Czytaj książkę: «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», strona 24

Czcionka:

Башкорт кызы

1

Безнең һәвәскәр «Сәйяр» ансамбле студентлар фестиваленнән соң бик тиз танылып китте. Безне мактап газеталарга яздылар, төрле клуб, сарайларга чакыра башладылар. Ә җәй көне, каникулга чыгу белән, өлкә комсомол комитеты гастрольгә җибәрде. Дүрт җәйдә без байтак район әйләндек.

Быел безгә Чаллы – Минзәлә маршрутын бирделәр. Кыштан бирле Алабуга студентлары да чакыра иде, бер уңайдан аларга да кереп чыгарга булдык. Без анда иң соңгы имтиханнары көнне барып җитәргә тиеш идек, шуңа күрә үзебезнекен биш-алты көн алдан бетердек тә, июнь ахырында юлга чыктык. Көн алама, самолётлар очмый иде, ышанычлы булыр дип, пароходка гына төштек.

Былтыр җәй гастроль вакытында эссе кояш иде, без, шуңа сөенеп бетә алмыйча, чәчәкле көннәр аймагында гизгән идек. Андый рәхәт быел тимәс, ахры. Быел ел начар килде: май үтте – язын күрмәдек, июнь үтә – җәен күрмәдек. Бер сәбәпсез яңгыр ява да яңгыр ява, җелекләргә үтеп, салкын җил исә; шул салкында бөреләре туңып, агач яфрак ярмас, чәчәкләр чәчәк атмас сыман; көннәре дә шулай, бүртеп туңган килеш, көзгә барып ялганыр кебек иде.

Шулай да безнең кәеф начар түгел. Безнең имтихан беткән, зачёт кенәгәсендәге билгеләр дә ярыйсы гына; инде без халыкка барабыз – яңа җир, яңа кешеләр күрәчәкбез, анда һәр көнебез үзенә бер имтихан булачак; сөенечен дә, көенечен дә тойган күңелләребез быелгы Идел өстедәй дулкынлана иде.

Алабугада без беренче шатлык кичердек. Бөтен шәһәргә калкып торган мәһабәт пединститутның гөмбәзле залында шаулатып үз программабызны күрсәттек. Студентлар безне, урам иңләтеп, гостиницага хәтле озатып куйдылар. Кәеф шәп, күңелләр күтәренке иде. Йокыдан да шундый кәеф белән уяндык. Тәрәзәләргә сыланып үткән болытлар да, шушындый көнне Чаллыга китәсе барлык та кәефебезне кыра алмады.

Уен-көлке белән юынып-киенеп, ашау кайгысын гына кайгыртып торганда, дежурный кереп, «җитәкчегезне телефонга чакыралар» диде. Аптырабрак дежурный артыннан киттем. Чакыручы – шәһәр комитеты секретаре Митрофанов дигән кеше булып чыкты. «Телефоннан сөйләшү килешмәс, сәгать уннарга минем янга кереп чыга алмассызмы?» – диде. Мин баягыдан да аптырап, хәтта куркып, телефон трубкасын элеп куйдым. Сәгать тугыз иде.

– Кем?.. Әллә берәр кызмы?.. – дип, иптәшләрем сырып алды.

– Кыз менә сиңа! – дидем мин. – Сәгать унга шәһәр комитетына чакыралар…

Шәһәр комитеты бинасы ерак түгел икән: гостиница урамы белән, чат саен киосклы бер-ике квартал үткәч, сулга гына борылмалы. Шомарып беткән чуен баскычтан икенче катка күтәрелдем. Сул кулда ишеккә яны белән утырган бер агай мин керү белән урыныннан торды. «Здравствуйте!» дигәнгә, татарча итеп:

– Исәнмесез! Мин Василий Степанович булам. Үтегез, утырыгыз, – дип, түр яктагы кәнәфигә ымлады.

Аның саф татарча сөйләшүен ишеткәч, куркып каушавым өстенә авызымны ачып, ничектер катып калгандай булдым.

– Тартынмагыз, әйдә, утырыгыз!

Мин озын өстәлнең бер ягында торган кәнәфигә барып утырдым.

