Czytaj książkę: «Сине сөям, дисең… / Говоришь, что любишь»

Рахман Рифа (Харрасова Рифа Фатхрахмановна)
Говоришь, что любишь

В новой книге поэтессы большое место уделено как любовной лирике, так и общественно-философской поэзии.
Казань. Татарское книжное издательство. 2019
На татарском языке

© Татарстан китап нәшрияты, 2019
© Рахман Р. Ф., 2019
Талпыныш
Баш очында гына – ак болытлар,
Баш очында гына – күпме кош!
Безне биеклеккә күтәрала
Кеп-кечкенә генә талпыныш.
Җан – биектә
Баш очымда гына – ак болытлар,
Акка батып туды бу иртә.
Җан биектә чагым! Бүген тәнне
Бер манара кебек хис итәм.
Манараның ачык уемына
Җан кыңгырау кебек куначак.
Чыңлаячак анда, чыңлаячак…
Илне гамьле эшкә җыячак.
Чыңлар да ул, тау-ташларга тиеп
Кире кайткан чыңын тотачак.
Аннан тагын, тагын чыңлаячак,
Шулай тауның җырын отачак.
Тау зурлыгы булыр аннан җырда,
Таш ныклыгы булыр сүземдә.
Җан – биектә. Мин – бер манарадыр,
Калкып баскан Илем-Җиремдә!
Баш очымда гына кошлар оча,
Кош уйнатып туды бу иртә.
Сандугачлар агачларда сайрый,
Ә бөркетләр оча биектә.
Миндә әле бөркет хисе дә бар,
Канатында күкне иңләгән.
Җан җыр булып оча, бөркет сыман
Бер талпыныш алгач җилләрдән.
Баш очында гына – ак болытлар,
Баш очында гына – күпме кош!
Безне биеклеккә күтәрала
Кеп-кечкенә генә талпыныш.
23.08.2016
Карап торам…
Йолдызга мин карап торган булам,
Ә ул инде күптән үлгәндер,
Бөек бер көч аны йолдызларның
Мазар илләренә күмгәндер.
Йолдызга мин сәлам биргән булам,
Яңа бер дус тапкан шикелле.
Үземә дә Галәм күкрәгеннән
Йолдыз уты капкан шикелле.
Чулпанга мин таңда бармак яныйм,
Йокламыйсың, димен, таңгача.
Кояш чыккан, инде нуры тулган,
Менә тиздән, димен, ай качар.
Син сүнәрсең иң ахыргы булып,
Башка йолдыз булмас яныңда.
Зур бер хәсрәт – ялгыз гына яну
Галәм учагында, җаныңда…
Ә мин янам. Күпләр сүрелделәр,
Сындырдылар күпләр күңелен.
Нигә соң мин, шулай яна торып,
Ил күгендә йолдыз түгелмен?!
Нигә таңда өмет кабызмыймын,
Нигә төндә юлга нур сипмим?!
Ә бит теләк – илгә маяк булу,
Аны исән итү, һичшиксез!
Яшәр микән? Әллә сүнәр микән?
Төн телимме, таңмы милләткә?
Төндә йолдыз бигрәк якты яна…
Янгач сүнә инде, әлбәттә!
Әллә бик нык янып сүнде микән
Вакытыннан иртә бу халкым?
Мин шуңамы аны таңны таңга
Кушкан йолдызларга охшатмыйм?..
Чулпан йолдыз әнә китми тора,
Төн пәрдәсен кояш ерткач та,
Нур ташкыны тауның башындагы
Кыяларны төртеп еккач та…
Уянам да аңа карап торам,
Бәлки, ул да инде үлгәндер?
Йолдыз нуры гасыр кичеп килә —
Җирне үле йолдыз үбәдер…
Йолдызга мин карап торган булам,
Йолдыз җиле каккан шикелле,
Сәлам биргән булам, көлгән булам,
Яңа бер дус тапкан шикелле.
Ә ул инде күптән күктә юктыр,
Миннән бик күп алда үлгәндер.
Галәм бишегендә аның ур(ы)ны —
Галәм мазарына җирләнер.
09.08.2013
Минем туу
Йолдызларның аңы киткән чакта,
Йолдызларның төсе уңганда
Туганмын мин,
Инеш, елга суы
Ярларына тәмам тулганда.
Күзләреңнән йолдыз тама, дисез,
Яшьне нәни йолдыз күрәсез —
Исәр йолдыз кебек яшисең, дип,
Нигә мине һаман сүгәсез?
Гаҗәпмени йолдыз нурларына
Минем шулай ия булуым?
Моңа сәбәп —
Яңа йолдыз белән
Бер вакытта минем тууым.
Бик газаплы, диләр, йолдызларның
Яралуы Галәм эчендә.
Мин дә йолдыз кебек җан алганмын…
Шуңадыр да йолдыз төсендә.
Ә аларның һушы киткән чакта,
Җиңелмени исән калуы?!
Шундый еллар бит бу,
Шундый еллар!!!
Сүреләм дә сүнәм,
Сүреләм дә…
Аннан кабат китәм кабынып.
Күкнең һичбер буп-буш торганы юк.
Сүнсәк, беләм,
Безнең ур(ы)ныбызга
Никадәрле йолдыз табылыр.
Бездәй булмас —
Синдәй, миндәй түгел —
Килер буыннарның һичкеме.
Тик алар да йолдызларга карар,
Шуннан очып килгән шикелле.
10.08.2013
Фани дөнья
Җырлы күңел булсаң, җыр качыра,
Нурлы йөзнең нурын куа икән
Фани дөнья. Анда яшәгәндә,
Хәсрәт капчыкларың тула икән.
Сагыш капчыгың да тула икән,
Аерылу көне күплектән.
Алай булгач тормыш итәгенә
Ябышып ятабыз без нилектән?
Нигә әле маллар җыябыз без,
Нигә әле көннәр – гел эштә?
Күрмәгәндәй юлның гарешләрдән
Илтәсен тик безне гарепкә.
Фани дөнья, сине сөйгәнемдә,
Бәхет-хәсрәтеңне бер иттем,
Тоттыргансың чөнки туганымда
Капчыкларын шатлык-өметнең.
19.04.2013
Урамда – яз
Кар өеме елап ята, беттем, диеп,
Итәкләре анда-санда гына калган.
Шул өемдә бии кояш шәүләләре.
Урамда – яз, наз шикелле нур таралган.
Конкурска чыкканмыни тәпиләре,
Бии кошлар тротуарда – күлдәвектә.
Кышның бөтен салкыннары, бураннары
Агып бара, урам иңләп, гөрләвектә.
Кар өеме зар өеме булып калган,
Урамга наз, урамга шат җыр таралган.
Күгәрченнәр гөр-гөр килеп йөргән була:
Кар астыннан ашалмаган җим табалган.
12.04.2012
Яңгырга
Таңда гына яңгыр явып үткән иде,
Кыш тузанын агызган ул асфальтлардан.
Киемемне чишеп барам – җилгә ачык
Гәүдәм әзер агачны да кочакларга.
Күңел әзер барыгызны яратырга,
Йөзем көләч – җир кояшы булганмыни?!
Бу тикле яз сагындырган икән мине —
Өйдән чыкмый – салкыннардан туңганмыни?!
Өйдә яшәп, язып кына яткан идем,
Шуннан кайчак бер тынычлык тапкан идем.
Яңгыр шакып дәште мине урамнарга,
Юкса таңда йокларга дип яткан идем.
Ул яңгырга мең мәртәбә рәхмәт инде:
Киткән явып, җирне юып, сафлык чәчеп.
Бу тикле яз сагындырган икән мине,
Яшик өч ай, бергә-бергә чөкердәшеп!
12.04.2012
Вакыт
Шомыртларым тиздән атар кардай чәчәк,
Сиреньнәрем сибәр татлы хушбуй исе.
Урамнарда әле карлар өем-өем —
Күңелләргә узган инде язның хисе.
Урамнардан ага әле чишмәдәй су,
Ташу көтә инде кырлар, елга яры.
Алтын уклы яшеннәргә әзер алар,
Сагындырган язның хәтта җәзалары.
Агар ташу, болытлардан төшкән кебек.
Агар силләр, шул ташуга иш булырга.
Тапмас бары тормыш сөймәс кеше генә,
Сәбәп бардыр ил гаменә кушылырга.
