Czytaj książkę: «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)», strona 36

Czcionka:

5. АЛМАСБАНУ

Бу вакыт тауның икенче як сыртыннан, зур гына кыя астындагы тау тишегеннән, таякка таянып, бер карчык чыкты. Караңгыдан чыгуга, аның күзләре якты кояш нурларына чагылды, ахры, ул кашлары өстенә кулын күләгәләп куйды да тирә-якны күзәтергә тотынды. Аның чәчләре кояшта көмеш кебек җемелдиләр һәм акрын искән җил белән тузгыйлар. Аның кашлары да ак, тик кашлар астындагы күзләр әле сүнмәгән. Алар, эчкә батып, үткен караш белән яналар.

Аны күрү белән, шакаллар ялкау гына юыртып качып киттеләр. Шакалларның монда юкка йөрмәүләрен аңлап, карчык әлеге ташлар һәм куптарылган агачлар янына барды. Калын бер агач астында калган боланның йомылыр-йомылмас күзләре аның дикъкатен үзенә тартты. Карчык боланга якынлашты. Болан үлгән иде инде. Карчык тетрәп китте. Ул боланга текәлеп карап калды. Аның күзләреннән акрын гына яше ага, үзе авыз эченнән авыр бер моң белән түбәндәге сүзләрне көйләгән кебек итеп сөйли иде:

 
И боланым, боланым,
Яраладың күңелне.
Син кем? Минем күз нурым –
Алмас Иркәм түгелме?..
Алмас Иркәм, җан кызым
Үсеп җиткән иде бер.
Баг алмасы шикелле
Пешеп җиткән иде бер…
Ил күзендә бердәнбер
Гүзәл иде Алмас кыз…
Дулкыннарга батмас кыз,
Ялкыннарда янмас кыз.
Килде явыз хан явы,
Биләп алды илемне…
Биләп алды илемне,
Тартып алды җиремне.
Улларым, туруннарым
Аңардан өректеләр,
Аңардан өректеләр,
Йөз суымны түктеләр.
Дошман килде илемә,
Һөҗүм итте өемә…
Алмасымны, кызымны,
Бердәнбер күз нурымны
Тартып алмак булдылар.
Ил күзендә бердәнбер
Гүзәл бала, Алмас кыз,
Дулкыннарга батмас кыз,
Ялкыннарда янмас кыз
Ычкынды да алардан,
Әверелде боланга.
Әверелеп боланга,
Качып китте урманга…
Шуннан бирле кызымнан
Хәбәр ишеткәнем юк…
Туруннарым, улларым,
Сезне кичерәсем юк!
Илегезне җуйдыгыз,
Дошманга юл куйдыгыз.
Биләр сүзенә ияреп,
Мине йорттан кудыгыз.
Каргап киттем мин сезне;
«Гаебегезне юлганчы,
Шулай калыгыз, – дидем, –
Өркәкләр иле дигән
Исем алыгыз!» – дидем…
И боланым, боланым,
Яраладың күңлемне.
Син кем? Минем күз нурым –
Алмас Иркәм түгелме?
 

Карчык бу сүзләрне әйтеп тә бетермәде, ташлар арасыннан зәгыйфь кенә рәнҗүле тавыш ишетелде:

– Әнкәем!..

Карчык тавыш килгән якка ташланды һәм ташлар артында яраланып яткан егетне күрде. Карчык аның янына килде, аны уңайлап яткырды, үлән йолкып, аның ярасыннан аккан канын сөртте дә аңардан:

– Кем син, егет? – дип сорады.

Егет ишетмәде, ахры, тагын «Әнкәем!» дигән сүзен кабатлады һәм күзләрен йомды. Карчык, хәленнән килгәнчә ашыгып, тау тишегенә кайтты. Аннан зур гына бака кабырчыгы алып чыкты, шуның белән югарыдан аккан тау чишмәсеннән су сөзеп алды да яңадан егет янына килде. Егетнең авызына су салды, ярасын юды, аны агач мүге белән сөртте, яра өстенә ниндидер яфраклар япты, аның баш очына утырып, уянуын көтеп калды… Бервакыт егет, тирән сулыш алып, көрсенеп куйды да көч-хәл белән күзләрен ачты. Аның алдында таныш булмаган бер карчык утыра һәм аны җылы тыны белән өрә, өшкерә, аны терелтергә тырыша иде…

– Әнкәй кайда минем?.. Мин өнем белән төшем арасында аермачык аның тавышын ишеттем, – диде көч-хәл белән егет.

