(XV) Әнуагъ йимешендән ихтираз әйләмәкнең бәйане
Нәмимә кыйлма, и әфтаб,
Йөремә улубән мөгътад,
Димәгел һич кемә әлкъаб, –
Хәрәм дир айәте Коръан.
Ишедерсәң әгәр дастан,
Дөругъмы ан вәй йә раст ан?
Дәйүбән идүбән тәфтиш,
Йөремә багъ илән бостан.
Фәсадәткә дилең вирмә,
Шәкъәуәтлек белән йөрмә,
Сәнеңдик бонда күп әбләһ,
Соңы әз-ан улалар хөсран.
Җәмигъен гъәбн идеп мәлгунь,
Улыплар көллесе мәгъбүн.
Соңида улдылар мәймүн,
Шәйатингә улубән дан.
Телең бер сүзгә фәкк итмә,
Булып нәммам тәбек итмә;
Кеше гайбен һәтек итмә, –
Хәрәм эш, беләсән, и җан!
Ки булма дилдә бер гизләп,
Хәрамә йөрмәңез сез һәб,
Нәмимә-гайбәт сүзләп
Йөремә соң улып хөсран.
Кешене әйләмә тәхкъир,
Дотар ул гәрчә бең тәкъсыйр,
Нә кыйлсын бөйләдер тәкъдир,
Хода салмыш бөйлә әгъйан.
Шөкер кыйл варыңа һәрдәм,
Сабыр кыйл юк үзә сән һәм,
Сәнеңдик дөнйада кем кәм? –
Хирыслыкда вирисәр җан.
Хода нигъмәтенә шакир
Уласән, даимән закир,
Идисәр нигъмәти пакь ир,
Дәхи артык идә йәздан.
Берәгү тәрк идеп шөкран,
Идәрсә нигъмәтә көфран,
Ходаем къәһр итеп аңа,
Идисәр нигъмәтне нокъсан.
(XVI) Кешегә вәгъәз әйләмәк – әмре мәгъруф кыйлмаклык
Кешегә вәгъәз кыйл, мәүгъиз,
Нәсыйхәтләр идеп тилмиз.
Тәляттыйфлык белән тәлфиз
Идәсән һәркемә, и җан!
Бөйлә дә улмаса тәэсир,
Такъәтеңчә идеп тәзкир,
Соң әйтмә: «Ник сүзе тәбзир,
Эремәз боз, диген, ташдан?»
Мих орубән катигъ сәнггә,
Вара дип дөшмәгел тәнггә,
Бөйлә вәгъзи би-нам нәнггә
Ки зәррә вармайа, и җан!
Зәмине шүрәгә сөнбел
Бөтәр дип аймагыл сән гел,
Төхем салма аңа сән, бел:
Ки заигъ уладыр төхм ан.
Ачигъ йирдә бөтә бум-хас
Вә шәүкәдик, хашәк дик бәс,
Шуның дикен сәхтедил кәс,
Көдүрәтләр бөтәдер ан.
Ачигъга салу гөл төхмен,
Гөл алмак әйләмә тәхмин,
Зирагъәтнең чигеп зәхмен,
Кичермә бөйләдә дәүран.
(XVII) Пирлек вә къарилык вакытындагы хәлләр вә нәсыйхәтләр
Кил, и къари, вакыт бик тар,
Даимән зәгыйфлек артар,
Фәналеккә сәне тартар,
Кичә-көндез китеп дәрман.
Акарды сакалың, башың,
Саны йөзгә йитеп йәшең,
Ки вармы дүгелән йәшең,
Идеп тәүбә мин-әт-тогъйан?
Вәләкин ки бу хиндә,
Чыкыбдыр халкың эчендә,
Тәфахер йәш белән сини дә
Улып гами ара, и җан!
Гаҗәбдер бәгъзы ул гами,
Йәшенең күплегегәми,
Дәйүр: «Гомрем-фәлян гали
Улубән, къари ник мәрдан».
Дәйүр: «Бонча гомер сөрдем,
Бу кадәр йәш гомер күрдем,
Бихәмдиллаһ, бәнем гомрем
Тәмам йөзгә йитәр бу ан».
Ки вармы кыйлдыкы тагъәт
Бу йәш эчрә нисъфе сагъәт?
Вәли үтмеш улып тагъйәт,
Кыйлубән фосыкъ вә гъисйан?