Шомыртларым тиздән атар кардай чәчәк.
Нигә әле тынычлансын безнең йөрәк?!
Дәрвиш сыман, Җиһан буйлап узар язлар,
Ачык чырай күрсәтүең хәерлерәк.
Карлы җирдә – иске елның яфраклары,
Тротуарны тишкән яшел яңа үлән.
Светофорлар яшел күзен чытлык кыса,
Яңа язга урамнарда юл бирелгән.
Ян син, кешем, тынычланма гамәл белән,
Иң шатлыклы чагыдыр яз һәр кешенең.
Сөяркәсе кире каккан ирнең түгел,
Хәтта подвал кышын кичкән карт песинең.
Шомыртларым тиздән атар кардай чәчәк,
Утлар – суга, сулар утка әйләнер чак.
Урам тулы гел хатын-кыз, гел хатын-кыз…
Телләр – телгә, куллар кулга бәйләнер чак.
12.04.2012
Яз дәрте
Олыгайган кебек кенә булганмын ла,
Яшь тормышны бәйрәм итәр вакыт җиткән.
Өч-дүрт яшьне алып атып тәннәремнән,
Язлар дәрте йөрәгемә кадәр төшкән.
Дөп-дөп типми кыштагыча, салмак кына,
Дөрес кенә эшли хәзер, кузгалса да
Урыныннан яз хисенә исәрләнеп.
Терелгән ул, салкын кышта сызланса да.
Яшим, димәк, – яши икән ул, сиздереп
Җиңел, якты хискә хәзер сөенгәнен.
Тәнемә дә рәхәт булып китте бик тә,
Кыскардылар өстемдәге киемнәрем.
Җиңеләйде кышлар буе күтәргәнем,
Рәхәт миңа – тагын шуңа ни өстисең?!
Бәхетле бул, дим сиңа да, бу шигырьне
Укыганда ләббәйкәләп торган кешем.
12.04.2012
Мәскәүгә бар
Казаныңны бик яратыйм дисәң,
Мәскәүләргә барып кайт икән.
Башкаланың таштан пулатлары
Күңелемә бик тә ят икән.
Анда баргач җәннәт кочагы күк
Шаулы урамдагы өең дә.
Моңсулата икән кар юклыгы
Яңа елга кергән бу төндә.
Казан шавы авыл тынлыгы күк
Кала икән Мәскәү түрендә.
Туган илнең хәтта кары җылы,
Җиле йомшак ятлар илендә.
Туган җирнең кешеләре якын,
Бар да матур, бар да кадерле.
Урам этләре дә бик юашлар,
Үзеңнеке кебек һәрбере.
Бик тә биек йортның иң-иң соңгы
Катыннан да өең күренми —
Мәскәүләрдән Казан ерак икән, —
Анда баргач, шуны белдем мин.
19.04.2013
Үзгәреш
Син үзгәрдең, диләр миңа танышларым.
Бу яз мине әллә инде гашыйк иткән?
Түбәләрдән тамчы тамган көйгә генә
Йөрәгемдә ниндидер ят хисләр бүрткән…
Тамчы тамган көйгә генә тибәдер ул,
Тып-тып кына, уйнап кына, җиңел генә.
Син үзгәрдең, диләр миңа танышларым,
Карыйлар да тез өстеннән күлмәгемә.
Күлмәк бит ул – кабык кына, кием генә.
Йөрәгемдә ниләр барын һич күрмәссез.
Йөрәк менә яшьлегенә кайтып бара,
Гәүдәм тарта, ашыкма, дип, мәрхәмәтсез!
Чү, туктап тор светофорда, тукталышта,
Өлгермим, ди, артларыңнан җитә алмыйм,
Автобуска утырсам да, йөгерсәм дә,
Бу яшемнән һич кенә дә китә алмыйм.
Бу яшемне теләсәм дә бирә алмыйм
Күршемә дә, үч саклаган дошманга да,
Синең инде бар да җитеш, дип сөенгән,
Кызың үскән, дип сокланган дусларга да.
Чү, йөрәгем, ашыкмачы, тәннән башка
Яши алу һичбер вакыт көчеңдә юк.
Синең, кабат тәннәремдә шытар өчен,
Язны кышта көтеп яткан төшең дә юк.
Йөрәк мине тыңламый һич, кайтып бара
Яшьлегемә, йоклыйм төшләр күрә-күрә.
Урын җәйсәң кисәтә ул: һич югында,
Бу төшеңдә өлгерә күр үбешергә.
12.04.2012
Татарстан урамыннан барам
Татарстан урамыннан барам,
Казан үзәгенә илтә юл.
«Тукай бакчасы» нда бер тын алам,
Адымымны җиңел итәр ул.
Бер тын алам, тимер утыргычның
Тәнгә үтеп керә салкыны.
Һәйкәл тирәләре – чәчәк кенә…
Таҗларында миңа ят җылы.
Таҗларында бии күбәләкләр
Миңа таныш түгел көйләргә.
Тукталган ла идем Тукаема
Үз телемдә шигырь сөйләргә.
Аңлый алса, мине Шагыйрь аңлар,
Таш тәнендә бардыр күк җаны.
Утыргычка килеп утырдым да
Укыдым мин аңа Тукайны.
Аһәңнәрен сайлап, тынышларын,
Мәгънәләрен – аңлый алганча.
Һәм сөйләштек аннан Тукай белән
Ана телебездә таңгача.
Һәйкәл тирәләре – чыклы чәчәк…
Янар чыклар, парга калганчы.
Татарстан урамында таптым
Бу төн татарчаны аңлаучы.
Иптәш таптым җанга, төндәш таптым.
Шигырь кебек типкән йөрәкне
Хәтта чәчәкләргә тыңлаттым мин,
Шигырь аша телне өйрәттем.
Татарстан урамыннан кайтам,
Минем өемәчә илтә юл.
Тукталышта тагын бер тын алам,
Адымымны уйлы итәр ул.
19.04.2013
Алыш-биреш
Язган шагыйрь, утлы тынын йотып,
Гомер теләп сөйгән халкына,
Алынмаган шагыйрь хаклары да,
Милләт хаклары да ул тында.
Үлгән шагыйрь, утлы тынын йотып,
Гомер теләп Бөек Шигырьгә.
Бирелмәгән Ана хаклары да,
Бала бурычы да ул Сүздә.
19.04.2013
Утлар яна
Гарептә дә, гарештә дә
Ут яна, утлар яна.
Кар илендә, ком җирендә
Бар кавемнәр уяна.
Кызыл, сары күлмәклеләр,
Берсеннән берсе күреп,
Дөньяга аваз салалар,
Хөрлек, гаделлек, диеп.
Соңара күрмә, синең дә
Тапталган җаның, халкым,
Ит таләп ил-түрәләрдән
Үзеңә тиеш хакың.
Беләсең: йә бер үлемдер,
Йә җиңүдер бу заман.
Чор кичеп, телле калыр тик
Зур көрәшкә кузгалган.
Ыңгырашма, ел авыр дип,
Күтәрел тагын бер кат.
Көрәшсәк, алда бәхет бар,
Тик таңы әле ерак.
Гарептә дә, гарештә дә
Янартаулар кузгалган.
Янартау кебек аваз сал,
Җир дертләсен бу заман!
25.04.2012
Китәр булгач…
Ник киләдер язлар, китәр булгач?
Ник киләдер язлар күңелгә, —
Олыгайдым инде, олайдым мин,
Күп яшәдем инде бу җирдә.
Яшәдемдер күбен – бирелгәннең,
Тоелса да миңа ул бик аз.
Күңелдә кыш минем күп вакытта…
Туңдым дигәч кенә килә яз.
Өлгермим мин аннан җылынырга,
Китеп бара ул тиз, ник килә?
Туңсам туңам инде, шулай язган…
Карамасын минем әйтүгә.
Җилкетә дә мине, китеп бара.
Язлардан соң килә тагын кыш.
Алдау гынадыр ул яз җылысы —
Язга таба минем ыргылыш.
Күңел кышын оныттырып тора,
Оныттыра кайчак омтылыш…
17.02.2013
Әти авыр сулый
Коя гына яңгыр түбәләргә,
Яңа калайларын кыйный-кыйный.
Әллә кыйный, әллә көен көткән
Тангочы күк, үкчә тибеп уйный.
Үкчә тибеп тора шакы-шокы,
Менә-менә ныклап биеп китәр!
