Czytaj książkę: «Батырша»

Czcionka:

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Рәхимов Җ. Г., варислар, 2021

Таш ләхеттә

Дивардагы тупас ташлар арасындагы ярыкка кыстырылган нарат чырасы шартлатып атты да, ялкыны сүрелеп калды. Болай да караңгы хәбесханә эче эңгер-меңгергә чумды. Кайдалыгын һәм гамәлен онытып, миендә кайнаган уйларын кәгазьгә төшереп утырган Батырша җитү чәчле чал башын күтәрде, каршындагы яктылык чыганагына беравык карап торды, кулындагы каурый каләме тавышсыз гына гарәпчә нәкыш белән чуарланган юллар өстенә төште. Аннан кушкуллап каршындагы чырага үрелде – беләгендәге богау чылбыры зыңлап куйды. Чыраның борынын – инде каралып кәкрәергә өлгергән күмер кисәген сындырып алды да таш идәнгә төшереп җибәрде: ярыйсы гына яктырып китте. Батырша кабат урынына – шомарып беткән чыршы бүкәненә чүкте дә әле генә үз куллары белән сырланган юлларга текәлде: «Вә һәрнәрсә кем кадерле вә газиздер. Аның чурасында сакчылары бардыр. Гөлләр шаһының сакчысы – чәнечкедер, мәгарәдәге хәзинәнең сакчысы – аждаһадыр. Шуның шикелле падишаһлар да зиннәтле сарайларында чит-ятлардан саклана булыр. Зөбәрҗәт диңгез төбендә әбелхәят золмәттә икән, соңгысының гыйззәт вә шәрәфәт бәһасе бөтен дөнья хәзинәсенең мең бәясенә тиң. Падишаһлар – әбелхәят мисалыдыр. Хакыйкать тереклек чишмәсе икән, падишаһлар – тереклек чишмәседәй хакыйкать иясе. Ә мәрхәмәтле вәзирләре һәм наибләре әбелхәяткә кояр вак чишмәләр бәрабәрендә, ягъни хакыйкать чишмәсен куәтләндерер затлар, ә залимнәр шул чишмәгә үткәрмәс золмәт мисалыдыр. Падишаһлар, бәлкем, тагын да шәрәфәтле вә мәрхәмәтлерәктер. Шуңа күрә аңарга ирешер юлда манигъ-киртәләр дә биегрәк һәм ныграктыр. Аларны искиткеч ныклык вә гайрәт белән генә ерып йә аша атлап булуы ихтимал. Ә мин, горбәтлектә йөрегән бер бәндә, залимнәр золмәтен, манигъ-киртәләрне үтә кичеп, ул хакыйкать-мәрхәмәт чишмәләренә җитешеп, сусавымны бастыра алырмынмы? Бер әмәлен табып, гөнаһ корабыма утырып, диңгезләр кичеп, манигълар җимереп, олуг падишаһыма ирешсәм икән, дәю фикерләдем».

Кинәт Батыршаның тәне буйлап яшен ташы узгандай булды, сары суккан йөзе башта агарды, аннан бүртенеп кызарды. Аһ, нәрсә бу?! Чыннан да, аның куллары – берәүгә дә баш бирмәс гыйсъянчы куллары белән язылган юллармы соң болар?! Ул – берәү алдында да гомер мескенләнмәс, төрле бәйгеләрдә, бәхәсләрдә җиңелүне белмәс мәгърур Баһадиршаһныкымы бу көяз сүзләр?! Кинәт хәлсезләнеп калганын тойды, бер-беренә богау чылбыры белән тагылган куллары, аңа буйсынмастан, алдындагы тимер өстәлгә төште – корыч чыңлап куйды. Ишек катындагы тәбәнәк утыргычта йокымсырап утырган сакчы күзләрен ачты, каударланып, билендәге кылычы сабына ябышты, куркынган карашын тоткынга төбәде. Ләкин шикләнерлек берни дә юк иде. Шәрә ияген богаулы куллары өстенә куйган Батырша каршындагы тәбәнәк диварның иләмсез тупас ташларына карап каткан. Солдат, кулын кылычыннан алып, ипләбрәк утырды һәм кабат күзләрен йомды.

Аҗаган балкышы булып әле генә башына килгән фикердән тетрәнеп куйды Батырша. «Гөлләр шаһы әбелхәят мисалы. Тереклек чишмәседәй хакыйкать иясе», – дип, мыскыллы пышылдады аның иреннәре. Шулай да булсын, әлеге сүзләрдә ихласлык бар. Ни генә димә, ул гомере буе падишаһка чын күңеленнән инанды, падишаһ гаделдер, шәфкатьле вә мәрхәмәтледер, дип тәкрарлады. Бу аның, риялануы булмыйча, йөрәгендә егет чагында ук тамырланып, даулы гомере юлында ныгыган иманы иде. Бүген, әле менә шушы мизгелдә, әнә шул иманы чатнады түгелме соң?!

Хуш, патша хәзрәтләренә әйтелсен дә ди купшы мәдхияләр. «Мәрхәмәтле вәзирләре вә наибләре әбелхәяткә кояр вак чишмәләр бәрабәрендә» дигәне каян килеп кергән диген? Улмы белми аның наибләрен, улмы күрмәде аның түрәләренең залимлеген?! Оренбург җиренә губернатор итеп җибәрелгән баш наибе Неплюев генералны гына ал. Аның тугрылыгы, намуслылыгы хакында халык арасында риваятьләр йөри. Ә чынында никадәр мәкерлелек, икейөзлелек ул бәндәдә! Башкортлар белән кыр- гыз-кайсакларны бер-беренә кылыч-ук күтәртүче шул, Казан татарлары белән башкортларны дошманлаштыручы да шул ук эт җан. Оренбург җирендә яшәүче халаекларны, төрле болаларда катнашканнары өчен, үз куллары белән асып кисмәсә дә, аларны меңәрләп-меңәрләп кырдыручы, гомер сөргән, ата-бабалары рухын саклаган бихисап авылларын яндырып вәйран иттерүче, колак-борыннарын кистереп, төмәне-төмәне белән сөргенгә олактыручы, бер гөнаһсыз нарасыйларны, шул сабыйларны назлаудан башканы белмәгән аналарны чукындырып, көтүе-көтүе белән коллыкка саттыручы да шул ук Неплюев губернатор лабаса! Батыршаның халыкны үгетләве һәм кыздыруы буенча яу купкач, Оренбург ахуны Ибраһим исеменнән ялган кәгазь яздырып, татар-башкортлар арасына тараттыруына, өлкән дин әһеле исеме белән аларны күндәмлеккә өндәвенә генә бак син. Шайтанның да башы җитмәс моңа. Аныкы җиткән. Вәлинигъмәт Ибраһим ахун халыкка күп җәбер-золымнар, бәла-казалар һәм кыерсытулар күрсәткән ул губернатор турында: «Каһәр суккан дуамал янарал вә тинтәк», – дия торган иде. Сүзләре хак булды бит тәки.

Ярый, губернаторы шундый булсын да ди. Анысы, ни әйтсәң дә, үз кешең түгел, кара йөрәк, кяфер. Шул залимнең уң кулы булып йөрүче алдакчы карт дуңгыз Котлымбәт морзага бак тагын. Татар-башкортларга золым-золмәт, җәбер-җәфа, бәла-каза китерүдә һич чик белмәде. Килмәк абыз-Акай һәм Карасакал яуларын бастыруда миһербансызлыгы, кансызлыгы хәттин ашты: халыкны асты-кисте, сөргенгә куды, кол итеп сатты, түбәсе-түбәсе белән авылларны яндырды, иләүләрне вәйран кылды, кыз-хатыннарны хур итте, балаларны ятим калдырды. Халык аны юкка гына «Шайтан морза», «Котырган Тәфтиләү» дип атамады шул. Аның ерткычлыгы, каһәрләре, җәзалары һәм кансызлыгы хакында җыру бер дә юктан туган дисеңме? Ничек әле?

 
Тәфтиләүнең менгән, ай, атлары
Чаптар да гына белән тимеркүк.
Тәфтиләүдәй кансыз булыр микән,
Шушы илдә кыргый җәнлек күк.
 

Мөнәҗәт әйткәндәй авызы эченнән генә көйләп утырган Батыршаның тонык тавышыннан сискәнеп, башын кабат күтәрде сакчы. «Алласына сыгына шәрә баш, намаз укый, – дип уйлап алды ул гадәтенчә аның хакында, гәрчә тоткынның чәчләренә инде күп айлар буе пәке-кайчы тимәсә дә. – Укы, әйдә, укы, табын, барыбер шушы юеш таш ләхеттә чериячәксең!» Солдат, уң ягынарак авып, ойый башлаган сул як ботын угалап алды, тәмләп бер иснәде һәм кабат күзләрен йомды. Батырша исә аның кымшангалавын сизмәде дә, дымы саркып торган таш диварга карап каткан хәлдә, ярсып-ярсып уйланды.

Шулай, халык аны – ерткыч Тәфтиләүне ләгънәтләде, ташларны чокып, аңа каргыш язды. Ә падишаһ нишләде диген? Патша хәзрәтләре исә шул явызның иңбаш-яурынын алтынлады – полковник дәрәҗәсе бирде. Ә Батыршаныкылар күтәрелгәч, ихтилалчыларга башлап кылыч селтәүче дә шул ук Котлымөхәммәт морза Тәфкилев булмадымыни? Батырша үзе яуның ни белән бетүен күрмәсә дә чамалады, таш ләхеттә ятып та ишетте: аның белән көрәшкә чыккан татар-башкортларны явызларча бастыруда, Килмәк абыз-Акай, Карасакал яулары чорындагыча ук, асу-кисүдә шул ук кан коючы Тәфтиләү танылган. Тагын шунысы да килеп иреште Батыршага: шул ләгънәтләнгән Оренбург каласын салу һәм аннан соңгы елларда дулкын-дулкын булып калыккан татар-башкорт яуларын тар-мар иткәндәге катылыгы, кансызлыгы өчен патшабикә аңа иң зур гаскәри чин – генерал дәрәҗәсе биргән. Бәс шулай икән, наибләре белән яраннары да, падишаһ дип, «Алланың җирдәге шәүләсе» дип аталганы да бер чыбыктан куылганнар булып чыга түгелме соң?! Йа Алла, исәпли торгач, языкка ук батам бугай, үзең ярлыка. Тик барыбер уй сөреше, зиһен сафлыгы белән фикер йөрткәндә, нәкъ шулай килеп чыга – барысы да бер чыбыктан сөрелгәннәр! Йа Аллам, үзең мәрхәмәтеңнән ташлама!

Тәфкилеве Тәфтиләү, динен-иманын саткан бәндәдән тагын ни көтәсең. Әләкчәй Иваныч, имеш. Тфү! Чын мөселман дигән үз мишәрең булганы да эттән туган бит аның. Бакчы, бу Яныш старшинаны. Гомер бакый бер командада яшәп, башы этлектән чыкмады. Аңа – Батыршага гына да түгел, бар халаекка золымлык кылды, һичбер вакыт тәһарәтләнеп, Ходайга сәҗдә кылмышы булмаган ул имансыздан кемнәр генә зар еламады. Үзе тик залим сотниклары белән бер үк кешеләрне ел саен походка язды. Ул мәзлумнар, икешәр сум акча биреп: «Әй ыстаршина, бу ел нәүбәт безгә түгел иде», – дип үтенгәч кенә, аларын калдырып, башкаларны походка озатты. Анда да гаепне сотниклар өстенә аударыр иде. Командада бер-бер угры тотылса, аңардан мал алып, каракны хөкем итмәде, китап сүзе белән тикшерү өчен, үз кул астындагы ахуннарга вә муллаларга җибәрмәде. Угры куәтлерәк вә мәртәбәлерәк кеше булганда гына, чарасыз калып, аны китап хөкеменә бирде. Анда да, муллаларга янап, әмерен җиткерер вә хөкемне үзенчә ясатыр иде. Гомере буе алым алды, ришвәттән җиксенмәде. Командасында йөргәндә, юлындагы авылда бер-бер җамаллы матур хатын-кыз күрсә, көчләмәк вә куркытмак белән аны зинага күндерде. Инде зинага билгеләнгән хатынның ире яки кардәшләре, эшне сизеп алып, ризасызлык күрсәтсәләр, үзе кебек үк сәрхуш каравылы егетләреннән ялган гуаһлык бирдереп, тегеләрне суктырды. Ә бит генералларга, түрәләргә ярады Яныш, гомергә «верный» старшина булды. Гаҗәп тә түгел, кайда бола, кайда чуалыш, – кораллы егетләрен ияртеп, халык өстенә ул чапты. Хәтерендә, халык күтәрелгәч, Яныш белән серләшмәк булып, аның катына барды Батырша, старшинаны ихтилалчылар ягына аудармакта иде исәбе. Җавабы бер булды Янышның: «Бу хәлдә сабыр итәек, аннан инде кем өскә чыкса, шуңа кушылырбыз». Үзе исә сабыр итмәде. Бөрҗән башкортлары кузгалу белән, командасыннан отряд туплап, алар өстенә китте. Хәер, Батыршаны тотарга дип, Карышбашка кораллы егетләр җибәрүче дә шул явыз иде.

Вә әй хәсрәт! Яныш күк хәсис старшинадан башка ни өметләнерсең?! Аның белән дуслыгы камил түгел иде Батыршаның. Заһирдә кеше алдында дус булып, батинда эчтән дошман иделәр. Батырша мулла аңа баш бирмәде, әмерләрен үтәмәде, түрәләргә табак тотуын хупламады. Шуңа да Яныштан этлектән башкасын көтмәде. Ә менә Сөләйман старшинаның хыянәте бөтенләй өнсез итте аны. Һәр икәве мишәр, һәр икәве чын мөселман – гомер бакый серләре уртак булды, бер сынык ипине урталай сындырып кабар ихлас дуслар иделәр. Нәтиҗәдә ни килеп чыкты соң? Батырша соңгы өмете итеп аңа килеп егылгач вә, язмышын җиңеләйтү нияте белән Уфа приказына барып: «Үзе бирелде», – дип әйтүен үтенгәч, Сөләйман аның кул-аякларына богау салды, көчле сак астында генераллар кулына тапшырды. Ихтилал башлыгын тоткан кешегә тәгаенләнгән мең сум ярлыкаш акчасын алу өчен. Йә, моннан да хаинлек булырмы?!

Түрәләр дигәннән, мишәре-башкорты булмасын, урысы булмасын – бары да бер залим. Мал дигәндә, халаеклар өстеннән хакимлек итәргә дигәндә, теләсә нинди әшәкелеккә, этлеккә, нәҗеслеккә әзерләр. Нугай юлы старшинасы Сатлык соң. Еландай телләре белән ни әйтте аңа Батырша: «Завутларга, завут крәстияннәренә тимәгез, йомышлы урыслар белән эш урыслары бер түгел, алар да татар-башкорт ярлы-ябагае кебек үк золымлыкта яши», – диде. Шәкертләрен җибәреп, шул сүзләрне кат-кат ишеттерде. Сатлык старшина исә, үз кешеләрен туплап, барыннан элек Әүҗән-Петров заводына һөҗүм итте: урыс крәстияннәренең малларын куып алып китте, алар ташыган утынны, алар салган күперләрне яндырды, заводның үзен тәмам кыйратып, андагы алтын-көмешне талады вә башка күп явызлыклар кылды. Шул мал дия-дия, урыс крәстияннәренең ихтилалчыларга булган өметләрен сүндерде.

Үз түрәләрең шундыен комсыз, нәҗес, залим булгач, башка түрәләргә ни дисең инде. Әнә теге дөмеккән түрә Брагин ни генә кыланмады. Хәтерендә, соңгы тапкыр Нугай юлына сәфәрендә Бөрҗән халкы яши торган ямда ат утлатырга тукталган иде. Батырша ямдан читтәрәк су буена барып, госел-тәһарәт алып намазга оюга, янына дүрт атлы башкорт килде. Намаздан соң араларында байтак кына сүз булган иде. Брагин хакында да шулар сүзләделәр. Ул явыз, Ирәндек буена солдатлары белән Петербургтан килеп, асылташлар эзләмәкче булган, имеш. Ташын тапкандырмы-юкмы, әмма халаекны изү-кимсетүнең кимен куймаган: җирләрен тартып алган, малларын талаган, хатыннарны вә кызларны ата-аналары, ирләре алдында көчләгән. Бөрҗән иләве башкортлары, бу хәлләргә тәкать тота алмыйча, теге фасикъны Талкыш күленә батырып үтергәннәр.

Соң боларны белми идемени Батырша? Түрәләрнең урысы-мишәре, башкорты-татары – бары да залим, дип күпме тәкрарлады. Падишаһка язган тәгъризнамәсендә дә шул хакта ачынып сөйләде ләбаса: «Мондагы түрәләр кирәк залим, кирәк гадел улсыннар, аларның хөкеме бозылмыйдыр. Угрыны тугры дисәләр – тугры буладыр, угры дисәләр – угры буладыр… Түрәләр аннан акчалар алдылар. Байларның малы төкәнде, ярлылар бурычлы булдылар. Көндә бетәр эшне айга суздылар. Халаекларга җәфалар күргәзделәр, кыйнамак, сукмак, алым алмак берлә, малларын угырламак берлә вә һәм кешеләрне үлтермәк берлә. Яныш командасында Туктар авылының Туктарны, указдан артыкны бирмәгән өчен, бер башлык агулы шәраб эчереп үлтерде. Сөләйман командасында Субай авылының бер кешесен, олау озата барганда, юлда драгуннар кыйнап үлтергәннәр». Шушы юлларны алдарак үз куллары белән язды ла Батырша. Уфадан Оренбургга барышлый юлда үз күзе белән күргәннәре тагын. Сотниклар бер башкортның үзен – камчылап, атын имгәтеп киттеләр. Каргалы янында бер татарга тора салып бәйләнделәр… Ә ул – «мәрхәмәтле вәзирләре вә наибләре әбелхәяткә кояр вак чишмәләр», имеш. Тфү!

Батырша ярым караңгыда, кармаланып, алдындагы кәгазен ике куллап күтәреп алды да авызына капты, язганын, кыргыйларча, тешләре белән өзгәләргә тотынды. Кәгазь кыштырдауга, ишек катыннан офицерлары Хомутов дип йөрткән әлеге сакчының йокылы тавышы ишетелде:

– Ят инде, такырбаш!

Тоткын шунда гына бүгенге хәленә әйләнеп кайтты, сасы зинданның сөремле диварын әле генә күргәндәй бераз текәлеп торды да, ишеккә таба борылып, эчкә баткан күзләрен солдатка төбәде:

– Тышта төнме, көнме?

– Дәшмәскә! – дип, бар көченә чыелдап җибәрде Хомутов. Монысы инде ишекнең теге ягындагы сакчыларга да ишетелсен өчен иде. Аннары ярым шыпыртлап өстәп куйды: – Төн узып бара инде, ят!

– Бар, бар чык дусларың янына, – дип мыгырданды Батырша, кабат өстәленә борылып. – Барыбер мин ятуга чыгып олагасың…

Чыра диварның дымык ташына кадәр янды да, ярыкның ике ягына сарышкан корымга тагын берничә мыскалын өстәп, пыскып сүнде. Зиндан эчен дөм караңгылык басты. Тик калын имән тактадан суккан ишек тишегендәге каплавыч ярыгыннан зәгыйфь кенә булып төшкән шәм яктысы җиһанда әле тереклек барын хәбәр итеп тора иде.

Ул ут яңартмады – чакма чагып чиләнәсе килми иде, шулай ук ятагына аварга да ашыкмады. Башына бүген генә килгән вәсвәсәле фикерен чарлап, ачыклабрак куясы килә иде аның. Хуш, ул инде менә алты ел буе «гыйззәтле вә дәүләтле падишаһымыз газими хәзрәтләре» нә гарызнамә яза, Оренбург җирендә яши торган бик күп халаекларның аяныч хәлен бәян итә, үзенең ихтилал башлыгы булу мәҗбүриятен, гыйсъянчылык сәбәпләрен аңлатмакчы була. Шул каргаулы алты ел эчендә гарызнамәнең бер үк хәлләрне бәян иткән кырыкмаса-кырык нөсхәсе язылды, әйбәтрәк дигәннәре акка күчерелде. Әле бая гына тешләре белән тураклап ташланган сүзләрнең – патшаны әбелхәят чишмәсенә тиңләгән юлларның да – кәгазь битенә тәүге төшүе түгел. Үтенеч-хатның башка данәләрендә әлеге юлларны ул, Шәрык илләре укымышлыларына хас булганча, гел диярлек гарәп-фарсы телендә язды. Күркәмрәк яңгырасын, диде. Үткән төндә генә башына килде: гарызнамәне урысчага аударачаклар лабаса. Тылмачларның әлеге юлларны тәрҗемәли алмый интегүләре бар. Аларны үзебезчә – төрки белән язарга дигән фикергә килде. Бүгенге көне шуның белән юанып үтте. Инде ятарга дигәндә, кабат укып бакса, аһ итте, гыйсъянчы җанының шундый купшы, төче сүзләр яза алуына гасабилана башлады. Кирәкме соң ул төчекәй сүзләр? Тулаем алганда, бу үтенеч-хатның хаҗәте бармы?! Хәер, аның кайбер данәләре галиҗәнапка дип тапшырылды инде. Шәрәфәтле вә мәрхәмәтле падишаһтан исә ләм-мим: ни телдән, ни язма рәвештә. Гарызнамә аңа барып ирешкәнме? Укыганмы ул, асыл патшабикә, Батыршаның йөрәк канына манып язган зарлы сүзләрен? Юктыр, укыса, бер-бер намә кылмый калмас – тугры хөкемен җиткерер иде. Вә әй хәсрәт, бая гынак яшен ташы булып башына килгәннең чынлыгы хак, күрәмсең. Падишаһы да үзенең күпсанлы наибләре вә яраннары, түрәләре кебек залим икән!

Ачышы каты төен булып бугазына утырды Батыршаның, тәмам нәүмизләнеп, кабат башын куллары өстенә салды – тимер салкыны тумыштан пәке-кайчы күрмәгән шәрә ияген чиркандырды. Шул хәлендә күпме утыргандыр, күңелендә бер якты уй калкып, кәефләнеп киткәндәй булды. Сакчы Гришканың башка солдатлардан курка-өркә генә сөйләгәне хактыр, шаять. Аның өзек-төтек хәбәрләренә караганда, Батырша егет чагыннан ук ишетеп белгән Әби патша үлгән бит, имеш. Аның урынына тәхеткә ир-ат падишаһ утырган, ди. Бәс бу сүзләр хак икән, тәхеттә яңа патша булып чыга. Димәк ки, пайтәхетнең үзендә ыгы-зыгы. Шундый чакта гарызнамәнең укылмый ятуы гаҗәпме булыр?

Өр-яңа ачышы Батыршаны дәртләндереп җибәрде, богауларын шалтыратып, торып ук басты. Шулайдыр, тәхетнең үз тирәсендә дә болгавырдыр. Менә яшь патша аягына басар, ныгып алыр, ил-дәүләт хакында эш-сүз йөртә башлар, ниһаять, Батыршаның гарызнамәсенә дә чират җитәр вә… мәрхәмәтле падишаһның гадел хөкеме аяк-куллардагы богауларны гаип итәр. Йа Раббым, мәрхәмәтеңнән ташлама, шулай булсын, амин! Кем белә, бәлкем, ул хат-үтенеч инде хөкемдарның рәхмәтле кулындадыр. Сарайдагы хәлләрне Батырша гына белмидер…

Тарих битләреннән. Россиядә тәүге милли азатлык хәрәкәтенең идеологы һәм җитәкчесе Батырша-Абдулла Гали улы Мәзгытдин мәмләкәтнең иң чирканыч, әшәке төрмәләреннән берсе булган Шлиссельбург крепостенда утырган бу еллар – ХVIII гасырның алтмышынчы еллары ахыры – җитмешенче елларының башы, чыннан да, империя тәхете тирәсендә гаять болгавыр чор. Патшалар өсләрендәге күлмәкләре сыман алмашынып кына тора – гасырның тулыр-тулмас алты дистә елы эчендә тәхеткә сигез хаким утыра.

Россиянең бәхетсез тәхете өстендә янә болытлар куера, һәм 1762 елның 28 июне төнендә гарасат башлана. Шул төннән Екатерина Икенче дип – тарихка, Әби патша Екатерина-Сания дип төрки халыклар теленә кереп киткән яңа императрица «сөекле» ире Пётр Өченчене кулга алдыра һәм тагын берничә көннән аны бөтенләй юк иттерә – Россия тәхете озак елларга шушы икейөзле, хәйләкәр һәм чибәр хатын кулына күчә.

Тыелгысыз кәеф-сафа, искиткеч сый-хөрмәтләрне дә, азгынлык-фәхешлекләрне дә, төрле низаг-ызгышларны да, үлем-китемнәрне дә күп күргән сарай һәм пайтәхет өстеннән узган төнге зилзилә дәрья уртасындагы утрау-кальганың өч сажин ярым калынлыктагы диварларын үтеп керә алмады. Аның авазы, бу «Алла каргаган урын» га килеп җиткән тәкъдирдә дә, җиде сажин биеклегендәге кирпеч стеналар нигезендә, таш ләхеттә изаланучы Батырша колагына ирешмәс иде. Патшалыкның иң явыз дошманнарына гына дип тәгаенләнгән бу зинданга тап булганнарның җиһан белән исәп-хисаплары өзелә, алар исәннәр исемлегеннән сызып ук ташлана, тере мәеткә санала. Шуны бераз сизенсә дә, хәленең алай ук аяныч икәнен белми әле Батырша: һаман нәрсәгәдер өметләнә, үзен якын итүче сакчы Гришкадан ишеткәләгән хәбәрләргә дә ышанмыйча, гомере буе хыялында Әби патшаның миһербанлылыгына, шәфкатенә ышаныч баглый. Әнә хәзер дә шул ымсынуы белән аягына басты – богау чыңы җир асты патшалыгының кабер тынлыгын чәлпәрәмә китерде.

Ишек катындагы сакчы атылып торды, чыжлатып, кыныннан кылычын тартып чыгарды:

– Йә, гололобый, ят!

Батырша ятагына таба борылды. Башымны түшәмгә бәрмәгәем дип, урталай бөкрәеп, богауларын шалтырата-шалтырата, ике-өч адым ясады. Куллары белән кармалана торгач, шомартылмаган каен такталардан ясалган сәкесен эзләп тапты. Кушкуллап маташа-маташа, өстенә ябына торган торыпшаны таш диварга таба этәрде, чүбек тутырылган мендәрен йомшарткалады, аннан үрмәләп менде дә салам түшәгенә ауды, кулларын баш артына ташлады.

Зиндан тып-тын калды. Гадәти тынлык кына да түгел, ниндидер шөбһәле, чит-ят галәм тынлыгы иде бу. Әйтерсең дөньяда бернинди хәят-тереклек калмаган, тик Батыршаның гөнаһлы җаны гына, үзенә урын тапмый, гаять зур каберстанга әверелгән ил-җир арасында адашып йөри. Алай да бөтенләй үк үлеп-туңып бетмәгән икән әле тормыш. Кайдадыр, таш диварлар артында, чак ишетелерлек булып су чупылдады – Батырша елмайгандай итте, гүя күптән күрмәгән җан дустының тавышын таныды. Дөнья гаме булып ишетелгән әнә шул зәгыйфь тавыш та тансык, бик тансык иде аңа. Шуңа да җил-давыллы көннәрне көтеп ала, диңгез-дәрьяда котырынган дулкыннарның саңгырау авазларын кәефләнеп тыңлый. Гәрчә алар Батыршаның дулкыннардан да астарак, җир куенында җан саклавын искә төшерсәләр дә, су тавышында бәйрәм тантанасы ишетә тоткын.

Бик тә таныш шул аңа әлеге тансык дулкыннар. Менә ул татар җырларыдай моңлы, башкорт далаларыдай иркен Агыйдел ярында, бөдрә таллар арасында, мондагы хозурлыкка һәм хөрлеккә кинәнеп утыра, имеш. Аягы астында гына наян вак дулкыннар чупылдаша, баш очында гына оҗмах кошлары сайрый. Ә су буеннан, йөгерек дулкыннар гел иркәләп-назлап торган дымлы тыгыз комнан, аның Зөлхәбирәсе килә. Һәрвакыттагыча: гәүдәсе, килеш-килбәте – үзенеке, чырае – Тутыяныкы. Ни гаҗәп, хатыны белән ничәмә еллар гомер сөреп, икәүләшеп өч бала үстереп, әнә шул күренештән арына алмады Батырша. Зөлхәбирәсе исенә төштеме, күз алдына Тутыя йөзле таныш сын килеп баса. Яшьлеге юлында тәүге мәхәббәт булып, йөрәгенә сеңеп калган Тутыя атлы шул кыз күптән онытылырга тиеш иде ләбаса. Әйе, һич кенә дә истән чыкмый, гомере буе эзәрлекләп килә аны әлеге илаһи чырай… Хатыны Зөлхәбирә хәтерендә яңардымы, каршында берсеннән-берсе сөйкемле улы Таҗик белән кызы Зөләйха пәйда була. Алардан арттарак яңа туып калган баланың да чыраен шәйли сыман. Бу юлы да шул ук хәл: Зөлхәбирәсе хәтеренә килүгә, әллә каян гына елмаюлы-сөенечле карашларын аталарына төбәгән оланнары калкып чыкты. Бер-беренә тагылган кулларын караңгы түшәмгә таба сузды Батырша, иреннәре арасыннан «Балакайларым, бәгырь кисәкләрем!» дигән өн сыкранып чыкты. Ярый әле улының җиде яшендә дөньядан китүен, ягымлы кызларының, аналары белән бергә, урыс алпавытына сатылуларын белми иде ата кеше. Белсә чыдамас, йөрәге шартлап ярылыр иде, мөгаен.

Дулкыннар чупылдавы кинәт юкка чыкты – ишек төбендәге зиндан «фәрештәсе» хәрәкәткә килде:

– Син, такырбаш, тыныч ят. Колак төбең кычытмаса, мине бимазалама!

Батырша дәшмәде. Иләмсез шыгырдап ишек ачылды – кояш чыккандай булды – мәгарәгә шәм яктысы кереп тулды. Тик бу сөенечле мизгел шунда ук юкка чыкты. Ишек артында сакчының шалтыр-шолтыр йозаклар белән маташуы ишетелде, идән такталары чыелдады, аннан кабат бар да тынды. Сакчыларның, төннәрен үзләре «коридор» дип йөрткән озын аралыкның аргы башында җыелып, ниндидер комарлы уен уйнап мәш килә торган гадәтләре бар. Шунда ашыга иде бугай хәбесханә «фәрештәсе».

Ул, бар дикъкатен туплап, баягыча су чупылдавын ишетергә теләп ятты. Әмма, ни гаҗәп, күңелле мизгел кабатланмады. Каяндыр ерактан кызмача солдатларның ат сыман кешнәп-кешнәп алулары гына ишетелеп куя. Батырша күзләрен йомды, тик бая бер кузгалып алгысыган күңел тынычларга ашыкмады, киресенчә, эчендә ниндидер ашкыну пәйда булып, йөрәген тагын да яскыта иде. Тоткын, бар сабырлыгын җыеп, аңа тыелгысыз ярсуга әйләнеп китәргә ирек бирми, алай да өерелеп-өерелеп килгән уйларыннан котыла алмый интегә. Шул әрсез уйларын йөгәнләргә дип, беравык үзе белән үзе көрәшеп маташкач, күңеленнән генә кулын селтәде, аннан аларны билгеле бер тәртипкә салырга тотынды. Мавыгып ята торгач, дөньясын онытты, уе белән моннан бик еракта калган иркен далаларга кайтып китте.

…Шушы ыгы-зыгылы дөньяда яшәгән кырык алты ел гомере, хәер, зур мәдрәсәгә килгәнче узган унсигез елын санамаса да ярый, бер хыял-омтылыш, бер ният белән узды Батыршаның. Исәбе – ничек кенә булса да ак падишаһ каршына җитү һәм Идел-Урал төбәгендәге кырыкмаса-кырык телдә аңлашып тереклек итүче халаекларның гаять тә авыр хәлләрен бәян итү иде. Шул теләгенә ирешсә, кан еглап гомер сөрүче кешеләрнең моң-зарларын түкми-чәчми әбелхәят бәһасе патшабикәгә җиткерсә, шәфкатьле Әби патша үз колларының аяныч хәлләрен ишетер һәм, шөбһәсез, гаделлек кылычын селтәр – залим генералларны вә түрәләрне китап хөкеменә тартыр дип өметләнде. Иманы кебек үк ныклы, һич үзгәрмәс кыйбласы иде бу Батыршаның. Аныкы гынамы, фикердәшләренең барысы да диярлек шул уй белән яналар иде. Үзенең бөтен гомерен, якты зиһенен, тыелгысыз көч-гайрәтен, тулы бер зур төбәк – Казан, Оренбург вә соңрак барлыкка килгән Уфа губерналары табынган галимлеген һәм абруен шул изге максатына ирешүгә багышлады. Шул уе тормышка ашсын дип, нинди генә юл-әмәлләр эзләмәде дә нинди генә тырышлык куймады: гомере буе ил кыдырып йөрде, абыз-аксакаллар белән киңәште, түрә-наибләр белән тәмсезләнеште, акчасы-малы белән дә, тәмле теле белән дә ерак юлга паспорт әмәлләргә маташты, тагын әллә ниләр майтарды. Нияте башкача берничек тә барып чыкмагач, тирә-юньдәге зиһенле, төпле муллалар, галим-голәмә, ил-җирдә абруйлары булган башка ирләр белән мәслихәтләшеп, халаекларны кансыз түрә-старшиналарга, патшаның йомышлы кешеләренә каршы күтәрергә булдылар. Шулай иткәндә, гавамның сабыр канатлары сынуы, аның көч-куәте патшабикәгә барып ишетелер, ул мәрхәмәтле җан, әлбәттә, боланың сәбәпләре белән кызыксыныр. Инде чын хәлне белеп алгач, тәкате калмаган халаекларны ярлыкар, явыз түрәләрне хөкемгә тартыр – гаделлек тантана итәр, дип уйлаштылар.

Тукта, гомер бакый башыннан китмәгән, бөтен тормыш юлында якты өмет, ихлас ышаныч булып балкыган әлеге изге ният аның күңелендә кайчан вә кайда бөреләнеп, шытып китте соң? Үзе туып үскән Карышбаш мишәрләре арасында андый гөнаһлы уйларга урын юк сыман иде ләбаса. Ул чакта әле мишәрләрдә җир җитәрлек, ясак түләмиләр, башка халыклар күргән җәбер-золымнарны белмиләр иде. Алар даими падишаһның ышанычлы, йомышлы кешеләре булдылар, аңа җан-тән белән хезмәт иттеләр. Алайса, каян килеп керде соң ул тәшвишле уй Батырша башына? Ә, әйе, Зәй буенда Казан татарлары белән аралаша башлагач, шунда гомер ишетмәгән-күрмәгән золмәтнең шаһиты булгач, миенә калка башлады ул вәсвәсәле фикерләр. Яраткан имамы вә мөдәррисе Габделрахман исә шул коткылы уйларына әбелхәят суы сипте.

Ак патшага илтә торган гомер озынлыгы юл шул көннәрдән, нарасыйдай саф, гөнаһсыз шук малайдай елгар Зәй буеннан башланды микәнни соң? Аннан бирле бит инде күпме сулар акты, айлар-еллар үтте, теле-гакылы белән дә, эше-гамәле белән дә тырышты, хаҗга ашкынган диндардай, пайтәхеткә омтылды Батырша. Падишаһка әйтәсе сүзләрен гомере буе барлады, гыйбарәләрен чарлады, шомартты. Вә әй хәсрәт, шәфкатьлеләрнең шәфкатьлесе дип йөрткән падишаһы каршына үз аягы белән килеп егыла алмады. Инде кул-аяклары богаулы хәлдә, зобаниларның көтү-көтү сагы астында пайтәхеткә килеп җиткәч тә, ак падишаһның нурлы йөзен күрү, агулы дуен булып күңеленә утырган зар-моңнарны сөйләп бирү насыйп булмады. Галиҗәнапның вакыты юк дип, кулына каурый каләм тоттырдылар, төргәге белән ак кәгазь, чыра бирделәр, патшага җиткерәсе сүзләреңне тез, диделәр. Ул язды, көннәрен дә, төннәрен дә язды. Айлар буе язды, еллар буе. Тик белмәде: падишаһка барып җитә алдылармы аның йөрәгендәге ялкынга манып язган сүзләре. Юктыр, Батырша кырыкмаса-кырык тапкыр кәгазьгә төшергән золымлыклар, әшәкелекләр, халаекларның сукбай этнекеннән дә кайтыш тормышта тереклек итүләре хакында укыса, мәрхәмәтле патша гына түгел, таш та телгә килер, бар дөньяга оран салыр иде. Әллә соң Батыршаның үзен кабул итәргә, аның белән күзгә-күз сөйләшергә ниятләнәме патшабикә?!

Вә әй хәсрәт, вакыт вә эшләр агышы бер дә алайга охшамаган. Әгәр дә хатлары падишаһка ирешсә, укырга – күзе, җавабына кулы җитмәсме булыр? Үз колының кул-аягына богаулар салдыруына алты ел була бит инде, алты ел! Шул гомер эчендә укыса – укырга, җавап бирәсе килсә – җавап бирергә бик вакыт лабаса.

Батырша, богауларын шалтыратып, кулларын күчерде, аларны кайнар маңгаена куеп, берни уйламый ятарга, йоклап китәргә тырышты. Әмма бер кузгалган уй ташкынын тыеп торырга куәте җитмәде. Өстәвенә әллә каян бик тирәннән бер кара фикер калкып, кабат канын кайнатты. Ирешкәндер, нишләп ирешмәсен, ди, хатлары. Аның гарәп хәрефләре белән сырлаган төркичәсен укый алмагандыр патшабикә, кайтарып тылмачларга биргәндер… Алай дисәң дә… Инде күптән урысчага аударган булырларые. «Падишаһның тылмач-первутчиклары бихисап», – дия торган иде Тәфтиләү морза. Әллә соң патшабикәнең үзенең укыйсы килмиме? Әллә укып та гарызнамәгә бер кәррә игътибар итмәстән чүплеккә атканмы?!

Үтә ямьсез уеннан тәмам кызышып, чәчләре үрә торганын сизде Батырша. Алай булып чыгуы да бар лабаса! Йа Хода, бая гынак башына калыккан вәсвәсә хак микәнни соң? Падишаһы да үзенең наибләре вә түрәләре белән бер чыбыктан сөрелгән микәнни?!

Тоткын ыңгырашып куйды, тешләрен кысты, күзләре утлы күмер булып көйрәде. Башында тагын да шыксызрак, иләмсезрәк, куркынычрак уйлар биешергә тотынды. Тукта! Аны гомере буе эзәрлекләгән Каракош шәүләсе шул – шул үзе микәнни?! Йа Хода! Әле теге чакта, Зәй буенда ук, аның күңеленә ниндидер тәшвиш, коточкыч бәла, яманлык, хәтта һәлакәт көтү хисе кереп урнашкан иде. Гүя коточкыч зур хәшәрәт бер кош, алагаем киң канатлары белән кояшны каплап, көн баешы яклап Батырша өстенә, Идел-Урал буйларында яшәүче халаеклар өстенә очып килә. Ул менә-менә мондагыларны куып җитәчәк тә, сәмруг кошныкыннан да куркынычрак томшыгы белән бәндәләрнең йөрәкләрен чукып алачак, күзләренә кадәр канга батып, аларны ермачлап йотачак. Шул күренеш, шул хис гомере буе эзәрлекләде Батыршаны. Баштарак ул әлеге кошны Яныш сыман хәшәрәт старшиналар гамәлендә күрде, аннан Котлымөхәммәт морза Тәфкилев яндырган авылларның кара күмергә калган урыннарында очраткандай булды, соңрак исә үтә хәйләкәр, икейөзле Неплюев генерал иңнәрендәге алтынланган тасмада, күкрәгенә падишаһ кулы белән тагылган ялтыравыклы бүләктә чалымлады. Вә әй хәсрәт, куштан старшиналарга да, пайтәхеттән ишетелгән һәр «әч» кә «түч» дип торган түрә вә генералларга да сыешып бетмәгән икән ул Каракошның җисеме, бары тик шәүләсе генә булган икән алар гамәлендә. Ә теге ерткыч кош үзе бик еракта булып, исеме падишаһ дип атала мәллә?» Юк-юк, падишаһ кына да түгел, патшалык!

Бәс шулай икән, ул кара көчтән котылмак юк. Дансыз-шансыз салкын үлем көтә аны. Бу өнсез-шыксыз утрау аның падишаһка барыр юлында иң соңгы ям ыстаны түгелме соң? Әлбәттә, шулай. Әлеге ямнан чыгу юк, алда – мае бетеп, сүнеп бара торган шәм сыман, акрынлап бетү генә.

А, юк, тиз генә бирешә торганнардан түгел Баһадиршаһ! Ул әле теге Каракош күкрәгенә килеп кунгач та тарткалашыр, көрәшер, сугышыр. Тик ничек? Бу үлем базыннан качып, билгеле.

Батыршаның бер-беренә тагылган куллары ихтыярсыз аска төштеләр, аягына үрелделәр. Ул, караңгыда кармаланып, богау боҗрасы ышкылудан каешланып, нечкәреп калган чәлтерен капшады, шомарып беткән тимер боҗраны эләктереп алды. Аннан, аягының йөзен бик нык турайтып, боҗраны аска шудыртты. Еллар буе күнектерелгән аяк та, боҗра да җайга килеп тора – тимер кыршау, ансат кына шуып, чыгып ук китте. Батырша елмаеп куйды – аяктагы богаудан бик тиз котылырга була бугай. Сирәк-мирәк кенә йөрергә чыккан көннәрендә шул тарафтан әтәч кычкырганын ишеткәне бар. Димәк ки, богау- лы куллары белән дә йөзеп чыгачак. Тик бу таш ләхеттән ничек котылырга да, шыксыз әҗәл базының җиде сажинлы диварына ничек менәргә? Хәер, зобанилар кулыннан ычкына алса, баскычын табар анысы. Ә нишләп ычкынмаска? Йөрергә чыккач, янәшәсендәге бердәнбер сакчыны богавы белән сугып үтерүе берни түгел. Аулаграк чак икән, диварлар өстенә менү дә кыен булмас. Тик ничек төшәргә теге якка? Су кальга кырыенда ук түгел бугай. Килгәндә үз күзләре белән күрде лә: диварлар төбендә ком-таш өеп ясалган тар утраулар. «Аларга тирән чокырлар казылып, су тутырылган», – ди Гриша. Сикерү мөмкин түгел дигән сүз. Әх, бау булса! Юк, ялгызың гына качу турында уйлыйсы да юк. Бердәнбер өмет Гришкада, мондагы миһербанлы бәндәдә. Ул дилбегәләр табып бирсә…

Батырша тынычлап калгандай булды. Салкын богау боҗрасын кабат аягына кидереп куйды да күзләрен йомды. Ул да түгел, үзенең каядыр төшеп барганын тойды. Миендә исә ашкынулы уй соңгы кат яктырып сүнде: качарга, качарга!

Бераздан инде ул ябылган кысан сасык баздан баһадирларча гырылдау гына ишетелә, ә тышта 1762 елның 28 июнь кояшы чыгып килә иде.

Абдулла

Беренче бүлек

Унтугызын тутырган Абдулланың бөтен Уфа провинциясендә ат алган мәшһүр Тайсуган мәдрәсәсенә икенче кышын укырга дип килгән елы иде. Тәгаене шул: бу якларда тәүге тапкыр Оренбург дигән сүз таралып, Уфага таба олы яу узган 1147 елның, ягъни милади белән 1734 елның кара көзе иде ул. Олы атна көнне җомга намазыннан соң шушы шанлы мәдрәсәне тотучы имам һәм мөдәррис Габделрахман өенә чакыртты аны. «Янә бер-бер эше чыккандыр, – дип уйлады егет, – вә ләкин ниткән мәшәкать чыгар икән соң, җомга лабаса».

Мәдрәсәдә шәкертләр янында затлы җилән, камчат бүрек, болгари күнле читек киеп йөри торган ыспай имамны гади игенче киемендә абзардан чыгып килүен күргәч, тагын да аптырап калды Абдулла, һич кенә дә тик торуны белмәс бу кеше атна көнне дә нидер кузгатып йөри иде бугай. Өстендә бишмәт, башында мескен бүрек, тагын да гаҗәбе – аягында тула оек белән чабата. Тик гадәтенчә сакалы пөхтә итеп, түгәрәкләп кыркылган да, чырае шат, мөлаем. Яраткан шәкертен күргәч, ук тагын да ачылып китте:

– Килдеңме, мелла Баһадиршаһ?

Абдулла, кызарып, күзләрен җиргә төбәде – бу дөньяда аңа әле Габделрахман мулла гына Баһадиршаһ дип эндәшә иде. Әллә шаяртуы, әллә үз итеп дәшүе.

Шәкертнең уңайсызлануын сизеп алган остаз, борылып, агачтан буралган келәткә кереп китте, эчтә ниләрдер шалтырата торгач, кулына әдернә җәя белән бер садак ук һәм кыска саплы сөңге тотып килеп чыкты.

– Йөреп кайтаек бер!

Егет сүзсез ризалашты. Остазының гадәтен күптән белә ул. Яз-җәй дими, көз дими, еш кына сунарга чыга Габделрахман. Быел да кар төшкәнне көтәргә сабырлыгы җитмәгән әнә. Хәер, кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, киек-җәнлек аулауга әллә ни исе китми мулланың, урман-әрәмәләр, болын-кырлар урап, сәйран кылып кайтса, шуңа күңеле була сыман. Әлхасыйль, татарлар исемен бозып, Габдрахман дип йөртә торган бу кеше Абдулланың моңа кадәр белгән муллаларына һич охшамаган. Килеш-килбәте мәһабәт, кием-салымы пөхтә – кала байларыныкына тартым. Мәчеткә барганда башына фәс киеп, аның өстеннән чалма урап йөрсә дә, мәдрәсәдә ул рәвешендә күренми диярлек. Сүзгә үткен, белмәгәне юктыр. Дәрестә еш кына дин сабагыннан дөньяви хәлләргә күчеп китә, шәкертләре гомер ишетмәгән әллә кайдагы ил-җирләр, диңгез-дәрьялар хакында сөйли, әллә кайсы хан заманнарын, борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар илен искә төшерә, Шәрык мәмләкәтләрен вә аларның хакимнәрен телгә ала, бигрәк тә гарәп-фарсы галимнәре һәм шагыйрьләре турында онытылып бәян итә. Шәрык дигәннән, шул җылы якларда яшәүче халаекларның арадашчысы – гарәп һәм фарсы телләрен су урынына эчә, күп кенә хакимнәрнең акыллы сүзләрен үз телләрендә мисал итә, робагыйларын укып күрсәтә. Инде кайтып, дөнья хәлләренә күчсә, саф ана телебездә әллә ниләр сөйләп бетерә. Абдулла малай чагында укыган Карышбаш мулласы Мостафа тыңлап торса, шик юк ки, Габделрахманны дәһри дияр иде. Чыннан да, дин вә шәригать мәсьәләсендә үзен бик иркен тота ул, надан муллаларны, белем дәрьясында сай йөзүче хәлфәләрне мыскыл белән телгә ала хәтта. Аның йорты тирәсендә чуалгач сизенә Абдулла: остазы өендәге хатын-кызларның йөзләрен ир-аттан яшерү-яшермәү хакында да ничектер битараф кебек. Юк, аны хак динебез исламга тел тидерә дип әйтә алмый Абдулла. Киресенчә, дин кануннарын да, шәригать өйрәтүләрен дә бик төгәл белә Габделрахман мулла, аларны җиренә җиткереп үти, шәкертләренә дә тәфсилләп аңлата. Алай да һәр вәгазен:

– Томаналыктан качыгыз, наданнардан читләшегез, телләр өйрәнегез, төрле фәннәр белән шөгыльләнегез, – дип тәмамлый.

Өлкәнрәк шәкертләр сөйләвенә караганда, Габделрахман бик шәп хәттат та икән әле: бик матур һәм дөрес итеп китаплар да күчереп яза икән мулла.

Тайсуган мәдрәсәсе һәм аның дәмулласы хакында барын да белеп, аңлап бетерми әле Абдулла. Шулай да тоя: ничектер башкаларыннан үзгә мәдрәсә бу, ниндидер нуры бар сыман, һәрхәлдә, дөньяны танып белү мөмкинлеге күбрәк, җанга азык мулрак. Әле яңа гына ачылган булуына карамастан, шәкертләрнең әллә кайлардан – Казан, Уфа якларыннан, хәтта Урал аръягыннан килеп укулары юкка түгел, күрәсең.

Җыену озакка сузылмады, шул җиңелчә кулдан кузгалдылар. Абдулла хәтта башындагы киез эшләпәсе белән аягындагы кәвешен алыштырырга, җиләнен салып, бишмәт кияргә дә өлгермәде.

Авылны чыгуга ук куе әрәмәлек башлана. Көз инде аны вәйран иткән: шомыртларның бурлаттай яфракларын, талап, җиргә түшәгән, моңа кадәр ямь-яшел утырган талларны кайнар су белән пешекләгәндәй ләшперәйткән. Алай да җәй әле бөтенләй китмәгән кебек. Әнә ул кипкән сарут, бөтерелгән сары яфраклы әрекмән төпләрендә посып ята сыман. Аяк асты катырган булуга карамастан, мәңге тансык җир исе, иегән үлән исе күңелне алгысыта – ямьле җәйләргә дәшә. Сукмактан эчтәрәк кышка калган кошларның чыкырдашуы җәйне юксыну хисен көчәйтә генә.

Инде шактый юл үттеләр. Ләкин Габделрахман ешлыкка борылмады, иңбашына эленгән җәясен кулына алмады, тирә-якка карана-карана, хозурланып, Зәйгә төшә торган такыр сукмактан атлый бирде. Сөңгесен таяк итеп уң кулына тоткан Абдулла аны ашыктырмады. Икәүләп сунарга беренче чыгулары түгел, шәкерте остазының гадәтен белеп бетерде инде: киек-җәнлек тотарга чын-чынлап ниятләгән булса, болай ук еракка китмәс, әрәмә эченә борылыр иде Габделрахман. Нигә дисәң, кош-корт, киек-җанвар әле моннан биш-алты ел элек кенә килеп утырган авыл халкыннан өркергә өлгермәгән, ындырлар артында ук көтүе-көтүе белән йөриләр, мал-туарга, иген-таруга зыяннары да байтак. Һәрхәлдә, теләге булса, инде, ким дигәндә, ике-өч куян алырга җитешкән булыр иде.

– Безнең Иске авыл да нәкъ шушылай урман-әрәмәләр эчендә утырыр иде, – дип сөйләп китте алдан атлаучы Габделрахман.

Аның инде үзләренең төп нигезләре хакында шәкертенә беренче сөйләве түгел. Әллә оныта, әллә туган ягын сагыну сагышы тышка бәреп чыга, сахрага чыктылармы, Казан өязенең Җөри юлында калган иске авылларын исенә төшерми калмый. Җирләрен тартып алып, урыс алпавытларына бирүләрен сөйли башласа, тәмам үзгәрә, күзләре ялкынланып янып чыга, тавышы көчәя. Бераздан исә аучы ташыганын сизеп ала бугай, сабырлана төшә, шушы Зәй буена күчеп килүләре, олы юлдан читтәрәк, тай суйган җирдә төпләнүләрен тезеп китә.

– Инде җиденче кыш бит, ә күңел һаман утырмый, – ди ул, сыкранып. – Урыны бай, ямьле югыйсә. Хәзергә бик тыныч та. Йөрәккә исә һаман нидер кирәк, һаман Казан ягына тарта. Ярый әле юанычка мәдрәсә бар. Юкса сагыштан саргаерсың, кем мелла Баһадиршаһ!

Абдулла тагын уңайсызланып куйды. Юк, күнегә алмый ул бу кушаматка. Җитмәсә, остазларыннан ишеткәләп, шәкертләрнең дә кайберләре соңгы вакытта аңа «Батыршаһ» дип эндәшкәли башладылар. Каян уйлап чыгарды соң әле Габделрахман хәзрәт әлеге кушаматны? Ә, әйе, быелгы яздан, кечкенә генә Тайсуган авылын гөж китергән вакыйгадан соң, шулай дип атап йөртә башлады аны мулла.

Сәвер йолдызының1 соңгы көннәре иде. Урыс атнасы көнне сабактан соң Габделрахман аларны – Абдулланы һәм тагын ике шәкертне – урманга алып китте. Урман дип авыз тутырып әйтү генә инде. Авыл кырыендагы юкәлектә иде имамның чолыклыгы. Агачлар әле яфрак ярып бетермәгән, хәтта яткыл җирләрдә урыны-урыны белән кар ята. Юкәлек исә кап-кара, тик бөреләр генә уңган бавырсак булып бүрткән. Алай да бөтен тирә-якта яз исе, чәчәкләр исе, бал исе. Куыш агачларга ясалган чолыкларда кышлаган бал кортлары инде чын-чынлап эшкә керешкән: күке башы чәчәкләренә, ачылып килгән бөреләргә кунып, тамакларын ялгарлык тәмле су эзлиләр, авылның икенче ягындагы әрәмәлектән, тал песиеннән сап-сары «ипи» ташыйлар – кыскасы, мәш киләләр. Тик ярым җиргә иңдереп салынган келәттәге бүкән умарталарда кышлаучылары гына ябылуда яталар икән. Килеп җитүгә, мулла үзе дә җиңнәрен сызганды, тиз арада дүрт-биш дистә умартаны урман аланына чыгарып та тезделәр.

Әмма эшләре хәерсез булып чыкты. Икенче көнне таң белән Габделрахман мәдрәсәгә үзе кереп уятты аларны. Төнен кемдер бөтен умарталарны вәйран иткән икән. Чолыклыкка җитеп, яргалап ташланган берничә умартаны күрүгә үк, бар да ачыкланды. Мондый вәхшилек, һичшиксез, аю эше иде. Әнә аландагы эзләре дә шул хакта сөйләп тора.

– Болай булгач, тынгы бирми инде ул хәерсез, – дип сукранды Габделрахман, яңа борынлап килгән үлән өстендә күч булып үлеп яткан кортларны кушучына алып. – Ничек тә өркетергә кирәк бу явызны. Шуңа йөрәгегез җитәрме, егетләр?

Абдулла дәшмәде. Ике иптәше исә берсен берсе уздырып шаулашырга тотындылар:

– Һәй, аны өркетүе, – дип җилкенде Иштирәк дигәне.

– Утлы күсәк белән куабыз аны, – дип әтәчләнде Юлтимер.

– Алай, – дип куйды мулла, бик үк ышанып җитмәвен яшереп тормыйча. – Шулай да без башта кулдан килгәнен эшлик әле.

Габделрахман, кулына балта-пычкы алып, чолыклык читенә таба китте. Шәкертләре аңа иярделәр. Бераздан инде ул тарафтан балта чапкан, пычкы чыжлаган, гөрселдәп агач ауган тавышлар гына ишетелеп торды. Көн кичкә авышканда, алан чатлы-ботлы агачлардан торган ур белән уратып алынган иде.

Алай да умарталарны саклап кунасы иттеләр. Билгеле инде, бу эш яшьләргә тапшырылды, мулла үзе авылга кайтып китте. Шәкертләр исә, чакма чагып, мәшкәгә ут көйрәттеләр, келәт алдына ук диярлек учак ягып җибәрделәр. Келәттә сыекланып беткән җәя белән дүрт ук бар икән. Шуларны алып, Абдулла читкәрәк китте һәм тиз арада бер көртлек белән боҗыр атып алды. Кошларның бик ябык, начар вакыты иде бу – апрель ае бит. Алай да көлгә күмеп пешерергә ярарлыклар.

Чолыклыкка көек исе таралырга өлгермәде, Габделрахман кабат килеп җитте. Үзе генә дә түгел, унике-унөч яшьләрдә булыр – кызы Тутыя белән. Мулла үзе олы бер төен итеп иске чикмән, торыпша ише нәрсәләр күтәргән, кызның исә ике кулында ике чүлмәк: берсендә – аш, икенчесендә әйрән булса кирәк. Тутыя бала итәкле озын ситсы күлмәктән. Чигүле алъяпкычын бәйләп куйгангамы, биле өзелердәй булып тора. Шуңамы, сыны Зәй буе камышы сыман. Балигъ булып җитмәгәнгәме, башка сәбәп беләнме, кыз пәрәнҗәсез, яулыгын артка чөеп бәйләгән. Аның ахактай ап-ак саф йөзен күргәч, әллә нишләп китте Абдулла. Тутыяның күмер сыман чем-кара күзләре, алар өстендә карлыгач канаты булып торган үтә төзек корым кара кашлары, матур гына песи борыны һәм иреннәре дулкынланып торган җыйнак авызы исертеп җибәргәндәй булды егетне. Мишәр кызлары бит-күз каплап йөрүне өнәмиләр – үз авылларында моңа хәтле дә кызлар күргәне бар иде Абдулланың: тәмам җиткәннәрен, печән өстендәге җиләк сыман тулып пешкәннәрен, күкрәкләре дәрт белән кайнарланып, ымсындырып торганнарын. Алай да мондый ук халәткә калганы, җебеп төшкәне юк иде әле егетнең. Балалыктан чыгарга өлгермәгән шушы чандыр кызга карады да катты. Ярый әле остазы Габделрахман вакытында телгә килде:

– Ник аптырап калдың әле, мелла Абдулла? Кайнар килеш борай боткасы ашап алырга кирәк. Иртәнге якта салкын булса дип, кием-салым, урын-җир алып килдем менә. Тик, йокы белән мавыгып, аю корбаны булмагыз тагын!

Ашыйсы килүе болай да онытылган иде Абдулланың. Келәт почмагында гына Тутыя басып торганда, ашы аш булмады: ботканы ике-өч тапкыр гына капкалады, чүлмәктән әйрән эчте дә торып ук китте, бик хуҗалыклы кыяфәт белән урны урап чыкты.

– Өмет анда түгел инде, егетләр, бар ышаныч сездә, – дип сөйләнде Габделрахман, нигәдер Абдуллага карап. – Ур шул – тавышын ишетү өчен генә инде ул.

Габделрахман белән Тутыя тәмам күз бәйләнгәч кенә киттеләр. Ул арада караңгылык иңде, күзгә төртсәләр дә күренмәслек булды. Җитмәсә, урның теге ягында кемдер дапы-допы йөренгән кебек. Шикләнүләрен бер-беренә сиздермәс өчен, егетләр юри кычкырып сөйләштеләр, учакны өр-яңадан дөрләтеп җибәрделәр дә, янәшәдәге имән төпләренә утырып, утка текәлделәр.

– Әкият сүлә әле, Абдулла, син аның ишегә оста бит, – дип ялынды Иштирәк.

Сүз дә юк, әкиятләрне дә, төрле риваятьләрне дә күп белә Абдулла. Өлкәннәрдән ишеткәннәре дә җитәрлек, китаплардан укыганнары да буа буарлык. Өстәвенә аларны кеше җанына ятарлык итеп сөйли дә белә. Тик әкият сатарга кәефе юк иде аның бүген. Күз алдында һаман да Тутыя сыны. Әнә хәзер дә, калын толымнарын иңенә салып, келәт почмагында тып-тын гына басып тора сыман. Шулай итеп, малай чагы үтте, кызларга күзе төшәр вакыты җитте микәнни соң аның? Төшсә ни булган? Кыз бер дигән, ата-анасы абруйлы, тормышлары җитү. Өйләнеп җибәргәндә дә зыян итмәс иде. Нигә, анлык кына рәте бар атасы Галинең… Тукта, өйләнергә дип килдемени соң ул монда? Хыялы – гыйлем эстәү, телләр-фәннәр белү лә Абдулланың. Юк, гаиләгә батарга ярамый әле аңа. Әнә ич Габделрахман хәзрәт үзе әйтеп тора: «Яшьлегендә голүмле булып кал, Абдулла», – ди. Безнең татарда зур-зур мәдрәсәләр, дарелфөнүннәр2 юк инде югын, әмма дә ләкин гыйлем җыйган кешегә Әбүгалисина мәгарәләре бар, ди. Аның сөйләвенә караганда, Арча ягында, Ташкичү дигән авылда, атаклы бер мәдрәсә бар, имеш. Кайчандыр үзе шунда гыйлем нигъмәте җыйган Габделрахман. Дәмулласы Габделсәлам ахун дин вә шәригать ягыннан гаять гыйлемле булуы белән бергә гарәп вә фарсы телләрен ана теледәй белә, бик күп фәннәрдән хәбәрдар, шулай ук җырулар чыгара, робагыйлар һәм төрле китаплар яза, ди. Шиксез шуңа барып егыл, гыйлем эстәмәкне дәвам иткел, ди аңа остазы. Мөмкинлегең булса, бүтән мәдрәсәләргә дә бар, илләр гиз, яңа җирләр, халаеклар күр, ди. Гаилә кору исә боларның барына балта чабу белән бер булачак иде.

Нидер дөпелдәгәнгә сискәнеп, башын күтәрде Абдулла. Караса, учакта ут сүнеп бара, бүкәннәрдә утырган егетләрдән җилләр искән, кайнар көлдән арттарак ниткәндер бер кара шәүлә басып тора. «Чыдамаган, тагын килгән», – дип уйлап алды егет остазы турында хөрмәт белән. Тик әлеге карачкы ягыннан шак-шок иткән авазлар ишетелгәч кенә, аның аю икәнен аңышып алды. Кабаланып аягына басты, тик борылып келәткә таба йөгерергә дә, бер тарафта яткан балтаны алырга да өлгермәде – аю аңа ташланды. Абдулла, елан чаккандай өтәләнеп, төп өстенә менеп басты һәм урман хуҗасын йөзе белән каршыларга әзерләнде. Тегесе исә озак көттермәде, ал аякларын җәеп, егеткә таба кузгалды. Менә-менә ботарлап ук ташлаячак. Абдулла исә аюның килеп басканын көтмәде, үзе алга томырылып, бар көченә кизәнде, йодрыгы белән аюның ике күзе арасына сукты. Нидер чыртлагандай булды, ул да түгел, кулында кайнар сыеклык тойды егет. Ләкин ни дә булса уйларга өлгермәде – сул кулбашы оеп китте, аннан, утлы күмергә пешкәндәй, чәнчешеп сызларга тотынды. Бераздан исә бар да эрегәндәй юкка чыкты – Абдулла, чайкала-чайкала, төп өстенә авып төште.

Ул иртәнге салкында остазы Габделрахман тавышына күзләрен ачты.

– Йа Алла, исән икәнсең! – дип шөкрана кылды Габделрахман, аннан малайларча шатланып, очынып сөйләргә тотынды: – Юк, сән Абдулла түгел, мелла кем, сән – Баһадиршаһ! Белдеңме шуны. Машалла, аю кадәр аюны сугып үтергәнсең ләбаса!

Мулла аны ипләп кенә күтәрде, имән төбенә утыртты. Шунда гына күрде Абдулла: учак көле янында ук зур көрән аю ята. Аның бар җире дә исән, тик маңгае гына чәрдәкләнгән иде.

– Машалла, чын-чынлап Баһадиршаһ сән, мелла кем Абдулла, – дип сөйләнүендә булды Габделрахман, егетнең сул кулын чүпрәк белән муенына асып. – Кулыңны хәзер үк Гайшә тәтәйгә күрсәтербез, боерган булса.

Абдулланың ялгызын калдырып, келәткә кереп йоклаган Иштирәк белән Юлтимерне мәдрәсәдән куды Габделрахман. Тик аңа карап бу вакыйга онытылмады. Остазы аны, җае чыккан саен, кешеләргә сөйли, Абдуллага исә «Баһадиршаһ» дип кенә эндәшә, аны улы кебек якын итә, шәкерте белән теләсә нәрсә хакында ачыктан-ачык гәпләшә иде.

…Зәй буена да килеп җиттеләр. Төннәрен шактый гына салкыннар булгаласа да, елгыр елга туңарга өлгермәгән, чит-читләрен генә нәзек нәфис боз каймалаган. Басмадан чыктылар да сөзәк үргә күтәрелә башладылар. Абдулла тәмам аптырады – болай ук еракка киткәннәре юк иде ләбаса. Хәер, остазы сунарга мәдрәсә тулы шәкерттән бер аны гына алып чыга. Сахрада исә иркенлек, авылда агай-эне алдында бик ачылып китмәгән Габделрахман монда еш кына колакка ят көфер сүзләр дә сөйләп куя, хәтта, тфү әстәгъфирулла, ак патшага тел тидерә. Бүген дә бер-бер сүзе бардыр, мөгаен.

Ләкин остазы тәртибе белән ни дә булса сөйләргә ашыкмады. Аннан бер уч, моннан бер уч дигәндәй, әле Казан ягы хәлләрен, әле шушы яңа җирләр әхвәленнән өзек-өзек җөмләләр сипкәләп, һаман атлавында булды. Инде менә ям чаба торган олы юлга да килеп чыктылар. Габделрахман, юл катысына туктап, соңгы елларда тәмам такыраеп, киңәеп киткән трактның әле бер ягына, әле икенче ягына карап, нидер уйланып торды да:

– Дөньялар имин түгел, Баһадиршаһ, – дип куйды. Аннан үзалдына сөйләнгәндәй тезәргә тотынды: – Заманалар ипләнеп, менә шунда, олы юл буенда, авыл нигезләсәң, шәп булыр иде дә…

Абдулла ни дип тә җавап кайтарырга өлгермәде, кояш баешындагы Кичү кальгасы яклап дөңгер сукканнары ишетелде, атлар пошкырган тавышлар килгәндәй булды. Габделрахман бер мизгелгә югалып калды, аннан, кисәк аңына килеп, шәкертенең беләгеннән алды:

– Әйдә, тиз бул!

Алар юл аръягындагы урманга таба йөгерделәр. Ярый әле анысы янәшәдә генә. Куе чикләвеклеккә кергәч, куакларны изеп-сытып ауган карт имән янына туктады Габделрахман, җиргә чүкте, юлдашының чабуыннан тартты:

– Чүк! Карап калаек, ниткән затлар икән?

Мең яшәп, инде мурый башлаган имәнгә ышыкланган хәлдә тынып калдылар. Юлда атлар пошкырганы, ниндидер әмер авазлары аермачык ишетелә башлады, ул да түгел, өчәрләп рәт-рәт тезелгән атлы драгуннар күренде. Өсләрендә кызыл якалы мундир, башларында өчпочмаклы эшләпә, шулар астыннан бүселеп үрелгән чәчләре чыгып тора. Аркаларындагы озын мылтыклары талгын гына чайкалып барган яуның санап исәбенә чыгарлык түгел иде. Җайдак гаскәриләрдән бераз гына артка калып, алты ат җигелгән фәйтун бара. Ул бизәкле тула белән тышланган – эчендә утырган түрәнең бик зур бәндә булуы шөбһәсез. Анысына тагылып диярлек тагын бер көймәле арба дыңгырдый. Тик монысының арзанлырак икәне күзгә бәрелеп тора: көймәсе күннән, атлары да як-якка мичәүләп җигелгән өчәү генә. Аңардан соң тагын драгуннар сафы үтә башлады. Иң артта исә, дистәгә якын солдат уртасында, бик тәкәббер кыяфәттә өчпочмаклы эшләпә кигән офицер тимеркүк айгырын уйнатып килә иде.

– Сарбазлар, – дип пышылдады Габделрахман шыпырт кына. – Ашыгалар, Бөгелмә суына җитеп кунаргадыр исәпләре. Йа Аллам, тагын җан кыярга барулары микәнни Уфа ягына. Үзең шул яктан булгач ишеткәнсеңдер. Баһадиршаһ, Алдар-Күчемнәр баш күтәргәч тә, бик күп халыкны кырганнар бит ул имансызлар!

Атасы сөйләгәне бар Абдуллага: әле ул туганчы, моннан чирек гасыр элек булыр, Агыйдел буйларында яшәүче татар-башкортлар, башларында Алдар белән Күчем старшиналар торган хәлдә, кансыз түрәләргә, патшаның йомышлы кешеләренә каршы кузгалгач та, шушылай драгуннар килгән бу якларга. Казан юлында орыш каты булган, кан дәрья булып аккан. Алай да болачылар нык торганнар, өсләренә дүрт меңләп калмык җайдаклары ябырылгач кына җиңелгәннәр. Ләкин Абдулланы, үткәннәрдән бигрәк, бүгенге хәл кызыксындыра иде. Гомерендә беренче мәртәбә шултиклем күп гаскәриләр күргән егет бөтенләй агарып калган. «Тагын ни булды икән? – дип уйлады ул, куркынып, – атай-анайларга, йортка хәвеф килмәсме?»

Шикле уйларыннан остазы коткарды:

– Ярый, хәерлегә булсын, – диде Габделрахман, бүреген салып. Аның башыннан җиңелчә бу күтәрелә иде. – Уф-уф, тирләтеп чыгарды хәтта. Әйдә, Бүре чокырына барып, су эчик, булмаса!

Тарих битләреннән. XVII гасыр азагында патша Россиясе Европадан – Уралга кадәр, Азиядә исә Бөек океанга барып тоташкан гаять зур дәүләткә әверелә. Ләкин үз аягына яңа гына ныгытып басып килгән дәүләт әле ул ерак җирләрне үзләштерә дә, Уралга һәм Себергә күчеп утырган урыс кешеләрен яклый да алмый иде. Бигрәк тә Идел белән Урал арасындагы далаларда яшәүче халыклар: татар-башкортлар, калмыклар һәм башкалар тынгы бирми. Дөрес, аларның байтагы ак патша канаты астына үзләре керде, Рус дәүләтенә кушылуны үзләре теләде. Бу адым билгеле бер ният белән ясалды, әлбәттә: куәтле Рус дәүләте башка мәмләкәтләр, бүтән халыклар һөҗүменнән, аларның талау-кыерсытуларыннан саклар дип уйлады алар, башкасын исәпләмәделәр. Дәүләтнең исә үзенә буйсынган халыклардан күбрәк ясак, башка керемнәр җыеп аласы килде. Монысы бик ошамады урыс булмаган халыкларга: шул нигездә төрле канәгатьсезлек, чуалышлар, хәт- та баш күтәрү очраклары ешайды. Бигрәк тә Уфа провинциясендә яшәүчеләрнең баш бирәсе килмәде. 1584 елдан башлап 1725 елга кадәр булган йөз кырык елдан артыграк вакыт эчендә генә дә алар тугыз мәртәбә озын-озакка сузылган чуалышлар тудырдылар, баш күтәрделәр. Инде куәтләнеп килгән Рус дәүләте алардан саклану чараларын күрде. Крайны ныклап колонизацияләү өчен, ул бер-бер артлы терәк пунктлар булдырды: 1554 елда – Бөре, 1557 елда – Уса, 1584 елда – Минзәлә, 1586 елда – Уфа, соңрак исә Самара, Чиләбе, Оренбург кебек башка бик күп шәһәрләр һәм крепостьлар калкып чыкты. Далада яшәүче халыклар һөҗүменнән саклану максаты белән, 1652–1657 елларда Идел буендагы Акъярдан башланып, Ык буендагы Минзәләгә кадәр сузылган урлар системасы – хәрби ныгытма, анда Зирекле, Биләр, Чирмешән, Яңа Чишмә, Кичү, Зәй һәм Минзәлә кебек кальгалар барлыкка килде. Әмма даладагы халыклар әрсезлегеннән болар да коткармады. Алар әледән-әле Минзәлә, Уфа, Бөре, Самара кебек калаларга һөҗүм иттеләр, урыс авылларын яндырдылар. Яңа Чишмә крепостен алдылар, хәтта бервакыт Казанга барып җитә яздылар.

Бердән, алары тынгы бирмәсә, икенчедән, кыргыз-кайсакларның, ягъни, бүгенгечә әйтсәк, казахларның һәм Урта Азиянең Россия составында булмавы эчләрен пошыра иде хөкүмәт әһелләренең. Бохара һәм Урта Азиянең башка дәүләтләре белән, ул гына да түгел, алар аша Кытай һәм Һиндстан белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга кирәк. Дала халыкларының һаман да баш бирмәве исә әнә шул зур эшләргә киртә булып тора иде

Шулай итеп, хөкүмәт каршында тынгысыз дала халыкларын буйсындыру, шул максат белән әлеге җирләргә күчеп килгән урысларның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен, Көнчыгышта даими гаскәр тоту, казах йөзләрен һәм Урта Азияне Россиягә кушу, Бохара һәм башка Шәрык илләре белән сәүдәне җайга салу, кыскасы, Шәрыкны колонизацияләү бурычы бөтен калкулыгы белән килеп басты. Башлап моңа, әлбәттә, Пётр Беренче игътибар итә.

Пётр патшаның көтмәгәндә үлеп китүе аркасында, Шәрыкны колонизацияләү эше ахырына җиткерелми кала. Аның каравы аның бөек планнары башка патшаларга бик шәп кулланма була. Өстәвенә кыргыз-кайсаклар үзләре дә тик ятмыйлар. Бигрәк тә Россиягә иң якын торган Кече йөз ханы Әбелхәер активлык күрсәтә. Ул, башкаларына караганда акыллырак һәм абруйлырак хан буларак, кыргыз-кайсак халкының киләчәген Россиягә кушылуда гына күрә. Дөрес, Әбелхәер, ялганчы, хәйләкәр, әйткән сүзеннән тиз кайтучан һәм комсыз кеше буларак, бу мәсьәләдә эзлекле түгел. Хәер, мондагы шартлар да шуңа этәрә аны – ханның туган-тумачалары һәм казах батырларының күбесе Россиягә кушылуга каршы чыгалар.

Ничек итсә итә, якыннарын да, батырларны да күндерә Әбелхәер һәм 1730 елда Санкт-Петербургка илче итеп Котлымбай Кыштаев белән Сәеткол Куйдамбуловларны озата. Алар Кече йөзне Россия подданные итеп кабул итү хакында үтенеч алып баралар. Билгеле инде, илчеләр бик зурлап һәм кадерләп кабул ителә, аларга искиткеч сый-хөрмәт күрсәтелә.

Инде кыргыз-кайсакларга җавап визиты ясау мәсьәләсе килеп баса. Моңа урыслар «Алексей Иванович» дип йөртә торган морза Тәфкилев иң кулай кеше дип табыла. Ул казахларга жалованная грамота, ханга затлы кылыч, кеш тиресеннән тегелгән тун, ас тиресе белән читләнгән бүрек, бизәкле постаулар алып барырга һәм боларны Әбелхәер ханга тапшырырга тиеш була. Әбелхәер исә, шуңа җавап итеп, бөтен Кече йөзне урысларга тугрылыкка ант иттерергә, ясак түләргә, әманәт итеп Уфага кешеләр җибәрергә, урыс әсирләрен азат итәргә вәгъдә бирәчәк.

Тәфкилев, сүзгә оста, хәйләгә маһир булса да, үз көченә генә ышанмый, ярдәмгә байтак кына кеше ияртә. Алексей Писарев һәм Михайло Зиновьев дигән геодезистларны, шулай ук берничә казах һәм Уфа дворяннарын, провинциянең «иң яхшы кешеләре» ннән Алдарбай Исәнгилдин белән Таймас тархан Шаимов һәм башкаларны үзе белән ала. Шулай итеп, 1731 елда Әлбелхәер хан янына атларга һәм дөяләргә атланган зур илчелек чыгып китә.

Илчелекнең башлыгы, үзе дә мөселманга охшарга тырышып, өстенә яшел җилән, аягына сәхтиян читек кия, башына чалма урый һәм… шулар белән хурлыкка кала да.

Урдага барып төшүгә, Тәфкилев үзен: «Котлымөхәммәт морза», – дип таныштыра. Ләкин казахлар аның чукынганлыгын белеп алганнар, имеш. Әбелхәер аны салкын каршылый:

– Атыңны Котлымөхәммәт дидең. Син Әләкчәй Инаныч икәнсең гуй. Динен саткан кеше казахны сатмасмы?.. – дип, кылычын ук тартып чыгара.

Алай да Тәфкилевнең башы чабып өзелми кала – Алдар белән Таймас батыр арага керәләр һәм аны саклап калалар. Тик инде эш бозыла. Алексей Ивановичны ябып ук куялар һәм бер яры да чыгармыйлар. Болай да урысларга кушылуга каршы булган казахлар ду киләләр, ханга кинаяле сүзләр әйтәләр, Тәфкилевне үтерергә җыеналар. Җитмәсә, илченең кесәсендә вәгъдә ителгән миллион урынына нибары ике мең дүрт йөз сум акча.

Тәфкилевнең урдага китүенә ике еллап вакыт үтә. Мондагыларга инде бар да оттырылды, эш харап булды кебек тоела, хәтта морзаны сатып алырга дип акча туплана. Әмма Котлымөхәммәт морза йөздә тик ятмый. Ул, «ачлык һәм үлем куркынычы» кичергән хәлдә, һаман да казахларны Россиягә кушылырга үгетли. Аларны бигрәк тә йөзгә якында гына урыс шәһәре салыначагы һәм, ул төзелгәч, казахларга булачак уңайлыклар белән кызыктыра. Ниһаять, казахлар урыс подданствосы кабул итәргә, патшадан Ур елгасының Җаекка койган җирендә кала салуын сорарга, Петербургка илчеләр җибәрергә булалар,

Кыргыз-кайсак илчелеге Санкт-Петербургка 1734 ел башында гына килеп җитә, 10 февральдә аларны үтә тантаналы шартларда Анна Ивановна үзе кабул итә. Ханнарга тапшыру өчен жалованная грамоталар, бүләкләр бирелә. Бу эшне башлап йөргән һәм шул юлда күп кыенлыклар күргән морза Тәфкилев тә онытылмый, аңа полковник чины эләгә.

Тәфкилевнең Ур елгасында урыс каласы салу турындагы фикере Сенатның обер-секретаре Иван Кириллович Кириллов йөзендә үзенең ихлас яклаучысын таба. Бик үк күрекле булмаган гаиләдән чыккан бу тырыш кеше Урта Азия һәм Һиндстан белән сәүдәне җайга салуга зур өметләр баглаган махсус проект төзи һәм аны Сенатка тапшыра. Проект нигезендә Ур елгасында Оренбург шәһәре салу һәм булачак губернаны колонизацияләү мәсьәләсе ятканга, ул «Оренбург экспедициясе» проекты дип атала. Проектны һәм аны тормышка ашыруны «тайный» советник Бестужев-Рюмин бик нык яклый. 1734 елның 1 маенда патшабикә проектны раслап резолюция сала. Шунысы кызык: проектны тормышка ашыру авторның үзенә тапшырыла, крайны һәм анда яшәүчеләрнең телен белүче Тәфкилев исә аның ярдәмчесе итеп раслана.

Ниһаять, 1734 елның 7 июнендә юлга чыгу хакында Указ игълан ителә. Шулай ук казахларның һәр өч йөзе ханнарына дип указлар бирелә. Экспедиция икегә бүленеп кузгала.

29 июньдә Кириллов Мәскәүгә килеп җитә һәм икенче төркем белән кушыла. Монда экспедициягә тагын байтак кына белгечләр дә өстәлә. Алар, инде унбер корабка төялеп, Казанга карап кузгалалар. Ноябрь башында экспедиция Казанга килеп җитә һәм, монда озак юанмыйча, Уфага таба юлга чыга.

Габделрахман да, Абдулла да болар турында белмиләр иде, әлбәттә. Шулай да кояш чыгышына таба бу кадәр көч баруы сискәндерде аларны, шомландырды.

Сүлпән генә урман эченә атладылар. Габделрахман мулла әйтүенә караганда, ерак та түгел тирән чокырда бик шәп чишмә бар, имеш.

Чокыр һич көтмәгәндә, кинәт пәйда булды – аяк асты, сизелеп, аска китә башлады. Бәхетләреннән, поши сукмагына тап булдылар. Урман пәһлеваннары, төшеп-менеп йөри торгач, текә битләүгә басмалар уеп бетергәннәр. Әнә ярсып-ыргып аккан суның ташларга бәрелеп шаулаганы да ишетелә инде. Алдан төшеп килүче Габделрахман, имәнгә төртелгәндәй, кисәк тукталды, уң кулын күтәрде, аннан, башын әле уңга, әле сулга кыйшайтып, чишмә буен күзәтә башлады.

Бүген аларга тынычлап сәйран кылу насыйп булмаган икән. Карый торгач күрделәр: чишмә буенда ниндидер бер сәләмә бәндә, суга иелеп, корымлы чиләк юып маташа. Кабат җиргә чүктеләр, тегене күздән яздырмый гына тынып калдылар. Шикле кеше исә аны-моны сизмәде, чиләген тутырып су алды да янәшә сукмакларның берсеннән яр өстенә менә башлады.

Сунарчылар бөтенләй җиргә сеңделәр. Ярый әле теге сукмак, бераз кыйгачлап, олы юлга таба сузыла икән. Ят кеше аны-моны аңышмый узып китте, лапылыкка күмелде.

– Тып-тыныч Зәй буйлары да бимазалыга әйләнде, – дип пышылдады Габделрахман шәкертенең колагына ук диярлек. – Без күчеп килгән елларда гына да кеше аягы басмаган җирләр иде югыйсә.

Сүзен әйтеп бетермәде, әлеге бәндә киткән якта ачыргаланып бала елаганы ишетелде.

– Качаклар! – Габделрахман аягына басты. – Бала-чагалары да бар икән. Әйдә, яннарына бараек әле, киңәшкә мохтаҗлардыр. Кышка каршы кузгалганнар бит, бахырлар. Җәйне көтәргә сабырлыклары калмагандыр инде.

Остазыннан калкурак, көчлерәк булса да, Абдулла каушап калды. Ни дип барырга инде чит-ят кешеләр янына? Аларның кем икәнен шайтан белгән. Юлбасарлар булып чыкса?! Алай да Габделрахманнан калышмады егет. Һәй, аларга кем тисен ди, үзләре белән җаннары да телләре генә.

Бәләкәй генә урман аланына чыгарак, Габделрахман мулла тагын туктап калды – шәкерте аңа килеп төртелде. Яфрагын коеп бетермәгән зелпе куагына ышыкланып, аландагыларны күзәтә башладылар. Урталыкта учак дөрли, аның тирәсендә ике дистә чамасы кеше кайнаша. Араларында хатын-кыз, бала-чагалар да бар. Киемнәре өзгәләнеп-таланып беткән, ирләрнең битләрен сакал-мыек баскан. Җитмәсә, күбесенең өс-башы җиңелчә, кайсылары хәтта заманында ак булган киез эшләпәдән. Ару-талчыгулары йөзләрендә, бөтен кыяфәтләрендә. Өлкәннәре сөйләшми, бала-чага исә ашарга даулап елаша. Төркемнән арттарак туарып ташланган ике арба, шулар янында бер ат утлап йөри.

Чишмәдән менүчесе учак янына җиткәч, андагылар җанланып, җиңелчә шаулашып алдылар. Көн шактый чиратып җибәрүгә карамастан, җитү чәчле башын берни белән дә капламаган таза буынлы ир-ат, тегенең каршына чыгып, су тулы чиләкне кулына алды, япьле казыклар кагып, учакка аркылы куелган каен күсәкнең бер башын күтәрде һәм ялкынга куйды. Сәләмә хатыннарның берсе иегән үлән өстенә җәелгән ат тиресеннән бер түтәрәм ит алып, аны чиләккә чумырды. Качаклар, ялкын өстендә янәшә торган корымлы ике чиләккә карап, кабат тын калдылар. Тик әлеге дә баягы, бер – чырыйлап, бер – тавышсыз үксеп, әнисе кочагына сыенган бала гына өзгәләнде:

– Инәй, дим, ашарга!

Абдулланың йөрәгенә нидер кадалгандай булды, остазы белән киңәшергә дип, кулын алга сузды. Әмма Габделрахман инде, урыныннан кузгалып, утка таба атлый иде.

Төркемдәге җитү чәчле егетләрнең берсе, ят кеше күренүгә, янәшәсендәге арбага ташланды, ниндидер алам-салам, төен-кәрҗиннәр астыннан сөңге тартып алды.

– Өрекмәгез, өрекмә! – диде Габделрахман, учакка якынаеп. – Юлбасар түгелбез, шулай ук патша йомышлылары белән дә уртагыбыз юк. Әссәламегаләйкем!

Качаклар бик сикереп төшми генә сәламне кабул иттеләр, тик шик-шөбһәләре бетмәве йөзләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан сизелеп тора иде. Шулай да яннарына килүчеләрнең икәү генә икәнлекләрен һәм качкыннарны аулаучы солдатларга охшамаганнарын күргәч, бераз тынычлангандай булдылар.

– Шушы төбәктәге Тайсуган карьясенең имамы Габделрахман булабыз, – дип, учак янындагы муртайган төпкә утырды мулла. – Бу исә – минем шәкертем. Кай илләрдән буласыз вә кая таба юл тотасыз?

Барысы өчен дә җавапны чал сакал-мыеклы, эчкә баткан кып-кызыл күзеннән яшь килеп торган аксакал бирде:

– Без инде, мелла кем Габделрахман, төрле иләү халаеклары җыелдык монда. Бәгъзебез Олы Идел буеннан, бәгъзебез Зөядән үк. Чулман иделеннән дә бар. Кичү кальгасын урап узабыз дигәндә, юлбуар сарбазлар куа башлагач, үз кавемнәребезне югалтып, таралышып беттек. Күбебез шунда, карурман арасында үлеп калды. Җыелган кадәребез, бер сазлыкта атна-ун көн чамасы качып яткач, ары кузгалдык. Җәмгыбезгә ике ат калганые. Ачлык теңкәгә тигәч, аның да берсен чалдык менә…

– Кая дип бару соң?

– Ниятләвен Урал-тау ягына дип ниятләгәниек тә…

– Соңгарак калгансыз. – Габделрахман мескеннәрнең хәлләрен уртаклаша башлады. – Уралга җитә алмассыз, кыш басар. Җәй башында ук кузгаласыгыз калган.

Аксакал, алдындагы утка карап, байтак кына дәшми торды. Аннары яргаланган кул аркасы белән яшьле күзләрен сөртеп алды да:

– Быел купмаска диеп тордык та бит, мулла, кем, Габделрахман, чукынмаган кешегә илдә яшәргә калмады, – дип куйды.

– Чукынганнарын әйтмә, – дип, җиргә төкереп куйды теге яланбашлы. – Безнең Чулман иделе буендагы күрше авыллар, нәсарә диненә күчеп, агачтан чиркәү дә салып куйганнарые. Алай да башлары хәерчелектән чыкмады. Алагаемга талап торгач ни…

– Безнең Арча ягы арлары соң, – дип элеп алып китте йөзенең чуен карасын сакал-мыегы да каплый алмаган табак битле бәндә. – Үзләре түгел, бабаларының бабалары чукынган булган. Барыбер тарлыктан сабырлыклары төкәнде – шушы кояш чыгышы ягына качып киттеләр.

Аның сүзен бая олаудан сөңге алган качак куәтләде:

– Үз урысына игелек күрсәтмәгәнне ни. Беркөнне, кемнәр икәнен дә белмичә, авыллары кырыена куна туктаган урысларны күрдең ләбаса. Гаурәтләрен капларлык чүпрәкләреннән башка кием-салымнары гына да юк. Алай да бер чиләк тары юллап бирделәр, рәхмәт төшкерләре… Үз урысы шул хәлдә булганда, башкаларга ни сан?

Габделрахманга мондый зар-моң күптән таныш иде булса кирәк, ул, тамак кырып, сукранучыларны бүлдерәсе итте:

– Тарлык-золымлыкларга төшүчеләр бер сез генә түгел. Ил-җир белән килде афәт. Инде дә туган төбәгегездән купкансыз икән, кайда төпләнү хакында уйларга кирәк. Бүген-иртәгә кар төшәргә торганда ни. Кайда да булса тукталып, куышлар кору, базлар казу хәерле.

– Үзебезнең дә шулай мәслихәтләшү, ошбу чишмә буена нигезләнү уе ие дә, – дип, сүзнең җаен үз кулына алды аксакал, – анау сарбазлар котны алды бит әле. Чак чыгып өлгердек юлдан…

– Анысы рас, олы юл буе бу. – Габделрахман бастырып кына киңәшен дәвам итте: – Тагын да ыгы-зыгылыракка әйләнүе бар. Арырак – дала ягында – Оренбур дигән кала салмакчы, имеш, патша. Хәбәрләр хак булса, монда тынгы калмастыр. Бәс шулай икән, аулаграк төбәк сайлау мәслихәтрәк булмасмы?!

– Шулаен шулай да бит, мулла, кем Габделрахман, без бу якларны бөтенләй белмәйбез, – дип нәүмизләнде аксакал.

– Алайса, тыңлаң. – Габделрахман тагын да дәртләнеп китте. – Шушыннан кыйблага таба китсәгез, Сагышлы суына барып чыгарсыз. Ул Шушма елгасына алып төшәр. Сагышлы тамагында Нәдер дигән бер авыл булыр. Елга башыннан бер көнлек юл. Ул тарафта иркенлек, хөрлек. Тагын да мөһиме – тынычлык. Минем белүемчә, Шушма вә Шөгер суы буйларында төпләнүчеләрне түрәләр дә абайламады әле. Нәдергә җиткәч, Ураз намлы мулланы сорагыз, гозерегезне сүләгез. Ярдәмнәреннән ташламаслар. Шунысы бар: ат-арба белән үтә алмассыз анда.

– Атны барыбер суярга кала ла, – дип уфтанды кара татар. Күрәсең, соңгы ат аныкы иде.

– Ие, сез мөһаҗирләрнең ризык ягы да чамалы бит әле. – Мулла Абдуллага таба борылды. – Менә Баһадиршаһ бер капчык борай китереп китәр үзегезгә. Иске чикмән ише кием-салымнар да җыйнарбыз. Аллага тапшырып, иртәгә иртән кузгалырсыз.

Качакларның адашкан эт мисалындагы хәлләре, аларның йөзләрендәге нәүмизлек, өметсезлек сүзгә кушылмый гына бер читтә басып торган Абдулланы өнсез иткән иде. Алар өчен кабат монда килү генә түгел, тәмуг төбенә төшәргә дә әзер иде ул бу мизгелдә.

Икәүләп Тайсуганга таба атлаганда да сүз һаман шул мөһаҗирләр хакында, Олы Идел һәм Чулман иделе буендагы халаекларның мөшкел хәле турында барды. Остазының шунда әйткән бер сүзе бәгыренә мәңгелеккә сеңеп калды Абдулланың.

– Җитәсие ак патшаның үзенә, сүлисие халаекларның яман хәлен, төкәнмәс аһ-зарын, – дип сөйләнде Габделрахман, ярсып. – Шуларның барын белсә, ишетсә, тончыктырырые ул кан эчүче залимнәрне, җәллад түрәләрен!

Ярты көн буе сахрада йөрү, аннан, икегә бүленгән бер капчык борайны ат сыртына салып, кабат урманга бару гаять талчыктырган иде Абдулланы. Алай да йокысы йокы булмады, тәмам хәерчелеккә төшкән качакларны жәлләп, төн ката елап чыкты егет.

Икенче бүлек

Туган авылына кайтырга дип, чана юлы өзелгәнче үк кузгалды Абдулла. Шуның белән отты да. Боз көпшәкләнгәнче, Ыкны үтеп калды, аннан соң да шактый юл алырга өлгерде. Апрель башында исә юллар иртәнге якта да атлап булмас хәлгә килде. Нигә дисәң, инде төннәрен дә туңдырмый иде. Инде үзе дә тәмам талчыкты, сәфәргә дип алган икенче пар чабатасы да «чәчәк атты». Биштәрендә күн итеге бар барын. Әмма тәмам боламыкка әверелгән язгы юлдан күн итек белән түгел, көймәдә дә үтәрмен димә. Бигрәк тә чокырлар куркынычка әйләнде – алар тәмам зәңгәрләнде, менә-менә ярып җибәрәчәкләр дә, юлларында очраган барлык җанлы һәм җансыз нәрсәләрне Агыйделгә алып китәчәкләр иде. Юлда очраган беренче авылга тукталудан башка чара калмады.

Бик үк зур булмаган ярлы гына типтәр авылы иде бу Әҗем дигәннәре. Аның әле күптән түгел генә төпләнгәне күренеп тора. Йортлары яңа, тик бик кечкенәләр – дүртпочмаклылар гына. Өйаллары читәннән, бер генә калай яисә такта түбә күрмәссең – барысы да кабык башлы, – кыскасы, хәерчелекләре урамга ук чыккан. Мондый авылдан ат яллау турында уйлыйсы да юк.

Алай да хәлле генә кешегә тап булды Абдулла. Өйлә вакыты иде. Хуҗа аны ачык чырай белән каршылады:

– Бәрәкалла, мактап йөрисең икән, пешкән ашка килеп кердең, – дип кунакчылланды ул мосафирга, үзе, күрешергә дип, кәкрәеп каткан кулларын сузды. – Шушы Әҗем карьясенең Гарифҗан булам мин.

Абдулла үзенең шәкерт икәнен әйтте. Җәйгелеккә дип атасы Гали янына Карышбашка кайтып баруын сөйләп бирде. Карышбашны белми икән Гарифҗан. Уфадан ары, дигәч чамалады тагын.

– Сәфәрең ерак икән, олан, – дип куйды ул. – Юллар тәмам өзелде, берәр атна сабыр итми булдыра алмассыңдыр. Рәхим ит соң: өебез кысан булса да, күңелебез иркен.

Хуҗаның моңа кадәр почмак якта савыт-саба шалтыратып йөргән хатыны, шәүлә сыман тын гына чыгып, сәкедәге киндер ашъяулыкка буы чыгып торган агач табак куйды. Шулай ук тавышсыз гына өйалдына чыкты, аннан бер җамаяк катык күтәреп керде һәм әйрән тугларга тотынды. Гарифҗан исә, ишек катына килеп, зур корсаклы бакыр комганны кулына алды, янә Абдуллага эндәште:

– Кулларны чайкаек, булмаса.

Лакан өстендә юынып, агач чөйгә эленгән киндер тастымалга сөртенгәч, коштабакның ике ягына – сәке йөзлегенә утырдылар.

– Шәкерт кеше – галим кеше инде ул. – Гарифҗан тезенә җитеп торган киндер күлмәгенең җиңнәрен сызганды, кунагы алдына зур гына чаган кашык куйды. – Ил-җирдә ни хәбәрләр бар?

– Шөкер, бездә, ягъни Зәй буйларында, әлегә иминлек. – Абдулла, кашыгын алып, суынып килгән тары боткасына үрелде. – Иген игеп, мал асрап тереклек итеп ятулары.

– Ай-һай, имин үк микән, – дип, шөбһәсен белдерде Гарифҗан, авызындагы боткасын әвәләп. – Үзем күрмәдем күрүен. Мәгәр көзен Уфага таба яу узган, дип сүлиләр бездә.

– Анысын бән үз күзләрем берлә күрдем күрүен. – Абдулла калын гына арыш ипие телемен урталай сындырды. – Узды да тынды бугай ул. Уфа ягыннан бернинди дә ыгы-зыгы ишетелми сыман.

– Ишетелер төсле шул, кем, Абдулла. – Хуҗа, сүзен бүлеп, хатынына кычкырды. – Кая, әйрәнең буламы, ботка тамактан төшми монда. Ишетелгәли дә инде. Янарал ягындагы шулкадәр зур чирү тикмәгә дисеңме?! Әле тагын да киләчәкләр, имеш. «Оренбург походы» дип аталган бу яу безнең тарафларда яшәүче халаекларга тагын да тарлыклар, авырлыклар, яңадан-яңа җыемнар алып киләчәк, дип әйтәләр. Ур тамагына кала корып, безнең хөр җирләремезнең артына төшмәкчеләр, ди. Берәүне дә беркая чыгармыйча, авызлыклап алырга уйлыйлар икән. Менә бит хикмәт нәрсәдә, кем, Абдулла. Бөтен ил-җиргә чиркәүләр салмакчылар, имеш.

Үз сүзләреннән үзе шикләнеп калгандай булды Гарифҗан. Эре сөякле гәүдәсе ничектер бөреште, төссез күзләрендә куркыну чагылып үтте, калын иреннәре калтырагандай булды.

– Сүз бозау имезер, дигәннәр картлар. Барысы да коры сүз генә бит әле, – дип юатты аны кунак.

– Сүз генә түгел шул, шәкерт. – Ул арада әлеге сүзсез хатын ике җамаяк белән әйрән чыгарып куйды, әңгәмә киселде. Беравык тын гына ашадылар. – Сүз генә булмаска охшый шул, кем, Абдулла. Әлеге кем, Нугай юлының Теләкәй-Куб вулысы ыстаршинасы Тукчура Әлмәков теге заманда Тәфтиләү морзаны Петербурга озатып барган да шунда байтакка торып калган икән. Шул Тукчура пайтәхеттә нимәләрдер ишеткән һәм, эшне озын-озакка сузмыйча, Килмәк абызга хат язып салган: «Бөтен Башкорт илендәге чиста бодайны, бакра һәм күлчәдән аерып, әйбәтләп саклагыз, саламын яндырыгыз. Дүрт ат та язгы чәчүгә әзер булсын», – дигән.

– Кеше кешегә ни язмас…

– Һе, аңламадың, алайса, – дип кыза төште Гарифҗан. – Бу бит башкорт җирләрендә яшәүче бөтен халаекка хәбәр инде: сафларыгызны ныгытыгыз һәм дүрт юлда да яуга әзерләнегез, дигәне.

– Әлеге чирүнең уе яманлыкта дисеңме? Кала салу бит әле әшәкелек дигән сүз түгел.

– Мин әйтмим, тиле, халык әйтә. – Гарифҗан тагын да ярсый төште, кашыгын куеп, әйрән уртлап алды. – Тукчураны юкка шикләнгән дисеңме син, әй?! Шикләнер, бар… Әлеге Кирилыф дигәне узган көз Уфага килү белән типтәрләрнең санын алдырган. Безнең сыман монда килеп, башкортлардан җир алучы татар-чуашлар, чирмеш-арлар, ягъни типтәр дигән халык утыз меңләп икән хәзер. Түрә әле моның белән генә дә калмаган: башкортларны ырулары һәм вулыслары буенча барлаткан. Боларны юкка гына эшләткән дисеңме син аны? Көт, булыр тиккә! Биремнәр артачак, дигән сүз бу, кем, Абдулла. Өстәвенә чукындыручыларга әзер исемлек.

– Бу хәлләргә халаеклар ни ди икән соң?

Гарифҗан соңгы кашык боткасын кабып куйды, тагын әйрән уртлады һәм бик тырышып кашыгын яларга тотынды, шул арада сүзен дәвам итәргә дә өлгерде:

– Хафага калган аксакаллар Кирилыф җәнапларына хат язганнар, үзе берлә сүзләшү өчен, йөрекчеләр җибәргәннәр. Мәгәр түрә аларны тыңлап та тормаган, куалап чыгарган. Шуннан инде Килмәк абыз үзе чарасына керешкән: Бәпәнәй мулла, Сәетбай, Рисәнбай ыстаршиналарны, Күчәнбай батырны, Казан өязе качкыны Әминне вә башкаларны җыеп сүләшкән. Хәл катмарланган: «йә ил, йә яу» дигән мәсьәлә килеп баскан.

– Шулай укмыни?

– Алай гына да түгел шул, шәкерт. – Гарифҗан, түгәрәкләп кыркылган сакалын буйый-буйый, табакны яларга тотынды. – Әле күптән түгел Килмәк абыз, Бәпәнәй мулла, Акай белән Көчек батыр вә башкалар изге Газый мәчетенә җыелганнар. Намаздан соң Тәфтиләү морзага илчеләр җибәргәннәр болар, патша йомышлыларының Оренбург каласын салудан ваз кичүләрен таләп иткәннәр. Илчеләрне кулга алдырган Тәфтиләү җыенда катнашучыларны тотып бирүчеләргә кафтанлык тукыма вәгъдә иткән. Шуннан инде Акай батыр хат белән Казанга, губернатор янына ук киткән. Башкалары исә, Тәфтиләүдән зарланып, Кирилыф катына килгәннәр. Аларын да тотып яптырмакчы булган түрә. Тик гауга чыгудан гына шүрләп калган… Ярый, бер дога. Әлхәмделиллаһи…

Аштан соң кунакка дип сәкегә урын салды Гарифҗан. Ләкин ул сөйләгәннәр Абдулланың тынгылыгын алганнар иде. Егет ындыр артындагы инеш буена чыкты, җиләнен һәм тирәли бүреген салып, аларны яңа борынлап килгән үлән өстенә ыргытты да үзе шулар янына чүкте, ярсып-үкереп аккан кар суына карап уйга калды… Дөньяны бик гади һәм беркатлы итеп күз алдына китерә иде бит ул. Җирдә кешеләр яши, алар иген игә, маллар үрчетә. Галим-голәмә, мулла-мунтагай булмакчылары мәдрәсәләрдә укый, аннан инде вәгазь сөйләп көн күрә. Ә, әйе, алардан тыш патшалар вә аларның наибләре бар икән тагын. Тик алары каядыр еракта, пайтәхеттә. Патшалар кәеф-сафа сөрә, бал-май эчендә йөзә, халык исә, алар рәхәттә яшәсен өчен, ясак түли. Менә шул. Дөрес, атасының ниндидер яулар, Алдар-Күчем болалары хакында сөйләгәне бар барын. Тик алары да Камыр батыр, төрле аждаһалар турындагы әкиятләр белән бер иде шул әле Абдуллага, күңел юаткыч бер хикәят кенә иде. Баксаң, әллә ниләр бар икән бу дөньяда: ил-җир басып алулар, талау, үтерүләр, халаекларны кысулар, аларның иркен томалап куюлар, ниндидер калалар, заводлар, чиркәүләр салып, кешеләргә җәфа китерүләр, хәтта ки бәндәләрне көчләп үз диннәреннән яздырулар, тагы әллә нәрсәләр. Шулар барысы бергә «сугыш» дип аталган суешлар китереп чыгара икән. Кызык, шундыен орыш була калса, Абдуллага да кагылыр микән ул, әллә читләтеп үтәрме аны? Кагыла калганда, кем ягына басып сугышыр Абдулла? Халык ягында, билгеле. Ләкин аларның каршы яктагылары да халык лабаса. Алары да күктән төшмәгән, җир асты патшалыгыннан чыкмаган. Патша ягындагыларның да һәммәсе түрә дә алпавыт түгел лә. Әнә ич, картлар сөйләгәнгә караганда, аның ата-бабалары – мишәрләр – гел патша яклап сугыша торган булганнар. Димәк ки, аның да урыны патша гаскәрләре рәтендә. Кулы барырмы аның, әйтик, шушы Гарифҗанга ук атарга? Юк, Абдулланың патша чирүендә буласы килми. Ошбу Гарифҗаннар, Килмәк абызлар якынрак аңа. Уф, буталып бетәрсең монда… Кинәт ул үзен акбүз атка атланган яу башлыгы итеп тойды. Кулында булат кылыч та тимер чукмар, аркасында яны3 -садагы. Менә ул гайрәт белән дошманнары өстенә ташланды, ниндидер Тәфтиләүнең башын чабып төшерде…

Әллә ярсып аккан елга, әллә язгы кояшлы көн, әллә инде Гарифҗан сөйләгән вәсвәсәле сүзләр, чыннан да, аның күңелен җилкеткән иде. Йөрәге никтер ярсый, каядыр ашкына, дулый, егетне көрәш кырына әйди. Шул халәтенә чыдый алмый урыныннан сикереп торды да сүзчән йорт хуҗасы Гарифҗан янына ашыкты.

