Czytaj książkę: «Никах»

Czcionka:

Никах

Таң белән, юынып та тормастан, урамга чыктым. Моны әнинең кушуы буенча эшләдем, кичтән үк өйрәтеп куйган иде. Имеш, урамда беренче кем очрар… Безнең әни шундый юк-бар хорафатларга ышанучан кеше инде.

Гөнаһ шомлыгына каршы, тыкрыктан Юрис абзый чыгып килә, салмыш та, ахры. Хәер, аның салмыйча йөргән чагы да юк. Ул – авылның бригадиры, үзе болай начар кеше түгел. Әмма шайтан аяклы кеше. Юлга чыкканда, ул очрадымы, кире борылуың хәерлерәк, юлың барыбер уңмаячак… Белгән догаларымны укыдым да кулымдагы икмәк кисәген койма аша гына күрше Габдулла бабай этенә очырдым. Эт мине таный, койрыгын болгап, рәхмәт әйткән сыман карап алды да икмәк кисәген ике генә капты.

Түземсезлек белән көтеп алган әни:

– Кем очрады, улым? – дип сорады.

– Урам буш, беркем дә очрамады, әни. Ипине Габдулла бабайлар этенә бирдем, – дидем, күз дә йоммыйча.

– Бик әйбәт, улым, болай булгач, юньле кешеләр белән ару урынга хезмәткә эләгерсең, – дип куана-куана, плитә тирәсендә чаж да чож пешеренә башлады. Дөресен әйтеп, әнинең күңелен шомландырасым килмәде инде. Чөнки әнинең Юрис абзый турында: «Таш аяклы да кеше инде, ул очраса, бер дә хәерле юл булмый», – дип сөйләгәнен әллә ничә тапкыр ишеткәнем бар. Үзем андый ырым-шырымга бик ышанып та бетмим. Әйдә, әни миңа беренче булып эт очраган дип уйласын. Эт очраса, юл уңуына ышана инде ул. Ерак юлга чыкканда, гарип-горабага, ятимнәргә, йә булмаса, эткә хәер бирергә кушалар. Мин дә шулай эшләдем, чөнки бүген хәрби хезмәткә китәм.

Иртәнге чәйдән кузгалуга күрше-күлән, туган-тумача җыелышып, мине армиягә озатырга килеп тә җиттеләр.

Искерә төшкән киемнәремне киеп, пешкән тавык, каклаган ярты каз, кыстыбый, тагы әни пешергән бүтән камыр ашлары, кружка, калак, пәке салынган рюкзакны кулбашыма асып, капка төбенә чыгып бастым. Әни мышык-мышык балавыз сыга. Үземә дә жәл булып китте, әни шул мизгелдә бәләкәйләнеп, картаеп калган кебек күренде. Әти генә, үзенең тамагына төелгән яшен сиздермәскә тырыша-тырыша, кыхым-кыхым килгән булып:

– Син, улым, бирешмә, анда авыл түгел. Командирларыңны тыңла. Бик алга йөгермә, артта да калма. Ишетсен колагың: безнең йөзгә кызыллык китерерлек булмасын, – дип, үзенең нотыкларын укый. Әти шулай безне адым саен тәрбияләргә ярата. Үзе әйтмешли, безне чын кеше итеп күрәсе килә.

Кызып алган ут күрше Хәмит абзый да:

– Син, парень, тегеләй-болай геройлык күрсәтергә яратасың, сматри, тегендә эләксәң, сак бул, – ди. «Тегендә» дигәне Әфган инде аның. Ул үзе Әфганда хезмәт итеп кайтты, кайтканына дүрт ел булды, һаман өйләнми. Көн саен исерек. Әле дә бит әнә иртә таңнан эчеп алган. «Бу сугыш бетмичә өйләнмим, эчүне дә ташламыйм. Тегендә калганнар өчен эчәм, – ди. – Синең геройлыгың безгә кирәкми, исән-сау йөреп кайт», – дип, әллә ничәнче тапкыр колакка килеп, шым гына пышылдый. Янәсе, туганнар, әти-әниләр ишетмәсен. Үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтә-өйрәтә туйдырып бетерде инде. Мин дәшмим, сирәк-саяк күңеле булсынга: «Әйе, ярый», – дип, баш каккалыйм. Үзем Ләйлә күренмәсме дип, югары очны күзәтәм. Ниһаять, ул да килеп җитте. Мин аны безнең авыл кызлары кебек ерактан гына озатыр дип уйлаган идем дә, ул яныма ук килеп басты. Әтиләр алдында уңайсыз булып китте. Ләйлә – шәһәр кызы, безнең авылга картәтиләренә кайткалап йөри. Кичә төнлә саубуллашкан идек тә, түзмәгән, иртән тагын килеп җиткән. Әти-әниләр алдында оялыбрак калсам да, әллә ничек күңелгә рәхәт булып китте. Китапларда язылганча, бер-беребезне үлеп яратышмасак та, озаткалап куя идем үзен.