– Монда миннән башка берәү дә булганы юк, улым, ишетсәң, син минем тавышны гына ишеткәнсең…

– Әйе, әйе, менә шул тавыш… Нәкъ минем әнкәй тавышы.

– Әнкәң кем синең, егет? – дип сорады карчык.

– Минем әнкәм шәфкатьле Болан кыз Алмас Иркә, – диде егет.

– Бәбкәм. Соң мин… мин шул Болан кыз Алмас Иркәнең әнкәсе бит! – дип кычкырды карчык.

«Әбкәй!», «Улым!» дип, алар бер-берсенең кочагына ташландылар. Алар икесе дә беравык бу очрашудан хәйран калып сүзсез тордылар, икесенең дә күзләреннән әкрен генә кайнар яшьләр акты.

Ай өч тапкыр тулып, өч тапкыр нәзегәйде. Карчыкның тәрбиясе белән Данир тәмам аякка басты. Үзенә җәя белән ук ясап, ул ауга йөри башлады. Буш вакытларында үзе кискән кураен кулына алып, кыя өстенә менеп утыра да дулкыннар тавышына аның курай моңы кушыла, курае тынганда, ул үзенең илен, әнкәсен һәм әткәсен сагынып җырлап ала иде.

Беркөнне ул, аеруча җирсенеп, болай дип җырлады:

 
Ай, илемә, көн җиремә,
Йортыма кайтыр идем…
Аккошлар йөзеп йөргән
Күлемә кайтыр идем.
Әнкәемнең күзләренә
Мин сөеп карар идем.
Әткәемнән мин, егылып,
Кичерү сорар идем…
Моннан болай бернәрсәдән
Һичбер курыкмас идем,
Мәргән улы икәнемне
Мин һич онытмас идем.
Туган йортның тупсасына
Юлны бер табармынмы?
Туган йортымның ишеген
Кайтып бер кагармынмы?
 

Моны тыңлап торган әбисе килеп, янына утырды һәм, аның чәчләреннән сыйпап, болай диде:

– Улым Данир! Туган йортыңның тупсасына синең юлың күренеп ята. Тик ул җиңел, шома юл түгел, авыр, мәшәкатьле юл…

– Әбекәй, кайда ул юл?! Әбекәй, күрсәт син аны миңа…

– Синең юлың менә бу дәрья буйлап кояш чыгышына таба…

Данир сикереп торды, су буйлап кояш чыгышына карады:

– Әбекәй! Мин юлымның бөтен авырлыгына күнәм, мин аның тау кебек мәшәкатьләрен өстемә алырга әзер… Әйдә, киттек. Аякларым тыңламас дип курыкма, мин сине җилкәмә күтәреп алып барырмын.

– Юк, – диде карчык, – бу юл син уйлаганча якын да, җиңел дә түгел… Кояш чыгышына таба юнәлүдән элек сиңа кирегә, кояш батышына юнәлергә кирәк. Анда сиңа өч тау үзәнлегендә яткан «Өркәкләр иле» н үтәргә кирәк.

– Нәрсә ул «Өркәкләр иле»?

– Ул – минем балаларым, туруннарым торган ил. Аны хан баскаклары килеп яулап алдылар. Минем улларым аларга каршы тора алмыйча җиңелделәр, туган илләрен дошманга бирделәр. Минем сөйгән кызым, синең әнкәң Алмас Иркә, хан кулына төшмәс өчен, боланга әверелеп, урманга качты. Илемнең берничә хыянәтче, куркак кешесе, үз башларын саклап калыр өчен, мине Хан-баскакка тотып бирергә теләделәр. Балаларымның күп кенәсен миңа каршы котырттылар. Мин аларны каргап, моннан соң бу «Өркәкләр иле» дип аталсын дип, йортымны ташлап чыгып киттем… Алар йә шул хурлыклы «өркәкләр» исемен күтәреп яшәргә яки, Хан-баскакка каршы күтәрелеп, аны җиңәргә һәм бу хурлыклы исемнән котылырга тиешләр.