Ул кайтып кергәндә, Гарифҗан туры түшәм астында каен киртәсе каезлап маташа иде. Аягы астында күгәреп беткән ике сөңге ята, саплары мурып-череп беткән. Төшенде Абдулла: хуҗа кеше сөңгеләренә яңа саплар әмәлли иде.

– Кайттыңмы, шәкерт? – дип каршылады аны Гарифҗан. – Ә мин менә үземә эш таптым әле.

– Кирәк булырлар дисеңме?

– Яу була калса, берәүне дә читләтеп узмаячак: теге яккамы, бу яккамы кушылырга мәҗбүр итәчәк. Безнең әҗемнәр болачылар ягына чыкмакчылар.

Абдулла икенче балта сорап алды һәм саплыкларның икенчесен каезлый башлады. Гаҗәп, эш дигәнең, кан коюлы корал ясауга карамастан, җанны тынычландыра иде. Шуңа күңеле булып, егет хуҗаның сөңгеләрен дә саплашты, абзардан тирес тә чыгарышты, чоланның череп беткән түбәсен яңа кабык белән ябышты. Шулай итеп, биш-алты көн үтеп тә китте.

Арба юлы төшмәгән иде әле төшүен. Барыбер юллар кипкәнне көтмәде Абдулла. Җәяүлегә аларның кирәге шулкадәр генә. Юл буендагы чирәмлекләр инде тәмам җилләп, яшәреп киләләр иде. Аягына күн итеген киеп, җиләне белән тирәли бүреген биштәренә салды да юлын дәвам иттерде. Бу якларда даны чыккан Уфага җитәргә ике тәүлек кенә калган иде инде. Икенче төнен Агыйдел буендагы бер авылда кунды.

Көймәче яллап, Агыйделне кичүгә, колагына чаң тавышы килеп керде. Текә үрне күтәрелүгә, тавыш тагын да гайрәтләнде, ниндидер хәвеф-шом булып йөрәкне сыкратты. Кала үзәгенә якынлашкан саен, халык төркеме куерды, атлар ишәйде, мондагы ыгы-зыгыга һич исләре китми «сагыз чәйнәп» торган дөяләр күренде. Ул да түгел, бөтен тирә-юнь гаскәриләргә күмелеп калды. Йөзләрчә җайдак һәм кызыл якалы мундир кигән драгуннар арасында мишәр яугирләрен танып алды Абдулла. Ул әле монда ни барын белми, шулай да зур бер вакыйгага әзерлек икәнен чамалый иде. Оренбург походының кузгалуыдыр, мөгаен, дип уйлап алды һәм бер читтәрәк аты сыртындагы иярен рәтләп маташкан мишәр янына тукталды.

– Ни бар, кая куптыгыз болай? – диде ул тегеңә, гөрләтеп сәлам биргәч.

– Кирилыф җәнаплары поход чыга, кала салырга барабыз. – Кызыл мишәр, Абдулланың барын-югын да онытып, үз эше белән мәшәләнергә тотынды.

Чыннан да, бераздан ниндидер әмер авазлары яңгырады. Гаскәриләр, ашыга-кабалана, үзләренең йөзбашлары янына туплана башладылар. Урамның як-яклары бушап кал- ды, урталыкта исә төркем-төркем булып солдатлар күчләнде. Атлылары иярләренә менеп алды, урысча һәм татарча боерык тавышлары ишетелде. Ул да түгел, берьюлы әллә ничә дөңгер дөпелдәргә тотынды – олы чирү, кара болыт булып, Нугай юлына таба кузгалды. Драгуннар артыннан ияргән көймәле арбаларны, алардан соң купкан мишәр яугирләрен бер читтә басып озатып калды Абдулла.

Бу – урыслар исәбе белән 1735 елның унберенче апреле иде.

Байлыгы белән мактанырлыгы булмаса да, тормышыннан зарланмый иде Мәзгытдин углы Гали. Хәләл җефете Бибинур белән икәүдән-икәү генә тереклек итүләренә карамастан, шөкер, яшәүләре кешенекеннән ким түгел. Ата-бабадан калган җире җитәрлек, аты да икәү. Абдуллалары Тайсуганга киткәч, сыерның берсен бетерделәр бетерүен. Аның каравы кәҗә-сарык, кош-корт ишегалды тулы. Ирле-хатынлы тырыша торгач, нәкъ Карыш елгасы буенда кара-каршы ике йорт җиткерделәр. Берсе хәзер бөтенләй диярлек буш тора торуын. Анысында кышларын сарык-кәҗә бәрәннәре асрыйлар, җәйләрен исә, вакыт тигәндә, чебеннән качып, шунда черем итеп алгалыйлар. Әлхасыйль, үзләренә күрә бар да бар, бар да җитәрлек. Гали үзе ир уртасына җитсә дә, шөкер, исәнлеге ярыйсы. Бибинур турында әйткән дә юк: чир-сырхауның, ял-йокының ни икәнен дә белми, тырышлыгы, уңганлыгы белән бөтен тормышны сөйрәп алып бара. Анысы, эшкә дигәндә, Гали үзе дә төшеп калганнардан түгел. Алай да чандыр гәүдәсе, бәләкәй буе белән әллә ни алдыра алмый кебек. Шуңамы, дөнья мәшәкатьләрен гәүдәгә калку, ирләрчә нык бәдәнле хатыны Бибинур тартып бара сыман.

Мәгәр бер хафасы бар Бәләкәй Галинең. Ни хикмәттер, туганнан бирле кулы арасында йөртеп тә, бердәнбер углы Абдулла йөрәгендә игенче һөнәренә дәрт уята алмады. Болай караганда, бөтен эшне белә Абдулласы, әйткән-кушканны үти, үзең җитәкләп йөртсәң, бер генә хезмәттән дә җиксенми. Инде килеп, әйтми-дәшми тордыңмы, китабына кадала да дөньясын оныта. Сүз катучы булмаса, көннәр буена шул китаплары белән җенләнеп утыра. Эх, үзе ялгышты шул Гали. Укымаган кеше – сукыр кеше, дип, үзе белгәнне углына өйрәтте. Бик яшьли хәреф танып, хәтта яза башлады Абдулласы. Мәчет каршындагы мәктәпкә йөри башлагач исә, тәмам галим булды. «Мостафа мулланың үзеннән дә уздыра икән», – дип сөйләделәр авылдашлары. Ә ул, тиле, шуңа шатланып йөрде, улым мулла була, дип куанды.

Анысы ярый инде, Мостафа мулладан сабагын алган – беткән. Тайсуган мәдрәсәсенә җибәрәсе калмаган диген син аны. Ярый иде әле шунда, кушканны булса да эшләп тора иде. Болай исә кышына бер күзгә күренми. Инде сукага төштеләр, менәтерәк. Ә Абдулла юк та юк, хәерсез.

Шул рәвешле, үзен үзе, улы Абдулланы битәрли-битәрли җир сукалап маташкан Гали озын буйлы, киң җилкәле егетнең җир башына килеп туктавын абайламады да.

– Атай! Алла куәт бирсен, атай!

Гали атларын туктатты, кулын аксыл кашы өстенә куеп, юлга таба борылды.

– Исән-аман гына кайттыңмы, углым?! – Ул, җир башына чыгып, үзеннән ике тапкыр диярлек калку Абдулласы белән күреште дә шундагы ялгыз туйра төбеннән тәпән тартып чыгарды, улына әйрән салып бирде. – Анаң да урманнан чыгар хәзер, аш салып җибәрер.

Абдулланың җәйге тәнәфесе шул көннән башланды да инде. Буразнага күңеле ятып бетмәсә дә, көч куеп эшли торган эшне сагынган иде егет. Кинәнеп пар ат белән җир сукаларга тотынды. Әмма икенче кат әйләнергә өлгермәде, бер кочак ботак-сатак күтәреп, урманнан анасы килеп чыкты. Ул имән ботакларын җир башындагы туйра янына ташлады да, бала итәкле күлмәгенең итәкләрен җыя төшеп, улы катына йөгерде.

– Улым, Апушым минем! – Ана үзе янында кечерәебрәк калган сыман тоелган Абдулланы кочып алды. – Җитте! Бүтән җибәрмим! Быел көздән дә калмый үләнерсең, улым, боерган булса.

– Өлгерер, өлгерер камыт кияргә, – дип куйды атасы кырыс кына.

Шуннан инде өенә кайтып тормады Абдулла, иртәдән кичкә кадәр җир сукалады, агач тешле тырма белән атасы сипкән орлыкларны күмдерде. Бабасы Мәзгытдин патшага хезмәт итеп алган җирләре шактый гына булса да, өчәүләп тотынгач, кыр эшләре әллә кая бармады тагын. Борайны, борчакны һәм солыны чәчеп бетергәч, авылга мунча керергә кайттылар. Тары белән карабодайны чәчәргә иртәрәк иде әле.

Мунчаны кайткан көнне үк ягып керделәр. Иртәгесен улының исән-имин кайтуы хөрмәтенә авылдашларын ашка җыярга булды Гали. Сабан өстенә дип симертелгән тәкә кояш чыкканчы ук чалынды, өйдә таң белән таба чыжлый башлады, тирә-якка май исе таралды.

Өйләдән соң кунаклар җыелды. Карышбашның барлык могтәбәр ирләре дә, мулласы белән мөәззине дә бар иде монда. Бәләкәй Галинең бу кадәр зурдан кубуы юкка түгел иде, әлбәттә. Авылның аксакалларына улының гыйлемлеген күрсәтеп, масаерга иде исәбе. Шуңа да токмачтан соң ук егетнең кулына Коръән китереп тоттырды.

Уку – иң яраткан һәм күнеккән гамәле Абдулланың. Кыстатып тормады, китапның урта бер җирен ачты да Мисыр мәкаме белән көйләп укырга кереште. Табындагылар шәкертнең ягымлы мәкаменә, гарәп сүзләрен җиренә җиткереп әйтүенә сокланып, гаҗәпсенеп утырдылар.

– Инде, углым, без наданнарга төркичәгә тәфсирләп тә бирсәң икән, – дип куйды Гали, сүрә укылып беткәч. Улының гыйлемлеген зурдан күрсәтәсе килә иде аның.

Һәм Абдулла атасының йөзен кызартмады, сүрәнең һәр сүзен дөрес тәфсирләп, табындагыларга аңлата башлады. Әмма тегеләре кинәт сәерсенеп калдылар – серле Коръән сүрәсенең бик тә гади сүзләрдән торуы шикләндергән иде аларны.

Шулчак моңа кадәр тын гына утырган Мостафа мулла телгә килде:

– Бакчы, кем мелла Абдулла, – дип башлады ул сүзен. – Бүген гает тә, җомга да түгел. Яңа туганга ат кушмыйбыз, мәет җирләмибез. Бәс шулай икән, Изге китап сүзләрен калдырып торыйк. Менә монысын укып бак, булмаса…

Абдуллага тире тышлы калын гына бер китап тоттырды мулла. Аның беренче битен ачуга ук, «Йосыф китабы» н танып алды шәкерт. «Монысы үзебезчә, төркичә», – дип куйды һәм көйли төшеп укып китте:

 
Газиз Йусеф тәмам унбер йәшәр ирди,
Йагъкуб сәүчи уйлукында уйур иди,
Уйуркән бер гәҗәб дүш Йусеф күрди, –
Тәэвилини атасындан сурар имди…
 

Токмачтан соң шулпалы ит килде, итне – бәлеш, бәлешне бал алыштырды. Әмма кунакларның табын яныннан кузгалыр исәпләре күренми иде. «Йосыф китабы» н күз бәйләнгәнче укыттылар алар Абдулладан.

Шул көннән соң инде авылда өр-яңа хәбәр таралды: «Бәләкәй Галинең Абдулласы бөтенләй галим булып кайткан икән». Монысына күңеле булды Галинең. Крәстиян эшенә күңел куймый, дип лыгырдаганчы, галим булган, дип сөйләсеннәр әйдә.

Ә көннәр үтә дә үтә. Инде тары белән карабодай да чәчелде, Галигә тиешле урман бүлемтеге киселеп, агачы-чыбыгы ындыр артына ташып куелды. Атасы печән өстенә дип чалгыларны чүки, тырмаларны көйли башлады. Абдулланың да язгы ярсулары басылып, йөрәге урынына утырды. Иминлектәге хезмәт җанны да дәвалый иде.

Шундый көннәрнең берендә Карышбашка яңа хәбәр килеп иреште. Теге чакны поход чыккан Кириллов, Уфадан ун чакрым китүгә, Чесновка елгасы буена тукталган булган икән. Вологда драгун полкының биш ротасы килеп җитүен көтәргә ният иткәннәр, ди. Шунда торганда, Кириллов янына ике кеше килеп, аңа татар-башкорт халаекларының теләген җиткергәннәр: «Генерал ниятеннән кайтсын, югыйсә каршылык күрсәтеләчәк», – дигәннәр. Кириллов тегеләрнең һәр икәвен кулга алдырган һәм җәзага тарттырган – берсе үлеп үк киткән. Ниткәндер кара татар-башкортларның таләбеннән ярсыган Кириллов Вологда драгун полкларын көтеп тормаска булган. Ул янындагы унбиш рота мүнтәзим чирү4, өч йөз илле казах, алты йөз мишәр, шактый гына йомышлы татар һәм чукынган калмык яугирләре, шулай ук егерме өч бакыр тубы белән булачак Оренбургка поход чыккан. Ул кузгалып дүрт көн узганнан соң, Чесновка елгасына башында полковник Чириков торган Вологда полкы да килеп җиткән. Монда тугыз көн торгач, алар да Кириллов артыннан юлга чыгалар, һәм бер атна буе әйбәт кенә баралар болар. Уфадан йөз алтмыш чакрымдагы Мәләвез суы буена җиткәч, Вологда полкына Килмәк абыз җитәкчелегендәге өч мең болачы һөҗүм иткән һәм патша гаскәрләрен тәмам туздырып ташлаган.

Әмма дау аның белән генә басылмаган икән. Карышбашка аннан соң да килеп кенә торган хәбәрләр шул хакта сөйлиләр иде:

– Себер юлы болачылары Оренбургка бара торган мең олаудан торган абузны талаганнар!

– Патша ягындагыларның авылларын яндырганнар!

– Минзәләне камаганнар!

Аулак Карышбашка әледән-әле килеп ишетелгән әнә шундый сүзләр Абдулланы кабат уятып җибәргәндәй булды. Ул тагын да дәртләнеп яуга әзерләнә башлады. Әмма аның ни аты, ни коралы юк иде. Атасы белән киңәшү дә урынсыз. Бәләкәй Гали бер якка да кысылмау, бер көйгә генә тереклек итү ягында иде. Җитмәсә, атасы да, анасы да аңа чат ябышканнар – анда-монда җибәрү хакында ишетәселәре дә килми.

Абдулла «качып китәргә» дигән карарга килде. Атасы өйдә юк вакытны чамалап, келәттән кәкшәеп беткән җәя белән күгәргән сөңге, иске ияр алып чыкты, аларны тәртипкә китерде. Актарына торгач, Мәзгытдин бабасыннан калган көбә күлмәк табып алды. Ата-анасыннан яшереп кенә ризык әзерләде. Ут-үлән күтәрелеп, җәйге эшләр беразга тынып торган арада, атлар да көрәеп, матурланып киткәннәр иде. Туры алаша бигрәк тә чыдам, үзе күндәм, бер үк вакытта башкалардан рәнҗеттерә торганнардан түгел. Шунысын алып китәргә булды Абдулла.

Кичен ул атларын ындыр артыннан ерак булмаган түбәгә генә тышаулады, үзе исә бу төндә бөтенләй йокламады. Яктыра башлау белән, акрын гына торып, өйдән чыкты, яуда кирәк булачак коралларын һәм йөгәнен яшергән урыныннан алды да атлары янына йөгерде. Әйберләрен чирәмгә ташлады һәм туры алашаны тотарга китте. Анысы йөгәнгә башын үзе сузып тора иде. Алай да юлы уңмады Абдулланың. Атын җитәкләп, әйберләре янына килгәндә, анда атасы басып тора иде.

– Болай кая җыендың инде, Абдуллаҗан? – диде ул тыныч кына.

Инде яшереп торуда мәгънә юк иде, егет дөресен әйтеп бирде:

– Килмәк абыз катына, атай.

– Әй бала-бала! – Ата улын вәгазьләргә тотынды: – Безнең мишәрләрнең гел патша ягында гына алышуын беләсең бит. Инде яше олы дип мине тынычта калдырганнар икән, басылып кына яшәргә иде. Аннан килеп, кем җиңәсе дә билгесез бит әле.

– Шуңа Килмәк абыз катына барырга булдым да инде мин, атай. Барыбыз да шушылай гафил булып ятса, кем җиңәсе билгеле инде. Күтәрелгән-күтәрелгән, бөтен дүрт юл бердәм кузгалырга кирәк иде.

Улының нияте ныклыгын сизеп алган ата сәбәпләрнең саллырагын эзли башлады:

– Туктале, олан, кызма син, – дип үгетләвен белде Гали. – Сән безнең бердәнбер углыбыз. Япь-яшь башыңны харап итмә, атаң белән анаңны хәсрәткә салма. Аннан килеп, атсыз калдырасың ич син мине. – Аның тавышы калтырап китте, күзләренә яшь килде. – Игеннәр бик матур булып өлгереп килә. Сыңар ат белән нишләрбез без?!

– Соң, атай…

– Иртәсе-соңы юк, өйгә кайтыйк, балам!

Атасының соңгы сүзе керде Абдуллага. Ул йомшап төште, күндәм малай сыман югалып калды. Гали исә туры алашаны тышаулады, ат башыннан йөгәнен салдырды, иярне кулына алды да өенә таба атлады. Абдуллага аңа иярүдән башка чара калмады.

Күп тә үтми арыш урагына төштеләр. Абдулланың кайнар йөрәге тагын суынгандай булды, уйлары имин тормыш юлына кереп китте. Алай да ерак басуга ук килеп җиткән хәбәрләр аны әледән-әле алгысытып куя, ә вакыты-вакыты белән якты өметләрен томалый иде:

– Августның алтысында Кирилыф Ур тамагына барып җиткән.

– Унбишендә кальга суга башлаган.

– Утызында кальгага гаскәриләр кертелгән.

– Утыз берендә, Оренбург каласы нигезләнүен хәбәр итеп, чаң сугылган, чиркәүдә гыйбадәт кылынган, туплардан атылган!

Берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр бу яклардагы татар-башкорт халаекларының җиңелүен, патша ягындагыларның өстен чыгуын сөйлиләр иде. Әмма тарлыкка, ким-хурлыкка каршы көрәш тукталмаган иде әле.

Тарих битләреннән. Уфадан биш йөз чакрымдагы Оренбург (хәзерге Орск) каласын нигезләгәч, юлда үпкәсенә салкын тидергән Кириллов Петербургка барырга ният итә. Ул Сакмарга кадәр бернинди маҗарасыз килеп җитә. Монда аның каршына тотылган болачыларны китерәләр. Баш күтәрүчеләргә каршы иң кырыс чаралар ягында булган Кириллов аларны шунда ук җәзалап үтертә һәм, берни булмагандай, юлын дәвам иттерә. Уфага җитәргә йөз утыз чакрымнар калгач, түрә солдатларына Килмәк абыз һәм Акай батыр җитәкчелегендәге восстаниечеләр һөҗүм итә. Кириллов болачыларны куып тарата һәм Нугай юлы авылларына берничә җәза отряды җибәрә. Шулай итеп, Кириллов аз гына өркү белән котылып кала.

Ә менә аның ярдәмчесе Тәфкилев исә чын-чынлап бәлагә төшә. Кириллов аны отряды белән, «ворлар» ны эзләп табу һәм тоту өчен, Себер юлына җибәргән була. Шулай ук, Урал аръягы авылларыннан азык-төлек җыеп, аларны Оренбургка озатырга тиеш була морза. Тәфкилев 20 сентябрьдә урыслар быел гына нигезләгән Җаекбаш кальгасына килеп җитә. Монда ике рота белән капитан Уваровны һәм поручик Ветошниковны калдыра да үзе арырак кузгала. Юлда бик кыен хәлгә тарый Тәфкилев. Каты салкыннар башлана, ә азык-төлек юк. Солдатлар өши, азык юклыктан, атлар бер-берсенең койрыкларын ашый. Ниһаять, мең бәла белән отряд Тегенский бистәсенә килеп егыла һәм, монда азык-төлек туплап, Оренбургка олаулар озата. Түрә үзе обоз кузгалып киткәнне дә көтми, Уфага кайтып китә.

Обоз исә беренчесе язмышына дучар була. Җаекбаш пристане янында Йосыф Арыков отряды алты йөз олауны камап ала һәм тар-мар итә.

Бу хәлгә ачуы чыккан Тәфкилев 1735 елның декабрендә зур гына җәза отряды белән Уфадан чыга һәм Бөре аша Әй буена юнәлә. Сөянтуз авылына җиткәч, ул болачыларның үзен Әй буе тарлавыгында көтеп торуларын белеп ала. Ниятләре ачылган восстаниечеләр авылга һөҗүм итәргә мәҗбүр булалар, ләкин җиңеләләр. Баш күтәрүчеләрне кире каккач, Тәфкилев Сөянтуз авылы халкыннан үч ала. Меңләп кешене – олысын вә кечесен юк итә, йөз дә биш кешене тотып ала, амбарга яптыра һәм, ут төртеп, аларны тереләй яндыра. Авылның үзеннән дә көл-күмер генә кала. Аннан ул Балыкчы волостена таба кузгала. Монда биш йөзләп авылны талый һәм яндыра, ике меңләп кешене кыйната, аларның хатыннарын һәм балаларын хәрби чиннарга бүләк итеп өләшә. Үзәк өзгеч «Тәфтиләү» җыры нәкъ шул көннәрдә туа да инде. Халык, полковник мундирындагы бу җәлладка әче нәфрәт һәм каргыш белдереп, аның исемен ләгънәт белән тамга- лый.

Тәфкилевнең кансызлыгы яңадан-яңа чыгышларга сәбәп була. Уфа янындагы Куб авылы восстание үзәгенә әверелә. Озакламый бола төньякка – Үса юлына да күчә, восстание провинциянең яртысын биләп ала – Биләр, Зәй, Иске Чишмә, Минзәлә янында авыллар яна, восстаниечеләр ике тапкыр Минзәлә кальгасына һөҗүм итәләр.

1736 ел башында Петербургка килеп җиткән Кириллов Казан һәм Нугай юлларында татар-башкортларның яңа көч белән көрәшкә кушылуларын, азык-төлек обозларын Оренбургка үткәрмәүләрен ишетә һәм патшабикәгә бу хакта үз фикерен әйтә. Аның тәкъдиме буенча, Румянцевка кичекмәстән Казаннан чыгарга, болачыларга һөҗүм итәргә кушыла. Румянцев Казандагы бөтен сословиедәге урыслардан һәм урыс булмаган халыклардан ополчение төзи һәм үз җитәкчелегендә аларны Уфага алып китә. Март урталарында ул, Себер һәм Уса юлларында берничә дистә авылны яндыруларына һәм ике меңнән артык кеше үтерүләренә карамастан, восстаниенең басылмавын хәбәр итә.

11 мартта Уфага кайтып төшкән Кириллов ныклап торып походка әзерләнә һәм 24 мартта восстаниенең үзәге булган Нугай юлына – Агыйдел, Өршәк, Күгеш һәм Тор елгалары буена чыгып китә. Монда ул һәр ике җенестән җиде йөздән артык кешене кырып сала, йөз илле сигезен вәхшиләрчә җәзалап үтерә, йөз алтмышын әсир итеп ала, туксан тугызын сөргенгә сөрә һәм сиксән биш кешене Уфа алпавытларына өләшә. Шулай ук ике йөзләп авылны яндыра, Уфа янындагы иң изге урынны – Газый мәчетен вәйран итә.

Әмма беренче походы вакытында ук салкын тиеп шешкән үпкәсе тынгы бирми Кирилловка. Май башында ул тәмам урынга егыла һәм шул хәлендә Уфага кайтып китә. Аны подполковник Аксаков, аннан Румянцев үзе алыштыра. Тагын меңләп кеше үтерелә, ике йөз авыл яндырыла. Акай Күчемов белән Солтанморат һәм тагын йөз егерме болачы кулга алынып, Минзәләгә озатыла. Бераздан Румянцев та Минзәләгә кайта һәм биш йөз восстаниечене җәзалап үтертә.

Румянцевның көче аз икәнен белеп алган Килмәк абыз 29 июньдә сигез меңле чирүе белән генералның Күгеш буендагы лагерена һөҗүм итә. Румянцевның йөз сиксән солдаты үтерелә, алтмышы яралана, болачылар исә ике йөз кешеләрен калдырып чигенәләр.

Шулай да Килмәк абыз көчен җуймый, халыкны тагын да ныграк күтәрә – Уралдан алып Казан өязенә кадәр җирләрне восстание ялкыны чорнап ала. Хөкүмәт өстәмә чаралар күрергә мәҗбүр була. Болачылар өстенә Идел калмыклары кузгала, Минихка бу төбәккә тагын ике драгун полкы җибәрергә әмер бирелә. Инде ике мең Җаек казахы да юлда. Алар килә-килешкә алты йөз кешене үтерәләр, өч йөзен әсир итәләр. Ык елгасына килеп җитүгә, ике йөз авылны яндыралар. Уфа провинциясе төрле яктан регуляр армия, казахлар һәм калмыклар белән уратып алына. Бөтен җирдә – үтереш-суеш, әсирләрнең колак-борыннарын кисү, бала-чагаларны һәм хатын-кызларны алпавытка өләшү.

Патша гаскәрләренең биниһая тырышлыгыннан соң, ниһаять, Килмәк абыз, Гомәр Туктаров, Сабан Безрукий, Йосып Арыковлар да кулга алыналар һәм Минзәләдә җәзалап үтереләләр. Ике елга сузылган шушы восстание вакытында Уфа провинциясендәге татар-башкорт авылларының алты йөз туксан алтысы яндырыла, уналты мең сигез йөз туксан өч кеше җәзага тартыла һәм үтерелә, тугыз мең бер йөз туксан дүрт хатын-кыз һәм бала-чага алпавытларга коллыкка таратыла, өч мең ике йөз утыз алты кеше каторгага озатыла, унсигез мең өч йөз илле тугыз баш терлек, тугыз мең сигез йөз егерме сигез сум акча штраф итеп алына.

Восстание вакытлыча бастырыла. 1736 елның октябрь аенда инде Оренбург линиясендә аралары утыз биш-алтмыш биш чакрым булган егерме бер кальга салына, төбәк тулысы белән уратып алына. Халык җилкәсенә тагын да зуррак авырлыклар салына, кешелексез күп указлар чыгарыла.

Восстание патша яклылар өчен дә эзсез генә калмый, әлбәттә. 1737 елның 14 апрелендә Самарада үпкә авыруыннан Кириллов үлеп китә һәм шунда күмелә.

Укуын дәвам итәргә дип кабат Тайсуганга килгән Абдулла әлеге хәлләрне бәйнә-бәйнә белми иде, билгеле. Алай да берсеннән-берсе шөкәтсез хәбәрләр Зәй буе әрәмәлегенә посып утырган тын авылга да килеп-килеп җитә һәм яшь егетнең ярсулы йөрәген телгәли иде. Ә беркөнне… Ә беркөнне бер аулак төбәккә халыкның йөрәгеннән тамган канга манчып чыгарылган җыр да килеп җитте һәм Абдулланың болай да җәрәхәтле бәгырен парә-парә телгәләде.

Көзге салкынча төн булуга карамастан, гадәтенчә Зәйнең текә ярында уйланып утыра иде егет. Дөнья тып-тын. Хәтта аръякта – төннәрен дә мәгъриптән мәшрикъка агылучы качак олауларыннан ыңгырашып торган почта юлында да – шылт иткән аваз юк. Бүгенге шул хәлгә сәерсенеп утырганда, бөтенләй икенче тарафтан – Карабаш ям станы ягыннан – атлар пошкырган, шуның артыннан ук арба тәгәрмәчләре дөмбердәгән авазлар ишетелде. Бәхетсез ямчыларның берсе, төнге тәмле йокысыннан ваз кичеп, тынгысыз эшкуарлардан кемнедер Кичү кальгасына – Казан ягына ашыктыра иде. Чү, байгыш ямчы җырлый түгелме соң? Әйе, җырлый: тавышы көр, иркен. Аннан да битәр, Абдулла гомер ишетмәгән, бәгырьне тураклый торган ниндидер сагышлы җыр иде бу:

 
Астындагы ияр атка тияр,
Ияре лә белмәс, ат белә.
Тәфтиләүнең кылган каһәрләрен
Үзе белмәсә дә, ил белә.
 

Атлар такыр юлдан җиңел җилдерәләр иде бугай, олау якынлашканнан-якынлашты, ямчының күз яшенә манчылган җыруы ачыграк ишетелә башлады:

 
Җил җилләми томаннар ачылмас,
Җыр җырламый күңел ачылмас.
Тәфтиләүләр түккән газиз канның
Ачулары бик тиз басылмас.
 

Күр инде, бөек чичән димә син бу халыкны! Миһербансыз Тәфтиләү морзаның кансызлыгыннан, каһәреннән вә явызлыгыннан зарланып җыру чыгарырга да өлгергән. Хәер, зарланып кына микән?! Аның соравына җавап булып, аръякта инде нәкъ Тайсуган турында җыр яңа көч вә гайрәт белән янаулы яңгырады:

Кайнап кына чыккан Идел аша

Тәфтиләүләр кичү табалмас.

 
Ир-егеткәйләрнең теләккәен
Тәфтиләүләр генә басалмас!
 

Әнә бит ни ди җырчы! Халыкларның иреккә сусаган изге теләкләрен җәлладлар гына баса алмас, ди. Әйе, халык – иң бөек хаким ул! Әллә ниткән акыллы сүзләрне, иң бөек фикерләрне халык кына әйтә, бичара калганнарга туры юлны халык үзе генә күрсәтә. Тукта, җыр сүзләре белән тагын нәрсә әйтә икән ул? Әмма ям олавы инде, бу турны узып, Әлмәт ягына авышкан, мәгәр җырчының киң күкрәгеннән чыккан әрнүле сүзләре ачык аңлашыла иде әле:

 
Кара ла гына урман, кая бите,
Шаулыйдыр ла кичен җил чакта.
Ташкайларга чокып каргыш яздым,
Оныкларым укыр бер чакта.
 

Җырчының йөрәге елый, кансыз түрәләрне иң олы каргыш белән каргадым дип, сагышлы юана. Аһ, каргыш белән генә җиңеп булса икән явызлыкны! Каргап кына калмаска, тагын да дәррәү вә бердәм булып коралга тотынырга кирәктер, мөгаен. Алай да… Алай да тиз генә бирешер микән ул явызлык дигәнең?!

Кинәт Абдулланың күз алдына явызлык үзе килеп баскандай булды. Аждаһадай шөкәтсез вә әзмәвер, биниһая зур авызлы, кара канга баткан томшыклы әшәке бер Каракош, имеш, ул. Әнә кояш баешы ягыннан, офыкны каплап, шул хәшәрәт килә, юлында очраган бар халаекларны ботарлап ташлый, һәлак итә. Тик ни-нәрсә соң ул? Китапларда язылган яэҗүҗ-мәэҗүҗме, әллә башка бер зыян-зәүрәтле, кәсафәтле, зәхмәтле затмы? Юк шул, ул хәтлесен аңламый-белми әле Абдулла.

Кул бармакларының чатнап сызлавыннан айнып киткәндәй булды егет. Бакса, ике йодрыгын да чытырдатып кыскан икән. Ул йөрәгенең януына чыдый алмый сикереп торды һәм, чарасызлыктан аптырап, тау астындагы чишмәгә таба китеп барды. Әйтерсең лә анда күз яшедәй саф салкын су гына түгел, аның эчендәге ялкынны басардай шифалы зәмзәм суы да ага иде.

Өченче бүлек

Тирән уйга чумып төн ката яр башында утырган Абдулла, су чупылдавына сәерсенеп, күзләрен ачты – уйнаклап-наянланып аккан Зәй өстендә иртәнге эңгер күгелҗемләнеп ята иде. Төн узып бара лабаса! Ул исә, кичен утырган җиреннән кузгалмый баш ватуына карамастан, тузгыган уй йомгагының очына чыга алмады. Тик бер нәрсә ачык: китәргә, китәргә кирәк Тайсуганнан. Ләкин кая? Остазы Габделрахман үгетли торган Ташкичү мәдрәсәсенәме, гыйлем йорты Бохарагамы, әллә туып үскән бишеге Карышбашкамы?

Егет күзләрен аягы астында гына ярсып-гайрәтләнеп аккан суга, аның өстендә көмеш чабаклар уйнавын хәтерләткән вак дулкыннарга төбәде. Зәйнең ашкынулы агышы бер мизгелгә генә дә тукталмый, мәгърибкә – Чулман иделенә таба омтыла. Мәгәр гомер дә шушы ярсулы Зәй суы мисалындадыр, дип фикер йөртте Абдулла. Анысы да агымсу кебек ага да ага. Нәүрүздән 1153 ел башлана әнә. Урыс елы белән 1740 ел дигәнең. Димәк ки, аның монда килеп гыйлем эстәп йөрүенә дә җиде ел тулды. Тайсуган мәдрәсәсендә сабак тыңлавын бу кадәр сузмаса да ярый иде яравын. Ул инде бишенче кышында ук кирәк гарәп-фарсыдан яки мөтәрҗимдә5 булсын, кирәк кәлям шәрифтә6 яисә шәригать кануннарында булсын, мөдәррисе Габделрахманны узып ук киткән иде. Алай да эчендәге йомшагы алынган кабак мисалында калмады остазы. Габделрахман елына өч-дүрт мәртәбәдән дә калмый Казан – Арча якларына бара, мәшһүр Габделсәлам ахунга сугыла. Һәр сәфәреннән яңадан-яңа китаплар, төрле фәннәрдән мәгълүматлар алып кайта вә, әлбәттә, үзе тапканнарны ихластан шәкерте белән уртаклаша. Шунысы хак: болар белән мавыгу баштагы еллардагы кебек даимлек таләп итми, шуңа да еш кына шөгыльсезлектән интегә Абдулла. Гомерне заяга үткәрмим дип, остазы канын яккан эштә ярдәмләште – хәттатлык кылып, берсеннән-берсе калын китапларны күчереште, сабагының бишенче елында ук яңа шәкертләргә сабак тыңлатыр булды. Вә ләкин асыл максаты – Габделрахман белгәннәрне күңеленә сеңдереп калу, гыйлемгә булган сусынын бастыру иде. Шулай дип, үзен үзе юата-юата, янә ике ел үтеп китте. Быелгысының да әнә җәүза-сабан ае узып бара. Башка шәкертләр инде байтактан туган ояларына – авылларына таралып бетте. Абдулланы да көтәләрдер, атасы Гали белән анасы Бибинур ялгыз башлары җир сукалап чиләнәләр булыр. Аның исә шушы Тайсуганнан, аны урап алган урам-әрәмәләрдән арынып чыга алганы юк. Китәр дә иде, алдагы юлы, мәсләге ачыкланмаган. Кая алып китәрләр аны даладагы тынгысыз юллар?

Карашын алгарак, аръяк ярга күчергән иде – имәнеп китте Абдулла, башы кызышып, шытып килгән чәчләре кымшанышкандай булды – каршы якта нәни генә култыкта, акка саргылт бизәкләр төшерелгән күлмәк итәген күтәреп, тезеннән суда Тутыя басып тора. Егет тәмам ушсыз калды, хачка табынган кяфер сыман, каршындагы манзарага карап катты. Шул рәвешле, мизгел үттеме, әллә мәңгелекме, берзаман исенә килде егет. Күңел күзе беләнрәк бакса, култыкта Тутыя түгел, былтырдан калып корып кипкән бер оя камыш утыра, имеш, Абдулланың йөрәге чәнчеп, сыкрап алды. Тутыя! Аны һаман да Тайсуганнан җибәрми, Зәй буена тышаулап куючы асыл зат – озын торыклы шул сөрмә күз ләбаса!

Теге чакны чолыклыкта очрашканнан бирле түшләре күлмәге астына кыстырылган кузы чикләвеге сыман бераз төртеп торган чандыр кыз аны көнен дә, төнен дә эзәрлекли башлады. Тутыя үзе түгел, аның су сөлегедәй зифа буе, иркә карашлы тирән күзләре тынгы бирми иде Абдуллага. Көндезгә чыкса, шул ак күбәләк сыман дәшмәс җан күренмәсме дип, сыныкка сылтау табып, бер тапкыр булса да остазы өенә сугылырга тырышты. Инде төн җитеп, урынына яттымы, кичке догаларын укый алмый интекте. Фани дөнья хафаларын читкә куеп, бер Алласына сыгынды исә, каршысына әлеге сөйкемле сыйрак килеп баса да табынуын гөнаһлы бер шөгыльгә әйләндерә дә куя. Башын як-якка бора, төкеренеп ала егет, кызның таш алиһәдәй сынын күз алдыннан куа, күңелен янә Алласына гына багышлый. Әмма ки тегесе күздән гаип булмый, әрсез черкидәй, һаман Абдулла хыялында бөтерелә.

Тора-бара Тутыя аның һич саекмас сагышына әверелде. Алай да үтәр дип көтте Абдулла, әлегә җиткән кыз булып пешеп өлгермәгән бу чандыр затны вакыты җиткәннән соң уянырга тиешле табигый халәтен кузгатучы бер сәбәп кенә дип уйларга тырышты. Шулай булмый ни, Тутыя әле – сабыйлыктан чыгып җитмәгән, хәятнең әллә нинди рәхәтлекләрен дә, дөнья бизмәнен басып торган әшәкелекләрне дә татымаган гөнаһсыз бер җан. Ул инде – өченче дистәне куучы сазаган шәкерт, борынына ис кереп җиткән ир-егет, үзен гыйлем дәрьясында йөзүгә багышлаган тынгысыз зат. Шауберле йөрәгенең нарасый белән мавыгуын аек гакылы һич кенә дә хупламый, ымсындыргыч уйларыннан көлә иде ул.

Вә әй хәсрәт, Тутыя аты йөрткән шул изгелек фәрештәсен күңеленнән йолкып ата алмады Абдулла. Аткан да булыр иде, өченче елгы печән өсте ачык зиһенен бөтенләй чуалтты, тәмам иләсләндерде егетне, гомере буена йөрәген рәхәт кенә сызлатып йөреячәк җәрәхәт калдырды.

Җәй аеның иң хуш вә иң хозур чагы – сәрәтән7 ахырлары иде. Атасы белән чалгылар чүкеп, тырма-сәнәк ише кораллар көйләшеп йөргән Абдулла, кисәк сүз әйтеп, Бәләкәй Галине шаккатырды.

– Атай, бәңа атна-ун көнгә Тайсуганга бару кирәк.

Аяз күктә яшен яшьнәсә, болай ук гаҗәпләнмәс иде Гали. Инде тәмам ир булып җиткән углының менә-менә печәнгә төшәбез дип торган бер мәлдә шундыен сүз сөйләве ушсыз итте аны. Алай да зиһенен тиз җыйды, пәһлеван гәүдәле углының ак күлмәк җиңе аша да сизелеп торган беләк егәрлеген күзеннән кичерде дә сорап куйды:

– Бик тәҗел йомышмыни соң, углым?

– Тәҗел, атай.

Абдулла һич кенә дә алдашмый иде. Остазы Габделрахман, печән өстендә булмасын, игеннәрен урып җыюда булмасын, ялчы ялламый, авыл кешесенең җәйгә чыккач бетмәс-төкәнмәскә әйләнеп киткән мәшәкатьләрен үз гаиләсе белән генә ерып чиләнә иде. Мөлкәте җитмәүдән түгел, утыз-кырык кына йортлы Тайсуганда буш куллар табуы – үзе бер бәла. Шәкерте җәйге тәнәфескә китәргә дип җыенгач та, шул зарын сөйләп алды Габделрахман. Имамның тел төбен шунда ук төшенеп алды егет – челлә тирәсендә килеп чыгып, бераз булса да булышмассыңмы, диюе иде мулланың. Абдулла аның кинаясен аңламаганга сабышты. Нигә дисәң, атакае белән киңәш-табыш итми торып, кистереп кенә ни дә булса әйтүдән кыенсына иде. Карышбашка кайтып чәчү чәчкәндә, йорт тирәсендә алай-болай иткәндә инанды егет: атакае белән анакае хәзер инде аның ярдәменнән башка да теләсә нинди мәшәкатьне ерып чыгачаклар иде. Ник дигәндә, бу якларга – Агыйдел, Карыш, Әй буйларына – кырыкмаса-кырык телдә сөйләшүче халаек килеп тулган. Башкортлардан җир сатып алганда килешүләре махсус дәфтәргә язылганга «типтәр» дип аталган бу адәмнәр, тормышларының очын очка ялгау өчен, теләсә нинди эшкә ялланырга әзерләр. «Бабуллар» дип ат алган йортсыз-җирсез, нәсел-нәсәпсез сукбайлар исә тамак хакына тавыңны күчереп куймакчылар. Сызгыр гына, печәненә дә, урагына да килеп җитәчәкләр, шалкан бәһасенә алны-ялны белми эшләячәкләр. Тайсуганда исә андыен форсат юк. Аннан ул бөтенләйгә дип китми лә Зәй буена. Кайтыр, печәненә булмаса, урагына өлгерер.

Карышбашка кайтканнан бирле йөрәгенә һич тынгы бирмәгән ашкынуын шулай дип акларга тырышты Абдулла. Чыннан исә, күңелендә күбәләк булып талпынган Тутыяны гаять сагынган иде егет. Шушы көннәрдә барып, әлеге сөйкемле затны күрмәсә, һич төзәтеп булмый торган нидер туар, хәтта кояш тотылыр сыман.

– Анакаең ни әйтер икән соң? – диде атасы, байтак кына дәшми торгач. – Хәер… Барып кайт соң…

Тайсуганга ул иртә таң белән барып төште. Алай да инде авыл тынып калган, карьянең олысы-кечесе Зәй буендагы болын-аланнарга күчкән иде. Кичне көтмәде, чалгы янаган тавышлар ишетелеп үк торган әрәмәлеккә төшеп китте. Габделрахман печәнлеген белә егет – көз-кыш ауга чыкканда, үз аланнарын күрсәткән иде остазы. Чиреге пакуслар белән чуарланган Олы аланны тиз эзләп тапты. Көткәненчә, Габделрахман, ак ситсы күлмәген җилбәгәй җибәреп, каерылып үскән тукранбашлы сарут чабып маташа иде. Шәкертен күрүгә шатланса да, куанычын тышка чыгармады Габделрахман, аны әле кичә генә күргәндәй әйтеп куйды:

– Килдеңме, кем, Баһадиршаһ?

Абдулла теге чаклардагыча кызармады. Ул инде монда үзенә – «Батыршаһ» дип, күпчелекнең исә, анысын да печеп, «Батырша» дип эндәшүләренә күнегеп бара. Анысына әһәмият итеп тормады, остазы белән ике куллап исәнләште дә як-ягына каранып алды. Печәнченең станы бөдрә өянке төбендә аты тугарылып куелган арба янында иде. Егет шунда таба китте һәм килә-килешкә тирәк ботагына элеп куелган чалгыны күреп алды. Янавычы тоткасына элеп куелган. Чалгыны алып янап җибәрде, алан башына узды, остазы артыннан пакуска төште.

Печән дигәнең котырып уңган быел – билдән. Алай да авырлык сизмәде Абдулла – ни тотса, шуны булдыра торган Габделрахманның чалгысы чүкелгән, көйләнгән – уйнап тора! Хозурланып, киң сулап селтәнде егет, аланның икенче башына чыкканда, инде имамның үкчәсенә басты.

– Болай булса, сөйгәнемне әйттерәсең сән, Баһадиршаһ, – дип шаяртты Габделрахман.

– Чалгысы көйле, үрчемле…

– Ай-һай, чалгыда гына микән хикмәт?! Миңа калса, син гади кисәү агачы белән дә шулай ук алдырыр идең. – Мулла кәефләнеп көлеп җибәрде.

Җорлана-көлешә көн үзәгенә кадәр чаптылар. Ару-талуны бар дип тә белмәде Абдулла. Бихисап гөлләр-гонҗәләрнең хуш исенә күмелгән болында киерелеп эшләве үзе бер хозурлык иде. Остазы исә бирешкәнен сиздерде – тәмам янып төште. Нәүбәттәге пакусын чыгуга, чалгысын җиргә кадады Габделрахман.

– Җитәр, сулу алаек, Баһадиршаһ!

Сүзен әйтте дә, эре-эре атлап, станга таба китте имам. Абдулла исә аның артыннан карап-карап торды да, чалгысын ястыктай кабарып торган пакуска куеп, Зәйгә таба атлады. Бу турыда оеп кына, тымызык ага иде елга. Димәк ки, тирән. Егет як-ягына каранып алды да, анадан тума чишенеп, суга сикерде, үргә каршы колачлап йөзеп китте.

Ул, тәмам сафланып-хушланып калган хәлдә, станга якынлашып килә иде. Күләгәдәге арба янына җитәрәк, кисәк җир тетрәгәндәй булды, Абдулла чайкалып алды, егылмаска дип, мөгәлдәккә тотынды. Аннан, исен җыеп, кабат алдына карады. Ялгышмаган, әлеге бөдрә тирәк янындагы учак кырыенда, төнге ут тирәсендәге күбәләк сыман, Тутыя бөтерелеп йөри иде. Корымлы калай чиләккә бер тотам мәтрүшкә салып маташкан кызга карап-карап торды да тетрәнеп куйды Абдулла. Тутыя пешүе җиткән чия булып өлгергән икән ләбаса! Очлы җилкәләре түгәрәкләнеп киткән, буйга калыккан. Ахры, шуңа, биле тагын да нечкәргән сыман. Кызның иңенә шуып төшкән ак яулыгы аның камыш чәчен, күз-кашларын гел төн карасы иткән, ә битләре гөлҗимеш чәчәге булып янып чыккан. Җитмәсә, тирә-юньне хушлыкка күмгән бөтнек исе нәкъ менә Тутыядан килә сыман.

Күктән җиргә иңгән бу фәрештәгә карап-ымсынып күпме торгандыр, исенә килеп, як-ягына каранып алды. Бәхете бар икән, остазы якын-тирәдә күренми иде. Ул янә кызга текәлде һәм шул мизгелдә аларның күзләре очрашты.

– Ай! – дип, җиңелчә кычкырып җибәрде Тутыя, читкә борылды, шул арада яулыгын башына шудырып мендерде, битен каплагандай итте. – Шулай сөзеп карамасаңчы, Апуш абый?

– Сагындырдың, Тутыя!

– Әйем, оялтасың…

– Оялма, Тутыя, багалмасы булып җиткәнсең.

– Әйем, алай әйтмә.

Кыз, кыенсынып, тирәк төбенә китеп барды. Шундагы кием-салым, капчык-торыпша ише нәрсәләр арасыннан киҗеле ашъяулыкка төргән зур төен, ләңгәч белән катык алды, күләгәгә табын әзерләргә тотынды. Абдулла исә, бөгелеп-сыгылып эшләгән хатын-кыз җенесенә карап торудан уңайсызланып, учак янына килде, мәтрүшкә исе бөркеп торган чиләккә карап уйланып калды. Менә син әй, бәхет үзе кочагын җәя түгелме соң Абдуллага?! Нигә әле аңа ничә еллар йөрәге түрендә йөрткән кадерле сүзләрен аулакта Тутыяның үзенә әйтеп калмаска? Бәлки, язмыш үзе очраштыргандыр аларны бүген. Алай да атасы кая китәр соң? Башка ата-аналар җитү кызларының итәкләренә тотынып диярлек йөргәндә, Габделрахман мулланың кызын аулакта калдырып юкка чыгуы сәер иде.

Аяк тавышлары ишетеп, Абдулла артына борылды һәм әрәмәдән чыгып килүче остазын күреп алды.

– Менә җиләк тә булды, – диде Габделрахман, изрәп пешкән җимеш тулы эшләпәсен үлән өстенә куеп. – Табын әзерләдеңме, кызым?

– Ипи кисмәгән, әткәй.

– Анысын гына кисәрбез, кызым. – Габделрахман килгән уңаеннан ут өстендәге чиләкне алды, табын янына узды. – Ягез, утырышыгыз, ризык җыйыйк!

Төенчекне чишеп, ике касә, бер бәләкәй чүлмәк алды, аларны тастымал белән сөрткәләде дә савытларга мәтрүшкә чәе ясады мулла. Аннары пешкән йомырка, бәләкәй ләңкәч белән май, уч-уч шишара чыгарды, күпереп пешкән арыш ипие кисәргә тотынды.

– Үзең дә утыр, кызым, – диде ул читтәрәк торган Тутыяга.

– Әйем. Мин… сез киткәч…

– Ярый соң. Барыбер печән чиерәк, күбәгә җыярлык түгелдер әле. Алай да пакусларны әйләндерерсең, кызым.

Мулла, касәсен учына утыртып, аны бармакларын җәеп тотты да йотлыгып эчә башлады. Аннан, савытын ашъяулыкка куеп, ипи телеменә үрелде.

– Әх, чәе дә булса, – дип, касәсен янә кулына алды Габделрахман, аңа бер уч җиләк салды.

– Анысын бидгать8 диләр бит, хәзрәт. – Абдулла да касәсенә үрелде, йотымлап кына эчәргә кереште.

– Ахмаклар сүзе, кем, Баһадиршаһ. Бөтен Шәрык кырылып чәй эчкәндә, нишләп әле ул безнең татарга гына бидгать булсын ди? Юк, диген, юк! Менәтерәк падишаһ хәзрәтләре Оренбур каласын шәпләп кенә салып бетерсә, Бохара, Чин вә Һинд мәмләкәтләре белән сәүдәне җайга салса, без дә аны әйрән урынына эчәрбез әле, боерган булса…

Сүздән сүз чыга дигәндәй, әңгәмә үзеннән-үзе Чин вә Һинд мәмләкәтләренә, Шәрык илләренә күчеп китте. Абдулла моны чираттагы дәресе итеп кабул итте һәм остазын һич бүлдерми тыңлады. Тутыя исә аларга сиздерми генә юкка чыкты: кече аландагы пакусларны әйләндерергә ашыктымы, якын-тирәдә җиләк эзләнүеме…

Тамакларны туйдырып, озак итеп дога кылганнан соң, Габделрахман, инде тәмам кыскарырга өлгергән күләгәгә чи печән түшәп, бераз черем итеп аласы итте. Абдулла эше юктан арба янына килде, тәртәләрне бер-беренә таба тартып, тәҗеләрнең тигезлеген тикшерде. Сул як тәҗе озынрак сыман тоелды аңа. Аны күчәр башыннан ычкындырды да арканны бөтереп кыскартты, янә урынына элде.

Эш белән мавыгып сизмәгән дә. Көннең кызуы чамасыз, чалгы пәке белән кырылган баш түбәсе кызып эрер чиккә җиткән ләбаса. Егет эшләпәсен эзләп китте. Учактан бер тарафта, тузгыган пакус өстендә яткан тула эшләпәсен күтәреп алыйм дисә, аның астында тәлгәшләп җыелган кып-кызыл җиләк учмасы күреп телсез калды. Кинәт үзенең дә янып пешкән җиләк сыман кызарганын тойды, әллә нишләп китте. Менә-менә йөрәге атылып чыгар да печән арасына тәгәрәп төшәр сыман. Шашып-шашынып кычкырасы, янәшәдәге тал-тирәкләрне йолкып, күккә чөясе килде Абдулланың, беләкләрендә таулар ишәрдәй егәр артканын тойды. Шатлыгыннан иләсләнеп калган егет, эшләпәсен дә онытып, аланлыкка торып йөгерде, остазын көтеп-нитеп тормастан, киерелеп-киерелеп печән чабарга тотынды…

Нидер дөбердәгәндәй булды. Абдулла башын күтәреп офыкка, аннан күк йөзенә бакты, һава чалт аяз иде. Дөбердәү исә кабатланыпмы-кабатлана. Егет аның Зәй аръягындагы олы юлдан килгән арба тавышлары икәнен абайлап алды һәм ачынып уйлап куйды. Качаклар! Инде ничә еллар көн вә төн мәшрикъка – Урал тауга таба агылалар алар. Ерак юлның ахырына җитмичә, шушы төбәктә нигезләнеп калучылары да байтак. Соңгы елларда гына да Абдулланың күз алдында диярлек Әлмөхәммәтнең – Әлмәт, Килмәмәтнең – Мәмәт, Сөләйманның Сөләй авыллары, Зәйнең үрге агымында елганың ике ярына тезелеп киткән башка күп карьяләр барлыкка килде. Ишеткәли Абдулла: Шушма суының үрге агымында да шул ук хәл. Шөгер, Иштирәк, Туктар вә Биккул картлар, кавемнәре белән күчеп килеп, үз исемнәрен йөрткән авыллар хасил иткәннәр. Шул ук качак халаеклар Куак һәм Шушма сулары буенда башка урыннарга да төпләнгәннәр. Арырак – Агыйдел, Каридел. Әй буйларына агылучылары күпме тагын! Исәпләрен белсә бер Ходай гына беләдер. Колагына кергәли егетнең: шушы ун-егерме елда гына да башкорт җирләрендә халык икеләтә, хәтта өчләтә арткан, имеш. Ә качакларның һич кенә дә туктар чамалары күренми, кояш чыгышына таба агылалар да агылалар. Бөтен Казан, Зөя вә Чистай өязләре халаеклары качып бетәме соң әллә?! Алай… Димәк ки, Олы Идел вә Чулман иделе буйларында да тормыш шәптән түгел. Чыдарлык булса, болай кавемнәре-кавемнәре белән әллә кай җәһәннәмнәргә китеп олакмаслар иде.

Бу якларда татар авылларының ишәюе хөкүмәтнең дә эчен пошыра бугай. Әнә бит, ашыга-кабалана, яңадан-яңа урыс авыллары, кальга-калалар салалар. Моннан алты ел элек Бөгелмә суы буенда Кече Бөгелмә калыккан иде. Янә дүрт елдан Олы Бөгелмә барлыкка килде. Өченче ел исә Печмән вә Куак бистәләре нигезләнде. Ай, юкка түгел, бер дә юкка түгел болар!

Көн яктыра барган саен, олы юлда дөбердәү көчәйде генә – бичара халаеклар иртәнге салкында юл алып калырга ашыгалар, мөгаен. Әйа, мескенкәйләр! Туган-үскән нигезләрен ташлап, кая дип ашыгалар? Кемгә дип баралар? Үзләренең монда да берәүгә дә кирәкмәсен белмиләр, башкайларын алда ни көткәнен сизмиләр микәнни? Юктыр, абайласалар, шул ук кысу-изүгә, кимсетү-мәсхәрәләүгә маһир кансыз түрәләр канат җәйгән төбәккә ыргылмаслар иде. Аһ, белмиләр шул! Гафил булмасалар, аждаһа авызына үзләре барып керерләр идемени, бичаралар?

Тарих битләреннән. Царизмның Кама аръягына һәм Урал буена яңа колониаль һөҗүме XVIII гасырның утызынчы елларына туры килә. 1730 елда Казан губернаторы А. П. Волынский «Россия империясендә башкорт мәсьәләсе турында язма» сын Сенатка тапшыра. Әлеге тулы бер чаралар программасы Уфа провинциясендә царизм политикасын уңышлы тормышка ашыруны, атап әйткәндә, башкорт җирләренә күрше Идел буеннан качаклар агышына чик куюны тәэмин итәргә тиеш була. Бу чаралар башкортлар, татарлар, казахлар, каракалпаклар һәм мондагы башка халыклар арасында милли каршылыкларны тирәнәйтүне, төрле салымнарны арттыруны, биредә яшәүчеләрне хәрби походларда киң файдалануны, төбәктә күпсанлы регуляр армия урнаштыруны, Кама аръягындагы калаларны ныгытуны күздә тота.

Оренбург экспедициясе уңаеннан башланып киткән татар-башкорт восстаниеләре халыкка каршы тулы бер чаралар җыелмасы килеп тууга сәбәп булды. Бу исә башкорт җирләрендә колониаль политиканың борылыш этабы иде. Әгәр XVII гасыр азагы һәм яңа гасыр башында хөкүмәт монда яшәүчеләрдән ясак җыю һәм башкортларны хәрби хезмәткә тарту белән генә чикләнсә, яңа политика мондагы халыкларның эчке мөнәсәбәтләренә актив тыкшыну, шул мөнәсәбәтләрне патша администрациясе контроленә буйсындыру белән характерлана. Татар-башкорт восстаниесенең иң кызган чагында, 1736 елның 11 фев- ралендә чыгарылган Указда царизмның бу төбәктә алып барачак политикасы төгәл билгеләнә. Ул төп ике максатны күздә тота: беренчесе восстаниедә катнашучыларны җәзага тарту булса, икенчесе – бу якларда кабат баш күтәрү мөмкинлеген бөтенләй бетерү. Башлап йөрүчеләрне үлемгә хөкем итү, болага актив катнашучыларның авылларын яндырып, үзләренең колак-борыннарын кисеп, сөргенгә озату, хатыннарын һәм балаларын урыс шәһәрләренә коллыкка озату, баш күтәрүчеләргә иярүчеләрнең барын да ат белән түли торган штрафка тарту – җәза чараларының иң зурлары менә шулар.

Әмма указ болар белән генә дә чикләнми. Колонизаторлар исәбенчә, баш бирмәс татар-башкортларны җәзалау гына аз, алар арасындагы иҗтимагый бәйләнешләрне кабат патша хөкүмәтенә каршы чыкмаслык итеп үзгәртеп корырга кирәк. Моның өчен исә ата-бабадан килгән биләмәләре булган башкортлар белән бу якларга күчеп килүчеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бозу, Оренбург крае белән идарә итүне яңача кору һәм бу җирләргә урыс халкын, сөргенгә сөрелүчеләр исәбенә булса да, күбрәк күчереп утырту зарур. Шушы якларда яшәп тә җир өчен имананы башкортларга түләп торучы мишәрләр восстание вакытында хөкүмәт ягында торып сугышалар. Моның өчен аларга үзләре били торган җирләр мәңгелеккә бушлай бирелә. Типтәрләр һәм бабуллар исә башкортларга буйсынып яшәүдән азат ителә. Аларның хөкүмәт ягына басып сугышучылары салымнан коткарыла, восстаниегә кушылганнары исә имананы башкортларга түгел, казнага түләргә тиеш була. Ә бу якларга яңа гына күчеп килүчеләр болада катнашу-катнашмауларына карамастан тотып алына, крепостьлар төзү эшенә солдатка озатыла.

Край белән идарә итүдә исә түбәндәгеләр тормышка ашырыла: волость саен ике-өч кенә старшина калдырылып, алар эре феодаллардан куела, патшага тугрылыкка ант иттерелә; елга бер мәртәбә Гази мәчете янында җыелудан башка төрле җыен-корылтайлар тыела, ахуннар саны нык киметелеп, дүрт юлга дүрт кенә ахун калдырыла, алары да сайланмый, администрация тарафыннан билгеләнә; указдан башка мәчет-мәктәпләр салу, татарларның башкортлар белән никахлашуы туктатыла, халык арасында абруйлы, ләкин хөкүмәт өчен ышанычсыз мулла-абызлар төбәктән куыла. Указ башкорт җирләрен урыс дворяннарына һәм мишәрләргә сатып алырга рөхсәт бирә, шулай ук крайдагы шәһәр-кальгаларны ныгыту, аларда хәрби көчләрне арттыру мәсьәләләрен хәл итә.

Шул ук елның декабрендә волость старшиналарына Кирилловның махсус наказы җиткерелә. Үзләренең кул астындагылар өчен старшиналарның шәхси җаваплылыгы, указдан тыш бөтен төр җыемнарны тыю, төбәктә ирекле йөртүне бетерү, – кыскасы, старшиналарны хөкүмәтнең чын агентлары итү бурычы куела анда. 1737 елда исә урыс булмаган крестьяннардан налогны урыс крестьяннарына караганда ике мәртәбә артык алу турында Указ чыгарыла. Ул гына да түгел, 1738–1739 елларда халыкны изү-җәберләүне күздә тоткан тагын берничә указ барлыкка килә. Эш мөселман руханиларының хөкем итүләрен чикләүгә барып җитә.

1739 елда Татищевны алыштырган Василий Алексеевич Урусов вакытында хәл тагын да мөшкелләнә: халыкка күмәк гаризнамәләр язу тыела, восстаниегә катнашучы тарханнар ул олы исемнән мәхрүм ителә, волостьлардагы старшиналар, ясавыллар, йөзбашлары, писарьлар мишәрләрдән куела, авылларда унбашлары билгеләнә, кешеләрнең бер урыннан икенчесенә күчеп йөрүен чикләү өчен, авыллар һәм аларда яшәүчеләр саны күрсәтелгән төгәл исемлекләр булдырыла, теләсә ничек йөрү, хәтта ауга чыгу, корал йөртү, патша администрациясе катнашыннан башка килешүләр төзү тыела, алачыклар ябыла.

Әлеге чараларны тормышка ашыра бару, ниһаять, төбәкне патша администрациясе контроле астына кую, вакытлыча булса да баш күтәрүчеләрне авызлыклау мөмкинлеге бирә.

Провинциянең Себер юлындагы Карышбаш авылы белән Казан юлындагы Тайсуган арасында җиде ел рәткә киләп сарган Абдулла, хөкүмәт политикасының бөтен нечкәлекләрен аңлап бетермәсә дә, бу яклардагы яман хәлләрнең барыннан да хәбәрдар иде. Кешедән ишетеп кенә дә түгел, халаекларның аяныч хәлен үзе күреп торды, колак-борыннары кыркылган бичараларның көтү-көтү сөргенгә сөрелүләренә шаһит булып, йөрәге сыкранды, авыллары урыннарында шомлы караңгылык булып көл-күмер генә калган мескенкәйләрне кызганып, эченә кан сауды, бер телем ипигә зар-интизар сабыйлар күз алдына килеп, төннәр буе елады. Бу кара көннәр үтәр, үтәр, дип көтте Абдулла. Тик аңа килеп ирешкән хәбәрләр һаман да берсеннән-берсе хәсрәтле иде. Әнә бу язда ишеткәннәре дә җан әрнеткеч. Төбәктә коточкыч йот башланган. Бер тамакларын туйдыру өчен, бәндәләр газиз балаларын саталар икән. Өстәвенә татар-башкортлар янә атларга атланганнар, байтүрәләр өстенә ташланганнар. Башлыклары Карасакал тәхәллүсе йөртүче ниндидер бер хан, имеш. Кан кою кайчан туктар да, дөнья кайчан иминләнер? Хөр, иркен далада яшәүче бу халаеклар рәхәт күрерләрме бер?! Ә качаклар бәхет эзләп шул якка агыла да агыла әнә. Нишлисез сез, мөселман кардәшләр? Анда сезне кан-яшь, ач үлем көтүен белмисез булыр?!

Җилкәсенә кемдер кагылудан тетрәнеп куйды Абдулла. Борылып карарга өлгермәде, колагы төбендә үк остазы Габделрахманның көр тавышы ишетелде:

– Моңаясыңмы, Баһадиршаһ? – Ул, дустанә сүзе барын сиздереп, шәкерте янәшәсенә чирәмгә утырды.

– Моңаерга туры килә, хәзрәт. – Егет, читкәрәк шуышып, аңа илтифат күрсәтте. – Егерме биш тулды: юл сайланмаган, мәсләк ачыкланмаган.

– Ачыкларга бик вакыт югыйсә. – Мулла, эшләпәсен салып, аны нәзек бармаклары белән сыпыргаларга тотынды. – Сайлаган – сазга, очраган – базга, диләр. Шул Габделсәлам ахун мәдрәсәсенә бару мәслихәт булыр, шаять.

Икесе дә тын калып, ярсып-ыргып, үзенә бер моң белән аккан Зәйгә карап утырдылар. Су өстенә офык аллыгы төшеп, аны әкияти бер көзгегә әйләндергән иде.

– Әллә соң Бохарага юл чыгып караргамы, хәзрәт? – дип куйды Абдулла сагышлы гына.

Габделрахман ялт кына урыныннан торды, ачулангандай бераз таптанып торды да, тезләнеп, сул кулын шәкерте җилкәсенә салды.

– Анысына фатиха бирә алмыйм, кем, Баһадиршаһ! – дип кычкырып җибәрде ул, тып-тын су буен ярып. – Анда укып кайтканнар әйтә: «Җәһаләт базы», – диярләр. Янә килеп, Бохара – Шәрык ул. Аның мәзһәбе9, гамәле вә хафасы да Шәрык. Безнең юл исә, Баһадиршаһ, телибезме-теләмибезме, урыслар белән бергә хәзер. Сизәсең булыр: алар лөгатен, урысчаны да үрәнергә кирәк.

– Нишләргә дә белгән юк инде, хәзрәт. Атай белән анай да картаялар. Башлы-күзле булырга да вакыт.

– Анысын сизәм, кем, Баһадиршаһ. – Мулла янә урынына утырды, кулын егетнең иңенә салды. – Кызым Тутыя белән бер-берегезне яратуыгызны да беләм. Шәкли яктан өйләнешүегезгә дә каршылыгым юк. Синдәй кияү бер дигән таяныч булыр иде миңа. Тик, бигайбә, анысына да фатихам юк, мелла Баһадиршаһ! Милләт синең төсле ачык зиһенле затларга мохтаҗ. Тагын вә тагын гыйлем өстәргә кирәк сиңа, углым!

Шуның белән сүзем бетте дигәндәй, урыныннан кузгалып, аягына басты, инде авылга таба кузгалып киткәндә сорап куйды:

– Бүген кузгалырга булдыңмы?

Абдулла да аягына калыкты.

– Менә хәзер үк, хәзрәт.

– Әйдә соң, Карабаш ямына хәтле атта илтеп куйыйм үзеңне. Аннан инде Уфага кадәр пушты олауларында юлларсың.

Шулчак алардан өстәрәк нидер чупылдады – яр убылып төште бугай, һәр икесе бердәм елгага таба борылдылар. Күз алларында Зәйнең каен суыдай саф өслеге болганды, актарылып, кызгылт сил ага башлады.

Габделрахман әлеге шыксыз агымга карап-карап торды да ямансу гына әйтеп куйды:

– Монысы бер дә ошамый миңа, Баһадиршаһ! Әйбәт фал түгел бу. Юлың канлы булыр, ахрысы, сәнең.

– Анысын беләм мин, остаз.

Акрын гына кайту юлына кузгалдылар. Тик биш-ун адым ясарга да өлгермәделәр, Габделрахман, кисәк туктап, шәкертенең кулыннан алды, күзләренә карады:

– Менә нәрсә, Баһадиршаһ! Тормыш озын, юл ерак – төрлесе үтәр башыңнан. Нинди генә кыен хәлдә калсаң да, үземә килеп егыл. Чарасын тапмый калмабыз, боерган булса.

– Рәхмәт, хәзрәт!

Дүртенче бүлек

Янтыгына китереп төрттеләрмени: Неплюев дөм караңгы землянкадагы тар сәкедә йоклап яткан җиреннән гадәтенчә иртүк сикереп торды, ашыга-кабалана тар чалбарын, күн итекләрен киеп алды, алар өстеннән тезенә кадәр гетрлар тартып, беркетеп куйды. Әйтерсең соңарганы өчен тиргәүче бар аны монда, озын җиңле якасыз ак күлмәкчән килеш атылып тышка чыкты һәм күгелҗем таң яктысыннан сукыраеп туктап калды. Күзләрен йомып, бер мизгелгә генә тынып торды да, аларны ачып, каршындагы иркен алыска карады. Сакмар буендагы болында иеп-корып барган үләннәргә кырпак кар сарган.

Ур итәгендә – тирән канау. Аның теге ягында исә – казах бистәсе. Анысы да ярыйсы ук ныгытылган. Бистәгә сыенып, Җаек ага. Елганың теге ягында – дала… Дала! Неплюев өчен ул иксез-чиксез киңлек. Аның чите борынгы Ханбалыкка, әкияти Дәһлигә, олуг диңгез-океаннарга барып тоташа сыман. Дала дигән әлегә бик үк аңлаешлы булмаган ул алыста кырыкмаса-кырык халаек тереклек итә. Аларның берише Россия канаты астына сыенырга җай эзләсә, байтагы аңа балта кайрый. Ничек кенә булмасын, империянең мондагы форпосты саналачак Оренбург алдында дала халыкларын буйсындыру, шул нигездә Урта Азиягә, Шәрыкка үтеп керү бурычы тора. Иңеннән иңенә шоңкарлар да очып үтә алмаслык җирләрне үзләштерергә, дистәләрчә халыкны буйсындырырга! Әйтүе ансат, тик ничек? Өстә – пайтәхеттә утыручы кайбер кайнар башлар Азияне кылыч-туп белән колонизацияләү ягында. Неплюевның исә үз фикере бар бу мәсьәләдә: туплар атмасын, кан коелмасын иде. Шул ниятен тормышка ашыру йөзеннән, ул тулы бер чаралар комплексы төзеде. Алар арасында төп урынны сәүдә алып тора. Әйе, дала белән алыш-биреш җайга салынса, Оренбургтан Бохарага, Ташкентка, хәтта Кытай белән Һиндстанга бай сәүдәгәрләр йөреп торса, каршыга Шәрык тәм-томнары, ефәк, мамык һәм бу яклар өчен тансык башка күп әйберләр тулы кәрваннар килсә генә, аралар якынаячак, мөнәсәбәтләр яхшырачак. Шөкер, бу уңайдан кайбер нәрсәләр эшләнә инде. Йөз илле кибете булган сәүдә йорты – гостиный двор, йөз кырык сигез амбар һәм өч йөз кырык дүрт кибеттән магауаза – меновый двор бүген үк алыпсатарларны каршы алырга әзерләр.

…Административ бина булып беренче көнен генә яшәвенә карамастан, монда инде чын-чынлап канцелярия рухы хакимлек итә иде. Чирек сәгать тә үтмәде, Неплюевның өстәленә почта кертеп куйдылар. Инде язуын түгәрәкләп килсә дә, янә каләмен ташлады, иң өстә яткан пакетны кулына алды. Депеша Санкт-Петербургтан иде. Хәбәр пайтәхеттән булса да, анысын ачарга ашыкмады Иван Иванович. Үзләре бер дә сикереп төшмиләр, мәсьәләләрне айлар буе хәл итми яткыралар. Аннан килеп, җибәргән күрсәтмәләре дә бик үк акыллыдан булмый. Пакетны бер читкә куйды да икенчесенә үрелде. Монысы Сенаттан иде. Андагылары, хәлләрне аңлый төшеп, ярыйсы гына киңәшләр дә биреп куйгалыйлар. Хуш, соңрак иркенләп укыр. Анысын да кырыйгарак этәреп, башкаларын кулына алды. Көткәненчә, хатларның күбесе Уфадан һәм Минзәләдән иде. Боларын ачмаса да белә. Уфа провинциясенең вице-губернаторы Аксаковка бәйле жалулар, билгеле. Күптәнге тарих.

Ул Люткин рапортын укып чыгарга өлгермәде, кабинетына янә секретаре Конбяжев килеп керде.

– Тәфкилев хәзрәтләре кайтты! – диде ул, хәрбиләрчә үрә катып.

– Алексей Ивановичмы? Чакырыгыз үзен!

Ишектә алпамша гәүдәсе шактый өшәнгән, алай да әзмәверлеген югалтмаган морза күренүгә, Иван Иванович урыныннан торды, өтәләнеп беткән мундиры өстеннән япанча кигән ярдәмчесенә каршы барып, аңа татарча итеп ике кулын сузды.

– Кайтуың белән, Алексей Иванович, – диде ул, морзаның йөзенә карап. Тәфкилевнең күзләре элеккегә караганда ныграк кылыйланган сыман тоелды аңа. Аннан тегене җитәкләп өстәлгә таба алып китте. – Ничек анда, тындымы инде Тирсәң?

– Рәхмәт, Иван Иванович, – дип җавап бирде Тәфкилев, урындыкка урнашып. – Аллага шөкер, тынычлый сыман. Ишеткәнсездер, Казаннан күп кенә солдатлар китертергә туры килде бит тәки. Башкисәрләрнең байтагы, кулга алынып, Казанга озатылды. Алай да болгатучыларның байтагы урманга качып өлгерде. Шуннан торып, утарны борчыштыргалыйлар. Шунысы әйбәт: бу инде ялкын түгел, пыску гына. Сүнеп тә китәр, боерган булса.

– Анысы әйбәт, котлыйм! – Неплюев кәнәфигә утырды. – Йә, тагын ниләр бар Казан якларында?

– Минем Тирсә Казаннан шактый ерак бит, Иван Иванович, Әгерҗе якларында ук. – Тәфкилев кесәсеннән кулъяулык чыгарды, бераз кылыйланып торган күзләрен сөртеп алды, тузанлы паригын рәтләштерде. – Барыбер кайбер хәбәрләр килеп торгалый. Бигрәк тә архиепископ Лука Канашевич хәзрәтләренең тырышлыгы хакында сүзләр күп.

– Анысын без дә ишетеп торабыз һәм, дөресен генә әйткәндә, борчылабыз. Архиепископның тырышлыгы безгә кабыргасы белән басмагае.

– Ә аның ние начар?! Бар халык христиан диненә күчеп беткәндә генә, ил-җиргә тынычлык урнашыр дип уйлыйм мин.

– Ай-һай, Алексей Иванович. Мин ул мәсьәләдә бөтенләй башка фикердә. Кайсы да булса халыкның мал-мөлкәтен, алтын-көмешен басып алу бик кыен эш түгел, минемчә. Ә менә җанына ия булу?! Катлаулы, һай катлаулы нәрсә, морза. Шуңа да һич ашыгырга ярамый монда. Акрын кирәк, хәйлә белән кирәк.

– Чукындыру никадәр тиз башкарылса, бу якларда иминлек шулкадәр тизрәк урнашыр иде, Иван Иванович.

– Ялгышасың, морза. Чукындыру ул – кешенең телен, гореф-гадәтләрен, иманын үзгәртү, аның күңелен яулап алу. Көч куллану белән үзеңне хатын-кыздан яраттыра алмаган кебек, бу эштә дә тупаслык белән әллә ни кырып булмас. Соң инде, сиңа сөйләп торасы да юк ич, Алексей Иванович: күптән чукынганга саналасың, ә өеңдә намаз укыйсың икән, дигән сүзләр йөри.

Тәфкилев башына суккандай миңрәп калды, ни әйтергә белми торды, кулъяулыгын еш-еш күзләренә китерде, япанчасын чишеп җибәрде. Аннан соң гына:

– Өемдә икона тора минем, Иван Иванович, – диде.

Неплюев шаркылдап көлеп җибәрде, өстәле аша үрелеп, морзаның иңеннән алды:

– Икона бит ул почмакта, Алексей Иванович. Татарлар намазны Мәккәгә йөз тотып укыйлар! Ха-ха-ха! Йә, ярый, шаяртам, билгеле. Намаз укыйсыңмы, чукынасыңмы – анысы әһәмиятле түгел безгә. Иң мөһиме: урыс дәүләтенә ихластан хезмәт итәсең. Шуңа да мин Аксаков шикаятен юк итү, сине аклау ягында, морза.

– Рәхмәт инде, галиҗәнап!

Бүлмә хуҗасы, гадәтенчә урыныннан торып, тәрәзә буена килде, үз иткән урынына сөялеп, сүзен дәвам итте:

– Инде төп сүзгә күчик, Алексей Иванович. Сезгә тагын бер зур мәшәкать чыгып тора бит әле.

– Баш өсте, Иван Иванович. Болай да Тирсә бик күп вакытымны алды минем. Императрицадан оят. Хикмәт нәрсәдә соң?

– Без болай уйлаштык, морза: Шәрык белән сәүдә эшенә татарларны тартырга кирәк, эшлекле генә алыпсатарларны. Шундый кешеләр табылырмы татарлардан?

Тәфкилев, тар биек тәрәзәләргә карап, байтак кына дәшми утырды – күңеленнән нидер барлады бугай. Аннан юаш кына тавыш белән әйтеп куйды:

– Казан ягында берәүне беләм мин. Байлар Сабасыннан Сәгыйть Хаялин. Иллә дә булган сәүдәгәр инде!

– Берәү бик аз ич, морза! Сүз йөз, ике йөз сәүдәгәр хакында бара.

– Сәгыйть әфәндене күндерсәк, калган товар ишләрен ул үзе димләячәк. Татар сәүдәгәрләре – җиңел сөякле халык. Тик…

– Шигегез нидә, морза?

– Казан даладан ерактарак ич, галиҗәнап.

– Мин аларны монда күчереп утыртуны күздә тотам, морза.

– Анысы ай-һай, Иван Иванович. Урыслар белән бергә яшәргә ризалашмаслар алар. Аннан килеп, мәчет тә юк.

– Буш хафа, морза. – Неплюев, дәртләнеп, идән буйлап йөреп китте. – Мәчетен дә, кирәк булса, мәдрәсәсен дә төзергә мөмкин. Барысы да безнең кулда! Инде килеп, аерым татар бистәсе салырга да була лабаса. Ха-ха-ха! Әйтик, Сәгыйт бистәсе, ә?!

– Сүзләрегез төпле, галиҗәнап. Барысы белән дә килешәм. Чана юлы төшүгә кузгалырмын, боерган булса.

Неплюев аның каршына килеп туктады, зәңгәр күзләре зур булып ачылды, сүзен әйтә алмый торды, аннан кулын янә Тәфкилев җилкәсенә салды:

– Бу эшне сузып булмый, морза! Мунча кереп, карчыгыңның бәлешен ашап, ике көн ял ит тә – юлга, кадерлем. Сәүдәгәрләр кирәк безгә, сәүдәгәрләр!

Бишенче бүлек

Нократ Иделе дә, бу якларда даны чыккан кара урманнар да артта калды. Иген-тарулар җыеп алынганнан соң бушап, иркенәеп киткән басулар күбәйде, авыллар ешайды, аларның берсеннән берсенә сузылган юллар такырая төште. Инде максатына ирешергә дә күп түгел бугай – Ташкичүгә хәтле күп булса өч фәрсәх10 җир бардыр. Торган абзарына якынлашкан ат сыман, дәртләнеп-кайнарланып атлады Абдулла, хәтта аркасындагы биштәренең авырлыгын да тоймады. Шулай булмый ни, атнага сузылган юл тәмам талчыктырды егетне, аннан да битәр ялгызлык изде.

Карышбаш белән Ташкичү арасын дүртенче ел таптавына карамастан, шул мәшәкатькә һич кенә дә күнегә алмады Абдулла. Монысында да ялыктыргыч булды юлы. Туган авылыннан Ык суына җиткәнче генә дә ике тәүлек үтте. Алай ук узмаган да булыр иде, шәт: Агыйдел буенда кунып, иртәгәсен кояш күтәрелгәнне, көн җылытканны көтәргә туры килде. Ат койрыгына ябышып, иманыңны качырырлык салкын сулы Агыйделне кичү үзе күпме гомерне алды тагын. Аннан инде, бераз җылынмабызмы дип, атта шашып чабу. Ыкка тиз җиттеләр җитүен. Әмма, исеменнән үк күренгәнчә, Минзәләдән мәнзил11 кылу үзе фарыз иде.

Монда тукталулары аның кебек дөньядагы һәрнәрсә белән кызыксынучан бәндәгә бигрәк тә ярап куйды. Шушы гомергә кадәр башкорт җирләренең капкасы саналган Минзәләдә сәүдәгәрләр дә, гаскәриләр дә кайнап тора, юлаучылар белән бергә төбәктәге хәбәрләрнең яңадан яңасы агыла гына. Анысы, моңа кадәр дә, өч кыш рәттән Ташкичү мәдрәсәсендә дәрес тыңлаганда да, җәйләрен атасы белән җигелеп җир эшләрен тартканда да, бөтенләй гафил булып ятмады егет, тирә-якта һәр шылт иткәнне дә ишетә торды. Алай да, ерактагы Карышбашка яисә Ташкичүгә килеп ирешкәнче, сүзләрнең күбесе имеш-мимешкә әйләнә, аларга ышануы кыенлаша бара иде. Биредә исә, сәүдәханә рәтләрендә йөргәндә һәм өмәттә ял иткән арада гәпләшә торгач, элек колагына кергәннәрнең күбесе расланды.

Ул өч ел буе шулай Казан өязенең Ташкичү карьясендә гыйлем төпкеленә чумарга маташып йөргән арада, бу якларда ни хәлләр булып алды. 1740 елгы яу шундый ук рәхимсезлек белән бастырылды, аның башлыгы Карасакал яралы хәлендә далага качып эреде. Шуннан инде төбәк бераз тынычланып, түрәләргә дә, кара халыкка да тормыш-көнкүреш хәлләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге туды. Әмма иксез-чиксез Казан губернасында шаккатыргыч вакыйгалар булгалап кына торды. Ерактагы пайтәхеттән килгән хәбәрләр дә уйланырлык иде. Узган ел дөнья куйган мәликә Анна Ивановна урынына нарасый улы белән яңа патшабикә куелган икән дә, инде анысы да сөрелеп, ил белән хакимлек итү Елизавета атлы Әби патшага калган. Аның тәхеткә утыру тантанасына татар-башкорт абыз-старшиналары да барачак, имеш.

Урусовны җирләп, елга якын вакыт үтүгә, Оренбург иләвенә башка түрә – генерал Неплюев килүе мәгълүм булды. Анысы, имеш, каланың хәзерге урынын ошатмаган, Җаек суы буендагы Бердә бистәсе янында өр-яңа Оренбург салырга булган. Бердә бистәсен күчерсәләр күчергәннәр, мәгәр Җаек буенда кальга-кала салып яталар, имеш.

Шуларны уйлап атларын атлата торгач, тагын бер көнлек юл үтелде. Чулман Иделенә дә килеп җиттеләр. Монда инде Абдулла, атын үзен озата килүче типтәр Колчурага биреп, калган юлны ялгызы узарга тиеш. Ярый соң, Колчураның булганнан булмаганы артык, юлга чыкканнан бирле авыз ачып сүз әйткәне юк. Шәүлә дә шәүлә, ул да шәүлә. Атсыз калуы аяныч аянычын. Нишлисең, Колчураның да елгалар туңганчы кайтып җитәсе бар.

Көймә табып, Чулманны кичүе – үзе зур мәшәкать. Шөкер, анысы да үтте. Инде елганың бу ягыннан да дүртенче тәүлеген тәпили Абдулла. Ярый әле көннәр әйбәт тә, юлы такыр. Төннәрен салкын салкынын. Аның каравы көндез кояш карый, яңгырларның да байтактан яуганы юк.

Табигатьнең көзге хозурлыгы аякларына көч-куәт, йөрәгенә гайрәт бирә Абдулланың. Шуңа кәефләнеп атлый да атлый егет. Олы юл булмагач ни, юлаучылар юк диярлек, сирәк-мирәк очраганнары да бер авылдан икенчесенә баручылар гына. Ялгыз башы булгангамы, аны сагыш баса. Шәрәләнеп калган урманнар, буш кырлар моңсулыгы күчәме соң күңеленә? Ни-нәрсә хакында гына уйламасын, фикеренең очы Зәй буена барып төртелә. Күз алдына ястыктай кабарып яткан печән пакуслары, тамып торган җиләк тәлгәшләре, шул җиләкләр кебек пешеп җиткән сылуның Идел камышыдай зифа буе килеп баскандай була, колагына кызның «Әйем, оялтасың, Апуш абый!» дигән сүзләре ишетелгәндәй тоела.

«Дивана, һай, дивана!» – дип тиргәде ул үзен, ярсып атлый-атлый. Теге чакта Зәй буенда таңны каршылаганнан бирле сугылганы юк ич Тайсуганга. Күңелем сүрелсен, йөрәгем алгысымасын, имеш. Талгынаямы соң ул мәхәббәт дигәнең?! Пыскып булса да яна да яна. Ә пыскыган ут ялкыннан куәтлерәк ул. Җәен атае белән күмер яндырганда, үзе шуның шаһиты булды Абдулла. Шулай, ялкынсыз ут хәтәр, бик хәтәр. Саз астында янган мүкне, бар, сүндереп кара! Юк, башкача түзә алмый Абдулла. Киләсе язда туган ягына Бөгелмә аша кайтачак һәм, мәгълүм ки, Тайсуганга сугылачак вә…

Йөрәгенең «Тутыя-Тутыя» дип рәхәт сулкылдавын тоеп, кайнарланып-ашкынып атлавында булды егет. Шул ләззәтле сагышы беразга булса да онытылмасмы дип, юлын кисеп чыгучы куяннарны куып карый, үзе белән шаяргандай, бер алдына, бер артына төшеп уйнаган төлкеләр артыннан чаба. Тик сары сагышы аны ташлап китми, һаман да йөрәген талый, миен кайната. Ниһаять, уфтануы ут-җыр булып тышка бәреп чыкты:

 
Төштем Агыйделгә кер юарга,
Балтасыз бәкеләр уярга.
Бер Ходаем насыйп итмәгәндер
Бер ястыкка башлар куярга.
Агыйделкәйләрнең яры крута,
Ничек аткаем эчерим?
Ялгыз гына башым, юк юлдашым,
Ничек көннәремне кичерим?
 

Тавышы көр булса да, моңы әллә кем түгел Абдулланың. Шуңа да кеше алдында җыру сузганы юк. Бүгенгесе дә читтән тыңлап торучыга иләмсез булып ишетеләдер, мөгаен. Эш андамыни соң? Эчендәге хафа-сагышны тышка чыгарып, йөрәген бастыруда хикмәт. Һәм Абдулла аягы атлаган җайга китереп җырлый да җырлый:

 
Төштем Агыйделгә су буена,
Балтасыз бәкеләр уярга.
Еладым-еладым, юктыр файда,
Әүвәл сүгән ярым, син кайда?!
 

«Әүвәл сүгән ярым, син кайда?!» – дип кабатлап сузды да туктап калды егет, аннан шаркылдап көлеп җибәрде. Тукта, кайда да булса берәрсеннән ишетелгән сүзләрме болар, әллә сагышның күңелендә шытып чыгышымы? Үз башында бөреләнгән җыру булса, бик шәптән түгел бит, әй! Шулай дип уйлавы булды – теленә мәшһүр «Йосыф китабы» ның юллары килде:

 
Яңа туган айга охшаш кашларың бар,
Энҗеләргә охшаш синең тешләрең бар,
Мишек-җофар исе килгән сачләрең бар,  –
Үрергә үз кулым белән лаек имди.
 

Абдулла баягынак үзе җырлаган җыруны асыл зат Кол Галинең сүзләре белән янәшә куеп карады – күгәреп беткән бакыр тиен янында зөбәрҗәт ялтырап киткәндәй булды. Вә әй хәсрәт, безгәме борынгы шагыйрьләр белән тиңләшү, дип көрсенде. Кая ул кадими чичәннәр, үзенең хәзерге остазы белән ярышуы да оят. Габделсәлам ахун сүзләрен сәйлән урынына тезә бит әнә. Җыру чыгаруын башкаларга сиздермәскә тырыша мәгәр. Алай да күңеленә килгәннәрне кулындагы теләсә нинди кәгазь кисәгенә төртеп кую гадәте булганга, җырулары якыннарына, алар аша бүтәннәргә ирешә тора. Үткән кыш мулланың Абдулла кулына килеп кергән бер китабы эчендә менә мондый юллар бар иде:

 
Нәркәс кара күзләрүң,
Тулган ай тик йөзләрүң,
Һич күңелемдин китмәйдер
Бал-шикәр тик сүзләрүң.
 

Хөрмәтле мөдәррисенең икенче бер китабы битендә Габделсәламнең тагын бер җыруына тап булды егет:

 
Су акар гөлдүр-гөлдүр,
Сәүгәнем кызыл гөлдүр.
Сәндин үзгәне дуст тотсам,
Пычак ал, бәни үлдүр.
 

Тутыяга хат итеп салырмын дип, аларны дәфтәренә күчереп алды Абдулла. Вә әй хәсрәт, Зәй буе әрәмәләренә кереп югалган аулак Тайсуганга нинди генә пушты барып җитсен ди!

Фикеренең янә Зәй буйларына салулавын сизеп, уен кабат остазына күчерде. Рахман рәхим, бер биргәнгә бирә бит Хак Тәгалә: абруйлы ахун да, атаклы вә гүзәл гыйлемле дәмулла да, халаеклар икърар иткән шагыйрь дә. Әйе, Идел-Урал төбәгенә генә түгел, Рәсәйдәге бөтен мөселман дөньясына «Габдессәлам Урай углы» дип аты таралган Габделсәлам бине Уразмөхәммәт бине Колмөхәммәт бине Колчура – аның остазы, кара төндәге камәре12.

Әйтмәгәне булсын, мөдәррисләреннән уңды Абдулла. Тайсугандагы Габделрахманның да, дөньяга шуның өчен генә килгәндәй, мәгърифәт эшенә кулы ятып тора. Тирән гыйлеме өстенә акылы-фигыле, кылган гамәле белән дә бер дигән остаз. Бер урында таптанып торуны белми, үзе дә эзләнә, шәкертләрен дә уйларга, иҗтиһад итәргә өйрәтә. Авыз суын корытып юкка гына гел Габделсәлам хакында сөйләмәгән икән. Остазының остазы, әйтерсең игезәкләр, мәгърифәт юлында тач Габделрахман булып чыкты. Мәгәр ахун үзенең шәкертеннән олпатрак, гыйлемлерәк – үзе бер дарелфөнүн. Габделрахман, гадәттә, Шәрык хакимнәре вә шагыйрьләре хакында сөйләргә яратса, кузгаткан сүзен мөселман мәмләкәтләренә китереп терәсә, Габделсәламнең дөньясы киңрәк, күге иркенрәк. Аның җиһанына борынгы Юнан вә Рум да, Аурупаның башка мәмләкәтләре дә, Искәндәр Зөлкарнәен, Сөбедәй кебек яу башлыклары да, Әбүгалисина, Олугбәк сыман галим-голәмә дә, Һун вә Чыңгыз яулары да, Әфләтун, Локман төсле хакимнәр дә – тагын әллә ниләр сыя. Шунысы бар: дәресен каян һәм кемнән генә башламасын, сүзенең ахырында Идел буйларына, Бөек Болгар мәмләкәтенә, Алмыш вә башка ханнарга, болгар калаларына кайтып төшә, аларның кыйратылулары хакында ачынып сөйли. Тәварих яки фәлсәфә дәресе булмасын, мантыйк13, тыйб14 яисә мөнәҗимнәрне15 аңлатмасын, кулында һәрчак шулар хакындагы бер-бер китабы булыр. Шуннан бит, бит ярым укыр да: «Инде тыңлан», – дип, үзе сөйләп китәр, дәресханәдәге һәркайсын авызына каратыр. Гарәп вә фарсы, чыгтай вә госманлы телләрен ана теледәй белүенә карамастан, саф төрки белән сөйли Габделсәлам, аның башка телләрдән ким түгеллегенә ишарә ясый.

Ислам динендәге төрле мәзһәбләрне, калям шәрифи һәм шәригать кануннарын тирәнтен аңласа да, ахун күпчелек дәресләрен шәкертләрне дөнья вә дөньяви хәлләр белән таныштыруга багышлый. Бигрәк тә пәйгамбәрләргә кадәрге Юнан вә Рум мәмләкәтләре тормышын, алардагы коллар язмышын, шул бичараларның хакимнәргә каршы яуларын сөйләргә ярата хәзрәт. Шул әллә кай заманнардагы хәлләрне хөрлек, ирек һәм асабалык16 мәсьәләсенә китереп тери, зынҗыр-богауларга, кансыз хакимнәргә ләгънәт укый, халаеклар хөрлеген ялкынланып бәян итә.

Яңа остазын өч кыш рәттән тыңлагач кына, Казан ягындагы мулла-мунтагайларның, ахун-ишаннарның Габделсәламне ни өчен күралмауларын, аны «мөртәт» дип атауларын төшенде Абдулла. Шәкертләренә дөньяви фәннәр өйрәтеп, исламның тамырына балта чаба, кирәксезне сөйләп, гавамны аздыра, имеш, остазы. Шунлыктан дин әһелләре генә дә түгел, казый-түрәләр дә яратмыйлар икән Урай углын. Үткән кыш күзгә-күз сөйләшүләренең берсендә әйтеп куйды Габделсәлам: губерна түрәләренең күзәтүе астында икән ахун.

Булса булыр, Габделсәлам кебек остазга юлыгуына Ходасына рәхмәтле Абдулла. Урай углы аны дәресләре белән генә түгел, акылы-фигыле, әхлагы-холкы, мәнлелеге, кием рәвеше, чисталыгы вә олпатлыгы белән дә күп нәрсәгә өйрәтте, мәдәнилеккә, азаматлыкка, хөрлеккә юл күрсәтте, изелгән-тапталган татар-башкортларның да бу дөньяда үз өлешләре, хакы барын дәлилләде. Менә шуңа да Габделсәлам мәдрәсәсен үз итте Абдулла, менә шуңа да Ташкичүгә ашкынып барышы.

Кинәт көек исе килеп киткәндәй булды. Урман яна мәллә? Абдулла як-ягына каранып алды – сафлыкка төренеп утыручы каеннардан башка нәрсә күренмәде, урман эче тыныч, хәвеф-хафа сизелми иде. Алайса, каян килә соң бу ис? Егет икеләнә-шикләнә алга атлады, бераздан урман авызына килеп чыкты.

Моннан инде юл түбән тәгәри. Сөзәк үрдән аска таба азрак атлыйсы да текә тау маңгаена басасы. Аннан исә үзәнлектә бормаланып аккан инеш һәм аның ике як ярына ике урам булып утырган авыл уч төбендәгедәй күренә. Ташкичү юлы өстендәге Мәчетле карьясе ул. Абдулла, һавада тимердән ясалган чирек ай сурәте күрмәкче булып, алга караш ташлады. Чү, нәрсә бу? Мәчетле урнашкан үзәннән ургылып төтен күтәрелә. Янгын! Кешеләргә ярдәм кирәктер, мөгаен. Ул талчыгуын да онытып йөгерә башлады.

Тай, битләвенә килеп җитүгә, күзгә күренмәс бер диварга бәрелгән кебек, кисәк туктап калды. Авылны дүрт яклап та урап алган учакларда кибән-кибән булып ялкын котырына. Урамнарда халык йөгерешә, үзәкләргә төшеп балалар елый, хатын-кызлар чырылдый, кемнәрдер кычкырыша, тупас итеп сүгенгән авазлар ишетелеп китә. Бу хәлгә ни дияргә дә белми беравык торды да таудан түбәнгә атылды егет.

Авылга килеп керүгә, гаҗәпсенүе артты гына. Кабык түбәле бәләкәй генә кырый өйнең ишеге каерып ташланган, тәрәзәләренең карындыклары ерткаланган, яңаклары җимерелгән, миче ишелгән. «Ниткәндә булса яу купкан мәллә?» – дип уйларга өлгермәде, күрше йортта нидер дөпелдәде, каралты-кура өстендә тузан болыты күтәрелде. Абдулла шунда ташланды. Капканы ачуга, каршысына ике драгун килеп чыкты. Кулларында балта-пычкы, үзләре кызмача. Алар егетне читән буена этеп җибәрделәр дә янәшәдәге хуҗалыкка таба атладылар.

– Фанатиклар бу татарлар. Йортсыз-җирсез калсалар калалар, ну чукынмыйлар, – дип сөйләнде драгуннарның берсе.

Абдулла, ни булганын төшенергә тырышып, карындыгы ертылган тәрәзәдән өй эченә бакты. Түшәмнең матчасы кисеп төшерелгән, мич җимерек, алай да басылган-изелгән кеше күренми. «Мөгаен, Канаш әскаф17 кешеләре болар», – дип уйлап алды егет һәм, кире урамга чыгып, авыл уртасына таба атлады.

Урамның һәр ике ягындагы йортлар рәткә вәйран ителгән иде. Мондый хәл исә аның фикерен куәтләде генә. Казанга Лука Канашевич дигән ерткыч бер әрхәрәй килүен, аның кешеләренең, отряд белән авылларга чыгып, халыкны көчләп яисә юхалап чукындырып йөрүләрен ишеткән иде инде ул. Авылны урап яккан учакларның ни икәнен шунда гына төшенде Абдулла. Халаекны куркытырга дип, билгеле. Уйланып бара торгач, мәчет янындагы мәйданга килеп чыкты.

– Әй, мосафир, аракы эчәсеңме?

– Тун кирәкме, әллә танамы?

Бер тарафта басып торучы баштанаяк карага төренгән ике каратунны күреп алды. Алларында ачык мичкә, чүмече өстендә. Үзләре инде мичкәдәге шайтан суын кабып алырга өлгергәннәр бугай, авызлары ерык, телләрендә килде-китте.

– Айда, курыкма, бушка сыйлыйбыз, барын бушка бирәбез, – дип кычкырды аларның озыны, янәшәдәге читән чуманнан нидер алып. Менә шушы «тавык тәпие» н муеныңа так та хыт чүмече белән чөмер. Тун киеп ал, сыерлы бул. Өч ел рәттән салым түләмәссең!

Әлеге каратун, Абдулланың каршына чыгып, кулындагы качын аның муенына элмәкче булды. Егет аны этеп җибәрде. Тегесе, чайкала-чайкала барып, чуманы өстенә ауды, як-якка чылтырап, эреле-ваклы качлар коелды.

– О-о богатырь! – дип сөйләнде каратун, аягына калкып. – Килче, чүмече белән җиппәр. Шуны салып куйсаң, берне түгел, икене тагарсың әле.

Абдулла инде мондагы мәхшәрнең ни-нәрсә икәненә тәмам төшенгән иде. Шулчак колагына икенче бер өн килеп ишетелде:

– Әйа, мосафир? Мөселманмы сән? Мөселман булсаң йөгер – кач бу җирдән. Аксак каратунныкылар монда – чукындыралар!

Тавыш килгән якка борылса, чәче-башы тузгыган бер бәндә. Кул-аяклары богаулы, үзе мәчет каршындагы баганага бәйләп куелган. Авылның имамы яисә Лука Канашевич кешеләренә каршы чыгучыларның берсе бугай. Абдулла шунда ташланды. Исәбе богауны ватып, тегене коткару иде. Тик багана янына барып җитә алмады, каршына һай-һаулап, алын арбага җигелгән атларын кыйнап, бер төркем драгун килеп чыкты. Ипләбрәк бакса, калтырап-тетрәп китте, иреннәре дерелдәде – алын күчәргә тагылган калын арканда әйбәтләп шомартылган, гарәп хәрефләре белән нидер язылган озынча таш өстерәлеп килә иде. Кабер ташы! Бәй, бер генә дә түгел, күп икән алар монда. Драгуннар аларны зираттан йолкытып алганнар да шушында чыгарып ташлаганнар. Димәк ки, яңа салыначак чиркәү нигезенә.

– Вәхшиләр! Нишлисез сез?! – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Абдулла.

Аңа җавап итеп берсе арттан җилкәсенә сөңге белән китереп сукты – егет җиргә капланды. Ул да түгел, колагына тәкбир әйткәннәре ишетелде:

– Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр. Ля иллаһы…

Түбән очтан бер төркем ир-ат, тәкбир әйтә-әйтә, мәчеткә таба менеп килә иде. Кыска-кыска фәрман авазлары яңгырады:

– Залпом… пли!

Дистәләрчә мылтык берьюлы гөрселдәде. Төркемдәгеләрнең икесе урам тузанында аунап калды, калганнары ындыр артындагы урманга таба йөгерде.

Абдулла исен җыеп аягына басканда, мондагылар бар да мәчет башына карап торалар иде. Әлеге кара япанлы каратуннарның берсе мәчет кыегына ялтырап торган кач беркетеп маташа, җирдәгеләр исә, акырышып, аңа куәт биреп тора:

– Уңгарак, уңгарак! Нәкъ маңгаена када!

– Булды бу. Моны хәзер православный мәчет дисәң дә ярый.

– Ха-ха-ха!

Көлешеп бетермәделәр, мәчет башында тагын берәү пәйда булды. Ак киндер күлмәген җилбәгәй җибәргән яланбашлы бу зат, һичшиксез, Мәчетле кешесе иде. Ул кыекның сырт тактасы буйлап килә-килешкә туза башлаган чабатасы белән каратунга китереп типте – тегесе чыркылдап җиргә килеп төште. Авыл агае исә, берни булмагандай, кулындагы чалгысы белән селтәнде – качны чабып атты.

Кинәт мылтык шартлады. Чалгылы бәндә, ни булды дигәндәй, җирдәгеләргә сәер карап, бераз чайкалып торды да гөрселдәп мәчет алдында яткан каратун өстенә килеп төште.

Төтенгә уралган мылтыгын тоткан драгун Абдулладан дүрт-биш адымда гына иде. Егет җәһәт кенә биштәрен салып атты, ике сикерүдә тегенең янына барып җитте, килә-килешкә күтәрелгән тимердәй нык йодрыгы белән мылтыклының башына сукты. Драгун эһ тә итми җиргә чүкте. Калганнары бер мизгелгә генә югалып калдылар да кисәк Абдуллага ташландылар.

Ул аларның беренчесен тибеп екты, икенчесен башы аркылы томырды. Сөлектәй килеп ябышкан өченчесен сугып миңрәтте дә инешкә таба ыргылды. Тыкрык тулы халык, алар, төркем-төркем булып, янәшәдәге урманга таба йөгерәләр иде.

Шулар артына төште. Әмма авылны чыгарга өлгермәде, артында тояк тавышлары ишетелде. Борылып караса, ат менгән ике драгун, кылычларын уйнатып, аңа якынлашып киләләр. Аны-моны уйлап торыр ара калмаган иде инде. Абдулла тыкрык буендагы имән киртәнең иң өстәгесен суырып алды, артына борылды һәм өстенә килеп баса язган җайдакларга кизәнде. Ярсудан күзләре акаеп чыккан атлар, өркеп, арт аякларына бастылар. Солдатларның берсе егылып төште. Ул да түгел, егет аны күсәге белән җиргә сылады – тирә-юньгә кан чәчрәде. Икенчесенә кизәнәм дип киртәсен күтәргәндә, тегесе, борылып, мәчеткә таба чаба иде инде.

Нишләргә дә белми аптырап, авылга карап катты Абдулла. Урамнар әле һаман да кайный, әле аннан, әле моннан сыкрану катыш каргыш авазлары ишетелә:

– А-а-а! Зобанилар!!!

– У-у-у! Җәлладлар!!!

Мәчет янындагылар кинәт җанланды, мылтыктан аткан тавышлар яңгырады. Абдулланың колагы төбеннән генә выжт-выжт итеп карлыгачлар очып үткәндәй булды. Төшенде егет: бу карлыгач түгел, үлем иде. Җитмәсә, дәһшәтле мылтыкларын алга төбәгән гаскәриләр төркеме «Ур-р-р!» дигән куәтле сөрән белән болайга таба кузгалды. Шул арада гөрселдәп мәчет манарасы авып төште – богаулы бәндә аның астында күмелеп калды. Абдулла, кисәк борылып, урманга омтылды, биш-ун сикерүдә серле яшеллеккә кереп югалды.

Тарих битләреннән. Абдулла Тайсуган һәм Ташкичү мәдрәсәләрендә укыган 1733–1743 еллар – татар халкы өчен иң караңгы, патша реакциясенең котырынган еллары. Татарларны милләт буларак юк итәргә тырышу һәм урыслаштыру процессында көчләп чукындыру иң әһәмиятле эшләрнең берсе санала. 1713 елда Пётр Беренченең барлык татар морзаларына ярты ел эчендә чукынырга тәкъдим иткән Указы басыла. Аннан баш тарткан тәкъдирдә морзаларның барлык хокуклары һәм биләмәләре тартып алынырга тиеш була. Татар алпавытларының күпмедер өлеше, байлыкларыннан һәм өстенлекләреннән язасы килмичә, шул елларда христиан диненә күчәләр дә инде. Байтагы исә, динен сатмыйча, үзләренә буйсынган авыл кешеләре белән бергә Урта Азиягә, Урал якларына качып китәләр. Шулай итеп, Оренбург төбәгендә «чабаталы морзалар» барлыкка килә.

