Czytaj książkę: «Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи»
© Рузил Фазлыев, 2022
ISBN 978-5-0059-1729-4 (т. 8)
ISBN 978-5-0056-9347-1
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Ерак ара
Кеше күңелендә туа,
Уйлар хисләр фикерләр.
Юлларын таба алганда,
Еракларга җитерләр…
Хатлар аша хисләр йөргән,
Язулар җиргә килгәч.
Догаларга аралар юк,
Ихластан кыла белгәч.
Шулай булгач, туган уйлар,
Калмый гел күңелләрдә.
Өметләргә барып житә,
Бик ерак күренгәндә.
Тотып карап булмасада,
Аннан көчле ниләр бар…
Бу тормышның бәрәкәтен,
Кешеләргә бирә алган.
Кешеләрне бәйли торган,
Сагынуларда ерактан…
Хисләр өчен күңелләр бар,
Тавышларга колак бар.
Күңелләрдә сөйләшәләр,
Ишетә алучы булса..
Кеше хисе, уйларына,
Күңелең сизгер торса.
Үз арбаң
Кеше арбасында бару диләр,
Барган юлың синнән тормаса.
Иярәсең яки ияртәләр…
Үзеңнеке әгәр булмаса.
Үз тормышың, үзе хыялларың,
Дусларың hәм якын туганнар.
Җирең телең илең динең уең,
Синең үзеннеке булганнан.
Ябышмыйча кеше арбасына,
Үз юлыңнан бара алганнан.
Колы булмый җирдә берәүнең,
Син ирекле булып калганнан.
Коллык бары Аллаh алдында,
Чөнки язмыш аңа бәйләнгән.
Тормыш җилен үзең тоя алып,
Үз арбанда узу җәйләрдән.
Үзе арбаң тәүге бишек кебек,
Кошлар өчен оя шикелле.
Шул арбада бара алса гына,
Кеше күңеле туя шикелле.
Кирәк, кирәк
Юлсыз җирдә юллар эзләгәндә,
Егылыпта… була абынып…
Бер Аллаhка бары табынып,
Гөнахлардан була арынып.
Атламыйча алга барып булмый,
Суга керми ничек йөзелә…
Тәүбәләрдән качып яшәгәндә,
Юллар бер көн барыбер өзелә.
Яшәгәнне ак караны бутап,
Синең өчен кемнәр аера.
Ышанычмы соңгы бер минутка,
Җитмәслек бит тулы аеда.
Кичерүче бөтен гөнахларны,
Бары, Ул бит сорый алганда.
Кем белә ала, соңгы халәтеңне,
Алданырак кирәк аңларга.
Кирәк, кирәк, әллә ниләр кирәк,
Кирәкмәгәннәре ник кирәк?
Иң кыены шушы ике әйберне,
Аера ала белү… бик сирәк…
Хыял белән
Нинди була,
Ала хыяллар.
Нинди төскә,
Алар буялган.
Кайчан алар,
Бездә уянган…
Кемнәр теләп,
Үзе туя алган.
Әллә акыл,
Инде җуелган.
Хыял сүзе,
Алга куелган.
Алда барып,
Гомер юлында,
Ул уйлыймы,
Синең турында.
Гәепме
Артык үкенүләр булмасынга,
Булу кирәк сабыр күңелле.
Язмышыңа син бит хуҗа түел,
Үлчәп сөйләү кирәк сүзеңне.
Кеше язмышыны кагылганда,
Гөнахларны уза алдашу…
Киләчәккә яралары булып,
Эзсез генә hичтә калмас ул.
Өметләрнең җимерелүләре,
Исраф булган сөю язлары.
Үкенепме яки җиңел уйлап,
Язмышларга диеп язганы.
Тирәнлеген күңел хәсрәтен,
Яра салган аңлый алырмы…
Бер гәепсез итеп үзен сизеп,
Җәзә алмый гына калырмы.
Саннар
Буламы соң борчылырга,
Гомерләр диеп кыска…
Озынлыгын кемнәр белә,
Үтмәсен генә бушка.
Озынлыгы күренми шул,
Йомгаклар сүтелмичә.
Сәфәрләрдә була алмый,
Юллары үтелмичә..
Саннар, саннар саныймы,
Киләчәкә юлларны…
Саннар белән язып булыр,
Бары үткән, булганны.
Үтелгәндә, серле сандык,
Ә, үтелмәгәннәре…
Могҗизадай булмый мени
Бердә көтмәгәннәре.
Аңлагандай булам кебек,
Аңламастай булганны.
