Czytaj książkę: «Сайланма әсәрләр / Избранное», strona 24

Czcionka:

XXV. Ишекләр ачылды, богаулар өзелде

Изелгән сыйныфлар, хокуксыз яшәгән милләтләрнең күңелләренә бик күп зур өметләр биргән, язгы кояш нуры кебек балкып күренгән революция, берничә айдан соң ук бу өметләрне берәм-берәм юкка чыгарып, аның балкып күренгән нурлары кара таплар белән каплана башлады. Вакытлы хөкүмәт дигән нәрсәнең тирә-ягына алынган бу таплар барган саен күбәеп, караңгы күләгәләрен тирә-якка таратуларын арттыра, көчәйтә генә бардылар.

Эшче-крәстияннәрнең һәм аерым вак милләтләрнең революциядән көткән теләкләре, алдагы көндә эшләнәчәк вәгъдәләргә әйләнеп, берәм-берәм теге таплар астында калып югала башладылар.

Патша һәм борынгы министрлар төшерелеп, алар урынына шуларның койрыкларыннан бара торган кешеләрнең эш башына менеп утыруларыннан гына революция булмавын, бәлки, иң мөһим мәсьәләләрне бүгеннән хәл кылып, гамәлгә куярга тиеш икәнен күтәреп чыккан кешеләргә каршы:

– Хәзер көчле дошман белән сугыш заманы. Шул дошманны җиңәр өчен, безнең бөтен көчләребез берләшергә тиеш. Мона шуннан соң һәрбер мәсьәлә тынычлык белән хәл кылыныр. Шуның өчен аерым мәсьәләләр турысында баш ватып, халыкның бердәмлеген югалтырга ярамый. Бу юл белән баручылар – халыкның да, мәмләкәтнең дә чын дошманнары, – дигән сүзләрне тукырга керештеләр.

Сугышның бүгеннән бетүен, тыныч тормышка күчүне өмет иткән кешеләрнең колак төпләрендә:

– Сугыш дәвам итәр, итәргә тиеш! – дигән сүзләр яңгырады.

Бояр һәм алпавытларның җирләренә күз терәп торган крәстияннәрнең күзләре алдында:

– Җир мәсьәләсе – бик авыр мәсьәлә, аны тыныч вакытта гына хәл кылып булыр, әле мона алдагы дошманны җиңгәнче сугышырга кирәк! – дигән сүзләр ялтырады.

Фабрик-заводларны эшчәннәрнең үз кулларына алып, хөкүмәт кулына бирелүен таләп иткән һәм аның шулай булуын көткән эшчеләргә:

– Юк әле, иптәшләр, ашыкмагыз, алай итәргә иртә әле, хәзергә борынгы хуҗаларыгызга эшли бирегез… – дип, кукиш күрсәттеләр.

Ничә йөз еллардан бирле изелеп, революциядән соң кямаль236 хокуклы булуны өмет иткән вак милләтләргә карап:

– Милләтләр мәсьәләсе, сугыш беткәч, Учредительное собрание тарафыннан каралып, мәгәр шунда гына хәл ителә торган зур мәсьәлә ул. Сез хәзер үк алай бик зур өмет итмәгез, әле алай бик тиз генә иркенләп китмәгез. Алдыгызда борынгы бөек Русия икәнен онытмагыз!.. – дип, алда булачак туй өчен хәзергә биеп торырга куштылар.

Шуның өчен сугыш дәвам итте, җир-су алпавытлар, фабрик-заводлар байлар кулында калып, вак милләтләрнең теләкләре аркылы крест сызылып, чүплеккә ташланды.

Мона шуннан соң изелгән сыйныфлар үзләренең теләкләренең буй җитмәс җиргә эленеп куелуын, үз язмышларын үзләре хәл кылу ишекләренең һаман да ябык булып, эш болай барганда, алдагы көннәрдә бу ишекнең ныклы йозаклар белән бөтенләй йозакланып куелуын чынлап аңлый башладылар. Шуның аркасында талаш-тартыш һәм сүз көрәштерү барган саен артты, низаг көчәйде. Электән һәрнәрсәгә салкын гына карап торучылар да үзләрен ике-өч төрле юлның берсе белән барырга мәҗбүр күрә башладылар.

