Czytaj książkę: «Тургай. Сайрар чак»
«Тфү, тфү, балык, кап!»
Ислам трусиктан гына болдырга чыкты. Ул, кулларын югары күтәреп, һәр көндәгечә кояшка дәште:
– Исән-саумы, кояшкаем! Минем сине ничек сагынганымны белсәң иде!
Ислам көнгерә төсле сикергәләп куйды. Ул, кояш нурларын җыярга теләгәндәй, ике кулын ерактан ук кара-каршы китереп, үзенең күкрәген кочты да күзләрен кысып көлеп җибәрде.
– Көнең матур үтсен, улым! Казларны инешкә илтеп кайтасыңмы?
Әнисе кай арада чыккан, кай арада аның иңбашларына йомшак кулларын салып өлгергән диген! Ислам, әнисенең бит очыннан үбеп алгач, казларга «ка-ка-ка» дип бер генә дәште. Тегеләр бердәм каңгылдашып җавап бирделәр, Ислам капканы ачуга, аның белән сөйләшә-сөйләшә, инешкә төшә торган тыкрыкка ашыктылар.
Бүген алар Ыкка балык каптырырга барырга сөйләшкән иде. Ишегалдындагы тавык-чебешләрне, Акбайны, абзардагы бозауны карагач, әнисе пешергән гөбәдия белән чәй эчеп, аңа өстәп бер йомырка да ашаганнан соң, ул кармакларын алырга ишегалдына чыкты. Шул арада кулларына колга тоткан Фаил, Рөстәм, Риф, Мансур шау-гөр килеп керде.
– Суалчаннар булды, – диде Риф. – Мансурның әтисе шәһәрдән алып кайткан әзер җим дә бар. Шул җимне тотып яр буена килүгә, балык өере белән җыела, ди!
– Велосипед беләнме, җәяүме? – дип сорады Ислам.
– Велосипед белән. Мин скутерда, – диде Фаил.
Ислам, кармагын велосипедына беркетеп урамга чыккач, Зөлфәтне исенә төшерде.
– Бәй, Зөлфәткә әйтмәдегезмени?
– Әйтмәгән идек шул, – диде Мансур.
– Калдырмыйк инде, малайлар, – диде Ислам. – Безгә үпкәләр бит ул.
Мансур көлеп җибәрде:
– Аңа балыкка төшеп йөрисе юк, Шүкәсе кырында гына бит.
– Алыйк инде без аны, – диде Ислам.
– Миндә кирәк-яраклар бар, Биштирәккә баргач ясарбыз әле, – диде Ислам.
Өерләре белән малайлар килеп кергәч, Зөлфәт, авызын ипи белән тутырып, төелә-төелә катык ашап утырган җиреннән, ялап та тормыйча, кашыгын өстәлгә атты. Ишегалдына чыккач:
– Их, кармакны кемдер алган, көтегез, хәзер ясыйм, – дип чәбәләнергә тотынды.
Ислам аны тынычландырырга ашыкты:
– Әйдә, велосипедыңа атлан да, ычкындык. – Миндә кармак та, жилка да, калкавыч та бар.
Зөлфәт шундук ризалашты. Алар, тезелешеп, Гөлбакча урамнарыннан үттеләр, авылны чыккач, тигез юлдан узыша-узыша, Биштирәк ягына элдерделәр. Фаил скутер белән тыелып кына барса да, аңа җитешү өчен малайларга шактый тирләргә туры килде. Ниһаять, Биштирәккә килеп җиттеләр, ярның иң биек урынында велосипедларын җиргә аударгач, күкрәкләрен киереп, тирән сулыш алдылар. Ык өсте пыяла кебек тигез, каршы текә кызыл ярдагы ялгыз каен, аның янындагы шомырт, балан куаклары, ниндидер шәмәхә чәчәкләр төркеме су көзгесенә төбәлгән, сыңар яфракларына кадәр аермачык күренә.
Зөлфәт белән Риф ярның текә урыныннан сикерде, калганнары, сөзәгрәк чирәмле юлдан төшеп, кайнар комга килеп керделәр. Ком шулкадәр чиста, йомшак иде. Малайлар, киемнәрен чишенеп атып, трусиктан гына калгач, пәриләр кебек сикерешергә, кычкырышырга, төрткәләшергә, мәтәлчек атарга тотындылар. Зөлфәт кәҗә бәтие төсле Рөстәм артыннан калмады, аңа туктаусыз: «Бер генә мәртәбә йөрт инде!» – дип ялынды. Рөстәмнең аны сыртына атландырып йөри торган гадәте бар иде. Менә ул тезләнде, озын куллары белән комга таянды, Зөлфәт, авызын ерып, аның кабыргалары беленеп торган нечкә гәүдәсенә менеп тә атланды. Рөстәм, күзлеген елтыратып, сирәк тешле авызын ачып, акрын гына суга таба үрмәләп китте. Ислам аларны такмак әйтеп озатты:
Рөстәм дигән крокодилның
Чинай менгән сыртына.
Ыкка илт тә батыр,
Ник кирәк ул чуртыма!
Аларга карап хихылдашкан малайлар, бу такмакны да ишеткәч, көлүләреннән тыела алмас хәлгә килделәр.
– Крокодил комга күкәй салырга җыена, – диде Риф, авызын җыя алмыйча. – Белгән догаларыңны укып сал, берүк.
Алар инде су читенә килеп җиттеләр, Рөстәмнең куллары суга ук керә башлады. Шулчак нәкъ аның кулы каршындагы күрән төбендә, шопырт итеп, зур балык чумды. Куркуыннан әллә Рөстәм гәүдәсен чайкалдырып куйды, әллә Зөлфәт үзе сизгерлеген югалттымы, ул, чапылдап, суга барып төште.
– Бу Зөлфәтнең үлеме судан булачак, менә мин әйтте диярсез, – диде Мансур.
Малайларның инде көләрлек тә хәле калмаган иде.
Алар кармак салу хәстәренә керештеләр. Мансур баштук кисәтеп куйды:
– Мин күрән тирәсенә борчак сибәм. Бу төшкә килмисез.
Малайлар моңа канәгатьсезлек белдерсәләр дә, Фаил мәсьәләгә ачыклык кертте.
– Балыкчыларның законы шундый, – диде ул, Мансурны яклап. – Кем ашатып, балыкларны үзенә җыя – шул үзе генә тота. Бер генә урында тотмыйча чабулап йөрсәк, балыкны куркытабыз.
– Әйе, бабай әйтте, балыклар җир өстендә атлап йөргәнне кабыргалары белән сизә икән, – дип, Ислам да аның сүзен хуплады.
Шулай итеп, бу мәсьәләдә ныклы карарга килделәр. Аннары Мансурдан һәрберсе «әз генә, әз генә» дип борчак та, кармакка салырга фабрикада эшләнгән җимне дә алды. Мансур ул җимнең коточкыч зур бәядә икәнен биргән беренә әйтеп торды. Барысы да, кармакларын җимгә төкереп, «тфү, тфү, балык, кап, яр башында елтырап ят!» дип, суга ыргыттылар. Үз кармагын салып куйгач, Ислам Зөлфәткә колга эзли башлады. Бу якта якында гына таллык юк иде, еракка йөрисе килмәде. Шунда Зөлфәт үзе әллә каян бер кәкре ботак кисәге тотып килде.
– Балык кабыйм дисә, синең колгаңның төзме, кәкреме икәнен карап тормый ул, – дип юатты аны Ислам.
Шул кәкре генә, кыска гына ботак кисәгенә жилка бәйләде, калкавыч куеп, очына кармак такты. Зөлфәт кармагын Ислам белән янәшә салды. Барысы да, тып-тын калып, калкавычларына төбәлделәр. Ләкин тып-тын калсалар да, аларның йөрәкләре урынында түгел иде. Ыкның әле бер, әле икенче урынында, без монда гына дигәндәй, туктаусыз олы балыклар чумды. Шопырдап балык чумган саен, һәркем эченнән генә, ай, минем кармагыма килеп капсаң дигән уй белән янды. Малайларның, балык чумган җиргә, шуннан таралган түгәрәк дулкыннарга карап, күзләре ут янды, сулышлары кысылды, йөрәкләре ярсып типте. Балыклар, кайчакта аларны юри үртәгәндәй, гел якын ук килеп чумганда, суда хәтта аксыл гәүдәләре дә күренеп калганда, ничек тыныч кына карап тормак кирәк! Рөстәм, кулына колгасын тоткан килеш, багана кебек каткан. Риф суга чумардай булып иелгән, күзе калкавычында. Фаил юньләп үзенең калкавычына игътибар да итми, башын туктаусыз як-ягына боргалый, иптәшләренә чиертерме-юкмы икәнен күзәтә. Зөлфәт тә Исламның калкавычыннан күзен алмый. Менә Рөстәм бер кызылканат тартып чыгарды. Зөлфәт шундук аның янына йөгерде, кармагын Рөстәм белән янәшә атты. Рөстәм тагын бер балык каптырды. Бусы зур гына чабак иде. Ул арада Мансур да, Фаил дә, Ислам да берәр чабак тоттылар. Зөлфәткә күкин капты. Шулай итеп, барысы да әйбәт кенә каптыра башладылар. Зөлфәт кенә, кемгәдер балык эләккән саен, аның янына барып, шунда кармагын атты. Ислам аңа тагын такмак чыгарып сөйләде:
Тфү, тфү, балык, кап,
Яр башында ялтырап ят!
Күп кыбырсып йөрүченең
Берәр җирен килеп кап!
Малайлар бердәм көлү белән җавап бирделәр. Мансур барысының да көнчелеген уятты. Аның чабаклары, кызылканатлары янына зур гына ике кушбаш, бер алабуга өстәлде. Малайлар килеп карагач, аның чиләгендә кимендә ике килограмм балык барлыгын күрделәр. Бу барысының да күзен кызыктырды, алар кармакларын суга төрлечә тылсымлап ыргыттылар. Риф җимен болай дип «өшкерде»:
Кап, кап, кармагым,
Капчык төбен кармадым;
Капчык төбен кармаганда
Пычраттым бармагым!
Фаил балыкларга бик каты боерды:
Төкереп салдым, сикереп кап!
Яр башында ялтырап ят!
Ялтырамасаң, калтырап кат!
Ислам да кыска гына итеп үз өлешен кертте:
Атаң, анаңны чакыр,
Кәҗә күек акыр,
Капчык төбе тап-такыр!
Мансурның туктаусыз балык каптыруына түзә алмыйча, Зөлфәт аның янына китте.
– Мин дә синең яныңда салыйм әле, – диде ул, зәңгәр күзләрен аңа мөлдерәтеп төбәп.
Мансур, аның үзе кыска, үзе ямьсез кәкре колгасына ишарәләп, аны үртәде:
– Синең бу колгаңнан куркып, балыклар качып бетмәсме соң?
– Курыкмаслар, – диде Зөлфәт чын күңелдән.
– Ярар, сал инде, алайса, сал, – диде Мансур.
Зөлфәтнең кармагын ыргытуы булды, шундук бер кушбашны тартып чыгаруы булды. Бәлкем, моны белми дә калырлар иде. Тик Зөлфәтнең балык судан күренү белән чинап кычкырып җибәрүе бөтенесенең игътибарын үзенә юнәлтте. Кушбашы да ару гына иде, ул аны, саңагыннан эләктереп тоткан килеш, бөтенесенә күрсәтеп чыкты. Кушбашын полиэтилен букчасына салып, кармагын ыргытып, бер минут тормагандыр, калкавычы ике-өч кенә сикерде дә аска төшеп китте… Бусында алабуга капкан иде. Аннары аңа кызылканатлар эләгә башлады. Ул кармагын салды да шундук капкан балык белән тартып та алды. Ул инде кычкырмый башлады. Мыш-мыш килеп, тизрәк балыгын кармактан ычкындырып, җим саплап, тагын суга атты, тагын алды. Монда мәзәк һәм аңлаешсыз бер хәл туды. Янына Зөлфәт килеп басуга, Мансурның калкавычы селкенеп тә карамады. Ул яңа җим саплап, әллә нинди әфсеннәр укып, төкереп ыргытса да, кармагына сыңар майма да килмәде. Ә Зөлфәтнең пакеты күзгә күренеп калыная барды. Моны барысы да күреп тордылар. Мансур тыштан берни әйтмәсә дә, аның йөзе ачудан караңгыланды. Зөлфәт чираттагы балыгын тартып чыгарган чакта, Мансурның күзләре атна буе ач торган кешенең ипи күргәч уйнаклаган күзләрен хәтерләтә иде. Ә Зөлфәт, сөенүеннән нишләргә белмичә, һәр балыгын аның борын төбенә китереп, «менә тагын берәү», дип уйнатканнан соң гына букчасына салды. Мансур кызганыч иде.
– Зөлфәт, кил минем янга! – дип чакырып карады Ислам.
– Килде ди!
Зөлфәт әйләнеп тә карамады. Мансурның бер кечкенә банкасында бик юан өч ак корт бар иде. Шуның берсен саплап, кармагын Ыкның уртасына ук селтәп җибәрде. Барып төшеп, бер-ике минут үтмәгәндер, жилканы, дык итеп, нидер тартты. Ул колгасын өскә күтәрмичә генә кармакны үзенә китерә башлады. Ярга килеп җиткәндә, балык шапыр-шопыр килеп карышырга тотынды. Моның зур балык икәнлеген бөтенесе дә күрделәр һәм аның тирәсенә җыелдылар.
– Кинәт тартма, жилкаңны өзә!
– Астан гына, акрын гына тарт!
– Бая чумган балыкның берсе бу!
Малайлар, түземсезләнеп, Мансур тирәсендә сикерештеләр. Ахырда Мансур балыкны комга сөйрәп чыгарды. Бу ике килограммнан да ким булмаган кушбаш иде. Аны кармактан ычкындыргач, һәрберсе тотып-тотып карады. Малайларда шушындый балык тоту теләге кабынды. Фаил, башкалар киткәч, килеп, Мансурдан бер ак кортын биреп торуын үтенде.
– Юк, бирә алмыйм, – диде Мансур, кармагын саплап. – Әнә бит соңгысы калды.
– Ну, мин бит сиңа кайткач түлим. Безнең өелгән тирес астында күп ул. Бер ак кортың урынына унны бирермен, – диде Фаил.
– Мин синең ун ак кортыңны табада кыздырып ашыйммыни? – дип көлде Мансур. – Балык капканда кирәк ул.
– Һи, саран тәре, – дип, Фаил ачуланып китеп барды.
Шулчак жилка тагын тартылып куйды. Мансур, кабаланып, колгасына үрелде, кармакны өскә күтәрде, ак корт юк иде. Соңгы ак кортны саплап салгач, аңа шактый көтәргә туры килде. Зөлфәтнең дә калкавычы селкенмәде.
– Балык бетте микәнни? – диде Зөлфәт, аның янына елышып.
– Суда балык бетә димени…
Шунда Мансурның жилкасы кинәт тартылды, хәтта колгасы да дерелдәп куйды. Ул колганы комга атты да жилканы кулы белән тартырга тотынды. Ярга якынайган саен, балык шапыр-шопыр килеп каршылык күрсәтте. Малайлар инде күптән аның янында иде.
– Рөстәм буе бар бугай бу, – дип көлде Ислам.
– Зөлфәт, читкәрәк кит, аягыңнан эләктермәсен! – дип, Риф Зөлфәтне комга таба тартты. Койрыгы белән суга чап-чоп бәрә-бәрә, бер олы авызлы мыеклы балык килеп чыкты.
– Җәен капкан! – дип кычкырып җибәрде Рөстәм.
– Син үзең җәен! Кышын түгелме тагын! – диде Риф, аны үртәп.
– Кая, карарга ирек бирегез әле, – диде моңа кадәр арттарак басып торган Фаил. Ул балыкка карады да: – Әйе, җәен бу, – диде. – Өч килограммнан да ким түгел. Сиңа аны кабат суга җибәрергә туры киләчәк, Мансур.
– Нәрсә?! – дип кычкырып җибәрде Мансур.
Малайлар аптырашудан ни әйтергә дә белмәделәр:
– Ни сөйлисең син?
– Тоткан балыкны җибәрәләрмени?!
– Шаярта ул!..
– Шаяртмыйм, – диде Фаил тамак төбе белән генә. – Бер кешегә биш килограммнан артык балык тотарга ярамый. Ә хәзер синең кимендә җиде килограмм балыгың бар. Йә җәенеңне суга җибәреп котыласың, йә штраф сиңа.
– Хәзер җибәрдем менә, көтеп тор! – диде Мансур, аңа кәҗә тоягы күрсәтеп.
– Менә хәзер кесә телефоныннан әтигә шалтыратам, – диде Фаил. – Ул – экология буенча штаттан тыш инспектор. Өч-дүрт меңеңне түләгәч күрсәтерсең миңа кәҗә тоягыңны.
– Ни кыланасың син, Бүсмән тәре? – диде Мансур, ярсып.
Әмма Фаил шаяртмый иде:
– Балык – халык байлыгы. Артыгын тотарга ярамый, – диде Фаил тыныч кына. – Законда бер кешегә биш килограмм дигән.
– Ярар, биш килограммнан артканын сиңа бирәм, – диде Мансур, мыскыллаган кебегрәк итеп.
– Халык байлыгының бер килограммы да кирәкми миңа, – диде Фаил бик катгый төстә. – Җәенеңне, тонганчы, суга җибәреп котыл. Йә хәзер үк әтигә шалтыратам.
– Беләбез синең әтиеңнең кем икәнен! – диде Мансур. – Ул биш килограмм гына тотмый, диләр.
– Әле син минем әтигә яла ягасыңмыни? – дип, Фаил Мансурның каршына ук килеп басты.
– Кит әле, Бүсмән! – дип, Мансур аны кинәт күкрәгеннән этеп җибәргән иде, Фаил сырты белән комга барып төште.
Ул сикереп торды да Мансурга ташланды. Алар шәрә тәннәренә шапы-шопы бәрә, типкәләшә башладылар. Фаил Мансурның йөзенә сугып өлгерде, аның борыны канап чыкты. Ислам белән Рөстәм аларны аера алмыйча шактый маташты. Зөлфәт Мансурны якларга теләп чабулап йөри, ләкин моны ничек эшләргә белми иде. Ул, ярда үскән эшләпә кадәр эре үги ана яфракларын өзеп, шулар белән, үрелә-үрелә, Фаилнең сыртына чабып маташа. Фаил аны төртә дә ега, төртә дә ега. Аларны көч-хәл белән аергач, Мансур суда борынын юып килде. Фаилне Рөстәм, Мансурны Ислам тотып торса да, алар, һаман ычкынмакчы булып, бер-берсенә омтылдылар, Фаил – закон белән, Мансур Фаилнең әтисен фаш итү белән янады. Ахырда алар тынычландылар. Ислам күңеленнән әзерләп куйган уен әйтте:
– Әйдәгез, ачуланышмыйк, малайлар, – диде ул, Мансур белән Фаилгә карашын төбәп. – Балык та булдымы тарткалашыр нәрсә? Без бит бер-беребездән башка бер көн дә яши алмыйбыз.
– Законны бозарга ярамый, – дип куйды Фаил.
– Законны бозмыйбыз. Балыкны бергәләп тоттык, – диде Ислам. – Мансур, син каршы килмәсәң, әйдә, җәенне шушында пешереп ашыйк?
– Шәп булыр иде ул!
– Күптән балык шулпасы ашаган юк!
– Жәлләмә, Мансур, пешерик!
Мансур уң күзен кысып, шактый уйланып торгач, елмаеп җибәрде:
– Соң ярар, алайса… – диде.
Аның бу сүзләрен ишеткәч, бөтенесе шатланып сикергәләргә тотынды.
– Ә ничек пешерәбез? – диде Риф.
Ислам Фаилгә дәште:
– Әйдә, скутерың белән авылдан чиләк, бәрәңге, ипи, башка кирәк-яраклар алып киләбез.
Фаил дә карышмады.
Ярты сәгатьтән Биштирәк яры өстендә зәңгәрсу төтен күтәрелде. Балык шулпасына Ислам Галимҗан абыйсы өйрәткән үләннәрне дә салды. Бер чиләккә якын шулпаны малайлар ничек ашап бетергәннәрен дә сизми калдылар. Бу аларның моңа кадәр ашаган ашларының иң тәмлесе булды…
Өйләренә кайткач, Фаил ашарга утырмады. Әнисе сораштыра башлагач, ул үзенең таләпчәнлеге аркасында ничек уха ашауларын сөйләп бирде. Әтисе аның сүзләреннән көлеп куйды:
– Бер кешегә биш килограммнан артык балык тотарга ярамый дигән чикләү бетте инде ул. Хәзер корбан балыгын ике кешегә унбиш килограммнан артык тотарга ярамый дигән кагыйдә керттеләр.
Фаил, киләчәктә кирәге чыгарга мөмкин, дип, әтисенең бу сүзләрен күңеленә салып куйды.
Таш та чәчәк атачак
Нух тавына ничек ансат кына менде соң әле ул? Тау элеккедән дә биегәйгән, болытларга ук якынайган. Андагы һәр таш кисәге, һәр куак, үләннәр, Нух маңгае үзе дә Ислам килгәнгә сөенәләр кебек. Менә бу яшькелт-сары ком ташының гына ничек килеп чыкканын аңлый алмыйча туктап калды ул. Бу бит – аларның ишегалды почмагындагы ком ташы. Аны бирегә кем меңгергән? Ташка якынрак килгәч, анда үзе кирт ясаган урынына кадәр шул килеш икәнен күрде. Аны-моны уйларга өлгерә алмады, артында нидер кыштырдады. Борылып караса, теге сары елан аңа таба шуыша. Сызгырган тавышлар чыгарып якынайды да, Исламның аягына терәлә язып, бер тапкыр урап чыкканнан соң, кабат Нух маңгаена шуышып менеп, теге тишеккә кереп китте. Ислам кабат ком ташына борылды һәм хәйран калды: аның өстеннән шундый матур чәчәкләр үсеп чыгалар һәм күзгә күренеп һавага күтәреләләр иде. Сабаклары сузылганнан-сузыла һәм ниндидер моң ишетелә. Әллә җилме бу? Ә-ә-ә, Ислам аңлап ала, шушы чәчәкләрнең җыры бит бу. Алар пәрәвез җебеннән дә нәфисрәк, адәм башы кадәр тузганаклар, сабаклары электр яктысы төсле үтәли күренеп, төрле якка нур сибеп тора. Ул сабаклар һаман югарырак күтәрелә. Инде Нух маңгаеннан да биегрәккә җиткәннәре бар. Алар акрын гына чайкалалар, чайкалганда, әлеге тузганаклар чәчелеп очып китәр төсле. Тик чәчәкләр таралмыйлар, аларның һәркайсыннан әллә нинди могҗизалы төсләрдә нурлар коела. Берләре кып-кызыл, икенчеләре ап-ак, өченчеләре сап-сары, дүртенчеләре зәп-зәңгәр, миләүшә, шәмәхә төслеләре дә бар. Күбесенең чын төсен тел белән әйтә торган да түгел. Иң гаҗәбе шул: ул чәчәкләрнең җылысы бөтен тәнне иркәли. Күкнең ул куе зәңгәрлеге! Ул яңгыраган моңның матурлыгы! Ул моң әллә күктән, әллә чәчәкләрдән иңгәнен аера торган да түгел. Исламның моны кемнәргәдер күрсәтәсе килде. Шуңа күрә кычкыра-кычкыра йөгерергә кереште:
– Карагыз әле, күрегез әле! Нинди матурлар! Бу чәчәкләрне тизрәк бөтен җиргә күчереп утыртырга кирәк!