Әллә барсы аңлау гына,
Гомер инде узганны
Тыңламаска
Камил акыл, иман эзләр дигән,
Картайгачтан, олы бер галим.
Вакыт шулай куша ахырысы,
Шуңа иман ягына карыйм.
Күңел безне гелдә әйдәп бара,
Юл күрсәтергә ул омтыла.
Кайвакытта кемне тыңлаптыр,
Күңел бар икәне онытыла.
Күпме уйлар кала күңелләрдә,
Гамәлләргә күчә алмыйча.
Ул бит безне бары чакыручы,
Бездән башка гына бармыйча.
Акыл-китап, гыйлем-күңел кебек,
Ничек аңлап, тотып карыйсың…
Тыңламаска, әллә теләп шулай,
Җавап эзләп күберәк арыйсың.
Тырышкан бит юлын таба ала,
Теләмәгән эзли сәбәбен…
Күңелләрдә әллә керләнәме,
Бозып яшәп тормыш әдәбен.
Тегенди
Читтән карап шулайдыр да,
Тегенди… мондый кебек.
Кеше күңелен күрмичә,
Ничек әйтәсең белеп…
Сиңа ошамаганнары,
Сиңа чит булганнары.
Күңелләре ачылмыйча,
Ябылып торганнары…
Сәер кебек яшәгәннәр,
Тормышларда җирдәге.
Көзгедәге кебекме әллә,
Сыйфатларың синдәге.
Алдану
Безне ничек алдыйлар,
Алдамыйча калмыйлар.
Булганнарын җимерәләр,
Яңаларын салмыйлар.
Коллар кебек яллыйлар.
Аңламыйлар түгел алар,
Алдау юлын аңлыйлар.
Тар барин диеп атыйлар,
Татар дия алмыйлар.
Аңлашуга бармыйлар
Аларча булмаганнары,
Барысыда дошманнар.
Син шпион… сатлыкҗан,
Үтсәң алар кушканнан…
…Кирәк бары куштаннар.
Түбәнерәк ия алар…
Бөгелсә әгәр билләрең.
Тураерга тиеш көтәргә,
Алар рөхсәт биргәнен.
«Миhербан"лык килгәнен.
Тар илгә ошыйдырда,
Мондый тормыш арбасы.
Чын татарның язмышы,
Җавап бирми калмасы.
Болай яши алмасы…
Ә акыл кая
Акыл биргән безгә бу язмышта,
Башта булса, никтер күренми.
Тәртип ясап кеше гaмәлендә,
Тормыш белән бергә үрелми.
Кеше башлы, берәү бәхәсләшми,
Ә акылы кая җыелган…
Исраф булып югалмасын өчен,
Тирәнгәме яшереп куелган.
Ул кирәк бит, янда гына булу,
Кирәк чакта киңәш алырга.
Дөрес фикереңә килә алып,
Ялгышлардан котылып калырга.
Ничек кулланасың акылыңны,
Ни икәнен аның белмәсәң.
Хак икәнгә үзең инанмыйча,
Акылым бар диеп йөрмәсәң.
Өметле юл
Барган саен гел барасы килә,
Күргән саен килә күрәсе…
Ничә генә еллар яшәсәдә,
Һәркемнеңдә килә «түзәсе»..
Яшәү асылыда шунда ахыры,
Авырлыклар шуңа үтелә.
Үткәннәргә күчеп онытылып,
Булачаклар алда көтелә.
Юллар беткән кебек булып ала,
Алар кабат, тагын табыла.
Сүнә инде диеп уйлаганда,
Өмет учаклары кабына.
Көчләр җитмәс кебек тоелганда,
Әллә каян килеп җитәләр.
Чарасызлык аша үтәр өчен,
Теләкләрне күпер итәләр.
Аңлау кыен бөтен хикмәтләрен,
Безгә язмыш үзе биргәнен.
Белмисеңдә… шуңа эзлисең,
Гомер буе үзеңә дигәнен.
Сабак
Бу дөньяда күргән белгәннәр,
Гыйлем итеп җыйган әйберләр.
Нинди генә сәфәр булсада ул,
Юлда кирәк булыр әйбер бар.
Иң күбесе сабак-ялгышлар шул,
Хәтерләрдә кала сакланып.
Кайберләре кабатлана әле,
Сабак була алмый акланып.
Тормыш мәктәбедәй ялларсыз,
Өйрәтәдә безне өйрәтә.
Өй эшләре тикшергәндәй итеп,
Бастырып кабатлата, сөйләтә.