Вахит барган съездда да көн тәртибенә үзәк мәсьәләләр итеп: «Сугышка караш. Җир-су мәсьәләсе. Эшчеләр мәсьәләсе…» кебек, шул көннәрнең иң низаглы, талашлы мәсьәләләре куелган иде. Шуның өчен съездның тартышлы, низаглы булачагы алдан ук мәгълүм булып, һәркемнең йөрәге тибә, кызу ялкын белән ялкынланып, ул ялкыннарның чаткылары бәреп чыгарга гына торалар иде.

Съездга президиум сайлаган вакытта ук вәкилләр арасында берничә төрле агым булып, һәрбер агымның башында торучылары, һәрбер фирканең үз теләген үткәрергә тырышучылары булганлыклары мәгълүм булды.

Югарыдагы мәсьәләләр хакында мөзакәрәләр237 башлангач, иң элек социал-демократлар, аның соңында эсерларның вәкилләре чыгып, үз фракцияләре исеменнән бу мәсьәләләр турысында нинди карашта булуларын һәм үз карашларының дөрес икәнен төрле дәлилләр белән исбат итәргә керештеләр. Үзләренең сөйләгән сүзләренең дөреслеге өчен Маркстан, Плехановтан, Каутскин һәм башка галимнәрнең сүзләреннән әллә ничаклы дәлилләр китереп, вәкилләрнең дикъкатьләрен үзләренә тартып, бу мәсьәләләрдә үзләре артыннан бару тиеш икәнен сөйләделәр һәм шулай булуына ышанганлыкларын белдерделәр.

Вахит һәм иптәшләренә боларның сүзләренең күбесе дөрес һәм шул сүзләрен исбат итәр өчен китергән дәлилләре көчле кебек күренсә дә, аларның җир-су мәсьәләсен хәл кылуны кичектерергә, күп эшләрне Учредительное собрание җыелгач карарга һәм сугышны һаман алып барырга дигән тәкъдимнәре боларның күңелләренә ошап бетмәде. Кайберәүләр, урыннарыннан гына боларга ризасызлык күрсәтеп:

– Сугышка үзегез барыгыз!

– Безгә сугыш кирәкми!

– Сез буржуазия белән берләшеп эшлисез!.. – дип кычкырсалар да, аларның кычкырулары звонок шалтыратуы белән басылып калды.

Вахит һәм аның кебек яңа фронттан килгән һәм моңарчы мондый зур съездны, мондый оста итеп сөйләүчеләрне күрмәгән, күңелләреннән боларга каршы чыгып, үзләре әйтергә теләп тә, көчләре җитмәгән вәкилләр боларга каршы чыгып әйтүне көтә башладылар. Ләкин «мондый оста сөйләүчеләргә каршы чыгып та, боларның дәлилләрен җимереп ташлый торган кеше булыр микән?» дигән шөбһәгә төштеләр.

Сугышны туктату-туктатмау мәсьәләсе тикшерелгән мәҗлес бигрәк тә кызды, фронттан килгән вәкилләрнең йөрәкләре урыныннан чыгардай булып тибә башлады. Бу вакытта алар арасыннан кайберәүләр:

– Бетсен эшче-крәстияннәрнең канын түгә торган сугыш! – дип кычкырганнарын сизми дә калдылар һәм шушы теләкләрен дәлилләр белән исбат итеп сөйләрлек бер груһның238 чыгуын көтә башладылар. Мона шул вакытта рәис:

– Сүз Марковка бирелә, – диде.

Күзләр вәкилләр каршысына килеп баскан ябыграк чырайлы, простой гына киемле бер кешегә терәлде. Бу Марков иде. Марков, тирә-ягына каранып алганнан соң, салмак, ләкин күтәренке тавыш белән:

– Иптәшләр! – дип сүзгә башлады.

Аның «иптәшләр» дигән сүзеннән үк моңарчы сөйләүгә каршы сөйләячәге мәгълүм булган кебек булып китте.