Василий Степанович, яшькә кырык тирәсе булуына карамастан, гәүдәгә безнең студент шикелле чандыр, тик биткә генә таза, борыны да бераз җәенке иде. Ул миңа усал йөзле күренмәде. Шулай да, мин кичә сезнең концертны карадым дип, күңелгә ярыйсы ук шик төшерде. Ләкин шул минут эчендә куркуымны шатлык хисе алмаштырды.

– Миңа сезнең программа бик ошады, – диде ул кинәт кенә. – Культура бүлегеннән барган иптәшнең дә фикере шундый. Ә студентларны әйтеп торасы да юк, анысын үзегез дә күрдегез.

Чумып утырган кәнәфидән үсеп чыккандай булдым. Батыраеп киттем. Чыннан да, нәрсәгә курыктым әле мин? Программа министрлыкта расланган…

Василий Степанович миннән күзен дә алмый дәвам иттерде:

– Ишетүемчә, сез Алабугадан бүген үк китәргә уйлыйсыз икән. Шулаймы?

– Шулай, – дидем мин. – Без бүген Чаллыга китәбез.

– Әллә, килгәч-килгәч, безнең татар авылларына да чыгып кайтасызмы? Без сезгә менә дигән авылларны сайлап бирер идек. Ә?

– Безне Чаллыда көтәләр иде бит әле, Василий Степанович.

– Кирәк булса, Чаллы белән мин үзем сөйләшәм. Берәр атнага гына кичектерергә мөмкиндер бит?

– Белмим шул…

Дөресен әйткәндә, безне беркайда да бүген-иртәгә дип көтмиләр иде, «шундый-шундый ансамбль барачак» дип хәбәр генә ителгән, игъланнар да әле үзебез белән йөри; бер атна соң яки алдан бару – анысы безнең эш иде. «Көтәләр» дип әйтүем – дөньяда үзенә урын даулаган студентның тиешеннән артык бәя, дан көтүе генә булгандыр. Мин озак сатулашып тормадым: секретаре гади булса да, шәһәр комитетының нинди урын икәнлеге миңа мәгълүм иде, мин ризалык бирдем.

– Яхшы! – диде Василий Степанович. – Юкса безнең район халкы да кешедән ким эшләми; быелгыдай авыр язны чәчәсен чәчеп, утыртасын утыртып, игенне үз вакытында җиргә салып куйдык. Инде халыкның бераз тын алган вакыты. Күңелләрен күтәреп җибәрәсе иде… – Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, телефон трубкасын алды. Мин урынымнан күтәрелә башлаган идем, кулы белән генә кузгалмаска кушты. – Ало!.. Таня, сезме бу?.. Хәзер үк минем янга кереп чыгыгыз әле… – дип, трубканы куйды. – Хәзер культура бүлегеннән бер иптәш килә. Ул килсен дә, бергәләп маршрут төзеп алырбыз.

Бер биш минуттан бүлмәгә зур кара күзлек кигән бер кыз килеп керде. Аның өстендә җиңе сызганулы яшькелт нейлон плащ, аягында җемелдәвек капрон белән озын кунычлы итек, кулында кара күн сумка иде. Озын калдырып кистергән чәчләре, кара чәердәй елкылдап, иңбашларына сузылып төшкән; яңагын ике яктан да чәче каплаганлыктан бите озынча күренә; табигый алсу иреннәре битенең кара-кучкыл тиресеннән чатнап аерылып тора иде.

– Нишләп мондый көнне кара күзлек кидегез әле, Таня? – диде Василий Степанович. – Бүлмәдә булса да салыгыз, ичмаса.

– Гафу итегез, Василий Степанович, сала алмыйм, – диде Таня.

Аптыраш: монысы да татарча сөйләшә иде. Керәшеннәр, ахры, дип уйладым мин.

Василий Степанович безне таныштырды:

– Таныш булыгыз, бу егет – «Сәйяр» ансамбленең җитәкчесе Касыйм Шакиров, ә бу кыз район культура бүлеге эшчесе Таңсылу Гаетколова була. Без инде аны Таня дип кенә йөртәбез.

Таңсылу, менә карагыз дигән сыман, зифа буен төп-төз тоткан килеш, иске паркет идәнгә шык-шык басып, өстәл янына килде. Мин сикереп урынымнан тордым.