Ул арада колхоз автобусы да килеп җитте. Быел армиягә китүче егетләр авылдан өчәү, ә колхоздан барлыгы җидәүбез. Автобуска утырганда, көтмәгәндә, Ләйлә мине кочаклап үбеп алды да, яртылаш урысчалап: «Буду ждать сине», – диде.

Бөтен халык «аһ» итте. Җир ярылса, шунда керә идем. Ярый әле ярылмады. Безнең авылда бит болай озатмыйлар, шәһәр кызы – шәһәр кызы шул инде. Үзем дә сизмәстән, Ләйләне этеп үк җибәрдем. Автобустагы егетләр шаулашып көлешәләр, Ләйлә белән Мәҗнүн дип, мине ирештерәләр. Автобус кузгалды. Авыл күздән югалды. Мин тәрәзәдән карап барам. Егетләр һаман Ләйләнең мине үбеп озатканына, әллә көнләшеп, әллә аптырап, үчекләп, шаярткалап алалар.

Районда хәрби комиссариат ишегалдында безне шау-гөр килеп, тагы утыз-кырыклап егет каршы алды. Ярты сәгать чамасы вакыт узгач, безне рәтләргә тезеп, фамилияләрне барладылар да, эшне тиз-тиз тотып, тагын да зуррак автобуска утыртып, Уфага озаттылар. Анда янә комиссия үткәрделәр һәм аерым вагоннарга төяп, төнлә алып та киттеләр.

Тәрәзәдән тирә-юньне карап барам. Кайсы якка барганыбызны шәйләргә чамалыйм, юк, белеп булмый. Озатып баручы офицерлар берни дә әйтми. Янәсе, барып җиткәч белерсез. Вагон умарта күче кебек гөж килә. Егетләр төркем-төркем булып утырганнар: ашыйлар, аракы эчәләр, төрле-төрле анекдотлар сөйләшеп, шаулашып көлешәләр. Якташлар белән бер тирәгәрәк урнаштык. Бүтәннәр дә шулай үзенең якташлары тирәсенә елыша. Җырлашалар, кемдер болай ару гына гитарада уйный. Кем-кемне ничек озаткан, кемнең кеме калган – барысын да төрләндерәләр. Ә мин, берсенә дә кысылмыйча гына, икенче «кат» та тәрәзәдән карап барам. Дөресен әйткәндә, минем бит әле поездга беренче тапкыр утыруым, күзәтеп баруы кызык тоела. Төрле станцияләр, төрле авыллар күренә. Поезд үзенең бер ритмлы җырын көйләп, һаман алга, билгесезлеккә чаба. Вагонда төрле хәбәрләр йөри. Имеш, туры Әфганга алып китәләр икән, йә булмаса, Каспий диңгезенә, дип тә сөйләп куялар. Бара торгач, мин дә чамаладым: безне көньякка алып китеп баралар. Юлдагы агачлар шау чәчкәдә. Ә бездә әле агачлар юньләп яфрак та ярмаган иде. Ике тәүлек поездда дыңгырдап барганнан соң, Әстерханга китереп төшерделәр. Хезмәт итә торган частька төнлә генә барып җиттек. Туп-туры мунчага алып киттеләр. Мунчадан чыкканда, без инде солдатлар идек. Солдат киемнәре кидереп, казармага урнаштырдылар. Башкортстаннан якташлар хәтсез генә булса да, авылдашларны Уфа үзәк военкоматында ук төрле якларга озаттылар.

Туган илгә хезмәт итүебез менә шулай башланды. Иртән подъём, кич отбой, шуның арасында йөгерү дә йөгерү, ә инде туктап торган арада – сәяси әзерлек. Иртәнге сәгать алтыда уяталар, бер шырпы янып беткәнче киенеп өлгерергә, ә кичке сәгать унда бер бөртек шырпы янып беткән арада чишенеп йокларга ятарга тиешсең. Башыңны мендәргә терәргә дә өлгермисең, торырга вакыт җитә. Хезмәттә булмаган кеше йокы кадерен белми. Миңа, авыл малаена, физик әзерлек, йөгерү һәм башка күнегүләр җиңел бирелә анысы. Алты ел күрше авылга көн дә иртән җиде чакрым, дәрес беткәч, өйгә җиде чакрым йөреп өйрәнгән кешегә бу чүп кенә. Бәләкәй арбага бер-ике капчык салып тоттырсалар да, шәһәр малайларыннан калышмас идем. Шәһәрнекеләргә бик кыенга туры килә, йә итекләре аякларын кыра, йә тегесе, йә монысы. Дөресен генә әйткәндә, бәрәңге кәлҗемәләре инде. Йомшак буынлы кешегә бездә шулай диләр. Ә менә сәяси әзерлек белән махсус әзерлекләр миңа кыен бирелә. Урысча чамалы белгәнгә, бик аңлап бетереп булмый. Кайчак аңлаганыңны сөйли башласаң, йә сүзләр дөрес әйтелми, йә җөмлә төзелеше чатлы-ботлы килеп чыга. Шуннан егетләр кычкырып көлеп тә алалар. Нишлисең бит, шул урыс телен гомер бакый яратмадым. Филзә апа белеп «ике» һәм «бер» тезгән икән. Миннән ачыктан-ачык көлүче булмады болай. Шаярышып кына көлү исәптә түгел бит инде. Монда без барыбыз да тигез хокукта. Ә теге «старик», «дед» дигәннәре күрше казармаларда. Без әле карантин дигән нәрсәне үтәбез.

