Czytaj książkę: «Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери», strona 11

Czcionka:

29

Без туйга әзерләнә башладык. Ләкин янып түгел, шатланып түгел – ничектер борчылып әзерләнәбез. Күбрәк әби чаба, Гөлсем апа чаба. Әби, йоласына туры китереп, бал коеп җибәрде. Минем эш, язылышкан көнне үк, әниләрне туйга чакырып хат салудан узмады кебек.

Минем көннәрем шулкадәр тыгыз – тик торып бер тын алырга да ирек юк иде. Программа белән студентларны куабыз, институт командасын Горький шәһәрендә үтәчәк ярышка әзерлибез. Аннары, мин үзем дә студент: ярышка китәсе булгач, мин дә имтиханны алдан бирергә тиеш идем. Болар өстенә тагы, туй көннәре якынлашып килгән саен, күңелгә иңрәп кенә бер пошыну инде. Кайдан ул? Нигә?.. Өйләнгәнче «өйләнгәч, җаным сагышта гизмәс, утырыр» дип көткән хыялым хыялда гына калдымы? Һич кенә дә басылмый иде.

Без һәр көнне кич Диләраның туганнарын, дусларын, бергә эшләгән иптәшләребезне туйга дәшеп йөрибез. Беренче көнне – өлкәннәр, икенче көнне яшьләр дип сөйләштек.

Беркөн, төштән соң вакыт табып, Мирза абыйларга да киттек. Исәбемчә, ул көндез өйдә булырга тиеш иде. Ләкин өйдә булып чыкмады. Нилүфәр җиңги ягымлы тавыш белән:

– Әйдәгез, әйдә! Киленҗәгем дә килгән икән!.. – дип, каршыбызга килде. Мирза тиздән кайтыр инде, үзем дә чук вакыттан бирли бикләйим31, – диде.

– Эштә түгелдер бит ул бүген?

– Дәгил, ишинә акшам бараҗак, әле заводка киткән иде.

Безнең тавышка уянып, тирбәтмәле караватта яткан яшь бала – икенче кызлары елап җибәрде. Нилүфәр җиңги аны тиз генә кулына алып, имезергә утырды. Диләра, миңа терсәге белән төртеп:

– Әйдә, әйт тә бик озакламыйк, – дип пышылдады.

– Кайтсын инде, – дидем мин.

Үз абыеңны туй хәтле туйга чакыра килеп, ничек инде күрми китмәк кирәк. Тагы ни дияр? Болай да инде бер тапкыр:

– Бу кызың белән йөри башлагач, үзгәрдең әле син, туганым. Элеккечә килеп йөрмисең, увольнениегә чыккан чакларыңда да ешрак килә идең, – дип, үпкәсен әйткән иде.

Ул арада, сумка тулы ризык күтәреп, Анифә апа кайтып җитте. Безне күрү белән:

– И-и, кунаклар бар икән!.. – дип елмаеп килеп күреште. – Нишләп болай каенең белән киленне чишендермичә тотасың, кардәшем? – дип, җиңгигә шелтәсен әйтте.

– Җиңгинең гаебе юк, – дидем мин. – Без тиз генә кереп чыгарбыз дип уйлаган идек.

– Без бик ашыгабыз, – диде Диләра да.

– Кая ашыгасыз? Гомеребез тизрәк үтсен дип ашыгасызмы? Үткән гомер рузгярга бинзер – җилгә тиң, дип әйтә торган иде безнең әтиебез. Хәер, яшьлек шулай инде ул – һаман ашыгасың… Салдыгызмы өстегездән?.. Менә шулай. Инде хәзер иркенләп утырыгыз. – Ул, җил кебек, чәй әзерли башлады. Кухнядан гына җиңгигә дәште: – Мирза кая киткән иде соң, кардәшем? Эшенә китмәгәндер лә?

– Ул заводка китте. Озак тормам, дигән иде.

– Һаман шул Андрей өчен йөри торгандыр инде, шуның өчен борчыладыр, – диде Анифә апа.

Нилүфәр җиңги дә, йоклап киткән кызын караватына салып, аның янына чыкты. Диләра, алар белән һич үз булып китәсе килмичә, тирә-якка караштырып, минем янда гына утыра бирде. Җиңги кухняга чыгып киткәч:

– Нәрсәгә дип чәйләр эчеп торырга иде инде? Әйтергә дә китәргә иде, – дип куйды.

– Казанда бердәнбер туганым – әйтеп кенә китеп, туйга чакыра алмыйм инде мин аны, – дидем мин.

Шунда, ишекләргә сыймыйча, Мирза абый үзе дә кайтып керде. Тиз генә чишенеп аткач:

– Килдегезме? – дип, яныбызга килеп, икебезнең дә аркабыздан сөеп алды. – Тигез ярату белән тату яшәгез, туганнарым. Бөтен бәхет – икең дә тиң яратуда.

– Рәхмәт яхшы сүзегезгә, – дип, Диләра башын түбән иде.

– Без сезне, Мирза абый, беркөн сөйләшкәнчә, туйга чакырырга килдек. Беренче май көнне демонстрациядән соң ук өчегез дә безгә рәхим итегез.

