Czytaj książkę: «Сайланма әсәрләр / Избранное», strona 20

Czcionka:

XI. Тормыштагы яңа сүзләр

Бик күп солдатлар кебек, Вахит та «дөньяда урыслар бар да мөселманнар бар» дип уйларга өйрәнгән, башка көчләрнең барлыгын белми йөрегән иде.

Шушы вакыйгадан соң Вахит урыслар белән мөселманнар арасында булган аңлашылмауларның урынсыз икәнен, болар арасында байлар һәм алар яклы кешеләр булып, тагын бертөрле халыкның аларга каршы көрәшүен ишетә һәм күрә башлады. Ул элек бу көрәшчеләрнең нинди исемдә йөрүләрен белми иде.

Теге яшерен кәгазьләр аркылы солдатлар арасына таралган сүзләрдән ул көрәшчеләрнең «социалистлар» исемендә йөрүләрен белде. Вахит өчен бу яңа иде.

«Социалистлар!» Бу сүз аңа беренче ишеткәндә кызык та, матур да булып күренде.

Бу үзләре күренми йөрегән, яңа исемдәге, курыкмый торган йөрәкле кешеләрне күрәсе килгәндәй булды. Нурый Сәгыйтовның да шулар яклы булып эшләгәнен уйлап алды.

Кайберәүләр шул ук «социалист» дигән сүзгә «партия» дигән сүзне кушып сөйли башладылар. Вахит өчен бу сүз дә яңа иде. Әнә шул социалист партиясендәге кешеләрнең, эшчеләр һәм крәстияннәр яклы булып, байларга, начальникларга каршы чыгуларын, аларның үлемнән дә курыкмый торган кешеләр булуын аңлый башлады. Берничә көн элек теге шомлы төндә үтерелгән кешеләрнең дә шул «социалист» булулары өчен атылулары, Нурый Сәгыйтовның да шулар белән бер фикердә булып, бергә эшләп йөрүе өчен арестовать ителеп, җәзага эләгүен аңлады.

Көннәр үтү белән, бу сүзләр аның йөрәгенә сеңә барды. Берничә көннән соң солдатлар арасында тагын да яңа хәбәр таралып, теге сандыкларыннан серле китаплар табылган Ефимов белән Кузнецов дигән солдатларның дисциплинарный ротага җибәрелүләре, Нурый Сәгыйтов белән бергә берничә кешенең военно-окружной судта эшләре каралып, Сәгыйтовның ун ел крепостька ябылырга хөкем ителүләре ишетелде.

– Сәгыйтов социалист булган икән… Ул, шул партиядә булып, эшчеләр тарафыннан басылган нәрсәләрне солдатлар арасына таратып йөргән, имеш… Аның кулыннан шундый нәрсәләр алынган икән… – дигән сүзләр таралып, бик күп солдатларны хәйранга калдырды.

Солдатлар Сәгыйтовның шундый авыр җәзага хөкем ителүен:

– Нинди әйбәт җегет иде, мескен, әрәм булган!..

– Солдат булгач, андый эшкә катнашмаска кирәк иде…

– Ник катнашмаска?.. Әллә солдатның җаны юкмы?..

– Молодчина җегет, ул безнең өчен көрәшеп авырлыкка төшкән!.. – дигән сүзләр белән каршы алдылар.

Бу сүзләр, бу хәбәрләр Вахитка бик нык тәэсир итте. Нурый Сәгыйтов социалист булган икән, шуның өчен бернәрсәдән дә курыкмый көрәшеп, шундый авыр җәзага дучар булган икән дип уйлап, аны күз алдына китерде.

– Дисциплинарный рота…

– Социалист…

– Крепость…

– Партия…

Бу сүзләрнең һәммәсе дә Вахит өчен дә, аның янындагы башка солдатлар өчен дә яңа сүзләр булып ишетелү белән бергә, тормышның яңа баскычлары булып күренделәр. Бу сүзләрнең артында «тормыш өчен көрәш» дигән фикер ялтырап, бер якта – байлар, начальстволар, жандармнар, кораллы кара көчләр тезелеп, аңа каршы простой, ләкин үткер һәм җаннарын шул юлда фида итәргә әзер торган кешеләр тезелеп торган кебек булып күз алдына килделәр. Шулай итеп, бу яңа сүзләр, ниндидер бер яңа тормышка маяк төсле булып күренү белән бергә, күңелләрдә бетми торган эз калдырдылар.

Көннәр үтү белән, шомлы төндәге кешеләрне ату вакыйгаларының, шул көннәр эчендә хөкүмәткә каршы торучылар турындагы төрле авыр хәбәрләрнең тәэсире азаеп, солдатлар арасында иске тормыш эзенә төшеп, кара көчнең җиңгәне күренгән кебек булса да, күңелләрдә борынлап калган яңа уйлар, яңа сүзләр, төрле сәбәпләр аркылы тамырланып, кар астыннан чыккан, кара җирдә башлап күренгән беренче яшел үләннәр кебек үсәргә йөз тоттылар. Кайдандыр өрелгән рух, кайдандыр таратылган агитация, язгы җылы яңгыр кебек, аларны үстерергә ярдәм итте.

