Czytaj książkę: «Җәмиләнең яшел күзләре. Мәхәббәтә абыну», strona 5

Czcionka:

– Шулайдыр. Ә кайчан килерсең?

– Әйдә, бер—ике көннән соң килермен.

– Ярый, көтәм.

Ул көнне аны “Йолдызлык” фестивалена чакырдылар. Ул килде шимбә көнне иртән. Унга сөйләшкән идек, ул унынчы яртысына килде. Мин әле лечениядә, тиз генә чыктым, шул ук вакытта бәдрәфкә чыгасым килде. Аңа ун – унике минут көтәргә туры килде. Нигә озак сорауына, әллә нәрсәне уйлап табып, җавап бирдем. Залга төшкәч, ул уртада басып тора иде, бердә шулай басып торганы булмады. Мин үпте бөтен хис белән, тотына башлады миңа. Мин алып киттем аны зал кырына. Шунда күчтәнәчкә алма, алма согы, СD, ике журнал, әз генә акча тапшырды.

“Мине чыгаралар бүген” дидем мин. – “Ничек, сине бит җомгада чыгарырга тиеш иделәр, түгелмени?” “Менә чыгаралар инде, кокетливо әйтеп җибәрдем.” Сикунд… “Барасыңмы бүген дискотекага?” (шул сорауны көттем бит мин) “Барам, әлбәттә!”

Матур күлмәкне киеп, очраштык. Өй… Өйгә, аның өенә беренче кайтып килү иде. Чын ләззәт, бәхет, чын назлы сөю, әнә шундадыр булды минем тормышымда.

Җәннәт бакчасы һәм бәхет.

* * *

Кәеф төшкән кебек булды, андый хәлсез чакларның берсе; алтынчы яртысына эшенә килдем. Сагындым, сәламләштек тә, утырдым. Тынлыкта утырдык. Хәтергә соңгы өйдәге төн керде. Без чыктык эшеннән. Ул сыраны эчте дә, әйдә киттек, диде. Ә мин аңа CDта биргән идем 6 демо, эшкәртелмәгән җырларым белән.

“Әйдә” кырт кисте ул. Без автобуска утырдык. “Алтын Урда” ресторанына кердек. Анда татар дискотекасының “Күңел” ачылуы. Әз генә барда утырдык, дискотекага төштек. Мин алып баручы уенында катнаштым. Шуның катнашучысы-бер малай танылган шәхеснең дусты иде. Ул мине биюгә чакыра башлады. Бу күренешне күргәч, Әнвәр яшь кызны биюгә чакырган. Мин дәшмәдем. Тагын ике егет биюгә чакырганнар иделәр. Караңгылык төшкәч, чит кешеләр китеп беткәч мин аны беренче залда – коридорда көттем. Егетләр үзләре белән чакыралар. Ул озак кына көттерде, 20–25 минутлап – анда акчаны бүлешкәннәрме, әллә юри – мине сынатыргамы, белмим. Шулай, без солист группаның машинасына утырдык һәм поклонницасының туган көненә киттек. Әнисе әйбәт кенә. Безне 6 кешене каршы алды, сыйлады. Төнге икенче яртыларда Әнвәрнең телефоны SMS килде “Мин сине яратам” Гөлназ. Минем чәчләрем дымландырдай күтәрелде, тик йөземә чыгармадым. Ул шылтырата аңа. “Нигә йокламыйсың?” Шул сүз булды, әлбәттә, яхшы интонация белән. Җырчы калды алар белән, безгә дә тәкъдим иткәннәр иде. Әнвәр миннән сорады. “Калабызмы?”. Анда өч бүлмәле фатир иде, бөтен кунакларга урын булыр диярлек. Мин: “Юк” (шешендеңме әллә? башымда фикер очып үтте) кына әйттем, әз генә үпкә калды шунсына.

Урамда яңгыр коя иде. Барып җиттек подъездына, ул ачкычны оныткан икән. Домофонына төнге 3 тә күршеләрне уятырга туры килде. Тагын 8 катка менгәч, тирәдә яшәгән күршесен уяттык та, ул бабай булып чыкты. Мин күренмәскә дип уйладым. Тик ул ишекне яба башлады – мин ишеккә тотындым. Ул мине күргәч, Әнвәргә әйтте: “Тагын хатыннарны җыясың – Судка бирәм мин сине! Бурсыды ул.

