Czytaj książkę: «Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке)»
© Татарстан китап нәшрияты, 2014
© Гаташ Р. К., 2014
Тамырлары шәрекътә
(Рәдиф Гаташның шигъри дөньясы)
I
Өр-яңа аһәңнәр белән мәйданга килгән алтмышынчы еллар шигъри буынында үзенчәлекле дөнья хасил иткән Рәдиф Гаташ бар. Чордашларының уй-хисләрен, яңарышка, рухани хөрлеккә омтылышын ул үзенең яңгыравык тавышы белән мәйданнарга алып чыкты. Шигырь бәйрәмнәрендә ул, колачын җәеп, яшьләрнең җан манифесты булырлык романтик шигырьләрен мәйдан өстенә очырды. Мәйдан халкында елмаюлар, рухланып кул чабулар…
Рәдиф студент чактагы беренче шигырьләре белән үк үзенә җәлеп итте. Казан дәүләт университетының татар бүлеге студентлары булсын, мөгаллимнәр булсын, аны чын шагыйрь итеп күрәләр иде. Мәсәлән, бервакыт факультетта зур кичә әзерләгәндә, бөек остазыбыз, шигъриятнең даһи галиме Хатип ага Госман – Разил Вәлиев аны илаһи зат дип атый – Рәдифне чакырып алды да шул кичәдә шигырь укырга тәкъдим итте. «Теге «синеке – минеке» кебек антитезалы схемага корылган шигырең бар бит, шуны укы», – диде. Ул – Рәдифнең шәрекъ аһәңнәренә аваздаш бер шигыре иде. Яшь шагыйрь чыннан да шәрекъ шигъриятенә тартылды. Бу исә аның әсәрләренә кабатланмас үзенчәлекле төсмер бирде һәм бирә.
Менә әле телгә алган шигырьдән ике өзек:
Янган йөрәк, сузылган кул —
минеке,
Ике толым, кап-кара күз —
синеке.
Егерме ике кояш эзе —
минеке.
Уналты яз, гөлчәчәкләр —
синеке…
Сөймә мине, оныт дисең?
Синең эш.
…Тик оныту һәм онытмау —
Минем эш.
Рәдифнең яшьлек шигырьләрендә сәнгатьчә җитлегү шул дәрәҗәдә булганга, ул әсәрләр аның барлык җыентыкларында урын ала. «Мин дөресен сөйлим», «Ирләр булыйк» кебек программ шигырьләр, «Кайтыгыз, минем сөюнең былтыргы бураннары!» кебек романтик юллар телләргә керде һәм хәзер дә яңгырыйлар.
Мин дөресен сөйлим:
Җирдә күп кешенең ялгышларын күрәм,
Үземнекен белмим.
Ялгышымны күрсәтүчеләргә
Озын гомер телим.
«Ирләр булыйк» дигән шигыре замандашларына гамәл өлгесе булып китте. Аны яшьләр дә, өлкәннәр дә, шагыйрьләр дә, галимнәр дә девиз итеп кабатлап йөри. Шагыйрь чордашларын шул рәвешле кешелекле һәм батыр иман белән коралландырды.
Ирләр булыйк һәрвакыт
һәм һәр адымда.
Малай чакта —
уйнаганда,
Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.
Кыйналганда…
Ирләр булыйк – ир булгач та,
картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һич югында,
Күк гөмбәзен
Бары бер көн иңебездә тотып торыйк!
Ирләр булыйк!
Рәдифне мәшһүр әдипләребез үз заманында ук күреп алдылар, бәяләделәр, ышаныч багладылар. Хәсән Туфан, Фатих Хөсни, Наҗар Нәҗми аның яшьлек шигырьләрен чын шагыйрь иҗаты итеп күрделәр. Бигрәк тә Фатих ага Хөсни шигъриятне нечкә аңлаучы әдипләрдән иде. Аның Дәрдемәндне телгә алырга ярамаган кырыгынчы елларда «Кызыл Татарстан» битләрендә шагыйрьне кайнар яклап язган мәкаләсе гражданлык һәм иҗат батырлыгы булды.