– Рәхмәт, үскәннәрем! Сезнең кебек сандугачлар туена да бармагач – кем туена барырбыз соң без!.. – дип, абый елмаеп безгә карап торды, аннары: – Туктагыз әле, мондый шатлыкны болай гына үткәрмәек, – дип, пыяла шкафтан коньяк алып килде. Кискәләп лимон куйды.

Мин үземә дигән рюмканы учым белән капладым.

– Бер грамм да каба алмыйм, Мирза абый, гафу ит. Бик тә җаваплы тренировкалар вакыты.

– Илле генә грамм! – диде Мирза абый. – Егерме биш кенә грамм… Бүген минем дә шатлыклы көн бит!..

– Нинди?.. – дип, барыбыз берьюлы абыйга карадык.

– Әле заводтан кайтышлый участокка кергән идем. Керсәм – барысы да мине котлый. Званиемне күтәргәннәр икән!..

– Өйлеме?..32 – диде Нилүфәр җиңги дә. Диңгездәй зур күзләре нур чәчә башлады.

– Өлкән лейтенант, димәк?

– Шулай була инде! – диде Мирза абый. – Йолдызын сугыш беткәннең егерме еллык бәйрәмендә кадаячаклар.

– Алайса, сал инде бер илле грамм миңа да! – дип, рюмкамны суздым. – Ә ник үзеңә бик аз?

– Бүген дежурство, – диде абый. – Аңа кадәр бер сәгать дружинниклар белән дә буласым бар. Көрәшкә өйрәтәм мин аларны. Яңа группа әле.

Былтыр җәй авылга кайткач, бер табында сүздән сүз чыгып, Мирза абый үзенең көрәшчеләр түгәрәгенә йөрүен сөйләп алган иде. Шунда әни:

– Нилеккә өйрәтәләр соң анда, балам? Шул милициялеккәме, әллә зурраккамы? – дип сорыйсы итте.

Абый аңа көлә-көлә җавап бирде:

– Хулиганнар белән көрәшергә өйрәнәбез анда, әни, – диде.

– И балакаем! Бу кулларың белән бер гөнаһсыз кешенең беләген каерып чыгара күрмә тагын!.. – дип, әни бик кайгырып әйткән иде.

Әле шул исемә төшеп:

– Хулиганнарның кулын каера күрмәгез, берүк, – дидем.

Абый көлеп җибәрде.

– Әйдәгез, алайса! Яшь тормышыгыз түгәрәк булсын, бәхетле яшәгез!.. Синең дә туйны күрер көннәр килеп җитте бит, туганым! – дип, тутырып миңа карады.

– Йолдызыңның игелеген күр, абый!

Анифә апа чәй китерде. Кухнядан чыгышлый ук:

– Андрееңның хәлләре ничек соң? – дип сорады.

– Тәгәрәп бара! – диде Мирза абый. Аннары, бер миңа, бер Диләрага карап сөйләп китте: – Монда безнең күрше генә йортта бер яшь егет бар. Җидене генә укыды да, бер җирдә эшләмичә, укымыйча, бозык юлга йөз тота башлады. Бер чыгып китсә, өчәр-дүртәр көн кайтмый йөри. Үз участогың булгач, андыйларны беләсең бит инде. Бер чакыртам мин моны, ике чакыртам. «Менә эшкә керәм инде» дип сүз бирә дә тагын үз юлына китә. Шуннан ни, башта әнисе белән сөйләштем дә, өендә чагын туры китереп, өйләренә бардым. Бердәнбер малай. Әтисе сугышта үлгән. Әнисе бер кибеттә җыештыручы булып эшли. Кара-каршы утырып, өчәүләп сөйләштек менә шушылай. Унҗидесе яңа тулган егет – эшкә урнашырга үзем ярдәм итәргә сүз бирдем. Андыйларны беренче генә урнаштыруым түгел инде. Октябрь бәйрәме үтү белән, илтеп бирдем мин моны калай заводына.

Ике ай да үтмәде, цех начальнигы шалтырата миңа: «Теге малаең юкка чыкты, сызды, ахры…» – ди. Аптырап, шул көнне үк өйләренә киттем. Дөрестән дә, егетем атнадан артык өендә ята икән. Ярый әле компаниясен тараткан идек. Шуннан сәбәбен сөйләп бирде бу. Беркөн иртәнге сменасына йоклап калган икән. Ләкин үзе шул ук көнне барып, гаебен әйтергә курыккан – яшьлек!.. Аннары репутациясе дә бик үк шәптән түгел. Икенче көнне дә бармаган. Хәзер инде атна үткәч бөтенләй кулын селтәгән.

– Күзләренә ничек күреним – оят! – ди.

Оятны белгәч була, мин әйтәм. Кабат цех начальнигы янына керергә туры килде. Уйлашып киңәшкәннән соң, без Андрейны, каты бәрелмичә генә, шулай да прогулының күпмегә төшкәнлеген аңлатып, цехында калдырырга сөйләштек. Эшләп китте егетебез шулай. Менә бүген тагы, кызыксынып, заводына бардым. Цех начальнигы канәгать.