Эре феодаллардан кайберәүләр әнә шулай мал- мөлкәт өчен иманын сатса, гади халыктан чукынучылар бик аз була. Хәтта чукынган өчен шактый күп өстенлекләр вәгъдә иткән 1720 елгы Указдан соң да христиан диненә күчүчеләр әллә ни артмый. Шуңа да көчләп чукындыру елдан-ел рәхимсезрәк, әшәкерәк төс ала бара. 1731 елда Казанда яңа керәшеннәр эше буенча махсус комиссия оешкач, бу эш үзенә күрә законлы форма ала. Әлеге контораның беренче начальниклары архимандрит Дмитрий Сеченов белән Сильвестр Гловатский аеруча тырышлык күрсәтәләр. Кырыгынчы еллар ахырында контора башына архиепископ Лука Канашевич утыргач исә, урыс булмаган халыкларны көчләп чукындыру коточкыч трагедиягә әверелә. Поплар, архиерейлар, ахримандритлар һәм башка төрле христиан «изге аталары», кораллы командалар белән авылларга чыгып, кешеләрне мәҗбүри рәвештә православие диненә кертеп йөриләр. Чукынырга теләмәгәннәрнең ишек-тәрәзәләрен ваталар, мичләрен җимерәләр, үзләрен кыйныйлар. Христиан диненә күчсәләр, өч ел буе салымнардан азат итү, кием һәм акча бирү белән кызыктыралар. Бер-бер гаебе булып, кеше суд алдына басарга тиеш булса, иманын сатып, гадел хөкемнән котыла алган. Шундый чаралар нәтиҗәсендә мәҗүси мордва, мари, чуваш, удмуртларның төп массасы православие диненә күчеп бетә.

Әмма ислам динен тоткан татар-башкортлар православиегә күчәргә бик ашыкмыйлар. Шундый кызыктыргыч һәм каты чаралар куллануга карамастан, татарлардан нибары 3670 кеше чукына. Моңа бик нык ачулары чыккан поплар татарларны фанатиклар дип тиргиләр, ысулларның тагын да әшәкерәкләрен кулланалар. Христиан диненә күчкән барлык крестьяннарга төшкән бөтен салымны һәм рекрут бирүне өч ел буе чукынмаган татарлар күтәрергә тиеш була. Бу хәл, бөтен татар халкын бөлгенлеккә төшереп, аларны бик нык ярсыткан.

1742 елның 19 ноябрендә Казан губернасында яңа салынган барлык мәчетләрне җимереп бетерергә, башкаларын салмаска дип, Указ чыгарыла. Аны тормышка ашыру өчен, махсус командалар җибәрелә. Бу команда килеп төшкән авылда мәхшәр көне җиткәндәй була. Мәчетләр вәйран ителә, алар белән бергә мәктәп-мәдрәсәләр дә юкка чыга, китаплар яндырыла. Әйтик, Указдан соңгы ике ел эчендә 536 мәчетнең 418 е җимерелә һәм яндырыла. Авылдагы ике-өч кеше генә православие диненә күчсә дә, анда, мәчет салмыйча, чиркәү төзергә, үз динендә калганнарны саф татар авылына күчереп утыртырга, дип боерык чыгарыла. Күченү өчен берәү дә акча бирми, билгеле. Нәтиҗәдә чукынган ике-өч кеше аркасында калганнар җирләрен, йортларын ташлап китәргә, тәмам бөләргә тиеш була.

Әнә шул көчләүләргә җавап итеп, гади халык массовый төстә Урал якларына күчеп китә башлый. Мәсәлән, 1713 елда Казан губернасындагы 46 841 ясаклы крестьян йортының 10 382 се бушап кала, ә 1719 елда ябылган йортлар саны 19 932 гә җитә. 1714 елда Казан губернаторы Салтыков бик күп ясаклы татарларның башкортлар ягына күченеп китүләре турында хәбәр итә. Ә 1730 елда аның урынына калган Волынский башкалага болай дип зарланып яза: «Моннан 20 еллар элек кенә турыдан-туры башкортлар 35 меңнән, күп булса 40 меңнән артмый иде. Хәзер исә качаклар исәбенә 100 меңнән ашып китте. Казан, Сембер һәм башка өязләрдәге ясаклы татарларның яртысыннан күбесе башкортка күчте».

Чит-ят урманда урала торгач, Абдулланың бите-кулы тырналып бетте, аяклары талып, тәмам агачка әйләнде. Мәгәр шушы ук яшел диңгезгә кереп югалган Мәчетле кешеләренең эзенә төшмәде, кая да булса илтә торган юл очратмады. Бәхетенә, урманы зурдан түгел икән – инде егылам, инде бер-бер куак төбенә ятып йоклыйм дигәндә, ачыклыкка килеп чыкты һәм язымга-таем Ташкичү юлына тап булды.

Моны ул янәшәдәге үзәннән ага торган Ашыт суыннан чамалады. Кайсылайга таба барасын да шул ук елга күрсәтеп тора иде. Үрге агымга карап атласаң, су башында мәшһүр Ташкичү үзе инде. Ерак та калмады кебек. Ләкин егетнең авыр күн итекләр эчендәге аяклары тәмам камашып катканнар иде. Алай да туарылырга ашыкмады, аңа гына хас булганча каты-каты басып атлады да атлады.

Ул авылга килеп кергәндә, төн уртасы җиткән иде инде. Урталыктагы мәдрәсә йортына кагылганчы, туктап-туктап тыңлады. Тирә-юньдә шикле авазлар юк, әлегә әтәч тавышлары да ишетелми, тик йокылы-уяулы этләрнең анда-санда гына өргәләп алулары колакка чалынгалап куя. Ташкичүдә шөбһәләнерлек нәрсә бары сизелмәсә дә, мәдрәсәгә сугыласы итмәде. Аны урабрак, урамның икенче ягыннан узды да мәчет янына килеп чыкты, шөкер, манарасы исән. Димәк ки, бар да сау-аман, теге зобанилар кулы җитмәгән.

Абдулла тәмам тынычланды. Шул арада күзенә бу мәлдә авылдагы бердәнбер утлы тәрәзә чалынды. Остазы гадәтенчә төн ката китаплары белән әвәрә килеп утыра булса кирәк. Мәчет күршесендәге дранча түбәле зур өйнең капкасына килде. Көткәненчә, анысы терәүдә иде. Җитез генә үрмәләп, утыртма читән башына менде һәм эчкә сикерде. Ярый әле эте юк икән хәзрәтнең, абзар ягыннан тук сыерның мышнаганы гына ишетелә.

Кармалана-кармалана утлы тәрәзәгә килде, сак кына шакыды. Аксылланып торган пыялада шәүлә уйнап алды, хуҗаның такыр башы, пөхтә түгәрәк сакалы күренде. Әмма ул, күпме генә караса да, шәкертенең көзге төн караңгылыгына чумган гәүдәсен абайламады.

Ниһаять, эчке ишек ачылды, өйалдында аяк тавышлары чаштырдады. Ул да түгел, Габделсәламнең көр тавышы яңгырады:

– Кем йөри кара төндә?

– Мин әле бу, хәзрәт, Абдулла.

Хуҗаның эчтәге эшермәне шуытканы ишетелде – ишек ачылып китте.

– Бәрәкалла, Батыршаһ! Сәңа соң көн беткәнме?

– Шулай туры килде, хәзрәт, – дип җаваплады Абдулла, шыпыртлап диярлек.

Караңгыда капшана-капшана, өйгә уздылар. Шәм яктысында бөтенләй сукыраеп, ишек катында тукталды, аңын югалткандай миңрәп калды егет. Бу хәленнән аны остазының ярым шаярулы гөлдерәп торган тавышы чыгарды:

– Бүре кумагандыр бит, Баһадиршаһ?!

Абдулла күзләрен ачты һәм үзенең шактый аяныч хәлдә икәнен абайлап алды: бишмәтенең җиңнәре өзелеп чыга язган, алача ыштаны ерткаланып беткән, башындагы мескен бүреге юкка чыккан. Мәчетле урамында аунап калган биштәрне һәм аның эчендәге кием-салымны да исәпкә алсаң, зыян-зәүрәт байтак. Шунысы куанычлы: баш исән, баш! Шуңа да җавабында сагышлы күңел күтәренкелеге сизелде:

– Бүредән хәтәррәкләр дә бар икән, хәзрәт, дөньяда.

Ахун аның тәмам агарып калган йөзен, талчыккан кыяфәтен хәзер генә күреп алгандай булды һәм, шәкертенең хәвеф-хафага таруын сизенеп, егетнең бишмәтенә үрелде:

– Өстеңне сал да ипләп кенә сөйлә: ни булды? Чишенеп, чайкала-чайкала өстәл янына узды Абдулла, лып итеп сәкегә утырды, таралып яткан китапларны уртагарак этеп куйды да терсәкләренә таянды, башын учларына салды:

– Анда… Мәчетледә…

– Ишеттем, – диде Габделсәлам кайгылы тавыш белән һәм өстәл янындагы утыргычка чүкте. – Авылны да, мәчетне дә вәйран иткәннәр, бәдбәхетләр. Шәһит китүчеләр дә бар икән. Хәсрәт, һай, хәсрәт! Мәктәбе, китаплары кызганыч… Сән шунда тап булдыңмы, Баһадиршаһ?

– Тап булу гынамы соң, хәзрәт, эчендә кайнадым. Аннан да битәр кан түктем, теге кара йөрәкләрдән икесенең башына җиттем.

– Ал-ай. – Габделсәлам, кабартма иреннәрен кыймылдатып, авызы эченнән генә нидер укынып алды, кызгылт чырае агарып китте, байтак кына дәшми утырды. Аннан ярым көйләп җыру әйтте:

 
Карчыга ла дигән, ай, асыл кош
Кош кундырмас агач башына.
Батыр егет кенә, ай, шул булыр –
Хас дошманның җитәр башына.
 

Хуҗа аягына калыкты, чоланга чыгып, аннан чүлмәк белән сөт алып керде. Таралып яткан китапларын җыеп, «бисмилла» сын әйтә-әйтә сыпыргалап, аларны шүрлеккә тезде. Аннан өстенә тастымал каплап куелган коштабак кадәрле арыш ипие алды, мул-мул итеп аны телемнәргә кисте.

– Сән ашап ал, – диде ул, янә утыргычына урнашып. Ипи белән сөтне егетнең алдынарак этте дә янә сөйләп китте: – Димәк ки, түзмәдең?! Анысы шәп булмаган. Ялгыз башың гына берни кыра алмассың, Батыршаһ. Халык дәррәү кузгалса гына…

– Кузгалмыйлар шул, хәзрәт! – Абдулла бу сүзен ачынып әйтте, алдындагы ипи телеменә үрелде. – Каршылык күрсәтми генә качып китү ягын карыйлар.

– Сүзең хак, качалар. Тик ак патшаның вә әрхәрәйләрнең кулы анда да җитмәс димә. Ул чакта нишләрләр?

– Анда инде күз күрер, хәзрәт!

Әйтәсен әйтте дә ашауга ябырылды Абдулла. Хуҗа исә Канаш әскаф кешеләренең бөтен Казан артында мәхшәр кубарулары хакында сөйләп китте. Ничектер бер Ташкичүгә генә кагылмый торалар икән.

– Ярый, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтеннән ташламаса, артыгын кылана алмаслар, – дип, сүзен түгәрәкләргә ашыкты Габделсәлам. – Нә генә булып бетмәсен, аларны туктату сәнең белән бәнем кулдан гына килмәс, Батыршаһ. Үзең хакында уйлан сән. Нишләргә ниятлисең? Минем фикеремчә, Казан төбәгендә ярамый сәңа. Кит сән моннан!

Шәкерте ни әйтер икән дип күтәрелеп караса, тегесе тәрәзә яңагына сөялгән килеш йоклап киткән, имеш. Габделсәлам сәкегә тун җәеп, зур яктан мендәр алып чыкты. Кунагын урынга яткырды да, утын сүндереп, карчыгы янына кереп китте.

Иртәнге чәй янында сүз төнлә өзелгән җиреннән башланды, егетнең язмышы турында барды. Һич кичекмәстән моннан китәргә, дигән карарга килсәләр дә, ул көнне юлга чыга алмады Абдулла. Киемнәрен рәтләтеп, мунча кереп үтте вакыты. Остазы исә көнозын бер үк сүзләрне тәкрарлады:

– Атаң-анаң нигезенә кайт, Батыршаһ. Ул якларда мондый ук галәмәтләр юктыр әле. Тик сак бул, зинһар, олы юлларга чыкма!

Өч елга беренче мәртәбә бугай, остазына каршы килде Абдулла. Сүз белән түгел, гамәле белән. Арчаны үтүгә, килгән эзенә – Минзәлә юлына борылмады, турыдан Чулман иделенә таба атлады. Таныш булмаган авыллар аша үтте, гомер күрмәгән кешеләрдә кунып чыкты. Артыннан төшәрләр, куарлар дип башына да китермәде, бөтен хисен-җисемен бер нәрсә биләп алган иде. Тизрәк олы юлга – Казан – Оренбург трактына чыгарга да җәлтрәк Тайсуганга кайтып җитәргә. Элеккеге остазы Габделрахман бер-бер киңәш бирми калмас. Һай, киңәштәмени соң хикмәт?! Тутыя дигән фәрештәне күрү кирәк аңа. Кем белә, бәлки, Габделрахман бу юлы никахлашуларына да каршы килмәс.

Каршыга очраганнардан юлны сораша-сораша, кояш чыгышына таба ашкынып атлады Абдулла. Тырышлыгы бушка китмәде, юлга чыгуының өченче көнендә Чулманга килеп җитте, үзе дә көтмәгәнчә, борынгы шәһри Юкәтау янындагы атаклы кичүгә тап булды.

Моңа хәтле үзе турында уйламаса да, олы юлга чыккач икеләнеп калды: теге мәлгуньнәр арттан төшмәгәннәрме, юлны камамаганнармы? Уңайга юлаучыларга иярергәдер, бәлки. Алай да ям атларына утырудан башка чарасы юк иде. Бердән, юлы ерак, аннан килеп төн уздырырга барыбер өмәткә керергә кала. Алары исә ям стансаларында гына. Ярый әле остазы аңа юлга дип акча биргән иде. Рәхмәтләр генә яусын инде үзенә. Җае белән бер кайтарыр, боерган булса.

Икенче кичне төнгә Яланкыр авылындагы өмәткә туктадылар. Абдулланың юлга чыкканнан бирле беренче мәртәбә адәмчә йокларга җыенуы иде бу. Күн итекләрен салып, пышлыгып беткән аякларын юды, тәһарәтләнеп, ахшам намазын укып алды һәм өмәт хуҗасы китереп куйган аш янына утырды. Мәгәр карынының ачуы хәрәм дип ризык талымлап торудан узган иде.

Ашар-ашамас чүлмәк савыттагы итләрне эткәләп-төрткәләп утырганда, авыр урыс капка шыгырдап ачылып китте, һәм анда атын җитәкләп керүче ыспай киемле юлаучы күренде. Караңгылык куерып килсә дә ялгышмады Абдулла – өмәткә төшүче Габделрахман мулла иде. Ул, кашыгын ташлап, атыла-бәрелә тышка чыгып йөгерде, ишегалдын ярып, баскычтан ук кычкырды:

– Әссәламегаләйкем, хәзрәт!

– Баһадиршаһ димме? Каян болай? – Габделрахман атын лапас астына алып китте, Абдулла аңа иярде.

– Сүләсәң озак, хәзрәт. Үзең соң кая юл тоттың әле?

– Мәшәкать чыкты бит кем, Баһадиршаһ. – Имам атының аркалыгын төшерде, камыт чөелдереген чишә башлады. Егет дилбегәне ычкындырып, аны җыярга тотынды. – Ту- тыя Әлмәтнең яшь мулласы белән никахлашты бит әле. Бирнәгә дә, туйга да нәрсәләр кирәк – Казанга барыш.

Җыелып бетмәгән дилбегә лып итеп җиргә төште, Абдулла бөтенләй ят тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Тутыя?! Тутыя кияүгә чыктымы?!

– Алманың вакытында җыеп алынуы әйбәт, Баһадиршаһ.

Шуннан инде ашы аш булмады Абдулланың. Остазы белән сөйләшүенең дә атасы-анасы калмады. Өмәттә үзләреннән башка да өч-дүрт кеше булуга карамастан, ярып салды:

– Ә мин кан койдым, хәзрәт, кеше үтердем!

– Тс-с-с, юкны сөйләмә, олан! – Габделрахман як-ягына каранып алды. Бәхетләренә, тегеләр инде гырлап йоклыйлар иде.

Абдуллага исә ике дөнья – бер кәнди хәзер: тотып алдылар ни дә, асып куйдылар ни. Барыбер Тутыя дигән сөйкемле зат юк аңа дөньяда. Баягы сүзләрен бар галәмгә кычкырасы, үз ихтыяры белән элмәккә керәсе килде. Кайнарланып-шашынып, төнозын ишегалдында йөреп чыкты. Иртән исә остазы белән дә корырак хушлашты:

– Ярый, хәзрәт, хуш! Хак язганы шулдыр.

Өмәттән беренче кузгалган ям атына утырып, кабат юлга чыкты Абдулла, йөрәге исә «Уфага, Уфага» дип ярсып типте. Әйе, аның өчен Тайсуган дигән карья юк иде инде дөньяда.

Алтынчы бүлек

Як-якка мичәүләп, төптәгесе сыман ук җирән кашка атлар җигелгән көймәле арба кисәк кенә бик каты чайкалып куйды, уң тарафка янтаеп китте. Көймә түрен тутырып ялгызы йокымсырап барган Котлымөхәммәт морзаның ерак юл килүдән авыраеп калган зур башы арбаның күн тышлыгына килеп бәрелде – түрә күзләрен ачты. «Ни булды?» – дип уйларга өлгермәде, фәйтун янә тигезләнде, кыр юлы буйлап келтерәп кенә тәгәри башлады. Тирә-юньдә нәрсә барын аңышырга тырышып, морза тыштан ишетелгән авазларга колак салды. Тик бары да искечә – өч көн буена яңгырап торган тавышлар иде: дугадагы кыңгыраулар шалтырый да, аны озатып йөрүче драгун җайдакларының тояклары тупылдаша. Ул да түгел, арба башындагы кузлада утырган кучерның инде эчне пошырып бетергән сагышлы җыры иңри:

 
Чыгып киттем, ләй, мин юл буйлап,
Дугайларым китә, ләй, күл буйлап;
Гакылсыз ла адәм түгел идем,
Гакылларым китте, ләй, күпне уйлап.
 

Кучерның карлыга төшкән тавышыннан җиксенеп, һава алу өчен уелган бәләкәй тәрәзәнең күн капкачын күтәрде, ачык тишектән тышка күз салды. Тирә-юньдә һаман да шул очсыз-кырыйсыз урманнар, аларны ярып-ярып үткән чәчүлек аланнар җәйрәп ята. Арыш серкә очыра бугай, басу өсте зәңгәрсу тузан белән өртелгән.

Котлымөхәммәт, кәефе кырылып, кабат күзләрен йомды. Әмма баягыча оеп китә алмады – кузла өстендә шыкаеп барган агайның аһ-зар тулы җыруы йөрәккә төшә иде. «Бу мәхлук та юл да юл дип сукранган була бит әле». – Морза эченнән генә кырылып алды. Үз гомерендә шул күп булса Уфа – Минзәлә – Казан юлларын узгандыр, байгыш. Котлымөхәммәт үткән чакрымнарның, әлхасыйль, Тәфкилевләр йөргән фәрсахларның чиреген генә күрсә дә, ни кыланмас диген. Әйе, юллар. Алар Тәфкилевләр токымының язмышы бугай…

Морзаның Тирсәдәге утарында шушы борынгы нәселнең хан заманнарыннан калган шәҗәрәләре, атаклы бабаларының майтарган эшләре, кылган гамәлләре язылган бихисап кәгазьләр саклана. Әлеге тузанлы истәлекләрне барлап, махсус укып-өйрәнеп утырганы юк югын Котлымөхәммәтнең. Кая инде алар белән әвәрә килү, гомер иткән хатыны янында назланып төннәр үткәрү, сөекле балалары вә оныклары катында булгалау да бик сирәк эләгә аңа – һаман да шул казна эше. Анысы шәҗәрәдә үзе актарынмаса да, бабасы Мәмәш вә атасы Тәүкилләрнең өзек-төтек сөйләгәннәреннән белә ул: Тәфкилевләрнең нәсел-нәсәпләре бик борынгыдан килеп, Нугай урдасында, ул гына да түгел, соңрак көчәеп киткән Рәсәйдә күренекле кешеләр булганнар. Ата-баба сүзе хактыр: Тәфкилевләр ыруының очы ханнарга барып тоташа – аның атасы Тәвәккәл, ягъни, мишәрчәләп әйткәндә, Тәүкил бине Мәмәш бине Дәүләтмөхәммәд бине Уразмөхәммәд хан бине Ундан бине Шигай хан бине Җадак хан бине Җанибәк хан бине Барак хан бине Коерчык хан бине Ырыс әл-Чыңгызи. Тәфкилевләр борын-борыннан ханнар вә падишаһлар тирәсендә чуалганнар, аларга тугры хезмәт иткәннәр, туктаусыз юл йөргәннәр, хөкемдарларның берсеннән икенчесенә хат-хәбәр, фәрманнар җиткергәннәр – һәркайсына бил бөккәннәр.

Котлымөхәммәтнең якынрак бабаларына килгәндә, өлкәннәр телендә иң еш кабатланганы Уразлы баба, ягъни 1591 елда унберенче хөкемдар булып Ханкирмән тәхетендә утырган Уразмөхәммәд хан. Уразлының углы Дәүләтмөхәммәд. Аннан инде Котлымөхәммәтнең бабасы Мәмәш туган. Алар, Ярыслау морзалары булып, Владимир һәм Ярыслау өязләрендә җир биләгәннәр, борынгы бабалары кебек үк, ак падишаһка тугры хезмәт иткәннәр, Рәсәй дәүләтенең бер очыннан икенчесенә чапканнар. Әле Котлымөхәммәт малай чакта да бабасы Мәмәшнең Владимир, Касыйм һәм Керенск өязләрендә җирләре, утарлары бар иде. Аларны Керенск морзасы Максутовка кияүгә чыккан апасы Зөләйхага вә Касыйм морзасы Шакуловка хатын булган икенче апасына бирнәгә бирергә туры килде. Шуннан соң инде бабасы Мәмәш 1718 елда атаклы морза Яушевлардан Әгерҗе төбәгендәге шушы каһәр суккан Тирсәне, аның тирә-ягындагы авылларны сатып алды, алты йөзгә якын крестьянга ия булды.

Ата-баба кәсебе яшь Котлымөхәммәткә дә бик ярап куйды. Өченче дистәне куганда пайтәхеткә килеп, Чит ил эшләре коллегиясендә башта – тылмач, аннан тәрҗемәче дәрәҗәсенә иреште. Нәселдән килгән яраклашу, куштанлык, ялагайлык кебек «һөнәрләрне» үз итсә дә, бабаларының гасырлар буе килгән йөремчәклеген өнәмәде яшь морза, аларның юлда узган гомерләрен кызганды. Шуңа да патша эргәсендәге тәрҗемәчелек вазифасын күктән иңгән бәхет дип кабул итте. Ул чакта, үзе сыман ук яшь Петербургка яңа аяк баскан мәлдә, Пётр патшаның холкын-фигылен, гадәт-омтылышларын белми иде әле Котлымөхәммәт. Баксаң, сажин буйлы бу хөкемдар тик торуның, ял-йокының ни икәнен белми, пайтәхетенә кайтып керми икән. Аның шул кыбырсыклыгы аркасында янындагыларга да тынгылык юк, хәтта тылмач вә тәрҗемәчеләргә дә җылы сарайларда рәхәтләнеп утырырга туры килми. 1711 елның җәендә ул Котлымөхәммәт Тәфкилевне дә Төрек походына алып китте.

Шуннан башланды да инде. Азов якларында байтак йөреп кайткач, бераз баш-күз алуга, тиктормас хаким карашын Шәрык ягына борды. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар икән. Кыр казахлары арасында Рәсәй канаты астына сыену хакында сүз кузгатучылар байтак, имеш. Тоткан җиреннән сындырырга гадәтләнгән Пётр Беренче, озын-озын уйлап тормастан, Шәрык илләренә кенәз Александр Бекович җитәкчелегендә экспедиция юллый. Әллә бәхете, әллә бәхетсезлеге җиңде – аны-моны абайламастан билгесезлеккә юл тоткан мең ярым казахтан торган экспедиция составында инде Алексей Иванович дип аталган Котлымөхәммәт тә бар иде.

1714 сәнәдә башланып, дүрт елга сузылган әлеге сәяхәтне Ходай дошманына да күрсәтмәсен. Кыр казахларын Рәсәйгә кушарга маташучы бу тәвәккәлләрнең күбесе чит-ят җирләрдә башларын салды. Тәфкилевне исә Алла саклады, суештан мең бәла котылып, Кавказга килеп сыенды. Шунда ачлы-туклы, кимсетелүләр белән үткән ике елдан соң гына Петербургка кайтып егылды.

Атлар-дөяләр сыртында, хәтәр корабларда җил-яңгыр астында, тоташтан үлем сагалап торган шартларда узган дүрт елга якын вакыт мең газаплы, афәтле юллар кыен, һай, бик кыен, чын-чынлап гүр газабы булды. Аның каравы Төрек походында үткәрелгән мәшәкать вә үлем куркынычы тулы ике елы һәм әлеге фаҗигале сәфәренең ахыры ярап куйды яшь морзага – Бөек дип аталган падишаһның күзенә чалынды, шуның нәтиҗәсе буларак, Пётр Беренченең яшерен эшләр буенча өлкән тәрҗемәчесе мәртәбәсенә күтәрелде. 1722 елда башланып киткән атаклы фарсы походында ул инде патша яраннарының күренеклесе иде…

…Арчадан соң Ташкичүгә таба борылдылар. Бу исә – бүген кичкә сәфәрләренең бер очына чыгачаклар дигән сүз. Атап чыккан юлының ахыры шәйләнүгә карамастан, Тәфкилевнең кәефе юк. Ерак юл ваткан, эт иткән. Очы-кырые булырмы бу юлларның? Әллә алар аны тар ләхеткә илтеп тыгарлармы?! Шыксыз уйдан куырылып куйды бригадир – моңа кадәр башына мондыен фикер килгәне юк иде. Ул бит юлларга, алар никадәр генә газаплы, хәвефле булмасыннар, зур өметләр баглады, һәркайсына хыял канатларында чыкты. Ник дигәндә, үзеннән дә сер итеп кенә фикерләвенчә, әлеге очсыз-кырыйсыз юлларның бик әйбәт соңы булырга, алар аны кайчан да булса үзбаш түрәлеккә – властька алып килергә тиешләр иде ләбаса! Биргәненә шөкер, инде җиде дистәне тутырды, шуның ярты гасырдан артыгы шомлы вә даулы юлларда үтте. Аларның исә ахыры – ул өмет иткән асаба хакимлек күренми дә күренми. Һаман да кеше кешесе, йомышчы малайдай, гел әллә кемнәр ихтыяры белән йөрү. Ошбу сәфәренә дә губернатор Неплюев кушуы буенча ниндидер Габделсәлам ахунны эзләп чыкты.

…Күңелен урынына утыртып, инде тынычлап картайыйм дигәндә, пайтәхеттән ерактагы шушы аулак төбәктә янә ыгы-зыгы, дау купты. Әлеге дә баягы яңа начальнигының фәрештә булып кылануыннан инде. Нишләгәнен белми, Уфада Алла булып яткан Аксаков өстеннән эш кузгатты Неплюев. Алым алуның чамасын югалткан теге. Моны ишеткәч, Тәфкилев елмаеп куйды, күңелендә күмелеп яткан комсыз корт янә кыбырсый башлады. Кем белә, шәт, Хак Тәгалә аны Уфага баш итеп тәгаенләгәндер. Морза, сабырлыгын җыеп, Аксаков башы өстендә котырынган зилзиләнең ни белән бетәсен көтте. Ләкин «тиле губернатор» дигәннәре бөтенләй үк дивана булып чыкмады, койрыгына басуга тешләшергә тотынды – Тәфкилев өстеннән шикаять язып салды. Имеш, морза алым ала. Йә инде, чыннан да, ахмак димәссеңме үзен! Бу кыргый далада түрәләрнең кайсы гына ришвәт алмаган да үз кесәсен калынайтуны кайгыртмаган. Анысы өчен бик кайгырмады Котлымөхәммәт, судан коры чыгарына ышанды. Алай да Аксак тәренең башка дәлилләре уйланырлык иде. Имеш, Тәфкилев Тирсә утарындагы крәстияннәрен чамадан тыш изә, имеш, шуңа чыдый алмый, тегеләре баш күтәрә.

Боларын да бөһтан, яла дип кенә котылыр идең дә бит, Тирсә халкының бөтен Чулман, Нократ, Агыйдел буйларын болгатып, ыгы-зыгы килүләрен кая куясың? Патша хәзрәтләренең гадел солдатларына каршы чыгуга хәтле барып җиттеләр, җирбитләр. Анысы гына җитмәгән иде тагын, әлеге урыс фәрештәсе Неплюев Тирсәдәге хәлләрне пайтәхеткә язган, хәерсез. Хәзер кая ул генерал тасмалары да, губернатор урыны хакында хыяллану?! Инде ничә ел Тирсә юлын таптый менә. Әле бу сәфәрендә дә, туры юлны урау итеп, утарына сугылуы юкка түгел. Андагы фетнәнең тынып җиткәне юк, пыскый да пыскый, вакыты белән ялкынланып та ала. Һай бу Тирсә! Бөтен кәртен бутады морзаның.

Тарих битләреннән. Ике мәчете һәм мәдрәсәсе булган Тирсә төбәгендә яшәүче крестьяннарның кузгалышы 1736 елда Казан губерна канцеляриясенә Тәфкилев өстеннән шикаять язулары белән башланып китә. Алар: «Алпавыт безне көчләп, законсыз рәвештә крестьянлыкта тота, безне аңардан коткарыгыз!» – дип язалар. Ничек кенә язылмасын, губерна чиновниклары дөрес аңлаганнар моны. Жалуга кул куйган крестьян вәкилләре Имамов, Кумаев һәм Биктимеровларны чыбыркы белән кыйнарга, алпавыт өстеннән йөрмәскә әмер бирелә. Шуннан инде күршедәге Чишмә авылы крестьяннары Петербургка, идарә итүче Сенатка үзләренең хәлләрен язып җибәрәләр: «Ата-бабаларыбыз һәм аларның бабалары алпавыт кулында тормаганнар, аңар салым яки ясак һәм башка йөкләмәләр түләмәгәннәр. Ә моннан ун ел элек Тәфкилевнең приказчигы Мәүлекәй Семёнов, безнең авылга килеп, сез барыгыз да Тәфкилевтән качкан крестьяннар, дип, алтмыш дүрт ир һәм хатын-кызны, указ игълан итмичә, Тәфкилев крестьяннары дип язды. Хәзер дә безне көчләп крестьянлыкта тоталар». Хөкүмәткә әнә шундый эчтәлектәге башка гаризалар да җибәрелә.

1742 елда губерна канцеляриясе шикаятьләргә кул куйган сигез кешене кулга ала һәм, бернинди аклану кабул итмичә, тикшерү алып бармыйча, аларны ике ай буена Казан төрмәсендә яткыра. Аннан соң икесен чыбыркы, алтысын камчы белән кыйнап, Тәфкилев утарына кире озаталар. Алпавыт аларны тагын бер ай буена богауланган килеш каравыл астында тота. Бу хәлләргә чыдый алмаган крестьяннар баш күтәрәләр. Чишмә халкына Нәҗәр, Тирсә, Балтач, Мордва, Кибәкшәр һәм башка авылларныкы да кушыла.

Тәфкилев үтенече буенча 1742 елның октябрендә Казаннан егерме биш гренадер белән унтер-офицер килә һәм Чишмә авылы кешеләренә аларның морзага беркетелүләре турында Указ укый, алпавытка буйсынырга үгетли. Моңа каршы крестьяннар: «Тәфкилев безнең крепостнойлыкны исбат итсен!» – дигән таләп куялар. Икенче бер команда Нәҗәр авылы крестьяннарын буйсындыру һәм җәзага тарту өчен җибәрелә. Ләкин крестьяннар аларны «кыйнаганнар һәм авылдан куганнар». Шулай итеп, халыкның гаскәрләр белән канлы бәрелешләре башланып китә. Коралланган крестьяннарга Чишмәдән Кимай Зәетов, Нәҗәрдән Мөсхин һәм Ишкенәй Зәетовлар җитәкчелек итә. Хөкүмәт «крестьяннарны үгетләү, башлап йөрүчеләрне тоту, бунтка катнашучы бар халыкны чыбыркы белән кыйнау» өчен зур гаскәр җибәрергә мәҗбүр була. Шул ук елның ноябрендә биш йөз кешелек гаскәр, килеп, Чишмә һәм башка авылларны камап ала. Чишмәгә башка авыллардан да байтак халык җыелган була. «Бирелергә һәм таралырга» дигән әмерне алар кире кагалар. Офицер кешеләргә атарга һәм авылны штурм белән алырга приказ бирә. Бәрелеш башлана, ул кул сугышларына кадәр барып җитә. Берничә крестьян үтерелә, берсен штык белән кадап яралыйлар. Хөкүмәт гаскәрләреннән ике гренадер, бер мушкетёр һәм бер татар танкчысы үтерелә. Сугышлар һәм канлы бәрелешләр волостьның башка авылларында да, бигрәк тә Нәҗәрдә, Мордвада һәм Балтачта була. Әмма солдатлар, баш күтәргән крестьяннарның ныгытылган авылларын ала алмыйча, кире чигенәләр. Җәза экспедициясе бөтен волостьта уңышсызлык белән тәмамлана.

Тирә-юнь тынып калгач, крестьяннар үлгән иптәшләрен җирлиләр, урманда яшерен лагерь оештыралар. Җиңүдән әсәрләнгән халык көрәш дәрте белән яна. Баш күтәрүчеләр Кимай Зәетовны Казан ягына анда ниләр барын белешергә җибәрәләр. Ул Казаннан майор командасында зур гаскәри көч килүе турында хәбәр алып кайта. Крестьяннарның бер өлеше урманга китә, бер өлеше, Балтачка килеп, авылны ныгыта. Майор 1743 елның гыйнварында волостька килеп керә. Баш күтәрүчеләр бу кадәр зур көчкә каршы чыгу ниятеннән кайталар. Авыллар солдат белән тула. Халыкның күбесе урманга, кайберәүләре башкорт далаларына качып китә. Калганнары исә рухларын төшермиләр. Восстаниенең тотылмый калган җитәкчеләре, урманда отряд оештырып, шуннан алпавыт милкенә һәм аның тормышына куркыныч салып, һөҗүм итеп торалар.

Тирсә төбәге крестьяннарының 1742–1744 еллардагы восстаниесе көч-хәл белән бастырыла. Тәфкилев җиңел сулап куя. Әмма бер кабынган утның һаман да көйрисен, ниһаять, 1764 елда янә ялкынланып, шуңа көенә-көенә тагын ике ел яшәгәннән соң, туксан бер яшендә үлеп китәсен, восстаниенең аннан соң да елдан артык дөрлисен белми әле ул.

Аягына чабата-башмак кына элгән Габделсәлам, кулына комган тотып, ямь-яшел чирәмле ишегалдыннан лапас якка узып бара иде. Шөлдер тавышын ишетеп сискәнеп китте, утыртма читән аша урамга күз салды. Ташкичүдә гомер күренгәне булмаган өсте бөркәүле ят арба капкасына якынлашып килә, үзләре күзгә күренмәгән малай-шалайның: «Губернатор! Губернатор!» – дип чыелдашуы ишетелә.

Габделсәлам ишегалды уртасында каккан казыктай басып калды. Каршы як күршесе Гыйльмеҗиһан карчык, кулын кашлары өстенә куеп, җилкапка аша урамдагы тамашага бер генә карап алды да кисәк юкка чыкты. Чыелдашкан малайлар да тынып калды – фәйтуннан берничә сажин гына артта бер өер атлы гаскәриләр күренде. Бу хәлгә ни дияргә белми торган арада, зиннәтле арба, тау кадәр булып, урыс капка төбендә туктап калды. Габделсәлам күкрәгенә салкын йөгергәнен тойды – тагын төпченергә килүләре, дип уйлап алды, Казан губернаторы кешеләрен күздә тотып. Алай дисәң, бу кадәр дә зурдан купканнары юк иде. Берәү, күп булса, икәү-өчәү килеп чыгалар иде дә, мәдрәсәдә нәрсә һәм ничек укыту хакында сорашкалап китеп бара торганнар иде. Болары тулы бер көтү бит. Батыршаһның эзенә төшкәннәр, монда кунып чыгуын сизенгәннәр, күрәсең.

Ул шулай шик-шөбһәгә батып торган арада, шыгырдап кече капка ачылды, ишегалдына салмак адымнар белән әзмәвер гәүдәле, хатын-кызларныкыдай озын җитен чәчле гаскәри килеп керде. Бер генә дә безнең халыкка охшамаган. Өстендәге затлы япанчасына караганда гади солдат та түгел, генерал-мазар булмагае. Габделсәлам шөбһәләнеп ни буласын көтте, киеренкелектән аркасына салкын тир бәреп чыкты. Теге бәндә исә, аңа якынаюга, гөрләтеп сәлам бирде:

– Әссәламегаләйкем, ахун!

Бу шулкадәр көтелмәгән булды ки, Габделсәлам тәмам каушап калды, кулындагы комганы төшеп китә язды.

– Вәгаләйкем… – дип мыгырданды ул, шыпыртлап диярлек. Мәгәр үзен кулга алды, комганын чирәм өстенә куйды.

Чакырылмаган кунак янына ук килеп җитте, каршысына басып, шешенкеләнеп торган тыңлаусыз күзләрен хуҗага төбәде. Тик аның йөгерек көрән күзләре барыбер икесе ике якка карый иде.

– Шикләнмә, ахун! Кара ният белән йөрүчеләрдән түгелмен. Котлымөхәммәт морза диләр мине. Шаять, ишеткәнең бардыр.

– Шөкер, куркыр-өркер хәлләребез юк, тәкъсир, – диде Габделсәлам, үзенең төп асылына кайтып. – Тыңлыйм сезне…

– Кунакны шәп каршыламыйсың, ахун, – диде әзмәвер, яргаланып торган иреннәренә елмаю галәмәте чыгарып. – Өеңә чакырыр идең, ичмасам.

Хуҗа кыенсынып куйды, ашыкмый гына аягы астындагы комганын кулына алды һәм ачык ишеккә ымлады:

– Рәхим итәсез, Тәфтиләү хәзрәтләре.

Алар өйгә таба кузгалырга өлгермәде, гөрселдәп капка ачылып китте. Авыл старостасы Ходайбирде, чәшке асты кадәр җиз калаеның элмәген муенына элә-элә, атлый-йөгерә, ишегалдына килеп керде. Ул, гыжгылдап, тынына каплана-каплана, мондагылар янына килеп җитте дә Тәфкилевнең аягы астына тәгәрәде:

– Бигайбә, галиҗәнап, килүеңне абайламый калганмын. Ни боерасыз?

– Тор, аунама, – диде морза төксе генә. – Боерыклар булмастыр кебек. Бар, эшеңне кара.

– Куна торгансыздыр бит, галиҗәнап?! – Староста курка-өркә генә аягына калыкты, мескенләнеп бөрешеп калды. – Тәгам-нигъмәт, урын-җир дигәндәй…

– Әйткәнне төшенгәнсеңдер, шаять?! – Тәфкилев, куеныннан зур гына кулъяулык чыгарып, тузанлы битен сөрткәләп алды. – Юлыңда бул, дидем!

Ходайбирде олуг түрәнең кыркулыгын нәрсәгә юрарга белми торган арада, капкада бәләкәй буйлы, түм-түгәрәк гәүдәле, боҗыр кебек җитез секунд-майор күренде, гаскәриләрчә чос кына бригадиры каршына килеп басты:

– Боерыгыз, Алексей Иванович!

– Боерык шулдыр: әнә старостаны алыгыз да тирә- күршедәге йортларга урнашыгыз! Мин куна калам.

– Баш өсте, – дип кабатлады майор һәм, тәгәрәп баргандай, капкага таба кузгалды.

Гаскәриләрнең үзара сөйләшүе староста миенә дә ачыклык салды бугай, ул, урталай бөгелеп, майор артыннан йөгерде. Тәфкилев белән Габделсәлам өйгә таба кузгалдылар.

– Авызыгызның бәхете бар икән, әфәндем, – дип сөйләнде хуҗа, кунагын бусагадан уздырып, – пешкән ашка тап булдыгыз.

Морза, чыраен сытып, бусагадан атлады. Өтек бер ахунның үзенә күрә дәрәҗә саклап сөйләшүе ошамый иде аңа. «Мин сиңа әфәнде түгел», – дип кисмәкче булган иде дә тыелып калды – эшне бозып куюың бар.

Мич арасыннан ачыргаланган хатын-кыз тавышы ишетелеп китте:

– Ходаем, кысыр аш кына салганыем. Сиңайтәм, таң белән теге печән өстенә дип симертә торган тәкәне…

– Беләм, – дип бүлдерде аны Габделсәлам. – Булганы белән табын әзерлә дә мунча ягып җибәр.

– Хафаланмагыз! – Морза алдагы өйнең түренә узды. – Мунча иртәгәгә калсын. Юл бик ватты, ял итәр идем…

– Мәрхабә, тәкъсир, мәрхабә. – Хуҗа олы якның ишеген ачты. – Рәхим итегез, ак өй бөтенләе белән сезгә. Тик чебеннәр бимазалар инде бераз. Әнкәсе, тәрәзәләрне томаларга кирәк булыр. Мәгәр элек тамак ялгап алырбыз ич, тәкъсир?!

Тәфкилев, аның мәгърурлык сизелеп торган сүзен ишетмәгәндәй, авыр чайкалып, кунак ягына узды, бусаганы атлап үтүгә тукталды, як-ягына каранды. Бүлмә зур, татарларга хас булганча чиста. Сирәк очрый торган хәл – тәрәзәләрдә пыяла. Түрдә өстәл, уң буйда киң агач карават. Сул як почмакта акшарланган мич. «Байларча кылана, хәчтерүш, ак мич чыгарткан», – дип уйлап алды морза, көнләшкәндәй. Әмма шул як стенада өйнең буеннан-буена сузылган китаплар тулы шүрлекләр күреп, рәнҗүен онытты. Өстәвенә өстәл өсте дә, тәрәзә төпләре дә ачып-ачып куелган китаплар белән тулган. Ташбасмалар юк диярлек, күбесе кулдан күчереп язган фолиантлар. Морза, канәгатьләнүен белдереп, тамак кырып куйды:

– Укыйбыз дисең, алайса, ахун?

– Ие, үзебез дә өйрәнәбез, сабак та тыңлатабыз. – Габделсәлам, зур өслекле артсыз урындыкка көрпә салып, кунакка утырырга ишарә ясады. – Кәсебем шул бит, мөдәррислек кылу.

– Ярый, ярый. – Тәфкилев япанчасын салды, аны хуҗага сузды да урындыкка утырды, тузанлы булсалар да затлы икәнлекләре күренеп торган күн итекле аякларын сузып җибәрде. – Ишеткәнем бар: гыйлем иясе икәнсеңдер. Ничек соң, зуррак мәдрәсәгә күчәргә ниятең юкмы?

– Ул кадәресенең башыма килгәне булмады, тәкъсир, – дип җаваплады хуҗа, ике тәрәзә арасындагы стенага сөялеп. – Шөкер, мәдрәсәбез нык, шәкертләр кытлыгы кичермибез…

– Ышанам, татар халкы гыйлем дигәндә атлыгып тора. Әмма ләкин «Зур корабка – зур диңгез» диләр урыслар. Әлхасыйль, мин сине алып китәргә дип килдем.

Габделсәламнең тез буыннары йомшап китте, чыраена гаҗизләнү билгеләре чыкты, куркынган күзләрен кунагына төбәде. Алай икән, зинданда черетергә икән исәпләре. Ул арада Тәфкилев тә ялгышрак сүз әйтеп ташлавын абайлап алды, хатасын төзәтергә ашыкты:

– Ие, алып китәргә, дөресрәге, чакырырга дип… Үзебезнең могтәбәр Оренбур каласына. Шул ук үз шөгылеңә, оланнарга сабак бирергә…

Ахун җиңел сулап куйды, мәгәр сер бирмәде:

– Урыстыр, керәшендер кебекләргә дәрес тыңлатканым юк шул, тәкъсир, – дип куйды ул сабыр гына. – Күз күргән, колак ишеткән эш түгел диюем.

Тәфкилев олы якны тутырып шаркылдап көлеп җибәрде. Шулкадәр ихластан көлде ки, кулъяулыгы белән дымланган күз төпләрен сөртеп алды хәтта.

– Урыс-мукшылар хакында сүз бармый, ахун, – диде ул, ниһаять, шаркылдавыннан туктап. – Үзебезнең мөселманнар да буа буарлык анда. Каладан унсигез чакрым җирдә, Сакмар буена тулы бер бистә булып килеп утырдылар. Башлап йөрүчеләре – Байлар Сабасыннан Сәгыйт әфәнде Хаялин исемле зур сәүдәгәр. Инде төпләнеп киләләр. Сәгыйт әфәнде мәчет салдыру хафасында. Калкып килүче диварларын үзем күрдем. Андыен мәчет Казанның үзендә дә юк, булса да борынгы шәһри Болгарда гына булгандыр. Көзгә мәдрәсә ихъя кылмакчылар18.

Габделсәлам ишеткәннәрен күңеленә сеңдерергә өлгермәде, ишек артында карчыгының тыенкы тавышы ишетелде:

– Сиңайтәм, аш суына. Самавырым да кайнап чыкты…

Хатынының ягымлы авазы аны бүгенгесенә кайтарды, хуҗа кеше ашыгып урыныннан кузгалды:

– Кулларны чайкыйк та тамак ялгап алыйк, тәкъсир. Сүзне өстәл янында да дәвам итәргә була.

Баягынак хатынының өзгәләнүен хәзер генә аңлагандай булды Габделсәлам: олуг түрәгә кысыр умач тәкъдим итүе чыннан да уңайсыз иде. Нишлисең, башка чарасы юк, итле токмачтыр, бәлештер иртәгәгә кала. Ярый әле катыгы, мае бар икән карчыгының. Ул кунак алдына зур гына чаган кашык куйды, эре-эре телем итеп ипи кисте һәм, кыенсынуын яшерергә тырышып, сүзне баягы буразнага борды:

– Оренбур төбәгендә мөселманнар да бар, дисез, алайса… Ашагыз әле, тәкъсир, кысыр аш дип аптырап утырмагыз. Калҗалары иртәгә, боерган булса… Бисмилләһир рахманир…

Түрәнең ачыгуы җиткән иде бугай, бисмилласыз гына кашыгына үрелде, нәзберекләнеп тормады, арыш ипие белән умач мендерергә тотынды. Дәшми-тынмый беравык ашагач кына, кашыгын өстәлгә куеп, сүз башлады:

– Соң, безнең татар булмаган тараф бармы инде, йә?! Чыңгыз ханнар заманыннан бирле болгаталар бит аны. Шуңа җитмәгән җирләре юк. – Морза янә кашыгына үрелде, башлаган сүзен каударланмыйча, ашый-ашый гына дәвам итте.

Аның сөйләгәннәренә караганда, узган 1744 елда Оренбургка Казан өязеннән ике йөзләп гаилә күчеп килгән икән. Һөнәрчеләр дә сәүдәгәрләр, имеш. Шулар, Каргалы тавы итәгенә утырып, бистә корып җибәргәннәр. Исәпләре – Шәрык белән сәүдә тоту икән. Тәфтиләү түрә үзе дә шул эшне бик мәгъкуль күрә, аларга хәерхаһ. Тик тегеләре гыйлем ягы такы-токы булудан җиксенәләр, шуңа да, Сәгыйт бистәсендә мәдрәсә ачып, балаларына дин сабагыннан тыш дөньяви фәннәр дә укытмакчылар. Дөрес, былтыр каланың үзендә татар мәктәбе ачканнар ачуын. Мәгәр ул гимназия сымаграк булып, анда кара халык оланнарын алмыйлар, өстәвенә христиан диненә күчкәннәргә өстенлек, ди. Максаты да тәрҗемәчедер, илчедер кебек дәүләт кешеләре әзерләү икән. Бистәнекеләр үзләре дә диннән язган ул мәктәпне өнәмиләр, балаларына дөньялыкта да, ахирәттә дә ярашлы гыйлем бирмәкчеләр. Бәла шунда: әлеге заманчарак мәдрәсәдә дәрес бирерлек мөдәррисләр дә, хәлфәләр дә юк диярлек. Габделсәламне шул эшне башлап йөрергә дип «кодаларга» килүе икән морзаның.

Аш янында да, аннан соң чәй эчкәндә дә өзми-куймый шуларны сөйләде Тәфкилев. Ул инде ахунны бишкуллап ризалашты дип уйлады, ахры, аның фикере белән кызыксынып та тормастан, күрсәтмәләр бирергә тотынды:

– Йорт-җиреңне әвеш-тәвеш ит, шәп сыер-сарыкларыңны да куып йөртмә, – дип сөйләвендә булды морза, мәсьәләне хәл ителгәнгә санап. – Мал-туар арзан ул якларда, килүгә сатып алырсың. Тик берүк китапларыңны калдыра күрмә. Нәрсә-нәрсә, китап дигәнең кадерле далада.

Ул шулай эшне ансат кына хәл итеп куйса да, Габделсәламнең гомер иткән нигезеннән һич кенә дә кубасы килми иде. Ахун кыюсыз гына каршы чыкты, бик үк нигезле булмаган дәлилләр китерде. Котлымөхәммәт – патшалар, санатлар, аннан да битәр илчеләр арасында кайнаган морза – төрле сөйләшүләрнең рәтен белә, хуҗаның кыюсыз каршылыкларын берсеннән-берсе саллырак сүзләр белән томалый торды, Яңа Бистәдә дә ахунлык дәрәҗәсендә калачагы белән кызыктырды. Ниһаять:

– Аннан килеп, без дә шул ук падишаһ хәзрәтләре мәнфәгатен яклап йөрибез лә, – дип, сүз олавын бастырып куйды.

Башкача чарасы калмагач, соңгы сылтавына ябышты Габделсәлам, серен чиште:

– Шулаен шулай да, тәкъсир, барыбер барып чыкмас шул. Бән бит ышанычсыз бәндә – Казан губернаторының шәхсән күзәтүе астында. Ай-һай, рөхсәт итәрләрме?!

Тәфкилев баягыча ихластан шаркылдап көлеп җибәрде, аннан кисәк җитдиләнеп калды:

– Ә без берәүдән дә рөхсәт сорамыйбыз, ахун! – диде ул кырыс кына. – Шөкер, үзебезгә үзебез хуҗа!

Җиденче бүлек

Күтәрелә барган саен җелекләрне суыра, буыннарны калтырата, сулыш алуны буа торган Ирәндек сырты да, исемнәре мәгълүм булмаган тагын байтак кына кыя-ташлар да артта калды, ут-үлән баскан беленер-беленмәс сукмак түбәнгә авышты. Абдулла үзе дә, тычкан сыртлы җирән аты да җиңел сулыш алдылар. Ул арада киң күкрәкле, куе яллы елдам алаша адымын арттырды, ярсып диярлек алга атлады. Тик аның болай хутлы баруы озакка сузылмады, каршыда, инде сыегая башлаган томан эчендә, тагын бер шәрә кыя пәйда булды. Абдулла тезгенен тартты, туктап калган аты өстеннән тирә-юньгә күз салды. Уңга караса да, сулга бакса да, бер үк манзарага тап булды – кичәдән бирле үзен озата килгән таулар да таулар. Түбәләренә болытлар да менеп җитә алмаганнар әнә, текә битләүләренә ышкылып, алар да адашып йөриләр. Ул карурманнар тагын! Җайдак түгел җәяүле дә ерып чыккысыз. Сукмагыннан яздыңмы – беттем диген. Һай бу Урал! Очы-кырые юк бугай бу кырыс җәннәтнең. Инде икенче көне юлда, як-якта исә һаман да шул күккә ашкан мәгърур таулар да алардан калышмаска тырышып кояшка тартылган нарат-карагайлар. Юлына әледән-әле ярсу-йөгерек елгалар, мәкерле тарлавыклар, мәшәкатьле тау үткелләре дә юлыга юлыгуын. Әмма алары да даладагы сыман иркенлек хиссияте бирмиләр, шушы бихисап кыя-сөңгеләрнең, карагай урманнарының дәһшәтле мәһабәтлеген арттыралар гына. Шуңа карамастан монда үзеңне ничектер хөр, иркен итеп тоясың. Булса да булыр икән ыгы-зыгысыз, шау-шусыз илаһи бер төяк! Әнә ич күпме юл үтте, ник кенә бер бәндә очрасын да, ник кенә бер кеше тавышы ишетелсен. Хәтта кошлар да тынып калган. Күк ут өсте – Питрау җитте шул, Питрау. Әллә соң шул шомлы-дәһшәтле тынлыгың белән бөек микән син, Уралтау?! Шушы әкияти гүзәллектән, бөеклектән шулкадәр әсәрләнгән иде ки, тезгенен кулына алганын сизми дә калды. Әмма кузгалып китәргә өлгермәде, кайдандыр, сул тарафка сузылган ике тау арасындагы үзәнлектән, шушы төбәк баласы – башкорт егетенең киң күкрәктән сузып-сузып җырлаганы ишетелде:

 
Уралкайзан бейек, ай, тау булмас,
Уралкайзы һөймәс тә йән булмас.
Үз илкәе өсөн корбан булган
Ир-егеткәйнең гүмере йәл булмас.
 

Ниһаять, җыр еракка китеп тынды, Уралның күгелҗем таулары арасында эреп юкка чыкты. Абдулла исә аты өстендә һаман да таш сын сыман утыруында. Юлына кузгалып китә алмый, сихерләнгән иде егет. Вә әй хәсрәт, сагыш дигәнең ошбу азат төбәккә дә килеп җиткән икән ләбаса! Аңа бит әле бая гына мондагыдай хөр-аулак урыннар, мондагыдан да бәхетле кешеләр бүтән беркайда да юктыр сыман тоелган иде. Беркатлы димә инде син бу күңелне. Булмаган ди! Кыерсытылганнар, җәберләнгәннәр белән дөнья тулы хәзер. Теге чакта, Ташкичүдән кайткан мәлдә, өстенә очып килгәндәй тоелган дәһшәтле Каракош бу борынгы тауларга да төртелеп калмаган икән шул, Урал аръягына ук барып җиткән. Вә әй хәсрәт, бер генә дә иреккә тиенгән төбәге юк микәнни соң бу Рәсәйнең?!

Абдулла тезгенен җибәрде, күн итек үкчәсе белән атының корсагын сыдырып алды – шактый гына хәл җыярга өлгергән алаша адымлы гына кузгалып китте. Сукмак, каршыдагы ялангач кыяны урап үтте дә, теге тар үзәнлеккә килеп төште, уңга борылды, юлчыны бая гына теге башкорт җайдагы китеп югалган якның капма-каршысына юнәлтте. Монда чагыштырмача тигез иде. Абдулла, тезгенен ияр кашына элеп, янә уйга батты. Барча халаеклар Каракош канаты астында диген. Ә ул, ахмак, әнә шул җиһанны томалап килгән пырдымсыз көчтән Урал аръягына китеп котылмакчы булды. Дөресрәге, качты. Посарга түгел, кылычка ябышырга кирәк булгандыр, бәлки?!

Әйе, Ташкичүдән кайткач, аңа үзләренең Карышбаш авылында шөгыль табылмады. Мостафа мулла әле типсә тимер өзәрлек: мондагы бердәнбер мәчеткә дә, аның янындагы бәләкәй мәктәпкә дә якын килермен димә. Ни чарадан бичара дигәндәй, үзләреннән ике көнлек юлда гына булган Гъәйнә иләвендәге Илеш мулла авылына барып урнашырга, малайларга сабак тыңлатырга насыйп булды аңа.

Төпләнгән җиренә сүз килерлек түгел иде анысы. Ни дисәң дә, халкы үз каның – татарлар. Илеш үзе – янып торган ир уртасы кеше, бик бирелеп имамлык итә, мәчеттән башкасына катнашмый, мәдрәсәгә кереп тә карамый диярлек. Хәер, аның сабак тыңлатыр вакыты да юк, җаны-тәне белән хөкемдарларга бирелгән. Түрәләрнең урысы булмасын, үз мөселманыңныкы булмасын – аңа барыбер, гел шулар тирәсендә чуала. Инде алары якын-тирәдә булмаган тәкъдирдә дә, телендә гел патша хәзрәтләре дә шәрәфәтле мәликә генә. Күзе алдында ак патшага тел тидерүче табылса, гыйсъянчының бугазын чәйнәп өзәргә әзер, билләһи. Бу кадәр бирелгәнлек аның үзенә дә кыйммәткәрәк төшә төшүен, шуңа бәйле рәвештә әледән-әле авылдашлары, хәтта якыннары белән телгә килә. Ахры шуңа, мулланы яратып бетермиләр авылда.

Абдулла да аның әлеге гадәтен башта ук өнәмәде, мәгәр дәшмәде. Мәдрәсәдә үз иркендә булуыннан үтә канәгать иде ул, дөнья мәшәкатьләренә тыгылмый гына сабыйларга сабак бирүендә булды. Тик бу ыгы-зыгылы дөньяда үз кабыгыңа гына бикләнеп яту мөмкин түгел икән шул. Бервакыт Унаш углы Илешнең ишегалдына килеп керсә, мондагы хәлгә шаккатып калды Абдулла.

Мулланың куштаннарыннан берәү – Алпамыш Хафиз – җиргә сузып салынган ялчы Гапсаттарның шәрә артын камчы белән каезлый. Бер мизгелгә генә катып калган Абдулла, исенә килеп, җәлладның өстенә атылды, аның имән күсәгедәй нык кулын тотып алды. Кызарып-бүртенгән, тирләп чыккан Хафиз гәүдәсенә ятышмаган нәзек тавыш белән чыелдап җибәрде:

– Чау, нишләвең, мөгаллим?!

Тавышка өйдән Илеш мулла килеп чыкты, ишегалдында бәхәс, тавыш купты. Байтак тарткалашкач, шул ачыкланды: елга якын Җаек буенда яңа кальга кору эшләрендә булып кайткан бабул Гапсаттар хезмәт хакы турында сүз кузгаткан икән. Илеш аңа: «Анысын падишаһтан сора», – дигән. «Падишаһ бик еракта шул, безнең моң-зарларны ишетми», – дип җаваплаган тегесе. Патша хәзрәтләре хәтле патша хәзрәтләренә тел тидерүе өчен суктыруы икән аны хәзрәтнең.

Ничек итсә итте, барыбер ялчыны аралап алды Абдулла. Әмма бу изгелеге аңа явызлык булып кайтты. Илеш яшь мөгаллимгә кырын карый башлады, җай чыккан саен, иләү старшинасына аны яманлап сөйли торган булды.

Анысы инде шулай үтеп тә китәр, онытылыр иде, бәлкем. Күп тә үтми, авылда ике кешенең кулга алынып, Уфа төрмәсенә озатылулары хәбәре таралды. Каравыл өендә җыелган агай-эне арасында моннан ун еллар элек яу чапкан Алдар белән Күчемнең батырлыкларына шаккатып сөйләгәннәр, имеш. Илеш мулла алар өстеннән шикаять язган, тегеләрнең ишле балалары өелеп ятим калган.

Хәбәр Абдулланы чыгырыннан чыгарды. Ул, дәресен ташлап, Илеш мулла йортына китте. Килеп керүенә коры гына сәлам бирде, хуҗаның җавабын көтмәстән, аңа ябырылды:

– Нишләвең инде бу, хәзрәт?! Үз мөселманнарыбызны хәбесханәгә озаттыргансың бит… Тиз ара халыктан тамга җыярга, кайтарырга кирәк үзләрен!

«Сәламгә җавап кайтарырга» дигән авызы ачык калды Илешнең. Шул гомер дөньяда яшәп, аңа каршы сүз каткан, акыл саткан кеше юк иде. Ул агарып калды, аннан бурлат булып янып чыкты, ык-мык итте.

– Нәрсә?! Бәне үрәтмәкчеме сән, хәсис! – дип җикеренде ул бераздан.

Бу вакыт исә Абдулла капкадан ук чыгып бара иде инде. Ул мәдрәсәгә таба борылмады, авылның бердәнбер озын урамы буйлап китте. Ахшам намазы җиткәндә, авыл халкы исеменнән «прошинҗә» язылган, аңа тугыз дистәдән артык тамга куелган иде.

Теге агайларны төрмәдән чыгардылар чыгаруын. Тик Абдуллага тынгылык калмады монда – Илеш ачыктан-ачык һөҗүмгә күчте, мөгаллимнең һәр адымыннан чи эзләде. Бәхеткә, бу чак инде Абдуллага аның гына теше үтәрлек түгел иде. Авыл халкы аны тиз танып алды. Яшь мөгаллимнең биниһая гыйлемлеге, гадәләтлеге, гаделлеге хакында сүз, авылга гына сыешмыйча, бөтен Гъәйнә иләвенә таралып өлгергән иде. Бер гаилә кешеләре, күршеләр арасында килеп туган низаг-бәхәсләрне хөкем итәргә, бигрәк тә теркә малы, мирас бүлү кебек җәнҗалларны хәл итәргә аны чакыра торган булдылар. Якын-тирәдәгеләр генә дә түгел, бөтен вулыс, хәтта ике-өч көнлек юл ераклыгындагы авыллардан да Абдулла катына киләләр иде.

Монысы инде, Илеш фикеренчә, законсыз мулланың чамадан чыгуы булды. Ул мөгаллим белән күрешмәс, сөйләшмәс хәлгә җитте, куштаннарын аңа каршы котыртты. Җитмәсә, яшь мөгаллимнең мәдрәсәдә ниләр сөйләвен шәкертләрдән сорашып йөрүе мәгълүм булды. Монысы Абдулла өчен аеруча хәтәр иде. Ник дигәндә, ул остазы Габделсәлам үрнәгендә малайларга дин сабагы белән рәткә дөньяви фәннәрдән дә кайбер мәгълүматлар бирә, патшаларның залимлекләре хакында кайбер риваятьләр дә сөйли. Бу хәл түрәләргә барып ишетелгән тәкъдирдә, эшнең ахыры начар бетәсе, Илеш мулланың тантана итәсе көн кебек ачык иде.

Баш исән-сау чакта моннан китеп котылырга мәллә дип йөргәндә, Абдулланы Уфа провинция кәнсәсенә чакырттылар. Хәбәрне ишетүгә, йөрәге чымырдап китте. Вә әй хәсрәт, ахыр чаккан икән Илеш. Хәбесханә сасысын исниселәре бар икән әле. Ул булган кадәр китап- язуларын карындыкка төрде дә фатиры хуҗасына тапшырды, чормага яшереп куярга кушты. Юл уңаена Карышбашка сугылып, ата-анасы белән хушлашып чыгасы итте. Әмма өенә кайткач, тәмам олыгаеп, йомгак кадәр генә калган атасын, гомере буе авыр эштә эшли-эшли коры сөяккә калган анасын күргәч, аларны борчыйсы итмәде. Тапкан-табынган акчасын аларга биреп, туган нигезендә төн үткәрде дә провинция башкаласына чыгып китте.

Әйа, кодрәтлесең икән, Хак Тәгалә, – Илеш мулла шикаять язарга өлгермәгән булып чыкты. Аны Уса юлындагы Гәрәй вә Иректе иләүләреннән алынган гарызнамәләрне тикшерү, әлеге дә баягы – туганнар арасында мирас малы хакында чыккан низагны хөкем итү өчен чакыртканнар икән. Шатлыгын йөзенә чыгармады Абдулла, мәгәр бу эшкә бишкуллап алынды – төп нигезгә дә, Карышбаштагы фатирына да кереп тормастан, Уса юлына китеп барды.

Батыршаһ мөгаллимгә олуг түрәләрнең йомышы төшү хәбәре аның үзеннән алда кайтып җиткән, ул гынамы, бөтен Агыйдел, Караидел, Әй буйларына таралып өлгергән иде. Илеш мулла аны зурлап каршы алды, губернатор көткәннән ким кыланмады. Алай да бу аның чираттагы мәкере генә икәне йөзенә чыккан иде. Чыннан да, чырае якты булса да, эшне итәге астыннан йөртте Илеш, мөгаллимне кысуның яңадан-яңа юлларын уйлап чыгарды. Шуннан инде китәргә дигән фикерен тәмам ныгытты Абдулла. Җитмәсә, җае да чыгып тора. Уфада ул очраклы гына Урал аръягыннан килгән Мөслим старшина белән танышып китте. Үзләренең мишәр кешесе икән. Авылларындагы мулла дөнья куйгач, мөселманнар – имамсыз, малайлар мөгаллимсез калган. Шуңа кулай кеше эзләп килүе икән. Абдулланың кемлеген белеп алгач, чат ябышты, Мөслимгә «кодаларга» тотынды.

Ярый, үткән эшкә – салават. Илеш мулла авылында ел ярым микъдары сабак тыңлатуы бик тә шәп килеп чыкты тагын. Мөслимдә ул эшне зурдан кубып, үзенчә башлап җибәрде. Җитмәсә, Мөслим старшина «мөгаллим» дип өзелеп тора, кирәк мәдрәсә хаҗәтеннән, кирәк шәхси йомышларыннан ярдәменнән ташламый. Өстәвенә авыл халкы да аны үз итте, «Мелла Батыршаһ» дип, өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Үзе хакындагы сүзләрнең Урал аръягына да барып ирешүен сизенде Абдулла. Шулай булып чыкты да. Аны янә авылдан авылга, вулыстан вулыска чакыра башладылар, агай-эне арасында туып кына торган бәхәсле мәсьәләләрне китапча хәл итүен үтенделәр. Әле атна элек кенә Мөслимгә инде әллә кайда еракта калды дип исәпләнгән Уса юлындагы Уран иләвеннән бер татар килеп төште, гозерен сөйләде. Атасы үлеп, мирас бүлешә-бүлешә өч агай-эне зык килеп беткәннәр икән. Булган кадәр малның зур өлешен төп йортта калган төпчекләре эләктергән. Теркә малын китапча гадел итеп бүлеп бирүне үтенүе.

Кешенең гозерен аяк астына салу гадәте юк Абдулланың. Нишләсен – янә атка менде. Шунысы да бар: аның йөремчәк күңеле инде байтактан юл мәшәкате өнәп йөдәтә иде. Аннан килеп, ил-җирдә ниләр барын белеп тору да кирәк бит әле аңа. Чулман буендагы Уран иләвенә ашкынып кузгалды – шунда дип китеп барышы яшь мулланың.

Ашап-эчеп, ял итеп алгангамы, кәефе күтәренке иде юлчының. Утлаганнан соң аты да тынычланган, хәл алган – юлның башындагы сыман ярсып атлавында. Инде тирә-юнь дә шактый үзгәрде: таулар кечерәеп, шөкәтсез тарлавыклар кылганлы үзәннәр, көтү йөрешле яткыллар белән алышынды. Бераздан инде юлаучы беренче юкә уйдыгына тап булды. Бу исә алда яфраклы урманнар башлана, чал Урал артта кала бара дигән сүз.

Һай, мәгърур Уралны шулай ансат кына кичтем дисәң, сүзеңә берәү дә ышанмас. Тау елгаларының ашкынулы ярсуы сабырлана төшсә дә, Урал әле далага баш бирергә ашыкмый. Урыны-урыны белән ул тагын да кыргыйланып, тагын да хәтәрләнеп китә сыман. Кояш түбәнәеп килгәндә, Абдулла һәр ягы урманлы таулар, агачлар арасыннан таш маңгайларын ялтыратып торган кыялар белән уратып алынган «казан» га килеп төште. Каерылып үлән үскән тын яткылны урталай ярып аккан йөгерек инеш каядыр кояш баешына ашыга, шул тарафтагы чагыл-кашлаклар арасына кереп югала. Инешнең ике ягындагы тау итәкләреннән дә чишмәләр тибеп тора. Монда шулкадәр ышык ки, адашып кына да җил әсәре килеп керешле түгел. Төн уздыру өчен моннан да кулай урынны көндез чыра яндырып эзләсәң дә тапмас идең әле.

Абдулла яр буенда каралып торган сүнгән учак янына килеп туктады. Кемдер ташыган утынын да ягып бетермәгән, тирә-юньдә коры чыбык-чабык ауный. Алай да төн үткәрергә җитмәс. Беренче эше итеп мул гына утын ташып куярга булды. Ат сыртындагы иярен чишеп алды, йөгәннең тезгенен алашаның муенына урап бәйләп куйды да аны чирәмгә җибәрде. Тегесе исә утларга да, су эчәргә дә ашыкмый, каккан субайдай басып тора. Үзе тынычсызлана, колакларын уйната, пошкырына. Якын-тирәдә үләксә-мазар бар, күрәсең. Абдулла үзе тыныч иде. Алай да җәясе белән садагын, чукмарын кул очынарак куйды, һаман да янында уралган атның муенын сыпыргалап алды, аннан шапылдатып янбашына сукты:

– Йә, бар, утла!

Үзе җәһәт кенә урманга кереп китте. Ни гаҗәп, алашасы да шомлы пошкырына-пошкырына аңа иярде. Егет, аңа игътибар итмәстән, куелыктан ауган агачлар сөйрәп чыгарды, корыган имән төпләрен каерып алды, аларны ягачак учагы янына ташыды. Ияре капчыгыннан чакматаш белән мәшкә чыгарды, ут көйрәтте, учагын ягып җибәрде. Алаша исә һаман аның янында таптана иде.

Бу хәл Абдулланы пошаманга салды. Ат бер дә юкка тынычсызланмас, янәшәдә хәвеф-хәтәр булмаса, болай кыланмас. Ул тирә-юньне урап киләсе итте. Коралларын тотып, аланга түшәлгән кылган келәмен иңли-буйлый башлады. Ләкин бу бәләкәй яткылда шикләнерлек берни дә юк иде. Атына һәм үзенә ачуы чыгып, инеш буйлап учагына таба кайтып килгәндә, яр буенда – яртылаш җиргә иңгән мунча кадәр булыр – мүкле ташка тап булды. Бакса, аның кылган сүсләре чайкалгалап торган төбендә бер сәләмә ята. Сәләмә генә дә түгел, шул кулга алгысыз чүпрәк-чапрак арасында адәми зат гәүдәсе дә ауный бугай. Йоклаган дисәң, ат пошкыруына күптән уянган булыр иде. Мәет микәнни соң? Шикләнә-шөбһәләнә якынрак килде, таштан ике адым чамасы кала туктап, сәләмә өеменә эндәште:

– Әй!

Җавап бирүче түгел, кыймылдаучы да булмады. Абдулла алгарак иелде, сәер нәрсәне җентекләбрәк карарга тотынды. Җиргә капланып яткан яланаяклы бәләкәй гәүдә. Ул, батыраеп, тегенең янына ук килде, җирдәгенең катып беткән җиләне якасыннан алып, аны аркасына әйләндерде. Чиксез ачыгудан корып кипкән, ябыгудан зәңгәрләнеп беткән, бите чыпчыкныкына охшап калган бу тереклек иясе алты-җиде яшьләрендә булыр малай иде. Битен-башын, муенын кара болыт булып тирес чебене баскан – күптән түгел генә җан тәслим кылган, күрәсең.

– Ләхәүлә вәләкуәтә…

Абдулла җилән чабуы белән чебеннәрне куып таратты, чиркана-чиркана малайның битен, муенын капшады. Юк, үлгәнгә охшамаган, тәнендә җылы бар. Өстенә үк иелде, байтак кына йөзенә карап торды. Малай сизелер-сизелмәс кенә тын ала иде.

Баланың коры ботакка охшап калган гәүдәсен күтәреп алды да учагы янына ашыкты. Хуҗасы кулындагы сәер нәрсәне күргәч, ат хәтәр пошкырынды, чабып китәргә ыргып-ыргып куйды, аннан тынычлап калгандай булды.

Көтелмәгән табышын инеш ярына алып килде Абдулла. Аны мүк сыман тыгызланып торган кылган өстенә салды да кесәсеннән киҗеле киндер тастымал чыгарды, аны мул итеп чылатты һәм малайның битен сөрткәләргә тотынды. Тегесе су салкынын сизде бугай, хәлсез генә иреннәрен кыймылдатып куйды, кибеп-коргаксыган теле белән ялмангандай итте. Шуңа сөенеп, Абдулла тастымалын тегенең авызына куйды, чүпрәкне сыгып, иреннәренә су тамызды. Малай тернәкләнә төште, комсызланып ялманды, ниһаять: «Су-у!» – дип ялварулы пышылдады.

Абдулла, тастымалын җыеп тоткан хәлдә, инештән су алды, аны малайның авызына агызды. Тегесе исә эчте дә эчте. Инешкә тагын һәм тагын юллады Абдулла, әмма бәлагә тарыган бала эчеп туймый иде. Моның соңы начар буласын чамалап, чүпрәген үлән өстенә ташлады, малайны учак янынарак алып килде, җиләнен салып башы астына кыстырды. Тегесе исә әле һаман да: «Су! Су!» – дип ыңгыраша иде.

– Җитеп торыр, катасың киләмени, тиле?!

Малай тавышка күзләрен ачты, таныш булмаган кешенең кызгылт чыраена, сакалсыз иягенә карап торды, аннан янә:

– Су-у-у! – дип илерде.

– Сабыр ит, олан, сабыр ит, өзлегерсең, – дип юатты аны Абдулла һәм янәшәдәге атына карап алды. Анысы, берни булмагандай, тыныч кына утлый иде.

Мескен сабыйга тагын бер кат су эчергәч, Абдулла биштәреннән зур, түгәрәк арыш ипие, пешкән тавык, йомырка һәм корт чыгарды. Тавыкның бер ботын сындырып алды да малайга сузды. Тегесе хәлсез кулы белән калҗаны эләктереп алды, комсызланып аңа ябырылды, күз ачып йомганчы ялмап йотты. Ә сагышлы күзләре коткаручысы кулларында иде. Түзмәде, тавыкның икенче ботын да бирде Абдулла, аннан кисәк кенә азык-төлеген җыештыра башлады.

– Берьюлы күп булыр, олан. Түз, Алладан сабырлык сора!

Малай аның сүзләрен аңламый бугай, мөлдерәп капчыкка карап торуында. Ә күз төпләрендә яшь тамчылары. Ул да түгел, алар терекөмеш булып аның арык бите буйлап тәгәрәделәр.

Мәгәр Абдулла аяусыз иде бу минутта. Алай да ипиеннән бер кыерчык сындырып алды, аны малайның кулына тоттырды да зиһенен башкага юнәлтү нияте белән сораштыра башлады:

– Ни атлы буласың?

– Яхъя, – дип мыгырданды малай, ипие белән булашып.

– Алай. Ничәдә инде?

– Белмим.

– Баруыңмы, кайтуыңмы?

– Әллә тагы…

Сүзенең һич кенә дә рәте-башы юк иде. Ә Яхъяның кем һәм кайдан икәнен белү кирәк иде Абдуллага. Адәм баласы бит, чалып ташлый алмыйсың. Тереклек иткән җиренә илтеп атасы булыр бу бичараны. Шуңа да һаман сорашуында. Җавапларының гына атасы-анасы юк. Нигә дисәң, малайда сүз хафасы түгел, һаман да ашау белән мавыгуында.

Менә ул ипи кисәген соңгы валчыгына кадәр ялмап йотты, янә теләнергә тотынды. Бу юлы инде Абдулла йомшамады, комсыз малайга янап алды:

– Йөдәтсәң ташлыйм да китәм үзеңне. Бишектәге нарасый түгелсең. Әйткәнне аңла, сөальләремә җавап бир: кайсы карьядән буласың?

– Карьядән түгел, завуттан мин. Тимашевкадан. – Яхъя инде адәм рәтле сүз сөйләр хәлгә килгән иде. Алай да аның җавапларыннан башта берни аңламады Абдулла сорашты да сорашты. Инде тәмам эңгер төште, күз бәйләнде, учак күзгә күренеп яктырды. Чем-кара күзләрен йокы баса башлаган малайны сүз белән газаплау сузылды да сузылды. Шул рәвешле бик озак маташкач кына, Яхъяның өзек-төтек җавапларыннан аның язмышын ачыклагандай булды мулла.

Ул аңлаган кадәресе шул: малайның атасы татарлардан сирәк һөнәр иясе – мәгъдән танучылардан булса кирәк. Гаиләсе белән Тимашевка дигән заводта балчык өйдә гомер сөрсә дә, җәйләр буе таулар арасыннан кайтып керми икән. Былтыр да иртә яздан, җирнең туңы бетәр-бетмәс чыгып киткән кола-яланга. Аның кайдалыгын вә шөгылен бер кеше – Яхъяның анасы гына белә, имеш. Хатын ире янына әледән-әле барып йөри, тамагына кабарга ризык ташый торган булган. Ата кешенең эш урыны заводтан бик еракта түгел, күрәсең. Җәйге матур көннәрнең берсендә улы Яхъяны да иярткән ана. Кыргый таулар, калын урманнар арасындагы сизелер-сизелмәс сукмактан шактый озак барганнар болар. Малай барын тәфсилләп сөйли белми. Хәтерендә шул гына калган: сырка оясы кебек кенә чокырга төшеп-менеп йөри атасы. Агач чиләккә салып, шуннан ниндидер ташлар алып чыга да аларны зур чүмечкә сала, учак утында эретеп карый. Шунысын бер дә онытмаган малай: «Бу тау гел бакырдан тора», – дигән, имеш, атасы.

Шул көннән бирле атна үткәндерме, аймы – бервакыт кичен бик соң кайта анасы. Чәчләре тузган, елый-елый шешенеп беткән, бармакларында тырнаклары кубып, куллары канга баткан. Анасының сулкылдый-сулкылдый сөйләгәненнән шуны төшенә малай: теге бәләкәй баз ишелеп, атасын таш баскан, шунда күмелеп үк калган. Бичара анасы коры кулы белән көнозын казыса да, иренең ирексез гүренә төшеп җитә алмаган.

Шуннан соңгыларын инде малай хәтеренә нык сеңдергән булса кирәк, калганнарын адәм аңларлык итеп сөйли. Аягына сыер баскан шул. Бер тиен көмешсез, иписез һәм утынсыз утырып калганнар бит балчык өйдә. Ана көн саен завод өйләре буйлап йөри – керләр юып, тамакларын туйдырмакчы. Бәп-бәләкәй заводта каян килсен ди андый эш. Кара халыкның үз гаиләсе, хатын-кызга шул кер юудан башка шөгыль дә юк икән монда. Җитмәсә, үзләре дә ачлы-туклы. Бердәнбер түрәнең исә янып торган асраулары бар.

Яхъяларның болай да хәерче йортлары коточкыч мохтаҗлыкка төшә. Икесе дә ярым шәрә, ач. Ана бар тапканын-табынганын улына ашата, үзе ачлыктан шешенеп, танып булмас хәлгә килә. Аннан ялгыша-саташа башлый. Беркөнне аның үле гәүдәсен завод буасыннан табып алалар. Ачка үлеп яткан Яхъяны бер урыс крәстияне үзләренә алып китә.

Монысын ишеткәч, Абдулланың колагы торды, ярыйсы гына тернәкләнеп киткән малайга чираттагы соравын бирде:

– Урыслар да бар, алайса?

– Анда гел урыс диярлек.

Монысы инде Абдулла өчен көтелмәгән яңалык иде. Ул бит моңа хәтле урысларны гел түрә-мазардыр, каратун-пуптыр, атлы казактыр, кораллы гаскәридер дип кенә күз алдына китерә иде. Нократ иделе, Чулман, Җаек кебек зур сулар аша кәмәчыгышларда паром йөртүче, зур көймәләрдә ишкәкче, Уфа урамнарында ниләрдер майтарып йөрүче кара эштәге урысларны да күргәләде күргәләвен. Тик ул аларын чын урысларга санамый иде. Шуңа да:

– Урыс түгелләрдер алар, – дип куйды.

– Юк, чыкылдап торган урыслар. – Малайга тәмам җан керде, дөнья күргән агайдай бәхәсләшә үк башлады. – Почмакларында үзләренең аллалары да бар. Янә дә килеп, мин бит алар телен аңлыйм, бераз гына сүләшә дә беләм. Ипине – «хлип», балтаны – «тапур», пычакны «нужык» диләр. Минем ише малай-шалайга «сирота» дип кенә җибәрәләр.

Бак син бу чирле чебешкә! Урысча сукалый, имеш. Ул уйлаганча, бөтенләй үк сукыр тычкан түгел, ахры, бу малай актыгы. Абдулла җитдиләнде, Яхъядан төпченебрәк сорашырга тотынды.

– Шул завут дигән җәһәннәмдә эшлиләрме?

– Ие инде. Кайсы аз-маз җир сөрә, чәчеп-урып та маташа. Байтагының сыеры бар – печән чабалар. Күбесе корымга, сөремгә батып йөри барыбер. И-и, аларның бәйрәмнәре күп. Шул бәйрәм дигәннәре җиттеме, кабакка кереп хәмер чөмерәләр дә өелеп сугышалар.

Алай, җилкәләренә дөнья баскан урыслар да байтак, алайса. Казан ягыннан качып килүчеләрнең сүзләре хак икән. Урыс та ике төрле, димәк ки, берләре – түрә, икенчеләре – ябай халык. Бәс шулай икән, ни җаннары белән түзеп торалар, нишләп әле ул бердәнбер түрәне бугазыннан алмыйлар?

Инде тәмам төн булды: ай калыкты – аланны сихри нурга күмде. Абдулла, соңара башлаган ахшам намазын укып алмакчы булып, урыныннан кузгалды. Борылып инешкә таба китәм дигәндә, тагын туктап калды – малайның язмышы ачыкланып бетмәде ләбаса.

– Соң сән нишләп йөрисең дә кая барасың болай?

– Үзем дә белмим.

Шулай дип җавапласа да, һаман төпченә торгач, ниятен әйтеп бетерде Яхъя. Аны үзләренә алып кайткан Игнат дәдәйнең тормышы да очын очка ялгап кына бара икән. Алай да гаиләсенә сыендырган малайны, Яхъя кышны аларда чыккан. Тик тегенең марҗасы, Анна түтәй, малайның артык кашык икәнен еш кына телгә алып тора икән. Җәй җитүгә, турыдан ук яра башлаган:

– Син инде үз ягыңа, үз халкың арасына авыш, сынок, – дигән. – Илда чыпчак улмяй, – дип, сүзен татарча ныгытып та куйган.

Атасы белән анасының Ык буендагы бер авылдан күчеп килүләрен ишетеп белә икән малай. Авылның исемен генә хәтерләми. Кулына Анна түтәй биргән ипи катылары төенләнгән киҗеле ашъяулык тотып, туган ягына дип юлга чыга Яхъя. Урман-таулар арасында буталып йөри торгач, юлдан яза. Монда ничек килеп егылганын да белми.

Тәһарәт яңартып, ашык-пошык кына намазын укып алгач, янә табын кормакчы булып, учак янына килде. Тик Яхъя инде кылган-келәмгә авып йоклап киткән иде. Абдулла аннан-моннан гына капкалап алды да, иярен баш астына куеп, күккә карап ятты. Күк йөзе эреле-ваклы, якты вә сүрән йолдызлар белән тулы иде. Һай, санап очына чыга алучы бар микән бу йолдызларның?! Юктыр. Баксаң, җирдәге халаеклар саныннан да күбрәктер әле алар. Ә сыйганнар бит, сыйганнар күк гөмбәзенә! Халаеклар исә сыймый, сыярга да теләми. Берсен берсе кимсетә, җәберли, суя. Син начар, син вак-төяк, янәсе. Ә бит вак халыклар да, бөекләре дә юк дөньяда, Аллаһы Тәгалә барын да тигез яраткан кешеләрнең. Мәгәр куәтлерәкләренең түрәләре һаман ирәйгәннән-ирәяләр. Бигрәк тә урыс түрәләре котырына, ике ел буе җәберлиләр бит инде мөселманны, көн яктысы күрсәткәннәре юк! Башка халаекларны кимсетүчеләр үзләре дә игелек күрми инде анысы. Хагы шулай. Әмма изәләр, көч-куәтләре белән масаялар. Ярый, бер дин тотучылар башка аллаларга яисә балбалларга табынучыларны кыерсытсыннар да ди. Ни әйтсәң дә, кыйблалары башка – ызгышмый-талашмый хәлләре юк! Урысны урыс кысуны ни дип аңлатырга менә?! Җир җитмиме, малмы, данмы?! Әллә соң бәндәләр табигатендәге азгынлыкмы бу? Вә әй хәсрәт, патша әгъзәм хәзрәтләре, ягъни шәрәфәтле мәликәбез белми микәнни шул хәлләрне? Юктыр. Белсә, халаекларның үзара низагына юл куймас, һәркайсына туры юлны күрсәтер иде. Белмидер шул, һай белмидер!

Шулчак Яхъя саташып кычкырып җибәрде. Абдулла, җылыткан урыныннан торып, малай янына килде, «бисмилла» сын әйтеп, аның маңгаеннан, битеннән сыпыргалады, догасын укып, битен өшкерде. Яхъя тынычлап киткәч кенә, янә барып ятты. Инде бөтен барлыгын шушы малай язмышы биләп алды. Вәт бәла. Нишләтергә моны? Ташлап кына китәр идең дә бит, кәҗә бәрәне түгел. Үзең белән алсаң да – вай. Ни ашатырсың да кая куярсың? Бер-бер ил-җирдә ышанычлы кулларга биреп калдырсаң, ачтан үлмәс үлүен, рәхәт тә күрмәс. Бәхете җиңгән тәкъдирдә дә бер-бер башкорт агаена бабул-кол булыр – бары шул. Малай исә тере күренә, каһәр. Ашатып-эчертеп аягына бастырсаң, сабак тышлатып, гыйлем-гыйрфан бирсәң, хәйран гына ир чыгып куюы бар үзеннән. Әллә соң атай белән анайга алып кайтыргамы? Миннән игелек күрмәделәр, бахырлар, карт көннәрендә бер юанычлары булыр Яхъя.

Уйлары шундыен мавыктыргыч иде ки, аларның карарга әверелүен тоймый да калды. Хак, Карышбашка алып кайтырга үзен! Тәненә ит кунып, көч җыеп алсамы?! Атасының кулы арасына керерлеге, картның бер дигән ярдәмчесе булырлыгы бар ич аның!

Абдулла малай язмышы хакында үрсәләнеп яткан арада, таң сызылды, үләнгә чык төште, аланга куе томан ятты – чиркандырып җибәрде. Ул, урыныннан кузгалып, учакка ботак-сатак өстәде, янәшәләрендә генә аягында килеш черем итеп торган атына карап алды. Аннан, кире каккысыз нияткә килеп, бөгәрләнеп яткан Яхъяга эндәште:

– Тор, олан, кузгалабыз!

Ике тәгәрмәч эзе уртасында шактый такырайган ат сукмагы ярылып яткан дала юлыннан җирән алаша шәп җилдерә. Өстендәге җайдагы гына бераз сәер кыяфәттә – гүя корсаклы хатын. Баксаң, ялгызы түгел икән бит юлчы, алдында чәүкә баласы сыман бер малай утыра. Әйе, ат өстендә алар һаман икәү. Шуңа карамастан алаша өзлексез юырта, адымлап барганда да шактый нык алдыра. Шулай булмый ни, Уралның бу як итәге буйлап кулайрак җәйләү эзләп йөргән мәшәкатьләр артта калды. Табылдык малайны күз яшедәй саф сулы күлдә ком вә күбекле үлән белән ышкып-ышкып югач, Яхъяга яңа сауган сөт эчерә-эчерә көтүченең хәзинәдә барын ашатып, аны хәл алдырган өч көн эчендә алаша да хәйран гына егәр алып өлгергән иде. Абдулланың Урал алды буйлап уралып йөрүе бушка китмәде. Язмыш аны Җомагыл атлы киң күңелле бер башкорт җәйләвенә алып килде. Хуҗа үзе дә, аның кыр казахларыннан булган ике көтүчесе дә гаҗәеп юмарт, кешелекле булып чыктылар. Ашау-эчү, байларча ук булмаса да, шактый мулдан иде, хәтта ки көн саен калҗа, кымыз кебек нигъмәтләрдән дә авыз итәргә туры килде. Анысыннан да бигрәк, тәмам бетәшкән Яхъяга сөте мулдан. Тустаганлап та, агач чиләккә капланып та эчте малай – күзгә күренеп хәлләнде.

Алары үлем чигенә җиткән Яхъя өчен җир өстендәге җәннәт булса, җәенке киң битле, каратут йөзле, кәҗә сакаллы, тулып-ташып килгән Җомагыл агай белән очрашу Абдуллага үзе бер бәйрәм иде. Хикмәт шундадыр ки, җәйләү хуҗасы киң башкорт далаларындагы хәлләрдән хәйран гына хәбәрдар, өстәвенә җайлап кына тезеп, очын очка ялгап, җор тел белән сөйли дә белә.

Өч көнлек сүзнең сөземтәсеннән шул мәгълүм булды Абдуллага: ил-җирдә әлегә иминлек иминлеген. Мәгәр далада көне-ае белән ишәя барган типтәр-бабуллар арасында ниткәндер ризасызлык, канәгатьсезлек көйри, коткы күперә, яшенле яңгыр алдыннан гына була торган тымызык ыгы-зыгы кайный, имеш. Булыр да, типтәрләр вә бабуллар – төякнең иң хаксыз-хокуксыз, изелгән-тапталган бәндәләре. Туган-үскән җирләреннән кубарылулары гына җитмәгән, монда күченеп килүләренә, җир дия-дия, башкорт асабаларына коллыкка төшкәннәр. Ул мескеннәр зарланмый кем зарлансын тагын.

Ярый, ни булса да булыр, туасы көннәр барын да аныклар. Хәзергә ил-җир хәлләрендә гаме юк әле Абдулланың. Күңеле күтәренке, нияте, – тизрәк Карышбашка кайтып, Яхъя дигән ошбу йон йомгагын атасына калдыру. Аннан инде иркенләп Уран иләвенә бару, теге ыгы-зыгылы гаиләне иминләп кайту. Шунысы аяныч: шушы малай актыгы аркасында төп юлыннан язды. Менә бар инде хәзер сораша-сораша. Син ашыксаң, ул кабалана дигәндәй, кирәк чакта юлы аулак, авыллары да сирәк очрый бит әле аның.

Ятим малай белән сөйләшә-сөйләшә, бәләкәй генә инеш ярында төн уздырганнан соңгы көндә юлы җанлана төште Абдулланың. Берәмләп тә, төркем-төркем булып та бер якка таба атлаучы җәяүлеләрне узып китте, ат менгәннәре исә аны басып җитте. Барысы да бер тарафка ашыгалар. Шунысы сәер: күбесенең кулларында күсәктәй саллы таяклар, билләренә чукмар кыстырганнары да байтак. Өс-башлары әллә кемнән түгел: өсләрендә чикмән, аякларында чабата. Ачык изүләреннән киндер күлмәкләре күренеп тора, киҗеле ыштан балакларын тула оеклары балтырына тыкканнар. Сорашмаса да сизенде Абдулла: типтәр-бабуллар. Кием-салымнарының үзгәрәк тегелешләренә караганда, араларында татарлар гына да түгел, чирмеш-чувашлар, мукшы-арлар да бар. Аз-маз гына ябай башкортлар да, хәтта ки берән-сәрән урыслар да күренгәли. Шулар, типтәр-бабуллар! Тик кая ашыгалар? Ояларына үлгән елан ташлаган кырмыскалар сыман, ыгы-зыгы килүләре тагын. Түзмәде Абдулла, чаптырып үзен узып барган өч атлыга иярде, янәшәсенә туры килгән шадра битле, түгәрәк кара сакаллы татар җайдагына сөаль бирде:

– Кая барыш болай, кардәш?

Шадра аңа ачулы гына карап алды, мәгәр җавапсыз калуны килештермәде, теше арасыннан гына:

– Мәләкәскә, – дип ысылдады.

Себер юлындагы бу авылның исеме колагына чалынганы бар иде Абдулланың. Тик аның белүенчә, Мәләкәстә иләү агасы, ягъни волость старшинасы яшәми бугай ла. Нигә дип баралар, ни дип тупланалар? Җиһандагы һәр хәл-әхвәл белән кызыксынучан мулланың чуар йөрәгенә җитә калды: ул тынычлыгын югалтты, сөаленә җавап табасы килүдән йөрәге лепелдәде, шадра белән тигезләнү ниятеннән, күн итеге үкчәсе белән атын кымтырык- лады.

– Нәстә бар соң, ау-яу юктыр бит?

– Бәй, белмәйсеңмени? Яңа Указ чыккан бит. Шуны Мәләкәстә кычкырып укыйсылар икән.

– Белмәдеңме, хәбәр хәерледәнме, хәерсездәнме?

– Хәерлегә булмас. Патша әгъзәм хәзрәтләренең кайчан әле халаекка файдалы указ чыгарганы бар?! Юк, туган, хәерлегә булмас!

Сөйләшә-сөйләшә, ябай гына бер авылга барып керделәр. Монда инде халык өйләр саныннан бик күпкә артып киткән, урамнар кысрыкланып калган. Җәяүлесе-җайдагы кайнап тора, барысы да бер якка – каравыл өенә таба тартыла. Аның янындагы иркен бушлык тәмам тулып, Сабан туе мәйданына охшап калган. Төркемне атлы түгел, җәяүле дә ерып чыккысыз.

Абдулла якындагы тыкрыктан ындыр артына чыкты. Яхъяны култыгына кыстырган хәлдә атыннан төште, малайны былтырдан калган салам күбәсенә утыртты да атын киртәгә бәйләде, аннан кабат малайга борылды:

– Син шунда тын тартмый ултыр, олан. Мин – хәзер…

Сүзен әйтеп бетермәде, авыл уртасындагы каравыл өенә таба китте. Ул якынлашканда инде төркем тәмам тулып ташыган, бар да урталыктагы утын өстенә төбәлгән иде. Мурый башлаган агачлар өстенә дүрт кеше менеп баскан. Берсе офицер мундирыннан, таш сынныкы сыман салкын вә җансыз чырайлы. Йөзе матур тагын үзенең. Кыяфәтенә караганда урыс булса кирәк. Янәшәсендәге типтәрләрдән сорашып белде Абдулла, – чыннан да шулай, вахмистр Моисеев Иван дигәннәре. Аның уң ягында – салпы кара мыеклы мәһабәт бәндә, биленә кыны таккан сотник Бахметьев, имеш. Офицерның сул канатында – бәләкәй буйлы, чандыр гәүдәле, кулындагы кәгазь төргәген җәеп тотканы – писарь Рахманкул Җанбирдин, ди. Алардан арттарак ялангач кылычына таянып торганы, бөтен битен кап-кара сакал-мыек басканы – казак Порошин Михаил булып чыкты.

Абдулла килеп басканда, писарь Рахманкул дигәннәре нәзек кәҗә тавышы белән көчәнә-көчәнә нидер укып маташа иде. Аның тавышы арткы рәттәгеләргә килеп ирешми диярлек. Алай да вакыт-вакыт «ясак», «җан башыннан түләнә торган салым», «имана» дигән сүзләре яңгырап-яңгырап китә – һәрхәлдә, сүзнең ни хакында барганын чамаларга мөмкин.

Рахманкул укып бетергәндерме-юктырмы – мәйдан кисәк кенә беравыздан үкереп җибәрде:

– Сик-сән ти-ен?!

Аннан инде төркемнең әле бер, әле икенче ягыннан аерым-аерым ачулы авазлар ишетелә башлады, ата – улны, ана кызны аңламастан, тавыш купты:

– Кирәкми-и-и!!!

– Түләми-и-ибез!!!

Сотник Бахметьев дигәннәре беләгенә камчы элмәге эленгән кулын югары күтәрде – мәйдан сагаеп калды. Халык тына төшкәч, ул Указда язылганнарны үз сүзләре белән аңлатырга кереште. Сотникның тавышы көр, куәтле иде – барын да ишетеп торды Абдулла. Сүз элек бал, чәшке яисә сусар тиреләре белән йорт башыннан түләнә торган ясакны җан башыннан акчалата бирелә торган салымга күчерү хакында икән.

– Акылың алтын икән – үзең түлә! – дип кычкырып җибәрде Абдулла эргәсенә туры килгән теге шадра.

– Хак, түрәләр үзләре бирсен!

– Сукыр бер тиен дә түләмибез!!!

Халык төркеме кызганнан-кыза барып, мәйданны тоташ гүләү күмеп китте. Ул да түгел, баш очларында таяк-күсәкләр болганды, җанлы боҗра, кысылганнан-кысыла барып, түрәләрне урап алды. Йодрыклар утын өеме өстендәгеләргә таба кизәнде. Сотник Бахметьев кыныннан кылычын тартып чыгарды, казак Порошин да, коралын баш өстендә болгый-болгый, түрәләр алдына чыгып басты.

Эшләр болайга киткәч, типтәрләр төркеме бераз сүрелеп калгандай булды. Әмма халыкның сабырлыгы нибары мизгелгә сузылды, мәйдан өстендә янә берсеннән-берсе усал, янаулы тавышлар яңгырады:

– Сөйрәп төшер!

– Ур-р-р!

– Тап-та!

Төркем кайнап хәрәкәткә килде: ярсудан шашынган бәндәләр утынлыкка ыргылды, шул тарафка таяклар, ташлар очты. Тегеләр дә кан исе чыкканны сизделәр бугай, җанлы боҗраның сыеграк җирендә торучыларны этә-төртә, бәрә-ега каравыл өенә ташландылар.

Төркем тагын бер мәлгә сабырланып калды, аннан кинәт күк күкрәгәндәй тавыш, ыгы-зыгы купты:

– Тотыгыз, тот!

Гаярьрәкләр каравыл өенә ябырылды. Ләкин аның калын имән тактадан суккан ишеге эчтән ни беләндер терәтелгән булып чыкты. Янә аптыраш, янә янау-гайрәтләнү:

– Ват-җимер!

– Ут салыгыз, ут!

Шушы тамашага хәйран калып торган Абдуллага кинәт нидер булды. Ул, үзе дә сизмәстән, куәтле беләкләре белән халыкны як-якка ишеп, утын өеме янына килде, арада иң озын һәм иң саллы имән багананың юан башыннан күтәреп алды.

– Әй азаматлар, тотыгыз! – дип кычкырды ул ишек төбендәгеләргә.

Аның ни кылырга ниятләвен бик тиз төшенеп алдылар. Баганага берьюлы дистәгә якын егет килеп ябышты. Җитез генә күтәреп алдылар да, коры корык йөрткәндәй, җиңел генә каравыл өенә ябырылдылар. Егетләр йөгереп килгән шәпкә, имән багананың нәзек очы ишеккә китереп бәрде – имән такталар шартлап чәрдәкләнде, ярылды, ул арада ишек капланып төште. Багана исә, аның өстеннән шуып, өйгә үк кереп китте, идәнгә чалтырап кылыч килеп төште. Казак Порошин ишек төбендә үк торган икән, кылычы артыннан ук үзе бөгелеп куырылды:

– Кулны, кулны харап иттегез, ворлар!

Ул сынык уң кулын сулы белән күкрәгенә кысып, үкереп елап җибәрде. Егетләр исә аңа карап кына суынмадылар: түрәләрне эләктереп алдылар да, акырта-чыелдата сөйрәп, тышка алып чыктылар. Сотник Бахметьевның кулларын үз камчысы белән артка каерып бәйләделәр. Вахмистр Моисеевка да бау табылды. Әмма шашынган халыкның моның белән генә туктап калыр исәбе күренми иде. Кайсыдыр сотникны сугып екты, анысы өстенә вахмистр барып төште, камчылар чыжлады, һавада күсәкләр уйнады.

Башлап Абдулла аңына килде:

– Туктагыз, җаннары җәһәннәмгә олакмый торсын. Бәй, тегесе кая соң, өтеге?!

Чыннан да, писарь Җанбирдин, ятьмәдән ычкынган шамбы балыгы сыман, юкка чыккан иде. Алай да кайсыдыр күреп калган. Бер тарафта тупланып торган атларның берсенә атланып, иләү агасы яши торган Теләш авылына ычкынган икән. Шул ачудан ярсып, янә кабынып киткән халык җирдә, кан эчендә яткан түрәләргә ташланды. Шашынган кешеләр тегеләрне таптап-изеп, үч алу ләззәтеннән кинәнгән мәлдә, мәйданда куәтле аваз яңгырады:

– Туктагыз! Кан коясыз лабаса!

Кыйнаучылар теләр-теләмәс кенә сүрелделәр, тавышсыз-өнсез яткан ике гәүдәгә тагын берничә мәртәбә суккалап алдылар да яннарына ук килеп туктаган җайдакка бактылар. Иләү старшинасы Сөеш Әбҗәков шул икән инде. Ул чал сакалына ятышмаган җитезлек белән атыннан төште, канлы мәйданның уртасына атылды:

– Туктагыз, дип әйтәм!

Мондагылар аңа текәлеп каттылар. Үз сүзләренең кодрәтеннән гайрәтләнеп киткән Сөеш кара тиргә баткан типтәрләр каршына килде, алдарак торган егеткә акайды:

– Әһә, морза Карабаш углы?! Кәтергә!

Аннан янәшәдәгеләргә ябырылды:

– Исмәгыйль Исхак углы?! Дарга!

– Миндияр Ураков?! Ругырвикка!

– Аһ, хәсис чирмеш! Кинҗәбай Илбарыс углы, сән дә монда?! Зинданга!

Старшина кисәк төртелеп калды – күзләре Абдулланың сакал-мыексыз чыраена текәлгән иде.

– Монысы ниткән бур тагын? Ас…

Сүзен әйтеп бетерә алмады, Абдулланың тимердәй нык йодрыгы аның маңгаена килеп төште – Сөеш гөрселдәп җиргә ауды, телдән язды. Шуны гына көткәндәй, күсәкләр дөпелдәде, камчылар чыжлады.

Волость старшинасын эт итеп кыйнап ташладылар. Аннан инде һәркайсын, ботыннан сөйрәп, каравыл өенә кертеп аттылар, өсләреннән бикләп алдылар.

Күнекмәгән эштән тирләп, тәмам суга баткан егетләр утын агачлары өстенә утырыштылар. Тамашадагы халык аларны урап алды. Сүз үзеннән-үзе каравыл өендәгеләргә берәр эш кылу хакында киңәшкә күчте.

– Күлгә илтеп атыйк! – диде юеш кара чәче битенә төшеп ябышкан егетләрнең берсе.

– Юк, тураклап этләргә бирик! – дип каршы төште аерылып чыккан киндер күлмәгеннән шәрә кулбашы күренеп торганы.

Халыкны ерта-төртә, озын буйлы, сары чәчле ир-егет алга чыкты – кулында чакматашлары:

– Әйтегез генә – хәзер ут салам!

– Авылны көл итәргәме?! – Аңа каршы берьюлы дистәгә якын кеше үкереп җибәрде. – Кыр капка баганасына ботларыннан асып куйыйк!