Йа Ходаем, инде болай да бит
Коя гына яңгыр, шунсы җитәр!
Болай да бит җиргә иелгәндер
Алмагачлар, армут ботаклары.
Өзеп бетерер ул миләшләрнең
Тәлгәшләрен, калмас яфраклары!
Ишетми дә мине, тыңламый да —
Коя гына яңгыр түбәләргә.
Әти авыр сулый, бирмәде, ди,
Бүген тагын печән күбәләргә.
31.08.2016
Төшлектә
Арган йөзеп – төшлек турысында
Ялкау гына агып бара болыт.
Җилләр тынган – йоклап ял итәләр,
Алар арган, күктән кошлар куып.
Мин дә ардым. Яттым үләннәргә,
Тик күземә тамчы йокы төшми.
Күләгәләр качкан кайсы кая…
Һәрнәрсәнең юктыр кебек эше.
Һәр кешенең черем иткән чагы.
Бу эссегә чыдар әмәлең юк.
Челләдә дә илне күзәтәмен,
Йокламыйча – башка гамәлем юк.
31.08.2016
Белмиммени?
Уяндым да тышка карап торам:
Көзме, кышмы – һични аңламассың.
И табигать, хәтта син дә мине,
Язың булам, диеп алдагансың.
Язың гына булам, җәең генә,
Дигәнсең син, мине гашыйк иткәч!
Нурың белән керфегемне ачкач,
Җылың белән иренемне үпкәч.
Уяндым да тышка карап торам:
Көзме, кышмы – һични аңламассың.
И табигать, хәтта син дә мине
Сабый бала санап алдагансың.
Яратуның бер билгесе итеп,
Битләремә сипкел тутыргансың,
Яз җиткәндә. Аннан тәм татырга
Җәйдә миңа алма тоттыргансың.
Өйдә эшләр башка кулга күчә…
Уяндым да тышка карап торам.
Вазаларда – алма, сусыл җиләк…
Белмиммени: кышка карап торам!
31.08.2016
Әле дә…
Бер сәбәп юк бүген кайгыртырлык,
Узганымны уйлыйм, яшь – күздә.
Ник сагынам икән авыр чакны,
Көнне тезә-тезә бер эзгә?
Сагыш көннәренең саны күптер,
Хәсрәт төннәре дә җитәрлек.
Әле дә бит яшим… диеп куям,
Барысын да җанда күтәреп.
28.02.2013
Шагыйрь җавабы
Шигырьләрең шундый затлы, шагыйрь, —
Кайсы ил һәм кайсы төбәктән син?
Тотышларың шундый горур, шагыйрь, —
Кайсы халык, кайсы милләттән син?
Язганнарың шундый моңсу, шагыйрь, —
Кайсы чордан, кайсы еллардансың?
Диңгез дулкыныдай шаулагансың,
Сандугачлар булып сайрагансың…
Төшәр өчен туфрак катламына,
Бозлыкларда утлар яндыргансың,
Менәр өчен йолдызларга кадәр,
Очкыннардан җанны кабызгансың.
Яклагансың ятимнәрне даим,
Саклагансың Илне, Җирне, Җанны!
Кочагыңа алып җылыткансың
Үз илендә ятим-кагылганны.
Бу сүзләргә каршы, әйтер Шагыйрь:
«Туфрагыннан Татар атлы илнең.
Яугирлеге миндә – Кол Галинең,
Батырлыгы – Кәрим, Җәлилләрнең,
Гашыйклыгы – мәгъшук Кандалыйның,
Зиһенлеге – Чокрый, Акмулланың,
Нәзакәтле сүзе – Дәрдемәнднең,
Түземлеге – Нәҗми, Маннурларның,
Көч-куәте – Нури Арсланның,
Тапкырлыгы – Исхак, Афзалларның,
Шат хисләре – Рәхмәт, Кутуйларның,
Горурлыгы – татар рухлы җанның,
Иреклеге – Әкә Мөдәрриснең,
Нәфис теле – Роберт Әхмәтҗанның,
Үткер күзе миндә – Фәйзуллинның,
Хөр күңеле – һәрбер шагыйрь җанның,
Турылыгы – бөек Тукаемның,
Кайнарлыгы – Рәми, Такташларның,
Сабырлыгы миндә – Туфаннарның
Һәм хыялы – Зөлфәт, Гаташларның!»
01.12.2013
Сагыш сәгате
Сагыш сәгатьләре узып китте,
Иске елның соңгы төне булып.
Телефоннан җыйдым дусларымны,
Ялгызлыкны күңелемнән куып.
Ялгызлыктан качам дигән саен,
Арта гына бара икән хисе.
Ул хисләрне кызганмыйча бирә
Бүләккә дип һәр Яңа ел киче.
Букетларда килә, конфетларның
Затлы тартмасында, тортларда,
Син ялгызсың дигән сыман миңа,
Хәтта дуслар янда чакларда.
Сагыш сәгатьләре узып китте.
Киттеләр дә… кире борылдылар.
Буылган күк яшьләр ага гына,
Күз төпләрем кинәт ерылдылар.
Күз төпләрем чыдамады хискә,
Йомшаганмын икән, йомшаганмын.
Иске елда калыр кебек сагыш
Кире атлап кергән бусагамны.
01.12.2013
Зәки абыйга
Кайнатканмы чәең? Әзерме соң
Өстәлләрең, әгәр мин керсәм?
Кер инде әй, дисең, ниләр була,
Авырганда кереп хәл белсәң?
Ничә көннәр эштән бушаган юк,
Онытып та торган чак булыр.
Керәчәкмен, әмма чәйләреңне
Ясап куйма, юкса суыныр.
Узармын мин урам аркылысын
Җиңел генә, Сезне сагындым.
Эшкә барган-кайткан чакларымда,
Келәгезгә һәрчак кагылдым.
Капкагызның бик-бауларын тарттым,
Кермәсәм дә, узып киткәндә.
Һич кенә дә эштән бушаган юк
Кояш көлгән көндә иртәннән.
Бакчасына барып кайтасы бар,
Дәресләргә план төзисе.
Кайнатканмы чәең? – Алма алдым,
Алма бүлешергә кер, дисең.
Алма яннарына чәйләр кирәк.
Чәй янына – шикәр, лимоны.
Кытлык чаклар узган чәй-мәйләргә,
Юри генә әйтәм мин моны.
Керәчәкмен, исән-имин генә
Килеп җитсен, дипләр көт мине.
Югаласың, дисең, кешеләрдән
Качыра шул сансыз эш көне.
19.04.2012
Карап торам
Балконымнан карап торам, хозурланып:
Урамнарны чибәр кызлар басып киткән.
Килә алар, гөрләвектәй аккан сыман,
Тротуардан. Казанымда ташу җиткән!
Карга тулган иңкүлеккә, агачларда
Оялары бихисаптыр, ни галәмәт!
Балконымнан җимнәр сибәм мин аларга,
Бүлешәләр ризыгымны жирәбәләп.
Агачларны яшел бөре күмеп киткән,
Сибелгәнме ботакларга алар күктән?
Бу яз элек килгән язлар кебек кенә
Түгел икән, түгел икән, түгел икән…
12.04.2012
Уйлы таң
(Шагыйрь Газинур Моратка багышлыйм)
Таңнар аткач, урамнарга чыгам,
Йокы качты диеп күземнән.
Капка кыегына тук чыпчыклар
Мине күзләр өчен тезелгән.
Авыл йоклый әле. Намаздадыр
Иртән азан әйткән мулласы.
Кешеләргә түгел, чыпчыкка да
Кирәк аның хәер-догасы.
Авыл йоклый әле. Әтәчләре,
Мин – беренче, диеп мактана.
Ә безнеке инде җир тырмыйдыр,
Иң соңыннан гына ятса да.
Тавыкларны куып йөртәдер ул,
Җим җимләгез, диеп, җиләстә.
Манарага очып кунар иде,
Уятырга азан кирәксә.
Мал хуҗага тарта, кеше – йортка,
Бар гадәте килә каныннан.
Әти-бабам инде бу вакытка
Печән чабып кайткан табынга.
Әни-әби иртән эчәр чәйгә
Икмәк, бәлеш куеп өлгергән,
Коймак салган, чүлмәк утырткан ул
Мич куенына җыйган күмергә.
