Ләкин тора-бара алар да күренмәс булдылар. Тик учмаларны урак белән алып көлтәгә китереп салганда, күтәрелгән куллары гына эш урыннарының тәңгәлен билгеләп, күрсәтеп торды.

Габдулла үзен ялгыз тоймады. Арбасы эчендә икмәк чәйнәп салган чүпрәген суырып ятучы кечкенә Садри үзе бер җан иясе иде. Аннан соң тирә-як басу бер күтәрелеп, бер төшеп җәһәт-җәһәт очучы тургайларның куанычлы җыры белән, күзгә күренмәс кыр чикерткәләренең коры камыш кырыккан сыман бердәм тавышы белән яңгырап, аллы-гөлле күбәләкләр, энә караклары белән чуарланып яши, хәрәкәтләнә һәм сулыш ала иде бит. Бу җанлылык Габдулланы да бик тиз үз эченә бөтереп алды. Хәрәкәтсез генә шаһит булып торган җиреннән ул кузгалып куйды һәм үзе ышыкланган агач тирәсендә елкылдап әйләнеп йөри торган кипкән колмак сыман аксыл-сары канатлы күбәләккә түбәтәе белән җибәрде. Түбәтәй күбәләккә тимәде. Күбәләк, бу кинәт һөҗүмнең куркынычын сизеп булса кирәк, агачтан ерагайды. Габдулла, түбәтәен тиз генә җирдән алып, күбәләк артыннан китте һәм аның җиргә якыная төшүен сагаларга тотынды. Әмма шулвакыт кабык арба эчендә Садри «үә-үә!» дип кычкырып җибәрде.

Габдулла, күбәләкне күздән ычкындырырга теләмичә, артына карый-карый, Садри янына килде һәм аның авызыннан төшкән имезлеген яңадан каптырды. Садри тагын тынды. Габдулла янә, түбәтәен кулында тоткан хәлдә, күбәләк ягына борылды. Тик инде күбәләк югары ук күтәрелгән һәм агачлык эченә таба очып кереп бара иде. Габдулланың аңа исе китмәде, якын гына черелдәп куйган чикерткә аның игътибарын үзенә тартты. Чикерткә тотуның узган елгы тәҗрибәсен исенә төшереп, ул түбәтәен чикерткә тавышы килгән якка ыргытты. Моңарчы камыл эчендә күренми яткан чикерткә бер якка сикерде, һәм Габдулла аның кая барып төшкәнен күреп калды. Инде әкрен генә сагалап барасы да, чикерткә өстенә егылып, аны түбәтәй белән каплыйсы гына калды. Габдулла шулай итте дә. Аннан соң ул түбәтәйне сак кына күтәрә башлады һәм, чикерткәнең аягымы, мыегымы күренү белән, аны җәһәт кенә тотып алырга әзерләнде. Түбәтәй һаман күтәрелде, ләкин аның астында чикерткәгә охшаган әйбер һаман күренмәде. Ниһаять, Габдулла түбәтәйне бөтенләй күтәрде һәм, гаҗәпләнүенә каршы, түбәтәй астыннан котылып тураеп куйган камыллардан башка берни күрмәде. «Ау» ның уңышсыз чыгуына эче пошып, ул җиргә төкерде һәм нәкъ Сәгъди абзыйча җиңел генә сүгенеп куйды:

 

– Авызын корт чаккыры, ә!..

Габдулланың ымсынып каласы килмәде, чикерткә урынына ул бер зур гына энә карагын куып, тотып алды. Бу уңышын кем белән генә булса да бүлешергә теләп, ул энә карагын Садрига китереп күрсәтте:

– Менә кара! Күрәсеңме, абзаң нәрсә тотты, һи!

Садри, эсседән кызарып сергәкләгән күз кабакларын күтәреп, күзләрен энә карагына төбәргә тырышып карады. Әмма кызыксынуы җитенкерәмәдеме, әллә төбәлеп җиткерә алмадымы, күзләрен Габдулланың җиңендәге бер дә кызыгы булмаган сүтегенә күчерде һәм нигәдер «эһеһе!» дип көрсенеп куйды.

– Һи, син нәрсә беләсең соң, аңгыра бүкән! – диде Габдулла, сабак абыстасы шикелле ачуланып. Шулай да аның Садрига аңлатып бирәсе килде. – Бу, беләсеңме, нәрсә? Бу шундый, әйтимме нәрсә? Сәмрәү[28] кош бу, һи! Менә хәзер мин аны синең арбага җигәм. Аннан соң ул, беләсеңме, сине кая алып китә? Теләсәң – өстерәп Каф тавы артына, теләсәң – очырып җиде кат күк өстенә…

Габдулла түбәтәенең чигешеннән җеп сүтеп алды да энә карагын арбаның көймәсенә, Садриның нәкъ башы турысына биленнән бәйләп куйды һәм ычкынырга теләп төрле якка сугылучы бөҗәккә карап кычкырды:

– Тукта, тукта, очмый тор әле, кучер менеп утырмаган!..

Һәм ул тиз генә арба тоткасына килеп атланды да, ат куалаган сыман, телен шартлатты. Аннан соң, арбаның кузгалып китмәвенә гаҗәпләнгән сыман, Сәгъди абзыйча иттереп:

– На, малкай, на, дим, карале! – дип куйды.

27Делдел (дөлдөл) – мифик ат.
28Сәмрәү – сәмруг.