Тагъәте юк, гөнаһы чук,
Йәш артыгы имәс артык.
Алыр аз гомредә артык
Сәгадәтдә исә дәүран.
Бәһаимдик йимәк-эчмәк,
Гъәми йәшдин йәшә кичмәк,
Гъәми нәфсе морад гизмәк
Имәслек тагъәти йәздан.
Мәгасыйдин әгәр пакь сән,
Әгәр йәк санда сән йәк сән,
Никү мәрдан илән йәксан,
Идәрсәң даимән ихсан.
Зә-ник мәрдан улыр мәрд ан, –
Бизәр ул җөмлә әшрардан.
Егерме йәш илән артык
Ула йөз еллык әгъмардан.
Ки белмәз микъдарын, урнын,
Борынгыйәм дәйүб, борнын
Күтәреп йөрийүр къәрнин,
Имәсдер фигьле әбрардан.
Үзеңи даим әндәк гир,
Тәкәббер әйләмә, фәккир,
Шәйатин халене зәккир.
Ничек мәлгунь улыбдыр ан.
Нәфесеңдә исә фаслең
Үз-үзең белмәгә къәсдең;
Карасаң кырасың аслең,
Адәм гаит идәр бер ан.
Икенче аслең – нөтфә,
Дөшисәр әз-сәр къөлфә.
Мәкянең бәүл үзә тәлфә
Хөрүҗең һәм ирер әз-ан.
Дорып бәүл мәкянеңда,
Һаман нөтфә зәманында,
Ничекдер ошбу аненда,
Тәкәббер ула чөн шәйтан?!
(XVIII) Бу җиһандай гъәфләт эчендә иркән әҗәл килгәне
Хәмакъәт арканын чолгап
Йөгердең, дөнйаны болгап,
Кил, имди ахир, эшең тап,
Дөшәр сәфәр сәнең дәр-раһ!
Гөнаһең күп – имәс сани:
Юарга тәүбәләр къәни?!
Деләрләр алмага җани, –
Ки бу хиндә дәхи бу гяһ.
Китәсән бер ерак юла,
Азыкың вармыдыр кула?
Төшәсез, халь ничек ула?
Белерсең ани, и дөрлаһ!
Кеме боны горур тукый,
Әҗәл укы килер укый.
Белерсән форсатың юкый, –
Нимә алданасән, и маһ?!
Иман ауәр кичәләрдә,
Сәнең дикен ничәләр дә,
Кичәләрдә кичәләр дә,
Ки һиҗрәт берлә чук инсан.
Җиһани кичәсән күфрек,
Бөтек андин улып йөгрек,
Сәнеңдик дәхи дә йөгрек,
Кичисәр, ахры, и җан!
Сәба йиле килеп һәббәт,
Нә вар наим күреп һәйбәт,
Бу гәз сәңа килеп нәүбәт,
Ки тәнһа калма сән дәр-фан.
Идеп гъәфләт шәрабен нуш,
Нигәчә ятасән мәдһуш? –
Күзең ач, бакыйбән күр уш:
Кичеп кәрван варадыр ан.
Ки булма мала бу малә,
Сәне салган зәгъиф халә,
Соңы хәсрәт белән налә,
Ки әсыйгъ кыйлмайа, и җан!
Сәнеңдик бонда күп йөгрек,
Дәхи сәндин дә һиммәтрәк.
Идеп һиҗрәт, улып әтрәк,
Җиһани идүбән һиҗран.
Җиһанда зән дә һәм ир дә –
Фәнасез калмайа бер дә,
Соңы – әҗсад кара йирдә –
Ятисәр кийубән әкфан.
Къәни ул дөнйадар анлар:
Къәни әүүәлге йаранлар?
Җиһандин китде, йар, анлар, –
Идәрсең бу сүзә әйкан.
Нә кем вар дөнйада дәри –
Кирәк адәм, кирәк пәри, –
Әбәд калмайа һичбери,
Үлем күрмәй вә улмай фан.
Къәни шаһлар, къәни ханлар? –
Җиһанда ирделәр анлар,
Къәмусы вирделәр җанлар,
Чизи алмадылар әз-ан!
Къәни ул сәййеде гъәлям?
Къәни ул атамыз Адәм?
Къәни Шиш, Нух һәм мадәм? –
Къәмулары виребдер җан!