Ул күпме генә кычкырып йөгерсә дә, беркем дә күренмәде. Ләкин Ислам бу могҗизаны башкаларның күрә алмавын тоюдан өзгәләнде. Ул арлы-бирле йөгерде, шулчак чәчәкләр дә үзе артыннан ияргәнен күрде. Алар аны әйләндереп алдылар, аларның моңына кушылып, Ислам үзе дә көлеп җибәрде, шатлыгы эченә сыймады. Бераздан әлеге моң дәртле көйгә әверелде, Ислам чәчәкләр уртасында очына-очына биергә кереште. Чәчәк сабаклары арасына каяндыр канатлары җем-җем итеп торган, көмеш нурлар сипкән матур күбәләкләр килеп керде, аларга чут-чут сайраучы сандугачлар, тююрр, тююрр дип талпынучы тургайлар, дәртләнеп җырлаучы сыерчыклар кушылды. Кинәт Нух маңгае астындагы чишмә төнбоеклы, камышлы суга әверелде. Ислам билдән шул суда калды. Чәчәкләр дә, озын сабаклары белән бии-бии, суга керделәр, кошлар, күбәләкләр тагын да дәртләнебрәк аның тирәсендә очтылар. Зәп-зәңгәр күктә кинәт йолдызлар кабынды һәм алар, күзләрне чагылдырып, кояш тамчылары төсле су өстенә ява башладылар. Ислам чәчәкләрне, кошларны, күбәләкләрне, йолдызларны тотмакчы, бөтенесен кочып алмакчы була, әмма урыныннан кымшана алмый. Шулчак сары елан йөзеп килә, койрыгын Исламның уң кулына урый да аны җиңел генә судан алып китә. Ул артына борылып карый – бөтенесе бик еракта, еракта калган. Хәтта күренмиләр дә диярлек. Ислам, коты очып, елан уралган беләген югары күтәрә, ул койрыгын бушатып, шуып төшеп китә. Ислам йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә йокысыннан уяна…
Ул шактый вакыт төшеннән айный алмый ятты. Күз алдында бөтенесе менә хәзер генә кебек хәрәкәтләнде. Теге моң туктаусыз колак төбендә яңгырады. Ул шул халәттә ишегалдына чыкты һәм туп-туры койма почмагында яткан ташка таба китте. Таш урынында иде. Аның өстеннән күтәрелгән чәчәкләрне күз алдына китерүгә, колагында тагын теге тылсымлы көй яңгырады. Аның янына Баһадир килеп басты. Ишегалдында тавыклар, бәбкәләрен ияртеп казлар йөри иде. Шулчак әтисе белән әнисе күренде.
Әнисе көн саен аны эшкә озатып кала. Бу көннәрдә әтисе урманда агач кисәбез, ди. Исламның шулкадәр аның тракторына утырып барасы килә.
– Әти, мине дә алып бар әле! – дип ялына-ялына аңа ияреп капкадан чыкты. Әтисе артына борылды да ялваргандай тавыш белән:
– Зөһрә, бу әйберне алып кал, зинһар, – диде.
Ә Ислам аның белән янәшә атлавын дәвам итте:
– Әйбер түгел мин, синең Ислам исемле малаең! Минем синең белән эшлисем килә!
Әтисе, туктап, аңа иелде, җитди итеп карап торды. Инде ачулана дигәндә, йөзе яктырып китте:
– Соңрак, эш беткәндәрәк алып барырмын, улым, – диде йомшак кына. – Бик эшлисең килсә, әнә ишегалларын җыештырып, себереп куй. Куярсыңмы?
– Куярмын, – диде Ислам, дәртләнеп.
Бераздан әнисе дә эшкә китте, әбисе белән бабасы күрше авылда туганнарында кунакта иде. Ислам берүзе хуҗа булып калгач, иң элек әтисенең кушканын үтәргә булды. Ул ашап та тормады, ике чи йомырка эчте дә, зәңгәр теннискасын, шортысын һәм кедасын киде, башына түбәтәен элде һәм, дәртләнеп, ишегалдына чыкты. Эшне нәрсәдән башларга икәнен уйлап торгач, иң элек тавыкларны кытаклап чакырып, сарайга кертте. Сарай ишеген япканда, Баһадирны үзенә иптәшкә алып чыкты. Кулына каен себеркесе алып, бәбкә үләннәренең өстендәге чүп-чарны сыдырып-сыдырып себерергә тотынды. Эшне ишегалдының уртасыннан башлады, чүпне читкә чыгарды. Ул шулкадәр мавыгып китте, хәтта кояшның инде шактый күтәрелеп кыздыруын да сизмәде. Маңгай тирләрен сөртә-сөртә, ишегалдына шактый вакыт карап торгач, аның башына искиткеч бер фикер килде: «Бу бәбкә үләннәрен нигә юмаска соң әле? Әнә бит өсләрендә мал-туар, машина таптап, үзебез йөреп, ничек изгәләп, ямьсезләп бетергәнбез. Урыны-урыны белән үләннәр саргайганнар, корып бетеп баралар. Койма буендагы чәчәкләргә карасаң, алар көлеп тора, үләннәр кызганыч. Чәчәкләргә һәр көн су сибеп, тәрбияләп торыла. Сабантуйлар да килеп җитә, кунаклар да кайтыр. Нишләп соң әле үләннәрне юмаска? Яңгыр да күптән күренми, инде тамырларыгыз да кибеп барадыр, – дип сөйләнә башлады ул. – Мин сезне бүген мунча кертәм. Тамакларыгыз да кипкәндер. Битләрегезне дә юам».
Ул, йөгереп барып, лейканы тутырды да үләннәргә су сибәргә тотынды. Абзар яныннан ук башлап, бер генә буш урын да калдырмыйча, бөтен ишегалдын сугарып чыкты.
– Әнә ничек матурландыгыз, – диде ул, тураеп басып. – Суны туйганчы эчтегезме?
Аның сүзләрен раслагандай, гел ияреп йөрүче Баһадир кыт-кыт дип куйды.
– Ә син нәрсә? – Ислам аңа таба кул селтәп куйды. – Тырнакларың бик шәп бит синең. Үлән төпләрен әзрәк тырмап чык, ныграк үсәрләр.
Ислам, ике кулын биленә куеп, үзенең эшләгән эшенә куанып карап торды. Гаҗәп матурайган иде үләннәр. Менә әти-әнисе, әбисе белән бабасы күргәч шаккатырлар әле. Баһадир да аның янәшәсендә карап торды да кикергән кебек «Кыйк!» дип куйды.
– Нәрсә кикереп торасың? – диде Ислам, көлеп. – Кикер, кикер, койма башына сикер! Сиңа багышланган шигырь бу.
Баһадир, башын кыйгайтып, аңа ачуланган сыман карап тора башлады.
– Нәрсә, ошамыймыни? – диде Ислам, көлеп. – Ярап булмас инде сиңа. Син тавыкларның да котын алып торасың. Хәзер яңа шигырь чыгарам:
Сезнең әтәч кикерәме?
Безнең әтәч кикерә.
Ул бераз башын кашып торгач көлеп җибәрде һәм:
Кикрикүүк, дип кычкырганда,
Койрыклары сикерә, –
дип өстәде…
Баһадир аны дикъкать белән тыңлап торуын дәвам итте.
Капка келәсе шыкылдады, һәм кереп килүче Айгөл күренде. Ул ап-ак күлмәктән иде. Ислам янына килеп җиткәнче үк шыркылдап көлеп җибәрде:
– Әләй, нишләдең син?
– Нигә? – диде Ислам, берни аңламыйча.
– Сазга батып беткәнсең бит!
Ислам шортысына, теннискасына карады: чыннан да, аларның төсен инде аерырлык түгел иде.
– Син йөзеңне кара әле, – диде Айгөл, көлүеннән тыела алмыйча.
Ислам койма буендагы юынгычның көзгесенә баккан иде – ишегалларын, урамнарны яңгыратып көлеп җибәрде. Борын астында очлары колакларына кадәр үк сузылган мыек барлыкка килгән, иягенә дә сакал үскән, уң як колагы, маңгае да балчыкка буялып беткән. Муены да кара шарф бәйләгән төсле. Ул мышкылдый-мышкылдый юынырга тотынды. Айгөл күзеннән атылып чыккан яшьләрен сөрткәч сораша башлады:
– Син нишлисең монда? Ишегалдыгызны суга батыргансың.
Исламның аны тагын көлдерәсе, күзеннән яшьләр чыгартасы килде:
– Су түгел ул.
– Ни соң?
– Үләннәрне яшелгә буядым бит, – диде Ислам, йөзенә җитди кыяфәт чыгарып.
Айгөл ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Ишегалды, чыннан да, элеккедән яшелрәк иде. Ул бер үләнгә, бер Исламга карап торды да, иелеп, курка-курка гына, бармагын үләнгә суза башлады. Ислам, башыннан түбәтәен алып, ул үрелеп маташкан турга ыргытты һәм:
– Һайт! – дип кычкырып җибәрде.
Куркуыннан Айгөл нәкъ каршысына килеп төшкән түбәтәйгә таянды. Ак күлмәге белән үлән өстенә сузылып ук ятмасын өчен, Ислам, биленнән тотып, аның гәүдәсен турайтты. Икенче яктан «Кыт-ты-ру-у-у-у» дип, Баһадир килеп җиткән иде. Алар тагын, бер-берсенә карап, бик озак көлештеләр.
– Баһадирга мин бер шигырь чыгардым әле, – диде Ислам.
– Сөйлисеңме соң?
Ислам әллә нинди хәрәкәтләр ясап сөйләп китте:
Сезнең әтәч кикерәме?
Безнең әтәч кикерә.
«Кикрикүүк» дип кычкырганда,
Койрыклары сикерә.
Ул туктап калды.
– Йә, дәвам ит инде, – диде Айгөл.
– Дәвам итәргә, әле башкасы чыкмады бит. Иҗат алай җиңел генә бирелми ул, – Ислам гөлдерәп көлеп җибәрде. – Телевизордан шулай дип сөйләде пеләш башлы яшь шагыйрь. Калганын уйлап бетергәч сөйләрмен.
– Ишегалдында нишләгәнеңне әйт инде, – дип төпченүен дәвам итте Айгөл.
Ислам көйли-көйли сөйләп китте:
– Менә бу үләнкәйләрне мунча керттем. Мин бит алар белән бертигез. Моны аңлаучы гына юк. Үләннәр күптән чакыралар иде инде мине. Менә бүген рәхәтләндереп юындырдым, чистарттым мин аларны. Менә хәзер үләннәр дә әнә теге чәчәкләргә кушылып көләләр. Их, чәчәкләр кебек йөри дә алсалар! – дип куйды соңыннан.
Айгөл аның сүзләрен аңламады. Гаҗәпләнеп, сорау бирде:
– Нинди йөри торган чәчәкләр турында сөйлисең син?
Ислам аңа хәйләкәр караш ташлап елмайды:
– Әйтмим әле.
– Әйт инде! – дип ялынды Айгөл. – Син гел шулай кызыктырасың да каласың, табышмак әйткән сыман…
– Вакыты җиткәч белерсең, үз күзләрең белән күрерсең.
– Йә, шаяртма инде, – диде Айгөл ялварулы тавыш белән.
– Мин төш күрдем. Әнә почмактагы зур ташны күрәсеңме? Шуның өстеннән тузганак төсле чәчәкләр үсеп чыкты. Минем арттан ияреп йөрделәр. Чәчәкләрнең зурлыгы… Әйтимме никадәр? – Ислам Айгөлгә гел якынлашып бетте.
– Әйт…
– Берсе-берсе синең башың кадәр…
Ислам аның чәчләрен сыпырып куйды. Айгөл елмаеп тыңлаган җиреннән кинәт җитдиләнде:
– Ислам, алай итмә инде…
– Нигә?
– Әллә ничек… – ул кып-кызыл булды. – Кайтам мин. Кибеткә барышлый гына кагылган идем…
– Әз генә тор инде.
– Әни көтәдер. Үзең безгә кил.
Ислам аны капка төбенә кадәр озата чыкты. Айгөл, ашыга-ашыга, кибет очына атлады. Бераз киткәч, артына борылып елмайды. Ислам кереп китмәде, Айгөл тагын борылып караячак дип уйлый иде. Аның уен сизенгәндәй, Айгөл бер каерылып карады да кибет урамына борылды. Исламның һаман кереп китәсе килмәде. Ул ниндидер таныш булмаган рәхәтлек кичерә иде. Ислам шушы рәхәтлекнең гел бетмәвен теләде…
Нишләп мин куян йөрәк?
Көтүнең әле яңарак чыккан көннәре иде. Исламнарның сыеры кайтмый калды. Берәр җирдә яшь үлән утлап йөридер, кайтып керер, дип көтсәләр дә, сыер күренмәде. Ул көнне әтисе дә эшкә ерак урманга җибәрелгән иде. Кояш баеганда, әнисе – бер якка, Ислам икенче якка сыерны эзләргә чыгып йөгерделәр. Ислам велосипедта Бормалы буйларын, тау башларын, Сабантуй урыннарын әйләнеп кайтты. Сыерны таба алмадылар.
– Галимҗан абыеңнан сораган идем, ферма көтүенә бер мал да кушылмаган. Әйләнмә күл артында сыерлар калучан икән, – диде әнисе. – Әллә, улым, әйләнеп кайтасыңмы?
Ислам шундук болын ягына элдерде.
Әйләнмә күлгә якынлашканда, өч сыер күренде. Исламның эченә җылы йөгерде: әһә, кайтып киләләр! Әмма ул сыерларның берсе дә аларныкы булып чыкмады. Әрәмә эчендә тагын булырга тиеш, дип уйлап, ул күлнең тар гына кипкән урыныннан әрәмә эченә кереп китте. Сукмаклар төрле якка аерылды, Ислам, әле уңга, әле сул якка китеп, сыерны кычкырып чакырды, ләкин тавыш-тын ишетелмәде. Бервакыт ул үзенең кап-караңгы әрәмә эчендә торып калганын күрде. Күк йөзен калын болытлар каплаганга, күзгә төртсәң берни күренмәслек иде. Ислам кире борылды. Ләкин сукмак аны күл ярына алып килде. Болынга чыга торган урын бу яктарактыр, дип, Ислам тар сукмак буйлап уңга атлады. Ул инде, велосипедыннан төшеп, аны тотып бара иде. Ике яктан агачлар битләрен, беләкләрен сыдырып калалар. Ләкин бу юлы да ул күл ярына килеп терәлде. Шунда күңелен «Адаштым!» дигән шом телеп алды. Ислам адашканлыгын аңлады. Әйтерсең лә аны ниндидер күренмәс кармавычлары белән, шушы ботаклары белән бер явыз ерткыч китереп кысты. Ул кайсы яктан кергәнен бөтенләй чамалый алмас хәлгә килде. Еш-еш сулаудан авызы кипте, тәненә тир бәреп чыкты. Агачлар арасында нинди бушрак урын чамаласа, велосипеды белән ул шунда ташланды. Әмма кая гына атласа да, чыгу юлы юк, бары тик күл суына килеп төртелде. Бу Әйләнмә күл әрәмәсендә төнлә түгел, көндез дә кешеләрнең адашып йөргәнен, бердәнбер чыгу юлын таба алмыйча азапланганнарын аның ишеткәне бар иде. Хәзер үзе шул хәлгә төшкәч, ул нишләргә белмәде. Әллә ничә мәртәбә велосипеды белән бергә чәнечкеле гөлҗимеш, кара каен төпләренә абынып егылды. Тез башларын, терсәкләрен авырттырып бетерде. Исламның тамагына нәрсәдер тыгылды, күзеннән яшь акты, ә авызыннан нишләптер тавышы чыкмады. Инде атларлык хәле дә калмады. Ул ашыгудан туктады, кая барганын үзе дә белмәстән, чайкала-чайкала атлады да атлады. Курку аның зиһенен томалады, үзенең монда ни өчен килгәнен дә аңламый башлады. Әйтерсең лә ул әрәмәдә йөрми, коточкыч төш күреп бастырыла һәм бу куркынычтан берничек тә котыла алмый иде. Кайчакта аның зиһене беразга гына ачылгандай була. Андый вакытларда йөрәге, күкрәгеннән чыгардай булып, дөп-дөп тибә, күңелен ниндидер үкенүле шом били. Бәргәләнеп йөри торгач, ниһаять, ачыграк урынга килеп чыкты. Алдындагы күкләргә ашкан юан агачлар Исламга авылның кайсы якта икәнен чамаларга мөмкинлек бирделәр. Ул сул якка киткән сукмак буйлап чайкала-чайкала атлады, һәм сиземләве дөрес булып чыкты. Төн караңгы булса да, коры җиргә килеп терәлгән күлнең башындагы су әз генә ялтырап күренде. Исламга көч кергән кебек булды. Ул, велосипедын тоткан килеш, әлеге тар урыннан үтте дә, аңа атланып, кайту ягына кузгалды. Авыл ягында күренгән бәләкәй генә яктылык аңа оҗмахның үзедер кебек тоелды. Шул яктылыкка якынлашкан саен, куркуы кими барды, гәүдәсе калтыраудан туктады. Ислам капкадан сөйрәлеп диярлек керде. Ишегалдында гөлт итеп ут янып тора иде. Бакча почмагыннан болдырга таба борылганда, өйдәгеләр бөтенесе аның каршына йөгерешеп чыкты. Әтисе дә яңа гына урманнан кайткан, сыерны да тапканнар. Исламны эзләмәгән җирләре калмаган.
– Улым, кайларда йөрдең? – дип елап, әнисе аны кочаклап алды.
– Сыерны эзләдем, – диде Ислам тонык тавыш белән.
Тавышының үзенекенә охшамавына ул хәйран калды. Күрәсең, куркудан тәмам тыны кысылган иде.
– И улым, бөтен җирең тырмалып, сыдырылып беткән бит, – диде әбисе, аның беләкләрен сыпырып, йөзенә карап. – Битләреңдә дә канаган урыннарың күп.
– Әйдә, улым, юындырам, – диде әнисе. – Аннан ашарсың да йокларсың.
– Син аны кайдан эзләдең соң? – дип сорады әтисе.
– Әйләнмә күл әрәмәсеннән миңа каршы өч сыер чыккан иде, – дип аңлатты Ислам. – Безнең сыер да шунда калгандыр, дип, әрәмәгә кереп киттем.
– Болай булгач аңлашылды, – диде әтисе. – Керүен кердең, ә чыгу юлын тапмадың. Шулаймы?
– Әйе…
Шушы хәлдән соң Ислам тынычлыгын җуйды. Адашуының сәбәбен бары тик үзенең куркуыннан гына дип күрде. Мин башкалардан ким, нишләп мин шулкадәр куркам икән дигән уйлар аны туктаусыз бимазалады. Элек курыккан чакларын берәм-берәм исенә төшерде. Хәзер ул – бишенче класска укырга барасы малай, мондый курку белән ничек яшәмәк кирәк, дип, үз-үзен битәрләде. Әмма күпме битәрләсә дә, куркуын җиңә алмады. Үзен сынау өчен юри генә караңгы кичләрдә тыкрыктан Бормалы буена төште, әмма озак тора алмады. Шул шомлы тойгы, кабаландырып, аны өйгә кайтарды. Исламның башына бер нәрсә һич тә сыймый: нишләп соң караңгыда ялгыз калуга аның эченә курку керә, әллә нинди шикчел-куркыныч уйлар уйлата? Кайда соң ул куркытучы зат? Югыйсә бернинди җен-пәри дә, албасты да юклыгын ул ап-ачык белеп тора. Шул ук көндезге елга буе, көндезге басу, көндезге тау. Көндезгедән артык берни дә юк. Ул шулай икәнлеген белеп тора. Алайса, нишләп курка соң? Урамда ул инде үзен кичләрен йөрергә күнектерде. Бик караңгы урамнардан да шикләнебрәк булса да үтә. Ә менә зират тирәсенә килсә, тәмам коты алына. Әллә ничә мәртәбә, үзенең куркуын җиңмәкче булып, караңгыда зиратка барып карады. Барыбер куркуын җиңә алмады. Ике мәртәбә Акбай белән барган иде, зиратның эченә кермәсә дә, аны әйләнеп чыкты. Тик Акбай белән бит ул! Беркөн зират янына баргач, ул капкасыннан да кергән иде, бер кабер артында әллә нәрсә селкенеп куйды. Ул, йөгереп, ничек өйләренә кайтып җиткәнен дә сизмәде. Тыны-көне бетеп, коты алынып, капкага килеп җитсә, бабасы басып тора. Ислам аны кочаклап алды да кинәт кычкырып елап җибәрде.
– Улым, ни булды, ник елыйсың? – дип гаҗәпләнде бабасы, аны кочаклап.
Ислам башта аңлата алмады, үксүен тыялмады. Аннары, бераз тынычлангач:
– Бабай, мин нишләп куян йөрәк икән? – диде.
Бабасы Исламны иңбашыннан сөйде:
– Син куян йөрәк түгел, балакаем, бик батыр егет, – диде ул, аны юатып.
– Юк, юк, бабай, мин куркак!
– Нәрсәдән куркасың?
– Караңгыдан куркам! – диде Ислам.
Ләкин бабасы аның ни әйткәнен аңлый алмады:
– Нинди караңгыдан?
Ислам барысын да сөйләп бирде. Менә хәзер зираттан коты алынып чабып кайтуын да сөйләде.
– Борчылма, улым, – диде бабасы. – Бәләкәй чакта без дә курка идек. Үзеңне җиңәргә өйрәнергә кирәк. Мин сиңа бернәрсә өйрәтәм. Син бер мәче баласын күкрәгеңә кысып бар анда. Курыкмаячаксың. Зиратта мәетләр, аларның өрәкләре чыгып йөри дигән нәрсәләр – барысы да әкият. Куркакларны куркыту өчен шаян кешеләр уйлап чыгарган аларны. Син бит үзең дә бик шаян малай. Теләсәң, коточкыч нәрсәләр уйлап чыгара аласың. Зираттагы агачларда ябалаклар күп булучан. Алар төнлә бала елаган тавышка кадәр чыгаралар. Моны син күңелеңә беркетеп куй. Һәрбер кош, вак-төяк җәнлекләр тавышыннан куркырга кирәкми.
Икенче көнне Исламны бабасы үзе озатып калды. Кая барганын өйдәгеләргә әйтмәскә сөйләштеләр.
– Мин сине бакчадагы утыргычта көтеп торырмын, – диде бабасы.
Мәче баласы мыекларын, юеш борынын аның муенына терәде, төшәм дип тыпырчынмады, кайчакта гына ишетелер-ишетелмәс тавыш белән «мияу» дип куйды. Менә алар зиратка килеп җиттеләр. Исламның йөрәге кызу-кызу тибә башласа да, ул кире борылу уен читкә куды. Капкадан кергәндә, болыт астыннан ай килеп чыкты. Зираттагы агачларның, рәшәткә, чардуганнарның күләгәләре зәңгәрсу ай нурында шомлы төскә керделәр… «Уһу» дип ябалак кычкырды, аңа тагын ят кош тавышы кушылды. Бөтенесе гайре табигый, тавышларның каян килгәне күренмәгәч шикләндерә иде. Ниндидер олы кошның һавада канат җилпегәне ишетелде, ул, баш очыннан үтеп, әллә агачлар арасына кереп югалды, әллә каберләр өстендәге чардуганнар арасына төште. Исламга якын гына үлән арасындагы иске яфраклар кыштырдады, ниндидер озынча түгәрәк шәүлә акрын гына читкә шуышты. Әллә керпе идеме, башка җәнлекме – аерырлык түгел иде. Айны тагын болыт каплады. Ул, мәче баласын ныграк кысып, акрын гына эчкәрәк атлады… Зиратның аргы башына кадәр барып, кире борылды. Әмма арттан кемдер килеп тотар дигән шиге барыбер күңелен бимазалаудан туктамады, йөрәге дөп-дөп типте. Шулай да ул, адымнарын кызулата барып, зираттан чыгып, өйләренә әйбәт кенә кайтып җитте.
– Ничек, улым, кердеңме зиратка? – дип каршылады бабасы, бакчадан чыгып.
– Кердем, бабай, мәче баласы олы иптәш икән, – диде Ислам, бүгенге батырлыгында аның да өлеше барлыгын яшермичә.