– Ничего егет булып чыкты ул синең! – ди. – Тик әлегә мактарга гына куркабыз: йә бозылып китәр, – ди.

– Мактарлык эше бар икән – курыкмагыз, мактагыз. Хәзер аңа самый мактау кирәк чак, – дидем.

Үзен дә күрдем. Бите-күзе кеше танырлык түгел: кара корым – тешләре генә ялтырап тора. Кәефе җиде кат күк өстендә. Аны күреп сөйләшкәч, үземә дә бик күңелле булып китте. Шуңа тагы званиемне күтәрү шатлыгы өстәлде, – дип, абый сүзен бетерде.

Минем дә – әллә йөз грамм коньяктан, әллә абый шатлыгыннан, әллә бөтенесе бергә җыелып, – өйгә кайтканда кәефем күтәренке, тәнем җиңел иде.

30

Беренче майның ямь тулы якты иртәсе иде. Диләра әле тормаган. Әби инде кухняда – мич ягып йөри. Тиздән Гөлсем апа килеп җитәчәк. Инде атна буе кайнашалар, ә бүген – туй көне!..

Мин, Әми тавы өстеннән чәчрәп чыккан кояшка күзем чагыла-чагыла, иртәнге зарядка ясарга керештем. Ләкин гадәттәгечә онытылып, күңел салып ясый алмыйм; күңелем гел әллә кайда. Бүген безнең туй көне… Бүген сәгать икедә туйга әниләр дә килеп төшәчәк. Әни белән тагы кем килер икән дип уйлыйм. Әдрәнме? Раббани абыймы? Телеграммага исемләп язмаганнар. «Безне каршыла» дип кенә куйганнар… Юк, Әдрән килә алмас. Районда бер тракторчыны чәчү өстендә Казан тикле Казанга кем туйга җибәрсен!.. Сорамаячак та. Килсә, Раббани абый килер. Иң зурыбыз – ул. Минем яктан ул утырыр инде башкода булып…

Мин, шул хактагы хыялыма бирелеп, алар утырып киләсе пароходларга кадәр уйлап бетердем. «Алымов» дигәннәр. Ләкин мин андый пароходны белмим. Мин белгәннәр: «Тукай», «Җан-Жорес», «Ходайбирдин», «Гафури», «Советский полярник»… Мин аларны шәрә корсагым киереп Агыйдел ярында басып торган малай чагымнан бирле беләм… Тик алар хәзер юк. Алар искергән. Аларны инде металл өчен кискәләп тураганнар булырга тиеш. Күңел ышанмый: ничек турамак кирәк шундый пароходларны!..

Инде ике ел Уфа белән Казан арасында Венгриядән алган, эче-тышы ялт итеп торган, көзгеле, йомшак урынлы өр-яңа пароходлар йөри. Әниләр дә шуның «Алымов» дигәне белән килеп төшәчәк инде… Безгә сәгать икенче яртыдан да калмый пристаньда булу кирәк…

Шулвакыт кухняга кемдер кергәне ишетелде. Гөлсем ападыр. Чөнки ул гына шулай каты басып, ашыгып килеп керә.

Ләкин:

– Кодагый җаным! Сириннәр тордымы әле?.. – дип, соравын ишетү белән, тәнем буйлап салкын йөгереп үтте.

– Ходаем, ни булды?.. – Монысы әбинең куркынган тавышы иде.

– Ай, әйтерлек кенәме? Ай, әйтерлек кенәме?.. – дип кабатлый-кабатлый, бүлмәгә тәмам төсе качкан Анифә апа килеп керде.

Аның артыннан әбинең дә инде яман хәбәр сизенеп чиксез борчылу чыккан йөзе күренде. Анифә апа ачыргаланып:

– Сирин!.. Киленчәгем!.. Кодагый җаным!.. Башкаебызга тегермән ташы микъдар кайгы төште бит – Мирзабызга хулиганнар чәнечкән!.. – диде.

Мин, сулышым өзелеп, караватның салкын никеленә тотындым.

– Нинди хулиганнар?..

– Исерек хулиганнар инде… Яшьләр!.. Төнге сәгатьтә бер хатынны талап, көчләргә иткән чакларында Мирза өсләренә барып чыккан… Тавышка инде… Һәркайсында ялтырап торган пычак, ди… Берсен шундук чөеп очырган, икенчесен каерып аткан, өченчесе – көрәшкәндә бугазына үз хәнҗәре кадалып үлгән… Ләкин бишәү булганнар бит, бишәү!.. Калган икесенә кулы җитмәгән – эчен айкап өлгергәннәр.

Диләра да сикереп торып утырган иде инде, ни әйтергә белмәгәннән:

– Сирин, өстеңә ки, ичмаса, – диде.

Шунда гына мин әби белән Анифә апа алдында трусиктан гына килеш торуымны сизеп, аңсыз бер хәрәкәт белән пижамамны алып кидем. Әби Анифә апага урындык китереп бирде.