– Иптәшләр!.. Без хәзер кан түгелү, аңа чик кую, кешеләрне кыру-кырдырту мәсьәләсен бетерү хакында сөйләшәбез…

Аның бу сүзе съезд өстенә авыр бер нәрсә ташлаган яки капыл гына күк күкрәп җибәргән кебек булып китте.

Моннан элек сөйләгән кешеләргә каршы чыгып, шундый каты сүзләр белән сүз башларлык кеше яки берәр фирка булуын ачык белмәгән кешеләр үзләренең теләкләрен әйтә башлаган Марковның сөйли башлаганын күргәч шатланып киттеләр. Ләкин «ул үзенең сүзләре яхшы гына алып барып чыгара алса гына ярар иде» дигән шөбһәле бер теләктә калдылар да, аңа ярдәм теләгән рәвештә калкынып утырып, авызыннан чыккан сүзләрен көтәргә керештеләр.

Марков сүзендә дәвам итте:

– Иптәшләр, эшче-крәстияннәр!.. Сез монда хәзергә чаклы сөйләүчеләрнең сүзләреннән аларның сезгә бүгеннән хәл кылынырга кирәк булган мәсьәләләрне алга сузып, кичектерү пәрдәсе астында калдырырга теләүләрен күрдегез. Алар сүзгә осталык белән эшче һәм крәстияннәр өчен зарарлы булган юлларны матурлап күрсәтеп, сезнең күзләрегезне капламакчы, шулай итеп, сезнең аяк-кулларыгызны бәйләп, буржуазия кулына бирмәкче булалар. Мона без аларның шул хәйләләренә алданмый, аларның пәрдәләре астында калмый, мәсьәләне үзебезгә кирәкле рәвештә хәл кылырга, монда үзебезнең теләкләребезне үзебезгә кирәк рәвештә үткәрергә, аларның кемнәр өчен тырышып, нинди сыйныфның тегермәненә су коярга тырышуларын аңларга тиешбез… Бигрәк тә аларның канлы сугышны, эшчән халык өчен бер тиенгә дә кирәге булмаган кырылышны бетермәү ягында булуларыннан сез аларның кем артыннан баруларын яхшы аңлагансыздыр…

Аның шушы сүзләре бетү белән, байтак җирләрдә көчле кул чабулар һәм:

– Дөрес, алар буржуазия артыннан баралар!.. – дигән тавышлар чыкты.

Марков, сүзендә дәвам итеп:

– Аларча, сугышны дәвам иттерергә, дошманны җиңгәнче сугышырга тиеш булабыз. Алар һаман адәм балаларын бер-берсенең каннарын түгүгә өндиләр. Шуның кирәге өчен янып-пешеп дәлилләр китерәләр… Без алардан «Безнең дошманнар кем? Сугыш кем өчен, нигә кирәк?» дип сорыйбыз, – диде дә, аларга карап җавап көткән кебек, бик әз генә туктап торды. Шулвакыт Вахит янындагы солдат, Вахитка төртеп:

– Бу бик дөрес сөйли… – дигән сүзне шыбырдады.

Ләкин Вахит аңа:

– Тик тор, соңыннан сөйләшербез, тыңлыйк әле, – дип, күзен сөйләүчедән алмый гына җавап бирде.

– Безнең дошманнар кем? Безнең дошманнар безгә каршы корал күтәреп сугышырга мәҗбүр булган немец, ягъни аларның эшче-крәстияннәре түгел, аларның артындагы капиталистлар һәм үзебезнең Русиядәге байлар, алпавытлар, фабрикантлар! Шулай булгач, без сугышның да кемнәр өчен генә кирәк һәм файдалы икәнен белербез.

Тагын кул чаптылар.

– Дөрес, аларның үзләрен сугышка җибәрергә кирәк! – дип кычкырдылар.

Марков сүзендә дәвам итте:

– Мона монда сөйләүче кешеләр, шул әфәнделәрнең мәнфәгатьләрен саклар өчен, шуларга койрык болгап, безне һаман да кан түгәргә өндиләр, сугышны дәвам иттерергә телиләр. Мин алардан «Сез кем артыннан барасыз? Вакытлы хөкүмәт дигән нәрсәгез кемнәрдән тора? Анда дворяннар, алпавытлар, фабрикантлар түгелме? Сез шулар белән кулга-кул тотынышып барганыгызны сизәсезме?» дип сорар идем. Алар, әлбәттә, бу сорауларга «алай түгел» дип әйтә алмаслар!..