Яткач, миңа рәхәт иде. Ул минем янәшәдә. Ул теләде, мин үземчә “буйсындым”, тик бу хатыннар турында хәбәр безне икебезнедә суытты. Арыдык та әле, йокладык.

8 иртәнгедә уяндык. Беренче тапкыр ишеттем һәм аңладым. Аның телефонына хатыны шалтырады. Ул хатынга “әкият” сөйли башлады. Мин уянган килеш булдым ләкин сиздермәскә тырыштым. Бәлки ул да сизгәндер, ничектер ул усаллык белән миңа кагылды. Мин каршы килмәдем. Ә шуннан тиз, киендем дә ычкындым. Шунда мин үземне чын – чынлап хур кызы дип санадым. Миңа институтка барасы бар иде иртән. Тик мин өйгә кайткач, яттым. Хәл бөтенләй юк иде.

* * *

13 май. ҖОМГА.

Өйдә ызгышлар күбәйгәннән күбәя барды.

Бер көнне әни белән ачуланыштык, Әнвәр турында сүз кузгаткач мин әрнүдән киттем аның кырына, күңелдә ул мине җанландырыр дигән өмет бар иде.

Тик шылтырата башлагач ул трубканы алмый. Мин аңа SMS җибәрдем: “Мин сине көтәм, өең кырында”. Ярты сагәть үткәч, мин бардым шәһәр тыкырыгына. Анда агач астында йомшак үләнгә чүгәләп машина узганын карадым.

Утырам:

Ахырга иде монда калып җептә асылынырга. Мин аңа “хуш” дип SMS җибәрдем. Соңыннын шылтырата башладым. Ә ул… Ул: ну и ради Бога! Мин көлеп җибәрдем, гаҗәпләнүдән. Аңыма һава кергәндәй. Шулай мине юмартлык коткарды үлем теләгеннән.

Барыбер аны күрәсем килгән иде. Кочаклашасым. Менә шулай китеп бардым аның фатирына. Башта янында торырга уйлаган идем, куркып – куркып мендем 8 катка, кулны звонокка суздым. Тотынган шикелле дә булмадым. Ләкин шылтыраттым икән. Ул ачты ишекне. Башта ишектән башны чыгарды. Ә соңыннан бөтенләй үзе чыкты. Ул вич чишенгән килеш, шәрә басып тора иде. “Әниеңә шалтыратам, акылдан яздың мәллә? явыз диде ул.

Мин юри китмәдем. Тора идем генә.

“Бар әле, тиз әниең кырына кайт”. Бүлмәдән аяк атлавы ишетелде. Мөләем хатын – кыз тавышы ишетелде: “Кем бар анда?”

“Юк, адашканнар” диде Әнвәр.

Хәлне аңдагачтан, мин тиз йөгереп төштем. Еларга тотындым, бер кем тыялмаслык. Һәм өем таба җәяүләп җыендым. Җылый – җылый китеп бардым, нәкъ Илсиянең “18 яшь” җырдагы шикелле. 15 машинаның йөртүче егетләре миңа утырырга тәкъдим иттеләр. Беләсездер ни өчен. Менә безнең шәһәр әхлагы. Мин билгеле, юл урамы буйлап бардым. Шуннан иртәнге 5 тә тукталышта хәл җыярга утырдым. Машина узычы йөртүче күреп калгач, туктады да, мине кайда кирәк шунда илтеп куярга тәкъдим итте. Чибәрлеккә чамасыз ир булды. Мин кинәт “юк, рәхмәт” әйттем. Менә шулай, җәмагәть.

Ипләп кенә күпер янында 6 сагәтькә килеп җиттем өйгә, йокларга. Битем ак, үләксә төсендә иде. Постельгә ташландым.

* * *

Ә без талашканнан соң, мин җыендым чит илгә китәргә. 4 ягым кыйбла дигәндәй. Китә алмәдем.

Ул үзе икенче көнне үк китте Крымга ял итәргә, тик таныш кыз әйтте, ул бик ачулы килде аннан. Аннан соң ике туй узды, тагын бер пар кушылышты: берсе аранжировщик иде, берсе Әнвәрнең офисында сәркатип булып эшләүче кыз.