Ислам, ул көнне йокларга яткач, уйга батты. Ул зур эш эшләгәнен аңлады. Күпме вакытлар тырышып, беренче мәртәбә теләгенә иреште бит. Куян йөрәк түгел икән ул! Курку дигән шомны бары тик үзеңнән читкә куарга, аңа бөтенләй игътибар итмәскә кирәк икән! Курку тыштан түгел, үзеңнең эчеңнән чыга икән ләбаса! Эчтә тагын ниләр яшеренеп ятадыр? Гел көлеп кенә йөреп булмый икән бит әле бу дөньяда. Бүгенге батырлыгының беренче адым гына икәнен, алда әле олырак нәрсәләрне җиңәсе булачагын да уйлады Ислам…
Доллар тешләде
Ислам, уянгач, шактый вакыт уйланып ятты. Яткан килеш кенә елмаеп кояшка кул болгады. Тәрәзә каршындагы алмагачының яфраклары җилдә селкенә, аларның шәүләләре аның өстендәге одеялда, диванда, идәндә шул ук хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Нидер уйлап табарга кирәк. Әмма башына юньле уй килми торды. Ул, киенеп, кече якка чыкканда, барысы да табында ашап утыра иде. Ислам, елмаеп, честь бирде:
– Туган көнегез белән котлыйм!
– Нинди туган көн ул, улым? – дип сорады әтисе.
– Йокыдан торганда, мин үземне туган кебек сизәм, – диде Ислам. – Йоклаганда, без булмыйбыз бит. Уянгач, яңадан туасың.
– Син бик дөрес әйтәсең, улым, – дип өстәде бабасы. – Бу инде җир йөзендәге кешеләрнең уртак туган көне була. Ә бит күпләр төнлә йоклаган җирләрендә мәңгегә уянмыйча да калалар.
Бабасының бу сүзләре Исламга дәрт кертеп җибәрде:
– Мин көн саен сезне шулай котласам ачуланмассызмы соң?
– Ачуланмыйбыз, бик әйбәт булыр, – дип елмаештылар табындагылар.
Ислам Акбайга, бозауга, кошларга бирәсе ризыкларын алып, ишегалдына чыкты, аларга ашарга салганда, һәрберсенә «Туган көнең белән!» дип елмайды, әллә нинди шатлыклы көй белән «Туган көнегез белән! Туган көнегез белән!» дип ишегалдын сикергәләп әйләнде. Ашаганнан соң, Фаилдән алып торган китабын илтергә дип урамга чыкты. Табигатьне саклау турындагы бу китап әтисенеке булганга, Фаил аны пычрата, ерта күрмә дип, кат-кат кисәтте. Шуңа күрә Ислам китапны газета белән тышлап кына укыды. Тулысынча укып чыгарга көче генә җитмәде: аңларга да авыр, китап бик калын да иде. Аны култыгына кыстырып, Ислам, тырт-тырт сикергәләп, урамның әле бер, әле икенче ягына чыкты. Юлны сузарга, озаграк барырга теләгәндә, гел шулай итә ул. Сикергәләгәндә, үзенең хәрәкәтләренә туры китереп, такмакларын да тезде:
Бар иде, ди, юк иде, ди,
Ач иде, ди, тук иде, ди.
Яланбаш иде, ди,
Ялангач иде, ди.
Китте, ди, чокырның эче белән,
Тәмәкенең көче белән.
Чатан аягы белән,
Култык таягы белән,
Барган урманга, төягән чытырман,
Йөк башына менеп утырган.
Киткән чабып,
Калган авып.
Аты артта,
Үзе алда, ди,
Әле дә булса анда, ди.
Очраган кешеләргә Ислам, такмагын бүлеп, сәлам бирә, үзенең кыланмышыннан аларның елмайганын-көлгәнен күргәч, тагын рәхәтләнеп сикергәли-сикергәли атлавын дәвам итә. Ул такмакларыннан «Кәрия-Зәкәрия, коммая»га күчеп барганда, капкаларыннан Лилия килеп чыкты.
– Нәрсә иртүк җырлап йөрисең? – диде ул.
– Җырлыйм шул, мин бит Тургай.
– Алайса, сиңа җырларга көч бирим әле, – Лилия көлә-көлә җырлап куйды:
Сайра син, Тургай,
Шауласын тугай.
Шаулап үсәр
Кырларда бодай.
– Рәхмәт, сайрармын, – диде Ислам. – Мин сине туган көнең белән котлыйм!
– Минем туган көн март аенда. Оныткансың, Ислам.
– Онытмадым. Анысы синең олы туган көнең. Йокыдан торгач, көн саен бәләкәй туган көн була.
– Анысын каян алдың?
– Үзем уйлап таптым. Кызык бит инде көн саен туган көн белән котлау. Ишегалдына чыккач, кояшны да котладым. Ул елмаеп җавап бирде.
Лилия, аңа түбәнсетүле караш ташлап, үзенең ышанмавын белдерде:
– Бирер инде!
– Бирде шул! Менә иртәгә уянгач, ишегалдыгызга чык та «Исәнме, Кояш!» дип кара әле. Ничек елмайганын үзең күрерсең.
– Берәр нәрсә эндәшер, әйеме? – диде ул, һаман Исламнан көлеп.
– Эндәште дә.
– Ни диде?
– Лилиягә шушы турыда әйт, диде.
– Алдакчы!
– Алдакчы да алдакчы! – диде Ислам, үпкәләгәндәге кебегрәк итеп. – Тапкансыз бер сүз. Сез бит кояшны гына түгел, үсемлекләрнең дәшкәнен дә ишетмисез. Ник ишетмәгәнегезне әйтимме?
– Әйт әле, әйт, – диде Лилия, кызыксынуын яшермичә.
– Ышанмыйсыз – шуңа ишетмисез. Ышанган кеше генә ишетә.
Лилияне ышандыра алмаса да, Ислам аның өйләренә елмая-елмая кереп китүеннән канәгать иде.
Ул юлын дәвам итте. Капканы ачып бер атлауга, ишегалдындагы соры бүре төсле бурзай, өреп, аңа ташланды. Әхтәм абый машинасының капотын ачып нәрсәдер актарынып маташа иде. Ул, шундук башын калкытып:
– Доллар, нельзя! – дип кычкырды.
Эт шып туктады. Исламның эченә курку төште. Ул эт авылда инде берничә кешене тешләгән иде. Шуңа күрә ул да, атларга куркып, урынында тора бирде.
– Доллар, ко мне! – дип кычкырды Әхтәм абый.
Эт әкрен генә аның янына килеп утырды.
– Әйдә, үт, үт, Фаил өйдә. Курыкма, тими ул, – диде Әхтәм абый, этнең каршына арты белән басып.
Ислам әкрен генә аларның болдырына таба атлады. Шулвакыт Доллар, кинәт ыргылып, өч сикерүдә аның янына килеп җитте һәм ботыннан тешләп тә алды. Ислам авыртудан кычкырып җибәрде. Китабы кулыннан төшеп китте, тышлары ачылып, аны төргән газета да ертылган иде. Әхтәм абый:
– Ах, сволочь! – дип атылып килде һәм этне, муенындагы каешыннан эләктереп, бикләп куя торган рәшәткәле оясына кертеп җибәрде. Ислам куркудан калтырый һәм үкереп елый иде. Әхтәм абый аның янына йөгереп килде:
– Каяле, карыйк, – дип җиргә чүгәләде.
Ислам, шунда гына башын иеп, эт тешләгән урынга карады. Аның чалбары ертылган, шул урыннан кан чыккан иде. Әхтәм сикереп торды да өйләренә йөгереп кереп китте. Бинт алып чыгып, чалбар өстеннән генә урап куйды.
– Әйдә, тизрәк медпунктка киттек, – диде ул, Исламны җитәкләп, машинасына алып килде.
Капканы ачып, Исламны машинасына утыртты да выжылдап ишегалдыннан чыгып китте. Медпунктта Нәсимә апа, аны урындыкка утыртып, чалбарын салдырып алды, эт тешләгән урынны мамык-марля белән чистарта башлады. Ул кагылган саен, Ислам сискәнеп кычкырып җибәрде.
– Син монда карап торма, үскәнем, читкә кара, – диде Нәсимә апа.
Исламга, башын читкә боргач, чыннан да, җиңелрәк булып китте. Шулай да берничә мәртәбә өттереп-яндырып алганда ул, сискәнеп, аягын сикертеп, ыңгырашып куйды. Ниһаять, ул аның ботын кысып бәйләп куйды. Аннары ике укол ясады.
– Менә булды, молодец, сабыр егет икәнсең, – дип, Нәсимә апа аның башыннан сыйпады. – Хәзер кайтып, тыныч кына ятып тор. Борчылма, берни дә булмас. Ярасы тирән түгел, ике теше генә эләккән. Мин тагын үзем хәлеңне белеп торырмын.
Әхтәм абыйсы, аны машинага утыртып, Исламнар турына туктады.
– Үзең төшә аласыңмы? – дип сорады ул Исламнан.
– Төшә алам да, китабым сезнең ишегалдында калды бит. Мин сезгә барыйм әле башта.
Әхтәм абыйсы белән тагын аларга кайттылар. Эт рәшәткә эчендә буыла-буыла өрә башлады, читлекнең әле бер почмагына, әле икенче почмагына ташланды, ал аяклары белән рәшәткәгә басып, ярсып өрде. Ислам, ишегалдында яткан китапны алып, өйгә кереп китте.
Китапның балчыкка буялганын күргәч, Фаилнең чырае бозылды:
– Нишләп пычраттың?!
– Кулымнан төшеп китте бит, Доллар тешләде дә. – Ислам, балагын күтәреп, бинт белән бәйләнгән урынны күрсәтте.
– Әнәче! – диде Фаил. – Ничә әйттем инде әтигә, шул этне чыгарма, дип.
– Ярар, мин кайтам инде, – диде Ислам. – Миңа Нәсимә апа ятыбрак торырга кушты.
Исламны Фаил озатып калды. Ул, бераз гына аксап, урам буйлап атлады. Сораган бер кешегә эт тешләгәнен әйтте. Өйгә кергәч, әнисе:
– Нишләдең, улым? Йөзең ап-ак булган бит! – диде.
Эт тешләгәнен сөйләп биргәндә, әбисе белән бабасы да аның янында ах-ух килеп бөтерелделәр. Әнисе аңа яшелчә ашы бүлеп бирде, алдына ит белән сыр куйды. Өчәүләп янәшәсенә утырып, аны кыстый-кыстый ашаткач, диванга яткырдылар, ял итәргә куштылар. Күп тә үтмәде, әтисенең тракторы туктаган тавыш ишетелде. Ул төшке ашка кайткан иде. Килеп керү белән:
– Хакмы Әхтәмнең эте тешләве? – дип сорады.
– Әйе, – дип куйды Ислам.
– Аш бүлимме? – дип сорады әнисе.
Әтисе «кирәкми» дигән мәгънәдә кул селтәде дә җилләнеп чыгып китте, гараж ишеген ачып, машинасын чыгарганы ишетелде, аннары кабат өйгә кереп, Исламга:
– Әйдә, барып кайтабыз, – диде.
– Кая барасыз? – диде әнисе, хафаланып. Аның күзләре нәрсәдер сизенүдән куркып зурайганнар иде.
Әтисе кырыс кына:
– Сиңа кирәк түгел, – диде.
Ислам әтисенә ияреп чыгып китте. Алар машинада урам буйлап бик кызу элдерделәр һәм Фаилләр турына килеп туктадылар. Машина шулкадәр кызу килде, ул коры җирдән күпмедер ара шуып барды. Әтисе Исламга чыгарга кушты, үзе, машинадан ике көпшәле мылтыгын алып, капканы тибеп кенә ачты да ишегалдына керде. Әхтәм абый һаман да машинасы янында нидер эшли иде. Әтисе кызу-кызу адымнар белән Әхтәм каршына килде һәм, аңа сугарга теләгәндәй, мылтыгын болгый-болгый:
– Син бу этләреңнән кеше талатудан туктыйсыңмы, юкмы?! – дип кычкырды.
Әхтәм тураеп басты да, күкрәген киереп, тамак төбе белән генә:
– Тукта әле, син башта ситуацияне ачыкла! – дип, акрын гына сүз башлаган иде, әтисе дөртләп кабынып китте:
– Күрсәтермен мин сиңа ситуация! Кара әле, сүзен тапкан бит, ситуация, имеш! Нишләп синең этең минем малайны тешләде? Шуңа җавап бир.
Бу вакытта ишегалдына өлкәннәрдән биш-алты кеше, шулай ук малай-шалай җыелып өлгергән иде инде.
– Аның минем сүздән чыкканы юк иде. Әллә ни булды бит.
– Әгәр баланың бугазын тешләп өзгән булса? Ул чакта мин этеңне генә түгел, үзеңне дә атып үтергән булыр идем. Мин сине тыңламый торган ул этеңнән коткарам хәзер.
Әтисе мылтыгын кулында селкеп куйды:
– Кайсы этең тешләде? Әйт, арттагысымы, рәшәткә эчендәгесеме?
– Син мылтыгыңа үрелергә ашыкма әле, – диде Әхтәм. – Монда бит әле мин хуҗа.
Аның сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй, әтисе Исламга иелде:
– Кайсы тешләде, улым? Күрсәт әле.
Исламның куркудан йөрәге урыныннан күчкән кебек булды. Ул беркадәр вакыт сүзен әйтә алмыйча калтыранып торды.
– Әйт, кайсысы? – диде әтисе ачу белән.
Ислам бармагы белән рәшәткәгә таба күрсәтте:
– Доллар исемлесе.
– Аңлашылды, – диде әтисе һәм, мылтыгын тоткан килеш, читлеккә таба атлады.
Ләкин Әхтәм аның каршына төште:
– Син аны ата алмыйсың, кишка тонка! – диде ул.
Аның да йөзе куркыныч төскә кергән, күзләре атылып чыгардай булып зурайган иде. Капкадан Галимҗан абыйсының кереп килгәне дә күзгә чалынды.
– Менә хәзер күрерсең, – диде әтисе, Әхтәмне этеп җибәреп.
– Мылтык миндә дә бар, берәү түгел, икәү, – диде Әхтәм, тагын аның каршысына чыгып. – Син бу этнең паспортлы икәнен, регистрацияләнгәнен белмисең. Әгәр бәясен әйтсәм, ишегалдыннан үзең үк борылып чыгып китәрсең. Мине закон саклый.
– Алай икән! – диде әтисе, ярсыганнан-ярсый барып. – Сине закон саклый, имеш. Ә халыкны эттән кем саклый? Закон ул синең өчен генә язылмаган. Менә мин халыкны яклап, синең этеңнән коткарам да инде.
Әтисе әкрен генә мылтыгын күтәрә башлады.
– Әти!
– Нәрсә?! – дип кычкырды әтисе.
– Мин үртәдем аны…
– Кемне? – диде әтисе.
– Этне, – диде калтыранып Ислам.
– Ах, юньсез малай! – Әтисе, якасыннан алып, Исламны дер селкетә башлады.
Шулчак Галимҗан абыйсы, килеп, әтисенең кулын тотты.
– Тынычлан, Әмирҗан, – диде ул, аңа йомшак кына итеп.
– Ә сиңа ни калган?! – диде әтисе, җикереп.
– Мылтык белән шаярма син. Әйдә, кайтыйк. Закон барыбер синең якта булмаячак.
Әтисе аңа шактый вакыт сүзсез карап торды. Ул инде кулларын, Галимҗан абыйсы килеп тоту белән, Исламның якасыннан ычкындырган иде. Читкә борылып төкереп куйды да тагын Әхтәм янына китте.
– Әхтәм, белеп тор, авыл халкы исеменнән соңгы мәртәбә кисәтәм, этең тагын берәр кешене тешләсә, ике этеңне дә атып үтерәм. Аңладыңмы?
Әхтәм бер сүз дә дәшмичә, кызарынып бүртенгән хәлдә басып торды. Әтисе белән Галимҗан абыйсы, Исламны җитәкләп, кызулап, ишегалдыннан чыгып киттеләр.
Кайтып, ишегалдына кергәч, Ислам әтисен җиңеннән тартып туктатты:
– Әтием… мин синең өчен шундый курыктым… – диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. – Мин этне үртәмәдем…
Әтисе аның каршына тезләнде һәм кысып кочаклады. Аның күзләреннән яшь ага иде.
– Улым… акыллым минем. Их…
Әтисе аны тагын да ныграк кысты. Аның үксүдән дерелдәгән иңбашларына Ислам ике кулын салды. Әмир яңагын улының иңбашына куйды, аның кечкенә йөрәгенең ярсып-ярсып тибүен ишетте, аның җиңел, юка гәүдәсен күкрәгенә ныграк кысты…
Танышу көне
Беренче сентябрь! Ничек сагынган икән аны Ислам! Малайларны, кызларны гына түгел, мәктәпнең үзен дә сагынган икән. Барысы да алтынчы классның сыйныф бүлмәсенә кергәч, анда берни аңлап булмаслык шау-шу купты. Һәрберсе нидер сөйли, һәркайсы кемгәдер мөрәҗәгать итә, һәрберсе башкалардан арттырырга тырышып кычкыра, барысы да көлешә, барысы да туктаусыз кыбырдый, бүлмәнең әле бер почмагына, әле икенче почмагына йөгерешәләр, төркем булып җыелалар, тагын таралалар. Әйтәсе сүзләр шулкадәр күп җыелган, һәркайсы аларны кемгәдер җиткерергә тырыша, әмма кыска арада бу мөмкин түгел. Әнә, ишек ачылып, анда аларның яңа класс җитәкчесе дә күренде. Бөтенесе дәррәү урыннарына утырдылар. Укытучы апа, салмак кына атлап, өстәл янына килде, журналын куйды һәм, балаларга карап, искиткеч тәэсирле тавыш белән шигырь укырга тотынды:
Туган ил ул – алтын арышлар,
Туган ил ул – зифа камышлар.
Туган ил ул – иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,
Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә барыбыз бертуган,
Бик кадерле бездә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.
Укытучының киң маңгае өстендәге куе коңгырт чәчләре күпереп тора, калын итеп үрелгән толымы биленә җитә язган. Коңгырт күзләреннән якты нур сибелә. Аның авызы кечкенә, калын иреннәре гел елмаерга гына тора. Яшькелт-зәңгәр костюмы җыйнак гәүдәсен яратып кыскан шикелле. Аның шигырь укуы бөтенесен ниндидер җылы бер тойгы белән чолгап алды. Бүлмәдә чебен очканы ишетелерлек тынлык урнашты.
– Исәнмесез, балалар! Беренче уку көне белән котлыйм сезне! – диде ул, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаеп. – Мин сезнең сыйныф җитәкчегез булам. Исемем – Суфия. Сез миңа Суфия апа дип дәшәрсез. Кемнедер кызыксындырса, әтием Баян исемле. Мин үзем педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. Мине беркадәр беләсездер, дип уйлыйм, чөнки мин шушы авылныкы.
– Беләбез, апа, беләбез! – диделәр бөтенесе дә.
– Белгәч бик әйбәт. Мин дә сезне беләм, – диде Суфия апа. – Ә сезгә шигырь ошадымы?
– Ошады.
– Бик матур шигырь.
– Мин, сезнең янга кергәндә, шигырьләр укып керә торган булырмын. Шигырь ул – кешеләрнең күңелләрен бер-берсенә якынайтучы бик көчле чара.
Суфия апаның йөзендә бернинди җыерчык юк, борчылу билгеләре дә сизелми. Ислам аның Шәмседоха әбинең күршесендә яшәвен, дүрт бала үстергәннәрен белә иде. Әмма шактый зур яшьтә булса да, ул ничектер кызларны хәтерләтә, сәламәтлеге ташып тора кебек. Югыйсә аның турында, йөрәге авырта икән, операциягә барырга җыена икән, әлегә чират җитми икән дигән сүзләр дә йөри иде. Суфия апа ягымлы карашы белән барысына да төбәлеп алды да:
– Йәгез, балалар, җәйге каникулларны ничек үткәрдегез? Шул турыда сөйләшеп алыйк әле, – диде.
Иң элек әниләре белән җәйләүгә сыер саварга йөрүләре, андагы эшнең кызык яклары, авырлыклары турында Лилия белән Айзирәк сөйләде. Аларга Энҗе кушылды. Болында җиләк, шомырт, карлыган, кура җиләге, чия, күгәнә җыймаган берәү дә калмаган. Кызлар варенье кайнатырга өйрәнгәннәр, бакчада чүп утаганнар, печән әзерләшкәннәр. Риф колорадо коңгызын ике мәртәбә агуларга туры килүен сөйләде. Шул чакта Ислам аңа сүз кыстырды:
– Нигә аны агулап интектең? Башларына чүкеч белән генә кундырырга кирәк иде.
Сыйныфта шаулашып көлеп алдылар.
– Әллә син шулай иттеңме? – диде Риф.
– Шулай иттем шул. Алай да бетмәгәч, эчләренә сәнәк белән кададым.
Ислам үз сүзләреннән гөлдерәп көлеп җибәргән иде, бөтенесе дә аңа кушылды. Суфия апалары да алар белән бергә көлде.
– Ә мин кәбестә кортын үлән суы белән агуладым, – диде Ислам.
– Йә, сөйлә әле, ничек? – дип сорады Суфия апа.
– Әрекмән яфракларын, меңьяфрак үләнен, былтыр җыеп куйган помидор сабакларын, кайсын кайнатып, кайсын төнәтеп, ун көн саен сибеп тордым – бер корт та калмады. Кайнаткан суга бераз кер сабыны кушарга кирәк.
Фаил скутер белән күрше райондагы туганнарына кунакка барганын сөйләде. Мансур бик күп китап укыган. Исламның шигырь китаплары укыганын белгәч, аңа гаҗәпсенеп карап тордылар. Шигырь укыгач, Исламның башы ачылып китә. Әтисе аңа көн саен кич өч-дүрт әйбәт шигырь әзерләргә, шуны укырга куша, Ислам аларны бик тәэсирле итеп укый. Кайберләрен ятлап та сөйли. Өйдәгеләрнең мактый-мактый тыңлавыннан ул үсеп китә. Нишләп үсмәсен, дүрт кеше авызларын ачып тыңлап утырсын әле! Алар, Ислам шигырьләрен әзерләп кергәч, карый торган телевизорларын да сүндерәләр. Сыйныфташлары кызыклы вакыйгалар сөйләргә тырышты. Айгөл генә артык җәелеп тормады, каникулны өйдәге көндәлек мәшәкатьләр белән үткәрдем, диде.
– Тагын кемдә нәрсә калды? Башка кызыклар булмадымы? – дип сорады Суфия апа.
Алай җәелеп сөйләргә кирәк булгач, Ислам җентекләп сөйләп китте:
– Мин әбинең бияләй бәйләгәннән калган кызыл, зәңгәр, сары, ал җепләрен бакчадагы агач ботакларына бәйләп чыктым. Бакча матурланып китте. Үземнең бабай белән утырткан алмагачыма, кесә телефоны кадәр генә фанера кисеп, «Яшьтәш» дип язып элдем. Бозауга «Бүзәкәй» дигән исем куштым, муенына әтинең иске галстугын бәйләдем. Олы сарыкларның сырт йонына, әби белән бергәләп, яшел чүпрәкләр тактык. Көтүдән кайтканда, танырга бик җайлы булды. Сыерга «Миңлесөтҗамал» исеме бирдем. Беркөнне Сөтҗамал кайтмый калгач, караңгыда шуны эзләп төшеп, Әйләнмә күл әрәмәсендә адаштым. Шунда каршыма аю килеп чыкты…
Аның бу сүзләреннән бөтенесе көлеп җибәрделәр.
– Сез гел ышанмыйсыз миңа. Аю түгел инде, шаярып кына әйттем. Ниндидер җәнлек килеп чыкты, кабан иде бугай. Котым алынды, ярый, кулымда таяк бар иде. Сыер тавышы белән кычкырып җибәрдем, шуннан теге җәнлек, әрәмәдәге агачларны шатыр-шотыр ера-ера, каядыр качты.