Къәни Дауд, къәни Идрис,
Къәни Хәууа, къәни Чәрҗис, –
Киеп әкфан – киеп мәлбис
Җиһандин китделәр, и җан!
Къәни Исхак, къәни Йагъкуб?
Къәни Йосыф, къәни Әййүб?
Къәни Йәхйа – һәммә мәгъйүб;
Җиһандин китде һәм Лөкъман.
Къәни Муса, къәни Һарун?
Къәни Фиргъәуен вә Къарун?!
Хода күчәр кыйлып барын,
Мәкянә һәрберен һиҗран!..
(XIX) Җан алынган вакыт вә әҗәл килгәне
Ятыркән бонда ба-гъәфләт,
Оралар чүн күсе рихләт,
Качан анда вирә миһләт,
Ки нәфәс алмага ул ан.
Ула шадлык гъәмә тәбдил,
Үкенечләр белән тәзлил, –
Бәс, укы шәһадә, тәһлил,
Чыкарга җан идә җәүлан.
Чү, Гъәзраил кәлисәр зуд,
Фөган иделә бә-фәрсуд,
Фөган һич кылмайдыр суд, –
Гъәҗәб гъәмдер, гъәҗәб хөсран!
Һәммә кыйлмыш килә йадә,
Фөган идә адәм-задә,
Җәһед әйләмәдем задә, –
Китәрне белмәдем бу ан.
Бу сәкяратда китеп дәрман,
Килә хәйлә белән шәйтан,
Имана уладыр касыйд,
Тәмам хәйлә идеп җәрйан.
Зәһи ник, гәр иман таза,
Сәлямәт килдисә җәза,
Нәгъүзе биллаһ, гәр фаза,
Имандин идисәр гъөрйан.
Җиназә иденеп мәркәб,
Ләхедкә уласыз мәҗзәб,
Кереп ханәи тәнһа һәб,
Калып әгъмаль илән дәр-ан.
Ятыркән бәйте вәхшәтдә,
Көлле җан ула хәсрәтдә.
Нәгяһан, килә һәйбәтдә
Ике мөнкир мәгъә-л-гъәйран.
Бәркъ дикен килә йөгрер,
Ауазы чү рәгъд күкрер.
Сәрасимә улисәр дәр-гүр,
Күрәчәк каладыр хәйран.
Бу һәйбәтлек белән ду йар
Ауази идә зәр дубар.
Сөаль үзрә җәуаби ар,
Күр ауаз ул, къәйу дастан!
Бу һәйбәтлек белән баша
Гакыл йар улмайа, шаша,
Тәмам хәйран ула, хаша,
Ходадин хаша һәр инсан.
Сөалидә җәуаб эстәр,
Җәуаби ба-сауаб күстәр,
Вирерсәң, уласән рәстәр
Боларның хәүфедин асан.
Җәуаб вирсәң, мәкам ул ан
Улисәр раузаи ризван;
Шашасың гәр җәуабыңда,
Улисәр атәши ниран.
Улырсың салихе мәсгъүд,
Җәуабың вирисәр сән зуд,
Җинанда җайыңи нәмүд,
Бу ике йар, китеп андан.
Ике Мөнкир хәнүс әйләр,
Мәками Хакъ шәмүс әйләр,
Һаман нәүми гъәрус әйләр,
Къийәмәткәчә ул инсан.
Сөаль гәр улса бәдбәхтә,
Җәуаб идәлмийа пөхтә,
Вара кяри катигъ – сәхтә, –
Вәсъфда къәсыр ирер әзһан.
Болар утлыгъ гъәмүд илән,
Орып тәгъзиб нәмүд илән,
Һаман атәше руд илән
Дулар къәбр эчидә ул ан.
Тәмам къәбер ана закъәт
Ауазы идә би-такъәт,
Ишедә җөмлә мәхлукат,
Мәгәр ки җен белән инсан.
Боны парә-парә орып,
Бу ике йар китә дорып –
Тәмугъдин җайыны күреп,
Ула таңгача дәр-хөсран.
Бу нә шиддәт, бу нә хурлык?
Ула көн-көн хәүеф артык,
Къәбер һәм уладыр заййикъ –
Кабыргасы идә хилт ан.
(XX) Фәнаи дөнйа фи-ахире-з-заман вә бяла
Фани бу дар йәкъин улды:
Фәналеккә якын улды,
Качан ахыры ин улды –
Ула дөрле зоһурийат.