Рәдифнең алтмышынчы еллар йолдызлыгы буенча сафташы һәм зур шагыйребез Равил Фәйзуллинның әлеге мәзкүр шәлкемдәге әсәрләргә хас җуелмас егәрлек хакындагы фикерләре Гаташның бөтен иҗатын күздән кичергәндә дә ачкыч ролен үтәрлек төгәл күзәтү һәм бәяләрдән тора. Ул болай яза: «Кемгә ничектер, миңа Рәдифнең башлангыч чорда иҗат ителгән шигырьләре күбрәк ошый. Такташлар кебек зур шагыйрь булырга ымсыну бар аларда… «Кое», «Кыз җавабы», «Чакыру» кебек шигырьләр әле хәзер дә самими һәм тәэсирле яңгырыйлар. Табигатьнең үзендәге кебек гармония бар аларда. Хис һәм фикер гармониясе».
Романтик Гаташның минем өчен иң матур саналган шигырьләреннән «Чакыру» әсәре инде уннарча ел күңелдән төшми, җанны рәхәт җилкендерүендә дәвам итә.
Кайтыгыз, минем сөюнең
Былтыргы бураннары!
Югыйсә артык киңәйде
Күңелнең урамнары.
Кайтыгыз, җилне-давылны
Тынычтан артык күргән,
Тын йортның ишеген ватып,
Урамга чыккан көннәр…
Ни сөенечле ки, шигъри телгә нәзберек таләпле Фатих Хөсни нәкъ шушы шигырьнең тылсымын төгәл тотып алган: «Никадәр энергия бу юлларда һәм, «тын йортның ишеген ватып», урамга, җилле-давыллы тормышка, көрәшкә ашкыну никадәр!.. Шагыйрьнең логикасы бу очракта булмастайны булдырырга ашкынып торуда…»
Рәдиф Гаташ татар шигъриятенең бик бәрәкәтле чорында мәйданга чыкты. Беренчедән, алтмышынчылар буынына мәгълүм дәрәҗәдә фикер хөрлеге шартларында иҗат итү насыйп булды. Ә инде шәхсән Гаташка килсәк, татардагы шигъри традицияләрнең эпохаль яңаруын кичергән ХХ гасырның сәнгатьчә бай казанышларына таяну мөмкинлеге ачылды. Аның нигезендә ике мәдәни дөньяның, ике әдәби мәктәпнең органик синтезы ятты. ХХ йөз башының әдәбиятыбызга тизләтелгән үсеш китергән Көнчыгыш-Көнбатыш синтезы безгә Тукай, Дәрдемәнд һәм Сәгыйть Рәмиев феноменын бирде. Меңьеллык шәркый шигъри казанышлар Аурупаның иҗтимагый-мәдәни алгарышы белән кушылды. Аурупа шигъриятенең Шекспир, Гёте, Байрон, Шиллер, Гейне, Пушкин талантыннан торган шигъри дөнья татар өчен бик тансык иде. Һәм Такташтан башлап татар шагыйрьләре шул стихия эчендә иҗат иттеләр. ХХ съезд алып килгән иҗтимагый җылыну татар шагыйрьләренә янә Шәрекъкә йөз белән борылырга мөмкинлек бирде. Алтмышынчылар төркеменнән башлыча Рәдиф Гаташ бу мөмкинлектән тулы файдаланды.
Хәлбуки шәрекъ шигъри стихиясенә кереп киткәнче, Рәдиф байтак еллар дәвамында җитди эзләнүләр юлын үтте. Ул эзләнүләр шактый ара ирекле шигырь кысаларында барды. Бу һич тә аның модага иярүе генә түгел иде, чөнки аның эзләнүләре дә үзенчәлекле мәктәп хасил итте. Зөлфәтнең аны «остазым» дип атавы тикмәгә түгел бит. Аннары ирекле шигырь шаукымы алтмышынчылар буынының барлык вәкилләрендә дә булып алды. Равил Фәйзуллин булсын, Рөстәм Миңгалим булсын, бигрәк тә Роберт Әхмәтҗанов ирекле шигырьдә кызык һәм җитди үрнәкләр бирделәр. Аурупа әдәбиятыннан Поль Элюар, Артюр Рембо чалымнары татар шигърияте тормышын нык кына җанландырып алды.