* * *

2 август.

Кич мин аны эш янында көтеп тордым. Махсус, алтынчы яртыга килеп җиттем һәм утырам эскәмиядә. Иң матур киемнәремне киеп – теккән күлмәк белән былтыр модада булган ак кыска чалбар.

Ул 15 минут җиденчедә эштәге крыльцога чыкты да, карап тора – кайсы якка бырырга дип. Миңа шулай итеп тоелды да күренде дә. Ул кызыл майка кигән һәм яшелле-сорылы җиңел чалбар. Һәм минем якка юнәлгән. Ул мине, әлбәттә күрде, һәм күрмәмешкә салышып, үтәргә тырышты. Мин аңа: “Сәлам!” Ул да шулай җавап бирде. Мин аңа сөйләшергә тәкъдим белән дәштем. Гафу үтендем. Һәм мине кочаклашуын сорадым. Тик ул бер дә теләк белдертми. Ул миңа: “Нәрсә, үтерәсеңмени мине, кочакламасам?”

– Юк… гомереңне бозам!”

– О – го! Ярар! Кил… Әйдә. Җитте, безне күрәләр бит. Булдымы? Күңелең тулдымы?

– Әйе. Ә, юк. Син Чыңгызга берәр нәрсә әйттеңме, нишләптер ул миңа язалмый фанерасын?” Фанера – ул җырның аранжировкасы, шулай дип әйтергә күнегелгән инде.

– Юк, бер нәрсәдә әйтмәдем!

Мин киттем.

Бу уен башланды.

Сызланам, эш поша. Уйлар яңа, тормышка яңа карашлар үзгәрүе, ностальгия, ретро.

* * *

Бар шундый әйтем халык сүзләреннән: Үзеңнең хатының белән сәясәтъ турында сөйләшә аласың икән, син бәхетле ир кеше. Тапшыргач, бик үк яхшы язылмаган җырны, телефон аша сөйләштек.

– Тыңладыңмы? – Тыңладым. Архивка керттем. Ул ачу килде дә инде шушы сүзләргә. М – м, дидем. – Сорауларның юкмы башка? – Бар! – Нәрсә турында? – Сәясәт. – Нәрсә? Сәясәт… Коммунизм әллә качан бетте. Бердәмлек тә бар “Регионы – вся Россия”! – М – м. Ярар. Бу сөйләшү Салаватның “Бүре” җыры чыкканнан соң. Шунда мин аны белдем, без уйлар белән якын икәнен.

* * *

Аннан, ул миңа бүләк итеп мин бөтен тәнем җырлаган җырны икенче җырчыга биреп, җырлатып, 29 август көнне радиодан җибәрде. Мин ике көн елап йөрдем. Безгә әле Санкт – Петербургтан танышларыбыз килде бөтен гаилә белән – алар инде бөтенләй дингә бирелеп яшиләр. Мәчетләргә йөри биш баласы белән бергә..

* * *

Ноябрь.

Мин аны шундый сагынган чак иде. Көндезге аш вакытына очрашырга килештек. Мин ярты сагәть алдан килдем. Ул вакытында килде, тик итекне яңасын кидем. Ул да уйлары белән күберәк эштә кебек тоелды. Без ипләп кенә тынлыкта утыра башладык. – тагын бикләндәңме? А то, китәм хәзер. Ни өчен чакырдың мине? – Тынычлан, башта алып килсеннәр ашамныкны. Соңыннан, ипләп сөйләшә башладык. Хәтирәләрне бераз сүттек. Киендек. Тәннәр бер – берсенә тартылалар иде, тик үзебезне кулда тоттык, Мин аннан сорадым. Ярыймы синең белән? Әйдә, култыклап киттек. Эх, тоясы иде тәнен. Яратам да инде бу кешене.

– Тишек, тишек, тишек.

– Нәрсә? Мин аңламыйм.

– Ничек инде?

– Син мине бит үзеңә алмыйсың эшкә? Ни өчен миңа аны өйрәнергә, әйт?