Берсеннән-берсе куркынычрак киңәшләрнең очы-кырые юк иде. Абдулла бәндәләрнең җан ачуы белән әйтелгән сүзләрен тыңлап-тыңлап торды да телгә килде:

– Ашыкмагыз әле, җәмәгать! Боларны тәмуг кисәве итүе ансат ла ул. Исәннәрендә бер-бер файдага ярамаслармы? Алып чыгыгыз әле теге әфисәрне!

Егетләрнең икесе җил-җил атлап каравыл өенә кереп китте. Ә дигәнче Моисеевны сөйрәп алып чыктылар да төркем уртасына китереп бастырдылар. Күзләре, үле балыкныкыдай, дөньяга өметсез карыйлар иде вахмистрның.

– Ат китерегез! – дип боерды Абдулла.

Йөгәнле ат җитәкләп килделәр. Мулла Моисеевка дәште:

– Син үз аңыңдамы, вахмистр?

Моисеев дәшми генә ияген какты.

– Аңласаң, вәйт шул, – дип дәвам итте Абдулла. – Хәзер үк Уфага кайт та полковник Люткинга әйт: типтәрләр вә бабуллар бернинди салым-алым да түләмәячәкләр, диң!

Төркем аның сүзен хуплап гөрләп алды:

– Хак! Дөрес!

– Тик бел: шул ук указ белән кире кайтсаң, җаның җәһәннәмдә булыр!

Ярым үлек хәлендәге вахмистрны күтәреп алдылар да атка атландырып куйдылар. Ирексездән, илчене озата барырга дип, татарлардан Уразмәт Олыкаев алынды.

Кешеләр кыр капкадан чыгып барган ике җайдакны сүзсез генә карашлары белән озатып калдылар да кайсы кая тарала башладылар. Инде Абдулла да тынычлап, аек уй йөртер хәлгә килгән иде. Салам күбәсендә утырып калган Яхъя белән киртәгә бәйләгән аты исенә төште, ашыкмый-кабаланмый гына ындырлар ягына китеп барды.

Тарих битләреннән. Яңа оешкан Оренбург губернасында крестьяннарның иң ярлы һәм кимсетелгән катламы – типтәр-бабулларның көне-сәгате белән арта баруы мондагы финанс тәртибен чуалтып ташлый. Чыннан да, 1744–1748 елларда үткәрелгән Икенче ревизия мәгълүматларына караганда, Оренбург далаларындагы күпчелеге татарлардан торган типтәрләрнең саны егерме тугыз мең ир-ат җенесенә якынлаша. Мишәрләр дә һаман ишәя бара. Аларның исәбе инде, йомышлы татарларны да кертеп, ике мең бер йөз йортка җитә яза. Шуннан инде типтәр-бабуллардан имананы йорт башыннан түгел, җан башыннан җыю мәсьәләсе килеп баса. Дөрес, бу инде Россия өчен яңалык түгел. Балтыйк диңгезенә чыгу өчен, шведлар белән казалы сугышлар алып барган Пётр Беренче, казнаны тулыландыру максатыннан, әле 1718 елда ук салымны җан башыннан түләү турында Указ чыгара һәм 1719 елдан башлап үткәрелгән Беренче ревизиядән соң ул гамәлгә ашырыла. 1722 елда исә хөкүмәт вазифаларын үтәүче Сенат аны янә элеккеге ясакка алыштыра. Гасыр уртасы якынлашканда, бригадир Бардукевич әлеге мәсьәләне кабат кузгата. Сенат исә бу хакта Неплюев фикерен белешмәкче. Оренбургның беренче губернаторы – Пётр патша шәкерте, остазы сүзен куәтли – типтәрләр һәм бабуллар елына җан башыннан сиксәнешәр тиен түләргә тиешләр дип саный. Бер уңайдан мишәрләрне дә истән чыгармый Неплюев, йорт башыннан егерме бишәр тиен имана түләүләрен мәгъкуль күрә.

1747 елның 11 маенда Сенат губернатор проектын раслый. Уфа провинция канцеляриясенә, Указны алу белән, аны урыс һәм татар телләрендә халыкка җиткерү йөкләнә.

Яңа салымны җыю башлануга, типтәр-бабуллар аны түләүдән баш тарталар: «Бу патша указы түгел, бәлки, урындагы түрәләрнең башбаштаклыгы», – дип шаулашалар. 16 июльдә имана җыю максаты белән волость старшинасы Сөеш Әбҗәков карамагындагы Мәләкәс авылына килгән түрәләрне халык кыйнап ташлый. Чуалышка Бидәй, Әбҗәй, Алтынбай, Нөрки авылларының кешеләре дә кушылып китә.

Уса юлының Таил авылына да өч йөзләп типтәр-бабул җыела. Яңа салым хәбәреннән тәмам ачуы чыккан халык, тагын биш-алты көннән Уфа янындагы Чеснаковка елгасы буена, ягъни баш күтәрүче башкортларның даими туплану урынына җыелырга, түрәләрне дә шунда чакыртып, йөрекчеләр сайлау һәм аларны Петербургка озату мәсьәләсен хәл итәргә, дигән карарга килә.

Ул арада провинция үзәгенә Уса юлына имана җыярга дип чыгып киткән дворян Иван Пекарьскийдан хәбәр килеп төшә. Типтәрләр старшинасы Кирмәт Иделев командасына килеп җитүгә, үзләрен халык урап алуын, сотник Айгилдене кыйнап ташлауларын, салым-алымнан баш тартуларын җиткерә ул.

Ишетелмәгән-күрелмәгән хәл: чуалыш, ыгы-зыгы мишәрләр арасына да барып керә. Кемнең инде имана түлисе килсен ди! Мишәрләрдә гомер булмаган нәрсә ләбаса! Казан юлындагы старшина Сөләйман Диваев командасындагы мишәрләр, җыелып, олы тавыш кубаралар, әлеге салым дигәннәреннән коткаруны сорап, патшага бару өчен йөрекчеләр сайлап куялар.

Кыскасы, восстание ялкыны бөтен төбәкне чорнап ала.

Уфа провинциясенең баш түрәсе – полковник Люткин тәмам шүрләп кала, фетнәне бастыру өчен, өстәмә көчләр сорап, Оренбургка чапкыннар чаптыра.

Неплюев инде аннан башка да барыннан хәбәрдар. Ул ашыгыч рәвештә 20 июльдә хәрби киңәшмә җыя. Генерал-майор фон-Штокман, полковник Василий Пальчиков, подполковниклар Зосим Кудрявцев һәм Михаил Исаков, премьер-майор Семён Кублицкийлардан торган бу киңәш-табышта типтәрләр һәм бабуллар яши торган гыйсъянчы төбәккә татарча әйбәт сөйләшүче майор Кублицкийны җибәрергә, дигән карарга киленә. Андагы хәлләрне күреп, өйрәнеп кайтсын, янәсе.

Анысы чыгып китүгә, Уфадан рапорт белән чапкыннар килеп төшә. Полковник Люткин Мәләкәс авылына җыелган типтәр-бабуллардан татар телендә язылган хат алуын хәбәр итә, ышанычлырак булсын диптер инде, гарәп хәрефләре белән чуарланган кәгазьне дә теркәгән. Хуш, аны укырлык кына тылмачлары бар Неплюевның. «Без, Имән кала салынганнан бирле, бабул ясагы түләп киләбез һәм аны элеккечә җыеп бирергә әзербез. Әмма ләкин яңа салым салуга баш бирмибез, шәрәфәтле патшабикәбез катына бару өчен, һәр дүрт юл кешеләренә пашпурт бирүне гозер итәбез», – дигәннәр бит канальялар.

Губернатор сәгате белән янә хәрби консилиум чакырта. Мәртәбәле киңәшмә, кичекмәстән Уфага генерал фон-Штокман җитәкчелегендә Троицк, Ревель һәм Пенза полкларын, алардан тыш регуляр армия составына кермәгән чукынган калмыклар, тугрылыклы башкортлар һәм мишәрләр – җәмгысы 1749 гаскәри вә кораллы кеше җибәрергә, дигән карарга килә. Инде чуалыш һаман да басылмый икән, ярдәмгә мең ярым Җаек казагы һәм дә Мәскәү драгун полкы барып җитәчәк. Генералга тылмач итеп Шәфи Җанайдаров билгеләнә. Көч-куәт зурдан булса да, фон-Штокманга ахыр чиктә генә корал кулланырга рөхсәт ителә. Инде эш көч куллануга барып җитә икән, моны башкортлар һәм мишәрләр кулы белән башкаруның мәгъкульлеге әйтелә.

Фон-Штокман гайрәт орып Уфага таба юл ала. Губернатор исә кылган чаралары хакында Сенатка ундүрт биттән торган хат яза һәм Троицк полкының патшага хезмәт итәргә ашкынып торган яшь вахмистры Михельсонны яшерен генә Петербургка озата. Тагын чирек гасырдан соң Пугачёвның атаклы полковнигы Салават Юлай улын тотып, бөтен Россиядә дан казаначак Михельсонның тәүге зур эше була бу.

Вахмистр пайтәхеттән тиз әйләнеп кайта һәм Неплюевка Сенат күрсәтмәләрен тапшыра. Үтә кансызланмаска, шикаять белән башкалага баручыларны тыймаска, киресенчә, аларга ярдәм итәргә, баш күтәргән типтәр-бабулларны бастыруда башкорт һәм мишәрләрдән файдаланырга, диелгән була анда.

Монысы күрсәтмәләрнең беренчесе генә булмаган, күрәсең, бу вакыт инде майор Кублицкий башкортлардан һәм мишәрләрдән зур гына отряд туплап өлгергән була. Казан юлының мишәр старшиналары Яныш Абдуллин, Салих Мөслимов, Аит Чалтин, Шәрип Мряков һәм әлегә үз командасындагылар кузгалганны ишетмәгән Сөләйман Диваев, башкортлардан Әхмәр Әсәнов, Әҗәгол Акшаев, Якуп Чинмурзин, Бакый Апачев кебек иләү агалары бик теләп майорга ярдәмгә алыналар һәм тиз арада, үз егетләреннән биш йөз илле кешене атларга атландырып, типтәрләргә каршы яу чыгалар.

Ул да түгел, бөтен төбәкне патша гаскәрләре баса, канлы бәрелешләр булып ала. Восстание, әлбәттә, бастырыла. Хөкүмәт гаскәрләре фетнә җитәкчеләреннән унсигез татар, җиде мишәр, биш ар, өч чирмеш һәм бер урыс крестьянын кулга алалар. Мортаза Курмашев, Абдулла Сюлеев, Мортаза Алиш, Биктимер Азаматов, Ибраш Каменев, Сабанай Ураев, Сенька Семёнов, чыбыркы белән кыйналганнан соң борыннары кистерелеп, мәңгелеккә Рогервик каторгасына озатылалар. Калганнарын чыбыркы белән суктырып, «яхшы» кешеләр кулына тапшыралар. Ә рус крестьяны Пётр Плотниковны, кыйнаганнан соң, өч елга сөргенгә сөрәләр.

Яңа салымны типтәр-бабуллардан ярты ел эчендә җыеп алалар. Баш күтәрүчеләрне бастыруда җан аткан мишәр һәм башкорт старшиналары затлы кылычлар белән бүләкләнәләр. Түрәләр тантана итә. Алай да губернатор Неплюев ярсыган халыкның тәмам тынуына ышанып җитми әле, гаскәриләрне еракка җибәрмичә, аларны Минзәлә һәм Кичү крепостьларында гына тота.

Гыйсъянчы авылны чыгып, байтак җир киткәч кенә тәмам суынып, тынычланып калды Абдулла, акыллы фикер йөртер хәлгә килде. Менә син әй, тагын тыелып кала алмады. Соң инде типтәрләр аңардан башка да үз дигәннәрен эшләгән булырлар иде ләбаса. Алай дисәң дә… Бәндәләрнең һәркайсы үз хәлен генә кайгыртып, һаман шүрли-шөбһәләнә тереклек итсә, гел үз җанын гына кайгыртса, кем теш күрсәтер теге Каракошка?! Шөкер, саваплы эш майтарды, азмы-күпме ярдәме тиде халыкка. Алаен алай да, бик егәрле шул әлеге кара шәүлә, көчле-куәтле. Аны болай ансат кына, алдан киңәш-табыш итми, җыенмый-тупланмый гына кинәт кубып җиңәрмен димә. Бар халаек берегеп, бердәм кузгалганда гына, ни дә булса чыгуы бар.

Ул, йокымсырап барган малайны кулына кыса төшеп, узган юлына борылып карады. Дала тын вә хәвефсез иде. Тирә-юньдәге иминлек шөбһәле уйларын куып тараткандай булды. Тезгенен ияре кашына ташлап, атына чөңгереп алды, хәбәрсез иркенләп бармакчы иде. Әмма булып узган вакыйга һәм шуңа бәйле сөальләр җанына тынгылык бирмәде.

Тукта, типтәрләрнең бу боласы үзгәрәк түгелме соң? Күрдек, араларында татарлардан кала арлар, чирмешләр, чувашлар, хәтта ки урыслар да бар. Башкортлар вә мишәрләр аз азын. Алай да гыйбрәтле генә килеп чыга бит әле. Аларны кулларына корал алырга мәҗбүр иткән уртак нидер бар булып чыга түгелме? Әйе-әйе, бар андый нәрсә – уртак нужа, уртак кыерсытылу ул. Димәк ки, бар халыкның теләк-омтылышы да уртак – җилкәсен басып торган җәбер-золымны алып ташлау. Әгәренки шул уй-исәп белән янган халаекларның барын бер йодрыкка туплап, дәррәү ташланганда, киртә-манигъларны җимереп узарга, явыз Каракошның да җанын җәһәннәмгә олактырырга була лабаса! Ие, бөтен хикмәт шунда – Рәсәйдәге барлык юксылларның бергә укмашуында. Тик кем туплар да, кем берләштерер аларны? Бит ботка да үзе пешми, кемдер пешерә аны. Димәк ки, халаекларны туплап, яуга күтәрү өчен, гаярь ир-егетләр кирәк. Әйе, Җансәет, Сары батырлар, Җангали Шөгеров, Хәсән Карачуриннар, Степан Разиннар, кайда сез?! Алар вә Күчем баһадирлар, ник дәшмисез?!

Янә дә килеп, бу яуның моңа хәтле ишетелмәгән-күрелмәгән тагын бер ягы бар бугай бит әле. Электән ишетеп белгән яисә үзе күргән болаларда халаеклар, гадәттә, урыс түрәләренә каршы гына күтәреләләр иде сыман. Бу юлы, бак, үзләренең сотник-старшиналарын да кыйнап ташладылар. Бәс шулай икән, явыз Каракошның азгыннары мөселманнарның үз араларында да бар булып чыга түгелме? Ә ул хәзергә чаклы, йә беркатлы димә инде, татар-башкортларың бары да кимсетелүчеләр генә дип йөрде. Хәер, остазлары Габделрахман белән Габделсәлам дә шулай дип өйрәттеләр ләбаса. Баксаң, нәсара дине тотучыларга һәм дә килеп Мөхәммәд өммәтенә генә аерылмый икән ич Рәсәй халкы, һәр өммәт үзе ике катлы икән ләбаса! Алдагы яуларда кардәш кардәшкә, туган туганга каршы кылыч күтәрә икән – һич тә гаҗәбе юк.

Фәлсәфәсенә чумып, дөньясын оныткан икән. Исенә килеп, артына борылып карады. Үткән юлы баягыча аулак иде. Аның каравы каршыга килүче җайдаклар һәм җәяүлеләр ешрак очрый башлады. Бу исә юлчыларның Имән калага – Уфага якынлаша барулары хакында сөйли иде. Тик менә анда сугылу хәерлегә булыр микән? Мәләкәстә җаны чыгып җитмәгән теге вахмистр да шунда бит хәзер. Дөнья киң дисәң дә, юллары тар аның – каршыңа ук килеп чыгуы бар. Танып алса – беттем диген.

Абайламый калды – каршына куаклык артындагы борылмадан дүрт-биш җайдак килеп чыкты. Өс-башларына һәм кулларындагы коралларына караганда – казаклар. Алдан килгәне – кызыл сакаллысы – атын Абдулла алашасына аркылы куйды, мәгәр орды-бәрде кычкырмады, башлык икәнен сиздереп, вәкарь белән сөаль бирде:

– Кем син? Кайдан вә кая барыш?

– Урал аръягыннан, Мөслим ыстаршина командасыннанмын. – Абдулла кызыл сакалның үткер яшькелт күзләренә туры карап, кистереп әйтте. – Имән калага углымны алып барам.

Башкорт җирләрендә яшәүче халаекларның балаларын сатып тамак туйдырулары гадәти хәл. Ышандылар, шаркылдашып көлешә башладылар:

– Сине генә көтәләр, ди, Уфада. Кала гаскәриләр белән тулы.

– Ахмак. Бала базары Оренбурда инде, анда хакы да әйбәтрәк.

Шул рәвешле көлешеп-шаулашып алдылар да казаклар үз юлларына китеп бардылар. Абдулла тир бәреп чыккан маңгаен сөртеп алды. Шөкер, Алла саклады. Алай да бу очрашу саграк булу, аулаграк юл сайлау кирәклеге турында кисәтә иде. Уфага кереп, өмәттә туарылып ял итү хакында уйларга да ярамый.

Урау һәм мәшәкатьле булса да, ыгы-зыгылы каланы читләтеп үтте, ябайрак юлаучылардан сораша-сораша, үзләренең Карышбаш юлына төште. Монда инде аулак диярлек. Күңеле утыра төште Абдулланың, атын юлында очраган беренче чишмә буена борды, ияреннән төшеп, Яхъяны җиләне өстенә утыртты.

Тәһарәт алырга өлгермәде, каршы яктан янә бер җайдак килеп туктады, атыннан төшә-төшә сәлам бирде:

– Әссәламегаләйкем!

Намаз укыган булып, кайтарып дәшмәде мулла, астан сөзеп кенә юлчыга карап алды: өсте-башы сәләмә, дирбиясе ярлы-ябай кешенеке, курыкмый сөйләшергә була. Кычкырып, «Аллаһы әкбәр» ен әйтте, тегеңәргә таба борылды:

– Бик тынгысыз чакны чыккансың сәфәреңә.

– Шулайрак шул. – Әйтте дә уйланып торды юлчы, аннан үкенечле тавыш белән дәвам итте: – Бөтен Уса юлы купкан. Сөләйман ыстаршина мишәрләре дә күтәрелгән, ди. Имән кала драгуннар белән тулы, диләр.

Әңгәмә кызыклы булырга охшап торса да, сүзгә кушылып китмәде Абдулла. Сөйләшүең көмеш булса, дәшми торуың – алтын. Биштәрендәге намазлыгын алды да зирек күләгәсенә юнәлде:

– Бигайбә, кардәш, калган намазым барые.

Тегесе дәшмәде. Атын эчереп «бераз юанды да Уфа ягына китеп барды. Тик инде Абдулланың да намазы намаз булмады, башына мең төрле уй кереп йөдәтте. «Алай, бөтен төяк кузгалган диген. Бәс шулай икән, ашыгырга кирәк. Кем белә, Карышбашныкылар да күтәрелгәннәрдер, бәлки. Баланы атайларда калдырып, бер-бер отрядка кушылганда шәп булыр иде дә канә…»

Намазын этеп-төртеп дигәндәй тәмамлады да биштәреннән ипи кыерчыгы чыгарды. Табын корып тормады, икмәкнең яртысын сындырып Яхъяга бирде дә, үзенә тигәнен чәйни-чәйни, тире ката башлаган аты янына килде.

– Кузгалыйк, олан. Юлаучының юлда булуы яхшы.

Кабат эзгә төшеп, ике-өч ук атар ара үтәргә өлгермәделәр, каршыдагы үрдә тузан болыты күтәрелде – ишле генә атлылар төркеме болай таба төшеп килә иде. Абдулла тезгенен тартты, бер мизгел генә уйланып торды да алашасын янәшәдәге әрәмәлеккә таба борды.

Куе таллык эченә кереп, аттан төшүләренә, артларында тояк тавышлары тупырдады. Мулла, сыек тал чыбыкларын куллары белән аралап, юлга бакты – дүрт-биш дистә чамасы җайдак ашыга-кабалана Уфага таба узып бара иде. Атлыларның чырайларында таныш чалымнар бар сыман – мишәрләр! Кулларында – сөңге, билләрендә – кылыч. Алда арысланныкы сыман ялы ак болыт булып торган тимеркүк айгырда имән баганадай таза кеше. Кып-кызыл чырае җитди, йөзендә – тәвәккәллек. Абдулла аны әнә шул баеп барган ай кебек куе кызыл битеннән танып алды – үзе туып үскән команданың старшинасы Яныш. «Аһ, эт җан, – дип уйлап алды мулла, өзгәләнеп. – Янә үз мөселманнарына каршы яу чыккан бит».

Отряд юыртып узып та китте. Ат тоягыннан күтәрелгән тузан белән бергә Абдулла күңеленә яңа шөбһә ятты. Димәк ки, аларның мишәрләре түрәләрне яклап яу чаба. Өметләр киселде, типтәрләрнең авызлыкланасылары шиксез. Ие, хәвеф-хәтәрдән читтәрәк булу хәерле. Яхъяны Карышбашка кертеп кенә чыгарга да аулак Уран иләвенә таба юл алырга кирәк.

Акылы белән шулай беркетсә дә, күңеле түреннән боз булып икенче бер хафа калыкты мулланың. «Тагы качасыңмы? – дип битәрли башлады ул янә юлына төшкән Абдулланы. – Батыршаһ тәхәллүсе йөрткән буласың тагы. Юк, ошбу олуг исем хәрәм сиңа, хәрәм!»

Сигезенче бүлек

Зыңгылдап нидер төшеп ватылды. Бәләкәй адашының вата-җимерә гарәп сүзләрен тәкрарлавын тыңлап мич буенда басып торган Абдулла башын күтәрде, мәдрәсәнең бәләкәй тәрәзәсенә карады. Шөкер, күз карасыдай саклаган пыяласы исән икән. Алайса, нәрсә чылтырады соң? Карашы каршыдагы мәчет кыегына, тырпаеп торган юкә кабыклардан «үсеп чыккан» боз сөңгеләренә тукталды. Үтә күренмәле имчәкләрдән ашыга-йөгерә тамчылар тәгәрәшә. Авыр боз сөңгеләрнең берсе йөгерек тамчылардан көнләште бугай, үзен бар иткән кабыктан ычкынып китте дә, чылтырап, малай-шалай таптап такырайткан сукмакка барып төште. Мөгаллим үзе дә сизмәстән көрсенеп куйды – тагын язлар җитә!

Ул Апушның такыр башыннан сыпырып алды, аннан, малайның кулларыннан тотып, китабын яптырды:

– Булдырасың, олан. Урыныңа бар!

Шәкерт, үз урынына кайтып, идәндәге иске паласка тезләнгәнче артыннан карап торды да карашын бүтәннәргә күчерде. Бер карауда сизде мулла: барысы да укыган сыман итеп алларына ачып куелган китапларына текәлгән булсалар да, малайларның күңеле сабакта түгел. Алар әледән-әле тышка – бая гына Абдулла үзе сөеп-сөенеп карап торган боз имчәкләренә, алар буйлап ашкынган тамчыларга күз төшереп алалар, шыпырт кына үзара нидер пышылдашалар, бер-берсенең кабыргаларына төртешәләр. Көннәр болай кояшлы торса, атна да үтмәс, чана юлы өзелер, халык сука-тырмасын көйләр, орлыгын чәчүгә әзерли башлар – барыбер авыл балаларының мәдрәсә юллары киселер. Шәкертләренә беравык кызганулы-сагышлы карап торды да янә телгә килде мөдәррис:

– Китапларыгызны ябып, букчаларыгызга салыгыз да өйләрегезгә кайтыгыз. Быелга сабаклар тәмам.

Пырхылдап күгәрчен көтүе күтәрелдемени – мәдрәсә гөр итеп алды, ул да түгел, малайлар, тишек кисмәктән аккан су кебек, күзгә күренеп кими башладылар. Хәтта чит авыллардан килеп укый торганнары да әллә кай арада юкка чыктылар. Чирек сәгатьтән инде мәдрәсә былтырдан калган карга оясы хәлендә иде. Монда әле шәкертләрнең тән җылысы саклана сыман, шул ук вакытта ул инде шыр вә шыксыз. Соңгысы булып ишектән чыгып киткән Апушны карашы белән сөеп-назлап озатып калды да бүлмәдәге бердәнбер шомарып беткән карагай бүкәненә утырды, кулларын тезләре өстенә куйды, янә тәрәзәгә карап тынып калды. Тыштагы яктылыктан күз чагыла, мәчет кыегыннан кайнар рәшә күтәрелә, әллә каян гына көр тавышлы әтәчләрнең дәртле-чакырулы авазлары ишетелә.

«Шулай, кабат сәвер ае җитә» дигән уй кабат кытыклады миен. Тик мулланың күңелендә баягыча сагыш юк иде инде. Киресенчә, ниндидер куанычлы дәрт. Юкка шәкертләренә сылтап маташкан икән, алардан битәр ашкынулы язны үзе сагынган лабаса. Кыш буе мәдрәсәдә бикләнеп яту тәмам ялыктырган. Шулай булмый ни, ни генә димә, казыкка бәйләп куелган кәҗә белән бер инде ул мөдәррис дигәнең – ае-ае белән шул тузанлы мәдрәсәсен ташлап чыга алмый. Хак, аны монда тезгенләп куйган кеше юк югын. Шөкер, сабак тыңлату вә дин эшләренә кысылмый Мөслим старшина, әлеге мәсьәләләрдә барын да мулланың үз иркенә куя. Атнасы-атнасы белән мәдрәсә ишеген ачып карамаса да, сүз әйтми. Әмма күңелдә намус дигән нәрсә бар бит әле. Шушы команда халаеклары өстеннән ашап-эчеп тереклек итеп яткан көеңә, ничек хәрәмләшәсең.

Алай да озын кыш йөремчәк күңеленә богау булып ята Абдулланың. Агам кырлач19 ае кердеме, Урал тавының аръяк итәгендәге бу авыл кар көртләре эчендә югалып кала. Баштарак – каз өмәләре, туй-төшем, сугым чорында әллә ни сизелми әле. Раштуа якынлашуга, күңелне генә түгел, бөтен тәнне сагыш баса, мәдрәсәдәге аулак хөҗрә мәгарәгә охшап кала. Мулланың бар юанычы – шәкертләр дә җомга намазы. Ярый әле шушы кар баскан авылда Мөслим старшина бар. Хәлне аңлагандай, әледән-әле ашка чакырып ала, табын янында ил-җир хәбәрләрен ишеттерә.

Габделсәламнең Оренбургка, дөресрәге, Сәгыйт бистәсенә килеп урнашуын да Мөслимнән ишетте Абдулла. Шуннан бирле остазы янына барып кайту дәртендә ымсынып яши. Әмма, ни аяныч, һаман да юл төшми, мәсьүлият мәдрәсәгә бәйләп тотуында. Арба юллары төшүгә барып килер, насыйп булса. Юк ла, анасы янына кайтыр, юл уңаена, Каргалыга сугылып чыгар.

Хәбәрләр дигәннән, авылның кар көртләренә басылып калуында эшләре юк аларның: яхшысы да, яманы да килеп ирешә тора. Йә әлеге дә баягы Мөслим старшинага ияреп кайталар, йә Эрбеткә узып баручы сәүдәгәрләр олавыннан төшеп калалар. Бер хәерсезе кышның зәмһәрир салкыннарында гел юл йөреп торучы старшинаның чабуына тагылып кайткан иде. Оренбургта типтәрләр явын бастыруда башлап йөргән мишәр вә башкорт старшиналарыннан Салих, Сөләйман, Әхмәр, Якуп вә башкаларга падишаһ исеменнән бүләк итеп затлы кылычлар биргәннәр, имеш. Башкаларын белеп бетерми Абдулла, мәгәр бүләкләнүчеләр арасында үзе туып үскән команда старшинасы Яныш исемен ишетү яралы йөрәгенә бер уч тоз салу белән бер булды. Янышның үз авылларындагы халаекларга әшәкелектән башка өч тиенлек тә игелек күрсәтмәвен атасы сөйләгәннәрдән дә, авылдашларыннан ишетеп тә белә бит ул. Шул эт җан, урыс түрәләренә коштабак тота-тота, ялган абруй казанып, падишаһтан бүләкләр алып ятсын әле!

Хәерсез хәбәр кешене Урал аръягыннан да эзләп таба. Хут20 бураннары котырынган көннәрнең берендә авылга Себергә узгынчы сәүдәгәрләр кәрваны тукталды. Араларында Карышбаш ягыныкылар да бар икән. Зур толыпка кереп чумган Гъәйнә татары китерде аңа яман сүзне: атасы – Гали Мәзгытдин углы вафат! Шул көнне үк ерак юлга чыгып китәргә дип талпынды Абдулла. Һаман да шул Мөслим старшина кайтарды күңелен. Баксаң, хаклык, чыннан да, аңарда икән. Атна буе тилергән буранда Уфа ягына түгел, күрше авылга дип кузгалу да ахмаклык. Җитмәсә, атасының вафатына ике атна үткән бит инде – бердәнбер углы кайтмады дип җирләми тормаслар.

Башта телен тешләп түзде, аннары инде суына төште. Җиһанның кануннары каты – үлгән артыннан үлеп булмый. Мәзгытдин углы Гали наменә атап ихлас күңеленнән Коръән чыкты, хәзинәсендә булган көмешләрен юлаучылар аша анасына җибәрде – балалык бурычын өстеннән төшерде. Әмма күңелендә һаман ниндидер юылмаган гаеп. Җитмәсә, әйтерсең үз баласы, Яхъя язмышы гел борчып тора аны. Шулар барысы бергә күңелен туган якларына әйди.

Абдулла шулай тирән уйга батып утырган мәлдә, шыгырдап, мәдрәсәнең авыр ишеге ачылды, бусагада җәйгечә күлмәк-ыштаннан вә түбәтәйдән, алай да аякларына киез каталар кигән Апуш күренде. Мөдәрриснең иреннәренә елмаю кунды – унике яшьләр чамасындагы бу чос малайны ярата иде мулла. Старшина углы булганы өчен генә дә түгел, зиһенлелеге хакына. Остазының мөнәсәбәтен малай үзе дә белеп-сизеп тора, шуңа да мулла янында үзен иркен тота. Әнә бүген дә ишектән үк шәрран ярды:

– Адаш абзый, атай сәне, безгә кайтсын, дип әтте. Токмач салган, бәлеш пешкән, дип әтергә кушты.

Абдулла сискәнеп китте – тагын да бер-бер хәвефле хәбәр бар мәллә? Алай да шиген малайга сиздермәде, җәһәт кенә урыныннан кубып, бәләкәй адашы каршына килде.

– Рәхмәт, олан. Бар, хәзер килә, дип әт.

Апуш, борылып, терекөмештәй чабып та китте. Мулла исә шөбһәсе белән тын бүлмәдә торып калды. Ни дә булса чыккан, мөгаен. Старшинаның әле һич кенә дә юкка өенә чакыртканы булмады. Йә бер-бер яңа хәбәр, йә командадагы хәл-әхвәлләр хакында киңәш-табыш аңарда. Ничек кенә булмасын, бармый калу ярамый.

Ир уртасы булып җитүенә карамастан, бөтен кыяфәтеннән егетлек бөркелеп торган старшина аны гадәтенчә бик ачык каршылады. Ишекләрне үзе ачып, болдырга ук чыкты, мулланы култыклап, киң иркен өенә алып керде, җиләне белән эшләпәсен салдырып, зур агач чөйгә элеп куйды. Үзе үк җиз комган белән су, кызыл башлы сөлге алып килде, үз куллары белән юындырды. Аннан инде, гомергә бер килгән кунагын күргәндәй яктырып, ак өйгә алып керде, өстәл янындагы артсыз урындыкка көрпә салды:

– Утыр әле, хәзрәт, – диде ул, урынга ымлап, шул арада алдагы яктагыларга кычкырырга да өлгерде: – Сезнең нихәл анда?

Хуҗа үзе дә утырып алгач, йоласына китереп, йорт- җиргә иминлек теләп дога кылдылар. Мәгәр битләрен сыпырып куюга ук, дин-шәригать хафалары онытылды, мәгыйшәткә21 күчтеләр.

– Ил-җирдә ниләр бар, хәзрәт? – Старшина ач яңакларын тулыландырып торган дегет-кара сакалын, бүген генә кыркылган ыспай мыегын сыпырып алды.

– Тын диварлар эчендә бикләнеп яткан без фәкыйрьләр ни генә ишетик тә, ни генә белик инде? – Абдулла, һәрвакыттагыча, үзе күбрәк тыңлап, Мөслимне сөйләтергә чамалый иде. Шәрә ияген учлап, беравык сүзсез торды, аннан син сөйлә инде дигәндәй әйтеп куйды:

– Гелән юл йөреп, түрәләр белән аралашып торучы сән бит инде, Мөслим абзый. Кара халык та бар хафасы белән сәңа килә.

– Анысын хак әттең, хәзрәт, халаеклар эчендә кайныйбыз, сүзләрнең төрледән-төрлесен ишетеп кенә торабыз. – Урта ишек әче итеп чыелдап куйды, икесе дә шул якка карадылар. Ишек ярыгында чүлмәк кувшин һәм аны сабыннан тоткан нәфис кул күренде. Өй хуҗасы урыныннан күтәрелде, барып кувшинны алды, сак кына өстәлгә китереп куйды. Аннан билгесез оста куллары белән ясалган шкафтан ике данә бохар пыяласы алып килде. – Ие, имеш-мимеш белән дөнья тулы. Тик хәерлесе генә юк, гел моң-зар да, гел күз яше. Төяктәге халаеклар күзгә күренеп хәерчеләнә бара. Быелгы йот күпме мал-туарны харап итте тагын. Кая бакма, ачлык та ялангачлык. Кара үлем сагалый халаекларны!

– Шулай укмыни соң, Мөслим абзый?

– Алай гына да түгел шул, Батыршаһ! Оренбур, Уфа базарлары сатлык бала-чага белән тулы. Бер тамак хакына дип, үзләренең бәгырь кисәкләрен саталар кешеләр! – Старшинаның тавышы чатнап киткәндәй булды, Батыршаһка күчкәнен сизми дә калды. Бу исә сүзнең ихласлыгы хакында сөйли иде. Шуны расларга теләгәндәй, Мөслим җиңел генә өстәл янына күчеп утырды, чүлмәк-кувшиннан пыялаларга бал койды. – Токмачка хәтле берәрне тотаек әле, Батыршаһ!

Чыкылдап торган мөселман булсалар да, мишәрләрнең ислам кануннары белән әллә ни чутлашып тормауларын яхшы белә Абдулла, хәтта хатын-кыз затының нәмәхрәмнәрен каплау-капламауларына да артык исләре китми. Бал эчү исә гадәти бернәрсәгә санала аларда. Кысташмый гына берне тотып куйдылар.

– Шы-лай, Батыршаһ, – дип сузды җиңелчә кызарып киткән хуҗа. Һәрчак көләч күзләрен сагыш сарды. – Ут-үләнгә чыгып егылырга да байтак әле. Сабан аена бассак, саранага тиенер иде дә бит халык. Анысына да ерак шул әле, ерак!

Аның сүзен урта ишек артыннан ишетелгән хатын-кыз тавышы бүлде:

– Сиңайтәм, токмачны алсаңчы!

Мөслим, бөтергечтәй хәрәкәтләнеп, урыныннан купты, кысып кына ачылган ишеккә барып, алдагы яктан сузылган агач коштабакны ике куллап тотып алды, кайнар бу бөркеп торган шулпаны өстәлгә китереп куйды. Шул ук тәртиптә табынга түбәләмә ит тулы тагын бер коштабак, яргыч ташы хәтле арыш ипие, чалгы пычак, чаган кашыклар килде. Бер уңайга мич арасындагы чөйдән озын алача тастымал алып, анысын мулланың итәгенә салды хуҗа. Аннан инде кулларын пешерә-пешерә ит турарга тотынды.

Табактагы иткә ач мәчедәй карап утыруны килештереп бетермәде Абдулла, өзелеп калган сүзне ялгыйсы итте:

– Калада халаек дисең, алайса?

– Һай, Батыршаһ! – Старшина туралган итне токмач өстенә аударды, кашыгын кулына алды. – Биссмиллаһи… Айдә, аштан үрел, хәзрәт… Ие, яңа салымнан миңрәп калган бөтен типтәр-бабул купкан анда. Теге Сембер куписы Тәүердәшефкә язылалар. Сабанга төшкәнче, завут салуда эшләп алмакчылар, имеш.

– Ул завут дигәннәре дә һаман ишәя бара бугай. – Абдулла, кашыгын алып, токмачка үрелде.

– Ишәю генәме… – Хуҗа табак уртасындагы калҗаларны кашыгы белән кунагы алдынарак этәрде. – Буадагы тукмакбашлар урынына үрчиләр. Оренбурда сүләп тордылар: Наз суы буенда да, Тора ярында да, Кәсле күл кырыенда та, тагы әллә кайларда коралар икән шул нәмәстәләрне. Бакыр эретмәкчеләр, тимер коймакчылар, имеш.

– Ие, урыс түрәләре зурдан куба…

– Әле юлда, өч авыл арасы җир булыр, бер татар типтәре белән кайтырга туры килде. Шул завут дигәннәренең янындагы урманнар тулы халык, ди. Кыш дип тормыйлар – җир казыйлар, агач кисәләр, икешәр-өчәр ат белән тарттырып, бүрәнә ташыйлар икән. Халаеклар анда чебен урынына кырыла, ди. Ачтан вә авыр йөктән инде. Өстәвенә ниткәндер үләт чыгып, чатыры-чатыры белән кыра икән тегеләрне. Исән калганнары шыр туснакка, ягъни колга әйләнәләр, имеш.

– Теге бән сүләгән Каракош азына шулай.

– Урыс түрәләрен әйтүеңме?

– Аның кем вә ни икәнен тәгаен генә этә алмыйм әле. Петербург, Мәскәү вә Казан якларыннан килә безгә ул явызлык. Чарасын күрмәгәндә, бар халаекларны ялмап йотуы бар ул хәшәрәтнең.

– Чарасы ни, Батыршаһ?

– Кылыч-сөңге кайрау, атларга менү дип беләм, Мөслим абзый.

Старшина, коңгырт-кара күзләрен зур ачып, муллага текәлеп калды, аннан, ашавын да онытып, канатланып сөйли башлады:

– Һай, Батыршаһ! Атка менәрлекләрмени соң адәм балалары?! Былтыргы карат әтрәтләреннән котлары алынып, бөтенләй хәчтерүшкә калганнар. Әтәм ич, байтагы, балаларын сатып, ач үлемнән котылмакчы.

– Алучысы табылуын әт…

– Урыс түрәләре дистәләп җыялар.

Абдулла, авызына китергән кашыгын капмый, үткер карашын старшинага кадады:

– Сатылган угланнар чукындырылачак, алайса?!

– Хак әттең, Батыршаһ. Уфадагы башлыклар шылай дип сүләшәләр: имеш, сабыйларны күпләп-күпләп сатып алырга да каратуннар кулына озатырга. Имеш, шыл әмәл белән халаекларны тизрәк чукындырмакчылар.

– Вә әй хәсрәт! Лука Канаш кулы монда да килеп җиткән икән.

– Җиткән генә түгел, Батыршаһ, артка төшкән. Тубылда Силбистр дигәне тавык тәпиен уңга да, сулга да тарата, ди. Акчага вә хәмергә алдап инде. Теге юлы Уфада ишеттем: калада байтак кына ашлык хәзинәсе тупланган икән. Чукынып, муенына кач таккан кешегә капчыгы белән тары тоттыралар.

– Ләхаүлә вәлакуәте! Сән әллә ниткән хәвефләр сүлисең әле, Мөслим абзый.

– Булганын сүлим, Батыршаһ. – Старшина, кисәк кузгалып, чүлмәк-кувшинын алды, чокырларга бал салды. – Шыңа йөрәк әрни дә, мелла. Айдә, тотаек әле…

Сүзсез генә пыялаларын күтәрделәр, бер-беренә үпкәләшкәндәй, тамак кыргалап, дәшешми утырдылар. Мәгәр һәр икәвенең башында уй ташкыны котырынган икән. Абдулла кисәк борсаланып алды, урындыгын дөбердәтеп, торып ук басты:

– Сизенгән ием бән аны, Мөслим абзый, сизенгән ием!

– Нәрсәне, Батыршаһ?

– Теге Каракошның мәкерен. Ул хәшәрәт халаекларның җиренә-малына гына түгел, кальбенә кадала. Иленә-көненә ия булу гына да җитми аңа, кешенең җанына богау сала, рухын баса!

– Уемдагын тартып алып әттең, Батыршаһ. Бән аны телем белән этеп бирә белми йөрдем. Хак, халаекларның җанын яуламакчылар!

Дөньяларын онытып, көзге әтәчләр мисалында бер-беренә очып кунарлар сыман тоелган мулла белән старшинаны алдагы яктан ишетелгән ягымлы тавыш айнытып җибәрде:

– Сиңайтәм, тавышланмасагызчы! Узган-барганның әллә ни уйлавы бар… Бәлешне биримме?

Коштабакларны алып, өстәлгә таба белән бәлеш утырткан арада, икесе дә суына төштеләр. Хисәреп китүенә уңайсызланган Абдулла уйлары агышын башкага күчерергә тырышты. Бәлеш кисү белән мавыккан хуҗага карап, аек фикер йөртә башлады. Тукта, төбәктәге хәерсез хәлләрне сөйләү өчен генә чакыртмагандыр ла аны иләү агасы. Ниткән дә булса төп сүзе булырга тиеш ләбаса.

Мөслим дә артыграк комарланып китүеннән канәгать түгел иде. Кыенсынудан чыгу нияте белән, ашыга-кабалана, пыялаларга бал агызды, урынына ипләп утырды да, йөзе белән үзгәреп, кунагына эндәште:

– Ярый, дөньясының башына төкер, Батыршаһ. Утыр. Бән бит боларны сүләп сәне шаккатырырга чакырмадым… Ие, төкер! Ул хәвеф-хәтәрләр әлегә бездән читтәрәк йөриләр. Шөкер, үзебезнең иләү имин, ачлык та алай ук теңкәгә тими кебек. Шуны тотып куйыйк та сүзнең асылына күчик.

Тәмен белеп, сөзеп кенә эчеп куйдылар да бәлешкә ябырылдылар. Алай да хуҗа ашау белән мавыкмады, кашыгын өстәлгә куеп, кунагына карады, «хәзрәт» кә күчте:

– Күптән атәсем килеп йөри, хәзрәт… Ие, бәнем авылда өченче кышыңны чыктың, ике җәй җәйләдең дисәк тә хаталанмыйбыздыр. Шөкер, телгә килмәдек, араны бозмадык. Сер түгел, сәңа хәтле безем мишәрләр Аллаһ йортына теләр-теләмәс, элкен-селкенрәк йөри торганнарые. Хәзер җомга көннәрдә мәчеткә сыймый халаек. Әллә кай тау араларындагы башкортларга кадәр киләләр…

– Намаздан битәр, бәнем вәгазьне тыңларга яраталар алар, Мөслим абзый.

– Хикмәт нидә дип сорамыйм. Имам буларак та, мөдәррис буларак та ярата сәне команда. Әлхасыйль, бөтенләйгә кал сән бездә.

– Кал дип…

– Ие, ие, төпләнеп кал. Бер дигән йорт салып бирәм, бергә-бергә малын-туарын тергезеп җибәрербез.

– Анай карт шул, Мөслим абзый. Янә дә килеп, теге Яхъя атлы углан да бар бит әле бәнем.

Старшина тагын да ачылып, канатланып ук китте:

– Аларын да уйладым, хәзрәт. Атка туәбез дә апкиләбез үзләрен.

– Атәм ич, карт инде ул.

– Барын-барын исәпләдем, хәзрәт. Үләнеп җибәрерсең, вә шыл. Сәңа дип атап йөрткән, күз төбәп торган чәчби дә бар. Йомышлы мишәр Хәсән кызы Зөлхәбирә. Кыз түгел – эш аты. Уйлап та торма – үлән! – Мәсьәләне шулай ансат кына хәл ителүгә санады бугай, ашыгып кувшинга үрелде старшина, янә чокырларга бал бүлде. – Йә, хәерле никах хакына!

Абдулла исә пыяланы кулына алып уйланып калды. Кызык, моңа хәтле ул дөньяда ике генә хатын-кыз – Габделрахман мулла кызы Тутыя белән анасы гына бар дип белә иде. Тутыя Әлмәтнең яшь мулласына хатынлыкка бирелгәч, аның өчен бу җиһанда бер генә хатын-кыз җенесе яшәп калды – анасы. Башкалары нишләптер күзенә чалынмады, аларның бары-югы барыбер иде Абдуллага. Баксаң, кыз-кыркын дигәннәре кырылып бетмәгән, имеш. Тик барыбер моңа ышануы кыен иде аңа. Тутыя белән бергә бәгырендәге бар өмет-ышанычы үлгән иде шул. Кинәт аңа бик тә ямансу булып китте, пыяласын кире өстәлгә куеп, урыныннан кузгалды:

– Булмас, Мөслим абзый. Бән үләнә алмамдыр, мөгаен, – диде дә ишеккә таба ук атлады.

Мондый җавапны һич кенә дә көтмәгән Мөслимнең нидер әйтергә җыенган авызы ачык килеш калды. Гаҗәпсенеп, үзе дә урыныннан купты, ык-мык итте. Бераздан гына адәм аңларлык сүз әйтер хәлгә килде:

– Юкны сүлисең, мелла кем Батыршаһ, тузга язмаганны. Шөкер, гарип-гораба түгел. Хатынсыз гомер сөрергә ни. Язган булса, икенчесен дә, өченчесен дә табарбыз сәндәй арысланга, – дип сөйләнде ул, мулланы озатып чыга-чыга. Нишләп кузгалдың соң әле, Батыршаһ?!

Абдулла акланып тормады – кайтарып җавап бирмәде. Алдагы өйдә җиләнен киеп, эшләпәсен башына элде дә урамга ук чыгып китте. Кисәк кузгалган кадерле истәлекләре белән ялгызы калу нияте аны мәдрәсәдәге тол хөҗрәсенә ашыктырды.

Атлый торгач, ниятеннән кире кайтты. Изге хисләре белән бермә-бер аулак бүлмәдә торып калуы куркыныч иде аңа. Йөрәге өзгәләнүгә чыдый алмыйча, үз-үзенә кул салыр сыман. Уңга борылып, тыкрыктагы тар сукмакка керде, аннан ашыга-ярсый су буена атлады. Инде су чыгарга өлгергән боз өстеннән үтеп, аръякка чыкты, тезеннән кар ерып, Чүмәлә тауга күтәрелә башлады. Бераздан инде кардан ачылган җиргә, былтырдан калып ии башлаган кылган түшәгенә басты, кабаланмый гына үргә менеп китте.

Ул көнне һичбер җан әсәре булмаган Чүмәлә тау буйларында ямансулап озак йөрде Абдулла. Юана торгач, күңеле белән Тайсуганга, Зәй буендагы җиләкле аланнарга китеп барды, хыялында киерелеп-киерелеп хуш исле үләннәрне чапты, колагыннан Тутыяның көмеш тавышы китеп тормады. Аягүрә күргән матур төшен вакыты-вакыты белән Мөслим старшинаның «Уйлап та торма, үлән!» дигән сүзләре бүлдереп кенә ямьсезлиләр иде.

Шул рәвешле, байтак йөргәч кенә, имидән аерылган нарасый мисалында, Зәй буендагы хозурлыктан, Тутыяның фәрештә тавышыннан аерылды, тулы гасыр гомер сөргән ирләрчә фикер йөртә башлады. «Анай – чал карчык, Яхъя – малай, – дип нәтиҗә ясады Абдулла, – өйләнергә кирәктер, мөгаен».

Ул көннән соң елгаларда бозлар купты, язгы ташкыннар актарылды. Абдулланың башыннан ике нәрсә һич кенә дә китеп тормады. Беренчесе – Карышбашка анасы янына кайтып килү булса, икенчесе өйләнү иде. Әмма, ни аяныч, баштагысын җиренә җиткерү өчен, арба юлы төшми йөдәтте, икенчесе хакында сүз башларга Мөслим старшинадан кыенсынды.

Шулай кая барып бәрелергә белми өзгәләнеп йөргән арада, аяк аслары җилләде, авыл урамында бик тансык атлылар – билләренә билбау урынына кызыл башлы сөлгеләр ураган егетләр күренде. Карышбашка бүген-иртәгәме, Сабан туеннан соңмы кузгалырга дип озак баш ватарга туры килмәде. Икенче көнне җомга намазыннан соң Мөслим старшина, нигәдер юанып, мәчеттә торып калды һәм һич көтмәгәндә әлеге «үләнү» сүзен башлады:

– Ничек соң, хәзрәт, теге хакта уйлап бактыңмы?

Аңламаган булып сузасы итмәде Абдулла, старшина көтмәгәнне әйтеп ташлады:

– Кызның үзен, чыраен күрәсие бит, Мөслим абзый!

Старшина башына суккандай зиһенсез калды, мәгәр халәтен сиздерәсе итмәде, исен тиз җыйды:

– Сән шәригатьне миннән лутчы беләсең, мелла. Мөселманда андый гадәт юк югын. Шылай да хәйләсен табарга була. Җыен, иртәгә Олыкош авылына Сабан туена китәбез!

Ике тау арасындагы яткылга Сабан туена җыелган халаекның ат менгән ике юлаучыда гаме юк иде. Бәләкәй генә мәйданны урап басканнар да урталыкта әүмәкләшүче яшүсмерләргә бакканнар. Алача күлмәк, шундый ук ыштан кигән яланаяклы малайлар бер-берсенә очып куналар да билләреннән алышып тарткалаша башлыйлар.

Старшина белән мулла тамашаны карап торасы итмәделәр, мәйданны әйләнеп үттеләр дә, каршы як тау битендә туктап, атларын кайдарак бәйләү хакында киңәшеп алдылар. Шулчак өстенә буй-буй зыбан22, башына кара кәпәч, аякларына күн итекләр кигән базык гәүдәле берәү, төркемнән аерылып, кунаклар янына ташланды. Сакал-мыеклары чалара башлаган бу бәндә Олыкаш авылының могтәбәр кешеләреннән йомышлы мишәр Хәсән, имеш. Аның бар гамәле, сүзе пәйгамбәрне беренче күргән ком гарәбенеке мисалында иде.

– Хуш кына киләсез, Мөслим абзыкаем! – дип очынды ул, кулларын җәеп. – Бак, хәзрәт тә монда икән. Туры миңа кайтаекмы, әллә мәйданны карап әйләнәсезме?

– Карап карыйк соң, – диде Мөслим, егетләрчә җитез генә атыннан төшеп. – Тик атларны…

– Хәзер, хәзер, Мөслим абзыкаем… – Сүзен әйтеп бетермәде, мәйдан ягына торып чапты Хәсән. Абдулла атыннан төшкән арада, ул инде чая гына ике малай ияртеп килеп тә җитте. – Мына, үгә кайтарып куярлар, боерган булса…

Атка атлану бәхетеннән авызлары колак артына җиткән малайлар ә дигәнче ияргә сикереп менделәр дә авылга таба томырылдылар. Хәсән исә кунакларның бер алларына, бер артларына төшеп, аларны мәйданга таба алып китте.

Көрәшкә инде ир-егетләр чыккан, билләренә сөлгеләр салып, чын татарча алышып яталар. Берсеннән-берсе гайрәтле, гаярь егетләрнең көч сынашуларына карап, дөньясын онытты Абдулла, үзе дә сизмәстән, һаман алга, мәйдан эченә тартылды. Ул инде, кайда һәм нишләп йөрүләрен дә онытып, көрәш комарлыгына чумган иде. Шәкерт елларында Тайсуганда һәм Ташкичүдә мәйдан тотулары, Карышбаштагы өйләрендә сәке өстендә бүләккә җыелган сөлгеләр тулы сандык исенә килеп төште. Шәрикләре белән Сабантуйларыннан соң батырга атап бирелгән тәкәне суеп, Зәй буйларында үткәргән мәҗлесләр күз алдына килде. Анысы хак, соңгы өч-дүрт елда мәйданга чыкканы юк югын. Мәгәр беләкләрендә көч, йөрәгендә дәрт ташып тора – мондагы ир-егетләрнең берсенә дә бил бирмәячәк әле ул.

Абдулла инде мәйдан уртасына чыгарга булып беткән иде. Шул нияте белән каршындагы бәндәләрне аралый башлагач, беләгендә кемнеңдер куәтле кулын тойды. Старшина яшь имамның ниятен күзләренең януыннан сизеп торган икән:

– Куй, хәзрәт, – диде ул, шыпыртлап диярлек. – Ябай халаек алдында җирдә аунау килешмәс сәңа!

Кинәт Сабан туеның яме бетте. Абдулла, читкәрәк чыгып, атларын чабышка әзерләүче малайларның чабышкыларын кыздыруларын карап тора башлады. Әмма монысыннан да күңеле кайтты, максатсыз-нисез бер читкә атлады. «Менә бит син, әй, – дип фикер йөртте ул, гасабиланып. – Башында чалмасы, өстендә чапаны да юк югыйсә. Барыбер ярамый. Халкыңнан, туган туфрагыңнан аерылу булып чыга түгелме соң бу? Халаекларның түрә-имамнарны өнәп бетермәве шуннан мәллә?!»

Көтмәгәндә тирән ерганак ярына барып чыкты. Аста, чокыр төбендә, кулларына җәя-ук тоткан егетләр, текә ярга бастырып куелган бүре кыяфәтендәге мәрәйгә23 атып, көч сынашырга җыеналар иде. Әнә аларның берсе – тезенә җитеп торган ак алача күлмәк кигән бәләкәй буйлысы – бер атуда ук угын «бүре» нең йөрәгенә туры китерде.

Абдулла янә дәртләнеп, кайнарланып китте, йөрәгендә мәргәнлек комарлыгы уянды. Дөрес, ук атып әллә ни мавыкканы юк анысы. Орышларда катнашмады, ялгызы явыз киек-җанварга тап булмады. Алай да мәрәйне бер атуда яр башыннан бәреп төшерәчәгенә иманы камил иде. Сикерә-атлый яр астына төште, ярышучы егетләр төркеменә кушылды.

Кунак булгангамы, мулла икәнен белепме, аны уенга чиратсыз керттеләр. Гаярьләнеп, аллы-артлы дүрт ук атты Абдулла – дүртесе дә мәрәйдән читкә – ярга барып кадалды. Җәясенең керешен нык тартып, соңгы угын да шул якка юллады мулла. Анысы «бүре» нең койрыгына барып тиде.

– Булдыра, бүләккә бүре койрыгы бирергә кирәк үзенә, – дип авыз ерды кайсыдыр.

Егетләр – көлешеп, карап торучы малайлар чыркылдашып алды. Абдулланың йөзенә кайнар кан йөгерде, җәясен җиргә ташлады да каударланып яр өстенә менеп китте. Йөрәге исә чабыш атыныкыдай ярсып типте. Сынаттың, сынаттың, егет! Ә үзең яуга, явыз Каракошка каршы дауга купмакчы. Юк, булмый болай. Иртәгедән ул һәр көн ук атарга күнегәчәк, мәрәйдәге сынның күзенә тидерерлек булмый торып тукталмаячак!

Мөслим белән Хәсән аны хафада каршыладылар.

– Без инде монда әллә ниләр уйлап бетердек, – дип шелтәләп алды аны старшина. – Чит-ят җирдә әйтми-нитми йөргәч ни…

Хәсән аларны тынычландырырга ашыкты:

– Ходайга шөкер, Мөслим абзыкаем, авылыбызда иминлек. Кунакка тию түгел, кеше әйберенә кул сузу гадәте дә юк бездә. Әйдәгез, үгә кайтаек!

– Анысы хак, мөселман карьяләре бурлык-хурлык дигәнне белми. Алай да… – дип мыгырданды старшина.

Хуҗаның кара-каршы куйган өйләре биек, хәтта ки ак ягының тәрәзәләре пыялалы. Абзар-кура нык, яшь чирәм борынлап килгән ишегалды иркен. Кунакларның ниятен сизенгәндәй, Хәсән, баскыч төбенә җитүгә, ян тәрәзәгә үрелеп, эчкә кычкырды:

– Кызым, Зөлхәбирә, су чыгар!

Өйалды идәне шыгырдады, ул да түгел, тышкы ишек ачылып китте – баскыч башында өстенә юле күлмәк24, башына башкигеч, аякларына йомшак башмаклар кигән бәләкәй буйлы чандыр кыз күренде. Кулында – су тулы агач чиләк. Абдулла, сихерләнгән кешедәй, аның йөзенә бакты. Чәче, колаклары күренеп тормагангамы, егет аны башта үзе сыман ук сакал-мыексыз ир-егеткә охшатты. Печтеки генә туры борынына, төзек кара кашлары астындагы зур көрән күзләргә, кабартмаланыбрак торган иреннәргә, түгәрәк битенә сөзеп карагач кына, аның йөзендә кызларга гына хас нәфислек, мөлаемлык тапкандай булды. Кызны ямьсез дияргә дә, матур дияргә дә белмәде Абдулла. Каратут битле гадәти мишәр кызы шунда. Шулай да чамалады: аңа инде егерме тирәсе, – димәк, карт кыз. Юк, ни генә булмасын, бу Тутыя түгел иде инде.

Зөлхәбирәне кабат багу ниятеннән кайтты егет. Алай да аның комганга җәһәт кенә су салуыннан, җилтерәтеп кенә сөлге алып чыгуыннан кулының эшкә ятып торуын абайлады.

Юынып сөртенгәч, ак өйгә уздылар, өсләрен салып, сәке йөзлегенә утырыштылар. Хуҗага шомарып беткән бүкән калды. Хәсәннең хатыны сырхаулап тора, имеш. Өйдәге бар эшкә әлеге дә баягы Зөлхәбирә йөгерә дә, хуҗа үзе булышкалый. Алар аталы-кызлы ак өйгә бер кереп, бер чыгып йөргән арада, Мөслим старшина сорап куйды:

– Йә, ничек, хәзрәт? Күз кунарлыкмы?

– Гомергә бер күреп ни…

– Сән аның чыраена бакма, яшь боландай чабулап торуына бак. Иллә дә мәгәр уңган, иллә дә мәгәр…

Олы коштабак белән ит күтәреп Хәсән килеп керде – сүз киселде. Әллә кай арада гына табынга саплы чүлмәк белән бал килеп утырды. Кашык-пычак ише нәрсәләр дә куелгач, ашъяулык өсте тәмам түгәрәкләнде.

– Ягез, кунаклар, бисмилләһии-рахман… – дип, бүкәнгә утырды, үзе башлап калҗага үрелде хуҗа. Аннан инде, бик мөһим эше онытылган кешедәй, кисәк кенә кашыгын ашъяулыкка ташлады, чүлмәктән йомрыларга бал салды. – Шуны тотаек әле, кардәшләр!

Артыгын тәкәллефләнмичә генә эчеп куйдылар да ирләрчә эшлекле кыяфәттә ашарга тотындылар. Тик болай таш ватып кайткан адәм балаларыдай сүзсез генә туенып утыруы берәвесен дә канәгатьләндерми иде. Хуҗа сүзне кайдан вә нәрсәдән башларга белми утырган арада, Мөслим старшина түшәмгә карап алды да ак өйне ярып әйтеп салды:

– Бак, Хәсән, матча астына туры килгәнмен ләбаса. Астымда киез дә бар.

Мишәр йолаларын яхшы белүче хуҗа аның тел төбен шунда ук аңлап алды:

– Шаяртмачы, ыстаршина! Ил-җир хәлләрен сүлә, ичмасам!

– Нишләп шаяртаем ди? Башкода булырлыгым юк мәллә? – дип каршы төште Мөслим. – Сәндә – алтын, бәндә – көмеш. Бергә кушаек шыларны.

Күп еллардан бирле йорттан йортка, табыннан табынга күчеп йөри торгач шомарып беткән таныш сүзләрне ишетсә дә, аларга ышанып җитмәде Хәсән, әңгәмәне ирләрчә эшлекле якка борасы итте:

– Яңы указ-мазар ишетелмиме, Мөслим абзый? Мишәрләрне теге салым дигәннәреннән коткармыйлар микән?

– Сән сүзне борма, Хәсән, соравыма туры җавап бир!

Хуҗа һаман да ышанып җитми, старшинага карап, күзләрен мелт-мелт иттереп торды. Аннан инде ни булса – шул дигәндәй әйтеп куйды:

– Болай капылт гына ни… Сүзең чын булса, ыруларыбыз белән сүләшеп багарбыз. Алай да ашыгыр ниятебез юк: бал бозылмый, кыз картаймый, диләр.

Өйләнү турында сүзнең болай капыл башланып китүеннән аптырап калган Абдулла кызарып-янып чыкты, ни дияргә белмәде. Тәмам гаҗизләнгәч, кашыгын куеп, ишегалдына чыгып китте.

Йола өчен генә сөйләшүне сузарга маташкан Хәсән исә, сүз салу гореф-гадәтенең ярты-йорты гына үтәлүенә карамастан, көтелмәгән башкодага эченнән генә шат иде. Кыз картаймый, дип сөйләнсә дә, Зөлхәбирәсенә егерме бер тулып килә. Моңа хәтле кызны соратучылар булмады дип әйтә алмый алуын. Анасы еш кына сырхаулап торганлыктан, башкодаларны бора килде, һаман да сузсаң, Зөлхәбирәнең сазап калуы бар. Җитмәсә, бу юлы кияү буласы кеше бер дигән. Яшь-җилкенчәк түгел, дөньяның ачысын-төчесен татырга өлгергән. Абруе да бар – имам-хатыйп. Алай да йоланы җиренә җиткерәсе итте Хәсән:

– Шылай, Мөслим абзый, ыруларыбыз белән мәслихәтләшәек. Аннан килеп, бүген көне дә әйбәт көн түгел. Сүз салу кебек олы эшне атнакич яисә якшәмбедә башлыйлар бит.

Мөслим исә үтә җитди һәм йола дигән булып нәзакәтләнеп тору ягында түгел иде. Гадәтенчә тимерне кызуында сугарга ярата иде ул.

– Сән, Хәсән, бәне беләсең, – диде старшина кырыс кына, – сүзне биш кат сүләргә үрәнмәгән. Янә дә килеп, йола иҗекләп утырырга вакытым да юк. Катыныңның хәле бик тә мөшкел булмаса, кер дә чык янына. Ишет: шундаен арыслан үләнәм дип торганда, гафил булып калмагыз!

Хуҗа кайтарып җавап бирмәде, ашыкмый гына торып, кара якка чыгып китте. Зөлхәбирәне бирү мәсьәләсен күптән хәл итеп куйса да, хатыннар ягында байтак юанды. Ниһаять, кулына өр-яңа чүпләмле сөлге тотып килеп чыкты:

– Менә билге, Мөслим абзый.

– Шылай диләр аны, – старшина канәгатьләнеп мыегын сыпырып куйды. – Йә, калынга сал кызны!

– Сыразымы?

– Әттем ич, эшне су буе сузарга яратмыйм. – Мөслим камзулы кесәсеннән акча янчыгы чыгарды, аны, чишми-нитми, ашъяулык өстенә ташлады. – Йөз сум монда. Калым өлеше. Калган нәрсәләр хакында үзең килеп әтерсең. Ярәш туй көнендә артыгы белән апкилермен.

Болай да башына суккандай миңрәп калган Хәсәннең тавышы зәгыйфь чыкты:

– Анысын качанга дисең соң, Мөслим абзый? Көзге сәвиягә25, ягъни Сөмбелә бәйрәменә таба мәслихәтләшсәк…

– Нәрсә?! – Старшина урынында сикереп үк куйды. – Көзгә димәкче буласыңмы? Юк, батмый. Киләсе якшәмбедә – ярәш туй. Сүләштек. Бар, хәзрәтне чакыр. Сүз салуның уңай хәл кылынуы хөрмәтенә берне тотаек та безгә – юлга!

Уйламаган-көтмәгәндә сүз салудан соң Хәсән генә түгел, кияү буласы кеше үзе дә аптырап калды. Өйләнүдән түгел, анысы хәл ителгән иде инде. Башкасы, эшнең болай кызулап китүе каушатты егетне. Ул бит өйләнү дигән нәрсәне кайдадыр, диңгезләр артында сыман тоя иде. Башта Карышбашка кайтып килү, гаилә кору кебек зур эшкә анасыннан фатиха алу иде исәбе. Монда исә – менә сиңа мә, бер атнадан ярәшү, имеш. Эшләр бу хәлгә җиткәч, киреләнү, тәртәгә тибү дә шәп түгел. Мөслим старшинаны үпкәләтүең, Хәсәнне кимсетүең бар. Кыз тагын ни хәлдә калачак диген.

Мөслим старшинага килсәк, ул гел яшәреп китте. Сабан өсте булуга карамастан, каяндыр кешеләрен тапты, урман кистереп, бүрәнә ташытты, мәчет янындагы бушлыкта өй буратырга тотынды. Үз йорты тирәсе дә гөр итеп торды аның. Кемнәрдер, олау-олау ашлык төяп, тегермәнгә китте. Кайсыларыдыр чалырга дигән елкыларны аерып алып, аларга абзарда гына ипекәй каптыра башлады. Өйнең эчендә хатын-кыз кавеме купты: иртәдән алып кичкә кадәр мич янды, таба чыжлады – бавырсак-чәкчәк пеште.

Инде бар да әзер, берсекөнгә ярәш туена барабыз дип торганда, һич тә көтелмәгән хәл булды – кияү буласы кеше юкка чыкты. Беренче көнне аны урман-кырда сәйрандадыр дип юатты үзен старшина. Мулла кичен дә, төнен дә кайтмагач, акылыннан шашар чиккә җитте. Таң белән бер дистә егетне атларга атландырды, тирә-яктагы урман-кырларны айкап чыгарга кушты. Көнозын югалып торган җайдаклар кояш баеганда гына аһ-ваһ килеп коры кул белән кайтып егылгач, бу хәлгә ни дияргә дә белмәде Мөслим. Үзенең Карышбашына кайтып киткәндер дияр идең, атсыз кая барсын ди ул. Кая да булса юл чыгарга ниятләсә, атны гелән старшинадан алып тора иде ләбаса. Уттай эш өстендә аңа ат бирерлек тагын кем бар авылда?! Алайса, кая олакты соң бу мулла? Үлеп-нитеп китсә, гәүдәсе табылыр иде. Серле вакыйгадан гаҗизләнгән старшина егетләрен куды да куды, үзе, шөбһәләнеп, начар хәбәр көтте. Атнакич төнлә мәдрәсә янына ялгыз җайдак килеп туктавын, хөҗрәсендә гасабиланып яткан Абдуллага һич көтелмәгән хәбәр китерүен белми иде шул әле Мөслим старшина.

Тарих битләреннән. Әле 1748 елның башларында ук Казан һәм Оренбург губерналары башлыкларына имзасыз язылган хәвефле хатлар килә башлый. Имеш, Казан татарлары хөкүмәткә каршы ниндидер явызлык эшләргә җыеналар. Имеш, аларның бу яман ниятләренә башкортлар вә Оренбург губернасындагы башка мөселманнар да кушылмакчы. Шомлы хәбәрләр алынганның икенче көнендә үк түрәләр төрле хәрби чаралар күрә башлыйлар. Саранскига, Оренбургка һәм башка калаларга чапкыннар чыгып чаба: Казан губернасы тирәсендәге барлык гаскәрләр ашыгыч рәвештә Идел-Чулман буена барсыннар, татар авылларын алсыннар, диелә. Императрица Елизавета Казанга яңа губернатор итеп Грековны җибәрә һәм аңардан тиз арада чуалышны туктатуын, андагы хәлләрне бик яшертен тикшерүен, коралларны эзләп табуын һәм җыйнап алуын, болачыларның башлыкларын эзәрлекләп, тотып, төрмәгә ябуын таләп итә.

Әлеге имеш-мимешләрнең һәм ыгы-зыгының нигезендә нәрсә ята соң? Әйе, 1748 елда Казан провинциясендә татар крестьяннарының чуалышлары башланып китә. Мәгълүм булганча, православие дине кабул иткән халыклар патша Указы буенча өч елга һәртөрле салымнардан азат ителәләр. Нәкъ әнә шуңа күрә дә моңа кадәр мәҗүсилектә булган мари, чуваш, мордва һәм удмуртлар инде тулысынча диярлек христиан диненә күчеп бетәләр. Шулар исәбенә җыелмый калган салымны алар өчен ислам динендә калган татарлар түләргә тиеш була. Бу исә татарларны коточкыч бөлгенлеккә төшерә – халык арасында ризасызлык туа. Крестьяннар җыеннар җыеп, яшерен киңәш-табышлар үткәреп, үзләренең аяныч хәлләре турында сөйләшәләр, түрәләргә төрле шикаятьләр язалар. Шундый бер киңәш мәҗлесе Иске Ибрай авылында Якуп Мостаев өендә булып уза. Анда төрле авыллардан егерме кеше катнаша. Араларында өч сотник, бер абыз, урыс грамотасын белүче ике кеше дә була. Ике көн дәвам иткән киңәшмәдән соң, крестьяннар чукынганнар өчен салым салуны бетерүне сорап, Петербургка вәкилләр җибәрергә, Исмәгыйль һәм Рахманкул сотникларга иптәшләр әзерләргә, салымнарны түләмәскә, әгәр дә көчләп түләтә башласалар, яу белән Казанга барырга, дигән карарга киләләр.

Патша ялчыларына исә мондый шартларда нәрсә эшләргә кирәген өйрәтеп торасы юк. Чишмә, Зәй һәм Кичү крепостьларындагы гаскәриләр Җөри юлындагы авылларны басып алалар. Казаннан подполковник Горин зур көч белән Кама аръягына дип кузгала. Саранск өязендәге Ростов, Азов һәм Вятка полклары да шунда ашыга, Сөлчә буйларына башка хәрби көчләр дә тартыла. Авыллар солдат белән тула, тикшерүләр башлана.

Мөслим старшина ни кылырга, иләү мулласын кайдан эзләп табарга белми утлы табага басып, төннәрен йокысыз уздырган бу мәлдә, җиңелчә киенгән Абдулла Оренбург каласына якынлашып килә иде. Теге җомга төнендә аның хөҗрәсенә килеп егылган кеше – бөтерчектәй хәрәкәтчән, җиңел сөякле Казан татары – аңа Сөлчә буендагы авылларның түрәләргә каршы кубуларын, бу эшләрендә Оренбург ягында яшәүче мөселманнардан ярдәм көтүләрен хәбәр итте. Сабыйларча тиз мавыгып китүчән Абдулла тегеңәрдән барын-барын төпченде, бигрәк тә дәррәү кузгалуның көнен сорашты. Вә әй хәсрәт, чапкын анысы хакында берни белми булып чыкты. Мондыен билгесезлек ярсытты гына Абдулланы. Үзләре ярдәм сорыйлар, үзләре исә көнен-сәгатен әйтеп җибәрмәгәннәр. Бу ни була инде? Болай эленке-салынкы укмашуның ахыры хәерле бетәрме?!

Чапкынның хөҗрәне ишәрдәй итеп хырлавын тыңлый-тыңлый, шөбһәле уйлары эчендә төн ката керфек какмады Абдулла. Тышта таң яктысы сирпелүгә уятты ул юлчыны. Тегесе исә бер чүмеч салкын су гына эчте дә, атына атланып, ары китеп барды. Ул китте, мулла исә хәвефле уйлар ташкынына батып калды. Мәгәр аның кыбырдык гадәте билгесезлектә чорналып ятуны күтәрми иде. Таң белән бергә башына карар иңде – барырга вә барын үз күзләрең белән күрергә. Төнге кунактан күрмәкче, тутырып бер тустаган су эчте дә юлга чыкты.

Кайда җәяү, кайда юлаучы атларга утырып, озын юл үтте. Гомерендә үзе булмаган әкияттәге сыман кинәт калкып чыккан бу таш кальганы төшләрендә күреп җәфалана иде Абдулла. Инде менә аның капкасыннан кереп килә. Мактаулы Оренбургның зиннәтле йортларын, гаҗәеп чиркәүләрен, бихисап махәзинәләрен, кайнап торган сәүдә рәтләрен карап кинәнәчәк, боерган булса.

Урамда беренче очраган кешеләр гаскәриләр булды. Аннан соң туры килгәннәре дә солдатлар. Җайдаклары да, җәяүлеләре дә баштанаяк кораллылар. Әллә соң, Ходаем, бер генә дә гади адәми зат юкмы? Уңга борылсаң – драгун, сулга карасаң – казак килеп чыга, ат менгән угланнар тупырдашып уза.

Чыннан да, күңелгә шөбһә салырлык гайрәт иде бу. Абдулла, үзе дә сизмәстән, ләхәүләсен укып алды. Бер Оренбургта гына шулхәтле булгач, Кичү, Зәй, Минзәлә кальгаларында вә башка калаларда тагын күпмедер ошбу зобанилар?! Юк, ансат кына бил алышырлык түгел икән теге Каракош белән! Әллә соң аның белән көч сынашу – үзе саташумы? Шушы да тиклем гаскәригә каршы чыгар көч табылырмы халаекларда? Биредәге куәт-дәрманнан икеләнеп калган Абдулла калада озак уралмады, шыпырт кына капкадан чыгып, Сәгыйт бистәсенә таба китеп барды.

Габделсәлам ахунның мәчет янындагы өен озак эзләргә туры килмәде. Тик монда да юлы уңмады Абдулланың – ахун кәефсезләнеп киткән икән, урында ята, диделәр. Әрсезләнде, барыбер остазын борчыйсы итте Абдулла.

Габделсәлам аны хәерхаһ каршылады. Мендәреннән башын күтәреп:

– Сәнме бу, Батыршаһ?! Бән сәне көткән ием, – диде һәм хәлсез кулларын сузды

Шәкерте, аның дымлы кулларын тоткан хәлдә, йөзенә текәлде, таныш чалымнарны барлады. Юк, остазы әллә ни үзгәрмәгән. Алай да йончыган, таушалган.

– Бән идем дә, хәзрәт, сырхаулап киткәнсең икән.

– Картларның ни: бер аягы – җирдә, икенчесе – гүрдә.

– Алай дия күрмә, хәзрәт, әрвахлар әтрафына иртәрәк әле сәңа.

– Шулай димсең дә… Сиздерә, бик сиздерә, Батыршаһ. – Ул туктап күзләрен йомды, кипшенгән иреннәрен ялмап алды. Бераздан исә пышылдап кына әйтеп куйды: – Ишеттем: мәдрәсә тотасың икән. Китаплар хакында килдеңме?

– Сүз… күп иде дә, остаз, чирләп киткәнсең икән лә. Ярый, алары сән терелгәч. Хәзергә исә бән юл кешесе.

– Юлың еракмы?

Абдулла тирә-ягына каранып алды – ак якта үзләреннән башка кеше юк иде. Ул өзек-төтек кенә үзенең ниятен, Сөлчә буйларына баруының максатын әйтте.

Ахун шәкертенең сүзләрен игътибар белән тыңлады, әле егет туктаганнан соң да, байтак кына сүзсез торды. Аннан инде, ярым пышылдап:

– Хак юлда йөрисең икән, Батыршаһ, – диде. – Вә- ләкин, аң бул, дошман бик тә куәтле… Әйе, нәкъ менә шуңа, зобанилар ишле булганга, халаекларның укмашуы кирәк тә. Бар, сүләш Казан яклары белән!

Абдулла остазының алдагы өендә кунды. Иртәгесен, таң сарысы иңүгә, торып, тиз-тиз киенде, хәзрәт белән саубуллашырга дип, урта ишекне ачты. Түр буйдагы караватка яткан хуҗа тирән йокыда иде, ахрысы, – дәшмәде. Егет шыпырт кына ишекне япты.

Ул почта стансасына килгәндә, көн инде тәмам яктырган, биредә аның сыман ук юлга ашкынып торучылар байтак иде. Затлыдан затлыны кигән алыпсатарлар, суга төшсә калкып чыгар эш кешеләре, кулларына подорожный кәгазьләре тоткан гаскәриләр вә башка кешеләр, ям атларына утырып, үз юлларына китә торалар. Абдулла исә, кыерсытылган малайдай, бер читтә торуында. Хәлен тиз аңышты егет: болай мескенләнеп торсаң, гомер олау күрәсең юк. Ул кисәк җанланып, җигелеп бетеп килә торган бишекле арбаларның берсе янына килде һәм ямчыны сәерсендереп кычкырып җибәрде:

– Чакрымына өч тиен!

Мондый сүз инде ямчы өчен бай сәүдәгәрләр, почта атлары алырга рөхсәт кәгазе тоткан төрле эшкуарлар, хәтта генераллар сүзеннән дә өстен иде.

– Утыр, тәкъсир, утыр! – дип елмайды ямчы.

Шуннан соңгысы төштәге сыман гына булып үтте: шашынып ям атларында чапты, фәйтуннарның берсеннән төшүгә, икенчесенә утырды – акчасында тормады. Бөркәүле арбаларда гына ашады, шунда ук черем итеп алды. Агач чиркәвенең чаң тавышына күмелеп утырган бәләкәй генә Бөгелмәне үтеп, Карабаш ям станына җиткәч кенә аңына килгәндәй булды. Аның өчен бик тә газиз җирләр – Нәдер старшина җирләре иде бу. Алда, Зәй буе әрәмәләре артында, аның яшьлек эзләре сакланган Тайсуган авылы. Кагылып кына чыгасы, һичьюгы, урамнарына, моңсуланып утырган мәдрәсәсенә күз генә саласы иде дә бит! Юк шул, вакыты ул түгел.

Аръяктагы таллыклар артыннан күренеп-күренеп калган Тайсуган турын бишек ишегеннән башын тыгып, ымсынып узды Абдулла. Язгы ташкын булып айкалган сагышы басылырга өлгермәде, ярсу атлар аны Әлмәт авылына алып керде – йөрәгенә янә ут капты. Шушы озын урамның як-ягында күренеп калган йортларның берсендә бит инде Тутыя! Авыл уртасындагы мәчет турына җиткәч түзмәде, ямчыга туктарга кушты һәм олаудан төшәргә омтылды.

Менә ул, шашынган кешедәй, җиргә баскан уң аягын кисәк кенә алды, кузлада утырган ямчының кулындагы чыбыркыга ябышты, иләмсез кизәнеп, кыргый тавыш белән акырып җибәрде:

– Ку-у! Атларыңны ку, ямчы!

Кичү кальгасына җиткәндә генә бераз тынычлангандай булды Абдулла. Исәбе мондагы өмәттә ашап-эчеп, ял итеп алу иде. Юлга әзер атлар барын белгәч, ниятеннән кире кайтты. Башка олауга күчеп утырды да, баерга йөз тоткан кояшка карап, юлын дәвам итте.

Кальгадан бер көнлек чамасы юл киткәч, атларны кола-яланда туктатып, шунда төшеп калды мулла. Ямчы биргән акчаны тиз генә алды да атларына кизәнде, чаптырып китеп барды – юлбасар түгел микән, диде бугай.

Атларда ничә чакрым узгандыр да, җәяү ничә көн тәпиләгәндер – аларын хәтерләми инде Абдулла. Авылларны урап узу, кая да булса яшеренеп, юл сорау өчен берәрсен көтеп яту әллә никадәр вакытны алды. Ниһаять, беркөнне, күз бәйләнгәндә, урман эчендәге биш-ун йорттан гына торган бер авылга килеп егылды.

Ябай булсалар да, хуҗалар аны зурлап каршылады. Өстәлгә кысыр салма, катык, бербөтен ипи куелды. Урынны да түр сәкедән салдылар. Аруы җитсә дә, йокларга ашыкмады Абдулла: тәһарәт алып, намазын укыды. Аннан инде хуҗадан бу яклардагы ил-җир хәбәрләрен сораштыра башлады. Тегесе ничектер иренебрәк, теләр-теләмәс кенә җавап бирде, инде Иске Ибрай авылы хакында сүз чыккач, бөтенләй куркынып, чикмәнен ябынырга ашыкты.

– Сән ул якларга барма, мосафир, – диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй. – Тирә-юнь солдат белән тулы. Шикләнердәйрәк һәркемне тотып ала торалар. Тел төбеңнән әллә кайчан сиздем, кардәш: сән уйлаган нәрсә барып чыкмады бит. Бөтен өяз солдат белән тулгач туарылдылар халаеклар.

Тугызынчы бүлек

Моңа хәтле тигез генә атлап, бернигә исе китми җай гына озын юл килгән җирән алаша, урманны чыгуга, кисәк башын күтәрде, бер уңга, бер сулга каранып алды, адымын кызулатты, игеннәре җыеп алынган кырларны яңгыратып кешнәп җибәрде. Аннан инде, әйдәгәнне дә көтми, елдам гына юыртып китте. Менә син әйт: хайван диген аны. Ул да бәләкәй колын булып бия-әнисенә ияреп йөргән җирләрен, кырыкмыш чагында кая басарга белми уйнаклаган үзән-кырларын, өер атлары белән бергә хөрлектә утлаган сахраларын таныды, ул да туган нигезенә якынлашуын тойды. Шулай булгач, адәм балалары турында ни дисең инде?! Һай, һәркемгә газиз шул туган төяк!

Үрдән түбән таба элдерткән аты өстендә, иярдә сикергәләп барган Абдулла үзе дә дәртләнеп китте. Ни генә димә, Мөслим авылы аның икенче туган җиренә әйләнеп бара бит инде. Алай да, алга барган саен, күңел күтәренкелеге кимеде мулланың. Мөслим старшина белән очрашу мизгелен күз алдына китергәч, хәтта чырае сытылды. Ат кадәр атны җәй буе үз янында тотты бит. Хәер, анысына әллә ни исе китмәс старшинаның. Өерендәге атларының санын да юньләп белмәгәндә, бер алашасының юкка чыгуына аптырады, ди. Әйе, үпкәләр, рәнҗер, кем белә, бәлки, орышып та алыр. Әмма ләкин ат өчен түгел. Аның сүзен аяк астына салып таптауга – килешенгән ярәш туен ташлап, мулланың айлар буе югалып торуына үртәлер. Бак, Мөслимнән чыгып киткән теге томанлы иртәдә дала үзенең яшел япмасын ябынырга да өлгермәгән иде ләбаса. Бүген әнә чаганнарның яфракларына ут капкан. Тиз генә әйләнеп кайтылмады шул, кайтылмады.

Теге чакны йөрәгендә мәңгелек яра булып сакланган Тутыясының гел-гел искә төшеп торуы, ут өстенә ялкын дигәндәй, ул баскан эзләрдән үтү, яшьлек мәхәббәте көйрәп яткан авыл аша узу, ниһаять, Казан татарларының кабынып җитми сүнеп калган болалары тәмам чыгырыннан чыгарганнар иде аны. Сөлчә буйларыннан бик боегып борылды Абдулла. Үзен Мөслим старшина өендә, бәлки әле, мишәр Хәсән йортында дадыр, зарыгып көтүләрен белсә дә, Урал аръягына кайтасы итмәде, Бөгелмәдән соң Уфа ям юлына төште. Берәүне дә күрәсе килми, аулак төбәктә ялгызы калып, хафа-кичерешләрендә берүзе генә янасы килә иде егетнең.

Инде иң якын юлдашына әверелеп беткән җирән алашаның үзен Карышбашта көтеп торуы да ниятен үзгәртмәде. Старшинаның Урал аръягыннан ала ат кудыруыннан ук чамалап була иде югыйсә, – димәк, туйны ашыктыра Мөслим абзый. Монысына да исе китмәде Абдулланың: насыйп ярлар булса, туе качмас, дип фикер йөртте, кайткан-кайткан олыгайган анасы янында, инде чәтнәби үсмер булып җиткән Яхъя янәшәсендә торасы итте. Кыскасы, Зөлхәбирә кочагына атлыгып тормый иде Абдулла.

Баштарак, йорт тирәсен караштырасы бар дип, Карышбашта юанасы итте. Дөрес, анасы инде булган кадәр җирләрне сөрдереп, сабан ашлыкларын чәчтереп куйган. Аның сөйләвеннән шуны аңлады мулла: язгы кыр эшләрендә гомер бакый алар йортында тамагын туйдыр- ган бабул Колчура башлап йөргән, күршеләр, авылдашлар да шактый гына ярдәм иткән, тырмага бәләкәй Яхъя да чыккан, имеш. Булыр да, малай ничектер тартылып, буйга үсеп киткән, тәненә ит кунган – чын егет булып килә. Тик менә анасы гына… Хак, бик тә бетерешкән, орчык кына булып калган. Һич кенә дә теге еллардагы янып торган Бибинур димәссең. Анасының шыр сөяккә калган кулларына, эчкә баткан күзләренә карап, аны гаять кызганды Абдулла, анасын әлеге бетмәс мәшәкатьләрдән аралау ниятеннән, кичке аш янында әйтеп куйды:

– Мал-туарны бетерик, анай.

Бибинур аңа зираттан чыккан өрәккә карагандай бакты:

– Нәрсә?! Алардан башка ничек яшәмәк кирәк дөньяда?

– Һичьюгы, баш санын киметик дигән ием.

Анасы исә аның киңәшенә якын да килмәде:

– Чыкмаган җанга барысы да кирәк, углым: аты да, сыеры да, сарыклары да…

Беравык сүзсез генә ашадылар. Юк, Абдулла үзенең сүзе аста калудан канәгать түгел. Шуңа да бәхәсне сузу ягында:

– Соң бит, үзеңә авыр һаман.

– Авыр дип… Шөкер, әлегә Колчура бар. Авылдашлар да атаң мәрхүмнең изгелеген онытып бетермиләр. Аннан килеп, бак, Яхъям да егет булып килә. Ни дип йорт-җирне таратмак кирәк?

Тагын тынып калдылар, бер-берен кысташмый гына тәгам җыйдылар. Өзелгән сүзне ялгау янә Абдуллага калды:

– Бән сәне үз яныма – Мөслимгә апкитмәкче, анай.

Бибинур, ашавыннан туктап, улына куркынып карады:

– Кит, булмаганны. Бабалар нигезен, атаң каберен ничек ташлыйсың ди?! Читтә күп йөредең. Иншалла, инде үзең кайтырсың, олан.

– Урнашкан җирем бик әйбәт шул, анай. Халаеклар да, түрәләр дә яраталар үземне.

– Бәй, монда, Карышбашта, кем каһәрли сәне? «Батыршаһ мулла кайтмыймы?» – дип аптыратып бетерәләр үземне. Җитмәсә, Мостафа хәзрәт тә бик бетерешкән, фани дөньяга кул селтәр яше җиткән. Кайтырсың-кайтырсың, боерган булса. Үләнеп җибәрерсең. Җиләктәй кызлар үсеп килә ана.

– Анысы киленгә кытлык булмас…

– Читтән үләнеп кайтсаң да сүзем юк. Миннән фатиха. Шөкер, малай-шалай түгелсең – кем белән никахлашасын беләсең булыр…

Сүз һаман бер тирәдә уралудан узмагач, Абдулланың эче поша башлады. Кашыгын куеп амин тотты да ашыгып тышка чыкты. Җәйге кич җиләс һәм илаһи иде. Анасы сөйләгәннәрне сеңдерә-сеңдерә, ихатада йөренергә тотынды. Сүз дә юк, хаклы анасы. Йорт-җирсез күке булып күпме йөрергә була болай. Мөслим старшина бура күтәртте күтәртүен. Кем белә, ачуыннан кул селтәмәсә, өйне җиткереп тә ятадыр, бәлки. Анда төпләнеп калу мөмкинлеге бар дигән сүз. Тик ул, ни генә әйтсәң дә, туган җир түгел инде. Янә дә килеп, олы юллардан, кала-кальгалардан читтә, артыгын аулак. Анысын исәпләгәндә дә аңа кулай түгел. Ул бит яше дүртенче дистәгә киткәнчегә кадәр гел диярлек юлда, халык арасында, мулла-абызлар тирәсендә кайнады. Гомергә Мөслимдә төпләнүне күтәрерме аның йөремсәк күңеле. Быел гына күченеп кайту да егетнең ниятенә туры килеп бетми. Сырхаулап торса да, Мостафа хәзрәт урынында нык утыра әле, авыл халкы хөрмәтли үзен. Чөй өстенә тукмак дигәндәй, ничек кайтып төшмәк кирәк.

Уйлана-уйлана ишегалдын кат-кат урады Абдулла. Ничәнче әйләнүендәдер күзе читән буенда былтырдан калган коры кура арасындагы ташларга төште. Күрүгә сискәнеп, әсәрләнеп китте. Хәтерендә: һәркайсы кечкенәрәк ишек кадәре бу ике ташны атасы үзе исән чагында ук кайтартып куйган иде. Карчыгы белән икесенә ташбилге, янәсе. Әйе, атасының кабере вакытлыча таш утырткан килеш тора лабаса! Абдулла җегәрләнеп, дәртләнеп китте. Булды, иртәгәдән Гали Мәзгытдин углына багышланган ташбилге белән шөгыльләнәчәк.

Анасы шатланды, улының ниятен яхшы дип тапты. Шуңа канатланган Абдулла иртә таңнан тирә-юнь авылларга чыгып китте. Шөкер, ташны чокып-юнып язучы осталарга кытлык юк бу якларда, авыл саен булмаса да, очрап торалар. Әмма Абдуллага осталарның да остасы, Чистай-Биләр якларындагы зиратларда үзе күргән борынгы болгар ташбилгеләре кебек күрекле итеп куфи язуы белән язардае кирәк иде. Сораша, эзли торгач, Казан юлындагы авылларның берсендә тапты ул аны.

Оста, капкадан килеп керүгә үк, биштәрен чиште, таш кисә торган төрле коралларын җиргә аударды, таза киндер алъяпкычын биленә буды да әлеге ташлар янына килде, аларның берсен ансат кына урыныннан кубарып алды.

– Сән, мелла, ниләр язасы хакында уйлана тор, – диде ул, таш өстенә иелеп. – Үз кулларың белән ак кәгазьгә язып бир. Бән бизәкләрен чүки башлаем.

Абдулла исә ташка төшәргә тиешле сүзләрне бер утыруда язып ташламакчы булып өйгә керде, кәгазь-каләм алып, сәкегә утырды. Сүзне, болгар зиратларындагы борынгы ташлардагыча, атасы Гали Мәзгытдин углының бу фани дөньяда кылган гамәлләреннән башламакчы булды. Вә әй хәсрәт, аның ниләр майтарганын ташка чокып язарлык түгел икән ләбаса. Нигә дисәң, атасы олуг бәк тә, казый-хаким дә, алтынчы яки тамгачы да түгел, калалар яисә мәсҗедләр гыймарәт кылмаган, галимнәр тәрбийәт итмәгән, ил-җирләр яуламаган, бары тик гомер бакый иген иккән, маллар үрчеткән, урман кискән, ышна төпләгән. Вә ләкин аның да җиде бабасы булган. Җиде бабаны белү исә һәр мөселманга фарыз. Абдулла да аларның исемен ташка төшереп калдырыр. Алай да башта Коръәннән бер-бер аять язу мәслихәттер.

Бер утыруда язып ташларга исәпләнгән язу атнага сузылды. Аның каравы күңеленә хуш килгәнчә язды Абдулла. Ул арада инде оста да ташның ярымтүгәрәк башын юнып шомартты, чәчәк-бизәкләрен ясап өлгертте. Шуларны күрүгә аһ итте мулла: чәчәк-бизәкләр кайчандыр үзе Чистай-Биләр якларында күргән борынгы ташлардагыча иде. Әйе-әйе, нәкъ үзләре, суйган да каплаган. Димәк ки, остазы Габделсәлам сөйләгәннәр хак, димәк ки, Идел-Урал буйларындагы мөселманнар бар да бер тамырдан – шанлы болгар бабалардан.

Әзерлек дигәне шул рәвешле атна дигәндә төгәлләнсә дә, сүзләрне ташка күчерү озакка сузылды. Күрекле куфи язуының һәр хәрефе калку итеп, сүз арты сүз чүкелә, көннәр үтә дә үтә. Бөтен Идел-Урал төбәгенә даны таралган Батыршаның туган нигезенә кайтуын ишетеп, инде кырыкмаса-кырык кеше килгәндер, шәт. Сөйләшеп куйгандай, бар да китапча итеп мирас бүлеп бирүне сорый. Мәгәр Абдулла останың ялгызын гына калдырып китә алмый, көнозын ташчы-хәттат янында урала. Ул анда булгач, бәләкәй Яхъя да шунда бутала – икәүләп остага комачаулыйлар.

Ташбилге ясау-язу, аны зиратка илтеп урнаштыру айдан артык вакыт алды. Ул арада печән өсте җитте, анысына арыш урагы килеп ялганды. Аның ише крәстиян эшен үзе башлап йөрергә маһир булмаса да, кемдер укмаштырып, чалгысын-тырмасын көйләп биргәндә киерелеп печән чабарга, хөр басуларда тирләп эшләргә ярата иде ул. Өстәвенә көч-куәт сала торган эшләр шактый тансыкланган. Кыскасы, җәй буе кинәнде Абдулла. Яхъяның һич калмый тагылып йөрүе – үзе бер бәйрәм. Янә дә килеп, монда вакытын гел генә бушка сарыф итмәде мулла, малайның үзенә сиздерми генә, аңардан урысчага өйрәнгәләп маташты. Икәүләп йөриләр-йөриләр дә болай кызык өчен генә урысча сөйләшеп алалар.

– Куда пашул? – дип сырпалана малай.

– Пакуска гүләйт, – дип җаваплый мулла.

Икесенә дә кызык булып китә. Дөньяларын онытып, гөнаһсыз көлешеп алалар.

Кырлар-үзәннәр хөрлегенә, кояш-җил рәхәтенә, вак сөенечләр шатлыгына кинәнеп йөри торгач, ямьле җәйләрнең үткәне сизелми дә калды.

Җирән алаша аны туп-туры Мөслим старшина йортына алып килде. Ат капка төбенә килеп туктагач, хәлнең шактый катлаулы икәне башыннан тагын бер узды Абдулланың. Команда башлыгына ни дияр, ни дип акланыр? Ул шулай ияреннән төшми генә шөбһәләнеп торган арада, кече капка үзеннән-үзе ачылып китте, каршында старшинаның көч-куәт ташып торган гәүдәсе пәйда булды.

– Кер! – диде Мөслим төксе генә һәм алашаның тезгененнән җитәкләп алды.

Шөкер, ачуы чыраена чыккан булса да, урамда тавыш күтәрмәде. Ишегалдына узгач та пырдымсызланырга ашыкмады. Абдулла, иярдән төшкәннән соң, ашыга-ашыга туры түшәм астына, күләгәгә кергән атка карап торды да кырыслыгы һич кенә дә кимемәгән каратут йөзен муллага борды:

– Сән гакылыңдамы, Батыршаһ? – диде ул, артыгын кызып китми генә. – Кая олактың, ә? Әйтмәй-нитмәй, суга төшкәндәй юкка чык, имеш.

– Бигайбә, Мөслим абзый, – дип, авызы эчендә боламык болгатты Абдулла. – Шулай туры килде инде…

Старшина бераз суынгандай булды, әмма үпкәсе тиз генә эреп бетәр сыман күренми иде. Ахры шуңа, сүзен дәвам итәргә ашыкмады, өй буена узды, гәрәбәдәй сары итеп юылган баскыч тактасына утырды. Абдулла исә нишләргә дә белми, кыйнап ташланган малайдай боегып, ишегалды уртасында басып торуында. Мөслимнең сабырлыгы тиз төкәнде:

– Соң, үзең уйлап кара, Батыршаһ, – дип дәвам итте ул, мәхәлләсенә вәгазь укучы мулладай. – Бән дөньяның ачысын-төчесен татыган бәндә. Буның ише хәлләрне генә түгел, аннан болайракларын да күп күргән. Ие, хикмәт бәндәдә түгел. Әлеге кыланышың белән Хәсәнне рәнҗеттең…

– Ярар инде, Мөслим абзый, гафу сорарбыз.

Дәшмәсә яхшырак буласы икән дә бит. Егетнең шул сүзе җитә калды, старшина корт чаккандай сикереп торды, ярсып әйтеп салды:

– Пычагыма кирәк ди аңа сәнең гафуың! Үзе генә булса төкереп тә бирмәс иде Хәсән. Эш тирәндәрәк шул. Кызның аты чыкты, дивана баш!

Старшинаның тупас кагылуыннан хәтере калган Абдулла бу йорттан тизрәк чыгып ычкыну, мәдрәсәдәге кысан хөҗрәсенә кайтып аву турында хыялланып тора иде. Мөслимнең соңгы сүзеннән әллә нишләп китте. Баксаң, аңа начарлык теләүдән кырылмый бит инде башлык, йөрәге әрнегәннән генә шулай әйтә. Ә ул, тиле, шуңа да авызын турсайтты, җитмәсә, тәртәгә типмәкче. Мөслим старшина белән дә бозылышсаң, кыен чакларда таяныр тагын кемең бар синең? Дөрес, таныш-белешләре күп анысы – бөтен Оренбург, Казан губерналары тулы. Остазлары Габделрахман белән Габделсәлам бар тагын. Тик алары еракта – томаннар артында шул. Юк, араны суытырга ярамый Мөслим старшина белән!

Ныклы нияткә килсә дә, кәефен тиз генә үзгәртә алмады егет. Кыерсытылган ялчыдай, турсаебрак мунчага китте. Ярый әле каяндыр бәләкәй адашы кайтып кергән икән, янына Апуш килеп җитте – мунча малайның шатлыклы авазы белән тулды.

Киеренкелек мунчадан соң да бетмәде. Мөслим, сыныкка сылтау табып, кичке табынга утырмады. Әйе, аны да аңларга була. Апуш сөйләде ләбаса: ул югында мишәр Хәсән, әледән-әле килеп, бусагаларын шомартып бетергән, рәнҗүле сүзләре белән старшинаның теңкәсенә тигән икән. Баксаң, барысы да аның ваемсызлыгы аркасында бит. Шуңа да дәшми торудан хәерлесе юк. Аштан соң озак юанмады егет, шыпырт кына чыгып, агач келәттә салынган урынга ауды, толып астына чумды.

Иртәгәсен Мөслим старшина алмаштырып куелган сыман иде. Әйтерсең әйткәләшү булмаган да. Ул гадәтенчә шат күңелле, дәртле. Ихатасына таң яктысы төшүгә, шалтыратып келәт ишеген ачты, җор тавыш белән эчкә кычкырды:

– Йә, җыен, кияү, атлар көтә ана. Юлда уйлап бар: никах туена кайсы иләү мулласын чакырасың?!

Тарих битләреннән. Урал аръягындагы тын һәм аулак бер төяктә – Мөслим старшина командасында кешеләр шулай үзләренең вак-төяк мәгыйшәт хафалары белән ыгы-зыгы килгән бер мәлдә диңгездәй җәйрәп яткан Оренбург губернасында – зур тормыш кайный иде. Дөрес, ул кайсыдыр төбәкләрдә тын гына аккан моңсу Дим сыман салмак кына бер җайга бара, кайсыдыр аймакларда мул сулы алкын Агыйдел кебек тулы канлы булып тәрәккый итә, кайбер иләүләрдә, кальга-калаларда ашкынулы йөгерек Сакмар төсле бөтерелә, ургый. Мөслимнән ерак та түгел, кыяларына шоңкарлар оялаган Урал тау буйларында ата-олатайларының мәңгелек гадәтләрен куып, башкорт ырулары күченеп йөри. Карурманнар арасындагы кылганлы аланнарда аларның елкы өерләре утлый, тулпарлар уйнаклый, азау айгырлары, кемнедер өркетергә теләп, шашынып кешни. Ишле ат көтүләренең берсе – тиздән зур тарих битләренә килеп керәчәк һәм шунда мәңге зөбәрҗәт булып балкып торачак Шайтан-Күдәй иләве старшинасы Юлайныкы.

Агыйдел, Ык һәм Дим буйларында исә милли изү тәмам котырынган Идел-Чулман якларыннан качып килгән крестьяннарның яңа авыллары артканнан-арта бара. Килүчеләрнең күбесе – татарлар. Дөрес, аларның берише, салымнардан котылу һәм күбрәк җир эләктерү максаты белән төрле хәйлә әмәлләр корып, башкорт дип языла. Әлеге исемне алу бәхетенә ирешмәгәннәре «дәфтәри» ләргә, ягъни кенәгәләргә теркәлүләре аркасында типтәр булып китәләр. Искиткеч нужадан, хәерчелектән, тәмам кырылып бетүдән качып, киң-иркен башкорт җирләрендә үзләренә яңа төяк тапкан бу кешеләр кылганлы далаларга утрак тормыш, игенчелек алып киләләр.

Бер крестьяннар гына ымсынмый бу хөр якларга. Аларны куып диярлек күпсанлы гаскәриләр, төрле эшкуарлар, йомышлылар, сәүдәгәрләр – колонизаторлар да шунда ашкына. Яңа төякләнгән авыллардан узарга тырышып, колонизацияләүнең терәк пунктлары – кальгалар һәм калалар күтәрелә, Россиянең чиге көнчыгышка авыша, Җаек буйларында хәрби ныгытмаларның тулы бер системасы – Оренбург линиясе барлыкка килә.

Эшкуарларның исә үз мәшәкатьләре. Урал ягының бетмәс-төкәнмәс табигый байлыклары күзләрен яндыра аларның. Башкорт җирләрендә ашыгыч рәвештә бакыр эретү һәм чуен кою заводлары салу шаукымы башланып китә.

Үзе бер зур мәмләкәт булып ерак-еракларга җәелгән олы төбәктә игенчеләр һәм терлекчеләр һаман да мәңгелек мәшәкатьләре белән чиләнсәләр, кала-кальгаларда үзгә тормыш. 1586 елда ук нигезләнгән Уфа үзенең төрмәләре, халыкны суктырулары, исемнәрен генә саный башласаң да кулыңдагы бармаклар җитмәслек төрле салымнарны җыю-талау үзәге буларак дан тота. Анысы күз яше, кан, зар-моң, аһ ору дала түрендә йөзек кашы булып калкып чыккан Оренбургта да җитәрлек. Алай да Уфадан нык аерылып тора ул. Үзгәлеге – монда гаскәриләрнең күп булуыдыр, мөгаен.

Солдатлар төбәктәге башка кальгаларда да җитәрлек лә ул: Троицкида да, Орск белән Бөредә дә, Минзәләдә һәм Кичү белән Зәйдә дә, Чирмешендә дә. Һай, саный китсәң, очына чыгарлык түгел ул хәрбиләр тулы кальгаларның. Барында да шул куәтле чирү мыж итеп тора. Патша әгъзам хәзрәтләренең тынычлыгын еш кына бозып торучы татар-башкортлар кабат чуала башласалар дип, дарыны коры тоталар алар. Алайса, башкалардан ни белән аерыла соң ул Оренбург?

Җаек ярындагы бу кала-кальганың күпсанлы туплары далага төбәлгән. Мәгәр алар тын, атмыйлар. Шөкер, моңа хәтлесе күп кан түкми генә башкарылды – башкорт җирләре крепостьлар боҗрасы белән урап алынды. Хикмәт әнә шунда шул: моннан соң да Шәрыкка коралсыз гына, хәйлә вә әмәл белән үтеп керергә кирәк. 1749 елның 10 июлендә Кече йөзнең кыр казахлары ханнары итеп Нурали солтанны ак киездә күтәрделәр. Неплюев яңа хан белән дуслыкны ныгытырга ашыкты. Шул ук июль аенда Нурали, үзенең яраннары белән Оренбургтан ун чакрым ераклыктагы Дуңгыз суы буена килеп, чатырларын корды. Аны каршы алу, бүләкләү, оҗмахтагыдай кунак итү, тост күтәргән саен, ундүртәр туп белән салют бирү, ашау-эчүдән бушаган арада эшлекле сөйләшү һәм башка тәкәллефләрне тәфсилләп язу үзе бер том тәшкил итәр иде. Хәер, хикмәт андамыни, иң мөһиме – казахлар Россия империясе составына кушылуларын тәкрарладылар. Әйе, монда кораллы гаскәрләр белән сәүдәгәрләр генә кайнамый, политика һәм дипломатия дигән үтә четерекле нәрсәләр дә шыта, кабара, үсә, җимеш бирә.