– Хараплар гына иттеләр дөлдөл сыман ир-егетне!.. – дип, Анифә апа урындыкка утырып елый башлады. – Бер сөйләп ун көлә торган гүзәл кеше иде бит! Ничек күтәрербез бу хәсрәтне – ничекләр күтәрербез!.. Нилүфәркәем нишләр ансыз? Үлепләр тора иде бит аның өчен… Анагыз нишләр? Туйга килгән җирдән!.. Аһ-аһ!..

– Туктагыз әле, Анифә апа, ул хәтле тойгыга бирелмәгез әле. Мирза абыйның хәле ничек – шуны әйтегез?

– Ничек булсын инде, эчен айкап ташлагач…

– Әле кайда соң абый?

– «Шамский» да… Нилүфәр дә шунда. Мине машина белән сине алмакка җибәрделәр. Әйдә тиз генә – абыең хәл эчендә…

Мин тиз-тиз генә юынгандай иттем дә өстемә киендем. Аннары без Анифә апа белән милиция машинасына чыгып утырдык.

Хәл эчендә ятканлыктан, безне бер тоткарлыксыз абый янына керттеләр. Елап ярсыган, шашынган Нилүфәр җиңгине ике сестра култыклап палатага алып кереп баралар иде. Без кергәч, милиция майоры безгә баш кагып, тын гына ишек төбенә барып басты. Мирза абыйның кичке кояштай нуры сүнеп барган саргылт-ак йөзен күрү белән, йөрәгем өзелде дә төште. Мин барын да аңладым. Безне генә көтеп ята иде ул…

– Абый! Нишләттеләр сине болай? Нишләттеләр?.. – дип тезләнеп, баш очына сыгылып төштем.

Абый һушында иде әле.

– Менә… нимес пулясы да тимәгән иде…

Күзләремне тыелгысыз яшь каплап алды.

– Елама, туганым… – диде абый. – Туеңны гына күрә алмадым… Инәйне ничек тә юатырга тырышыгыз инде… Елап йөрәген бетермәсен… – Ул кинәт «ай!» дип тартыша башлады. Маңгаена тир бәреп чыкты. Сикереп торырдай талпынып: – Кая, кил каршыма, Нилүфәр… Бүлбүлем!.. – диде.

– Мирзам!.. Акайчыгым!..33 – дип, җиңги, атылган кош кебек, абый өстенә егылганда сестралар гына тотып калды. Аны болай да баядан бирле сестралар гына тотып тора иде.

– Башымны күтәр… – диде Мирза абый.

Мин аның инде авырайган башын мендәрдән калкыттым.

Абый дөньяда мин барын да, бүтәннәр барын да онытып, Нилүфәр җиңгинең күзләренә текәлде. Шул килеш, карап торган килеш, җан бирде. Җан биргәч тә, күзе йомылмады – тутырып ачкан күзләре белән туп-туры җиңгигә карап ята иде.

Былтыр җәй авылда Нилүфәр җиңгинең: «Үлсәм, күзем китәжәк жумулмай ачык…» – дип, Мирза абыйга карап җырлаганы исемә төшеп, тетрәнеп киттем.

Сестралар килеп абыйның күзен көчкә йомып куйдылар.

Диләра да безнең арттан больницага килеп җиткән, без палатадан чыкканда, коридорда көтеп тора иде. Күзләрендә – гаҗизлек белән коелып төшү галәмәте. Мине читкәрәк чакырып алып:

– Инде нишлибез? – дип миңа карады.

Мин аның соравын аңламадым.

– Нәрсә «нишлибез»?

– Туйны әйтәм…

– Белмим инде. Мондый көнне…

– Киләсе кешеләргә «килмәгез» дип кире әйтеп чыгаргамы? Ул бүген мөмкин түгел. Инде юллар ябык: халык демонстрациягә чыга…

– Белмим. Бернәрсә әйтә алмыйм!.. – дип, башымны тоттым. Абыйны нишләтергә?.. Ничек алып кайтырга?.. Кайчан күмәргә?..

Без Нилүфәр җиңгиләр янына бардык. Аны бер ягыннан – Анифә апа, икенче ягыннан милиция майоры көйләп тотып тора иде. Мин шәһәрдә мәет күмүләрне белгән кеше түгел, ничек сораштырырга дип торганда, милиция майоры үзе сүз башлады:

– Мирза Солтановичның Казанда энем бар дип сөйләгәне бар иде, сез аның энеседер инде – бик охшаган- сыз, – диде ул. – Йөрәгем бик әрнегән хәлдә, барыгызның да ачы кайгысын бүлешәм… Бу сезнең өчен генә түгел, безнең өчен дә зур кайгы… Ләкин, нишләмәк кирәк, үлем мәрхәмәтсез… Әйдәгез, биредә торуның инде кирәге юк. Сез хәзер кайтыгыз, безнең машина илтеп куяр… – дип, Нилүфәр җиңгинең иңбашыннан сыйпап алды. – Батыр булыгыз, Нилүфәр сеңлем… Балаларыгыз бар…

– Ә Мирза?.. Мирза монда калаҗакмыни?..