Марковка каршы тарафтан:

– Сез большевиклар юлы белән барасыз, без ватанны немец колониясе булып калу һәлакәтеннән саклар өчен көрәшәбез! – дип кычкырдылар.

Марков, аларның сүзләренә көлеп караганнан соң:

– Дөрес әйтәсез, без большевизм юлы белән барабыз һәм нинди юл белән баруыбызны яшермибез… Без немецның эшче-крәстияне белән туганлашырга, моннан соң туганнарча яшәргә телибез, ә сез аларның буржуазиясе юлыннан барасыз. Сезнең ни төрле, нинди нигезгә корылган ватанны сакларга тырышуыгыз да безгә мәгълүм. Сез ватан пәрдәсе астында капиталистлар, аларның мәнфәгатьләрен саклау өчен көрәшәсез… Мона без, сезнең пәрдәләр астында шул нәрсәләр ятканны бик ачык белгәнгә күрә, гафу итәрсез, сезнең юлдан бара алмыйбыз, большевиклар фракциясе исеменнән сугышка каршы икәнебезне әйтеп: «Бетсен канлы сугышлар!» – дибез һәм, миллионлаган эшче-крәстияннәрнең шул теләктә икәнлекләрен бик нык төшенеп: «Берләшегез, бөтендөнья пролетариаты!» – дибез.

Аның бу сүзләре күптән шул теләктә йөреп тә, әле һаман үзләренең теләкләрен әйтә алмаган вәкилләрнең йөрәкләренә барып керде, алар:

– Дөрес! Бетсен сугыш!

– Яшәсен бөтен дөньяның берләшкән пролетариаты! – дип кычкырдылар.

Каршы тарафлар да тавыш куптарганлыктан, зал берничә минут гөрелдәп торды. Бик күп кеше, урынында утырып чыдый алмый, урыныннан кузгалды. Рәиснең колокол шалтыратуы күп тавыш астында югалып торды.

Шушы шау-шу һәм Марковның сөйләгән сүзләре бик күп кешеләр тарафыннан кул чабып каршы алыну сугышка һәм элек сөйләгән кешеләрнең тоткан юлларына каршы кайнашып чыгарга торган көчнең барлыгын, ул көчнең яңа эз белән барып, властьны эшче-крәстияннәр кулына алып бирергә тырышуын бик ачык күрсәтте. Моңарчы съездның барышын һәм әлегә чаклы сөйләнгән сүзләрнең күп яктан көткән теләккә җавап бирмәвен күңелләренә үзләштерә алмый утырган вәкилләр Марковның реченнән, аның бик зур шатлык белән каршы алынуыннан соң, иркен тын алып, мәҗлеснең дәвамын көтәргә һәм үзара мөхакәмә итәргә керештеләр.

Марков өстәлдәге графиннан су салып эчте дә урынына барып утырды.

Аннан соң тагын берәү чыгып, вәкилләргә карап баш иде дә:

– Иптәшләр, миннән элек сөйләгән Марков иптәш эшчән халыкның сугышка карашы ничек булырга тиеш булуын һәм безнең дошманнарның кемнәр икәнен һәм алар артыннан барып кан түгәргә ярамаганлыгын кыскача әйтеп бирде.

Чынлап та, кем белән ни өчен сугышабыз яки сугышырга мәҗбүр итәләр?

Сугышның ни өчен һәм кемнәр өчен башланганын эшче-крәстияннәр белми дә калдылар. Масса күзенә, сугышны немецлар башлады дип, сугышның сәбәбен немец халкы өстенә аударып, безне – аларга, аларны безгә дошман итеп күрсәтмәкче булдылар. Төбе-тамыры белән ялган бу фикерне һаман да чын күрсәтеп, һаман да сугышны дәвам иттермәкче, сыйнфый дошманнарыбыз булган капиталистлар, империалистларга безне корбан итмәкче булалар.