Диләсә Хакъ бу дөнйани,
Ки фани кыйлмага ани –
Ула тизлек үзә фани, –
Ничек әмр идә ул сәрват.
Чү! Исрафил чаладыр сур,
Уладыр йир вә күкләр һур,
Хәлаикъ уладыр һәм бур,
Уладыр көллесе әфуат.
Һаман күкләр дәхи йирләр,
Бозыла баля һәм зирләр,
Бозылып, чү рәгъдгирләр
Вирә һәйбәт үзә асуат.
Җәмигъ мәхлукъ ишедеп бух,
Һәммә әнфас ула мәҗрух,
Һәмандәм вирисәрләр рух,
Һәлякәтдә улып әлмәүт.
Чү! Исрафил чала сури,
Къәбердин дорасән үри;
Гарасатга вара – йөри,
Хисабә җөмлә мәхлукат.
Хәкаикъ гъәҗз ула ул ан,
Тәхайер-лә китә дәрман.
Сәнеңдик гасый күбдер ан,
Ула гирйан, улып сәкрат.
Кяферлар әйләйүрләр закъ,
Вә уйлата әгәр купсак,
Ки кяшки без төраб улсак
Иде, күрмәз идек хәср ат.
Җәмигъ кыйлмышлар ула йад,
Пошиманлар ула әфрад.
Килеп хосман, деләйүб дад,
Хөкемдә улалар сәрват.
Кешегә гәр кеше көчи
Онытмай сәндин ул сөчи.
Ки ахир бер алыр үчи,
Хөкемләр берлә дәр-гъәрәсат.
Көн эсигъ уладыр – һәб дан,
Көнәш сезгә ула – һәб дан,
Тәмам ул көйдерә әбдан,
Улып хәйран, китә әкъват.
Кызара йир димердәк бәс,
Һава кызарубән чүн мәс,
Көйә кем улды мәгъзуб кәс,
Хәрарәтдин идеп чәулан.
Көнәшдин бу кадәр әшракъ,
Улачак йир, һауа, ихракъ.
Бу ихракъда бер уч туфрак
Нәчек такъәт идәр бер ан?
Зиба буй һәм ула качи,
Һауа тәлх ула – ачи,
Сабыйлар гъәзб илән сачи
Агарып китәдер ул ан.
Күрәчәк гъәзбилә хәшман,
Идеп әфгаленә пошман,
Хода чөн дустидан башка
Улисәр дуст дигән дошман.
Ауаз идә, ауазы – дад,
Къәни Фиргъәуен вә Шәддад?
Җиһани – безем ул дәйүб,
Заляләт кыйлды зи-л-әутад.
Къәни ул Нәмруди фәссад,
Къәни Дәкъйанус гъинад,
Къәни зали мөзыйль сәмүд,
Кәни һәм дәхи зали гъад.
Къәни «Мин!», «Мин!» дигән ханлар?
Къәни дөнйауи солтанлар? –
Фәсадәт кыйлдылар анлар,
Гүйәки улдылар кәссад.
Къәни кяфирани рузгяр,
Бу көнгә кыйлдылар инкяр? –
Күрең ин руз, күрен, ин кяр!
Кемәдер кем аңа солтан?!
Китерең ул пәлидләри,
У мөнкәри гъәнидләри,
Килеп йәүме вәгъидләри,
Къәни Иблис, къәни шәйтан?
Мәгәр Хакъ юлына баши
Виреб, кем дүкәр күз йәши,
Җинанә уладыр маши,
Аңа рәхмәт идеп рәхман.
Зобанилар ушал анда,
Тәмугъ этләре һәм анда
Гизә та кайсылар къәнда,
Улубән сала бер ниран.
Идисәр гасыйлар фөрйад
Тәмам ауаз белән әфрад,
Ходадин юкса гәр әмдад,
Тәмугъга идисәр дәр-ан.
Нидәләр, килсә ул хальдә,
Күреңез, йитде бу вәгъдә.
Һәзар рәхмәт ула сәгъдә,
Һәзар къәһр ли-зи-тогъйан.
Гъәрасатда идеп мәйдан,
Күреп хәсрат, гөнаһ шәйдан,
Бәс ул халь дизелә сыйрат,
Бәс анда корыла мизан.