Әнә шулай солдат тормышына өйрәнә-өйрәнә, карантинны да үткәрдек. Солдат анты кабул иткәч, безне самолётларга утыртып, Ташкент каласына китереп төшерделәр. Каһәр суккыры Юрисның аягы: юраган юш килә түгелме соң? Безне көннән-көн шушы куркыныч «интернациональ ярдәм» дип аталган Әфган сугышына якынайталар бит. Күңел ышанмый, мине монда калдырырлар кебек. Солдатлар арасында да төрле шомлы хәбәрләр йөри. Имеш, тегеләй булган, имеш, болай булган. Тагы да әллә нәрсәләр булачак, диләр.

Безне, якташлардан аерып, төрле частьларга бүлгәләделәр. Мине икенче миномёт взводына тәгаенләделәр. Егетләр болай ару гына күренә. Әмма взвод командиры гына бик шәп егет түгел, ахры. Минем ватып-сындырып, урысча сөйләшкәнне белгәч тә: «Вот ещё один чурка», – диде. Бу сүз инде мөселманнарга тагыла торган кушамат. Шуңа да взвод командирын тәүдә үк яратмадым. Ул моны сизде бугай.

– Ничего, салага, ты ещё меня полюбишь, как мать родную. Если не будешь, то заставлю, – ди бу.

Шулай итеп, армия сафларында хезмәтебез дәвам итә.

Отделение командиры армиядә бик зур кеше инде ул безнең кебек «салагаларга». Бөтенесе аңа бәйле. Ашханәдә ул кайсы өстәл артына утырта, шунда утырасың. Җитмәсә, өстәлнең дә төрле почмагы була бит. Ярый ла шикәр, май, икмәк куелган башына эләксәң. Аннары, ризыкны кем бүлә бит. Мине өстәлнең иң аргы буш башына утыртты командир. Ярый әле аш бүлүче гадел «черпак» (бер ел хезмәт иткәннәрне шулай атыйлар) туры килде. Ул тигез бүлергә тырыша.

Командир белән ике арадагы яшерен киеренкелек аркасында миңа башкаларга караганда, авырракка туры килә. Әмма бирешмәскә тырышам. Төрле кыенлыклары, ыгы-зыгысы белән дүрт ай сизелми дә үтеп китте. Бер төнне безне «КамАЗ» машиналарына төяп, каядыр алып киттеләр. Әйтмиләр, шулай да сизенәбез: шул Әфганга инде. «Солдат телефоны» да тик тормый, шуны сөйли. Моны инде акылы камил булган һәркем аңлый. Безне бит юкка гына көне-төне сугыш алымнарына, тау шартларында сугышырга өйрәтмәделәр. Бер-береңә тауда ничек ярдәм күрсәтергә дә, пуштун телендә ун-унбиш җөмлә дә өйрәндек. Юкка түгел инде бу, юкка түгел.

Эх, дөньяларда бу яшь башлар нәрсә күрер дә, нәрсә булыр, әллә исән калып була, әллә юк. Күңелдә шом. Таң алдыннан таулар арасындагы бер кышлакка килеп урнаштык. Көне буе шунда яттык. Төнлә тагын бөркәүле «КамАЗ» ларга төяп, каядыр алып киттеләр. Шулай дүрт көн тирәсе барып, бер елганы чыккач, чыбыксыз «солдат телефоны» Әфган чиген чыгуыбыз турында җиткерде. Географиядән үткәннәрне искә төшерергә тырышып, кай тирәдәрәк икәнбез дип уйланып барам. Әмәлгә калгандай, Әфганга бәйле һичбер нәрсә искә төшми.