Монда сөйләүче әфәнделәр, бу канлы сугыш башлангач та, үзләренең борынгы юлларыннан адашып яки алдашып, сугыш тарафында булучылар булып намусларын саткан сатлык кешеләр икәне күренеп тора…

Ул бу сүзләрне әйткәч тә, тагын тавыш күтәрелде:

– Дөрес, меньшевикларның юлбашчылары сатылдылар!..

– Эсерлар байлар белән кочаклаштылар… – дигән сүзләр чыгу белән бергә:

– Ялган!..

– Сүзен кайтарып алсын! Урам сүзләрен сөйләмәсен!..

– Сез сатлык кешеләр артыннан барасыз түгелме?

– Бездә ватан намусы кайный!

– Тукта, хаин!.. – дигән тавышлар яңгырады.

Бик озак тавыштан соң теге сөйләүче тагын дәвам итеп:

– Иптәшләр, бу сугыш кем өчен файдалы? Әлбәттә, моның сәбәбен белер өчен пәйгамбәр булу кирәк түгел. Хәзер без миллионлаган эшчән халыкларның кырылып ятканын, алар артында бик әз генә санлы буржуазиянең кәеф-сафа сөрүләрен, аларның мәнфәгатьләрен саклап калыр өчен, эшчән халыкның фронтларда газап чигүләрен күрәбез. Мона шуның өчен сугыш капиталистлар һәм империалистлар өчен генә, алар теләге белән генә дәвам итә дибез, безнең өчен кирәк түгел дип барабыз һәм «Бетсен сугыш!» дип кычкырабыз. Шулай, сугыш алар өчен генә файдалы булгач, мондагы меньшевик һәм эсерлар ни өчен сугышның һаман дәвам итүен телиләр? Нигә соң капиталистлар файдасы өчен булган сугышны җан тирләре чыгып яклыйлар? Монда без һаман баягы сүзне әйтми үтә алмыйбыз… Шуның өчен алар адашалар яки алдашалар, маска киеп йөриләр, дибез.

Тагын зал шаулаша башлады:

– Сезгә немецлар акча бирәләрме әллә?

– Ул дөрес әйтә!

– Бетсен сугыш тарафындагы кешеләр!

– Дошманнарга кол булырга теләгән куркаклар!

– Дошман алдында баш ияләр!

– Юк, сез дошманнарга лакей булып йөрисез!

– Алар байлар тәлинкәсен ялыйлардыр!.. – дигән сүзләр аралашып, мәҗлеснең тәртибе югалды. Элек сөйләгән кешеләрнең төсләре качып, рухлары төшкән кебек була башлады.

Бу хәлләрне күргән Вахит һәм аның иптәшләре, барган саен күтәрелә барып:

– Сөйләсен, туктатмагыз! – дигән таләпләрен әйткәнлекләрен сизми дә калдылар.

Фронттан килгән вәкилләрнең авызыннан чыккан бу сүз залны яңгыратып җибәрде, һәм, тавыш бераз басылганнан соң, сөйләүче:

– Дөрес сүзне әйткәнгә кәефегез китмәсен ки, сезнең кемнәр җырын җырлап, кемнәр артыннан баруыгыз бик мәгълүм бит!.. Сезнең юлбашчыларыгыз буржуазия министрлары белән кочаклашып эш алып баралар. Сез, коалиционный хөкүмәт төзеп, Милюковлар, пролетариат дошманнары булган Львовлар белән бергә барган Керенскийлар, Черновлар, Церетелиләр артыннан барасыз. Мона шуннан сезнең кем өчен тырышуларыгыз, нинди юл белән баруларыгыз бик мәгълүм. Эшче-крәстиян бервакытта да аларга ышанмас, алар белән бергә бармас, ул язмышын сезгә тапшырып куймый, үзе ачык-пәрдәсез юл табар! Аларның моңа җитәрлек көчләре бар, кораллары кулларында!.. – Бетсен сугыш! Яшәсен капитализм коллыгыннан азатлыкка алып бара торган көрәш!.. – дип сүзен бетерде.