Эшчеләр һәм гади гражданнар белән гаскәри халыклар арасында мөнәсәбәт, багланыш булмауга төрле чаралар күрелүенә карамастан, төрле юллар аркылы һаман имеш-мимеш хәбәрләр таралып, кабынган фикерләрнең сүнмәвенә сәбәп булып килде.

Кайсыдыр бер офицерда денщик булып, борынгы кара коллар кебек хезмәт иткән бер солдат, ул офицерга кичләрдә җыелган башка офицерларның эчеп, кызып алганнан соң, патшага, самодержавиегә һәм байларга, алпавытларга каршы эшләгән яшерен типографияләр табылуын, шул аркада берничә хәреф җыючылар кулга алынсалар да, башлыклары кулга эләкмәвен, теге офицерларның:

– Ул мерзавецларны токымнарын калдырмый кисәргә кирәк, алар, халыкны котыртып, хөкүмәткә каршы баш күтәртмәкче булалар…

– Ул сволочьларга көн күрсәтергә ярыймы соң? Аларның тамырларын корытырга тиеш!

– Солдатлар арасына аларның фикерләре таралмасын өчен, ул дуңгыз солдатларны тагын да кысарга кирәк… Алар әле безнең кадерне белмиләр… Чабаталы крәстиян малайларына аң керә башласа, алар түргә сикерә башларлар!.. – дип, гайрәт оруларын кайтып сөйләде.

Икенче бер солдат, каравылда торганда, шунда якын бер йортта тентү булып, әллә кемнәрне арестовать итеп китүләрен, арестовать ителүчеләр белән итүчеләр арасында атыш булуын һәм, аларны алып киткәндә, аларның берсе:

– Долой канечкечләр!.. Долой самодержавиенең ялланган тупас коллары!..

– Яшәсен аларга каршы көрәшүчеләр! – дип кычкыруын, аның шул сүзләре өчен жандармнар тарафыннан мылтык түтәсе белән кыйналуын үз күзе белән күрүен хәбәр итте.

Өченче бер солдат, кайдадыр бер эшче белән очрашып, ул эшченең: «Без җәберләнеп коллыкта асралган, караңгылыкта, аңсызлыкта тотылган эшче-крәстияннәрне азатлыкка чыгарганчы көрәшәчәкбез, безнең беребезне тотып үтерәләр икән, артта меңәрләгән иптәшләр кала. Без аларның һичбер җәзаларыннан курыкмыйбыз, безнең каннар түгелгән җирдә революция үсә генә барыр!.. Караңгы авыллардан килгән, әле һаман коллыкта яшәгән яшь крәстиян балалары моны аңламасалар да, бара торгач аңларлар. Шуның өчен без солдатларны үзебезнең иптәшләребез дип карыйбыз, аларның аңсызлыклары аркасында гына безгә каршы килүләрен белеп, аларга ачу белән карый алмыйбыз», – дип сөйләгән ялкынлы сүзләрен кайтып әйтте.

Шундый юллар белән, яшерен генә булса да, яшерен партия хакындагы әйберләр, аларның тоткан юллары, яңа фикерләр, яңа сүзләр белән өстәлеп, солдатлар арасында төрле уйлар тудырырга сәбәп була барды. Электән һәммәсе дә бер уй, бер фикердә булып, патшага итагать итәргә ант иткән, бер кашык каннары калганчы хезмәт итәргә Коръән, Инҗил үбеп гаһед206 биргән солдатлар арасында фикер башкалыгы сизелә башлады. Хәзерге тормышка карашлар төрлечәгә әйләнде, борынгы изге дип уйланган нәрсәләргә, зур дип йөретелгән кешеләргә караш үзгәрде.

Борынгы сүзләргә «буржуазия», «самодержавие», «палачлар», «демократ», «политический», «рабочая партия» кебек яңа сүзләр өстәлде.

Солдатларның кайберәүләре, борынгыча, туң көенчә калып, искелек яклы икәнен белдерделәр. Кайберәүләре безнең өчен теләсә нәрсә булсын дигән кебек тик йөределәр. Кайберәүләр, бөтен күңелләре белән яңа фикердә булып, бу көнгә чаклы килгән тормышка кырын күз белән карап, власть тарафыннан эшләнгән эшләргә дошманлык, аларга каршы торган теге яңа кешеләргә дуслык уе белән йөри башладылар.

Вахитның фикере соңгылары ягында булды. Ул, үз фикерендә булган солдатлар белән якынлашып, бу уйны изге уй дип күңеленә беркетте. Алар, кемнәрнең нинди фикердә булуларын аңлап, үзләренә каршы фикердә булган кара эчле солдатлардан саклану юлын тоттылар. Шулай итеп, солдатлар арасында яшерен уйлы, яшерен оешма тарафдары булган бер төркем хасил булды. Боларның эчләрендә «Форсат чыксын иде дә, эшче-крәстиян дошманнарын шушы штыклар белән бәреп төшерәсе иде, аларга каршы йөрегән көрәшчеләрнең ярдәмнәренә җитешәсе иде, үз иркеннән башка шушы дошманнарга хезмәт итеп йөрү авырлыгыннан азат буласы иде» дигән теләкләр кайнаша, яшерен утлар яна иде.

XII. Яз бәйрәмнәре

Яз җитте. Җир үзен каплап торган ак күлмәк кебек карларны өстеннән җыртып ташлап, май аен каршы алыр өчен, яшел үләннәр белән бизәнде. Җанга ягымлы, дөньяга хәят бирә торган кояш нурлары, калын стеналы төрмәләрдән, эшчеләр тора торган подваллардан башка һәммә җиргә кереп, уйнаклап, кешеләрнең күңелләре белән шаяра башладылар.

Кешеләр дә, өсләрендәге киемнәрен алмаштырып, җиңел, матур киемнәргә төренделәр. Тик гомергә эшләүчеләрнең генә һаман шул майга катып ялтыраган киемнәре өсләрендә калды.

Күңелләр кырга, хәл җыярга ашкындылар. Байлар, боярлар йортларында үзләренең имениеләренә, дачаларга китү хәзерлекләре күреп, җәй буе шунда тору, көннәрне күңелле үткәрү уена төштеләр.

Эшче-хезмәткәрләр, матур май аеның берничә көнен генә булса да иркен һавага чыгып, яшеллек арасында йөреп калуны уйлап, календарь кәгазьләрен актарып, кайсы числоларда бәйрәм булу көннәрен карарга керештеләр.

– Мона патша туган көн…

– Мона патшаның хатыны исемләнгән көн…

– Мона патшаның баласы туган көн…

Болар барысы да кызыл белән басылганнар.

Шул көннәрдә бөтен Русия халкы бәйрәм итәчәк. Шул көннәрдә шәһәр урамнары, аклы, күкле, кызыллы төсләрдә кушылып ясалган флаглар белән бизәлеп, аларга хөрмәт итәчәк.

Мона шул көннәрдә генә эшче-хезмәткәрләр дә, ирекле рәвештә кырга чыгып, хәл җыеп калачаклар.

Аларның бөтен җәйгә ала торган отпускылары шул кызыл төсле календарь битләрендә генә тора. Патшаның, хатын-балаларының туган көннәренә багышланып бәйрәм ителә. Җәй шатлыклары шулар белән багланып йөри.

Солдатлар да, бераз гына тын алып калу өчен, бу бәйрәмнәрнең булуын көтәләр. Башка бәйрәмнәр булмагач, шулай көтми туры килми, чөнки аларның да бәйрәмнәре шуларның туулары белән бәйләнгән. Аларның шатлыклары бөтен халыкның шатлыклары булырга тиеш. Бу мәҗбүри канун булып куелган…

ХIII. Көтелмәгән бәйрәм

Иртәгә Беренче май. Һәркемнең күңеле матур май ае башларын, бигрәк тә аның беренче көнен җылмаеп көтә. Бигрәк тә эшчеләр Беренче май көнен үзләренең бәйрәмнәре итеп каршы алырга хәзерләнәләр. Аларга һәрбер Беренче май көне берәр җиңеллек бирер кебек сизелә.

Икенче яктан, Беренче майның җылы матур кояшының нурын капларга, аны эшчеләр өстенә порох төтеннәре аркылы гына төшерергә хәзерләнүчеләр дә бар.

Мона шуның өчен бу елда иртәгә Беренче май дигән көннең киченнән үк шәһәрдә жандармнарның йөретелүе арттырылды. Казармалардагы атлы казаклар, урамнарда йөреп, көчләрен күрсәтеп үттеләр. Солдатлар арасында нәрсәгәдер каршы торырга әзер булып тору чаралары күрелде. Башлыклар гадәттәге көннәргә караганда башкача йөреп, нәрсәгәдер куркып караганнарын сиздергән төсле йөри башладылар.

Бу эш солдатларның күңелләрендә:

– Бүген нигә болай икенче төрле хәрәкәт бар?

– Тагын нәрсә булган, нәрсәдән куркалар? – дигән сөальне тудырды.

Яшерен генә соралган бу сөальләргә колактан-колакка гына:

– Иртәгә эшчеләр үзләре бәйрәм итәргә хәзерләнәләр икән… – дигән җаваплар бирелде.

– Ул нинди яңа бәйрәм соң?

– Ул эшчеләрнең Беренче майда ясый торган бәйрәмнәре. Аны дөнья эшчеләре ясыйлар икән…

– Ни өчен алар үзләре генә аерым бәйрәм ясыйлар соң?

– Чөнки ул Беренче май – бөтен дөнья эшчеләренең үзләренең теләкләрен эшкә ашырыр өчен берләшүләрен күрсәткән көрәш көннәре. Шуның өчен эшчеләргә каршы яклар аңа катышмыйлар, бәлки бөтен көчләре белән каршы торалар.

– Нигә каршы торалар соң?

– Нигә каршы тормасыннар ди… Эшчеләр шул бәйрәмнәре аша бөтендөнья капиталистларына һәм шулардан төзелгән хөкүмәтләргә каршы баралар. Ул көнне эшчеләр сигез сәгатьлек эш вакыты булуны, бөтен дөньядагы изелгән халыкларның азат ителеп, һәммәсенең дә туганлашуларын, тормыш юллары җиңелләштерелүен теләп, демонстрацияләр ясыйлар һәм үзләренең теләкләре хакында сүзләр сөйлиләр. Шуның өчен ул мөселманнарның ураза, Корбан бәйрәмнәренә дә, урысларның Рождество, Пасха бәйрәмнәренә дә һәм патшаларның туган, тәхеткә утырган көннәрендә ясала торган бәйрәмнәргә дә охшамый. Бер халык, бер диндәге кешеләрнең генә бәйрәмнәре түгел, бәлки бөтендөнья эшчеләренең уртак бәйрәмнәре. Бу бәйрәмнең башында әнә шул яшерен оешмалар, хәзерге режимга каршы баручы суллар торалар икән!..

Күңелләре яңа фикергә авышкан, эчләреннән көрәшче эшчеләргә якынлык сизгән солдатлар арасында шушы сүзләр яшерен генә сөйләнеп үтте.

Электән Корбан бәйрәмен, Мәүлед бәйрәмен генә күргән татар-башкорт һәм электән Пасха кебек бәйрәмнәрне генә күргән урыс солдатларына бу сүзләрне ишетү яңа бер хис тудырды. Әле һаман күңелләре туң булып, көрәшнең асылы нәрсәдә икәнен аңламаган кирерәк солдатлар үз араларында:

– Күрәсең, әле һаман шул бунтовать итүчеләр бетмәгәннәр икән!

– Алар патшага гына каршы түгел, бәлки дингә дә каршылар икән. Алар, боярны бетереп, үзләре хуҗа булырга телиләр икән, рәзе Алласыз, патшасыз торып була?!

– Тынычсызлык чыгарып торучыларны бөтенләй бетерергә кирәк иде. Алар халыкны әллә нәрсәләргә котырталар, чиркәүләргә каршы баралар, имеш, безгә тигез булырга кирәк икән! Биш бармак та тигез түгел. Неужели без әнә теге гололобый татарлар, бернәрсә дә белмәгән чувашлар белән тигез булабыз?.. Юк, бу булмас! – дигән сүзләрне ачыктан-ачык әйттеләр һәм, күңелләре белән үзгәреш ягындадыр дип уйланган солдатларга төртеп:

– Солдат булгач, антларга хилафлык итәргә ярамый. Әллә нинди котыртучылар сүзенә карап, үзен пычраткан солдат солдат түгел ул. Безгә ротный командир шулай сөйләде, – дип куйдылар.

Алар бу сүзләре белән үзләренә каршы булган солдатларны ачуландырыр, кемнәрнең ачыктан-ачык «бунтовщик» ягында булганын ачык белергә теләгәннәр иде. Ләкин аларның явыз ниятләрен белгән солдатлар, хәзергә алар белән сүз көрәштерүнең файдасыз булачагын аңлап, аларның сүзләрен җавапсызга калдырдылар.

Тегеләр, тагын сүз башлап:

– Патша белән чиркәүгә каршы баручылар аңламыйлар алар. Әнә бит Ефимов белән Кузнецов, инде кайтабыз дип торганда, – өчәр елга дисциплинарный ротага, ә Сәгыйтов дигән татар ун ел төрмәгә хөкем ителделәр. Берничә сволочы бөтенләй теге дөньяга озатылдылар!.. – дип, үзләренең күңелләрен җобатып куйдылар.

Аларның бу сүзләре дә җавапсыз калдырылды. Тик болар үз араларында:

– Алда күрербез әле, без сезнең кемнәргә ышанып, алданып йөрүегезне беләбез, – дип, ачуларын эчләрендә калдырдылар һәм үзләренең бу бәйрәмгә катнашу түгел, каршы торырга мәҗбүр ителүләрен һәм, кара көчләргә таянып, югарыдагы сүзләрне сөйләгән солдатларга каршы җавапсыз калуларын, аларның артык аңсыз икәнлекләрен уйлап кайгырдылар.

Вахит «Алар, бөтен дөньядагы изелгән милләтләрне азат итү юлын тотып, тигезлек өчен көрәшәләр» дигән сүзгә бигрәк тә гаҗәпсенде.

Чынлап та, дөнья алар теләгәнчә булып чыкса, безнең кебек халыкларга да сан булырмы икәнни? Мона бит, әле монда кайбер кара йөрәкләр нәрсәләр сөйлиләр бит әле. Ә инде эшчеләр әйткәнчә булса, без һәммәбез дә тигез булыр идек шул дигән уйга төште һәм иртәгә ниләр буласын тынычсызлык белән көтә башлады.

Ул Беренче май көнендә теге азатлык өчен көрәшүче эшчеләрне һәм аларны башлап йөрүчеләрнең төркемнәрен, аларның ничек йөрүләрен күрергә тели иде. Ул шул уйларны уйлаганда, теге төндә атылган кешеләр, шул вакыттагы авыр күренешләр, Нурый Сәгыйтовның ун елга төрмәгә ябылуы һәм башка вакыйгалар артыннан, үзенең дә юк кына эш өчен чак-чак кына калуы, шул вакытта зур начальникларның кыланышлары – һәммәсе дә тәкрар күз алдыннан үтеп, аның күңелендәге җәрәхәтне авырттырып, аларның үлгән чакта әйткән сүзләре колак төбеннән яңгырап киткән төсле булдылар. Күңеленнән, әгәр дә иртәгә эшчеләр белән бәрелешергә туры килсә, аларга төзәп атмауны уйлап куйды. Шуның өстенә солдатларның да бераз гынасы булса да шулар ягына кушылса иде дә, дошманнарның йөрәкләрен алырлык эшләр эшләнеп ташланса иде дигән уй аның башыннан яшен кебек үтеп китте.

Беренче май иртәсендә солдатларны уятыр өчен кычкырткан быргы тавышы Вахитның да солдатка алынып, шушы казармага килгәннең иртәгесен кычкырткан быргы тавышына охшап, начар тәэсир итте.

Көндәгенең киресенчә, бүген солдатларны иртә үк урам буйлап төрле көйләр, шулар рәтеннән «Боже, царя храни» («Илаһым, падишаны сакла») дигән көйне җырлатып йөретеп алып кайттылар. Начальстволар бу эшләре белән халыкның, бигрәк тә эшчеләрнең йөрәкләренә курку салып, каршылыклар булган вакытта үзләренең көчләре зур, властьлык итүләре нык икәнлеген күрсәтмәкчеләр иде. Солдатлар, урамнарда йөргән вакытларда ук, бүген охрананың көчле куелуын, ни булса да берәр эш булу ихтималын уйлап һәм югарыда бирелгән боерык буенча башлыкларның шуны басарга хәзерлек күрүләрен аңлап кайттылар.

Беренче майның кояшлы матур иртәсендә булган бу ямьсез көчләр, бәйрәм көнендә урам буйлап үлек баргандагы күңелсезлекне искә төшереп, йөрәкләрдә начар тәэсир калдырдылар.

Ни булса да, солдатларның көтүе бушка китмәде, ахры… Сәгать уннар чамасында Вахитлар казармасындагы солдатларны, берничәгә бүлеп, урамга чыккач та, төрле отделениене төрле якка борып алып киттеләр. Хәзер урамнарда сакчы стражниклар тагын да арта төшкән һәм аларның йөзләренә зәһәрле ачу чыккан кебек күренә иде.

Вахитлар ротасының башлыгы, аларга ачулы тавыш белән команда биреп, аларны әллә нинди тар урамнар аркылы шәһәрнең бер як читенә таба ияртеп алып китте. Кораллы көчләрнең ашыгычлык белән китеп баруларын урамнарда, капка төпләрендә карап торучы ирекле гражданнар капкаларга кереп яки бер якка тайпылып торып калдылар. Аларның шулай тайчынып калуларыннан, шикләнеп карауларыннан һәркемнең бер нәрсә сизенгәнлеге күренә иде.

Вахитлар җәяүләп шулай барганда, бер төркем атлы казаклар, сөңгеләрен югары күтәреп, кыямәт булган кебек, ашыгычлык белән җәяүле гаскәрләрне бер якта калдырып узып киттеләр дә алдагы аркылы урамның почмагыннан уңга кереп югалдылар.

Бу күренештән Вахитның һәм аның белән бер сердә булган иптәшләренең йөрәкләре кагып куйды. Шулчаклы көчләрнең эшчеләрнең ел буенча көтеп алган Беренче май бәйрәмнәрен басарга баруларын уйлап, күңелләреннән эшчеләргә гайрәт, каршы торырлык көч һәм түземлек теләп куйдылар. Үзләренең мәҗбүри рәвештә бу сафта баруларын исләренә төшереп, бер-берсенә карашып алдылар.

Бара торгач, шәһәр читендәге фабрик-заводларның туп-туры булып күккә чыгып торган төрлечә озынлыкта һәм төрлечә юанлыкта булган мөрҗәләре207 күренә башладылар.

Бүген аларның очларыннан көлтә-көлтә булып чыккан, бара торгач бергә кушылып, бер якка авышып сузылып киткән төтеннәр чыкмыйлар иде.

Тагын азрак баргач, завод-фабрик биналарының корымланган кара гәүдәләре күренде. Бүген аларның кабыргаларыннан һәрвакытта пох-пох итеп, өзек-өзек ак пар чыгарып торган тын юллары эштән тукталганнар иде.

Кичә гөрләп торып та, бүген җансыз мәет кебек катып калган бу мөрҗәләрне, корымнарга манчылган, тау-тау булып яткан биналарны бүген болай тын һәм җансыз күрү күңелләргә төрле уйлар төшерде. Аңлы якта булган солдатлар:

– Боларга җан һәм матурлык биргән мәгәр эшчеләр генә икән… Мона завод-фабрик хуҗалары һәм аларны яклап йөрегән шушы сатлык кешеләр (яки аңсызлар) килсеннәр дә эшләп карасыннар иде! Ә болар үзләре, кыл да кыймылдатмый торып, эшчеләрнең бер көнлек бәйрәмнәренә дә ирек бирмәс өчен каршы баралар, өйләрендә кырын ятып көлеп торган байларга хезмәт күрсәтәләр! – дигән уйга килделәр.

Тагын әз генә баргач, завод тирәсендәге төрлечә зурлыктагы йортлар тезелгән урамнардан тезелешеп килгән бик күп карачкылар күренде. Аларның иң алдында килгәннәренең кулларында кызыл флаг булып ул май кояшына карап җылмайган кебек була. Теге көчле кулларның алга алып килүләре аркасында җилфердәп, җанлылык күрсәтә иде.

Ак, күк, кызыл төстән укмаштырылып, ялганып ясалган, Романовларның туган, кәләш алган көннәрендә һәрбер капка башына эленеп, җиргә салынып төшкән ала флагларны күреп өйрәнгән кешеләр өчен бу кызыл флаг бик сәер тоелды һәм аларның каршында җанланып, боларны да үзенә таба чакырып, эшчеләрнең күңелләрендәге теләкләрен сөйләп торган кебек булды.

Бу күренеш Вахитның йөрәгенә килеп бәрелде. Теге яшерен оешма һәм аларның көрәшчеләре тараткан сүзләре исенә төшеп: «Алар шулар икән… үзләре бик күпләр икән, ләкин кулларында корал булмаган көенчә ничек итеп шушы чаклы һәм зур кораллы көчләргә каршы киләләр? Үзләре белә торганнардыр инде, югыйсә күрәләтә утка каршы килмәсләр иде… Барыбер мин аларга төзәп атмам…» – дип уйлап алды да янындагы үзенең сердәш иптәшенә күзен төшерде. Аның да Вахит кебек үк авыр уйда икәнлеге йөз сызыкларыннан күренеп тора иде.

Бердәйрәк кара киемнәр киенгән бу зур дулкын, берьюлы берничә урамнан чыгып, шундагы кечкенәрәк бер мәйданга карап агылдылар. Шул ук вакытта алар ягыннан бик моңлы бер яңа көй тавышы килә. Бу көй, моңлы булу белән бергә, күңелләргә әллә нинди гайрәт, хәзер кузгалып китәрлек дәрт бирә иде. Ул көйне ишеткәч, бик күп күңелләр йомшарды, бик күп гәүдәләр үзләре бу якта булып, аларга каршы винтовкалар төзәп баруларына карамастан, күңелләре белән теге якка чыгып, кулларындагы винтовкаларын оныттылар.

Ул көйдән, төрле золымнарның каһәрләреннән сызлану, авыр тормыштан туеп зарлану белән бергә, шул золым, шул авыр тормышка каршы көрәшергә өндәү һәм көрәштә чыдамлы булуга кызыктыру тавышлары бергә чыга, салмак кына дулкынланып, тирә-якка тарала иде.

Бу көй Вахитка май аенда сайраган сандугач тавышларыннан да, кырда эшләп йөрегәндәге моңлы җыр көйләреннән дә, кече атна кичләрендә шәкертләрнең, бергә җыелып:

– Чөн208 Адәм җәннәткә керде… – дип, «Мөхәммәдия» әйтүләреннән дә матур, моңлы, күңелле һәм дәртле булып ишетелде, һәм үзенең тегеләр ягында буласы килеп, бу якны кяферләр фараз итеп, «Китабел-җиһад» тагы кебек, ләкин башка теләк өчен башка кораллар белән сугышасы килеп китте.

Берничә кызыл флаг артыннан килгән эшчеләр һәм хатын-кызлар бер җиргә килделәр, теге берничә кызыл флаглар, тагын да югарырак күтәрелеп, эшчеләрнең уртасындарак калдылар.

Бу күренештән соң йөрәкләрнең тибүләре ешайды, күзләр алга тагын да ныграк тегәлделәр.

Вахитларның башлап килгән офицеры, гәүдәсен турайта төшеп, шәбрәк атларга команда бирде һәм солдатларны теге эшчеләр җыелган мәйданның икенче ягына таба каратып алып китте. Солдатлар, аларга кабырган209 баруга карамастан, күзләре һаман эшчеләр ягында иде.

Шул арада теге, эшчеләр арасыннан берсе «Товарищи!» дип кычкырып сүз башлау белән, төрле яктан атлы казаклар кылычларын ялтыратып килеп чыктылар да эшчеләрне төрле яктан камап алырга тели башладылар.

Солдатларга, эшчеләр тора торган мәйданны уратып алып, цепькә тезелергә команда бирелде.

Ул арада каяндыр берәү эшчеләргә хәзер үк таралып китәргә, әгәр дә шушы минут эчендә таралып өлгермәсәләр, корал белән таратырга, каршы торучыларны атарга дигән сүзләрне кычкырып җибәрде.

Йөрәкләр шаулады. Вахит һәм аның белән бер теләктә булган иптәшләре, үзләренең ата-аналарын атарга әмер биргән кебек, чиксез бер авыр хәлдә калдылар.

Эшчеләр тиз генә таралмадылар, бәлки калын һәм югары тавыш белән боларга карап, нәрсәләрдер әйтә башладылар.

Шул минутта теге калын тавышлы кеше, атлы казакларга карап, эшчеләрне корал белән таратырга команда бирде. Мәйдан буталды, казакларның селтәгән кылычлары, беренче май кояшында ялтырап, төрле якка бутала башладылар. Кайдандыр мылтыклар атылып, һаваны яңгыратып җибәрде.

Кайдадыр хатын-кызларның нәзек һәм әрнеп нәрсәдер әйткән тавышлары чыкты.

Бик шәп һәм йөрәктән чыккан:

– Товарищи!..

– Палачлар!..

– Коралсыз эшчеләргә атасыз! – дигән тавышлар тирә-якка яңгырап таралдылар.

Эшчеләр белән атлы казаклар бергә буталып, аралашып киттеләр.

Кызыл флаглар, бирелмәс, җиңелмәс өчен талашкан кебек, арлы-бирле селкенә башладылар.

Солдатларга мылтыкларны төзәп әзер торырга әмер бирелде.

Төрле яктан уратылып алынган эшчеләр, хәзергә үзләренең җиңеләчәкләрен белеп, төрле якка тарала башладылар.

Таралучылар арасында атлы казакларның кылычлары ялтырый һәм салмак камчылар арлы-бирле селтәнәләр иде.

Теге кызыл флаглар, ахры, дошманнар кулына төште бугай, алар күздән югалдылар. Бу эш йөрәкләргә әрнү салды, ай тотылып, йолдызлар атылып җиргә төшкән кебек булып китте.

Вахитлар ротасына, алгарак барып, эшчеләрнең мәркәзе торган җирне уратып алырга куштылар, икенче якта торган солдатлар да алга атладылар.

Казаклар, жандармнар, качкан эшчеләрне куып, берничәсен тотып алдылар… Вахитлар барганда, мәйдан уртасында берничә эшчене тотып алганнар да, алар тарткалашкан саен, нагайка белән башларына бирәләр иде.

Аларның башларыннан һәм маңгайларыннан чорлап кан агып төшә, шулар өстенә аяк астында берничә гәүдә тәгәрәп ята. Аларның кайберсе ачулы тавышлар чыгарып селкенәләр, кайберәүләре һичбер кузгалмый, җиргә ничек авып төшкән булсалар, шул көенчә яталар иде.

Шушы авыр күренешкә карамастан, буталышкан һәм күзләрен кан баскан кешеләр һаман чайкалалар, җан һәм күңел ачуы белән күзләренә ак-кара күренми, берсе өстенә икенчесе һөҗүм итәләр иде.

Тирә-яклардагы атлы казакларның сүгенеп, кылычларын ялтыратып селтәнүләре тавышларына аларның менгән атларының арлы-бирле чабып йөргән аяк тавышлары кушылып, ул тавышларга эшчеләрнең ачулы һәм рәнҗешле тавышлары өстәлеп, байтак кына вакытларга чаклы һава яңгырап-иңрәп торды.