– Калмый, калмый. Мәрхүмнең гәүдәсен демонстрациядән соң без үзебез алып кайтырбыз. Төн сездә торыр, ә иртәгә иртә белән без аны үзебезнең клубка күчерәбез, мәрхүм белән хушлашу сәгате шунда үткәреләчәк.

– Ә күмү?.. – дидем мин.

– Ул турыда сез бернәрсә өчен дә борчылмагыз: ул тулысы белән безнең өстә.

Нилүфәр җиңгине ул – бер яктан, мин икенче яктан култыклап, больницадан чыктык. Мирза абый калды…

Машина безне әллә нинди урамнар белән Соцгородка алып китте. Бөтен җирдә бәйрәмчә киенгән халык – шәһәр бии, шәһәр җырлый иде.

Абыйлар торган подъезд төбенә кеше җыелган иде. Без машинадан төшкәч, икегә аерылып юл бирделәр. Барысы да – абыйны үз итеп килгән күрше-күлән – демонстрациягә чыкмаган апалар, әбиләр иде. Берсе миннән әкрен генә:

– Энем, хәле ничек? – дип сорады.

Мин ни дип җавап бирүемне хәтерләмим. Без өйгә кереп киткәндә абыйның үлү хәбәре инде барысына да ирешеп, җыелган халык «аһ» итеп тынсыз калды.

Нилүфәр җиңги кайтып керү белән сыгылып кына төште. Дүрт яшьлек кызы Сөмбел: «Әннәм!.. Анайым!..» – дип йөгереп килеп, аның тезеннән кочаклап алды. Җиңги аны, хәсрәт чиксә дә, сүнмәс бер матур хәрәкәт белән күкрәгенә кысты.

– Козучыгым!..34 Менә без дә ятим калдык… – дип, кайгы дулкыны бәргән көйгә чайкалып зарын түгә башлады: – И Раббем-Тааләм! Мынауы һаятьта мән бабаңдан35 башка насыл яшайым?.. Мирза мәнә «Май соңында, көнләр ысылаткач, сәне Мариистанга йөртермен, бабаң күмелгән мәзарны36 көрсәтермен, кабир топрагыны алып карындашларыңа йоллармыз» дип айткан иде…

Мәнем дә бабам мари урманларында туңып үлгән. Яз башында сөякләрен генә тапканлар. Кафәсендән37 генә танып күмгәннәр. Кайда күмелгән ере бар, күмгән кишиләре бар дип яздылар… Хазыр бу дөньяда янгызым. Мирзам, җигәрем, нә үчүн мәне янгыз башым калдырдың?.. Яңгызлыгымны инде кем белән пайлашайым38?..

Каенем, үгетинни бир, насиятынны әйт: нейләйем, нейләйем? Ярдым ит…

Ул сыктап кына елый иде, аңа кушылып, Сөмбел дә, бишектәгесе дә елап җибәрде. Минем тыным кысылды: «Үзең дә бала, кызларың да бала – ирсез башың ике бала белән нишләрсең?..»

Тиздән милиция хезмәткәрләре килеп, мәетне алып кайтуга урыннар әзерләп тору кирәклеген әйттеләр.

Без китәргә җыендык.

– Кая, Сөмбелне без алып китик, булмаса, карт әнисен бергә каршыларбыз, – дидем мин.

Анифә апа Сөмбелне Нилүфәр җиңги кулыннан алып киендерә башлады.

– Менә хәзер минем тәти кызым Сирин абыйсы, Диләра апасы белән карт анасын каршыларга бара. Сөмбелем нинди микән дип, карт анасы пароход белән килә…

– Әннәм барамы? – диде Сөмбел.

– Бара, бара, әннәң дә бара.

Сөмбел миңа ияләшкән иде, мин аны күтәреп алдым да, без чыгып киттек.

Әле демонстрация бетмәү сәбәпле, шәһәр үзәгенә кадәр трамвай, троллейбуслар йөри башламаган – безгә ярты юлны җәяү атларга туры килде. Баягыча урам тулы кеше, урам тулы шатлык чәчелгән иде.

Югалтып тормасыннар өчен кайтып кына күрендек тә, Мирза абый турында беркемгә дә әйтмәскә кушып, пристаньга төшеп киттек. Әби белән Гөлсем апа ни кылырга да белми калдылар. Миңа Сөмбел чат ябышкан, капкадан чыгу белән иңсәмә атландырып, без тагы чаптык. Ярый әле Бишбалта ягына трамвай йөри башлаган иде.

31

Пароход ике сәгатькә соңлап килде. Шушы ике сәгать вакыт эчендә мин абый үлеменең – үз күз алдымда үлсә дә – күңлем ышанып җитмәгән чынлыгына ышандым.

Чынлап үлдеме соң әле ул минем Мирза абый?..

Чынлап үлде түгелме соң минем Мирза абый?..

Чынлап үлде шул, чынлап!.. Күзләрен йомасы килми үлде…

Мирза абыка-ем!..