Тагы берничә көн, берничә төн баргач, безне бер тарлавыкка китереп урнаштырдылар. Иң тәүдә хәйран калдырган нәрсә – өскә ишелеп төшәргә торган тау-ташлар булды. Өскә карасаң, тәннәр чымырдап китә. Безнең авылдагы иң зурдан исәпләнгән Мөгәзәй тавы бу таулар белән чагыштырсаң, бер көрәк җир кебек кенә булып кала. Таулар менә ничек була икән! Таудан берәр таш тәгәрәп төшәр дә сине үтерер кебек. Гел тау башына карап йөреп, муеннар тартыша башлый. Җирдә яткан ташларга абынып, бер-ике рәт егылып та алсаң, аннары өйрәнәсең, тауның биеклеген сизмисең. Шулай да таулар кырында адәм баласы үзен бу дөньяда бик кечкенә җан иясе икәнен чынлап торып тоя башлый. Менә шушында, таулар арасында, без юл сакларга тиешбез икән. Безне, бер взвод солдатны, шушында калдырдылар. Машиналар янә алга китте. Тау-таш арасында унике кеше калдык. Тирә-яктагы таулар карап торуга гаҗәеп матур да, сискәндерерлек шомлы да. Машиналар киткәч, тауга күтәрелдек һәм икегә бүлендек. Аста – бормалы-бормалы юл тау арасыннан килеп чыга да тау арасына кереп югала. Юлның ике ягында ватык, янган БТРлар, «КамАЗ» лар аунап ята. Күбесен аска – елгага очырганнар. Юл елга яры буйлап үтә. Икенче ягында – текә тау, йә кеше башы әйләнерлек кыялар. Юлдан бераз гына читтәрәк егермеләп йорты булган бәләкәй генә әфган авылы урнашкан. Ул яшеллеккә күмелеп утыра. Безнең карамакта рация һәм унбиш-егерме көнлек азык, ике примус, егерме литрлы берничә канистра белән бензин. Ашарга үзебез пешерергә тиеш. Бөтен ризыгыбыз ун буханка икмәк, консервалар һәм коры паёктан гыйбарәт. Консерваларны җылытып кына ашарга инде. Эчәргә суыбыз бар тагын. Бөтен корал аркада. Шуларны күтәреп, чак килеп урнаштык. Взвод командиры карт солдат – «дед» икән. Миңа карата бик төксе кыланса да, болай башлы гына күренә. Безне өч төркемгә бүлеп, кайда ничек яшеренергә, кай җирләрне ныгытырга, кайсы төшкә ныграк игътибар итәргә кирәклеге турында күрсәтмәләр бирде. Шул ук көнне бик күренмәскә тырышып кына, үзебез кереп сыенырлык урын әзерләдек. Командир Кравченко әйтүенчә, шулай эшләгәндә генә, монда исән калырга мөмкин икән.

Төркемебездә ике «черпак», бер «дед». Бүтән төркемнәрдә дә шулайрак. «Дед» лар һәр төркемдә дә берәр. Алар безне сугыш тәҗрибәсенә өйрәтергә тиешләр, имеш.

Безгә тәүлегенә егерме дүрт сәгать алмаш-тилмәш тирә-якны, бигрәк тә юлны күзәтергә кушылган. Безнең машиналарның кайчан үткәнен журналга терки барырга һәм командир билгеле код белән бу турыда рация аша үзәккә хәбәр итеп торырга тиеш. Тирә-як тауларда нинди үзгәрешләр була, кем килә, кем китә, «духлар» күренмиме – һәммәсен игътибарга алып тикшерергә икән. Һәр төркемдә дә берәр бинокль.

«Дед» килгәч: «Копайте, если жить хотите», – диде дә йокларга ятты. Без үзебезгә кереп ятарлык бер нәрсә әмәлли башладык. Җир дисәң, хәтере калыр. Монда җир юк, таш та таш. Ташларны тирә-якка өеп, окоп сыман нәрсә әмәлләдек. Көн кыздыра, түзәр хәл юк, су эчәргә ярамый, вакыт җитмәгән. Ярый әле таудан әзрәк җил искәләп китә. Шулай этләнә торгач, кичне дә җиткердек. Консервалар җылытып, кичке аш ашадык. Кемнең чираты – шул дозорда тора. Без йоклыйбыз.

Шулай бер атна үтеп тә китте, тирә-якка өйрәнә төштек. Чиратлап юлны, тауларны күзәтәбез. Ял иткән арада окопларны киңәйтәбез. Төнлә тауларда суык, күзгә төртсәң дә, берни күренми, караңгы, шуңа күрә тыңлыйбыз гына. Тыңлау да бик кызык нәрсә икән ул. Әле тегендә, әле монда шыбыр-шыбыр тычканнар йә кәлтә-еланнар шуыша, йөгерешә, йә таудан таш тәгәрәп төшә. Сирәк-мирәк ниндидер кошлар кычкырып куя. Кайбер көнне тау йә ыңгыраша, йә ухылдап көрсенеп куя. Монысы бигрәк тә шомлы. Аны сөйләп тә, аңлатып та булмый, үзеңә ишетергә кирәк. Шул вакытта бөтен нәрсә, бөтен дөнья кинәт кенә тынып кала. Тик күктә йолдызлар гына, синең куркуыңны күреп, чекерәешеп көлә сыман.

Чит ил тынлыгы бигрәк шомлы, һәр таш артында дошман утырган кебек. Менә-менә сине атып егарлар сыман. Суыктан, бигрәк тә шушы шомлы тынлыктан үзеннән-үзе калтырата. Окопта палатка астында егетләр йоклый, аларга рәхәт, ә син туңа-туңа сакта торасың. Командир йокламаска куша, килеп тикшереп китә. Кайда инде ул йоклау. Кайсы чакларда бигрәк куркыныч була, әйтерсең лә, син бар галәмдә берүзең. Шулхәтле ялгыз хис итәсең, хет бүре кебек улап җибәр. Көткәндә, вакыт һич үтми. Офык яктыра башлаганын көчкә көтеп аласың.

