© Татарстан китап нәшрияты, 2016
© Булатова К. Г., 2016
Кыска гына озын бер гомердә,
Гасыр белән гасыр арасында,
Төрле җырлар туды бу күңелдә —
Яктысы да булды, карасы да.
Күпме каләмдәшләр керде гүргә,
Кайсылары – күкләр тарафында…
Озын гына кыска бер гомердә —
Гасыр белән гасыр арасында.
Үрләре, уйсу җирләре
Акшарланган, кыш килеп,
Кыштырдый кар бөртекләре,
Бер-берсенә ышкылып.
Бер карасаң, урманнарын,
Болыннарын мул сырган.
Бу карларның гамендә дә
Җир кайгысы юк сыман.
Ә чынлыкта, бу аларның
Көч туплаган көннәре —
Һәр бөртектә килер язның
Җир туйдырыр җегәре.
1983
Урманнарда бүген йөрдем әле,
Хәйран булдым бөрлегәненә.
Язмышыма рәхмәт – берәгәйле,
Бер бәйләде бер дигәнемә.
Бер әйләндем бүген урман эчен,
Эчкәйләре тулы җир җиләк.
Рәхәт чигеп гомер кичәр өчен,
Эш сөючән аек ир кирәк.
Урманнарда – җәйнең тәмле исе,
Мәтрүшкәләр сары, зәңгәре.
Илдә ярлар бардыр, кадерлесе
Булмас инде синең кадәре.
1985
Һай, бу гомер!
Һай, бу гомеркәйләр!
Борылыплар баксаң артыңа,
Өзелепләр китә күңелкәйләр
Яңа елда – сиксән алтыда…
Илле яшең тулып килсен, имеш!
Ярты гасыр яшә дөньяда…
Хак түгелдер,
Хак булмаска тиеш,
Күнә алмый күңел моңарга.
Кара инде: бик күп ласа илле!
Шул кадәрле җирдә яшәдем?
Яртысыннан күбе үткән инде,
Ә соң әле нәрсә эшләдем?
Нәрсә генә эшләдем соң әле,
Артыбызда эзе калырлык?
Кардәш-ыру, дуслар гына түгел —
Халкыбыз да искә алырлык?
Урталарын узгач гомереңнең,
Уйландыра икән бу тормыш.
Яңа еллар бирә күрсен, берүк,
Яңа илһам, яңа омтылыш.
Яңа еллар бирсен иде әле
Яңа җырлар, үрләр, уңышлар…
Алга әйдәп йөрсен иде әле
Элеккеге иске чын дуслар.
Йөрәк дустым – кирәк дустым булган,
Терәк дустым булган чагында,
Яшь яшәү дип өмет өзми торам
Илленең дә теге ягында.
1985
Гел картаер төсле түгел идем,
Юкса тормыш шактый иләде…
Картаелды. Моны шунда күрдем:
Сирәкләнде хәтер иләге.
Ул бит минем «магнитофон» иде,
Теркәп барды, берни калдырмый.
Хәзер, әнә, тасмалары тузган,
Кирәген дә инде яздырмый.
Үзенекен итә икән еллар…
Сиңа гына бүтән була алмас…
Төшләремдә поэмалар язам,
Бер юлын да тапмыйм уянгач.
1986
Аклык алып килгән тулпар кышлар,
Күпме кылган эшләр, куанычлар.
Синең белән бергә булмаганда
Була алмас иде бу уңышлар.
Бергәлекнең кадерен белик әле:
Яңа елга бергә керик әле,
Теләкләрне бергә телик әле,
Бергәлекнең кадерен белик әле.
Өйдә якты утлар, һәм тышта да
Яктылык бар, анда – чиста нык кар.
Синең белән минем тормышта да
Булыр кебек әле яхшылыклар.
Яхшылыклар булыр кебек әле,
Уртак үрләр табып меник әле,
Бар булганын бергә бүлик әле,
Бергәлекнең кадерен белик әле.
Яман уйлар уйлый күрмик әле,
Гел яхшыга юрый белик әле,
Яңа елга бергә керик әле,
Бергәлекнең кадерен белик әле.
1986
Бала – бәгырь кисәге, дип
Сөйләгән борынгылар.
Ата-ананың шулай дип
Әйтергә урыны бар.
Кыз баламы, ир баламы —
Туган үскән өе бap.
Улы барның кызы була —
Кызы барның ние бар?
Шул бер бөртек кызыбызны
Үстергән булган идек,
Өебезгә терәк булды,
Дип йөргән булган идек.
Безнең өйгә терәк түгел,
Сезгә дигәне икән…
Каршы килеп булмастыр шул:
Теләп сөйгәне икән.
Алышсыннар, барышсыннар,
Туй ясыйбыз берләшеп!
Уртак теләк – бәхет теләп,
Яшәсеннәр гөрләшеп!
1987
Кайчандыр табигатьтән курка идек,
Аннан aны буйсындырдык үзебезгә.
Хәзер инде җәберләнгән Җир-табигать
Түзә алмый, үч кайтара үзе безгә —
Тау ишелә, җир убыла, сулар ташый,
Куркынычлар бер-бер артлы туа башлый.
Ая, кеше! Акылың зур, белемең мул,
Чиктән-чиккә ташланудан сак бул! Аң бул!
Бүгенге зат – яңа тарих тоткан буын,
Кабыкларны тишеп күккә чыккан буын,
Айнымасаң, туктамасаң җимерүдән,
Нәрсә калыр киләчәккә безнең җирдән?!
1989
И Шигырем!
Нигә табына идең,
Тугрылыклы булып кал шуңа!
Хәзер бар да көнне сүгә, диеп,
Ач хәерче булып шыңшыма!
