Czytaj książkę: «Кире кайту»

Czcionka:

- Йәә сиииин… вәл Куръәәнил хәкиим… иннәкә ләминәл мүръсәлиин… галәә сыйраатыйм мүстәкыыйм… тәңзииләл газиизир рахиим…

Бу өйдә хәсрәттән бөтен нәрсә кечерәеп калган кебек – кечкенә генә авыл өе дә, абыстай да, мәет юарга, җеназа укырга килгән авыл апалары да, урындыкка сеңеп беткән диярлек әни кеше дә... Абыстайның көйләп укыган тавышына ананың калтыранып гыжылдаган сулышы кушылып-кушылып ала. Көн буе кан-яшь түккәннән соң күз яше генә түгел, еларга тавышы да беткән... Ананы янәшәсендә утырган бертуган сеңлесе кочаклап тоткан, икенче кулы белән аның чәченнән сыпырып-сыпырып куя. Абыстай янындагы апалар да әледән-әле күз яшьләрен сөртеп алалар... Бары тик абыстайның гына эмоцияләре юк, бер көйгә укый да укый:

...иннәә нәхнү нүхйил мәүтәә вә нәктүбү мәә каддәмүү вә әәсәәраһүм... вә күллә шәйин әхсайнәәһү фиии имәәмим-мүбиин....

Әҗәл күрмәгән дип әйтерлек яшьтә түгел инде бу апаларның берсе дә. Әмма монысы бигрәкләр кызганыч шул. Бөтенесе күз алдында үскән, авылның беренче кызы дип әйтә торган чибәр, уңган, шат Назгөл бит бу! Бөтен авыл яраткан, өйләнер яшьтәге улы булган һәр әни килене итеп күрергә теләгән кыз. Әнә ул – өй түрендә ята. Аны инде үлгән дип әйтеп тә булмый, йоклап кына киткән кебек... Күзләрен ачар да дәшәр сыман...

Әмма алай түгел. Назгөл үлде. Әнисе Наҗия, әтисе Фарук та иртә таңнан бирле елый. Алар гынамы – бөтен авыл елый иде бу көнне.

Фарук нык булырга тырышып караган иде дә, булдыра алмады. Кеше түгел, таш та чыдамаслык бит! Өзелеп яраткан бердәнбер кызы бит ул аның. Ишегалдына чыкты, аннары абзарга кереп чүгәләде дә үксеп-үксеп елады ул башта. Колхоз рәисе итеп тимер холыклыларны гына билгелибез, син шундый, дигән иде беренче секретарь. Булырсың монда тимер!

Хәзер инде елый да алмый... Коймага аркасын терәгән дә тораташтай каткан. Башы да эшләми... Ничек шулай килеп чыкты соң әле бу? Нигә ул кызын саклый алмады?!

Үзен чиксез гаепләү, битәрләү хисе аны эчтән ашады, җанын талады. Шунда Фарукның уйлары чуалып, күзе ишеге ачык мунчага төште. Караеп күренеп тора. Шушы мунча гаепле түгелме соң инде аларның бәхетсезлегенә? Әйе, шул! Мунча булмаса, аның кызы исән булыр иде бит.

Фарук мунчага таба юнәлде...

...Назгөл Казанга укырга кергәч тә, яраткан шөгылен – авыл клубын ташламады. Казанда да җырлыйсың бит инде, авылда да нигә йөрисең, – дип әти-әнисе әйтсә дә, һич аерыла алмады. Мәктәптә укый башлаганчы сәхнәгә менгән кыз, укырга киткәч тә, ял көннәрендәге концертларга туры килсә, катнаша иде. Көзге балда чыгыш ясыйм, дип әйтеп куйган иде инде ул алдан ук. Әмма бәйрәм буласы дигән атнада борчылып шалтыратты: институтында мероприятиеләрдә катнашасы бар, кичтән кайтып булмаячак икән. Ярар инде, бу атнада кайтмый тор алайса, кызым, – диде әнисе.

Ничек кайтмыйм ди инде, мин бит кайтам дип әйттем! – дип үрсәләнде кыз. Аннары курка-курка гына әнисенә җиткерде – ул төнге поезд белән кайтмакчы була икән. Төнлә әти станциядән килеп алып китә алмас микән? – диде ул әнисенә.