Монда караңгы ничек тиз төшсә, таң да шулай ук тиз ата. Тауларда кемнең таң аттырганы бар? Дөньяда иң гүзәл күренешләрнең берсе ул. Бигрәк тә син тау башында булсаң һәм түземсезлек белән төне буе таң атканын көтеп утырсаң. Дөньяга яңадан туган кебек буласың. Аста елга ага, тау елгасы. Аның шаулап акканы безгә кадәр ишетелми. Елгадан томан күтәрелә. Теге якта, каршы тау итәгендә, озын-озын чинар, тагы без белмәгән агачлар арасына яшеренеп, бәләкәй генә әфган кышлагы урнашкан. Тәүге көннәрдә кышлак ташландык, серле бер урын булып күренсә дә, бүген, ничектер, ул күңелгә якын. Җил бу яккарак искәндә, анда-санда эт өргәне, әтәч кычкырганы ишетелеп китә. Иң кырыйдагы өйдән сыек кына төтен күтәрелә. Монда өйләр барысы да бер-берсенә охшаган, яссы түбәле, балчыктан. Кышлак уртасында ихатасы матур ямь-яшел бакча белән уратып алынган зур, биек бер өй. Мөгаен, берәр байның өедер инде. Кайвакыт тауларны яңгыратып, азан тавышы ишетелеп куя. Күңелгә рәхәт булып китә. Моны тик мөселман гына аңлый.

Ә без күзәтәбез. Кулларда бинокль. Алмаш-тилмәш күзәтәбез. Кушылганча, үтә дә дикъкать белән. Һәрбер ташны җентекләп. Кышлак кырыннан без күзәткән юл уза. Юлдан юньләп үткән кеше дә юк. Атнасына барлыгы ун-унбиш машиналы ике колонна үтте. Әнә, авылдан ишәкме, әллә лошакмы җиккән бер әфганлы чыкты. Ике тәгәрмәчле арбасына бер-ике капчык салган һәм бер бала утырткан. Шәп-шәп атлап, Кандагар ягына китте. Базаргадыр, мөгаен. Авылдан көн дә берничә сыерны, бер көтү кәҗә-сарыкны тауга куалар. Көтүне ике малай көтә. Авылны күзәтү кызыграк та, күңеллерәк тә. Анда үзенчә бер тормыш бара.

Ниһаять, кояш кыздыра башлый. Тәүдә тән җылыга туя алмый, тора-бара үзең дә җылынасың, аннан кыздыра башлаган кояш җылысына тир бәреп чыга. Бераздан мине алыштыралар. Ашап алганнан соң, өсте палатка белән ябылган куыш-окопка ял итәргә кереп ятам. Арыткан. Изрәп йокыга талам.

Безнең тау-таш арасында ятканга унике көн булды. Ә хезмәт итә башлавыма озакламый алты ай була. Һәр кешенең кесәсендә календаре бар, үткән көннәрне шунда билгели бара. Берсе энә белән тишек тишә, берсе аркылы-торкылы сызып, тәре куя, берсе түгәрәк сыза. Мин үзем һәр үткән көнне түгәрәк эченә алам.

Хезмәт шулай җай гына бара. Көн дә бер үк күренеш. Үзебез белән алып килгән су да, азык та чамалы гына калды. Бик шәп итеп мунча кереп, рәхәтләнеп, каен себеркесе белән бер чабынасы иде. Эсседә тирләтә. Итекләрне салып, аякларны җилләтәсе, рәхәтләнеп җиргә, үләнгә басып яланаяк йөрисе килә. Егетләрнең аяклары бозыла башлады. Мин бабайлар кебек көн дә кич аякларны ком-балчык белән ышкыйм. Рәхәт булып китә. Моны безгә тарих укытучысы Хәлимә апа сөйләгән иде. Аңа – мәрхүмәгә мең рәхмәт инде.

Бер шулай дин турында сүз чыгып китте. Без әле алтынчы класста укый идек. Безне бит атеистлар итеп тәрбияләделәр. Дәрес вакытында: «Ә менә мөселманнар чүлдә ничек тәһарәт алганнар, әнә бит, юынырга түгел, эчәргә дә су табып булмый?» дигәч, «Бәдәвиләр ком белән юынганнар. Ком белән аякларын, кулларын ышкыганнар. Шул тәһарәт алуга бәрабәр. Ком да чистарта, тазарта», дигән иде. Укытучыбызның шул җавабы ярап куйды менә.

Никадәр саклап тотсак та, су бетте. Ризыкны тагын бер-ике көнгә сузарга була әле. Әмма сусыз түзүләре ай-һай яман. Командир дүрт солдатны суга җибәрде. Бер өч сәгать чамасы вакыт үткәч, су алып килделәр.

Рәхәтләнеп эчтек. Битләрне юып, кырынып алдык. Кырынучылар күбесе «дед» лар инде. Безнең кебек «салага» ларның мыеклары яңа гына сызылып килә. «Дед» лар әйтмешли, без сөлге белән генә кырынабыз.

Буш вакытта окоп тирәнәйтәбез. Без дигәнебез – салагалар һәм черпаклар. Шуңа да окоплар сукыр тычкан оясын хәтерләтә башлады. Таш актарабыз да таш өябез.