Ислам галстук тагылган бозау, сыер, сарык рәсемнәрен ясап алып килгән иде. Шуларны иптәшләренә бирде, алар, көлешә-көлешә карап, Суфия апаларына бирделәр. Ул Исламны мактады, рәсем ясаудан туктамаска кушты.
– Апа, безнең Ыкта балык тотканны берсе дә сөйләмәде бит әле, – диде Риф.
– Кем соң ул без? – дип сорады Энҗе.
– Кем булсын инде, Рөстәм, Фаил, Мансур, Риф, Зөлфәт. Мансур бик олы кушбаш, бер җәен тотып шаккатырды. Иң күп балыкны Зөлфәт каптырды.
– Безнең анда тарткалаш та булып алды. Мансурның тоткан балыклары җиде-сигез килога җиткәндер. Ә бер кешегә, закон буенча, биш килограмм гына тотарга ярый. Шулай булгач, Мансур, ким дигәндә, җәен балыгын кире суга җибәрергә тиеш иде. Ә без аны җибәрмәдек, бөтенебез җыелып пешердек тә ашадык.
– Йәгез, балалар, – диде Суфия апа, көлә-көлә. – Ничек уйлыйсыз, законны бозганнармы, юкмы?
Сыйныфта кара яу купты. Һәркем үз фикерен әйтергә ашыкты.
– Ул җәен балыгын Мансур сезнең берәрегезгә дә бирә ала иде бит, – диде Энҗе, чыкырт-чыкырт көлеп.
– Ә без халык байлыгын алырга теләмәдек, – диде Фаил тамак төбе белән. – Беребез дә алырга теләмәде. Шулай булгач, суга җибәрергә тиеш иде.
– Ә нишләп җибәрттермәдең соң? – дип сүзгә кушылды Ләйлә.
– Нәрсә сөйләп торасың инде?! – дип сүзгә кушылды Фәйрүзә. – Аларның барысының да балык ашыйсы килгән. Законны бит аны ашап булмый.
– Дөрес, дөрес! – дип көлештеләр башкалар.
– Сез бу мәсьәләне кайчан да булса бер ныклабрак тикшерерсез әле, балалар, – диде Суфия апа.
Ул арада звонок шылтырады.
Ислам, мәктәптән кайткач, велосипедына атланып, Галимҗан абыйсы янына болынга китте. Ул, көннәр бозылганчы, көн саен самбо алымнарына өйрәнербез, дип чакырган иде. Ике сәгатьтән артык күнегүләрдән ул куанып та, арып та кайтты. Таудагы амбарлар яныннан узып барганда, амбар башыннан каршысына Әхтәм абый килеп чыкты.
– Ислам үскәнем, тукта әле, – диде ул, йомшак кына итеп.
Ислам велосипедыннан төште.
Әхтәм абый, тавышын акрынайтып, аңа биш йөзлекләр сузды:
– Мә әле, үзеңә берәр әйбер алырсың.
Аның учындагы акчалар өч-дүрттән дә ким түгел иде. Ислам аптырап китте һәм артка чигенде:
– Кирәкми, Әхтәм абый…
Ул акчаларга ничектер куркып карады, әйтерсең лә аңа Әхтәм биш йөзлекләр түгел, ә бер уч елан суза иде.
– Ал инде, ал, – дип, ул һаман Исламга якынлашты. – Әйбәт малай бит син. Күптән бирәсем килеп йөри иде. Тик әтиеңә әйтә күрмә!
Ислам, ни әйтергә белмичә, юк дип башын чайкады.
– Алмыйм, Әхтәм абый… – Аның тавышы тамак төбендә тыгылып калды. – Нишләп мин синнән акча алыйм, ди?!
Ул, чигенә-чигенә барды да, велосипедына атланып, таудан аска таба түбән элдерде. Кайтып инде тәмам тынычлангач та, Әхтәмнең юан муенына тагылган алтын муенсасы һәм акча тоткан кулындагы алтын балдагы күз алдыннан китмәде…
Ул төнне Ислам бик куркыныч төш күрде. Имеш тә, зиратның нәкъ уртасына кергән икән. Куркып кына атлаганда, каршысына Долларын иярткән Әхтәм абый килеп чыкты. Авызындагы алтын тешләрен шыкылдатып көлә-көлә, Исламны уң кулыннан эләктереп алды. Ул бар көченә читкә тартылды, Әхтәмнең кулы җилкә турыннан костюмы-ние белән суырылып чыкты да җирдән сөйрәлеп бара башлады. Ул да булмады, аңа Доллар ташланды. Ислам, типмәкче булып, аягын күтәрде, тик эт сыерныкы кадәр олы авызы белән аның аягын эләктереп алды һәм үткен тешләре белән кысты. Әхтәмнең өзек кулын селтәп, Ислам Долларның маңгаена тондырырга тотынды. Шулай коты очып бәргәләнгәндә, ап-ак скелет килеп чыкты. Менә ул Әхтәмне тотарга кулын сузды, бармак сөякләрен үрмәкүч тәпиләре төсле кыймыл-кыймыл китерде… Шулчак Әхтәм дә, Доллар да юк булдылар. Ислам коты очып уянып китте. Уң кулы янбашы астында кысылып калган, кулы да, уң аягы да берни сизмәслек хәлгә килеп оеган иде. Бу куркыныч күренешнең төш кенә булуына куанып, Ислам икенче ягына борылып ятты һәм тынычлап йоклап китте…
Бу серле дөнья
– Сезнең барыгызның да бүген мәктәптә булуыгызга мин бик шат, дусларым, – дип башлады дәресне Суфия апа.
– Нишләп дусларым дисез, апа?
Мансурның бу соравы бүлмәдә шау-шу чыгарды. Дөресрәге, аның әйткәнен төрлечә кабатладылар.
– Сезне нәрсә гаҗәпләндерә? – диде Суфия апа, елмаеп. – Без дуслар түгелмени? Барлык кешеләр дус булырга тиеш. Бөтен авыл халкы. Илебез халкы, бөтен Җир шары халыклары да. Менә хәзер мин сезгә бер шигырь укып күрсәтәм:
Әгәр миңа айга очарга
Ракетага утыр, дисәләр,
Ай кешесе булып яшәргә
Мең ел итеп гомер бирсәләр,
Миңа җирнең барлык гөлләрен
Истәлеккә бүләк итсәләр, –
Әйтегезче, дуслар, нишләргә,
Китәргәме сезне калдырып?
Бүлмәдә сихри халәт урнашты. Суфия апаның тавышы бер көчәйде, бер акрынайды, күңел кылларын тибрәтеп, әллә нинди төсмерләргә керде. Гүя ул аларны тылсымлы, искиткеч гүзәл дөньяга үзе артыннан ияртеп алып керде һәм шул дөньяның моңа кадәр күрелмәгән, хәтта башка да китерелмәгән тирән мәгънәләрен ачты:
Юк, мин очмыйм, мин Җирдә калам.
Җирдә минем йөргән сукмагым.
Бер минут та мин яши алмам,
Күрми торсам сезне, дусларым,
Йөрәгемне яну алганда,
Эчми торсам Идел суларын.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Мин бәхетне кайдан алырмын,
Туган йорттан китсәм гомергә?
Таш булып, мин җансыз калырмын,
Сүз югалыр минем телемдә.
Бер көн артык миңа мең елдан,
Айда түгел, туган илемдә!
Бүлмәдә тып-тын. Һәркем үзенчә кичерә, уйлана, ниндидер яңа биеклектә тора кебек иде.
– Моның кем шигыре икәнен беләсезме?
Беркем дә дәшмәде.
– Моны Нәби Дәүли дигән шагыйрь язган, – диде Суфия апа. – Бөек Ватан сугышында немец концлагерьларында газап чиккән әдип.
Бу шигырь Исламның күңеленә әнә шул бер ишетүгә керде дә утырды, гел көтмәгәндә берәр юлы исенә төшүчән булып китте. Ул бу шигырьнең нәкъ үзе турында икәнлеген аңлады. Ислам да бит кешеләрдән башка тора алмый. Бер минут та туктамыйча, менә шулай кешеләрне гел куандырып йөрисе, аларның барысы белән дә сөйләшергә өлгерәсе килә. Кичкә бераз арыса да, Исламның ашкынуы кимеми, күңелендә «их, көн бетте бит» дигән уй гына туып кала. Тик әлеге уй шундук икенчесе белән алмашына: «Тизрәк йокларга да, тизрәк төн үтсен дә, яктырып кояш чыгуга, аны яңадан туып каршыларга иде!» Кайчакта йокы аның белән шаярырга ярата, мине көтсен әле, дип, читтәрәк качып йөри, аннары күренмичә тавыш-тынсыз килеп, бу дөньяның иң серле өлешенә алып кереп китә… Шулай итеп, син үзең өчен юк буласың. Бар да, юк та. Чын могҗиза. Синең җаның җиһан чоңгылына – йолдызлар биеклегенә чума, онытыла. Әбисе сөйли торган илаһи дөнья, серле оҗмахлар, фәрештәләр дөньясы сине изрәтеп иркәли, барлык борчуларыңны үзенә алып кала. Шулай булмаса, иртәнгә канатланып күкләргә күтәрерлек дәрт белән уяна алыр идемени кешеләр? Әгәр шулай булмаса, ул болытларга җитә торган, үзләре йөри торган, үзләре әллә нинди гүзәл моң тарата торган чәчәкләр сиңа каян күренерләр иде? Болар – әнә шул әбисе сөйләгән оҗмах дигән могҗизаларның сиздерүедер. Өзелеп чыга торган куллар, хәрәкәтләнеп йөрүче скелетлар тәмугтан килүче шәүләләрдер. Боларны иңдерүче Бөек көч барысын да беләдер, ул күрсәткән төшләр безне төрлечә яшәргә өйрәтү, юл күрсәтү, кайчакларда кисәтүдер. Ислам адәм балаларының галәмгә очуларына да, дөньяның барлык белемнәрен дә сыйдырып баручы компьютерларга, смартфон, планшетларга да шаккатмый. Аны иң гаҗәпләндергән, иң серле нәрсә – ул күргән төшләр, ул төшләрнең кайберләренең чынга әверелеп барулары. Димәк, син йоклаганда, үзең үк үзеңнең киләчәгең нинди буласын күреп торасың. Йокы кеше яшәвен күрсәтүче көзге булып чыга түгелме соң? Юк, яшәвең генә түгел, яшәвеңнең киләчәген күрсәтүче, кисәтүче дә булып чыга. Исламның да андый төшләре бар. Иң беренчесе – бәләкәй чакта арыш арасында адашкач күргәне. Шунда төшендә Ак бабайның юл күрсәтүе. Ә соңгысы… Долларның үзен тешләсен дә күргән булган икән ул. Өч кенә көн алдан күрде. Имеш, Ыкта йөзгәндә, ниндидер соры кытыршы әйбер килеп, ботын бик нык авырттырып сыдырып китте. Әти-әниләре дә күргән төшләренең чынга ашуын шаккатып сөйләгәннәре бар. Төшләрнең чынга ашуы турында җәмгыять белеме укытучысы Сәлимә Мәхмүтовнага Мансур сорау да биргән иде.
– Фәннәрне ныгытып үзләштерсәгез, дәрестән тыш төрле-төрле китаплар укысагыз, барысын да белерсез. Бу хакта без сезнең белән югарырак сыйныфларда сөйләшербез әле, – диде.
Ислам, мәктәптән кайткач, велосипедына атланып, Галимҗан абыйсы янына китте. Көннәр бозылганчы дип, ул Исламны самбо көрәшенең тагын ике яңа алымына өйрәтте. Ислам аның яныннан арып-талчыгып кайтып керде. Салкын катыкка карлыган кайнатмасы салып, тәмләп ашап утырганда, тәрәзәдән Энҗене күреп алды. Ул инде болдырга якынлашып килә иде. Ислам аңа каршы йөгереп чыкты.
– Әйдә, карлыганлы катык белән сыйлыйм.
– Юк, кереп тормыйм, – диде Энҗе. – Вакытың бармы?
– Синең өчен чәнти бармак кадәр булса да табарга тырышырмын инде, – диде Ислам, көлеп.
Энҗенең кәефе юграк иде, ахрысы, зарланып сүз башлады:
– Мәктәптән кайтканнан бирле, әллә ничә сәгать утырдым, берни уйлап таба алмыйм.
– Ни уйлап таба алмыйсың?
– Апа кушкан әкиятне… Ярдәм итә алмассыңмы икән?
– Соң, тырышып карыйк, – дип, Ислам аны агач бакчасына алып керде.
Бабасы ясаган беседкага кереп утырдылар.
– Син ансат кына әллә ниләр уйлап чыгарасың.
– Ансат икәнен каян беләсең? – диде Ислам.
– Күренеп тора. Дәрестә дә, урамда да уйлап та тормыйсың.
– Бик озак интеккәннәремне сез күрмисез шул!
Энҗе аңа шикле караш ташлады:
– Интегерсең инде син…
– Интегәм шул, – диде Ислам. – Ярар, нинди әкият уйлыйбыз?
– Белмим шул. «Борын-борын заманда яшәгән, ди, әби белән бабай…» дип яздым да туктадым.
– «Бабайның туны булган самай» диген.
Энҗе чыркылдап көлеп куйды һәм Исламны ашыктырырга тотынды:
– Шуннан, шуннан?!
– Шуннан алган да шуган! Хәзер үзең ялгап алып кит.
– Ни ялгыйм?
– Әби белән бабайга ялга.
Энҗе көлеп җибәрде:
– Койрыкмы?
– Әйе, әкиятнең койрыгын ялгап алып кит, – диде Ислам, аның көлүенә кушылып. – Әби белән бабайның нәрсәләре булган?
Энҗе, чырык-чырык көлеп, бер җөмлә өстәде:
– Әби белән бабайның булган, ди, бер өйләре.
– Һәм кием элә торган чөйләре, – дип дәвам итте Ислам. – Әбинең песие, бабайның эте булган. Болар бик фәкыйрь яшәгәннәр. Ашарларына беткәч нишләгәннәр? – дип сорады ул.
– Ашарларына беткәчме?.. Ни инде… Эт белән мәчене акча табыгыз, дип чыгарып җибәргәннәр.
– Дөрес! – диде Ислам. – Әби мәчесенә үзенең яулыгын бәйләткән, мәченең колагына күзлеген элгән. Бабай нишләгән?
– Эткә үзенең эшләпәсен кигергән, җилкәсенә букча аскан, – диде Энҗе, көлеп.
– Шуннан чыгып киткәннәр. Йә, дәвам ит.
– Ай киткәннәр, ел киткәннәр, бер шәһәргә барып җиткәннәр. Акча эшләү өчен… – Энҗе бераз уйланып торды… – Акча эшләү өчен, мәче этнең муенына менеп атланган да… Нишләгәннәр соң? – дип сорады ул Исламнан.
– Җырлаганнар инде. Алар нишли алсын? – диде Ислам.
Мәче «Мияу-мияу»,
Эт «Һау-һау» дигән,
Акчаң китереп сал, дигән.
– Аларның җырын тыңларга бик күп халык җыелган, шактый гына акча җыйганнар, – дип өстәде Энҗе.
– Шуннан?
– Шуннан… Төрле шәһәрләрдә йөргәндә, нидер булган…
Ислам сөйләп китте:
– Бер усал бурзай, килеп, безнең эткә ташланган. «Син нишләп эт халкының абруен төшереп йөрисең? – дигән. – Нигә безнең дошманыбызны муеныңа атландырдың?! Мин сине өзгәләп атам!» – дип, аның бугазыннан капкан. Шуннан мәче нишләгән?
– Мәчеме? – Энҗенең дә күзендә дәрт очкыннары кабынды. – Мәче, сикереп, этнең маңгаена менгән дә, тырнакларын аның кашларына батырып: «Әгәр дустымны ычкындырмасаң, хәзер ике күзеңне тырнап агызам», – дигән. Теге этнең койрыгы гына күренеп калган, куркудан әллә кая ычкынган.
– Икенче бер шәһәрдә мәчеләр «Нигә безнең дошманыбыз белән йөрисең?» дип, боларга һөҗүм иткәннәр. Көчкә качып котылганнар, – дип дәвам итте Ислам. – Ә халык аларны бик яраткан. Көн саен ашатканнар, акчалар биргәннәр. Йөри-йөри, чит илгә дә чыгып киткәннәр. Анда болайрак җырлаганнар:
Мәче «Мияу-мияу»,
Эт «Ыр-ыр», ди,
Китер безгә доллар, ди.
Алар җыйган акчаларын мәченең яулыгына төйнәп барганнар. Шактый җирләр гизеп, тагын үзебезнең шәһәрләрдә, җырлый-җырлый, акча җыйганнар. Бер шәһәрдән чыгып, юл буйлап барганда, боларның артыннан ике зур усал эт куып җиткән. «Китерегез булган акчаларыгызны!» – дип, һау-һаулап өрергә тотынганнар.
Эт белән мәче куркуларыннан елап җибәргәннәр. Күпме вакытлар йөреп, дөнья гизеп тапкан акчаларын кулларыннан ычкындырасы килмәгән. Алар, елый-елый, бер куаклыкка таба чабарга керешкәннәр. Теге этләр дә боларны бастырып куып килә икән. Инде беттеләр, муеннарыннан кабалар дигәндә, куак арасыннан, атылып, кәҗә килеп чыккан. Ул, этләр аны-моны аңышканчы, аларны очлы мөгезе белән чөеп-чөеп ыргыткан. Ул арада әрәмә арасыннан иңбашына капчык аскан сарык та күренгән. Ә теге әшәке этләр юк кына булганнар. Безнең эт белән мәче кәҗәгә, елый-елый, рәхмәт укыганнар. Шуннан соң танышып та киткәннәр. Кәҗә белән сарык теге мәгълүм әкияттәге затлар булып чыккан. Эт белән мәче дә үзләренең өйдән куып чыгарылулары, дөнья гизеп акча җыюлары турында сөйләп биргәч, язмышларының уртаклыгына хәйран калганнар.
«Сез кая барасыз хәзер?» – дип сораган эт алардан. Сарык белән кәҗәнең күзләренә яшь тулган. «Белмибез, – дигәннәр алар. – Әби белән бабай безне кабул итмәсләр. Аларның да үз хәлләре хәл. Ә урман-болыннарда бүреләр күп, йөрергә куркыныч». «Әйдәгез безнең белән, – дигән мәче, мияулап. – Безнең әби белән бабаебыз – бик әйбәт кешеләр. Хәзер акчабыз да күп. Бергә-бергә яшәсәк, күңеллерәк булыр»…
Бу тәкъдимгә кәҗә белән сарык берсүзсез риза булганнар. Хәзер син төгәллә инде.
– Алар дүртәүләп җырлый-җырлый кайтып киткәннәр, – дип дәвам итте Энҗе. – Әби белән бабай, мәче белән этне кочаклап, бик озак елашканнар. Алар алып кайткан акчаларны күргәч, башлары күккә тигән, кат-кат рәхмәт укыганнар. Кәҗә белән сарыкны да сөенә-сөенә кабул иткәннәр. Шулай матур гына яши башлаганнар. Күпмедер вакыт үткәч, кәҗә ике бәти, сарык ике бәрән китергән. Моңа тагын сөенеп туймаганнар. Акча җитешле булгач, мал өен дә яңартканнар, мунчаларына газ да керткәннәр. Менә шулай бүген дә гөрләшеп яшәп яталар, ди.
– Менә бит, Энҗе, ә син берни дә уйлый алмыйм, дисең.
Энҗе аңа елмаеп карады.
– Синең белән әллә ниләр уйлап чыгарып була икән, рәхмәт инде, – диде һәм кайтырга кузгалды.
– Кәгазьгә яхшылап язып куй онытканчы, – диде Ислам. – Әле ул дәрескә кадәр мин дә берәр әкият язып килермен.
Алар елмаешып аерылыштылар.
Кемнеке яхшырак?
Ул дәрескә барысы да диярлек әкиятләр, шигырьләр әзерләп килгәннәр иде. Иң элек Ислам үзенең «Үлән көче» дигән әкиятен укыды: «Борын заманнарда җир йөзе шәп-шәрә булган. Анда юан-юан агачлар гына үскән. Әллә ничә мең еллар үткәч, ниндидер кодрәт белән бер яшел үлән шытып чыккан. Иблис мәлгунь җир йөзендә нинди тере әйбер күрә – шуларны юк итеп йөри икән. Теге үләнне күргән дә очын өзеп ташлаган. Берничә көннән караса, үлән тагын баш калкытып үсеп ята икән. Иблис моның очын тагын өзеп ата, ямьсез аяклары белән таптый, таш белән төя, өстенә ком, чуерташ ыргыта, аннары эре-эре ташлар белән бастырып куя. Әмма үлән, ялгызлыгына, нечкә һәм нәфис булуына карамастан, иблискә бирешмәгән. Чөнки аның тамырлары тирәнгә киткән. Ул тамырлар беркайчан да «мине бетерделәр» димәгән, сабыр гына көч җыйган, көнен дә, төнен дә бер минут та туктамыйча, һаман югарыга – якты җир өстенә омтылган. Күпме генә омтылса да, кәгазь калынлыгы да хәрәкәте юк кебек тоелган. Әмма нәни үлән үзендә яктыга чыгарлык көч барын сизеп торган, бернинди хәрәкәте күренеп тормаса да, һаман талпынудан туктамаган. Вакыт та шулай сиздермичә генә үткән. Көннәр, атналар, айлар узган, ә үлән үзенең ниятеннән чигенмәгән, югарыга омтылудан туктамаган. Ниһаять, җирне этә-этә, үзе дә сизмәстән, теге ташларга килеп төртелгән һәм шатланып куйган: хәрәкәт сизелмәсә дә, күтәрелгән икән бит! Инде аның ышанычы арткан. Ташларның ярыкларыннан үтеп, ниһаять, җир өстенә шытып чыккан, күктәге якты кояшны күргән һәм елмаеп җибәргән. Бу җир йөзендәге беренче иң зур җиңү булган. Аның тирәсендә матур-матур күбәләкләр бөтерелә, аны кочаклап үбеп алалар, аның шытып чыгуына һәм үсүенә куаналар икән. Иблис моны тагын күреп алган. Ул, котырынып, ташларны туздырып аткан, үләнне өзгәләп чәйнәп төкергән. Аннары, коры ботаклар алып килеп, өстенә җиде көн, җиде төн ут яккан. Шуннан иблис, инде бу үлде, дип китеп барган. Күпмедер вакыттан шунда килсә, гаҗәпләнүдән дык итеп артына утырган. Үлән биек булып үскән, чәчәк атып, орлыклары җитешкән, алар менә коелам, менә коелам, дип торалар икән. Иблис орлыкларның берсен дә төшермичә учына җыеп алган да суга аткан, мин синнән котылдым, дигән. Орлыкларны елгада балыклар ашап бетергән. Балыкларны адәм тоткан. Аларны пешерергә чистартканда, эчләрен алып җиргә ташлаган. Күпмедер вакыттан үлән орлыклары күп булып, берәм-берәм тишелеп чыкканнар, тирәнгә үк тамыр җибәреп, үрчеп киткәннәр. Иблис, үләнне берничек тә юк итә алмаячагына тәмам инанып, бу эшенә кул селтәгән. Менә шуннан җир йөзен ямь-яшел хәтфә каплаган. Барлык урыннарда аллы-гөлле чәчәкләр күтәрелгән. Үләннәр булгач, кош-кортлар барлыкка килгән. Шөпшә, бал кортлары, божаннар, яралып, чәчәкләрдән бал җыя башлаганнар. Төрле җанварлар, атлар, сарыклар, сыерлар үрчегән. Адәм балалары да үлән арасыннан тәмлеләрен, файдалыларын сайлап ашаганнар, алар биргән җиләк-җимешләрне җыйганнар. Ә үлән шундый шифалы булган, барлык җан ияләре үрчеп, бөтен җир йөзен тутырганнар. Үләннәр аларга азык та булганнар, ятарга йомшак ястык хезмәтен дә үтәгәннәр».