– Бигрәк ашкына кайтырга, юньлегә генә булса ярар иде инде, – диде Наҗия иренә, шушы хәбәрне җиткергәч. Тегесе дә шомланып калды:

Теге егете янына кайтам ди торгандыр инде. Тәмам күрде дә капланды шуңа.

Ярар, нишлисең инде, начар егеткә охшамаган үзе...

Охшаган димим, кыз баланың егетләр артыннан чабып йөрүен бер дә хуп күрмим анысы. Бераз тыйнаграк булса да ярап куяр иде.

Анысы шулай инде, әтисе... Нишлисең инде, бигрәк ут булган шул...

Әтисе кызын ярата иде. Шуңа, өйдә хатыны янында кызын орышкаласа да, каршыларга баргач, үзенә бернинди дәгъва да белдермәде. Дуслашып йөргән егете Айдарга да чынлыкта бер сүзе дә юк иде әти кешенең – акыллы егет күренә... Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, чит шәһәргә берүзе чыгып китеп укырга кергән егетне ничек хөрмәт итмисең, ди? Анысы да, Назгөл кебек, авылга бер бит аның!

Назгөл, өйгә кайтуга ук, мунча ягарга кирәк, дип йөри башлады. Көзге балга ничек юынмыйча барыйм мин? – диде ул.

Нигә инде, кызым? Өйдә генә юып ал башыңны? Без бит әзерләнмәдек тә, – диде әнисе.

Үзем әзерлим мин, әни, борчылма, – диде кыз. Шундый иде шул Назгөл, иртә таңнан суын үзе ташыды, үзе ягып җибәрде. Беренче генә эшләве түгел, шуңа барысы да гадәти иде.

... Аны иртән генә юыныр дип уйлаганнар иде – ә ул әле таң атканчы ук мунчага киткән булып чыкты. Иртән уянгач кына кызларының өйдә түгел икәнлеген искәрделәр.

Мунчага барам дигән иде бит! – дип, Наҗия шунда йөгерде... Ишек бикле иде. Тартып ача алмагач, ул мунча алдына чыгып кычкырды. Ире йөгереп килде, ишекне каты тартып, келәсе белән суырып чыгарды. Назгөл мунча идәненә капланып төшкән иде. Фарук аны күтәреп урамга йөгерде, ясалма сулыш алдырып маташты... Әмма бар да файдасыз булып чыкты.

Авыл фельдшеры да берни эшли алмады. Үлгән, – диде ул.

Берәр нәрсә эшлә инде! – дип кычкырды Фарук. Нәрсә кирәк, шуны эшлим! Нишлим, әйт!

Әле яңарак кына укып кайткан фельдшер кыз, авылның иң баш кешесе – колхоз рәисенә ни әйтергә дә белми торды-торды да, өзеп әйтте: Ул үлгән. Бернәрсә дә эшләп булмый инде.

Хәзер менә аларның йөрәк парәләрен якты дөньядан озаталар...

Мондый үлем белән киткән кешене ярырга район моргына озатырга тиешләр иде. Берсенең дә ярдырасы килмәде, билгеле. Фарук колхоз рәисе булу сәбәпле, районнан бу эшне җайлаулары турында хәбәр иттеләр. Фельдшер белешмәсе белән генә җирләргә рөхсәт алдылар.

...Кызны соңгы юлга озатырга бөтен авыл килгән иде бугай. Яңарак кына колхоз рәисе итеп билгеләнгән Фарукны да хөрмәт итәләр иде авылда, укытучы Наҗияне дә, Назгөлне – әйтәсе дә юк.

Наҗия өйдән дә чыга алмады, корвалол эчереп, нашатырь иснәтеп, сеңлесе, күршеләре кочаклап алып калды. Фарук җәсәдне алып киткән ирләргә ияргәч, туганы: Калмыйсыңмы соң? – дигән иде, ул башын гына чайкады. Зиратка килгәч, әти кеше кабергә төшәргә маташа башлады.

Фарук, монда – кабер кырыенда гына тормыйсыңмы? – диделәр аңа.

Darmowy fragment się skończył.

Ograniczenie wiekowe:
12+
Data wydania na Litres:
06 listopada 2026
Data napisania:
2026
Objętość:
21 str. 1 ilustracja
Właściciel praw:
Автор
Format pobierania:

Podobne książki