– Исәнмесез, Таңсылу!..

– Исәнмесез!..

– Безнең якларга ничектер адашып кына килеп чыккан бердәнбер башкорт кызы, – диде Василий Степанович.

– Безнең ансамбльдә дә башкортлар бар, – дидем мин.

– Китче! – дип, Таңсылу җанланып ук китте.

Без өстәлнең ике ягындагы ике кәнәфигә утырдык та, икебез дә башны бора биреп, Василий Степановичка карадык.

– Әллә күзегезгә, чынлап та, берәр нәрсә булдымы, Таня? – диде ул.

– Үзебезнең культбригада белән авылларга чыккан идек. Кичә Матвеевкада корт чакты да, мин кайтып киттем.

Василий Степанович көлеп җибәрде.

– Мондый салкында ниткән корт ди ул? Каян эзләп таптыгыз?..

– Мин тапмадым, үзе тапты, – диде Таңсылу, аның бит алмаларыннан шәфәкъ аллыгы йөгереп үтте.

– Ярый, эшкә күчик, – диде Василий Степанович. – Менә сезнең теләк тормышка ашты, Таня. «Сәйяр» ансамбле авылларда да булачак. Ансамбль белән сез дә барачаксыз.

– Минме?

– Әйе, сез. Ә хәзер, озакка җибәрми генә, маршрут төзеп алыйк. Аннары сез Виталий беләнме, Ольга Ивановна беләнме телефон төбенә утырырсыз да бүген үк колхозлар белән сөйләшеп чыгарсыз. Та-ак… Ярый, иптәш Шакиров, сезгә бик рәхмәт, – диде ул миңа. – Калган эшнең һәммәсен менә Таня аркылы эшләрсез. Ул сезне үзе эзләп табар.

Иптәшләрем мине түземсез борчылу белән көтеп торалар иде; мин кайтып керү белән, ишек төбеннән дә үткәрмичә, билбаудай әйләндереп тә алдылар.

– Йә, нигә чакырганнар?..

Мин ашыга-ашыга сөйләп бирдем. Болай буласын берәү дә көтмәгән икән, шатланып, түбәләре күккә тиде. Билгеле, кызлар алдында мин Таңсылу турында артык җәелеп сөйләмәдем, шундый-шундый бер кыз безне озата йөриячәк дип кенә әйттем. Әмма, кызлар үз бүлмәләренә чыгып китү белән, өр-яңадан Таңсылуны сөйли башладым. Мин аны болай гына, сүз юктан гына сөйләргә уйлаган идем кебек, ләкин бик нык мавыгып киткәнмен, ахры, сүздән туктау белән, егетләр элеп тә алды:

– Гашыйк булгансың бит син ул кызга, Касыйм!

Мин үземнең битем генә түгел, колакларыма хәтле кызышып чыкканын сиздем.

– Куегыз әле, егетләр! Мин аның күзен дә күрмәдем бит әле.

– Күзен дә күрсәң – бетте инде, болай гына сайрамассың!..

Алмас дигәне бөтенләй арттырып җибәрде:

– Ә Таңсылуың кысык күзле булса? Чын башкорт булса булыр да!..

2

Таңсылу беренче көнне үк үзебезнең кеше булып китте. Ничектер безнең күңелләргә кочагын җәеп килеп керде. Ул килеп кушылгач, хәтта ямьсез көннәр ямьләнеп, кояшы да күренгәли башлады.

– Бу синең бәхеттән! – дидек без. – Кара күзлегеңне дә салсаң, көн бөтенләй ачылып китәчәк.

«Күзлек» сүзе чыктымы, егетләр аңа отыры бәйләнеп, мине дә кыстыра башлыйлар.

– Йә, бер генә күрсәт тә күзеңне, Таңсылу, яңадан ныгытып киеп куярсың, юкса безнең Касыйм, күзләре нинди микән дип, төн йокыларын йоклый алмый ята, – дип тотыналар.