Шулай тау арасында ятабыз. Сугыш дигәненең «с» хәрефе дә ишетелми. Әйтерсең, дөньяның барышы бер урында туктап калган да, көн дә шул күренеш кенә кабатлана.

Ниһаять, берничә көннән безгә алмаш килде. Безне төп частька алып кайттылар. Мунча кереп, киемнәрне тәртипкә китереп, өч көн ял иткәч, тагын тауларга җибәрделәр. Хәзер инде без теге бәләкәй кышлакның аргы ягында идек. Яңа урынга урнашсак та, һаман авылны, юлны, тауларны күзәтәбез. Һаман шул ук палатка белән өсте ябылган окоп һәм бинокльләр. Карый-карый күзләр арып, тонып бетә. Атналар буе көн саен бер нәрсәне алтышар сәгать күзәтә башласаң, бик кызык түгел ул. Астагы кышлакта кемнәр яши, ничек яши – барысын да беләбез, дияргә була. Теге лошак җиккән бабай, чынлап та, базарга бара, ахры, утын алып бара. Аннан төрле кием-салым йә ашарга алып кайта. Аннары күрше-тирәгә сата. Йортында берсеннән-берсе бәләкәй бала-чага. Әнә, авыл уртасындагы ак йортта улы һәм килене белән бер әби яши. Әбине иртән күтәреп алып чыгалар һәм кәнәфигә утырталар, көн кыздыра башласа, чинар күләгәсенә күчерәләр. Елгада зур тәгәрмәч әйләнә. Гади һәм бик акыллы итеп эшләнгән су күтәрү җайланмасы ул. Көне-төне әйләнә, авылга су күтәрә. Безнең авылда да элек су тегермәне бар иде. Бездә тегермән кулачасына су өстән төшә һәм кулачаны әйләндерә. Ә кулача тагын ниндидер тәгәрмәчләрне хәрәкәткә китерә. Алар исә, үз чиратында, тегермән ташын әйләндерә. Таш кырындагы улакка он коела иде. Без, малайлар, Тегермән буасында су кереп, гел шул зур тәгәрмәчнең әйләнгәнен күзәтәбез.

…Кичә теге авыл уртасындагы зур ак йортка бер бик шәп машина килеп китте. «Джип» икән, азактан «дед» лар әйтте. Бер кыз бала, бер үсмер егет һәм бик бай киенгән кара күзлекле ханым килде. Күренеп тора: хәлле кешеләр, матур итеп киенгәннәр. Без ак йорт дип атаган йортка килгән теге кыз баланың монда беренче генә килүе түгелдер, күрәсең. Килүенә күп вакыт үтмәде, үзенә тиңдәш кызлар белән су буена төшеп киттеләр. Су буендагы агачлар ышыклады аларны. Бу атнада бүтән үзгәрешләр булмады.

Буш вакытларда командирыбыз Виктор Кравченко бездән, салагалардан, ут позициясен ныгыттыра. Янәсе, безне кулга өйрәтә. Үзен һәм солдат хезмәтен шулай хөрмәт иттерә. Ә көннәр сузыла да сузыла. Консервалар һәм галетлар туйдырды. Авызга көчләп тыксаң да, йотасы килми.

Шулай тәмам ялкып, тизрәк безне алыштырганнарын көтеп ятканда, сержант калган ике-өч литр суны түкте дә:

– Йәле, салагалар, тамак чылатырга чишмә суы алып килегез, тапсагыз, капкаларга бүтән нәрсә дә ярый, – диде. Һәм, әфганнардан алыштырып алырга дип, бер плащ бирде.

Тауга менүе генә рәхәт кебек, ә төшүе үзе бер бәла. Безнең кебек дала кешеләренә аеруча. Кәҗә сукмаклары буйлап авылдан бер-ике чакрым читкәрәк төштек. Унбиш көнләп чиста салкын су күрмәгән кешеләргә нәрсә кирәк? Ташлар арасында тиз-тиз генә юынырга, йотлыга-йотлыга эчәргә керештек. Куйбышев егете Саша без канистраларга су тутырган арада ярда безне саклап торырга тиеш иде. Тау елгасына килеп тоташкан чишмәне күргәч, түзмәде, биленә кадәр чишенеп, автоматын яр читенә ташлап, юынырга кереп китте. Аңа карап, без дә кызыгып, коралларны яр читенә куеп юынып алдык. Биш минут вакыт үтмәгәндер, канистраларны тутырып, ярга чыксак, безнең автоматларны безгә төзәп, ике әфганлы тора. Ишарәләп, безгә киенергә куштылар. Без салкын судан бигрәк куркудан дер калтырап киенә башладык. Менә сиңа мә! Безнең бит әле үз гомеребездә беренче тапкыр «духларны» күрүебез. Зиһеннәребез буталды. Ничә киеп, ничә салган чалбарны чак кидем. Духларның йөзендә иман әсәре күренми. Йөз дигәнен дә йон баскан, битләрендә ике күзләре генә ялтырый тегеләрнең. Без киенүгә, ишарәләп, кышлакка табан атларга куштылар. Беләләр, иблисләр, чалбар каешларын алдылар, берсе чалбар төймәләрен кисеп чыкты. Ә икенчесе безгә уттай янган күзләрен ялтыратып карап тора. Бер кул белән чалбарларны тоттык, икенче кулда – канистра. Эчтән генә әнкәй, картинәй өйрәткән догаларны укырга чамалап карыйм, һич кенә дә искә төшми, каһәрең. Барыбыз да күшеккән тавыкка охшап калдык. Тик Пермь егете Ваня гына бер ел хезмәт иткән, калганнарыбызга чак-чак алты ай тула. Безне, өч солдатны, тезделәр, дүртенчебез Ваняны су кырында үскән агачка бәйләп тә куйдылар. Бер дух урысча сукалый, ахры, гел «так, так» дигән була. Затворларын алып, автоматларны кире үзебезгә тоттырдылар, янәсе, үзегез күтәрегез. Духларның яшьрәге безнең артка басты. Эх, малай, үзебезнекеләр тау башында бинокльдән күрмәсеннәр дип, без, юньсезләр, таллырак урынны – елга борылышын сайлаган булдык бит. Тау башындагылар, чынлап та, безне күрмиләр шул. Димәк, безгә ярдәмгә дә килә алмыйлар.