– Өйрәт миңа, әбекәй, «Өркәкләр иле» нә юлны! Мин анда китәм, аларга бу хурлыклы исемнән котылырга ярдәм итәм, – диде Данир.

Карчык әйтте:

– Әйе, сиңа анда китәргә вакыт җитте… Ләкин син әзерме?

– Мин барына да әзер, әбекәй!

– «Өркәкләр иле» ндә сиңа бик зур сынаулар үтәргә туры килер…

– Үтәрмен, әбекәй!

– Сиңа бернәрсәдән дә курыкмаска туры килер…

– Курыкмам, әбекәй!

– Үзең курыкмау гына аз. Син андагы кешеләрне курыкмаска өйрәтергә тиешсең…

– Өйрәтермен, әбекәй!

– Ярый, улым, бу синең миңа биргән вәгъдәң булсын!..

Икенче көнне әле кояш чыкмаган иде, Данир, урыныннан торып, кичтән әзерләп куйган әйберләрен җыйнады, ук белән җәясен иңенә такты, кураен билбавына кыстырды да, әбисе белән исәнләшеп, «Өркәкләр иле» нә таба карап юлга чыкты.

6. «ӨРКӘКЛӘР ИЛЕ»

Җиде көн, җиде төн дәрья буйлап барды Данир. Сигезенче көнендә ул еракта, әбисе өйрәткәнчә, күгәреп торган өч тау күрде һәм шунда таба борылды. Өч тауга юл давыллы яңгырлар белән актарылган ташлар, тирән сулы чокырлар, үткесез сазлыклар аша ята иде. Боларны җиңеп юлын дәвам иттерер өчен, Данирга күп көч һәм сәләт күрсәтергә туры килде. Ул, чыгып торган таш һәм кыяларга тотынып тырнашып, тирән чокырларга төште, чәнечкеле куе куаклыкларга тотынып кулларын ерта-ерта, текә ярларга менде, юлына аркылы төшкән өч бүрене һәм ике кабан дуңгызын угыннан атып үтерде. Бер җирдә, үтәргә туры килгән чокырның төбендә, ул мыжлап яткан агулы еланнар өерен күрде. Чокырны әйләнеп үтү мөмкин түгел иде. Данир уйланып калды. Тукталып торырга, бигрәк тә кире әйләнергә ярамый бит! Әбисенә биргән вәгъдәсе аны һаман алга һәм алга ашкындырды. Ул тирә-яктан күп итеп коры үләннәр һәм коры чыбык-чабыклар җыйнап, чокырга ыргыта башлады. Иртәдән алып кичкә кадәр вакыты шул эш белән үтте. Коры үләннәр һәм чыбык-чабык шактый җыйналгач, ул ташны ташка сугып ут чыгарды һәм коры кылганга ут төртеп, аны чокырга ташлады. Коры-сары янып китте, ялкыны бөтен чокырны иңләп алды, чокыр ут казанына әйләнде. Ут белән бергә бөтен еланнар янып һәлак булдылар. Данир исән-сау чокырны кичте. Өч тау үзәнлегенә килеп җиткәндә, инде кояш баеган, һавада берәм-берәм йолдызлар кабына башлаган иде. Ләкин Данир шулкадәр арыган иде ки, ул, тау сыртына ял итәргә утырган җирендә авып, тирән йокыга китте.