Урыннардан:

– Анархиягә өнди!

– Башбаштаклык чыгарырга, һәлакәткә алып бару юлын күрсәтә!

– Дөрес! Безгә сугыш кирәк түгел!

– Коралны кайда таба борырга пролетариат үзе белер!

– Туктагыз, салкын кан белән мөхакәмә итик! – дигән тавышлар күтәрелде. Тавыш басылганнан соң, тагын берәүгә сүз бирелде. Ул кеше сөйли торган урынга килеп баскач, сүзне кайдан башлап алып китәргә белми торган кебек, тирә-ягына каранып алганнан соң:

– Әфәнделәр, хәзерге сөйләүчеләр кызып киттеләр…

Аның беренче сүзе үк:

– Без әфәнде түгел!..

– Тик кенә торырга икән!.. – дигән төртмәле тавышлар белән каршы алынды.

Сүзендә дәвам итеп:

– Сугыш, әлбәттә, кирәк нәрсә түгел, ул хисапсыз күп зарар китерә торган һәлакәт. Ләкин аны тудырган нәрсә, ягъни сәбәпләрне тик капиталистларга гына йөкләтеп, башкаларын бер якта калдырып алданырга ярамый. Немецларның капиталистлары гына түгел, бу сугышта аларның бөтен халкының мәнфәгатьләре ята. Алар киңәергә, үзләренең чиксез югары куелган техникаларына таянып, дөньяга гегемон булырга, шул җөмләдән Русияне икътисади яктан да, башка җәһәттән дә үзләренә бәйләп тотарга телиләр. Аларның һәммәсе дә шушы теләкне үзләренә идея итеп алганнар. Алар, безне җиңми торып, сугыштан ваз кичәргә уйламыйлар.

– Сез дә шулай ук җиңми туктамаска телисез бит! – дигән сүзләр ишетелеп калды.

– Сезнең сүзегез буенча, без, бүгеннән сугыш бетсен дип, немецлар алдында баш ия калсак, моның нәтиҗәсе нәрсә булып чыгар иде? Сез шуны уйлап карыйсызмы? Әгәр дә сезнеңчә була икән, Русия гомергә немецларга сугыш расходы түләүдән чыга алмас, моның бөтен авырлыгы эшчән халык өстенә төшәр иде.

Аның бу сүзләреннән соң:

– Бөтен авырлыкларның эшчәннәр җилкәсенә төшүе мәгълүм инде!..

– Акыллы сүз әйтә.

– Сугыш расходларын сугышка сәбәпче булган халыклар түләрләр! – дигән тавышлар чыкты.

Сөйләүче сугышны дәвам иттерү тиешлеге хакында бик озын сөйләргә теләсә дә, аның һәрбер сүзе дип әйтерлек ризасызлык белән каршы алынды. Ниһаять, ул:

– Безне кайберәүләр Керенскига иярәсез дип гаепләмәкче булалар, ә соң алар үзләре кемгә иярәләр?.. Алар да бит Ленинга иярәләр. Аның иптәшләре артыннан барып, Русиядә ихтиляль ясамакчы булалар.

Аның бу сүзләре:

– Дөрес, Ленинга иярәбез!

– Буржуазия белән кочаклаша алмыйбыз! – дигән сүзләр белән каршы алынды.

Аннан соң фронттан килгән бер вәкил, чыгып:

– Иптәшләр! Без, өч ел буе канлы фронтта сугышып, миллионлаган эшче-крәстиян җегетләренең кырылуларын, эшкә яраксыз булып калуларын күрәбез. Без аларның бала-чагалары ятим калып, кем капкасына барырга белми аптырап йөрегәннәрен бик яхшы беләбез.

Мондагы сугыш ачысын күрмәгән яки аңларга теләмәгән кайберәүләр дошман белән һаман да сугышырга өндиләр. Безнең каршыдагы немецларны дошман итеп күрсәтергә тырышалар. Без хәзер безгә чын дошманның кемнәр икәнен беләбез. Немецларның рядовой солдатлары хәзер һәр көн безнең белән туганлашып торалар. Алар да, бу канлы сугышка чик куеп, туган җирләренә кайтып, тыныч көн күрү юлына керү сәгатьләрен көтәләр.