(XXI) Намәләр килмәке вә хисаб улмаклыкыны бәйан идәр
Намәләр вирелә кула,
Кемә уңа, кемә сула,
Кемә аркасыдин ула, –
Кеми хәндә, кеми гирйан.
Кемисенә хисаб ула,
Кемә газаб, гъитаб ула.
Күрепдер халеңи нәүлә,
Әгәр хәйр исә ихсан.
Әгәр намәң килеп уңдин –
Хисаб асан ула соңдин.
Вәләкин килсә сул яндин,
Газаби уласән вәҗдан.
Әгәр Хакъ гафу кыйлса уш,
Гъитаб улса да улмаз хуш.
Нәгъүз билләһи, гәр бәр-дүш
Вирелерсә, газаб андан.
Кеми көлә ушал халә,
Кемисе әйләйүр налә,
Кемисени алып шалә,
Хәйадин гаркъ ула сәйлян.
(XXII) Фи бәйане шәфагъәти-н-нәби салли Аллаһе гъәләйһиссәлам
Нәби сәййеде гъәләм,
Салатуллаһ аңа мөдам,
У гәүһәр зөбдәи адәм,
Шәфагъәт идәсәр ул ан.
Поракъ лә биңзәйүр бәркъә,
Оча гяһ гъәрбә, гяһ шәркъә,
Хода әзне белән халкъә,
Шәфагъәт чөн идә хиҗлян.
Гъосат-ел-мөэминин анда,
Мөхәммәд өммәте къәнда,
Зобанилар килеп рандә,
Дузахә әйдәрләр ул ан.
Мөхәммәд, кем рәсүлуллаһ,
Болара угърайа ул гяһ.
Ала ошбу шәфагъәт хаһ
Хода әзне белән дәр-ан.
Поракъ илән очар ула,
Керүбән гяһән бер юла,
Керә гяһ уңа, гяһ сула,
Бәркъ диген идә сәйран.
Гъосат өммәтендин ула,
Дотан нар этедин ула.
Ул этнең агьзыдин кула
Идүбән шәфкъәте чәндан.
Мөхәммәд китәчәк гъәрбә,
Идәләр шәркъ үзә зарбә,
Гъосати доту чөн гөрбә, –
Нәчек ул күтәрәдер муш.
Боера чарийарыйна,
Поракълар вирә барыйна,
Зобанилар гөзарыйна
Варубән уласыз дип туш.
Поракъ-лән кидәләр сәйрә,
Күрәчәк оралар нәгърә,
Йөрәк һәм чяк ула зәһрә,
Тәмам дилләр уладыр җуш.
Бу халь эчрә Гъәли хәзрәт
Зобаниларга ба-гайрәт.
Идеп нәгърә, дота һәйбәт,
Зобанилар кала мәдһуш.
Килер иркән бу һәйэәтдә,
Тәмам гайрәтдә – һәйбәтдә,
Зобанилар бу рөэзийәтдә
Кала хәйран Гъәли-л-бәтшан.
Вәләкин анда күп фөссакъ,
Зобанилар улубән лакъ (?),
Салып гъоллар гъәля-л-әгънакъ
Тәмугъга идәләр хәшан.
Бу хали күрәчәк, ул шаһ
Ора вә «Өммәта!» дип аһ,
Йөз орып сәҗдәгә дәргяһ,
Гъәрешкә башыни гъәршан.
Дийә гъәрш изисе аңа:
«Йа хәбиб, килеп бәңа
Нә сорсаң виререм сәңа,
Идүбән өммәтең бәхшан!»
Бу хальдикән рәсүл-сәүчи,
Зобанилар улып фәүҗи,
Чыкубән йөри чүн мәүҗи,
Гъоссани идибән къәмшан.
(XXIII) Сыйрат кичмәклекнең бәйане будыр
Ула күфрек дүзах аша,
Тәмам нечкәлеге фаша,
Күрәчәкдән гакыл шаша,
Ки андин кичмәгә, и йар!
Кичисәр бәндәгяни ник,
Бәркътик, бәгъзысе йилтик,
Очисар бәгъзысе җондик,
Ничек йилдә идәр сәййар.
Вә бәгъзы ник кичәр күфрек,
Идеп тәрк, ат кеби йөгрек,
Вә бәгъзы кяфери мөшрик
Улып, төкдән кичәдер нар.
Кичәр бәгъзы хаша-хаша,
Ахыр салим кичәр аша,
Чү тоу бәгъзы зәгъифләшә,
Чыгалмайун дөшәр дәр-гъар.