Кояш чыгып, сөңге буе күтәрелгәч тә, Данир, йокысыннан уянып, аякка басты. Аның күз алдында, өч тауның уртасындагы үзәнлектә нәкъ әбисе сөйләгәнчә, җәелеп, «Өркәкләр иле» ята иде. Ул таудан шунда төшеп китте. «Өркәкләр иле» өч яктан өч тау белән чикләнгән, тауларның арасы таш һәм агачтан корыштырган, ләкин инде күп җирдән җимерелеп өлгергән койма белән тоташтырылган иде. Данирның күзенә башлап чагылган нәрсә шул булды. Монда җир өстенә утыртылып ясалган дүрт стеналы йортлар юк, фәкать тау сыртларына казылып ясалган уентылар булып, алар тышкы дөньядан таш яки агач стеналар белән аерылганнар. Стена астында ишек һәм тәрәзә хөкемен үти торган бер тишек кенә калдырылган иде. Тау сыртында урын таба алмаган башка йортлар үзәнлектәге тигезлекне казып җир астына урнашканнар, болары тышкы дөньядан агач яки камыштан ясалган түбәләр белән аерылып торалар һәм һәрбер түбәдәге тишек бер үк вакытта морҗа, тәрәзә һәм ишек хезмәтен үти иде. Данир бу илнең төзелешенә гаҗәпләнергә дә өлгермәде, урамнарда кинәт кайнаша башлаган һәм моның таудан төшеп килүен күреп, бер-берсенә нидер кычкыра торган кешеләрне күрде. Тау сыртларында китмән белән җир казучылар, аралыклардагы койманы төзәтүчеләр, эшләрен ташлап, шәһәр уртасына йөгерделәр. Тау сыртындагы һәм җир астындагы йортларның түбә капкачлары бер-бер артлы ачыла, кешеләр шунда йомран кебек чумалар, аның артыннан түбә капкачлары шалт-шолт ябыла башладылар.

– Кешеләрме болар, йомраннармы? – дип уйлады кызыксынып Данир.

Ул шәһәргә төшеп җиткәндә, урамнарда бер җан иясе дә калмаган иде инде. Данир бер ишекне какты, икенче ишекне какты, җавап булмады. Данир аңлады: менә ни өчен бу «Өркәкләр иле» дип атала икән!

Бераз уйланып торганнан соң, Данир болай итте: шәһәр уртасындагы мәйданчыкка килеп, таш өстенә утырды һәм билбавыннан кураен тартып алды да уйный башлады. Тынлыкка талган шәһәр өстендә курайның моңлы тавышы сызылып үтте. Башта ул тын чишмә тавышы кебек талгын гына акты, аннан ниндидер сикәлтәгә очраган су кебек шашкын тавышлар белән сикерде, йөрәкләрне дәртле моңнар белән кытыклады, бер җирдә елады, бер җирдә көлде, бер җирдә юатты, өмет бирде, ашкындырды һәм чакыру тавышлары белән яңгырады.

Данирның исәбе дөрес чыкты. Иң элек өй түбәләрендәге капкачлар кысылып кына ачылдылар, аннан соң анда башлар күренделәр, аннан соң батырраклары өй түбәләренә бөтенләй күтәрелделәр, акрын-акрын Данирга таба якыная башладылар. Бер сәгать эчендә диярлек Данир үзен тыңлаучы шактый кешеләрнең түгәрәге уртасында калды. Данир әкрен генә тынды. «Сүз дәшеп, яңадан өркетеп куймыйм», – дип уйлады Данир һәм бер сүз дәшмәде, тик елмайган күзләре белән тирә-якка карап чыкты. Аның елмаюы: «Курыкмагыз, мин сезнең үз кешегез», – диюе иде. Кешеләр әле һаман якын ук килергә базмыйлар, ераграк утыралар иде. Данирны кызыксындырган нәрсә шул булды: өйләреннән башлап чыгучы һәм түгәрәктә иң алда утыручы кыюларның күбесе яшь кенә кызлар иде. Алар артыннан зуррак яшьле кызлар һәм малайлар, аннан хатыннар һәм карчыклар, иң артта егетләр, ирләр һәм картлар басып торалар иде.

– Алмасбану кызлары шул, әбекәйләренә охшаганнар, – диде, әбисен исенә төшереп, Данир.

Ул да булмады, иң алда утырган чая гына бер яшь кыз Данирга эндәште:

– Тагын берәр көй уйна!

– Бу нинди чая кыз? – дип уйлады Данир һәм кызга карады.

Кояш эссесеннән йөзләре матур булып көрәнләнеп янган кыз Данирга карап елмаеп тора. Ике якка кыелып менгән һәм очып барган кошның нечкә канатларын хәтерләткән кашлар, алар астындагы чем-кара үткер күзләр бу кызның, чыннан да, чая булуын күрсәтеп торалар иде.