Әнә шуңа да эшлекле губернаторның күзләре гел Шәрык ягында. Анда бик тә тансык товарларга бай Бохара, Ташкент, Хива, ниһаять, Кытай һәм Һиндстан! Әйе, аларына да кул җитәр әле бервакыт. Хәзергә исә бу кыргыз-кайсак дигәннәрен ныклап кулга ияләштерәсе бар. Анысының исә юлы бер генә – сәүдәне киңәйтү, һәм ул, әйтергә кирәк, Оренбургта гөрләп тора. Кемнәр генә юк биредәге базарларда?! Тире-яры һәм бал күтәреп килгән башкортлар дисеңме, балыкның кырыкмаса-кырык төрен, кабан дуңгызы түшкәләрен һәм тешләрен сатучы Җаек казаклары дисеңме, каланы тимер-томыр әйберләре, икмәк, әллә ниткән тукымалар, көзге, тасма, иннек-кершән ише вак-төякләр белән тутырган урыс һәм татар сәүдәгәрләре дисеңме, көтүе-көтүе белән мал куып килгән кыр казахлары дисеңме – бар да сата, алдый, алдана.

Баштарак Оренбург базарында сәүдә эшләрен киңәйтү өчен җан атып торган Неплюевны хәзер болары артык кызыксындырмый инде. Чөнки, әйткәнебезчә, аның карашы Шәрык ягындагы офыкта, өмете исә – Каргалыда яшәүче татарларда. Алар – йөремсәк халык, дөньяның кайсы ягына гына җибәрсәң дә, һич курыкмый юлга чыгарга әзерләр, тапкырлар, батырлар. Казах даласына барсалар да, Урта Азиягә чыксалар да, тиз үк «үз кеше» булып китәләр. Кирәк фарсыча, кирәк гарәпчә, кирәк төрки телләрдә, кирәк икән урысча рәхәтләнеп гәпләшәләр, гөрләтеп алыш-биреш итәләр.

Соңрак «Сәгыйт бистәсе» дип дан алган Каргалыда яшәүче бу татарлар килгән көннәреннән үк Шәрык белән сәүдә юлын ачып җибәрәләр, казах урдаларына, Хива, Ташкент, Бохара якларына барып җитәләр. Хәзер алар белән сәүдә гадәти эшкә әйләнеп бара инде. Ә татарларның ниятләре тагын да зурдан – күз күрмәгән, колак ишетмәгән Кытай вә башка мәмләкәтләргә барып ирешү. Аларның зур гына сәүдә кәрваны ерак Һиндстанга әзерләнеп ята да инде… Ул исә 1751 елда юлга чыгачак һәм исән-имин әйләнеп кайтачак. Шул кәрванның бер кешесе – старшина Исмәгыйль Бикмөхәммәт углы – диңгезләр артындагы илләрдә күргәннәрен китап итеп язачак әле. Аны бөтен мөэмин-мөселман күп еллар буе мавыгып укыячак.

Инде китап хакында авыз ачканбыз икән, Каргалыда Габделкәрим Ишәев хәзрәтнең мәдрәсә ачуын, соңрак аның бик данлы булып китәчәген, биредә Габделсәлам Уразаев (Габделсәлам ахун), Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов кебек шагыйрьләр яшәп иҗат итәчәкләрен – шигъри мәктәп, мәдәният үзәге барлыкка киләчәген дә әйтеп китәргә кирәк.

Хәзергә исә Оренбург сату-алу, сәүдә эшләре белән гөр итеп тора. Шулай, ул бит Мөслим старшина командасы түгел, губерна үзәге. Анда тормыш башка- дан: ул кайный, ургый, Шәрык киңлекләренә омтыла. Күп тә үтмәс, безнең кайнар баш Батырша да шул тынгысыз, ярсу хәлләрнең уртасына килеп керер.

Зөлхәбирә сөйләп бетергесез йорт җанлы булып чыкты. Килен булып төшүенә атна да үтмәде, Мөслим старшина салдырып куйган шәрә өйне җәннәт итте дә куйды. Тәрәзә башларына чүпләмле сөлгеләр, алардан өскәрәк түр буе эленде. Старшина арттырган киң агач караватка бирнә малы – ястык-түшәкләр, юрганнар өелде, алар чыбылдык белән капланды, сынык аягына ашлау кадакланган өстәлгә киҗеле ашъяулык җәелде – өй эче чүпрәк-чапракка күмелде. Каян аладыр да каян табып бетерәдер Зөлхәбирә, әллә кай арада гына ашаяк бүлмәсе чүмеч-коштабактыр, комган-тагарактыр ише тормыш өчен кирәкле нәрсәләр белән тулды. Тышта инде тәмам көз булып, төннәрен ап-ак кырау төшүгә карамастан, тәрәзә төпләрендә гөлләр пәйда булды.

Аларына гаҗәпләнмәде Абдулла. Хатын-кыз заты шундыйдыр инде ул, йорт-җирне учлап тоту, өйдә учакны сүндермәү өчен яралгандыр. Анасы Бибинур да гомер бакый тик тору дигәнне белмәде бит. Кайчан карама, шул савыт-сабалары белән кайнады, кышлар буе җеп эрләде, киндер сукты. Җәйләрен исә, ире белән рәткә җигелеп, крәстияннең авыр йөген тартты. «Килен – каенана туфрагыннан» диюләре хак икән. Килгәннән бирле арты утыргычка тими Зөлхәбирәнең.

Болары әле баласы гына булган икән. Көз дип тормады, дистәгә якын тавык, аталы-аналы каз асрый башлады. Көннәрнең берендә буаз тана җитәкләп кайтып керде. Яшь остазбикәнең тынгысызлыгы мулланы да мәшәкать белән күмде. Сыеры булгач, анысына абзары, печәне, каз-тавыкка кетәге кирәк бит әле. Хак, үзе балта чапмады, чөй какмады Абдулла, мәгәр әлеге эшләрнең һәркайсы артыннан йөрү дә байтак кына вакытны ала иде. Келәү ае26 керүгә карамастан, мәдрәсәдә сабакларны башламый торды имам-мөдәррис – һаман да хуҗалык кирәк-яраклары артыннан йөрде.

Хәер, алары сыныкка сылтау гына иде бугай. Хагын әйткәндә, гел генә дә яшь бикәче янында ураласы килә иде мулланың. Ничек кенә сәер, маҗаралы булмасын, өйләнү дигән нәрсә ничектер үзгәртеп җибәрде аны. Тутыя дигән асыл зат йөрәгенең тирән бер җиренә чумды, ниндидер томан пәрдәсе белән өртелде. Баксаң, Зөлхәбирә дә бөтенләй төшеп калганнардан түгел икән ләбаса. Теге чакны, беренче күргәндә, маңгаена төшеп торган баш киеме генә сөйкемсез итеп күрсәткән икән аны. Кияү мунчасында ук абайлады Абдулла: кызның мәрмәрдәй ап-ак тәне, җилкәсенә таратып ташлаган болыт-кара чәче бик тә килешле, йөреш-кыяфәте нәзакәтле, багалмасы булып торган күкрәкләре ымсындыргыч. Болар исә бар да утыз дүртенче яшен куып та кызлар кулы тотып карамаган карт егет өчен көтелмәгән ачыш, татлы мизгел иде. Кисәк үзгәргәнен, Зөлхәбирәгә көннән-көн якыная барганын үзе дә сизеп торды Абдулла. Шуларның барына эченнән генә куанып, канатланып йөрде, шәкертләренә дәрес тыңлатуны сузды.

Инде кыш ае – рамазан җитәргә дә дүрт-биш көн генә калды. Абдулла җанындагы яшь кияү дәрте артка чигенеп, мөдәррислек комарлыгы уянды. Ул мәдрәсәгә кереп, андагы назир27 аша Апушны һәм Мөслимдәге биш-алты малайны чакыртты, тирә-яктагы мишәр вә башкорт авылларына барып, шәкертләргә хәбәр салырга кушты.

Ул арада кырпак кар төште, дәресханәләр ягып җылытылды, чит авылныкылар, үзләре күтәрә алган кадәр ризыкларын алып, мәдрәсәгә җыелдылар. Иртәгә дәресләр башланмакчы.

Шул көнне кичке буйда мәдрәсә ихатасына уйламаган-көтмәгән юлаучы – Карышбаш бабулы Колчура килеп керде. Атының тәмам талчыгып, бөтенләй эштән чыгуына караганда, йомышы җитди вә ашыгыч иде чапкынның. Шулай булып чыкты да. Бернинди хафасыз, ваемсыз гына мәдрәсәдән чыгып килүче Абдулла аны, күрүдән элек, тавышыннан танып алды.

– Хәзрәт, анаң вафат! – дип кычкырды Колчура, сәлам бирергә дә онытып.

Абдулла исен тиз җыйды. Кайчан вә ничек дип сорашып тормады, имам икәнен дә онытып, бар көченә Мөслим старшина өенә торып чапты.

Аның йомышын тынына капланып дәшә алмый торуыннан, кыяфәтеннән үк аңлап алды старшина. Сүзен тыңлап бетермәде, атылып ихатасына чыкты, бәләкәй өйнең ишеген ачып, эчтәгеләргә кычкырды:

– Җирән алашаны тотып китерегез, юлга әзерләгез! Ике капчыкка бүлеп солы куярга онытмагыз!

Күптәнге юлдашы – күндәм алаша – чирек сәгатьтән юлга чыгарга әзер иде инде. Шунысы аяныч: Колчура атланып килгән кола бия ике-өч сәгать тә ял итми, ныклап солы каптырмый торып, килгән юлын кабат үтәр хәлдә түгел. Шуңа да юлдашын көтмәскә булды Абдулла, төн таңга авышкан мәлдә, куе караңгылыкта ялгызы сәфәр чыкты.

Ул инде үзенең кыска гына гомерендә күп юллар узды: таулар үтте, елгалар кичте. Ниндиен генә кыен, ниндиен генә мәшәкатьле булмасын, аларның һәркайсыннан үзенә бер ләззәт, рәхәтлек таба, һич кенә дә ялыкмый торган иде. Монысында исә юлының мәгънәсе, рәте-башы булмады. Төн димәде, көн димәде, йокы-ял белмәде, олы яу кубуын хәбәр итүче чапкындай, алашасын куды да куды. Ул бит атасының җеназасында да була алмады. Анасы да аңардан башка гына җир куенына иңдерелсә, гомерлек үкенеч булачак. Шуңа ашыкты, ярсып-ялкынланып чапты мулла. Сирәк-мирәк тукталуы да атын каптырып яисә эчереп алу өчен генә иде. Өченче көнен юлда булуына карамастан, үзе түзде анысы, тик менә аты чыдамады – Карышбаш җирләренә кергәндә, егылып җан тәслим кылды. Калган дүрт-биш чакрым араны йөгереп үтте Абдулла.

Вә әй хәсрәт, барыбер анасының җеназасы өстенә кайтып җитә алмады. Карышбашта аны боегып калган өйнең таяк белән терәтелгән өнсез ишеге каршы алды. Шул ятим ишегалдында сынташ сыман берни уйламый байтак басып торды. Артында Яхъяның нәзек тавышы ишетелмәсә, белмим, тагын күпме торган булыр иде Абдулла.

– Мулла абзый, Бибинур абыстайны өченче көн җирләделәр.

Абдулла өчен дөньяда хәят бетте, йокыга киткәндәй, һич кымшанмый торды да торды. Аннан акрын гына борылды, арык кулын малайның тузгыган аксыл чәчле башына сузды:

– Әйдә, күрсәт каберен!

Ул инде тәмам талчыккан, аягында көч-хәл белән генә басып тора иде. Җитмәсә, көзге көн инде узып та бара. Урынга ятып, тәгәрәп-тәгәрәп йоклыйсы гына иде дә бит. Кая, мондый чакта ал-ял хафасы була димени? Абдулла җилләнеп өйгә узды, салкын су белән тәһарәт алды, аннан инде, Яхъяны җитәкләп, зиратка таба менеп китте.

Анасын атасы эргәсенә генә җирләгәннәр икән – каберенең туфрагы да суынып җитмәгән сыман. Чардуганы, ташы булмау аның яңалыгын куәтли генә. Абдулла анасының баш очына салкын туфракка тезләнде, ихластан Коръән укырга тотынды.

Егет ахирәттән бу дөньяга әйләнеп кайтканда, инде тәмам күз бәйләнгән, зират өстен шомлы караңгылык баскан иде. Мулланың аркасы чымырдап китте. Күршедәге имән бура янында басып торган Яхъяны күргәч кенә җиңел сулап куйды.

Кем күреп алгандыр да, аның кайту хәбәре кай арада авылга таралып өлгергәндер – зират капкасын чыкканда, аларны инде ике кеше көтеп тора иде.

– Әссәламегаләйкем, хәзрәт!

Абдулла аларны танымады, мәгәр анысын сиздермәде. Сәламнәрен алды, аннан болай сүз өчен генә:

– Ил-җирдә иминлекме, авылдашлар? – дип куйды.

Тегеләр бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, ашыга-кабалана тезәргә тотындылар:

– Иминлек ие дә…

– Зур казалы булдык…

– Анаңны җирләп куйдык мына…

– Әллә инде кыргын килде безгә…

Абдулла кулын күтәрде, берни аңлатмый торган битараф тавыш белән әйтеп куйды:

– Ашыкмый гына, рәте белән сүләгез!

– Мортаза хәзрәтнең хәле мөшкел, мелла Батыршаһ. Ясин чыкмассың микән дигән иек тә…

– Начармы?

– Үләдән соң теленнән язды шул, бахыр.

Әйа хәсрәт, анасы җеназасына дип, авылның гомерлек имамының үлеме өстенә кайтырга насыйп иткән микәнни Хода?! Мондый чакта, әлбит, ашыгу тиеш. Гакылы белән анысын бик тә аңлый Абдулла, әмма инде ничә көн рәтләп ашамаган-эчмәгән, йокы-ял күрмәгән вөҗүде үзенә аз булса да игътибар таләп итә.

– Укыйм, әлбит, укыйм, – диде ул, җанлана төшеп. – Тик ни бит, бер йомры әйрән булса да эчеп аласые.

– Эчәрбез, тәкъсир, эчәрбез. Капкалап та алырбыз.

Юл уңаеннан кайсыныңдыр өенә кереп, тамак ялгаган арада, тәмам төн булды. Алар Мортаза хәзрәт йортына җиткәндә, картлар төркеме, зур өйгә генә сыешмыйча, ишегалдына бүселеп чыккан иде.

– Әле генә җан тәслим кылды, – дип каршыладылар аларны. – Азанчы чыкты ясинны.

Абдулла, берәүгә дә сәлам бирми генә халыкны аралап, эчкә узды. Тиз генә бишмәтен, бүреген салып, кулларын чайкап алды да ак өйгә керде, мәет янына утырып, Коръәннән сүрәләр укый башлады.

Иртәгәсен бөтен Карышбаш купты. Каберне зиратның иң түренә казыдылар. Карты-яше, имамны олылап, соңгы юлына озатты. Җеназа укып, Коръән чыгып, мәетне ләхеткә иңдерделәр, күз ачып йомганчы дигәндәй күмеп тә куйдылар

Яшь мулланы чорнап алган аксакаллар зират капкасыннан чыгып, авыл урамына борылганда, кайсыдыр зур эшне йомгаклагандай әйтеп куйды:

– Мына бит, картлар, ятим калдык.

Икенчесе аңа кушылды:

– Ие, гадел хәзрәтебезне югалттык. Иммә дә ликин ятим булмабыз, боерган булса. Үзебезнең Карышбаш суын эчеп үскән ифрат гыйлемле Батыршаһ муллабыз бар ла безнең!

Сүзне картлар дәррәү күтәреп алдылар:

– Ие, кайт, хәзрәт, читтә каңгырап йөрмә!

– Авылны ятим итмә, мелла Батыршаһ!

– Бүген сабый туса – ат кушар, мәет булса – саф мөселманча җирләр кешебез дә калмады лабаса. Авылга кайта күр, Батыршаһ!

Абдулла мондый сүз көтмәгән иде. Аптырап калды, ык-мык итте. Бераздан исә акланырга сылтау тапкандай булды!

– Туктагыз әле, җәмәгать. Мөслимдә бәнем мәхәлләм, шәкертләрем бар лабаса. Янә дә килеп, хәләл җефетем көтә лә бәне…

– Сән безнеке бит, тәкъсир. Монда сәнең нигезең, атаң-анаң каберләре. Остазбикәне вә йорт кирәк-яракларын апкайтырга иртәгә үк олаулар бирәбез. Әйт кенә: ничәү кирәк?

Унынчы бүлек

Батырша мулланың Карышбашка кайтып төпләнүе хакындагы хәбәр көне-сәгате белән дигәндәй барлык дүрт юлга: Казан, Уса, Себер вә Нугай даругаларына таралып өлгерде. Уфа төбәгендә тереклек итүче татар-башкортларның күбесе «Афәрин!» дип, дога кылып каршылады бу яңалыкны. «Безләргә дә бер галим мулла фарыздыр, шәт», – дип сөйләнделәр күпләр һәм инде, әлбәттә, тәртәләрен Карышбашка таба борып куючылар да бар иде.

Әйа хәсрәт, Батыршаның бөтенләйгә күчеп кайту хәбәре мөселманнар яши торган һәр аймакка ирешмәде, имеш-мимешләрнең башкасы – хәвефлесе шытып чыкты. Монысын инде мулланың үзен күреп белүчеләр колактан-колакка гына пышылдаштылар: Батырша хәзрәт ычкынган икән. Шунысы бар, хәбәрләрнең беренчесе ерак-еракларга – бөтен Агыйдел, Җаек, Чулман, хәтта Идел буйларына барып ирешсә, икенчесе әлегә тирә-як авылларда, аннан да күбрәк түрәләр арасында әчи-күперә иде.

Утсыз төтен булмый. Имеш-мимеш таралган икән, димәк, аның нигезе бар. Һәм, әйтергә кирәк, болай дип фикер йөртүчеләр хаклы иде. Хикмәт шунда: авылга күченеп кайтуының икенче атнасында ук яшь мулла адәм әйтеп, адәм ышанмас мәрәкә кузгатты: үткән ел гына дөнья куйган ятимә Хәнифә карчыкның мунча хәтле генә бер тәрәзәле өен сорап сотник Ясәвигә гарызнамә язды, шунда күчәргә теләге барын белдерде.

– Сән нәрсә, мулла, читтә йөри торгач ычкына башладың мәллә? – дип көлде Ясәви, әлеге сәер язуны кая куярга да белмичә.

– Ыланнарга мәдрәсә юк, Ясәви, – дип, тыныч кына аңлатуында булды Абдулла. – Атайдан калган кара-каршы гүрничәне дәресханә итәргә дим.

Бу кадәресен ишеткәч, сотникның таба китегедәй табак битенә гаҗәпсенү чыкты, вакыйган җиңеләя башлаган бу дип уйлады бугай, хәкарәләп көлеп җибәрде:

– Мәчет эргәсендә мәптегебез бар лабаса, хәзрәт, – диде ул, ниһаять, көлүеннән туктап. – Төеп тутырсаң, ике дистә малай-шалай сыяр, шәят.

– Анысында кыз балалар укытырбыз.

Мулланың үҗәтлегенә, чын-чынлап диваналана башлавына инанган сотник артыгын бәхәсләшәсе итмәде:

– Ярый, Яныш абзый белән мәслихәтләшеп карарбыз, – диде дә китәргә ашыкты.

Үзе өнәп бетермәгән старшинаның исемен ишетүгә чирканып куйды Абдулла, мәгәр аны-моны әйтмәде; эченнән генә кырылып, үз юлына – мәчеткә таба атлады. Әйа, аңламыйлар шул аның ниятен, аңламыйлар. Ул бит шушы төбәктә олы мәдрәсә ачып, аны үзе үк тоту, шөһрәте әллә кайларга китәрлек гыйлем йорты булдыру хакында күпме хыялланды. Ие, дәресләре дә гел яңача, остазлары Габделрахман белән Габделсәламнәрчә булачак, шәкертләре аз-маз булса да дөньяви гыйлемнәр дә алачак анда. Бәла шунда: хәзергә гыймарәте юк.

Сотник җавапны икенче көнне үк китереп җиткерде. Яныш старшина гарызнамәне укып та тормаган, кул селтәгән, имеш. «Авыл үзегезнеке, җыенда хәл итегез», – дигән. Аңа ни, Карышбаш әллә бар, әллә юк дөньяда, үз төяге Чуртанлыкүл генә имин булсын.

Ясәви мулланың әлеге гамәлен дивана бер бәндәнең җүләрлеге дип караса да, гавам мәсьәләнең асылына тиз төшенде, яшь имамның ниятен күтәреп алды, җыен башланып китүгә, һәр тарафтан хуплау авазлары ишетелде:

– Бәрәкалла! Бик мәгъкуль, хәзрәт.

– Аллаһы Тәгалә саулыгыңны бирсен. Авылдашларының теләктәшлеге Абдулланы канатландырып җибәрде. Хәзер инде ниятенең асылын тулысынча ачып салырга да була иде. Ул, кешеләрне аралап, каравыл йорты алдына ук чыгып басты, гавамның тынганын көтеп, тамак кырып алды:

– Рәхмәт, аксакаллар. Быелга шылай ярап та куяр, шәят. Вәләкин безнең халаекны беләсез вит инде – голүм дигәндә Каф тавы артына китәргә әзер. Әлхасыйль, шәкертләр байтак җыелыр дип фикер итәм. Бәнем гүрничә генә сыйдырмас шул барын да…

Аны берьюлы ике-өч тавыш бүлде:

– Сүзеңне ачык итеп әт, хәзрәт!

– Ачыгы шул: зур итеп мәдрәсә гыймарәт кыласые, картлар. Тирә-юньгә бер итеп…

– Бүрәнәсен генә сүләш, хәзрәт…

Җыеннан ул дәртләнеп, канатланып кайтты, иртәгәдән калмый тирә-күрше карьяләргә хәбәр саласы итте. Вәләкин җыенның карары өенә аңардан алдарак кайтып җиткән икән – Зөлхәбирә аны караңгы чырай белән каршылады:

– Бу ни инде, мулла, үз йортыңнан үзең баш тарт, имеш!

Абдулла моны көткән иде, шуңа да кәефен кырасы итмәде, сүзне уен-көлкегә борды:

– Бер кичкә куян тиресе дә чыдый, диләр, остазбикә. Кышны ничек тә чыгарбыз шунда, боерган булса.

Зөлхәбирәнең турсаюы уен-муен гына түгел икән, сүзендә нык тормакчы:

– Бән ул йортны барып карадым, мулла. Анда кышлау түгел, төн кунуы да имәнгеч. Үзе кысан, үзе караңгы…

– Кысан булуы безнең өчен әйбәтрәк тә булмагае, остазбикә, – дип көлеп җибәрде Абдулла. Ул әле һаман да шаяруга исәп тота иде.

Хатыны исә уенга кушылырга уйламады да, аның үз туксаны туксан иде:

– Мал-туарга абзар-курасы гына да юк бит, ичмасам.

– Алары үз урыннарында калыр, бичә. Килеп-китеп карарга туры килер!

Монысын каты итеп әйтте Абдулла. Беренче кат сүзгә килүләре булгангамы, ир – баш, хатын муен икәнне сиздереп алды. Мәгәр Зөлхәбирә аның тел төбен сизмәмешкә салышты:

– Лутчы мунчага чыгыйк, алайса, – дип тагын да турсая төште.

– Мунчаны мунча диярләр. – Ир тавышын күтәрде, бәхәснең урынсыз икәнен кисәтеп, кычкырып ук куйды. – Ә бу – начар булса да – өй. Барып җиттеме?!

Остазбикә мышкылдап алды, дәшми торды. Аннан, ашаяк ягына кереп, казан капкачын шалтыратты, аңа шаулатып су салганы ишетелде, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп ташлады:

– Бәне ләхеттә черетергә дип үләнгәнсең икән.

Монысы инде артыгы иде. Абдулла җилтерәп мич арасына узды, борылышта тукталды һәм җикеренеп диярлек әйтеп салды:

– Гүрничә кирәксә, атаң йортына кайтырсың, остазбикә!

Бу хәтлесен көтмәгән иде Зөлхәбирә. Гаҗизләнеп калды, әмма үзен бик тиз кулга алды. Иренә каршы килеп, аның күкрәгенә капланды да печтеки борынын күкрәгенә төртеп мышкылдап торды, аннан:

– Бәнем көмәнем бар, мулла, – диде.

Абдулла аны таза беләкләре белән кысып күтәреп алды, җилтерәтеп түргә алып чыкты, сабыйны уйнаткандай әйләндерде дә китереп сәкегә утыртты.

– Менә монысы сүз, ичмасам, – диде ул, еш-еш сулап. – Ә сән, кысрык та караңгы, имеш. Уйлап баксак, нибары ярты кыш бит, канатым. Малларны исә Колчура белән Яхъяга тапшырырбыз.

– Яхъяга да сабак тыңлатмакчы буласың бугай ла, – дип иркәләнде хатын.

– Ие, ул – яшь, зиһенле малай. Аңа әле укыйсы да укыйсы.

Бергә яши башлауларына өсләренә килгән беренче яшен яшьнәми калды. Хатынының күндәмлеген аның гакыллылыгыннан дип тапты мулла, монысын яхшы фалга санады. Әнә бит, һич кенә өнәмәсә дә, Хәнифә карчык өенә күчүне үзе башлап йөрде, утынын китертте, якты, җылытты, юды-җыештырды. Кыскасы, әлеге үпкәләшү вакыйгасыннан соң өченче көн дигәндә алар инде ятимә карчыкның җир идәнле тавык кетәклеге хәтле генә өендә иделәр.

Яхъяга килгәндә исә, аңа диңгез тубыктан. Нигә дисәң, ул барыбер төп йортта – мәдрәсәдә торып калды. Хәер, кайда яшәү, нәрсә ашау турында уйламады да ул, шәкерт булып китүеннән башы күккә тигән.

Яшь мулла белән яшь абыстайның бәп-бәләкәй өйгә күчүләренә Колчура да пошынмады. Аның ватык-җимерек булса да үз нигезе, хатыны, ике баласы бар. Ә эш дигәнең барыбер аңа ич. Монысы инде тумыштан маңгаена язылган аның.

Бу кышкы кыска көннәрдә Карышбашта шәхси вә иҗтимагый эшләр бергә уралып барды. Мулла «яңа нигез» гә күченгән арада, ат менгән чапкыннар тирә-як авылларны урап кайттылар. Аларга тагылып диярлек, Карышбашка мишәр, типтәр һәм башкорт малайлары агылды. Абдулла исә, үз мәнфәгатьләрен дә онытып, мәдрәсәгә ашыкты, җыелган кадәр шәкертләре белән дәресләр башлап җибәрде.

Шулкадәренә күңеле булып, үзеннән-үзе канәгать йөргән көннәрнең берендә иртә таңнан имам-мөдәрриснең ихатасыз йорты янына дистәгә якын атлы килеп туктады. Аларның берсе, имән баганадай таза гәүдәлесе, кызыл сакаллысы, атыннан сикереп төште дә өйалдының яртылаш ауган читән ишегенә килде.

– Әй, җан ияләре бармы бу хөҗрәдә? – дип кычкырды ул масаюлы көр тавыш белән.

Абдулланың, мәдрәсәгә барырга дип, тунын төймәләп торган чагы иде. Иртәнге төтен саркып бетмәгән өйнең калҗайган ишеген ачты, эчкә атларга да, атламаска да белми торган старшинаны күреп, зиһене таралып китте.

– Бак, Яныш абзый, сән түгелме соң? – диде ул, үзен кулга алып. – Уз, әйдә, уз!

Яныш, өстендәге төлке тунын ертмагаем, буямагаем дигәндәй, сак кына атлап, өй ишегенә килде. Хуҗа эчкә чигенеп аңа юл бирде. Старшина исә ишектән башын тыгып кына карады да, кире тартылып, мыгырданып алды:

– Үзең чык, Батырша. Сәнең бу тәмугта тын алырлык түгел икән.

Мулла тире кырыйлы колакчынсыз бүреген башына чәпәде дә чакырылмаган кунагы каршына атлады.

– Сәне ычкынган дип ишеткәнием – хак икән, – дип каршы алды аны Яныш һәм, минем арттан атла дигәндәй, тышка ук чыгып китте. Читән өйалдында, аның әле генә монда булуын раслап, сасы хәмер исе генә калды. «Сәрхушлыгын ташламаган икән әле бу», – дип уйлап алды мулла һәм, тупас сүзгә ничегрәк җавап кайтарасын чамалый-чамалый, ишегалдына атлады.

– Мондыен ук диваналыкка җитү өчен, шул гомер гыйлемлектә йөрү кирәгиеме, әйа, мелла Батырша?! – дип, һаман да тупаслануында булды старшина, тирә-ягы тулы кеше булуга карамастан.

Хәер, аның үзе сыман ук котырган сыер сөтеннән авыз иткән җан сакчылары Янышның моннан күп гайре гамәлләренә дә күнегеп беткәннәр, түрәнең шәригатькә дә, гореф-гадәткә дә сыешмый торган кыланышларын хуплаудан башканы белмиләр иде. Бу юлы да, ат кебек кешнәшеп, хуҗаларының «акыллы» сүзен җөпләп куйдылар.

Абдулланың эчендә кату төшкәндәй ачу оеп, тамагына калыкты, мәгәр сабырлыгын җыйды, тыныч кына әйтеп куйды:

– Ыланнарга мәдрәсә кирәк, Яныш абзый.

Старшина котырган күркәдәй гөрләп көлеп җибәрде:

– Җыен әтрәк-әләмгә мәдрәсә кирәк дип, гакылы булган кеше үз өеннән чыгамы, йә?! Вакыйган28, тилесең, Батырша!

Егетләр, түрәләренең тапкырлыгына кинәнеп, янә кешнәп җибәрделәр.

Мондый шартларда старшина белән бәхәсләшәсе итмәде Абдулла. Алай да форсаттан файдаланасы килде, ятып калганчы атып кал, диләр бит:

– Шул хакта үзем Чуртанлыкүлгә барырга дип тораем әле, Яныш абзый. Мәдрәсә гыймарәт итәргә бүрәнә кирәк булачак. Юллашмассың микән дигәнием…

Яныш аңа, чит мәмләкәттән килгән дәрвишкә карагандай, күзләрен зур ачып бакты, аннан лач иттереп җиргә төкерде һәм үзенең куәтле тавышы белән кычкырып җибәрде:

– Әйа хәзрәт, дурак, вакыйган, дурак икәнсең! Бетле мишәр вә башкорт малайларына мәдрәсә кайгыртып йөрергә кем дип беләсең сән бәне? Укып кем булырлар дисең сән аларны?! Җир сукалау яисә кулга сөңге тотып яуга чыгу өчен гыйлем кирәкми. Ә дәрте бары үзе дә үрәнә аны. Бән, примир, язу танырга атайдан үрәндем. Ил-җир эшләре алып барырга да җитеп тора тагын…

Түрәнең кызмача чагында, җитмәсә, исерек егетләре алдында мәдрәсә хакында сүз кузгатуына үкенеп куйды Абдулла. Әмма инде соң иде. Шуңа да сүзне тәмамлау максатыннан әйтәсе итте:

– Хәзер заманалар башка шул, Яныш абзый.

Авызына шайтан төкергән старшина белән сүз көрәштерү урынсыз иде. Синең бер сүзеңә аңарда унау:

– Безнең өтек халаекларга заман һаман да бер инде ул, Батырша. Ил чакта – буразна, яу чакта – ияр. Әлхасыйль, мәдрәсә дигәнеңне ишетмим бүтән. Имам икәнсең, мәчетеңне бак ана… Ие! Ә бәнем янга килү ниятең – бик мәслихәт ният. Үземнең дә сәне чакырырга дип сугылуым. Килгәләп йөр – әмерләрем бар!

Шулай диде дә аты янына килде старшина. Егетләрнең икесе, яшен суккандай иярләреннән төшеп, Янышны күтәреп алдылар һәм атына атландырып та куйдылар. Ул да түгел, атлылар, кар бураны уйнатып, урам буйлап китеп бардылар. «Кайсы бәхетсезен еглатырга бара бу кабахәт?» – дип, артларыннан карап калды мулла. Аннан инде ашыкмый гына мәдрәсәгә таба юнәлде.

Ул көнне телендә сабак сүзләре булса да, башында бүтән нәрсә иде имамның – бүрәнә, ничек тә булса урман бүлемтеге юнәтү. Шунысына ирешсә, агачын ташыту, бурату, күтәрү һәм мәдрәсәне эшләп керү әллә ни кыен булмас шикелле тоелды аңа. Тик менә урманга рөхсәт язуын каян алырга? Янышка ышану – Иделгә таяну. Димәк ки, бары да үз җилкәңә.

Шуннан бирле урман вә бүрәнә хафасы Абдулланың башыннан һич кенә дә китеп тормады. Үзе шәкертләрнең сабакларын тыңлаган була, күңеленнән исә Уфадагы таныш-белешләрен барлап утыра. Шөкер, ишләре күп калада, араларында дус диярлекләре дә байтак. Шунысы аяныч: берсе дә зур урында түгел, иң абруйлы дигәннәре дә тылмач-тәрҗемәчедән узмаганнар. Хәер, алай дип йөз чөерү егетлек түгел. Кайчакта түрәнең ялчысы аның үзеннән күпкә файдалырак. Шулай дип күңелен юата-юата, белеш тылмачларын уеннан үткәрде мулла.

Ни хикмәттер, кулына каләмен алгач, бу эштән күңеле кайтты. Сүрәнләнүенең хикмәте әлеге дә баягы үзләре ялчы мисалында йөргән тылмач-тәрҗемәчеләрнең ни дә булса майтаруларына ышанып җитмәвеннән иде. Шулай икеле-микеле утырганда, кинәт кенә зиһене ачылып, чырае яктырып китте. Менә син әй, моңа хәтле ничек хәтеренә килмәгән диген. Ураков дигән морза бар бит әле дөньяда. Ата-бабасы Казан ягыннан, диләр. Димәк ки, үз кеше.

Ничек кинәт яктырган булса, шулай ук тиз караңгыланды йөзе – Ураковның чукынганлыгы исенә төште. Шулай булмый ни, муенына тавык тәпие такмаса, провинсә кәнсәсендә утырыр идемени?! Йөрер иде шунда Дәүлекәннәр сыман «чабаталы морза» булып. Алай да бик тә ышанычлы кешеләрдән ишеткәне бар Абдулланың: Ураковның Шөгер тавы итәгендәге Шөгер авылы утарында яшәүче атакае өендә яшереп кенә Коръән тота, качып-посып кына намаз укый, имеш. Утарына кайткач, яшь морзаның да намазга оеганын күрүчеләр булган. Урман мәсьәләсен, җайласа, шул җайлар. Абдулла ашыга-кабалана каләмен кулына алды, ярсып язарга тотынды.

Икенче көнне ул шәкертләрен иртәрәк таратты, үзе исә өйлә намазыннан соң юкка чыкты. Аның кая китеп олагуын авыл халкы түгел, остазбикә дә белмәде. Кара бияне юлга әзерләшеп йөргән Яхъя гына остазының ниятен бераз чамалагандай булды.

Морзага булган өмете акланды бит мулланың. Ходаның рәхмәте төшкәндерме, җае шулай ансат килеп чыккандырмы, ай да үтмәде, урман кисәргә рөхсәт язуы Абдулланың кесәсенә килеп керде. Рәхман рәхим, мөселманлыгы рас икән Ураковның. Һич иренми артыннан йөргән, хәтта кем, үзе әйтмешли, түрәләрдән кайберәүләрнең авызларын майлаган. Ничек итсә иткән, тәки булдырган. Өстәвенә урманы да якында, авылдан дүрт-биш чакрымда гына бит әле. Афәрин, егет икәнсең, морза!

Рөхсәт язуы Карышбаш кешеләрен дәртләндереп җибәрде. Моңа хәтле бернигә ышанмыйча, мулланы да диванага санап йөргән Ясәви булып Ясәви, гел үзгәреп, эшне үзе башлап чабасы итте. Каян ишетеп, каян белеп бетергәннәр диген, урман эшенә бөтен иләү авыллары купты. Хәтта кем әллә кайлардан: Гъәйнә якларыннан, Абдулла моңа кадәр исемнәрен дә ишеткәне булмаган карьяләрдән килүчеләр дә байтак иде.

Бүрәнә сөйрәгән беренче олаулар кайтуга ук, Карыш суы буендагы чыклыкта кызу эш башланды – агачлар каезланды, төпке ниргәләр салынды. Шушы көнгә хәтле кыш өстеннән бура бураганнарын күргәннәре булмаганга, балта осталары янына байтак кына ачыгавызлар да җыйналган, су буе Сабантуй мәйданына охшап калган. Бар да бураның зурлыгына шаккатканнар. Шуларга карап елмайган хәлендә, олы эшнең җай гына башланып китүенә куанган хәзрәт мәдрәсәсенә очып барыр, канатланып кайтыр булды.

Инде бар да көйләнде, инде иркенләп дәресләр бирергә, тынычлап яшәргә дә була дип йөргәндә, Яныш старшинадан чапкын – әлеге сәрхуш егетләрнең берсе килеп төште.

– Ыстаршина агай чакыра, – диде ул, ияреннән купмый гына.

«Бер дә юкка булмас, йомышы, киңәш-табышы бардыр, – дип уйлады Абдулла. – Ни генә булмасын, барып кайтмый ярамас. Этнең эте дә бит, эргәңдәге түрә белән килешеп яшәү яхшы».

Иртәгәсен, җаен табып, җәяүләп кенә үзләреннән ике чакрымдагы Чуртанлыкүлгә юл тотты имам. Янышның үзенә бер кальга булып утырган, имән текмә белән уратып алынган чиркәү хәтле йортының капкасы төбендә аны өстенә сәләмә бишмәт, башына ямьшәеп беткән мескен бүрек кигән шадра битле базык кеше каршылады. Кече капканы ачып җибәрүгә, ишегалдының төрле почмагыннан һау-һаулап дистәгә якын эт атылып чыкты. Араларында кышлаган тана кадәрлеләре дә бар. Ялчы, аларның исемнәрен атый-атый, этләрне тынычландырырга тырышты, кайберләрен орыша-орыша ояларына таба куды. Әмма, мал иясенә охшамаса, хәрәм була, диюләре хак икән.

– Хуҗа үдәме? – диде Абдулла, эт көтүенә игътибар итмәскә тырышып.

– Ә сәне кем дип беләек? – дип, сорауга каршы сорау бирде тегесе.

– Карышбаш карьясенең имамы. Аб…, ә, ие, Батырша булам мин.

Ялчы, авыр имән капканы ябып, өйгә кереп китте, ул арада әйләнеп тә чыкты.

– Яныш агай үзе күреп торган сәне. Керсен, дип атте.

Абдулла, әлеге адәмгә ышыклана-ышыклана, болдырга, мишәрләр әйткәнчә, «кырлича» га менде, тышкы ишекне ачып, эчкә үтте. Шул арада нидер шыгырдады, ак өйнең ачык ишегендә старшинаның кызыл сакалы, бурлаттай чырае күренде.

– Әйдүк, Батырша, әйдүк, мулла! – дип, хәерхаһ каршылады аны хуҗа. – Өс-башың сал, түрдән уз.

Имам аның һәрвакыттагыча бераз кызмача икәнен чамалап алды. Мәгәр чигенергә юл юк иде инде. Килгәнсең икән, утыр, барыбер түрәнең саф аек чагына тап булмассың. Әнә бит хәмере чүлмәк комганы белән өстәлендә үк тора.

Старшина аны сәке сыман киң зур өстәл башына утыртты, шул арада ишеген ачып, хатын-кыз таифәсенә кычкырды:

– Кайсыгыз анда? Ит чыгарыгыз!

Күз ачып йомганчы дигәндәй, өстәлгә олы гына агач коштабак белән салкын ит, зур гына ипи түгәрәге һәм бу як халкы өчен бөтенләй ят ризык – тозлы кәбестә килеп утырды. Яныш исә, хатыннар җенесенең чыгып бетүен көтеп, идән уртасында басып торды да өстәл янына килде.

– Афәрин, үзсүзле, хәтта кем киребеткән бәндә икәнсең, Батырша! Ул өстәлдәге чүлмәк-комганга үрелде, кытай чынаякларына нидер салды да кунагы каршына утырды. – Тәки буратасың мәдрәсәңне, ә?! Вәләкин сән ни… вурлар үрчетмә инде ул нәмәстәңдә.

– Мәдрәсә гел инсафлыкка гына үрәтә, Яныш абзый, – дип, хуҗаны чеметеп аласы итте Абдулла

– Йә, йә, чәпчемә. Әйдәле, шуның өчен тотып куйыйк бер.

Әллә кайдагы чувашмы, мукшымы авылында ясатып алган бу эчемлекнең әшәке исе баядан бирле борынына кереп, күңелен болгатып тора иде Абдулланың. Үзенә таба сузылган кытай чәшкәсен кулына алды да, гөберле бака тоткандай чирканып, бер читкә куйды:

– Бигайбә, Җиһанша абзый, бал вә кымыздан башка нәрсәне авызыма алганым юк.

Старшина кайтарып җавап бирмәде, кулындагы йомрысын каплап куйды да, кашыгын алып, тозлы кәбестәгә үрелде.

– Мәйлең, алайса, – диде ул, атныкы кебек эре тешләре белән кәбестә шыкырдатып. – Ә бән менә кыстатып тора белмим. Мәгәр исергәнем дә юк. Аягында нык тора Яныш!

– Исереп егылу түрә кешегә бөтенләй килешмәсие, Җиһанша абзый.

Хуҗа кәбестәдән калҗага күчте. Куш йодрык хәтле ит кисәген бер кабуда ялмап йотты да янә кунагына карады:

– Сән теге ни… Бәнем янда да мулла булып, китапча сүләп утырма, Батырша. Үзебезнең мишәрчә, Янша, дип, ну Яныш дип эндәш бәңа… Бак, нишләп әле берни капмыйсың? Итеннән үрел, мона кәбестәсеннән авыз ит. Хәмер артыннан иллә дә шәп нәрсә инде. Урыс белми ашамый шул аны!

Кәбестә дигән ризык барын ишетеп белсә дә, кабып караган нәрсәсе түгел Абдулланың. Җитмәсә, чирәпинкәгә салынган бу әйбер күксегән сыман зәңгәрләнеп, лайлаланып тора. Аңа карагач, хәтта укшып куйды мулла, мәгәр хәлен хуҗага сиздермәде, арыш ипие сындырып, авызына капты.

– Алайса, байлар сые белән сыйлыйм әле үзеңне, – дип, Яныш урыныннан кузгалды һәм хатын-кыз таифәсенә эндәште: – Әй, чәй бирегез!

Чәйне Мөслим старшинада эчкәләде Абдулла. Бак, Янышка да килеп җиткән. Ярый соң, аны бик тансыклаган иде мулла.

Өстәлгә юан корсаклы җиз самавыр, ак таш савыт белән бал килгән арада, Яныш, үз «чәен» салып, янә берне эчеп куйды, кабаланып кәбестә капты. Аннан үзе үк чәй ясады.

– Эчеп җибәр, Батырша, һәм тыңла, – дип, бөтен өйгә гөрләде тагын да кыза төшкән старшина. – Бәнем белән дус яшәсәң, чәен дә, мәен дә эчәрбез, бергәләп кызлар да кочарбыз…

– Бән шәригать сакчысы була торып…

– Ташла, Батырша, – дип бүлдерде аны кәефләнүе җиткән Яныш. – Барын шәригатьчә эшлибез аны. Мөхәммәд пәйгамбәрнең дә өч катыны булган, диләр. Сән әле яшь, ике-өч катынга гына чыдарлык…

– Әйа, аңларга бер дә нәфсем юк шул бәнем, Яныш абзый. – Мулла сүзнең әдәпсез якка борылуын теләми иде. – Бәңа берсе дә бик җиткән.

Старшина өен тутырып шаркылдап көлеп җибәрде:

– Сән әле ул иблис токымыннан авыз итмәгәнгә охшыйсың. Уразаң бер ачылсамы?! Әле кичә Ядәч авылында… Чатырыма бер хур кызы китерделәр егетләрем. Чибәр чукынган – бер кашык суга сал да йот үзен. Вәләкин артыгын яшь, ун-унике тирәсендә булыр. Кызгандым бит, дурак, кайтарып җибәрдем. Төнгә анасын алып килергә куштым…

Иләү агасы дип дан тоткан түрәнең пычрак сүзләреннән җирәнеп, Абдулла чәшкәсен кулына алды, чиркана-чиркана, чәй йоткалады. Старшина да сүзнең артыкка китүен чамалап алды бугай, кисәк телен тешләде, хәмеренә үрелде:

– Йә, ярый, шаярдык, – дигән булды ул, салганын эчеп куйгач. – Тәк, нидә туктадык соң әле? Ә, ие, Мостафа хәзрәт белән тату яшәдек без. Авыр туфрагы җиңел булсын, сүземнән һич чыкмады мәрхүм – хөкемнәрен бән әйткәнчә чыгарды.

Сүзнең болай кисәк һәм көтелмәгән якка борылып китүе Абдулланы аптырашта калдырды. Ул чынаягындагы чәйне эчеп бетерде дә старшинаның күзенә чекрәеп карады:

– Хөкем бит ул, Яныш абзый, кемдер кушканча чыгарылмый, – диде балаларча беркатлылык белән. – Хөкем китапча гына була ала, шәригатьчә.

Яныш тагын көлеп җибәрде – өстәл янындагы тәрәзә пыяласы зыңлап куйды:

– Сән гел бала-чага икәнсең, Батырша, – диде ул, күз төбенә килгән яшен күлмәк җиңе белән сөртеп. – Китапның бит аның яшел тышлысы да, кызыл тышлысы да бар сездә.

Абдулла сискәнеп китте, уйчанланып калды. Бераздан кискен итеп әйтеп салды:

– Аларның барында да Коръән сүрәләре, пәйгамбәр хәдисләре язылган, Яныш абзый. Китап сүзен бозучы – мөртәт ул!

Әллә инде борчаклары пешмәсен төшенде, әллә исерүе җитте, старшина, чайкала төшеп, урыныннан кузгалды, ишеккә килде һәм үкереп җибәрде:

– Әй, кайсыгыз?! Муллага урын салырга кирәк.

Моны ишеткәч, Абдулла кабаланып аягына басты, ишек катындагы чөй янына килеп, киемнәренә үрелде:

– Юк, бән кайтам, Яныш абзый! – диде ул, тунын кия- кия. – Хуш, сау булып тор!

Ничек чыккандыр да, ничек этләр тимәгәндер аңа? Абдулла аларын хәтерләми. Атлый-йөгерә Чуртанлыкүлне чыгып, кар көртендә чокыраеп торган кышкы юлга баскач кына тукталды, иркенләп тын алды. Артына борылып, старшинаның мин кем дигәндәй кукраеп утырган йортына нәҗескә карагандай чирканып карап торды. Аннан, кызып-кайнарланып, Карышбашка таба китеп барды. Башында давыл, юк, зилзилә иде мулланың. Бак, ниндиен әшәке эт җан икәнсең сән, Яныш! Каян килеп эт булсын ди, сасы көзән, үләксә белән тукланучы сыртлан бу! Ошбу хәшәрәт бәндәдә микъдар гына да мөселманлык юктыр, мең батман нәҗеслек моңарда. Әйа, мондыен хайван зат белән яшәве ансаттан булмас. Йа Аллам, шундыен сасыкларның җир өстен нәҗесләп йөрүләренә ничекләр түзәсең?! Ничекләр җир убылып йотмый шундыйларны?.. Хак Тәгалә сабыр шул ул, түзә, хәтта кем, гөнаһлы инсаннарны ярлыкый да. Инде тәмам юлдан язганнарын, денен сатканнарын теге дөньяда тәмуг кисәве итә. Аллаһның җирдәге шәүләсе булган падишаһлар ничек чыдыйлар диген мондыен хәлләргә? Бак, халаекларның берәүләре тамак хакына газиз балаларын сатып, җәй башларында бер сарана ашап җан саклаганда, икенчеләре ниләр генә кыланмыйлар диген. Әйа мәликә, шул хәлләрне беләмсең сән?! Хәбәрең бармы мондагы халаекларның хәерчелегеннән? Сән, шәрәфәтле җан, ничекләр түзеп торасың биредәге түрәләрнең башбаштаклыгына?!

Тарих битләреннән. Исеме әле мөселман дөньясыннан ары китмәгән гади бер татар мулласы Абдулла Галиев, халыклар тормышындагы тигезсезлеккә үртәлеп, кешеләр арасындагы бозыклыкларның бетерелүендә Аллага һәм аның «җирдәге шәүләсе» падишаһка өметләнеп, үзен үзе кая куярга белми гасабиланып өенә кайтып барган бу кичке мәлдә ерак пайтәхетнең зиннәтле сараенда бөтенләй башка тормыш кайный иде. «Шәрәфәтле мәликә» – Пётр патшаның дүрт дистәне тутырып, бишенчесенә чыгуына карамастан, табигый матурлыгын югалтып бетермәгән кызы Елизавета, ниһаять, йокысыннан уянды. Шулай инде, императрицаның яшәү рәвеше һич кенә дә башкаларныкына охшамаган – төнне ашап-эчеп, кәеф-сафа корып үткәрә дә, иртәнге алтыда гына ятып, көнозын йоклый. Бүген дә әнә, күз бәйләнгәндә генә уянып, аккош мамыгы тутырылган түшәгендә рәхәтләнеп бер киерелергә өлгермәде, елгыр хезмәтчеләре ефәк-парчаларга күмелгән урынына йөгерешеп килеп тә җиттеләр. Кайсы аның затлы җылы күлмәген, кайсы асылташлы йомшак башмакларын тоткан – патшабикәнең көен көйләп, чүкердәшеп торалар: хәлен-кәефен сорашалар, мәрхәмәтле императрицага озын гомер телиләр. Гомер дигәненә һич кенә дә каршылыгы юк, мәгәр кәефе шәптән түгел мәликәнең. Күнеккән гадәте буенча инглиз сырасы чөмереп, эчемлекләрнең гайрәтлерәкләрен дә аз-маз капкалап, кирәгеннән артык ашый-ашый уздырылган төннән соң башы чатнап тора, эченең дә рәте юк. Ашказаны бөтенләй эшләмәгән бугай, корсагы баш куеп яткан мендәре хәтле булып күпкән, аңа нидер төеп тутырганнар сыман. Патшабикәнең урам хатыннарыннан да дорфарак итеп акыру-җикерү, сүгенү холкын яхшы белгән хезмәтчеләр инде ни буласын көтеп куркышып торган арада, Елизаветаның «фәрештә» тавышы яңгырады:

– Нәрсә терәлеп каттыгыз? Кофе китерегез, ичмасам!

Анысына инде ялчылар күптән әзер – кофены салып та бирделәр. Шуннан инде патша сараеның аулак бүлмәләрендә «иртәнге» ыгы-зыгы купты. Биредә Ходай бирмеш һәр көн кичен була торган шау-шулы мәҗлескә вакыт бөтенләй аз калып бара. Шул арада императрицаның эчен бушатырга, юындырырга, чәчләрен тарап, француз причёскасы ясарга, шкафларындагы унбиш мең күлмәге арасыннан бүген аның күңеленә хуш килердәен табып бирергә кирәк. Сарайда тамаша купты, ифрат та җаваплы эш – төнге типтерүгә әзерлек башланды.

Мондагы ялчы халкы Елизаветаның кайчан һәм нәрсәдән соң кәефе күтәрелә башлавын өйрәнеп беткән инде. Чыннан да, бушанып, юынып алгач, өч-дүрт бокал гына инглиз сырасы эчеп, ярты түшкә генә боҗыр ите капкалап куйгач, патшабикәнең күңеле күтәрелеп китте. Мәгәр аның көйсезләнмәве томана асраулар уйлаганча сыра белән боҗыр итеннән түгел, бәлки, бүген булачак кичәнең ниндирәк тамаша-мәзәкләрдән торачагын уйлап ләззәтләнүдән иде. Шунысы начар: атнаның ни көне икәнен хәтерләми. Узып киткән 1749 елның 10 сентябрь Указы нигезендә сарайда атнаның һәр киче бер-бер тамашага багышланырга тиеш бит: куртаг, концерт, театр, опера, бал, маскарад һәм биюләр. Бүген кайсыдыр бит – шайтан белсен. Хәер, аларының әһәмияте дә юк Елизаветага. Иң мөһиме – уен-көлке, җыр-бию, музыкадан соңгы төн уртасындагы аш мәҗлесе. Ә кичнең беренче өлеше мәшәкать кенә ләбаса. Нигә дисәң, һәр көнне үзгә киенергә кирәк. Эш кием-салымда түгел – анысы, шөкер, җитәрлек. Хикмәт киенү-ясануда, бизәнүдә сине уздырып җибәрерлек берәр дама булмауда. Хәер, андый чытлыклар табылса, һич кенә дә аптырап калмый Елизавета. Әйтик, бөек княгиня – булачак Екатерина Икенче – балларга аңардан күреклерәк киенеп чыкса, ул кыланчык кызны янына чакыртып ала, өстен алыштырырга, әлеге күлмәкне бүтән кимәскә куша. Гомумән, сарайда бер күлмәкне икенче мәртәбә кию начар гадәткә санала. Ә кайбер томана дамалар шул гади нәрсәне аңламыйлар. Шуңа да бер кигән күлмәкләргә дәүләт пичәте сугыла монда.

Ничек кенә булмасын, бөек княгиня Екатеринаның кыланышларына түзә әле патшабикә. Анысы бит, ни әйтсәң дә, тәхет варисы Пётр Өченченең хатыны. Киенү-ясануда императрицадан уздырырга теләүче башка дамаларга исә бөтенләй көн юк. Бервакыт ул, бал барганда, тәхеткә иң якын торучы дворяннардан булган Нарышкинаны янына чакырып алды да аның причёскасына бик тә килешеп торган челтәр бизәкләрне халык алдында үз куллары белән кисеп төшерде. Бүтән чакны үзенең ике фрейлинасының бик матур чәчләрен кыркып ташлады. Тегеләре соңыннан гына: «Галиҗәнап чәч белән бергә бераз гына баш тиресен дә тунап алды», – дип зарланышканнар, һәй, нәрсә ул баш тиресе, матурлыкта патшабикәнең үзе белән ярышырлык княгиня Наталья Лопухина белән көндәшлек мәсьәләсе аеруча ансат хәл ителде – аның телен тартып өзделәр – бары шул гына.

Шуларга охшаш хәлләрдән сабак алган дамалар балларга һәм башка кичәләргә гадирәк киенеп килергә тырышалар. Әмма хатын-кыз заты чибәррәк күренәсе килүдән тыелып каламыни?! Аларның әле берсе, әле икенчесе, һич көтмәгәндә үзенчә бизәнеп, Елизаветаның йөрәген көнчелек утында көйдерә. Шуңа гаҗиз булганлыктан, ул махсус Указ белән маскарадларга килүче дамаларга ир-ат киемнәре, кавалерларга исә хатын-кыз киемнәре кияргә боерды. Хатын-кыз күлмәге кигән ирләрдән дә шөкәтсез, көлке җан иясен тагын кайда күрәсең ди. Ә ир-ат киемендәге юан-юан дамалар үзләре бер кәмит – гел сыерлар инде. Елизаветаның үзенә килгәндә исә, аңа ир-ат киеме искиткеч килешә. Шуңа да маскарадларда ул үзен күкнең җиденче катында хис итә.

Әнә шул очсыз-кырыйсыз кәеф-сафа корулар бөтен вакытын алып бетерә дә инде императрицаның. Сарайдагы камер-фурьер журналындагы язуларга караганда, Елизавета 1744 елның октябрь һәм ноябрь айларында гына да дүрт куртагда, биш банкетта, сигез маскарадта, сигез мәртәбә театрда булган һәм музыка тыңлаган, ике тапкыр шәһәр читенә сәйранга чыккан. Шулай итеп, алтмыш көннең яртысы төрле типтерүләргә сарыф ителгән. Аларга әзерлекнең вакытны тагын да күбрәк алуын истә тотсак, башкача һичбер шөгыльгә дә мөмкинлеге юк патшабикәнең. Көненә өч-дүрт күлмәк алыштыру, сәгатьләр буена көзге каршында утыру, энҗе-мәрҗәннәр, бриллиантлар тагу җәфаларын бер Алла да үзе генә белә Елизавета. Ике сандык ефәк оек арасыннан җанга ятышлысын сайлап алырга гына да күпме гомер кирәк!

Һиҗринең 1163 елы (1750 ел) язы Карышбаш имам- мөдәррисе гаиләсенә берьюлы ике шатлык алып килде, дәресләр тәмамланып, шәкертләр авылларына таралдылар – Абдулла белән Зөлхәбирә дә, ниһаять, үз нигезләренә кайталар. Кар эреп, җир кипшенүгә, авылда моңа хәтле һич күренгәне булмаган олы өмә узды: су буен тутырып, төрле яры таралып яткан мәдрәсә бурасы таш нигезгә күтәрелде, түбәсе дранча белән ябылды. Инде бераз тын алып, гаиләнең үз мәнфәгатен кайгырту җае чыкты.

Кая ул, җәй башы мәшәкатьләрнең тагын да зурракларын, катлаулыракларын өстәп куйды. Хикмәт шунда ки: көннәр язга авышу белән, кешеләрдә уртак эш кайгысы калмады, һәркем үз басуын, үз кишәрлеген сөреп чәчү хафасына батты. Бер Абдуллада гына сука-сабан уе юк иде. Әлегә кадәр бу якларда һич күренгәне булмаган олы мәдрәсә бинасының ишек-тәрәзә уемнары, бәбәге алып ташланган сукыр кеше күзе кебек, кызганыч хәлдә ыржаеп торганда, ничек инде үз корсагың хакында гына борчыласың ди. Ишек-тәрәзә яңаклары, рамнар ясатасы бар. Кыш өстеннән ярып куелган такталар да идән-түбәгә җитешле түгел. Мичләрне дә җәйдән чыгартасы иде. Анысына исә кирпече сукмаган. Пыяла табу – үзе олы хәсрәт. Кыскасы, мәшәкать муеннан.

Шушы хәлгә пошынган мулла, авылның бер очыннан икенче очына йөреп, һәр йортка кагылып чыкты. Ник кенә берәве уңай җавап бирсен, һәркайсында кырыкмаса-кырык сылтау. Аларга да үпкәләп булмый. Кемнең генә озын кышка буш бура белән керәсе килсен. Гаҗизлеккә тарыган Абдулла, балта осталары эзләп, тирә-як карьяләргә чыгып китте.

Зөлхәбирәнең исә үз дөньясы – ул теше-тырнагы белән хуҗалыкка ябышкан. Хатын инде мәдрәсә белән җенләнгән иреннән бөтенләй өмет өзгән, хәтта «Батырша ычкына башлаган» дигән имеш-мимешкә дә ышанып җиткән. Аның бар ышанычы Колчура белән Яхъяда. Һәр икәвен йодрыгына җыеп тоткан да, ана бөркет сыман, һич кенә дә аларны күз уңыннан ычкындырмый. Хәер, түрә хатыны кебек өйрәтеп, эш кушып кына утырмый Зөлхәбирә: шактый юанаеп килүенә карамастан, егетләр белән бергә сөрә, тырмалый, чәчә.

Абдулланың һаман да үз хәле хәл. Күрше авылларда юлы уңмагач, ул арырак төбәкләргә, әллә кайлардагы волостьларга барып чыга торган булды. Теләсә кем катына түгел, билгеле. Халык арасында яхшы исеме чыккан, үзе ишетеп кенә булса да белгән мәрхәмәтле, мөрәүвәтле адәмнәр янына инде. Шундыйларның берсе Уса юлындагы мишәр командасының старшинасы Сөләйман Диваев иде.

Ул иләү агасының Әҗик авылындагы төягенә көн сүрелгәндә генә барып җитте. Аты бөтен төбәккә таралып, хәтта кем, губернаторга барып ирешкән Сөләйманның йорт-җире хәлле крәстияннекеннән әллә ни аерылып тормый, кай ягы беләндер Урал аръягындагы Мөслим старшина хуҗалыгын хәтерләтә. Ызбасы, каралты-курасы нык, бары да каралган-көйләнгән, мәгәр бай дип тә әйтерлек түгел. Һәрхәлдә, Янышның кальга-йорты белән тиңләшми. «Үз күкрәк көче белән генә тапкан хәләл мал исәбенә тереклек итүче бәндәнең мәгыйшәте шулайдыр инде ул», – дип уйлап алды Абдулла, капка төбенә туктап, һәм атыннан төште.

Кулына балта тотып, ишегалдында нидер майтарып йөргән Сөләйман аны үзе каршы алды. Старшина инде тәмам чаларган, чын мәгънәсендә аксакал булып җиткән. Алай да йөреш-хәрәкәтләре җиңел, җиргә нык баса. Кыяфәтенә карап кына сигезенче дистәне куучы карт димәссең. Чырае янып тора, колагы сагаймаган, күзләре дә зирәк икән әле. Капка ачылуга, җәһәт болайга борылды, балтасын тоткан килеш, таныш булмаган миһманы каршына килеп басты.

– Әссәламегаләйкем, старшина, – диде Абдулла, күрешергә дип ике кулын да сузып, һәм командада моннан ике ел элек булып узган хәлләргә ишарәләп өстәп куйды. – Ил-җирдә иминлекме?

Ихатасына килеп керүченең кем икәнен белмәсә дә, Сөләйманның йөзенә дустанә елмаю чыкты, балтасын җиргә ташлап, сәламне алды. Аннан инде кыюсыз гына сорап куйды:

– Танып бетермим, кем диеп беләек?

– Карышбаштан Гали углы Абдулламын.

Пәйгамбәр күрдемени карт, кисәк кабынып китте, кулларын җәеп җибәрде:

– Әйе, Батырша хәзрәт! Беләм, беләм. Бәк күп ишеттем сәнең хакта. Кая, атыңны кертик әле.

Сөләйман, капкадан чыгып, атның тезгененнән алды, үзе үк аны туры түшәм астына алып китте. Ашарына салып маташты бугай, байтак юангач кына, кабат Абдулла янына килде.

– Өйгә рәхим ит, хәзрәт! – диде ул килә-килешенә һәм кунагын култыклап ук алды. – Бән әле үзем бер Карышбашка барып чыкмак келәп йөрием.

Алар юынып, ак өйгә узган арада, күз бәйләнде. Хатын-кыз таифәсе өнсез шәүлә булып кына киҗеле ашъяулык җәелгән өстәлгә ялгыз шәм янган шәмдәл кертеп куйды, шулай ук тавыш-тынсыз табын әзерләде.

Абдулланың күзе исә өйнең караңгы як стенасы буйлап сузылган ике рәт киштәләрдә. Түзмәде, рөхсәт-фәлән сорамый гына килеп, зәвык белән тышланган калын китапларның берсен кулына алды.

Сөләйман, имам-мөдәррис, галим-голәмә булмаса да, вакыйган, китап җене кагылган кеше икән. Сүз үзеннән-үзе голүм дөньясына кереп китте. Бу исә Абдуллага йомышын әйтеп бирү өчен бер дигән җай иде. Ул Карышбашта мәдрәсә гыймарәт итү хәлләрен сөйләп бирде, балта, кирпеч осталары, башка булышчылар җитмәүдән зарланды.

– Сәнең катка килү дә, Сөләйман абзый, шул хактае, – дип сүзен тәмамларга ашыкты мулла. – Өч-дүрт булса да оста табып бирмәссең микән дигәнием.

– Ашыкма, Батыршаһ. – Хуҗаның тавышы һаман шулай дустанә иде. – Безнең әле вакыт күп: тамак ялгап, ял итеп алаек. Иртүк мунча өлгертерләр, боерган булса. Гомергә бер килеп ни… Икене-өчне генә кунасың әле, насыйп итсә. Әйдә, табынга утыр әле.

Алар китаплар белән әвәрә килгән арада, табын әзерләп өлгергәннәр икән. Өстәлдәге агач коштабактан кайнар бу бөркелә, икенчесенә өеп куелган иттән тәмле ис таралып, борынны кытыклый. Кысташмый гына табынга утырдылар, «бисмилла» ларын әйтеп, токмачка үрелделәр. Бераз капкалап алуга, хуҗа сүзнең очын үз кулына алды:

– Саф мөселманнарның бер-беренә ярдәме саваплы эш инде ул, Батыршаһ, – дип башлады Сөләйман, маңгаен сөлге белән сөртеп. – Кулдан килгәнен булышырбыз, боерган булса. Вәләкин эш бит… Ие… Яныш барыбер кадерен белмәс аның. Бик тә һавалы, тәгассыб29 бәндә…

– Түрәләр бар да бер чыбыктан куылганнардыр инде алар. – Абдулла шаяртмакчы булып төрттереп алды. – Падишаһның имән терәүләре…

– Әйа, юк, хәзрәт! – Сөләйман кашыгын куеп кызып ук китте. – Һәр җан иясе – үзенә бер дөнья ул… Хак, без барчабыз да хакимнәрнең вирнай ялчылары. Вәләкин һәркем үзенә төрлечә. Әйтик, бән Уфа кәнсәсенә дә, губернаторга да, әлхасыйль, үземнән өстен түрәләргә вирнай хезмәт итәм. Алдашмыйм, карышмыйм, кушканнарын үтим. Бу җәһәттән бәне ата иблис үзе дә юлымнан яздыра алмый. Чукынып китсәм дә, тфү, тәүбә-тәүбә, түрәләргә хыянәт кыласым юк. Бер үк вакытта командамдагы халаекларга да зыян-зәхмәт салмаем, алым алмаем, үз эшемне кешедән эшләтмәем. Инде килеп, кемне дә булса ярдәмгә чакырам икән, тиярен ихластан түлим, хилафлык кылмаем, әлхасыйль, гадел яшим. Мәсләгем – бүре дә тук, сарык та исән булсын.

– Афәрин, Сөләйман абзый, афәрин!

– Ә вит кайбер иләү агалары алай итми, – дип ярсуында булды старшина, гүя кунагының сүзен ишетмәде дә. – Салым-алымнарны халаеклардан тияреннән артыграк җыеп, байтагын үзләренә чәлдереп калалар. Алым алу хакына кайсыбер бәндәләрне чирү хезмәтеннән коткарып, алар урынына башкаларын озаталар. Һай, намусыңны җуйсаң, баю юллары күп инде ул, хәзрәт! Әйтик, шул ук Яныш…

– Бигайбә, Сөләйман абзый, бүлдерәм. Ахшам намазына соңарабыз.

Урыннарыннан торып, тәһарәт яңарттылар да идәндә икесе янәшә намазга оедылар.

Гыйбадәттән соң старшина, намазлыгы өстендәге хәлдә, сүзенең кай тирәдә өзелгәнен хәтеренә төшерә алмый, байтак кына тын утырды. Шул рәвешле байтак торганнан соң гына, янәшәсендә аякларын бөкләп утырган Абдуллага эндәште:

– Ә, ие, Яныш кадерең белмәс сәнең. Адә, үземә күчеп кил. Бер җәйдә мәдрәсә салып бирәм, үзеңә өй җитке- рәм.

Мулла сүзнең болайга ук борылуын көтмәгән иде, сагаеп калды, көттереп кенә җавап бирде:

– Булмас, Сөләйман абзый. Алай итсәм, авылдашлар күзенә ничек карармын?! Башлаган эшем кала ла- баса…

– Хак әйтәсең, хәзрәт. Эшне ярты юлда ташлау егетлек түгел, – дип килеште старшина. – Ярый, сүземне кире алам. Шәп кенә бер шәкертеңне җибәрерсең, боерган булса.

– Анысын эшлибез, Сөләйман абзый. Яхъя атлы бик тә зиһенле шәкертем бар. Шуны бирермен Әҗиккә.

Серләре килеште, ястү намазыннан соң да озак гәпләштеләр. Мәгәр хуҗа көтелмәгән кунагыннан һич ялыкмады. Мунчалар яктырып, зур сый мәҗлесе җыеп, ике тәүлек миһман итте ул Абдулланы. Тәмам дуслашып, өченче көнне генә хушлаштылар.

Тагын ике көннән Карышбашка килеп төшкән балта осталары шул дуслыкның ныклыгы билгесе иде.

Әҗиктән килгән дүрт оста янына башка авыллардан янә алты-җиде кеше табылды. Яңа мәдрәсә янында буй пычкы чыжлады, балта тавышлары тынып тормады – бура уентыларында ишек-тәрәзә яңаклары пәйда булды, идән-түбәләр җәелде. Әмма Абдулланың аларга карап кинәнеп торырга вакыты юк иде. Ул әле бер, әле икенче авылга кирпеч эше осталары эзләп чапты, булган кадәрен китерүне оештырды. Әһәй, алары нәрсә?! Алары кул очындагы нәрсәләр. Иренмә генә – бар да була. Иң кыены – пыяла мәсьәләсе иде. Ярый әле теге чакта морза Ураковка бер дистә ат кудырган иде. Шул гына коткарды да. Янә файдасы тиде морзаның.

Шулар белән мәшәләнә торгач, печән өсте дә үтте, сөмбелә30 керде – арыш урагы җитте. Мәгәр аларын да сизмәде Абдулла, кыр эшләрен һәрвакыттагыча Зөлхәбирә тартып бара иде. Игеннәр урып-җыю дигәнне белмәгән дә булыр иде, бәлкем, мулла. Алай да бер вакыйга аны да кырга барырга мәҗбүр итте.

Уттай кызу көннәрнең берендә Абдулла мәдрәсә ишеге төбендә кирпеч бушаттырып торганда, яннарына, атын кара тиргә батырып, Яхъя килеп чыкты. Күк биясен туктатып өлгермәде, шәрран ярып кычкырып җибәрде:

– Мулла абзый! Остазбикә ни… анда.

«Ни» икәнен шунда ук төшенде Абдулла, күләгәдә чебенләп торган атына тиз үк атланды да Яхъя каршына килде:

– Адә, атыңны алдан атлат!

Парлап чаптырып киттеләр.

Алар Яңа басудагы арыш җиренә килеп җиткәндә, Зөлхәбирә белән Колчура саз буендагы зирек күләгәсендә тын гына утыралар иде. Хатынының йөзе тартылып, агарып киткән, итәгендә – ниткәндер чүпрәккә төрелгән җанлы йомгак. Зөлхәбирә дәшмәде, хәленнән кыенсынып, башын аска иде. Аның өчен җавапны Колчура бирде:

– Баланың кендеге кискән, бәйләгән. Угыл! – диде.

– Хәерле булсын. Атын Таҗик дип куярбыз. – Абдулла күптәнге карарын тышка сыгып чыгарды.

Унберенче бүлек

Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр диюен дә, хикмәт аның эчендә шул. Хәер, чүлмәкнең тышкы кыяфәтен, бизәлешен дә артка чигереп булмый. Әнә ич, Карышбашта рига хәтле мәдрәсә ихъя ителүе хакындагы хәбәр, Агыйдел, Караидел буйларына гына сыешмыйча, бөтен Оренбург далаларына, Казан якларына, хәтта Урал аръягына барып ирешкән. Узган ел мәдрәсәдә сабак тыңлаган шәкертләрнең «май чүлмәгенең эче» турындагы сүзләре дә эзсез калмаган бугай, бу көзге көннәрдә иләүдән иләүгә «Карышбаш» һәм «Батырша мулла» дигән хәбәрләр йөри, алар сүз-хат җитәрлек барлык вилаятьләргә барып ирешә иде.

Ничек кенә булмасын, келәү ае керүгә, Карышбашка мишәр, типтәр вә башкорт малайлары янә килеп тулды. Алар арасында провинциянең дүрт юлыннан гына түгел, һич уйламаган җирләрдән, хәтта Көнгер, Казан өязләреннән, Тубыл губернасыннан килүчеләр дә шактый иде. Шәкертләрнең күплеге бер яктан зур куаныч булса, икенче яктан – дәмуллага зур мәшәкать. Нигә дигәндә, ул инде үзе генә сабак биреп өлгерә алмый, ярдәмгә хәлфәләр табасы бар. Аларына да кытлык юк югын, хәбәр салуга, әллә кайлардан килеп тә җиттеләр. Мәгәр берсе дә Абдулла көткән, ул өметләнгән хәлфәләр түгел: гарәп-фарсы нәхүен, дин сабагын яхшы гына сукаласалар да, дөньяви голүмнәрдән мәгълүматлары юк диярлек. Үзләре дәрт тотып, иҗтиһад күрсәтеп, төрле вә төрле китаплар укыган икәве генә хуш килде дәмулланың күңеленә. Башкаларына фиракълык31 белдереп, шул икесенә өлфәтлек32 күрсәтте – аларын мәдрәсәдә калдырды. Вәләкин монысы да – вакытлы чара. Абдулланың морады – Яхъя кебек берничә шәкертне махсус әзерләп, аларны хәлфә итү иде.

Никадәр генә чыгымлы, мәшәкатьле булмасын, Карышбашта мәдрәсә ихъя ителүе, мулланың дәмулла булып китүе, Абдулланың үзе өчен генә түгел, командадагы бар халаекларга шатлык вә горурлык иде. Бу хәлгә сөенмәүче бер генә бәндә бар иде монда – ул да булса йортавай. Батыршаның дәмулла буларак та, мөдәррис буларак та танылуы, даны-шөһрәтенең бөтен иләүләргә таралуы ифрат көнчел старшинаның кытыгына тиде. Батыршаның теге чактагы сүздән соң да баш бирмичә, һаман да үз көен көйләве үтә тәкәббер түрәнең җен ачуларын чыгарды. Хак, Абдулла командадагы башка муллалар сыман «эч» дигәнгә «түч» дип тормый, гыйлем-голүмәте дә бөтенләй башка, аннан да битәр абруе зур. Эшләр һаман да шулай барганда, шәүләсе белән төбәктәге иң зур түрәнең үзен томалап куюы да бар. Шулаен шулай, тик аңа, башка мулла-сотникларга боерган кебек, ачыктан-ачык орынып та булмый: куркыту-янау белән генә берни майтара алмыйсың монда. Халаеклар арасында дәрәҗәсе ифрат зур мулланың – аңа кизәнгән йодрыкның үз башыңа төшүе мөмкин. Алдырсаң, хәйлә вә этлек белән генә алдырырга була. Яныш, озын-озакка сузмый, шуның тәдбирләренә33 кереште.

Үзе биниһая гадәләтле Абдулланың исә башында кемнән дә булса үч-ачу алу, кинә куу кебек исәп бөтенләй юк иде. Мәдрәсәнең бер җәйдә өлгереп җитүе, шәкертләрнең дәррәү җыелуы түбәсен күккә тидергән иде аның. Дәмулла, бөтен дөньясын онытып, мөдәррислек шөгыленә чумды. Тышта инде тәмам кыш булып, барча җирнең ак япан ябынуын да сизмәгәндәй булды.

Шул рәвешле, бар да бер эзгә төшеп, дәресләр җай гына барган салкын көннәрнең берендә мәдрәсә ишеге төбендә ниндидер тавыш, ыгы-зыгы купты, эт өргән авазлар ишетелде. Абдулланың Бөек Болгар, анда гыймарәт ителгән зур-зур сарай-тимәләр, мәдрәсә-китапханәләр турында, Идел буендагы шул борынгы дәүләттә ерак бабаларыбызның хөррә улуы хакында сөйләп торган чагы иде. Сүзен яртысында өзеп, тышка колак салды. Мәгәр ни дә булса кылырга өлгермәде, дәресханәнең зур ишеге ачылып китте, бусагада өстенә төлке тун, башына сусар бүрек кигән Яныш күренде.

– Әйа мулла, белдек! Сән монда бу бетлеләргә шайтан сабагы тыңлатып ятасың икән, – диде ул, үтә дорфа кычкырып, һәм, сүзенең хаклыгын раслагандай, кулына бөкләп тоткан камчысын болгап алды. – Мәдрәсәне без пәйгамбәр сүзләрен тыңлау өчен ихъя кылдык дип беләм.

Абдулла аның гадәттән тыш кызмача икәнен абайлап алса да, ярсып китмәде, тыныч калды. Старшинаның каршына килеп, әйтәсен басынкы гына әйтте:

– Әй ыстаршина, монда дәресләр бара. Сүзең булса, хәлфәләрнең ял бүлмәсенә рәхим итең!

Шулай диде дә үзе аралыкка чыкты, аптырашта калган Яныш исә аның артыннан атлады. Аллы-артлы аулак бүлмәгә барып керделәр. Каршы як диварда дәмулланың үз куллары белән зур бозау тиресенә ясап куйган хаританы34 күргәч, йортавайның күзләре акаеп чыкты:

– Әттем бит, шайтан сабагы, диеп! Малай-шалайларны юкка котыртырга ничек оялмыйсың, мелла?!

– Ыланнарга голүм бирүнең ояты юк, Яныш агай. – Абдулла әле тыштан һаман тыныч күренсә дә, эчендә инде ризасызлык куера, ачулы сүзләре тамагына килеп бөялгән иде. Чыдамады, күңелендә сакланырга тиешлесе авызыннан ычкынды. – Әтсәм әтим инде, ыстаршина: мөселман кешегә, түрәгә исә бигрәк тә, һаман саен сәрхушланып, халаекларга күренеп йөрү – рисвайлык ул! Җитмәсә, таң чыгыдай саф күңелле шәкертләр катына килеп керәсең.

– Бән? Бәнме сәрхуш?! – дип җикереп җибәрде Яныш, тар бүлмәне тутырып әрле-бирле йөри-йөри. – Авызыңны чамалап ач, мелла! Шул маңкалар алдында бәнем абруемны төшермәкчеме сән, йә?!

Муллага сабырлыгын саклавы кыен иде. Алай да кызып китмәде, мәгәр тавышы ныгыды, анда тимер чыңы яңгырап киткәндәй булды:

– Бән сәнең абруеңа кагылмаем, ыстаршина. Вәләкин болаен йөреп, сән аны үзең җуясың. Болай да инде бик ямьсез сүзләр йөри сәнең хакта.

– Кашки, сәнең әле гайбәт җыя торган гадәтең дә бар, имеш, мелла! Йә, йә!

– Бер дә гайбәт түгел, ыстаршина. Туктар карьясеннән халаеклар шикаять белән килделәр вана. Биктимер атлы бәндәнең җәмаллы катынын куркытып, зинага күндермәк булгансың. Ире вә туганнары катынны сәнең кулдан йолып алгач, аларны камчы белән суктыргансың.

– Һа! Бәнем егетләремне сүгеп, сугып-кыйнап китүләренә «ләббәйкә» диеп тораеммы?! Йә?!

– Анысы бөһтан35,ыстаршина. Егетләрең, үзләре сүктеләр вә суктылар дип, ялган гуаһлык биргәннәр. Сәнең зина кылдыкың вакытында каравыл торучы үзең күк исерек егетләреңнең алдакына карап, гөнаһсыз бәндәләрне хөкем иткәнсең – тәннәрендә кара көймәгән җирләре калмаган.

Яныш кисәк туктап калды, кызарган күзләре акаеп чыкты – менә-менә төшеп идәнгә тәгәрәрләр сыман. Башта ул сүзен әйтә алмый тотлыгып торды, аннан исә бөтен мәдрәсәне ярып үкереп җибәрде:

– Юкны сүлисең, мелла! Тузга язмаганны! Әлхасыйль, бә-әк күпне белмәкче сән, Батыршаһ. Аңла: күпне күрү хәерлегә түгел, телсез калуың бар.

Абдулла түзмәде, җәнҗал ишетелми микән дип, ишекне ачты, аралыкка карады. Янәшәдәге дәресханә ишеге ярыгындагы дүрт-биш баш шунда ук юкка чыкты. Дәмулла, чыраена аны-моны чыгармый гына, дәресханәгә узды, шәкертләрне мәдрәсәдән чыгарып җибәрде дә янә хәлфәләр бүлмәсенә әйләнеп кайтты. Ул килеп кергәндә, Яныш, тәрәзәдән тышка карап, нидер уйланып тора иде. Дәресханәдән урап килү бик вакытлы булды: Абдулла шактый суынып, сүзне салкын акыл белән дәвам итәр хәлгә килгән иде. Шулай да тавышында кырыслык дәмулланың.

– Сән куркытма, ыстаршина! – диде ул ныклы итеп. – Бәнем шүрләрлек эшем, гөнаһым юк. Инде белү-белмәүгә килгәндә, әйтәем: ие, барын ишетеп торам. Чөнки халаеклар бөтен аһ-зарлары белән бәңа киләләр, күңелләрендәген һич яшерми сүләп бирәләр. Янә дә килеп, авызым бер ачылганда, шунысын да әйтәем: алым алуыңны туктат сән, ыстаршина!

Яныш ялт итеп аңа борылды. Әмма канында баягыча янау галәмәте күренми, ул ничектер юашланып калган иде. Тавышы да ничектер зәгыйфьләнеп һәм карлыгып чыкты:

– Анысы нә дигәнең?

– Белмәгән булып кыланма, ыстаршина! Күтәрчен карьясеннән Исмайны өченче ел нәүбәте җитмәгән килеш чирү хезмәтенә язгансың. Ул: «Әй ыстаршина, бу ел нәүбәт безгә дәгүл», – дип, ике сум акча биргәч кенә, аның урынына башканы олактыргансың. Былтыр килеп шул ук Исмайны янә дә нәүбәте җитмәс борын кабат пахутка тәгаенләгәнсең. Шул рәвешле өркетеп, аңардан кабат ике сумлык төлке тиресе китерткәнсең. Ул бичара инде котылдым дип йөргәндә, мескенне тагын да чирү хезмәтенә китүчеләр исемлегенә керткәнсең. Шул бахырдан янә мал өметләнүең инде. Исмәгыйльнең исә акчасы түгел, өстенә бишмәте дә юк фәкыйрьнең! Азрак ояла бел, ыстаршина!

– Анларның томана сотниклары язып бирүдә бәнем нә гаебем бар, йә? – диде Яныш һаман да шул битараф тавыш белән.

– Бөтен сотниклар да томана түгелләрдер, ыстаршина. Нәүбәтләре җитмәенчә пахутка язылып, алым бирмәк исәбенә торып калучылар бер Исмәгыйль генә түгел бит, Яныш агай. Андыйлар карья саен вә күпләр.

Старшинаның гайрәте тәмам сүнде, ул хәтта мескенләнеп калды. Зыян иткән малайдай, борынын мышкылдатып торды-торды да шөбһәсен һич яшерми сорап куйды:

– Сән нәрсә, мелла? Губернаторга шикаять язмакчы мәллә?

– Юк, язмыйм, – дип җаваплады Абдулла, һаман да тугры калып. – Дин әһеленең шөгыле – шикаять берлә йөрү түгел, вәгазь илә инсаннарны хак юлга иңдерү. Янә дә килеп, карга күзен карга чукымый барыбер. Каманда халаеклары бән күчеп кайтканчы ук өстеңнән язып караганнар вит инде. Ә ни килеп чыккан? Тамга куючыларның беришен хәбесханәгә тыккансың, байтагын чирү хезмәтенә олактыргансың, күбесен ялган гуаһлык белән суктыргансың!

Бу сүзләрне үзенә мәдхия дип кабул итте бугай, Яныш үзгәреп китте, чыраена янә мәгърурлык кайтты, вәкарь белән генә әйтеп салды:

– Шылай, мелла, көчле белән көрәшмиләр. Сәңа да киңәш итмәем. Ибаныфка авылында бер урыс дустым бар бәнем. Шул атә: «Иркә бозау ике сыерны имә ул», – ди. Гыйбрәтле сүз. Башың эшләсә, сәңа имәргә дә ике сыер әзер. Падишаһка тугры хезмәт итсәң, ыстаршинадан да тамар, гавамнан хәер-сәдакасы да агар.

– Бәнем хезмәтем – китап кушканча, ыстаршина, халаекларга тугры юлны күрсәтү. Шул җәһәттән сәңа да. Һичбер вакыт тәһарәтләнеп, Ходайга сәҗдә кылмышың юктыр, Яныш агай. Җомга намазына да йөрмисең вит. Сакалың чалара бара – теге дөнья хакында уйлар чагың.

Яныш гүя бу сүзләрне ишетмәде дә, баштагыча гаярь генә бүлмә буйлап йөренергә тотынды. Имамның сүзе бетүгә, аның каршына ук килеп туктады:

– Бала-чага булма, мелла, – диде ул, әүвәлге дорфалыгына кайтып. – Бән әйткәннәрне онытма. Җомга кич бикәчең белән куна кил: миһман булып, мунчалар кереп китәрсең.

Сүзен әйтеп бетермәде, идәнгә каты басып чыгып ук китте. Ишегалдында кызмача егетләрнең куанышып һай-һаулаулары, хуплау авазлары һәм ат тоягы тавышлары гына ишетелеп калды.

Кая ул кунакка бару, дөньясы кушмаса, шакшы старшинаның чыраена да бакмас иде Абдулла. Әле теге чакны, түрәнең өендә беренче тапкыр булып кайткач та, анда таба бүтәнчә борылып карамаска ант кына итмәде бит ул. Антын да биргән булыр иде, бәлки, анысын бозып, гөнаһка батудан курыкты. Яныш, ни генә әйтсәң дә, команданың иң зур түрәсе – теләсә кайчан чакыртып алуы бар.

Ни гаҗәп, старшина аны дәштерергә ашыкмады. Шулай ук мәдрәсәгә дә башкача аяк басмады. Тик очраклы рәвештә урамда яисә мәчет тирәсендә туры килгәндә генә сүзен онытмавын, мулланы кунакка көтүен искә төшергәли иде. Мәгәр Абдулла аның сүзләрен чынга санамады, кунакка баруны башына да китермәде. Ул гына да түгел, йортавай белән очрашудан кача торган булды.

Түрә түрә шул инде, ул гел генә үзенең барын, шушы төбәкнең хөкемдары икәнен сиздереп тора, муллага әледән-әле хатлар җибәрә, әмер-боерыкларын җиткерә. Мәдрәсәдәге теге очрашудан соң ай-ай ярым вакыт үтте микән, имамга старшинаның чираттагы фәрманы килеп төште. Дустанә генә башланып киткән хатның ахырында ошбу язуны тапшыручы бәндәне, ягъни ат карагы Якупны вә аның юлдашларын йомшак кына вәгазьләп, китапча хөкем итәргә кушылган иде.

Абдулланың каны кайнап чыкты. Мәгәр халәтен угрыларга сиздермәде, йомыш тапкан булып, өенә кереп китте, сәкегә утырып уйга калды. Янышның мондый эчтәлектәге хатлары беренче түгел. Бу – аның күптәнге гадәте. Бер-бер угры тотылса, старшина аңардан мал алып, дәгъвачыны солыхлыкка көчли башлый. Инде дәгъвачы тыңламаса, юк җирдән бер-бер гаеп тапкан булып, зыян күргән кешенең үзен суктырыр, угрының да, юлдашларының да өстеннән хөкем йөртми калдырыр. Бушка түгел, билгеле, угрылардан алымны каерып алыр. Ә дәгъвачы көчле, куәтле вә мәртәбәле кеше икән, анда да каракларны яклау әмәлен табар. Аларны указ нигезендә җәзага тартмыйча, мулла-ахуннарга китап хөкеменә җибәрер, мәгәр хөкемне үзе билгеләр. Тирә-як карьяләрдәге муллалар аның бу гадәтенә күнегеп беткәннәр, хөкемнәрен, китап-указлардан карамыйча, старшина язып җибәргән буенча чыгарырлар. Түрәнең «Бән ыстаршина Яныш сез ахундларга әмер итдем, бу эшкә буйлә хөкүм итүңез…» дигән боерыклары Абдуллага да килеп кенә тора. Вәләкин дәмулла аның фәрманнарын тотмый, һичбер тарафка мәел36 итми, пәйгамбәребезнең шәригате вәҗһенчә37 хөкем кыла. Инде гөнаһлының кылган гамәле шәригать кысаларына гына сыймый икән, анысын указ хөкеменә калдыра. Шунысы гаҗәп: Батыршаның, һич алым алмый, берәү сүзенә дә колак салмый, баена-ярлысына, кемнең кем булуына карамастан, гадел хөкем итүен белсә дә, старшина әле һаман нәрсәгәдер өметләнә. Бак, бу юлы да өч ат карагын хәбесханәдән коткарып калмакчы.

Шулай, аларның аралары болай да киеренке. Вәләкин йортавайга ярыйм дип, үзенә үзе хыянәт итә алмый Абдулла. Угрылык хәлләре Уфа, Оренбург калаларыннан алынган указлар нигезендә хәл кылынырга, һәм каракларга ул дөресен әйтергә тиеш. Мулла ишегалдына чыкты, ат каракларына үзенең хөкемен җиткерде:

– Сезки угрыларга хәбесханә фарыз!

Тегеләр сүзсез генә күздән гаип булдылар. Абдулла сизде: зарлары белән янә Яныш катына йөгерделәр.

Чыннан да, намаз арасы вакыт үтмәде, имамның капка төбенә пардан атлар җигелгән фәйтун килеп туктады – старшина аны ашыгыч рәвештә чакырта иде.

Гомер булмаганны, Яныш аны капка төбендә үзе каршылады, арбадан төшәргә булышмакчы булып, кулын сузды. Мәгәр Абдулла йортавайның ярдәменнән файдаланмады, җитез генә сикереп җиргә төште һәм, килә-килешкә дигәндәй:

– Ни хәл вә ни хәбәр? – диде.

– Йа, ашыгасың да соң, мелла. – Яныш, елмаеп, аны култыклап алды. – Әүвәл үгә керик, табын янына утыраек.

– Рәнҗемә, ыстаршина, кереп тормаем – хәмер яратмаганымны беләсең.

– Сыйның хәмердән башкасы да җитәрлек, хәзрәт, узың.

– Тәшәккер38, ыстаршина. Көне җылы, тышта рәхәтрәк.

Янышның чырае бозылды, рәнҗүе йөзенә чыкты:

– Соң вит, урамда сүләшеп булмый ла, Батырша!

Ишегалдына узып, таш келәт алдына туктадылар.

– Бән, указ куәтенчә, барча каманда өстенә, ахундлар вә муллалар өстенә хакиммен, – дип башлады старшина, үртәлеп. – Бән кальгалардан килгән әмерне тәгайер39 вә тәхәйр итмәенчә40 җиренә җиткерәмен. Шуның тик әүвәлге ахундлар вә муллалар, бәнем әмерне бозмаенча, җиренә китерә торганнар иде. Бәс, сән ни өчен бәнем әмерне үтәмисең? Өстәвенә вәли улган хакимлекнең әмеренә каршылык итәсең?

Абдулла аның юашланып калуын көчсезлегеннән вә наданлыгыннан дип аңлады. Шуңа да шәкертләренә сабак тыңлаткандай, сеңдереп сөйләп китте:

– Әй ыстаршина, бәнем хөкемем шәригатебез әмеренә вә һәм указ әмеренә муафыйктыр. Оренбурдан вә Уфадан указларда да ателгән ич: галимнәр хозурына боерылган эшләр, һичбер тараф мәел ителмичә, шәригатебезчә үтәлсен, дип. «Эшләрне тәмам иткәйсез, күңелегез теләмәгәнчә» дигән юллар да бар. Бәс, әй ыстаршина, сән шәригать вә китап белмәйсең. Сән вит дин-шәригать эшләрен генә галимнәр хозурына җибәрергә тиешсең. Ни өчен надан фәһемең илә ялгыш вә яраксыз хөкемләр итәсең, галимнәрне бозык юлга көчлисең?! Китапларымызда тугры юл барында сәнең аңгыра юлыңа керү тиешле улырмы?! Бигайбә, бән алай эшли алмаем. Хуш!

Ул капкадан чыгып киткәндә, Яныш сүзсез генә, гаять тә үпкәләп һәм рәнҗеп басып калды.

Әлеге рәнҗеш-үпкәләр вакытлар узу белән дә бетмәде, киресенчә артты гына. Мәгәр һәр икәве бер-берсенә сер бирмәделәр: инсаннар алдында, мәҗлесләрдә үзләрен дуслар сыман тоттылар. Әмма икесенең дә эчендә бер-береннән канәгатьсезлек. Абдулланың күңелендә түрәнең пычраклыгына, намуссызлыгына, комсызлыгына вә оятсызлыгына карата боз кисәге ятса, Яныш йөрәгендә мулланың гаделлегенә вә абруена көнчелек, үзсүзлегенә нәфрәт ялкыны дөрли. Беренчесе һич кенә дә кинә кумый, үз шөгыль-мәшәкатьләре белән яшәсә, икенчесе әхлак вә акыл ягыннан үзеннән өстен вә көчле дошманыннан үч алу өчен форсат чыкканны көтә иде.

Тарих битләреннән. Болгавыр еллар губернадагы салым-алым эшләрен бөтенләй чыгырыннан чыгара, халык тарафыннан түләнми калган бурыч күп меңнәр белән исәпләнә. Шуның беразын булса да кайтарып алу максатыннан, восстаниегә катнашучылардан яисә аларга теләктәшлек белдерүчеләрдән меңәрләп-меңәрләп штраф атлары җыела. Әмма казна кесәсендә барлыкка килгән тишекне моның белән генә ямап кую мөмкин булмый.

Эшне җайга салу өчен, Оренбург экспедициясе начальникларына һәм Сенатка дөньялар бераз иминләнү белән ашыгыч чаралар күрергә туры килә. Элек салымнар ырулар буенча төзелгән волостьлардан җыела торган иде. Бер ыруга кергән кешеләр исә океан хәтле губернаның төрле почмакларына таралганнар – бар, эзләп табып бетер үзләрен. Территориаль принципка нигезләнгән яңа волостьлар төзергә туры килә, аларга яңа старшиналар билгеләнә. Шушы чара нәтиҗәсендә губернада өр-яңа волостьлар да барлыкка килә. Шуларның берсе Бөгелмә төбәгендәге барлык татар авылларын үз эченә алган Нәдер старшина командасы иде.

Прибыльщикларны куып, салымнарны җыюны старшиналарга йөклиләр. Әмма ясак эшләре шулкадәр чуалып беткән була, аларда шайтан үзе дә берни аңларлык түгел. Бармаклары үзләренә таба гына бөгелә торган старшиналар хәлне тиз төшенеп алалар һәм болганчык суда балык тота башлыйлар. Салымны кемнән күпме теләсәләр, шулкадәр таләп итәләр, якыннарыннан һәм куштаннарыннан исә бөтенләй алмыйлар. Элеккеге прибыльщиклар урынына старшиналар баерга тотына. Сатлык Җәүкәев, Шәрип Мряков, Шаганай Борчаков кебекләре, тәмам битсезгә әверелеп, чик-чаманы югалталар. Старшина Яныш Абдуллин, билгеле, шул ачкүзләр рәтендә иде. Моның шулай икәне архивларда сакланып калган урыс документлары белән дә раслана. 1743 елга караган ведомостьларның берсендә Яныш җирле халыкны кысучы һәм изүчеләр исемлегендә телгә алына. Ул «халыкны төрлечә кыерсытуларда, җыелган салымны казнага биреп бетермәүдә, башкортлардан атлар һәм төрле әйберләр рәвешендә 700 сумлык, мишәр Мансур Сөнчәләевтән 700 сум акча, 25 төлке тиресе һәм 50 сумлык кирәк-яраклар белән ришвәт алуда» гаепләнә.

Абдулланың старшинага ябырылуы тикмәгә түгел шул. Ул, җае чыккан саен, ләкин үзләре икәүдән-икәү генә булганда, Янышның бөтен әшәкелекләрен чыраена бәреп әйтә, аны оялту, вәгазьләү белән тугры юлга дүндерергә ниятли. Мәгәр эшне зурга җибәрү, губернага шикаять язу юк аның уенда. Ул сүз белән кешене тәүфыйкка иңдерүенә ышана, Яныш та бер акылына килер, кылган нәҗеслекләренә тәүбә итәр дип өметләнә. Янә дә килеп, зурдан ызгыш-талаш кубарып йөрү аның мәгърифәтчелек ниятенә туры килеп бетми, җәнҗал аның иманына комачаулый иде.

Хәер, теге чакны йортавайның ишегалдында булып узган сүздән соң Яныш та аны бүтәнчәләй борчымады. Әллә тәүфыйкка килде, әллә кара эшләрен майтаруның башка юлларын тапты – ничек кенә булмасын, үзе дә килеп чыкмады, чакыртып та йөдәтмәде. Абдуллага исә шул гына кирәк тә. Ул башы-аягы белән мәгърифәт вә голүм дөньясына чумды, мәхәллә эшләре белән мавыкты – гаилә коручы яшьләргә никах укыды, яңа туган сабыйларга ат куйды, бу фани дөньядан киткәннәргә ясин укып, аларны дәфен кылды.

Көннәр бер җайга, артык ыгы-зыгысыз үттеләр дә үттеләр. Әнә инде күзгә күренеп озайдылар. Төннәрен әле салкын торса да, көндезләрен җылытып, юллар йомшады, аларда ат тизәге калкып чыкты. Кояш язга авышкан шундый көннәрнең берендә Абдулла инде бүгенге дәресләрен бетереп, өенә кайтырга дип торганда, мәдрәсәгә башында Яхъя торган бер төркем шәкерт килеп керде. Ишек катына бөялделәр дә сүзсез калдылар. Дәмулла да, нидер барын сизенеп, беравык тын торды, аннан инде, Яхъяга карап:

– Ни хәл вә ни хәбәр? – диде.

– Бүген дә ашап киткәннәр, – диде Яхъя, күптәнге сүзен дәвам иткәндәй.

– Барыбызны да ач калдыралар болай булса, – дип, аның сүзен күтәреп алды икенчесе – Казан өязеннән үк килеп укучы колга буйлы Исмәгыйль Алкин.

Әлеге сүзләрдән берни аңламыйча, шәкертләренә гаҗизләнеп карап торды дәмулла. Аннан инде кистереп кенә әйтеп куйды:

– Юньләп кенә, рәте белән сүләгез!

Дилбегәнең очын Көнгер өязе татары – бүлтерек Дәүләтбай Кәҗәголыв – үз кулына алды:

– Һаман да шул Яныш старшина этләре инде, мулла абзый. Көтүләре белән киләләр дә бөтен чоланны айкап ташлыйлар.

– Бәнем елкы итен ялмап йотканнар, – дип еламсырап зарланды башкорт Чурагол.

Анысының сүзен дәррәү күтәреп алдылар:

– Бәнем каз түшкәсеннән җилләр искән!

– Бәнем ак май түтәрәмен төргән карындыгы белән үк юк иткәннәр!

Ниһаять, мәсьәлә ачыкланды – сүз Яныш этләренең мәдрәсә чоланына чираттагы һөҗүмнәре турында бара икән. Монысына ни дисен инде мөдәррис, шәкертләрнең азык-төлеген дә үзе саклап тора алмый лабаса ул.

– Карап-карап торам да аптырыйм бән сезгә, – дип башлады Абдулла салмак кына. – Үгез тик егетләр үзегез, вәләкин зарланышып йөрүдән бушамыйсыз. Таяктыр, камчыдыр алып, ярып җибәрегез үзләрен – бүтәнчәләй килмәслек итеп.

Әйтәсен әйтте дә өенә ашыкты дәмулла. Хәләл җефете Зөлхәбирәнең икенче балага авыраеп йөргән көннәре. Бикәче янына кайтмаенча, эт куып йөрсенме инде, йә?!

Ул инде әлеге сөйләшүне дә, Яныш этләрен дә оныткан иде. Мәгәр этләр мәрәкәсе тынмаган икән әле. Ике-өч көн үтте микән, мәдрәсәгә, хәтта кем дәресханәгә, бер өер егетләре белән старшина килеп керде. Яныш гадәттәгедән дә кызмачарак һәм кызылрак иде. Ишектән керә-керешкә дәресханәне ярып кычкырып җибәрде:

– Әйа мулла! Сән бунда юлбасарлар симертеп ятасың икән!

Бу хәлгә ни дияргә белми, бермәл аптырап торды Абдулла. Янышны хәлфәләр бүлмәсенә чакырырга, шунда аңлашырга дип авызын ачкан иде, старшина аңардан өлгеррәк булып чыкты:

– Башкисәрләрең бәнем иң яхшы, иң акыллы этемне – Дүрткүземне харап иткәннәр. Өстенә кайнар су сибеп. Тәүлек буе шыңшып ятты да җан тәслим кылды, бахыр. Кем буны эшләсә, шул алга чыксын!

Дәресханәдә мазар тынлыгы урнашты, берәү дә утырган урыныннан кузгалмады. Шәкертләр башларын игәннәр дә тын калганнар. Аларның хәлен аңлый иде мөдәррис, аңлый гына түгел, чама белән гаеплеләрне дә белә, мәгәр аларның шым гына утыруларына шатлана. Нигә дисәң, әгәр кем дә булса гаебен танып алга чыкса, старшинаның исерек егетләре аны шунда ук кыйнап үтерәчәкләр. Шул ук вакытта болай торып та булмый, ни дә булса уйларга кирәк. Ул Янышка таба борылды һәм кыю гына әйтеп салды:

– Этләрең шәкертләрнең ризыкларын ашап йөдәтәләр, Яныш агай. Өсләренә кайнар су коегыз дип, бән куштым.

Дәресханә аһ итеп куйды. Шәкертләрнең җәзадан котылуларына куанулары идеме бу, мөдәррисләренең кыюлыгына сокланулары идеме – белмәссең. Янышның күзләре акаеп чыкты, сигезәрләп үргән каеш камчы тоткан кулы өскә күтәрелде:

– Һа! Ата вор, төп башкисәр үзең икәнсең, алайса. Ярый, калганын башка җирдә сүләшербез!

Сүзнең җитдилеген белдергәндәй, камчысы белән кизәнде дә кисәк борылып чыгып китте старшина. Өере шау-гөр итеп аның артыннан ташланды.

Тагын ике көннән дәмулланың өенә иртә таңнан мылтыклы ике драгун килеп керде. Алар, кичә үк килеп, старшинада кунганнар, төн ката сыйланганнар бугай, күз-башлары тонган, үзләрен гаять дорфа тоталар. Абдулланы акырып-җикереп киендерделәр дә өеннән алып чыгып киттеләр. Корсагы борынына җиткән Зөлхәбирә, бәләкәй Таҗикны кочаклаган хәлдә, кычкырып елап калды.

Аны провинция канцеляриясе астындагы төрмәгә аерым камерага кертеп яптылар. Ташкапчыкка томалап куйдылар да гүя оныттылар. Тимер рәшәткәле тәрәзәнең иң өстендәге тар тасмадан төшкән яктылык һәм шул якты буй сызыктан вакыт-вакыт күренеп киткән итекләр һәм читек-кәвешләр дөньяда әле хәят барын белдереп торсалар, көнгә өч тапкыр ишектәге тишектән бирелә торган бер кәнди ашлы су һәм ипи кыерчыгы аны бөтенләй үк истән чыгарып бетермәүләре хакында сөйли иде. Мәгәр янына керүче булмады, шулай ук үзен допроска чакыручы да күренмәде. Абдулла тәүлекләр буена урын-җирсез такта ятакта аунады. Ята-ята янбашлары авырта башлагач, торып, тар һәм кысан камера буйлап йөренгәндәй итте. Анысыннан да туйгач чүгәләде һәм, аркасын салкын таш диварга терәп, озак-озак утырды. Аннан кабат барып ятты, тагын торып китте, янә чүгәләде.