Башларыма килми ниләр генә,
Төшкә чумган авыл – йокыда.
Бер мәчетнең азан әйткәненә
Икенчесе килеп кушыла.
Иртән сәламләшкән әтәч кебек
Мулласы да аның, мәзине.
Мәмәширдән Күкшелләргә күчә,
Азан сезгә чаба, Газинур.
Дога асларында яшәү тыныч,
Син кайттыңмы, бүсәсеңме йокы?
Ә мин менә авыл буйлап киттем,
Шигырь укып уздым тыкрыкны.
Әни яннарында йокы тыныч,
Ник йокламыйм икән атуса?
Мин авылны уйлыйм, ничек кенә
Яшәтергә диеп, таң туса.
Үткәнемне уйлыйм, үтәремне,
Үлгәннәрне уйлыйм, исәнне.
Мин авылны уйлыйм Казанда да!
Исләренә үзем төшәмме?
Урам буйлап барам. Ара-тирә
Авыр сулап кына тукталам.
Бу нигездә әти үскән, димен,
Ә монысын корган бер бабам.
Ә бу йортта туган-тумачалар
Яшәгәннәр иде… һәм киткән…
Буын сулкылдавы буыннарны
Тезеп кенә сала бер җепкә!
Ә бу йортта минем чәйләгән бар,
Килен була язган монсына.
Кешесез өй… Ул тоела миңа
Сүзе онытылган җыр сыман.
Яз килдеме, урамнарны ташу,
Силләр бүлә кайчак урталай.
Ташу акты мәллә арабыздан?
Яшьлек аерып узган уртадан!
Тагын атлыйм. Тагын туктап торам.
Мең хатирә һәр йорт турында!
Нигә күңел ачылырга әзер
Янымда һич кеше югында?!
Их, авылым, читән коймаларың
Ялгызларны гына үз иткән.
Гомере җирдә узган әбекәйләр
Көнгә карый кайсы күзлектән?
Минем күзлек борын очындагы
Әле кемгә, бәлки, ярыйдыр,
Тик күбегез илгә, дөньялыкка
Җирдәнрәк торып карыйдыр.
Минем кебек, кояш уянганда
Борчымыйдыр, диеп, кешене,
Бер ызбага якынаям гына,
Ачыла да китә ишеге.
Төнгә япмас, таңга капка ачмас —
Юк карчыкның урлар әйбере.
Бар хезмәтен калхуз өчен куйган,
Ил аңлар дип уйлап кайберен.
Ил дигәнең, әби, ул мин дә бит,
Һәрбер кеше – мине тыңлаган.
Бу шигырем мәртле йокылардан
Уятырдай булсын – там азан!
Баскыч төпләрендә әбекәйнең
Җил уйныйдыр, өйгә үтәдер.
Гомере җирдә узган әбекәем
Шул Ил-Җирдән кадер көтәдер.
Ул да минем кебек йокысыздыр —
Сызланадыр тәне, йөрәге.
Тәрәз аша миңа кулын изи,
Үтеп китмә, ди ул, кер әле.
Авыз итче таң суыннан куйган,
Һинд үстергән кара чәемне.
Самавырым белән кочаклашып
Уздырам бит күпме җәемне.
Кыенсынам. Керми генә узам,
Тик, борылып, тагын карап торам.
Узган юлларыма җәй үләне
Таң җилендә күпме орлык койган!
Кыр йокламый инде. Авыл йоклый.
Җир өстенә иңә гали нур.
Кайткан булсаң, түбә башыңа мен,
Илгә дога укыш, Газинур!
22.08.2016
Нигә миңа шушы кадәр сөю?!
Нигә миңа шушы кадәр сөю?!
Кызны, илне, җирне, табигатьне…
Йөрәгемә сыеп бетмәслек хис!
Бир, Ходаем, кирәк кенә хәтле.
Яз, Ходаем, кирәк кенә эшләр,
Кыла алыр кадәр изге гамәл.
Ятсам-торсам көтеп тора бурыч:
Башкармаган хезмәт Каф тау кадәр.
Әгәр язсаң алда миңа гомер,
Насыйп ит син бәхет көне генә.
Савытларда һәрчак гөлләр минем,
Булсачы, дим, сөю гөле генә!
Әгәр миңа насыйп икән яшәү,
Яшәт, димен, сөйгән ярымны да!
Алып китте үзен, киемнәрен…
Алыр иде шигъри җанымны да!
Әгәр аңа насыйп икән яшәү,
Насыйп ит син бәхет китергәнен.
Кичер аның миннән башкаларны
Ирененнән сөйми үптергәнен.
Кичер аның миннән башкаларга
Күңелендә урын биргәнен дә.
Димәк, анда әле буп-буш булган!
Бир хисләрнең аңа миндәген дә!
Янсын-көйсен чиксез яратудан,
Ә йөрәге хистән тыгызлансын.
Нигә миңа шушы кадәр сөю?!
Шул сөюнең утын бераз алсын!
31.08.2016
Алкышласын
Лепер-лепер килә таҗчыклары,
Җил уйнаткан гөл күк йөрәгем.
Каты томшыктан да имгәнә ул,
Юк-барга да балкып көлә ул.
Сөенә ул, рәнҗи, шаярта ул —
Җилдә уйнар гына гөлегез.
Бу дөньяда ханымнарның әле
Шундые да барын күрегез.
Яратыгыз мине шушы килеш,
Җанда урыным бар чын хискә.
Лепер-лепер килеп, чәчәкләрем
Сезне алкышласын бу кичтә.
10.02.2009
Сөрмәсез дә матурга
Кара ташлар яуган Чиләбегә,
Ә без хәтта шуны ишетмәгән.
Анда кар эрегән, җан туңдырып,
Монда салкын өргән ишекләрдән.
Яңа таныш белән гәпләшкәнбез,
Тыңлап торган отель бүлмәсе.
Каш йолкыган кызым, сөрмә тарткан…
Кемгә кирәк аның сөрмәсе?!
Кемгә кирәк аның кершән йөзе,
Мамык сырган төнге күлмәге?!
Без монда да ялгыз, Казанда да…
Без – парлының татлы теләге.
Без – куркакның яш(е)реп йөрткән сере.
Без – ирләрнең таңгы төшләре.
Ә мин инде төш тә күрмим бугай…
Дога укып яткач кичләрен…
Мин – чында да чынга ашмас теләк,
Син, дим кызга, тик төш булып калма.
Сөрмә тартып вакыт уздырасың…
Сөрмәсез дә матур булганыңда.
17.02.2013
Сәриягә
Яңгыр тынып килә, яуган озак:
Агачларның ир(е)не бөрешкән.
Тамчы тама яфрак-ирененнән
Күлмәгеңә, кигән рәешкә.
Син йөрисең каенлыкта ялгыз,
Озатырга әллә чыккансың
Тәүлек буе яуган яңгырларны.
Кулларыңа зонтик тоткансың.
Ул зонтик бит болай гына, эшсез…
Яңгыр кирәк сиңа, кар кирәк.
Син әйтерсең агач кавеменнән,
Сиңа таллар тотар яр кирәк.
Сулар кирәк сиңа хәл бирерлек,
Иңнәреңә басар дым кирәк.
Ул дымнарга баш куярлык булсын,
Шул чагында инде җыр кирәк!
Дуслар кирәк микән мондый көндә?
Болыт торса тау-тау күкләрдә,
Син китәсең чыгып шәһәр буйлап
Ял итәргә, яңгыр көтәргә.
Сөендерә болыт тавы сине,
Яшеннәре язның, салкыны,
Туфли эчеңдәге сазы хәтта!
Салкынның бар, дисең, ялкыны!
Мин көнләшмим язгы болытлардан,
Мин көнләшмим ямьсез көзләрдән.
Хәл бир аңа, диеп, эссе көндә
Болыт асларында тезләнәм.
Яңгыр сорыйм челлә чакларда да,
Карлар сорыйм, озак яумаса.
Ишеткәннәр бүген. Иртәрәк тә
Бик теләгән идем ләбаса!
Бәхетлесең яңгыр яуганлыктан,
Рәхмәтле син кемгә бу вакыт?
Болытларны – Алла кодрәте киң —
Алдырулар кирәк соратып.
14.04.2012
Алда – кәгазь
Алда – кәгазь. Сорый сурәт.
Сурәт җанны сораячак, —
Ясадым уйсызлыкта дип,
Һич котылып булмаячак.