Тәүгесе, тормыш башлар өчен,
Ак караны аера белергә.
Бусагадан атлап чыга белеп,
Кирәк чакта кире керергә.
Бутамыйча ишек тәрәзәне,
Югалтмыйч нәсел җебеңне.
Тыйнаклыкта, горурлыкта булып,
Саклар өчен җирдә йөзеңне.
Ялгыз җан
Алдагыны алдан белмәсәңдә,
Үткәннәрне күреп барасың…
Күпме җаннар җиңел акыл белән,
Уйламыйлар ялгыз каласын.
Ялгызлык ул авыр гына түгел,
Якын кебек упкын читенә…
Моңнар баскан күңел белән бергә
Җан дигәнең, ялгыз ителә.
Җирдә тормыш туктап тора алмый
Уйланырга булмый вакытлар…
Җылы табып була ала мени.
Ялгыз җанга… үткән вакыттан…
Ялгызлык ул югалтулардан соң,
Сыенырга урын калмаса…
Беркем килеп ишек шакымаса,
Дөньялыкта искә алмаса…
Өметсезлек шайтан гәмәлелә,
Сыенырга кирәк Аллаhка…
Җирдә чакта якыная алып,
Мәңгелектә ялгыз калмаска!
Үзең кара
Ышанмыйсың икән,
Башта сынап кара.
Тәмен белү өчен,
Тотып кабып кара..
Торалмыйча озак,
Ялгыз ятып кара.
Көчне җыя алып,
Торып басып кара.
Эшли алганнарның,
Торыр хакын кара.
Вакыт дигәннәре,
Күптән үтеп бара.
Юллар үткәннән,
Эзләр нинди кала.
Ара ерагая, нидер
Якыная бара.
Өметләрең бетеп,
Хыялларың кала.
Тормыш бизәгендә,
Буяуларың кала…
Җылы белән якты
Күңел сорый кебек, күңел…
Шуңа барсын җирдә кыласың.
Булганнары таудай булсада,
Фәкыйрьлектә кебек буласың.
Күңел сорый кирәгендә кебек,
Җитмәгәнне, тыныч булырга.
Хыял әллә аны котыртамы,
Хыял сарайлары «корырга».
Кем туктаган савытлары тулып,
Яңаларын ясап куймыйча…
Мөмкинме соң аны тыңламыйча,
Кеше күңелләре туймыйча.
Нигә кирәк чиксез тырышулар,
Күңелеңне тыныч итмәсә…
Тынычлыгы әллә югаламы,
Җылы белән якты җитмәсә.
Юл табу
Кеше борылып карый башлый,
Балачакка, тормыш башына.
Язмыш юлларыннан барсада,
Үзе бара язмыш карышына.
Дөнья куу, ни соң асылында,
Артта калмау өчен ашыгу…
Карамыйча тормыш хәлләренә,
Гади генә еллар алышыну.
Уйлап таба кеше авырлыклар,
Бер сәбәпсез тигез урында.
Исрафка китә күпме гомер,
Мөмкинлекләр чакта кулыңда.
Адашкандай гомер буе кеше,
Инкарь итеп булган юлларны.
Бутый бутый тыелганнар белән,
Ничә буын җирдә кылганны…
Ят юлларда… алар яңа түгел,
Алар инде безне алдаган.
Нигә кабат теләп адашырга,
Башка юллар әллә калмаган?
Холык
Кешене, аера кешедән,
Сыйфаты яшәве серләре.
Тоемлай алырга сәләте,
Ул үзе бары тик белгәне.
Кылына даими гaмәлләр,
Әйләнеп баралар гәдәткә.
Канунда калырга, сәбәптә,
Сакланып калынса, әдәптә.
Әдәптә кылынган гaмәлләр,
Кешенең иң күркәм холыкы.
Кешедә булганы күренә,
Эчендә, холыкның олысы.
Була ул «җиңелдә», ««авырда».
Кайвакыт «холыксыз"исеме.
Холыкка бәйләнеп тормышта,
Ачыла язмышның ишеге.
Барсыда бер бөтен шикелле,
Берсенә бересе бәйләнә.
Гaмәлдә, гәдәттә, холыкта,
Язмышның җебенә әйләнә.
Ак томан
Кояшта юк, йолдызларда,
Алда тоташ ак томан…
Ак томаннар уртасында,
Югалып басып торам…
Сукмагымда, юлларымда,
Күренми. ак томанда…
Андый томан булмый иде,
Барыр юллар булганда.
Әллә юллар күренмәскә,
Капланалар томанга.