Энҗе дә теге көнне язган әкиятен укыды. Шунда сыйныфташлары алып килгән язмаларга урын да билгеләргә тотындылар. Күбесе бертавыштан иң яхшы әкият Энҗенеке, аңа беренче урын, дигән фикергә килделәр. Исламның әкиятенә икенче урын, диделәр. Өченче урынны озын шигыре өчен Айсылуга бирделәр. Шулчак Энҗе сикереп торды:
– Дөрес түгел бу! – диде, кып-кызыл булып.
– Әллә сиңа Гран-при кирәкме? – диде Риф.
– Минем әкиятемне Ислам язды, беренче урын аңа тиеш, – диде Энҗе.
– Ай-яй, хәйләкәр син! – диде Фаил, көлә-көлә. – Нигә укый башлаганда ук әйтмәдең соң? Әгәр беренче димәсәк, эндәшәсе түгел идең бит син. Хәзер Исламнан ояласың.
– Йәгез әле, яңа әкият уйлап чыгармагыз, – диде Ислам. – Әкиятне син бит үзең уйлап чыгардың, Энҗе. Мин сораулар биргәләп, ярдәм генә итеп тордым.
Энҗе аңа каршы төште:
– Юк инде, юк! Син булмасаң, мин аны яза алмый идем.
– Үз өлешеңне киметмә, – диде Ислам. – Син башладың, син тәмамладың. Бик күп урыннарын син уйлап таптың. Әкият синеке.
Бүлмәдә шау-шу көчәйде. Суфия апа аларны тынычландырырга ашыкты:
– Дусларым, без бит ярыш оештырмадык. Мин барысын да сезнең ирегегезгә куйдым – кем яза ала, шул язсын, дидем. Иҗади әсәрләргә бәя бирү – бик четерекле, бәхәсле нәрсә ул. Миңа да, сезгә дә урын кирәкми. Язгансыз, рәхмәт, булдыргансыз. – Аннары ул, Энҗегә мөрәҗәгать итеп, болай диде: – Ә сиңа, Яруллина, борчылырга кирәкми. Әкиятегезне Нуруллин белән бергәләп уйлап чыгаргансыз икән, бу искиткеч әйбәт. Бу иҗади дуслык дип атала. Ни генә эшләсәк тә, без һаман дуслыкка әйләнеп кайтабыз. Дуслык ул – безнең күңелләребезнең янәшә торуы, бер-беребезгә җылылык бөркүе. Ничек рәхәт шулай булганда. Әти-әниләрегезнең, әби-бабайларыгызның, башка туганнарыгызның шундый җылысын сез һәр көн тоеп яшисез. Менә безнең дуслыгыбыз да киләчәктә шундый бөек, илаһи сөю белән сугарылган мөнәсәбәткә әйләнергә тиеш.
Суфия апаның бу дулкынландыргыч сүзләре һәркайсының күңеленә кайнар тойгы булып кереп урнашты, дәреснең һаман дәвам итүен теләсәләр дә булмады – звонок шылтырады…
Аптырашлы сораулар
Үткән атнаның дүшәмбесендә Ислам, Риф, Энҗе, көлешә-көлешә, мәктәптән бергә кайттылар. Энҗеләр турына җиткәч, Риф Исламнан:
– Математикадан өй эшен күчертерсең әле? – дип үтенде.
– Ялкау син, Риф, – диде Энҗе. – Гел кешедән күчерү ягын гына карыйсың. Бирмә син аңа, Ислам.
– Ул бит аны күпме тырышса да эшли алмый, – Ислам көлеп куйды. – Күчертми нишлисең.
– Күчертсәң, валлаһи, Суфия апага әйтәм.
– Син үзеңне бел, – диде Риф аңа каршы. – Менә мин директорга керәм дә синең Диләрә Ахуновнаны стенага ясаганыңны әйтәм.
Аның бу сүзләреннән Энҗенең йөзенә ачу чыкты.
– Әйт, нигә моңа кадәр әйтмәдең? – диде Энҗе, кызып. – Хәзер үк барып әйт. Синнән башка нәрсә көтеп булмый.
– Әйтәм шул, җыйсыннар кабат бөтен мәктәпне. Шунда ничек сайрарсың икән?
Сүзгә Ислам кушылды:
– Әллә кайчан булган нәрсәне нигә кабат кузгатырга инде? Телеңне тешлә дә тор.
– Ә-ә-ә, син дә куркасың! – диде Риф, һәрбер сүзен сузып. – Куркасың, Тургай. Вакытында әйтергә кирәк иде сезгә.
– Нишләп шундый әшәке син?! – диде Энҗе рәнҗүле тавыш белән.
– Ярар инде, шаярттым гына… – дип, Риф Энҗенең беләгенә кагылган иде, Энҗе аны селтәп җибәрде дә өйләренә йөгерде. Ислам, аны куып җитеп:
– Энҗе, ул бит, чыннан да, шаяртып кына… – диде. – Тынычлан, бүген репетициягә мин сине кереп алырмын.
– Кермә! Берегезне дә күрәсем килми! Репетициягезгә дә бармыйм! – дип, елый-елый өйләренә кереп китте.
Менә хәзер Энҗе Ислам белән сөйләшми. Энҗегә нинди начарлык эшләде соң ул? Бу сорауга җавап таба алмый. Соңгы вакытларда ул да Исламны күрмәгән кебегрәк кылана. Кешеләр шулай бер-берсеннән аерылудан тәм таба микәнни? Әллә Ислам үзе ялгыш эшлиме? Аңа бөтен кеше якын, ә кешеләр шуңа гаҗәпләнәләр. Бер авыз сүзне гаепкә алучылар күп. Нигә соң башкалар, Ислам аларга тартылган кебек, Исламга тартылмыйлар? Этләр, мәчеләр йомшак дәшүеңне сизү белән иркәләнә башлыйлар. Ә кешеләр китеп бару ягын карый. Нишләп алай? Менә ул – чишеп булмый торган мәсьәлә. Ул бакчада агачларның ботакларын сирәкләп йөргән бабасы янына чыкты.
– Бабай, синнән бер әйбер сорыйм әле.
– Сора, улым, сора, – диде бабасы, кискечен бакча өстәленә куеп.
Ислам нәрсәдән башларга белмәде. Уйлап торды-торды да:
– Бабай, мин әшәке, әйеме? – диде.
Бабасы кеткелдәп көлеп җибәрде:
– Син нишләп әшәке буласың, ди, улым? Бик әйбәт малай син.
– Әшәке булмагач, нишләп соң миннән качалар?
– Син, улым, аңлатып сөйлә әле.
Ислам аңа Энҗе белән үпкәләшүләрен сөйләп бирде. Үзен борчыган әлеге уйларын җиткерде. Аны тыңлап бетергәч, бабасы:
– Син ни телисең соң? – дип сорады.
– Мин барлык кешеләрнең минем белән бергә шатлануын телим. Аларның барысының да бер-берсенә килүләрен, булган шатлыкларын сөйләүләрен телим. Ник аларга мин генә сөйлим, ник алар да миңа сөйләмиләр?
– Мин сине аңладым, улым, – диде бабасы. – Син ныгытып телә.
– Нәрсәне? – диде Ислам, аның сүзләренә төшенеп җитә алмыйча.
– Башкаларның сиңа якынаюын, син теләгәнчә булуын.
– Мин ничек телим соң аны?
– Ничек икәнен үзең бел, – диде бабасы, серле генә итеп. – Син башкаларның да үзең кебек сиңа килеп сөйләүләрен телисең бит. Шулаймы?
– Әйе. Тик алар килми бит, бабай.
– Ник килмәгәнен әйтимме?
– Әйт.
– Теләвең җитми.
– Телим бит.
– Нык телә! Елый-елый телә! Нык теләсәң, барлык теләкләрең дә кабул була. Көчле теләк үзен тормышка ашыру юлларын да таптыра. – Ислам бабасының бу сүзләрен аңлап бетерә алмыйча аптырап карап торды.
– Мин, яз көне басуга агу-химикат сиптергәндә, бик каты агуландым, – дип сөйләп китте бабасы. – Туп-туры Казанга алып киттеләр. Инде үлеп барам, дөнья югала, шунда әз генә зиһенем ачылса, өзлексез күңелемнән йөрәгемә боерык бирәм: туктама, йөрәгем, дим, мин яшәргә тиеш, дим. Аңымны җуймас өчен, үземне үзем чеметергә маташам. Туктаусыз яшәү сүзен кабатлыйм. Күңелемнән тагын боерам: тарал, үлем томаны, дим, кил миңа, тормыш, дим. Бер ай көрәштем әнә шулай, терелеп аякка бастым. Фашистлар бөтен Европаны яулап алды. Мәскәүгә, Иделгә килеп җиттеләр, ә безнең халык «Юк!» диде. «Без илебезне сезгә таптатмаячакбыз!» диде. «Үләрбез, әмма газиз җиребезне бирмәбез!» диде. Шулай булды да.
– Ә ничек алай булды соң? – диде Ислам, бабасын бүлдереп.
– Халыкның теләге көчле иде. Булган ризыгын ашаганда, кешеләр шул теләкне кушып ашадылар, эчкән суларын да шул теләк белән, сулаган һаваларын да шул теләк белән кабул иттеләр. Салкында да шул теләк җылытты. Ашарларына булмаганда да, шул теләк тук тотты. Хәлсезләнеп егылганда да, шул теләк аякларына басарга көч бирде. Ашаган ризыклар, эчкән сулар, сулаган, һава тылсымлы көчкә әверелде һәм шул көч кешеләрнең тәненә, йөрәгенә күчте. Халык үлемне җиңәрлек куәткә ия булды. Илнең иң көчле коралы халыкның әнә шул изге теләге, инануы иде.
– Минем дә теләгем изге бит, – диде Ислам, ике кулын бабасына таба сузды. – Мин бөтен җан иясенә шушы кулларымны сузам.
– Мин әйткәнне хәтереңдә тот, – диде бабасы, кулына кискечен алып. – Теләвең җитсә, бар да син дигәнчә булыр.
Энҗенең дәшмәве, аңардан гел читләшү ягын гына каравы Исламны тәмам изде. Болай булмый иде. Бүген мәктәптән кайтып ашау белән, ул Энҗе янына барырга ниятләде. Күчтәнәчкә әбисеннән җиләк кагы сорап алды. Җиләк кагы – Энҗенең иң яраткан ризыгы.
Урамда апрель кояшының иң нык кыздырган мәле. Кар инде күләгә урыннарда гына күренгәли. Яшь бөре, черегән яфрак, туфрак исләре борынны кытыклый. Койма буйларында йөрүче каз-үрдәкләрнең шат тавышлары һаваны яра, алар җирдән әле тишелеп чыкмаган үләнне эзлиләр, нидер чемченәләр. Шушыларны карап, тыныч кына атлаганда, Нурмый абыйлар ишегалдында бик каты акырышкан, сүгенгән тавышлар ишетелде. Аларның бәләкәй капкалары ачык иде. Нурмый абыйларның бульдозерчы малае Мөстәкыйм белән күршеләре Шакир бер-берсенең чыраена йодрыклары белән кундыралар. Әти-әниләре, тагын кемнәрдер, кычкырышып, аларны тыймакчы була. Мөстәкыйм белән Шакир икесе дә канга батканнар. Шакирның күлмәге ертылып, билендә сөйрәлеп йөри. Менә Мөстәкыйм, киерелеп, аның иягенә шартлатып сугуга, Шакир чалкан барып төште. Мөстәкыйм кирза итекләре белән аны рәхимсез типкәләргә тотынды.
– Үтерәсең бит! Тукта! – дип, Нурмый абый, арттан килеп Мөстәкыймнең муенына асылынды.
Шунда урамнан йөгереп кереп, полиция инспекторы Зәйнуллин Мөстәкыймнең кулларын боргычлап читкә алып китте. Ислам бөтен тәне белән дер-дер калтырый башлады, өйләренә ничек кайтып җиткәнен дә сизмәде. Көч-хәл белән атлап керде дә, киемнәрен дә салмаган килеш, үзенең караватына капланды. Аның башы таш булып каткан иде. Күз алдыннан Мөстәкыйм белән Шакирның бер-берсенә әшәке сүзләр белән кычкырганы, явызларча бер-берсен кыйнаулары, канга баткан йөзләре һич тә китмәде. Шулчак әтисе белән әнисе кайтып керде. Алар, Исламның калтыранып ятуын күрүгә, икесе берьюлы:
– Ни булды?! – дип кычкырып җибәрделәр.
Ислам юньләп сөйли алмады, тотлыга-тотлыга, Шакир белән Мөстәкыймнең канга батып сугышулары турында әйтте. Әтисе, машина белән чыгып китеп, шәфкать туташы Нәсимәне алып килде. Ул ике укол ясагач, Ислам йоклап китте. Уянганда, тәненең калтыраулары беткән иде инде. Ләкин башында күңелсез уйлар өермәсе бөтерелүдән туктамады. Мин нинди беркатлы, дип тиргәде ул үз-үзен. Риф бер генә очкын ыргытты, өчесен дә явызлык утына охшаган нәрсә бөтереп алды. Кайда яткан ул? Бергәләп уйнап-көлеп йөргән дуслар ничек шул арада бер-берсенә таш ыргыта башладылар? Ике күрше, бер-берсен үтерер дәрәҗәгә җитеп, канга батып сугышып ята. Нәрсә соң бу? Телевизорны ачсаң, көн саен үтереш, кан кою. Балалардан алып картларга кадәр үтерелә… Кешеләр бер-берсенә шатлык өләшәсе урында нишләп мондый вәхшәт? Сораулар арткан саен, аларга бирәсе җавап ерагайганнан-ерагая барды…
Сагыш
Бүген Ислам Галимҗан абыйсының көтү көткән җиренә төште. Чаптарга атланып, берничә мәртәбә болынны әйләнде, күл буйларын урады. Аллы-гөлле чәчәкләрне юксынды. Галимҗан абыйсы кабыклы бәрәңге пешерде, аны сары май, кара ипи, тозлы кыяр белән тәмләп ашадылар. Галимҗан абыйсы самбо алымнарын берәм-берәм кабатлатып чыкты, яңасын өйрәтә башлады. Бер сәгатьләп көрәшкәч, Ислам тәмам мышлап төште.
– Әллә бик кыен? – диде Галимҗан абыйсы, серле елмаеп.
– Кыен түгел дә – арыта, – диде Ислам. – Син атып бәргәндә, җир өскә күтәрелеп, күк аска төшкән шикелле була.
– Анысына гына түзәрсең, – диде Галимҗан абыйсы. – Армиядә өйрәнүләр вакытында безнең күздән яшен уты кебек ут күренә иде. Менә анысы хәтәр!
Бераз сөйләшеп утыргач, Галимҗан абыйсы:
– Кроссовкаларыңны сал әле, – диде.
Ул аның кушканын шундук үтәде. Галимҗан абыйсы Исламның аягы каршына тезләнде дә теге ике тигез бармагын йомшак кына сыпырып торды. Аннары, үзенең туфлиен, оекбашын салып, аягын Исламның бармаклары турына китерде.
– Менә бит, балакаем, без бит бер кан, бер нәсел, – диде ул, хисләнеп. – Синең дә бармаклар тигез, минеке дә. Мондый бармаклар башка беркемдә дә юк. Димәк, буыннан-буынга безнең уртак тамырларыбыз дәвам итә дигән сүз. Тамырларыбыз уртак булгач, гамәлләребез дә, уйларыбыз да, яшәвебез дә бертөсле булырга тиеш. Күрәсеңме елганың ике ярын? Алардан бер су ага. Шушы ике яр суны меңнәрчә, миллионнарча ел саклаганнар. Су ярларга бурычлы. Ярлар суга бурычлы. Шулай булганда гына яшәү дәвам итә. Бу канунны бозарга ярамый. Безгә күренмәсә дә, ул канунның саклануын күзәтүче илаһи көч бар. Әгәр аның таләпләрен үтәмәсә, адәм баласының юлы беркайчан да бәхет белән төгәлләнми. Без бакыйлыкка күчкәч тә, безнең нәсел-нәсәп, татар дигән карендәшләребез тормыш елгасын пычратмыйча, корытмыйча сакларга тиеш. Син берәр әйбер аңладыңмы, балам?
– Аңладым, – диде Ислам.
Әлбәттә, ул аның сөйләгәннәрен тулысынча аңлап җиткерә алмады. Ләкин аның йөрәге Галимҗан абыйсының һәр сүзеннән леп-леп килеп ярсып типте. Ул мәгънәләрне аңлап бетермәсә дә, аларга тугры калырга кирәк икәнлеген Ислам ачык чамалады.
Ул көтүлектән әллә ничек икенче кеше булып кайтты кебек. Бакчада бәрәңге сабакларын җыеп йөргәндә дә, Акбай белән уйнаганда да, ул үзен акыллырак, бер башка үскәнрәк итеп тойды. Бу тойгы шундый рәхәт иде, ул аның күңелендә искиткеч җылы нәрсә булып аерым урын алды. Кичен бар дөнья шәфәкъ нурларына күмелеп барган мәлдә нишләптер тагын Галимҗан абыйсы янына кереп чыгасы итте. Ислам иң элек абзарга Чаптар янына килде. Ат, аны күрү белән, койма өстеннән башын сузды. Ислам, кесәсеннән алып, аңа бер прәннек каптырды. Ул арада, кычкырып, ак кәҗәнең дә шул турга килгәне күренде. Ислам аның алдына кәбестә яфрагы куйды. Аннары өйгә кереп китте. Кече якка үтеп сәлам бирде. Әмма сәламне алучы булмады. Түр як ишек ярым ачык һәм аннан көлгән тавышлар ишетелә иде. Ислам ишек ярыгыннан эчкә карады һәм гаҗәеп күренешкә тап булды. Галимҗан абыйсы белән Нәбирә апасы идәнгә тезләнгәннәр, урталарында бер атна элек кенә бәрәнләгән ак кәҗә бәтие басып тора. Галимҗан абыйсы кәҗә бәтиенең әле маңгаеннан, әле ике яңагыннан үбә, Нәбирә апа акрын гына сыртыннан сыпыра. Алар икесе дә көлешәләр. Галимҗан абыйсы әллә нинди ягымлы, җылы тавыш белән:
– И матуркаччаем! – ди.
– Галимҗан, менә бит нинди йомшак аның йоннары! – дип соклануын белдерә Нәбирә апа.
Галимҗан абыйсы аңа каршы пышылдауга охшаган ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:
– Күзләренең акыллылыгын кара әле! – ди. – Адәм акыллары бардыр монда.
Аларның сүзен аңлагандай, кәҗә бәтие туктаусыз өскә күтәрелгән кыска койрыгын селкетә. Аның селкеткән койрыгына әле Галимҗан абыйсы, әле Нәбирә апа учларын куеп торалар һәм бер-берсенә карап куанышалар.
– Син аны кич имезгән идеңме соң әле? – дип сорады Галимҗан абыйсы.
– Аның нәрсәсен имезәсең инде? Ул бит гел әнисе янында, – диде Нәбирә апа.
Галимҗан абыйсы бәрәннең башын тотты да аның колагына:
– Чинең тамагың тукмы чоң? – диде.
Кәҗә бәтие, аның сүзләрен аңлагандай, нечкә генә итеп кычкырып куйды.
– Кая, мин дә карыйм әле күзләренә, – диде Нәбирә апа. – Хәзер аркасын син сыпыр.
– Гел шулай инде син. Мине гел аның белән сөйләштермисең, – диде Галимҗан абыйсы, чынлап ачуланган кебек итеп. – Син бит көн саен аның янында. Ә мин көне буена аны сагынып кайтам. Шулаймы, матуркаччаем? – дип, тагын бәрәннең колагына эндәште.
Алар, урыннарын алышып, бәрәнне иркәләүләрен дәвам иттеләр. Ислам керергә дә, кермәскә дә белмәде. Аның нишләптер тыны кысылды, күзләре, тамак төпләре әчеткән кебек булды. Галимҗан абыйсын ул дөньяда иң көчле кеше дип йөри иде. Әгәр теләсә, ул үзе бөтен дөньяны буйсындыра да, кызгана да ала, дип уйлый иде. Менә ул хәзер аның нишләптер көчле түгел икәнен күрде. Әфганстанда дошманнар белән көрәшкән Галимҗан абыйсы кәҗә бәтие белән уйнарга тиеш түгел кебек тоелды Исламга. Ә уйнаса ни булган? Берни дә булмаган, тик ул – олы кеше. Кәҗә белән дә, башка маллар белән дә Ислам уйный, Исламга ярый. Нигә олы кешеләргә кәҗә бәтие белән уйнарга ярамый? Андый закон юк бит. Кинәт аның эченнән ниндидер кайнар нәрсә күтәрелде дә, ул тавышсыз гына үкси башлады. Галимҗан абыйсы белән Нәбирә апа, кәҗә бәтиенең берсе муеныннан, икенчесе биленнән кочаклап, аңа әллә нинди җылы сүзләр әйтәләр иде. Ислам өйдән чыгып йөгерде, күңелен әллә нинди авыр сагыш биләде. Йөгереп, тыкрыктан инешкә төшеп китте. Инеш белән күктән алып, агачларның соңгы яфрагына кадәр алсу шәфәкъ нурына манчылган иде. Күңеленә дә әллә шушы алсу шәфәкъ, әллә башка сагыш тулып, ул кайнар күз яшьләренә тулы ирек бирде һәм җиргә капланып еларга кереште. Ул ник елаганын да аңламады. Тынычланырга теләп, күз яшьләрен сөртте. Әмма эчтәге теге кайнар нәрсә күтәрелеп түгелде дә аны тагын үксетеп җибәрде. Шул чакта Исламның күңелендә Галимҗан абыйсын юату теләге уянды. Бу теләктән ул сискәнеп китте. Ничек инде ул аны юата алсын? Ник юатырга? Шундый көчле кеше юатуга мохтаҗмыни? Ислам, иңбашларына коточкыч авыр йөк салган кешедәй, аякларын көч-хәл белән сөйрәп, тыкрыктан өйләренә таба атлады… Урамга чыккач, Галимҗан абыйларының өенә борылып карады. Аларның тәрәзәләре кичке шәфәкътән кып-кызыл булып яна иде. Карамаган булса, әйбәтрәк буласы булган. Шул янган тәрәзәләрне күргәч, аның күзләренә тагын яшь бәреп чыкты, Ислам, ул якка карамаска тырышып, үзләренең өенә атлады…
Агач башындагы ак фил
Суфия апа беркөн дәресләрдән соң:
– Безнең мәктәптә киләсе атнадан район сәнгать мәктәбенең филиалы эшли башлый, – диде. – Анда укырга теләүчеләр булса, әти-әниләрегез белән сөйләшегез. Уку түләүле.
Өйдәгеләргә бу хакта әйткәч, алар Исламга укырга кирәк, диделәр. Әтисе белән әнисе бераз бәхәсләшеп тә алды. Әтисе аның баян сыйныфына баруын теләде, әнисе тавышы матур, вокалга керсен, диде. Ахырда Исламның үзенең теләген сорадылар. Ул рәсем сәнгате һәм сәнгатьле сөйләм белән баян сыйныфына керер идем, дигәч каршы килмәделәр. Шулай итеп, сәнгать мәктәбеннән килеп укыта башладылар.
Октябрь башы булса да, бүген көн җылы, кояшлы иде. Озын тәнәфестә, өсләренә дә киеп тормыйча, ишегалдына чыгып йөгерештеләр, уйнадылар. Шунда Ислам шаккатып туктап калды. Урамның каршы ягындагы карт өянкенең очына ап-ак болыт килеп кунган, тик ул болыт төсле түгел, нәкъ филгә охшаган, аяклары, гәүдәсе, озын борыны да бар. Үзе белән уйнаучы малайларга Ислам, бармагы белән төртә-төртә, теге болытны күрсәтергә маташты. Әмма күпчелеге кулларын гына селтәп китеп барды. Аның чакыруына Риф белән Рөстәм генә килде һәм, гаҗәпләнеп, теге ак филне карап тора башладылар.
– Кала әле, ничек ясалды микән бу? – диде Рөстәм, телен шартлатып.
– Гел фил төсле. Әнә борыны да селкенә, – дип аңа кушылды Риф.