Әмма әлеге эзләнү һәм ихлас мавыгуларда ХХ гасырның бөек шагыйре Назыйм Хикмәт тылсымы ныграк тоемлана. Асылда, аңардан бер генә яшь шагыйрь дә азат түгел иде. Шул җөмләдән мин үзем дә ул шигърияткә гашыйк идем. Мәскәү алтмышынчылары телендә дә төрек шагыйренең шигарь юллары иман таянычы булып еш яңгырады.
Мин янмасам,
Син янмасаң,
Без янмасак,
Ничек чыгар караңгылык яктылыкка?!
Ирекле шигырьнең үзенчәлекле ритмнары Рәдифкә мәйдан киңлегендә гали хисләрен яңгыратырга мөмкинлек бирде. Аның «Европада татар шагыйрьләре» дигән шигыре мәйдан халкының күзләрендә ярсу очкыннар кабыза иде. Ул, колачын галәм киңлегендә җәеп, үзенең яңгыравык тавышы белән шигыренең һәр строфасында «Европада татар шагыйрьләре!» дигән юлны рефрен итеп кабатлый. Строфадан строфага илһамлы аһәң көчәя бара…
Колагымда нигә яңгырый әле
Бер җыр димме:
– Европада татар шагыйрьләре!
Европада —
Одер, Висла, Влтавада каберләре…
Сугыш җиле алып килгән дә ирләрне,
Берлин төрмәсеннән
Европага баккан Җәлил.
Атакага кергән анда Кәрим.
Польша аша узган Кутуй.
Европада – Баян.
Илләр яшәве өчен гомерләре янган.
Алар чакыра безне,
Чакыра истәлеге,
Соңгы шигырьләре, каберләре:
– Европада татар шагыйрьләре!
Мондый шигырьләре белән Гаташ трибун шагыйрь булып мәйданнарга чыкты.
Татар шагыйрьләренең Аурупа картасына каннары белән язган исемнәрендә каһарман һәм трагик тарих гәүдәләнә. Шагыйрь милли тарихның батыр һәм фаҗигале сәхифәләрен төрле яссылыкта күздән кичерә. Җөмләдән берсе, милләтнең җанын, табигатен, үлемсез рухиятен чагылдырган татар китабы язмышы аның өчен «гасырларның оран-хитабы» булып тора. «Татар китабы» дигән шигырен ул бөек остаз Хатип Госманга багышлый:
Сөйлә, китап, нинди гамьнәр кичеп,
Төрле илләр үтеп, шулай да
Бирдең алмаз телебез ачкычларын,
Бабамнарның газиз тавышларын
Ишеттердең ничек Тукайга?
Асыл мираслары заманнарның,
Гасырларның оран-хитабы
Хәтерләрдә булсын!
Сөйлә әйдә
Син, үлемсез халык китабы!
Монда шигърияткә Хәсән Туфан алып килгән метафорик гыйбарә төрләндерелә: «туган телебез дигән бу алмаз». Шагыйрь, шул рәвешчә, ике үлемсезлекне – халык үлемсезлеген һәм китап үлемсезлеген – бер итеп күрә.
Рәдиф аерым шигырьләрендә үзен бик тапкыр парадокслар остасы итеп күрсәтә. «Авар шагыйре Мәхмүткә» дигән шигырендә ул каләмдәшенең, шашып гашыйк булса да, кыз белән җан уртаклыгы тапмыйча газапка таруында мондый позитив күрә:
Ул кызны мин һаман уйлап йөрим:
Газап белән бергә
Ул бит сиңа мең елларга җитәр
Үлемсезлек бирә.
Мин үпкәлим аңа: аңламаган,
Сине ташлап киткән.
Һәм аклыйм да: яратмавы белән
Сине шагыйрь иткән…
Күрәсең, Кавказда мондый гыйбрәтле хәлләр була килгән: горур халык бит, ул горурлык, күрәсең, күбрәк кызларында гәүдәләнә. Сәмәд Вургун турында шундый риваять сөйлиләр. Азәрбайҗан шагыйре тарихында да бәхетсез мәхәббәт зур роль уйнаган. Шагыйрьнең олы юбилее вакытында театр вестибюлендә бер ханым Вургун хатынын чакырып ала да: «Синең иреңне мин шагыйрь иттем», – ди. Хатын, килеп, моны иренә сөйли. Һәм шагыйрь: «Бар да әйт, хәзер инде әнә теге, янындагы ишәкне шагыйрь ясасын», – ди.
Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасына караган үтә шәхси һәм гаять интим шигырьләр арасында һич югалып калмый торган бер гамь бар: ул – ил язмышы хисе. Менә ул Агыйделнең көләч ярларында, Илеш ягында җанны тетрәткеч «Уел» җырын ишетә һәм шуннан мондый гомумиләштерүгә килә:
Җилләр исте… Батыр ирләр үтте,
Илләр үтте кичеп уемнан;
Ил язмышы йөрәкләргә безнең
«Уел» лары белән уелган.
Олы хисләр аңарда шулай, кешелекле һәм тирән булып, шаулап тормыйча, тыйнак, интим хисләр булып та чагылучан.
II
Гаташ, күргәнебезчә, Шәрекъ шигъри дөньясы белән багланышка бик иртә кереп китте. Яшьтәшләре арасында бер ул гына чын остазларын тапканчы шәркый эзләнүләр юлында булды. Алтмышынчы-җитмешенче еллар шигъриятендә фарсы Көнчыгышының шигъри мәктәбен җитди рәвештә үзләштерү адымнары ясалды. Хосусән Нури Арслан, Гомәр Хәйям робагыйларын тәрҗемә кылып, бер матур китап чыгарды. Фарсы даһиеның фәлсәфи фикерләре, хисси мотивлары тулы чагылса да, бу тәрҗемәләрдә кырык-илле ел дәвамында безнең колаклар, күзләр күнгән татар «халык шигыренә» хас ритмик системаның булмавы эчләрне пошыра иде. Хикмәт нәрсәдә соң? Хикмәт шунда: ХХ йөздә халык шигыре (Хатип Госман термины) нигезендә яңарган татар шигъри системасына ритмик буыннар арасының ачыклыгы, бушлыгы хас. Ягъни цезураларның чисталыгы саклана. Гаруз шигъри системасына таянып үскән гарәп-фарсы шигъриятендә ритмик буын аралыгы сүз уртасына да туры килергә мөмкин. Һәм укучы нәкъ шулай, сүз уртасында бүленеп тын ала.
Менә Тукайдан бер мисал:
Сурәтеңнең / иң чыны, бел, / шагыйрең күң / лендәдер;
Көзгеләрдән / чын төсеңне / күрмисең – ул / булмаса.
(«Булмаса»)
Нури Арслан – гаруз мәктәбен узган шагыйрь. Шәрекъ шигырен тәрҗемә иткәндә, ул шушы традициягә таяна. Үз шигырьләрендә һәм рус шагыйрьләрен тәрҗемә кылганда, ул яңа татар шигыре кысаларында иҗат итте. Безнең укучы исә халык шигыренә күнеккән, ул классик шигырь хасиятеннән хәбәрсез, аның колагына безнең иске шигырь ритмны бозу булып тоела. Моннан бер генә нәтиҗә сорала: филологик факультет шәкертләренә төрки гаруз хакында һәм теоретик, һәм гамәли планда әтрафлы мәгълүмат бирелергә тиеш. Әйтергә кирәк ки, гаруз синдромы хәтта Хәсән ага Туфанның үз шигырьләрендә дә күренгәләп китте.
Әлеге искәрмәләр Рәдиф Гаташның тәмамән шәрекъ шигъри стихиясенә күчкән икенче чор үзенчәлекләрен аңлау өчен кирәк. Ул чор шигъриятен тулаем «Мәхәббәтнамә» дип атарга мөмкин. Чөнки буйдан-буйга сузылган үзәк тема биредә тулысынча диярлек мәхәббәт хакында. Шагыйрь үзенә остазлар итеп, табигый ки, Гомәр Хәйям белән Хафизны сайлый. Һәм аның бу чор иҗаты да бары робагый һәм газәлләрдән тора. Шагыйрь шушы жанрлар эчендә шигъри шәкелнең иң камил үрнәкләрен бирүгә ирешә.