Монда сөйләгән иптәш Марков һәм башкалар сугышның кем өчен файдалы булуын, аның кирәк түгеллеген бик яхшы сөйләп, безнең әйтергә теләгән теләкләребезне әйтеп бирделәр. Без аларның сүзләрен үзебезнең теләкләребез итеп каршы алабыз һәм «Бетсен сугыш! Яшәсен бөтен эшчән халыкларның берләшүләре!» дибез, – дип сүзен бетерде. Аның бу сүзләре солдат вәкилләре һәм башка бик күп кешеләр тарафыннан кул чабып каршы алынды.

Соңра Вахит чыгып, кыска гына сөйләгәннән соң, үзеннән элек сөйләгән вәкилнең сүзләренә кушылуын, фронттагы үзен сайлаган иптәшләренең съездга сәлам әйтеп, сугышны бетерү теләгендә булуларын игълан итеп төште.

Сөйләүчеләр беткәннән соң, һәр ике тарафтан резолюцияләр керде.

Меньшевиклар белән эсерлар Вакытлы хөкүмәткә катнашып эшләү һәм аңа ышаныч белдерү, сугышны дәвам иттерү ягында булдылар. Алар ягында күпчелек булып, аларның тәкъдимнәре үтте.

Большевиклар фракциясе исеменнән кертелгән Вакытлы хөкүмәткә ышанмау, властьны бүгеннән эшче-крәстияннәр депутатларыннан гыйбарәт Советка тапшыру, бүгеннән сугышны бетерү чаралары тиеш… дигән резолюцияләре үтмәде.

Съезд:

– Сугышны бетерү безнең кулыбызда!..

– Эшче-крәстиян властьны үз кулына алганда гына үз ирекләре буенча тора алырлар.

– Буржуазиягә койрык булып йөрүчеләрнең көннәре озак булмас!..

– Алар үзләренең чың йөзләрен ачтылар!

– Исемдә генә эшчеләр партиясендә йөргәнлекләрен күрсәттеләр!.. – дигән сүзләр астында ябылды.

Вахит һәм аның иптәшләре, юлда да, кайткач та шушы хакта сөйләшеп, үзләренең фронттагы иптәшләренә съездның барышы хакында доклад биреп, кемнәрнең үзләре яклы булып, эшчән халыкның мәнфәгатенә хезмәт итәргә хәзер икәнлекләрен төшендерделәр.

Фронт та эшче-крәстияннәрнең революциядән көткән теләкләренең кәгазь өстендә генә йөрегәнен ачык белде. Эш башында, иске тормышны саклау юлын тотып, эшче-крәстияннәргә каршы торган кешеләрнең утыруларын ныклап аңлады. Көрәш һәм сулга таба авышу көннән-көн үсте.

Эшче халкы, эш болай барганда, аяк-кулларына яңадан богау салыначагын бик ачык белеп, Вакытлы хөкүмәтне корал белән эш башыннан куып, октябрь революциясен ясадылар. Октябрьдәге канлы көрәшләрдән соң бөтен власть Советлар кулына күчте.

Фронт бу алмашуны «Интернационал» җырлап каршы алды.

XXVI. Бу шул түгелме?

Октябрь революциясе булып, «Берләшегез, бөтендөнья пролетариаты!» дип язылган кызыл байракларны җирнең алтыдан бер өлеше булган киң Русиянең һәрбер караңгы почмакларына ныклап кадар өчен көн-төн кайнашкан көннәрнең берсендә губерна шәһәрләреннән булган… шәһәрендә зур манифестация239 булып, меңнәрчә халыклар җыелган зур мәйданда речьләр башланды.