Исламның бу могҗизаны ничек тә күбрәк кешегә күрсәтәсе килде. Шунда йөгереп килүче Зилә күренде.
– Зилә, туктале, бер кызык әйбер күрсәтәм, – дип, Ислам аның каршына төште.
Ләкин Зилә туктамады, малайлар берәр этлек эшләргә җыена, дип уйладымы, читкә тайпылды.
– Эх, күрмичә мәхрүм каласың, – дип, Ислам аның артыннан ташланды, куып җитеп, алдына аягын куйды.
Зилә аның аягына абынып егылды. Елый-елый, мәктәпкә кереп китте. Ислам, туктату нияте белән, аның артыннан иярде. Коридорга йөгерешеп кергәндә, Диләрә Ахуновнага тап булдылар.
– Ник елыйсың? – дип сорады ул Зиләдән.
– Ислам чалып екты…
– Нишләп ектың, Нуруллин?
– Мин, аны туктатмакчы булып, аягымны гына сузган идем. Ул шуңа абынды…
Диләрә Ахуновнаның йөзенә гаҗәпләнү билгеләре чыкты.
– Ә нишләп аягыңны суздың?
– Мин аңа фил күрсәтмәкче идем.
– Ф-ф-фил?! – Диләрә Ахуновна шунда тотлыгып калды.
– Әнә теге өянке башындагы ак филне күрсәтмәкче идем, – диде Ислам.
– Нуруллин, син ни сөйләгәнеңне беләсеңме?
– Беләм, апа. Әнә өянке башында фил төсле ак болыт бар иде. Шундый матур!
– Ник алдыйсың?
– Алдамыйм. Шундый кызык иде ул фил. Зилә дә күреп калсын дип туктатмакчы идем. Мин бит аңа шулай дип әйттем.
Диләрә Ахуновна Зиләдән сорады:
– Әйттеме?
– Әйтте.
– Бар, Зилә, сиңа китәргә мөмкин.
Шулчак Илдар Каюмович килеп чыкты.
– Нәрсә, тагын тәртип бозганмыни? – дип сорады Диләрә Ахуновнадан.
– Әнә алтынчы сыйныфтагы Зиләне аяк чалып еккан, – диде Диләрә Ахуновна.
– Аяк чалмадым мин, – диде Ислам, тавышын күтәреп.
– Әйдәле, Нуруллин, минем бүлмәгә керик, – диде Илдар Каюмович.
Аның бүлмәсенә кергәч, Ислам, хәлне аңлаткач, сүзен:
– Мин аны уятмакчы булдым, – дип төгәлләде.
– Ул йөгереп барганда йоклый идемени?
– Аның йокыдан уянганы да юк, – диде Ислам. – Ул бит компьютерын башына киеп йөри, урамда да, мәктәптә дә. Мин аны шул фил төсле болытны күрсәтеп шаккатырмакчы идем.
– Беркемнең дә беркемне дә мәҗбүр итәргә хакы юк, – диде Илдар Каюмович.
Ислам борынын тартып куйды да курка-курка гына:
– Сез мәҗбүри укытасыз бит әле, – диде.
Илдар Каюмович елмаеп җибәрде:
– Мин түгел, дәүләт укыта сезне, Нуруллин! Әгәр укытмаса, һөнәр ияләре әзерләмәсә, ил үсә алмас иде. Син бит моны яхшы беләсең.
– Минем ул филне шулкадәр күрсәтәсем килгән иде! Аны берәр рәссам ясаса, бөтен халык шаккатыр иде. Ул бит шундый кызык… Агач башында… – Ислам тыелып кына көлеп куйды.
– Син, Нуруллин, үзең дә бик яхшы ясыйсың бит. Яса әле шул филне.
– Минме?! – дип, Ислам гаҗәпләнүен белдерде. – Минем кулдан килми ул.
– Мин аны сиңа өйгә эш итеп бирәм. Бер ай дигәндә әзер булсын. Килештекме?
– Ярар, – диде Ислам, булдыра алуына икеле-микеле генә ышанып.
– Зиләдән гафу үтен, яме.
– Үтенермен, – диде Ислам.
Дәресләр беткәч, ул кайтып китмәде. Зиләнең чыкканын көтеп торды да аңа ияреп китте.
– Зилә, туктале, сиңа сүзем бар, – диде, янәшә атлап.
Зилә адымнарын акрынайтып туктады.
– Сине елаткан өчен гафу ит инде мине, – диде, ике битенең кызышуын тоеп. – Яңадан алай эшләмәм. Гафу итәсеңме?
Зилә дә кып-кызыл булды.
– Ярар инде, юкка борчылма. Гафу итәм, – диде ул, елмаеп.
Зиләнең күзләреннән сирпелгән җылылык аның күңеленә ниндидер ышаныч өстәде. Бүгенге кичне Ислам зур күтәренкелек белән каршылады. Ул зиратка мәчесез генә барырга ниятләде. Бу хакта бабасына әйтте:
– Мин гел мәче күтәреп йөри алмыйм бит инде, бабай. Үзем генә барып карыйм әле.
– Дөрес, улым, – диде бабасы. – Хәзер болай эшлисең: анда баруың ул синең генә эшең түгел, ул халык өчен кирәк.
– Ничек алай?! – диде Ислам, көлемсери башлап.
– Син бит зур кеше булачаксың. Ә куркак кешедән беркем дә чыкмый. Син анда әниең, әтиең, әбиең белән минем өчен дә барасың. Үзең турында уйлама, безнең хакта уйла.
Кич дөм караңгы иде. Зират капкасын атлап кергәндә үк, үзе ишетерлек кенә итеп сөйли башлады: «Әйе, мин әтиләр, бабайлар өчен килдем. Мин әйләнеп чыгам. – Күңелендә ниндидер шик булса да, ул, һаман үзен җиңеп, акрын гына зиратның түренә атлады. – Мин бернидән дә курыкмыйм. Моның шулай икәнлеген раслармын. Мин барыгызның да өметен аклаячакмын».
Ислам, сөйли-сөйли, зиратның түреннән әйләнеп кайтты да Мәтәлчек тавына йөгерде, «ә» дигәнче аның башына менеп тә җитте. Дөнья һаман караңгы, авылда гына утлар җемелди иде. Ислам, кемнеңдер кушканын үтәгәндәй, кулларын як-якка җәеп, аларны җилпеп торды да өскә күтәрде. Шул минутта бөтен калебе ниндидер татлы дәрт-ашкыну белән тулды, тау гөмбәзе үтәли күренмәле көмеш нурлар белән чолганды… Шул гөмбәз тирәнлегеннән һәм үзенең күкрәгеннән уртак сүзләр яңгырады:
Мин көч җыйдым,
Җыйдым тамчылап.
Шомлы караңгыны җиңеп үттем,
Үз-үземне камчылап.
Хәйран калдым:
Мин бит батыр икән!
Сүзем – яшен, җырым – күкрәү,
Мин ялкынның үзе икән!
Мин шатлыкның үзе икән!
Киләчәкнең сүзе икән!
Аның күкрәгендә еллар буе җыелган борчу-шөбһәләре, үзен үзе кимсетүләре берьюлы шатлыкка әйләнеп таралды да бетте… Ул әллә атлап, әллә очып кайтты, анысын сизмәде.
Икенче көнне Мәтәлчек тавында, имеш, бер яктылык булып алган, әллә НЛО төштеме икән, дип сөйләгәннәр кайберәүләр. Ислам моңа ышана алмады, әмма җаны моңа карышырга ирек бирми иде…
Аңлашу
Энҗенең Исламга эндәшмәве тора-бара аның сыйныфташлары арасында ничектер берүзе бертөсле булып аерылуына китерде. Ул иптәш кызларына да төртмә сүзләр әйтте, сорасалар, юньләп җавап бирмәде. Укытучыга биргән җаваплары да тулы булмады. Энҗенең йөзе аксыл төскә керде, күзләре гел йөгерешеп тордылар, сөйләшкәндә, иреннәре калтырый иде. Ул Исламның уеннан гел китмәде. Ни булды, нишләп ул үзгәрде, моның сәбәпләре нәрсәдә дигән сораулар аны гел борчып торды. Бүген Ислам агач бакчасында Илдар Каюмович кушкан рәсемне ясап бетерде. Агач башындагы ак фил, чыннан да, бик матур чыккан иде. Шуны карап торганда, капкадан Энҗе килеп керде. Аны күрүгә, Исламның бөтен тәненә җылылык йөгерде. Энҗе алсу курткасын кигән, башында да алсу башлык иде. Ислам, рәсемен беседкага куеп, аның каршына йөгерде. Аларның күзләре очрашты. Энҗе кыенсынып кына елмая, иреннәре җиңелчә генә калтырый, дулкынланганы бөтен йөзенә чыккан. Алар бер-берсенә дәшә алмыйча шактый вакыт карап тордылар.
– Энҗе, – дип пышылдады Ислам.
– Нәрсә?
– Үлә яздым бит инде мин.
Ислам шуннан соң сүзен дәвам итә алмады. Энҗенең битенә кызыллык йөгерде, иреннәре бер ачылды, бер ябылды, ахырда бер генә сүз әйтте:
– Нишләп?
– Синең миңа Ислам дип эндәшүеңне көтеп үлә яздым.
Энҗенең күзләре яшьләнде.
– Ислам!..
– Рәхмәт, – диде Ислам. – Мин сине шундый сагындым, Энҗе.
– Көн саен мәктәптә күрдең бит.
– Мин күрдем, син күрергә теләмәдең.
– Юк, Ислам, – диде Энҗе уйчан тавыш белән. – Мин сине элеккедән дә ныграк күрдем. Мин үзем өчен нуль идем.
Энҗенең карашы җылынганнан-җылына барды, ләкин әле элеккечә туктаусыз шатланып сикергәләүче күз алмалары ничектер бик акрын кыймылдады. Бу аның күңеленә ниндидер авыр нәрсә кереп оялаганлыгы турында сөйли иде.
– Әйдә, өйгә керәбез, – диде Ислам, аның кулыннан җитәкләп.
Энҗенең боз кебек салкын кулы калтыранып куйды.
– Әйдә, кереп, чәй эчәбез, җылынырсың.
– Юк, Ислам, мин чәй эчәргә килмәдем, – диде Энҗе бик җитди кыяфәт белән. – Безгә хәзер бер җиргә барырга кирәк.
– Әллә район үзәгенәме? – дип сорады Ислам.
– Район үзәгенә бару җиңелрәк ул, – дип куйды Энҗе. – Бу бик авыр…
– Аңлатып сөйлә әле.
– Диләрә Ахуновнага барырга кирәк.
Ислам сискәнеп китте. Бу бөтенләй уйланмаган, көтелмәгән нәрсә иде. Шуңа күрә ул аптырап сорап куйды:
– Аңа нәрсәгә?
– Нәрсәгә икәнен син бик яхшы беләсең. – Энҗе, башын читкә борып, каядыр тау ягына таба карап торды. – Безгә икәү барып, барысын да сөйләп бирергә кирәк.
Ислам ни әйтергә белмичә аптырап калды. Әллә кайчан булган бу әйберне нигә кузгатырга, дип уйлады.
– Кирәкме соң ул? – дип куйды Ислам.
Энҗе кинәт аның ике иңбашыннан куллары белән тотып алды, кайнар сулышын тоярлык дәрәҗәдә йөзен Исламның йөзенә якын китерде:
– Син мине хайван дип уйлагансыңдыр. Мин бит шул вакыттан бирле авырыйм, өзгәләнәм, тыштан гына тыныч булып күренергә тырышам. Шушыны барып сөйләмәсәм, миңа нидер булачак. Ул әйбер чир булып минем эчемә урнашты. Укыган дәресем башыма керми, әйтәсе уйларым башымнан очып чыга, аяк-кулларым мине тыңламый. Син аңлыйсыңмы мине, Ислам?!
Аның бу сүзләреннән Исламның йөзе генә түгел, кыз тоткан ике иңбашы да уттай кызышты. Бу элекке Энҗе түгел иде. Димәк, ул, кар астындагы кайнар чишмә кебек, берүзе кайнаган да кайнаган. Ислам аның янәшәсендә булып та берни сизмәгән.
– Авыр булгандыр сиңа, Энҗе. – Ул аны тынычландырырдай сүзләр эзләде. – Нишләп, ичмасам, миңа әйтмәдең?
– Әйтә алмадым, – диде Энҗе, авыр сулап. – Мең мәртәбә әйтергә тырыштым, ә әйтә алмадым!..
– Инде шулай уйлагансың икән, бар син аның янына.
– Ә син? – дип кычкырып җибәрде Энҗе.
– Минем дә бару кирәкмени?
– Икебез пешергән ботка бит, – диде Энҗе, ничектер бераз тынычланып. – Берүзем барырга куркам.
– Барыйк, алайса, – диде Ислам.
Бер-бер артлы капкадан чыктылар да Диләрә Ахуновналар ягына атладылар. Аларга якынайган саен, икесенең дә күңел тынычлыгы югала барды.
Алар кибет янына килеп җиттеләр.
– Бәлкем, безгә берәр күчтәнәч алыргадыр? – диде Энҗе, адымнарын акрынайтып.
– Аны кимсетү булыр ул.
– Әйе шул.
Алар Диләрә Ахуновналарның капкасын курка-курка гына ачып кергәч, ишегалдындагы чисталыкка, тәртипкә хәйран калдылар. Бер генә артык әйбер дә юк, барысы да урынында. Ап-ак итеп юып алынган болдыр баскычына килеп җиткәч, патша сарае алдында туктап калган чит ил илчеләре кебек, кыюсыз басып калдылар. Аяк киемнәрен салып, өйалдына үттеләр һәм ишек шакыдылар. Ачучы булмагач, кыюсыз гына ишекне тартып, өй эченә атладылар. Диләрә Ахуновна зал ягында телефоннан сөйләшеп утыра икән. Ул, Ислам белән Энҗене күргәч, үтегез дигән мәгънәдә кулы белән ишарәләде. Өйдәге пөхтәлеккә дә сокланмый мөмкин түгел иде. Алар, тупсаны атлап, залга үттеләр дә ишек турында туктап калдылар. Буялмаган бу сап-сары нарат идәнгә басуы да кыен иде. Ниһаять, алар Диләрә Ахуновнаның сөйләшүенә дә игътибар итәрлек хәлгә килделәр.
– Син нәрсә әйткәнеңне аңлыйсыңмы соң? – диде Диләрә Ахуновна трубкага кырыс тавыш белән. – Әллә кичәгесенә тагын өстәдеңме? Бүген эшләмичә булмый. Сәгать икедән дә калмыйча кайтып җит.
Ул, трубкасын куйгач, куллары белән ике чигәсен ышкып алды да торып басты.
– Әллә берәр нәрсә булдымы? – дип сорады ул борчулы тавыш белән.
– Булмады, – диде Ислам, башын аска иеп.
– Без килгән идек, – дип өстәде Энҗе, шулай ук директор урынбасарының йөзенә карарга базмыйча.
– Йә, ни булды, тыңлыйм, – диде урынбасар, аларга якын ук килеп.
Ислам белән Энҗе бер-берсенә карашып алдылар. Кемдер, ничектер сүз башларга тиеш иде. Әмма аларның башларында каушаудан барысы да буталган, хәлне ничегрәк итеп аңлатырга икәнлеге уйланылмаган иде.
– Без рәсем буенча килдек, – диде Ислам акрын гына.
Алар һаман Диләрә Ахуновнага күзләрен күтәреп карый алмадылар.
– Әйе, рәсем буенча, – дип өстәде Энҗе дә.
– Нинди рәсем?
Ниһаять, икесе дә Диләрә Ахуновнаның аптырау билгеләре чыккан йөзенә күтәрелеп карадылар һәм шундук карашларын түбән төшерделәр.
– Стенага ясаган рәсем, – дип, Ислам башын читкә борды. – Теге мин ясаган рәсем.
– Юк, мин ясаган рәсем, – дип, аны төзәтте Энҗе.
Урынбасарның кашлары югары күтәрелде, маңгаенда тирән җыерчыклар барлыкка килде, күзләренә ачу билгесе чыкты.
– Сез минем белән шаярырга килдегезме әллә?
– Туктале, Энҗе, үзем аңлатам, – диде Ислам.
Энҗе ярсулы нечкә тавыш белән:
– Юк, үзем! – дип, Исламны читкә кугандай, ике кулын селтәп куйды. – Ул рәсемне… ул рәсемне… ясаучы… мин ясадым… ясаган идем!..
Соңгы сүзләрен әйткәндә, Энҗенең күзләрендә яшь күренде, иреннәре калтыранды, ул кулларын кая куярга белмәде. Аларның әйткәне Диләрә Ахуновнаның зиһененә һаман барып җитә алмый иде. Ул әле Исламга, әле Энҗегә аптыраулы караш ташлады, берни дә аңламаганын белдереп, башын чайкады, йөзендә, ачык кына итеп әйтә аласызмы, юкмы дигән сорау ярылып ята иде.
– Диләрә Ахуновна… – Энҗе сүз башлады да тагын туктап калды. – Рәсемне мин ясадым… Ә Ислам нишләптер гаепне үз өстенә алды.
Урынбасар Исламның, күзләренә туп-туры карар өчен, каршысына килеп чүгәләде:
– Дөрес әйтәме ул?
– Әйе…
Исламның тавышы бөтенләй диярлек ишетелмәде. Диләрә Ахуновна торып басты һәм, үз-үзе белән сөйләшкәндәй:
– Менә ничек?! – дип куйды. – Сезгә мондый хәлләргә төшү нигә кирәк булды соң?
Ислам моңа үзе башлап, үзе җавап бирергә тиеш икәнен ачык аңлады, тик тиешле сүзләр таба алмады:
– Мин бит… минем… тизрәк кайтып китәсем килде.
– Тизрәк кайтып китәсең килде?!
– Юк, юк, мин ялгыш әйттем. Аларның тизрәк кайтып китүен теләдем.
– Ник? – диде Диләрә Ахуновна.
– Белмим… Интекмәсеннәр дип бугай.
– Һәм син шушыны яшереп йөри алдыңмы?
– Йөрдем… йөрдем бит… мин әшәке, әйеме, Диләрә Ахуновна?
Директор урынбасары бу сорауга җавап бирмәде. Аның үзенең башында хәзер мең төрле сорау бөтерелә иде. Һәм ул аларның кайсыннан башларга белмәде. Аныңча, Энҗе бу эшне һич тә эшли алмый, моның сәбәпләре юк иде. Ләкин хәлне ачыклап бетермичә калдыру аның үзенә дә, балалар өчен дә мөмкин түгел иде. Шуңа күрә ул сорау бирмәде, барысын да аларның үз ихтыярына куйды:
– Әйдә, сөйләгез, аңлатып сөйләгез…
– Сез мин ясаганга ышанмыйсыз бугай, – диде Энҗе, Диләрә Ахуновнага туп-туры карап.
– Ә ышансам? Ник ясадың дип сорасам?
– Мин шуны сөйләргә дип килдем. – Энҗенең күзләрен тагын яшь каплады, ләкин ул сүзен дәвам итәрлек көч тапты: – Мин сезне күрә алмый идем. Шуңа күрә сезгә охшатып ясадым.
Аның туктап торуыннан файдаланып, Диләрә Ахуновна сорап куйды:
– Мине нишләп күрә алмадың соң, бала?
Энҗенең тавышы беткән иде, ул ярымпышылдауга күчте:
– Минем апам әллә ничә мәртәбә аерылып кайтты, энегез кыйнап, түзәрлеге беткәч…
– Монда минем ни гаебем бар? – диде Диләрә Ахуновна кырыс кына.
– Апам сөйләде, сез килгән саен, җизни аны канга батырып кыйный, аны сез котыртасыз, диде. Сез китү белән, әллә нинди булмаган гөнаһларымны, кимчелекләремне табып бәйләнә башлый, аннары кул күтәрергә керешә, диде. Мин сездән үч алырга теләдем…
– Канәгатьләндеңме соң? – диде урынбасар, өстәлдәге әйберләрне бер урыннан икенче урынга шап-шоп алып куеп.
Энҗе елап җибәрде:
– Зинһар, кичерегез мине, Диләрә Ахуновна. Кичерәсезме?
Диләрә Ахуновнаның нәкъ мәктәптәгечә тимер тавышы аны бүлдерде:
– Син минем сорауга җавап бирмәдең. Кабатлап әйтәм: тынычландыңмы соң?
– Юк, юк, юк!!! – диде Энҗе, тәмам ярсып. – Мин ялгышканмын. Мин сезнең йокыгызны качырыйм дип ясадым ул рәсемне, ә үземнең йокым качты. Сезне күргән саен, йөрәгем кысылып, тибүдән туктагандай булды. Мин шулкадәр гаепле, зинһар, гафу итегез. Итәсезме?! – ул яшьле күзләре белән, тилмереп, Диләрә Ахуновнага төбәлде.
– Гафу итәм, Яруллина. Гафу итәм! – диде Диләрә Ахуновна. – Анысы өчен борчылма. Тик бер нәрсәне аңламыйм: нишләп моны шул вакытта ук әйтмәдең?
– Мин буталдым, – диде Энҗе, елаудан коры үксүгә күчеп. – Барысын да ул бутады…
– Кем?
– Ислам… Әгәр ул үз өстенә алмаган булса… Сезне интектереп тәм тапмакчы булдым… үзем чиргә сабыштым… Шулкадәр ялгыштым… Үкенү мине кимереп бетерә язды…
– Борчуларыңны оныт, Яруллина. Соң булса да, уң булсын, ди бит безнең татар. Килергә көчегез җиткән бит.
– Ә мине? – дип куйды Ислам кинәт.
– Нәрсә сине?
– Мине гафу итә аласызмы, Диләрә Ахуновна?
Урынбасарның җитди чыраена мөлаем яктылык җәелде. Ул көлеп куйгандай итте:
– Мин ни әйтергә дә белмим инде, Нуруллин. Сине мактаргамы, гафу итәргәме, әллә җәзага тартыргамы? Үзең ничек уйлыйсың?
Ислам аптырап калды. Әлбәттә, ул күңеле белән Диләрә Ахуновнаның аларның икесен дә кичергәнен аңлады. Шулай да тәҗрибәле укытучының кистереп үз сүзен әйтүен ишетәсе килгән иде.
– Миңа мактау кирәкми, – диде ул. – Гафу итсәгез, шул җитә. Җәзага тартудан да курыкмыйм. Миңа тиештер дә ул. Арттырып җибәрүләрем күп булды.
– Җавабың егетләрчә, – диде Диләрә Ахуновна, көлеп. – Өмет бар синдә, Нуруллин. – Инде, балалар, шушындый зур эш белән килгәнсез икән, бер утырып чәй эчми ярамас.
– Юк, юк! – дип, Ислам белән Энҗе икесе дә ишеккә таба атладылар.
– Нуруллин! Яруллина! Өстәл янына килеп утырыгыз! – диде Диләрә Ахуновна теге тимер тавышы белән.
Бу тавыштан аның чынлап әйтәме, әллә шаяртамы икәнлеген аңларлык түгел, әмма аңа буйсынмый булмый иде. Диләрә Ахуновна чәй әзерләргә кереште, духовкадан кайнар бәлешен алып, өстәл уртасына утыртты, бөтен өйгә аның тәмле исе таралды. Күз иярмәс тизлек белән ул аның өстен ачты, өч тәлинкәгә салып, бәлешне алларына куйды. Ислам белән Энҗегә бу сәхнәдән күрсәтелгән фокус кебек тоелды. Алар, Диләрә Ахуновнаның туктаусыз кыставына карамастан, кып-кызыл булып, кашык-чәнечкеләренә үрелергә кыймыйча утыра бирделәр. Ул ашау коралларын икесенең дә кулына мәҗбүри тоттырды. Бәлеш искиткеч тәмле иде, аны бер кабуга оялуларын оныттылар, һәм кашыклары бәлеш белән авыз арасында бик тиз урап йөри башлады.
– Ә шулай да сине, Яруллина, апаң ялгыш юлга керткән, – диде Диләрә Ахуновна тыныч кына.