Күпме сүз күтәрде ул күзлек! Кояшны иләмсез болыт каплап китсә дә, машинабыз геләгәй юлда имгәкләп ятса да, берәрсе бер караңгы чырай күрсәтсә дә, шуңа сылтый идек. Берәү булса, ничек тә җаен-сәбәбен табып, аны бер түгел, ун салдырып караган булыр иде инде, ләкин безнең беребезнең дә Таңсылу алдында әдәпсез булып күренәсе килми; киресенчә, һәркайсыбыз үзен бик әдәпле күрсәтергә тырыша иде.

Кызларыбыз да әйтте:

– Күзен күргәч, ул кем дә ярата. Сез менә күрмичә яратыгыз – шунда булыр мәхәббәт! – диделәр.

Мин инде аны, чынлап та, күзен күрмичә дә ярата башладым бугай.

Беребез – ансамбль җитәкчесе, икенчебез – район вәкиле. Безгә көн буе диярлек бергә булырга туры килә. Авылга килеп төшү белән, иптәшләрне квартирга алып китәләр, ә без Таңсылу белән идарәдә калабыз, колхоз, җитәкчеләре белән кичәнең финанс ягын сөйләшәбез, договор төзеп, ныгытып куябыз. Бу эштән соң яки аңа хәтле, клуб мөдирен күреп, ташка басылган игъланнар элдертәбез, булса, радиодан әйттерәбез. Хәтта кайбер колхозларда безнең концертны ерак бригадаларга да трансляциялиләр иде. Кичкә кадәр без клубны карап әйләнәбез. Әгәр бу эшләрне берьюлы эшли алмасак, ничәдер сәгатьтә кабат килергә сүз куешып аерылышабыз. Таңсылу янымда чакта минем күңелем тулы, бөтен; инде аны бер генә сәгать күрми торсам да, йөрәгемә саркып кына чын юксыну иңә башлый, минем уйны гел Таңсылу биләп ала; аны күрер өчен генә дә кырык җирдән кырык сылтау эзли башлый идем.

Аның теле дә, гамәле дә кыланчык түгел. Аның тавышы да өзеп-кисеп бармый, йомшак җилдәй, колакны әкрен генә сыйпап, иркәләп тик тора. Аның көлүе дә ягымлы: иреннәре елмаеп-язылып киткәндә, йөзе ямьсезләнми, җыерчык типми, ягымлыланып, балкып китә иде. Юл газабын исәпкә алып булса кирәк, ул бик гади киенгән. Аның өстендә кыска кара вельвет итәк, озын җиңле кызыл йон кофта; итәге кыска, аяклары төз, шома, балтыр ите нәфис, тыгыз иде. Ләкин ул минем йөрәгемә төз аяклары белән атлап түгел, коштай канат кагып, киң күңеле белән килеп керде.

Иптәш егетләремнең бишесенең дә сөйгән кызлары бар. Фәридунның хәтта… берәү генә дә түгел. Ул кайда чибәр кыз күрсә, шуңа гашыйк булып тик йөри. Кызлары да аңа, ак-кара күрмичә, капланып баралар иде. Фәридун үзе дә – гарәптәй чибәр, хәтта ул фамилиясен дә ән-Нури дип йөртә иде.

Таңсылу безгә кушылган көнне үк, егетләр үзебез генә калгач, уены-чыны белән Фәридунга әйттем:

– Башка иптәшләргә ышанам, мәгәр сиңа ышанмыйм, Фәридун. Кара аны, Таңсылуга күзең төшерәсе булма!

Бүтәннәр дә куәтләде:

– Төшереп кенә карасын!

– Курыкмагыз, егетләр, – диде Фәридун. – Касыймның күзе генә төшсен, кешенекен түгел, үз кызымны да бирергә риза. Юкса кызлар сөйми картая бит инде…

Фәридун үзе, эчендәге тышында булып, ни уйласа, шуны әйтсә дә, авыр сүзне күтәрә алмый, шуңа күрә минем, авыр сүз әйтеп, аның мондый нечкә күңелен яралыйсым килмәде.

– Син ни беләсең соң!.. – дип, кул гына селтәдем.

Хәер, Фәридун барысын да белә иде.