Биредә сүзне янә шагыйрьнең күренекле каләмдәшләренә биреп карыйк. Бу уңайдан Роберт Миңнуллин менә нәрсә ди: «Укучыга, бигрәк тә яшьләргә, Рәдифнең мәхәббәт шигырьләре ошый төшә. Оптимист җанлы, беркадәр сентименталь шагыйрь мәхәббәткә олылап карый. Иң мөһиме, мәхәббәт турында яза белә».
Иҗатта тулысынча шәрекъ шигъри дөньясына килү – Гаташның аңлы гамәле. Аның менә бу робагые шушы юнәлештәге шигъриятенә программ кереш була ала:
Ни генә әйтмә, Гаребтән җан гарык!
Аннан алган калып-өслүбем ярык…
Шуңа гел Хәйям! дим; кайтам Тукайга…
Кайтам, димәк, үзебезгә: без – Шәрекъ!
Робагый кебек шигъри тулпарны бөек Хәйям Яр янына яки сакый тарафына җилдерер өчен генә иярләмәгән, ул Галәмне иңләр өчен, гарешкә ирешеп, илаһият белән гәпләшер өчен иярләгән. Яшәү-үлем турында уйланыр өчен, үзенең Галәмдәге урынын төшенү өчен һәм үзенә гадел гыйбрәтләр алыр өчен күләм, киңлек җәһәтеннән үтә кысан, әмма мәгънә җәһәтеннән төпсез, тирән шушы шәкелне сайлаган. Ә безнең Рәдиф робагыйларында әлеге сыйфатлар бармы соң? Беренчедән, Рәдиф – Хәйямнан ким дигәндә мең ел соңрак иҗат итүче шагыйрь. «Яшәү-үлем» дигәндә, ул – дөнья агышын мистикасыз һәм илаһияткә рәнҗүсез кабул итүче реалист. Аның Хәйям белән уртаклыгы гали төшенчәләр белән эш итүендә, Яр сурәтен сәмави биеклеккә күтәрүендә чагыла. Бу – мәхәббәт хисен чиксез олылау дигән сүз. Табигый ки, дуслык төшенчәсенә дә ул изге итеп карый. Аңарда сурәт-өлгеләр дә бөек:
Яр данлаган Хафизны кызганган бер —
Ярлы санап, аяган Аксак Тимер…
Хафиз җыры ничә җанны баеткан! —
Синең байлык кайда? Сөйлә, җиһангир!
Гашыйк шагыйрь хәле беркайчан да җиңел булмаган. Гаташ үз хәлен легенда каһарманы мисалы аша төшендерә.
Әйтсен сеңлең: – Гаташ ничә яшендә?
Карт түгелдер, дулкын кара чәче дә…
Җавап бир: – Чын Нух гомере – җанында!
Йосыф аһы хисендә – күз яшендә!
Шәрекъ шигырьләрендә шагыйрь гыйшкы газаплар булып яктыртыла. Рәдифтә дә мондый яктыртылыш күп. Ул аның беркем дә җырламаган ракурсларын таба. Алар татар шигыре өчен көтелмәгән яңалык булып яңгырый:
Сизәм: күңелдә урыныңны зур иттем!
Җирән чәчне, күр, илаһи нур иттем!
– Лаек түгел мин моңа… – дигәнең юк,
Мактый торгач, ахры, нык горур иттем?!
Шагыйрьнең гыйшкы ил телендә риваятьләр булып йөри. Ул качып та, Тукай кебек яшерен дә сөйми, моны илгә белдерүдә гаеп тә күрми:
Пышылдап әйттем, тик ил ишетте.
Сиңа хисне, хуплап, дөнья иш итте…
Күкләр кабул итмәгән салкын сүзең
Мине түгел, җирне бугай өшетте.
Шагыйрь телендә еш кына Ләйлә, Мәҗнүн исемнәре яңгырый. Ул үзенең гыйшкын легендалар дөньясында итеп күзаллый.
Бу уңай белән мин бер шаян дүртьюллык та язган идем:
Агачларны сыгылдырып, җил исә,
Бер карт юләр мәхәббәттә җилешә.
Ахмакланып яшьләр белән ярышма,
Мәҗнүнлек ул бер Гаташка килешә!