Мин дә, Нилүфәр җиңги сыман, утырган килеш кенә Сөмбелне кочаклап алдым. «Ә картыеңа ни әйтербез, балакай? «Әтиең кайда, кызым?» дип, синнән сорар бит ул. «Үлде» диярбезме?.. Ә картыең нишләр?.. Ул бит сөенеп-шатланып минем туйга килә. Күңеле сизенә микән?.. Ходаем, нигә мондый хәбәрне әнигә мин әйтергә тиеш!.. Үз анам йөрәгенә ачы үлем угын башта мин кадыйм булып чыга түгелме соң?..»

Үзем шулай уйлыйм, үзем туктаусыз яшемне сөртеп утырам. Диләра:

– Елама инде шулкадәр… – ди.

Икенче абыең да үлгәч елыйсың икән шул!

Кайгы тулы ике сәгать үткәч кенә, Маркиз атавының бу ягыннан кечкенә бер пароход күренде. Агыйделдә генә зур шул алар. Агыйделдә генә чапкан ат тизлеге белән узып китәләр иде. Иделдә бик алдыра алмыйлар икән…

Пароход тавышы үзәгемне телеп алды.

Менә килеп җитте. Шатырдатып бәйләп тә куйдылар. Кырылышып халык төшә башлады. Яр буе тулды. Әллә безнекеләр юкмы тагын?.. Бар икән. Әнә кешеләрдән бер баш калку булып Раббани абый чыгып килә. Янында – Тәрҗимә җиңгинең таза гәүдәсе… Әни кайда соң?.. Тыгын җирдән үтеп иркен басма башлангач, әни дә күренде. Тик нигәдер бик ачык түгел. Абый белән җиңгинең дә гәүдәләре эреп ага башлады… Күземне сөртеп, яшемне селтәп аткач кына, дөнья элекке хәленә кайтты. Абый да мине күргән:

– Апай, Сирин!.. – дип кул болгап, миңа карап килә башлады.

Әни дә мине күреп елмайды.

Менә инде алар пристань капкасыннан чыктылар. Без үзебезчә ике куллап, ә Диләра, шәһәрчә итеп, әнине кочаклап күреште. Әни:

– Бу киленем дә бик сылу икән, күз тимәсен. Тигезлек белән, тазалык-байлык белән гомер итәргә язсын, амин, – дип, теләк теләде. Аннары минем чалбарга ябышып, минем артка качкан Сөмбелне күреп алды. – Бәй, Сөмбелем түгелме соң анда? Кил әле, лачыным, кил әле, гөлем, кил әле, күз нурым!.. – дия-дия, шапылдатып сөя башлады. – Зуп-зур булган бит! Зуп-зур булган!.. Баланың баласы бигрәкләр дә татлы шул… Әтиең эштәдер инде. Эштәме, ә?.. Яратмады әле – җавап бирми. Бу нинди тешсез кортка дип торамы?.. Эштәдер шул әтиең, эштә булмаса төшәрие…

Мин инде тыела алмадым – Раббани абыйның күкрәгенә капландым.

– Их, абый!.. Раббани абый!..

– Чү, балам! Сиңа ни булды кинәт? Кеше болай шатлыктан кеше алдында еламас, – дип, әни ипләп кенә иңбашыма кагылды.

– Их, инәй! Инәкәччәем!.. Ходайдан сабырлыклар сора – Мирза абыйны үтерделәр бит!..

– Булмас! – дип, Раббани абый мине күкрәгеннән этеп җибәрде. Ул кызмача иде.

– Тәңрем, тәүбә! Ул ни дигән сүз? Өнемме бу, төшемме? – диде әни дә.

– Их, төш кенә булса иде!

Хәбәрнең чын икәнлеге Раббани абыйга да барып җитте. Тик ул минем шикелле җебеп елый алмый иде.

Беренче булып әни телгә килде.

– Ягез, балалар, кеше каршында җылашып тормагыз. Килешмәгәнне! Җылаудан гына үлгәннәр терелә калса, җир йөзендә мәңге-бакый җылашу гына булырые, – диде. Ләкин үзенең сыны каткан – ни үле, ни тере түгел, иреннәре генә дерелдәп елый иде. – Әйдәгез, кузгалыйк. Инде күмеп үк куймаган булсагыз, Мирзамның йөзен күрим, – диде әни.

Без такси тотып Соцгородка киттек.

Мирза абыйны инде алып кайтканнар – өстәл өстенә куелган зур озын табутка сыя алмыйча, гел тере кебек ята иде. Әни шунда гына абыйның битен сыйпый-сыйпый елый башлады. Ләкин аның тавышы юк, тыны юк – күзеннән генә моңарчы бөялеп торган яше ага иде. Елаудан туктагач та, әле бик озак итеп абыйның битен сыйпап торды. Шунда ничектер абыйның ияк асты ачылып китте дә юан җеп белән атлатып кына тегелгән җөе күренде. Әни, бәгыре өзелеп:

– Ярганнар икән балакаемның газиз тәннәрен!.. – диде.

Бу сүзе һәммәбезне тетрәндереп җибәрде.

Әни табут янында янә бераз өнсез торганнан соң, читкә китеп, урындыкка барып утырды. Анифә апа шундук аның янына килеп җитте.