Данир яңа көй уйнап җибәрде. Эндәшкән кыз якын ук килеп утырды. Башкалары да берәм-берәм, килеп, бу кыз артына урнаштылар. Тирә-ягына бөтен шәһәр җыелып беткәнне күргәч, Данир, кураен куеп, җырга күчте. Аның кураеннан да матур моңлы тавышын ишетеп, тыңлаучылар хәйран калдылар. Данир болай дип җырлады:

 
Күптән түгел бер илдә
Яшәгән, ди, бер ыру…
«Аучылар ыруы» дип
Аталган, ди, бу ыру…
Егетләре – батырлар, дип
Һәм кызлары – матурлар, дип
Дан алган, ди, бу ыру…
Вакытлы эшләгәннәр, ди,
Бәхетле яшәгәннәр, ди…
Бер-берсенә каты сүз
Белән һич дәшмәгәннәр, ди.
Мәрхәмәтле бер анага
Турылыклы балалар, ди,
Һичбер вакыт аналары
Сүзеннән чыкмаганнар, ди.
Бервакытны ил өстенә
Килгән явыз хан явы, ди.
Аның юлын кисалмаган
Үзәнлекләрнең өч тавы, ди…
Шунда ана балаларын
Җыеп алган киңәшкә, ди,
Ул чакырган балаларын
Ханга каршы көрәшкә, ди…
Илнең батыр егетләре
Ханга каршы чыкканнар, ди…
Хан явызның алгы сафын
Тураклап ыргытканнар, ди.
Хан моңа ачуланган, ди,
Котырган да дулаган, ди,
Ил өстенә тагы да ишле,
Көчле гаскәр юллаган, ди…
Яңа сугыш башланган, ди,
Һәм бик аяусыз булган, ди…
Ике яктан бик күп кеше,
Бик күп гаскәр кырылган, ди…
Әмма ханның гаскәрләре
Дүрт-биш өлеш күп булган, ди,
Бу илнең иң батырлары
Каты яуда егылган, ди,
Калганнары чыдый алмый
Җиңелә башлаганнар, ди,
Кылычларын, сөңгеләрен
Җиргә үк ташлаганнар, ди.
 

Җырның башында җырчының нәрсәгә, кемгә төбәп әйтүен томанлы гына аңлый башлаган кешеләр, җырның соңында атап әйтелгән исемнәрне ишетү белән, тәмам хәйранга калдылар. Шуннан соң:

– Алмасбану ана исән! Алмасбану ана исән! – дип, шатлыкларыннан кайсы кычкыра, кайсы акрын гына елый башлады.

– Кем сезнең өлкәнегез? – дип сорады Данир.

– Куркур ага безнең өлкәнебез, – дип кычкырды берьюлы берничә тавыш.

– Кайда ул?

– Ул әле өйдә юк. Ул безнең ясакны җыеп, Хан-баскакка илтә китте.

– Кем ул Хан-баскак?

Кешеләр моңа берьюлы җавап бирмичә, куркып, тирә-якларына карана башладылар.

– Мин аңлыйм… Ул сезнең илне басып алган ханның баскагы, шулаймы?

– Әйе! – диде шыпырт кына берәү һәм, тирә-якка карап: – Юк, юк, моны мин әйтмәдем… Моны мин әйтмәдем, – дип чигенә-чигенә артка ук чыгып, яшеренеп утырды.

– Ул шундый бик усалмыни? – дип сорады Данир.

Чал бер карт, аның соравын ишетепме-ишетмиме, болай диде:

– Улым, Куркур үзе кайтып кермәс борын, син кит бездән тизрәк… Үзеңә дә, безгә дә яхшы булмас. Хан-баскакның ярлыгы буенча, бу илгә килгән һәр яңа кеше тотып алынырга һәм Хан-баскакка юлланырга тиеш. Хан-баскак андыйларны яратмый…

– Сез үзегез өчен курыкмасагыз, минем өчен курыкмагыз, әбиебез Алмасбану кушуы буенча, мин сездә калырга тиеш, – дип җавап бирде Данир.

Халык тын калды.

– Кайсыгызның кунагы булыйм? – дип сорады Данир.