– Әйе шул, – диде Энҗе. – Соңыннан гына белдек. Сезнең бернинди гаебегез булмаган.
Ислам аңа астан гына төртеп куйды. Бу төртү, кем бәлешен ашаганыңны оныттың бугай, дигәнне аңлата иде. Энҗе аңа борылып карады да шып туктады.
– Төртмә, Нуруллин, Яруллинага, – диде Диләрә Ахуновна. – Мин барысын да күрәм бит. Турысын әйтүеңә рәхмәт, Энҗе үскәнем. Әле сезнең барысы да алда. Мин үземә дә, башкаларга да иң югары таләпләр куйдым һәм куячакмын. Моны мәктәптә генә түгел, авылда да аңлаган кешеләр сирәк. Ә менә еллар үткәч, кайберләре авылдан чыгып китеп инде картаеп кайткач, миңа рәхмәт сүзләре әйткәннәре булды. Кешене харап итә торган ике нәрсә бар: беренчесе – аны туктаусыз гафу итү, икенчесе – аны туктаусыз мактау, күкләргә чөю. Икесендә дә кеше үзенең кем икәнен оныта. Аеруча бала вакытта сез дөньяны гел матур яклары белән генә күрәсез. Сез дәрестә динозаврлар турында өйрәндегез. Адәм баласын мактаган саен, ул динозаврга әйләнә, әз генә тәнкыйть сүзе әйтүчеләрне буып ташлый, таптый.
Алар бик озак утырдылар. Ислам белән Энҗе чыгып киткәч, Диләрә Ахуновна өстәл янында таш сын кебек хәрәкәтсез утырды. Табында һәммә нәрсә бар, ул япа-ялгыз. Бу балалар чыгып киткәч, ялгызлык сагышы бөтен барлыгын көйдереп алды.
* * *
– Әйдә, безгә керәбез, – диде Ислам, үзләре турына җиткәч.
– Кермим.
– Алайса Ык буена төшик.
Аны шаккатырып, шулчак Энҗе болай диде:
– Минем бүген рәсем ясый торган көнем…
– Вәйт әйттең син! Нинди була соң ул?
– Белмим, шундый көннәрем бар минем. Рәсем ясамыйча түзә алмыйм. Өч зур альбомны тутырдым инде.
– Анда нәрсә ясап бетердең? – диде Ислам, гаҗәпләнеп.
– Укытучыларны, укучыларны, авыл кешеләрен…
– Мине дә ясадыңмы соң?
– Ясамыйча!
– Күрсәт әле!
– Юк, мин аларны беркемгә дә күрсәтмим.
– Миңа дамы?
– Ачуланма, Ислам, сиңа да күрсәтә алмыйм. Ул альбомнарда минем иң кадерле серләрем. Нух тавын да ясадым.
– Нух тавына мендеңмени?
– Син ясаган Нухка охшатырга тырыштым.
Ислам, бераз уйланып торгач:
– Бер әйбер әйтер идем, ышанмассың, – дип куйды.
– Син әйткәннәрнең мин барысына да ышанам.
Ислам көлеп җибәрде:
– Кәҗә белән үгез сугышына дамы?
– Әйе, син сөйләгәч, дөрес инде ул. Нәрсәдер әйтәм, дигән идең.
– Мин Нух тавына мендем.
– Китчәле! – диде Энҗе, элеккечә чыркылдап. – Ниләр бар соң анда?
– Челтерәп чишмә агып ята, чишмә янында ташка әйләнгән егет басып тора. Нух маңгаендагы тишектән озын елан чыгып-кереп йөри. Ул Нухны саклый.
– Әләй!.. Мине дә алып мен әле.
– Алып менәрмен.
– Алдамыйсыңмы?
– Алдамыйм.
– Менә хәзер тереләчәгемә ышандым мин, Ислам.
– Ышан, Яруллина, – диде Ислам, көлеп. – Тик рәсемнәреңне аерым кешеләргә генә багышлама.
– Синең миңа ни өчен аерым кешеләрне ясамаска кушуыңны аңладым! – диде Энҗе, кулларын чәбәкләп.
– Әйт, ни өчен?
– Син бит үзең аерым кешеләргә карикатуралар ясыйсың! Нигә шуларның берсен дә безгә күрсәтмисең?
– Мин бит аларны концерт вакытында күрсәтәм, – диде Ислам. – Алдан күрсәтсәм, кызык булыр идеме соң?
Энҗе аның белән килеште:
– Әйе шул, син бит әле ул карикатураларың белән район смотрларында да чыгыш ясыйсың.
– Димәк, мин хаклы?
Энҗе дәшмәде.
Алар бер-берсенә карап, елмаеп шактый озак тордылар. Аерыласылары килмәсә дә, беренче булып Энҗе үз өйләренә таба атлады…
Бичаралар
Октябрь башында һава бозылып китте. Калын кара болытлар астыннан кояшның күренеп тә караганы юк. Иртәдән кичкә кадәр салкын җил дөньяны актара. Әледән-әле яуган карлы яңгыр тамчылары киемнәргә, битләргә сылана. Шундый көннәрнең берсендә Ислам әнисен кичке савымга озата барды. Ферма эченә кергәч, бәйдәге сыерларны карап торды. Ул бер нәрсәгә шаккатты: торакның кайсы гына төшенә күз салсаң да, бөрешеп, пычранып беткән мәчеләр утыра. Нишләп биредә мәчеләр күп, дип сорагач, әнисе ташландык мәчеләр көннәр суытуга торак эченә керә, дип аңлатты. Сыер савучылар, аларны кызганып, сөт тә бирәләр икән.
Кайтырга чыкканда, карлы яңгыр көчәйгән, җил тагын да ныграк исә иде. Ул, йөзен җилдән саклау өчен, арты белән атларга тотынды. Шунда ферма стенасы янында басып торган җирән эткә күзе төште. Аның янында бер мәче кыймылдый. Ислам, бара торган юлын ташлап, тирес катыш балчыкка бата-бата, шулар янына атлады. Килеп җиткәч, тыны кысылып туктап калды. Әтисенең бияләе кадәр мәче баласы этнең корсак астында, аяклары арасында нишләргә белмичә дерелди, үзе ишетелер-ишетелмәс кенә мияулый иде. Эт кымшанмыйча басып тора, әллә кызганудан, әллә ачуланып, мәче баласына карап-карап ала. Ул үзе дә каяндыр китереп ташланган эт, ахрысы. Йоннарына учма-учма балчык ябышкан, теләсә кайда аунаганлыгы күренеп тора. Мәче баласы башыннан койрыгына чаклы пычракка баткан, йонының сары икәнлеген чамалап кына була. Гәүдәсе дер-дер калтырый. Карлы яңгыр мәче баласының йон төбенә кадәр үткән, бармак бите кадәр дә коры җире калмаган. Бер колагы яртылаш ертылган, аннан кан саркып тора. Ул бичара, этнең аякларына ышкынып, җылы эзли, өскә үрелеп, үзенең авызын аның корсагына тидереп ала, этнең корсак астында юешләнеп эчмәкләнгән йоннарына үрелә, яламакчы булып азаплана. Мәче баласы тәмам хәлсезләнгән, тавышы да юньләп чыкмый, кайчакта егыла язып чайкалып та китә… Исламның бу кадәр кызганыч күренешкә тап булганы юк иде. Аның күзләреннән яшь бәреп чыкты. Әллә аларны кызганудан, әллә салкын җилле яңгырдан ул үзе дә калтырарга тотынды. Эт, нишләптер акрын гына кузгалып, ферма башындагы ишеккә таба китте. Мәче баласы аңа иярде. Тик юньләп атлый алмады, бер адым ясауга авып китте. Бераз хәл алгач торып басты, тагын атлагандай итте дә туктап калды. Эренләп беткән күзләре белән мөлдерәп Исламга карады. Ул, корыган әрекмән яфрагы өзеп, мәче баласының аякларын, йоннарын сөртте. Куртка кесәсендә иске газета бар иде. Аны газетага төрде дә күкрәк турына тыкты. Мәче баласының калтыравы аның бөтен гәүдәсенә таралып, бала йоннарын кабартты. Күпме җан ияләре төрлечә интегә, җәфалана. Алар белән чагыштырганда, кешеләр оҗмахта яшиләр. Мәче баласының калтырануы бераз кимегән шикелле тоелды. Аны кая куярга соң? Өйдә болай да ике олы мәче, Юлбарысның балалары бар. Әтисе керттермәячәк. Тегеләрен дә бик өнәп бетерми. Ислам мәче баласын мунча алдына куярга булды. Мунча кичә генә ягылган килеш, бер атнасыз ягылмаячак. Шуңарчы нидер уйлап табасы булыр. Ул өйгә кереп тормыйча гына, сарайдан бер катыргы тартма алып, эченә иске чүпрәк салды, шундагы тәлинкәне дә эләктерде. Күренми торганрак почмакка урнаштырып, мәче баласын тартмага яткырды. Бер йомры сөт, ит кисәге чыгарып салды, су куйды. Әллә нинди зур эш эшләмәсә дә, аңа җиңел булып китте. Кич кереп карады: мәче баласы бөгәрләнеп йоклап ята, йоннары да кибә башлаган иде. Ертылган колагы гына шул килеш, ул ялгана алырлык түгел иде инде. Шатлыгы эченә сыймады Исламның. Мәче баласын үлемнән коткаручы бит ул! Ләкин фермадагы сыер тизәкләре арасында йөрүче мәчеләр аның күз алдыннан китмәде. Әтисе белән баргач, мастерской тирәсендә дә күргәне бар адаштырылган мәчеләрне. Аларына ничек ярдәм итәргә соң? Хуҗасыз этләрне авыл җирлеге башлыгы аучылардан аттырып тора. Эт атучыларның мылтык тавышын ишетсә, Ислам урынына капланып ята. Күрү түгел, мылтыкның шартлаганын да ишетергә теләми. Ул этләрне атучыларның җаннары юк микәнни? Ислам әтисенең андый эшкә бармаганын белә. Ә менә Әхтәм абый дәртләнеп йөри, диләр. Йоны әйбәт этләрнең, аткач, тиресен дә тунап ала, диләр. Кешеләр белән үзебезнең янәшәдәге җан ияләре арасында сугыш бара. Кешеләр аларны төрлечә кысрыклый, җәберли, ул җан ияләрен яклаучылар гына йә бик аз, йә бөтенләй дә юк. Урманнарны да рәхимсез кисәләр, яндыралар. Андагы бичара җәнлекләрне автоматлар, вертолётлар белән аулыйлар, диләр. Әйләнмә күлдән балыкны электр тогы җибәреп тотучыларны былтыр полиция эләктерде. Ул хакта бөтен авыл шаулады, район үзәгеннән килгән браконьерлар булган алар. Суга ток җибәргәч, анда балык түгел, бер генә тере җан иясе дә калмый, ди. Болар хакында әйләнә-тирәне саклау дәресләрендә дә даими сүз алып бара укучылар. Ләкин мәктәптә сөйләшү белән генә берни дә үзгәрми шул.
…Мәче баласын мал өе почмагына күчерергә туры килде. Чөнки ял көне мунча ягачаклар. Әлегә беркем дә сизмәде сизүен. Ислам хәзер ферма, мастерской тирәләрен дәрестән соң кичкырынрак бер урап кайта торган булды. Шулай йөргәндә, тагын ике мәче алып кайтып мал өенә урнаштырды. Бер-берсенең хәлләрен аңлагангамы, әллә алар баштан ук таныш булганнармы, сугышып та карамадылар. Аңа ферма тирәсенә мәче баласы китереп ташлаучыларны да күрергә туры килде. Ерактан гына күзәтеп торды да, адаштыручыны танып калып, мәчесен кабат аның ихатасына илтеп атты. Әмма ул гына түгел, аның үзен дә күзәтүчеләр булган икән. Мәктәптән кайтканда, беркөн Энҗе:
– Сине өеңә мәче баласы җыя икән, дип сөйлиләр, хакмы ул? – дип көлде.
Аның бу сүзләреннән Исламның битләре ут булып яна башлады.
– Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә, – дип котылса да, бу инде җитди кисәтү иде.
Андый сүзнең таралуына аның үзенә дә ышанырга туры килде. Беркөнне кич ишегалдында ябалак-ябалак кар яуганга хозурланып йөргәндә, агач бакчасына нидер ыргыткан тавыш ишетелде. Ислам ашыгып барып урам капкасын ачса, берәү йөгерә. Гәүдәсеннән шундук Зөлфәт икәнен танып, Ислам аның артыннан ташланды һәм куып тотты.
– Син нәрсә ыргыттың безнең бакчага? – диде Ислам ачулы тавыш белән.
– Ыргытмадым, – диде Зөлфәт, мыш-мыш килеп.
– Ыргыттың бит, әйдәле!
Ислам аны сөйрәп диярлек үзләре турына алып китте. Ишегалдына кереп, бакчага күз салгач, анда кычкыра-кычкыра кар ярып килүче мәче күренде.
– Бу бит сезнең карт мәчегез, – диде Ислам.
Зөлфәт дәшмәде.
– Ник аны безнең бакчага аттың?
– Абый адаштырырга кушты. Мин тыңламаган идем, яңагыма берне тондырды, – диде Зөлфәт елак тавыш белән. – Сезнең бакчага ташларга кушты, Тургай, кызганып, өенә алып керә аны, диде.
Ислам аның борын төбендә йодрыгын селкеде:
– Алып керермен мин сиңа! Әллә бездә песи приютымы? Хәзер үк өеңә алып кайтып кит!
– Алмыйм, абый үтерә мине…
Зөлфәт мәчегә якын килергә дә уйламады. Ислам аны куркытып җиңмәкче булды:
– Ә син беләсеңме песи каргышының нинди куркыныч икәнен?
– Ю-у-ук, – диде Зөлфәт, әйтмәс борын курка да башлап.
– Мәче каргышы төшкән кешеләрнең аяк-куллары корышып, тәгәрмәч шикелле кәкрәеп, акырып яталар. Кайберләре лимон кебек саргаеп кибә, скелетка әйләнеп үлә. Күзләре атылып чыгып, дуракланганнары да бар. Мәче каргышы – дөньядагы иң куркыныч нәрсә ул. Шуңа күрә Шүкә синнән адаштыртмакчы була да. Үзенең тилмереп, газапланып үләсе килми…
Ислам уйлаганнарын сөйләп тә бетерә алмады, Зөлфәт мәчесен эләктерде дә өйләренә йөгерде…
Ләкин бичара мәчеләргә булышу үзенә бөтенләй уйламаган мәшәкатьләр китереп чыгарыр, дип, башына да китермәгән Ислам. Алары алдагы көннәрдә иде әле…
Кичә көне буе, бүген төне буе ишеп-ишеп кар яуды, буран котырды. Мондый көннәрдә Исламга нидер була, шушы карлар белән шаяра-шаяра, искән җил белән үртәшә-үртәшә, урамнар буйлап, таулардан, әрәмәләрдән әйләнеп йөгерәсе килә. Мәктәпкә барганда һәм кайтканда, ул малайларны ияртеп, урам буйлап түгел, юри ындыр артлатып, тау битләреннән йөгерә-йөгерә кайта. Бүген ял көне. Ул, иртүк торып, ишегалдындагы кар көри торган зур көрәк белән карны як-якка чөеп-чөеп ыргытырга кереште. Кар шулкадәр җиңел, аның авырлыгы сизелми дә иде. Ислам көрәген куйды да әтисе ясаган «Т» хәрефе төсле эткече белән карны коймага таба этә башлады. Ул бу эшне дәртләнеп йөгерә-йөгерә башкарды. Мамык кебек җиңел кар әйтерсең лә үзе эткечне сөйрәп бара иде. Ислам, ишегалдын чистартып бетерде дә, койма башыннан бер уч кар алып сүз башлады:
– Сез шундый якты, җылы, әллә йолдызлар яныннан ук төштегезме? Яз җиткәч, битләрегезне кояш менә шушылай итеп ялый башлар әле.
Ул карны теле белән ялагандай итте.
– Улым, кар ашыйсың түгелме соң?
Әтисенең тавышына Ислам ялт итеп борылып карады. Алар әнисе белән эшкә барырга чыкканнар иде.
– Ашамыйм, телне генә тидереп карадым. Кардан әллә нинди хуш исләр килә.
Әтисе аны кочаклап алды.
– Үсәсең бит, улым, – диде ул горур тавыш белән. – Безнең ярдәмчебезгә әйләнеп барасың.
Исламга бу сүзләрне ишетү шулкадәр рәхәт иде.
– Ишегалдын көрәп бетерә язгансың бит, – диде әнисе, аның аркасыннан сөеп.
Ислам, урам яклап капка турын да көрәгәч, әбисе-бабасы белән тәмләп ашады да үзенең кечкенә өстәленә рәсем ясарга утырды. Аны бүген ниндидер тыелгысыз көч дәртләндереп торды. Ислам, баш күтәрмичә, бер-бер артлы карикатуралар ясады. Башында әллә нинди кызыклы сюжетлар туып кына торды. Төшке ашны ашаганнан соң, ул, альбомын тутырганчы, сыйныфташларына, авылдашларына шаржлар, карикатуралар ясады. Арып туктагач, альбомын беренче битеннән соңгы битенә кадәр елмаеп карап чыкты. Сәнгать мәктәбендәге укытучысы Бәйрәмовның хаклы икәнлегенә Ислам бүген тагын бер мәртәбә ышанды. Ул аңа өч дәрестән соң ук: «Синең талантың юмор-сатира өлкәсендә, – диде. – Хәтта ясаган җәнлекләреңдә дә юмор элементлары сизелә». Ислам бүгенге альбомы белән аның сүзләренең хаклыгын, һичшиксез, раслаячагына инанды…
Мәчеләргә урын даулау
Нинди матур, нинди кызык җан ияләре бу мәчеләр! Шаярудан башка бернине дә белмиләр. Өйдәгеләре инде Исламның өстеннән төшми дисәң дә була. Алар аның мәктәптән кайтканын көтеп кенә торалар. Уратып алалар да кайсы тырнаган, кайсы тешләгән булып шаярырга тотыналар. Йокларга яткач, өстенә дә килеп менәләр, одеял астыннан да кереп кытыклыйлар. Күзгә алар туп-туры караганда, шаянлык-шуклыклары, ялганлаулары, шик-шөбһәләре – барысы да ачык күренә. Их, нигә алар безнең кебек сөйләшә белмиләр икән, дип уйлый Ислам. Әгәр сөйләшсәләр, ничек кызык булыр иде. Алар, һичшиксез, татарча сөйләшер иде. Сөйләшкәч, билгеле инде, үзләренең мәктәпләре дә булыр иде. Ислам аларның бәләкәй парталарда үзләре кебек сөйләшеп, дәрес тыңлап утырганнарын күз алдына китерә. Бәлки, аларга мәктәптә үзләренә аерым бүлмә ясарлар иде. Шунысы кызык, кем укытыр иде икән аларны? Исламнарның укытучыларымы, әллә үзләренең мәче-укытучылары булыр идеме икән? Шигырь ятлап, җырлап, биеп тә йөри торган булсалар, мәктәптә ничек күңелле булыр иде. Ул үзенең бу уйларыннан эчтән генә көлеп куя. Мал өендәге мәчеләрне әнисе шул көнне үк күреп алды. Ул Исламны ачуланмады, тик колагына «Берүк, әтиең күрә күрмәсен» дип пышылдады. Ислам үзе дә шуннан куркып йөри иде. Үткән ялда әтисе, төш турында ашарга кайткач, өйгә керү белән Исламга:
– Син мал өе почмагында нәрсә ясадың, малай? – диде.
Ислам барысын да аңлады, башын иеп:
– Мәчеләргә урын ясаган идем, – диде.
Әтисе кырыс тавыш белән әйтеп куйды:
– Өйдәге мәчеләр генә җитмимени?
Ислам аңа каршы бер сүз дә дәшмәде.
– Иртәгә үк күземә күрсәтмә, аңладыңмы?
– Аңладым, – дип пышылдады Ислам.
Ул, мәчеләрне нишләтергә икәнен уйлап, бик озак баш ватты. Алар шулкадәр ияләнеп беткәннәр иде бит. Хәтта сарыкларның өсләренә дә менеп яталар иде. Тегеләре дә торып та китми, мәчеләргә борылып карап кына алалар да күшәп ятуларын беләләр. Ислам «Сыер өстендәге мәче» дип бер кызык рәсем дә ясады. Башта ул аларны мунча түбәсенә туфракса өстенә күчермәкче булды. Ләкин бит мәче халкы тып-тын гына тормый, алар мияулыйлар, йөгерешәләр. Әтисе моны барыбер сизәчәк. Уйлый торгач, ул Хәлил бабай янына барырга булды. Әниләреннән сорап, бераз май, ипи, гөбәдия кисәге, лимон, конфетлар алды да аның өенә юнәлде. Бу араларда кергәне юк иде, бабай ныклап торып авырып ята икән. Хәтта кигән сырмасын да салмаган, шуның өстеннән юрган ябынып ята. Өе күптән җыештырылмаган, өстәле савыт-саба белән тулы.
– Чирләдем гуй, улым, салкын тиде. Миңа чәй генә таярлап бир әле.
Ислам чәй куеп җибәрде, өстәлләрне җыештырып, савыт-сабаларны юды. Алып килгән күчтәнәчләрен куеп, лимонлап үлән чәе ясады. Хәлил бабай, тирли-тирли, озаклап өч чынаяк чәй эчте. Ислам, шул арада газда су кайнарлап алып, идән юарга әзерләнде. Бабайны яткырып, өстенә юрганын япкач, җиңнәрен сызганып, идән юарга кереште. Хәлил бабайның күзеннән яшь ага, ул тавышсыз гына елый иде.
– Бабай, нигә елыйсың? – диде Ислам, туктап.
– И улым, сиңа рәхмәт әйтеп елыйм. Көчсезлегемнән елыйм, ялгызлыгымнан елыйм. Балаларым Үзбәкстанда бит. Синнән олырак оныгымның бик тә минем янга кайтасы килә. Тоткарлык килеп чыга да кайта алмый кала.
Ислам идәнне юып бетергәч, Хәлил бабай:
– Кара, улым, өйгә кот иңде бит, – дип, саран гына елмаеп куйды.
Ислам, урындык алып, аның янына килеп утырды.
– Хәлил бабай, минем кыенлык килеп чыкты бит әле. – Ул кыенсынып кына сүз башлады. – Ачка тилмереп йөрүче өч мәче алып кайткан идем. Өйдә үзебезнекеләр сигез баш. Әтием риза түгел. Аларны чыгарып җибәрергә дә кызганыч. Шул мин алып кайткан мәчеләрне син асрый алмас идең микән? Өеңдә тычкан тизәкләре дә күп күренә.
– Тычканнар өстән чаба инде, улым, – диде Хәлил бабай. – Мин аларны карый алырмынмы икән соң? Ашарыма да такы-токы гына.
Ислам аның бу сүзләреннән бабайның каршы килмәвен аңлады һәм дәртләнеп сөйләргә тотынды:
– И Хәлил бабай, ул чакта мин синең яныңа көн саен кереп йөрермен. Ә ашатырга сөтен дә, итен дә алып керермен. Үзеңне дә тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлармын.
– Алар тәртиплеме соң, балам? Өстәлгә менеп, савыт-сабаларга басып йөрмәсләрме?
– Тәртипле, тәртипле, – диде Ислам, кызара баруын тоеп.
Мал өендә асрап, каян белсен инде ул аларның тәртипләрен? Ләкин башкача әйтсәң, Хәлил бабайның мәчеләрдән баш тартуы бар иде. Ничек тә тәртипкә кертербез әле, дип уйлады ул эченнән. Шатлыгыннан йөгерә-йөгерә кайтты да, мәчеләрнең өчесен дә, бер зур букчага салып, Хәлил бабайга алып китте. Шуннан соң тагын бер атна вакыт узды. Ислам мәчеләргә юка фанерадан тәбәнәк тартма ясап, ком салып куйды. Өстәлгә менәргә җыенганнарын ачуланды, маңгайларына чиртеп кире борды. Хәлил бабай да, терелеп, аягына басты. Ислам килгән саен бабайга күчтәнәчләр алып килде. Ә мәчеләргә ашханәдә үзләреннән калган ботка, ит, пәрәмәч, ипи ише әйберләрне полиэтилен букчасына тутырып алып кайтты.