Вакыт исә аның читлектәге бөркеттәй бәргәләнүенә карап тормады, акрын гына акты да акты. Көнне – төн, төнне көн алыштырды. Аның чамалавына караганда, инде атна үтте, икенчесе башланды. Баксаң, анысы да узып бара. Әмма аны гаепләүче дә, хөкем итүче дә күренми иде.

Мондый шартларда кешегә бер иптәш кала – уй, аны бер шөгыль юандыра – уйлану. Абдулла да туктаусыз баш ватты. Ләкин фикерләве эзлекле булмыйча, чуалчык бер саташу сыман иде. Әлбәттә инде, күбрәк үзенең билгесез язмышы хакында уй йөртте. Шул уңайдан, билгеле, мәкерле вә кара эчле Янышны да искә алмый калмады. Менә-менә дип бәби көткән Зөлхәбирәсе күз алдына килгәч, үзе дә, бурлат чырайлы Яныш та каядыр чигенеп юкка чыктылар. Ярым караңгы бүлмәдә чарасыз вә ярдәмчесез Зөлхәбирә генә торып калды. Тик нишләптер аның бит-йөз чалымнары еракта – Зәй буйларында калган Тутыяныкы иде. «Әй җәмәгатьләрем, күземнең нурлары, күңелем сорурлары, – дип эндәште ул, эченнән әллә Зөлхәбирәгә, әллә Тутыяга иләреп, – зыян-зәбрәт килә калса бәхил булыгыз!»

Шул рәвешле, ярым уйланып, ярым төшләнеп ята торгач, ярты ай чамасы вакыт үтеп тә китте. Беркөнне иртәнге якта күзен ачса, гаҗәеп бернәрсәгә игътибар итте Абдулла – камера ниткәндер бер сасы ис белән тулган. Ул аны башта инде унбиш көннәр мунча күрмәгән тәненнән килә дип уйлады. Аннан инде теге аш дип атала торган юынтык су исенә нисбәтләде. Соңрак исә үзенең беркатлылыгыннан көлеп үк җибәрде – ишек катындагы агач чиләктә торган бәдрәф исе ләбаса бу!

Алай да тагын берничә көннән соң үзенең нык ялгышканын төшенде Абдулла. Юк, әлеге күңел болгаткыч ис черек итле ашныкына да, нәҗес чиләгенекенә дә, юынмаган тәннекенә дә охшамаган. Тынга каплана торган укшыткыч һава бу таш ләхеттәге бөтен җирдә: киемдә дә, такта ятакта да, таш диварда да, хәтта тимер рәшәткәдә дә. Димәк ки, үзенә бер аерым ис – хәбесханә исе! Аңардан өметсезлек, чарасызлык, курку вә өркү, сагыш, кайгы-хәсрәт, коллык аңкый!

Әлеге әшәке ис тәнгә генә түгел, күңелгә дә сеңә һәм инсанның үзен үзгәртә сыман. Чыннан да, кеше инде монда элеккеге түгел, ул – тоткын, ул – кызганыч әсир, тимер рәшәткә артындагы җанвар, халаеклар йөз чөергән мөртәт. Хәбесханәнең тар аралыгыннан сирәк-мирәк узгалаучы тоткыннарга ишектәге бәләкәй тишектән карап-карап торгалады Абдулла. Бак, вакыйган, үзгәрә икән монда бәндә дигәнең. Әсирләрнең чырайлары үлекнеке сыман сап-сары, йөрешләре мескен, атлаулары ләштер-лөштер. Алар үтәдән-үтә әлеге кабахәт хәбесханә исенә манчылган, шуңа исереп, кешелекләрен дә җуйганнар бугай.

Вә әй хәсрәт, үзе дә шул көнгә калырмы? Әйа, нигә дип сорап торырга, ул бит инде күптән башка кеше. Уеннан тетрәнеп куйды Абдулла. Мәгәр аннан соңгы фикере тагын да аянычлырак иде. Йөз-кыяфәт үзгәрү нәрсә ул, бәндәнең җаны да алмашына икән бу зинданда! Тоткынлыктан моңа кадәр исендә дә булмаган әллә ниләр килә башка. Шулар инде акрынлап-акрынлап җисемеңне генә түгел, холкыңны, ихтыярыңны, мәсләгеңне дә бүтән тарафка алып китә икән. Әнә бит, моңа хәтле халаекларның иркен, асабалыгын таптап изүче явыз Каракошны Петербург, Мәскәү вә Казан якларыннан гына килә дип фикер йөрткән Абдулланың зиһенендә дә бөтенләй бүтән яктылык пәйда булды. Мәгъриптә яралып, шуннан чыкса да, бу якларга килә-килә ныгый гына бара икән ул Каракош. Ераккарак очкан саен, канатлары талып зәгыйфьләнми, яңадан-яңа каурыйлар исәбенә куәтләнә бара икән ләбаса! Әлеге каурыйлар исә урыслар арасында гына түгел, һәр халаекта бар икән бит. Мөртәт морза Тәфтиләү дә, берсеннән-берсе комсыз Яныш, Шәрип вә Сатлык старшиналар да, эреле-ваклы башка түрәләр дә явыз Каракошның канатын ныгытучы каурыйлар икән ләбаса. Әнә шул каурыйларны йолыкмый, яндырып юк итми – Каракошны хәлсезләндереп екмый торып, халаекларга ирек тә, җир дә, асабалык та булмаячак! Ә аңа ирешүнең юлы бер генә – көрәш вә көрәш!

Үзең соң көрәшеп карадыңмы әле, Батыршаһ? Күңеленә Батырша тәхәллүсе килгәч, иреннәренә мыскыллы елмаю чыкты дәмулланың. Әйа, Батырша түгел, Камырша сән! Кая инде сәңа ул явыз Каракош белән алышу?! Шул аждаһаның бер каурые булган сәрхуш Яныш белән көч сынашырга да базмадың бит. Батырша буласың килә икән, кулыңа сөңге-ук ал, атка мен, барлык мәзлумнарны изге көрәшкә күтәр! Шунда гына Батырша тәхәллүсе хәрәм булмас сәңа!

Тагын ярты айдан аны төрмә конторасына чакырып алдылар да, аны-моны сөйләми, берни аңлатмый, өенә кайтарып җибәрделәр. Бәхете бар икән, Уфаны чыгуга, артыннан атлы юлаучы куып җитте. Абдулла аны уздырып җибәрү нияте белән юл читенә чыкты. Атлы исә чаптырып үтеп китәргә уйламады да, аның турына җитүгә, атын туктатты һәм куанычлы тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Әйа хәзрәт, бән вит сәне эзлим. «Батыршаһны алмый кайтма» дип җибәрделәр карышбашлар. Утырың әле, утырың!

Абдулла гаҗәпсенеп арбага күз салды. Кулына дилбегә тотып олау түренә утырган сәләмә бәндә авызы колагына җиткән Колчура иде.

Сүзнең калганы инде яңа төшкән язгы юлда дыңгырдап барган арбада дәвам итте. Абдулла кулга алыну белән, карышбашныкылар гына да түгел, бөтен тирә-яктагы карьяләрдә бар халык кубып, гадәләтле мулланы коткару өчен, тамга җыйганнар икән. Әмма Яныш Уфага барырга, эш йөртергә ашыкмаган. Җыелган тамгаларның тик ятуын белеп алган кешеләр, кулларына чукмар вә гөрзиләр тотып, старшинаның өен камап алганнар. Куркып калган йортавай кальга-йортының капкасын бикләп куйган. Каралтысы буена салам ташып, чакма чага башлагач, капкадагы терәвен алып, үзе килеп чыккан теге. Агарып, юашланып калган, тавышы да мескен генә икән.

– Тимәгез, җәмәгать, яндырмагыз, – ди икән явыз. – Зинһар, таралыгыз. Хәзер үк Уфага китәм, Батырша мулланы коткармый торып кайтмыйм.

Колчураның көлә-көлә кызык итеп сөйләгән сүзләре Абдулланы әллә нишләтеп җибәрде. Ишеткәннәре үзенең төрмәдә уйлаганнарына тәңгәл ләбаса! Явыз Каракошның каурыйларын да, үзен дә көч-куәт белән генә юк итәргә мөмкин икән бит. Димәк, башка юл юк, димәк, алда – көрәш! Әйе-әйе, мәсләк ачык. Бүгеннән Абдулла дигән бәндә юк дөньяда, күкрәге үч тулы Батырша гына бар!

Батырша

Беренче бүлек

Кара көзнең гаҗәеп бер мизгеле – беренче күренгән кырпак кар җил тарафыннан чокыр-әрәмәләргә куылып, басулар ала-кола булып калгангамы, «Ала бия» дип аталган вакыт җитүгә, чамасыз зур губернаның бихисап юллары арбалар дөңгердәгән, атлар пошкырышкан тавышларга күмелеп кала. Ям трактлары гына түгел, авыл белән авыл арасындагы басу юллары да хәрәкәткә килә. Дөресрәге, дәррәү купкан олаулар ташкыны нәкъ менә шуларда башлана да инде. Әүвәл иң ерактагы авыллар кузгала. Атлыларның әле басу капкасын чыкканда ук ишле булуларыннан һәм олаучыларның җитди-мәгърур чырайларыннан да сәфәрләренең ерак һәм мәшәкатьле икәнен чамаларга була. Дегете тамып торырлык итеп майланган, таза тимер кыршаулар белән атлатылган тәгәрмәчләр, хуҗалыкта булган иң яхшы һәм ныклы камыт-дирбия дә шул хакта кычкырып тора, – димәк ки, юл ерак, ихтимал, Оренбургның үзенә үктер. Хәер, фараз кылып торасы да юк, басу капкасыннан сузылып киткән читән акулча буена җыелган бала-чаганың бердәм чыркылдавы олаучыларның ниятен ача да бирә:

 
–  Кәлимулла кая бара?
–  Оренбурга тозга бара.
–  Кайчан кайтыр?
–  Көз кайта.
–  Көз кайтмаса, яз кайта.
 

Шулай шул, агайларның Оренбург ягына тозга дип кузгалулары. Кырык-илле олау көзге туң юлда дөбердәп-шалтырап ике авыл арасын үтүгә, аларга тагын шулхәтле үк күршеләре кушыла. Бераздан инде кәрванга күршеләрнең күршеләре, аннан инде аларның күршеләре иярә. Берзаман кәрван шулкадәр зурая ки, аның инде башы Киезледә булса, койрыгы – Биятледә. Өч-дүрт авыл арасына сузылган олауларны күрүе дә гаҗәп түгел бу көннәрдә. Алар каты дөбердәшеп олы юлга килеп чыгалар да, биредә санап очына чыккысыз кәрван булып, бер якка – губерна үзәгенә таба юнәләләр. Мондыен тыныч яу бер тарафтан гына купса, ул кадәр үк гаҗәп тә булмас сыман. Эш шунда ки, кәрваннар бер үк вакытта әллә кайлардагы төрле-төрле төбәкләрдән кузгалалар. Агыйдел һәм Каридел буеннан да, Минзәлә һәм Бөгелмә ягыннан да, Әй, Мәләвез һәм Йөрүзән ярларыннан да.

Арбаларның саллы дөңгердәвенә һәм атларның киерелеп тартуларына караганда, олаулар буш түгел. Шулай инде, Оренбург хәтле Оренбург ягына кузгалгач, акыллы баш юлга буш чыкмас. Агыйдел һәм Ык, Минзәлә һәм Зәй буйларында яшәүче татарлар – гомерлек игенчеләр – торыпшага төреп саллы арыш-арпа, гәрәбәдәй тары төягән булсалар, Урал буе чагылларыннан, урман араларыннан купкан башкортларның олауларында батман-батман бал, кибеп каткан җәнлек тиреләре. Бөтен далага «Яман кала» дип аты чыккан Оренбургка ничек итеп буш кул белән барасың да, бар агай-эне базарда кайнаганда, ни дип читтә торып каласың?

Юллары ерак һәм мәшәкатьле булса да, олауларда инде кышкыча киенеп утырган агайларның йөзләрендә канәгатьлек һәм шатлык. Нигә дисәң, инде иген-тару урып җыелган, көлтәләр ындырларга ташылган, кибәннәргә куелган, ашлыкның кирәк кадәре сугып алынган. Калган кибәннәргә исә вакыт бар әле – кышның корсагы зур. Инде Хак Тәгалә насыйп итеп, Яман калага исән-имин барып җитсәң, олауда барын сатып, бераз акча да төшерсәң, тормыш тагын да түгәрәкләнәчәк. Аннан килеп, буш арбада шалтырап янә алтмыш дүрт чакрым җир үтәсе, мәшһүр Илек күленә җитәсе, күршең белән бергәләп Тозтүбә тавыннан тоз чыгарасы һәм, аны төяп, туган төягеңә кайтып егыласы гына кала. Шул сәфәрең уңышлы гына тәмамлана икән, күңелләр тәмам бихуш була. Гаиләңә дә, мал-туарыңа да ел әйләнәсенә җитәрлек тозың бар дигән сүз. Шунысы куанычлы: аның өчен акча түлисе дә, тире саласы да юк, Ходай биргән күлләрдән сосып яисә таудан ватып кына аласы. Мондыен бушка килгән табышка сөенми ничек чыдыйсың ди? Шул рәвешле, һәркайсының йөрәгендә пышылдап барган шатлык-сөенеч, эчләренә генә сыеша алмыйча, җыр булып тышка бәреп чыга. Аны күрше олаудагылар, кайчак исә бөтен кәрван күтәреп ала:

 
Сандугач сайрый бакчада,
Гөл бакчасы сәйран, дип.
Без юллардан җырлап узсак,
Кызлар чыга бәйрәм дип.
 

Җырны мәзәк, төртмә сүз алыштыра, уен-көлке тукталышларда да тынып тормый. Юл түгел, гүя Сабан туе. Әйе, салкынча аяз көннәрдә ерактагы Илек якларына тозга бару, – камыт бавың өзелмәсә, тәртәң сынмаса, үзе бер бәйрәм ул. Халаеклар аны елның-елында көтеп ала, һәр көз саен кабатлана торган бу күңелле вә авыр сәфәрдән калса да, гарип-гораба, чирле-сырхау яисә башка бер җитди сылтау килеп чыкканнар гына кала. Инде җае килмичә бара алмый каласың икән, анысы – еллык үкенеч, еллык аяныч. Шуңа да әлеге юлның кыенлыкларын берәү дә бар дип тә белми, сукранмый-зарланмый, зур дәрт, якты өмет һәм олы куаныч белән Оренбургка барып җиткәнен сизми дә кала.


Офыктан офыкка җәйрәп яткан киң дала уртасындагы шушы каланың беренче ташын үз куллары белән салган көннән соң узган ун ел гомер эчендә көндәлек хаҗәткә әйләнгән гадәте буенча, Неплюев, бүген дә йөреп кайтырга дип, иртә таңнан кузгалды. Авыл вә җәйләү мокытларын гына түгел, Мәскәү һәм Петербург кебек пайтәхетләрдән килгән кунакларның да игътибарын җәлеп итәрлек чиркәүләр, зиннәтле пулатлар яныннан үтте дә туплары крепость стенасы буйлап тезелгән, таш түшәлгән мәйданга таба китте. Әле июль аенда гына алтмышын тутырган Иван Ивановичны кальгадагы офицерлар үзе югында «картлач» дип йөртсәләр дә, ул әле гәүдәсендә бернинди авырлык сизми, сызлану-сыкрану дигәнне белми, – ахры, шуңа хәрәкәтләре җиңел, адымнары тиз, хәтта егетләрчә диярлек.

Крепость диварлары эргәсендәге таш түшәлгән мәйданга килеп кергәч, Иван Иванович адымнарын салмаклатты, йөрешен акрынайтты. Ә инде стена буена якынлашкач, бөтенләй туктап калды һәм, сез мондамы дигәндәй, карашы белән рәткә тезеп куелган тупларны барлап чыкты. Әҗәл чәчүче бу машиналар өнсез булсалар да, һәрвакыттагыча дала түренә дәһшәтле төбәлгәннәр иде. Моннан унике ел элек Оренбургта чиркәү ачкан көнне һәм теге чакны кыргыз-кайсакларның Кече йөзе ханы Нуралине каршылаганнан бирле атканнары юк. Гөрселдәмәсеннәр дә. Далага тыныч юл белән үтеп керергә, коры кул белән барып җитәргә кирәк. Хәер, денщигы Идеркәйнең «Коры кашык авыз ерта» диюендә хаклык бар бит, каһәр. Юк-юк, коры кул белән түгел, товарларының авырлыгыннан сыгылып торган дөя кәрваннары белән узарга кирәк Шәрыкка. Шулай иткәндә генә кәрваннар кире кайтканда да йөк тулы булырлар, Россия империясенә игелек, иминлек китерерләр. Шөкер, монысы инде хыял гына түгел хәзер. Оренбургта татарлар оештырган сәүдә кәрваннары Бохарага, Хивага һәм Ташкентка, хәтта аннан да еракларга баралар һәм Шәрык ефәкләре, тәм-томнары, тагын әллә нәрсәләр төяп кире кайталар. Әйе, сәүдә дигәнең киңәйгәннән-киңәя бу якларда. Былтыр Оренбургта беренче кат үткәрелгән олы ярминкә шуның тантанасы лабаса.

Алай да… Алай да Неплюевның күңеле тыныч түгел әле. Губернаның күзгә күренеп тернәкләнүенә, аягына басуына карамастан, казна хәле мактанырлык түгел. Салым-алым кенәгәсендә тотрыклылык булдырылганы юк, болгавыр елларда җыелмый калган ясак күләме чамасыз зур. Өстәвенә шул хәл бөтен финанс тәртибен бутап бетерде. Шуннан файдаланып, старшина дип аталган козгыннар, оят дигәннең барын да белмичә, үз кесәләрен калынайталар. Әнә шулар барысы бергә казнаны шактый йончыткан, бушаткан иде. Ә бит Иван Ивановичның үзеннән элеккеләр кебек акчаны Сенаттан сорап аласы килми һәм ул ниятенә ирешкән дә иде. Бик тә хәтерли, 1745 елда Неплюев үзе дә, яңа губернаны тоту өчен, хөкүмәттән утыз мең сум акча алган иде. Шуннан соң өч-дүрт ел узуга, губернатор дотациядән баш тартты. Чөнки Оренбургның үз тулай җыемы елына илле меңнән артып китте. Анысы хәзер дә эшләрне бөтенләй начар дип әйтеп булмый. Алай да губернаны асрау чыгымнары арта, керем исә көннән-көн кими. Эшләр һаман да болай барганда, хәерчегә каласыңны көт тә тор. Шулай, кичекмәстән чарасын күрергә, керем алуның яңадан-яңа юлларын табарга кирәк. Тик ничек?

Ул шулай авыр уйларына чумып, дала уртасындагы таш балбал сыман басып торганда, аста – крепостьның таш диварлары артында – нидер дөбердәде. Неплюев, шикләнеп, сагышлы карашын шунда төбәде һәм, кала капкасыннан чыгып, Җаек кичүенә таба төшеп баручы бихисап атлы арбаларны күреп алды. Губернатор ихтыярсыздан капкага таба борылды – аннан бүселеп чыгып килүче олауларның очы-кырые күренми иде. Оренбург базарында бушап калган крәстиян арбалары, иләмсез дөбердәп, далага таба агылалар да агылалар. Аңлашылды: иксез-чиксез губернаның бөтен төбәкләреннән купкан крәстияннәр Илек күленә тозга китеп баралар.

Неплюевның, олауларны саныйсы килеп, күңеле кытыкланып куйды. Чыннан да, ничә меңгә җыела икән? Юк, ялгызың гына ерып чыгышлы эш түгел бу – иртә таңнан тотынып, кичке эңгергә кадәр Тозтүбәгә агылачаклар алар. Менә кайда ул акча! Хәер, алар бит инде болай да һәркайсы ясак түләп тора. Ә акча дигәнең җитми дә җитми. Имана күләмен тагын ун-егерме тиенгә генә арттырсаң да… Ярамый, бәласеннән башаяк. Камыт болай да соңгы чиккә диярлек җиткереп кысылган. Чөелдерекне тагын аз гына тарттыңмы, даланың кайнап-ташып күтәреләсен көт тә тор. Аннан инде тиз генә бастырып, ансат кына тәртипкә салырмын димә. Шик тә юк, һавадагы торнага ымсынып, кулдагы чыпчыкны очыруың бар. Юк-юк, салымнар күләмен арттыруны башка китерергә дә ярамый. Болай чарасыз тору да… Көймә бөтенләе белән комга терәлгәнче, ни дә булса уйлап чыгарырга кирәк. Тик нәрсә соң ул «ни дә булса»?

Губернатор, гасабиланып, кабат дала ягына күз салды. Очы-кырые күренмәгән кәрванның бер башы инде күптән Җаекны кичкән, дала түрендәге офыкка кереп бара. Неплюевның борчулары каядыр чигенеп, күңелен янә горурлык хисе биләп алды. Сүз дә юк, искиткеч бай як бу Оренбург дигәнең. Ныклап тикшерсәң, ни генә юктыр ул кыргый Урал тауларында! Алтын-көмеше белән генә дә буа буарлыктыр, мөгаен. Юк шул, барына да кул да, көч тә җитми хәзергә. Бер уйлаганда, табылган, булган кадәренә дә шөкер инде анысы. Әлеге тоз дигәнен генә ал. Исәбе-хисабы юктыр аның бу якларда. Шәрык тарафындагы кайсы гына күлгә барып төртелмә – шыр тоз. Әнә бит исемнәре генә дә шуңа ишарә: Әчекүл, Ямантоз, Каратоз, Тозлы-Кулай, тагын әллә ниләр. Тик аларның берсе дә Илек күленә җитми. Әле 1744 елда ук ул, майор Кублицкий җитәкчелегендә кешеләр җибәреп, шул күл янындагы Тозтүбә тавын тикшерткән иде. Алар, илле өч ятманы җентекләп караганнан соң, андагы тоз запасының чутсыз икәнен ачыкладылар. Соңгы елларда Илек тозын эшкәртүнең яңа алымнары табылгач, Тозтүбәнең базары бермә-бер күтәрелде, ул крайдагы крәстияннәрнең Мәккәсенә әверелде. Шунысы аяныч: әнә шул искиткеч байлык күз алдында эреп юкка чыга, ерткычларча талана. Тозы бушка булгач, кем күпме тели, шулай чума Илек күленә. Шуңа йөрәге янган Иван Иванович бер елны Тозтүбәгә Илек ныгытмасы салдырып, анда солдатлар куйды, күлгә илтә торган юлларны яптырды – тозны сатып алуны җайга салырга маташып карады. Тик кая ул, татар-башкортлар: «Ходай биргән күлләребездән мәхрүм итәләр», – дип, шундый тавыш чыгардылар ки, губернаторга әлеге ниятеннән кайтырга туры килде – тоз байлыгы халыкның уртак хәзинәсе булып кала бирде.

Әйе, Илек тозы күптән тынгы бирми Неплюевка. Аны тулысы белән казна кулына алып, крәстияннәргә сатып биргәндә әллә ни булыр иде дә бит канә. Әлегә барып чыкмый шул. Тозга хөкүмәт монополиясе керттеңме, яңа бәла буласын көт тә тор. Дөрес, типтәр-бабуллар аны байтактан сатып алалар алуын. Ясак та түлиләр. Тик алардан башка башкортлар, ясаклы татарлар, мишәрләр дә күп бит әле. Чирмеш-ар, чуваш-мукшы ише халыклар да байтак җыела. Шулай, күпме генә баш ватма, башка чара юк – халаекларга тозны сатып кына бирергә кирәк!

Карары үзенә шундыен дөрес һәм чын булып тоелды ки, чырае яктырып китте губернаторның. Әйе-әйе, губерна казнасының хәлен ныгыту юлы шул гына – тоз! Ниятен ныгытырга өлгермәде, йөзеннән янә күләгә узды Неплюевның. Шулаен шулай, тик бу эштә гаять сак булырга, төбенә шайтан үзе дә төшеп җитмәслек хәйлә уйлап табарга кирәк. Тозны казна мәхазинәләреннән сатып алуны халык үзе сорасын, Илеккә илтә торган юлларны үзе япсын!

Губернаторның битенә тагын канәгатьлек билгеләре чыкты, ул хәтта елмаеп куйды. Бу исә аның тагын бер планының чынга аша башлавы галәмәте иде. Ул артына борылмый гына кычкырып җибәрде:

– Кублицкий!

Иван Иванович күптән сизеп тора: майор Кублицкий бер төркем офицер белән байтактан монда, губернаторның уйларын бүлдермәү өчен генә, бер читтә таптанып торалар. Шулай булып чыкты да: җәлпәк ташларга шак-шок итеп баскан аяк тавышлары ишетелде, ул да түгел, Неплюев каршында майорның чандыр гәүдәсе пәйда булды:

– Ни боерасыз, галиҗәнап?

– Бүген калада старшиналардан кем дә булса бармы?

– Төгәл генә әйтә алмыйм, галиҗәнап. Шунысы хак: аларның моннан өзелеп торганнары юк.

– Барыгыз, базарны, өмәтне һәм башка җирләрне айкагыз. Старшиналарның булган кадәрен табып, миңа алып килегез!

Офицерлар кинәт исеп куйган җилгә юлыккан черки күче сыман юкка чыктылар. Инде монда Неплюевның үзенә дә шөгыль калмады, ул инде көнен нидән башлаячагын ачыклаган иде. Кисәк борылды да, килгәндәге сыман ярсый-ярсый атлап, губерна канцеляриясе йортына таба китеп барды.

Иван Иванович плац кадәр кабинетына узып, мундирын салырга өлгермәде, ишек шакыдылар. Җавап биргәнне дә көтми, секретаре Конбяжев килеп керде:

– Майор Кублицкий һәм старшиналар биредә, галиҗәнап.

– Әйтегез, керсеннәр!

Башта, гадәтенчә төз басып, ыспай майор килеп керде, аның артыннан курку-өркүләре чырайларына чыккан, шунлыктан мескенләнеп калган дүрт кеше күренде. Бүлмәгә узуга, очлы түбәле, тире читле бүрекләрен салып, култык асларына кыстырдылар да ишек катына бөялеп туктап калдылар.

– Түрдән үтегез, әфәнделәр, – диде аларга губернатор, кулы белән затлы утыргычларга ишарәләп. – Сезне кемнәр дип белик?

Олуг түрәнең кунакчыллыгыннан тәмам аптырап калган кунаклар кыяр-кыймас кына ал постау ябылган озын өстәл янына уздылар.

– Ыстаршина Кыдрач Муллакаев, – диде алдан килүчесе калтыранган тавыш белән.

– Ыстаршина Әхмәр Шәрипов.

– Ыстаршина…

– Утырыгыз, утыр, – дип кыстады аларны Иван Иванович, сабыйларча саф күзләре белән гөнаһсыз карап.

Тегеләре шулай ук шикләнә-шөбһәләнә генә утыргычлар читенә чүмәштеләр.

– Ничек, әфәнделәр, – дип дәвам итте губернатор, әлеге садәлеген саклап, – халыкка ясак түләве авырмы?

Старшиналар бөтенләй коелып төштеләр. Монда инде җавапны бик чамалап бирү кирәк. Губернатор кай якка каерадыр бит әле? Дәшми калуың тагын да әйбәтрәк. Мәгәр авызга су кабып утырып та булмый, түрәнең игътибарлы карашы һәркайсын үтәдән-үтә тишә иде.

– Йә, йә, әйтегез, курыкмагыз, – дип дәртләндерде аларны Иван Иванович, – хәлнең дөресен белү кирәк миңа.

Бүлмәдә беравык борыннар гына мышкылдап торды. Араларында батыррагы старшина Әхмәр иде бугай, башлап ул тел тибрәтте:

– Ясак түләүнең… кайчан җиңел… булганы бар, галиҗәнап?!

Алай да бу зәгыйфь тавыш башкаларын дәртләндереп җибәрде, ахры, бердәм: «Ие, ие», – диештеләр.

– Мин дә шулай уйлыйм, – диде губернатор, әлеге җавапка шатлангандай елмаеп. – Һаман саен салым салу кыендыр халыкка, кыендыр. Менә нәрсә, салым-алымны бетерүен үтенеп, шәрәфәтле патшабикәбез Елизавета Петровна исеменә үтенеч языгыз. Императрицабызның шәфкате зур – рәхмәтеннән ташламас. Үзенә тугры хезмәт итүегезне искә алып, ясактан азат итәр.

Монысы һич көтелмәгән сүз иде – старшиналар тәмам гаҗиз калдылар. Борыннарының мышкылдавы ешайды, бүлмәдә тынлык сузылды. Неплюев исә аларны һич кенә дә ашыктырмый, тыныч кына көтә иде. Ниһаять, әлеге дә баягы Әхмәр старшина телгә килде:

– Э-э-э, ничек була инде ул, галиҗәнап? Без бит ясакны ак падишаһ Ибан Басиличтан бирле түләп киләбез. Асабалыгыбыз өчен, ягъни ошбу җир-суларыбызга хуҗа булган өчен. Ясак салмасак, асабалыгыбыз да бетмәсме соң?

Акыллы старшинаның сүзләре башкаларының миләрендәге оеганлыкны таратып җибәрде бугай, икеле-микеле генә аваз биреп куйдылар:

– Шылай шыл, түләүсез берни дә юк был дөньяда. Ям атына утырган өчен генә дә акча сорыйлар лабаса. Ясак бирмәгәч, җир-суга хакыбыз да бетә, асабалыгыбыз югала булып чыга.

– Ие, казна акчасыз тормый бит. Ясагы бетерелсә, башкасын түләргә туры килер барыбер.

Томана старшиналардан мондый ук төпле уйлану көтмәгән иде Неплюев. Бер мәлгә үзе дә аптырабрак калды, ни дип җавап кайтарырга белмәде. Нәзек иреннәрен чәйнәштереп байтак утыргач кына:

– Юк-юк, башкача һичнинди салым-алым салынмас халыкка, – дип ышандырырга тотынды. – Инде казна хәленә килсәк, тозны барча халаекларга хөкүмәт мәхазинәләреннән сатып бирербез. Шуның килеренә өшәнмәс казна.

Губернаторның соңгы сүзе тагын да сагайтты старшиналарны. Алар һаман да, курка-өркә булса да, үзләренекен маталадылар. Сөйләшү сузылды. Тик кемнең инде губернатор хәтле губернаторга «Юк!» дип кисеп әйтергә кодрәтеннән килсен. Нишлисең, түрә «ак» дигәнгә – «ак», «кара» дисә – «кара» дияргә кала. Старшиналар да ризалык бирделәр, иләүләренә кайтып та тормастан, ике-өч көн дигәндә гарызнамә язып китерергә вәгъдә иттеләр.

Старшиналарның чыгып китүләре булды, канцеляриянең исәп-хисап эшләрен, ясак кенәгәләрен алып баручыларны чакыртты Неплюев. Аларга кыска гына итеп тоз мәсьәләсенең «тоз» ын аңлатты, ясакның еллык керемен дә, киләчәктә сатылачак тоздан керәчәк акчаны да кат-кат санарга кушты. Аннан инде, янына берәүне дә кертмәскә боерып, кулына үзе каурый каләм алды, исәп-хисап эшенә тотынды. Әллә ничә тапкыр санаса санады, мәгәр тозның потын утыз биш тиен белән сатканда, килере ясакныкына караганда өч мәртәбә күбрәк икәненә инанды.

Үзе кебек үк хәйләкәр старшиналар прошение язып китергәнче тагын бер зур эш майтарып ташлады губернатор – «верныйлар» дип атлары чыккан иң куштан, иң ышанычлы старшиналарның исемлеген үз куллары белән язды һәм аларны һич кичекмәстән губерна үзәгенә чакырырга кушты.

Әхмәр һәм Кыдрачлар үтенеч кәгазен билгеләнгән көнгә язып китерделәр. Неплюев үзе кул тидерми генә гарызнамәне кат-кат төзәттерде, үз дигәненә ирешкәч кенә, акка күчертте. Ул арада инде Оренбургка патша хәзрәтләренә җаны-тәне белән бирелгән байтак старшина җыелып өлгергән иде.

Икенче көнне губерна канцеляриясендә крәстияннәрнең төшенә дә кермәгән «халык җыены» башланып китте. Үзенең инандыру куәсенә ышанса да, җыенны тавышлы булыр дип көткән иде губернатор. Әмма ни гаҗәп, һич кенә дә каршы сүз әйтүче булмады. Гарызнамәне укып чыгуга, «вирнай» старшиналар һич икеләнми аның астына тамгаларын салдылар. Өйлә җиткәндә, «халык үтенече» Иван Ивановичның өстәлендә ята иде инде. Тик шунысы бар: гарызнамәнең үзен генә тапшырганда, Сенат та, патшабикә дә берни төшенмәячәкләр, Алла сакласын, фетнәдә гаепләүләре бар. Димәк ки, үтенеч янына бик шәпләп язылган аңлатмалы хат кирәк булачак. Монысы исә Неплюевның үз кулында, тели икән, бүген үк әзер булачак.

Ничек итсә итте, теләгенә иреште губернатор. Чана юлы төшүгә, кирәкле кәгазьләр тулысынча әзер иде инде. Сыныкны сылтау итеп, пайтәхеткә үзе барырга булды Неплюев. Шулай булмый ни, үз эшеңне үзең күрсәтмәсәң, алар хакында императрицага кем җиткерер? Ә бөек мәликәгә сөйләр сүзе күп аның. Алар инде, әнә кәгазьгә төшерелгән, дөньяның бөтен хакимнәре бергәләп язган хикмәтле китаптан да кадерлерәк булып, тимер сандыкта яталар. Неплюев уенча, язган кәгазьләрнең һәр бите олуг бүләккә лаек. Алай ук булмаса да, биредәге унъеллык хезмәткә тагын берәр орден, анысы янына ишле генә җир биләмәләре һич тә хәрәм булмас, мөгаен. Ерак сәфәренә әнә шундый изге уйлар белән чыкты губернатор.

Санкт-Петербургка ул 1753 елның соңгы көннәрендә генә барып җитте. Императрицаның үзен Яңа ел бәйрәменнән соң гына кабул итәчәгенә инанган хәлдә, башкаланың иң зиннәтле миһанханәсенә урнашты, иркенләп, туарылып ял итәргә җыенды. Ләкин Елизавета Петровна аны бик зарыгып, сагынып-саргаеп көткән икән, өс-башын тәртипкә китерергә өлгермәде, губернаторны сарайга чакырдылар.

Императрица аны гадәтенчә кичен, инглиз сырасыннан шактый кызган хәлендә, тәхетендә кабул итте, һич көтелмәгән ягымлылык һәм кунакчыллык күрсәтте. Гомер булмаганны Оренбург губернаторының рапортын игътибар белән тыңлады, аның зиннәтләп төпләнгән һәм адресы алтын хәрефләр белән язылган нөсхәсен үзенең изге куллары белән алды һәм тарих битләренә эре хәрефләр белән кереп калачак «бөек» сүзләрен әйтте:

– Безгә үзебезнең Оренбург краен төзү хакындагы эшләребезне тыңлавы һәм ишетүе, шулай ук, губернатор, бу җәһәттән синең дә тырышлыгыңны билгеләп үтүе гаять тә күңелле. Шуның өчен сиңа рәхмәтебезне белдерәбез. Ә син, губернатор, крайның барлык генераль вә гади чиннарын безнең исемнән якынлашып килүче 1754 ел белән котла!

Тантана шуның белән тәмамланды. Неплюевка таңга кадәр сарайда калырга, һич тартынмыйча кунак булырга, сарай кызлары белән биергә рөхсәт ителде. Әмма Иван Иванович инде патшабикәбезнең мактау сүзеннән үк тәмам исергән иде. Үзенең үтенече буенча аны алты ат җигелгән фәйтунда ә дигәнче миһманханәгә илтеп куйдылар. Зиннәтле бүлмәгә кергәч кенә айнып китте губернатор, өстен дә салып тормастан, кулына каурый каләм алды, губерна халкына котлау хаты язды, аны Оренбургның үзәк чиркәвендә һәм халык җыела торган башка урыннарда укуларын таләп итте.

Кичтән үк әзерләнеп, кунакханәнең ишеге төбендә ялыгып торган ярсу атлар, төн таңга авышкан бер мәлдә төлке толыпка төренгән поручик Утяев чыгып утыруга, урыннарыннан ыргылдылар һәм шәрәфәтле патшабикәнең котлау сүзләрен далага таба алып чаптылар.

Икенче бүлек

Губернаторның патшабикә исеменнән язылган котлау хаты төбәкнең барлык чиркәү һәм мәчетләрендә түрәләргә вә гавамга укылуына, халаекларга иминлек һәм тынгылык теләп гыйбадәтләр кылынуына карамастан, 1754 ел хәвефле башланды. Өммәттән өммәткә, иләүдән иләүгә шомлы хәбәрләр йөрде, ат-хат җитешле барлык аймакларда яшәүчеләрнең телендә бер генә сүз – тоз иде.

Яман хәбәрнең ил-җир буйлап әрсезләнеп йөрүе яңа елга бәйле түгел иде, әлбәттә. Ул инде узган көз үк күпчеп, күпергәннән-күперде, ниһаять, бөтен Идел-Урал буен басты. Берәүләре халык исеменнән эш йөрткән ялмавыз түрәләрне сүксә, икенчеләре ясакны бетереп, тозны сатып алырга ясауда зур этлек күрә, өченчеләре исә берсеннән-берсе шыксыз имеш-мимешләргә булмас дип кул гына селти. Губерна, астына кизәк яккан казан сыман, тымызык кына кайный, утны аз гына көчәйтсәң дә, ташып чыгарга әзер иде.

Тоз хәбәре, җәйләүдән җәйләүгә, авылдан авылга күчеп йөри торгач, олы юллардан читтәге Карышбашка да килеп иреште. Батыршага аны Оренбург янәшәсендәге Бөрҗән иләвеннән шәкерт улының хәлен белергә килгән бер башкорт сөйләде. Бу сүзгә башта ышанмады дәмулла. Гомер бакый тозны Ходай биргән күлләрдән вә таулардан үзенә кирәгенчә алып, үзе теләгәнчә тотып көн күргән халыклар ничек инде аны сатып алсыннар ди?

Мәгәр яман хәбәр сукыр черки төсле әрсез булып чыкты. Ул, ишектән кусаң, тәрәзәдән керә дигәндәй, һәр тарафтан юлаучыларга ияреп авылга кайтты. Үзләре юлга чыкканнар исә аны һәр тукталышта, һәр ямда вә өмәттә, һәр базарда ишетте.

Әлегә имеш-мимеш рәвешендә генә йөргән тоз хафасының кара халыкны борчуга салуын аңларга була иде. Ләкин аның очы түрә-старшиналарга да тиядер дип көтмәгән иде Батырша. Беркөнне мәдрәсәдә дәресләр беткәнне саклап кына торган диярсең, шәкертләр таралуга, дәресханәгә шыпырт кына Яныш килеп керде, пышылдап диярлек сәлам бирде:

– Әссәламегаләйкем, хәзрәт!

Мулла аның сәламен алды алуын, әмма каршына сикереп төшәргә ашыкмады. Сәерсенүен яшерергә тырышып, намазлыгы өстендә таралып яткан китапларын җыйган булып маташты. Старшинаның һич уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыгуы вакыйган гаҗәп иде. Бердән, аларның инде күптән, Батырша төрмәгә киткәннән бирле очрашканнары юк. Юллары сирәк-мирәк кисешкәндә дә, йә берсе, йә икенчесе, сылтау тапкан булып, бүтән якка борылып китә торганнар иде. Аннан да битәр гаҗәбе – Яныш бүген гөнаһсыз сабыйдай аек һәм ялгызы иде. Бу хәлне нәрсәгә дә юрарга белми озак баш ватты Батырша, мәгәр старшинаның ниятен чамалый алмады. Алай да гаҗизлеген кунагына сиздерәсе итмәде, араларында берни булмагандай, бөкләнеп утырган намазлыгыннан тормый гына сорап куйды:

– Ни хәл вә ни хәбәр, Яныш агай?

– Хәбәрләрне ишетәсең булыр, хәзрәт, – диде старшина һәм, сүзнең зурдан икәнен белдереп, мич буендагы усак бүкәненә утырды. – Ие, хәерледән түгел хәбәрләр, мелла.

– Ул-бу ишетелми сыман вит, Яныш агай, – дип, гадәтенчә хәйләгә кереште Батырша. Ул гәптәшен күбрәк сөйләтеп, үзе тыңлап кына утырырга, ара-тирә сораулар биреп, тегене кыздырып җибәрергә ярата иде. – Хәер, без каян ишетәек ди, мәдрәсәдә мүкләнеп ятып ни…

Яныш аның хәйләсен әллә төшенмәде, әллә инде аңышып та игътибар бирәсе итмәде, чәнчеп куйган тезләренә салган куәтле кулларына карап, сөйләвендә булды:

– Кәнсәдәгеләр ясакны бетереп, тозны халаекларга сатып бирмәкчеләр икән.

– Анысы яхшырак булыр димсең, Яныш агай? Әллә яманракмы?

– Һай, Батыршаһ, беркатлы булып кыланмасаңчы?! Падишаһның әле кайчан халаекларга әйбәткә Указ иңдергәне бар?! Яманга, әлбәттә. Алым-салым бетте дип исәпләнсә дә, гавам кесәсеннән өче белән чыгачак, поты утыз биш тиен булачак, ди, тозның.

– Шул хәбәр хак булыр дисеңме? Указ-мазар күренми бугай ла…

– Хаклыгында һич шөбһә юктыр, Батыршаһ. Бәнем писарь Кузьмага губернаторның тылмачы үзе сүләгән. Халаеклар исеменнән язылган гарзы хальне пайтәхеткә үзе алып киткән Ниплүй янарал.

– Гарызнамәсе булгач, аның тамгалары да куелырга тиештер вит, Яныш агай?

– Анысын сәнең белән бәннән сорап тормаганнар. Бөтен куштан ыстаршина, җыенга җыелган булып, тамгаларын салганнар.

Монысы инде Батырша өчен һич көтелмәгән яңалык иде. Куштаннар җыеныннан Яныш булып Яныш калыр икән. Әйтмәгәннәрме, әллә үзе бармаганмы? Мулла уендагын кычкырып әйткәнен сизми дә калды:

– Шундыен җыеннан сән дә калырсың икән, Яныш агай. Старшина кинаяне шунда ук аңлап алды, урыныннан торып ук китте. Ишек катыннан бер урап килде дә ачулы тавыш белән әйтеп куйды:

– Әйа Батыршаһ! Нәчөн бәнем хакта гел начар уйлыйсың?

– Җирлеге бар, Яныш агай.

– Бигайбә, хата булды, хата безнеке. Әмма ләкин, Аллаһ шаһит, сәне бераз куркытырга, тезгенләргә генә уйлаганыем. Хәбәрең бардыр: үзем үк барып, коткарып йөрдем сәне…

– Барыбер инде, Яныш абзый, ватылган савытны ябыштырып кына җөйдән котылып булмый.

– Алай димә, хәзрәт. – Яныш, аның каршына килеп, идәнгә чүгәләде. – Кичер әйдә, килешик. Тәүбә – истигъфар. Ил өстенә каза килергә торганда, үзара низагта яшәү һич ярамас.

Түрәнең болай акылына зәгыйфьлек килгән бәндә сыман сөйләшүен көтмәгән иде мулла, гаҗизләнеп калды, ни дип тә әйтергә белми, урыныннан кузгалды. Яныш исә аны киемнәре янына җибәрми, һаман эчен бушатуда. Ул, кечелекләнеп, кат-кат тәүбәгә килә, үзара дус яшәргә кирәклеген тәкрарлый. Бу хәлдән туйган имам-мөдәррис аны тынычландырырга, хәйлә-сылтау табып, өенә ычкынырга ашыкты:

– Ярый, Яныш абзый, ярый. Гөнаһыңа Хода җәзасын бирсен. Кинә куа торган гадәтем юк. Бигайбә, хатын сырхаулап тора.

Сүзенең ярдәме тиде бугай, ул, старшина әсирлегеннән арынып, чөйдәге туны, бүреге янына килде, аларны ашык-пошык киде дә дәресханәдән чыгып ук китте. Мәдрәсә ихатасын үтеп, капка төбенә җиткәч кенә, артына борылып карады мулла. Яныш, мәдрәсә ишеге төбенә басып, нидер уйланып тора иде. «Әллә соң өйгә, табынга чакырыргамы үзен» дигән уй үтте Батыршаның башыннан. Тик ниятеннән тиз үк кайтты, ашыгып өенә таба китеп барды.

Уй өере исә аның үкчәсенә басып килде. Старшинаның бүгенге кыланышы уйланырлык иде шул. Тоз турындагы хәбәр, чыннан да, хак, хәлләр катлаулы микәнни соң? Мәдрәсә белән мәчеттә бикләнеп ятып абайламый калдымы әллә ул? Кашки, юкка гына болай юхаланмый бу Яныш. Әллә соң халаеклар укмашып, атларга менәргә җыеналармы, яңа бола болытлары куерамы? Нишләптер күптән түгел Казан өязенең Алат юлыннан килеп чыккан Исмәгыйль Әбүкәй углы исенә килеп төште. Ерак араларны якын итеп, халаекларның уй-исәпләрен, ниятләрен белергә килгән. Сез атларга менсәгез, без дә әзер, Казан өязе халаеклары һәрчак сезнең белән, имеш. Ул чакта Батырша аңа нә уңга, нә сулга җавап кайтармады. Ишетмәгән-күрмәгән кешегә ни дисен инде. Янә дә килеп, аның Казан хәтле Казан ягыннан туп-туры Карышбашка килүе сәер иде. Халаеклар арасында сүз таралып, аларның Батырша муллага өмет баглауларымы бу, әллә очраклы хәлме? Кем белә, бәлки, чыннан да, яңа бола җитешә торгандыр. Әллә соң, дәресләрне ташлап, ил-җир арасына чыгып китәргә, хәлнең асылын белешергәме? Әйа, бу мәдрәсәсе дә кулдан тота, ичмасам.

Ил-җир арасына чыгарга, имеш-мимешләрнең төбенә төтен салырга туры килмәде, күп тә үтми мәсьәлә үзеннән-үзе ачыкланды. Кояш туры карап, аяк астындагы кар йомшый башлаган көннәр иде. Гомер булмаганны, җомга намазы алдыннан мәчеткә Яныш килеп төште, тәһарәтханәгә кереп тәһарәт алды, намазга җыенды. Вак-төяк сүз арасында, җаен чыгарып, муллага әйтеп куйды:

– Намаздан соң таратма мәхәлләңне! Сүзем бар.

Җомга узгач, мөнбәр алдына Яныш үзе чыгып басты:

– Җәмәгать, тыңлаң! – диде ул, тавышын бөереннән чыгарып. – Патша хәзрәтләренең олуг Указы бар.

Намазга оеган җирләреннән кузгалырга өлгермәгән ирләр сагаеп калдылар, сабырсызланып, старшинага бактылар. Мәгәр Янышның кулында кәгазь төргәге-мазар күренми иде. Мәчеттәгеләрнең кызыксынуын сизгәч, старшина тагын да мәгъруранә кыяфәт алды, вәкарь белән сүзен дәвам итте:

– Указ Уфада укылачак. Шуны тыңлау өчен, һәр карьядән бер йөрекче хаҗәт.

Мондыен хәл авыл халкы өчен яңалык түгел. Яңадан-яңа указ-фәрманнар тыңларгамы, гавам йомышын хәл итәргәме, Уфага йөрекчеләрне чакырып кына торалар анысы. Һәм, әлбәттә, андыен эшләргә Карышбаштан гел Батырша катнаша. Бу юлы да күзләр муллага төбәлде, ул арада кайсыдыр барысының уртак фикерен әйтеп салды:

– Хәзрәт барсын, хәзрәт!

– Ие, ие, – дип, калганнары ризалыкларын белдерергә ашыктылар.

Сайлау йоласы шуның белән тәмамланды – юл өзегендә сәфәр чыгу мәшәкатеннән котылып калуларына һәркайсы шат иде.

Йөрекчеләр җыенының юл өзегенә туры килүе гаме булган кемсәләрне уйландырырлык иде. Батырша да аз баш ватмады, мәгәр Уфада сүзнең нәрсә хакында барачагын чамалый алмады. Җыенның эт чыкмас бер вакытта җыелуыннан чыгып кына: «Хәерлегә түгел бу, – дип фикер йөртте, – Аллаһы Тәгалә ахырын имин кылсын».

Үтә кызыксынучан гадәте һаман да тынгы бирмәде Батыршага, җаен туры китереп, юлда Янышның кылларын тарткалап карады. Тегесе исә әллә үзе берни белми, әллә инде серне алдан ук ачмаска дип ант иткән, авызына су капкандай тын иде. Алай да чираттагы зәп-зәңгәр булып су тулган чокырларның берсен атларының күкрәкләре белән ярдырып чыккач, юлаучыларның кайсыдыр сүгенеп, зарланып алды:

– Юньле хуҗа этен дә урамга чыгармый мондыйда.

– Сукранма, Тәфтиләү хәзрәтләре Оренбурдан ук килгән ана, – дип кисте аны старшина.

– Ул карт дуңгыз хәерлегә йөрмәс, – дип карулашты тегесе. – Яман хәбәр көтә безне, җәмәгать.

Указ-фәрман хакында башкача сүз булмады булуын. Җайдаклар, атларының корсакларына җиткән сулы кар боткасын ярып, провинция үзәгенә ашыктылар.

Көне җылы, кояшлы. Йөрекчеләр күп булганлыктан, җыенны провинция кәнсәләренең ишегалдында үткәрергә булганнар икән. Нигә, ишегалды зур, ат өере утларлык. Кәнсәләренең болдыры биек, иркен – түрәләр менеп басарга урын җитәрлек. Алай да, бер көтү түрә чыгып баскач, ул тәмам кысрыкланып, тавык кетәгенә охшап калды. Затлыдан-затлы киенгән, күбесе гаскәриләр мундирыннан булган әлеге башлыклар төркемендә кемнәр генә булмагандыр. Мәгәр йөрекчеләр аларны күрмәделәр дә диярлек, күмер тутырылган чыпта капка охшап калган Тәфтиләү морзада иде күзләре. Ул инде нык бирешеп, чарасыз карт хәленә килсә дә, үзенең затлы сөяктән икәнен күрсәтергә тырыша. Өстендә өр-яңа полковник мундиры, башында урысның зур түрәләренеке сыман озын ак чәч пумаласы. Анысының ясалмалыгы морзаның картлыгын куәтли генә кебек. Ишелеп төшкән бит алмаларын, асылынып торган иякне, шешенгән күз төпләрендәге капчыкларны сүс чәч кенә яшерә алмый шул инде. Алай да үзен үзе тотышы эре, тавышы көр, горур Тәфкилевнең:

– Әй халаек, тыңлаң! – диде ул, кулындагы шүрегә охшаган кәгазь төргәген сүтеп. – Мәрхәмәтле патшабикәбез Елизавета Петровнаның 1754 ел, 16 мартта игълан кылынган Указын укыем. Мәликәбезнең шәфкатьле кулы куелган, мөһере сугылган.

Морза төргәкне сүтеп бетерде, аны башы өстенә күтәреп, кәгазь битенең иң астындагы ике башлы каракош сурәте төшерелгән кызгылт мөһерне җыелган халыкка күрсәтте, аннан инде олуг падишаһның кайсы вә кайсы мәмләкәт-аймакларга хөкемдар икәнен санап китте. Җөмләдән, борынгы Болгар дәүләте исемен дә ишеткәч, Батырша, тыңлавын онытып, уйланып калганын сизмәде дә. «Әллә кайчангы ханнар заманындагы Болгар иләвенә ничек хөкемдар була алсын икән соң бу патшабикә?» – дип фикер йөртте ул, мыскыллы елмаеп. Тәфкилевнең җикеренүе аны сискәндереп җибәрде:

– Ник алкышламыйсыз?! Шәрәфәтле патшабикәбез, сез мөселманнар мәгыйшәтен кайгыртып, ясакны бетергән ләбаса!

Әмма аның бу сүзләрен алкышка күмәргә атлыгып торучы күренми, бар да карашларын җиргә төбәгәннәр дә битарафланып калганнар.

– Тыңлаң, укып бетерәм, – дип, морза кәгазенә бакты һәм һич адәм аңламаслык сүзләр лыгырдарга тотынды. Гарәп-фарсы лөгатен су кебек эчкән Батырша булып Батырша төшенеп җитмәде аларны. Укып бетерде дә кәгазен янә көпшәгә урады, йөрекчеләр өстеннән әллә кайдагы йортларга карап, сүзен дәвам итте: – Тәфсире болай: моннан соң, ягъни бу елдан башлап, ясак түләмисез. Аның урынына тозны кальга-калалардан, казна мәхазинәләреннән сатып аласыз. Поты нибары утыз биш тиен.

Моңа хәтле шым гына торган бәндәләр кинәт бер тын белән «Аһ!» итеп куйдылар, аннан янә беравык сүзсез калдылар. Шулчак арттагы рәтләрдән кайсыдыр чыелдап җибәрде:

– Ходай биргән тагълардан вә күлләрдән тозны ничек инде сатып алырга ди?!

Аңа икенчесе кушылды:

– Ие, Илек күле гавамныкы! Ул безгә ак падишаһ Ибаннан мирас.

Тәфкилев моңа охшаш сүз буласын чамалаган бугай, җавабы әзер иде:

– Хак Тәгалә биргән барлык мал-мөлкәт – патшабикәбезнеке! Ул мәрхәмәтле җан ни дисә, шул булыр.

Инде сүзнең ни хакында баруы, тозның бер дигән тозак икәне бөтенесенә дә барып җитте бугай, кисәк ду кубып, шаулашырга, кычкырышырга тотындылар:

– Кир-рәге юк!

– Элек ничек алсак, шулай алырбыз!

– Указыңны башыңа капла!

Болдырдагы шома битле гаскәриләрнең берсе морза алдына килеп басты, билендәге кыныннан ялангач кылыч тартып чыгарды, аны башы өстендә болгап, нидер кычкырды. Әмма халык төркеме инде берни тыңламый, берсеннән-берсе әшәке сүзләр кычкыра-кычкыра, капкага таба чигенә иде. Бераздан инде киң ишегалды шып-шыр булып калды, мәйдан өстендә ярсулы авазлар гына эленеп торган сыман:

– Карт дуңгыз! Кәсебе – һаман халык алдау.

– Алырбыз без сәңа сатып!

– Атларга менәргә, кулга корал алырга – вәт шул.

Чарасыз калган түрәләр болдырда бераз таптанып тордылар да явыз эшләре белән дан алган кәнсәләргә кереп киттеләр.

Җыен шул рәвешле кайнар булып, бик тиз узса да, йөрекчеләрнең байтагы – ерак аймаклардан килүчеләре – Уфада калырга мәҗбүр булдылар. Басу-кырларда җыелган сулар юл ярып, ташу кузгалды, елгалар ярларыннан чыкты, язгы дуамал су байтак кына күперләрне өзеп ташлады.

Гъәйнә яклары, аяк асты җилләп, җәйге юл төшкәч кенә, өйләренә кузгалдылар. Мәгәр тоз мәсьәләсе алардан алда иләүләргә барып ирешкән икән. Уфадан соң шактый юл алып, инде үз төбәкләренә авышканда, мишәр авылларының берсендә мәчет янындагы җыенга тап булдылар. Ике ягына әзмәвердәй ике драгун баскан офицер әлеге мәгълүм Указны укып тора. Юлчылар, бер читкәрәк туктап, мәйдан ягына колак салдылар – барыбер атларын хәл алдырасылары бар. Офицер укып бетермәде, төркемдә гөбедән чыккандай калын тавыш яңгырады:

– Тотсын менә – мулла булыр!

Мишәрләр – әче телле халык, хөкүмәт вәкилләре ягына берсеннән-берсе әшәке мыскыллау сүзләре ява башлады. Аларга җавап итеп офицер үзеннән зур тавыш белән сузып кычкырды:

– Мо-о-ол-чать!

Баш өстеннән, сызгырып, йодрык хәтле таш очып үтте, гаскәриләрнең аяклары астына ук барып төште. Ул арада кайсыдыр янәшәдәге читән казыгын суырып алды. Күз ачып йомганчы күбесенең кулында имән күсәкләр иде. Мәгәр аларның кирәге чыкмады: атлары янәшәдә генә булган икән, патша йомышлылары яшен ташыдай качып киттеләр.

Моңа охшашлы хәлләрне бүтән күрмәсәләр дә – ишеттеләр: тоз хакында Указны укыганда, һәр авыл-җәйләүдә ызгыш-талаш купкан икән. Мондыен болгавыр чакта тизрәк өеңә кайтып егылудан да кулае юк иде. Батырша да, юлдашларыннан аерылып, Карышбашка таба җилдертте. Тоз мәсьәләсе китереп чыгарган низагка бәйле уйлары гына үзе белән иде. Һәр хәбәр-вакыйгадан нинди дә булса мәгънә эзләргә маһир мулла, кайта торгач, үзенә бер ачыш ясагандай булды. Шулай төрле кызулык, баш бирмәү, кулга корал алып яу чыгулар бу якларда яшәүче татар-башкортлар өчен яңалык түгел. Мәгәр элеккеләре ничектер башкачарак була торган иде. Халаекларның берәүләре нәрсәгә дә булса ризасызлык белдереп кычкырганда, башкалары дәшми, ул гына да түгел, мыек астыннан гына елмаеп йөри торганнар иде. Тегеләре атка менгәндә, болары каршы чыгу хәлләре дә булып кына торды. Монысында исә ризасызлык бөтен халаекларның кытыгына тиде: татар-башкортныкына да, чирмеш-арныкына да, чуваш-мукшыныкына да. Гомер бакый түрәләр тирәсендә ялманучы мишәрләр булып мишәрләр дә күсәккә ябыштылар әнәтерәк.

Авылына кайткач, берни ишетмәгән-күрмәгән кешедәй, китаплары дөньясына чумды мулла, үзе исә тирә-юньдә ни бар икән дип колагын сак тотты. Ләкин олы юллардан читтәге Карышбашка дөнья хәбәрләре тиз генә килеп җитми иде. Кышын шәкертләр барында эш башкачарак әле – алар янына аталары килеп-китеп кенә торалар, үзләре белән хәбәрләрнең төрледән-төрлесен ташыйлар. Хәзер исә авыл тын вә аулак иде. Шуңа гаҗизләнгән Батырша Яхъяны, атка мендереп, Уфа ягына чыгарып җибәрде, кайда ни ишетсә, шуны кайтып әйтергә кушты. Моңа Зөлхәбирәсе үпкәләде үпкәләвен – язгы кыр эшләренең тәмам куерган чагы бит. Мулланың исә үзе җир сукаламавы, чәчмәве генә җитмәгән, хуҗалыктагы бөтен эшне тартып баручы шәкертен дә шөгыленнән аера, имеш. Батырша гадәтенчә остазбикәсенә каршы дәшмәде, мәгәр ниятеннән дә кире кайтмады – ул инде хәбәр-хәтерсез яши алмый иде.

Яхъя икенче көнне үк кайтып та төште, китергән сүзе дә сәер иде. Көзен тозга бара алмый калганнардан бер төркем Тозтүбәгә киткән булган икән. Барып җитә алмаганнар, бахырлар – солдатлар бөтен юлларны япканнар, Илек күленә берәүне дә якын җибәрмиләр, имеш. Шуннан инде чыгып, сорашып йөрисе дә калмады. Берсеннән-берсе шомлы һәм хәвефле хәбәрләр, җил канатында йөргәндәй, җәйләүдән җәйләүгә, авылдан авылга көне-сәгате белән килеп җитәләр иде:

– Габбас сотникны, бәндәләрне тоз сатып алмаска котырткан өчен, бик тә яман сүгеп яңаклаганнар икән.

– Габделлатыйф мулланың сакалын йолкып алганнар, ияге чи ит кенә, ди.

Аннан инде иләүләре каршылык күрсәткән старшиналарның әле берсен, әле икенчесен кальга-калаларга чакыртып алулары, ул гына да түгел, аларны хәбесханәгә бер ябып, бер чыгарып торулары, янә дә ябып куюлары хакында сүзләр ишетелеп кенә торды. Әлхасыйль, ил-җир җәй буе төрледән-төрле яман хәбәрләр белән гөж итте. Арада Батырша көткәннәре дә бар иде, әлбәттә. Шуларның берсе Казан юлындагы халаекларның, кулларына корал алып, атларга менүләре иде. Тик аларга яу чабу насыйп булмаган икән – абыз-муллалар вә аксакаллар үгетләп сүрелдергәннәр үзләрен.

Шуңа охшаш сүзләр белән дөнья тулса да, Батыршаның йөрәгенә ятышлысы – халаекларның бердәм кубуы хакындагысы ишетелмәде. «Кабынып китми торып, сүнеп калыр микәнни бу ут?» – дип уйланды ул, пошынып. Ә бит тоз шаукымы изелгән вә тапталган, хурланган вә җәберләнгән халаекларның эчендә кайнаган нәфрәт янартавының соңгы тамчысы булырга тиеш иде ләбаса. Шул тамчы ташытып чыгармас микәнни үч ташкынын?

Ниһаять, Сәрәтән йолдызлыгы башында Чуртанлыкүл буенда балык аулап йөргән Яхъя ниндидер узгынчыдан өр-яңа хәбәр алып кайтты.

– Мулла абзый, Нугай юлыныкылар коралга ябышканнар икән, – диде ул, тынына каплана-каплана.

Ишеткәне күңеленә сары май булып ятса да, куанычын тышка чыгарырга ашыкмады Батырша. Дөресен әйткәндә, ышанып та бетмәде – малай-шалай ни сөйләмәс. Алай да хәбәр инде эчендәге кызыксыну кортын уяткан иде. Тик чынын каян белергә? Якын-тирәдә белсә аны берәү генә белер – Янышның писаре Кузьма. Телен чишү өчен, бер җамаяк балың да булсамы?! Батырша утырып язу язды һәм Зөлхәбирәсен, кулына саплы чүлмәк тоттырып, чолыкчы Гапсаттарга җибәрде.

Кичке буйда, көн кызуы сүрелгәндә, ул инде Чуртанлыкүл авылында иде. Бер читтәрәк ялгызы моңаеп торган кабык башлы бәләкәй йортның ишегалдына узды һәм утынлыкта челем пыскытып утырган Кузьмага тап булды. Татарчаны үз теле кебек үк белүче җирән Кузьма болай да дусты анысы. Мәгәр сүз башлап җибәрү өчен, алып килгән балы бик тә ярап куйды. Бер йомрыны әйләндереп каплагач, үзе сүз башлады Кузьма:

– Болыныңда печәннәр ничек, Батырша? Быел иртәрәк чабарга туры килмәгәе.

– Нидән алай дисең?

– Күк ут вакытында яу купмагае. Нугай юлы башкортлары җәя-кылычларын төзиләр, ди.

– Шуны хак булыр димсең?

Кузьма бакыр сыман көрәк сакалын, авызын томалап торган куе мыегын сыпыргалап алды да бүрәнә өстендәге бал тулы йомрыга үрелде. Тәмен белеп кенә эчеп куйгач, сүзен дәвам итте:

– Оренбур ягыннан килгән хәбәрләргә караганда, хак булыр күк. Каргалы татарлары да хәстәрләнәләр, имеш, – ук атып, кулларын күнектерәләр, ди. Себер вә Уса юлларыннан да шындыерак шомлыклар ишетелгәли.

Шуннан артыгы кирәкми дә иде Батыршага. Алай да аңа урыс дусты янында кара төнгә кадәр юанырга туры килде – ил-җир хәбәрләренең эчендә кайнаган писарьның сөйләр сүзе җитәрлек иде. Күз бәйләнгәч кенә, болын буйлап кайтырга чыкты мулла. Атлый торгач, аның бал парыннан тәэсирләнгән миенә катгый карар килде: «Халаекларның бу рәвешле атлы-чаплы төзенмәкләрендә бер хикмәт бардыр, ул хәлне бән һәм аңламак тиешледер. Шул тарафларга сәфәр әйләргә кирәк».

Өченче бүлек

Аяз көнне яшен яшьнәсә, Мөслим карьясенең халкы шушы кадәр дә шаккатар иде микән? Батырша хәзрәтнең бу якларга миһман булып килүе авылны гына түгел, бөтен иләүне аякка бастырды. Кем күреп калгандыр да, кайсы ишетеп өлгергәндер – әлеге җәйге көндә өйдә торып калган карт-коры, җәйләвенә китеп өлгермәгән яисә бер-бер йомыш белән кайткан ир-ат һәм хатын-кыз мәчет янындагы мәдрәсә ихатасына җыелды.

Кайсы хәбәр итеп өлгергәндер, ашыга-кабалана шәкерте – бәләкәй Апуш килеп җитте. Дөрес, аңа инде бәләкәй дип әйтергә тел әйләнми. Ул тәмам буй җиткереп, сөлектәй егеткә әйләнгән, тупый борыны астына кап-кара булып мыек төртеп чыккан, берән-сәрән сакал төкләрен дә чамаларга мөмкин. Аның үз авылларында имам-мөдәррис булып калуын белә иде инде кунак. Димәк ки, бала-чага түгел.

Исәнлек-саулык та сорашып тормастан, Батырша йозаксыз ишеккә ымлады:

– Йә имам-мөдәррис, күрсәт мәдрәсәңне!

– Анда хәзер берни дә юк ич, хәзрәт, дәресханәләр буш, – дип аптырап калды Абдулла.

Батырша аны тыңлап бетермәде, ишекне ачып, эчкә үтте, аннан инде дәресханәләрнең әле берсенә, әле икенчесенә кереп, нидер карый-карый, буш амбарга охшап калган мәдрәсәне күзәтеп-барлап йөрергә тотынды. Соңгы бүлмәдә туктап калды һәм артыннан ияреп йөргән шәкертенә сөаль бирде:

– Атаң-анаң исән-иминнәрме?

– Шөкер, хәзрәт, сезнең хәер-фатихада, исән-саулар. Җәйләүгә чыккан көннәре. Үзем дә шунда китәргә дип тораем.

– Үлем-китем юкмы?

– Юк, хәзрәт, юк. Киресенчә, артым булмагае – атай, үлән, ди.

Мулла егет-малайны баштанаяк сөзеп карап чыкты. «Әйа, ошбу оланның да үләнер чагы җиткән – без картаймый кем картайсын» дигәнне аңларга була иде аның бу карашыннан.

Алар әйләнеп чыкканда, мәдрәсә ихатасы халык белән тулы иде инде. Хәзрәтне күрүгә, чалгыга эләккән үләндәй, җиргә сөрлектеләр, чирәмгә тезләнеп, кулларын өскә күтәрделәр:

– Әйа вәлинигъмәт, догаңнан ташлама!

Бу хәлне күрүгә, тәне эсселе-суыклы булып китте Батыршаның, җиңелчә генә куллары калтырап куйды. Халаекларның болай вәли дип, ягъни нигъмәт иясе дип, әүлияга тиңләвен, зурлавын ул атаклы ишаннар, мөхтәрәм ахуннар катында гына күргәне бар иде. Монда исә ябай бер муллага баш оралар.

– Әй мөселманнар, торың! Бән һәрчак сезгә догада.

Төркем өстендә «Амин!», «Машалла!» дигән авазлар яңгырады. Халык, аягына басып, хәзрәтне урап алды, хәл-әхвәл сорашу, абруйлы миһманны ашка-чәйгә чакыру башланды. Батырша аларга ни дип тә җавап бирергә белмәде. Ярый әле Мөслим углы Абдулла ярдәмгә килде:

– Бу ни эшегез инде, җәмәгать? – диде ул, шактый кырыс итеп. – Хәзрәт ерак юл килгән, сусынын басарга, тамак ялгарга да өлгермәгән, сез исә борчыйсыз да борчыйсыз. Ярамый болай, таралыгыз. Батырша хәзрәт бүген безгә кайта.

Яшь мулланың сүзенә колак салмыйча, һаман да кунак тирәсендә уралучылар булса да, төркем күзгә күренеп кими башлады, ул да түгел, ихата бушап калды. Кайсыдыр, ашатырга-эчертергә дип, хәзрәтнең атын да алып киткән иде хәтта.

Юлда ватылуы үзенекен иткән күрәсең, иртәгесен ул кояш шактый күтәрелгәч кенә торып чыкты. Капка төбендә мичәүләп пар ат җигелгән затлы арба күреп алды. Олауга түшәлгән мендәр-ястыкларны күргәч, аның үзенә тәгаенләнүен, алда тагын юл көткәнен аңлап алды. Җиңелчә генә капкалап, чәй эчеп алдылар да кузгалдылар. Әйтүләренә караганда, сәфәрләре ерак түгел, авылга иң якыны булган мишәр Хабулла җәйләвенә. Әмма бу якларда инде «ераклык-якынлык» төшенчәсе Себер аршыны белән үлчәнә икән – чакырылган җиргә кояш төшлеккә җиткәндә генә барып җиттеләр.

Җәйләүләре башыннан ук инешкә әверелеп киткән куәтле чишмә буенда, бөтен ягын карагай урманы әйләндереп алган, гөлләр-гонҗәләр белән капланган аланда булса да, Батыршаны гаҗәпләндергәне табигать хозурлыгы түгел, бәлки, мондагы халыкның күплеге иде. Арырак, күчмә киез тирмәләр янында, бала-чага чыркылдаша, хатын-кызлар кайнаша, шунда ук биш-алты җирдә имән казыкларга асылган казаннарда ит пешә. Кунаклар килеп туктаган тирәдә исә ир-ат мәш килә. Бар да абруйлы миһманны каршыламакчы, аңа арбадан төшәргә булышмакчы. Олаудан төшеп, аякларын язган арада, Батырша җете күзләре белән танышларын, бигрәк тә Мөслим старшинаны эзләде. Белешләре шактый гына күренсә дә, иләү агасы күзгә чалынмады. Хәтта инеш буенда намазлыклар өстенә тезелешеп утырган аксакаллар арасында да юк иде йортавай.

Көннең шактый эссе булуына карамастан, башларына зур-зур чалмалар урап алган әлеге төркемнең мулла-абызлар, галим-голәмә икәнен аңышып, Батырша чыраен сытып куйды. Ул бит Урал аръягы тикле Урал аръягына кара халык арасында туарылып бер ял итәргә, аннан да битәр, аларның ни сөйләүләрен, уй-ниятләрен тыңларга дип килде. Биредә исә эчпошыргыч китап сүзе, шәригать вә фикъһе41 хакында озын-озын бәхәс, теркә малы бүлү, никах һәм шуңа охшашлы мәгыйшәт мәсьәләләре турында сораулар китәчәк. Арада атаклы хәзрәтнең гыйлем вә акыл ягын сынап карау уе белән бирелгән коткылы сөальләр дә булачак, әлбәттә.

Ул әле күпләрнең үзен вәли дип, ягъни әүлия итеп тануларын белми иде. Шуңа да, артыгын тәкәллефлек саклап тормый гына, чишмә буена узды, ашыкмый-кабаланмый тәһарәт алды, кояшка кырын күз төшерде – өйлә намазы якынлашып килә иде. Аны, җитәкләп, кыйбла яклап иң алга кемдер җәеп куйган намазлык янына алып килделәр. Теләсә-теләмәсә дә, гыйбадәткә имамлык итү аңа йөкләнгән иде.

Намаздан соң яшел чирәм өстенә җәелгән табыннарга дүрт-биш оя булып утырдылар. Батырша, билгеле ки, урынның затлысына, мендәр-паласлар түшәлгәненә туры килде. Бу баш табында, әлбәттә инде, галим-голәмә вә муллалар. Ул башка табыннарга урнашып алган гавам кешеләренә көнләшеп карап-карап алды. Чөнки алар ягыннан инде мәзәк, төртмә сүз, ихластан шаркылдап көлүләр ишетелеп куя. Монда исә бар да вәкарьле генә тезелешеп утырганнар да авызларына су капканнар. Сизелә: һәрбарчасының гыйлемле, гакыллы вә тәүфыйклы булып күренәселәре килә.

Болай җеназа өстендәгедәй утыру килешми иде. Әмма Батырша үзе сүз башларга ашыкмады, янәшәсендә утырган могтәбәр аксакалларга күз төшергәләде. Мәгәр алар сикереп төшәргә тормыйлар иде. Шулай, гакыллы кеше, вакытын көтеп, сүзен башламый тора, тома кеше генә берни белән исәпләшми.

Шулай булып чыкты да. Табынның иң аргы башында утырган урта яшьләрдәге чандыр гына берәү – кием-салымына караганда кечерәк бер карьянең имамы – әллә чын, әллә юри дигәндәй сорап куйды:

– Әй вәлинигъмәт, берәү өч хатынын берьюлы аерырга уйласа, талакны ничә кат әйтергә тиеш: өчнеме, тугызнымы?

Олуг миһман янындагы аксакаллар, пырхылдап көлеп җибәрмәс өчен булса кирәк, кайсы йөзен читкә борды, кайсы башын аска иде. Батырша исә, сөальнең ихластанмы, әллә шаяртыпмы бирелүен аңларга тырышып, теге бәндә утырган тарафка карап алды. Сорау бирүче бик тә җитди вә гөнаһсыз кыяфәттә аңа карап каткан иде. Ихласка охшаган. Булыр да. Иделдән Уралга кадәр сибелеп утырган безнең агай-эне мәгыйшәтендә нинди генә хәлләр килеп чыкмас дисең? Гадәттә, авыл мулласына моннан да тозсызрак сораулар да бирәләр. Шуннан инде имам, аларга җавап таба алмый, кара тиргә бата. Бу мескен дә шундыйрак хәлгә тарыган булса кирәк. Әмма Батырша үзе дә ахмак сөальгә җавап бирергә әзер түгел иде. Шуңа да уена беренче килгәнне җаваплады:

– Талакны өч әткәнгә, тугызны кабатлау авырмы булыр?!

Аның рәтендә утыручылар хәзрәтнең тапкырлыгын җөпләп шаулашып алдылар:

– Хак әттең, тәкъсир.

– Ие, ие, бер яманлык меңенә илтер.

Беренче карашка беркатлы һәм мәзәгрәк булып тоелган сорау мәҗлес халкын кузгатып җибәрергә ярап куйды, шәригать вә фикъһы гыйлеме буенча сорау арты сорау явып кына торды. Батырша үз гомерендә аларны күп ишеткән иде инде. Кыска һәм аңлаешлы итеп, сөаль бирүченең кытыгына тими генә җаваплар кайтарды. Ул арада табынга табак-табак ит килде. Хөрмәтле миһманга исә аерым савытта пешкән тәкә башы китерделәр. Ул бәләкәй генә калҗа кисеп алып капты да башны янәшәсендәге муллаларга бирде – ихтирам билгесе рәт буенча китте.

Ниһаять, кымыз бирделәр. Ул әле муртайда42 чагында ук моңа хәтле элкен-селкенрәк барган мәҗлесне җанландырып җибәрде. Сораулар онытылды, шифалы эчемлекне олылау сүзләре әйтелде. Берәр чәркә эчеп куйгач, табынның кәефе янә үзгәрде: сүзләр киселде, чырайларга олпатлык, зурлык галәмәтләре чыкты. Алай да кымыз үзенекен итте, янә берничә чәркә күтәреп куйгач, табында саллырак сүзләр ишетелә башлады. Монысы инде түрдә утыручы галим-голәмәнең әңгәмәгә кушылуы иде. Аларның инде сораулары да четереклерәк, олырак. Башта олуг кунактан бер кеше аша гына утыручы зур чалмалы мулла телгә килде:

– Әйа вәлинигъмәт, Аллаһы Тәгаләне бик тә кодрәтле вә куәтле дип беләбез. Иблис шундыен илаһи затка буйсынамы? Баш бирмәсә, ничөн Хак Тәгалә аңа хәрәм эшләр кылырга ярдәм итә, ничөн ул явызның җанын җәһәннәмгә җибәрми?

Монысы мәҗлес саен була торган коткылы сорауларның берсе иде. Олуг галим четерекле сөальгә җавап бирә алырмы, янәсе. Батырша хәлне шунда ук төшенде, катлаулы сорауга җавапны да төпле итеп бирергә кирәклеген аңлады:

– Бу хакта Изге китапларда болай диелгән, – дип башлады Батырша тыныч кына. – Бән бәндәләремә баш бирдем, гакыл бирдем. Күрергә күз, ишетергә колак бирдем. Эшне Иблискә ияреп, аның коткысын тыңлап эшләмә, бәндәм.

Аксакаллар җирле акыл иясе белән атаклы Батырша хәзрәт арасындагы бәхәснең ни белән бетәсен көтеп тын калсалар да, сораудан канәгать түгеллекләре йөзләренә чыккан иде. Нигә дисәң, һәркайсы, кунакның үзе сыман ук, дөньялыкта бер тиенгә кирәкмәгән сүзләр түгел, бүгенге катлаулы хәлләр турындагысын көтеп, пытпылдап утыралар. Ниһаять, Батыршаның сул ягында утыручы, кызыл буй-буй җилән кигән кәҗә сакаллысы, сүз башлады:

– Хәзрәт, ишетеп торабыз, күреп торабыз: ил-җиребездә теге ләгънәт орган завут-кальгалар, калалар артканнан-арта, кяферләр ишәйгәннән-ишәя. Мөэмин-мөселманнарга җәбер-золым чиксез-чамасыз. Бу тарлыклар Дәҗҗал мәлгунь кәсафәте түгел микән дим бән?

Батырша сүзнең болайга авышуын күптән көтеп утыра иде. Инде киләп сүтелә икән, җепнең очын чуалтмый гына урарга кирәк. Сорауга төгәл вә ачык җавап бирерлеге, анлык һиммәте булса да, әңгәмәне куерту нияте белән бәхәсне әйләнчегрәк юлдан алып китте:

– Әйа мелла, китаплардан укып беләсез: Дәҗҗал замана ахыры җиткәч кенә чыгачак бит ул…

Хәйләсе барып чыкты, каршында утыручы сары сакаллы берәү, аны бүлдереп, кычкырып әйтеп салды:

– Шаять, Кыямәт җиткәндер, вәлинигъмәт, дөнья шуңа болганадыр.

– Ярый, шулай дип фараз итик, – дип фикерен дәвам итте Батырша мәртәбәле генә һәм буй-буй җиләнлегә карап алды, – яүм-әл-кыямәт – хисап көне җитте, диик. Мәгәр шунысы да мәгълүм: ахырзаманда Дәҗҗалның хакимлеге кырык көннән дә артмаска, Мәһди, килеп, ул явызны үтерергә тиеш ләбаса. Ә сәнең Дәҗҗал, мелла, инде ничә еллар башбаштаклана. Күрдегез, ишеттегез: мәһдиләр булмады түгел, тик берәве дә сән әйткән Дәҗҗалның җанын җәһәннәмгә җибәрә алмады.

Хикмәтле сүздән бар да тынып калды. Нигә дисәң, Батырша сүзен киная белән әйтсә дә, аны бөтенесе дә аңлады. Әлеге сары сакал, барының уен белдергәндәй, утка ялкын өстәп җибәрде:

– Алайса, безне кыерсытучы көчне Дәҗҗалдан да куәтлерәк димсең, хәзрәт?! Кем соң ул?

Кымыз миләрне кыздыру эшен эшләде бугай, мәҗлес кызганнан-кыза барып, сүзгә табындагыларның яңадан-яңалары кушылды. Мәгәр гайрәтләнеп алган ирләр четерекле сорауга җавап бирергә ашыкмыйлар иде. Шулчак табынның аргы очында утырган Абдулла Мөслим углы кычкырып җибәрде:

– Әй аксакаллар, шуны да белмәгән булып утырмасагызчы. Кем дә кем, имеш. Кяферләр, әлбәттә! Шул имансызларны кырып-чабып бетерергә кирәк безгә!

Мәҗлес Батырша көткән юнәлеш алса да, монысы әле яшь әтәч тавышы гына иде. Ә бит яшь әтәч кычкырудан таң атмый. Гомер иткән карт әтәчләрнең авазларын ишетәсе иде. Шул ният белән ул әңгәмәне янә дә бормалы юлдан алып китте:

– Аллаһы Тәгалә әйткән: бән җир өстенә күп кавемнәр яраттым. Бәндәләр барысы да бер-береннән яхшылыкка үрәнергә, күркәмлекне күреп куана белергә, көннән-көн әйбәтрәк булырга тырышып яшәргә тиешләр, дигән.

Сары сакал шунда ук аңа каршы чыкты, урыныннан кубып, тезләренә калыкты хәтта:

– Әй вәлинигъмәт, бер якның тырышлыгы белән генә буламы соң ул?! Хак Тәгалә үзе шаһит: безнең халаеклар берәүне дә рәнҗетми, берәүдән берни тартып алмый. Аңа карап туктыйлармы соң тегеләр?! Юк вит, һаман саен азыналар, ни кыланганнарын белмиләр. Аллаһы Тәгалә әйткән яхшылык һәр ике тарафтан булырга тиеш ләбаса!

Мәҗлескә шушы сүз кирәк булган икән. Бердәм кубып, шаулаша-кычкырыша башладылар:

– Өстенә бастың, мелла: алар халаекларны көчләп чукындыралар, мәчет-мәдрәсәләрне вәйран итәләр!

– Ие, ие, динен ташламаган мөселманнарга өстәмә алым-салымнар йөклиләр, әллә ниткән бурычлар тагалар, очы-кырые күренмәгән тарлык вә хурлыклар китерәләр!

– Соң инде, гомер бакый Хода биргән тагълардан вә күлләрдән чыгарган тозны кальгалардан сатып алырга кушалар. Тыңламаганнарны кыйныйлар, хәбесханәгә ябалар, үлтереп ташлаганнары да бар!

Тавыш зурга киткәч, Батырша, табындагыларны тыярга тырышып, кулын күтәрде. Әмма әлеге сары сакал аңардан җәһәтрәк булып чыкты, аягына ук торып басты һәм бөтен яланны ярып кычкырып җибәрде:

– Мөхәммәд пәйгамбәрнең яшел байрагын күтәрер чак җитте, ирләр!

Аның сүзен мондагылар гына түгел, башка табындашлар да күтәреп алдылар:

– Җиһад! Җиһад!

– Аллаһы әкбәр… Аллаһы әкбәр…

Мондыен коткыдан йөрәге алынган хуҗа – мишәр Хабулла – йөгереп килеп җитте. Аның агарынып китүен саргылт-кара бите дә яшерә алмый иде хәтта. Ул, табын янына җитәр-җитмәстән, барын уздырырга тырышып акыра иде:

– Җәмәгать! Әй җәмәгать! Ташлагыз әле юк-барны. Сүзне чичәннәргә бирик булмаса. Яисә курайчыга… Әй пәһлеваннар, көрәш мәйданына!

Табындагылар өсләренә салкын су койгандай шым калдылар. Моңа хәтле ябайлар табыны тирәсендә чуалган чичән белән курайчы килеп җиттеләр, уен-җыр, мәзәк сүз башланды. Алан уртасында көрәшчеләр сөлгеләрен бер-берсенең биленә салдылар.

Батырша, хәле китүне сылтау итеп, кунакчыл хуҗаның киез тирмәсенә керде, түр буйга салынган урынга ятты һәм ишеткән-күргәннәрен бер төенгә җыя башлады. Алай, вакыйган, халаекларның сабыры төкәнеп бара булса кирәк. Дөрес, табында мулла-мунтагай, галим-голәмә генә гайрәтләнде гайрәтләнүен. Мәгәр алар ил сүзен сөйлиләр булыр. Соңгар башка табындагыларның да кушылып китүе тикмәгә түгел. Җиһад, диләр. Дин өчен изге сугышка чыкмакчылар, димәк. Сүз дә юк, дәррәү күтәрелү өчен әйбәт сылтау. Укыганы, ишеткәне бар Батыршаның: кайсы гына заманда вә кайсы гына мәмләкәттә булмасын, залим түрәләргә каршы чыгучылар башлап дин байрагын күтәргәннәр. Сүз дә юк, гавамны кыздыру вә ияртү өчен алыштыргысыз чара бу. Тик шунысы бар: мулла-мунтагай, галим-голәмә, сүзгә оста булса да, кулына корал алырга ашыкмый бит ул. Яуда төп көч – әлеге дә баягы ябай халык. Алар арасында исә динем өчен түгел, көнем өчен дип яшәүчесе күбрәк. Анысына да үпкәләп булмый – дин белән генә тамак туймый ла. Гавам күтәрелә икән – үзен җәберләүчеләргә каршы күтәрелә. Димәк ки, ныклап уйланасы бар монда. Мөхәммәд байрагы астында кузгалган халык көрәш дәвамында аптырап калмасмы? Мөмкин, бик тә мөмкин. Нигә дисәң, җиһадка чыккан халык, кяферләргә каршы гына сугышып, мөселман түрәсен якларга тиеш була лабаса. Ә аларның күбесе урысны күргәне дә юк, нужаны «үз» түрәсеннән чигә. Бар үче-нәфрәте шул ук Тәфтиләүләргә, Янышларга. Ул исә аларга чиртмәскә дә тиеш. Димәк ки, җиһадтан гайрәте кайтачак халаекларның. Әлхасыйль, бер тарыдан ботка пешмәгән кебек, бер мәҗлестәге сүзләргә карап, нинди дә булса нәтиҗәгә килергә ярамый. Халаеклар бер Мөслим иләвендә генә түгел бит әле.

Бу як халаекларында миһманны бер көн генә кунак итү белән чикләнү юк – мәҗлес икенче көнне дә дәвам итте. Хабулланың малы да, кымызы да җитәрлек, тагын өч-дүрт көн табын корса да бөлмәс. Әмма, Батыршаны ашка алырга дип, башка җәйләүләрдән дә килеп кенә торалар. Аларын да үпкәләтеп булмый. Өстәвенә, җае чыкканда, яңадан-яңа җирләр күрү, башка кешеләр белән очрашу аның ниятенә дә килеп тора. Җәйләүдән җәйләүгә йөри торгач, ун көн үтеп тә китте. Мәҗлесләр күп булды, тик аларның берсе дә Батырша көткән очрашу түгел иде. Кая гына бармасын, янында әлеге дә баягы мулла-мунтагай уралды, шул ук эчпошыргыч сораулар яуды. Ул, түземсезләнеп, Мөслим старшина белән күрешүне көтте, ләкин анысы нишләптер күренми иде, улы Абдулла гына бер тотам калмый остазына ияреп йөрде.

Батырша инде мондагы бертөрле тук һәм хафасыз тормыштан туя ук башлаган иде. Беркөнне иртән ул кунак булып төшкән җәйләүгә атларга атланган биш башкорт килеп чыкты. Ук-җәяләре җилкәләрендә, чукмарлары кулларында. Яшьләр, чибәрләр, гайрәтлеләр. Арада мәртәбәлесе бугай, кысыграк күзлесе, каратут табак бите белән кыр казахын хәтерләтүче мөлаем егет аның алдына килеп басты:

– Күршедәге Салчыгут иләве башкортлары сәне миһман итеп чакыралар, агаем.

Батырша чакыруны кабул итте, башкортларга рәхмәтен җиткерергә кушты.

Ниһаять, күңелгә тиеп беткән галим-голәмәдән котылу чарасы табылды – хәзрәт Салчыгут иләвенә җыенды. Тик, авырткан башка тимер тарак дигәндәй, мондагы мишәрләрнең дә байтагы мәҗлескә чакырылган икән. Болай кызык өчен генә иярүчеләр дә табылды. Ярый әле, араларында, яшь мулла Абдулланы исәпкә алмаганда, дин әһелләре юк иде. Батырша атка менде, алты-җиде дистә мишәр озатуында юлга чыкты.

Мөслим старшина иләвендәге табыннар табын булмаган икән. Ир-егетләр, хатын-кызлар кайнап торган зур гына урман аланына килеп кергәч, Батырша бер мизгелгә тукталып калды. Мондыен ук күп халыкны ул егет чагында Эрбет ярминкәсендә һәм Уфада гына күргән иде. Алан тирәли учаклар ягылган, казаннар асылган, алар тирәсендә аллы-гөлле киенгән бичәләр әвәрә килә. Бер тарафта яңа гына тунап алынган өч ат тиресе чирәмгә җәеп куелган.

Урман эченнән килеп чыккан кунаклар төркеме күренүгә, мәйдандагы егетләр һәм яшь ирләр аларга каршы ташландылар. Атларын тезгеннәреннән алып, мишәрләргә иярләреннән төшәргә булыштылар. Дистәгә якыны Батыршага таба ыргылды. Ул аны-моны дәшәргә өлгермәде, егетләр аны ияреннән күтәреп алдылар да йөгереп диярлек алан түренә алып киттеләр. Күз ачып йомганчы диярлек урталыктагы бөдрә миләш куагы күләгәсендә утырган аксакаллар каршына китереп бастырдылар. Шөһрәте бөтен Урал төбәгенә таралган хәзрәтне күрүгә, картлар дәррәү телгә килделәр:

– Әйа вәлинигъмәт, хуш килдең, – дип баш ордылар.

Ул, бер читкәрәк китеп, комгандагы су белән бит-кулларын юып килгән арада, бөтен аланны тутырып табыннар әзерләнгән, аларга батман-батман елкы ите бирелгән иде инде. Табыннар кырында ук тәгәрәшеп яткан муртайлар һәм имән мичкәләр монда кымыз-балның мулдан булачагын хәбәр итәләр иде.

Батыршаны миләш күләгәсендәге аксакаллар табынына алып килделәр. Кунак иң түрдәге мендәр өстенә утырырга өлгермәде, табында кымыз һәм бал тулы чәркәләр, ташаяк савытлар хәрәкәткә килде. Кайсыдыр:

– Әй хәзрәт, сәнең исәнлеккә, – дип кычкырды.

Шул сүзне хуплап шаулашып алдылар да чәркәләрен бердәм күтәрделәр. Батыршага бер чүмеч бал сыешлы затлы чәркә туры килде. Моның белән берне генә эчеп куйганда, җебеп төшәргә мөмкин иде. Ул балны авыз итеп кенә алды да чәркәсен ашъяулыкка куйды. Ярый әле, кыстап бәйләнүче булмады, чөнки инде дөнья хәл-әхвәлләре хакында сүз башланган иде. Башкортларның берсе – пәһлеван гәүдәле, җете-кара сакал-мыеклысы, – аеруча гайрәтләнеп, бөтен аланга ишетелерлек итеп сөйли иде. Менә ул Батыршага таба борылды һәм яшьлеге ташып торган кеше комарлыгы белән сүзен дәвам итте:

– Менә шылай, хәзрәт, эчә торган суларымыз вә аулый торган сунарларымыз тыелды. Был падишаһымыз заманында фетнәләр вә җәфалар чиктән ашты. Бәс, тәкать тотарлыгымыз калмады. Шуннан да яманрак эш булырмы?

Моңа кадәр ризыкка кагылмый, йокымсырап диярлек утырган, инде шыр сөяккә калып кипкән диярлек борынгы аксакал зәгыйфь тавыш белән бүлде:

– Тукта, Хуҗагол, кызма! – Карт кипкән иреннәрен ялмап алды, алдындагы чәркәдән кымыз тотып куйды. – Хәзрәт, диндән чыгармак Указ илә тыела, дип ишетеләдер. Шул хакмы?

Батырша авызын ачарга өлгермәде, каршы якта утырган бурлат чырайлы башкорт урыныннан калкынып алды да әйтеп куйды:

– Тыюдан ни файда, хөкем гаделлек белән башкарылмагач…

Авызыннан сүзен тартып алуларыннан канәгать Батырша. Ул бит нәкъ менә шулай ихластан сөйләшүләрен ишетергә, башкортларның ниятләрен белергә дип килде. Эчләрен бушатсыннар, әйдә.

Ул арада теге Хуҗагол дигәне алдындагы чәркәне бушатып куйды, авызына олы гына симез калҗа капты, тезләнеп алды һәм тагын да ярсыбрак сөйләп китте:

– Үз рәгыйяте43 берлә уйнаган, үз кулы астындагы халаекларга золымлык кылган йорт уңмас булыр. Халык теленә төшкән буш булмас, бу усаллыкларның ахыр бер ниһаясе44 бардыр!

Тавышка күрше табындагы ирләр дә, урыннарыннан кубып, монда җыела башладылар. Бераздан инде миләш төбенә байтак халык бөялгән иде. Араларыннан берәү – сакал-мыегының пөхтә итеп кыркылуына, чиста вә купшы киеменә караганда абызга охшаганы – сүзгә кушылып китте:

– Күрәсез кем, золымлык түрәләремездә вә янаралларымыздадыр. Ошбу Ниплүй – залим янарал, падишаһка прибул итәем, аңа сөекле булаем вә мәртәбә табаем дип, кул астындагы халаекларны болгатып, төрле хәлләргә дүндереп, өсләренә гомер бакый күрмәгән йөкләрне йөкләтмәккә көчләп, риза дәгүлләрне ризалыкка язып, тамгаларны салырга көчләп, төрле хәйләләр берлә дин вә дөньяларына тарлыклар китереп, инсаннарга кайгы-хәсрәтләр бирәдер. Ягъни халаекларны падишаһ хакында яман уйларга төшереп, йөз дүндереп, аларның качып китүләренә сәбәпче буладыр. Шуңа төшенеп җитмәгән гавам, падишаһ хакында начар уйлап, бу барча фетнәләр вә җәфалар шәрәфәтле мәликәдәндер, дип качып китәргә дәртләнәләрдер. Бәс, ул мәлгунь аңгыра янарал, падишаһка яхшылык вә файда итәмен, ди торгач, үзенең ахмаклыгы берлә патшабикәгә залимлек вә әшәкелек исеме йөкләп, халаекларны качырмакка сәбәпче уладыр, падишаһны үз халкы арасында вә һәм башка өлкәләрдә залимлек вә наданлы исеме илә шөһрәтләндерәдер. Хак Тәгаләнең тәкъдиредер: уйларны узып, без ни кылаек? Залим булсалар да, эш анлар кулында. Әгәр анлар угрыны – тугры, тугрыны – угры, риза дәгүллегемезне риза, дәю падишаһ хәзрәтләренә мәгълүм итсәләр, эш-сүз анлар дигәнчә буладыр…

Анысының сүзен урта яшьләрдәге кара-сары чырайлы берәве күтәреп алды:

– Хагын әйттең, абыз! Падишаһны залим димәйбез. Падишаһ гаделдер, вәләкин үз куеныннан китмәгән, безгә килеп җитмәгән гаделлектән ни файда?! Һәркемнең кулы җиткән җиргә күзе җитмәсме булыр? Күрәсез кем, безнең кулымыз кыскадыр. Йортымыз эчендә бер кузының45 аягы сынганын күрсәк, аны бәйлибез. Шуның тик без падишаһымыз кулы астындабыз. Әгәр хакыйкать падишаһлык тикшерүе илә тикшерелсә, күзе җитмәсме булыр иде. Бә илла, без йортымыздан узмаган кыска кулымыз берлә түрәләр, янараллар ашасыннан, эшемезне вә хәлләремезне падишаһ хозурына җиткерә алырмызмы?!

Баядан бирле нидер әйтергә пытпылдап торган Хуҗагол тегесе тынып калуга ук элеп алып китте:

– Әүвәл-әүвәлдән ишетә-күрә киләбез: залим түрәләрнең мондый чиктән вә гаятдин ашкан золымлыклары вә халаекларның бу кадәр рәнҗемәк хәбәрләре падишаһ хозурына мәгълүм улмас. Ул залимнәр кылган тик золымлыкларны үзләренә күрсәтергә кирәк. Бәс, анлар безнең динемезне хурласалар, безне үз диннәренә көчләсәләр, малыбызны, милкебезне таләп итсәләр, безгә нинди үкенеч булыр. Әйдәгез, без дә, анларның диннәрен хурлап, үз динебезгә өндик, малларын талап алыйк – җаһилләргә46 каршы күтәрелик! Шунда гына хәлләремез падишаһка ирешер, эшләремез камиллек вә гаделлек берлән тикшерелер.

Теге коры сөяккә калган аксакал Хуҗаголны янә тезгенлисе итте:

– Артыгын кайнарланасың, Хуҗагол! Нугай юлы халкының хәле безнекеннән мөшкелрәктер. Ниплүй янарал берлә Котлымбәт морза Оренбурга якын тора торган халаекларның җаннарын алырга җитешәләр. Алардан җәй буе бүрәнә, дыранча, кабык ташыталар, җирләренә, урманнарына зыян китерәләр. Ул түбә – угын юкка атмаган, аты җиргә ятмаган данлы-чаблы Алдар батыр төягедер. Шундыен пәһлеван аймагы кяфернең бу фетнәләренә чыдармы?!

Бәхәс кызганнан-кызды, ул инде сумалага капкан ялкындай дөрли иде. Батыршаның тамагы кибеп китте, алдындагы балын йотып куйды да уйланып калды. Хуш, килүе бушка китмәде, мәсьәлә ачыкланды. Башкортларның да изү-кысулардан тәкатьләре калмаган. Бүген яу чыкса, бүген кушылырга әзерләр. Алай да башлап атка менәселәре килми. Әлеге аксакалның Алдар батыр төяге булган Нугай юлы башкортларына ишарәсе юкка түгел. Димәк ки, Нугай юлындагыларның коралланулары хакындагы сүз буш түгел. Димәк ки, башлап җибәрүчеләрне дә шул тарафтан көтәләр. Озын-озакка сузмый алар белән дә багланышка керәсе булыр.

– Әйа вәлинигъмәт! Әйдәгез, пәһлеваннарның көч сынашуларын караек!

Башы өстендә яңгыраган тавыштан сискәнеп, Батырша күзләрен ачты. Табындагы халык, аягына калкып, алан уртасындагы мәйданга таба кузгалган иде. Шул яктан кыздырмак вә егетләмәк авазлары ишетелеп-ишетелеп куя – көрәшчеләрнең беренче пары бил алышкан икән.

Бераздан көрәш тәмам кызды. Мишәрләрдән дә, башкортлардан да пәһлеваннар көч сынашырга атлыгып торалар. Мәйданны урап баскан халыкның бер ише – башкорт көрәшчесенә, икенчеләре мишәрләргә көч-куәт биреп, шашып-ярсып кычкырыша. Бил алышучылар исә болай да тәмам кайнарланып җиткәннәр. Ә бер тарафта уктай төз наратка бәйләп куелган кара-туры аргамак аларны тагын да дәртләндерә иде. Аларны гынамы, Батыр- ша үзе дә мәйданга чыгарга ымсынып-ымсынып куйды.

Анысы көрәшкә болай да чыкмас иде чыгуын. Шул мәлдә каяндыр халык арасыннан килеп чыккан Абдулла аны бөтенләй суытып җибәрде:

– Атаемнан кеше килде, – диде егет, йөзенә олпатлык чыгарырга тырышып. – Кунып калмасыннар, бәнем җәйләвемә кайтсыннар, дигән.

Бүгенге мәҗлес-бәйрәмнән күңелләре хуш вә канәгать булса да, башкортлардан аерылып китүе ансат түгел иде. Иләү халкы мәшһүр мулланы монда калырга, ике-өч атна булса да миһманлык кылырга кыстый башлады. Батырша старшинаның чакыруын калкан итте. Вакыйган, Мөслим бер дә юкка дәшмәс, дип уйлады ул.

Старшинаның Мөслим авылыннан егерме чакрым чамасы мондарак җәйләвенә күз бәйләнгәндә кайтып җиттеләр. Кадерле кунакны зурлап вә ихтирамлап каршылады Мөслим, әлегә хәтле чакыра алмавына гафу үтенде:

– Бигайбә, хәзрәт, кинәттән катын сырхаулап китте, – диде ул, ничектер кыенсынып. – Шөкер, хәзер инде аягында.

Ул кичне зурдан купмыйча, вак-төяк сүзләшеп, намаз укып үткәрделәр. Аш мәҗлесе иртәгәгә билгеләнгән икән.

Алай да Мөслим старшинаның табыны бик тә үзгә иде. Хуҗа үзе дә, улы вә өч-дүрт могтәбәр ир. Аңлады Батырша: сыйланудан бигрәк, сөйләшеп, мәслихәтләшеп утыруга йөз тоткан мәҗлес иде бу. Шуңа да мәсьәләне башта ук кабыргасы белән куйды:

– Әй Мөслим ага, заманада көннән-көн яхшылык артамы, яманлыкмы?

Старшина чыраен сытты, сөйләп китте:

– Әйа вәлинигъмәт, ни дип сорайсың? Үзеңә мәгълүмдер, кяфернең җәфасы сәбәбендән җилкә җенемез сынгандыр. Хак Тәгалә үзләренең сыртларын җимерсен, өметләрен өзсен. Бәнем командамнан байтак кешене хәйләләр вә куркытулар берлә диннән чыгардылар һәм Салчыгут иләвеннән күп җәмәгатьне диннән яздырып, харап иттеләр. Картайдым, куәтем дөкәнде. Гомер бакый падишаһның әмерен тоттым, хезмәтен иттем. Падишаһ ризалыгы өчен диндәшләремезнең канын түктем, җанын кыйдым. Халкымызның сәламәтлегенә вә йортымызның аманлыгына кайгыртучанлык күрсәткән булып, указлар укылды: «Мишәр халкы вә вирнай башкорт халкы ярлыкаулы торсыннар, борынгы гадәтләренчә яшәсеннәр», – диделәр. Әмма ләкин явыз кяфер тарафыннан фетнә кимемидер, киресенчә, көннән-көн артадыр. Бу арада янә фетнә пәйда булып тора. Ие, тоз…

Мөслимнең сүз башы әйбәт килеп чыкты, табындагылар бердәм гәпкә кушылып китте. Батырша исә әңгәмәгә катышмый, вакыты-вакыты белән сүз кыстырып, тегеләрне кыздырып кына җибәрә иде.

Мәҗлес кара төнгә кадәр сузылды, сөйләүләр күп булды. Тик аларда инде Батырша өчен яңалык юк иде. Алай да байтак кына түрәләрнең, мулла-абызларның гавам ягына авышулары аның күңелен күтәреп җибәрде, кубачак яуның уңышына ышанычын ныгытты.

Старшинаның җәйләве нибары өч-дүрт тирмәдән тора иде. Батырша монда тынычлап ял итте, бер хафасыз бәндәдәй, урман-су буйларында йөрде, хуш исләр иснәп кинәнде. Ниһаять, ул Карышбашка кайтып китәргә җыенды.

Шул көнне кичке буйда җәйләүгә сәеррәк юлчы килеп чыкты. Аның өстендәге ясавыл мундиры Батыршаны шөбһәгә төшерде. Ул ихтыярсыздан җиләне кесәсендәге паспортын капшап алды. Ярый әле, писарь Кузьма иске паспортына нидер тырмаштырып биргән иде. Югыйсә кабат зинданга эләгүеңне көт тә тор.

Шөкер, килүче татар казахы булып чыкты. Аты Мансур икән. Йомышы да хәерледән – Батырша хәзрәтне миһманлыкка алырга килгән.

– Йорт-җирең ерактамы соң? – дип сорамый булдыра алмады мулла.

– Моннан җитмеш чакрым чамасы булыр.

Шактый ара икән. Өстәвенә күрмәгән-белмәгән бәндәләр арасына барасы да килми иде Батыршаның. Икенче яктан, казах ясавылы белән танышу, татар гаскәриләре белән аралашу мөмкинлеге ымсындыра иде аны.