Кешеләр бер-берсе белән шыпырт кына нидер киңәшә башладылар… Шуннан соң бер карт, торып:

– Улым, һәркем сине үз өенә чакырырга бик зур шатлык белән риза булыр иде. Ләкин һәркем Хан-баскакның ачуыннан курка. Читтән килгән ят кешене үз өенә урнаштырган кеше кунагы белән Хан-баскак алдына бергә барып басарга тиеш. Хан-баскакның боерыгы шулай… Әмма мин инде яшемне яшәгән, ашымны ашаган кеше, үлсәм дә үкенече юк. Ил өчен бу авырлыкны, булмаса, үзем күтәрим, әйдә минем өемә!

Кинәт баягы чая кыз шатланып кычкырды:

– Әйдә, әйдә безгә!

Бу әлеге картның кызы Айгүзәл иде.

Карт белән аның шактый күп уллары һәм кызлары әйләнәсендә Данир тау кырындагы бер йортка юнәлде.

7. КУРКУР

«Өркәкләр иле» ндә яшәгән бер атна эчендә Данир монда бик күп хикмәтле һәм гыйбрәтле, еларлык һәм көләрлек вакыйгалар күрде. Беркөнне иртән йоклап яткан җиреннән урамда кузгалган шау-шуга күзен ачты Данир. Ул урамга йөгереп чыкты һәм кешеләрдән:

– Ни бар анда? – дип сорады.

Бер малай тыннары бетеп сөйләп алып китте:

– Абау! Абау! Поскын менә моның хәтле күсене үтергән!

Данир гаҗәпләнеп сорады:

– Үтерсә ни? Моның нәрсәсе гаҗәп соң?

– А, күсе бит ул бик усал җәнлек… Бездә аңардан бар да куркалар… Ул бит өскә сикерә!

Бер карт аңа өстәп:

– Теңкәбез корыды инде безнең ул күселәрдән. Алар бит безнең амбарларны тишеп керәләр. Безнең барлы-юклы игенне ашыйлар, – диде.

Данир Поскынны эзләп тапты һәм, бер дә көлмичә, аңа болай диде:

– Син, чынлап та, бик йөрәкле егет икәнсең. Хәзер синең бурычың шушы батыр исемеңне югалтмау һәм аны яңа батырлыклар белән бизәү булырга тиеш. Телисеңме, бу эштә мин сиңа ярдәм итәм…

Поскын бу сүзләрдән горурланып куйды һәм:

– Нинди ярдәм, сөйлә, – диде.

– Әйдә әле минем белән, – дип, Данир Поскынны шәһәр уртасына алып китте һәм анда бер казылма ташландык амбарны күрсәтте.

– Без менә шул казылма амбарның чит-читен һәм түбәсен бер ярык та калдырмастан каплап чыгыйк: тик бер почмакта күсе сыярлык бер генә тишек калсын.

– Шуннан?

– Шуннан амбарның эченә ит, май, ярма кебек әйберләрдән сый әзерлик.

– Шуннан?

– Шуннан шәһәрнең бөтен күселәрен кунакка чакырырбыз. Һәммәсе җыелып беткәч кенә, тишекне томаларбыз. Менә шуннан соң без бер генә күсене түгел, шәһәрдәге бөтен күселәрне үтереп бетерербез.

Әйтелгәнчә эшләнде дә.

Данир әйткәнчә, җайланган амбардагы ярма, ит һәм май исен шәһәр күселәренең борыны бик тиз сизеп алды. Алар башта берәм-берәм, аннан төркемләп, аннан күмәкләп амбарга таба агыла башладылар. Бөтенесе җыелып беткәнне читтән күзәтеп торган Данир белән Поскын, әкрен генә килеп, амбарның бердәнбер тишеген тиз генә томалап куйдылар.

Бу гадәттән тыш тамашаны күзәтер өчен, бөтен шәһәр җыелды. Данир белән Поскын амбарның өстенә капланган ике тактаны ачтылар һәм күселәр өстенә алдан җыеп куйган ташларны тондыра башладылар. Бу эш башкаларны да кызыктырды, хәтта иң куркаклар, килеп, күселәр өстенә берәр таш ыргыттылар.

Ул көнне кешеләр, Данир белән Поскын турында гына сөйләп, күселәрдән котылуга бик шатландылар.

Икенче көн Хан-баскак яныннан Куркур ага кайтып төште.