…Мин ярату хисен бик иртә тоеп үстем. Мәхәббәт китапларын ширбәттәй эчеп, укыган саен, мин үзем дә саф ярату белән янып хыяллана башлый идем. Мәхәббәт миңа җиденчедә укыган елны ук килде: мин күрше авылның нечкә билле, уттай үткер кызын яраттым. Аны күрү түгел, уйлаганда да, иртән уянып өй эче тулы кояш күргән сабый кебек сөенә идем. Мин аны биш ел буена чит-ятларга күз дә сирпемичә яраттым. Без бер мәктәптә укыдык, унынчыны бергә бетердек, театр училищесына да җитәкләшеп килеп кердек, анда да бер ел бергә укыдык. Ләкин ул… миннән яхшыракларны тапты. Мин ярты ел утта яндым. Аны күргән саен, йөрәгемә ут кына өстәлә иде. Ахырда мин, аны көн дә күреп йөрәк итем таланмасын өчен, ул училищедан китәргә мәҗбүр булдым. Бу институтка кердем. Минем хәзер аның исемен дә телгә аласым килми, башка кызны да сөя алганым юк. Әллә ничек: уе да, хисе дә башкача – иртә белән биткә төшкән кояш нурына сөенгән тойгы юк иде. Таңсылуны күргәч, тәннәремне кайнарлатып әнә шул тойгы бәрә башлады, саф яратуның исерткеч хуш исенә тын юлларым иркенәеп киткәндәй булды.

Без инде аның, Алмас белән Гөлфирә кебек, татардан азган башкорт булмыйча, чын башкорт икәнлеген дә беләбез, башкортча сөйләшүен дә беләбез. Без аңардан, башкортча беләсеңме, дип, курка-курка гына сораган идек, ул безгә рәхәтләнеп башкортча шигырь сөйләп күрсәтте. Онытылып сөйләде дә, «җитәр» дип, татарчага күчте.

Безгә күрше Чирмешән районы кызы Әлмира, җаен туры китереп, өстемә тилгәндәй атылды:

– Сукыр син, Касыйм! Әллә каян килеп чыккан бер башкорт кызына капланып төштең, ә үзең белән икенче ел бергә йөргән, ансамблеңнең данын күтәргән Азалине күрмисең!.. Моңа хәтле күзең кайда иде соң синең? Игъланнарың белән бергә чемодан төбенә салып куйган идең мәллә?.. – диде.

Ул да мишәр, мин дә мишәр булганга, Әлмира үзен мине теләсә кайчан тиргәп ташларга хаклы саный; мин дә аңа үпкәләп-ачуланып бармыйм; киресенчә, без аның белән киңәшле дуслар идек.

– И Әлмира, Әлмира! Күздәмени эш! – дидем. – Күңел күзе күрмәсә…

– Синең күңелең дә таш, – диде Әлмира, салкын ак йөзе, сусыл күзләре белән миңа текәлде. – Күңелең таш булмаса, синең өчен янып-көеп йөргән, үлеп торган Азалине күрер идең, утка салмас идең! Гастроль башланды гына, Азали нинди кәеф белән җырлап йөрер – син шуны уйлыйсыңмы?

– Азали әйбәт кыз… – дидем мин. – Бер минем өчен генә түгел, барыбыз өчен дә әйбәт. Ләкин нишлим соң? Йөрәккә…

Әлмира минем сүзне тыңлап та бетермәде.

– Һей, чукынып кит лә, мишәр тәре!.. – диде дә, күңелемә яңгыр болытыдай авыр уй салып, инде шактый җир киткән кызлар артыннан йөгерде.

Азали, Азали!.. Нигә Азали? Нигә башка берәү түгел?.. Башка берәү булса, нинди җиңел булыр иде! Ул чагында мин дә, эчемнән генә бер-бер көй көйләп йә атак- лы Дәрдемәнд шигырен сөйләп, Таңсылуга көн саен, сәгать саен гашыйк була баруыма сөенеп бетә алмыйча, канатлы коштай җилпенеп, урамның урта бер җиреннән кайтыр идем… Әле мин яңгырдан соң җилләп каткан сукмак белән койма буйлап кына, аягымны язып баса-баса чит бер өйгә кайтып киләм. Башым иелгән, кулым салынган, беләм: кайгыдан түгел, уйдан шулай иде.

Азали, Азали!..