Иң элек какчарак, ләкин күзләре дәрт белән балкып торган берәү чыгып сөйләргә кереште. Ул, күкрәген киереп, тирә-ягындагы меңнәр өстенә карап алганнан соң, ачык тавыш белән сөйләргә кереште:

– Иптәшләр! Хәзер Русиядә власть, буржуазия кулыннан көч белән алынып, пролетариат кулына күчте. Аны яшәтү, кызыл байракны тагын югары күтәрү безнең өскә йөкләнде. Канлы көрәшләр аркылы властьны үз кулларына ала белгән эшче-крәстияннәр аны саклый да белерләр! Мәгәр советлар власте гына җир йөзенең эшчәннәрен берләштереп, мәзлум милләтләрне, изелгән эшчеләрне капитал тырнагыннан, империалистлар коллыгыннан азат итәчәк! Моннан соң изелгән эшчеләр, гасырлар буенча җәберләнеп килгән Шәрык эшчәннәре, җир йөзенең тигез хокуклы әгъзалары булып, күкрәк киереп, кешелек дөньясына карап алга барачаклар! Хәзер олуг теләкләргә баруларның ишекләре ачылды… Изелгән сыйныфларның кул-аякларындагы богаулар чишелде!..

Ул советлар властеның тоткан юллары хакында шактый озак сөйләде. Аның сүзләрен бүлеп кул чаптылар. Иң ахырда: «Яшәсен эшчәннәрнең капиталга каршы берләшкән көчләре!», «Бетсен сугыш!», «Яшәсен Октябрь революциясенең җитәкчесе булган Ленин һәм аның иптәшләре!» дигән сүзләр белән речен бетерде.

Аннан соң тагын берничә кеше сөйләгәч, «Интернационал» җырланып, манифестация тарала башлады.

Трибуна тирәсендәге кешеләр «Яшәсен иптәш Сәгыйтов!» дип, башта сөйләгән җегетнең кулларын кыстылар.

Сәгыйтовның сөйләгән сүзен йотардай булып баштан бирле тыңлап торган мәһабәт бер солдат, нәрсәдер искәргәндәй булып, Сәгыйтовка карап торды да, «Бу шул түгелме икән?..» дигән уйга калып, сөйләүченең янына барды һәм:

– Сез иптәш Нурый Сәгыйтов буласыз түгелме? – дип, кулын кысып күреште.

Алар бер-берсенә текәлеп карап торганнан соң, Сәгыйтов:

– Әйе, Нурый Сәгыйтов булам, ә син үзең кем?

– Мин – Вахит Җәгъфәров, әллә исеңдәдер: мин солдатка алынып барганда, юлда очрашкан идек. Киевта бергә хезмәт иттек. Сине иске хөкүмәткә каршы эшләүдә гаепләп, ун елга каторгага хөкем иткәннәр иде!..

Сәгыйтов, Вахитка карап торганнан соң:

– Хәзер искә төште, таныдым… Ул вакытта син дә бит, нахак булса да, эләгә язган идең… – дип кире күреште.

Күптән аерылган ике таныш, бу көннәрне күрүгә шатлыкларын белдереп, бераз сөйләшкәннән соң, кичкә очрашырга вәгъдә бирештеләр. Вахит, Нурый Сәгыйтов белән тагын күрешеп:

– Мин сиңа беренче очраганда аңсыз идем. Тормышның төрле баскычлары аркылы үтеп, хәзерге көрәшнең мәгънәсен чынлап аңладым. Моннан соң үлгәнче синең һәм бөтен эшчәннәрнең сафында булып, пролетариат дошманнарына каршы көрәшергә сүз биреп, шул юлда йөрим. Хәзер… шәһәренә хезмәт белән барам. Бүген монда вакытча гына төшкәндә, сиңа очрадым… Кич очрашканда сөйләшербез әле, хәзергә хуш!.. – дип, Сәгыйтовның кулын кысты да башкалар белән бергә кызыл байрак артыннан алга китте…

236.Кямаль – тулы.
237.Мөзакәрәләр – фикер алышулар.
238.Груһның – группаның.
239.Манифестация – нинди дә булса политик хәлгә карата теләктәшлек яки протест белдерү өчен массаның урамга чыгуы, демонстрациясе.
Ograniczenie wiekowe:
16+
Data wydania na Litres:
15 września 2021
Objętość:
631 str. 2 ilustracje
ISBN:
978-5-298-04227-7
Format pobierania:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Z tą książką czytają