– Күрше-тирәгездә татар корткалары бармы? Төнгелеккә утырып чыгарга кеше табылырмы? – диде әни.

– Бар, кодагый, бар. Әйтелгән, – диде аңа Анифә апа.

Сәгать алты җитеп килә иде инде. Диләра да тынгысызлана башлады. Ләкин сүз әйтергә базмый, миңа гына төртә. Мин әни янына бардым.

– Әни, туйны нишләтәбез соң инде? Җидегә кунаклар чакырылган. «Килмәгез» дип һәркайсына әйтеп чыгып булмады. Бу бит авыл җире түгел…

– Ай, балакайларым! – диде әни. – Башкаемнан бөтенләй чыккан бит!.. Туйга килгән кешене кире куалар димени? Ходай Тәгалә безгә биргән кайгылы үлемнең ахыры хәер-догалы булсын – ясагыз туегызны, балам. Гомер гомергә ялганмый, юньле туй да бер генә килә.

– Ә үзең бармыйсыңмыни?

– Юк, балалар, бара алмам. Син үпкәли күрмә, килен. Әле сезнең туйны без авылда да итәрбез, боерган булса… Раббани улым, Тәрҗимә килен, сез барыгыз. Мәет янында төн үткәрү сезнең эш түгел. Ә мин Мирзам янында соңгы кабат утырып калыйм инде. Хәвадисемә дә кырык бер ясин чыкканыем… Барыгыз, балалар, бар. Тик җылап-мазар итеп кунакларыгызга сиздерә күрмәгез тагы. Бу хәлне белсәләр, үзләре дә килмәс иде дә бит… Килгәч инде белмәсеннәр. Барыгыз…

– Каенанам! Мин бара алмыйым. Насыл мән бүген утырайым? – диде Нилүфәр җиңги.

– Кызым, мин бит сиңа «бар» димәдем. Син кал, балам, кал, – диде аңа әни.

Раббани абый белән Тәрҗимә генә безнең белән китте.

…Ләкин безнең туй туй булмады.

Берни белмәгән кунаклар бик матур гына кәефләнеп, рус гадәте белән «ачы!» дия-дия, безне бастырып үбештергәч, ашап-эчеп, инде уен-җыр кызганда гына, Раббани абый хәмердән кызып алды да:

– Бәхетле булыгыз, үскәнкәйләрем! Озын гомерле булыгыз! Их, шушы хәтле дә күңелле иттереп утыруларны Мирзакай гына күрә алмады бит!.. – дип, зур йодрыгы белән күзен сөртә башлады.

Тәрҗимә – бер җиңеннән, мин икенче җиңеннән тартып карыйбыз, ләкин абый «ычкынган» иде инде.

– Әткәй үлгәч, колхоздагы бөтен авыр эшне без икәү эшләдек, сугышны башыннан аягына хәтле икәү тиң ярып чыктык… Ә шул энем хәзер, монда күңелле иттереп җыр- лашып утырганда, менә шушындый өстәл өстендә табутларда ята… Их, белмисез генә йөрәккәемне!.. – дип, өстәлгә капланды.

«Ни булган?» да «Ни булган?» китте. Әйтеп бирүдән башка чара калмады.

Табында әдәпле, дәрәҗәле кешеләр утыра иде. Минем яктан – кафедра мөдире, өлкән укытучылар, тренерлар. Диләра ягыннан да нәкъ шундый ук – һәммәсе укымышлы кешеләр иде. Мирза абый үлемен ишеткәч, барысы да, өсләренә су сипкән төсле, бер минут тынсыз калдылар.

Билгеле инде, туйдагы «ачы!» урынына, безнең ачы кайгыны уртаклаша башладылар. Монысы чынлап та ачы иде!.. Туй онытылды. Әдәп йөзеннән генә бераз сөйләшеп утырдылар да, безгә озын гомер, бәхетләр теләп, берәм-берәм таралып та беттеләр.

Әнә шулай үтте безнең туйлар…

Икенче көнне Мирза абыйны күмдек. Зурлап-олылап, оркестрлар белән күмделәр. Мәхшәрдәй халык озатып калды.

Әни зиратка кадәр барса да, эченә үк кермәде. Ярый әле кермәде. Табут кадаклаганны күрсә, үләр иде. Чөнки иң зур дип сайлап алган табут та абый гәүдәсенә бәләкәй булып чыкты. Җитмәсә, үлгәч, абый тагы да сузыла төшкән кебек иде. Аякларын бөкләбрәк кагарга туры килде. Моның өстенә тагын – Сөмбел. Кабер читеннән көчкә тартып алдык, «Әттәм!» дип, шашып елый иде.

Шулай җирләп куйдык Мирза абыйны да. Зират эчендә кар эреп бетмәгән иде әле. Абый кабере басылып җиргә сеңгән каберләр янында берүзе зур булып, кызыл юрган ябынып яткан кешедәй торып калды…

Кире чыкканда Раббани абый белән икәү Тукай кабере янына туктадык. Апрельдә туган, апрельдә үлгән икән. Туган көненәдер инде, күп итеп чәчәк куйганнар – чүлмәкләре белән шиңмичә утыралар иде. Гомерендә бер китап укымаган Раббани абый, карачуен чардуганга тотынган килеш, бер сүз дә әйтми бик озак карап торды.