Күзе төшкән гүзәленә шушы данның мәгълүм булмавы өчен ул хәтта рәнҗи:
Мин дә мәшһүр гашыйк – Җирдә, янәсе:
Беләләр дип йөрдем илдә һәммәсе…
Исемемне дә ишетмәгәнсең – шаккаттым:
Менә шул, дим, «дан тиз узу» бәласе!
Шәркый остазлары белән чагыштырганда, Рәдифтә реаль дөнья ныграк төсмерләнә. Әлегедәй парадокслар дуслар белән мөнәсәбәттә дә чагылыш таба:
Дан гөлләрем соңлап чәчәк атканмы? —
Чираттагы бер алдану – хатаммы?
…Дус дигәнем – уңышларымны «күрми»…
Дошманымнан оялсын! Ул – мактады.
Гаташ робагыйларының тематик һәм проблематик диапазоны җитәрлек киң. Милләт, милли гамь, ватанпәрвәрлек кебек иҗтимагый мотивлар аңарда яшь романтик чорындагыдан ким түгел, мәгәр җиргә ышанычлы һәм ныграк басу, ирешү ихтыяры көчлерәк. Ул шигырьләрен ватан, халык, мәдәни иман мотивларында сугара:
Сөрмә ит, Җыр, читтә ватан тузанын!
Илдә үтәрбез Вөҗдан, Тел кушканын:
Әлифбабыз да латинга кайтыр, шәт,
Шул имлада дөнья иңлик, дусларым.
Бу шигырьдә Роберт Миңнуллин әйткән оптимизм, милли намус һәм шагыйранә каһарман ихтыяр бөркелеп тора.
Шигъриятнең үз тормышына кагылышлы уйлар һәм гыйбрәтле идеяләр олы шагыйрьләр мисалында бәян ителә:
Ялгыз булганмы Тукай? Юк, бәхеткә…
Казанда таянган Фатих, Сәгыйтькә…
Гаязга дәшкән: «Кайтчы!» – дип. Сыйган бит
Берьюлы ничә арыслан тәхеткә!
Татар теленә хәтәр тукынулар барганда бу телнең яшәүчәнлеген данлап аваз биргән батыр Наҗар Нәҗми вафаты һәр татарны тетрәндергән кебек, Гаташны да тирән кайгыга сала. Бөек шагыйрьнең дөньядан китүенә ул шулай уфтана:
Кайгыда җан… Ил кайгысы ул: Наҗар…
Китте олуг шагыйрь – күңелләргә Яр,
Уфада яшәп, Казан! дип янган дус…
«Татар теле» дип кем янар, кем язар?!
Шагыйрь Башкортстан белән даими элемтәдә яши. Анда аның рухташ шагыйрьләре каләменә терәк булып иҗат итә. Әмма алар да, күңелләрдә тирән әрнү калдырып, фанилыктан бакыйлыкка күчүчән. Менә Гаташның да, барыбызның да яраткан шагыйре Әнгам Атнабай да китеп барды. Гаташ аңа багышланган робагыенда болай ди:
Ә Уфамда кумир – Атнабай иде;
Дуслыкта – Ай, шәкертләргә бай иде.
«Иде» дим… Аһ «кабатланмас канат – дус
Вафат!» диеп, җан өзәр хәбәр килде.
Рәдиф робагыйлар өлкәсендә үтә тәвәккәл тәҗрибәләр ясый. Гомердә булмаганны, шушы җитди һәм кырыс жанрга ул юмор йөге дә салып карый. Гәрәй Рәхимгә ул шундый шигырь белән эндәшә:
Уртак дус дигән Гөргери – Г. Рәхим!
Кабул итмәсәң язганым, ни әйтим!
Чукынып китим, хисләрем саф, ихлас…
Дәш ошатсаң: – И Хак! Рахмән-ир-рахим!
Гәрәй Рәхим, безнең яраткан шагыйребез, үзе юмор остасы, керәшен егете. Гаташ татарлардагы каргану формуласын ала да Гәрәйгә «бисмилла» формуласын тәкъдим итә. Бу – бер-берсен яхшы аңлаган иҗатташ дусларның яратып шаяруы.
Шаян робагыйлар аның мәхәббәт лирикасына да килеп керә:
Әйт, нигә соң һаман Бүләр ягына
Омтыла җан, Көрнәлене сагына?