Шулар, кем кичделәр андан,
Хәтәрләр кичереп җандан,
Зәһи мәгьфур, ник мәрдан,
Җинан эчрә идәрләр дар.
Биһеште гъәдн җайини,
Гизеп җәннәт сарайини,
Татып нәфсе һәуаини,
Сафада улалар сәййар.
Дөшисәр нара күп бәндә
Сыйраты кичмәк эчендә,
Булышып атәшә анда,
Газаби улалар дәр-хар.
(XXIV) Оҗмах сыйфаты вә һәм аның әһленең әхуале
Шулар кем керәләр җәннәт,
Тәмам һәйбәт улып һиммәт,
Ки зәррә калмайа гъилләт,
Бәдәндә зәррәчә микъдар.
Къас улмас дил вә дулмаз,
Ки һич бәүл-гаит улмас,
Зәһи дәүләтледер бу нас,
Зәһи әгъзаз, зәһи әкъдар.
Әбәд-бакый үлә улмас,
Әләм, гъәм-гъоссалар күрмәс,
Йөзидә нур улып сулмас,
Тәмам рәүшан ула, и йар!
Тәхетләр ләгъл илән фирүз,
Килеп хурлар ула мәншүз,
Җәмале чү әфтаб әфрүз
Идүбән нур идә иншар.
(XXV) Сыйфаты-л-җинан вә әнһарһа вә әшһарһа
Һәзар хөррәм ула дилләр,
Һәзар бөстан вә чүлләр,
Бөтә багълар, үсә гөлләр,
Зәһи әнгам, зәһи ихсан.
Дивары – сим, зәр бамдин,
Мөзәййән нөкърәи хамдин,
Зәһи макъсуд, зәһи кямдин
Идисәр яхшылар сәйран.
Гъәсәлдин елгалар ака,
Ки сөткә биңзәйүр – ака,
Җинан әһле варып бака –
Ничек ул идәдер сәйлян.
Дәрәхтан бә-һәр фәрддән
Бодаклари зөбәрҗәддән,
Йимеше татлыдыр къәнддән, –
Вәсъфда къәсыр ула әзһан.
Һәзар шәһәр, һәзар мисъри,
Һәзар күшәк, һәзар къәсъри,
Тәмам васъфә кагыл къәсъри, –
Имәс васъф итмәгә имкян.
Бу – былбыл, гъәндәлибстан
Вә гайре мәргый дәр-бөстан
Укыйурлар һәзар дәстан,
Мәкяне идү фи-л-әгъсан.
Идеп сәйер, кереп багъа
Күрәрсән: елгалар ага,
Әбрдин йинҗүләр яга,
Нәһер улып идә сәйлян.
Зәһи ширин ки бу әнһар,
Хосусән – хәүзәи Кәүсәр! –
Йәкъин бел, эчсә аны гәр,
Сусамас һәргиз ул инсан.
Иляһи, безгә бер җөргъәт
Насыйб кыйлгыл әз-ан ширбәт!
Мөхәммәдә идеп өммәт,
Алып хәмсән илән гъәтшан.
Хосусән ул шәҗре туби
Зәһи никя, зәһи хуби,
Зәһи мөҗдә, зәһи туби, –
Җиһанда кем кыйла ихсан.
Мөрәссәгъ кясәи зәррин,
Тәмами йинҗу-дөррин,
Мөләззәз нигъмәте ширин,
Китерә гъилмане вилдан,
Идеп тәкйә, сонып дәстар,
Тәгъамдин нә дилең эстәр:
Хәрир, атлас, бенеп, ситәр,
Хәрирдин ула һәм юрган.
Дивары баля вә йуча,
Гяһи кошлар килеп оча,
Гяһи хурлар килеп коча,
Зәһи хуш йар, зәһи хуш җан!
(XXVI) Оҗмахда хурларның сыйфаты вә бәйане
Киләдер алдына хурлар,
Йөз әлуан йөзидә нурлар,
Күрәчәк алә сөрерләр,
Җәмагъи идүбән шәбкъән.
Һәзар ак нур, һәзар рөхсар,
Тәмами шәмескә охшар,
Зәһи яхшы гөлстанлар,
Зәһи гөл-багъ ула мөлкъән.