Дух безгә кычкырмый, әмма усал итеп:

– Вперёд! Бежать не надо, будем пух-пух, – дип, автоматка күрсәтә. Болай да аңлашыла. Болардан мәрхәмәт көтү түгел, ул турыда уйларга да ярамый. Шулай итеп, өчебезне кышлак ягына алып та киттеләр. Читтән караганда, тыныч кына авылга таба барабыз. Янәсе, сержант биргән плащны авылда йә алмага, йә виноградка алыштырабыз. Духларның икенчесе елга буенда үскән куаклар арасыннан безне мушкага тотып бара. Коры автомат белән ни эшлисең, җитмәсә, арттагысының кулында пистолет та бар. Бер кул тагын буш түгел, чалбар күтәреп барабыз, шул ук кул белән автомат каешын да тотканбыз, икенче кулда канистра. Менә шулай без дүрт солдат тыныч кына авылга керәбез. Чөнки арттагы дух Пермь егете киемен кигән. Читтән карасаң, һичбер аерма юк, буйлары да туры килеп тора.

Авыл уртасындагы теге ак йорт күршесендәге бер өйгә алып керделәр. Өй хуҗасы йөгереп чыкты, безнең арттан пистолет тоткан духка кызып-кызып, нәрсәдер аңлата башлады. Тау башына төртеп-төртеп күрсәтә. Әмма теге дух йорт хуҗасын төртеп җибәрде дә тамак төбе белән каты итеп җикерде. Өй хуҗасы йортына кереп китте. Дух безгә кулы белән ымлап, өйнең нигез буена утырырга кушты. Нишлисең? Барып утырдык. Таудан безне күрә алмаячаклар. Авылда өйләр тыгыз утырган. Балчыктан, таштан өйгән биек-биек коймалар. Таудан караганда, авылның һәр өе яхшы күренә сыман иде, алай түгел. Чинар, хөрмә һәм башка агачлар арасыннан авыл юньләп күренмәгән дә икән. Үзем шулай уйлыйм, үзем астан гына күзәтәм. Ничек котылырга моннан? Капка бикле. Койма биек. Озакламый кайдандыр тагын алты-җиде дух килде. Өйгә кереп киттеләр. Ә берсе безне саклый, бездән күзен алмый. Тегеләр үзләре белән Пермь егете Ваняны алып килделәр. Духлар Ваняны кыйнаганнар, күрәсең. Аның борыны канаган, ирене ярылган, бер күзе күгәреп, бөтенләй капланган. Ваняны минем кырга китереп утырттылар, мин сораштыра башлаган идем, шулвакыт безне саклап торган яшь кенә дух арттан кабыргага китереп типте, үләм икән дип торам. Тын бетте, йөрәк чүт туктамый калды, чак-чак адәм рәтле тын ала башладым. Кабырга сынды ахры, тын алган саен чәнчә башлады. Сөйләшергә теләү кайгысы бетте. Бераз утырганнан соң, безне берәм-берәм өйгә алып керә башладылар. Өченче булып мин кердем. Духларның мөселманнарга карата бик үк каты булмаганнарын ишеткән бар иде. Шуңа да ишектән кергәндә: «Бисмилләһир-рахманир-рахим» дип, картинәй өйрәткән доганы укып кергән булам. Теге урысча сукалаган дух:

– Ә, Аллаһны исеңә төшердеңме, кяфер колы, – ди. Һәм минем чалбарны төшереп карадылар, янәсе сөннәтлеме мин? Ничә яшь булгандыр, анысын белмим, әмма миңа «яңа чалбар тегәбез» дип алдап, сәкедә сөннәтләгәннәрен бик яхшы хәтерлим. Картәни белән картәти бик диндар кешеләр иде. Менә хәзер духларга шуның нәтиҗәсен күрсәтеп торам.