Кайтып төшү белән, Куркур аганың беренче эше Шымхуҗаны чакырып алу булды. Шымхуҗа бу илдәге куркакларның иң куркагы булып, Куркур ага янында калтырап, тетрәп хезмәт күрсәтүче берәү иде.

– Йә, мин югында илдә бер-бер хәл булмадымы? Берәү-берәү Хан-баскак белән минем турыда берәр нәрсә сөйләмәдеме? – дип сорады аңардан Куркур ага.

Шымхуҗа кабаланып, тотлыгып сөйләп алып китте:

– А, Куркур ага, бик күп һәм бик зур хәлләр булды син киткәч…

– Сөйлә тизрәк!

Шымхуҗа ишеккә, тәрәзәгә карап алды һәм шыпырт тавыш белән, кабаланып һәм буталып, сөйләп алып китте:

– Күсе туе булды…

– Нинди күсе туе, авызыңнан җил алсын!

– Поскын батыр белән Данир батыр… теге… ни… барабаннар кагып… теге ни… халык бик күп җыйналды… теге ни… бар да аларны мактадылар… теге ни…

– Теге ни, теге ни. Кем ул теге ни?.. Кем ул Дан?.. Дан… Дан…

– Данир… ә… ә… мин анысын әйтмәгәнмен икән… Безнең илгә теге ни… читтән… тау артыннан теге ни… ят бер егет килеп төште…

– Ә?! – дип кычкырды куркып Куркур ага һәм чак кына урыныннан авып төшмәде.

Шымхуҗа бөтен вакыйганы көч-хәл белән сөйләп бетерде. Куркур ага аптыравыннан башта нишләргә белми торды. Ят егетне хәзер үк сак астына алыргамы, әллә иң элек чакырып сорашыргамы, әллә хәзер үк кире Хан-баскакка чабып, аңа вакыйганы сөйләп бирергәме?

Куркур агага күп уйларга туры килмәде, аңа Данирның Куркур аганы күрергә теләвен хәбәр иттеләр…Куркур ага бу ят егет белән үз өендә ялгыз, күзгә-күз очрашырга йөрәге җитмәде, ахры:

– Ярар. Мәйданда көтсен мине. Мин килермен, – диде.

Данир мәйданга килде. Аның янына берәм-берәм кешеләр җыела башлады. Аларны Данир белән Куркур ага арасында булачак әңгәмә бик, бик кызыксындыра иде. Бераздан бөкрәебрәк торган, нечкә озын буйлы, зур гына борынлы, күз өстенә төшеп тора торган калын кара кашлы һәм авыз өстенә асылынып торган калын кара мыеклы Куркур ага таякка таянып килеп җитте. Ул гадәтенчә тантаналы көннәрдә халык алдына чыгып утыра торган урынына, мәйдандагы зур чуерташ өстенә утырды. Халык шым булды. Куркур ага бераз дәшми торды да халыкка карап кинәт:

– Тотыгыз, бәйләгез үзен! – дип кычкырды һәм Данирга таба төртеп күрсәтте. Халык кузгалмады. – Тиз булыгыз! Нәрсә карап торасыз! Шушы илнең хан фәрманы белән куелган өлкән агасы Куркур – мин боерам!

Кешеләр кузгалмадылар.

Куркур үзе урынында кузгалып куйды. Куркуыннан аның аяк бармакларына кадәр суык йөгерде: менә, менә хәзер ят егет кузгалыр да аның өстенә ташланыр, ә халык менә шулай кузгалмый карап калыр кебек тоелды аңа…

«Йә!» – дип, Куркур бик каты кычкырмакчы булды. Әмма куркуыннан кысылып калган тавышы аның үзенә генә ишетелде. Ул тирә-ягындагы кешеләргә карана башлады һәм тимерче картны күреп алды. Бу карт үзенең акыллы киңәшләре белән илне шактый читенлекләрдән йолып калганы бар иде һәм хәзер дә Куркур аның акыллы күзләренә текәлеп киңәш көтте. Тимерче карт, Куркур аганың үзенә сорау кыяфәте белән карап торуын күргәч, телгә килде һәм:

– Нигә соң без бу ят егетне тотыйк, ни өчен без аны бәйлик? Ул безгә бер зыян да китермәде, киресенчә, ул безгә файда китерде бит, – диде.