Ул «Сәйяр» га былтыр килеп кушылды. Ул музыка училищесының икенче курсында укый иде. Буе белән дә, төсе белән дә күренеп, аерылып тормый, ләкин тавышы көчле, саф сопрано иде. Без, аны кабул итү белән үк, Әлмәт, Азнакай якларына чыгып киттек. Ике ай эчендә ул ансамбльнең бизәгенә әйләнде. Аның чын татар моңы белән җырлавы халыкны әсир итә, аның сәхнәдә басып торуларына хәтле моңына килешү булып, күңелләрне тетрәтеп уза иде. Шундый самими моңы өстенә ул үтә кече күңелле, тырыш, эшчән бер кыз булып чыкты. Квартирга төшү белән, беренче эше – хуҗаларның идәнен юып чыгара, өстебездән йолкып алып диярлек, бер-ике генә көн кигән күлмәкләребезне юып, сөттәй агартып бирә. Дүрт баладан иң зурысы булганлыктан, ул бик яшьли эшләп үскән, беләк, билләренең таштай катылыгы үзәкләрне өзә торган нечкә моңына һич туры килми иде. Әтисе белән әнисе ул белгәннән бирле тату яшәмәгәннәр. Икесен дә тиң яраткан Азалинең күңеле яшьтән үк тула килгән, тула килгән; дуамал фигыльле анасының тиктомалдан әтисен кагып, тиргәп, мыскыллап торуыннан ул үсә-үсә әтисе ягына күчкән, ә инде былтыр көз әтисенең капыл үлеп китүе аның күптән тулган күңелен чайпап җибәргән: хәзер инде ул, артыграк моңаеп китсә дә, җырлап чыккач, түгелеп бер елап ала иде. Әтисе үлгәч, ул бер мәктәпкә җыештыручы булып эшкә кергән. Моның өчен ул аена алтмыш сум акча ала; өендә аның үзеннән кече өч туганы бар, шул акчаның кырык тәңкәсен шуларга җибәреп тора, ә калганын, егерме ике сум стипендиясенә кушып, үзе тота; ашавы да, киенүе дә шуннан иде.

Азали, Азали!..

Аның чын исеме Азали түгел – Газалия. Фәридунның да чын исеме Фәридун түгел – Фәрит. Ләкин шул Фәритебез үзеннән башлап һәрберебезгә кушамат тагып чыкты. Газалия Шабановага да без килгәненең беренче көнендә үк Азали де Шабан дигән исем кушты. Дөрес, ул кушкан исемнәрнең кайсы йога, кайсы юк. Мәгәр иң йокканы үзенеке белән Азалинеке булды. Чынлап та, шук, көлке табигатьле кәмит бер адәмгә Фәрит тә, Фәридон да түгел, ә фәкать Фәридун гына килешә сыман, ә инде без дигәндә үлеп-өзелеп торган гүзәл фигыльле кызга Азали дими кем диярсең инде! Без аларның хәзер чын исемнәрен уйлап та бирмибез; мин дә сәхнәдән яңа исемнәрен генә әйтә идем. Алар моңа үпкәләми. Хәер, үзенә үк яратып исем кушкан Фәридуны нишләп үпкәләсен ди инде! Уен сүзгә бик уйнаклап китмәгән Азали дә шаяртканны, көлгәнне аңлый, шулай да без аның, уеннан уймак чыгарып, һәр әйткәнгә ышанып барган нечкә күңелен җәрәхәтләүдән саклана идек. Тик мин генә саклана алмадым!..

Без Азнакай районында йөри идек. Шулай бер авылда, ике бүлектән торган концертыбыздан соң, гадәттәгечә, авыл яшьләре белән бергә кичәбезнең «өченче бүлеге» н башлап җибәрдек. Шунда мин җырга да, биюгә дә катнашмый гына утырган Азалине күреп аптырап киттем.

– Нишләп биемисең, Азали?

– Болай гына, кәефем юк, – диде ул. – Кайтыр идем дә, куркам…

– Әйдә, алай булгач, илтеп куям.

Без урамга чыктык. Бераз сүзсез барганнан соң, Азали кинәт кенә:

– Оят булса да әйтим инде, Касыйм, мин бит танцевать итә белмим, – диде.