Чү, хурлар киләчәк – дан, туш,
Мөганикъ улалар бәр-душ,
Зәманлар уласән мәдһуш,
Кәнарендә улып согъкъән.
Идеп бүсә аны һәп ир,
Гъәкыйкъ дикен ора ләбләр,
Өзеп шәфталу гъәбгъәбләр
Бәйлә ва шәукъән, ва шәукъән!
Кәнареңдә зәһи бәхтә,
Бенеп тәхтә, салып тәхтә,
Җәмагъе идәсән пөхтә,
Улубән балядә фәүкъән.
Җәмагъидә улып баля,
Ула бакирә һәр халә,
Мөтәххәйр-лә китеп валя,
Улачан галибе шәукъән.
Бенеп атлас хәрирендә,
Ләгъле, җәүһәр сәрирендә,
Салып хурлари зирендә,
Ула худ нөтфәи дәфкъән.
Күреп бонлар җәмалене,
Коча-коча кәмалене,
Һаман ширин золялене,
Идеп нуш уладер зәукъән.
Ула йөзе көнәш табан,
Кирәк инсан, кирәксә җан,
Әлем һич вирмәмеш бер ан,
Ки сәндин әүүәлә хәлкъән.
Кәнаригә салубән уш,
Җәмагъи идәләр дәр-хуш,
Кочубән күксене бәр-душ,
Бәйлә вә гъишкъән, вә гъишкъән.
Йөзидә нур ала шәгълә,
Ки охшар дешләри ләгълә,
Шулар берлә дөшеп шөгълә,
Табар ул җайида ибкъән.
(XXVII) Ходай Тәбарәкә вә Тәгъалянең дидарын мөэминләр күрмәке
Улыркән гъизз илән наздан
Дидари күстәрә йәздан;
Җәмалинә улып нәзран,
Калалар һәрбери хәйран.
Бу назыйрлар дидар күрде,
Һәммәсе мөэминүн ирде,
Җинан эченә кем керде –
Күрисәр дидари йәздан.
Дилем тәсдикъ, дилем икърар
Идеп белде сәни бер, бар,
Рәхимеңдин өмидем вар,
Газабыңдин улып тәрсан.
(ХХVIII) Фи бәйане әһле-н-нар вә гъәзабәһү
Шулар кем керделәр нарә,
Тулашып зар үзә зарә,
Булышып гъәкърәбә, марә
Газаби улу бәр-ниран.
Җәһәннәмдә яна әшрар,
Катигъ эш-кяр, ула эш тар,
Уладыр көн-бә-көн дишвар
Җәһәннәмдә газаби ан.
Тәмам ут эчидә көффар,
Дөшеп вадилар дәр-хар,
Бөйлә къәһр әйләйа къәһһар
Шуңа, кем кыйлдылар тогъйан.
Тышы мәхрүкъ, эче мәхзүн,
Газабы уладыр әфзүн,
Хосусән Иблиси мәлгунь
Тәмугъдин ула дәр-зиндан.
Шәраби һимһәмим мәгълүм,
Сәмәрләре ула зәкъкум.
Тәгъаме уладыр мәсмүм,
Сийабе уладыр къәтран.
Һәм утдин вадилар анда
Күп ула, улмайа санда,
Дөшәрсәң – чыкмага къәнда,
Шәйатин-лә улып җиран!
Ула аждаһалар әзърәб,
Бә-туни тулы мар-гъәкърәб,
Зәһәр сачып, ула әкърәб, –
Газабда кем ирер дәр-ан.
Болытлар килеп, ул халә,
Ула хәмраи дәр-баля,
«Ләгъәл-уллаһ рәхим сала, –
Дийәләр, – та виреп баран».
Киләчәк, ягадыр нарлар,
Гъәкариб, аждаһа, марлар.
Ушал мар дәхи әкътарлар
Килеп чолгана бәр-гәрдан.
Мөәббәд улалар анда
Кяферләр җөмлә хәйранда, –
Вәләкиннә әбәд калмас
Мөселманлар нар эчендә!
Мөселмане гасйан әз-нар
Чыкасәр янубән дәр-хар,
Гөнаһы нә къәдәр микъдар
Вә йаки фазыль идә рәхман.
(XXIX) Мөнаҗат
Иляһена, ходауәндә,
Деләисәр ушал бәндә:
Өмидем шул ирер сәндә,
Тәмугъдин саклагыл, мәннан.