Бүген ул мәктәп китапханәсеннән Һади Такташ шигырьләрен һәм Гарәфи Хәсәновның «Җир ул – уртак йортыбыз» дигән китабын алды. Бу китапта төрле үсемлекләр, агачлар, кошлар, җанварлар турында шундый кызык итеп язылган икән. Ул, дәрес беткәч, бүлмәдән чыкмыйча, шул ике китапны актарып утырды. Хәтта Такташның бер куплет шигыре шул арада хәтеренә дә сеңеп калды. Ислам аны бүлмәдә генә түгел, кайтырга чыккач, урамда да бертуктаусыз кабатлады:
Урамнар бүген сөенгән,
Ап-ак карга киенгән.
Ләйлә чанасын өстерәп
Чыгып китте өеннән…
Шуны укый-укый үзләренең турына җитсә, капка төбендә Әзһәр абый кызы Ләйсән басып тора. Аның күзләре кызарып беткән, әкрен генә елый һәм борынын тарта иде.
– Туңып беткәнсең бит, нишләп монда торасың? – диде ул аңа.
– Сиңа килдем, – диде Ләйсән.
– Нәрсә бар?
– Әтием песиемне адаштыртты. Исерек Салихка бирде дә, ул ферма янына илтеп ташлаган.
– Ә нишләп монда килдең соң?
– Сыйныфташым Зөлфәт Исламга бар, диде. Ике көн барып алып кайткан идем, кабат илттереп ташлатты.
Ләйсән соңгы сүзләрен юньләп әйтә дә алмады, йодрыгы белән күзен уалый-уалый үкседе.
Ислам Ләйсән белән Хәлил бабай янына китте. Бабай аларны елмаеп каршы алды:
– Тәрәзәдән күреп тордым, миңа тагын бер иптәш алып килгәнсез бугай.
– Әйе шул, Хәлил бабай, – диде Ислам, аның сүзләреннән карышмаячагын аңлап. – Менә Ләйсәннең песиен өйдәгеләр ике көн рәттән ферма янына илтеп атканнар. Ул анда ачтан, салкыннан үләчәк. Син карарга риза булсаң, Ләйсән ашарына да китерер, өйдәге эшләреңә дә булышыр иде.
– Ярар, гуй, балалар. Мин ничек карышыйм инде. Мин бит үзем дә сезнең адаштырган мәчегез хәлендә. Гомер буе гөрләшеп яшәп яткан Үзбәкстаннан безне дә кудылар бит. Дусларыбыз, балалар, туганнар калды. Яшәгән йортым сатылмаган килеш һаман шунда. Аны алучы да юк. Монда да мин әле законлы урнашып бетмәгән. Кем белә, шушы мәчеләр кебек каядыр илтеп ташласалар, нишләмәк кирәк? Ходай аларны караган өчен миңа да савап язар әле.
Ислам Хәлил бабайга алып килгән күчтәнәчләрен чыгарды. Бергәләшеп, чәй куеп җибәрделәр, өстәл әзерләделәр. Чәй кайнаганчы, Ләйсәннең песиен теге песиләрнең ничек кабул итүен күзәттеләр. Аны иснәштереп китсәләр дә, һөҗүм итүчесе табылмады. Күрәсең, ул җан ияләре бер-берсенең хәлен аңлыйлар иде. Югыйсә иректә чакта песиләр сугышырга гына торалар, әллә нинди тавышлар чыгарып куышалар. Ә болар тып-тын, гүя һәрберсе, – сабагыннан кисеп алып, язмыш кулына тоттырылган чәчәк гөлләмәсе…
1 апрель, шаяр да көл
Бүген мәктәптән Ислам, Риф, Мансур, Рөстәм бергә кайттылар. 1 апрель көне шулкадәр кызык булды. Малайлар кызларны алдадылар, кызлар малайларны алдады. Беренче дәрестән соңгысына кадәр кемне алдау, көлешү җаен эзләделәр. Ислам барысыннан да ныграк уздырды. Аның үзен дә алдадылар. Китапханәче алган китабыңны сорый, дип, китапханәгә йөгерттеләр. Көне буе көлешеп тә малайлар һаман күңел ачудан туймаганнар иде. Тагын ничек итеп кемне алдау турында кызып-кызып сөйләштеләр. Әхияр абыйлар турына җиткәч, Риф, имән бармагын югары күтәреп:
– Малайлар, таптым! – диде.
– Йә, йә, әйт, нәрсә? – дип кызыксындылар калганнары.
– Әнә тегендә, – дип, Риф имән бармагын Әхияр абыйларның абзарына таба төбәде, – аларның чуар бозавы тора. Без хәзер койма яныннан шуның янына барабыз да, Ислам, син бозау булып кычкырасың. Шул тавышка йә Әхияр абый, йә хатыны Маһинур апа йөгереп чыгачак.
– Кызык була бит бу, малайлал! – диде Рөстәм, күзлеген апрель кояшы астында ялтыр-йолтыр китереп.
– Олы кешене алдарга ярармы соң? – дип сорады Ислам.
– Көне шундый бит, – диде Риф, шул якка атлый башлап.
– Мондый көнне кызык ясау кешеләрнең күңелен ача, аларның нервларын тынычландыра, – диде Мансур, акыл сатып. – Шулай булгач, без файдалы эш эшлибез дигән сүз.
Бозауга бакча ягына ук, тимер челтәр белән әйләндереп, урын ясалган иде. Уң ягы такта белән эшләнгән. Малайлар, шул такталы турга килеп, һәрберсе аерым ярыктан бозауны карадылар. Ул инде бик зур үскән, симергән, муены сыер муены кадәр булып килә иде. Бозау ашыкмый гына алдындагы улактан печән катыштырылган саламны чемченә.
– Әйдә, башла, – диде Риф.
Ислам ике учын, авыз читенә китереп, кара-каршы куйды, куыш ясап, бармак очларын бер-берсенә терәде һәм озын итеп «Өмм-м-мүүү!» дип кычкырып җибәрде. Кычкырган чакта учларын акрын гына як-якка аерды. Шулай итеп өч мәртәбә кычкыруга, бозау янына, аксаклап, Әхияр абый килеп керде. Аның башы да озын, ияге белән маңгае да озын, борыны да озын, аяк-куллары да озын булганга, «Колга» дип йөртәләр иде. Шул озын гәүдәсен чайкалдырып, ул бозауга таба иелде:
– Ник кычкырасың? Ни булды? – диде ул, бозауга төксе генә эндәшеп.
Бозау, башын күтәреп, гөнаһсыз күзләрен аңа юнәлтте. Ниндидер тәмле әйбер бирәдер, дип, кулын яламакчы булды.
– Әллә берәр җирең авыртамы? – диде Әхияр абый, бозауның чуар битен сыпырып.
Әлбәттә, бозау аңа берни дә эндәшә алмады. Шуннан соң Әхияр абый өенә кереп китте. Малайларның авызлары ерылган иде.
– Әйдә, тагын кычкыр инде! – дип пышылдаштылар алар.
Ислам тагын ике мәртәбә, сузып-сузып, бозау тавышы чыгарды. Бу юлы Әхияр абый җәһәт-җәһәт атлап керде. Аның борын астындагы чаларган мыегы ачудан песи мыегы төсле тырпайган иде.
– Ник акырасың, юньсез?! – диде ул карлыккан тавыш белән.
Бозау мескен, берни белмәгәнлектән, телен сузып, хуҗасына якынлаша башлады.
– Яшел печән кирәкмени? – диде Әхияр абый.
Ул чиннеккә менеп, яшел печән алып төште. Бозау тәмләп печәнне ашый башлады. Әхияр абый, тынычлап, өенә кереп кенә барганда, тагын бозау кычкырган тавыш ишетелде. Бу юлы ул хатыны Маһинурны да ияртеп алып чыкты. Маһинур апа бик юан, бик кыска буйлы, йөзе кып-кызыл, зәңгәр күзләре гаҗәпләнүдән зурайганнар иде.
Хуҗаларын күргәч, тагын да тәмлерәк нәрсә бирәләрдер, дип, бозау аларга таба атлады. Маһинурның камыр басып маташкан чагы булган икән, чүпрәле тәмле камыр исенең борынын ярып керүенә чыдый алмыйча, бозау түтәсенең кулын ялый башлады. Шунда ул ялгыш Әхиярнең болай да авырткан аягына каты тоягы белән китереп басты. Әхияр абый кинәт кычкырып җибәрде һәм бозауның борынына сукты. Малайлар, авызларын куллары белән каплап, пырых-пырых көлештеләр. Аягының авыртуына да, бозау тавышына да ачуы килгән Әхияр абый, аның маңгаена йодрыгы белән төя-төя:
– Ник кычкырасың син, ә?! – дип өзгәләнде.
– Туралган бәрәңге бар иде, он сибеп шуны биреп кара әле, – диде хатыны. Һәм өйләренә таба юнәлде.
Аңа Әхияр абый да иярде. Алар күздән югалуга, Ислам тиз-тиз бозау тавышы белән кычкырырга тотынды. Ишегалдында тагын Әхияр абыйның озын гәүдәсе күренде, ул чиләк белән бәрәңге күтәреп, бозауга якынлашты. Битенә, тез башларына он тигән иде.
– Никләр акырасың син, әрәмтамак?! – дип, бозауның улагына бәрәңгесен аударды.
Бозау, көтмәгәндә мондый тәмле ризык килүенә кем сәбәпче икәнен уйлап та тормастан, кетер-кетер китереп, бәрәңгене ашарга тотынды. Әледән-әле, аның тәменә рәхәтләнеп, авызын өскә күтәрде, кояштан күзләрен кыса-кыса, бәрәңгене тәмләп чәйнәде. Аны бераз карап торгач, Әхияр абый тынычлап кереп китте.
– Әйдә инде, әйдә, тагын кычкыр! – дип көлеште малайлар.
– Җитмәс микән? Интектерүгә китмәсме? – диде Ислам, Әхияр абыйны кызгана башлап.
– Беренче апрельдә алдану теләсә кемгә тәтеми ул, – дип көлде Риф.
– Әйдә, тизрәк кычкыр инде, кычкыр! – дип ялына башлады Мансур да.
Ислам аларга каршы килә алмады. Үзенең дә күңелен гел кытыклап тора иде бу уен. Тагын да сузыбрак кычкырырга тотынды. Әхияр абый атылып килеп чыкты да, ике ботына ике кулы белән шапылдатып сукты һәм шундук борылып кереп китте.
– Хәзер суярга пычак алып чыга, – диде Мансур, көлеп.
Ләкин Әхияр абыйлары пычак алып чыкмады. Ул заманында ветфельдшер булып эшләгән Закирга дәште. Ислам өч мәртәбә кычкыруга, алар, парлашып, абзарга килеп керделәр. Бозау тыныч кына бәрәңгесен ашап бетереп килә иде.
– Кая, кычкырмый бит, – диде Закир.
– Һи, аның хәтле хитрый! – диде Әхияр абый, озын кулларын болгап. – Янында чакта кычкырмый ул дошман. Ну, чыксаң, шундук акыра башлый.
Алар сөйләнә-сөйләнә ишегалдына чыгып китүгә, Ислам кызганыч итеп «Мууу! Мууу!» дип сузды. Тегеләр шундук, юлларыннан кире борылып, йөгерешеп керделәр. Закир бозауның бүксәсенә баскалап карады, колак эченә бармагын тыгып капшады, әллә үпкәсендә микән, дип, колагын бозауның күкрәк турына куеп, сулышын тыңлады.
– Барысы да тәртиптә, – диде ул, аптырап. – Әйдә, тагын бер чыгып карыйк әле.
Алар тагын чыгып киттеләр. Бозауның кычкырырга уйлап та караганы юк, рәхәтләнеп, бәрәңгесен ашап бетерде дә печәненә үрелде.
– Әйдә инде, әйдә, тизрәк кычкыр, – диеште малайлар.
Алар тыелып көлә торгач, күзләреннән, бәреп, яшьләр чыккан иде. Ислам каһәр ару итеп тагын ике мәртәбә кычкыруга, Әхияр белән Закир йөгерешеп килеп керделәр. Закир, озак кына баш чайкап торгач:
– Моңа аракы эчереп карарга кирәк, – диде. – Эчендә аскарида-мазар бардыр. Шул тешләгәнгә, түзә алмыйча кычкыра бу. Бер дә бүтән түгел.
Закир бозауны капшаштырып, сыпыргалап караштырган арада, Әхияр бер ярты аракы, калай кружка тотып килеп чыкты. Әхияр аракыны Закирга биреп, озын куллары белән бозауны алгы аяклары ягыннан кочаклап алды, тегесе кружкага шешәдән аракы агызды да уң кулының баш һәм имән бармагы белән бозауның борын тишегеннән эләктереп, авызын югары күтәрде һәм кружкадагы аракыны аз-азлап кына аның авызына салды. Бозау пошкырмады, салган берен йотып барды. Шуннан соң Закир белән Әхияр тып-тын гына мунчага таба киттеләр. Алар күздән югалгач, Ислам әллә ничекләр итеп кычкырып карады, әмма ник икесенең берсе күренсен. Ул инде кычкырып арыды һәм ял итәргә туктады. Берзаман бурлаттай кызарышкан Закир белән Әхияр абыйлары бозау янына килеп керделәр.
– Синең бу бозавың дуракланган, – диде Закир, имән бармагы белән бозауның маңгаена төрткәләп.
– Бозау дураклана димени?
– Дураклана, котыра, – диде Закир. – Шизофрения. Күрәсеңме син аның ничек карап торуын?
Бу вакытта бозау, чыннан да, болар мине тагын интектерергә килмиләр микән, дип, башын өскә күтәреп, акаеп карап тора иде.
– Бәй, нишләтәбез соң инде аны? – дип сорады Әхияр, аптырап.
– Бозаулар өчен юләрләр йорты юк, – диде Закир бик белдекле тавыш белән. – Казанга гына илтеп кайтыр идең дә. Син ни, булмаса, бер яртыңны әзер тот әле. Кичкә күз күрер.
Шулай дип Закир бозауның эченә баскалый башлауга, ул мәхлукның, ахрысы, кытыгы да килде, шаярасы килеп китте бугай. Шулай булмый җае да юк. Күктән апрель кояшы бөтен җирне иркәли, алдында печән дисәң – яшел печән тора, яларга дисәң – сибелгән он тора, бәрәңге дисәң – туралган бәрәңге дә нәкъ тиешле урынына кереп утырды. Әле генә эчерелгән шайтан суы, ашказанындагы бәрәңге, печән, оннар белән кушылып, чуар бозауның чуар күңеленә, күрәсең, шагыйранә илһам иңдергән иде. Ул илһам тиз арада зур теләккә әверелде. Бозау шайтан суының шешәдә калган өлеше хуҗаның кулында икәнен хәтерли иде, әлбәттә. Шуны сорап, ул борынын сузган хәлдә хуҗасына якынлаша башлады. Әхияр аңа таба чүгәләбрәк иелгән, ә аның иңбашы аша Закир карап тора, өйдән бер кисәк ипи тотып чыккан Маһинур Закир артына килеп басып маташа иде. Бозау, онлы авызыннан телен сузып, тагын бер атлауга хуҗасының теге авырткан аягына китереп басты. Әхияр шундый әшәке итеп кычкырып җибәрде, ишегалдындагы каз-үрдәкләр, тавыклар куркуларыннан бөтенесе берьюлы какылдап, бакылдап, кыткылдап дәһшәтле тавыш чыгардылар. Әхияр, ыңгыраша-ыңгыраша, озын кулын селтәп, мескен бозауның яңагына чабып җибәрде. Бозау, шуны гына көткәндәй, читкә сикерде һәм, койрыгын тырпайтып, арт санын үрле-кырлы сикертә-сикертә, абзар буйлап чабарга тотынды. Бозау, «А-а-ак!
А-а-ак! А-а-ак!» дип кычкыра-кычкыра, аларның каршына ук килде дә, ал аякларын җиргә терәп, кинәт туктап калды. Бу аның теге шайтан суын бирүләрен көтүе идеме, әллә башка сәбәптәнме – белмәссең – әмма ике күзе ике тавык йомыркасы кадәр булып акайган иде. Аннары бозау кинәт ыргылды да каты маңгае белән хуҗасының бүксәсенә быкылдатып китереп төртте. Әхияр, үзенең җилкәсе өстеннән карап торган Закирны да аударып, җиргә барып төште. Закир белән бергә аның артындагы Маһинур да чалкан ауды. Бозау үзенең бу эшеннән бик канәгать иде. «А-а-ак! А-а-ак!» дип кычкыра-кычкыра, ярым ачык капкадан башта ишегалдына, аннары урамга ук чыгып чапты. Күп көлүдән эчләре авыртканлыктан, малайларның тавышлары да чыкмый башлады. Әхияр белән Маһинур, торып, аның артыннан йөгерделәр. Закир егылган урынында шактый вакыт мәрәләп ятты. Озын аяклары белән ыргылып йөгергән Әхияр бозауның каршысына төште. Ул, ике кулын ике якка сузган килеш, озын аякларын сажень кебек як-якка аерып, бозауны кочаклап алырга теләгәндәй, аның каршында сикергәләп тора башлады. Маһинур урамга чыккан малайларга ягымлы итеп кычкырды:
– Бозауны куышыгыз әле, үскәннәрем!
Малайлар йөгерешеп килеп җиттеләр.
Бөтенесе бергәләп бозауны керткәч, малайлар кайтып киттеләр. Аларның тәмам күңелләре булган иде, шундый кызык күрсәткән өчен Исламны мактап туймадылар. Беренче апрельнең иң күңелле мизгелләре булып, бу вакыйга аларның хәтерендә мәңгегә калды.
Сыйныфташлар әллә нишләде
И кызык та бу дөнья! Кызлар, малайлар гел элеккечә, сөйләшүләре дә, кыланмышлары да үзгәрмәде кебек. Ләкин һәрберсендә көтелмәгән сыйфат күренә дә куя. Бәләкәй чактан ук «Кытай» кушаматы йөрткән Рөстәм, берәрсе шул кушаматы белән дәшсә, сирәк тешләрен күрсәтеп ихлас елмая, хәтта кочаклап та алырга мөмкин иде. Тик, һич уйламаганда, әлеге кушаматның гомере өзелде. Яңа укытучы фамилиясен сорагач, Рөстәм әллә каушаудан, әллә теле буйсынмаудан «Авзалов» диясе урынга «Әпзәлев» дип җибәрде. Сыйныфташларның кычкырып көлүе иске кушаматны юк итеп, аңа «Әпзәл»не ябыштырды да куйды. Миңа яңа кушамат таккан өчен күрмәгәнегезне күрсәтәм дигәндәй, Рөстәм үзенең яңа сыйфаты белән шаккатырды. Дәрестә нидер язганда яисә укытучы сөйләгәнне тыңлаганда, битеңәме, муеныңамы ниндидер җылы сыеклык килеп тиюен сизсәң, сиңа Рөстәм теш арасыннан төкереген чәптереп җибәрде дигән сүз. Ә үзе укытучының күзенә төбәлеп, әз генә дә селкенмичә төп-төз утыра.
Риф Бакыевның «Бака» кушаматы алтынчы сыйныфны тәмамлаганда да үзгәрмәде. Чөнки аннан да әйбәтрәк, тәэсирлерәк кушамат булуы мөмкин түгел иде. Аны үртисе килгән кызлар, Риф җавап бирергә такта янына чыкканда, артыннан бака тавышы ишеттереп калалар. Пышылдап әйтелгән ул тавыш бер генә укытучы колагына барып җитмәсә дә, Риф үзен үртәүчегә бармак очы белән төртеп китә. Әллә шушы үртәүләр сәбәпче булды, кызларга ул гел төрткәләп, суккалап йөри торганга әйләнде. Кызлар исә аңа йә тел күрсәтәләр, яисә кабат «бака-ка, бака-ка» дип үртиләр, куарга тотынган Рифтән качалар, Риф ничек булса да куып җитми калмый.
Ислам да әллә нишләде. Каз-үрдәк, тавык-чебеш, сыер-сарык булып кычкыруы өстенә гармунда һәм курайда уйнарга өйрәнде. Тагын бер кызыгы бар икән әле: иртән сыйныфташларын, якын танышларын очратуга, «Туган көнең белән!» дип исәнләшә. Сыйныфташ кызларын иңбашларыннан кочып, бит очларыннан «пәп» итә. Кызлар көләләр, этеп җибәргән булып кыланалар. Әмма бу этеп җибәрүләре якынрак кил дигән сыман тәэсир калдыра.
Мансур беренче сыйныфтан ук китап укый башлаган иде, хәзер бөтенләй китап кортына әйләнде. Күп сөйләшми, кирәк сүзне генә әйтә. Сез телевизор карап, компьютер уеннары уйнап, вакытыгызны әрәм итүче диваналар, дип, сыйныфташларыннан көлә. Үзе ул бик ярдәмчел: берәр нәрсә беләселәре килсә, яисә бәхәс чыкса, малайлар, кызлар аның янына йөгереп киләләр, Мансур озак уйлап тормастан җавабын бирә, бәхәсне чишә.
Рөстәм белән янәшә утыручы Энҗе дәрескә соңара башлады. Ул ишектән килеп кергәндә, оялудан иреннәрен сул яклап җыера, ә уң ягыннан, «гафу итегез, җитешә алмадым» дигәндәй ап-ак тешләрен күрсәтә, борынын тартып куя, маңгаена төшкән тыңламас чәчләрен бармаклары белән артка сыпыра, әмма колак өстендәрәк бер урыны тырпаеп кала. Аны яткыру өчен, Энҗе шул турыдагы чәченә бал сөртә икән, дип сөйлиләр. Хак булуы да бар, башыңа төшсә бал түгел, агач келәе дә сөртерсең.
Инде әллә кайчан, челтерәп, гөрләвекләр акты, инде әллә кайчан, шаулап, Ыкта бозлар китте, тау башлары ачылды, болынга көтүләр чыкты, җылы май җилләре авыл эченә яшь яфрак, тупыл сагызы, балан, шомырт, сирень чәчәге исләре тараткан көннәр иде. Авылга район үзәгеннән агитбригада килде. Шул көнне алар сыйныфлары белән агитбригада чыгышын карарга бардылар. Бу көнне аларга Суфия апалары билгеләрен аңлатты һәм барысын да җиденче сыйныфка күчүләре белән котлады. Кич мәдәният йортына килми калучы булмады. Кызлар Исламга әллә ничек үсеп киткәндәй тоелдылар, аларга авыл эчендәге барлык тәмле исләр дә сеңгән сыман иде. Концерт искиткеч матур булды, урамга чыкканда, кызлар-малайлар дулкынланган иде. Аларның без алтынчыны тәмамладык, җиденчегә күчтек, дип, авыл урамнарын тутырып кычкырасы килде.
– Әйдәгез, мин әтинең мылтыгын алып чыгам да һавага җиде мәртәбә атабыз! – диде Фаил, кызларны-малайларны үзләре ягына әйдәп.
Корал белән уйнау, өлкәннәрне йокыдан уяту әйбәт түгел, дип, аңа бөтенесе каршы килде. Ислам җиңелрәк тәкъдим кертте:
– Әйдәгез, Бормалыны теге иң тар урыныннан буып куябыз!
Аның тәкъдиме белән ризалашып, инеш буена төшкәннәр иде, берсенең дә суга керәсе килмәде, бер көлештеләр дә кайтырга кузгалдылар. Ләкин берсенең дә кереп китәсе килмәде. Көлешә-шаярыша авыл урамнарын ике мәртәбә җиңүчеләр кыяфәтендә әйләнеп чыкканнан соң, теләр-теләмәс кенә аерылыштылар.
Darmowy fragment się skończył.