Мин бик аптырасам да сиздермәскә тырыштым.

– Аның бер ояты да юк, Азали… Аның каравы син менә дигән җырлый беләсең!..

Ләкин ул никтер уфтанып әйтеп куйды:

– Мин бит клубларга йөреп, биеп үсмәгән, Касыйм. Аңа минем вакытым юк иде…

Сүз шулай башланып китте. Айлы төн иде. Авыл өйләре гравюра шикелле җансыз: айлы ягы өшеткеч якты, күләгә ягы имәнеч кара; өй, каралты, койма күләгәләре, ярылып, җирдә ята иде. Шундый – сурәттәй салкын өйләргә кереп югаласы килмичә, без авыл буйлап киттек. Бервакыт як-ягыбызда өйләр бетеп, алдыбызда киң юл гына торып калды. Без аның нәкъ уртасыннан киттек. Ике якта, тигез коймадай калкып, инде өлгереп килгән, ай яктысында өстенә алтынсу ак йөгергән бодай басуы җилгә чайкала иде. Алда биек булып тау калкып тора, өстендәге агачлары да күренә иде. Без култыклашмаганбыз, икебез дә, уйчан йөз белән алга карап, янәшә генә барабыз. Азали миңа ышаныч белән үзенең хәятен сөйли. Аның ызгышлы гаиләдә иркә сүз, иркә кулның ни икәнен белмичә-татымыйча үсүен тыңлаган саен, минем бездән соң яктысы бетеп, караеп яткан авылга кире кайтасым килми, гел алга гына барасым килә иде.

Тиздән бодай басуы да бетеп, вак куаклы, үләнле тау итәге башланды. Борынга салкынча дымы белән яшел үлән, яфрак исе килеп бәрелде. Без тауга бераз мендек тә, аксыл нурга манчылып яткан тигез алан үзәгеннән сулга борылдык. Азали, сөйләгән саен, миңа якыная бара. Ләкин бу мәхәббәт хисенең ялкынланып китүе түгел, бу фәкать җылы дуслык хисләренең ай шикелле тын гына калкуы иде. Шушы хиснең аерата сиздереп, күңелемә йомшак дулкын булып каккан бер мизгелдә Азалине бертуган сеңлемдәй кызганып, чәчләреннән, аркаларыннан сөеп юатасым килеп китте. Ләкин тыелдым. Мин аның тик кечкенәдән бала карап, идәнен, керен юып үскән кулын гына тотып кыстым, шуннан – җибәрмәдем. Мин дә аңа шул төнне үз хәятемне сөйләп бирдем. Үз хәятем дигәнем – юкка чыккан мәхәббәтем иде. Бу юлы инде Азали минем кулымны кысты. Безне бар табигать тын калып, сагыштай ай нурына батып тыңлады.

Без ул төнне озак йөрдек. Тау битеннән, җитәкләшеп баскан килеш, ерак факелларга, әллә каян гына килеп чыккан көмеш күлләргә, чокыр төпләрендәге ефәктәй нәфис томаннарга карап тордык. Без шулай таң аттырдык. Үлән, яфракларга күз яшедәй чык төште, салкынча таң җиле уйный башлады. Без шунда гына, туфлиләребезне чыкка чылатып, чирәмдә яшел эз калдырып, иң тәмле йокысын йоклаган авыл ягына юнәлдек.

Шул төннән соң минем беркайчан да Азали белән икәүдән-икәү калганым йә йөргәнем булмады. Мин аны фәкать дусларым кебек уртак ярату белән яратам, хәтта нигәдер кызгана да идем. Шуннан башка аңа минем бернинди тойгым да юк иде. Шуңа күрә Әлмираның бүгенге сүзе мине авыр уйга төшерде. Бүген генә мин былтыр нинди хата эш эшләгәнемне аңладым.

Аһ, Азали, Азали!.. Ник мин аны шулай җәйге төнгә алып чыктым да, ник кулга-кул җитәкләпләр йөрдем икән?.. Аның урынында бүтән берәү булса, мин әллә шушылай, кая куярга белмәгәндәй, башкаемны селкеп торыр идемме? Йа Ходай, әгәр ул мине Азнакайдан ук яратып киткән булса?..