Җавап бирәсе булачак
Сурәт өчен бакыйлыкта —
Төште дә китте шуңамы
Карандаш рәссам-бармактан.
Җанлы сурәт ясармын дип
Курыкса да, талант-хирыс
Тоттырды кабат карандаш:
Һичшиксез, ясарга тиеш!
Килепме уйга кабаттан,
Ясады каурый һәм җимеш.
Каурый бит – җан иясеннән,
Ул да җан сорарга тиеш!
Күтәрелеп китәр иде,
Белми каурый – кай тарафка,
Шуның өчен вакытлыча
Охшап тора битарафка.
Ул әле үсәр, пар табар…
Карандаш очы сынмаса!
Йә шунда үзе бирер җан,
Ымсыныр күге булмаса…
17.04.1992
Тышта шау-шу
Тышта шау-шу. Әйтерсең лә шимбә
Түгел бүген: урам – там халык.
Машиналар кайта, китә тора…
Мин урамда йөрим буталып.
Киосктан кеше ни аладыр…
Мин янында сагыз чәйнәп торам.
Тукталышта утыргычлар чиста —
Анда гәҗит-мәҗит караштырам.
Урам сулар аккан елга кебек,
Болай агыла ул, тегеләй.
Йотар кичен авыл кешеләрен
Таш кар(ы)нына шәһәр тереләй…
Уйламаслар алар шушы хакта,
Бәхет булыр хәтта таш фатир,
Урам тулы эшсез, йортсыз булгач,
Подъезд тулы алкаш һәм фәкыйрь.
Мин башкамы? Мин дә алар кебек
Риза көнем эштә узганга,
Шимбәгә ял миңа бирелгәнгә,
Арын-кагын диеп тузаннан.
Кабызырмын мин дә телевизор,
Компьютерны – кирәк-сирәктә.
Һәм язармын, һаман кабатланып,
Авыл китми, диеп, йөрәктән.
14.04.2012
Кирәкми
Кирәкми кунак та.
Кирәкми ялы да.
Кайвакыт кирәксез
Күк тәнгә җаны да.
Яшәсен яшәгән,
Ашасын ашаган,
Бихисап алманың
Орлыгын ташлаган…
17.02.2013
Икенче мин
Бик күпләр санаган чакта
Тирә-юнь абыстае,
Кыласың кинәт гамәлнең
Аңлатып булмастаен.
Йә гайбәт сөйләп куясың,
Йә эштән соң кайтасың.
Кайтасың да бисмилласыз
Йокларга ук ятасың.
Кызыңны тиргәп атасың,
Мәчеңне ашатмыйсың,
Сәгатең санамый тора —
Аңа көн башлатмыйсың.
Борасың аның колагын,
Бирәсең кирәкләрен.
Ошамый савыт-сабаң да,
Иләгең, чиләкләрең…
Тотасың бәреп-имгәтеп,
Юасың саксыз гына.
Яшәгән чагың туйдыра
Сөюсез, җансыз гына.
Ят кала мулла мәчесе
Кебек атлап йөрешең.
И сөю, мин дә кеше бит,
Ишек ачып кер, дисең.
Мин дә бит – адәм баласы,
Бар тәнемдә йөрәгем.
Бардыр бит Ходамнан тыш та
Кемгәдер бик кирәгем?!
Бозыла биргән сүзләрең,
Хәрәм уйнагач эчтә.
Мин таптым сине яшәүнең
Ямен югалткан кичтә.
26.03.2009
Сер бүлешкәндә
Тыңлыйм сине һәр сүзеңнән иң-иң
Тирән мәгънәләрне табар күк.
Аптырашта калсам, тормышымда
Киңәшләрең, бәлки, ярар күк.
Тыңлыйсың син мине… Тыңламыйсың!
Сиңа тыңлау бер дә ошамый.
Алтмышта да алты яшьлек акыл!
Кирәк сүзне хәтта кушалмыйм.
Үзгәртәсең мине, җөмләләрем
Юкса төзек минем, җай гына.
Ахырына кадәр сабыр торсаң
Тияр күкме әллә җаныңа?
Төзәлгәнме әллә мәгънәләре
Иң авырткан җиргә, төшеңә?
Ә бит сөйлим моңа кадәр һич тә
Сөйләмәгән серне кешегә.
Моңа кадәр һич тә бүлешмәгән
Көннәремне сиңа чишәм мин.
Җөмләләрне минем яралыйсың,
Әл(е) дә ничек үзем исән мин?!
27.03.2009
Касрелбәсар1
Нократ аръягында – урманнардыр,
Урманнарда – төлке-селәүсен.
Күрер күзләр күрмәс булган чагым,
Офыкта ни көтә – сөйләрсең.
Миңа калса, Нократ ерак түгел,
Куе зәңгәр офык өсләре.
Тау өстендә – нарат урманыдыр,
Энҗе чәчәк алып төш әле.
Агач арасыннан, елгалардан,
Үләннәрнең сирәк төшеннән
Эзлә әле аны. Бу минутта
Мин исергән сөю хисеннән.
Мин табарлык түгел чәчкәләрне,
Мин тотарлык түгел офыкны.
Энҗе чәчәк эзләп чыккан идем,
Энҗесенә хиснең юлыктым.
Ә син салкын. Синдә акыл көчле.
Карт булсаң да, күзең җетерәк.
Касрелбәсар бит мин бу дөньяда,
Син – шундыйга күзлек төслерәк.
Күрсәтәсең аңа хаталарын,
Өйрәтәсең аны яшәргә.
Офык өсләрендә зәңгәр томан
Дигәннәрем урман-тау мәллә?
Энҗе хисләр диеп уйлаганым
Алдануым микән, төш микән?
Синдә акыл көчле. Күзең җете.
Кәсрелбәсар сиңа төс микән?
28.03.2009
Су баскан
Сулар баскан, торбаң тишелгән дә,
Сулар баскан мунча-йортыңны.
Язлар шулай… өйгә кадәр кереп,
Көтмәгәндә ала котыңны.
Краннарын бәреп чыгарган, ди,
Кирпечләрен мичнең җебеткән.
Син кәефсез, тормыш көйсезлеге
Су күк үткән синең җелеккә.
Ватылган кер юу машинагыз,
Күгәргән, ди, мунча дивары.
Сулар баскан – синең көйсезлеккә
Шулар сәбәп икән нибары.
Сулар баскан минем гаражны да,
Җиһазларны тәмам җебетеп.
Өстәл аякларын ашаган ул,
Аннан качкан дөнья җимертеп.
Кәефсез мин, әмма үз-үземне
Юатырлык нәрсә җитәрлек:
Син исән бит, димен, ни соң кирәк?!
Бар да булыр, булса исәнлек.
Син килгәнсең, димен, сагынгансың,
Сагынмыйча, бәлки, килгәнсең.
Гел яшьләрчә булып калыр өчен,
Өсләреңә куртка кигәнсең.
Гел җиңелдән генә киенгәнсең,
Син дә язга инде чыккансың.
Син исән бит әле, мин исән бит!
Ачуларың язга чыкмасын.
Килмәсен лә ачу су басуга,
Түбәләрдән аккан тамчыга,
Торба ярылуга, мич җебүгә…
Вакытлыча хәлләр барсы да.
29.02.2009
Тукайнамә
1. Үлчәм
Шагыйрьләрнең Шагыйредер Тукай,
Туплагандыр Иле – Халкы ак(ы)лын.
Бөтен татар бергә сулу алгач,
Нинди булсын чыккан тыны? – Ялкын!
Гасырларның Акылыдыр Тукай,
Изгелекне һәм гөнаһны кичкән.
Нәтиҗәсен ясап гыйбрәтләрнең,
Күпме гасыр фикер биргән икән!
Кешелекнең Иманыдыр Тукай,
Имансызлык дәрьяларын җиңгән.
Димәк, Җиргә утлы шигырьләре
Җиңүчеләр көче белән иңгән!
Шагыйрьлекнең Үлчәмедер Тукай.
Безгә ул бик, бик тә кирәк икән.
Мин – Шагыйрьмен, дисәм, күз каршыма
Менә нигә Тукай килә икән!
05.03.2016
2. Синең шигырь, Тукай
Синең шигырь
Томанлы җыр түгел,
Түгел!
Буш сүз түгел,
Суга язып, сызып кына үткән
Пычак белән, сәнәк…
Анда фикер дошманына туры
Ядрә кебек кенә
Тия,
Таштай бәрә!
Шуңа күрә мескен
Каршысында – әләк.
Аңың ачыладыр,
Юл арты юл укып.
Сизми каласың син
Каләм алганыңны,
Дәвам итәр өчен Шагыйрь вазифасын
Үз илеңдә, Җирдә.
Дәвам итәр өчен
Халкым диеп янган
Бөек Тукай эшен —
Ходай талант биргән.
Синең шигырь
Илһам чырагының
Яктысында гына тумаганын
Беләм:
Сүзе – томансыздыр!
Һәр юлыннан аның
Җан ярасы саркый
Кып-кызыл кан булып,
Ядрә очып чыга —
Егар имансызны!
Синдә фикер
Күзне төртеп керә,
Яш(е)реп язылганы —
Җанны ертып керә!
Кылыч кебек кисә.
Яза калсам шигырь —
Синең дәрәҗәңдә,
Әйтсә икән Илем:
Җаннан-җанга күчкән
Тукай менә кемдә
Яши, диеп,
Исән!
05.03.2016
3. Бир син миңа
Бир син миңа бер тамчысын гына
Мәхәббәтле шигырь юлларыңа
Тамган хиснең.
Бир син миңа бер мизгелен генә
Күңелеңә җырлар алып килгән
Айлы кичнең.
Бир син миңа гашыйк итәр көчләр
Сүз егәре белән җанда туган,
Моң егәре.
Нидер җитми кебек, нидер җитми
Тамам-тамам дигән тамчысына
Каләмдәге.
Бир син миңа рухыңдагы көчне
Шундый зәгыйфь калган тәнеңдәге
Шигырь аша!
Укыйм да бит, аннан… куркып калам,
Язганымның көче бу кадәрле
Дип булмаса.
Фикерләрем ирешмәсә әгәр,
Уй-хисләрем килешмәсә мәгәр
Кешеләргә?..
Языйм микән? Риза булыйм микән
Телне-тешне кысып яшәвемә?
Соң нишләргә?!
Бир син миңа бер тамчысын гына (!)
Катлы-катлы шигырь юлларыңа
Тамган хиснең.
Бир мизгелен үзең белән бергә
Ай нурларын толымнарга үреп
Чыккан кичнең.
Бир син миңа бер күзәнәк кадәр
Үз-үзеңне – нечкә шигырь аша —
Җаным тынсын.
Юк! Ташкыны белән сулышыңның,
Саф силләре белән хисләреңнең
Басыйм сусын!
Бир син, Тукай, үрчер күзәнәген
Шагыйрьлекнең миңа үзеңдәге!
Риза түгел тик тап булырга мин
Синең күпне күргән күзеңдәге!
20.02.2016
Үсмерчак хатирәсе
Ашкынулы йөрәк тибешләрен
Санап чаба поезд тәгәрмәче,
Ә юлдашлар, бу кыз төшкәнче дип,
Һәрберсе сүз әйтеп өлгермәкче.
Гел язармын сиңа атап кына,
Күрдем дә бер, сөям, имеш, көям…
Нәрсә калган сиңа Арчаларда? —
Китеп барыйк, диләр, минем белән!
Берсе китап бирә, берсе – кәнфит…
Берсе кулдан үбә, берсе – биттән…
Мин – яшь авыл кызы, гамәлләрнең
Мондыйларын әле гаеп итәм.
Бу эшләрдән сүзем кача телдән,
Әле үле, әле тере булам.
Поезд тамбурыннан күзәткәне
Серле әйтеп куйды: «Шулай, туган…»
Оялуым тәмам исерткәнме? —
Ишек ачык, узмый тора шуннан.
Маңгай җыерып, кашы күтәрелгән.
Тәмәкесе – учта, онытылган…
Ә бер кулы – чалбар кесәсендә.
Һәм җил уйный бөдрә чәче белән.
– Ә ул – Зөлфәт! Олы шагыйрь! – диде
Кемдер шулчак. – Яшьтер – яше белән!
Син аның да өзмә инде җанын,
Илһам бул тик минем өчен генә,
Юлым тулы сөю булыр, сөю —
Моннан соңгы һәрбер шигыремдә!
Ә Зөлфәткә кирәк түгел илһам,
Ул болай да бөек инде һәм зур.
…Бөеклеге миңа гына сыймый,
Дип, ишеген ачып куйган тамбур.
Шагыйрьләргә белмим ни әйтергә.
Кирәкмәс гәп – ничек туктатырга?
Әллә ташлап китеп барысын да,
Зур Шагыйрьгә, димен, сүз катарга?
Җитми минем шуңа кыюлыгым.
Тапмыйм бер җай, сүзне башлар өчен.
Менә Арча. Бергә куба вагон,
Комплиментлар арттан ташлар өчен.
Күзәтсә дә озак тамбурыннан,
Озата Зөлфәт мине, дәшми генә.
Шагыйрьләрнең «сөеп» уйнаганын
Мин аңламыйм әле, ә ул белә…
Ирен читләрендә сорау аның,
Күз алмасы карап тора уйлы.
Китерсен дип кабат арабызга,
Телидер күк, Казан – Арча юлы.
Бүген кызый, ди күк миңа Шагыйрь,
Һәрбер җанга, китеп, ут салырсың.
Киткәч, юлың булыр кая таба,
Кайда – иң-иң мөһим тукталышың?
Язарсыңмы гелән син дә шигырь,
Китерерме язмыш арабызга?
Әллә кабат Арча юлларында
Очраштырыр микән тик поездда?
Тамбур ачык. Үтәли җил йөрер,
Кочаклашып кергән-чыккан белән.
Бөдрә чәчле Зөлфәт карап тора
Ачык киткән поезд ишегеннән.
20.01.2016
Чор җырчысына
Чорлар туа үз Җырчысы белән! —
Илтер кеше кирәк алга карап.
Тарих битләрендә кабатлана
Бөек сүзләр: Шагыйрь, Каләм, Талант…
Әйдәманның аты булган сүзләр,
Чын останың хакы булган сүзләр.
Тамырлары туфрак капшаганда,
Һәр килер Чор үз Баласын күзләр —
Яшәүчене илнең гаме белән,
Шәхси гамен куеп торып читкә.
Кыю Каләм тотып килсә Талант,
Туры Шагыйрь булып Җирдән китә.
Сез дә туган Ил Җырчысы булып,
Киткән бездән Былбыл сыйфатында.
«Чытырманда былбыл» һаман сайрый —
Инде җыры, белмим, ни хакында…
Күзгә яшьләр килә, Сезне тоеп,
Тыңлыймын да кайчак таң катында.
20.01.2016
Әткәй иңе
Әткәң иңе кирәк таянырга,
Әнкәң сүзе кирәк – исәндә,
Йөзгән ярың бик тә ерак булса,
Йөзгәнеңдә хәлең киткәндә.
Алар янына күк йөзәсең син,
Кинәт шулар искә төшкәнгә.
Ярларыңны эзләп табасың син,
Яр бар икән, димәк, бар офык.
Яшәү диңгезләре ярлы булсын,
Ә офыклар торсын ымсытып.
Хыял диңгезе дә ярлы булсын,
Хәл алдырсын, сине утыртып.
Диңгез арты диңгез кичә ал син,
Офык артларында тап офык.
Хыялларның ярын билгели бел,
Әниеңнең сүзен син тотып.
Тормыш яры сиңа хәл алдырсын,
Әткәң иңе кебек утыртып.
06.01. 2013
Биектә калу
Биеккәрәк менә барган саен,
Тел тотлыга, күзләр камаша,
Бик якында кебек тау түбәсе
Ерагая хәйран тамаша.
Хәлләр китә икән менә-менә,
Телләр кибә икән эсседән.
Туктый алмыйсың тик менүеңнән —
Син киммени башка кешедән?!
Инде җиткәч кенә тауларыңа
Һәм карагач өстән, биектән,
Бик кечкенә булып кала һәрни:
Авыл-шәһәр, кырлар, киекләр…
Таулар гына сиңа тиң шикелле,
Юлдашларың гына иш кебек.
Уйлый калсаң шулай, мизгелендә
Менгән тавың төшә ишелеп.
Кар ташкыны булып агасың син,
Агасың син ташлы силләрдә…
Тау кешесе булып каласың син…
Туган ягың ерак җирләрдә.
Ага гомер каберенә кадәр —
Кочагына таулар алганчы,
Син түбәндә яшәүләрне түгел,
Үлемне дә бәхет танганчы.
06.01.2013
Көзге өйлә
Шундый өйлә, хәтта яфрак очмый,
Агачларны сарган пәрәвез.
Яшәү гамен җыйган карт агачлар,
Яшьләренә килгән тәүге көз.
Шундый өйлә: көз тын калып тора.
Ул китәчәк инде, узачак…
Ә агачлар әле калачаклар,
Аларга көз бик күп куначак.
Тик ул көзнең башкалары булыр,
Һәм башкача килеп китәчәк.
Һәрберсендә күңел пәрәвезле
Чуакларга өмет итәчәк.
Бакча эшләрендә барча кеше.
Бар нәрсә тын. Шундый бу өйлә:
Кичен эштән арып кайтучыны
Мунча көтә – хәзер керергә.
Яр буенда балык каптырганга —
Агарсуда ятыш дулкыннар.
Барча кеше эштә, мин – өемдә,
Йөрәк сыкрый, сызлый буыннар…
06.10.2013
Әни җылысы
Казанда көз. Әле ямьсез көннәр,
Әле кире кайта нурлысы.
Ямьсезендә җанга җитми сыман
Әни сүзләренең җылысы.
Җитми сыман йөзгә яшәү төсе
Бирер өчен пешкән шулпасы.
Перчаткада бармак күшеккәндә
Килә әнкәң кулын тотасы.
Кочагына кереп җылынасы,
Көз салкыны сине сындырса, —
Алай итәр иде, болай, дисең,
Яннарыңда әгәр ул булса.
Мич түрендә пешкән ипие дә
Дәва булыр кебек, чирләсәң.
Әнкәң кисәткәне искә төшә,
Башларыңа башлык кимәсәң.
Сабый кебек, дисең, туңдым тагын,
Санга сукмый аның әйткәнен, —
Орышмыйча, киңәш-табыш итеп
Биргән бит ул тормыш мәктәбен.
Олы күреп, сине яраткан ул,
Сабый санап, сине юаткан.
Юл чатына кадәр озаткан да
Гел күзәтеп торган ерактан.
Казанда көз. Әле суык килә,
Йә әйләнеп кайта җылылар.
Һәрбер көздә ата сынаулары
Һәм аналар биргән җылы бар.
30.12.2013
Бер галим монологы
Яшь калганмын, яшьләр булгач тирәмдә,
Илле яшьтә, кырык яшьлек, диделәр.
Кырык яшьлек, дигәндә дә, үземне
Унсигезем тулган кебек сөйделәр.
Чәчләремнең чалы бер дә юк кебек,
Алтмыш яшьтә, илле яшьлек, диделәр.
Сөйләделәр кайберәүләр көнләшеп,
Көнләшсеннәр, сөйгәннәр күп иделәр.
Җитди сүзләр ардырганда кешене,
Күңелләрен ачты сүзнең шаяны.
Мәҗлесләрнең күркен тапкыр сүз итү
Бабалардан, борынгыдан калган ул.
Шаян булдым бәйрәмнәрнең түрендә,
Олпат булдым яшьләргә шул кирәктә.
Башта гамем җитмеш еллык булганда,
Унсигездә калган йөрәк, әлбәттә.
Сиксәнемдә, җитмеш яшьлек, дисәләр,
Яшь, диярмен, яшьләр булгач тирәмдә,
Яшим кебек һаман әле яшь булып,
Яшьлектәге кебек сезне сөйгәнгә.
Сиксәнендә егет әле, дисеннәр.
Сөйләделәр. Сөйләсеннәр. Түзә сүз.
Унсигезне тудырдым мин, дигәндә,
Бармак янар күзләремнән ун сигез!
06.12.2013
Кышкы урманда
Кышкы урман. Шыгыр-шыгыр сукмак.
Төнен туңып йоклый юкәләр.
Юкә ботагына кошчык кунган,
Бөрешепләр беткән шулкадәр!
Минем кебек, култык асларына
Җылы эзләп борын төрткән ул.
Бу урманда ялгыз яши микән?
Уйларына кемне керткән ул?
Мин бит менә ялгыз яшәсәм дә,
Уйларымда һаман парым бар.
Теш сындырып суык узар микән, —
Сукмакларга сөйләр зарым бар.
06.12.2013
Төннең көнгә карышуы
Төннең көнгә карышуы шулдыр, дидең,
Карышкач тән, синең назга калып сабыр.
Көннең әле җиңми китеп барганы юк…
Тап бер юлын, син бит – талант, син бит —
шагыйрь.
Төннең көнгә карышуы шулдыр, дидең,
Ишегемнән кертми сине торганымда.
Син син булып калалмассың, уза калсаң:
Таң ишеген ача да… төн юкка чыга.
Бусагадан узмый гына үптең дә син,
Төннең көнне үбүе күк булды, дидең.
Төн салкындыр, син салкындыр, инде китәм,
Ишегеңнең тыш ягында туңмыйм, дидең.
Төннең көнгә карышуы, минем – сиңа.
Шулай… Шагыйрь күң(е)ле һәрчак чагыштыра.
Әйткән сүзе кайчак миндәй тотнаклының,
Татлы булса, аякларын чалыштыра.
28.02.2013
Кызым, кайтам, диде
Кайтам, диде кызым, берәр вакыт,
Тик вакытын әйтмим әлегә,
Болай да бит синең йөрәккәең
Мине көтеп яшәү хәлендә.
Болай да бит, мине уйлый калсаң,
Йокыларга китми ятасың,
Ишегалларына чыгам, дисең,
Тавышларың белән саташып.
Кайтам, дисең, кызым, кайтам, дисең,
Кайтуларың шундый озактыр.
Көнем синсез генә уза торыр,
Ишегендә сиңа йозактыр.
Вакытларын әйтми генә, миңа
Бирсәң дә син кайту хәбәрен,
Көтүләрем бик көчәеп китә,
Авыраеп китә хәлләрем.
Поездларның барам каршысына,
Телефонны йөртәм кесәмдә…
Мин булырга тиеш тик Казанда,
Кайчан гына кайтып килсәң дә.
Почта тартмаларын карамыйм мин,
Электронка карыйм, таң туса.
Мин эшемә белми китәрмен дә,
Син көтәрсең кебек атуса.
Ишек төпләрендә көтәрсең күк,
Бакча эшләрендә көтәрсең,
Дәресемне минем бүлдермим дип,
Телефоннан хәбәр итмәссең.
Кайтам, дисең, кызым, кайтам, дисең,
Вакытларын шуның әйт, зинһар.
Вокзалларда, Мәскәү поездларын
Белмичә дә, сине көткән бар…
22.03.2013
Таңда көй көйләгән идем…
Сагынам тавышларыңны,
Син дә минем күк икән.
Таңда көй көйләгән идем,
Таң кошлары ишеткән.
Алар сиңа ирештергән,
Җырлаганнар җыр итеп, —
Күзеңә яшь китергәннәр,
Таңда өеңә илтеп.
Сагынганмын тавышыңны,
Дип телефон ачкансың.
Телефоныңны ачкансың…
Сөйләшмичә япкансың!
Без бит әле бу көннәрдә
Үпкәләшеп яшибез.
Бик сагынган булганда да,
Күрсәк исәнләшмибез.
Күрше генә яшәсәк тә
Күрешмибез, күрмибез,
Ә эчтән тавыш сагынып,
Сагышланып йөрибез.
Койса кояр көй генә дип
Үпкәләрнең юшкынын,
Балконымда сузам һәр көн
Таңның сихерле җырын.
22.03.2013
Муза турында шигырь
«Музаң бармы, – дип сорады берәү, —
Бармы музаң, җырлар җырлатырлык?»
Йөрәгемдә бардыр сагыш хисе,
Таң алдыннан төртеп уятырлык.
«Музаң бармы, – дип сорады берәү, —
Бармы музаң, таңны оныттырыр?»
Сагыш баскан йөрәгемне тотып,
Караватта торам мин утырып.
«Музаң бармы, – дип сорады берәү, —
Шул сагышны җилгә тараттырыр?»
Бар сагышым, ул – синеке генә,
Яшәт җанда, диеп яраттырыр?
«Музаң бармы, – дип сорады берәү, —
Илнең гамен тәмам оныттырыр?»
Ил гамендә яшәвемә күрә,
Андый муза миннән ерак торыр…
Ил кайгысын парым иткән өчен,
Сагышланган өчен хәсрәтеннән,
Сөяр парлар читкә китә икән,
Кирәге бар кайсы хаҗәтемә?
«Музаң бармы, – дип сорады берәү, —
Бармы музаң, шигырь яздыртырлык?»
Язам ласа, сөю хисләремнән
Иң тынычны хәтта аздыртырлык.
Язам кебек сөю хакында мин,
Язам кебек аны сөю көчен.
Ни язсам да булыр язганнарым
Нибарысы Ил бәхете өчен.
19.03.2013
Арткан диме?
Җир шарының, имеш, арткан диме
Ел көненә бүләр җылылары.
Елый гына гыйнвар болытлары,
Куа, диеп, җилнең җиллеләре.
Аяк асларында – гөрләвекләр,
Полюсларның әнә кими кары.
Җир шарының җылылыгы арткан,
Бер дәрәҗә генә, диләр, бары.
Агачларда – гыйнвар бөреләре,
Ботакларда – китми калган кошлар.
Кайгырасы хәзер бөтенләй юк:
Безнең якта алар исән кышлар.
Безнең яклар әйләнәләр, имеш,
Тропиккамы, әллә экваторга?
Бу Җир шары, әле полюс борып,
Әле шартлап, безне шаккатыра.
Таулар ясый диңгез уртасында,
Булганнарын ишеп ата мәлдә.
Катламнарның тектон дигәннәре
Өс-өстенә килә көтмәгәндә.
Туңа гына мартның болытлары,
Яңгыр түгел, карны ишә-ишә.
Полюсларда үсә, имеш, бозлар,
Җир суына, имеш, иш(е)түемчә.
Агачларда бүртеп беткән бөре,
Ул бүртергә быел тиз өлгерде,
Җир җылына диеп кенә белде,
Ә ул аңа әнә суык өрде.
Ботакларда – китми калган кошлар,
Җимнәре юк, ачлар, күшеккәннәр…
Баскыч төбендәге утыргычта
Җир суына диеп ишеткәннәр.
Безнең яклар үзгәрәчәк, имеш,
Полюс күчкәч капма-каршысына…
Бер сабый кош әле бик акылсыз,
Кардан шуыйм диеп кыбырсына.
Әнкәсенең канат астыннан ул
Чыгарган да таштай үткен томшык,
Таң һавасын исни рәхәтләнеп.
Аңа нәрсә, ул – нибары чыпчык!
19.03.2013
Әлегә бәхетем
Басканбыз балконга чыгып без.
Урамнар күренми – гел томан.
Мин куркам бик җылы көннәрдә
Туңдырып килгән бу салкыннан.
Мин куркам, ул мине нигәдер
Кисәтә шикелле шул хакта:
Яныңда ут шары хәзергә,
Бервакыт Кояшсыз таң атар.
Кайчандыр сөюләр үтәчәк,
Һәрнәрсә вакытлы һәм кыска,
Бәхетле булыйм дип телисең —
Ул бары бирелә бурычка.
Ә бурыч… Вакыты чикләнгән,
Аны бит кайтарып бирәсе…
Ник китәр булгач бер янымнан,
Бу Кояш өемә кергән соң?
Мин куркам. Урамда гел томан.
Бар аның балконга үтүе.
Мин торам җылынып Кояшка, —
Әлегә аның үз итүе.
Әлегә бәхетем ул минем,
Ә бәхет бирелә бурычка…
Ничек соң ул булсын гомерле,
Кайчан шул гомерең бик кыска!
19.03.2013
Бу кичтә
Алсу!
Көт мине,
Арчага ничек тә
Җәяүләп туфлине тишеп тә
Кайтырмын бу кичтә.
Бетте су өемдә.
«Вамин» нан тартып ал ачкычын чишмәнең
Һәм җибәр бер бричка.
Тапмасаң имәннән ясалган кисмәкләр,
Килмәсә татлы су,
Соң нәрсә була бу?!
Килмәсә ул бричка,
Илтәчәк йә такси,
Йә барыр электричка.
И Алсу!
Көт мине, бәлешләр пешереп,
Мунчалар яктырып,
Аркама тозлы бал сыларсың,
Миллекне сынарсың,
Ләүкәгә яткырып.
Алсу! Көт!
Яратам кунакны:
Ыслаган балыкны,
Майлаган коймакны,
Тавыклы токмачны,
Арпадан умачны,
Кыш чыккан шалканны,
Алманы, талканны,
Елкыдан казылык,
Тозлыклы кабымлык,
Пәрәмәч һәм күмәч,
Сарымсак, бавырсак,
Үрдәктән бәлешне,
И Алсу, өлгерсәң
Әзерлә һәмишен.
Хокук бир иреңә,
Карарга кунакны,
Әйтергә комплимент.
Чын-чынлап ял итү өчен, тик
Җитмидер тагын бер
Элемент:
Иреңә ятлаттыр
Йә шигырь, йә бер җыр.
Алсу, көт!
Ил гамен кайгыртып
Арыган бу шагыйрь.
01.10. 2012
Училище дусларыма
Башкаларга охшамаган өчен
Сүккәнсез дә мине, мактагансыз.
Ни өчендер гади яшәвемдә
Гадилекне һич тә тапмагансыз.
Еллар узган, мин гел гади калган,
Ә сез менә шактый үзгәргәнсез.
Мин яшимен шаулы үткәнемдә,
Күңел белән килер көннәрдә сез.
Сүзегездә – дәфтәр, укучылар,
Ә кемнәрдер ирен, улын сөйли,
Тик нигәдер алар җырлар илен,
Шигырь телен минем кебек сөйми.
Минем кебек, халкым диеп көйми,
Милләт, дими сезнең һичкайсыгыз.
Килә, ахры, тормыш юлларыннан
Тыныч күңел белән атлыйсыгыз.
Ә мин һаман калган элеккечә:
Җан җыр тели, күңел шигырь көтә.
Яшәү гади минем, әмма аны
Сәнгать сөю гел биеккә илтә.
Мин, кирәк, дим, утлы сүзле китап,
Мин, кирәк, дим, илне уятыр җыр.
Калдыр әле, дисез, буш сүзеңне,
Без бит инде завуч һәм директор.
Без бит инде биек күтәрелдек,
Безгә кызык семья, мәктәп, ЕГЭ.
Сүрелә җанда өмет очкыннары,
Коела күздән яшьлек шаянлыгы…
22.06.2012
Үткәргәнбез
Табыннарда нотык тоткан булып,
Җыелышларда үткен сүз сөйләгән,
Үткәргәнбез яшьлек елларын без,
Мәгънә салып кылган гамәлләргә.
Мин галимлек юлларыннан киткән,
Гыйлем ишекләрен ачып кергән,
Аңа, бәлки, дөнья тотканнарның
Утлы табасыннан качып кергән?!
Ә ул таба… шул ук хаким-хөкем
Гыйлем илендә дә бар икән лә.
Чын фикергә, гадел уйлаучыга
Ул кыйсемдә бигрәк тар икән лә!
Ул илләрнең ишекләрен кире
Ачып чыгу да бик авыр икән.
Тынычлыкны җаным һич югында
Күк катына менгәч табыр микән?
22.06.2012
Дан
Бәйрәмнәр – дан хисен терелтергә,
Ә даннарның бардыр төрлеләре.
Ил-кавемнең кешеләргә биргән
Бәясенең була билгеләре.
Шаннар шаны – милләтеңне яклап,
Батыр яуда яулап алынган дан.
Табын калдыгының бәяседер
Хакимнәрне мактап табылган дан.
Сарай җырчысының бүләгедер
Түрәләрнең уйлап тапкан даны,
Әмма күпме күзне уйнатадыр
Күкрәкләрдә утлы елкылдавы.
Тәхет данлаучының өметедер
Алтын тәре, баш тарт аннан, Кешем!
Халык теләгенә карасачы
«Халык язучысы» дигән исем!
Чын шагыйрьне хәтта исертергә
Мөмкин аның сумда чагылышы.
Булма, Шагыйрь, сарай сандугачы,
Бул җиреңнең ирек сөяр кошы!
21.04.2012
Darmowy fragment się skończył.