Тын торган кешеләр кинәт кузгалыштылар:

– Әйе, әйе, ул безгә зарар күрсәтмәде. Киресенчә, ул безгә файда күрсәтте, ул безнең күселәрне бетерде, – дип кычкырдылар.

Куркур ага бөтенләй коелып төште. Димәк, бөтен халык ят егет ягында һәм ул монда үз фикере белән япа-ялгыз… Ул күпме генә сер сынатмаска тырышса да, аның тавышы елап чыкты.

– Авызыгыздан җил алсын!.. Ә безне, ә безне Хан-баскак нишләтер моның өчен?..

– Без аңа җиткермәбез бу хәбәрне! – дип кычкырдылар төрле яктан.

– Ә күселәр?

– Нәрсә күселәр?

– Күселәр өчен Хан-баскак безнең җаныбызны алачак.

– Ни өчен? – дип сорады Данир.

Куркур җавап бирмәде.

– Ни өчен, ни өчен? – дип кычкырыша башлады халык.

Ахырда Куркур ага ярым-йорты мәгънәләр белән түбәндәгечә сөйләп бирергә мәҗбүр булды:

– Күселәр… күселәр бит алар… безнең өскә Хан-баскак салган ясакның… кырык батман киндер орлыгы, кырык батман солы, егерме тәпән бал, егерме тәпән май… Хан-баскак нәрсә әйтер… Ул бит хан алдында җавап бирә… Күселәр булмагач, ул ханга ни дип җавап бирер… Хан бит аңардан ясакны тулы көе тапшыруны таләп итә…

Эшнең нәрсәдә икәнен шунда ук аңлап алган Данир нык һәм ачык тавыш белән әйтеп салды:

– Аңладыгызмы, илнең агалары? Димәк, Хан-баскак сез җыеп биргән ясакның бер өлешен үзендә калдырып, ханга, күсе ашады, дип алдый, ә хан шуның өчен ясакны сезнең өскә ике өлеш итеп арттырып сала! Менә кайда икән сезнең ризыкны ашый торган күселәр!

Халык ризасызлык күрсәтеп шаулаша һәм кычкырыша башлады:

– Без үзебез ач утырабыз. Сыныгыбызның яртысыннан күбрәген хан белән аның баскагына бирәбез… Түләмибез ясак!

Куркур ага калтырап төште:

– Авызыгыздан җил алсын. Моны Хан-баскак ишетсә, иртәгә үк явы белән килеп, илебезне көлгә әйләндерер бит!

Данир аны бүлеп:

– Тукта, Куркур ага. Әйт миңа: алдагы ясакның түләү вакыты кайчан?

– Игеннәр җыелгач…

– Димәк, моңа әле тагын алты ай бар… Без болай итәбез… Ханга да, аның баскагына да берни дә түләмибез…

– Ә яу белән килсә?

– Ул безгә алты айсыз килмәс… Ә аңарчы без, аңарга түләргә тиешле ясакны үзебез өчен туплап, күрше-ырудан корал сатып алабыз һәм барыбыз да корал тотарга өйрәнәбез. Хан гаскәре безнең илгә килгәнче, без үзебез менә дигән кораллы, өйрәнгән һәм көчле яуга әйләнәбез… Безгә берәү дә каршы тора алмас.

– Дөрес бу! – дип кычкырды тимерче карт…

Аның артыннан тагын берничә тавыш «Дөрес, дөрес бу!» дип кычкырыштылар. Ләкин бик күпләр дәшми тын калдылар.

– Дөрес түгелмени, ник дәшмисез? – дип, халыкка сорау бирде Данир. – Куркудан дәшмисезме әллә? Сез бит Алмасбану улларының токымнары, калмадымыни сезнең арада йөрәкле ирләр?..

Шулвакыт бик күпләр дәшми һәм куркып кына шәһәрнең бер почмагына карадылар. Данир да алар караган якка карады, әмма анда әллә нинди кара манара сыман нәрсәдән башканы күрмәде… Тимерче карт Данирга аңлатып бирде:

– Йөрәкле ирләребезнең күбесен Хан-баскак әнә шул кара манара астына, төрмәгә япты шул…