Соңгысы җиңде. Иртәгәсен Мансур ясавылның җитәктәге атына атланды. Кыйблага йөз тотып юлга чыктылар. Башта, тәннәр язылганчы дип, атлатып кына бардылар. Мансур, юлны кыскарту нияте белән булса кирәк, тәрҗемәи хәлен сөйләп алды һәм аны шактый күңелсез тәмамлады:

– Падишаһ ризалыгы өчен мөселманнарның канын түктем. Җанымны аямый, укка-сөңгегә каршы барып, күп җәрәхәтләр зәхмәте чиктем. Нәтиҗәсе ни? Кәмәләребез комга утырды – вәт шул. Вафасыз мәлгуньнәрнең сүзен-сүз җиткереп булмас. Ялчыларымны чукындырып, малымнан яздырдылар.

Көн кызганчы дип юырттырып киттеләр. Инде сөйләшүе кыен, мәгәр уй өчен хөрлек иде. «Казахларның да хәлләре шәптән түгел икән» дип фикер йөртте Батырша, сәфәренең бушка булмавына кәефе килеп.

Өмете акланды. Мансур ясавыл кальгасында ул күп гаскәриләр белән очрашты. Бер-ике көнгә генә дип барган мулланың миһманлыгы сузылды. Аны, йорттан йортка, кальгадан кальгага йөртеп, бик тә олыладылар, сыйладылар. Әмма Батырша өчен иң мөһиме шул булды: ул казахларның да, башка халаеклар кебек үк кимсетелеп, җәберләнеп яшәүләрен күрде. Аннан да битәр, халаеклар кузгала калганда, казахларның да боларга кушылачакларына инанды.

– Башлансын гына, татар казахларының барын күтәрәм! – дип саубуллашты аның белән Мансур ясавыл.

Мөслим авылына ул бер ай үткәч кенә кайтып төште. Җәмгысы исә миһманлыкта ике ай узып киткән иде инде. Батырша туган ягына кайтырга җыенды.

Дүртенче бүлек

Сөмбелә йолдызлыгы – җәйнең таҗы. Йөрәгендә эт үлмәгән булса, авыл кешесе бер генә мизгел дә тик утыра алмый бу чакта. Инде арыш урылып, кибәнгә куелган. Анысын чәчүлек орлыкка җитәрлек итеп сугып аласы бар. Форсаттан файдаланып, берәр олау ашлыкны тарттырып, яңа уңыштан ипи пешергәндә дә ярар иде. Юк, анысы качмас, беренче спасс җиткәнче, уҗым арышын чәчеп куярга кирәк. Ярый ла, пар җирен вакытында сукалый алган булсаң. Сукалаган тәкъдирдә дә кабатлау зыян итмәс. Уҗым басуын эшкәртеп, чәчәргә өлгермисең, бодай башаклары пешеп җитә, арпа, солы коела башлый. Шуңа да игенче алны-ялны белми, сөмбеләдә бәйрәмнәрне, гадәт-йолаларны онытып тора.

Әнә шундый кылны кырыкка ярырдай вакыт булуга карамастан, бу җомга намазына халык гадәттәгедән күбрәк җыелган иде. Карышбашныкылардан кала тирә-як карьяләрдән мишәр-башкортлар да килгән. Һәркайсының инде ике айлар югалып торган Батырша мулланың үзе имамлык иткән намазда катнашасылары килә, мөгаен. Быел җәй төбәктәге хәлләрне ишетмәгән-күрмәгән кеше шулайрак уйлар иде, әлбәттә. Мәгәр Батырша халыкның бүген дәррәү кубуы сәбәбен тиз аңлап алды. Муллаларының чит-ят аймакларда нишләп йөрүен тәгаен генә белмәсәләр дә, аның миһманлык кына кылмавын, башка иләүләрдәге халаекларның ни киңәштә торуларын ишетеп-күреп кайтуын чамалый мәхәллә халкы.

Батырша исә һич кенә дә чишелеп китмәде: сәламнәрен алды, үзе хәл-әхвәл сорашты, тик сәфәре хакында ләм-мим. Моңа берәү дә үпкәләмәде тагын. Һәрнәрсәнең үз җае, үз вакыты бар дигәндәй, дөнья хәлләренең сәгате – намаз-вәгазьдән соң. Сабырлык кирәк. Менә фани дөнья хафаларын онытып, ихластан Хак Тәгаләгә сәҗдә итәрләр, аннан инде һәрвакыттагыча ил-җир белән идарә итүче түрәләр аманлыгына дога кылырлар, шәрәфәтле патшабикәгә, аның вәзирләре вә наибләренә буйсыну, баш ору кирәклеге хакында вәгазь тыңларлар. Соңрак исә сүз мәгыйшәткә, төрле-төрле халаекларның хәл-әхвәлләренә күчәр – шунда инде көткән яңалыклар да өскә калкып чыгар.

Булмады, мәхәллә кешеләренең өмете акланмады, Батырша, җомга намазын гадәтенчә һич иренми, җиренә җиткереп укыса да, гыйбадәттән соң җәелеп китмәде. Хәтта вәгазе дә ничектер коры һәм өтек килеп чыкты. Әрсезрәкләр юкка гына аның тирәсендә сырпаландылар, юкка гына берсеннән-берсе тозсыз сораулар биреп йөдәттеләр. Мулла берсенә дә ачылмады, ул гына да түгел, камзул кесәсеннән дисбесен чыгарды һәм, мәчеттә ялгызы калгандай, тәсбих тарта башлады.

Җомгадагыларның күбесен чит-ят аймаклардагы хәлләрне беләсе килү корты кимерсә дә, җәй кояшының тәрәзәдән төшкән нурлары кызыксынудан көчлерәк иде. Һәркайсының өендә, басудагы кишәрлегендә кырык эше кырылып ятканда, әллә кай җәһәннәм астындагы халаекларның гамәл-шөгыльләре, уй-ниятләре әллә кая артка чигенде, урыннарыннан бердәм кузгалып, үз мәшәкатьләре артыннан шылу ягын карадылар.

Мулла аларны тоткарламады. Тугызынчы дистәне ваклый башлаган, инде Хозыр Ильяс кыяфәтенә кергән ике чал картның иң соңгылар булып кузгалуларын көтте дә, алар ишектән чыгуга, намазлыгыннан кузгалды. Ул тавышсыз гына тышка чыкканда, әлеге аксакаллар, кулларындагы таякларын акрын-акрын күчереп, капкага таба баралар һәм мыгырдашып үзара нидер сөйләшәләр иде. Тышкы ишек күләгәсенә ышыкланып, сүзләренә колак салды Батырша.

– Аңыштыңмы, Мөбарәкша, хәзрәт бөтенләй үзгәреп кайткан.

– Ие, ие, хәтта кем, патша хәзрәтләре, аның вәзирләре вә наибләре исәнлегенә дога да тотмады бүген.

Сизгәннәр, дигән уй узды Батыршаның башыннан. Хак, бүген ул аңлы рәвештә патшабикәне дә, аның яраннарын да телгә алмады, халаекларны алар саулыгына дога кылырга чакырмады, патшага һәм аның түрәләренә буйсынырга өндәмәде. Һәм моннан болай өндәмәс тә! Диндарларны залимнәр аманлыгына догага чакырмас!

Ул, картларның ераклаша төшүен көтеп, мәчет баскычына утырды. Уйлары да янәшәсенә чүмәштеләр бугай, һаман да тынгы бирмиләр. Әйе, бүгеннән ул дөньяның бар залимнәренә каршы баш күтәрде. Күңеленнән генә булса да. Урал аръягы иләүләрендә һәм Нугай юлы җәйләүләрендә ишеткәннәре этәрде аны бу гыйсъянлыкка. Авылга кайткач күргәннәре дә иш янына куш булгандыр. Әнә бит, Уса вә Казан юлларындагы халаеклар да шундыен ук рәнҗүләр вә газаплар эчендә иза чигәләр икән лә. Бәндәләрне шулкадәр дә тарлык вә хурлыклар белән кыерсытуларга һаман түзеп торыргамы?! Юк, булмас!

Алай да… Алай да күңелендә ниндидер юшкын Батыршаның. Ә, ие, бүгенге гыйсъянлыгы шәрәфәтле патшабикәне дә залимнәр белән бер рәткә куйды түгелме соң ул?! Монысы инде һич кенә дә гакыллылык түгел. Падишаһ мәрхәмәтледер. Кашки, бу мөселман бәндәләрнең чарасыз хәлләре падишаһымыз хәзрәтләренең үз хозурына җиткерелсә, алар падишаһлык гадәләте белән тикшерелсә, мазлум инсаннар рәхмәткә вә рәхәткә тиенерләр иде тиенүен. Вәләкин ошбу яманлыкларны падишаһ катына җиткерү, аңа мәгълүм итү өчен зур тырышлык кирәк шул. Әүвәл халаекларга, җыелып, киңәшләшәсе-мәслихәтләшәсе, йөрекчеләр әманәтен җилкәләренә алырлык гайрәтле кешеләр сайлыйсы бар. Аннан инде, күп чыгымнар тотып, генералдан вә түрәләрдән пайтәхеткә сәфәр чыгу өчен рөхсәт алырга, паспорт юлларга кала. Җае булса, аларын гына ничек тә көйләр идең көйләвен, мөмкинлеге юк шул. Халаеклар падишаһ хозурына йөрекчеләр җибәрергә дип җыелдылар исә, әлеге залим старшиналар вә түрәләр, аларны болага киңәшергә җыелган «ворлар» дип тотып алалар һәм «калудник» итеп падишаһның каһәрен юлыктыралар. Теге чакны мишәрләр өстенә егерме биш тиен, ясаклылар өстенә сиксәнешәр тиен ясак салган мәлне шулай булмадымыни? Халаеклар: «Мөгаен, бу падишаһымызның әмере түгел», – дип, ризасызлык күрсәткәч, шул җәфа сәбәпле падишаһ хозурына барып, мәрхәмәт эстәр өчен йөрекчеләр әзерли башлагач, шул ук залим старшиналар вә түрәләр аларны «ворлар» дип тотып бирмәделәрмени? Бәс, шулай икән, падишаһ катына бару, мондагы халаекларның авыр хәлен ул бөек затка җиткерү һич мөмкин түгелдер. Алайса, нишләргә соң, нишләргә? Чарасыз булып, Хода ни язганны көтәргәме?..

Батырша авызы кибүен, эчәсе килүен абайлап алды! Өенә кайту нияте белән урыныннан кузгалды һәм җәһәт адымнар белән китеп барды. Әмма бертын белән кайтып җитә алмады, капкасы төбендә пар ат күреп туктап калды. Атларның кара тиргә төшүләренә караганда, аларның озын юл үтүләрен аңлавы кыен түгел иде.

Ишегалдында, келәт күләгәсендә, аны ике башкорт көтеп утыра иде. Мулла капкадан керүгә, түбәнчелек белән сәлам бирделәр, хәзрәтнең аягына егылдылар.

– Торың, – диде аларга мулла йомшак кына. – Кайдан вә кемнәр буласыз?

– Күдәй иләвеннән, Шаганай ыстаршина командасыннанмыз, – дип җавап кайтарды берсе – хатын-кызныкы сыман нәфис чырайлысы.

Батырша аларның исемнәрен, авылларын сорамады, бары тик:

– Сәфәрегез еракмы? – диде.

– Йомыш берлә Уран иләвенә баруымыз. – Сүзне әлеге дә баягы хатын-кыз чырайлысы сөйли, янындагы юлдашы исә ул әйткәннәрне «ие, ие» дип җөпләп кенә тора иде. – Сездәй хәзрәт белән күрешеп, кайбер сөальләр сорап китәек дип килдек.

– Хуш, өйдән узың! – диде Батырша һәм башлап үзе кереп китте.

Иренең уттай эш өстендә басуга таба борылып та карамавына рәнҗегән Зөлхәбирәнең вакытсыз кунакларны күрүгә каны кайнап чыкты. Алай да аны-моны сиздермәде, тавыш-тынсыз гына табын әзерләде: өстәлгә гөжләп торган самавыр китереп куйды, балын-маен алып килде. Ул да түгел, бөтен өйгә быелгы мәтрүшкәнең хуш исе таралды.

Юлаучыларның сусаулары җиткән иде бугай, кыстатмый гына өстәл янына утырдылар. Зөлхәбирә алъяпкыч итәге белән йөзен каплый-каплый чәй ясаган арада, йомышларын йомышларга ашыктылар. Сораулары әлеге дә баягы мирас малы бүлү хакында һәм гаять тә беркатлылар иде. Батырша кунакларның хәйләсеннән елмаеп куйды. Сизелә: төп йомышлары бөтенләй башка башкортларның. Шуңа да сузмады хуҗа, сорауларга кыска-кыска җаваплар бирде дә, сүзнең дилбегәсен үз кулына алды:

– Йөргән-торган җирләрегездә ни хәбәрләр ишетәсез? Вә һәм йортыгыздагы халаеклар ни хәлдә вә ни киңәштә торалар?

Җавапка һаман да шул җитү кызлардай чибәр башкорт алынды, тегесе исә башын ия-ия анысына көч биреп торды:

– Әй хәзрәт, сәнең тик кешеләрдән яшереп, кемгә әйтәсе булырмыз. Хакыйкать вә чын сүз улдыр: безнең күдәйләр вә һәм Әй суы буйлары, Урал аръяклары вә Нугай юллары хәбәрләшеп, хәл белешкәннәрдер. Кяферләрнең тәкать тоткысыз җәфалары сәбәбендән гаҗиз улмаклары өчен, сугыш кораллары хәзерләп, аларны азындырмаска вә үч алырга, диделәр.

– Кай вакытта?

– Әлхаль, вакыты тәгаен дәгүл, вәләкин һәркем әзер торсын, дип, хәбәр тотыштылар.

Тамакларын ялгауга, кунаклар: «Юлчының юлда булуы яхшы», – дип сөйләнә-сөйләнә, барасы җирләренә кузгалдылар. Алар киттеләр, Батырша исә сорау өермәсе эчендә күмелеп калды. Провинциянең дүрт юлыннан да халаекларның тәкате коруы, кулларына корал алулары хакында хәбәрләр һаман саен килеп тора. Мәгәр кузгалу вакытын берәү дә төгәл генә белми. Янә дә килеп, яуның башлыгы кем? Анысына да төгәл җавап юк. Шундыен зур бола җитлегеп килә – менә-менә кабынып китәчәк. Шулай булгач, аның беркетүчесе, башлыгы булырга тиеш ләбаса. Тик кем ул баһадир җан? Хәзергә исемен белдерәсе килмиме, шуңа халык арасында күренмиме? Әйе, сораулар күп. Аларның барына да җавапны бер вакыт кына бирә ала. Димәк ки, сабыр итәргә, тагын көтәргә кала.

Һәм ул сабырын җуймый гына көтте дә көтте. Аннан соң да килеп китүчеләр булмады түгел, дөресе – өзелеп тә тормадылар алар. Тик юлаучыларның берсе дә Батырша күңелендәге сорауларга җавап китермәде.

Ниһаять, беркөнне кич, ул ахшам намазын укып утырганда, өенең ишеге ачылып китте, һәм бусагадан таныш булмаган тавыш ишетелде:

– Хуҗалар үдә микән?

Батырша намазын бүлмәде, алай да ишек катына күз төшереп алды. Мәгәр керүчене танымады – өй эченә кичке эңгер-меңгер иңәргә өлгергән иде инде. Чакырылмаган кунак, өнсез шәүлә булып, бусага төбендә басып калды.

Ул, намазын тәмамлап, аминын әйтте дә, оеган урыныннан кузгалмый гына, алдагы якка карап тавыш бирде:

– Кем ул, ни йомыш?

– Сөләйман ыстаршина авылыннан мелла Габделсаттармын, – дип җавап кайтарды баягы бераз карлыккан тавыш. – Каргалыда Габделсәлам ахун мәдрәсәсендә укып, өемә кайтып баруым. Анамны, карендәшләремне күрү өчен. Сәңа туктарга җөрьәт иттем, хәзрәт. Әманәтем дә бар.

Хуҗа, намазлыгыннан торып, алдагы өйгә чыкты, көтелмәгән кунагы каршына килеп, аның йөзенә бакты. Хак, Сөләйман старшина командасыннан Габделсаттар. Батыршаның чырае яктырып, тавышы ачылып китте:

– Хуш, мелла, узың. Җиләнеңне сал. Ана – су, менә – сөлге, юын. Остазбикә, сән кая?! Миһманга табын әзерлә!

Үзенең исә табынга утырганны көтәргә сабырлыгы җитмәде. Чишенеп, бит-кулын юып алган Габделсаттарны култыклап диярлек ак якка алып керде, аны урындыкка утыртып, сораштырырга тотынды:

– Әй мелла Габделсаттар, Оренбур кадәр ерак юлдан килдең, ни хәбәр ишеттең вә белдең, сүләгел!

– Каргалы халаеклары арасында сүләделәр – башкорт җәмәгатьләре киңәшкәннәр, береккәннәр, шаять, күтәрелерләрдер, дип, – Габделсаттар түгәрәк кара сакалы белән уйный-сыйпый шулай диде.

Чыдамады, кунагын бүлдерде Батырша:

– Каргалы җәмәгатьләренең уйлары ни, нәрсә сүлиләр?

– Егетләр, ук атышкан вакытта: «Кяферне менә шулай атарбыз, башкортлар белән берегербез», – дип сүлиләр, – диде Габделсаттар, һаман да сакалын угалап.

– Берегү дә кораллану. Кайчан кузгалмакчылар соң?

– Берәү әтте: быел булмас, диде. Киләсе җәй күк ут вакытында, атлар туенгач, диде.

– Ал-лай… – Авызыннан шул сүзне сыгып чыгарды да байтак кына дәшми утырды Батырша. Аннан инде сүрән вә битараф тавыш белән әйтеп куйды. – Дәхи ни хәбәрләрең бар, сүләгел!

– Әлхаль Оренбурдан килгән чагында, Казан юлы мишәрләреннән, Сәфәр вә Тирмә авылыныкылардан сорадым: «Сез ни хәлдә торасыз?» – дип. «Халаеклар купса, алар тарафында булырмыз», – диделәр.

Боларын ишеткән иде инде Батырша, сүзне башкага борды:

– Ибраһим вә Габделсәлам ахуннар ни хәлдә?

– Әлхәмделилла, бик хуш торалар, хәзрәт. Сәңа сәлам вә хат юлладылар: тиз көндә үзе килеп чыксае, диделәр.

– Сәбәбе ни?

– Анысын бәңа әтмәделәр. Хатларындан мәгълүм булса кирәк.

Ул җиләне кесәсеннән шомарып беткән кәгазь төргәге алып килде һәм муллага бирде. Тегесе исә хатны әйләндергәләп карады, аннан горфиә акча белән басылган мөһеренә текәлеп торды да:

– Каргалыга тизме кайтырсың? – диде.

– Авылда биш-алты көн торырмын, ахры.

– Хуптыр. Каргалыга бергә барырбыз. Вә дәхи, мелла Габделсаттар, һәр тарафлардан хәбәрләр вә хәлләр аңларга алын. Вәләкин үзең сүзләшмәенчә, гайреләрнең сүзенә колак салып торгыл, вә ни хәбәр аңласаң, шуны безләргә белдергел.

– Инша Аллаһ Тәгалә, – диде Габделсаттар, авызын ачып исни-исни.

Батырша шәм яндырды. Остазбикә исә шәүлә булып кына өстәлгә тары боткасы кертеп куйды. Кунагы ашаган арада, мөһернең балавызын ватып, төргәкне сүтте Батырша һәм таныш кул белән язылган юлларга текәлде: «Гыйззәтлү вә хөрмәтлү шәкертемез, мелла Баһадиршаһ! Безки Каргалы бистәсендә мәгыйшәт кылгучы дәмулла Габделсәлам ахунд сезнең тарафларга күптин-күп, чуктин-чук сәламнәребезне күндерәбез. Үзебез, Аллага шөкер, исән-аман вә сезләрне дә шулай диеп беләбез.

Вә дәхи улдыр кем, үземезнең шәригатемездә мәхкүм47 улуб, байны-ярлыны вә дустны-гайрене вә карендәшләрне-ятны – барысын бер күреп, һичбер алым алмаенча, вә һичбер тарафка арзуланмыйча48, китапларымызда боерылган вәҗһенчә тугрылык белән хөкем итеп, бәхәсләрне гайреләргә фаш итмәвең өчен галимнәр вә гәуамлар, барча халаеклар сәне Себер юлы өстендә ахундлыкка куймакка теләделәр. Вәләкин ыстаршина Яныш, үзенең әмеренчә булмаганы өчен, сәне теләмәенчә, аның үз әмерендә булырдай бер мелланы ихтыяр итеп язу язды. Галимләрдән вә гайреләрдән кулларын куйдырып вә тамгаларын салдырып, ул мелланы Оренбурдагы ике ахундлар хозурына җибәрде. Динемездә ахундлык ни кагыйдәдә бирелә булса, шул кагыйдәчә ахундлар мәртәбәсе бирелер өчен. Вәләкин без ахундлар ул мелланың гыйлемлек хәлен тәфтишләб49, аны ахундлык мәртәбәсенә ләякатсыз күреп, буш кайтардык.

Вә аның соңында без ахундлар киңәштек: бу заманда галимләр арасында мелла Баһадиршаһтан гайрегә ахундлык мәртәбәсе лаек дәгүл диб. Вәләкин сән Исәт правинчасына миһман булып киткәнсең, имеш.

Оренбур ахунды Ибраһим вәлинигъмәтләремез сәнең хакыңа ахундлык рисаләсе50 төзеп, мөһерене басып, ул рисаләне бән Габделсәлам ахундка бирде. Кул куеп, сәңа тәслим кылыр51 өчен. Ул рисаләне кабул итеп алгайсыз, егетлек һәйәтегезне52 терәк итеп, мәшәйх53 һәйәте һәйәтләнегез. Юл төшү берлә, безнең якларга килеб чыкуыңызны көтеб калгайбыз. Әлхасыйль, ошбу хатны алгуга, үзегезне ахунд диб белгәнсез».

Хатның соңгы юлларын укып бетермәде, урыныннан торып, каршында кагаеп утырган Габделсаттарга урын-җир күрсәтте. Кеше ял иткәндә сураеп утыруны хуп күрмәде, утын сүндереп, үзе дә остазбикәсе янына караватка ятты.

Тик аңа бүген ансат кына йоклап китү насыйп булмаган икән. Ятуына күз алдына остазы Габделсәлам хаты килеп басты. Ләкин андагы сүзләргә сөенергә дә, көенергә дә белмәде мулла. Шатланыр иде, кальбе54 дин-шәригать дөньясыннан сүрелеп, мәгыйшәт казанында кайнаган чагы. Хафаланыр иде, ахунлыкның мәртәбәсе, абруе зур – тулы Себер юлындагы галим-голәмә, мулла-мунтагайга башлык булдың дигән сүз. Хак, элегрәк булса, мондыен хәбәргә сөенер иде, әлбәттә. Хәзер исә күңеленең тәмам иләс-миләсләнгән чагы. Кузгалачак яу ике якның берсе белән тәмамланмый торып, җаны тынычланачак та түгел. Димәк ки, ахунлык рисаләсен алмый, муеныңа тагын бер камыт кими тору кирәк. Әйе-әйе, ике якның берсе ачыкланганчы ятсын шунда Оренбургта.

Шундыен нияткә килеп, күңелен урынына утыртмакчы булса да, йокы дигәнең каядыр китеп олаккан иде. Уйланып ята торгач, ул тагын бер нәрсәне ачыклады: тирә-юньдәге халаеклар аны инде ахун дип саныйлар икән ләбаса! Соңгы вакытта өенә килеп-китеп йөрүчеләрнең бермә-бер артуы шуның галәмәте булса кирәк. Димәк, хәбәр инде ничектер таралып, барлык авыл-җәйләүләргә барып җиткән.

Монысына тагын күңеле кытыкланып куйды Батыршаның, йөрәге кагып, кальбен ниндидер горурлык биләп алды. Мәгәр ул шунда ук сүнеп, канәгатьсезлек белән алышынды – исенә Яныш старшина килеп төште. Күр син ул юха еланны! Мулланың алдында ничек кенә юхаланмый да, ничек кенә төчеләнми. Тәүбә итә, имеш. Тфү! Ә артында аның ахун булуына каршы икән, хәсис. Әллә соң шул Янышка вә аның ишләренә үч итеп алыргамы ахунлык грамотасы?! Юк, кайнарланма, Батырша! Бар, күр, олуг ахуннарның үзләре белән киңәш. Расы шул булыр. Фикерен тәртипкә салып бетерүгә, оеп йокыга китте хәзрәт.

Оренбургка Габделсаттар белән үк китәргә уйласа да, әлеге сәфәре насыйп булмаган икән. Авылда ялгызы диярлек тынычлап калгач, мәдрәсәсе исенә төште. Сөмбелә үтеп баруга карамастан, кышлык утын әзерләнмәгән. Тирә-яктагы башка мәдрәсәләр кышка утынсыз керәләр керүен. Аннан инде кыш буе шәкертләре пүләнләп утын та- шыйлар. Батырша исә мондый тәртипкә әле Мөслимдә чагында ук каршы чыккан иде һәм шул гадәтенә тугры калды, дөньясын онытып, ягулык хәстәрләү эшенә алынды.

Утын хафасы кара көзгәчә сузылды, дөньяның башка мәшәкать-шөгыльләре бер читтә торып калды. Мәгәр Батырша янына төрле-төрле тарафлардан килеп йөрүчеләр өзелеп тормады. Килгән берсе дәртле һәм ашкындыргыч хәбәрләр ташыды. Һәр дүрт юлдан «Коралларыбыз вә атларыбыз әзер – фәрман көтәбез» дигән сүзләр килеп иреште. Алай да Батыршаны куандырганы анысы түгел иде әле. Ниһаять, ул шикләнгән, аларга ышанып җитмәгән мишәрләрдән дә әйбәт хәбәр килеп җитте: «Тирәдәге башкортлар атларга атлансалар, без атланырмыз!» Монысы инде төбәктәге барлык халаекларның берегүен раслаучы фал иде.

Дөнья мәшәкатьләре белән әвәрә килә торгач, кар төште – Оренбург сәфәре сузылды. Дөрес, барыбер атка менәргә туры килде килүен Батыршага, тик юлы Уфага иде монысында. Анда Котлымөхәммәт морза килгән, имеш. Мулланы янә йөрекче итеп сайладылар.

Шул ук кәнсә ишегалды, шул ук болдыр. Тәфкилев кенә бөтенләй башка иде бу юлы. Йөнтәс ак кашлары күзләр өстенә ишелеп төшкән, чырае яңгырлы көн сыман. Халаекларның тозны кальгалардан вә калалардан сатып алуга каршылыгы җенен чыгарган, йөрекчеләрне үгетләргә килгән, имеш.

– Юкка карышасыз, юкка маташасыз, – дип кычкырды ул, болдырга чыга-чыгышына. – Барыбер күнми булмассыз. Падишаһыбыз әтә икән, тозны гына түгел, суны да сатып алырсыз…

Аңа җавап итеп, алгы рәттәге ап-ак кәҗә сакаллы берәү шәрран ярып үкереп җибәрде:

– Теләмәйбез! Алла биргән тозны сатып алмайбыз!

Тәфкилевнең сүзе бүленде. Ул, акрын гына кыймылдап, баскычтан төште дә әлеге карт алдына килеп басты. Янәшәсендә ике драгун күренде. Халык ни буласын көтеп тынып калды. Морза кинәт егетләр җитезлеге белән теге бәндәнең сакалын учлап алды һәм бер ыргым белән йолкып чыгарды. Аксакалның иягендә эт талаган сыман чи ит торып калды. Морза исә берни булмагандай янә болдырга менде һәм канлы сакалны башы өстенә күтәрде.

– Ахмаклар! – дип җикерде ул, ярсып. – Падишаһка каршы сүзләрегез вә гамәлләрегез өчен сакалларыгызны аз йолыктылар мәллә?! Һаман да карулашып торсагыз, тагын йолкырбыз, берегездә бер бөртеген дә калдырмабыз. Инде алай да акыл кермәсә, башларыгызны да югалтырсыз! Бәс…

Аңа сөйләп бетерергә ирек бирмәделәр. Төркем саламга капкан ялкындай гөжләп шаулый башлады. Бар да нәрсәдер кычкыра, нидер әйтә, тик берәү дә берни аңламый иде. Ул да түгел, баш өсләрендә йодрыклар, чукмарлар бутала башлады. Батырша, һични аңламыйча башын иеп, ярсулы авазларны тыңлап торды. Кинәт колагы төбендә үк кемдер хатын-кызныкыдай яңгыравык тавыш белән кайнарланып тезәргә тотынды:

– Котлымбәт морзаны белдекемез заманыннан бирле һәр елда ничә мәртәбә антын ишетәмез, Оренбур губернасы халаекларына падишаһның күп мәрхәмәтләре вә күп рәхимле указлары бардыр дип. Ул ялганчы карт дуңгыз Котлымбәтнең сүзенә ышанып, кайвакытта руза да кыламыз: шаять, без бәндәләрнең бичаралык хәлләре падишаһымыз хәзрәтләренә игълан кылынып, падишаһымыз җәнабендә безләргә мәрхәмәтләр ирешеп, кадимге гаһдемезгә55 дин вә дөнийа көтешләремездә, иманда вә сәламәтдә улырмыз дию. Хәл бу кем, бүгенгәчә өстемезгә бер кәтрә мәрхәмәт тамчысы таммыш юкдыр. Бәлкем, көндән-көн каһәр вә ләгънәт йагмурларындан хали56 уламыз. Безнең хәлемез шул миследер: кыямәт көне тәмуг әһле күрерләр: һава йөзендә бер кара болыт. Арзу кылырлар: өстемезгә йагмур йага, утымызны сүндерә, сусаганымызны дәфгъ идәмез57 дип. Тора торгач, ул кара болытдан таш йага башлар. Анларның газабының өстенә газап артыр.

Залны тагын да куәтлерәк авазлар күмеп китте:

– Йорт-җирләрне туздырдылар вә таладылар!

– Кыйнамак, сукмак, үлтермәк берлән җәфалар күрсәттеләр!

– Юк, чыдар әмәл калмады, ирләр!

Ул да түгел, болдыр ягында аллы-артлы мылтык шартлады – драгуннар, халыкны куркыту өчен, баш өстеннән аттылар бугай. Халык төркеме капкага ыргылды, күз ачып йомганчы мәйдан бушап калды. Җыенның ахыры хәерле бетәр сыман күренми иде. Батырша йөгерә-атлый фатирына кайтты, атына атланды һәм Карышбашка таба юыртты.

Уфага булган күңелсез сәфәреннән соң ул бераз басылды, күңелен оланнарга сабак бирүгә утыртты һәм үзен дөньяның ыгы-зыгысыннан арынып калгандай тойды. Әмма бу тынгылык озакка сузылмады, көннәрнең берендә Уфадан Указ килеп төште. Аңа Ирәктә иләве старшинасы Шәрәф белән Уран олостендагы Уртаулга барырга һәм күптән түгел дөнья куйган Султук старшинаның теркә малын китап хөкеме белән мирас ияләренә өләшергә кушылган иде.

Уртаул Карышбаштан нибары өч көнлек юлдыр. Мирасны бүлеп бирү дә алай озакка сузылмады – низаглар чыкмады. Алай да сәфәре сузылды Батыршаның. Мөхтәрәм миһманны һич кенә дә җибәрәселәре килмәде Гъәйнә татарларының. Аш арты аш, өйдән өйгә, авылдан авылга кунакка йөрү башланды. Мәҗлесләрдә галим-голәмә, мулла-мунтагай күп иде. Шулай ук йомышлы вә йомышсыз кешеләр дә байтак җыелды. Аш-судан табыннар сыгылып торды, шәраб-бал ташып чыкты. Гыйшрәт-шатлык, уен-көлке тынып тормады, гыйбрәтле сүзләр дә күп булды. Чынында шулары өчен тоткарланды да инде ул, үзенә кирәкле кешеләр белән күрешүгә форсат көтте. Ниһаять, кунак-төшем ыгы-зыгысы арасында җаен чыгарып, бер аулак өйгә Чурагол белән Исхак муллаларны, гаярь егетләрдән Акбаш белән Мостайны һәм тагын берничә кешене чакыртты. Шактый тәкатьсез, кызу канлы әзмәвер Акбаш хәл-әхвәл белешүгә үк бу як халкының уй-ниятләрен чәчеп салды:

– Безнең урман тарафлары гаять тә пәһлүаннардыр, – дип башлады ул, бераз масаеп. – Вә ук атарга мәргәнләрдер. Кырыгар-иллешәр тиенлек санай җәяләремез ялан башкортларының унар-егермешәр сумлык әдернә җәяләреннән артыктыр. Әдернә җәя эссе көндә егерме-утыз мәртәбәдән артык атмыйдыр. Безнеке ки кадәрле эссе көн булса да, атышкан саен куәтләнә генәдер. Аткан укларымыз киеккә тиеп кенә туктамыйдыр. Тигәне сусарны ботагы белән өзеп төшерәдер. Вә һәм чаңгы берлә йөрергә шулкадәр осталар – урман эченә качкан киек котылмыйдыр. Алларында аркылы яткан ат биеклеге агачлар аша сикереп чыгалар. Юлдан җилгән ат чаңгылы кешеләремезгә җитмиләр. Элегрәк елларда, ягъни Оренбур походы чорында, Гъәйнә иле уртасына меңләгән урыс пулкы килеп, арбадан кальга сугып ятты. Гъәйнәне чабар өчен. Шул вакытта безнең гъәйнәләр, дүрт йөз кадәре кеше ук-сөңге берлә урысның өстенә чабып, кальгасын алып, тәмам кырдылар вә тупларын кулга төшерделәр. Ярашу булганнан соң, тупларын килеп алдылар. Урман халкы пәһлүанлыкта ялан халкы булмас имди. Инде бу хәлдә кяфернең җәфалары чиктән ашты. Алла әгъләм, киләсе җәйдә, шаять, дәхи яу кырык булырмыз!

Ошбу нотык күңеленә сары май булып ятты Батыршаның. Бу сүзләрдә ул Гъәйнә татарларының баскынчы Каракошка нәфрәтләрен дә, хәлиткеч яуга әзерлеген дә, җиңүгә ышанычын да күрде.

Мәгәр барыбер йөрәгендә тынгылык юк иде гыйсъянчы мулланың. Татар тотып карамыйча ышанмый шул. Әлеге дә баягы теркә малын мирас ияләренә бүлеп бирү сылтавы белән башта Гәрәй иләвен урап кайтты, аннан Әйзән, Күдәй якларына юл тотты. Йөргән бер җирендә теләктәшләр, узаманнар тапты. Халыкның яуга дигән ныклы нияте, түрәләргә булган чиксез нәфрәте алда торган боланың уңышына ышаныч уята иде. Алай да бер сорау һаман саен күңелен тырнап торды: төп узаманлыкны кем башкарыр, яу башы кем булыр?

Бишенче бүлек

Батырша шулай авылдан авылга, иләүдән иләүгә йорт-җир арасында халыкның уй-ниятен белеп, тын алышын тыңлап, ишеткәннәрен күңеленә салып һәм җае белән сак кына кешеләрне яуга өндәп, шуңа әзерләү белән әвәрә килеп йөргән мәлдә, ел үтеп тә китте. Кашки, ошбу Эт елының тәмамлануына үкенмәде мулла. Күп гасырлардан килгән сынамышлар буенча ачлык, хәстәлек елы ул. Вә һәм шулай булып чыкты да. Узган ел халаекларга тагын да әшәкерәк хафалар, хөсетлекләр, тарлыклар алып килде һәм аларны түкми-чәчми бәндәләр өстенә өеп, үзе китте дә барды. Инде менә анысына алмашка яңасы килде. Һиҗри белән 1168 ел – Дуңгыз елы. Бабалардан калган ышануларга караганда, анысының да рәте юк – халаекларны рәхәткә тиендермәстер. Яуны шушы игелексез елның ут-үлән җиткән вакытына билгеләп, әллә соң ялгыштылармы? Хәерсезгә булмасмы Дуңгыз елы? Юк инде, ният иткән – барып җиткән дигәндәй, ырым-шырымга ышанып туарылырга ярамый. Халаеклар әнә яу чыгарга ярсып торалар, шуңа кальбе белән дә, гамәле белән дә әзерләр. Кем белә, Хак Тәгалә рәхмәтеннән ташламаса, ниятләре чынга ашып та куяр, шаять. Әнә ич урыслар 1755 ел исәбе белән йөрткән шушы елның ике ае үтеп тә китте, хәмәл58 йолдызлыгы керде, тиздән – Нәүрүз. Хәзергә исә һәр тарафта иминлек, йотачлык җәфасы да бәндәләрдән читтәрәк йөри. Иншалла, елның тулысынча кулай булып куюы, халаекларга җиңү китерүе бар.

Ул шул рәвешле үзалдына уйланып утырганда, ак якка тавышсыз-өнсез генә остазбикәсе килеп керде һәм Батыршаны хыялларыннан аерды:

– Сиңайтәм, тагы бер бәндә килгән анда, сәне сорый… Җыен әтрәк-әләм артыннан пычрак җыюдан бушыйсыларым юк икән…

Зөлхәбирәнең моң-зарын гүя ишетмәде дә. Йокымсырап торган күзләре зур ачылып, җанланып китте, үзе дә сизмәстән аягына басты:

– Әт, керсен!

Томагын59 салып кулына тоткан бәләкәй гәүдәле берәү килеп керде. Бозланып катуына карамастан, чем-кара булып күренгән сакал-мыегын исәпкә алганда, инде ир уртасы булып җитсә дә, бөтен кыяфәте малай-шалайныкы иде юлаучының.

Батырша мич буендагы утыргычка ишарә ясады һәм тегесе утырып бетәр-бетмәс сорап куйды:

– Кем сән, ни җирдән сән?

– Нугай юлы Кәлчир иләвенең Исмәгыйль дигән кеше буламын, – диде кунак гәүдәсенә ятышып торган хатын-кыз тавышы белән.

– Кая барасың?

– Әй буена, үз йомышым белән, – диде бәләкәй бәндә, куенына тыгылып. Маташа торгач, аннан изелеп-таушалып беткән букча чыгарды һәм аны муллага сузды.

– Бу язу кемнән?

– Укысаң мәгълүм булмасмы?

Хуҗа тәрәзә буена узды, горфия акча белән басылган мөһерен бозып, букчаны ачты һәм аның эченнән килеп чыккан тупас кәгазьгә текәлде. Хат фарсыча язылган, – димәк, галим-голәмәдән. Мәгәр сүзләре һич кенә дә голүм-фәнүн турында түгел. Ул тарафның галимнәре, Коръән-Хафизлары һәм башка камил кешеләре исеменнән язылган бу язуда аңа, мелла Баһадиршаһка, Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләренә тугры булып, халаекларны Аллаһ хакына, динебез хакына туплау, аларны кыздыру һәм яуга күтәрү эше йөкләтелгән иде. Сүз дә юк, хатны язучы гыйлемлектә камил кемсәдер, ихтимал, Габделсәлам ахундыр. Тик язуы аныкы түгел, ят кул. Ниткән дә булса этлек, яманлык юкмы монда? Батырша тын гына утырган кунагына борылды:

– Әй Исмәгыйль, бу язудан мәгълүм улмайдыр, һич кешесенең исеме юк. Аны сәңа кем бирде?

– Бән язу танымаем шул, хәзрәт. Мөлләмез илә писаремез Оренбур тарафына барып йөрделәр. Бер-ике мәртәбә йөреп килгәч, бу язуны бәңа бирделәр, сәңа тапшырыр өчен. Язу кемнән икәнен әйтмәделәр. «Үзе укыгач, тиз үк төшенер», – диделәр.

Батырша аңа карап-карап торды да янаулы аваз белән кычкырып җибәрде:

– Сән вур60 икәнсең! Сез явызларны тотып богауларга кирәк!

Юлаучы утыргычыннан дөпелдәп егылып төште, сабый баладай мүкәләп, мулланың каршына килде, аягына баш орды:

– Әйа вәлинигъмәт, сәнең мөбарәк атыңны, олы абруеңны ишеттем. Хаҗилар кәгъбәне күрергә мохтаҗ булган күк, йөзеңне күрергә зар булып, ерак җирдән шатланып килдем. Ахыр чиктә бу язуны кабул итмәсәң дә, бәңа рәнҗү ирештермә?!

Батырша чапкынның тәкрарлавын тыңлый-тыңлый, аңа кызганып карап торды. Юк, бу бәндә башкаларга этлек эшләүчеләрдән түгел. Ул кунагының җилкәсеннән алды:

– Тор, әй сөекле, уйнап кына әтәмен. – Мулла, ашыгып, кесәсенә тыгылды һәм аннан биш тиен бакыр акча алып, аны аягына торып баскан юлаучыга сузды. – Мә, юлыңа булыр. – Аннан ашыгып урта ишекне ачты һәм алдагы якка эндәште: – Остазбикә, миһманның тамагын туйдыр!

Бүлмәдә ялгызы калгач, ул янә тәрәзә буена килде, хатны кабат кулына алды һәм ашыкмый-кабаланмый тагын бер кат укып чыкты. Әйе, ялгышмаган. Хатны язучылар, ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, уратып-уратып, аның алда торган яуга әзерлекнең бөтен мәшәкатьләрен үз җилкәсенә алуын, халаекларны кыздырмак вә егетләмәк эшенә керешүен, ниһаять, болага узаман булуын үтенәләр иде. Батырша тәрәзә яңагына сөялгән килеш уйланып калды.

Әйа, бу хәтлесен исенә кертеп тә караганы юк иде әле аның. Хак, ул бөтен вөҗүде61 белән инкыйлаб яклы, туган җиренең – бар Идел-Урал төягенең хөррә улуын тели. Бу изге эш хакына төрле тәдбирләр белән мәдәт62, һиммәт63 итәргә әзер. Шуңа өлешем керсен дип, барган-йөргән җирендә халаекларның уй-ниятләрен белеште, теге яисә бу аймакта яу башлыгы булырдай гаярь бәндәләрне ачыклады, алар белән киңәште. Мәҗлесләрдә вә табыннарда, кешеләрне ачыктан-ачык яуга чакырмаса да, аларны шуңа ымсындырды, кыздырды. Шулай, ул – яуның тарафдары, аның яклаучысы, хәтта илһамчысы. Мәгәр шуннан артыгы түгел. Провинциянең һәр дүрт юлындагы халаеклар дәррәү коралга тотынганнар икән, моны бит инде юктан дип булмый. Кемнәрдер бәндәләрне туплап, кузгатып йөргәндер ләбаса. Булачак яуның яшь Алдар батыры да бардыр, тик ул әлегә яшеренебрәк торадыр сыман тоелган иде бит аңа. Баксаң, боланың узаманы юк, имеш. Югыйсә Габделсәлам ахун (Батырша хатның нәкъ менә аныкы булуына һич кенә дә икеләнми) турыдан-туры аңа мөрәҗәгать итмәс иде.

Хуш, ул кулыннан килгән кадәрен эшләр. Әйтик, каурый каләмен алыр, халаекларга егетләмәк вә кыздырмак хатлары язар. Кирәк икән, җае чыккан саен, теле белән дә мәдәт итәр. Ул гына да түгел, һич сукранмый иләүдән иләүгә, түбәдән түбәгә йөрер, бәндәләрне туплар, көрәшкә чакырыр. Әйе, аларын эшләр. Ә менә кулына сөңге-кылыч, җәя-ук алып, яуның башына баса алырмы? Хагын әйткәндә, анысына үзе дә шикләнә. Ә бит яу узамансыз, юлбашчысыз булмый. Элек-электән бола башында мөрәүвәтле64, фидаи65 вә гаярь егетләрдән кем дә булса торган. Юк, шундыен зур төбәктә бетмәгәндер андый гали вә һиммәтле җаннар. Сәет-Килмәкләр, Җангалиләр, Алдар-Күчүмнәр, Карачуралар табылыр алар, табылыр. Явы купса, башлыгы да килеп чыгар, чыкмый калмас! Хәзергә исә ул кулыннан килгәнен эшли тора ала…

Шул көннән Батырша үзенең ак өенә кереп бикләнде. Өстәлендә кәгазь бите белән каурый каләмнән һәм эт шомыртыннан ясаган карадан гайре нәрсә заты юк. Әмма мулла язмый, көннәр буе алдындагы кәгазьгә карап уйланып утыра. Бу хәлдән тәмам тәшвишкә төшкән Зөлхәбирә урта ишеккә килеп-килеп караса да, аны ачарга җөрьәт итми. Ире ихластан намазын укыйдыр, Коръән чыгадыр, бөтен күңеле белән бирелеп сәҗдәгә киткәндер, дип уйлый хатын һәм үзенең тавык та чүпләп бетерә алмаслык йорт эшләренә чума. Тик карты төшке аш вакытында да урыныннан кузгалмагач, ул бөтенләй куркуга калды. Ходаем, әллә соң чирләп-нитеп киткәнме, җәен-кышын юл йөри, өйгә кайткан арада да әллә кемнәр белән әвәрә итә торгач, гакылына җиңеллек килгәнме? Әнә инде икенде намазы да җитте, мулласы урыныннан кымшанмады. Бу хәлдән коты очты Зөлхәбирәнең, икеләнүләрен онытып, ак өйнең ишеген какты:

– Сиңайтәм, – диде ул тыныч кына, – нишләвең инде бу? Комгандагы су суынды, токмачым утырып бетте. Ашап-эчеп, намазыңны укып аласың мәллә?

Батырша кайтарып ләм-мим дәшмәде, кулы белән генә ишарәләп, ишекне ябарга кушты да янә алдындагы кәгазенә текәлде. Бу мизгелдә үтә катлаулы уй өермәсе эчендә кайный иде ул.

Хагын әйткәндә, халаекларны кыздырмак вә егетләмәк хатын тиз генә язып ташларга ниятләгән иде мулла. Нигә дисәң, инсаннарга әйтәселәре инде күптән уйланган, исәпләнгән, ул гына да түгел, алар инде кырыкмаса-кырык җирдә сөйләнгән, бәндәләрнең күңелләренә үтеп керерлек сүз-гыйбарәләре сайланган, чарланган. Янә дә килеп, адәмиләргә беренче мөрәҗәгать итүе түгел лә. Үз гомерендә санап очына чыгышлы булмаган вәгазь укыды, сүзгә кеше кесәсенә кермәде. Алай да мәчеттәге яисә табындагы бер төркем кешегә үгет-нәсыйхәт укуы – бер нәрсә, ә менә Рәсәйнең яртысыннан күбрәгенә диярлек чәчелгән мөселман агай-энегә җитди сүз әйтүе бөтенләй башка нәрсә икән. Хатны кемнәр генә укымас та, анда язганнарны кемнәр генә тыңламас. Арада булыр укымышлысы, булыр хәреф танымаганы. Димәк ки, бәндәләрнең барысы да аңласын өчен, сүз-гыйбарәләре бик тә садә булырга тиеш. Шул ук вакытта алар һәркемнең йөрәгенә төшеп, укучыларны гайрәтләндерсен, дәртләндерсен, кыздырсын. Аңлашыла ки, язганнарында чичәннәрнеке кебек тапкырлык, шагыйрьләрнеке сыман нәфислек-җәмаллык аңкып торсын. Шунысы да бар: тәзкирнамәне66 беренче нәүбәттә галим-голәмә укыячак бит әле. Эчтәлектәге кара сүзләрдән көлмәсләрме алар, садәлекне беркатлылыкка санамаслармы? Димәк ки, фикерләр вә мантыйк олуг хәкимнәрнекеннән ким булмасын. Менә бит хикмәт нәрсәдә!

Анысы тәзкирнамәне язу рәвеше әллә ни куркытмады Батыршаны. Шөкер, каурый каләмне тәүге тотуы түгел. Моңа хәтле язган хатларын, рисаләләрен вә башка язуларын укыган бәндәләр аларны бик тә камил һәм хиссиятле дип таба торганнар иде. Аны шикләндергәне вә гаҗизләндергәне башка нәрсә. Халаекларның күпчелеге алда торган яуны ислам дине өчен җиһад дип саный һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең яшел байрагы астына тупланырга ниятләнә. Батырша үзе һәм аның тарафдарлары исә, мөэмин-мөселманнарны төрлечә кысу-изү, мыскыл итүләргә бөтен вөҗүдләре белән каршы булган хәлдә, боланың дин хакына гына кубуы белән чикләнәселәре килми. Аларча, ачулы газам иң әүвәл теге Шәрыкка ыргый торган явыз Каракошның юлына манигъ булып басарга, ул гынамы, шул аждаһаны имгәтеп-изеп, юк итәргә тиеш. Шунда гына Идел-Урал төбәгендә тереклек итүче халаекларга азатлык вә асабалык килер, төрле хурлык-тарлыклар, изү-кысулар, золмәт-җәбер гаиб улыр. Шуңа ирешкән тәкъдирдә генә мәчет-мәдрәсәләр ачу үзеннән-үзе хәл кылыныр, ислам дине хөррә улып, кимсетелүләрдән котылыр. Тик шунысы бар: әлеге комсыз Каракош канатын канат иткән ныклы каурыйлар арасында бер кяферләр генә түгел, мөселман түрәләре дә байтак. Дини кануннар исә, мөэмин-мөселманнар – бердәм кавем, дип өйрәтә, алар арасында кыерсытучылар да, кыерсытылучылар да юк, ди. Бер-берсенә кул күтәрмәскә куша. Димәк ки, халаекларны зәхмәтле Каракошка каршы көрәшкә чакыру ислам дине өйрәтүләренә капма-каршы булып чыга. Бу исә берәүләрне икеләндерәчәк, хәтта өркетәчәк. Шуннан инде мәгълүм буладыр ки, төп максатны шәрәләндермәскә, аны дин пәрдәсенә төрергә, шулай итеп, халаекларның хәерхаһлыгына ирешергә кирәк. Әйе-әйе, тәзкирнамәнең һәр сүзе, һәр фикере пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам вә Хак Тәгаләнең исемнәре белән ныгытылсын.

Остазбикәсенең ишекне тагын шыгырдатуына сискәнеп, Батырша башын күтәрде, тәрәзәгә бакты. Караса, кичке эңгер-меңгер төшеп килә. Шунда гына үзенең инде көн буе бөкшәеп утыруын абайлап алды, башының чатнап-чатнап алуын тойды. Бүгенгә җитәр, дип нәтиҗә ясады ул һәм, урыныннан торып, алдагы якка чыкты. Ашыйсы килмәсә дә, ян сәкегә утырып, суынып беткән бәлеш капкалады.

Ул тәһарәт яңартып, ахшам намазын укып маташкан арада, тәмам төн булды. Ут алып-нитеп тормастан йокларга яттылар. Әмма ни гаҗәп, йокы дигәнең бүген аңардан җәяүләп качкан иде. Батырша, бар көчен, ихтыярын җыеп, көндезге исәпләренә әйләнеп кайтмаска тырышты. Мәгәр яу вә дин хакындагы фикерләре, балга ябырылган чебен күче сыман, һич кенә дә башыннан китмәделәр. Мулла әйләнде-тулганды. Мендәре каты, урыны ипсез, түшәктә Зөлхәбирәсе артык иде. Ул, караваттан торып, мендәрен эләктереп алды, аны идәндәге палас өстенә томырды. Мич арасындагы чөйдән төлке толыбын алып, аны өстенә бөркәнде дә идәнгә сузылып ятты, күзләрен караңгы түшәмгә төбәде.

Хак, төбәктәге халаекларның күбесе мөселманнар, хәтта ки аларның чуваш-мукшы, чирмеш-ар дигәннәре дә бу якларга шул чукындырудан куркып килгәннәр. Телисеңме-теләмисеңме, бәндәләрне көрәшкә ислам динен яклау сылтавы белән генә күтәрергә мөмкин. Шулаен шулай, бәс, җиһадка чакырасың икән, кяферләрнең кемнәр икәнен дә ачып салырга кирәк. Хәер, анысын белмәгән кеше юктыр: губернада аларның барын да «урыслар» дип йөртәләр. Нигә дисәң, зур түрәләрнең вә гаскәр башлыкларының барысы да диярлек Мәскәү һәм Петербург кебек пайтәхетләрдән килгән адәмнәр. Кара халык күзе белән караганда, бар җәбер-золым, изү-кысу, кимлек-хурлык шулардан – урыслардан булып чыга. Ә бит урыслар үзләре дә төрле-төрле. Бар бае, хакиме, халаекларны кыерсытучысы. Бу яклардагы күпчелек ябай халык сыман, бер сынык ипигә тилмерүчеләре, үзләре дә эт типкесендә яшәүчеләре дә җитәрлек. Урысларга каршы яуга чакыру әнә шул мескеннәргә каршы кул күтәрүне дә хуплау дигән сүз була ич. Ничек инде үзләре дә җәберләнүче бәндәләрне, башка дин тотканнары өчен генә, үтерергә фатиха бирәсең ди! Менә син, әй, аларны ничек якларга да ничек сакларга? Якларга гына да түгел, болачылар ягына аударырга да мөмкиндер андый ач урысларны. Тик моңа ничек ирешергә? Халаеклар һәр урыста залим күрә ләбаса.

Шул хакта төн ката баш ватты Батырша. Тик күпме генә уйланмасын, әлеге катлаулы мәсьәләнең чишелешен тапмады. Дошман якны, халык теленә кергәнчә, «урыслар» дип атарга туры килер микәнни?! Ә бит дошман юк ителергә тиеш. Димәк, өндәве теге Яхъяны ач үлемнән алып калган эш кешесе сыман ябай урысларга да кул күтәрергә чакыру булып чыга түгелме соң? Йа Хода, алай да вай, болай да вай. Нишләргә соң, нишләргә? Бәлки, эш урысларының үзләренә атап тәзкирнамә язаргадыр. Мулланың йөзенә чытык елмаю чыкты. Ә кем язар андый хатны? Үзенең кулыннан килми. Яхъя урысчаны маталый маталавын. Тик менә язуларын беләме? Әллә соң писарь Кузьмага сугылып караргамы?

Шулар хакында баш вата торгач, атна үтеп тә китте, ул исә бер генә юл да яза алмады. Кайтып-кайтып янә уйланды. Ниһаять, хатының калыбын, ягъни халаекларны азатлык өчен көрәшкә чакыруны дини пәрдәгә төрүне яхшы дип тапты. Ә менә дошман якны ничек атау турында төпле генә фикергә килә алмады, тиешле сүзен тапмады. Алай да аларны «йомышлы урыслар» һәм «кяферләр» дию хакында ниятен ныгытты.

Вакыт дигәнең исә Батыршаны ашыктыра иде. Әнә кояш тәрәзәгә көннән-көн турырак карый, дранча һәм кабык түбәләрдән тамчылар тама. Беркөнне тәрәзә каршындагы читән казыгына килеп кунган кара карганы күреп, тәненнән яшен ташы узгандай булды. Ул, кабаланып, каләмен карага манды һәм ашыга-ашыга яза башлады: «Мин, Абдулла Мәзгытдин, бар вә бер Алланың һәм пәйгамбәребезнең мәрхәмәтенә өмет итеп вә аның сәхабәләре юлын дәвам итеп, сезне, Рәсәй мәмләкәтендә яшәүчеләрне вә хыянәтче йомышлы урыслар тарафыннан һәртөрле мәкерлекләр вә фетнәләр күреп кимсетелгән, чиктән тыш алҗыган хак диндәге бәндәләрне, болай дип үгетлим…»

Батырша каурый каләменең очын авызына кабып уйланып калды. Әнә шундый мөкаддимәдән соң инсаннарның күңеленә иң тирәнгә үтеп керерлек сүз әйтергә кирәк иде. Халаекларны иң нык борчыганы, рәнҗеткәне, кимсеткәне булсын ул. Хәер, андыйларын эзләп торасы да юк, алары аяк астында. Урыс түрәләреннән күргән фетнәләр, бәлаләр, сагыш-кайгы вә үкенечләр турында кем генә белми?! Ул бәдбәхетләр йорт-җирләребезне туздырдылар, малларыбызны таладылар, кыз вә ир балаларыбызны алып кол иттеләр, күбесен саттылар һәм һәдия67 итеп өләштеләр. Халаекларга җәфалар күрсәттеләр: кыйнамак, сукмак, алым алмак берлә. Әнә бит, Яныш командасындагы Туктар авылыннан Туктарны бер башлык, Указдагыдан артыгын бирмәгән өчен, агулы шәраб эчереп үтерде, Сөләйман командасындагы Субай авылының бер кешесен, олау озата барганда, юлда драгуннар кыйнап җанын алдылар.

Ие, саный башласаң, ул җәлладларның кыргыйлыклары хәттин ашкан. Алай да барын тәфсилләп тору кирәкмәс, явызлардан күргән җәбер-золым, кан-яшь, кайгы-хәсрәтне искә алып үтү дә җитәр. Ә менә иң мөһимен – кяферләрнең хак диннән көлүләрен, ул гынамы, бәндәләрне көчләп үз диннәренә аударуларын, исламны, мөселманнарны мәсхәрәләп, үз диннәрен көчәйтүләрен әйтергә кирәк. Ул ашыгып каләмен кулына алды һәм башына килгәннәрне кәгазьгә төшерде. Аннан инде күңелендә үзеннән-үзе калыккан гыйбарәне өстәп куйды: «Китапларда язылганча һәм күрсәтелгәнчә, безнең бабаларыбыз, болгарлар, бер диндә булып, бердәм иделәр һәм потларга табынучыларны үз җәмгыятьләренә дини өйрәтү юлы белән генә кертә иделәр».

Аның сулышы ачылып киткәндәй булды, инсаннарга җиткерәсе сүзләре, үзләреннән-үзләре табылып, ак кәгазь битенә иңә тордылар. Әйа, аларга әйтергәсе күп мулланың! Соң инде кайсы кавем башка халаекларга көчләп үз динен тага?! Әгәр дә дин-тәгълимат вакыйган инсаниятле вә гадел икән, аны этеп-төртеп бирәсе дә юк, башкалар ирекле рәвештә кабул итәләр аны. Инде әлеге дин-өйрәтүнең рәте-башы юк икән, бәндәнең муенына бәйләп ассаң да, аны үз итми. Безнең керәшеннәр белән шулай булмадымыни?! Аларның муеннарына мәҗбүриятли-мәҗбүриятли «тавык тәпие» тактылар. Керәшеннәр исә тыштан чукынган булып кылансалар да, күңелләреннән ата-баба динендәләр, качып-посып булса да, намазларын укыйлар әнә.

Әйа, юньле кеше бүтәннәргә динен-әхлагын түгел, уй-фикерен дә көчләп такмый. Болар исә Оренбург салынганнан бирле ни кыланганнарын белмиләр, халаекларны мылтык-кылыч берлә куркытып чукындыралар, чирү көче берлә муеннарына хач асалар. Үзләрен хак диндә дигән булалар бит әле. Хак булгач, нишләп әле аны һәркемгә кырмавык урынына ябыштыралар?! Шул-шул менә, саф диннән тайпылып саташканнар, асыл кяферләр алар!

Язган кадәре һаман да дин тирәсендә урала башлагач, Батырша янә туктап калды, күзләрен тәрәзә кашагасына эленгән киҗеле сөлгегә текәде. Ие, дин хакында язып кына бәндәләрне кыздырырмын димә. Диннән болайрак теңкәгә тигәннәре дә бар бит әле аның. Әйтик, шул ук җәбер-золым, кысу-изү. Салым-алым тагын. Аларын әйтми калу ярамый икән шул. Инсаннарның җелекләренә үттеләр бит инде бәдбәхетләр! Ул бая гына башына килгәннәрне кабат исенә төшерде һәм кәгазенә халыкның түрәләрдән күргән җәфаларын тезеп китте, берәүләргә сиксәнешәр тиен, икенчеләренә егерме бишәр тиен имана салынуын да телгә алды. «Вә дәхи, – дип язуында булды мулла, – ул ислам диненнән чыгарылганнарның ясакларыны вә һәм үзгә хезмәтләрне калган мөселманнарның өстенә салдылар. Ул мөселманнарны диннәрендә торган өчен анларны хур күреп, элек-электән өсләренә тиеш булмаган йөкләрне йөкләделәр, анларның дин вә дөньяларына тарлык вә авырлыклар җитешсен дип…»

Шул урында ул үзен урманның иң чытырманлы төшенә килеп кергәндәй тойды. Вакыйган, тәзкирнамәнең гаять тә четерекле җиренә җиткән иде. Ясакны патшаның наибләре, урыс түрәләре билгеләсә дә, аны җыеп алучылар һәм салым-алым эше йөрткәндә әллә ниткән башбаштаклыклар уйлап чыгаручылар, халаеклардан тиешеннән артыгын талап, баеп ятучылар – мөселман старшиналары лабаса! Шул ук ислам динен тотучы сотниклар һәм писарьлар да алар җырын җырлый. Бәс, шулай икән, телисеңме-теләмисеңме, иләү агаларына да тел тидерергә туры килә.

Ул каурый каләмен карага манды һәм ярсып язып китте. Каләме карага тирәнгәрәк чумган бугай, «би» хәрефен куюга, бөтен биткә вак-вак таплар чәчрәде. Әмма анысына игътибар итмәде мулла, кызу-кызу язуында булды: «Бәгъзе ыстаршиналар биниһая залимлекләр илә халаекларның малын җыеп вә исерткечләр эчеп вә адәмнәрне кылыч белән чабып, кулларыны кисеп, моңа охшаш хәтсез җәфалар кылдылар».

Җөмләсен тәмамлады да урыныннан торып ук китте, киез катасы белән йомшак басып, ишекле-түрле йөрергә тотынды. Әйе, мөртәтләр һәр заманда булган һәм булып кына тора. Ул сатлыкҗаннар турында хак сүзне бәндәләргә җиткерми ярамый. Бит дошман үзе бер куркыныч булса, аның ягына ауган аумакай мөртәтләр – биш куркыныч. Нигә дисәң, дошман чын йөзен яшерми: ул яу вакытында да, имин чагында да – дошман. Мәгәр алар арасында да инсаниятле вә миһербанлылары очраштыра, иң кыен мәлдә сине кызганып ярдәм итүчеләре дә булгалый. Хәтәре – мөртәтләр. Чөнки алар, иманнарын сатып, дошманга кәнди тоту юлына басканнар. Шуңа да алар куркак, куркак булганга – кансыз. Мөртәтләрдән якты чырай түгел, коточкыч кабахәтлек кенә көтәргә кала. Янышлар, Шәрипләр вә гайреләр әнә шундый сатлыкҗаннар бит инде. Ул явызларга нинди өмет багламак кирәк?! Анысы бер булса, иманнарын сатып, юлларыннан язган шул фәхеш җаннар халыкны бүлгәли һәм телгәли, бербөтенлектән мәхрүм итә. Йә инде, үзара бердәмлеге булмаган халыкка нинди генә игелек иңсен дә, аңардан ни нәтиҗә чыксын?! Батырша өтәләнеп өстәле янына килде, утырып та тормастан, иелгән килеш яңа гына уйлаганнарын кәгазьгә тезәргә тотынды.

Мулла инде көннәрнең санын югалтты, исемнәрен онытты, башын күтәрми язды да язды. Шул тәзкирнамәсе белән мавыгып, гомерендә беренче тапкыр кальбенә хилафлык итте: сырхаулыйм дип, янына берәүне дә кертмәде, урамга чыкмады, хәтта җомга намазына да бармады. Шул рәвешле, әллә өч, әллә дүрт атна вакыт үтте. Инде, шөкер, хатының иң четерекле, фәлсәфәле өлеше тәмам бугай. Бер-ике көнгә каләмен куеп торса, бераз хәл алса да ярый. Шундый нияткә килеп, кичке буйда өстәле яныннан торып ук китте.

Әйа, ял итеп алу насыйп булмаган икән. Төн ката миендә кайнаган уй ташкыны иртәнге якта гына бер тәртип алып, шулкадәр ачыкланган иде ки, иртәгәсен ятагыннан торуына каләмен кулына алды һәм яңа көндәге беренче җөмләсен сырлады: «Югарыда язылганнардан чыгып, сез хак диндәгеләргә вә бер Аллага инанучыларга ни-нәрсәләрдән вә ниткән хилаф эшләрдән тыелырга киңәш итәм соң?»

Калганы инде, ком сәгатенең бер ягындагы комы сыман, һич көчәнүсез һәм тыелгысыз акты да акты: «Хак диннәреннән язган кяферләр белән килешүдә булмаска, үз мөэмин-мөселманнарыбызның йорт-җирләрен туздырмаска вә аларның җанын кыймаска, малларын таламаска вә үзләрен кол итеп әсирлеккә алмаска. Залимнәрнең чабаталы хезмәтенә йөрмәскә, аларга кала вә кальгалар салмаска, йомышлы урысларны авылдан авылга, каладан калага олаулар белән озатып йөрмәскә, ясак түләмәскә вә атларына азык бирмәскә. Янә дә килеп, кяферләрнең үзебезгә кул күтәрүләренә юл куймаска, халкыбызны төрле җәберләрдән, салым-алымнан сакларга вә хак динебезне мәсхәрәләүгә юл куймаска. Алар тарафыннан билгеләп куелган мөртәт ыстаршиналарның җаннарын җәһәннәмгә олактырырга…»

Каләме кисәк төртелеп калгандай булды, кулыннан ук төшеп китте. Туктале, ул бит ничә еллар буе төрле авылларда имамлык кылып, мәдрәсәләр тотып, угланнар укытып вә яман гамәл-шөгыльләрдән тыеп торды. Хәзер исә шуларның киресенә, хәтта кем, берәүләрнең канын коярга чакыра түгелме? Хак, шулай килеп чыга, инсаннарны үзе гомер бакый өйрәткәннәрнең капма-каршысына өнди. Адәмнәр ни әйтерләр моңа, Батыршаһ хәзрәт икейөзле димәсләрме? Бәндәләр бит бөтенләй үк томана түгелләр. Бу хәтлесен кара халык сизмәгән тәкъдирдә дә, тәзкирнамәне башлап укыячак галим-голәмә, мулла-мунтагай бар бит әле. Алар иң элек игътибар итәчәкләр моңа. Китәр сүз, китәр имеш-мимеш. Хәзрәт акылыннан яза башлаган, диярләр. Димәк ки, әлеге капма-каршы нәрсәләрне бер юнәлешкә борырга, ак белән караны кушарга кирәк. Монысы инде иң гакыллы хәкимнәр кулыннан да килмәстер, мөгаен. Әйа, ярый әле Коръән бар да дини өйрәтүләр бар. Борынгы китаплар шундыен акыллы итеп язылганнар ки, аларны һәрчак үзеңә кирәк якка борырга, фикереңне куәтләүдә ярдәм иттерергә мөмкин, һәм Батырша шуларга ябышты да. Көн буе утырса утырды, мәгәр дин дошманнарына каршы кул күтәрүнең һич кенә дә гөнаһ булмавын исбатлады.

Нәүбәттәге көнендә ул эшен янә тыныч күңел белән башлап җибәрде. Чөнки инде кабат төп сүзгә кайтып төшәргә мөмкинлек ачылган иде. Ул якасыз ак күлмәгенең җиңнәрен сызганды, гадәтенчә онытылып һәм бирелеп язуын дәвам итте: «Сез, бер Аллага ихластан инанучы чын дусларым минем, тырышыгыз, тырышыгыз, тырышыгыз! Чирү атлары вә корал әзерләгез, кылыч-сөңге, җәя-ук вә шуңа охшаш кирәк-яракны мөмкинлегегез барынча әзерләгез һәм Алла боерыгына буйсыныгыз: Хак Тәгаләдән мәдәт сорап, аңа өмет вә ышаныч баглап һәм дә аның катына пәйгамбәребез Мөхәммәд рәсүлуллаһны юллап, теге кяферләрне кыйрата башлыйбыз. Ул зобаниларны җиребездән куып, йорт-илебездә мәчет-мәдрәсәләр гыймарәт кылырбыз, хак динебезне ныгытуны кайгыртырбыз…»

Янә дин мәсьәләләренә кереп киткән икән. Хәер, җәһаләттәге кара халыкка азатлык, асабалык төшенчәләрен башкача аңлатып та булмыйдыр, һәм ул ышанычлы итеп өстәп куйды: «Ышанабыз ки, барысыннан да бөек вә кодрәтле Алланың рәхиме вә рәхмәте белән ул мөселман халаеклары өстеннән түрәләр вә имамнар итеп мәҗлес кешеләре, хак динне тәрәккый иттерүчеләр куелыр».

Болай да озынга киткән җөмләсен тәмамлады да янә уйланып калды. Халаекларны яуга күтәрелергә чакыра чакыруын, тик моның өчен югарыда язган сәбәп-сылтаулар гына аз, дәлилләр җитәрлек түгел сыман тоелды аңа. Боланың хаҗәтлеген раслап, тагын ни дә булса әйтәсе килде… Ә, әйе, кан кардәшләребезне зобанилар тырнагыннан коткару хакында. Ә бит, чыннан да, Казан, Сембер һәм Зөя өязләрендә биш меңләп адәм, бәлки, аннан да артыграктыр, кяферләрнең җәбер-золымына түзә алмый, алар диненә күчәргә мәҗбүр булды. Вәләкин үзләре, асылда, безнең динне тоталар. Ул бахырлар бездән ярдәм көтә, мескеннәрне коткару – фарыз эш. Үз вакытында ярдәм булмавы аркасында кан кардәшләребезнең күпмесе һәлак булды?!

Боларын да теркәп куюга, башына тагын бер шәп фикер килде Батыршаның. Җае чыкканда, бәндәләрне бераз шүрләтеп-кисәтеп алу да ярый. «Сез, – дип мөрәҗәгать итте ул диңгездәй губернаның әллә кайдагы аймакларында яшәүче инсаннарга, – динебезнең башлыгы Мөхәммәд пәйгамбәрне дошман күрүче кяферләр безгә дуслык кулы су- зарлар дисезме?! Аң булыгыз, алар Болгар калаларын вәйран иттеләр, хак дин юлындагыларны кырып бетерделәр, мәчетләрне җимерделәр, алар урынына чиркәүләрен гыймарәт кылдылар: үзләренең сафсата диннәрен тарату өчен. Ниһаять, безнең авылларыбызны да болай гына калдырмаслар, Болгар иле хәленә төшерерләр».

Инде дә килеп, халаекларны тагын бер олы хәтәрлектән кисәтәсе килде Батыршаның. Монысы – үзләре алар ярдәменә өмет баглаган кыргыз-кайсаклар язмышы, алар белән ара бозылу куркынычы. «Бер Аллага ышанучылар күңелләрендә тотсыннар: йомышлы урыслар төрле хәйлә, куштанлык вә бүләкләр белән кыр казахларын алдадылар, Әбелхәер ханның улын Оренбург каласына әманәт итеп алдылар. Әнә шул әшәке әмәлләре белән кыргыз-кайсакларны Рәсәй канаты астына кертмәкчеләр. Уфа өязендәге сыман, аларның җирләренә дә кала вә кальгалар салып, Ташкент, Бохара һәм башка аймакларны кулга төшермәкчеләр, ул җирләрдәге бәндәләрне буйсындырып чукындырмакчылар. Шунысы да бар: урыс түрәләре Уфа өязендәге һәр дүрт юл халкының кыргыз-кайсаклар белән дуслашуыннан, аларның бергәләп баш күтәрүеннән куркалар…

Шулар хакында яза торгач, кан кардәш халыкларның уртак җәфаларына, салым-алымнарга, төрле җыемнарга, ниһаять, инсаннарга Ходай үзе биргән тозны да сатып кына алдырачакларына кереп киткән икән. Кыргыз-кайсаклар турындагы фикерен йомгаклап куясы бар. Ул каләмен янә карага манып алды да бик төгәл һәм ачык итеп өстәп куйды: «Исегездә тотыгыз, йомышлы урыслар безне көннән-көн кыса барып, кыргыз-кайсаклар белән дошманлаштырып, үзара кан түктереп, ике арабызда булган татулыкны һәм килешүне бозарга телиләр».

Әй Батырша, Батырша! Хатыңның губернатор Неплюев кулына барып ирешәсен, шушы юлларны укыганнан соң, аның казахларны – башкортларга, ә соңгыларын беренчеләренә каршы котыртып, кан кардәш ике халык арасында суеш-кырылыш чыгарачагын, шул ук этлекне татарлар белән башкортлар арасын бозуда да кулланасын белгән булсаң, әлеге җөмләне язмас та идең, шәт.

Исәбенчә, ирекле тоткынлыгының соңгы көне җитте. Әйтәсе сүзләр әйтелеп бетте бугай. Яуның вакытын гына бәян итәр дә… Ләкин тәзкирнамәдә һаман да нидер җитми, нәрсәдер сөйләнми кала сыман. Ә, ие, кыздыру, котырту, үгетләү-өркетү белән генә эш барып чыкмас бит әле, инсаннарны дәртләндереп, илһамландырып, егетләндереп тә җибәрергә кирәк. Озынгарак китсә китәр, әмма халаекларда җиңүгә ышаныч, өмет уятмый калу ярамас. «Сез, бер Аллага табынучы яшьләр һәм картлар, җайдаклар вә җәяүлеләр, – дип дәвам итте мулла, ашыга-ашыга, – тизрәк тупланыгыз һәм озын-озакка сузмый кузгалыгыз. Хак Тәгалә пәйгамбәребез аша җиткергәнчә, җаныгызны вә йорт-җирегезне аямагыз. Ул кяферләрдән куркып калмагыз, бер Аллага өмет баглагыз. Аның кодрәте илә явызларны тар-мар итәрбез. Сез, исламны яклаучылар, без хак диндәгеләр аз, кяферләр күп дип, шикләнеп-шөбһәләнеп калмагыз тагын. Аллаһы Тәгалә кимсетелгәннәрне яклар. Аның рәхмәте белән хак динебез юлында күпсанлы дошманны да җиңәрбез. Аллаһ кодрәтле ул, аның мәрхәмәте белән саф диндәге егерме кеше ике йөз кяферне юк итәргә сәләтле. Сафларында бердәмлек һәм килешү булгач, пәйгамбәребез Мөхәммәд сәхабәләре унике меңле яуны да кырып салганнар бит. Бән, Мәзгытдин фәкыйрь, Оренбург губернасындагы башкорт вә мишәр халкы белән, аларның абруйлы вә олпат кешеләре белән очрашып сүзләштем вә киңәштем. Алар бар да бер сүздә, һәркайсы хак динебез өчен көч-куәтләрен кызганмаска, кирәк икән, шул юлда башларын салырга, чебен урынына кырылырга әзерләр. Хак Тәгалә һәм аның безгә җибәргән пәйгамбәре Мөхәммәд тә кяферләрне юк итәргә кушалар вә барлык галим-голәмә шул киңәштә торалар».

Уйлаганнарын төзәтеп һәм матурлап кәгазьгә төшерде дә тагын туктап калды. Язганы ничектер ышанычсызрак булып тоелды. Халыкны дәртләндерү өчен, тагын ни дә булса әйтергә кирәк иде… Әһә, шуны да белсеннәр: кыргыз-кайсаклар да безнең белән бер сүздә. Мөселманнар яши торган бүтән кала-салалардан да кяферләргә куркыныч яный.

Боларын да җаен җайга китереп теркәп куйгач, төп сүзгә күчәргә булды. Монысы инде күптән башында йөри иде, һич тоткарлыксыз тезеп китте: «Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһ! Хак дин юлындагылар, ишетегез һәм белегез: бән, Абдулла Мәзгытдин, һәр дүрт юл халкының уй-ниятен белешеп, абызлар вә галим-голәмә белән киңәш тотканнан соң, шушы 1168 елның күк ут вакытында, ягъни челлә аеның берендә, ураза бәйрәменнән соң кузгалырбыз дип торам. Пәйгамбәребез юлына тугры булып, Хак Тәгалә боерыгын үтәп, шул көнне кяферләрне кыйрата башлыйк!»

Инде моңа өстәп челлә аеның иң кулай вакыт икәнен, шуннан да соңарырга ярамавын, һаман да сузсаң, киртә- манигъларның артачагын, яуда үзара килешеп хәрәкәт итү кирәклеген, түрәләр безгә каршы полклар җибәргән тәкъдирдә, бер-береңне бәладә калдырмау зарурлыгын әйтергә кирәк. Әйа, янә дә бер сүзе кала икән әле: ошбу хат кем кулына гына төшсә дә, ул аны чит-ят күзләрдән яшерсен, тәзкирнамәне озын-озак тотмый, башка ил-җиргә озатсын!

Шөкер, инде берни дә онытылмады бугай. Кат-кат укып төзәткәләргә, аннан акка күчерергә дә… Ул айлар буе бәйләп куелгандай утырган урыныннан торып китте, кулларын угалый-угалый, ишекле-түрле йөренде. Бу мизгелдә чыраенда искиткеч канәгатьлек иде мулланың. Алай да йөрәген һаман нидер тырнап тора. Тәзкирнамәдә барыбер нәрсәдер җитми, иң кирәге әйтелми кала сыман. Вакыйган, ахырга нидер кирәк бугай. Якты өмет, җиңүгә зур ышаныч бөркеп торсын аннан. Батырша йөри-йөри дә уйланды, утырып та баш ватты, янә торып китте. Ниһаять, йөзенә нур бөркелде, атылып, өстәле янына килде, кәгазе өстенә иелеп, ашыга-кабалана язарга тотынды: «Шушы көннәрдә генә Төркиядән солтанның куәтле гаскәре Әстерханга килеп төште. Кяферләргә каршы тору һәм аларны кыру өчен. Вә һәм аларның яңадан-яңалары килә тора, дигән хәбәрләр ишетелә».

Монысы инде чеп-чи ялган иде. Мәгәр халаекларны кузгату вә егетләндерү өчен анысы да кирәк. Изге максаттан чыгып ялганлауның гөнаһы юк, диләр бит…

Алтынчы бүлек

Чал Уралны Урал иткән тәкәббер-мәһабәт сыртларның берсе – Ирәндек тавының һәр ике ягына дөя йоныннан сугылган паластай тыгыз кылган япмасы ябынган чагыл-кашлакларга Нугай юлы авыллары сибелгән. Алар Ирәндек итәгенә сырпаланып аккан Таналык буенда да, таулар арасыннан ургып-ашкынып чыккан Сакмар, Елаер үзәннәрендә дә, Кызыл һәм Исән суы ярларында да, җырларда һәм дастаннарда макталган Җаек яны тугайларында да. Һәркайсы үз мәшәкате, үз шөгыль-хафасы белән мәш килүче эреле-ваклы карьяләр күп монда. Мәгәр һәркайсында тормыш-мәгыйшәт агышы бертөрле диярлек. Кар-бураннарына мохтаҗлык булмаган кышкы айларда нәсел-ырулары төпләнгән авылларда ничек кирәк алай җан саклаган башкортлар, җирләр кибеп, үләннәр мал авызына эләгерлек булуга, аяусыз салкыннардан саклаган өйләрен, каралты-кураларын калдырып, бала-чагаларын, мал-туарларын, урын-җирләрен, савыт-сабаларын төяп, тау араларындагы җәйләүләргә таба кузгалалар. Шуннан инде авыллар кара көзгә хәтле ташландык мазарга охшап кала: урамнарны, капка төпләрен, ишегалларын чирәм баса, иясез абзар-кура тирәсендә шөкәтсез саесканнар хакимлек итә.

Алай да тома ятимләнеп, бөтенләй иясез калмый авыллар. Җәйнең теләсә кайсы вакытында морҗаларның берничәсеннән булса да сыек төтен күтәрелә, тизәк янган әчкелтем ис сизелә, берән-сәрән калган этләр өрүе ишетелә. Кайбер йортларда егәре беткән карт белән карчык яисә нәсел-нәсәпсез, чирләшкә-гарип бабулны очратсаң гаҗәп түгел. Әнә шул бармак белән генә санарлык җан ияләре авылда учакны сүндерми, аны уттан-күздән, хәвеф-хәтәрдән саклап торалар.

Шәрә маңгайлы Ягалча тавы итәгенә сыенган Ташавыл – әнә шундыйларның берсе. Хәер, алай дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Авыл кырыеннан ук башланып киткән иске таш базлары, кылган арасына ял итәргә яткан куйлар сыман, әле анда, әле монда күзгә күренгәләгән ташлар аны башкалардан үзгәрәк итеп күрсәтә. Янә дә килеп, ятим калган этләр өрүеннән тыш, Ягалча тавы астындагы кизләү буеннан көнозын тимер чыңы ишетелә. Алачык – татар-башкорт авылларына хәрәм нәрсә. Шуңа да мондагысы тирә-юньдәге халаекларга үтә тансык, тәҗел. Менә шуңа да Ташавылның урам-юлларын җәйләрен дә үлән басмый, килеп-китеп йөрүче өзелеп тормый монда.

Яшь булса да, исеме бөтен Нугай юлына таралган, хәтта Иртышның теге ягына – кыргыз-кайсак урдасына барып җиткән корыч куллы, киң күкрәкле, ару-талуны белми торган тимерче Әмин эшли биредә. Алачык – аңа моннан дүрт ел элек вафат булган атасыннан мирас. Текә ярны уеп, аның куенына кертеп салынган, кизләүгә караган ишеге генә күренеп торган бу алачык теркә малы рәвешендә ата-бабадан калса да, осталыкны, бигрәк тә тимер эшенә маһирлыкны мираска алып булмый. Ул кешегә ана сөте белән керә дигәндәй, остаз-ата янында күнегеп үскән тәкъдирдә генә буыннан-буынга күчә ала. Әмин белән дә шулай булды. Егет үзен шушы сөремле алачыкта туып, киң иркен дөньяга шуннан атлап киткән дип белә. Бала чагының бөтен уеннары, беркатлы шөгыль-мавыгулары мул сулы кизләү буендагы шушы урын белән бәйле. Малай, атасының кул арасына керә башлауга, күрек басты, ун-унике яшеннән кулына чүкеч алды, ир-егетләр гайрәте белән тимер чүкеде. Комган, савыт-саба төпләү, ук башагы ясау кебек садә эшләрне дә шул елларда башлады бугай.

Хәер, бәндәнең үз күңелендә булмаса, бер түгел ун останың аягы арасында уралып үссә дә, аңардан рәт чыкмый. Бөтен хикмәт – кешенең йөрәгендә, аның ата-баба һөнәренә ихласлыгында. Әмин исә нәкъ әнә шундый малай иде, атасының һәр хәрәкәтен, осталыгын үз итте. Балигъ булып җиткәндә, ул инде тимерче осталарның мәңгелек сере булган булат кылычлар коя, алмаз очлы дип даны чыккан ук башаклары ясый иде. Хак, әле атасы исән чагында ук, аның даны авылдан авылга, иләүдән иләүгә таралды. Әнә шул дан, егетнең осталыгы тарта да инде халаекларны Ягалча тавы астындагы алачыкка.

Анысы тимерлек шундый урын инде ул, авылда аңа йомышы төшмәгән кеше юк диярлек. Тимерчесе нинди генә булмасын, хаҗәте барлар шунда бара. Әмма Әмин янына еш кына болай гына килүчеләр дә өелеп ята. Алай икән шул, хикмәт осталыкта гына да түгел, хуҗаның якты йөзе, тәмле сүзе, гаделлеге вә инсаниятлеге дә тарта кешеләрне. Күрер күзгә әллә ни сөйкемле булмаган егетнең әнә шул күркәм сыйфатлары да сихерли иде халаекларны. Янә дә килеп, алачык бит әле ул – адәм балаларының очрашу, тел кашып, күңел ачу, фикер алышу, дөнья хәлләрен ишетү урыны да. Сүз дә юк, әнә шул ихтыяҗ да алып киләдер монда кешеләрне.

Алай дигәч тә, тәүлек әйләнәсенә халык өелеп ятмый монда, бәндәләрнең үз эшләре, үз мәшәкатьләре дә җитәрлек ич. Байтак вакыты ялгызлыкта үтә тимерченең. Сагышын җыр белән куа егет. Тимер чүкегәндә, Әмин туктаусыз нидер көйли, моңлы итеп сызгыра, һәрхәлдә, былтырга хәтле көннәре әнә шулай бep җайга уза иде аның.

Узган ел исә кисәк кенә әллә ни булды: алачыкка килеп-китеп йөрүчеләр бермә-бер артты. Тагын да гаҗәбе – бәндәләрнең йомышлары үзгәрде. Элегрәк килүчеләрнең хафасы – чиләк-көрәктер, авызлык-иярдер булса, хәзергеләрнең гозере – кылыч та сөңге, чукмар да ук. Мәгәр әле монысына да әллә ни исе китмәде Әминнең. Җәя-уксыз, кылыч-сөңгесез ир-егет була димени?! Кирәктер, шуңа ясата торганнардыр. Аның өчен әһәмиятлесе – эш артты, димәк ки, килере күбәйде. Ялгызы гына өлгерә алмагач, күрек басарга, зур чүкеч белән тимер таптарга агасы Чурашны да чакырды. Инде икәүләп тә өлгерә алмый башладылар. Сизенде егет: Бөрҗән башкортлары яуга әзерләнәләр иде. Анысыннан да битәр, шул ук узган җәй булып үткән башка хәлләр сәерсендерде егетне.

Язгы ташудан соң елгалар ярларына кайтып, юллар төшә башлаган чак иде. Ирәндек буенда әллә каян гына Брагин дигән түрә пәйда булды. Үзе генә дә түгел, утызлап солдаты, төрле яраннары, пешекчеләренә хәтле бар, имеш. Берәүләр аны Оренбургтан килгән дип сөйләсә, икенчеләре Петербургтан ук икән дип бәхәсләштеләр. Халык теленә кергән төрле имеш-мимешләргә караганда, таулардан асылташлар җыеп, аларны эшкәртмәкче-шомартмакчы, кальгалар салу өчен таш чыгармакчы, чынаяк заводы өчен ак балчык эзләмәкче икән түрә.

Бу көннәрдә алачыкка килүче-китүчеләрнең телендә әнә шул Брагин гына булса да, Әмин моңа әһәмият итмәде. Килгән икән килгән. Беткәнмени Уралдан алтын-көмеш, тимер-бакыр мәгъдәннәре, кыйммәтле ташлар эзләп йөрүче әкәмәт җаннар?! Имеш-мимешләргә кул селтәп, эшендә булды егет.

Мәгәр алачыгына көн саен ишелеп-ишелеп килеп торган шомлы хәбәрләр агалы-энеле тимерчеләрнең дә колакларын торгызырга мәҗбүр итте. Имеш, Брагин түрә, ниткәндер мәкерле язулар күрсәтеп, халаекларның кайсын куркытып, кайберсен юмалап, тирә-яктагы Тимәш, Куян, Анык вә башка авылларның күп кенә җирләрен үзләштергән. Бөрҗән иләвендәге Байбул, Алкаш һәм Бикбулат старшиналар белән дуслашкан булып, аларга вак-төяк бүләкләр өләшеп, көтүлекләргә хәтле ия булып алган.

Әмингә ни, аның җире юк – хәбәрләрнең болары бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Тик үзләренең Ташавыл янындагы Ягалча тавына кемнәрдер килеп, борынгыдан калган таш базлары тирәсендә казынып йөрүләрен, анда кабат эш башларга җыенуларын үзе күргәч кенә, Брагин турындагы сүзләрне шигәеп тыңлый башлады. Хәбәрләр исә вакыйган шөбһәләнерлек иде:

– Брагин түрә, нәмәгәдер ачуланып, Елан-Этколның сакалын йолкып аткан!

– Теге явыз Буранголның дүрт атын талап алган!

– Килмешәк түрәнең солдатлары Атнаголның ике яшьлек үгезен суеп ашаганнар!

Шуңа охшаш хәвефле хәбәрләр алачыкка килеп кенә торды ул көннәрдә. Мәгәр болары түрә явызлыкларының чәчкәсе генә булган икән. Көннәрнең берендә Бөрҗән иләвенә генә түгел, бөтен Нугай юлына көне-сәгате белән таралган сүз халаекларны өнсез итте:

– Килмешәк Моратшаның күз алдында хатынын көчләгән. Солдатлары Моратшаны тотып торган, теге хәшәрәт исә үзенең әшәкелеген эшләгән!

Монысы инде ата-баба күрмәгән кыргыйлык, мөселманнарның ишеткәне дә булмаган ерткычлык иде. Бөрҗән иле гөж килде. Әминнең агасы Чураш кулыннан эш төште. Ул, ашыга-кабалана, каяндыр табып алган богау йозагын төзәтте, тиз генә авылга кайтып, хатынын келәткә бикләп куйды. Әминнең хатыны юк-югын. Әмма һич кенә дә башка сыймаслык хәбәр аны да гаҗиз итте. Егет еш кына эшен ташлап, уйланып утыра торган булып китте. Алай да хәл кул кушырып утыра торган түгел иде. Йозак мәсьәләсе бер Чураш башына гына килмәгән икән. Әлеге вакыйгадан соң алачык җылысына таракан җыелган казан тактасына охшап калды. Ике-өч тәүлек буена кеше өзелмәде моннан. Шушы гомергә тиклем өйләрен бикләүнең ни икәнен белмәгән башкортлар һәм татарлар, бер-бере белән ызгыша-ызгыша, йозак ясатырга тотындылар.

Әмингә килгәндә, ул әлеге төшкә дә кермәгән кыргыйлыкны түрәнең исереклеге галәмәтедер дип уйлады. Ләкин аңа бик тиздән Брагинның зилзилә кебек үк һич көтелмәгән афәт икәненә инанырга туры килде.

Йозак шаукымы тына башлаган көннәрнең берендә алачыкка Ходайбирде мулла килеп чыкты. Шушы җәйгә хәтле башкалар кебек үк мал асрап, кара эшне сөреп көн күргән озын буйлы, какча гәүдәле бу бәндә быел гына Таш- авыл мәчетенең имамы булуга ирешкән иде. Хәер, аңа чаклы да ул үзенең тәкъвалыгы, гаделлеге, инсафлылыгы һәм туры сүзлелеге белән изгеләр рәтендә йөри иде инде. Ходайбирде ялган сөйләмәс, гайбәткә бармас. Мулла алачыкка кереп сәлам бирде һәм ярылып-чәрдәкләнеп беткән ишек яңагына сөялде. Аңа хөрмәт йөзеннән Әмин чүкечен куйды. Чураш та, күрек басуыннан туктап, учакны сүрелтте. Ходайбирдедә дә әлеге дә баягы йозак хәсрәте икән. Шуңа бәйле рәвештә сүз Брагинга күчте:

– Бән ул шакшы бәндәне байтактан беләм, – дип башлады мулла бераз тыңкышрак тавыш белән. – Уралда беренче җәе түгел инде аның. Моңа хәтле дә Йөрүзән буенда шул ташлары белән җенләнеп йөрде. Бер җәй таш ваттым бән аңарда. Шунда күргәннәремне Ходай Тәгалә берәүгә дә язмасын. Яшь хатыннарга вә кызларга кул сузып, халаекларны кан елатты явыз. Бән белгән кадәре генә дә дистәдән артык кыз-хатынны мыскыл итте, хәшәрәт.

Пәһлеван гәүдәле Чураш, мулланың авызына керердәй булып, аның каршына килеп басты, Әмин дә алар янына тартылды. Ходайбирде исә, керфексез соры күзләрен учак янындагы күмер чуманына текәгән хәлдә, хикәятен дәвам итте:

– Ханкилде атлы берәүнең кәләше кызганыч булды бигрәк тә. Егетнең өйләнәсен ишеткәч, Брагин аңа кәләшен өч көнгә үзенең тирмәсенә китереп куярга боерган. Билгеле инде, Ханкилде ризалашмаган, ул гынамы, түрәгә камчы белән янаган. Шуннан бөтенләй майлагандай булды түрә, яхшатланып туйны укмаштырып йөрде, мәҗлеснең түрендә иде. Туйда ул, Ханкилденең мәңгелек дусты булырга ант эчеп, кияүне хәмер белән кыстады да кыстады. Тегесе исә, Брагинның үч алуыннан куркып, әллә инде аңа хөрмәт күрсәтәсе килеп, балны эчте дә эчте. Төн урталарында тәмам исереп егылды, бахыр.

Ходайбирде туктап калды, авызына җыелган суны лач иттереп җир идәнгә төкерде. Әмин белән Чураш икәү бердәм аңа тартылдылар:

– Соң, соң? Шуннан?

– Исерек кияүне келәткә кертеп салдылар. Мәҗлес таралды. Брагин исә кияүнең вә киленнең ата-аналарын, карендәшләрен солдатлары белән куркытып, кәләшне үз тирмәсенә алып киткән.

– Әйа, шул эш хакмы?! – дип, беравыздан кычкырып җибәрделәр агалы-энеле тимерчеләр. – Йә, йә, шуннан?

– Шуннан шул, кияү кабул итмәде кызны. Ата-аналары да аны өйләренә кайтарып кертмәгәннәр. Ике-өч көн буе саташып, чәчен-башын туздырып, тауларда, су буйларында йөргән, бичара. Дүртенче көнне үле гәүдәсен Йөрүзәннең иң тирән җиреннән табып алып кайттык.

Алачыкны авыр тынлык басты. Чураш, алпамша гәүдәсе белән алпан-тилпән килеп, өенә торып чапты. Әмин исә тышка чыкты, кизләү янына килеп чирәмгә утырды да тирән уйга талды. Әйе, ул әле тормышын хатын-кыз белән бәйләмәгән. Мәгәр ниндидер бер килмешәкнең төбәк назлыларын мыскыл итүе аның да намусын җәберли иде. Әле теге чакны, Моратша хатыны белән булган хәлне ишетүгә, егетнең күз алдына алтын чәчле Асылбикә килеп басты. Дөрес, ул аңа насыйп яр түгел. Ләкин Әмин аны бөтен күңеле белән сөя, аңа дөньяда башка кызлар бар сыман да түгел. Бөрҗән иләвенең гүзәле саналган Асылбикә үзе дә егетне якын итә сыман иде. Әмин аны беренче тапкыр, Байбулныкылар бөтен нәсел-ырулары белән җәйләүгә күчеп барганда, ат өстендә күргән иде. Асылбикә һич кенә дә башкорт кызларына охшамаган: алтын-сары чәч ике калын толым булып биленә хәтле төшкән, күзләре – җитен чәчәге. Гәүдәсенең һич кенә дә килмәгән җире юк, ат өстендә ул алиһәдәй утыра иде. Чишмә буеннан узып барганда, Асылбикә үзе күреп алды егетне. Күрде генә түгел, бер мизгелгә туктап калды, кояш балкыгандай елмайды һәм, атына кисәк селтәнеп, сикертеп чабып китте.

Асылбикә күздән югалып, байтак вакыт үткәч кенә, Әмин кыяфәтенә ат чырае биреп, очлаеп алга чыгып торган ияген тотып карады, аз гына чагырланып караучы коңгырт күзләрен исенә төшерде – кызарып куйды. Юк, мондыен асыл зат Әмин өчен яратылмаган! Һәм ул Асылбикә белән очрашуны берни вәгъдә итми торган матур төш итеп күңелендә саклап йөртте, үзе исә кыз турында уйламаска тырышты. Әмма Асылбикә һич уйламаганда янә алачык янына килеп чыкты. Атыннан төшми генә ишек төбенә туктады да, искиткеч бер мөлаемлык белән елмаеп, егетнең тимер кыйнаганын карап тора башлады. Әмин аңа карады, чүкечен сандал өстенә ташлады, гаепле кеше сыман елмайды һәм:

– Асылбикә! – дип пышылдады.

– Телсез. Телсез егет, – дип чыркылдап көлде кыз. Тавышыннан кизләү чылтыравы оялгандай булды.

– Асылбикә! – дип кычкырып җибәрде Әмин һәм аның каршына атылды. – Сиңа сүзем бар, Асылбикә!

Кыз, тезгенен кисәк кенә тартып, атын кинәт борды һәм тауга ыргылды. Аның «Сүзең булса, куып җи-и-ит!» дип кычкырганы һәм баягыча чишмә тавышы белән көлгәне генә ишетелеп калды.

Әмин кызның бу кыланышын шаяртуга да юрады, үзен кимсетү дип тә сыкранды – анык кына ничек аңларга да белмәде. Шуннан инде Асылбикәнең чыркылдап көлүе тимер чыңы арасында да ишетелгәндәй тоела башлады. Ул кызны юксынды, төннәр буе, кайчак көннәрен дә шул чибәр хакында уйланды. Тик уеның соңы һәрчак күңелсез була торган иде. Хак, Асылбикә – аның буе җитмәслек асыл зат!

Кыз башкача очрамаса, әнә шул аек фикере йөрәген авызлыклаган да булыр иде, бәлки. Асылбикә, үч иткәндәй, Ягалча тавы буена тагын һәм тагын килеп чыкты. Әмма һич кенә дә тоткарланмады. Егетне ымсындырып, бер-ике шаян сүз әйтә дә, канатланып очып киткәндәй, янә юкка чыга.

Ул инде кызны күңеленнән бөтенләйгә чыгарып ташларга җиткән көннәрнең берендә Асылбикә алачык янында тагын күренде, шулай ук атыннан төшми генә эчкә кычкырды:

– Әй егет, алтын балдак ясый беләсеңме?

Әмин аның каршына атылды:

– Беләм, Асылбикә!

– Беләзек тә коясыңмы?

– Коям. Синең өчен беләзеген дә, чулпысын да, йөзеген дә тау итеп өеп куярга әзер, Асылбикә!

– Яратасың, алайса?!

– Яратам, Асылбикә!

Кыз гадәтенчә, атын бер урында борып, атылган уктай чабып китте. Аның көмеш чыңы белән көлгәне һәм «Яратсаң, яучы җибә-ә-рр!» дип кычкырганы гына Ягалча тавы буенда кайтаваз булып яңгырап торды.

Әмин, ярлы булса да, горур егет, шулай ук тимерне кызуында сугарга күнеккән. Озын-озак сузмый, Ходайбирде мулланы үгетләп, Исәнбай авылына, Байбул старшина өенә юллады.

Күңеле, җәрәхәтләнгән кош сыман, юкка гына сыкранмаган икән егетнең. Ходайбирде «Авызын ачса, үпкәсе күренгән йолкышка бирердәй кыз юк миндә» дигән җавап алып кайтты. Могҗиза булмый калды.

Егет, бар сабырлыгын җыеп, олы газаплар белән кызның исемен йөрәгеннән чыгарып атты. Тик аның җисеме күз алдына килеп, аны үрти, ымсындыра, газаплый иде. Алай да соңгы вакытта Әмин үзен мәхәббәт сагышыннан арына барган сыман хис итә. Мәгәр Моратша хатыны турындагы хәбәр бәгырен айкап алгандай булды. Брагин Моратша хатынын түгел, нәкъ менә Асылбикәгә кулын суза сыман тоелды аңа. Йөрәге белән елап, кизләү ярында озак утырды Әмин. Байбул старшина белән Брагинның дуслыгы, бергәләп бал чөмерүләре исенә төшкәч кенә җиңел сулап куйды, алачыгына ашыкты.

Ходайбирде мулланың Йөрүзән буендагы хәлләрне беренче һәм соңгы сөйләве булмаган, күрәсең. Хәер, Брагинның монда, Ирәндек буена килгәч кылганнары гына да уйлый белгәннәргә уйланырлык иде. Бөрҗән халкы тәмам куркуга төште – яшь хатыннар һәм кызлар келәтләргә бикләнде.

Тик болай хатын-кызны биктә тотып яшәү яисә, аңа тагылып, гел саклап йөрү тузга язмаган хәл бит инде. Ир-ат халкы, аулакта очрашып, киңәш-уңаш итәргә тотынды. Яшерен сүз өчен иң кулай урын, әлбәттә, Әмин алачыгы иде. Башта Брагин түрәдән иң зур җәбер күргәннәрдән сакалы урынында кара кутыр йөрткән Елан-Эткол, хатыны мыскылланудан кара шәүләгә калган Моратша һәм Атногол килде, алар янына башка ир-атлар җыела торган булды. Олы хафага тарыган халык Ходайбирде мулланы үзе чакырып алды. Билгеле ки, киңәшнең асылы бер генә: нишләргә, ничек котылырга бу Ходай орган бәндәдән?

Бәрхеттәй йомшак, куе кара сакалыннан колак какканына ахыр чик хурланган Елан-Этколның сүзе бер булды:

– Җир йөзеннән юк итәргә кирәк ул бәдбәхетне!

Көчләнгән хатыны өчен Елан-Этколдан да болайрак үртәлгән Моратша урыныннан ук сикереп торды:

– Үзем дөмектерәм мин ул кабахәтне!

Башкалары дәшмәде, мәгәр Елан-Эткол белән Моратшаның гаярьлеген хуплаулары чырайларына чыккан иде. Бу хәлне төшенеп алган Ходайбирде мулла аларны сүрелтергә ашыкты:

– Алай ук кайнарлану ярамас, ирләр. Үзе дөмегеп кенә калса, чукынып бетсен иде дә бит. Җәфасы бөтен Бөрҗән халкына төшәчәк. Драгуннар китереп кырачаклар халаекларны, кол итеп алачаклар.

– Ие шул, кан кою ярап бетмәс, – дип куйды аз сүзле Чураш.

– Ә нишләргә? Явызның хатыннарыбызны, кызларыбызны көчләп бетерүен көтәргәме?! – дип кызды Моратша.

– Без болай итеп караек. – Ходайбирде мулла салмак сүзе белән барын үзенә каратты. – Котлымөхәммәт морзага шикаять язып, тамгалар җыяек, Оренбурга чапкыннар җибәрәек.

Мулланың сүзе иң зур гаделлек булып тоелды җыендагыларга. Шул көнне үк шикаять язылды, тамгалар җыелды. Иртәгәсен таңда исә шайтан каласына чапкыннар чыгып китте.

Әйа, бу җиһанда кайчан әле карга күзен карга чукыганы бар?! Атналар буе көтсәләр дә, морзадан җавап килмәде, иләү халкына ярдәм-мазар күренмәде. Үз корсагы, үз мәнфәгате хакына иманын саткан Тәфтиләүдән игелек иңәр димсең?!

Ир-егетләрнең җыелып киңәшүләрен дәшми-тынмый гына тыңлап йөргән, аннан инде жалу вакыйгасының ни белән бетәсен сүзсез генә көткән Әмин әнә шулайрак фикер йөртте. Ялгышмаган икән, аннан соң булып узган хәлләр аның хаклы икәнен расладылар.

Иләү халкы тәшвишләнеп һәм шомланып Тәфтиләү морзадан җавап көткән көннәрнең берендә Әмин алачыгы янына өсләре елкылдап торган атларда биш җайдак килеп туктады. Тимерченең чираттагы кылычын киндер маенда чыныктырып маташкан чагы иде. Шөбһәләнеп, ишек ярыгыннан тавышлар килгән якка бакты. Килүчеләрнең берсе – тимеркүк айгырга атланганы – ияреннән җәһәт кенә сикереп төште, тезгенен янәшәсендәге солдатка ыргытты да болайга таба атлады. Өстенә көзге үлән төсендәге япанча кигән мәһабәт гәүдәле кеше иде бу. Кичә генә төзәтелгән чем-кара мыек, ыспай гына сакал һәм аксыл кашлары астындагы күкташ сыман зур күзләре аны ничектер олпат һәм мөлаем итеп күрсәтәләр. Шул ук вакытта ниндидер әрсезлек һәм тәкәбберлек бар иде аның чыраенда. Әмин аны башкалар сөйләве буенча чамалады – әлеге бәндә, һичшиксез, Брагин түрә иде. «Сизенгән, кабахәт, – дигән уй үтте егетнең башыннан һәм күңелен хәвеф басты, – халаекларның монда җыелып киңәш-табыш итүләрен белгән. Димәк, мәрхәмәт көтәсе юк».

Ул шулай борчылып, ни кылырга белми торган арада, гөрселдәп ишек ачылды, Брагин, бер-ике атлауда, сандал янына ук килеп басты, кулын сузды. Әмин, аны-моны уйлап тормастан, яңа гына киндер маеннан алынган кылычын түрәгә сузды. Тегесе аны алды, кулларында әйләндереп-әйләндереп карады да кылычны ишек катына, артыннан ук өерелеп кереп килгән солдатлар аягы астына ташлады.