Әни дә, батыраеп, зират капкасыннан эчкә кергән, шунда тезелешеп утырган әбиләр белән сөйләшеп тора иде.

– Инәй, бар, Тукай каберен син дә карап чык инде, монда гына ул, – диде Раббани абый.

– Әйдә, үзем күрсәтим, – дип, бер әби урыныннан купты.

– Ходай хөкеменә тапшырдык, – диде әни.

– Курыкма, курыкма, хәзер хатын-кызы да зиратка керә, – диде теге әби.

Әнинең күңеле шактый төзәлеп чыкты.

– Менә бит, насыйбы булгач, Тукайларның да каберен күрдем… Китабын да Хәвадискәемнең төсе итеп тотам. Бигрәкләр дә ямьле җирдә икән кабере!.. – дип сөйләнеп алды.

Әниләр, ашыгып килгән кебек, ашыгып киттеләр дә. Анифә апа эштә, Диләра дәрестә булу сәбәпле (ә Нилүфәр җиңгинең имчәк баласы бар), пристаньга үзем генә озата төштем.

Раббани абыйны, каютага кертү белән, урынга салдык. Ләкин ятарга теләми: «Мирзакаебыз калды бит!..» – дип сикерә дә тора, сикерә дә тора.

– Нигә бу кадәр эчтең әле син, абый? – дидем мин.

– Бу кайгыдан нишлим соң мин эчми? Нишлим, апай? Әткәй үлгәч, бөтен авырлыкны икебез тиң күтәрдек бит Мирза белән!.. – дип, йөрәгенә урын таба алмый иде.

Көчкә йоклап китте.

– Абый бик нык үзгәргән, – дидем мин. – Элек бер дә исерми иде ләбаса!

– Үзгәрерсең дә! – диде Тәрҗимә. – Элек кунак-төшемдә, өмә-мазарда гына эчә торган иде. Ә хәзер, «аз гына» дип, көн дә эчә. Эчсен иде ул айга бер дә, кайда бер. Бер дә ялган түгел, бер башласа, көзге яңгыр кебек, туктаусыз эчә… Әнкәйдән сора әнә.

Әни йөзен әз генә бора төшеп тәрәзәгә караган. Казан өстенә текәлгән төсле. Ләкин күрәме ул Казанны, юкмы, кайгырамы ул, юкмы, – йөзеннән берни сизелми, бер сыры селкенми, тик тез башына куйган сул кулы гына дерелдәп тора иде.

Әни бер сүз дә әйтмәде.

Тәрҗимә җиңги дәвам иттерде:

– Колхозда да тормышлар бик әйбәтләнеп бара хәзер. Раббани абыең шикелле кулы белгәннәргә акча табар җир күбәйде. Шуңа эчәләр дә… Син дә сөйләшә алмадың шул абыең белән. Бәлки, син әйтсәң, сине тыңлар да иде. Абыеңның мактанычы бит син, зур кеше!.. Сөйләшерлек булмады шул көннәр… Монда килер алдыннан да ни әйтүенә әйттем: «Раббани, туйга кадәр әйбәтләнеп, туйга матур булып бар, – дидем. – Сирин – зур кеше, туенда да зур кешеләр булыр», – дип әйттем. Юк, тыңламады. Пароходка ук эчеп утырды. «Гомергә бер, энеңнең туе алдыннан, бер үтенеч әйттем – шуны да тыңламадың», – дип, бик рәнҗедем…

Ахыры әни дә телгә килде:

– Мирзакаемның газиз сөякләре ата-баба туфрагыннан читтә җирсеп ятар инде дип, бик пошынган ием. Зиратлары бигрәкләр дә ямьле икән – җәннәт бакчалары диярсең! Безнекендә генә кош кунар агач та юк… – дип куйды. – Эшләрегез беткәч, отпускыгызга кайтыгыз әле, балам, бергәләп. Кызлары белән Нилүфәр киленне дә алып кайтыгыз. Күңелләре күтәрелеп китмәсме, ичмаса, бер… Раббани абыең белән дә үзең җайлап сөйләшериең. Әдрәнгә баш бирми. Әдрән үзе кызу… Сөмбелкәемне оныта алмам инде – зур күзләре белән карап калды лабаса…

Шунда пароход радиосыннан пароход китәргә биш минут калуын әйттеләр, озатып кергәннәрнең чыгуларын үтенделәр. Мин әниләр белән хушлаштым да чыгып киттем.

31.Үзем дә күптән бирле көтәм.
32.Алаймы?
33.Ирем.
34.Козу – бәти. Яратканда иркәләп әйтелә.
35.Баба – әти.
36.Мәзар – кабер.
37.Кафә – баш сөяге. Бу урында: баш.
38.Пайлашу – бүлешү. Төркичә «пай» сүзеннән ясалган.