Үтелмичә калганнары,
Аяз, якты… торганда…
Томан бит ул томан гына,
Түгел ул көтә алмаслык.
Билгесезлекләр булсада,
Булмый ул үтә алмаслык.
Таралырмы ак томаннар,
Барыр юлларны ачып.
Килмый әле югаласы,
Ак томаннарда «качып».
Күләгә
Барган юллар, караваннар,
Янәшәдә бара, күләгә.
Эссе чүлдә кемнәр генә,
Күләгәсез юлда түзәлә.
Бер ягында исә кызу җиле,
Икенче ягында күләгә.
Эсседә пешкән урыннар,
Күләгәдә бары төзәлә.
Күләгәнең эзе кала алмый,
Ул барада бара, иярә…
Күләгәләреңдә синеке,
Үзең генә аңа иядә.
Күләгәләр күренәләр янда,
Яктыртучы нуры булганда,
Күләгәдә хәрәкәттә була,
Бары үзең бара алганда.
Эсселектән (анда) коткаручы,
Күләгә кемгәдер булыр дигән.
Күләгәсе туктап кала икән,
Димәк… инде шунда килгән…
Хаклык
Үкенмә үткәнгә,
Борчылма көткәндә.
Бәхетле мизгелләр
Шөкерләр иткәндә.
Шөкерләр бүгенгә,
Булганга, күргәнгә.
Өстәлеп гамәлләр,
Ниләрдер белгәнгә.
Җыела бөртекләп,
Бәхетле минутлар.
Бүләктер киләчәк,
Кайгыңны онытсаң.
Тынычлык күңелдә,
Сиздерми урнашса.
Аннанда бәхетле,
Минутлар булмаста.
Син көтә белгәндә,
Өметле – киләчәк…
Көтмәгән… көткәнең,
Барысында бирәчәк.
Үткәрә белгәндә,
Шатлыкны тынычта.
Язмышның бер көне,
Бирелми бурычка.
Ник караңгы?
Алышына көннәр төннәр белән,
Яктылыгы бөтенләй калмады.
Кышкы төннәр кебек озагырак,
Караңгылык шулай алдады…
Караңгылык никтер күңелләрдә,
Чарасызлык әллә яулады…
Шатландырмый инде кешеләрне,
Ап ак карлар кышын яуганы.
Өстән төшә олы алданулар,
«Тукмач» белән тулган колаклар.
Хәкимият уен уйнагандай,
Кора безгә матур тозаклар.
Хак булганга 2—3 ялган өстәп,
Ышанырлыгы… югала…
«Көтүчеләр» әллә кая куа,
Кая таба халык юл ала…
Кыйбыласыз әллә яшәгәнгә,
Тормыш яктылыгы кителде.
Түрә көтүенә ышанулар…
Чарасызлык кына китерде
Ядкәрсез
Канатларсыз очу мөмкин түгел,
Я булмаса, тимер канатлар…
Самолетлар канатсызлар өчен,
Кошлар юлын гына кабатлар.
Чишмәләрдә, ага башлар өчен,
Күренмәгән юллар тапканнар.
Шул юллардан озак еллар буе,
Акканнарда, алар акканнар.
Иман нуры тоеп күпме буын,
Кыйбыланы таба алганнар.
Адаштыручылар килгәндә дә,
Үз кыйбыласында калганнар.
Булганнарнын нигә кадере юк,
Бәлки безгә җинел килгәнгә…
Безгә кәдәр тормыш итүчеләр,
Безнең өчен табып биргәнгә.
Зәгыйфлеге кеше күңеленең,
Бердәм булып яши алмавы.
Яшәп китеп әрәм шәрәм итеп,
Ядкәр булып берни калмавы.
Үзе җыры
Үзе җыры була hәркемнеңдә,
Язмышына аның язылган.
Туа башлап тәуге авазлары,
Иң беренче аның языннан.
Кем ишетә, кем ишетә алмый,
Күңелендә туган моңнарын.
Ул барыбер аны тоеп яши,
Үзе өчен генә булганын.
Охшашлары аны үзенә тарта,
Чит тарафлардан агылса…
Таныш кебек хисләр агымы,
Күңеленә аның кагылса.
Аңлатырга яки күрсәтергә,
Тибрәлешен күңел кылларын.
Үз мәкәмен, үзе көйләренә,
Кеше куша булган моңнарын.
Үзе төсе, үзе җыры булып,
Сере булып калып күңелдә.
Үзе өчен генә җыр туганын,
Аңлаулары мөмкин түгелдә.
Darmowy fragment się skończył.