– Так-с, кылыч коябыз, корал чүкибез, ә, чибәр егет?! – диде ул, тыныч кына тимерчегә карап. Аннан солдатларга борылып кычкырып җибәрде: – За-абра-ать!

Драгуннар алачык хуҗасына ташландылар. Әмин карышмады – үзен алырга килгәннәрен белә иде ул. Хәер, Асылбикәдән язганнан бирле, үзе белән ни генә булса да, барыбер иде аңа.

Аны, ат сыртына салып, Сапсал ям станына таба алып киттеләр. Брагин түрәнең тирмәләре һәм солдатларның аннан-моннан корыштырган казармаларының шунда икәнен белә иде Әмин. Егетне, чыннан да, Брагин торлагына алып килделәр һәм, аны-моны сорашмый гына, караңгы дымлы базга ябып куйдылар.

Асылбикәнең үзенә яр булмаячагын белгәннән бирле, дөньяда яшәсәм ни, яшәмәсәм ни диебрәк йөргән егет, дөм караңгы баз почмагына чүмәшеп, соңгы айларда беренче тапкыр чын-чынлап үз язмышы турында уйлана башлады. Бетте, аны, болачыларга теләктәш дип, калудник итеп озатачаклар. Биш елгамы, ун елгамы, әллә гомерлеккәме? Күпмегә генә булмасын, ул инде үзе туып үскән Ирәйдек буйларына әйләнеп кайта алмас, сөякләре Петербург сазлыкларында югалып калыр. Моннан әүвәл каторга озатылганнар турында картлар шулай дип сөйлиләр ич. Эх, бер егетлек кенә дә эшли алмады, ичмасам! Ни дип инде, кулында кылыч була торып, шул шакшының башын чабып өзмәскә иде аңа?! Аннан, үзе дарга асылса да, иләү халкы котылыр, Асылбикәләр иркенләп яшәр иде дөньяда. Булмады шул, булмады, курыкты. Юк-юк, һич кенә дә өрекмәде Әмин, бәлки әле, Брагин барын да белмидер, болай юлы төшеп кенә килеп чыккандыр, дип уйлады ул. Юк шул, үләсе килми икән әле Әминнең!

Салкын базда әлеге уе тәмам ачыкланып, бөтен чынлыгы белән каршына басты. Әйе, үләсе килми аның. Бу дөньяда кыз югалту – бер нәрсә, ә менә башны югалту бөтенләй башка нәрсә икән. Ни аяныч, хәзер инде котылу өчен бер әмәл-чара да юк, Хак язганны күрергә кала. Йөрәге әрнеп-сыкранып, төнозын юеш балчык диварларга бәргәләнде егет. Мәгәр үзен үзе өзгәләүдән башкасын булдыра алмады.

Иртәгесен аны баздан чакырып чыгардылар. Караңгыда ятып сизмәгән дә: көн инде тәмам кызып җиткән, шәүләләр шактый кыскарган икән. Каравыл солдатлар аны туп-туры түрәнең тирмәсенә алып киттеләр.

Брагин ак күлмәк-ыштаннан гына тәбәнәк ятагында ниндидер хуш исле тәмәке пыскытып ята иде. Кереп килүчеләрне күргәч тә, урыныннан кузгалмады, башын яктыга борып, саф татарча сорап куйды:

– Димәк, корал коям димсең?

– Мин – тимерче, галиҗәнап.

– Татар-башкортларга тимер эше белән шөгыльләнергә ярамаганын беләсеңдер бит?!

Белмиме соң, анысын гына белә Әмин – атасы мәрхүм гел әйтә килде: «Бу бик хәтәр эш, улым, диде, урыс патшасы чүкеч тотарга кушмый безгә». Алай да егет башын диванага салырга булды:

– Минем бабам да, атам да тимер чүкеп көн күргәннәр, галиҗәнап. Бу эштән тыючы булмаган безне…

– Так-с, аңлашыла. Караңгы бер авылда рәхәтләнеп корал коеп яттыгыз, алайса?! Моның өчен, егеткәем, мәңгелек каторга сиңа. Ха-ха-ха! Йә, ни дисең?

– Ни диим. Аллаһы Тәгалә шулай язган икән…

– Болван! Алла түгел, патша хәзрәтләре шулай язганнар аны. Әй, солдатлар, кулына богау салыгыз!

Драгуннар, тыз-быз чабышып, тимер чылбыр һәм богау йозагы табып китерделәр. Әминнең кулларын тышаулап куйдылар.

– Инде ни дисең?

Нәрсә генә әйтсен соң ул? Бу мизгелдә Әмин үзе турында түгел, башкалар кайгысын кайгыртып тора иде. Җыен хакында белми бугай бу хәшәрәт. Әйе, белми. Димәк, егетләр исән-сау калачаклар. Бәлки әле, аның өчен дә үч алырлар алар?!

Брагин ятагыннан торды, аягы очындагы сандык өстеннән чалбарын алды, аны киде дә тирмә буйлап йөрергә тотынды. Аннан кырыс кына солдатларга кычкырды:

– Кулларын чишегез!

Драгуннар, богау йозагын ачып, егетнең кулларын чиштеләр.

– Чыгыгыз! – дип боерды түрә, чылбыр чылтыратып маташкан гаскәриләргә. – Тимерчегә ашарга бирегез!

Солдатлар күз ачып йомган арада юк булдылар. Ул да түгел, берсе өстәл сыман нәрсәгә салкын ит белән ипи кыерчыгы кертеп куйды, калай кружка белән су китерде дә үзе янә күздән гаиб булды.

– Утыр, аша! – диде Брагин дустанә тавыш белән. Үзе исә, артсыз урындыкларның берсен алып, «өстәл» янына утырды.

Әминнең ачыгуы җиткән иде – табын янына узды, баскан килеш кенә капкаларга тотынды.

– Ә син утыр, тартынма! – диде Брагин аңа, икенче урындыкка күрсәтеп. Егет шунда чүккәч, янә тәмәке кабызды, сүзен дәвам итте: – Менә шулай, егеткәем, алачыкта корал ясап ятучыларны гомерлек колодник язмышы көтә. Мин исә ул җәһәннәмнән коткарырга булдым сине. Тик иртәгәдән кәйләләр, зур чүкечләр, ломнар ясый башлыйсың! Аңлашыламы?!

Бу хәтлесен бөтенләй көтмәгән иде Әмин. Ашавыннан туктап, авызын ачып калды. Әлеге мизгелдә аңа дөньяда Брагиннан да яхшырак кеше юктыр сыман тоелды. Ул аның Моратша хатынын көчләвен дә, башка явызлыкларын да гафу итәргә, хәтта аягына егылырга әзер иде.

– Ясыйм, галиҗәнап! – дип кычкырып җибәрде егет, шатлыгыннан елмаеп.

Аның үзен генә кайтарып җибәрделәр. Мәгәр артыннан ук коралсыз-нисез драгун килеп җитте. Үрнәк өчен кәйлә, чүкеч һәм лом китергән икән. Аларның кирәге булмаса да, кайтарып сүз әйтмәде Әмин. Аларны алып калды да шул көннән башлап Брагин өчен кирәкле эш кораллары ясарга тотынды.

Әминнең кулга алынуын ишеткәч, котлары очкан ирләр, зилзилә булмый калуын абайлап, кабат алачыкка җыела башладылар. Алар инде Тәфтиләү морзадан бернинди дә ярдәм тимәячәгенә инанганнар, шуңа да Брагиннан ничегрәк котылу хакындагы сүз яңа куәт белән кабынып китте. Тик берсе дә бу җәһәттән төпле генә фикер әйтә алмады.

Тәфтиләүдән өмет өзсәләр дә, чарасыз калган бәндәләр һаман да Оренбургтан бер-бер яхшы хәбәр көтәләр иде әле. Шул рәвешле, зарыгып көтү, шик-шөбһә, якыннары өчен курку һәм үч алу теләге белән айлар үтте, көз җитте. Экспедиция, үзенең быелгы эшен тәмамлап, Оренбургка кайтып китте – халаеклар җилкәсеннән тау төште, барысы да җиңел сулап куйды. Иләү авылларында гадәттәге имин-тыныч, мәшәкатьле һәм ярым ач тормыш дәвам итте.

Юкка сөенешкәннәр, ашыгыбрак шатланышканнар икән – яз җитүгә, Бөрҗән иленә янә афәт килде – Брагин үзенең солдатлары һәм яраннары белән кабат әйләнеп кайтты. Дөрес, бөтен җир өстеннән, елга-күлләрдән һәм ачык зәңгәр күк йөзеннән сафлык бөркелеп торган бу язгы мәлдә явызлык вә әшәкелек дигән нәрсәләр бәндәләрнең башына да килми иде. Брагин түрәнең дә быел- гы килүен яхшыга юрадылар, инде, шаять, акылына килгәндер дип өметләнделәр. Чыннан да, хәзер аның гамәл-шөгыльләрендә начарлык юк кебек. Җирләр кибеп, аяк астына сукмак төшүгә, түрә Ягалча тавыннан таш чыгартырга тотынды. Шул тарафтагы олы-олы базлардан таш ваткан авазлар тәмам көчәеп җиткән көннәрнең берендә Брагин, ике солдат ияртеп, Әмин янына килеп чыкты.

– Тырышлыгыңны мактыйм, егеткәй, – диде ул, алачыкка керә-керешкә. – Коралларны күп ясыйсың. Ләкин ни бит, кәйләләрнең чыныгуы начар, дип зарланалар таш ватучылар.

– Начар?! Минем кәйләләремме начар?! – Әмин җилтерәп алачыгының почмагына килде һәм агасы Чураш саплап куйган кәйләләрнең берсен өемнән тартып алды.

Брагин агарынып китте һәм солдатлары артына сыенды. Мәгәр тимерчедә түрә кайгысы юк иде бу мизгелдә. Аның намусына төкерделәр, һәм ул акланырга тиеш. Егет ишекне тибеп ачты да тышка ыргылды, атлый-йөгерә бер тарафка китеп барды. Ун-унбиш адым да узмагандыр, сандык кадәр таш янына туктады һәм артына борылып кычкырды:

– Карап тор, түрә!

Ул, иләмсез кизәнеп, чуерланып торган ташка кәйләсе белән китереп орды – таш дүрт кисәккә аерылып китте. Тик анысын карап тормады Әмин, кәйләсен кочаклап диярлек, Брагин каршына йөгерде:

– Менә, күрең!

Брагин кәйләне кулына алды, аны әйләндерә-әйләндерә, йөзен карады. Кәйләдә әз генә дә яньчелгән урын юк иде. Түрә коралны җиргә ташлады, тимерченең янына ук килеп, аның җилкәсенә сугып алды.

– Егет икәнсең!

Әминнең йөрәге тантана итте ул көнне. Тик юкка горурланган икән. Кичкә таба аңа кәйләләргә тел тидергән Таһир картның кыйнап ташлануын хәбәр иттеләр. Аһ, белгән булсамы? Белгән булса, камчы астына үзе ятар иде Әмин.

Шул көннән соң Брагинга багланган өмет сабын куыгы сыман шартлады. Аның яманлыклары турындагы хәбәрләр кабат калкып чыкты. Өстәвенә ул үзенең әшәкелеген өр-яңа гамәле белән раслады. Солдатлар кичен тотып, түрә тирмәсенә китергән ундүрт яшьлек ятим кыз Халидә иртәгәсен аты болай да бөтен төбәккә таралган Моратша абзарында күгәреп беткән иске чалгы белән суелып үлде.

Бөрҗән иле бу хәлгә аһ! итте. Мәгәр бу хакта бер-бер киңәшкә килергә өлгермәделәр, урыс атнасының икенче көнендә солдатлар тирә-як авыллардагы бар халыкны Сапсал ям станыннан ерак булмаган Талкыш күленә куып йөри башладылар. Агач чиләкләр күтәргән бәндәләр белән юллар тулды. Тик әле берәү дә берни аңламый, ям станында янгын чыккандыр дип фараз гына итә иде.

Ташавыл кешеләре дә «янгын сүндерергә» кузгалдылар. Кулларына чиләкләр тоткан зур гына төркем, үрдән төшеп, Сапсал юлына борылды. Алачыгы янында басып торган Әмингә аларның сөйләшүләре килеп иреште:

– Кичә, якшәмбе көн, сәрхуш хәлендә күлдә балык аулап, кәеф-сафа корып йөргәндә, Брагин түрә алтын балдагын суга төшереп җибәргән, ди. – Тавышына караганда, монысын Торна Хәсән әйтте бугай.

– Ул балдакны аңа Әби патша үз кулы белән биргән, йөзеккә шәрәфәтле мәликәнең илаһи исеме язылган булган икән. – Болай ук күп белеп, төбенә төтен салып сөйләүче, әлбәттә, лыпырый Мәчтүрә.

– Шуңа да бик кайгыра, имеш, Брагин. Халаекларга күлнең суын сосып алырга боерган, – диде Саескан Җәгъфәр тавышы.

Соңгы сүздән Әминнең чирәмгә тәгәрәп көләсе килеп китте. Мәгәр көлмәде, ярым чын, ярым әкият сүзнең мәгънәсен аңларга тырышып, бераз басып торды да, кулын селтәп, алачыгына кереп китте. Авыл халкы ни. Сөяксез тел ни сөйләмәс. Сүзләре дөрес булса да, гаҗәбе юк. Көнозын, аннан соң төн буе эчеп чыккан түрә ни боермас?! Айныгач, акылына килеп, барын куып кайтарыр әле.

Юк, кайтмады халык. Әминнең узган-барганнан ишетүенә караганда, күлнең бөтен яры тулы бәндәләр шуннан ерак булмаган ерганакка су ташып чиләнәләр икән. Гомер бакый кешеләрнең өннәрендә түгел, төшләрендә дә күрмәгән бу әкәмәт мәшәкатьтән читтә калса да бер Әмин генә калгандыр. Тимерченең эшен өзәсе килмәде бугай түрәнең.

Ходайбирде мулла бар икән тагын. Кичке буйда, көн сүрелгәч, мулла үзе алачыкка килеп чыкты. Ниндидер куркынган, гаҗизләнгән сымак иде ул. Алачыкка керүгә, артыннан ишекнең келәсен элеп үк куйды, шыпыртлап кына сорады:

– Үзең генәме, Әмин?

– Кем белән булыйм соң инде? Чурашны иләк белән су ташырга алып киттеләр.

Мулла әлеге җаваптан соң да тынычланмады. Ишеккә барып, ярыктан тышка күз салды, аннан, як-ягына карана-карана, тимерче янына килде һәм куеныннан кәгазь төргәге чыгарды.

– Менә, – диде ул үзенә сәерсенеп карап торган егеткә, – тәзкирнамә. Абдулла Мәзгытдин, ягъни мәсәлән, мулла Батырша язган.

Әллә аңлап җиткермәде, әллә төшенергә теләмәде, Әмин һаман да шул битараф кыяфәттә басып тора иде. Ниһаять, болай, сүз өчен генә дигәндәй әйтеп куйды:

– Соң, ни язган?

– Яуга чакыра хәзрәт!

Әмин, кисәк кузгалып, ике кулы белән кәгазь төргәгенә ябышты, аны алып җәеп җибәрде, әмма укымады, кире төреп куйды һәм Ходайбирдегә сузды:

– Мә, яшер. Халаеклар Талкыш күле буенда җил куып йөрүдән бушагач, ирләр белән бергәләп укырбыз.

Тагын ике көннән дуамал түрә, акылына килеп, бәндәләрне күл буеннан куып таратты. Кичке буйда исә алачык янына бер төркем ир-ат җыелды. Егет-җилкенчәкләрдән икәвен Ягалча тавына мендереп җибәрделәр, кеше-кара күренсә, өстән таш тәгәрәтергә куштылар. Монда калганнар алачык буендагы чирәмгә түгәрәкләнеп утыруга, Ходайбирде җиләне җиңеннән Батырша хатын чыгарды һәм, керешсез-нисез, бераз көйләп укырга тотынды: «Бән, Абдулла Мәзгытдин, бар вә бер Алланың һәм пәйгамбәребезнең мәрхәмәтенә өмет итеп…»

Алачык янын кабер тынлыгы басты, кылган сабакларындагы камкаларның кыштырдаулары ишетелгәндәй булды хәтта. Ходайбирде хатның соңгы юлын укыгач та, тынлыкны бозарга җөрьәт итүче табылмады. Шулай байтак утыргач кына, Моратша:

– Әйа, гайрәтле ирләр бетмәгән икән әле дөньяда, – дип куйды.

Берничә тавыш аның сүзен җөпләргә ашыкты:

– Афәрин, мелла Баһадиршаһ!

Ниһаять, Елан-Эткол яшь сакал баскан очлы ияген өскә күтәрде:

– Бары да аңлашыла, ирләр, – дип башлады ул, гадәтенчә гайрәтләнеп. – Әйдәгез, гәп куертып тормаек. Күп сүз – юк сүз. Иртәгәдән һәркем булган кадәр коралын барлап, булмаганы ясатып алсын. Хәзрәтнең сүзе хак – башкача чыдап булмый, ирләр. Ут-үлән күтәрелеп, атлар көрәюгә кузгалырбыз. Тик артыгын лыгырдамаска, узаманнан хәбәр килми торып, кылыч-ук белән уйнамаска кирәк.

– Амин! – дип, аның сүзен куәтләп куйды Ходайбирде.

Тәзкирнамәне һәм дә Елан-Эткол сүзләрен туплап, бер дога кылдылар да өйләренә таралдылар.

Иртәгесен исә Әмин, алачыгына килеп, учагын кыздырып җибәрергә өлгермәде, тышта ат тоягы тавышлары ишетелде. Ул да түгел, ишек ачылып китте, һәм бусагада Байбул старшинаның кызгылт сакал-мыек баскан борчулы чырае күренде. Егет тетрәнеп куйды, ләкин аны-моны сиздермәде. Ә башыннан яшен тизлегендә «Чистый эт икән, кичен җыелганны белеп тә алган» дигән уй үтте. Йортавайның тавышында исә усаллык та, мыскыл да сизелми иде:

– Саумы, кияү, – диде ул, йөзен мөлаемлык белән тутырып һәм Әмингә ике кулын сузды.

Исәнләшүен исәнләште Әмин, мәгәр кунакның сүзенә игътибар биреп җиткермәде. Аның барлыгын Байбул старшина чыраендагы таныш чалымнар җәлеп иткән иде. Менә кемгә охшаган икән Асылбикә. Шул ук кызыл бакыр сыман чәч вә сакал-мыек, шундый ук зәңгәр күзләр. Ә чыраенда ниндидер нур һәм мөлаемлык. Байбулның «кияү» дип эндәшүе аның миенә бераздан соң гына барып иреште, һәм ул иләү агасының күк чәчәктәй күзләренә текәлде. Нәрсә, шаяртамы?! Мәгәр старшинаның сүзләре самими иде:

– Теге чактагы җавабым өчен кичер, кияү. Хата миндә. Әлеге дә баягы комсызлык боза адәм баласын, һаман да бай кияүләрдән яучы көткән булдым…

Әмин янә берни аңламады, тәмам гаҗизләнеп, ни дияргә дә белмәде. Хәлен сиздермәскә тырышып, күмер чуманына барып ябышты, аны учак буенарак сөйрәде.

– Ташла әле сән эшеңне, кияү! – Байбулның сүзләрендә ялвару чалынып китте. – Күмер вә тимер кайгысымыни бүген дөньяда?!

– Соң, нәрсә бар ул кадәре, Байбул агай? – Әмин, кулына кисәү агачы алып, учак күмерен бутап җибәрде.

– Ташла, кияү! Әйдә, әзерлән, берсекөнгә – туй!

Егет аңа, бу әллә, чыннан да, ычкына башлаганмы дигәндәй, сынаулы карап торды да көлеп җибәрде:

– Нинди туй, Байбул агай? Бәне үләндерергә җыенсаң, хәзер, язгы буйда, бетем дә юк бәнем. Хода кушып, Җәен Чураш агамның маллары ишәйсә, көзгә туй сыман нәрсә ясап та булыр иде әллә. Хәзергә исә, бигайбә, Байбул агай, ашарыбызга да такы-токы.

– Бән сәннән туй ясарлыгың бармы дип сорамыйм, кияү, – дип кызды старшина. – Бар мәшәкать-чыгымны үзем күтәрәм. Анлык кына рәтем бар анысы. Озын сүзнең кыскасы, берсекөнгә никах. Югыйсә Асылбикәгә кулын суза башлады теге битсез.

– Брагин сәнең дустың бугай бит, Байбул агай?

– Андый дуслардан Ходай сакласын, кияү. Кем белгән аның ашаган табагына тәрәт иткәнен. Мунчага су ташып йөргән кызны чишмә буендагы карамага китереп кыскан, хәшәрәт. Тиз арада никах укытып, саклап калырга кирәк Асылбикәне.

– Соң бит бәнем үз өем дә юк, Байбул агай. Чураш агам берлә киңәшми торып…

Старшина чынлап торып кызып китте, түбәтәен салып, сандал өстенә ташлады:

– Сән нәрсә, «соң» да «соң»? Үзенең нә сүләгәнен колагы ишетмиме әллә Байбулның? Үземдә яшәрсез! Башка чыгабыз дисез икән, атна эчендә йорт салып бирәм!

– Йортка кергәнче утка кер, дигәннәр борынгылар. Өй өлгергәч, никахны яңа нигездә уздырырбыз, Байбул агай.

Йортавай ярсый ук башлады, тынычсызланып, баскан урынында таптанырга тотынды, тавышын шактый күтәреп әйтеп салды:

– Аңламасаң да аңламассың икән, кияү! Сүз Асылбикә намусы хакында бара. Брагин түрәнең кул уйнатуы бүген генә түгел ләбаса. Бел: сайланып-сырланып тору юк. Йә берсекөнгә никах, йә мәсхәрәләнгән Асылбикә!

Байбулның тәкъдименә күнүдән башка чарасы калмады Әминнең. Алай да хәле хәл иде егетнең. Адәмчә итеп туй ясарга ни малы, ни акчасы юк. Шуңа да никахка әзерлек өс-баш яңартудан узмады. Күлмәк-ыштанны үзе юнәтсә, җилән, күн итек ишеләрен агасы Чураштан алып торды. Ләкин никахны тынычлап уздыру язмаган икән аларга. Икенче көнне икенде намазыннан соң, атын кара тиргә батырып, Байбул старшина янә алачыкка килеп җитте.

– Ишетеп тә өлгергән теге сасык, – дип кычкырды ул Әмингә, атыннан төшә-төшә. – Ходай орган да бәндә икән: Асылбикәне тирмәсенә китерергә кушып, ике солдат җибәргән.

Егет катып калды. Бармаклары кысылудан чүкеченең сабы чытырдады хәтта. Ходайбирдедән теге Йөрүзән буендагы хәлне ишеткән булса да, андыен ук кыргыйлыкның чынлыгына ышанып җитмәгән иде. Баксаң, шул ыстырам хәл үз башына язылган икән. Ул, нишләргә белми, старшинага таба атылды:

– Нишлибез соң, Байбул агай?

– Бән Асылбикәне келәткә бикләп куйдым.

– Кораллы солдатлар йозакны ватмаслармы димсең?

– Бүген-иртәгә генә ватмаслар. Кызны дүшәмбе көн үзем китерәм диеп әйтергә куштым бән солдатларга. Ә сән бүген кичкә үк ирләрне җый! Түрәләрдән Бикбулат вә Алкаш ыстаршиналарны, Исмай сотникны, башкаларны үзем дәшәрмен.

Чирек сәгать тә узмагандыр, авылдан авылга, җәйләүдән җәйләүгә чапкыннар чапты. Яшерен оран авазы бөтен Бөрҗән иләвенә таралды. Кичке ахшам вакытына Әмин алачыгы янына ике йөзләп ир-егет җыелган иде инде. Күбесенең җилән-чапаннары астында кораллар.

Шушы көч-куәттән тагын да гайрәтләнеп киткән Елан-Эткол алачык түбәсенә үк менеп басты һәм, һич куркып-өркеп тормастан, кычкырып сөйли башлады:

– Ирләр! Ишеткәнсездер, теге кабахәт иләүнең гүзәле Асылбикәне рисвай итмәкче. Ие, Брагинның әшәкелеге хәттин ашты. Шул хәлгә дә түзеп торабызмы, ирләр?! Юк, булмый. Шакшыга – үлем!

Аның кыюлыгы башкаларга да күчте – барысы бер тавышка үкереп җибәрде:

– Үлем! Үлем!! Үлем!!!

Куәтле үч авазы әллә кая тау араларына таралды, аннан, кайтаваз булып, кизләү буена әйләнеп кайтты. Үзләренең оран тавышын тыңлагандай, беравык сүзсез тордылар. Шулчак Моратша сикереп диярлек аягына торып басты:

– Фатиха бирсәгез, бән ул дуңгызны бүген үк… – дип кайнарланды һәм җиләне астыннан хәнҗәр тартып алды. – Әйтегез генә.

– Ашыкма, әүвәл бән аның сакалын йолкырга тиеш, – дип каршы төште Елан-Эткол. – Һәр төген берәмтекләп чүпләп бетерәм дә аннан сасык җанын сөңгегә күтәрәм.

Җыендагылар тәмам кызды, әле бер, әле икенче тарафтан нәфрәт авазлары ишетелеп кенә торды:

– Үзем суям бәдбәхетне!

– Тереләй тиресен туныйм!

Салмак чайкалып, Байбул старшина торып басты. Шулай ук тыныч кына әйтте:

– Бүген монда иң нык җәберләнүче кеше – минем кияү Әмингә тапшыраек без бу әманәтне.

Эшләр болай ук тирәнгә киткәч, моңа кадәр аны-моны дәшми бер читтә утырган Бикбулат белән Алкаш старшиналар үзара чышын-пышын нидер сөйләшеп алдылар. Бикбулат, мәртәбәле булырга тырышып кына, мәҗлес уртасынарак узды, көмеш төсенә кергән сакал-мыегын сыпыргалап алды да вәкарь белән сүз башлады:

– Туктагыз әле, җәмәгать, кызмагыз! Барын уйлап, үлчәп эш итәргә кирәк монда. Укны анысы кем дә атар, ягъни мәсәлән. Аннан соңгысын кем җыеп алыр, йә?! Төягебезгә чирү килер: йорт-җирләребез туздырылыр, үзебезне дарга асарлар, хатыннарыбызны, бала-чагаларыбызны кол итеп, урыс алпавытларына сатарлар. Йә, шул да булдымы егетлек?!

Елан-Эткол, аңа очып кунардай булып, каршысына килеп басты:

– Сән халаекларны куркытма, Бикбулат! Без соң яу күрмәгәнме?! Һәркайсыбызда корал, атлар да җитәрлек.

– Патшаның чирүе кара болыттай, – дип карулашты Бикбулат. – Ил-җиребезне саранча урынына басып алырлар.

– Анысыннан да шүрләгән юк, – дип, Елан-Этколга ярдәмгә чыкты Байбул. – Кыр казахлары белән былтырдан бирле юкка гына мәслихәтләшәбезмени?

– Ие шул, кысрыкка килә башласа, далага – әллүр! – дип, узаманнарының сүзен җөпләде җыендагылар.

– Бала-чага булмагыз, туган төяк… – дип, Бикбулат нидер сөйли башлаган иде дә, аның авызын тиз томаладылар. Тегесе, кулын селтәп, урынына ук китеп барды. Мәгәр элек утырган җиренә туктамады, кизләү буендагы атлар өеренә таба атлады. Алкаш старшина, Исмай сотник һәм тагын байтак кеше аның артыннан кузгалдылар. Бераздан инде җайдаклар төркеме төн караңгылыгына кереп эреде.

– Китсеннәр. Куркакларның кирәге юк безгә, – дип калды алар артыннан Елан-Эткол һәм, монда калганнарга аны-моны уйларга ирек бирми, сүзен дәвам итте: – Димәк ки, менә болай, ирләр. Иртәгә – якшәмбе. Брагин түрә, гадәте буенча, Талкыш күле буена сәйранга төшәчәк. Монысы – рас, бән белештем инде. Иртүк күлне камап алабыз да…

Ниятен ул шактый озак аңлатты. Сөйли торгач, Елан- Эткол тәмам комарланды. Бу хакта күптән уйлап йөргән, күрәсең, әйткәннәре төпле, ышанычлы иде. Ахры, шуңа каршы килүче булмады, күпчелек аның сүзен бердәм хуплады. Тик бер Чураш кына тәртәгә тибәргә җөрьәт итте:

– Кузгалуын кузгалабыз да, җәмәгать. Батырша хәзрәт ут-үлән күтәрелгәч, дигән бит. Ялгызыбыз кубып, авыр хәлдә калмабызмы?

Елан-Эткол аны тиз кисте:

– Юк, сабыр итәрлегебез калмады. Хәер, бу этне дөмектерик әле, аннан күз күрер.

Җыен төн урталарында гына таралды. Мәгәр түшәккә ятучы булмады бу төндә, һәркайсы сөңге-кылычны, ук-җәясен барлый-карый иде. Итәгенә томан сырпаланып торган Ирәйдек тавына таң яктысы төшкәндә, баштанаяк коралланган йөз егерме ир күл буенда иделәр инде. Елан-Эткол кайсы тарафка күпме кеше яшеренәсен билгеләде, аларга камыш уйдыгының куерагын, кулайрагын үзе күрсәтеп йөрде. Брагинга иң зур үч саклаучылар төркемен түрә тукталырга тиеш дип фараз ителгән урынга якынрак урнаштырды.

Күл өсте тулы каз-үрдәк, үзләрен бимазалап йөргән төнге кунаклардан үртәлеп, берара каңгылдашып, бакылдашып алдылар да акрын гына тындылар. Кояш чыгып килгәндә, Талкыш күле гадәттәге мәһабәтлеге белән тын гына изрәп ята иде.

Бу вакытта исә Бикбулат яклылардан сигез дистәгә якын кеше ашыгыч рәвештә Исмай сотникның Сакмар буендагы җәйләвенә җыелды. Чакырылганнар килеп бетүгә, Бикбулат старшина үзе сүз алды һәм берәүгә дә бәхәсләшер урын калдырмыйча сөйләргә тотынды:

– Барыгыз да ишеттегез булыр, ирләр, теге ахмаклар бүген кузгалмакчылар. Бикбулат ыстаршина әйтте диярсез: муеннарын сындырачаклар алар. Безгә нишләргә дип аптырашып торасы юк: яуга кушылмайбыз – вәт шул. Коралга тотынган тәкъдирдә дә, урыслар, үзебезнең авыл-җәйләүләргә килеп, безнең бәндәләргә, йорт-җирләребезгә кул сузганда гына тотынырбыз. Аң булың, җәмәгать, ниндидер Батыршаһ вә Елан-Этколлар коткысына карап, харапка чыга күрмәгез.

Монда килгәннәр Бикбулат белән Алкашның фикерләрен сүзсез дә аңлыйлар иде. Алай да кайсыдыр:

– Аерылганны аю ашар, – дип кычкырды.

Башкача каршы килеп торучы булмады. Ул арада табынга кымыз чыкты, кай арада пешереп өлгерткәннәрдер, табагы-табагы белән ит килде – җәйләүдә шау-шулы, уен-көлкеле мәҗлес башланды.

Талкыш күле буенда һаман да әкияти тынлык иде әле. Алай да дымлы җирдә озак ятып, куллары күшегә-ойый башлаган болачылар Елан-Этколның кат-кат кисәтүен дә оны- тып борсаланырга тотындылар. Камышлыкның әле бер, әле икенче җиреннән пыштырдашкан авазлар ишетелде.

Кем белә, ваемсызлыклары үзләрен бик кыен хәлгә дә китергән булыр иде, бәлки. Ярый әле түрәнең тилелеге ярдәм итте. Берзаман ям станы ягыннан дөңгер какканнары ишетелде, бер төркем җайдак күлгә таба төшеп килә иде. Бераздан алар сөзәк ярдагы чирәмлеккә килеп туктадылар да ат сыртларындагы йөкләрен бушата башладылар. Күл буе ыгы-зыгы белән тулды. Солдатлар, ут чыккандай чабышып, тирмә куйдылар, аяк астыннан коры-сары җыеп, ут ягып җибәрделәр. Урта яшьләрдәге кыска чәчле, ялангач ботлы марҗа, су читенә үк килеп, савыт-сабалар белән маташырга тотынды. Күрәсең, ул тотылачак балыкны кыздырырга җыена иде.

Ул арада солдатларның икесе каяндыр, камышлар арасыннан, зур гына көймә алып килделәр, аны ярга терәп үк куеп, түрәне көтә башладылар. Брагин исә көймәгә утырырга ашыкмый иде. Ул гадәтенчә төнозын эчеп чыккан бугай, күңеле һаман да шул шайтан суында, имеш.

– Әй Сидоркин, аракы китер! – дип кычкырды ул тирмә янында кайнашучыларга.

Солдатларның берсе, кулына чынаяк кувшин һәм йомры тотып, атлый-йөгерә Брагин янына килеп җитте, кулындагы йомрысына аракы койды һәм түрәгә сузды.

Иртәнге өлешен эчеп алгач, кәефе күтәрелеп китте бугай, Брагин, авыз эченнән генә нидер көйли-көйли, көймә янына килде. Солдатларның икесе, кармак-ятьмәләрен алып, хуҗалары артыннан ташландылар. Болар кереп утыруга, көймәдәгеләре ишкәкләрен кулларына алдылар һәм җай гына кузгалып киттеләр.

Көймә инде күл уртасына якынлашып килә. Бу як ярда исә монда калган солдатларның иренеп кенә мыгырдануларыннан башка нәрсә ишетелми. Шулчак алардан ерак та түгел куе камышлыкта яшеренеп яткан Елан-Эткол йодрыгы белән Әминнең янбашына төртте һәм кайнар пышылдады:

– Вакыт, бик вакыт!

Әмин аягына басты, садагыннан үзе ясаган иң яхшы угын алып, әдернә җәясенең керешенә кидерде. Аннан озаклап төзәде һәм җәясен каты киереп атып җибәрде. Бер үк вакытта диярлек аның колак төбеннән генә выжт-выжт итеп тагын ике ук очып үтте. Борылып караса, Моратша белән Чураш, бушап калган җәяләрен иңнәренә салып, бөтен буйга торып басканнар.

Кайсының угы тигәндер, аркылы тактага утырган Брагин кисәк тартылып куйды, ни өчендер аягына басты, аркасында, нәкъ йөрәге турында, өч укның да «койрыклары» тырпаеп тора иде. Түрә чайкала-чайкала борылды һәм күзенә күренмәгән дошманнарына йодрык янады, аннан көймә читенә гөрселдәп ауды. Көймә капланды, Брагин белән бергә аның дүрт солдаты да суга чумды. Берсе йөзә белми иде, күрәсең, кире калкып чыкмады, калганнары исә җитез генә өчесе өч якка таба йөзеп киттеләр.

– Берсен дә ярга җиткермәгез! – дип боерды Елан-Эткол, үзе исә күл уртасына таба аллы-артлы ук яудыра башлады. Башка урыннарда яшеренеп ятучылар да йөзүче солдатлар өстенә ук атарга тотындылар. Аларның өчесе берьюлы диярлек юкка чыкты.

Укчылар, үзләренең гаярьлекләреннән канәгать булып, масаешып торган арада, Елан-Эткол «Ур-р-р!» дип үкереп җибәрде һәм үзе башлап түрәнең ярдагы станына ташланды.

Бичара солдатлар, түрәнең хәмер чүлмәге тирәсендә ялманып, хәтәрлекне бик соң сизеп алдылар. Әмма кайсы кая ташлаган кораллары янына барып җитү насыйп булмады аларга. Һавада кылычлар айкалды, сөңгеләр чайкалды – чырыйлап кычкырышкан авазлар ишетелде. Бераздан инде бар да тынды – ярда канга баткан үле гәүдәләр генә аунап ята иде. Болачылар солдатлар белән әвәрә килгән арада, су читендәге кыска чәчле марҗа юкка чыкты. Аның авызына курай кабып күлгә чумганын берәү дә абайламый калды.

Беренче уңыштан башлары әйләнгән болачыларның аны-моны карап торыр вакытлары юк иде. Исән калганнары-юкмы дип, канлы гәүдәләрне типкәләп чыктылар да җәяүләп кенә Сапсал ям станына таба кузгалдылар.

Тирә-юньнең тынып калуын ничек сизенгәндер, пешекче марҗа, судан башын чыгарып, яр буена күз салды, һәм йөрәге жу-у-у итеп китте. Анда кан күлдәвеге эчендә үле гәүдәләр ауный да, алардан арырак иясез калган йөгәнле атлар йөренә. Хатын, шашынган кабандай атылып, күлдән чыкты, хуҗасыз атларның берсен тотып атланды һәм Оренбургка таба элдертте.

Көткәннәренчә, солдатларның казармада калганнары изрәп йоклыйлар иде әле. Елан-Эткол канлы кылычын болгап алды һәм башлап казармага кереп китте. Калганнар аның артыннан ташландылар.

Ярым караңгы казарма эчендә ата улны, ана кызны белерлек түгел. Җитмәсә, кысрык, казарма ике катлы сәкеләр белән тулы. Монда инде ике ягы да үткер хәнҗәрләр худка китте. Болачылар, үзләренекен ничектер танып, ялангач килеш казарма буйлап атылып-бәрелеп йөргән драгуннарны кадарга-суярга тотындылар. Казарма акырышкан, ыңгырашкан тавышлар белән тулды, аяк астында кан пычтырдады.

Кинәт дөнья тып-тын булып калды. Тик казарманың аргы башыннан гына чак-чак итеп чакма чакканнары ишетелә иде.

Ул арада казарманы ялкын чолгап алды. Болачылар бәрелә-сугыла тышка чыктылар һәм, канлы өрәкләр сыман, Сапсал ям станы башлыгының өенә ташландылар. Башлык исә эшнең нәрсәдә икәнен сизеп алган – ишеген ачмады. Мәгәр аны ачтыруны кирәксенүче дә булмады. Кулына кисәү тотып, Моратша килеп җитте, өйнең дранча кыегына ут салды.

Бу вакыт исә ярсыган кешеләрнең икенче төркеме өмәт ишеген каерып атты. Өмәттә төн уздырган сәүдәгәрләр тәрәзәләрдән сикерешеп төштеләр дә, Елан-Эткол каршына килеп, аның аягына егылдылар:

– Мәрхәба, узаман, җаныбызны сакла, товарларыбыз сезгә булсын!

Казарма сымаграк озын агач йорттагы ямчыларга тимәделәр, авылларына таралырга куштылар. Алар ашыга-кабалана чыгып бетүгә, ямчылар торагын да ут алды – стандагы бар нәрсә шартлап-чытырдап яна иде.

Кояш төшлеккә җиткәндә, элек Сапсал ям станы дип, зурдан кубып аталып йөртелгән урында тау-тау булып күмер өемнәре генә калган, ә көчәеп киткән җил кайнар көл буранын дала буйлап куа иде.

Болачылар исә янгыннан шактый читтәге кылганлы түбәгә басканнар да үзләре майтарган эшнең нәтиҗәсенә карап катканнар, һич кенә дә сүз катучы юк, йөзләрендә газап һәм үкенү. Шул рәвешле күпме басып торганнардыр, ниһаять, Елан-Эткол телгә килде:

– Йә, инде нишлибез, ирләр?

Барысы берьюлы уянып киткәндәй булдылар, мәгәр җавап бирергә ашыгучы күренми иде. Үлем тынычлыгын Байбул старшина бозды:

– Бәй, нишлибез дип, бәңа кайтабыз. Никах мәҗлесен үткәрергә кирәк ләбаса. Аннан инде калганын күз күрер.

Җиденче бүлек

Сәгать көндезге икеләр булды микән, ишетелер-ишетелмәс кенә шыгырдап ишек ачылды, аяк очларына гына басып, бүлмәгә улы Николай килеп керде. Барын сизеп-белеп торса да, күзләрен ачарга ашыкмады Неплюев. Йоклый дип чыгып китсен әйдә, борчылып йөрмәсен. Әмма улы борылып китәргә җыенмады, атасының арзанлы кәгазь сыман аксыл-сары йөзенә карап торды да торды. Ниһаять, түзмәде Иван Иванович, иренеп кенә сорап куйды:

– Ни бар, Никола?

Тегесе авыр гына көрсенде, аягында таптанып алды, әмма берни дә әйтмәде. Тагын ниндидер хәвеф барын сизенеп, Неплюев күзләрен ачты һәм нурсыз карашын улына төбәде:

– Нәрсә? Татьяна Фёдоровна…

– Юк-юк, – дип бүлде аны Николай, – киленегез исән-сау. Тик…

– Йә, йә, сөйлә, мин тыңлыйм.

– Без башта сезгә белдереп тә тормаска идек тә, – дип башлады Николай авыр гына, – хәл бик җитди булгач, әйтергә кирәк дигән карарга килдек.

Неплюев, ятагыннан күтәрелеп, терсәгенә таянды, күзләренә гамь иңде:

– Сузма, Никола, сөйлә!

– Нугай юлында башкортлар кузгалган, атай. Экспедиция начальнигы Брагинны үтереп ташлаганнар, солдатларны суйганнар, Сапсал ям станын тар-мар иткәннәр. Калганы хәзергә мәгълүм түгел.

– Хәбәрне кем китерде?

– Ниндидер бер хатын шунда.

– Кая ул, еракмы? Хәзер үк бирегә чакырыгыз үзен!

– Атай, бәлки, сез ятып кына торырсыз. Гаскәри начальниклар җитәрлек лә.

– Юк-юк, Никола. Хәзер үк кертегез теге хатынны!

Атасы белән бәхәсләшүнең мәгънәсез эш икәнен белә Николай – башын иеп чыгып китте. Неплюев исә, торып, ятагына утырды, билдән түбән ягын атлас юрганга төрде. Ул да түгел, Николай чәче-башы тузган, күлмәге теткәләнеп беткән бер хатын ияртеп килеп керде.

– Сез кем буласыз? – диде Иван Иванович, сәламгә җавап та бирмичә.

– Брагинның кухаркасы мин, – дип җавап кайтарды хатын шактый батыр итеп.

– Сөйләгез, ни бар анда сезнең?

– Ворлар Брагин җәнапларын, үтереп, күлгә салдылар, солдатларны кырып бетерделәр…

– Рәте белән генә тәфсилләп сөйләгез!

Хатын һич көтелмәгәнчә телгә оста бер чәтнәби булып чыкты. Уйлавы-фикерләве дә төзек кенә икән – майның унбишендә Талкыш күле буенда булып узган хәлләрне бәйнә-бәйнә тезеп бирде, хәтта вакыйгаларга бәя куюны да кирәк тапты.

Аның хикәяте тәмамланганнан соң, Неплюев беравык уйланып торды, аннан, берни булмагандай, тыныч кына улына эндәште:

– Менә нәрсә, Никола. Бар, әйт: хатынны ашатсыннар, эчертсеннәр, адәм рәтле киемнәргә киендерсеннәр!

Бу сүзгә үтә сәерсенсә дә, кайтарып берни сорамады Николай Иванович – атасының күрсәтмәләрен сүзсез үтәргә гадәтләнгән иде ул. Хатынны ияртеп, ишеккә таба кузгалды. Тик бусагага җитә алмады, артында губернаторның яшьләрчә саф тавышы яңгырады:

– Тукта! Комендант Бахметьевка җиткер: кичекмәстән хәрби совет җыйсын.

Бүлмәдә ялгызы калгач, Неплюев чайкала-чайкала аягына торып басты, мундирына үрелде. Башында исә уй ташкыны кайный иде. Әйе, хәбәр күңеллеләрдән түгел. Инде байтактан, алты-җиде елдан бирле булганы юк иде мондый хәлнең. Губернадагы татар-башкортлар тәмам авызлыкланды, крайда тулы тәртип урнашты сыман иде бит. Диңгезнең болгануы микәнни? Әллә соң бер төркем ворларның болай кан таратып алулары гынамы бу? Соңгысы дөресрәк булырга охшый. Алай да кул кушырып утыру ярамас. Ялкын һәрчак чаткыдан кабына ич. Ә инде янып киттеме, ансат кына сүндерермен димә. Ай-һай күп шул янар нәрсә бу якларда! Губернада ясаклы башкортлар гына да 8395 йорт санала. Ул явызларга һәрчак кушылып китәргә әзер торган типтәрләре тагын. Алары да 5655 хуҗалык! Мишәрләр ышанычлы ышанычлысын. Мәгәр азлар – нибары 1511 йорт. Хәер, ышанычлылар дисәң дә, мишәрләре дә шул ук типтәр-башкортлар белән әвәрә килә бит аның. Дөнья болганып китсә, кем ягына авасыларын белгән юк. Уһу, шулкадәрле халык бердәм кузгалсамы?! Юк, яралгы хәлендә буарга кирәк бунтны!

Ул инде чыкмакчы булып тоткага үрелгән иде. Ишек үзеннән-үзе ачылып китте, һәм каршында купшы полковник Исаков пәйда булды.

– О-о, сәламәтләнүегезгә бик шатмын, Иван Иванович, – дип төчеләнде ул, бүлмәгә керергә дә, кермәскә дә белми торган хәлдә, һәм, кабаланып, губернаторга кәгазь төргәге сузды. – Һич кенә дә борчырга исәбем юк иде, галиҗәнап, Ватанга тугрылык…

– Бу нәрсә? – дип бүлдерде аны Неплюев.

– Ниткәндер коткы. Татарлар өмәттә җыелышып укып утырганда, драгуннар кулларыннан йолкып алганнар.

– Ярый, калдыр, – диде Иван Иванович салкын гына һәм кире бүлмәсенә таба борылды. Әлеге кәгазьне өстәленә ташлап чыкмакчы иде дә, соңгы мизгелдә аны бөтереп кесәсенә тыкты, хәлсезлектән чайкала-чайкала, киңәшмәгә ашыкты.

Ул губерна канцеляриясенә килгәндә, гаскәри начальникларның барысы да җыелган иде инде. Алай да ашыкмады губернатор, вестибюльдә туктап хәл алды. Аннан инде сау-сәламәт кешедәй җитез генә икенче катка менеп китте.

Аллы-артлы кабинетына керүче хәрбиләрне барлап, үзалдына уйланып утырды Иван Иванович. Барысы да купшы мундирдан, билләренә шпагалар такканнар. Генераллар да полковниклар, подполковниклар да капитаннар. Шушы көяз бәндәләр үзләре генә дә төбәктә зур гаскәри көч тупланганны сөйләп тора. Әмма шунысы да мәгълүм Неплюевка: мин кем дигәндәй кукраешкан әлеге офицерларның берсендә генә дә өмет юк. Хәрби осталыклары чамалы булганга, сугыш театры фараз ителгән урыннардан меңнәрчә чакрым ераклыктагы Оренбургка килеп бөялгәннәр дә инде алар. Нишлисең, башкача сайларлыгы юк губернаторның, шушы калай әтәчләр белән эш итәргә туры килә. Берсеннән бер адәм рәтле сүз ишетмәсәң дә, шулар белән киңәшкән булып уйнарга кала. Һәм шулай итте дә губернатор, офицерлар урыннарына урнашып бетүгә, мәсьәләне бөтен кискенлеге белән ачып салды:

– Бөрҗән волостенда, ягъни Нугай юлында бунт, әфәнделәр. Шул җәһәттән кемдә нинди тәкъдимнәр бар?

Соравын барына төбәп бирсә дә, карашын янәшәсендәге акыллы, аек фикерле Тәфкилевкә төбәде Неплюев. Юк, бу аның ярдәмчесенә өмет баглавы түгел иде. Морза инде кибәк тутырган чыпта кабына охшап бара, аңардан нинди дә булса эш көтү – суга таяну белән бер. Алай да Тәфкилев – үзенең кан кардәшләре белән көрәштә акыл туплаган карт бүре. Баш күтәрүчеләрнең көчле якларын да, йомшак җирләрен дә яхшы белә, аларны пыр туздыру, сыту-изү, асу-кисү остасы. Бәлки, ул нинди дә булса акыллы сүз әйтер, кулай киңәш бирер?

Бүлмәдә мәгарә тынлыгы урнашты, каяндыр кереп, тәрәзәгә бәргәләнүче бал кортының усал безелдәве генә ишетелеп торды. Сүз алырга, сикереп төшәргә ашыгучы күренми иде, хәтта гайрәтле морза Тәфкилев тә йодрыгына таянып йоклап киткән сыман.

Неплюевның йөзенә сизелер-сизелмәс кенә булып мәсхәрәле елмаю чыкты. Таныш хәл – мондый киңәшмәләрне беренче уздыруы түгел лә. Җавап көтеп күпме генә утырсаң да, адәм рәтле сүз ишетмәссең. Димәк, һәрвакыттагыча үзенең уй-исәбе белән таныштырудан башка чара юк. Ярый әле килешли кайбер нәрсәләрне билгеләп куйган иде.

– Уйланып утырыр вакыт түгел, әфәнделәр, – дип башлады ул җитди итеп. – Бунтны бастыру эшенә бүген үк керешергә кирәк. Подполковник Исаков!

Купшы Исаков сикереп торды һәм ни үле, ни тере хәлдә катып калды.

– Сез, – дип дәвам итте губернатор, аңа карап, – бүген, менә хәзер үк, махсус команда башында Сапсал ям станына чыгып китәсез. Максат: явызларны исләренә китерү, бунтка катышмый калганнарны куркыту. Чаралар элеккечә кала: ворларны эзләп табарга һәм аларның тамырларын корытырга. Явызларның үзләрен һәм аларга ярдәм итүчеләрне тотып, монда озатыгыз! Беркемне һәм бернәрсәне кызганып тормагыз: ватыгыз, җимерегез, сындырыгыз! Соравыгыз булмаса, мин сезне тотмыйм.

Подполковник, үлемгә хөкем ителгән әсирдәй, өметсез чырай белән чыгу юлына таба китте. Бүлмәдәгеләр иркен сулап куйдылар. Әмма иртәрәк шатландылар бугай: губернатор киңәшмәне ябарга ашыкмый иде әле. Әнә тавышы кабат яңгырады:

– Бригадир Бахметьев! Үрге Җаек һәм шул тирәдәге башка крепостьларга чапкыннар җибәрегез, андагы мишәр һәм башкорт старшиналарына һәм регуляр командаларга минем фәрманны җиткерегез! Баш күтәрүчеләрнең арт ягыннан һөҗүмгә күчсеннәр. Сапсалга таба хәрәкәт итүче барлык хәрби көч белән җитәкчелек итү сезгә йөкләнә, бригадир. Бурычыгызны уңышлы үтәү өчен, бүген үк Воздвиженск крепостена чыгып китегез!

– Баш өсте, галиҗәнап. – Бахметьев, Оренбург коменданты буларак, горурлык саклап, эре генә урыныннан кузгалды. Мәгәр чыгып китәргә өлгермәде, артында губернатор тавышын ишетеп туктап калды, борылды һәм үрә катты.

– Экспедицияне әйбәт башкарып чыгарсыз дип ышанам, бригадир, – дип сүзен дәвам итте Неплюев. – Шуңа да бунт бастырылганнан соң нишләргә кирәклеге хакындагы киңәшләремне дә тыңлавыгызны үтенәм. Беренчедән, кулга алынган яисә үтерелгән старшиналар урынына яңаларын куегыз. Тик, зинһар, дип әйтәм, андагы кешеләр булмасын. Старшиналарның яңаларын читтән китерегез. Мишәрләр куелса, бигрәк тә әйбәт. Икенчедән, баш күтәргән Бөрҗән волостеның урта бер җиренә яңа крепость салдыра башлагыз. Әйтик, Зилаер крепосте. Анда Казан драгун һәм пехота полкларының алты ротасын урнаштырырбыз. Уңышлар телим, комендант. Шуның белән киңәшмә ябык, әфәнделәр.

Кинәт барысының да теле ачылды. Тавышларын бөердән чыгарып сөйләшә-сөйләшә таралыша башладылар. Соңгы кеше булып Тәфкилев тә урыныннан кузгалды.

– Син кал әле, Алексей Иванович, – диде аңа губернатор бераз серле итеп.

Бөтен тәнен йокы баскан морза сискәнде, айнып китте һәм, хуҗасына тугрылыклы эт сыман, Неплюевка бакты:

– Тыңлыйм, галиҗәнап.

– Тыңлама, мә, укы һәм тәрҗемә ит! – Иван Иванович аптырабрак калган Тәфкилев алдына кәгазь төргәге чыгарып салды.

Морза шигәеп кенә төргәкне кулына алды, күңеленнән ниндидер бер ләззәтле хис дулкыны узды. Шөкер, яшь, гайрәтле чагындагы һөнәре һаман да ярап куя бит әле. Әлхәмделиллаһ, әлегә күзләре дә әйбәт күрә. Ул серле кәгазьнең беренче юлларын эченнән генә укып чыкты да шома гына тылмачларга тотынды:

– Я, Абдулла Мазгутдин, уповая на Бога и милость пророка, и следуя стезям потомков его учеников, воспоминаю и вразумляю высшее повеление вам, в Российском государстве живущим и от невернях россиян разными нападками и коварствами обидимым и пришедшим во изнеможение и не состояние, и в том пребывающим следующим образом…

Тәфкилев туктап калды һәм, әлеге көфер сүзләрне үзе язгандай куркынып, губернаторның күзләренә карады, калтырана-калтырана әйтеп куйды:

– Бу бит… Бу бит…

Неплюев исә тыныч һәм сабыр иде. Ул морзаны дәртләндерергә теләгәндәй баш какты:

– Әйе, халыкка мөрәҗәгать бу, морза. Кстати, кем ул Абдулла Мазгутдин?

– Ниндидер бер мулла булса кирәк. Ялгышмасам, Себер юлыннан. Ибраһим хәзрәтнең аңа ахунлык рисаләсе әзерләп йөргәнен хәтерлим. Ие, ие, расы шулай. Халыкта Батыршаһ дип йөртәләр үзен.

– Кызык. Яле, йә, нәрсә ди икән ул Батырша?

Морза янә үзалдына гына мыгырданып укыды да, мөрәҗәгатьне үзе язгандай, иркен генә русчага аудара башлады:

– Знайте и чувствуйте каким мы со стороны неверных россиян крамолам, бедам, печалям и горестям и раскаяниям повержены…

Губернаның иң зур ике түрәсе вакыт дигән нәрсәне оныттылар. Әйтерсең ниндидер бер мулла язганны түгел, патша хәзрәтләренең гаять мөһим указын укыйлар. Неплюев мөрәҗәгать белән шулкадәр кызыксынган иде ки, хәтта донесение белән керергә теләүчеләрне дә кабул итмәде. Әнә шундый киеренкелектә ике сәгатьләп вакыт үтте. Ниһаять, Тәфкилев соңгы җөмләне тылмачлады:

– На сих днях и султана турецкого из Туркии сильные войска на Астрахань пришли для воспротивления и умерщвления оных неверных россиян, да и ещё как слышно и мнительно идут. – Морза кәгазьне өстәлдәге яшел постау өстенә ташлады да, пайтәхет театрындагы драма артисты сыман, хисләнеп кычкырып җибәрде: – Ах кабахәт, ах явыз! Халаекларны яуга өнди бит, әшәке җан!

Неплюев исә һаман да кытай алласы сыман тын вә мәгърур утыра иде. Ниһаять, ул телгә килде һәм гадәтенчә сабыр гына сүзен әйтте:

– Да, барысы да логично. Юк, берни әйтеп булмый, акыллы баш.

Тәфкилев аны шаярта дип уйлап алды һәм кабалана-кабалана үзенең ватанпәрвәрлек хисләрен чәчәргә тотынды:

– Буламы соң инде, галиҗәнап?! Ялганчы һәм вор диегез. Сүзләре тагы, ташка үлчим!

– Дошманны ахмакка санарга ашыкма, морза! – Неплюев урыныннан ук торып китте һәм бүлмәсен бер әйләнеп килде. – Әйе-әйе, алар без уйлаганча ахмак та, көчсез дә түгелләр. Күрдеңме, без әле кыргыз-кайсаклар белән татар-башкортлар арасын катлауландыру хакында уйланып кына йөрибез. Ул исә безнең ниятләрне белеп тә алган, халыкка да җиткергән. Акрын кыймылдыйбыз, морза, акрын! – Губернатор өстәле артына килеп басты һәм Тәфкилевнең күз алдында канлы сугыш белән җитәкчелек итүче генералга әверелде. – Менә нәрсә, Алексей Иванович, бүген ук кыргыз-кайсакларның Кече йөз ханы Нуралигә, урта йөз ханы Аблайга хат языгыз: ырудашларын башкортларга ярдәм күрсәтүдән, аларны яннарына сыендырудан тыйсыннар! Сүз уңаенда ханнарның бездән алтышар йөз сум еллык жалованья алып торуларын да исләренә төшерергә кирәк. Хәер, аларын үзем язам. Сез исә улым Николай Иванович белән бергәләп кыргыз-кайсакларның старшиналарына, батырларына, халыкка сүзләре үтәрдәй башка күрекле кешеләренә махсус мөрәҗәгать әзерләгез! Бүләкләрне һич кызганмый вәгъдә итегез, ләкин сүз арасында куркытып, йөрәкләренә шом салырга да онытмагыз. Да, Ибраһим ахунны чакыртыгыз. Кыргыз-кайсакларга татарча итеп өндәмә язсын, башкортларны Коръәнгә хилафлык эшләүдә гаепләсен. Иртәгәдән дә калмый һәр ике йөзгә илчеләр чыгып китәргә тиеш. Бу эштә тылмачлардан Матвей Араповны һәм Усман Арслановны файдаланыгыз. Кыскасы, морза, кыргыз-кайсаклар белән – башкортлар, соңгылары белән татарлар арасын ныгытып бозарга кирәк. Үзара суешсыннар – уңышка юл шунда гына, Алексей Иванович. Инде теге Батыршага килсәк, аны тотып бирүчегә биш йөз сум ярлыкаш акчасы билгеләргә булыр. Хәер, монысы падишаһ Указыннан башка хәл ителмәстер. Мин менә, хәзер үк утырып, мәрхәмәтле Елизавета Петровнага хат язам, Батырша башының биш йөз, хәтта мең сум торуына ышандырам. Әйдә, эшкә тотыныйк, морза!

Никадәр генә ашыкмасын, подполковник Исаков үзенең командасы белән Талкыш күле буена майның егерме икесендә генә килеп җитте. Беренче эше итеп ул, яраннарын ияртеп, Сапсал ям станын барып карады. Биредә, чыннан да, көл-күмер өемнәре генә утырып калган, тирә-юньдә им өчен бер җан иясе күренми. Хәер, монысы көтелмәгән яңалык түгел иде. Әле юлда килгәндә үк бер нәрсәгә игътибар иткән иде подполковник: Талкыш күле районына якынлашкан саен, борынгы мазар сыман буп-буш калган авыллар ешрак очрый башлады. Әлеге хәлне башкортларның җәйләүләргә күченеп китүләре белән аңлатырга тырышты. Тора-бара юлында җәйләүләр дә күренмәгәч шикләнә калды. Хөкүмәт гаскәрләреннән куркынган кешеләрнең тау-урман араларына качулары, күрәсең. Башкортлар шулай бит алар – бер-бер хәвеф ишеттеләрме, хатыннарын, бала-чагаларын һәм мал-туарларын алып, күз ачып йомганчы дигәндәй юкка чыгалар.

Мондый хәл экспедиция эшен шактый катлауландырып җибәрсә дә, Исаков югалып калмады. Көл-күмер өемнәреннән читтәрәк тирмә куйдырды һәм офицерларның берсен ям станы начальнигы итеп билгеләде, төрлесе төрле якка таралышып беткән ямчыларны эзләп табарга кушты. Аннан инде янә күл буена әйләнеп кайтты һәм яңа гына калыккан тирмәгә яраннарын җыйды. Исәбе алтабан нишләргә кирәклеген ачыклау иде. Үзара киңәшкәч, һәр дүрт тарафка күзәтчеләр җибәреп карарга булдылар.

Күзәтчеләр, бик озак йөреп, кичке буйда гына әйләнеп кайта башладылар. Хәбәрләре бер үк – билгеләнгән юнәлештә күпме генә бармасыннар, кеше-карага тап булмаганнар. Тик иң соңгысы булып кайткан группаныкылар гына күлгә таба шактый зур кораллы отряд якынлашып килүен әйттеләр.

Күл буенда әмер авазлары ишетелде. Солдатлар, мылтыкларын тотып, камышлыкка яшеренделәр. Ул да түгел, теге як ярда сөңгеләр, ян-җәяләр белән коралланган атлылар төркеме күренде. Исаков инде «Пли!» дип команда бирергә җыенган иде. Шул мизгелдә отряд алдында килүче кызыл сакаллы бәндәнең сөңгесе очында ак чүпрәк күреп алды. «Аңлашыла, ярлыкау сорап киләләр болар», – дип уйлап алды подполковник һәм янәшәсендәге адъютантына боерды:

– Цепька җиткер: атмасыннар!

Ул арада җайдаклар тәмам якынлашты. Исаков тылмачы колагына иелде, шул арада күл буеның дәһшәтле тынлыгында саф татарча әмер яңгырады:

– Тукта, туктагыз! Коралларыгызны ташлагыз!

Алдан килүченең аты кадаклангандай туктап калды. Башкортлар башлыкларын урап алдылар, нидер киңәштеләр бугай. Аннан инде сөңге-җәяләрен, кылыч-укларын җиргә ташладылар.

– Отряд башлыклары, минем янга! – дип кычкырды тылмач, подполковник булып.

Төркемнән сигез җайдак аерылып чыкты һәм болайга таба килә башладылар. Калганнары исә, атларыннан төшеп, чирәмгә тәгәрәштеләр.

Килүчеләрнең кара сакаллысы, яше, тазасы, Исаков каршына җитү белән, җиңел генә сикереп атыннан төште һәм, күптән күрмәгән туганын очраткандай, шатланып бил бөкте, сүзен әйтте:

– Бикбулат ыстаршина булабыз. Менә монысы – Алкаш ыстаршина. Болары исә – ак патшага тугрылыклы хезмәт итүче сотниклар. Тегеләре – кара халык…

Старшина үзләре белән таныштырган арада, башкалары да, атларыннан төшеп, подполковник алдына килделәр һәм башларын игән хәлдә катып калдылар.

– Яхшы, – диде Исаков коры гына. – Йомышыгыз ни?

Тылмач аның сүзен татарчага аударды. Бикбулат исә шулай ук очынып-елмаеп җавап бирергә ашыкты:

– Әттем ич, түрә әфәнде: без патша әгъзам хәзрәтләренә вирнай кешеләр булабыз. Сезгә ярдәмгә дип килдек, ягъни мәсәлән, ворларны аулашырга.

– Шунысы кызык: ворлар кайда соң? Гомумән, волостьның халкы кайда? – Подполковник янәшәсендәге капитанга күз кысты.

– Качтылар, урман-тау араларына качтылар. Җаекның теге ягына, кыр казахлары янына шылучылар да бар, диләр. Менә без вирнайлар…

Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, солдатлар, кинәт ташланып, сигезесен дә эләктереп алдылар. Тагын берничә минуттан «вирнайлар» кул-аяклары богауланган хәлдә тирмә алдында аунап яталар иде инде. Исаков бәрелешнең нәтиҗәсен көтеп тормады, мәһабәт буйлы, ыспай ярдәмчесенә кычкырды:

– Капитан, ут!

Күл буеның илаһи тынлыгын бозып, залп яңгырады – камышлыкта ыгы-зыгы купты: кыр казлары һәм чүрәкәй үрдәкләр, яман каңгылдашып һәм бакылдашып, болыт булып һавага күтәрелделәр. Мәгәр мәхшәрнең чыны башкорт җайдаклары тукталган урында иде. Аларның дистәләбе кан эчендә җирдә ятып калды, калганнары исә, ә дигәнче атларына атланып, якындагы урманга таба чабып киттеләр. Драгуннарның зур төркеме артларыннан төште.

– Менә шулай, – дип, зур канәгатьлек белән нәтиҗә ясап куйды Исаков һәм өлгер капитанга таба борылды. – Бу туземецларны таң белән Оренбургка озатырга кирәк.

Подполковник, төнен йокламыйча, шәм яктысында губернаторга рапорт язды, бу гыйсъянчы волостьта тагын да нишләргә кирәклеге хакында аның киңәшләрен сорады. Әмма Неплюев бу хакта аннан алдарак уйлап өлгергән икән, таң яктырып килгәндә, атын ак күбеккә батырып, губерна үзәгеннән чапкын килеп төште.

– О-о, киек сунарчының каршына үзе йөгереп килеп чыгар, имеш, – дип каршылады аны Исаков. – Бик вакытлы килдең. Менә рапорт, Неплюев җәнапларының үз кулына тапшыр.

– Әлбәттә, – диде ерак юл килүдән тәмам талчыккан майор. – Тик алар бу көннәрдә генә укый алмаслардыр, мөгаен. – Иван Ивановичның килене дөнья куйды бит…

– О-о, губернаторны белмисең икән әле син, – дип бүлдерде аны подполковник. – Килене түгел, үзе үлгәндә дә дәүләт мәнфәгатен кайгыртачак ул. Күрәм, син дә бер дә юкка чапмагансың, майор.

– Сез хаклы, подполковник. Менә сезгә өстәмә инструкция китердем. Кул куеп алыгыз.

Исаков чапкын сузган кенәгәгә кул куйды да ашыгып пакетны ертты һәм андагы юлларга текәлде: «Качкын явызларның калганнарын – агай-энеләрен, хатыннарын, бала-чагаларын – кыскасы, бөтен токымнарын тотып, Оренбургка озатыгыз, мөлкәтләрен конфискацияләгез, мал-туарларын суеп, гаскәриләрне сыйлагыз!»

Бар да ачыкланды. Димәк, соң чик рәхимсезлек күрсәтергә. Хәрби кеше буларак, фәрманны үтәми хәлең юк. Шул көннән Ирәйдек буенда моңа кадәр һич күренгәне булмаган ау – кешеләр аулау башланды. Иясез калган авыллар өстендә ут-ялкын кибәннәре котырынды – Бөрҗән илен кайгы сөреме каплады.

Агачлар арасында нидер шатырдады, дөпелдәгәндәй булды. Учак янындагылар бердәм борылып шул якка карадылар. Алан читендә караңгыда серле сураеп торган каеннардан башка нәрсә күренми иде. Алай да качакларның тынычлыгы югалды, ир-егетләр ян-җәяләрен кулларына алдылар, чукмарларын барладылар. Хатын-кыз, бала-чагаларны ашык-пошык кына куелган тирмәләргә таба кысрыклап, үзләре, җанлы дивар булып, гөман ителгән дошманга каршы бастылар. Кайсыдыр учакка чи печән ташларга өлгерде бугай, ялкын сүрелеп, алан төн караңгылыгына чумды, тирә-юньдә дәһшәтле тынлык урнашты.

Бераздан урман эчендәге тавыш янә кабатланды, шуның артыннан ук аланга ат җитәкләгән кеше килеп чыкты. Караңгыга күзләре ияләшергә өлгергән иде инде – аның Әмин икәнен тиз танып алдылар. Дистәләрчә күкрәктән берьюлы чыккан һавадан алан «ух-х!» итеп алды. Егетләр коралларын урталыктагы карт юкә төбенә ташладылар. Байбул старшина исә, чукмарын кулына тоткан килеш, учакка якынлашып килүче Әмингә каршы атлады.

– Шөкер, кияү, исән-аман икәнсең. Йә, ниләр бар анда?

– Яна, бөтен Бөрҗән иле яна, – диде Әмин авыр гына һәм атының тезгенен Асылбикәгә тоттырды. – Мәхшәр анда, бабай. Солдатлар урман-әрәмәләрне тарап йөриләр. Хатын-кыз дию юк, бала-чага дип тә тормыйлар, кулларына эләккән бер адәмне богаулап Яман калага озаталар.

Аларны урап алырга өлгергән качаклар уфтанулы итеп көрсенешеп куйдылар. Кемдер учак терелтеп җибәрде – аланга кот кунды.

– Димәк ки, кыр казахлары янына олагудан башка чара юк, – дип сөйләнә-сөйләнә, Байбул учак янындагы имән төбенә утырды. Башкалар да учак әйләнәсенә чүмәштеләр, урын җитмәгәннәре алар артына тыкшынды.

– Сүзең хак, ыстаршина, – дип, Байбул әйткәнне җөпләде Моратша, – күрәләтә кулны богаулатып булмый бит инде.

– Ие шул, ирекле көннән катыр китәргә димәгән. – Монысы Чураш күкрәгеннән сыгылып чыкты.

Бүтән фикерләр юк иде бугай, сүзне куертучы табылмады, әле аннан, әле моннан: «Шулай, язмыштан узмыш юк», – дигәннәре генә ишетелгәләп тора.

Инде шул нияткә килеп беттек дигәндә, старшинага каршы утыручы Елан-Эткол телгә килде:

– Күгәрченгә кайда да бодай, диләр диюен дә, ул казах сахраларына бер дә җан тартмый бит әле, җәмәгать. Әллә соң көзгә хәтле сабыр итәбезме? Бөрҗәнне мәңге саклап ятмаслар бит инде ул драгун дигәннәре!

– Уйлама да, Эткол агай, – дип, аңа каршы төште Әмин, – тамырны корытмый торып, китәргә охшамаганнар. Зилаер суы буенда яңа кальга сугып яталар.

– Сән, Эткол, халаекларның күңеленә вәсвәсә салма инде, – Байбул старшина, бәхәстәшенә карап, бастырып кына сөйләп китте. – Посарга икән посарга. Кыр казахларының «Барын да яныбызга сыйдырабыз – дала киң» дигән сүзләре бар лабаса.

Старшина әйткәнне бердәм күтәреп алдылар:

– Ие шул, дөрес. Монда калу ярамас.

– Ихтыярыгыз, алайса. – Елан-Эткол салкын кан белән тәкәббер генә барына каршы чыкты. – Бән илемдә калам! Барыбыз да посып бетсәк, ул явызларны Уралдан кем куар?!

Алан тып-тын калды, учактагы ялкынның шомлы гөжләве генә дөньяда әле хәят барын сөйләп тора иде. Шул тынлыкта Әминнең кырыс тавышы аеруча куәтле яңгырады:

– Бән сәнең белән, Эткол агай!

Байбул старшина, итәгенә утлы күмер чәчрәгәндәй, өтәләнеп аягына басты, артында торган Әмингә таба борылды:

– Сән шулай дисең дә, кияү, безне кем карар да юлбасарлардан кем саклар? Ие, елкы көтүе ишле. Аннан да битәр, теләсә кайсы фасикъның күзе төшәрдәй яшь хатының да бар бит әле. Нәрсә, аны язмыш карамагына тапшырасыңмы?!

Монысы инде Әминнең иң авырткан җире, чи йөрәк ярасы. Чыннан да, Асылбикәдән башка мизгел дә тора алмый бит ул хәзер. Куенында нибары ике-өч көн назланган шул асыл затны әллә кемнәргә үз кулы белән тапшырсынмы?! Егет авыр итеп көрсенде, мәгәр кайтарып бер сүз дә әйтмәде.

Аның дәшмәвен үзе белән ризалашуга юрады Байбул һәм җиңүче кыяфәтендә сүзен тукуда булды:

– Шулай, җәмәгать, иртән таң белән кузгалабыз. Көн яктысында Җаекка җитеп, бер-бер агачлыкта яшеренеп торырбыз да төнен елганы кичәбез. Аръяк ярда безне иркенлек вә хөрлек көтә!

Башкача старшина белән бәхәсләшүче табылмады. Бары бер Елан-Эткол гына:

– Безнекеләрне ярдәмеңнән ташламассың инде, ыстаршина, – дип куйды.

Иртәгәсен кояш чыгып килгәндә, тулы бер яу булып кузгалдылар. Ирләр вә хатын-кызлар да, бала-чагалар да, урын-җир һәм йорт кирәк-яраклары – бар да ат өстендә. Мәгәр башына йөгән кимәгән ярым кыргый толпарлар да бер өер – Байбул старшинаның елкы көтүе. Шуңа да күбрәк урман араларыннан, ачыклыкларда исә чокырлардан, ерганак буйларыннан атлыйлар. Әмин үзе сыман чая вә гаярь дистәгә якын егет белән качаклар кәрваныннан алдарак юл ярып һәм тирә-якны күзәтеп бара. Шөкер, әлегә тирә-юнь тыныч-имин, юлда манигъ-киртәләр юк.

Кояш кыр казахлары ягына авышып түбәнәйгәндә, Җаек буена килеп чыктылар. Текә ярдан ике-өч чакрым гына өстәрәк зур булмаган каен кулкасы бар икән. Әмин кәрвандагыларга шунда җитеп туктарга һәм ял итәргә кушты, үзе исә егетләре белән су буйлап китеп барды.

Алар яр буйлап түбән таба да, үргә таба да унар чакрым чамасы җир үттеләр. Якын-тирәдә җан иясе күренми. Алай да кичүне төнгә калдырырга булдылар.

Кояш казах даласына төшеп чумганнан соң, кичке эңгер-меңгердә кузгалдылар. Җаек буендагы тынлык шулкадәр ымсындыргыч иде ки, яр кырыйларын кабат карап-тикшереп чыгу башларына да килмәде. Тик барыбер Әмин һәм аның егетләре һаман да кәрван башында иделәр әле. Асылбикә исә иренә тагылган сыман. Гаиләсен Җаекка кадәр озатып баручы Елан-Эткол белән Байбул старшина да аларга кушылдылар.

Менә алар инде ярның сөзәкләнебрәк торган җиренә җиттеләр. Елкыларны куып арттан килүче көтүчеләргә ишарә ясадылар да акрын гына су буендагы таллыкка таба төшә башладылар. Инде кырый куакларга җитеп тә киләләр әнә.

Шулчак әллә каян гына, җир астыннан үсеп чыккандай, каршыларында дистә ярым чамасы ир-егет калыкты. Кулларында кораллары юк-югын, мәгәр килеш-кыяфәтләренә караганда – Җаек казахлары. Ул арада берсе – мундирына караганда офицер – Әмин атының тезгененнән тотып алды.

– Тукта! Туктагыз!!! Мин – рус каравыл отряды башлыгы капитан Лядомский. Сез кемнәр һәм болай төн уртасында кая барасыз?

Аны-моны хәйләләп, сүз куертып торыр ара юк иде. Әмин билендәге чукмарын тартып алды һәм, әлеге офицер аңына килеп өлгергәнче, каты кизәнеп, аның башына сукты – тегесе эһ тә итми авып төште. Янәшәдә генә кылыч чыжлаганы ишетелде, ул да түгел, капитан белән янәшәдә килгән капралның канлы башы әрекмәннәр арасына тәгәрәде. Беренче уңыштан кайнарланган Елан- Эткол канлы кылычы белән капралларның икенчесенә кизәнде. Мәгәр анысын чабарга өлгермәде, Асылбикәнең бәләкәй җыйнак хәнҗәре тегенең җилкә тамырына батып кергән иде. Егетләр дә тик тормый: һавада кылычлар сызгырды, сөңгеләр айкалды – беравыкта аяк асты кан белән тулды. Казахларның барысы да диярлек җирдә аунап яталар иде инде. Тик берсе тал арасына чигенеп яшеренде һәм күкрәктән үскән сарутка урала-урала чабып китте. Моннан чакрым ярым чамасы ераклыкта гына отрядның төп көче төнге ялга тукталган иде. Казах шунда ашыкты.

Качакларның исә уңга-сулга карап торыр вакытлары юк иде. Байбул старшина, атын камчылап, яр өстенә менеп китте һәм көтүчеләргә елкы көтүен елгага таба куарга кушты. Башкаларда мал кайгысы юк-югын: һәркайсы гаиләсен барлый, аларны кабаландырып кичүгә алып төшә. Яр буе тояк тавышлары, ат кешнәве, тыелып кына сүгенү авазлары, бала-чага чырылдавына күмелде. Елгырраклар бөтен гаиләсе, мал-мөлкәте белән Җаекка ташланды, алкын су белән тартыша-тартыша, елкылар йөзеп китте.

Алай да елганы тынычлап, исән-имин кичү насыйп булмаган икән. Баштарак кузгалганнар теге якка чыгып җитәргә өлгермәделәр, яр башында казахлар төркеме күренде, гөрселдәтеп мылтыктан аткан тавышлар ишетелде. Бәхеткә, алар тал куаклары баскан су читендә ни барын юньләп күрмиләр, болай куркыту өчен генә аталар иде. Аның каравы, яр өстендә торганлыктан, үзләре качакларга көндезге сыман ачык күренә – әйтерсең җанлы мәрәйләр. Су читеннән безелдәп уклар очканы ишетелде – текә ярдагылар берәм-берәм җиргә кадалдылар. Һөҗүм сөрлекте, казахларның калганнары, борылып, кирегә йөгерделәр.

Әмин чираттагы угын атмый тыелып калды, җәясен иңенә салып, елгага таба борылды. Бакса, каршында – Асылбикә.

– Сән, сән нишләп монда, Асылбикә?! – дип кычкырганын сизми дә калды Әмин. – Бар, бабайдан калма. Без биредә аларны тотып торабыз.

– Бән сәннән башка суга кермим, Әмин!

– Тиле, харап буласың киләме? Бар, йөгер!

– Ялгызыңны калдырмыйм, Әмин!

Тагын да бәхәсләшеп торыр ара калмады. Казахлар әллә каян гына сулдан килеп чыктылар бу юлы. Акылга да утырганнар бугай, баягыча алагаемга килмиләр, талларга ышыклана-ышыклана, ата-ата якынлашалар. Качаклар да җавапсыз тормыйлар, билгеле, күренгән бер карачкыга төбәп, ук яудыралар. Ләкин аларның аркаларына аскан садаклары бушап бара иде инде. Шуңа да акрын-акрын елгага таба чигенделәр, кайберләре инде суга ташланырга да өлгергәннәр иде.

Әмин садагыннан соңгы угын суырып алды һәм аны якынлашып килгән казахка төбәгән хәлдә кычкырып җибәрде:

– Суга, суга сикер, Асылбикә!

Соңгы угын очырып җибәрде дә, кисәк борылып, Җаекка ыргылды егет. Тик йөгереп китә алмады – үзеннән өч адымда гына Асылбикә кан эчендә аунап ята иде. Ул сөйгәне янына ташланды.

– Колынкаем, нәмә булды сәңа?!

Җавап түгел, ыңгырашу авазы да ишетелмәде – Асылбикә җансыз иде. Әмин аның шулай икәнен яшь хатынның күкрәге нәкъ йөрәге турыннан умырып алынуыннан аңлады. Тик барыбер дошманга калдыра алмый ул Асылбикәсен!

Хатынының җансыз гәүдәсен күтәреп алырга дип җир- гә иелде. Нәкъ шул мизгелдә таллар арасыннан әзмәвердәй казах килеп чыкты, Әмингә мылтыгын төби башлады. Егет сөйгәнен кулыннан ычкындырып җибәрде һәм, ярсып, дошман өстенә сикерде, хәнҗәрен сабына кадәр аның күкрәгенә кадады.

Ул кабат Асылбикәсе янына йөгерде. Мәгәр бу юлы да хатынның гәүдәсен күтәреп ала алмады. Кырыеннан гына Елан-Эткол чабып үтте, кыргый тавыш белән Әмингә кычкырды:

– Үлеләр белән маташма, ахмак!

Чыннан да, Елан-Этколның үкчәсенә басып диярлек, ат кебек дүрт казах йөгереп килә иде. Җан саклау теләге мәхәббәттән куәтлерәк икән. Әмин ике-өч сикерүдә су читенә җитте, елгага ташланды һәм, вакыт-вакыт тын алу өчен башын гына чыгаргалап, су астыннан аръякка таба йөзеп китте.

Ул теге як ярга чыкканда, исән калганнар бар да бер урынга – Коры чокырга җыелганнар иде инде. Шаулашмый гына мондагыларны барлап чыктылар. Асылбикәдән башка тагын өч кеше югалган икән, үлеп калганнармы, суга батканнармы – белмәссең. Хәер, байтак кына елкы да юкка чыккан, имеш. Бу хакта белмәгән дә булырлар иде, шәт. Өне-көне алынган Байбул старшина, ике кулы белән башын тотып, шашынгандай, һаман бер үк сүзләрне кабатлый иде:

– Елкыларым, аһ, елкыларым! Ярты көтүем харап булды!

Бу вакыт исә теге як ярдагылар да шундый ук күңелсез шөгыль белән мавыгалар иде. Мәгәр боларының хәле аянычрак булып чыкты. Капитаннан кала ике капрал, җиде казах үтерелгән, прапорщик һәм янә дә егерме тугыз казах авыр яраланган. Шунысы да бар: болар үзләрен теге якка чыгып егылганнар сыман иркен хис итмиләр. Качакларның яңадан-яңа төркемнәре килеп чыкмас дип кем әйтә ала. Ашыгырга, бу җенле елгадан читкәрәк китәргә кирәк.

Кыргыз-кайсаклар ягындагы качаклар да кабаланалар иде, билгеле. Таң атканчы Җаектан ераграк китеп, бер-бер җәйләүгә барып егылу фарыз. Инде кузгалабыз дигәндә, тагын бер тоткарлык булып алды.

– Килешкәнчә, Байбул ыстаршина, минекеләрне ярдәмеңнән ташламассың инде, – дип аягына калыкты Елан-Эткол. – Хәер…

«Кызыннан элек, югалган елкылары өчен өзгәләнгән бәндәдән ни көтәсең инде», – дип тә өстәмәкче иде дә, дәшми калды. Хатыны, балалары белән саубуллашты да бөтен- ләй башка якка – Җаекның үрге агымына таба кузгалды.

– Тукта, Эткол ага, бән дә аръякка бит, – дип, Әмин дә урыныннан кузгалды.

– Анысына таң аткач та өлгерербез, әнә теге чаукалыкка барып йоклаек бераз.

– Юк, бәне анда Асылбикә көтә! – Әмин дала түренә таба кузгалган якташларына да, ялгызы чаукалыкка ашыккан Елан-Этколга да борылып карамады, кабаланып, Җаекка таба китеп барды.

Елгада су салкыная башлаган иде инде. Ләкин Әмин моны сизмәде. Үзен аска сөйрәгән коралларын саклый-саклый, эт сыман гына йөзеп, Җаекны кичте. Агымны исәпкә алуы дөрес булган икән, нәкъ баягы кыргын урынына килеп чыкты. Ярга аяк басуга, сөйгәненең ипсез кыяфәттә яткан гәүдәсенә тап булды. Атылып, Асылбикә янына килде, хатынының кулларын, аякларын, битен капшап-капшап карады – аның өчен дөньяга иң асыл затның гәүдәсендә кабер ташы салкынлыгы иде. Ул, ярының баш очына утырып, тирән уйга чумды.

Шул хәлендә әллә онытылып киткән, әллә инде черем итеп алган, Әмин күзләрен ачканда, бөтен яр буен сөт күбеге сыман ак томан баскан иде. Егет каударланып аягына басты, аннан, кисәк иелеп, Асылбикәне күтәреп алды. Ике-өч адым ясауга, янә тукталды, сөйгәненең кан каткан салкын гәүдәсен чыклы үлән өстенә куйды да ярдан өскә менә башлады.

Дошманнарның хатыны гәүдәсенә кагылмауларына гаҗәпсенгән иде Әмин. Яр сөзәклегенә күтәрелгәндә, моның серенә төшенеп алды. Казахлар аның Асылбикәсенә тотыну түгел, үз иптәшләренең гәүдәләрен дә җыеп алмаганнар. Бу эшне иртәнгә калдырып, каядыр китеп олакканнар. Алай да җәрәхәтлеләрне ташлап китәргә кыенсынганнар бугай.

Әмин кире борылып таллыкка кайтты. Асылбикәнең үлгәч тә сылулыгын саклап калган гәүдәсен җиңел генә күтәреп алды һәм аны, сабый бала йөрткәндәй, сак кына кочагында тоткан хәлдә, ярдан өскә менеп китте. Бераздан кичә генә үзләре килгән эзгә төште, таныш каен кулкасына таба ашыкты. Бу мизгелдә ул кайгыра да, елый да алмый, бөтен җаны-тәне үч һәм нәфрәт белән тулып ташыган иде.

Сигезенче бүлек

Батырша көнен дә, төнен дә Гъәйнәдән хәбәр көтте. Мәгәр анысы башка яктан – Урал буеннан килеп ишетелде. Аның, иртән йокысыннан торып, кулына комганын тоткан хәлдә, абзарлар ягыннан кереп килеше иде. Уйламаганда-көтмәгәндә каршында Яхъя пәйда булды. Егет әйтерсең әле генә чабыштан кайткан: тынын еш-еш ала, күзләре оясыннан купкан.

– Хәзрәт, – дип кычкырды ул, сәлам бирергә дә онытып. – Нугай юлында бөрҗәннәр кузгалган!

Мулла сораулы күзләрен шәкертенә төбәде, беравык дәшә алмый торды. Аннан инде үзен үзе кулга алды һәм тынычлыгын сакларга тырышып әйтеп куйды:

– Белеп сөйләйсеңме, мелла Яхъя, әллә чүбек чәйнәүчеләр гайбәтен генә кабатлыймсың?

– Алдаса, теге бәндә алдыйдыр, хәзрәт. Бән узгынчы сүзен генә сүзлим.

– Кем ул узгынчы?

– Бүген төн мәдрәсәдә Урал аръягында гыйлемлектә торып, Туруйскийда бер сәүдәгәрдә хезмәт итүче шәкерт кунып чыкты. Ул әйтә: бөрҗәннәр купты, ди. Урыс түрәсен үлтереп күлгә салдылар вә үзләре посып беткәннәр, ди.

– Кая, үзен чакырың әле!

– Ул таң белән китеп барды шул, хәзрәт.

– Ал-лай. – Батырша телен тешләгәндәй тынып калды һәм шактый көттереп кенә сүзен әйтеп бетерде. – Хәбәреңнең чынын-ялганын белгән кеше юк. Шуңа да бу хакта авызыңны ачып берәүгә дә дәшмә.

Иртәнге чәе чәй булмады мулланың. Башына кырыкмаса-кырык уй килеп, зиһене чуалып бетте. Гомер булмаганны, тары чәчү хафасы турында сүз кузгаткан Зөлхәбирәсенә җикерде хәтта. Ярый әле әйтешүләре зурга китмәде, кырличада ишек шыгырдаганы һәм аның артыннан ук «Хуҗалар үдәме?» дигән тавыш ишетелде. Ул да түгел, өйгә сакал-мыегын пөхтә итеп кыркыткан, аксыл чырайлы берәү килеп керде. Башындагы кәләпүше, затлы җиләне – бөтен килеш-кыяфәте аның абыз яисә галим-голәмә икәнен кычкырып тора иде. Батырша аны тиз танып алды. Гъәйнә иләвеннән мелла Исхак иде бу.

– Әссәламегаләйкем, хәзрәт. Исән-аман торамсыз? – диде Исхак, һәр сүзен ачык, саф итеп.

Сәлам алынып, гореф-гадәт буенча хәл-әхвәл сорашкач, чәй янына утырдылар. Кунак беренче чынаягын эчеп куйды да сүзенең асылына күчте:

– Безнең урман тарафлары, Гъәйнәгә табигъ68 кешеләр – барчамыз әзермез. Бәне сез хәзрәтләргә хәбәр бирү өчен җибәрделәр.

– Хәердер, – дип куйды Батырша, бүген иртәдән бирле беренче тапкыр күңеле булып. – Әлхаль сабыр итеңез. Бән Оренбурга барып киләем, ул тарафларның хәлен беләем. Кабат хәбәрләшербез, инша Алла Тәгалә.

Әйе, аңа Оренбургка барып кайтырга кирәк. Оренбург анысы болай сылтау өчен генә, төп йомышы аннан да арырак җирләрдә – Нугай юлында аның. Алда торган яуның таң әтәче булырга тиешле төбәккә бармый, андагы хәлләрне белми торып, киләчәк көннәргә уй-исәп корырмын, максатны ачыклармын димә. Тик шунысы бар: андыен ук ерак сәфәргә чыгу өчен спорт кирәк. Анысын юллаганда инде күп кенә бәндәләрнең теленә кереп өлгергән Нугай юлына барам дип әйтеп булмый ла. Оренбургка исә сылтавы бар – ахуннар янына барышы, янәсе.

Ул көнне көндез дә, төнлә дә булачак сәфәре башыннан чыкмады Батыршаның. Чуртанлыкүлдән кайтканда да, юл буенча шул хакта баш ватты. Юл ерак, заманалар аман түгел – иптәшкә берәр ышанычлы юлдаш булса икән, дип уйланды мулла. Бердәнбер таяныр кешесе Яхъя аның. Мәгәр аны алып китсәң, Зөлхәбирә ике кулсыз калачак. Юк, монысына барып булмый. Гомер булса, әле бит көн итәсе дә бар, тамакка да, өс-башка да кирәк – хуҗалыкны таркату ярамый. Мостафа углы Борһан ризалашса гына инде…

Сүз кыска булды. Егет үзе дә, атасы да мулланың ниятен хупладылар. Тик менә ат мәсьәләсендә генә… Анысын Батырша үзе хәл итәргә булды. Моңа хәтле әле хәллеләрдән берәүнең дә аның гозерен аяк астына салып таптаганы юк иде. Кыскасы, атларны Сөләйман старшинадан алды Батырша.

Карышбаш белән Оренбург арасы йөрмәгән юл түгел, сәфәргә кинәнеп кузгалдылар. Өстәвенә юлларның ныгып җиткән, дөньяның гөлгә күмелгән чагы. Мондый мәлдә ил-җир күреп йөрү – үзе бер гомер. Алай да сәйран кылып йөрергә туры килмәде юлчыларга – мулла янгынга ашыккандай куды да куды атын. Малкайларның тамакларын туйдырасы булмаса, ялга да туктамас иде, мөгаен.

Юл газабы – гүр газабы. Син никадәр генә ашыксаң да, ул үзенекен итә. Яман калага атна дигәндә генә барып җиттеләр. Өмәткә урнашып, тәмләп кенә кайнар аш ашап, чәй эчеп алуга, Батырша тагын каударлана башлады. Борһанга иркенләп ял итәргә кушты да үзе Ибраһим ахун янына дип кузгалды. Сәфәрнең сылтавын чынга ашырырга, эзен югалтырга кирәк иде аңа. Монысына җае да бар – ахунлык рисаләсе хакында сүз кузгатыр.

Ахун аны үзенең эш бүлмәсендә каршылады. Урыс түрәләре белән аралашкангадыр инде, ул тормышын гел калача көйләп җибәргән, губернаторга охшарга тырышып, үзенә махсус бүлмә җиһазлаткан.

– Әйа, Баһадиршаһ, бик көттереп, зарыктырып кына йөрисең, – дип каршылады аны ахун һәм, өстәле артыннан чыгып, аңа ике кулын сузды. – Әссәламегаләйкем, узың, мелла, менә моннан утыр.

– Вәгаләйкемәссәлам. – Батырша ахун күрсәткән кәнәфигә утырды, кулларын күкрәге турына күтәрде. – Ягез бер дога, вәлинигъмәт.

Озаклап, шартына җиткереп дога кылдылар.

– Үзеңнең килеп чыгуың бик тә ярап куйды, – дип сүзен дәвам итте Ибраһим, кушучлап битен сыпырып алгач. – Без монда сәнең хакында ахундлык рисаләсе төзеп куйганыек. Себер юлына ахундлыкка… Бераз ыгы-зыгы да булып алды. Яныш ыстаршина…

– Бәңа ул хакта мәгълүм, вәлинигъмәт. Фәтвагызга ифрат тәшәккермен.

– Афәрин, Баһадиршаһ, афәрин. Ул рисаләне төзеп, мөһеребезне басып вә кул куеп, Габделсәлам ахундка бирдек, сезгә тәслим кылыр өчен. Аны кабул итеп алгайсыз, егетлек һәйәтегезне терәк итеп, олуглык һәйәте илә һәйәтләнегез.

– Без кемнәрне дин мәртәбәсе илә зурлаганыгыз өчен, Хак Тәгалә сезләрне йөзен ачып хөрмәтләсен. Вәләкин кабул итмәде дип рәнҗү тапмагансыз, бу хәлдә теләмәйбез.

Ахунның ак кашлары астындагы бәләкәй күзләре, мизгел эчендә зураеп, кунакны капшадылар. Шаяртмый торгандыр бит?! Мәгәр Батырша үтә җитди вә тыныч иде. Түзмәде, эчендәге соравын әйтеп салды Ибраһим ахун:

– Анысы нә диюең тагы, мелла Баһадиршаһ?

– Күрәсез, дөньялар буталып тора, вәлинигъмәт. Рас булса, бөрҗәннәр купкан, диләр әнә.

– Хәбәрең хак-хагын. Вәләкин Бөрҗән иләвендәге хәлләрнең сезләргә нә катнашы булыр икән?

Сүз белән мавыгып, теленнән ычкынганын сизми дә калды Батырша:

– Нугай юлындагы ялкын Себер даругасына да үрләмәс дип кем әйтер? Ие, янгынның безне дә ялмап алуы бар бит. Йортына ут капканда, кем генә кул кушырып утырыр икән?!

Ибраһим сискәнде, алдындагы кәгазьләрен караган булып, беравык дәшми торды. Аннан инде Батыршаның сүзенә куангандай әйтеп куйды:

– Бирсен Ходай. Әйткәнең фәрештәнең амин дигәненә туры килсен! Югыйсә бик тә азындылар инде бу фиргавеннәр.

Батырша, артыгын сөйләп ташлавын абайлап, телен тешләде, кашлары астыннан гына Ибраһимга бакты. «Нәр- сә, ахун хәзрәт тә дәҗҗалларга каршы кузгалуны хуплыймы? Булыр да. Монда, Оренбурда, аның хәле бик тә катлаулы дип ишетелә. Губернатор аңа болай хәерхаһ булып кыланса да, ахунның сүзе-киңәше белән бер дә чутлашып тормый, имеш. Растыр, әнә ич болай да чандыр кеше бөтенләй бәләкәйләнеп, йолкышланып калган. Үпкә-рәнҗеше бардыр Ниплүй янаралга, эчтән генә сызадыр. Хәер, олуг бәндәләрнең күңелендәген кем белгән. Бик тә хәйләкәр диләр ич Ибраһим ахунны. Үз булып, телне чишәргә маташуы түгелме?» Һәм ул сүзне башка юнәлешкә борырга ашыкты:

– Габделсәлам ахунд хәзрәтләре ни хәлдә торалар, вәлинигъмәт? Исән-аманнармы, сезнең катка килгәлиләрме?

Ибраһим ахун да аның хәйләсен аңлады һәм уенга кушылып китте. Тәфсилләп, Габделсәлам ахун хакында сөйләде, аннан дин эшләренә кереп китте.

Әңгәмә сузылды, ул инде Батыршаны туйдыра башлады. Тагын ни дип утырмак кирәк? Ул инде иң кирәген – Бөрҗән хәбәрләренең раслыгын белде. Сүзенең мөһиме остазы Габделсәлам ахун белән иде. Җаен китереп, урыныннан кузгалды:

– Китим, вәлинигъмәт.

– Әйа, чәй эчми торыпмы? – дип гаҗәпләнгәндәй булды ахун. – Рәхим итеп, аш өенә узаек!

– Кыстамагыз, вәлинигъмәт, губерна кәнсәсендә йомышларым бар.

– Мәйлең, алайса, – диде Ибраһим, килешеп, һәм сүзен кабат ахунлык мәсьәләсенә борды. – Рисаләне алып китмәйбез дисез икән, соңрак үземез җибәрермез.

– Инша Алла Тәгалә, хәер улыр, – диде Батырша, ишектән чыга-чыга.

Хәзер инде аны монда бер генә нәрсә дә тотмый иде. Борһан белән икәүләп өмәттә тамакларын туйдырдылар да Габделсәлам ахун янына киттеләр.

Каргалыда алар теге чакны үзендә кунып чыккан Габделсаттар шәкерт янына фатир төштеләр. Якташы белән очрашу бигрәк тә ярап куйды Батыршага, егеттән күңеленә хуш сүзләр ишетте. Чәйдән соң алар икәүләп, Габделсәлам ахун мәдрәсәсен карарга барган булып, урамга чыгып киттеләр. Мәчет янындагы аулакка җитүгә, сабырсызланып сорады Батырша:

– Ни хәбәрең бар?

Егет як-ягына каранып алды һәм икәүдән-икәү икәнлекләренә инангач сөйләп китте:

– Күрәсез кем, бу вафасыз кяферләр, үзләре хәтсез золымлыклар итсәләр дә, безнең халаекларымызның каннарын нахакка түгәргә катланалар. Каргалы татарларын, үгетләп-үгетләп, Бөрҗән иленә походка җибәрделәр. Вәләкин без анлар белән сүзләштек: әгәр башкорт җәмәгатьләре гаярьрәк вә куәтлерәк булсалар, анларга кушылыгыз, инде кырыла башласалар, анларның котылмакына вә һәм һәлак булмакына сәбәпче улыгыз дип. Татарлар әнә шул нияттә киттеләр.

– Хәердер. Тагы ни хәл вә ни хәбәр?

– Кичә өмәттә ике шәкертне очраттым. Хәер, тиз үк үзләрен алып киләм. – Габделсаттар, мулланың ризалыгын да көтми, өмәт ягына китеп барды.

Бераздан ул буйчан гына ике татар егетен ияртеп килде.

– Кая барасыз? – дип сорады алардан Батырша.

– Урал аръягында гыйлемлектә торып, Казан өязенә өемезгә кайтып барамыз, – диде шәкертләрнең мөлаем чырайлысы. – Туруйскида тора торган чирү кешеләре – мишәрләр һәм башкортлар – хәбәр җибәрделәр: бик саклык белән торыңыз, халык бик тиз күтәрелер, диделәр.

– Халаеклар кайчан кузгалыр дип ишеттегез? – дип кызыксынды Батырша.

– Анысын белмәдек, вәләкин Нугай юлы башкортлары бүген-иртәгә атларга атланабыз дип торалар, – булды җавап.

Ишеткәннәре ымсындыргыч өметле дә, хәвефле дә иде. Аянычы шул: тәгаен генә берни аңламады Батырша. Бу яклардагы чын хәлне Габделсәлам ахун гына төшендереп бирә алыр, мөгаен. Батырша, ашкынып, остазы белән күрешү сәгатен көтте.

Очрашу урыны итеп мәдрәсә тәгаенләнгән иде. Монда да кала рухы кагылган икән, Габделсәлам аны иркен генә якты бүлмәдә каршылады. Батыршаның аңлавынча, урыс гимназиясендәге сыман, хәлфәләр өчен махсус бүлмә иде бу. Җиһазы да шуңа тартым: өстенә яшел постау җәелгән өстәл, артлы урындыклар, каршыдагы ике тәрәзә арасында өстенә бизәкле парча капланган кәнәфи, хәтта кем китап шкафы да бар. Батырша бүлмәгә узып сәлам бирүгә, аты бөтен мөселман дөньясына таралган галим һич кабаланмый урыныннан торды, шәкертенең каршына килеп, ике куллап күреште, көр яңгыравык тавыш белән сәламләде. Әллә Каргалы килешкән, әллә инде замана җилләре кагылган, Габделсәлам тәмам мәһабәтләнеп, олпатланып киткән. Өстендәге бәрхет казакие, затлы җөббәсе, олуг тантаналарда гына урала торган ак ефәк чалмасы һәм бик пөхтә итеп түгәрәкләп кыркылган көмеш сакалы аны чын кала зыялысы итеп күрсәтә иде. Элеккеге Ташкичү мөдәррисеннән якты чырай калган да, уйчан, үткер күзләр калган.

1.Сәвер йолдызы – сәфәр ае, апрельгә туры килә торган ай.
2.Дарелфөнүн – университет.
3.Ян – җәя.
4.Мүнтәзим чирү – регуляр армия.
5.Мөтәрҗим – тәрҗемәче, тылмач.
6.Кәлям шәриф – мөселманнарның схоластик дин белеме системасы.
7.Сәрәтән – раби әс-сани ае, җәй ае, июньгә туры килә.
8.Бидгать – элеккесенә каршы килә торган яңа бер эш, яңа гадәт.
9.Мәзһәб – бара торган юл, дөньяга караш.
10.Фәрсәх – биш-алты чакрым ара.
11.Мәнзил – туктап китә торган урын.
12.Камәр – ай.
13.Мантыйк – логика.
14.Тыйб – медицина.
15.Мөнәҗим – астроном.
16.Асаба – җирле халык, төп халык. Биредә «үзбаш, автономия» мәгънәсендә.
17.Әскаф – епископ.
18.Ихъя кылу – яңадан кору, яңарту, тергезү.
19.Агам кырлач – декабрь ае.
20.Хут – февраль ае.
21.Мәгыйшәт – дөньяви, бу очракта – дөнья хәлләре.
22.Зыбан – өс киеме, бишмәт.
23.Мәрәй – мишень.
24.Юле күлмәк – мишәр күлмәге.
25.Көзге сәвия – көзге көн белән төн тигезләшү вакыты, ягъни 21–23 сентябрь.
26.Келәү ае – октябрь.
27.Назир – мәдрәсә караучы.
28.Вакыйган – чыннан да.
29.Тәгассыб – фанатизм, фанатик.
30.Сөмбелә – август аена туры килә.
31.Фиракъ – аерылу, аерылышу; китеп бару.
32.Өлфәт – аралашу, ияләшү, бердәмлек, дуслык.
33.Тәдбир – тиешле чара.
34.Харита – карта.
35.Бөһтан – яла.
36.Мәел – күңел кую.
37.Вәҗһе – стиль, юл, ысул.
38.Тәшәккер – яхшылыкка каршы рәхмәт белдерү.
39.Тәгайер – башкалык, төрлелек.
40.Тәхәйр – им китү, хәйран булу, таң калу.
41.Фикъһе – ислам дине мәсьәләләре турындагы белем.
42.Муртай – кымыз савыты.
43.Рәгыйяте – бер дәүләтнең халыклары.
44.Ниһая – соң чик, ахыр чиктә, соң дәрәҗәдә.
5.Кузы – көзге сарык бәрәне.
46.Җаһил – надан, белемсез, укымаган.
47.Мәхкүм – хөкем ителгән, хөкем астындагы кеше.
48.Арзу – теләк, омтылыш.
49.Тәфтиш – тикшерү, эзләү, ревизия.
50.Рисалә – мәкалә, кечкенә китап, бу очракта таныклык.
51.Тәслим кылу – кулдан-кулга тапшыру, бирү.
52.Һәйәт – хәл.
53.Мәшәйх – ишаннар, дин галимнәре, картлар.
54.Кальб – йөрәк, күңел.
55.Гаһде – йөкләмә, өскә алган бурыч.
56.Xали – буш.
57.Дәфгъ идү – кире кайтару, бетерү, китәрү.
58.Хәмәл – Нәүрүз ае, мартка туры килә.
59.Томак – баш киеме.
60.Вур – ул заманда баш күтәрүчеләрне шулай «карак» дип атаганнар.
61.Вөҗүде – барлыгы, гәүдәсе.
62.Мәдәт – ярдәм, булышлык.
63.Һиммәт – тырышлык.
64.Мөрәүвәт – егетлек, ирлек.
65.Фидаи – фидакяр.
66.Тәзкирнамә – рәсми документ.
67.Һәдия – бүләк.
68.Табигъ – буйсынучы.
Ograniczenie wiekowe:
16+
Data wydania na Litres:
15 września 2021
Data napisania:
1992
Objętość:
621 str. 3 ilustracji
ISBN:
978-5-298-04233-8
Format pobierania:

Podobne książki