Иляһи, гаҗизәм, зарәм,
Зәгъифәм бән, гөнаһкярәм,
Нә кыйлсаң да имәс чарам:
Кирәк гадел, кирәк ихсан.
Халем дишвар, улып закъәт,
Тәнемдә зәррә йук такъәт,
Ки юктыр кыйлдыкым тагъәт,
Вә ләкин әйләдем тогъйан.
Уен-көлке таләб кыйлдым,
Фәсадәтләри һәп кыйлдым,
Ки белмәзем, гаҗәб, нулдым,
Мәгәр рәхмидә ул хәннан.
Тәрикъе мөстәкъим яздым,
Шәйатин мәкрилән аздым,
Рәхим кыйл бәңа, юкса бән
Гакылдин бу заман яздым.
Никүләр-лә кубар булсам,
Зәһи никдер, зәһи әнгам!
Вә иллә әһле тогъйан-лә
Тәмугъә уласәр илзам.
Зөнүбем би-хисаб, җәмед,
Фирагъәт форсатым тәммәт.
Китәрсәм бәйлә бән, әлбәт,
Бу йөкләр берлә дәр-хәсрәт.
Гөнаһы әйдәдем ифрад,
Имәс имкян гъәля-т-тәгъдад.
Ки сәндин юкса гәр иршад
Нә кыйла бәндәи фәссад?
Йа Гъәбделҗәббар, [сән] аңла:
Нә әйтүрмән – аны дыңла,
Билә һиммәт фута багъла,
Һидайәтдин ула та ан.
Нәсыйхәт әйләдем, угълан,
Дилә алгыл аны, и җан!
Ерак кыйл нәфсеңи бәддән
Дәхи нә шәй уладыр ран.
Һәуага бакыйбан күзи,
Ки дотмассаң ушал сүзи,
Улисәр сән кара йөзи,
Доташып аташе ниран.
Кяри бер тәркитер тәркин,
Ки дот бәрк һида, бәркин,
Китәр сәрдин шәка, сәркин
Пошиманлар идеп әтъйан.
Ишет ошбу нәсаихи,
Дилә ал, та ки ляихи:
Кыйлып гәр бу къәбаихи,
Уласән соңы дәр-тогьйан.
Яуыз күзне, яманларны,
Сәңа дошман уланларны,
Бәгъид идә Хакъ анларны,
Сачубән сәна гөл-рәйхан.
Һидайәт нурыны баша
Вирә Хакъ хәддедин аша,
Күр, анлар, гакъледин шаша,
Къәмусы улубән хәйран.
Нури тап, аны табани
Табам дирсәң, шитаб ани,
Табарсәң, дот никъаб ани,
Сакыйнгыл, әйләмә гъөрйан.
Сакыйн, чяк әйләмә дамен,
Вәдигъә куй Хакъкә кямен.
Ходай саклар, бәнем замен,
Хакъкә тәслим исә, и җан!
Китәр инсаф, имәс ин саф,
Һәммә гомрең идеп әтляф.
Газиз нәкъдең кыйлып исраф,
Соңида улма дәр-гъөсран.
Гаҗәб бу хиндәге ирләр
Мөратиб, гъиззе дин дирләр,
Гъәналыкдин дип ул ирләр
Җиһани кичәләр бер ан.
Димә һәр әтрафым йафигъ
Улып кадрем бәнем рафигъ,
Җиһан аслында юк нафигъ
Дәйүсәрләр дәхи ихсан.
Гаҗәб хәйрат, гаҗәб вәйа
Нәзар кыйлсаң бу дөнйайа:
Фәкъирә игътибар һич юк,
Идәрләр гъиззәти байа.
Фәкъирнең зәррә юк къәдри,
Дәйү(р)ләр ля-әдәб йәд-ри,
Әгәрчә вирәсән садри,
Утыргай мөгътәриф җайа.
Диде боны рәсүлулла
Гъәләйһ куп салауатуллаһ:
Фәкъирнең гъиззедин ула,
Дәйүб, әлфәкъре-фәхрәна.
Нәсаих әйләдем, и йар,
Сәнең өчен язып әшгъар,
Кабул итеп, дотып юл вар,
Еракка китмәгел, найа.
Нәсыйхәтләр сәңа хуб бад,
Боның исмен идәрсәң йад,
Атап «Рисаләи-л-иршад»,
Язылган ошбу дүрт пайа.