Керәм дип анда, бер гүзәл багына,
Юлыксаң, җыр, мишәрләр таягына?!
Әмма шагыйрь робагыйның җитди жанр булуын беркайчан да онытмый. Кайбер елны ул тулысынча шул жанр әсирлегендә үткәрә:
Робагый! дип күңел куйдым быел мин.
Дүрт юл кысасында булдым быел мин.
Чит күрмәс, дим, Иранның иркә гөле!
Рухына күп дога кылдым быел мин!
III
Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы газәлләрдә төрле яклап һәм тулы чагыла. Аның ихласлыгы һәм остазлары мәктәбен тирән үзләштерүе газәл жанрында гыйшык кайнарлыгын, җан юмартлыгын, гомумән рухани дөньясын сәнгатьчә нәфис һәм бай итеп ачарга мөмкинлек бирә. Остазлар дигәннән, әлбәттә, беренче һәм төп остаз ул – Хафиз. Гомерен газәлгә багышлаган бу бөек фарсы шагыйре – әлеге жанрның иң күренекле классигы.
Гаташ газәлләрендә яктыртылган реальлек ул – яшь аермасы. Шагыйрь Кандалый, Ронсар исемнәрен юкка гына телгә алмый. Әлеге коллизия дөнья шигъриятендә могҗизалар тудырган. Газәлче моның фаҗигале мәгънәсен авыр кичерә һәм оптимизм өчен таяныч эзли:
Тигезсез без! Үз-үземнән оялам:
Җырда да мин, ахры, тиңең булалмам!
Сиңа ошармы ул? Нидер җитми күк,
Сизәм, сурәтләр ачылып бетми күк.
Төзәтерсең күреп беркөн хатасын,
Бүген мактаганнан ялгыш табарсың!
…Аксакалга бу шөбһә тик ятмы соң,
Яшь гүзәлдә күрсә үз илһамчысын?
Шагыйрь җан тарихының төрле халәтләрен газәлендә яктыртып бара. Сөеклесенең төшендә ул дөнья шигърияте үзәгендәге шәүләләр арасында шәйләнә:
Төшеңә кердемме? Чынмы, сөеклем?
…Яшь җанда манзара каян ул тиклем?
Анда хәтта диңгезләр дә сыйганмы?
Җан кылың минем халәтне тойганмы?
Йөрдең, дисең, борынгы ябынчадан,
Диңгез ярында – Байронга охшаган…
…Төш – шигъри өн… Җанда күптән давыл шул,
Синсез узган минутым да авыр шул.
Дәрдемәнднең «Хәят» шигыре искә төшә. Шагыйрьнең тирән уфтанулары кеше гомеренең кыскалыгыннан, шәрекътәге остазлары һәм фикердәшләре кебек, яшәүнең үлем белән чикләнүенә хафаланудан. Әмма шагыйрь, ниһаять, үлемсезлекнең ачкычын мәхәббәт кебек мәңгелек хистә таба. «Хәят» шигыренең мәгънәсе шунда. Гаташның да бу шигыре очраклымы?
…Чәчләрең сөртә яшемне,
Миндә дә дымлы моң бар.
Миндә дә кыен сораулар…
Шуннандыр җанда җырлар.
…Җырга-җаныбызга ышан:
Бел, Мәңгелектә без бар!
Сөеклесе белән аңлашу аңарда югары рух катында бара. Шагыйрь затлы сурәтләр белән эш итә. Үзен «сөеклесе бакчасына кунган изге кош» итеп тә күрә ул. Ләкин боларның бары да каһарман җанында барган борчулар хакында сөйли:
Синең бакчаңа кунган мин – нинди кош? —
Кума ләкин, җырым аңларга тырыш:
Ил-йортыңнан хәбәр ишетеп килдем,
Күргәнсең дип узган төндә шундый төш…
…Борчылудан дәһшәт тулы күзләрең:
Яшькелт дулкыннарың давыл сизә ич…
Ни яшермәс Кыз җаны тирән моңда!
Тик үткәнгә, өзеп, «Хуш!» дию тиеш…
Бакчаңда, бел: ул сиңа тугры күңлем —
Бәлки, йортың котын саклар изге кош!
Мәҗнүн шагыйрь аек аңына килгәндә үзен Яр каршында һәрьяклап гаепле тоя. Ләкин аның ярлыкау үтенечендә үз-үзен аклау да бар. Шушы газәлдә аның драматик әрнүен дә тоеп була:
Гөл туташ! Сиңа дәшәмен: ярлыка!
Дивана гашыйк әдәбен ярлыка…
Аның гомер ядкяре синең алда:
Ялгышкан – язмыш каләмен ярлыка!
Табынган күпме исемгә, йолдыз дип,
Күкләргә ашкан гайбәтен ярлыка!
Фани дөнья гамен-шөгылен куеп,
Гел «Яр!» дип яшәү әхлагын ярлыка!
Очратканчы гомерен – җан сәфәрен,
Исраф хисен – мәхәббәтен ярлыка!
Күреп сине, үткәненнән ваз кичкәч,
Алда дип белгән хәятын ярлыка!
Гөл туташ, бел: соңлап уянды Гаташ, —
Күз ачкач, шашкан халәтен ярлыка!
Гаташ газәлдә, ниһаять, шәрекъкә тиң казанышларга ирешә. Шәкел җәһәтеннән моноримнең, ягъни бер рифмага нигезләнгән шигырьнең һәм рәдифнең нечкә аһәңен мөкәммәл үрнәкләрдә бирүгә ирешә. Исемен өченче затта куллану традициясе дә шуңа керә. Менә бу газәл аның барлык гыйшык газәлләренә йомгак ясый кебек:
Мең сорауның тапса бер җавабын, дим,
Җан дөньяңның гаувасы1 – җаным минем.
Дөнья серен ачкандай аваз салыр! —
Бүген гамьнән шаулый тик каным минем!
Син – борынгы төрки кызга тиң горур,
Ахры, очты, күп кайнап, сабрым минем!
Ник калдырган соң алар уй мирасы? —
Варислыкка лаекмы асылым минем?!
Синең дөньяң – өр-яңа гасыр, ә ул
Бәяләрме бу хис – алтыным минем?
Бүген зур хак дауласа Гаташ, шаулап,
Ни иртәгә сиңа ул даным минем?!
Шул рәвешчә, без Рәдиф Гаташ иҗатын тулаем күздән кичереп чыктык, һәм безнең күз алдыбызда, һич арттырусыз, зур һәм үзенчәлекле шагыйрь калкып басты. Ул беркемне дә кабатламый, хәзерге шигърият барышында ул – үзәк фигураларның берсе һәм җитди бер сәнгати күренеш хасил итә. Мондый иҗат, һичшиксез, бары ике төр бөек шигъри мәктәпләр, ягъни Көнчыгыш һәм Көнбатыш синтезы нигезендә генә барлыкка килә ала иде. Рәдиф шушы синтезда Шәрекъ компонентын җанландырып җибәрде, һәм нәтиҗәдә без татар робагыйлары һәм газәлләрен булдыруга ирештек. Ул газәл жанрын иҗтимагый, милли-сәяси мотивлар белән баетты.
Шагыйрь иҗатында аермачык ике чорны күрсәтеп үтәргә мөмкин. Беренче чор шигърияткә кызыклы бер яңа талант килүен чагылдырган романтик яшьлек шигырьләреннән тора. Аның төп күрсәткечләре – «Кайтыгыз, минем сөюнең былтыргы бураннары!», «Европада татар шагыйрьләре». Икенче чор исә робагый һәм газәлләр дәвере. Бу чор лирикасы тулысынча диярлек мәхәббәт хисен җырлауга багышланган. Шагыйрь биредә колоритлы ачышлар ясый. Без моны күреп үттек. Рәдифнең иҗатын остазлары һәм яшь каләмдәшләре игътибар белән күзәтеп баралар, аның уңышларын сөенеп барлыйлар һәм тайпылулардан кисәтәләр. Без исә аның иҗатының характерлы якларын һәм югары нокталарын бәян итәргә тырыштык. Моны шагыйрь үзе дә, укучылар да күрер. Кыскасы, Гаташның шигъри дөньясы безнең карашка менә шундый.
Нурмөхәммәт Хисамов,
филология фәннәре докторы, профессор
2011