Урысчаны вата-җимерә, милләтемне сорыйлар, кайсы частьтан, нинди күрсәтмә белән монда килеп эләгүем турында төпченәләр. Мин солдат антына тугры калырга тырышып дәшмим. Духлар үзара нәрсәдер сөйләшеп алдылар да тыштагыларны алып керделәр. Аларның да чалбарларын төшереп карадылар. Тегеләр сөннәтсез иде, чөнки алар барысы да – христианнар. Моны күреп, бер дух төкеренә үк башлады. Теге урысча сукалаган дух үзенең биленнән зур гына гаҗәеп матур һәм бизәкле пычагын алып, кулында зыр әйләндереп, миңа сузды.

– Үзең мөселман, ә үзең кяферлар белән мөселманга каршы сугышып йөрисең. Мә, исән каласың килсә, сөннәтлә шуларны, тыңламасаң, үзем башыңны кисеп, үз кулларым белән казык башына эләм, – ди бу. Вакытны сузып, аңламаган булып кыланам. Автомат приклады белән берне сыртка салып, ишарә белән күрсәттеләр. Ниһаять, үзебезнең егетләр дә аңлап алды: миңа карап, дер калтырап торалар. Духларның йодрыгын беренче татыган Ваня белә: болардан котылу – тик үлем аша гына. Шуңадыр да елап ук җибәрде. Минем кот очты, чәчләр үрә торды. Тегенең пычагын һаман кулга алмый тора идем, духларның берсе күкрәк авызына типтеме, суктымы, аңламый калдым, аңымны югалтып егылганмын. Биткә су бөркеп, һушка китерделәр, кулга тагы пычак тоттырдылар. Пычакны алдым. Үзем: «Әллә бер-икесен чәнчергә дә тәрәзәдән сикереп чыгып качаргамы икән?» – дип уйлыйм. Башта төрле уйлар. Бер адым да ясый алмыйсың, әнә, теге тәрәзә кырындагы дух кулында пистолетын уйнатып кына тора. Беренче пуляны шунда ук җибәрәчәк. Үзем: «Үтерсәләр, тизрәк үтерсеннәр иде», – дип уйлыйм. Юк, үләсе килми. Әти-әниләр искә төште. Мин шулай икеләнеп торганда, нәрсә беләндер арттан җилкә тамырына суктылар. Кул белән болай сугып булмый. Мин шундук упкынга очтым.

Шулай күпме ятканмындыр, тышта автомат тырылдавына аңыма килдем. Үтереп, баш чатный, тамак кипкән, телне әйләндереп алырлык түгел, кайда ятканымны аңламыйм. Начар төш күреп саташам, һаман уяна алмый җәфаланам кебек. Караңгы баз дисәң, баз түгел, ниндидер бер бүлмә. Ишек такталары арасыннан якты төшә. Яктылык өстән дә, бер дүрткел тишектән дә төшә. Ә-ә, чак башыма барып җитте – бу якларда кышкы көннәрдә икмәк пешерә торган урыннары бар икән. Идән уртасында тандыр дип аталган чокыр бар, чак шунда төшмәдем. Ишек ярыгыннан карарга дип шуышам. Мөгаен, безнең егетләр коткарырга килгәннәрдер, тышта кызу гына атышалар, кул гранаталары шартлый. Ишекне этәреп карыйм. Юк, бирешми, тыштан бикләгәннәр. Көчкә торып бастым. Баш әйләнә, күңел болгана. Ишекне бөтен гәүдә белән этәргә чамалыйм. Шунда кемдер түшәмдәге тишектән бер бәйләм граната очырды. Калганын уйлап өлгерә алмадым. Ишек белән бергә кайдадыр очып баруым гына хәтердә. Мин кабат караңгылыкка – упкынга төшеп югалдым.

Һушыма килгәндә, кемнәрдер мине аяктан сөйрәп, каядыр алып бара иде. Мине ике мәет арасына илтеп салдылар. Шул вакытта ыңгырашканмындыр, күрәсең:

– Тере инде әллә, эт җан, – дип кычкырды кемдер. Шунда гына шәйләдем – үзебезнекеләр! Урысча сөйләшәләр. Күз юньләп күрми, туфрак тулган, ахры, баш зыңлый. Аның зыңлавы шулкадәр көчле ки, туктаусыз укшыта. Юньләп ишетеп булмый. Торып басарга итәм, юк, булмый. Шулай мүкәләп йөрим. Берәрсе килеп ярдәм итсә – егылам да китәм, егылам да китәм. Шунда кайсыдыр теге каһәр суккан канистрадагы суны башка коя башлады. Чәчи-чәчи булса да, әзрәк су да эчеп алдым. Су – су инде, шундук ару булып китте. Күз дә әзрәк күрә башлады. Ишегалдындагы бер баганага тотынып, торып бастым. Җир көчкә үз урынына ятты, йә бер якка, йә икенче якка авыша. Егылмаска тырышып, теге багананы кочаклыйм…

Darmowy fragment się skończył.

Ograniczenie wiekowe:
16+
Data wydania na Litres:
06 marca 2026
Data napisania:
2021
Objętość:
100 str. 1 ilustracja
ISBN:
978-5-4494-0059-8
Właściciel praw:
ТАТМЕДИА
Format pobierania: