Czytaj książkę: «Кытай елгасы»
Үлем шушындый була икән дип кем уйлаган?
Чалт аяз көн, зәңгәр күктә ап-ак болытлар. Күз күреме җирдә арыш басуы. Авылдан урманга кадәр аралыкта – зәңгәрсу диңгез. Шул күкнең төсен үзенә алган басу өстенә томан күтәрелгән диярсең – арыш серкә очыра. Талгын җил аз гына көчәеп киткәндә серкә уйнаклап югары күтәрелә, җил бераз тынгач, арыш басуына сузылып ята. Шул диңгездән яңа пешкән әче арыш ипие исе борыннарга кереп кытыклап, ашыйсын китерә.
Ә басу уртасын ярып бәләкәй генә инеш үзәне кереп киткән. Шушы зәңгәрсу басу эченә кереп качарга теләп шуышкан елан кебек тоела елгачык. Җәй уртасына суы да аз гына кала инде аның, ташбаш балык белән бакадан башка җан иясе дә яшәми анда, әмма Югары оч елгасы дигән зур исеме дә бар. Инеш битләре, бу як су буйларына хас булмаганча, бернинди ерымнар белән дә җәрәхәтләнмәгән – ямь-яшел булып утыралар. Ул яшеллек арасындагы җиләк! Арыш серкәсе белән бергә борынны ярып керә. Ак болытлар белән шушы җирдәге оҗмах арасында да табигатьнең иң гүзәл матурлыгы - менә-төшә тургайлар сайрый. Талгын гына искән җилләр болынның басу эченә кисеп кергән урынында үскән кырлыганнарны тибрәтә, алар арасында зәңгәр, ак, кызыл күбәләкләр очып үтә. Бөтен болын чикерткәләр җырлары белән тулган...
Елганың икенче як ярында, беркемгә дә игътибар итмичә, әрләннәр бәйрәм итә. Арт аякларына басып сызгыралар:
– Фьюит!
Җәйдә оҗмах фасыллары бар дип юкка гына әйтмәгәннәрдер!
Табигатьнең бу матурлыгы белән Югары оч елгасының басу эченә кергән бер уемтысында аһ-уһ килеп җир казып маташкан адәмнәрнең гамәлләре һич кенә дә туры килми. Боларның эшләре кызу, дөньяның шушы матурлыгын бозып, яшел басуны ертып, җирне актаралар. Ике адәм билдән чокырда – көрәккә сыланып торган кызыл балчыкны өскә аталар; тагын икесе шул балчыкны, чокырга төшмәсен өчен читкәрәк күчерә. Кояшта кара янган йөзләре тирдән ялтырап тора, күлмәкләре аркаларына ябышкан. Мыш-мыш киләләр, бик тырышалар, әмма табигать аларның гамәлләренә каршы килергә тырыша – кызыл балчык көрәккә ябышып, эшләрен акрынайта, чокырдан аткан балчык, кире коелып булса да, аларга каршы килергә маташа сыман...
Казучыларга ачулы күзләре белән кандала кебек кадалган Сираҗига бу бер дә ошамый. Көн үтеп бара. Мондый эшне тиз тотарга кирәклеген белә ул. Кызуында сугып калмасаң, бу гамәле барып чыкмасын кайсыдыр җире сизә. Үзе дә казышырга дип талпынып та караган иде, ярамый дип туктап калды. Үзең тотынсың, нәрсәнедер күрми калуың бар. Шуңа казымый – көрәгенә таянган да, тегеләрне генә карап тора. Берсе дә сөйләшми, барысының да эше бик ашыгыч.
Әле ярый күктәге тургайлар Сираҗиның көрәк тимерен эретеп агызырлык нәфрәтле карашын аңламый. Ник туганнарына нират булып, мәңге кайтмаска җир читенә олагырлар иде. Җәйге шушы матурлыкка бөтенләй хас булмаган тагын бер куркыныч әйберне дә белми алар. Чокырдан чыккан кызыл балчык читенә куллары артка каерып бәйләнгән икәү тезләнгән. Берсе ир уртасы - кырык бишләрдә булыр, икенчесе үсмер – ундүрттән дә артыкны биреп булмый. Икесенең дә ертылып беткән киемнәре пычракка каткан, шул ертыклардан күренеп торган тәннәрендә, битләрендә кан эзләре. Ирнең авыз-борын тирәсе кып-кызыл, кырылмаган иягәннән кан тезләренә тамчылый. Икесе дә бер үк рәвешле - кечкенә буйлы, шакмак башлы, чәчләре керпе, үзләре кап-кара, күзләре кысык. Бер зур гөмбә янында үсеп чыккан кечкенәсе кебек – шулкадәр охшаганнар.
Базык гәүдәле бу ирне Кытайны авыл халкы дип белә, янындагы гөмбә – аның улы. Авылда электән кабул ителгәнчә, анысының да кушаматы Кытай. Кытай малае. Карашларында – гаҗизлек. Сираҗиның нәфрәтле карашы тимерне эретерлек булса, боларының өметсез карашлары инешнең суын бозга әйләндерә алырлык.
Яшүсмер бозлы судан яңа гына тартып чыгарылган чеби кебек – дер-дер калтырый. Калтыранып тора да, ябык җилкәләрен иеп, сулкылдаган авазлар чыгарып сыгылып төшә. Бәйле кулларын бушатырга теләгән сыман, озын кулларын тарткалап ала. Ертык иңбашларыннан күренеп торган ябык тәне шулкадәр юка – сөякләре төртеп чыгар кебек. Тузанга каткан бите кызыл балчыкка төбәлгән, башын игән чакларында күзеннән аккан яшьләре шул балчыкка тама. Иелеп сулкылдап алгач, Кытай малае башын бераз күтәрә, тагын бер калтыранып ала, куркынган йөзен Сираҗига күтәреп карый. Тузанлы бите буйлап аккан күз яшьләре кап-кара эзләр калдырган, авызы ямьшәйгән, үзе сулкылдаган авазлар чыгара - яшүсмер ниндидер бер куркыныч җан иясе булып тоелып китә. Аннары, язмышы белән ризалашкан кебек, бер ноктага текәлә...
Олысы, кара янган башын күтәреп, чокыр казучыларның эшен күзәткән Сираҗи байга дәшкәләп ала:
– Сирай абый... Сирай абый... Бәлки, бер юлга кичерерсең?
Сирай дәшми. Чокырга текәлгән - әйтерсең лә, шуны казу аның дөньядагы иң зур хыялы булган. Менә шул тормышка аша да, якты җиһаннан китәргә дә ярый аңа...
– Сирай абый... Сирай абый... Мин гомерем буена синең колың булырга риза...
Сирай дәшми.
Үлем менә шушындый булыр дип кем уйлаган? Чокыр читендә тезләнеп әҗәле якынлашуын көтеп утырган малайның моны уйларга акылы юк, ул куркудан бөтенләй үз акылы белән уйлый да алмаслык дәрәҗәдә бу мизгелдә. Кая инде ул малай! Үлем белән күп тапкырлар күзгә-күз очрашкан Кытайның да акылы бу хакыйкатьне кабул итә алмас дәрәҗәдә бу мизгелдә.
Ничек инде ул шушындый матур көндә килә ала ул үлем? Һәм шушылай күзгә күренеп! Нигә казыла бу чокыр?
...Чокырдан чыккан һәр көрәк балчык аларның әҗәлен якынайта...
– Сирай абый, казытма инде чокыр, тукта инде...
Кытай бу чокырның ни өчен казылганын белсә дә, аны башкача – үз исеме белән атыйсы килми. Шуңа да казытма, казытма дип кенә ялвара... Күпме генә сөйләнсә дә, берни дә булмас төсле иде. Әмма ялвара торгач, таштай каткан Сираҗины кузгата алды ул ахыр чиктә. Тик үзенең файдасына гына булмады бугай...
Көрәгенә таянган Сираҗи, тамагын кырып лач итеп төкерде дә, Кытайның әйтергә генә түгел, ишетергә дә теләмәгән сүзен әйтеп ташлады:
– Чокыр түгел бу, сиңа кабер казытам мин! Кабер! Аңладыңмы шуны? Сиңа да, әнчегеңә дә!
Кабер сүзе ике әсирнең аркасына чыжлатып камчы белән суккан кебек тәэсир итте – Кытай дерт итеп китте, улы, йөзе белән җиргә егылып, акырып елап җибәрде:
– Үтермәгез мине! Үләсе килми минем! Яшисем килә минем, үләсем килми! Яшисем килә!!!
Кытай малаеның бүген беренче генә кычкыруы булмаса да, үзәк өзгеч бу тавышка бер дә колак ияләнерлек түгел... Кытай бөтен гәүдәсе белән калтыранып китте, чокыр казучыларның җиргә төбәлгән йөзләре тагын да аскарак иелде, мөмкин булса җир эченә кереп китәрләр иде дә, бу эштән котылырлар иде... Әйтерсең лә, шулай иткәч, аларның бу коточкыч хәлгә катнашлары бетә... Малай шулай кычкырып җибәргән саен аларның хәрәкәтләре ешая - әллә эш белән үзләрен оныттырырга телиләр, әллә инде тизрәк булсак, тизрәк бу хәл дә бетәр дип уйлыйлармы шунда.
Кызыл балчык өстенә йөзтүбән яткан малай исә үзәк өзгеч тавыш белән бәргәләнүен дәвам итте:
– Яшисе килә минем!!! Үләсем килми минем!
Әллә никадәр куркыныч хәлләрне кичергән, күп әҗәллләрне үз күзләре белән күргән, үзе дә берәүнең үлеменә турыдан туры сәбәпче булган Кытайның тимер йөрәге дә баласының илергәненә түзмәде. Кисәк кенә башын артка ташлап, үксеп улап җибәрде:
- Үтермәгез! Җан кыймагыз! Алладан куркыгыз!
Шулай дип җан өшеткеч аваз белән кычкырды да, чытырдатып күзләрен йомып, шатырдатып аскы иренен тешләп күккә төбәлде. Әҗәл якынлашу сәбәпле тибүе ешайган йөрәге инде күкрәк читлегеннән сикереп чыгарга әзер иде сыман.
Җан өшеткеч авазның Сираҗи күңеленә сары май булып ятасын аңласа, Кытай, бәлки, бу кадәр бәргәләнмәгән дә булыр иде. Әмма бай дошманының нәкъ шушылай өзгәләнүен ничә еллар көткән иде бит. Тычканга үлем, мәчегә - көлке. Сираҗи көрәген җиргә батырды да, кабернең икенче ягына - әсирләр ягына чыкты. Әлегә кадәр башын артка ташлап торган Кытайның чәченнән эләктереп, йөзен кабергә төбәде:
- Әнә, кара! – Тегесе күзен ачмагач, яңагына чалтыратты. – Кара дидем! Синең соңгы абзарың булачак бул, белдеңме?
Darmowy fragment się skończył.