Бисмилладан качкан шайтан кебек
Йөз чөермә Илдән, тайчынма!
Ни-нәрсәгә, Шигырем, табына идең —
Тугрылыклы булып кал шуңа!
1991
Минем ничә яшькә кадәр
Яшәвемне күкедән
Сорамадым. Күп түгелен
Мин үзем дә бик беләм.
Мин үзем дә әйбәт беләм
Аз калганын елларның.
Тик күренми иге-чиге
Мин язасы җырларның.
Иң кирәген йомгакларга
Ничек кенә өлгерим?
Сорамыйм ич, әйтмә, күке,
Аз калганын гомернең…
1991
Элек җаным, баш бирмичә,
Күпме чикне сикерде,
Хәзер көчсез карышырга,
Зәгыйфь әсир шикелле.
Тәнемнең дә хәле китте,
Әлсерәде җаным да,
Күпме генә тартышсаң да,
Җиңү – көчле ягында.
Көчле хаким җирдә – көчнең
Карасы да, агы да…
1991
Ерак чит җирләрдә,
Ерак Себерләрдә,
Нәрсә калган сиңа
Бүгенге көннәрдә?
Дөнья киеренке,
Дөнья тыныч түгел.
Ничек борчылмасын
Сине сөйгән күңел?!
Йөрмә өйдән читтә,
Йөрмә миннән читтә.
Юк юлыңда киртәң —
Кайт яныма, иркәм!
1991
Ак булсын юлың, уң булсын,
Кире кайтыр юл булсын.
Өметләрең көнгә ашсын,
Ни теләсәң, шул булсын!
Тик еракка китә күрмә,
Озакка китә күрмә.
O әфәндем! Бу ярыңны
Бәхетсез итә күрмә!
1991
Мин бит хәтта авырый да белмим,
Җиренә җиткереп, кешечә…
Кан басымы уйный бөтерелеп,
Бер югары менә, бер төшә.
Баш түбәсе ут бөркүдән бераз
Тынып торса – инде аякта:
Мин бүлмәдән таям, чыгып чабам,
Бәрелергә белми кай якка.
Кулда каләм (йә мунчала инде),
Йә кер юам, яки хат язам,
Йә очрашу, йә мәктәпкә чабам —
Тәгәрмәчтән төшмим мин һаман.
Шулай йөрим, шулай туктый белмим,
Егылып, сезгә килеп кермичә.
Мин бит хәтта җиренә җиткереп
Авырый да белмим кешечә.
1991
Таңнарның чыклысын,
Кичләрнең айлысын
Җырлап та, елап та
Кайтара алмыйсың.
Елап та, җырлап та
Чакырып карадым,
Яшьлекнең табигый
Кичләрен, таңнарын.
Тик алар кайтмаслык
Еракта калганнар.
Таңнарны, кичләрне
Үзгәртте заманнар.
Айдагы Зөһрә кыз
Сурәте югалды.
Таңда чык агулы,
Агулы кыравы.
Инде үз чигәмдә
Сыкылар, кыраулар.
Җыр түгел телдә дә —
Тәүбәләр, догалар…
Хатадан гыйбарәт
Яшәеш каргышын
Күпме кыл гыйбадәт —
Юк, юа алмыйсың.
1991
Борынгылар җирнең үрен-суын
Кадерләгән ничек!
Без аларны, суын ялкын ясап,
Үрен иңкел иттек.
Табигатьне «җиңдек», буйсындырдык,
Шулай «җиңә» торгач
Туздырылды, җилгә очырылды
Мәңгелектән мирас.
Җәйге эссе, кышкы суык китте,
Һава юк суларга.
Мирас, бирнә дияр нәрсә бетте
Бездән соңгыларга.
1991
Кемдер карый кемнәр күзенәдер,
Кемдер карый күккә, биеккә.
Мин күккә дә карашымны атмыйм,
Йөрмим башым җиргә иеп тә.
Юк, эзләмим синең күзләрне дә,
Аларда да түгел мин көткән.
Битарафлык, бушлык тирә-юньдә —
Хәзер мин дә шуңа күнеккән…
1991
Туган көнең белән котлаганда,
Шуны телим сиңа, Зур апа:
Кайгы-хәсрәт күрми озак яшә,
Сәламәт бул, шат бул һәрчакта!
Син татарча җырлар яратасың,
Матур җырлар күңел юата.
Туган көнең белән шул җырларны
Бүләк итәм сиңа, Зур апа!
1991
Бу тормышта төрле көннәр була,
Кайчакларда авыр уй бaca.
Шул чакларда гел бер фикер туа:
«Апа килсен иде, ичмаса!»
Таралгандай була караңгылык,
Өйгә якты кайта, син килсәң,
Әткәй дә юк хәзер, әнкәй дә юк,
Ярый әле, апа, син исән.
Үз-үзеңне хәзер бетермичә,
Саклабрак берүк йөр инде.
Апа да син безгә, ана да син,
Исән генә була күр инде!
1991
Инде «ирек», «хөрлек» дибез икән,
Хак гаделе болай тормышның:
Россиянең үз дәүләте булсын,
Үз дәүләте булсын латышның.
Үз иреге булган татарның да
Үз станы булсын, үз иле!
Һәм саклансын, берүк,
матур җырлар
Тудыра ала торган үз теле!
1991
Без, хатын-кыз, ир-ат – терәк, диеп,
Иблисләрне күпме яр иттек.
Затыбызга ук ят маңкортларны
Ил тутырып, җирдә бар иттек.
Яшьлегемдә нәсел дәвамымны
Шул чакларда, Тәңрем, яраттың…
Бер пәйгамбәр тудырасым килә,
Яшьлегемне кайтар, йә Раббым!
1991