Ярый, без базар яныннан үтә идек. Анда этләр бик матур сатылалар, берсе лабрадор көчеге иде. Мин абыем белән үткәндә, шул ук этне күрдем һәм сорадым ничә сум дип. Безгә әйткәннәр: 16 мең. Мин Әнвәргә әйттем:

– А – һа, ул әнә 16000 тора. Мин хәзер синең уенчык песикәең белән йоклыйм. Шулай юллар өзелгәндә, ул кулны болгарга җыенды гына. Мин әйттем, “Юк инде, нишләп? Ә кочакларга?!” Ул мине үзеңә таба китерде дә кочаклавыннан сыта язды, сөякләрем чыңлаганнар. Без хушлаштык.

* * *

АРЕНА. 28 ноябрь.

Арена – казандагы төнге клубларның үзәге. Әнвәр (ул генә түгел инде, билгеле) дүртенче мәртәбә анда татар дискотекасын уздыра.

Билетны миңа Әлфия дус бирде. Димәк бушлай кердем. Мин дус кызым Элеонора белән уйлаган идем барырга. Тик, ул кәефе төшенкелеген дәлилләп барырга ризасызлык белгертте. Минем күңелем китте, рәнҗедем дип тә, әйтеп була. Менә инде дискотека башланды. 20 минуттан кердем, танцполда кызлар тулы. Егетләр дә күренгәли. Эзләдем, табалмадым. Бер кызыл диванга утырдым. Кызлар бииләр, музыка колакларны бәрә. Ул минем алда үтә, башны күзләргә карамаска тырыша. Җыласыларым килде. Күңеле әле нык дип, бастым: сәхнәгә Гөлназ чыкты: күлмәге алтын төсендә мини – күлмәк, сапоги да махсус тегелгән шул ук алтын тукымадан. Артында 3 малай бии. Шуннан “Очрашу” җырын куйды, шуннан егетләр дуэты “Бердәнберем” дигән җыр җырлап тапшырдылар; менә яңа яшьләрдән яшь җырчы чыга Пума исемле. Ул килде кызыл күлмәк (нәкъ минем стильдә) “Сагынма, җимешем, Сагынма, киләм бит”. Бу җыр барышында, мин Әнвәр кырына, ягына китеп барам. Әле аны күрмим. Менә!.. Янында… бер чибәр генә, яшь кыз басып тора. Билләре, өзелә – өзелә, миннән әзгә озын буйлы, ә иң мөһиме ул зәңгәр күзле сары бөдрә чәчле кыз. Өстәүенә Лилия исемле. Аның хатыны да Лилия исемле бит. Башта әле исемен дә белмәдем. Күрдем дә кызны. Әнвәр кырына, тиз генә аңа сәлам әйтергә килдем. – Сәлам!

– Сәлам!

– Нәрсә, яңаны телисеңме?

– Ә ул авыз тутырып миңа: “Әйе”.

– Ә мин сиңа бирмим!

– Нәрсәне бирмисең бу кыз белән йөрүнеме әллә?

– Әйе, барысын сөйлим синең турында!

– Ә мин сиңа бирмим. – Нәрсәне, җырларнымы?

– Әйе.

Мин: – Эм м. Уйланып тордым, икенче якка карап.

И шунда ул китте барный стойкага эчәргә инде, мин сизмәдем, тагын нәрсә эшлисең монда, җәллим шундый чакларда аны, бәгъремне. Артта Әлфия белән Дима килделәр. Мин Әнвәрне күзләр белән озатып, Әлфия белән биткә бит басып торганыбызны күреп, тизрәк Лилия янына килдем. Әлфия нишләптер гаҗәпсез хисе белән көлеп җибәрде, бахыркаем, бу күренешне күзләп смутился. (Бу Лилия хәзер Лилия Гыйматдинова җырчы булды тәки).

Мин бу арада Лилиягә әйттем, бу кеше белән бик опасно, ягъни сак бул. Аның миңа вәгъдә иткәннәрен, аның хатыны бар баласы белән. Әйттем, дә киттем. Җырлар булса, Әнвәрсез дә … килерсең, табарсың. Мин әзерәк тынычландым, киттем бәдрәф бистро янында йөрим инде шунда. Йөргән чакларда ул кызыл диваннарга утырырга булды, Лилиясе утырды инде. Юлга ул арка белән басып торган иде. Мин аны нык итеп эттем дә, сикерә – сикерә танцполга барышым. Әһә, күңелем тагын да кыза башлады.