Вахит һәм аның белән сердәш булган иптәшләре, бер яктан, эшчеләрне атарга туры килмәвен уйлап шатлансалар, икенче яктан, үзләрендә эшчеләрнең дошманнарын атарга ихтыяр һәм оешкан көч юклыгын уйлап кайгырдылар. Үзләрен булдыксызлыкта, шушындый авыр вакытта да бергә оешып, дошманнарга каршы тора алмауда, теге мәҗрух210 эшчеләрнең йөзләренә карарга оялып, күзләрен түбән төшерделәр… Үзләре кеше үтермәсәләр дә, кеше үтерүчеләрне карап, аларга көч биргән кебек торулары күз алларына килеп, вөҗданнары каршысында калтыранып киттеләр.

Нәкъ шул вакытта мәҗрухларның әле дә аяк өстендә торырлык хәле булган берәүсе солдатларга карап, үкенечле тавыш белән:

– Их вы, товарищи! Сез кемнәргә каршы мылтык күтәреп килеп, кемнәрнең йөрәк каннарын агызуыгызны беләсезме? – Тирә-ягын күрсәтеп: – Болар – сезнең файдагыз өчен бирелгән корбаннар… Без сезнең өчен көрәшәбез… Сез – безнең туганнар… – дип әйтеп тә өлгермәде, бер атлы казак килеп, мәҗрух эшченең өстенә кылычын ялтыратып селтәп җибәргәндә, Вахит кулындагы штыгы белән аның кулындагы ялтыраган кылычын бер якка кагып өлгерде. Вахитның эшченең башы өстендә ялтыраган кылычны кагып җибәрүе азатлык һәм эшче-крәстияннәрнең дошманнарына каршы кулындагы штыгын беренче мәртәбә төзәве иде.

Вахит теге мәҗрух эшчене саклап калыр өчен күзен кан баскан атлы казакның көч белән селтәгән үткер кылычын читкә кагып җибәргәч, казак, Вахитка ачу белән карап:

– Син дә шул этләр яклы икәнсең! – дип җикеренде дә кылычын Вахит өстенә селтәр өчен югары күтәрде.

Ул арада Вахитның артында торган иптәше, эшнең кайда барачагын сизеп, штыгы белән теге казак менгән атның ботына чәнчеп алды. Шул секундта ат өстендәге казагы белән бер якка тайпылып чыгып китте.

Тавыш, буталыш һәм җәяүле солдатларның атлы казаклар, жандармнар белән аралашып китүләре аркасында, Вахитлар да, икенче җиргә китеп, башкалар арасына кереп буталдылар. Теге эшче өстенә селтәнгән казак та үзенә каршы штык күтәргән һәм менгән атының ботына чәнечкән солдатларның кемнәр икәнен белми калды.

Бераздан тавыш басыла төште. Кулга төшкән эшчеләрне төрле яктан камап кулга алдылар да кайдадыр алып киттеләр. Берничә үлек белән авыр яралыларны, арбаларга салып, икенче якка озаттылар.

Төрле гаскәри бүлекләргә кайтырга команда бирелде.

Мәйдан тынды. Анда Беренче май көнендә көрәш теләге белән күтәрелгән кызыл флагларның ертык кисәкләре һәм үзләренең соңгы сүзләрен әйтеп үлгән батыр көрәшчеләрнең йөрәкләреннән аккан кызыл каннары Беренче май кояшы каршында ялтырап торып калдылар.

Күңелләре белән көрәшче эшчеләр ягында булган солдатлар, берничә кешене тереләй җиргә күмгән кебек, авыр һәм күңелсез бер хәлдә, ә инде эшнең асылын белми яки белеп тә эшчеләргә каршы торучылар, аудан кайткан сунарчылар кебек, күңелле рәвештә казармаларына кайтып киттеләр.

Вахит, бүген үзенең эшчеләргә каршы баручылар сафында булуына үкенсә дә, бер эшчене ерткыч казакның кылычыннан саклап калуын уйлап шатланды. Урыны килгәндә дошманнарга каршы торырга батырлыгы җитәчәген хәтеренә китереп гайрәтләнеп куйды.

Май бәйрәме кызыл флагның җиңелүе белән бетсә дә, бу канлы көрәш һәм эшчеләрнең гайрәт белән каршы торуларын күрү солдатларның күңелендә бетмәс эз, уңга, сулга киткән ике юл, бер-берсенә дошман булып көрәшә торган ике сыйныф барлыгын сызып калдырды. Алда тагын да зур көрәшләр һәм авыр тормыш баскычлары аркылы ирешелә торган ирекле көннәр ялтырап күренгәндәй булды.

206.Гаһед – ант.
207.Мөрҗәләре – морҗалары.
208.Чөн – чөнки.
209.Кабырган – ян белән.
210.Мәҗрух – яралы.
Ograniczenie wiekowe:
16+
Data wydania na Litres:
15 września 2021
Objętość:
631 str. 2 ilustracje
ISBN:
978-5-298-04227-7
Format pobierania:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip

Z tą książką czytają